Логотип Казан Утлары
Комедия

ИКЕ КИЛЕН-КИЛЕНДӘШ

ИКЕ КИСӘКТӘ

БЕРЕНЧЕ КИСӘК БЕРЕНЧЕ КАРТИНА

Онытылмас дустым, талантлы артист һом режиссер Рәфгать Бикчәнтәевнең якты истәлеген» багышлана.

Автор.

КАТНАШАЛАР.

Саҗидә — фермада сыер савучы кыз. Ш ә р и ф җ а н — колхоз председателе, урта яшьләрдә. Камилә — фермада сыер савучы. Тол хатын. Гаделша — олы яшьтә. Колхозчы. Хәерниса — Гаделшаның хатыны. Сәүбән — Гаделшаның олы малае. Инженер. Разия — Сәүбәннең хатыны. Югары юридик белемле. Рәүф — Гаделшаның уртанчы малае. Колхозда тезүчеләр бригадиры. Әнәс — Гаделшаның кече малае, сигезенче классны тәмамлап йоргән чагы. Бибигайшә — Гаделшаның бертуган сеңлесе. Гыймран — Бибигайшәнең ире. Сәхипҗамал — Саҗидәнең әнисе. Кәримулла — урта яшьләрдә. Күрше район колхозыннан. Вакыйга безнең көннәрдә авылда бара. Авыл тау сыртына җәелеп утырган. Ерактан сызылып таң атып килә. Беренче әтәч башлаган хорга башкалары кушыла, сыер, сарык мөңгерәүләре өстәлә. кайдадыр эт open куя — авыл йокысыннан уяна. Без Гаделшаның ишегалдын төсмерли башлыйбыз. Бер якта алты почмаклы өйнең стенасы, тәрәзәләре, өйалды. Каршы якта рәшәткә белән әйләндереп алынган бакча. Бакча түрендә мунча. Безгә аның алгы ягы. ишеге, баскычы күренә. Лапас белән янәшә нәзек бүрәнәләрдән салынган келәт. Лапаста Гаделшаның эш урыны. Гаделша таңнан ук торып чыккан. Ойалдында Хәерниса күренә. Кулында чиләк белән тастымал. Хәерниса (келәттә йоклаган килененә генә ишетелерлек итеп). Килен!.. Разня килен! Әле уянмадыңмыни? Сыер савылмаган. Көтү ең соңга калмасын дим, килен! (Үзе Гаделшага күз төшереп ала. иреннән шүрләбрәк куя. ахры. Шулай да ялгыш төшергән булып ку1 Пьеса. 1975 елда язылып. 1976 елда Татар дәүләт академия театрында куела башлады, бу театр сәхнәсендә инде йөздән артык уйналды. Әсәр шулай ук Мпизәлә һом Салават театрларында уйналып килә. 1977 елда бу әсәрне РСФСР Культура министрлыгы русчага тәрҗемә иттерде. лындагы чиләген җиргә ыргыта. Чиләк шалтыр-шылтыр килеп тәгәри). Гаделша (хатынының бу кыланышларыннан канәгать түгел). Үзең генә саусаң кулың калырмы? Хәерниса. Мин күп сауган инде. Шушы яшемә җитеп килен хезмәте күргәнем юк. Өч малай үстереп. Бөтен эш үз өстемдә. Без килен булып төшкәч, унике кешегә хезмәт иттек. Ирләр торганчы дөнья эшен башкарып куяр идек. Гаделша. Ишә идең инде ишәк чумарын. Хәерниса. Килен!.. Гаделша. Яшь кеше, йокысы туймагандыр. Таң тишегеннән торырга күнекмәгән ул шәһәр халкы. Хәерниса. Күнегер. Килен!.. Гаделша. Җитәр дим! Келәттән Разия тавышы ишетелә. Р а з и я. Хәзер, әнкәй, хәзер. Хәерниса. Уяндыңдамыни, килен? Йоклар идең әле, яшь чакта йокы тәмле була ул. Сыерын да савармын, боерган булса, көтүен дә үзем генә куармын. Разия. Юк, юк. Үзем, үзем. Гаделша. Кунакка кайткан дип тә тормыйсың. Разия келәттән чыга. Йокысыннан айнып та өлгермәгән, кулында стакан. Р а з и я. Хәерле иртә. Хәерниса. Анысы нәрсәгә кирәк булды тагын? Стаканы дим? Разия. Сыер саварга дидең бит. Хәерниса (авыз эченнән мыгырдана). Сабырлык бирсен ходаем. (Разиядан стаканны алып кулына чиләк тоттыра). Мәле, бездә сыерны чиләккә савалар, килен. Разия лапаска сыер саварга кереп китә. Гаделша. Сак була күр анда, тибә күрмәсен. Урамнан Сәхипҗамал керә. Борчулы. Гаделша. Хәерле иртә, Сәхипҗамал. Сәхипҗамал. Хәерле генә була күрсен. Хәерниса! Төн буе күземә йокы кермәде. Саҗидә һаман да күренми. Хәерниса. Юкка борчыласың, Сәхипҗамал. Казан шәһәре күршедә генә түгел лә. Сәхипҗамал. Киңәшмәләре өченче көн үк беткән. Кайтып җитәрлеге бар иде инде. Хәерниса. Айрапланы очмагандыр. Сәхипҗамал. Үзе юк, ә яман хәбәре кайтып җитте. Хәерниса. Ходаем икән! Сәхипҗамал. Казанда сезнең Рәүфегез белән очрашканнар. Гаделша. Рәүф? Хәерниса. Алган эшебезне тәмамлап киләбез дигән хәбәре бар иде. Кайтып килә икән, алайса... Очрашсалар — шул гаеп булдымы?! Күршеләр, бергә үстеләр, араларында дуслык та бар бугай. Сәхипҗамал. Әйтергә тел әйләнми, гостиницада номер алып бергә кунып яталар ди. Хәерниса. Рәүф беләнме? Гаделша. Булмас. Саҗидә андый бала түгел. Сәхипҗамал. Камилә сөйләгән. Ул да Казанда иде. Үзем күрдем дип әйтә ди. Хәерниса. Саескан Камиләсеме? Бигрәк кешесенә туры килгән икән. Аның авызына эләксә. ^Сәхипҗамал. Нишлим, телеграмма сугыйммы, телефоннан сөйләшимме?.. Ай, Саҗидә, Саҗидә, башсыз, нәрсә уйлап кергәндер егет белән бер номерга. Нәселдә булмаганны. Кайтып кеше күзенә « ничек күренер... Камилә янына кагылыйм булмаса... Урамга чыгып китә. Хәерниса. Ай, кыз кешегә бер дә килешә торган эш түгел. Гаделша. Егет кешегә килешәме? Хәерниса. Егет кеше егет кеше инде ул. Ойгә кереп китәләр. Беркавым ишегалдында берәү дә калмый. Бераздан арт капкадан Рәүф белән Саҗидә күренә. Юлдан килешләре. Рәүфнең ике кулында ике чемодаи, беләкләренә, муенына тартмалар, тәргәкләр аскан. Саҗидә туктала. Рәүф. Әйдә, нәрсә тукталдың? Саҗидә. Мин туры үзебезгә. Рәүф. Кер әле. Саҗидә. Кермим. Рәүф. Сүзем бетмәде. Саҗидә. Минем бетте. Рәүф. Саҗидә дим! Саҗидә. Кермим. Рәүф. Керәсең. Тапшырасы бүләгем бар. (Чемоданын ачарга эцыена). Саҗидә. Мәшәкатьләнмә. Рәүф. Сиңа атап алынган бүләк. Саҗидә. Ул ни дигән сүз тагын?! (Чемоданны ачтырмый, өсте- нэ үк утыра). Рәүф. Ышан, мин ихлас күңелемнән. Беләсең килсә, мин аны синең өчен алудан бигрәк, үзем өчен алдым. Сиңа бүләк эзләве —үзе бер рәхәт булды. Саҗидә. Рәүф, үпкәләмә, мин синең бүләгеңне ала алмыйм. Рәүф. Син аны башта кара, бәлки ошатырсың. С а җ и д ә. Ошаса да ала алмыйм. Рәүф. Костюм! Үзең теләгән. С а җ и д ә. Булачак хатыныңа кидертерсең. Рәүф. Минем булачак хатыным — син. Биргән вәгъдәбез бар. С а җ и д ә. Вәгъдәңне боздың, Рәүф. Рәүф. Ах, Саҗидә, Саҗидәкәй, өзмә үзәгемне. Ничек яратканымны, өзгәләнеп сагынганымны беләсең. Саҗидә. Алай бик сагына торган кеше айлар буена ташлап чыгып китми ул. Рәүф. Күңел ачарга түгел, эш артыннан китәм. Саҗидә. Эш үзебезнең колхозда да бетмәгән. Рәүф. Үзебезнең колхозда? (Көлемсери). Мин бер айда бер еллыкны сугып алып кайтам. Монда кем бирә аны миңа? Саҗидә. Бар нәрсәне дә акчага сатып алып булмый, Рәүф. Акчадан өстен нәрсәләр дә бар бу дөньяда. Рәүф. Бозма кәефемне, Саҗидә. Ял итәргә