Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИН ӘДӘБИЯТКА НИЧЕК КИЛДЕМ

Сөекле анам (гади крестьян хатыны) Фатиха Мөхәммәтҗан кызының «Йосыф вә Зөләйха» һәм «Таһир-Зөһрә» кебек халкыбыз арасында популяр булган мәхәббәт поэмаларын тәэсирле итеп укуы миндә дә бик яшь- ли укуга дәрт уятты. Кадерле әтием Хәйрулла Гайнулла улы да мәгърифәткә мәхәббәтле кеше иде. Балта остасы булганга, күп вакытларын читтә аерым кешеләргә эшләп уздырса да. үзе укый алмаганга һәм чит җирләрдә күп йөреп белем кирәклеген үз җилкәсендә татыганга, безне укытып кеше итүгә бөтен көчен куйды Авып мәктәбенә беренче парталар ясап куючы да ул иде. Бәхеткә каршы, мин укырга кергән елны безнең авыл мәктәбенә яңа мөгаллим килеп, бөтенләй яңача укыта башлады. Соңыннан билгеле булганча, ул ерак Уральск шәһәрендә Габдулла Тукай белән бергә «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укыган һәм аннары Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсен тәмамлаган Зәки Рәмиев булып чыкты. Ул вакыттагы гадәт буенча, без аны «хәлфә абый» дип йөри идек Бөтен -ормы- шынһәм сәләтен халыкка хезмәткә багышлаган, үз тормышын бик гади корган мәктәпнең бер бүлмәсендә генә яшәгән бу укытучыбыз безне — авыл балаларын җәмгыятькә файдалы кеше итеп әзерләүдә кулыннан килгәннең барын да эшләде Бөек Октябрь революциясе җиңгәч, авылыбызның берничә яшүсмерен Тәтеш шәһәренә илтеп укырга урнаштыручы да. укытучылыкка таныклык алып эшкә керешкәндә беренче методик ярдәмне күрсәтүче дә ул булды. Өч ел укытучылык иткәннән соң Казанда татар телен гамәлгә кую курсларында булдым. Практик максат белән (почта-телеграф, бухгалтер-экономист һәм башка хезмәткәрләр әзерләү өчен) оештырылган бу курсларда да әдәбият тарихын һәм теориясен укыту яхшы куелган иде. Тел-әдәбият дәресләрен тәнкыйтьче Хәйретдин Вәли алып барды. Ул, әдәбият тарихыбыз турында һәр яктан киң һәм төпле итеп сөйләве белән беррәттән. безгә дә темалар биреп докладлар ясата иде Татар телен гамәлгә кую үзәк комиссиясе билгеләве буенча Тәтешкә кайттым Анда төп эшем авыл хуҗалыгы кооперациясенә техник һәм экономик булышлык итү учреждениесендә булса да, әдәбиятка булган мәхәббәт сүрелмәде. Шәһәр культура йорты янында чыккан стена газеталарына әдәби темаларга мәкаләләр язып тордым, әдәби кичәләрдә докладлар белән чыгыш ясый идем. Ләкин яшьлек дәрте көчле булса да. дәрман — бигрәк тә белем җитәрлек түгел иде. Шуны истә тотып, 1928 елның июнендә Тәтешне калдырыл, Казанга килеп, югары уку йортларына әзерлек курсларына укырга кердем. Татрабфак бинасында оештырылган шул курсларда укыганда бер истәлекле очрашу булды. 1928 елның августында безнең класска ишек шакып, рөхсәт сорап. Алексей Максимович Горький килеп керДе. Барыбыз да бастык, ул безгә кулы белән утырырга ишарә итеп, укытучыбыз доцент 8. 