Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ЯШЬЛЕГЕ


Яшьлек —
Дәртнең ташыган чоры._
Ф. Кәрим.
иргә ап-ак карлар яуган кышкы иртәдә тудылар алар — Ленин гасыры булып тарихка кергән. XX йөз календаре битен башлап ачкан 1901 иче елның 1 нче гыйнварында — Һади Такташ; 1909 нчы елның 9 нчы гыйнварында — Фатих Кәрим.
Арада сигез ел вакыт — бер бала чак гомере. Бар нәрсә дә бала чактан башлана — табигать тә, шигърият тә.
Фатих Кәрим турында истәлекне Такташсыз язып булмый... Моның әдәбият өчен әһәмияте бар. Атаклы шагыйрь белән яшь шагыйрь дуслыгының сафлыгы, гүзәллеге, остазның үз шәкертенә мәхәббәте һәм ихлас таләпчәнлеге бар.
Фатих Кәримнең иң яраткан, халыкча әйтсәк, үлеп яраткан шагыйре-остазы Һади Такташ булды. Бу. әлбәттә, аның яраткан шагыйрьләре бүтән булмаган дигән сүз түгел һәм була да алмый. Ул бөек Тукайны өйрәнеп үсә. Тукай Фатихның бала чагыннан ук гаиләләренә килеп кергән һәм бергә-бергә яратып укылган шагыйрь. Үзенең бер шигырендә ул Тукайны «...Халык моңнарының бакчасында тибрәп үскән гелвгә тиңли...
Фатих Кәримнең мондый шигъри юллары бар:
һәр шагыйрьнең бер алласы була,
Мин дә шагыйрь, табынам берәүгә: Табына торган аллам Байрон минем, һәм Лермонтов минем пәйгамбәр.
Бу юлларны аңлавы кыен тугел. Аннары бу юллар, Сибгат Хәким язганча, «...кайбер шагыйрьләрчә кыланып, аларга охшарга тырышып кына әйтелгән юллар түгел». Бик урынлы һәм дөрес сүзләр, чөнки бу юлларның мәгънәви җирлеге бар...
Романтизм киңлекләре яшьлек дәртен ташыткан бер чорда Такташның:
Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны Еглатырга, әйе. миндә көчле Байроннар каны,
— дип язуы Фатихка бик көчле тәэсир ясый — аңарда дөнья поэзиясе җәүһәрләре
Җ
белән танышу теләге уята. Ул Байрон, Лермонтов, Блок, Маяковский шигырьләрен укырга, алардан өйрәнергә керешә.
Моннан егерме ел элек, безгә — бер төркем язучы һәм сәнгать осталарына — Такташның 60 еллыгы уңае белән туган авылы Сыркыдыда уздырылган бәйрәмдә катнашырга туры килде.
Район үзәгеннән җилле-буранлы дала аркылы Сыркыдыга таба сузылган юлдан. ♦ кышкы зәңгәр төндә, автобусыбыз кар ера-ера узганда, Такташ поэзиясенең табигать дөньясы һәм бу шигьри дөньяның байлыгын күрәсең: салкын кыш бизәкләрен, чана юлларын томалаган кар эскертләрен, Алсу керфегенә кунган кар бөртекләрен, Ибәй картка ачу итеп, көрәгән карын туздырып искән җил, ялгыз ай, тымызык күлләрендәге «ком-корсакларны», иркәләнеп йөргәи каз бәбкәләрен, әтәч хатыны Биби тавыкларны, җәй җитәсен белми урам чатында елап утырган песи малае. Тамбов урманнарын-дагы усак яфраклары шавы, каен кызына гыйшык тоткан усак егетен, зурлар кебек, кулны артка куеп таптап йөргән болыннарны күңелең күге аша күреп хәйран каласың...
Мин сагындым!
Яз күңелемне
Алып кайтты туган Димемә;
Ярларына басып карадым бер.
Кулларымны салып билемә.