кайттым. Саҗидә. Әйе. баеп кайттың. Кесә тулы акча, чемодан тулы мал! һәркемгә бүләк, ярты авылны сыйлаячаксың. Рәүф. Кулымнан килә. Саҗидә. Тик кешеләр күзенә ничек туры карый аласыңдыр. Рәүф. Нинди кешеләрнең? ХӘП ВАХИТ ф ИКЕ КИЛЕН КИЛЕНДӘШ Саҗидә. Син күрше районнарда шабаш кылып йөргәндә, колхозыңдагы бар эшнең авырлыгын үз җилкәләрендә күтәреп барган кешеләрнең. Рәүф. Бәгырьгә кадыйсың. Саҗидә. Миңа кадалса да ярыймы? Синең өчен миңа оят. Рәүф. Ә син оялма. Рәүфеңне һәр җирдә мактыйлар, кулыннан килмәгән эш юк. Саҗидә. Сине туган колхозыңда мактасыннар. Рәүф. Читкә китеп эшләп йөрим икән, бәлки икебез өчен дә, алдагы көнебез өчен тырышамдыр. Саҗидә. Юк, Рәүф, безнең интереслар башка. Рәүф. Менә нәрсә, аласыңмы бүләкне? Саҗидә. Шабашник акчасына алынган бүләкне киеп йөри алмыйм. Рәүф. Тот та әйт инде, алайса, яратмыйм диген. Шул минутта ук араны өзәбез. Саҗидә. Яратам мин сине. Рәүф. Яраткан кеше шулай эшлиме? Саҗидә1 . Намусыңны сатып йөрүеңне яратмыйм. Рәүф. Аңламасаң да аңламассың икән. Кире беткән. Их, җүләр мин. Бер номерда икәү генә калгач, синең белән икенче төрлерәк сөйләшергә кирәк булган икән. Саҗидә. Ничек?! Рәүф. Хәзер кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас. Көләрләр. Саҗидә. Синнән. Рәүф. Миннән шул. Булдыксыз дип. Бер номерда икәү генә кал да, икең ике почмакта йокла, имеш. Саҗидә (ярсып). Нәрсә-ә-ә?! Мин синең белән бүтән сөйләшергә дә теләмим! (Капкага юнәлә). Рәүф. Саҗидә, гафу ит. Саҗидә. Түбәнләнмә. Рәүф. Алайса, бар, бар! Үкенерсең әле. Саҗидә. Бәлки үкенермен, әмма үзгәрмәм. Рәүф. Үзсүзлелек синдә җитәрлек инде ул. Саҗидә. Үз сүзе булмаган кешене җенем сөйми. Кызганыч кеше. Рәүф. Синең урында берәү булса... Саҗидә. Әнә шул берәүләрне эзлә. Миңа ышанып ялгышкансың. Рәүф. Бер-беребезгә ышанып без икебез дә ялгыштык. Саҗидә. Моннан соң ялгышмаска тырышырбыз. (Чыгып китә). Рәүф. Бар, бар!.. Өйалды баскычында Хәерниса белән Гаделша күренә. Тавышка, киерелә-киерелә, мунча алачыгыннан Әнәс чыга. Хәерниса. И-п, Рәүф кайткан ич. Рәүф авызындагы тәмәкесен тиз генә яшерә. Гаделша моны күрмәмешкә салына. Рәүф. Исәнме, әнкәй! Әти, исәнме! (Гаделша кул бирми, эш урынына юнәлә). Әнәс. Абый! (Йөгереп килеп муенына асылына). Рәүф. Әни, менә нәрсә алдым сиңа. (Бер чемоданнан шәл алып әнисенең җилкәсенә сала). Хәерниса. Ай, рәхмәт кенә яугыры. Рәүф. Мәгез әле, алып куегыз. Төенчекләрне өнисенә бирә тора, ә әнисе аларны Әнәскә тапшырып бара. Әнәс исә аларны өй эченә ташый тора. Рәүфнең күзе әледән-әле әтисендә: күрәме, янәсе. Рәүф. Тот! (Рюкзагыннан баян алып энесенә суза). Әнәс (алмакчы иде, туктала). Ай, кулны юмаган килеш ярармы? (Кулларын чалбарына сөрткәндәй итә дә. уч төбеннән тузанны өреп, кадерләп кенә баянны ала. сөенеченнән нишләргә дә белми). * Рәхмәт, абый. (Баянны сузып җибәрә). Абый кайтты, баеп кайтты! = Әти, күрдеңме, абый нәрсә алып кайткан. Хәерниса. Белеп алдыңмы? Укуына комачауламасын. Әнәс. Абыйлар белми алмыйлар, яшәсен безнең абыйлар! Лапас эченнән бер кулына чиләк тотып Разия чыга. Икенче беләген тастымал - белән ураган. Р а з и я. Ятсына. Ярты сөтен генә бирде. Хәерниса. Ярар, көтүдән кайткач үзем савармын. Рәүф. Җиңги, исәнме? (Исәнләшә), Кулыңа ни булды? Разия. Сөте беләк буенча ага. ♦ Барысы да шаркылдап көлә. Әнәс баянда туш уйный. Хәерниса. Килен, бар, арт капкадан гына куып чыгар үзлә- х рен. Алып китәрләр. (Алып керим дип чиләкне алса, чиләк буш. Ау- * дарып ук күрсәтә). Ә сөтең кайда? Разия. Тибеп аударды. Хәерниса. Хәерле каза булсын. Разия лапаска юнәлә, хайваннарны көтүгә куа. Разия (йомшак кына итеп). Көтүгә! Арт капкадан гына көтүгә! Әйдә, әйдә, кузгалыгыз. Сарык, сарык! Сыер, сыер! Хәерниса (түзеп тора алмыйча). Ай, аллам икән, хайванны шулай куалар димени! (Чыбык алып, дөнья туздырып үзе куа башлый). Вәс, вәс! Пүчә, пүчә! Пүчә дим, бәдбәхет! (Өйгә юнәлә). Сабырлык бирсен ходаем. Юл өстендәге чемоданнарны алып кереп китә. Гаделша (малаен чакыра. Кырыс). Рәүф! Рәүф әтисе янына килә, үзе дә сизмәстән, кесәсеннән папирос чыгара, ялгыш канын аңлап алгач, кире салмакчы була, әмма Гаделшаның үткен күзе моны күреп өлгерә. Гаделша. Тарт, тарт. Яшереп тартырга яраганны. Рәүф дәшмичә генә әтисенә папирос тәкъдим нтә. Гаделша ана күз кырые белән генә карап ала да, үз кесәсеннән үз папиросын алып авызына каба. Рәүф зажигалка чыгара. Гаделша тагын папиросын үз шырпысы белән кабыза. Гаделша. Я, мактан! Рәүф. Мастерской, гараж төзедек. Договор буенча тиешле акчасын алып... Гаделша. Сүз ул турыда түгел. Пауза. Рәүф. Кунарына урын булмады. Гаделша. Син шуңа сөендең инде, оятыңны югалткан нәмәрсә. ОП. Рәүф, ошамыйсың син миңа. Кемгә охшап үсәсеңдер. Рәүф. Син инде әти, бигрәк... Әллә нәрсәләр уйлый башладың. Гаделша. Мин нәрсә, менә башкалар ни уйлар. Бигрәк тә кыз ба 1.1 турында. !’ ә ү ф. Уйласалар!.. Минем вөҗданым саф. I а д е л ш а. Акыл бар синдә, бар. Акылсызлык эшли торга» u Җүисев! Шул чакта бакча аша гына Шәрифҗан керә. Түгәрәкләнеп килә башлаган урта яшьләрдәге колхоз председателе. Үзенә күрсәтелә торган хөрмәтнең кадерен белеп яши, кеше белән йөрәген ачып сөйләшә торган гадәте бар. Күңеле күтәренке. Шат. Исәнләшә. Шәрифҗан. Акча капчыгы да кайткан икән. Рәүф. Исәнме, Шәрифҗан абый. Гаделша. Иртәләгәнсең. Шәрифҗан. Йокы качты бүген. Г а де л ш а. Нәрсә, исәрләнгәнсең, димме? Шәрифҗан. Күзең очлы. Бар, бар, күңелдә нәрсәдер бар. Тантана бар. Гаделша. Иртә таңнан ук? Шәрифҗан. Эшләр шулайга табанрак китеп тора. Гаделша. Ягъни мәсәлән? Шәрифҗан. Мәсәлән, ягъни! (Тәмәке кабыза). Г а д ел ш а. Нәрсәдән икән ул, тантана дим? Шәрифҗан. Кысма. Сиңа барысын да белергә кирәк. (Капкадан кергән Сәхипҗамалны күреп). Ә-ә, Сәхипҗамал. Сезгә кергән идем, берегез дә юк, кайда йөрисез?! Синнән сөенче, Сәхипҗамал. Сәхипҗамал (шикләнеп кала). Әллә берәр... Шәрифҗан. Сөенче, сөенче! Шатлык! Үзең генә бел! Сиңа да шатлык, безгә дә горурлык. Сәхипҗамал. Шул кадәр горурланырлык нәрсә булыр икән ул? Шәрифҗан. Ашыкма. Вакыты җиткәч белерсең. Бәхетле ана булып чыктың син, Сәхипҗамал. Нинди кыз үстердең бит. Күз өстендәге кашыбыз. Сәхипҗамал. Төшеп калганнардан түгел анысы. Шәриф. Саҗидә