8 Неболюбовтан дөресне дәвам иттерүен сорады Авыллардан җыелган татар балаларының рус әдәбияты (Пушкин иҗаты) буенча биргән җаваплары бу олы язучыны гаять шатландырганын аның күзләреннән күреп була иде. Звонок булгач, алда С Сулдан уңга: М. Гайнуллин. Җ. Тэрҗеманов. М. Кәрим, Ч. Айтматов язучыларның Мэскэү янындагы иҗат йортында. утырган укучыларның иңнәреннән сыйпый-сыйпый чыгып китте. Даны бөтен дөньяга таралган бу бөек язучы белән очрашу шул рәвешчә хәтердә уелып калган. Тиздән Казандагы көнчыгыш педагогия институтына укырга кердем. Институтта булган вакытларны, шаулап-гөрләп торган күп милләтле студентлар коллективын бүген дә сагынам. Без укыган филология факультетында рус һәм татар бүлекләре белән беррәттән чуваш, удмурт һәм мари бүлекләре дә бар иде. Институтка керү имтиханнарын профессор Габдрахман Сәгъди үзе алды. Лекцияләрне үз чорының күренекле галимнәре Насыйх Мөхетдинов. Гыйбад Алпаров, Нигъмәт Хәким, Хуҗа Бәдигый, Галимҗан Шәрәф һ. 6. укыдылар. Октябрь социалистик революциясе казанышы, партиябезнең ленинчыл милли политикасы җимеше буларак югары уку йортларында эшләүгә күтәрелгән бу галимнәр чын мәгънәсендә үз эшләренең белгечләре иделәр. Аларның якты образлары бүген дә күз алдымда. Гыйльми эшкә әзерләнүчеләр исемлегенә керткәч, җитәкчем итеп Галимҗан Шәрәф билгеләнде Мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем дип горурланып икърар итә алам. Габдрахман ага Сәгъдидән бары берничә генә лекция тыңлап калдык. Чөнки ул 1930 елның көзеннән Урта Азиягә китеп барды. Ләкин без аңардан аерылмадык, әдәбият курсын аның дәреслекләре белән үттек. Татар теле галиме Җамал ага Вәлидине мин электән үк белә идем. Ул безнең тау ягыннан — Апае авылыннан. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән бер докладымны тыңлаганнан соң Гыйбад ага Алпаров кыска гына язу биреп мине тәбрик итте, кирәк булганда, үзенә мөрәҗәгать итүдән бер дә тартынмаска кушты. Менә шулай, хөрмәтле укытучыларыбыз үзләренә алмаш әзерләүдә ихлас күңелдән булышалар һәм конкрет эшкә дә тарталар иде Мәсәлән, югары уку йортлары өчен дәреслекләр төзү көн тәртибенә куелгач, алар бу эшкә мине дә тарттылар. Соңгы курста без әдәбиятны Галимҗан ага Нигьмәтидән тыңладык. Рус һәм Европа әдәбиятын күп укыган, әдәбиятны нечкә аңлаучы бу укытучыбызны аеруча яратып тыңлый идек. 1931—34 нче елларда аспирантурада укыганда ул фәнни җитәкчем дә булды. Аның җитәкчелегендә язылган «Татар әдәбиятында интернационализм мотивлары» һәм «Галиәсгар Камалның тормыш һәм иҗат юлы» дип исемләнгән башлангыч фәнни хезмәтләрем соңыннан басылып та чыктылар. Ул чакларда укучыларның күпчелеге эш белән укуны бергә алып бара иде. Мин дә институтта укыганда ук татрабфакта, ә аспирантурада чакта институтның үзендә укыта башладым. Ә 1932 елның апреленнән миңа тагын бер җаваплы эш — институт директорының урынбасары вазифасын үтәү йөкләнде. ватан сугышы елларында Татарстан китап нәшриятында һәм сугыштан соң СССР Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм тарих институтында озак еллар җитәкчелек итү, әлбәттә, күп вакыт һәм энергия сорагандыр. Борчылулы вакытлар да булгандыр. *= Ләкин алар минем әдәби-фәнни эшемә комачаулык иттеләр дип әйтә алмыйм. Кеше үз эшенә, сайлаган профессиясенә чын күңелдән бирелгән булса, ул аңа һәр вакыт = рух һәм көч биреп тора, дигән хакыйкатьне мин үз тәҗрибәмдә