Бу — Фатих Кәрим. Шагыйрь Дим буена бала чагын сагынып кайта. Озакка түгел, кунакка, ә киткән чагында, саубуллашу өчен, соңгы кат Дим буеннан уза. Шагыйрь күңелендә аерылышу сагышы...
Дим калды бер ялгызы, Тик ай йөри аның төбендә.
— дип яза ул үзенең бер лирик шигырендә. Такташ иҗатындагы ялгыз ай Фатих Кәримне дә Дим ялгызлыгын көчәйтеп чагылдырган поэтик образ буларак илһамлаи- дыра.
Күптән инде, бик күптән, моннан илле еллар эдек, безгә — Г. Кутуй белән — тугандаш башкорт халкының үзебеэдәй яшь әдипләре, шагыйрьләре белән очрашырга, хөрмәтле Мәҗит ага Гафурида кунак булырга, көймәдә мандолина чиертеп, гүзәл Дим буйларын, тугайларын тамаша кылу бәхетенә ирешергә туры килгән иде Бүген исә, бу истәлекне язып утырганда, ерак еллар артында калган шул очрашулар искә төште...
Дус шагыйрь — Дим егете Фатих Кәримнең шигырьләр китабын ачам. Менә 45 ел элек язылган шигъри «Истәлек»:
Мин әле дә
Сакаллы карт тугел.
Тик еракта калды бала чак.
Кызык бер көн Бала чагымның Истәлеге булып калачак.
Дим буенда.
Куе куаклыктан
Бозау эзләп йөри идем мин.
Арган кояш ял итәргә көрә... Тавыш-тынсыз ага иде Дим.
Кечкенә Фатих бозау эзли. Кинәт сәер бер кош очып килүен күреп, ул дөньясын окыта — куак астына поса...
>. КӘРИМНЕҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ
Кайткан чакта Иптәшләрем Мкңа каршы чабып килделәр.
— Кайда йөрдең, Фатих. Ярапланны
Күрә алмый калдың,— диделәр. Бу истәлек ечен октябрятлар Мыскыл итәр мине— Итсеннәр,
Ләкин алар безнең бала чакның Ничек булганлыгын белсеннәр...
Фатих Кәрим әдәбиятка яшьлеге иртәсенде килде. Бу күп нәрсә турында сейли. Иртә бөреләнгән иҗат бакчасы җимешле була: Пушкин, Тукай, Такташ, Моцарт, Сәйдәш. Җәлил...
Шунысы характерлы, бу мәшһүрләрнең биографияләрендә шактый гына уртаꧧ§§§§ лыклар бар Бер яктан — Чеховча әйтсәк — бала чаксыз узган бала чак, икенче яктан, хәвефле көннәрнең шатлыгын-кайгысын бергә кичереп чыныккан бала чак...
«Татар совет язучылары» дип исемләнгән биографик китапта Фатих Көрим турында болай диелә: «Ф. Кәримгә әдәбият белән бик яшьләй кызыксынырга семьяда бөтен шартлар була: аның әтисе шигырьләр яза, апасы Мәрьям дә шигырь язу белән мавыга Абыйсы Габдулла революция һәм аннан соңгы елларда «Ярлы Кәрим» имзасы астында матбугатта үзенең шигырьләрен чыгара. Фатих Кәримнең өнисе халык авыз иҗатын яхшы белә һәм әкиятләрне оста итеп сөйли торган була... Семья-да бигрәк тә Габдулла Тукайны яратып укыйлар».
Бу хакта 1944 елда язып калдырган соңгы биографиясендә Ф. Кәрим үзе дә искә апа «Егет чагыннан ук сукыр булган әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күл кенә шигырьләрен бащкалардан яшереп миңа гына укуы, революция еллары башлангач, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку — болар минем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч зтәргеч булдылар»
Истәлекләр, биографик белешмәләр, документлардан мәгълүм булганча, яшүсмер Фатих, Габдулла абыйсы тырышлыгы аркасында. Бәләбәй педагогия техникумының хәзерлек группасын тәмамлый. Аннары аны абыйсы шул елларның әдәбият мәккәсе булган Казанга алдыра, чөнки яшь Фатих әле Бәләбәйдә чагында ун (1922 ел) шигырьләр яза башлаган була.