колхозыбызның мактанычы. Кайттымы? Әйт әле үзенә, Шәрифҗан абыең чакыра диген. Сүзем бар. Кисәтеп куярга телим. Моннан соң аңа үзен гел контроль астында тотарга кирәк. Яшьлегенә бирелеп, андыймондый ярамаган шуклык эшләп ташламасын. Кеше белән сөйләшкәндә дә уйлап кына, артыгын ычкындырмыйча гына... Җаваплылык сизеп. Сәүбән балыктан кайта. Кулында кармагы, чиләге. Аңа Гыймран да ияргән. Гыймран. Кызык булмыйча, көтүне «Жигули» белән... (Шэ- рифҗанны күреп, ярты сүзендә туктап кала). Исәнмесез, иптәш председатель. Шәрифҗан. Хәерле иртә. Күрдеңме, Сәүбән, авыл кая табан бара. «Жигули»га утырып көтү көтә! Ә син ташлап киттең. Юк, кул бирмим мин сиңа, исәнләшүен исәнләшәм, әмма кул бирмичә генә. Туган колхозын ташлап киткән адәм — якын күршем булса да — минем шәхси дошманым. Менә Гыймран ичмаса! Ничә ел читтә йөрсә дә кире әйләнеп кайтты. Аңа ике кулымны берьюлы! Гыймран. Туган туфрак тарта. Ни генә әйтсәң дә, үз колхозың. Шәрифҗан. Менә бу ирләр сүзе. Юк. Гаделша ага, малайларың үзеңә охшамады. Колхозны сөендергәннәре юк диярлек. (Рәүфкә ишарәләп). Монысы әтисе һөнәрен өйрәнеп алды да республика буенча акча сугып йөри. Кулы алтын, югары класслы оста. (Сәүбәнгә). Ә монысы, кесәсенә диплом салды да, Уфага тайды... Уйла, Сәү’бән, уйла, синнән дә ирләр сүзе көтәбез. Синең кебек инженерлар кирәк хәзер авылга. Академиклар кирәк. Гыймран (Рәүф янына килеп җилкәсенә кага. Үзенә генә ишеттереп). Ах сине! Үткен булып чыктың да соң, каене. Барыбыздан да уздырып җибәрдең. Без ул кадәр үк булдыра алмадык. Мододец, шу лай кирәк ул. Ни кыйланса шул килешә өйләнмәгән егеткә. Номер алып, менә дигән кыз белән... Рәүф (якасыннан ала). Мин җизни дип тормам, айкап та җибәрермен! Г ы й м р а н. Әй син, чамалап! Берәү аны мактап ята... ф Шәрифҗан (ишетеп калды). Ни булган? _ Гыймран. Юк ла. Рәүф белән Саҗидә... Бер номерда... Шәрифҗан. Саҗидә? Гаделша. Һай!.. Чыбыксыз телефон эшли дә башлаган. Безнең авылның капкаларында да колак бардыр. Шәрифҗан. Бер номерда кунганнар дидеңме? Гыймран. Күпмегә алдым, шуңа саттым гына. Көтү куганда 5 Бибигайшә ишетеп кайткан. Шәрифҗан. Сәхипҗамал, кайда Саҗидәң? Сәхипҗамал. Кайтып җитмәде әле. Шәрифҗан. Кайчан кайта? ♦ Сәхипҗамал. Я-a, шул хәтле төпченмәсәң! Шәрифҗан. Сәхипҗамал! Мин белергә тиеш, һәр адымын, = һәр сулышын... < Сәхипҗамал. Ул кадәр, колхоз председателе булдым дигәч 3 тә. Әллә тагын яшьләрне колхоз карары белән генә йөртер идеңме? с Кайчан кайтса да сиңа барыбер түгелме? Кияүгә алырлык малаең ™ юк. Шәрифҗан. Барыбер түгел шул. Кияү генәме, монда зуррак мәсьәлә бар дип торам ләбаса. Сөенеч дигәнем көенечкә әйләнмәсен. Кайчан кайта? Сәхипҗамал. Әнә Рәүфтән сора. Хәерниса. Өендә Саҗидәң, өендә. Кайтты. Бер җире дә ашалмаган. Нәрсәгә шулай дөнья куптарасыздыр. Шәрифҗан (күршедәге йортка ишетелерлек итеп кычкыра). Саҗидә! Кер әле монда! Хәзер үк!.. Ә сез нәрсәгә җыйналдыгыз әле? Аю биетмиләр. Барыгыз, бар, эшегездә булыгыз. Дөньяга фаш итә торган хәбәр түгел. Вакыты җиткәч ишетерсез. Гаделша ага, сиңа калсаң да ярый. Рәүф. Миңа да ярый торгандыр дип белом. Шәрифҗан. Сиңа мәҗбүри. Шәрифҗан. Сәхипҗамал. Гаделша. Рәүфтан башкалар кайсы кая юнәлә, әмма берсе дә ботенләй үк чыгып китми, я өйалдыннан. я ишек артына посып тыңлап тора. Мунча алачыгыннан Әнәс чыга, Шәрифҗан аны да куа. Шәрифҗан. Син дә бар әле, бар. Йокыңны туйдыр. Әнәс кире кереп кнтә. Саҗидә күренә. Саҗидә. Нәрсәгә кирәк булдым, Шәрифҗан абый? Фермага җыена идем. Шәрифҗан. Кайттыңмы? Анда гостиницадагы бер номерга кәҗә белән бүрене ябып куйганнар дип ишеттем. Шул хәбәр дөресме? Саҗидә. Кайсыбыз кәҗә дә. кайсыбыз бүредер әле. Шәрифҗан. Дөрес икән. (Рәүф белән Саҗидәне читкә алып). Менә нәрсә, булмады ул хәл. Рәүф (Саҗидәгә төбәп). Ничек инде булмасын. Минем янда кал мыйча кем янында калды соң ул. Шәрифҗан. Калмады дим. Кызның яманатын чыгармакчы буласыңмы? Рәүф. Мин булганны әйтем. Үз күзем белән күргәнне, үз кулларым белән... Шәрифҗан. Сындырырга кирәк синең ул кулларыңны! Рәүф. Саҗидәнең минем янда калганын күрүче булды шул. Шәрифҗан. Кем? Рәүф. Саескан Камиләсе. Шәрифҗан. Ул нишләп йөри анда? Рәүф. Әҗәткә акча алып китте. Шәрифҗан. Камилә? (Башына ябышып). Булдыргансыз икән, алайса. Гайбәтегез бөтен авылга тарала икән инде. (Саҗидәгә). Нишләдең син, нәрсә уйладың? Шушындый вакытта. Саҗидә. Вакытына ни булган? Шәрифҗан. Депутатлыкка кандидатлар күрсәтү барамы? Саҗидә. Барса соң. Шәрифҗан. Кандидат итеп сине күрсәтеп куйсалар ни диярсең? Саҗидә. Беткән иде лаеклы кешеләр. Шәрифҗан. Лаеклы кешеләр күп. Менә сине дә лаеклы дип таптык. Үзем беренче булып тәкъдим иттем. Башкалар күтәреп алдылар. Саҗидә. Сорамадым, тәкъдим итмәгез иде. Мин гаеплеме? Шәрифҗан. Синең шулай яхшы эшләгәнеңә, тырыш, актив, принципиаль булганыңа, өметле булганыңа, кем, мин гаеплеме әллә?! Саҗидә. Әле соң түгел, сызып ташлагыз. Шәрифҗан. Соң шул инде. Характеристикаларың югарыга китте. Ах, сынаттың кызый, сынаттың. Вакытының туры килеп торуын кара син аның. Кирәк бит, нәкъ менә бүген! Моңарчы шундый әдәпле, инсафлы гына йөргән кеше. Ә бүген... Бүре белән бер номерда... Саҗидә, Сезнең миңа ышанмаска хакыгыз юк. Шәрифҗан. Мин ышанам. Синең турыда мин бертөрле дә начарлык уйламыйм. Ә башкалар? Кеше бит ул сөйли, авызын томалап куеп булмый. Бер гайбәт таралса... Шул чакта урам яктан Камилә килеп керә. Шәрифҗан. Әнә, үзе! Камилә. Исәнмесез, барыгыз да. (Саҗидәгә). Кайттыгыз дамы? Ха-ха!.. Шәрифҗан абый, хәерле иртә! Шәрифҗан. Нихәл, Камилә? Камилә. Кәнсәләргә килгәнегезне көтеп тормадым инде. Сездә йомышым бар, иптәш председатель, жалоба китердем. (Кесәсеннән эзләнә). Кая куйдым соң? Ә, менә икән. Язып бирсәң ышанычлырак. Телдән генә әйткән бер колактан керә, икенчесеннән чыгып китә. Кәнсәләргә китеримме, әллә монда гына биримме? Шәрифҗан. Тагын кем өстеннән? Камилә. Анда барысы да бәйнә-бәйнә язылган. Шәрифҗан. Өлгердең дә? Ай. Камилә, кайчан туктыйсың инде бу жалобалар биреп йөрүеңнән? Берәрсен әләкләмәсәң, тамагың туймыймы соң?