каткат сынадым. һәм, шул уңайдан, журнал укучылары белән бүлешерлек фикерләр дә байтак. “ Әдәбиятка һәм фән юлына аяк басуыма кемнәр һәм нинди шартлар ярдәм итүе = турында бераз сөйләдем бугай. Кабат әйтәм, ул шартларның иң зурысы Октябрь < социалистик революциясе тудырган чикләнмәгән мөмкинлекләр һәм партиябезнең * ленинчыл милли политикасы булды Бу — мәсьәләнең объектив ягы. Субъектив ягы— х кешенең оешканлыгына, үзенең армый-талмый хезмәт итүенә бәйләнгән. Сөекле ша- гв гыйребезнең: со х Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә. Аһ. оят. хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат. * Тир белән тапсын ашарын. итсен, әлбәт, иҗтиһад, — дигән шигъри юллары мине һәр вакыт эшкә һәм хезмәткә чакырып тордылар, Ч Аннан соң мин бүген эшләргә планлаштырылган эшне иртәгә калдырмаска тырыштым. Ә кичектерү өчен аның сәбәпләре һәр вакыт чыгып тора, һәм ул начар гадәткә х әйләнә. Укытучы, бигрәк тә югары мәктәп укытучысы, һич тә андый юлга баса алмый. с Әдәбият тарихы өстендә системалы эшли башлавым 1938—1940 нчы елларга туры u килә. Аның беренче нәтиҗәләре газета-журналларда басылган мәкаләләрдән тыш н «Горький и татарская литература» (1944), «Каюм Насыйри» исеме белән русча һәм п татарча басылган (1945) китапларда күренде. 1947 елда дөнья күргән «Югары уку * йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре өчен дәреслек-кулланма (күләме л 47 табак) китабым XX йөз әдәбиятыбыз тарихын өйрәнү буенча, кайбер кимчелекләре * булуга да карамастан, уңышлы адым булды дип ышанып әйтә алам. Чөнки анда гаять катлаулы чорның күп кенә язучы һәм публицистлары турында (Закир Һади. Шакир Мөхәммәдов, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Сәгыйть Рәмие». Дәрдмәнд һ. б.) шактый тулы мәгълүмат бирелә. Егерменче гасыр әдәбияты тарихын бер системага салып бирүгә яңа адым атлана Бу китаплар басылып чыккач, күл кенә хатлар алдым. СССР Фәннәр академиясе членкорреспонденты профессор Н. Пиксанов «Горький и татарская литература»ны алып укыгач, 1944 елның 24 августында миңа түбәндәгеләрне язган иде: « . в том виде, как книжка ваша напечатана, она очень полезна, и я буду не раз ее цитировать в своей книге «Горький и братские литературы Советского Союза». Очень было бы хорошо, если бы по вашему примеру, литературоведы и других братских республик печатали такие книжки». Әдәбият дөньясында танылган бу галимнең җылы сүзләре, әлбәттә, рухландырды, яңадан-яңа әсәрләр язуга көч бирде. Моннан соң да мин бөек рус әдәбиятының татар язучыларына, гомумән, татар прогрессив культурасы үсешенә ясаган бәрәкәтле йогынтысына карата күп кенә мәкаләләр яздым. Шулардан «Пушкин һәм татар әдәбияты», «Толстой һәм татар әдәбияты». «Чернышевскийның татар телендәге кулъязмалары», «Әдәбиятта халыклар дуслыгы» һәм башкалар бар. Тугандаш әдәбиятларның үзара бәйләнешләре турында эзләнү һәм язу әдәби эшчәнлегемдә төп темалардан берсе булып торды. Шул өйрәнүләремнең нәтиҗәләре «Горький и литература народов Советского Союза» (1970), «Некрасов и литература народов Советского Союза» (1972), «Пушкин и