Фатих Казанга килә Әмма Габдулла абыйсы — шагыйрь Ярлы Көрим, сугыш яраларыннан калган авыруы көчәю сәбәпле. Казаннан Башкортстанга, Дим буйларына, табигать кочагына кайтып китәргә мәҗбүр була. Китәр алдыннан шагыйрь Ярлы Кәрим Фатихны Казанның Н. К. Крупская исемендәге яшүсмерләр йортында тәрбиягә биреп калдыра...
Фатих миңа бу йортта үзен ничек комсомолга алулары, җир төзү техникумына керү өчен хәзерләүләре Һәм дымланган күзләре белән Габдулла абыйсын сагынуы турында сөйләгәне бар. Өфедә булган көннәребездә Өфе шифаханәсендә авырып яткан шагыйрь Ярлы Кәрим янында булып, энесе Фатихның шагыйрь буларак җитлегеп килүен сөйләп куандырган идек... Безнең белән башкорт шагыйре Сәйфи Ку- даш. Сегыйт Агиш Һәм Техфәт Ченәкәй дә бар иде...
§§§§§§ Фатих Кәрим Әсәрләр 1 том, Татарстая китап нәшрияты. 19S-T ел. 8 бит.
Сүз җае килеп чыккан икән, бүген онытыла төшкән коммунйст. кызыл гвардия политругы. Петроградны Юдинич бандаларыннан саклау көрәшендә авыр яраланып. 35 яшендә үлеп киткән шагыйрь Ярлы Кәрим турында аз гына булса да тукталып. исемен яд итеп китү кирәктер...
Без — Бөек Октябрь таңында уянган егерменче елларның яшь йөрәкләре — яңа тормышта беренче адымнарыбызны Пушкинның «Алтын әтәчне, Тукайның «Шүрәле»- ф се. Такташ. Бурнаш, Кәрим Әмири, Шамун Фидаи Әхмәт Япанчы. Ярлы Кәримнәр- ч нең революцион пафостагы шигырьләре тәэсирендә атлый алдык Ә инде үсә. ка- м милләшә төшкәч, туган телебез хәзинәсенә бөек рус теле байлыгы да кушылгач, бу ** исемнәр сафына Маяковский, Блок, Демьян Бедный. Безыменский кебек танылган х шагыйрьләр килеп кушылды.
Кояш нурлары җылысында гел югарыга, яктыга үрләп күтәрелгән яшь үсенте- н ләрдәй. олы әдипләрнең җылы карашларын, остазлык мәхәббәтләрен җаныбыз-тәне- =? без белән сизеп, тоеп үскән Нур Баян. Фатих Кәрим. Демьян Фәтхи. Әсгат Айдар. = Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Әхмәт Исхак, Абдулла Алиш һәм х башкалар, һәм башкалар... Инде бу плеядадан Фатих Кәрим беркадәр аерылып тор- га ган икән һәм шуның белән бөек шагыйрь Һади Такташның яраткан шәкертләреннән берсе һәм беренчесе булган икән, моны яшь Фатихның тормышта да, иҗатында да кәпәч оптимистлыгы, тыйнаклыгы, аеруча күзгә бәрелеп торган пөхтә көязлеге бе- ♦ лән дә аңлатырга кирәктер... Әйе. Сибгат Хәким әйткәнчә, ул «бераз негрга тартым» иде. «Тырпаеп торган кара чәч, керпе чәч. » Әнә шундый керпе чәчне яткырып кара син. Чәчләребезне яткыру, ялтырату өчен көзге каршында тырыша- тырыша ыспайлануыбыз, нинди күлмәк кияргә, кайсы галстугыбызны бәйләргә киңә- шә-ииңәшә киенүебез, өс-башыбызга «магнолия» исле маен сөртеп, ашыга-ашыга Татар театрына Такташның «Күмелгән коралларпын карарга баруыбыз бүген дә исемдә. Ашыкмыйча ярамый, анда безне үзебез өчен иң изге, иң якын, иң кадерле Кадрия белән Сәлимә көтә...