Камилә. Йоклый алмыйм. Шәрифҗан. Китер. (Ала да, карап та тормый, кесәсенә тыгып куя). Камилә. Җавабына кайчан килим? Шәрифҗан. Әйтермен. (Каршында Хәернисаны күреп). Эшләргә комачаулыйсыз! Барыгыз әле, бар! Хәерниса. Әйдә, Камилә, өйгә уз. (Камиләне өйгә алып кереп китә). Шәрифҗан. Нинди гадәттер ул яшьләр эшенә тыгылу. (Рәүф белән Саҗидәне читкәрәк алып). Пычаксыз суйдыгыз. Шушындый •фокус күрсәтерсез дип уйламаган идем. Бигрәк тә, Саҗидә, сиңа ышакычым зур иде. Рәүф. Шәрифҗан абый, сез чамадан чыкмагыз. Ул нинди фокус, нинди ышанмау?! Саҗидә минем күз тотып йөргән кызым, өйләнешергә җыенабыз. Шәрифҗан (үз колакларына үзе ышанмый. Йөзе үк яктырып ♦ китте). Өйләнешергә? Кабатла әле тагын, кабатла, нәрсә дидең? Туй = итәргә сөйләштегезме? У-у, болай булгач котылдык. Өстемнән авыр г йөк төшкәндәй булды. Туй! Бердәнбер чара — туй итәргә. Кайчан? 2 Саҗидә. Кызыл кар яугач. Шәрифҗан. Ике көннән! Җыеныгыз, әзерләнегез! Сәхипҗамал. Чү, Шәрифҗан, әтисез бала дигәч тә, монда = әнисе бар әле. Шәрифҗан. Сәхипҗамал, сезнең үзегез өчен кайгыртам. _ Сәхипҗамал. Син күбрәк үзең өчен борчыласың шикелле. i Шәрифҗан. Яшермим, үзем өчен дә тырышам. Минем шулай: . үзем өчен тырышуым — колхоз өчен тырышу. Колхозыңда үз депутатың булсын әле, начармыни! Хөкүмәттә үз кешең, колхоз вәкиле £ утыра дигән сүз. Берәр әйбер кирәк булдымы, министрга аны гына * җибәрәсең. Аңларга кирәк, алдынгылардан булмасак. Верховный * Советта урын бирерләр идеме? Ихтирам күрсәтәләр, уңышларны с исәпкә алалар. Туй! моңарчы яшеренеп тыңлап торган бар кеше дәррәү кубып поскан урыннарыннан чыгалар. Гыймран. Бәрәкалла! Туй! Хәерниса. Ай ходаем, ничек болай кисәктән генә? Сәүбән. Без әле кунакка гына кайткан җирдән туй мәҗлесенә эләктекмени? Шул чакта Гайшә килеп керә. Гайшә. Әй дим, син чәй эчәргә кайтасыңмы инде? Гыймран. Чәй? Мәй эчәр көннәр җитте. Туй итәбез, сый хөрмәтеңне әзерли башла. Рәүф (Саҗидә янына килә). Саҗидә, син нәрсә дисең? Саҗидә. Мәхәббәтсез өйләнешә торган заман түгел хәзер. Рәүф. Мәхәббәтсез? Минме яратмыйм сине, минме? Саҗидә. Шабашниклыкны өстен күргән кешедә нинди ярату булсын?! Рәүф (кабынып китә. Сер бирми). Алаймыни? Ярый! Мин дә шулай дим шул, председательгә депутат кирәк булган өчен генә теләсә кемгә өйләнергә. Саҗидә. Теләсә кемгә? Шәрифҗан. Ниткән сүз ул. Бергә уйнап үстегез, бергә укырга йөрдегез. Стена күршеләр. Тагын ни кирәк?! С а җ и д ә. Мәхәббәт кирәк. Шәрифҗан. Бергә тора башлагач анысы да булыр. С а җ и д ә. Ә миңа тора башлаганчы ук кирәк. Сәхипҗамал (кызына). Я, син! Олылар алдында әдәплерәк кылан. Кешеләр икс торкемгә бүленәләр. Гаделша семьясы Рәүфне урап алган, калганна ры Саҗидә тирәсендә. Үгетлиләр, кысрыклыйлар. Шәрифҗан (ишек алды уртасында бүкән өстснэ менеп баса). Менә нәрсә, бер-берегезгә үпкәләшкәнсез икән, онытырга вакыт. С а җ и д ә. Аны оныту өчен айлар гына җитмәстер. III эри ф җ а н. Айлар? Атна да юк. Ике көннән туй! Саҗидә. Mini аңа ышанмыйм! Рәүф. Ышанмыйсың? Миңа? Ничә ел озатып йөрдем, ничә тапкыр үбештек. Саҗидә. Барысын да үзең үк җимереп ташладың. Шәрифҗан. Туктагыз дим! Син нәрсә, уен эш дип беләсеңме, бөтен авыл, бөтен район синең өчен тавыш бирергә тиеш. Уйлыйсыңмы син шул хакта? Гомергә бер килә торган язмыш бу. Анда да бәхетле кешеләргә генә эләгә. Халык ышанычының нинди зур ихтирам икәнен беләсеңме син? Килешегез, башка чара юк. Саҗидә. Шәрифҗан абый, сез мине ирексезләмәгез, мин үземне мәҗбүр итә алмыйм. Рәүф (кызып китеп). 0-һо? Ишеттегезме, нәрсә диде? Юк, сез ишеттегезме?! Мин аны мәҗбүр итәм, имеш. Ха-ха-ха! Болай булгач инде сөйләшеп торасы да юк. Рәхмәт, күрше, ачыктан-ачык әйтеп салганыңа. Ә минем өчен борчылма. Үз язмышымны табармын. Карар кылдым инде: бөтенләйгә авылдан китәм. Уфага! Менә абыйларга ияреп. Бетмәс әле дөньяда кызлар. Гаделша. Хәл иттеңдәме инде? Әти-әниеңнең ризалыгын алырга да кирәк тапмадың, ә? Дөньяда кызлар эзләргә чыгып киткән кешенең булганы юк иде әле безнең нәселдә. Рәүф. Әти... Гаделша, Дәшмә. Язмышың монда синең. Монда өйләнәсең. Шәрифҗан. Ике көннән үк! Гаделша. Әйе, ике көннән! Рәүф. Әти, син мине ирексезләп өйләндерә дә алырсың, ә аны миңа чыгарга мәҗбүр итә алмыйсың. Гаделша (ялварып). Сәхипҗамал! Сәхипҗамал (үтенеп). Кызым, синең сүзеңне көтәбез. Шәрифҗан. Саҗидә, күгәрченем! Саҗидә. Әгәр дә инде кемнәрнеңдер авызын томалау өчен генә дисез икән, күз буяу өчен... Ярар, нишләмәк кирәк, карышып торып булмас, мин риза. Шәрифҗан. Менә шулай, акыллы бит ул. Ишек алдында тантаналы гауга күтэрела. Гыймран. Риза, риза! Гайшә. Кыз риза! Шәрифҗан. Кыз да риза, егет тә риза. Гыймран. Туй! Рәүф (тагын Саҗидә янына килә). Нәрсә дидең? Саҗидә. Ишеттең ич. Рәүф. Колакларыма ышанмыйм. Саҗидә. Гомуми эш өчен шулай кирәк булгач. Рәүф. Шуның өчен генә? Саҗидә. Ә башкача ничек булсын? Рәүф (киреләнә). Өйләнмим! (Әтисе муен тамырыннан тотып алгач). Ярый, ярый, әйләнәм, әйләнәм. Әмма онытма, аерылышырга туры килсә, колхоз идарәсенә йөгерде юк. Саҗидә. Син йөгермәсәң, мин йөгермәм. Рәүф. Андый-мондый депутат итеп сайлый калсалар, минем өстән баш булмаска. Семьяда мин хуҗа. Саҗидә. Семьяда тигезлек булыр. Рәүф. Минем сүз — ир сүзе. Саҗидә. Минеке — хатын сүзе. Рәүф. Мин баш. Саҗидә. Дилбегә минем кулда. Рәүф. Акчаны мин тотам. Саҗидә. Акча синеке, кассир — мин. Рәүф. Әгәр башка кешегә күзең төшсә, шул көнне үк китә ала сың. Мин сиңа ирек бирәм. Саҗидә. Андый ирекне миннән ала алмассың. Әнәс. Их-ма! Абый өйләнә, миңа да чират җитә! Тавышлар. Туй итәбез! ♦ — Туй! Бары да әсәрләнгән. Күмәк җыр. күмәк бию башлана. — Табыныңа сый-хөрмәтне Мул итеп әзерләп куй. Сал ачысын, сал татлысын, Бөрлегәннәре белән. Кушылабыз кодаларның Бер дигәннәре белән. Кызы сандугач икән дә. Егете лачын икән! Үпкәләп-ярсып йөрсә дә. Яратуы чын икән. Кызыбыз сандугач булса, Егете бөркет икән. Яшь чагында антлар эчеп. Вәгъдәләр беркет икән. — Туй итәбез! Туй! — Табыныңа сый-хөрмәтне Мул итеп әзерләп куй. Куй ачысын, куй татлысын. Бөрлегәннәре белән. Кушылабыз кодаларның Бер дигәннәре белән. Ут сүнә. Музыка дәвам итә. Ут шунда ук кабыма. ИКЕНЧЕ КАРТИНА Ике-өч көн вакыт узган. Бакчада алмагач төбендәге өстәл артында Хәерниса утыра. Кайиапа килененә эшне кушып кына тора. Хәерниса. Килен, олы килен, самаварыңны