литература народов Советского Союза» (1975) дигән зур күләмле китапларда да урын алдылар. Миңа соңгы егерме ел эчендә күп кенә конгресс һәм Советлар Союзы күлемендә уздырылган конференцияләрдә, тугандаш халыкларыбызның язучылар съездларында, күп кенә классик әдипләрнең юбилейларында булырга туры килде. Шул чакларда Мохтар Әүэзов, Сабит Муканов, Георгий Иосифович Ломидзе, Мостай Кәрим, Кирәй Мәргән, Чыңгыз Айтматов, Гамет Араслы һәм башка бик күп күренекле язучылар һәм әдәбият белгечләре белән аралашырга, фикер алышырга туры килде. Чуваш халык шагыйрьләреннән Педер Хузангай, Александр Калган, чуваш әдәбият галиме, -профессор Михаил Яковлевич Сироткин, мари язучыларыннан Ким Васин һәм башкалар минем көнчыгыш педагогия институтында бергә укыган һәм күп еллар буена аралашкан иптәшләрем булдылар. И. С. Брагинский, Н. А. Баскаков, М. И. Богданова, Латыйф Җәләй гыйльми советта миңа докторлык дәрәҗәсе алу өчен үзләренең фатихаларын бирделәр. Фәнни консультантларым академик В. А, Гардлневский һәм Фәннәр академиясе член-корреспонденты Е. Э. Бертельс булдылар. Минем хезмәтләремдә аларның бәрәкәтле киңәшләренең дә өлеше бар. Менә шул гаять игелекле, хөрмәтле галимнәр һәм язучылар минем әдәби-фәнни хезмәтләремнең шактый куп өлешендә киңәшче булдылар. Аларның барысына да олы яшькә җиткән бер бәйрәмдә рәхмәт белдерүне үземнең изге бурычым дип саныйм. Әйе, хезмәт юлымда илебезнең бик күп күренекле һәм игелекле кешеләре белән очрашырга, тәэсирләнергә туры килде миңа. Хәтеремдә бер вакыйга саклана: студент вакытта безне, бер төркем яшьләрне, Мәскәүгә Октябрь бәйрәме тантанасына җибәрделәр Без шунда Мәскәү университеты бинасында даһи Ленинның көрәштәше һәм тормыш иптәше Н. К. Крупская белән очрашу бәхетенә ирештек. Надежда Константиновна үзенең чыгышында Бөек Октябрь социалистик революциясенең әһәмияте, халкыбызга бәхет алып килүе турымда сөйләде, бөтен дөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы В. И. Ленинның якты образын тирән ихтирам белән искә алды. Чыгышының ахырында, тәрбия мәсьәләләренә тукталып, гаять файдалы киңәшләр бирде. Аның аналарча ягымлы, тирән мәгънәле сүзләре безгә, тыңлаучыларга, нык тәэсир итте. Надежда Константиновна чыгышында күп кенә кызыклы һәм гыйбрәтле фактларга •игътибар итте. Шуларның бер-икесен, сезнең рөхсәт белән, искә аласы килә. — Бервакыт трамвайда барганда урыным алты-җиде яшьлек кыз белән янәшә туры килде, — дип сөйләде Надежда Константиновна, — үзен бик яхшы тотуы белән .минем игътибарымны җәлеп итте ул. Безгә бу кызчык белән бер тукталышта төшәргә туры килде, һәм бер уңайга атлап киттек. Трамвайдан төшүчеләр билетларын як-якка ташладылар, ә кызчык билетын һаман кулында тотып бара. Мин аннан: «Билетыңны нишләп ташламыйсың?» — дип сорадым. Кызчык миңа гаҗәпләнеп карады да: «Урам •чүпләнә бит. Мин аны чүп савытына ташлыйм», — диде. Надежда Константиновна тормышка яңача караучы яшь буынның үсеп килүен, яңа совет кешесенең формалашуын күрә һәм шуңа чын күңелдән куана иде. Педагогия институтында директор урынбасары булып эшләгәндә, миңа