Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Теләк
Көннәр, төннәр үз көенә алышынса — сөен генә! Китергән мәшәкатьләрен авырсынмый ал иңеңә!
... Борчудан, йокысызлыктан көнгә әйләнгән төннәр яман! Җанда кайгы-болыт булып төнгә әйләнгән көннәр яман!
Тыныч йөзеңне төн япсын. Керфегеңнән таң уятсын!
Бишбармак
Йодрык — төен. Ул язылса — аерылыр бармаклары...
Өчпочмаклар булып калыр — Өзсәң йолдыз канатларын. Бишкә бүлсәң бер халыкны — аннан — исем калыр бары...
Хәтер
Ветеран җыры
Олыгайган саен йокылар сак. Үткәннәргә Хәтер еш кайта. Кайчак таңнарның да алсулыгы сугыш яраларын кузгата.
Утны-суны кичкән ирләрнең дә күңелендә күпме моң ята!
Әй, син, Хәтер, гомер язларыннан яшьлекләрне безнең чакырып ал! Җырлыйк, дуслар!
Безнең гомерләрдә, безнең бу көйләрдә кайтмый калганнарның хакы бар!
Талгын гына аккан сулар кебек, тыныч кына еллар агалар... Тормыш үзәгендә — яңалар. Чирәмнәрдә уйный балалар.
Сорый Хәтер: яшьли киткәннәрнең дәвамчысы булалырмы алар?
Әй, син, Хәтер, гомер язларыннан яшьлекләрне безнең чакырып ал! Җырлыйк, дуслар!
Безнең гомерләрдә, безнең бу көйләрдә кайтмый калганнарның хакы бар!
Казан
Кем белгән ул түккән кан-яшьне! Кем белән ул туган ел-яшьне! ... Әләмдәй чайкала агачлар —
ямь-яшел...
Безме соң бу? яки
Хушлашкач янә бер очрашу
Хыялланып, балкып-янып сөйләр сүз юк.
Элеккечә очып түгел, шуышып кына чыга сүзләр. Утырулар шул ук, урындыклар шул ук...
сөйләшүләр бөтенләй бүтән!
һава хәлләреннән зарланулар, эчә торган чәйнең мәтрүшкәсен мактау, әдәп өчен «хәлең ничек?» диеп сорашулар, уртак танышларны искә төшерү, һәм тагын чәй, һава хәлләре...
... Кисәк-кисәк икебезнең дә искә төшә шашкан чаклар (сизәм): яхшысы да, яманы да...
Тик аларны искә төшерүне белгертәсе килми бер-беребезгә.
Күзләр генә ара-тирә, онытылып, очкынланып ала элеккечә!..
Ирешү
Атым — акбүз. Иңдә —җилән. Башта — бүрек.
Киттем тауга үзәннәрдән качып.
... Мендем. Торам. Ялгыз. Атым — үлде.
Тауда — җилләр. Ялан башмын. Күкрәк — ачык...
Иске блокнотлардагы исемнәр
Хыял тулы юллар арасында теркәлмәгән нинди исемнәр!
Кайберләрең хәзер күргәч — күңел укшый.
Кайберләре — бөтенләй тәэсирсез.
Ә менә бар шундыйлары! — исемнәрен эре итеп, алтын белән язып чь(/*асы килә дөньядагы бөтен-бөтен диварларга!
Туфрагында сөрелгән зиратларның, көлләрендә яндырылган китапларның, «аһиларында чыга алмаган сүз-уйларның — һәммәсендә Без бар.
Җиңүчеме, җиңелүчеме —
барыбер...
Чегәннәр
Юл читендә чатырлары. Башкалада — театрлары! ... Сөнгате чыкмаса юкка — үлем юк халыкка!
Искәртү
Каршы төшсә дус дуска!..
— «Тел —озын, гомер — кыска!»
Шәм яки бер мәҗлестән калган хатирә
Шаулы кунаклардан төн буена мәдхияләр яуды бу шәмгә! Бокал күтәргәндә шат шәүләләр гел уйнаклап торды түшәмдә.