Соңыннан, күп еллар үтеп, күп сулар аккач, шагыйрь кулындагы каләме янына мылтык алып, солдат булып Ватан сугышына киткәч, сугышның уты-ялкыны эченнән, үзенең Кадриясенә «Син еракта» шигырен язар:
—Син еракта миннән ерагын.
Ераклыкка карамый.
Яраласа мине дошман. Ул сине дә яралый.
Ялгышмыйк без. ерак түгел
Сугышта безнең ара.
Мәхәббәтем минем белән
Атакаларга бара...
Ә шулай да... син еракта. Мин тик хатыңны иүрәм. Хатка язган сүзләреңне Күзләрең итеп убәм.
Ә бүген исә солдат-шагыйрь Фатих дустым да. без сөйгән кызлар да — бары да еракта...
Фатих Кәрим комсомол шагыйре булып туды, үсте, күтәрелде Шагыйрьнең ялкынлы йөрәге Ленин комсомолының данлы эшләреннән илһамланып, дулкынланып һем, хаклы рәвештә, горурланып
Комсомолия.
Синең әгъзаң бит мин.
Сиңа гына
Беркеткәнмен бетен күңелне:
Шулай булгач, һәммәгезгә игълан итәм: Мин дэ буген Кызыл орденлы,
— дип язды.
Шунысы игътибарга лаеклы, Ленин комсомолы сафында торып иҗат итү бетен күңелен комсомолга беркеткән Фатих Кәримдә совет кешеләре өчен иң кадерле, кыйммәтле сыйфат — интернациональ дуслык хисләре тәрбияләде. Германия ком» сомолы исеменнән язылган «Ялкынлы хат» шигыре шуның характерлы бер мисалы.
Төрмә тәрәзәсе,
Башым куям.
Җил сагынган —
чәчем туздыра.
Төрмә салкын,
Тик шулай да
Мин янамын,
нәрсә кыздыра!
Мин хәзергә тимер читлектә. Ник саклыйлар минем көчемне! Янар таулар кебек
айкаламын
Алыр өчен соңгы көчемне.
Соңыннан, шактый еллар узып, аяз планета күгендә кара золым болытлары куер» ган көннәрдә, солдат-шагыйрь җирдәге тынычлык, яшьлек өчен, Германия комсо» молын тимер читлектән — фашизм тырнагыннан азат итү өчен, кулына мылтык алып, изге Ватан сугышы уты эченә керер. Рейхстаг түбәсенә Советлар байрагы — җиңүчеләр байрагын кадарга санаулы көннәр калганда, үлем белән йөзгө-йөз килеп, сугыш кырында ятып калыр...
1928 елның августы азакларында «Яшь язучылар түгәрәгемнең чираттагы утыры» шы Кызыл Армия сафына китүче берничә яшь язучыны озату кичәсе төсендә уздырылды. Армия сафына китүчеләр исемлегендә мин дә бар идем. Зал тулы яшьләр — югары уку йортлары һәм техникум студентлары. Егетләр, кызлар. Өс-баш ала-кола, әмма пөхтә, йөзләрендә шатлык балкый. Күрешүләр, танышулар. Яңа күтәрелеп килгән татар совет әдәбиятына, аның каләм ияләренә игътибар чиксез зур. Кызыксыну үзәгендә, әлбәттә, олы әдипләр — остазлар, алар безнең түгәрәк утырышларына бик теләп килә, теләп катнаша иделәр...
Кичәдә каләмдәш дусларның нинди шигырьләр укуы хәтердә калмаса да, Фатих Кәрим укыган шигырь бүгенгедәй хәтеремдә. Бу Фатихның миңа багышлаган «Гармун» исемле шигыре иде.