Н. К. Круп- скаяга үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә дә туры килде. Җөмләдән берсе: институтның гаиләле студентларының балалары өчен институт паркында балалар бакчасы салуны күтәрдек. РСФСР наркомпросының план-финанс бүлегендә безнең үтенечне караганда миңа Н. К, Крупскаяга (ул чакта ул А. С. Бубновның урынбасары иде) мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Рөхсәт сорап кабинетына кердем. Казаннан икәнемне белгәч, Ленинның Казанда булуы турында сөйләп китте һәм үзенең дә гражданнар сугышы чорында берничә мәртәбә Татарстанда булуын искә алды. Бигрәк тә профессор Камайның Казан университеты ректоры дәрәҗәсенә күтәрелүенә куанды Балалар бакчасы турындагы документны карагач, телефоннан план һәм финанс начальнигына гаиләле студентларга балалар бакчасы төзүдә булышырга киңәш бирәм, диде. Нәтиҗәдә, акча билгеләнде, балалар бакчасы салынды. 1959 елның җәендә мин Европа буйлап сәяхәт иттем. Теплоходыбыз Ла-Манш буйлап Бискай култыгына, аннан Атлантикага юл алды. Без бу көннәрдә пароходта Франция коммунистлар партиясенең генеральный секретаре Морис Торез белән очраштык Ул, үзенең өч улы һәм тормыш иптәше белән бергә «Победа» теплоходына утырып, Париждан Советлар Союзына ялга килде. Мин башта уртанчы уллары Павлик белән таныштым. Ул Сорбонна университетында укый һәм шунда рус телен дә өйрән- 1ән икән. Без сөйләшкән вакытта палубага хатыны — Франция компартиясе Үзәк Ко митеты Политбюросы члены Жанетта һермерш ханым белән Морис Торез үзе чыкты һәм алар уллары янына килеп утырдылар. Беренче очрашуыбыз шунда булды Морис Торез әңгәмә вакытында үзенең Уфада булуын һәм Казан белән кызыксынуын әйтеп узды. Берничә көннән соң, күпчелек туристларның үтенече буенча, Тореэ иптәш махсус очрашу уздырды. Ул Франция коммунистлар партиясенең соңгы съезды һәм партия членнары арасындагы бердәмлек турында сөйләде. ф Француз кунаклар белән пароходта 10 көн барган чагында, миңа Торезлар семьясының бер-берсе белән дусларча ягымлы мөнәсәбәттә булуы бигрәк тә ошады Бу турыдагы фикеремне Морис Торезның үзенә дә әйттем һәм, рөхсәт итсә, язачак 5 мәкаләләремнең берсендә искә алачагымны белдердем. Ул ризалык бирде XVI Аларның семья тормышыннан бик күп нәрсәгә өйрәнергә була. Беренчедән, g Морис Торез иптәш китап укыганда яки аналары Жанетта ханым берәр нәрсә ту- Z рында сөйләгәндә, кечкенәләре генә түгел, буй җиткән уллары Жан белән Павликг ның да ата-аналарының авызларына гына карап, тыңлап утырулары, бергәләп шат- J ланышып көлешүләре, бер-берсенә бик садә, ләкин гаять сизгер һәм тирән хөрмәт « белән мөнәсәбәтләре һәр хәрәкәтләреннән күренеп тора иде. S Моның өстенә бу семьяның бер теләк белән яшәве, көнкүрештә генә түгел, ло- литик мәсьәләләрдә дә бер фикердә торулары туристлар белән очрашу вакытларында тагын да тулырак ачылды. Морис Торезның француз телендә сөйләнгән речен өлкән улы Жанның тәрҗемә итеп баруы бик гыйбрәтле. Жан русча яхшы гына белсә дә, кайбер политик төшенчәләрне тәрҗемә иткәндә аптырабрак калгалады. Мондый урыннарда әнисе дә сүзгә кушылды... Ә Жан әнисенең мондый