өстәлгә утырт. Разия. Хәзер, әнкәй. (Өйгә кереп китә). Хәерниса. Бу көннәрне күрергә дә насыйп булыр икән. Бае дым киленнәргә, биргәненә шөкер. Разня самовар күтәреп чыга. Өстәлгә утырта. Хәерниса. Менә шулай, шаулап торсын. Чәйнектә кайнаган суны эчеп, эч күпертер хәл юк. Инде бар, әзерләнгән ризыкларны подносы белән алып чык. (Разия китә. Хәерниса самавар капкачын күтәреп, чүпрәк белән дүрт-биш йомырканы самавар суына тыга да. капкачын ябып куя. Разия поднос белән ризыклар алып чыга). Ай, рәхмәт. Инде, килен, казан астына ягыл җибәр. Аннан токмач кисәрсең. Аннан соң... Гаделша камыт күтәреп кайта. Р а з и я. Ярый, ярый, әнкәй. (Өйгә кереп китә). Гаделша. Бу туйның бетәсе булмады. Кемнәрне чакырасың тагын? Хәерниса. Үз кешеләребез генә. Гыймран кияүне. Гаделша. Гыймран? Өч көн мәҗлес уздырып, берсеннән дә калдырмадык, җитеп тормасмы? Хәерниса. Син катнашмый тор, ярыймы. Өч көн буе туй бара, ә никах укытканыбыз юк. Гаделша. Гыймраннан укытмакчы буласыңмы? Шул алкоголиктан. Хәерниса. Алкоголик булмаган мулланы табып кара син хәзер. Тәүфыйкка утырды инде ул. Мөфтигә кул биргән. Тәүбәгә килгән. Үзбәкләрдә дүрт ел мулла булып йөрде. Гаделша. Дуңгыз тавыкка әверелгән дисәләр ышанырмын, әмма Гыймранның төзәлүенә... Хәерниса. Бар әле син, бар, аяк астында чуалып йөрмә. Ә, атасы, сине кәнсәләргә чакырганнар иде. Гаделша. Кәнсәләргә? Нәрсәгә икән? Хәерниса. Тиз килсен диделәр. Гаделша (китәргә җыена). Шуны бел, рөхсәтем юк. Хәерниса. Синнән сорап торырмын менә. Үз өемдә үз көем. Капкада Гыймран күренә. Гыймран. Әссәләмәгаләйкем! Гаделша. Вәгаләй! (Чыгып китә). Хәерниса. Әйдә, хәзрәт, әйдә, түрдән уз. Әйдә, кияү, озакка сузма. Кешефәлән югында... Гыймран өстәл янына килә. Башы авырта, күрәсең. Хәерниса кулыннан озын сөлгене алып, чалма итеп урый. Гыймран. Гаделша кайнагайны озатуың әйбәт булды. Аның да белмәве хәерлерәк. Баш китәрлек эш. Депутатка никах укыганны сизеп алсалар... Хәерниса. Беркем дә сизмәс, боерган булса. Гыймран. Хәер, шул әйткәнгә риза булсаң. Хәерниса. Савап булыр. Гыймран. Саваптан берәүнең дә тун теккәне юк әле. Хәерниса. Буш итмәм. Әнә чуар тавык. Гыймран. Китап тояклы хайванны мәгъкуль күрә күрүен. Хәерниса. Сарык өмет итәр идеңме әллә тагын? Тамагыңа тыгылыр. Әле укый беләсеңдерме-юктырмы? Гыймран. Юк ла, үз кешедән аламмы соң? Хәерниса. Әйдә, әйдә, бәхилләтермен, башла. Гыймран. Ике як та ризадыр бит инде? Хәерниса. Риза булмыйча. Гыймран. Аллага тапшырып башладым, алайса. (Эченнән укый башлый). Разия (өйдән). Әнкәй! Хәерниса. Ни бар? (Өйгә кереп китә). Гыймран (укуыннан туктап башын тота). Ярыла. Келәт артыннан Гаделша чыга. Кулында сумка. Хатынының хәйләсен аңлаган карт, кәнсәләргә бармаган. Өстәлнең икенче башына килеп утыра. Сумкасыннан пиво алып, Гыймранны кызыктырып тәмләп эчә башлый. Бер шешә аракыны да өстәлгә чыгарып куя. Г а д е л ш а. Синең белән, кияү, сөйләшеп утырырга да вакыт тими. Гыймран (кызыгып-кызыгып пивога күз төшерә, әмма сорарга базмый). Кыздыра. Сусатты... (Чәй эчә). Без үзебез электрда кайнатабыз. Ни әйтсәң дә самаварга җитми инде. Гаделша (пиво эчә). Кара бу ләззәтне. Бәрәкалла. Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына. Куеп тор әле ул чәеңне. Сусаганны аны менә нәрсә баса. Гыймран. Миңа килешер микән соң? Гаделша. Сиңа килешә инде ул, сиңа. Гыймран. Белмим шул. Хәерниса (ачык тәрәзәдән кычкыра). Килен! Йомырка пеш кәндер дә инде. Алып бир үзләренә. Разия чыга. Самавар капкачын күтәреп, чүпрәктәге йомыркаларны ала. Моны g күреп Гаделша әллә чыннан, әллә хәйлә корып ах-вах итә башлый. п 3 Гаделша. Бу ниткән эш инде бу? Безнең Хәернисаның шул бу- “ лыр инде аның. Теге чакта да өч сум югалгач, әй эзлибез, әй эзлибез, - актармаган җир калмады. Аш ашаганда кастрюль төбеннән килеп - чыкмасынмы. Лавровый лист дип салган. Менә хәзер тагын. Кара ин де бу эшне. Хәтере булмаса да булмас икән. һай. билләһи! Тапкан = чүпрәк! Гыймран. Нәрсә булды соң, кайнагай? Гаделша. Соң, йомырканы бит, йомырканы, самавар суына... * аяк чолгавычына салып пешергән. н Гыймран. Ә? Аяк чолгавы? Портянка? Самавар эчендә? (Ку- - лындагы чынаягын төшереп үк җибәрә. Күңеле болгана, укшый баш- * лый). а Гаделша. Тастымал дип бутагандыр инде. Гыймран. А-ы, кайнагай, у-у!.. Салып бир әле. Бир әле... ы ы... ® Тизрәк!.. Гаделша чәшкене тутырып аракы сала. Гыймран ала да эчеп тә бетерә. Аннан бераз тынычлана. Хәерниса (тәрәзәдән кычкыра). Кияү, башладыңмы? Гаделша. Башлады, башлады. (Тагын чәшкәләргә аракы агыза). Тот, укшуың басылсын. Гыймран. Син үзең дә. Күтәрәләр. Гыймранга җитә кала, җырлап ук җибәрә. Йөгерә үрдәк күл күрсә. Ике күзен сертә-сортә Сүзе бетми бер күрсә. Гаделша (кулында чүпрәк). И и, дөрестән дә тастымал булган икән лә. Өйдән Хәерниса килеп чыга. Мондагы хәлне күреп онсеэ кала. Хәерниса. Әстәгьфирулла! Гаделша. Аста Гарифулла. Хәерниса. Бу ни эшең, хәзрәт?! Гыймран. Донья кулиса. Бер әйләнә, бер баса. Яки син аңа басасың. Яки ул сиңа баса. Кул кулны юа диләрме. Ике кул битне юа. Без шулай дөнья куабыз. Дөньясы безне куа. Хәерниса. Шул булдымы башлавың?! Гаделша. Бетереп киләбез инде. Хәерниса (агачлар арасыннан бу күренешне фотога төшереп барган Әнәсне күреп ала). Синең нишләвең тагын? Әнәс. Никах мәҗлесен истәлеккә калдырам. Гыймран. Нишләп бу кадәр яратам икән мин сине, дәү апай. (Беләгеннән тотып әйләндерә башлый). Хәерниса (иренә). Синең эшең, җүнсез. Мунчага кертеп, бикләп куеп укытасым калган икән аны. Гыймран. Кайне, кечкенә кайне, тарт әле шул гармуныңның колагын! (Хәернисаны әйләндерә-әйләндерә бии). Дөнья куласа, Бер әйләнә, бер баса. Урта кайнем туенда Басып калыйм булмаса. Хәернисаны котыртып Гаделша да биергә тотына. Хәерниса ычкына алмый. Капкадан Саҗидә белән Камилә кайтып керә. Мондагы хәлне күреп җанланып китәләр. Камилә биючеләргә үк катнаша. Бас әле, бас, кодагый, Бие әле, кодача. Бер әйләнеп биегәннән Гөнаһ булмый ләбаса! Хәерниса (Гыймран белән Гаделшадан ычкынып). Дәрьяхтан ■сөрелгән нәмәрсәләр. Камилә. Абау, Хәерниса апа, нәрсәбез килешмәде? Хәерниса тузынып өйгә юнәлә. Аның артыннан Камилә белән Гыймран, Гаделша да иярә. Биредә Саҗидә белән