Әлеге кичәдән соң. Фатих белән бергәләп, олы дустыбыз — остазыбыз Такташка кереп чыгарга булдык. Атаклы шагыйрь безне ачык йөз белән шатланып каршы алды. Такташ гаҗәп матур итеп, юмарт итеп шатлана белә, мондый чагында аның шатлыгы бөтен йөзенә җәелеп, зәңгәр күзләрендә ут балкый иде.
Сүзләр әле генә Казанны шаулатып-гөрлөтеп узган бер зур вакыйга — Алексей Максимович Горькийның Казанда кунак булып китүе турында барды башта. Аннан Такташны тыңладык. Аның әдәбиятка кагылышлы фикерләрен, аерым шагыйрьләр иҗаты турындагы гаять кызыклы билгеләмәләрен ишеттек. Соңгы вакытларда үзенә карата субъектив тәнкыйтьнең «модалашып» баруы һәм шул эшкә кайберәүләрнен аңлы рәвештә алынуларына да көенеп алдык.
Бу очрашудан соң куп тә узмый. "Яңалифя журналының 1929 ел 7 нче санында «Берәү» имзасы астында Такташ иҗатына караган ямьсез мәкалә басыла. Фатих Кәрим «Совет әдәбияты» журналының 1935 елдагы 2 нче санында, теге «Берәү» чыгышының тиешле каршылык очратмыйча кала бирүе өчен көенеп, «совет шагыйренә, совет поэзиясенә кул салдырырга ирек бирмәскә кирәк», дип язып чыга.
Атаклы шагыйрь Фатих Кәримне аеруча якын итте. Мондый иҗади якынлык, дуслык шул көннәрдә бергә төшчән истәлекле фото артындагы язулардан аеруча калку күренә. Менә ул язу:
■Такташ абый! Син: «Мине сүгәләр», — дип, бервакыт зарланган идең. Ләкин алар сирәк телләрдән чыккан сүзләр
Без синнән өйрәнәбез, син безнең өчен кыйммәтле. Синең белән якын мөгамәләдә булуымны үземнең бурычым итеп саныйм.
Ф Кәрим, Казан. 12 сентябрь, 1928 ел.»
Без, 22 не тутырып, армия сафларына киттек. Фатих калды. Әле аңар 19 яшь кенә иде...
Батыр комдив Якуп Чанышев командалыгындагы укчы дивизиянең кызыл ар- меецлары булып хезмәт итү еллары, без яшь язучылар өчен үзебезнең дә. иҗатыбызның да чыныгу һәм үсү еллары булды...
Әдәбият һәм сәнгать Кызыл Армия тормышыннан илһамланып язылган әсәрләр — повесть, хикәяләр, пьесалар, шигырьләр, җырлар белән баеды. Яшь композитор Салих Сәйдәшев тә. бу иҗади күтәрелештә катнашып. «Совет Армиясе мар- шы»н яза. Еллар үтә торды. Тынычлык чоры тудырган идея коралы арсеналына Ватан сугышы солдатлары Муса Җәлил, Абдулла Алиш. Гадел Кутуй, Нур Баян. Хәйретдин Меҗәй, Фатих Кәрим, Әсгат Айдар, Гали Хуҗи, Шәрәф Мөдәррис, Демьян Фәтхи. Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур, Салих Баттал, Әхмәт Исхәк, Әхмәт Ерикәй Зәки Нуриларның сугыш утында, партизан учаклары ялкынында туган җырлары, шигырьләре, поэмалары кушылды...
Әйе, әле язылмаган истәлекләр, Фатих Кәрим васыять итеп калдырганча
Сөиләр сүзләр бик күп алар, Иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул.
Күп яшәргә теләсәң:
Үлем турында уйлама.
Илең турында уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.
Бүген, җиргә ап-ак карлар яуган шушы январь көннәрендә, без. ике шагыйрьнең — Такташ һәм Ф. Кәримнең — яшьлекләре белән очрашабыз. Алар поэтик үлем- сеэлеккә яшьләй кереп калдылар. Ил турында уйлап, киләчәккә карап, бишьеллыклар аша коммунизм кырын күреп, шуңа дан җырлап иҗат итте алар