булышуларын зур ихтирам белән кабул итте, үзен һич тә белдекле итеп сиздерергә тырышмады Без бу семьяның бер сулыш белән яшәвенә, бер-берсен тиз аңлый торган булуларына чын- чынлап сокландык. Мин үзем, эчемнән генә, менә интеллигент семьясы ничек булырга тиеш икән, дип уйлап куйдым. Юкса безнең күпләребез ял вакытларын семьядан, балаларыннан, хатыныннан аерымрак уздырырга ярата. Шуның нәтиҗәсендә еш кына төрле күңел- сезлекләр дә килеп чыга. Кайбер гаиләләрдә балалар арасында бер-берсенә тиешле дуслык җитәрлек тәрбияләнми. . XVI • Әдәбият — могҗизалар дөньясы ул. Югары уку йортларында укыганда, әдәби-фән- ни хезмәтләр язганда, әдәбият дөньясының нинди байлыкларга, могҗизаларга бай булуын аңлаганнан-аңлый бардым. Әдәбиятны ярату — ул әле кызыклы китаплар укып дулкынлану, сөенү, юану гына түгел икән. Әдәби гыйлемне, әдәбият тарихын өйрәнгән кешене гаҗәеп сәяхәтләр, искиткеч ачышлар, эзләнүләр, табышлар, куанычлар көтә. Ләкин безнең 7—8 йөз еллык әдәбиятыбыз тарихында ачылмаган, өйрәнелмәгән. табылмаган нәрсәләребез бик күл әле. Әдәбият тарихы буенча беренче китабым басылгач. Касыйм шәһәреннән язган Бәширова фамилияле бер карт укытучы үзенең хатында Закир Һадиның биографиясе тулы күрсәтелмәүне тәнкыйть иткән, әдәбиятчыларның, әле 1933 елда гына үлгеи Закир Һадиның туган һәм үлгән елларын белмәвен әйткән һәм шунда ук әдипнең кызлары исән булуы турында хәбәр иткән иде. Андый хатлар минем күземне ачты. Яэучыларыбызның биографияләрен ачыклау, тормыш һәм иҗат юлларын тулырак өйрәнү максатыннан чыгып, күп кешеләр белән’ бәйләнешкә кердем, күп шәһәрләрдә булдым. Яэучыларыбызның туганнарын, заман* дашларын таптым. Эзләнүләрнең нәтиҗәләре дә күренде. Хатын-кыз язучыларыбыз- дан гына да Маһруй Мозаффария, Мәхмүдә Мозаффария. Зәйнәп Сәгыйдә, Заһидә Бурнашева, Мәхүпҗамал Акчурина һәм башкаларның тормыш һәм иҗат юлларын өйрәнеп чыктым. Алар инде әдәбият тарихыбызда хаклы урын алдылар. Яэучь ларыбызның туганнарыннан Тукайның апасы Газизә Зәбирова. Шакир Мехәммәдовның тормыш иптәше Сафия Мехәммәдова. кызы Һаҗәр Кашаева. Закир Һади кызлары Наҗия белән Рейсе, шагыйрь Дәрдмәнд кызы Зәйнәп апа Рәмиева улы Жәгъфәр Ремиев. оныгы Бәшир Рәмиев, Сәгыйть Рәмиевнең тормыш иптәше Бану апа, кызлары «Флера һәм Фирдәвес Рәмиевалар, Гафур Колахметовның сеңелесө Суфия апа. Мәхүпҗамал Акчуринаның хәзер Бакуда яшәүче кызы Хәдичә Агаларова һәм башкаларМӨХӘММӘТ ГАИНУЛЛИН ф мин мы күреп сөйләштем, алардан алынган материаллар, истәлекләр нигезендә әдәбият тарихыбызның күп якларын ачыклый алдым. 1956—1957 нче елларда татар һәм рус телләрендә басылып чыккан «Татар поэзиясе антологиясе»нә XIX һәм XX гасыр шагыйрьләренең әсәрләрен сайлау һәм барысының да кыскача биографияләрен языл чыгу да кызыклы гына ачышларга китерде шикелле. Менә инде утызынчы ел «Большая советская энциклопедияпнең консультанты, «Кыскача әдәбият энциклопедиясеянең консультант-редакторы булып торам. Шунда катнашу әдәбият тарихыбыздан төшеп калган кайбер язучыларны үз урынына куярга мөмкинлек бирде. Әдәбият тарихы буенча эзләнүчегә бик кирәкле