Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖАН ИЯСЕ


айгы баскан баш иелеп төшкән. Аскы ирен бүлтәеп салынган. Моң-зар тулы күзләрдән тәгәрәгән ялгыз яшь бөртеге бит уртасында боз борчагыдай катып калган... «Мондый көнне күрермен дип уйлаган идеммени мин?! Бу хәтле кимсетелү!.. Гаделсезлек!.. Мин дә җан иясе ләбаса! Нәсел-нәсептән килгән даныбыз — батырлыгыбыз бар. Бабайның бабасы ле- гендар Буденный гаскәрендә утны-суны кичкән. Уллары, оныклары Чапай тачанкасы белән җырга кергән... Инде көн буе җил-буранда чарасыздан бичара калып көтеп тор менә. Кайчан чыгар әле?!
Уф, көтеп алудан да авыр нәрсә бар микән бу дөньяда! Көтә-көтә көтек булып бетәсең, әнә килә, менә килә дип өметләнәсең, ә ул... Авы-зына бер эләктеме — бетте. Дуңгыз булганчы лакый, сәрхүш баш! Исереп кенә калса иде, ичмасам... Ава-түнә чыгар да, бәбәкләрен котырган үгезнекедәй акайтыр һәм тотыныр акырырга-бакырырга, әйтмәгән сүз калмас: син ялкау, син әрәм тамак, син үләксә, син фәлән дә син төгән... Китәр тезеп, китәр тезеп, түзеп кенә тор: анаң да калмас, бабаң да... Кайчак шундый кан кыза... тибеп очырырдай буласың. Әрләп-хурлап кына да калмый бит, кулына ни эләксә шуның белән тондыра. Башың дип тә тормый, күзең дип тә... Карт көнеңдә, төгең коелган шәрә тәндә камчы ярасы тиз бетми ул...»
Тимеркүк, уйларыннан бүленеп, башын калкытты. Тәрәзә пыяласына сыра бокалы төшерелгән павильон ягына күз ташлады. Хуҗа чыга дисә, җил тавышы гына икән.
Кайгы-хәсрәт тулы баш яңадан иелде, бахбай тагы күңелсез уйларына чумды...
♦ ...Элегрәк заманда, гужтранспортта йөк ташыганда, олаучылар әбәткә туктасалар, сине дә онытмыйлар, яртылаш булса да туарып, авызлыгыңны ычкындырып, муеныңа солы торбасы тагып, алдыңа печәнен салып китә торганнар иде. Алар да тук, син дә. Карыныңа азык кергәч күңел күтәрелә, дөнья мәшәкате җиңеләйгәндәй була...» Чү! Тимеркүк, башын күтәреп, колакларын тырпайтты. Әллә ялгыш ишетәме? Юк, юк, ялгыш түгел. Аның аяк тавышы!.. Аның исе!.. Әйе, әйе, ул! Ул!
Ат ялгышмады: иске танышы Турыбия иде бу. Тимеркүк үзенең яшьлек дустын шундук исеннән танып алды. Баядан бирле тынгы бирмичә борчыган уйлары бераз таралгандай, бөтенләй таралмаса да, җиңеләйгәндәй булды. Иске дус шул, иске дус — яшьлек дусты! Вакытында, күптән инде, яшь чакта, урак өсте иртәләренең берсендә бал исе аңкыган чәчәкле болында, алар арасында мәхәббәт тантанасы да булып алган иде бер.
Турыбия исә Тимеркүкне берьюлы гына таный алмады, башта ял-гышмыйммы дип тамак төбе белән кешнәп куйды, янәсе, синме бу?!
Ә Тимеркүк булдыра алганча гәүдәне турайтып, башны тагы да күтәрә төшеп, колакларны торгызды, койрыкны әле бер сыртка, әле икенчесенә аткалап, дустының кешнәвенә каршы җавап бирде:
— һе-һе-һе... Мин бу, мин! Якынрак кил.
Турыбиянең хуҗасы — совхоз ат караучысы Сәмигулла — дилбегә очын үрәчәгә бәйләп, атның нуктасын бушаткач, авызлыгын ычкындырып башына торба элде дә, «сусынны басып килим әле, малкай!»- ны әйтеп, ялын сыпырды һәм павильонга таба китте.