Аннан кайсы кайда йоклап китте, тәмле изрәп үзенең гамендә... Таңны каршылады үз нурында онытылган ялгыз шәм генә...
Әле болай дөнья, әле алай...
Гел үзгәреп тора бәя дә. Фронтовиклар кими барган саен сугыш батырлары күбәя...
Былбыл сайрый. Кеше җырлый, һәр икәве — канатлы! Шагыйрь җанның бар өстәмә канатлы тулпар аты!
...Җыры артык көчле булса, имгәтерләр канатын.
Хәтерләтү
Тау күчкәндәй килде күкрәп кургаш болыт.
Дәһшәт булып, яуды күкрәп, яуды орып!
... Хәзер тынып, китеп бара.
Тетелгән мамыктай — сыек, тонык.
... Күккә сүзсез баккан карт җырчы.
Искә алдымы яшьлек тавышын?
Яңагында көмеш тамчылар...
Корт чебене белән бергәләп гөлгә кунып йөрде күбәләк...
Бер уйласаң, бары шул гына!..
...Ак эшләргә хаклы тик гали җан, керсез вөҗдан, чиста кул гына!
Кайтаваз
«Бу дөньяда син бар өчен Табигатькә — рәхмәт! Рәхмәт!» «Очраштырган көннәр өчен Язмышларга — рәхмәт! Рәхмәт!»
Кайсыбыз әйтте бу сүзләрне?
Истә түгел. Хәтерләрдә калган бары — Рәхәт! Рәхәт!
... Гомер кичкәч килде аваз:
«Ул көннәргә — нәфрәт! Нәфрәт!» Еллар аша менә нинди кайтавазлы булган Р ә х ә т!..
Ә шулай да, ул көннәргә барыбер—рәхмәт! Рәхмәт!
Мин Ирекне тойдым, татыдым тәмен. Татыган саен... сусадым гына!
Баер дип күңелем, коендым Сөюдә — бушандым гына...
Бер җавапка дүрт сорау
Очкан килеш калырмы кош күк йөзендә?
Гел торырмы буй җиткән кыз ата нигезендә?
Менә алырмы һәр теләгән шәп ияргә?
Бер гомер җңтәрме сине сөяргә?
Тагын бер кат искә төшерү
Якынлаштым, тартылдым.
Хыялландым, омтылдым.
Уйда гына очрашсам да, ләззәтләндем, онытылдым.
Уй бүлештем, серем чиштем, эшемдә киңәшләштем.
Сәфәремдә юлдаш иттем, төшләремдә эндәштем.
Тарып рәхәт газапларга, Мәҗнүннәрчә яраттым. Чак кына төссезләнсә дә, хыялымда яңарттым.
Ул нишләде? Белә алмыйм... Язмыш безне кушалмады.
...Барыбер бәхил багалмама!
Яшьлек дәфтәрендә саф сузләр
Аерылсак, сагынган чакларда карар өчен билге иткән булганбыз бер йолдыз. Ул — көзгедәй — бер-беребезнең карашларын нуры аша җиткерергә тиеш.
Укыдым да, яшьлек дәфтәреннән бу сүзләрне, чыктым атылып багар өчен күк гөмбәзенә. Кайсы йолдыз соң ул? Кайсы?
Адашты күзләрем...
Имеш, мин дә яр сөйдем!..
Мин дәшкәч, сүз катмады.
Үзе... килеп күреште.
Дәртләндем дә ярсыдым!
Имеш, мин дә яр сөйдем!..
Минем белән сер бүлеште.
Бүтән белән үбеште...
Кызыштым да ярсыдым!
Имеш, мин дә яр сөйдем!..
«Гыйшык тоталар икән!» — дип, таныш-белеш сөйләнде!
Үчектем дә ярсыдым!
Имеш, мин дә яр сөйдем!..
...Бер көн мин дә көйләндем.
Бүтән кызга өйләндем.
Үкседем дә ярсыдым!
Имеш, мин дә яр сөйдем!..
VWWWWVW