Разия гына кала. Саҗидә. Разия апа, бер утырып серләшә дә алганыбыз юк. Киңәшәсем килә иде. Бу Рәүф белән нишләргә дә белмим. Разия. Рәүфкә ни булган? Саҗидә. Мин дигәнчә түгел. Разия. Син бигрәк, Саҗидә. Беренче көннән үк иреңне кулга алмакчы буласыңмы? Саҗидә. Мин аны өйләнешкәнче үк кулга алырга теләдем. Әгәр дә тыңламаса, кияүгә чыкмам дигән сүзем дә бар иде. Р а з и я. Ә син сүзеңнән кире кайтма. Саҗидә. Менә бит, уйламаганда-көтмәгәндә туй ясаттылар. Разия. Туйда утырдың, кияүгә чыкмадың түгелме соң? Саҗидә. Ай, аны син дә сизгәнсең икән. Разия. Арагызда нидер бар. Көйләнеп кенә китә алмыйсыз. Саҗидә. Крылов мәсәлендәге кебек. Беребез җиргә, икенчебез күккә тарта. Мин аның үз колхозын ташлап, читтә эшләп йөрүенә риза түгел. Разия. Мин дә риза булмас идем. Берең депутат бул, икенчең шабашниклыкта йөр, имеш. Адәм көлкесе, кеше ни сөйләмәс. Саҗидә. Җир ярылса, җир тишегенә кер дә кит. Рази я. Мал артыннан куам дигәч тә... Саҗидә. Кемгә кирәк аның малы?! Хәзер мал җыеп түгел, хезмәттән ямь табып яшиләр. Бергә-бергә эшләп йөрүләре нинди күңелле булыр иде. Разия. Кемгә охшап шулай булгандыр. Әткәй дә андый түгел, абыйлары да. Саҗидә. Тазалыгына, чибәрлегенә масая. Разия. Аңа калса, син дә чибәр дә бит... Саҗидә. Кулыннан килмәгән эше юк, шуңа азына. Разия. Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын, дигәннәр. Син аның ул гадәтенә юл куйма. Нык тор. Саҗидә. Торуын нык торам да, куркып та куям шул. Арттырып җибәрмәгәем дим. Түзәр түзәр дә, бер ачуы ташып китсә, тотар да тәртәгә тибәр. Аннан терсәгеңне тешләргә бик теләрсең дә... Разия. Аңа ук җибәрмәбез. Саҗидә. Ярсып китсә. Разия. Беләсеңме, без аны бергәләп акылга утыртырга тиеш. Саҗидә. Ай, туганым апа, икебез бер сүздә булсак. Разия. Булабыз. Саҗидә. Аның йоклаган намусын уятырга кирәк. Разия. Тезгенне тота бел, ычкындырма. Саҗидә. Үз дигәнемне итмәсәм... Разия. Итәбез! Саҗидә. Туганым апа, алайса, мин сиңа ышанам. Ярдәм кирәк булса... Разия. Ышан! Саҗидә. Ике килен-килендәш? Разия. Ике килен-килендәш. Икесе бергә: Икесендә бер киңәш! Кирәк булса, берсен-берсе Аклый да белер алар. Саклый да белер алар. Яклый да белер алар. Ике килен-килендәш. Икесендә бер киңәш! Капкада Рәүф күренә. с <9 Рәүф. Саҗидә, кулга су салып тор әле. х Саҗидә чүмеч белән су алып килә. Разин табыннан нидер алып өйгә кереп китә. Рәүф. Туй вакытында да фермадан кайтып кермисең. Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле. Саҗидә. Минем эшне кем эшләсен. Р ә ү ф. Өч көн ял тиеш. Саҗидә. Тиеш нәрсәләр күп булыр ул. Аулаграк урынга алып килгәч. Рәүф. Саҗидәнең чүмечен бүкән «стена алып куя да. үзен кочләп кочакларга, битеннән, чәченнән, муеннарыннан комсызланып үбәргә керешә. Бу шулкадәр кетмәгәндә эшләнә кн. Саҗидә югалып кала, карышса да. Рәүф кочагыннан гиз генә ычкына алмый. Саҗидә (тыны кысылып). Җибәр! Кычкырам! Рәүф. Әйдә печәнлеккә! Саҗидә. Нием калган анда? Рәүф. Тавыклар йомырка салгандыр, җыеп төш. Саҗидә. Акылыңны җуйма! (Өстен-башын рэтлэмэкче була). Рәүф (тагын кысрыклый). Саҗидә дим! С а җ и д ә. Бу ни эшләвең? Рәүф. Син минем хатыным! Мин синең ирең? Саҗидә. Каян килеп?! Рәүф. Туй итмәдекме?! Саҗидә. Ул бит гайбәтчеләрнең авызын томалар өчен, күз буяр өчен генә эшләнде. Минем сиңа кияүгә чыкканым юк. Без ирле- хатынлы түгел. Рәүф (башын йомарлап тота). О-ой! Бел аны. урамга чыгып кычкырам! Саҗидә. Кычкыр. Рәүф. Шаркылдап көлсеннәр дисеңме? Синең көлүең дә җиткән. Саҗидә. Минем синнән көлгәнем юк, Рәүф. Рәүф. Ә бу нәрсә?! Бергә йокламыйсың да. Кич булдымы, үз өеңә кереп китәсең. Саҗидә. Әнинең үзенә генә күңелсез. 97 Рәүф. Бергә: Саҗидә. Бергә: Багышладым сиңа язмышымны, Белмәсәм дә аның азагын. Мең мәртәбә күтәрергә әзер Артык яратуның газабын. Башка язмыш миңа кирәкми. Телгәләмә алай йөрәкне. Өстеңдәге зәңгәр күлмәгеңнең Зәңгәрлеген кояш ашаган. Безнең болай гомер итүебез Аерым торуларга охшаган. Күзләремә шулай карама. Тоз саласың йөрәк ярама. Рәүф. Миңа менә бик күңелле. Син сандык өстендә, мин койкада ялгызым. Кара бу хурлыкны! Мәсхәрә! Өйләнде Рәүф! Кәләш алды. Хатынына кагылырга да хакы юк. Саҗидә. Көчле мәхәббәт юк икән, чәчемнән сыйпарга да, күзләремнән үбәргә дә ирек бирмәм. Үлсәң үләргә, әмма мәхәббәтсез үбешергә ярамый, дигән Чернышевский. Рәүф. Чернышевский? Кайсы? Ә, тегеме? Кызганыч, үзе белән очрашырга туры килмәде. Сөйләшеп карар идем мин аның белән. Ә безнең эш башка. Өч көн туй иттек, мәҗлес уздырдык. Котладылар, бүләкләр бирделәр. Тигез гомер, татулык теләделәр. Яшь бала теләделәр. С а җ и д ә. Ә нәрсә үзгәрде? Рәүф. Ничек үзгәрмәсен ди. Саҗидә. Туй бетүгә ташлап китәргә җыенасың түгелме? Рәүф. Дөнья куам. Синең өчен дә куам. Җефәккә төрәм әле мин сине, Саҗидә. Алтынга күмәм. (Саҗидәнең бармагына алтын балдак кидертмәкче). Саҗидә (кидертми). Берәү бар бит инде. Рәүф. Хәзер Казанда өчәрне кияләр. (Балдакны ыргытмакчы була да, кесәсенә салып куя). Авылны макта, шәһәрдә тор дигәннәр. Менә акча җыям да Казанның уртасыннан өч бүлмәле коопиратив- ный квартира сатып алам. Машина алам. Саҗидә. Машинадан соң нәрсә алырсың икән? Рәүф. Сатсыннар гына, вертолет алам! С а җ и д ә. О! Вертолеттан соң? Рәүф, һава шары! Саҗидә. Шартлар бит ул, Рәүф. Рәүф. Сине дә үземнән калдырмыйм. Берең анда, берең монда яшәмәбез. Саҗидә. Мине дә шабашниклыкка? Р ә ү ф. Ял итеп кенә йөрерсең. Китап укып, мәхәббәт романнары... Саҗидә. Мин сыер саварга яратам шул. Рәүф. Кирәк икән, өч-дүрт сыер алып бирермен, сава бир. Саҗидә. Эх, Рәүф, аңламасаң да аңламассың икән. Рәүф. Гомер буе фермада эшләрсеңме? Акчасы шактый да... Авыр эш. Саҗидә. Җиңел түгел. Соң, Рәүф, син үзең дә авыл малае бит. Колхоз сине кеше итте. Укытты, һөнәргә өйрәтте. Мондый һөнәр белән үзебезнең колхозда да менә дигән итеп яшәргә була. Син шабаш- никлыкта йөрисең, ә колхоз төзүчеләрне читтән чакыра. Горурлыгың, намусың кайда синең, Рәүф!? Музыка башлана. Камилә (килә). Әй сез, пар күгәрченнәр! (Көйләп). Икегез, икегезнең битегез, икегездә пар килгәнсез, тигез гомер итегез. (Сер итеп кенә). Кияү өегез кайда булды? Кайда йоклыйсыз? Рәүф. Нәрсә, Камилә апа, әллә безнең уртага кереп ятмакчы