Шуны гына көткән Турыбия чанасы-ние белән Тимеркүк янына тартылды. Иске танышлар, ирен очларын тиештереп, койрык селеккә- ♦ ләп, колак кагышып назландылар, шуның тәэсиренә бирелгән Тимер- =. күк тагы бер кешнәде: «һе-һе-һе! Сине дә күрәсе көн бар икән». Туры- | бия, муенын дустының җилкәсенә куеп, кызганган сыман бераз дәш- о ми торгач, түзмәде, әйтте: «Нишләп бу тикле бетерештең». Тимеркүк, = күзләрен йомып, башын иде: «Әйтмә дә инде. Аяклар бетте менә. То- х якларны күр син! Кыргычлап, дагалап тормагач, ярылып эштән чык- ♦ тылар. Көч-хәлгә атлап йөрим». «Кайда эшлисең?» Мондый сорауны - Тимеркүк өнәмәде, хәтта җавапсыз ук калдырырга теләп башын ян- “ тыкка бормакчы иде, әйтмичә түзеп кала алмады: «Эшлисең, имеш... и Эш димәсәң хәтере калыр. Буш шешәләр, ящиклар ташыйм. Нинди = көнгә калдык диген син, ә?!» Турыбия, мондый зар белән килешмичә, ; башын чайкап пошкырды: «Әйтмәс идем! Мин үз эшемнән бик рази. _ Совхозда эшлим. Азык ташыйм: комбикорма, салам. Ашаганым да < ярма да ипи...» «Күренеп тора», «Сиңа эләгәме?» «Эләгә... сырт s буена», «һе-һе-һе». «Көлмә син». Тимеркүк ачулы карап куйды. «Хә- * ер, сез, бия җенесе, гамьсез җан бит». «Ачуың киләмени?» Килмичә! a Мин, дускай, тир түгеп тапканны ашарга яратам. Оныттыңмени гуж- транспортта эшләгән көннәрне? Хәзер барысы да автотранспортка әй- < ләнде шул. Бервакыт Бакалтайда утында эшлибез. Идел ярындагы u саллариың бүрәнәләрен тарттырып әрдәнәләргә өябез. Казан белән Үстия арасында әллә нигә бер узган трамвайдан башка машина әсәре юк. Утынын да, пароходлар бушаткан йөген ташу да безнең өстә. Теләсәң таң яктысыннан төн караңгысына тикле эшлә. Тир түгеп хезмәт итү үзе ни тора! И шул чакта тамакка бара да иде! Алдыңа ни салганны ялмап кына торасың... Хуш исле сусыл печән дисеңме! Көрпәгә болгаткан арыш саламымы! Хәзер бит алар бик тансык азык— делекатис диләрме әле? Син дә бит, әнә ат башың белән, кешеләр азыгын ашыйсың түгелме? Нәрсә авызыңда? Ипиме?
Турыбия. чәйнәвеннән туктап, тынып калды.
Тимеркүк ачуланып пошкырды:
— Синнән сорыйлар бит?
— Батон... — диде Турыбия кыска гына итеп.
— Ә?! һе-һе-һе...
Бу мыскыллы һыһылдау бияне ярыйсы ук гарьләндерде.
— Кибеттә арыш ипие булмаганга мин гаеплемени? Алып бетергәннәр. Бездән алда бер шофер машинасына өч капчык ипи төяп алып китте. Батон дигәч тә, алты тиенлеге инде... диетчиклар ашый торганы.
Тимеркүк тагы кешнәп көлде:
— һе-һе-һе-һе...— Рәтең калмаган икән, алайса, койрык очларың да пычранган, әллә эчең йомшадымы?
— Булды азрак, узган атнада хуҗам улын өйләндерде. Туй ясадылар. Ни көттем ялларыма аллы-гөлле тасмалар үреп, дуга боҗрасына, тәртә очларына кыңгыраулар асып, чуклар тагып, тоякларыма постау чорнап җигәрләр дип, ни көттем. Очыртып апкайта идем бит аларга кияү белән кәләшне! Юк, искечә була, имеш. Таксилар яллап, куыклар тагып дөнья акча түктеләр. Икенче көн иртәсенде, туй узгач, ашъяулыкларны калдык-постыклары белән утлыгыма селектеләр. Ни генә юк! Ипи кисәкләреннән алып бавырсак, өчпочмак, чәк чәк калдыклары, гөбәдия кырыйлары, селедка башлары, чуртан койрыклары. колбаса кабыклары, тозлы кыяр, шоколадлы конфет... Әйтәм
ич, үз-үземне белештермичә ачкүзләнеп тыгынганмын. Шул эчне бозган, күрәсең...
Бу юлы инде Тимеркүк сары тешләрен ыржайтып хахылдады. Ту- рыбиянең моңа бик кәефе китте. Колакларын шомартты, тегеңәр берне орып та алмакчы иде, тәртә комачау итте.
— Күпне күрә башлагансың...
— Ә мин сине күптән күргән, — диде Тимеркүк бәхәстә өстенлек алуына шатланып, — әллә оныттың дамы? — Монысы инде кинаяле төртке иде.
Турыбия гарьләнеп борын җыерды:
— Онытырлык булмады инде! Артымнан калмыйча теңкәгә тиеп бетә идең. Әле ялымны ялап иркәләгән була, әле җилкәмне кашып сөя... Шундый ачуым килә иде...
— Ялганлама! Бер дә ачуың килми иде әле. Киресенчә, башыңны түбән салган шәпкә тик тора идең. Ачуланган бия хәтәр ул: арт аяклар белән бәрә.
— Ул тиклесен белеп җиткермәгәнмен. Яшь идем, тәҗрибә җитмәгән...
Тимеркүк бердән юашланып, йомшарып китте, иркәләп-назлап дустының күз тирәләрен, колак очларын иснәде.
— Яшь идең шул. Яман да сылу идең. Күз кызарлык матур идең...