табышларга очрап куанулар белән бергә, югалтулар турында ишетеп борчылырга да туры килә. Менә берничә мисал: 1959 елның көзендә без Афзал ага Шамов белән Азия, Африка язучыларының Ташкент конференциясендә катнаштык. Көндезләрен конференциядә, кичләрен шул якларда яшәгән татар укымышлылары, язучылары белән таныштым. Алардан әдәбият тарихыбызга караган күп материаллар алдым. Конференция беткәч, Ферганә өлкәсе, Ташлык шәһәрчегендә яшәүче шагыйрь Зыя Ярмәкине барып күрдем, үзе һәм замандашлары турында шактый куп материаллар алдым. Профессор Габдрахман Сәгъди улы Фоат Сәгъди дә әдәбият тарихыбызга караган бер язу күрсәтте. Ул материал Мәүлә Колый шигырьләренең Фазыл Туйкә каләме белән күчереп алынган варианты иде. Мәүлә Колыйның шигырьләр дәфтәре бер карчык кулында сакланган булган, ул аны беркемгә дә бирмәгән, шуннан Ф. Туйкә, ул карчыктан үтенеп, аны күчереп алган һәм дәфтәр уртасыннан Мәүлә Колый каләме белән язылган дүрт битен йолкып та алган. Менә шул материал безгә, әдәбиятчыларга, Мәүлә Колый шигырьләренең күпчелеге белән танышу һәм автографын күрү мөмкинлеген бирде. Менә шундый табышлар мине шатландырды. Ләкин бер үк вакытта Ф Сәгъдидән югалтулар турында кызганычлы хәбәр дә ишетергә туры килде. Мәгълүм булганча, профессор Габдрахман Сәгъди татар әдәбияты тарихын язганда күп материаллар туплаган булган. Кызганычка каршы, 1920 елда Казаннан киткәндә Беренче тау урамындагы квартирасында архивның бер өлешен калдырган. Улы әйтүенә караганда, алар шунда югалганнар. Ул икенче югалту турында да сөйләде: Сәгъди Ташкенттан Сәмәркандка күчкәндә шулай ук үзенең күп кенә кулъязмаларын Ташкенттагы квартирасында калдыра. Хатыны үлеп китә, улы Фоат Ватан сугышында булганда алар квартирасына кешеләр кертәләр. Сәгъдинең архивын подвалга төшерәләр, ул шунда череп, тузып бетә. Менә боларны Фоат Сәгъди ачынып сөйләде. Дәрдмәнднең кулъязма мирасы да шундый ук югалтуларга дучар була. Шагыйрьнең улы Җәгъфәр Рәмиев аеруча аянычлы хәл турында сөйләде. Ул гражданнар сугышы чорында үзе теләп сугышта катнаша, сугышта казаклар аның бер кулын кылыч белән чабалар, һәм хәзерге көнгә кадәр исән-сау яши. 1933 елның маенда Орск шәһәреннән Миасска эшкә күчкәндә ул әйберләрен багажга салган. Үзенең кыйммәтле әйберләрен һәм атасының кулъязмаларын бозылмасын дип яхшы күн чемоданга аерым тутырган. Багаж үзе белән бергә килеп җитмәгән. Эшкә урнашкач, үзе бара алмау сәбәпле, әйберләрен алырга доверенность белән Селезнев дигән бер кладовщикны җибәрә. Ул багажда булган башка әйберләрне хуҗасына тапшырса да. Дәрдмәнд язмалары сакланган күн чемоданны «урлаттым» дип кайта. Эзләнгәндә менә шундый югалтуларны ишетеп сызланырга да туры килә. Әдәбиятта халыклар дуслыгы темасы буенча эшләгәндә шулай ук күп шәһәрләрдә булдым. Саратовта Н. Г. Чернышевскийның оныклары белән берничә мәртәбә күрештем һәм күп материаллар алдым. М. Горькийның хатыны Екатерина Пешкова, килене Надежда Алексеева, оныклары Марфа һәм Дарьялар белән берничә мәртәбә очраштым. Мәскәү, Ленинград һәм башка бик күп шәһәр китапханәләрендә һәм архивларында