буласыңмы? Камилә. Кит, әдәпсез. Шушы ирләр... Барысы да бер чыбыктан сөрелгән. (Күзе түтәлдә). Карагыз бу нәнекәйләремне. Игезәкләрмени. (Түтәлдән ике кыяр өзеп ала). Закускага кирәк була, тегеңә. Капкада Кәримулла күренә. Каршына өйдән Хәерниса чыга. Гыймран килә. Хәерниса. Әйдәгез, әйдә. Камилә, ирең килде. Камилә. Нишләп ирем булсын ди. Квартирантым гына ич ул. Квартирга керткән бер кешене иргә саный башласаң, счет төймәсе җитмәс. Болын кадәр өйдә бер үзем нишләмәк кирәк. Жан бирә башласаң авызыңа су салыр кешең юк. Иптәш булыр дип кертәм инде шунда. Хәерниса. Үзең тагын гел ир затыннан кертәсең. Югыйсә, укытучы кызлар да була. Камилә. Тәмәке исен яратам. Гыймран. И-и, Кәримулла тәмәке тартмый. Камилә. Тартмаса, мыегы мәһабәт. Җеннәр куркытырга. Рәүф белән Кәримулла сөйләшә башлыйлар. Яннарына Гыймран килеп җитә. Хәерниса. Камилә, мә, кыяр ал. Дүрт-бишне генә. ' Камилә. Урлап алдым инде. Хәерниса. Пичәне урладың соң? Камилә. Икене. Хәерниса. Алайса, мә, өчне генә бирәм. Түтәлдән өзеп алып Камиләгә кыярлар бирә. Камилә аларны Кәримулланың кесәсенә сала. Кәримулла. Көттереп кенә йөрисең, бригадир. Синекеләр беркөн үк кайтып җиттеләр. Рәүф. Казанда йомыш килеп чыкты. Гыймран. Әйе, йомыш йомышлап йөргән ул гостиницада... Рәүф (кисәтеп). Гыймран абый! Кәримулла. Ничек соң, Рәүф, юллар уңдымы? Рәүф. Ярыйсы. Зарланырлык түгел. Егетләр дә канәгать. Килешкәнне бирделәр. Кәримулла. Без дә монда бер эш башларга тәвәккәлләп торабыз әле. Рәүф. Ишеттем, сөт комплексы салырга җыенасыз икән. Кәримулла. Договор кесәдә инде. Рәүф. Өлгер үзең. Кәримулла. Гадәтне беләсең, тимерне кызуында сугарга яратам. Гыймран. Әйе, кызганда сугарга кирәк. Әйдәгез, юыйк! Рәүф. Җитәр инде сиңа. (Кәримуллага). Эш нәрсәгә терәлде соң? Осталар җитмиме әллә? Кәримулла. Нәкъ өстенә бастың, энекәш, җитми. Вакыт үтә. Колхозның үз егетләре кайсы кая таралып беткән. Договор кесәдә, срогы күрсәтелгән, ә кеше җитми, синең кебек остам юк. Тәкъдим ясарга килдем. Әйдә, миңа. Рәүф. Кул астында эшләргә күнекмәгән. Кәримулла. Кул астында түгел, минем белән бертигез. Миңа күпме, сиңа да шул кадәр. Гыймран. Тыңла син аны, кайне, тыңла. Уңарсың. Рәүф. Уйлап карарга була. ХӘЛ ВАХИТ ф ИКЕ КИЛЕН КИЛЕНДӘШ Гыймран. Нәрсә уйлап торырга. Юабыз! Кәримулла. Өч айда «Жигулиәга утыртам мин сине. Рәүф. «Жигули»лык кына үземдә дә рәт бар ла минем. Кәримулла. Артыгы кесәңне тишәр мәллә? Я, ризамы? Рәүф. Миңа ярап бетәр микән? Сиңа килешә ул, читтән килеп эшлисең. Мин бит шушы авылныкы. Үз колхозыбызда договор белән эшләү әллә ничегрәк. Халыктан уңайсыз. Әткәйдән дә... Болай да инде... Кәримулла. Булса соң? Анда да, монда да колхозга эшлибез. Хөкүмәткә. Күңел ачарга чакырмыйм. Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле бил бөгәргә. Тәртипне беләсең, минутын да бушка югалтты юк. Гыймран. Әйдә, кайне, икеләнеп торма. Хезмәт кайда да почетта ул. Кәримулла. Шабашник диләр дә... Бездән башка төзеп карасыннар әнә. Колхозчыларың алынса да, алар эленке-салынкы кузгалганчы, без эшләп арган булабыз. Без бер айда бастырып куйганны алар ел буена. Гыймран. Әйттең сүз. Өч-дүрт ел диген. Рәүф. Бригадаңда кемнәр? Кәримулла. Кемнәр дип... Ике студент. Үзебезнең авылныкылар. Казанда укыйлар. Бер аспирант, ике кандидат. Сыналганнар. Ученый халык, акча дигәндә чиркәү салырга әзер. Рәүф (кулын уып). Болай тәкъдимең кызыклы... Шулай да, белмим әле, егетләр, хатын да чыгымлап тора. Гыймран. Хатын? Соң, хатының, әлбәттә, карышыр. Син бит читкә чыгып эшлисең. Нинди хатынның туйдан соң ук ирен читкә чыгарып җибәрәсе килсен. Ә Кәримулла сиңа үз авылыңда эшләргә тәкъдим итә. Үз өеңдә, хатының янында. Кәримулла. Ашарга да расход чыкмый. Чистагон белән аласың. Гыймран. Әйдә, кайне, ике дә уйлама. Өйләндең, башка чыгасың булыр. Төп йортта калырга әнә энең үсеп килә. Кәримулла. Я, кул суктыкмы? Рәүф. Договорны күрсәт әле. (Алып карый.) Әйе... Иртәгә җавабын бирермен. Гыймран. Их, мине чакырсалар, уйлап торыр идемме? Кәримулла. Син нәрсәгә?... Коръән укытмыйм, сөннәткә утырту яшеннән узганмын. Гыймран. Алай димә... Камилә белән икегезгә никах укырга кирәгем чыкмагае. Кәримулла. Рәүф, мин сиңа ышанам! Рәүф. Килешербез! Гыймран. Вәт шабашниклар! Музыка. Гыймран. Бергә: Кәримулла. Табыш итү хәраммыни Мөхәммәт өммәтенә. Ни бар җирдә тиңләшерлек Акчаның кодрәтенә?! Их-ма, шабаш! Акча бездә — кунак түгел. Акча безгә — юлдаш! Кесәләрең калын булса. Күңелкәйләр үсәләр. Караңгы төнең яктыра Калын булса кесәләр! Бергә: Их-ма, шабаш! Дөньяларын гөрләтергә Яралган бу баш! Рәүф. Тотынса безнең егетләр. Сызгансалар җиңнәрен. Читтән генә карап торсын Әкияттәге җеннәрең. Бергә: Их-ма. шабаш! Уйнап тора безнең кулда Агач, тимер, таш! Их-ма, шабаш! Бию. Гыймран. Җилле булды бу. Киттек миңа, юабыз! Мин кабарга юнәтә торам. Сез кибеткә кагылыгыз. Кәримулла. Үз заводыңныкы гына юкмыни? Гыймран. Ремонтка япкан идем. Туй арасында кул җитешмәде. Озакламагыз, кибете ябылмасын. Китәләр, шул чакта капка төбенә җиңел машина килеп туктый. Сәүбән белән Шәрифҗан керә. Хәерниса. Кунакка кайттым дигәч тә, председатель машина-* сына утырып йөрмәсәң. ® Сәүбән. Үзе төшерми. Шәрифҗан. Ю ук, мин сине колхозда кал дип кыстамыйм. х Үзе теләмәгән кешенең кирәге юк миңа. Син киңәш кенә бир. Фикереңне әйт, инженер фикерен. С ә ү б ә н. Ул кадәр зур төзелеш турында... Шәрифҗан. Зур булмаса, синнән киңәш сорар идемме? Булгач булгач, булсын инде. Сөт фабрикасы салырга исәплибез. Үзе бер комбинат. Алар тәкъдим иткән типовой проектны күрдең. Аның безгә ошамаган якларын да аңлаттым. Хәзер синең фикерең кирәк. Сәүбән. Уйламыйча гына... Ш ә р и ф җ а н. Ә син уйла. Уйла, мин ашыктырмыйм. Хәерниса. Шәрифҗан күрше, кил, утыр әле. Үзең котыртып җибәргән туйда рәхәтләнеп утыра да алмадың. Баш кода булып уты расы кеше. Шәрифҗан. Бушап буламы? Туй башлануга чакыртып алды лар бит. (Өстәл артына утыра). Расходы зур булачак. Шул шабаш- никларның чырайларын күрмәс өчен әллә ниләр бирер идем, тик аларсыз булмый! Тизрәк төзеп бетерергә кирәк. Ә ул халык акча күрсә, җәһәннәм шайтанына әверелә инде. Аларга түлисе акчага та гын бер библиотека салып булыр иде. Менә бит ул үз төзүчеләрең- нең, үз инженерларыңның булмавы нишләтә. Барыгыз да ташлап китәсез бит. Хәерниса. Бик зурдан купмадык инде. Хәлдән килгәнчә генә. Ш ә р и ф җ а н. Зурысы алтын туйларын үткәргәндә булыр. Камилә (остәл янына килә). Шәрифҗан абый, исәнме? Ш ә р и ф җ а н. Исәнме, Камилә. К.