Алар, зәңгәр урманнар, яшел болыннар артында калган яшьлекләрен сагыну тәэсиреннән арына алмыйча, беркадәр вакыт тынып тордылар. Бу тынлыкта Тимеркүк Турыбиянең ничек итеп колынлавын, аннары колынны ялый-ялый юындыруын, аякка басарга, ими табарга өйрәтүен аталар горурлыгы белән күзәткәнен искә төшерде.
— Колынчак әйбәт кенә үстеме соң? Исән-саумы үзе?
— Ба-ар! Бик матур булып үсте. Сиңа охшаган. Тимгелле. Маңгаенда — кашка. Анысы миннәндер инде. Өч яшькә җитеп тәртә арасына кертәсе дигәндә, үзең беләсең, дөньяны машина басты. Грузовигы дисеңме, тракторы, автобусы, троллейбусы, бихисап такси... Безнең ат затына рәтле эш тә калмады. Сабан сөрәсе дә, сука сукалыйсы да, тирес чыгарасы да, су китерәсе дә — барысы, барысы юкка чыкты, бөтенесен машина башкара. Кыскасы, колынчакны мәктәпкә алдылар...
— Мәктәпкә?! Ни сөйлисең син? Нинди мәктәп?
— Сөйләп бетергәнне көт, бүлдермә, үзебезнең атлар мәктәбенә дим бит мин. .
— Нишлиләр соң алар анда? Эшләмичә ашарга өйрәнәләрме?
— Нишләп алай булсын... Осталыкка өйрәнәләр!
— Шуннан?
— Шуннан соң циркка алганнар...
— Анысы ни була тагы?
— Әйбәт урын дип сөйлиләр. Ашатып-туендырып, юып-коендырып, сылап-сыйпап кына тоталар, ди.
Тимеркүк шундый итеп пошкырып башын чайкады, Турыбия үзе дә аптырап калды.
— Муенга камыт киеп эшкә җигелмәгәч, ниткән әйбәт урын булсын ул? Колынчак яшеннән эшләмичә күшәп ятарга гадәтләнсә, кемгә ярый аннары?!
— Алай димә! Бик яратканнар. Үз эшен оста башкара икән, һөнәре бар, ди.
— Күшәп яту да һөнәр була димени?
— Юкка пошкырасың син...
— Ачуың кузгалса, пошкыру түгел, әллә ни кылырсың. Ярый, теге нишли соң, нинди һөнәр күрсәтә?
Чаба, сикерә, бии, ди, кеше әйткәнне аңлый, ди, кушканны эшләп күрсәтә, ди.
Тимеркүк бераз уйланып торды. Югыйсә, аның үзенең дә, кеше телен аңлаган, биергә, сикерергә оста атлар турында ишеткәне бар иде.
Турыбия, дусты уйга калган арада, аны башыннан тоягына кадәр күздән кичерде. Шул чагында арка буйларында уелып кутырлаган эзләр күрде. Җаны әрнеп китте биянең:
— Хуҗаң ниндирәк кеше?
’ Кешелеге корысын! — диде Тимеркүк, яшьле күзләрен мелт- мелт йомгалап. — Алкашның берсе! Кайчандыр шофер булып машина йөрткән. Авария ясагач правасын алганнар... Тик менә безнең ише җан иясен рәнҗетү правасы калган. Югыйсә, бу тикле ерткыч булмас иде. Синең дә шуларның берседер әле.
Үз хуҗасына карата мондый фикер белән килешмичә, Турыбия бар гәүдәсе белән дигәндәй кагынып пошкырды:
— Хуҗам белән без бик дуслар. Исеме мактау тактасыннан төшми. Бу тирәгә дә әллә нидә бер сугыла. Үзе әйтмешли, «сусын басарга». Эчү-исерү дигәнне белми. Авыр сүз дә әйтмәс. Миңа «малкай» дип кенә дәшә.
Шыгырдап ишек ачылган тавыш ишетелде.
— Әнә үзе дә!
Турыбия тиз генә үз урынына авышты. Сәмигулла, килә-килешкә үк: «Озак көттермәдемме, малкай!» диде, биянең ялын сыйпады һәм «мәле, өлешеңне кабып җибәр» дип биягә учын сузды. «Тәки пирожки ашарга өйрәтә бит бу мине» дигән сыман, Турыбия ирен очлары белән генә учтагы сумсаны эләктереп алды һәм ике ялмап бер йотты.
Шуны көткән Сәмигулла, салам тутырган капчык өстенә җайлашып, дилбегәне биянең янтыгына тиертер-тиертмәс каккандай иткәч, «но-о, малкай» диде, сызгырып җибәрде.
Турыбия саубуллашкан сыман башын күтәрде, күзләрен тутырып Тимеркүккә карады, аннары, хуҗа әмерен тыңлау кирәклеген дә абайлап, юыртып китеп тә барды...
Турыбиянең соңгы карашында: «Хуш! Хәсрәткә бик бирелмә. Кайгырма, дускай! Дөньяда безне якын күргән дуслар барын да онытма!» дигән сыман мәгънә бар иде...