эшләү күп кенә әсәрләрнең цензурада тоткарланып калган кулъязмаларын яки беренче басмаларын күрергә мөмкинлек бирде. Пенза гимназиясе архивыннан алынган мәгълүмат беренче роман язучыбыз булган Муса Акъегетнең биографиясен ачыклауга ярдәм итте. Шул җөмләдән аның Чембар (хәзерге Белинск) шәһәрендә туган булуын күрсәтте Юкса, аның фамилиясеннән чыгып, «Акъ- гет» авылыныкы дип язып 1887 елда басылган булуын раслады. Ә бу — әдәбият тарихы өчен бик әһәмиятле иде. XIX йөз татар әдәбиятын тикшергәндә, киң массаларга аңлаешлы телдә реалистик поэма яза башлаучы дип Габделҗәббар Кандалыйны саный идек. Эзләнүләр Кандалыйга кадәр үк татар телендә социаль темаларга сатирик поэмалар язылганлыкны күрсәтте. «Мәкәрҗә бәете» дип исемләнгән әсәр турында Некрасов редакциясендә чыккан «Современник» журналы 1860 елда ук мәгълүмат бирә һәм аның муллаларга, гомумән, становой приставтан алып, патша чиновникларына кадәр ачы сатира белән язылган әсәр булуын әйтә. Журналда русча тәрҗемәдә кайбер өзекләр халык җилкәсендә яшәүче патша түрәләренең чын йөзен укучыларның күз алдына гади һәм үткен чагыштырулар аша китереп бастыра: Бу өязне кыйлыблар өчкә кыйсмәт . Аны кыйсмәттә бар әлбәттә хикмәт... Куеплар анлар үзә бер әмирне Иза кыилыр сагыйрь вә һәм кәбирне Куеплар хаким идеп аны, и яр. Гаҗәп залыйм ирер мәккярь. гаяр. Атаплар аның адыны пристав, Төн. көн кыйла халык андан тәэссеф. Белә алмыймын аларның исемене һич. Мәгәр бере Фулкин Алексей Федорич. Золымлыкта барыннан әкмәледер , Җинаятьтә барыннан әгьләмедер... 1 Аны куюдан морат халыкка әмандыр Вә ләкин бонларның фигыле ямандыр. гь Кайчан яз көне ирешсә халыкка Җыядыр иманадин йомырка. Дәхи җәй җитсә җыядыр — тәкәләр, Тәкә булмаса. сарыкларны илтәләр. Аның өчен дәхи акчаны җыялар. Илтеп ул акчаны анда куялар... Аның хезмәтендә бардыр хадимнәр. Һәммәсе бер-береннән артык залимнар. Өязгә чыкмага боера аларга. Халык арасыйдан фетнә табарга. Чыгып йөри алар эт кеби искәп. Халаекъ арасында фетнә эстәп. Әгәр бүләк бирә алмаса бер инсан, Кыйлар бәс аңа кнзеб еә беһтан . Бәс ул кешене чакыртып алалар. Аның башына фетнә салалар. Боның тик эшләрнең хисабы юктыр. Барын әйтергә һич имканы юктыр. Мондый әсәрләрне тапкач, чын күңелдән куанмау, туган халкыңның баи мирасы белән горурланмау мөмкин түгел. 1 К мЛс мат - бүлеп ■СвгыПрь па һәм кәбирие— кечеләрне ла. олыларны да ■Әкмоледер — иц эурысы. квч.теседер •Әгъләмедер- остаргандыр •Әмандыр — тынычлык, иминлек урнаштыру ■Кнтсб a ә бвһтаи ялт ан һәм «та 1Л киләләр иде. Мөхәммәтзаһир Бигиевның «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» романы 1896 елда язылган дип хисаплана иде. Бу романның беренче басмасын табу аның дә бирелә. Ул 1879 елда басылып та чыга, әмма патша чиновникларын ачы тәнкыйть иткән, Гогольнең «Ревизорны рухында язылган бу әсәрне Казан губернаторы басылып чыккач ук җыйдыртып алдыра һәм яндырта. Аны чыгарган өчен хәтта Казан цензорын да җавапка тарталар. Без анда, татар язма әдәбиятында беренче буларак, патша Россиясендә халык кичергән газаплы тормышның чагылыш табуын күрәбез. Язучы