а м и л ә (председатель алдына ризыклар куеп). Мин һаман да көтәм. Шәрифҗан. Нәрсә көтәсең, Камилә? Камилә. Жалобама җавап көтәм. Шәрифҗан. Көт, көт. Жалобаны тикшерми калдыра торган гадәтебез юк. Камилә. Озакка китмәдеме дим. Шәрифҗан. Әниеңнән дә тиз генә тумагансыңдыр. ф ИКЕ КИЛЕН КИЛЕНДӘШ Камилә. Ялгыштым, ахры. Күрәсең, сразы райкомга язарга кирәк булгандыр. Шәриф җан. Син нәрсә?! Тәмле ризыкның тәмен бозарга килдеңме? Камилә. Ризык кына түгел, минем нервларым бозылып бетте инде. Әле дә түзәм, берәү булса... Ш ә р и ф җ а н. Берәү булса тырышып эшләп күрсәтер иде. Нормаңны үтәгәнең бармы? Камилә. Ул үләтләрдән нәрсә аласың. Сыер димәсәң хәтере калыр. Кәҗә дә алардан күбрәк сөт бирә хәзерге заманда. Җыен читан чыккан миңа эләкте. Исемлектән төшеп калган нәрсәләр. Шәрифҗан (сагаеп кына). Менә нәрсә, Камилә, телеңне тыя белмәсәң! (Өстәл артыннан торып ук китә. Үзен кулга алырга тырыша). Сезнең белән башың Себер китәр! (Бераз йөренгәч.) Жалобаң тикшерелде. Камилә. Кем тикшерде? Саҗидәме? Тапкансыз кемгә тапшырырга. Шәрифҗан. Алдынгы сыер савучы. Депутатлыкка кандидат. Камилә. Аңа тудырылган шартлар миңа да тудырылса... Сыерларның бер дигәннәре анда. Комбикорма да — күпме кирәк — аңа. Башкасы да... Аның урынында булсам, мин дә алдынгылыкны бирмәс идем. Шәрифҗан. Оятың юк синең, Камилә. Саҗидәнең фермадан чыкмый эшләгәне күз алдыңда. Ә син, ничә карама... Камилә. Тол хатын шулай күзгә күбрәк чалына инде ул. Әзрәк кенә кыеграк бастыңмы... Шәрифҗан. Ә син кыек басмаска тырыш. Камилә. Эх, бер бәхеткәйләрең булмаса булмый икән. Иң җүн- сезләре миңа эләгә. Сыерларымнан да уңмадым, ирләремнән дә. (Кире әйләнеп килеп.) Үпкәләштән булмасын, Шәрифҗан абый, мин моны болай гына калдырмыйм. Райкомга язам. Шәрифҗан. Югал! Югал күземнән! Ишегалдында уңайсыз тынлык урнаша. Күбесе өйгә кереп кнтә. Камилә дә күздән югала. Бераздан Шәрифҗан янына Саҗидә килә. Шәрифҗан. Тикшерүнең актын бүген үк идарәгә кертеп чык. Өчегез дә кул куйган булсын. Саҗидә. Без акт язып тормадык. Шәрифҗан. Язмыйча булмас. Ишеттең, ничек яный. Саҗидә. Ул хаклы. Шәрифҗан. Нәрсә?! Саҗидә. Шәрифҗан абый, Камиләнең жалобасы дөрес. Иң начар сыерлар барысы да аңа бирелгән. Шәрифҗан (үзен кулда тотарга тырышып). Син дә шуны кабатлыйсыңмы? Камиләнең сөйләнүе әле бер хәл, менә синең!.. Чәчләрең үрә торыр! Инфарк алырсың сезнең белән! (Бераздан ярсуын баса төшкәч). Шуның өчен җибәрдемме мин сине? Кляүзникны яклап, минем дәрәҗәне төшерергә. Саҗидә. Хаклы булмасагыз да, мин сезне якларга тиеш идемме? Шәрифҗан. Мине түгел, колхоз председателен. Ышанган идем мин сиңа. Саҗидә. Мин дөреслекне яклыйм. Шәрифҗан. Мин атаң башын яклыйммы? Саҗидә. Шәрифҗан абый, кайда жалоба булса, тикшерергә мине җибәрәсез. Шәрифҗан. Син депутат. Синең сүзең закон. Дәүләт кешесе. Халык хезмәтчесе. Менә күрсәт хезмәтеңне халыкка. Саҗидә. Аңламадым: халыккамы, сезгәме? Шәрифҗан. Колхозга. Саҗидә. Беренчедән, мин әле депутат түгел. Шәрифҗан. Булмасаң, булырсың. Сайланмаслык кешеләрне ♦ кандидат итеп күрсәтмибез без. (Картына урын күрсәтә.) Утыр әле. э Кем сине үстерде, кем күтәрде? § Саҗидә. Халык. 5 Шәрифҗан. Соң, кем әйтә халык түгел дип. Әлбәттә, халык. 5 Сүз дә юк. Шулай да? Халык күп бит ул. Кандидатура күрсәткәндә * синең исемеңне беренче булып кем атады? Менә мин. Шәрифҗан абы- 3 ең. Дөрес, башкалар күтәреп алдылар. Әмма дә ләкин беренче булып = мин авыз ачтым, синең исемең минем авыздан чыкты. Менә шулай, ы Саҗидә акыллым. Аңлаган кешегә аңларлык, син минем депутат, i Саҗидә (аягына баса). Шәрифҗан абый! (Бераздан.) Камилә ф минем турыда да дөрес әйтә. Сыерларның иң яхшылары миндә. Кормасы да, башкасы да. Кирәкми миңа аерым шарт тудыру. Шәрифҗан. Тудырсаң да ярамый, тудырмасаң да. £ Саҗидә. Бергә эшләгән иптәшләремнән оят. m Шәрифҗан. Ә менә миңа оят түгел. Яхшы сыерларга да хөр- с мәт кирәк. Теләсә кемгә тапшырып булмый. Саҗидә. Сыерга хөрмәт, ә кешегә? Шәрифҗан. Кешесенә карап. Саҗидә. Менә шул, Шәрифҗан абый, минем өчен генә аерым шарт тудырмагыз. Бөтенебезгә дә тигез булсын. Шәрифҗан. Син депутат буласы кеше. Төрле кешеләр белән очрашырга туры килер. Президиумда утырырсың, һәр адымың күз алдында булачак. Эшеңдә дә башкалардан аерылып торырга, алдынгы булырга тиешсең. Синнән үрнәк алачаклар. Саҗидә. Мин үз көчем белән ирешергә телим. Шәрифҗан. Шулаймыни? Мин тагын сине икенче эшкә, җиңелрәккә, югарыракка күтәрергә кирәк булыр дип йөри идем. Лабораториягәме, мөдирлеккәме. Ә сиңа дөреслек, тигезлек кирәк икән. Ярый. Үзеңә үпкәләрсең. (Кычкыра.) Камилә! Камило шундук килеп җитә. Председательнең боерыгын көтә Шәрнфжая өстәлгә килеп чешке тутырып аракы сала да күтәреп эчә. Закуска каба. Шуннан соң гына Саҗидәгә борыла. Шәрифҗан. Бүгеннән башлап, алайса, Камилә сыерларын син алырсың. Шарты белән. Саҗидә (аптырап кала). Ничек инде? Шәрифҗан. Нәрсә ничек? Саҗидә. Кисәктән генә. Шәрифҗан. Үз теләгең. Саҗидә. Мин үз сыерларыма ияләшкән идем инде. Алар да миңа ияләштеләр. Шәрифҗан. Зыян юк, болары да ияләшер. Ишегалдындагылар берәм берәм бирегә җыйналалар. Гаделша да якыная. Ш ә р и ф җ а н. Ә, Камилә, сиңа... Камилә. Әйе, Шәрифҗан абый. Шәрифҗан. Сиңа аның сыерлары. Камилә. Саҗидә группасы? Шәрифҗан. Ферма мөдиренә әйтегез, Шәрифҗан абый шулай кушты диегез. Камилә. Алмаштырырга! Минем урынга Саҗидә, Саҗидә уры нына мин. Шәрифҗан абый, болай булгач, бәлки депутатлыкка да? Ш ә р и ф җ а н. Жалобаларны күбрәк язсаң, син булырсың. Ашык бик тәмле булды, Хәерниса апа. Бүген тамактан башка ризык үтмәстер. Чыгып китә. Ишегалдындагылар бар да аптырап кала. Берәү дә сүз дәппя. Пәрдә. ИКЕНЧЕ КИСӘК ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА Көн кичкә авышкан. Капкадан Рәүф кайтып керә. Мунчага күз төшерә. Сөенече эченә сыймый. Рә үф. Әни! Разия җиңги? Саҗидә! Өй тәрәзәсеннән Хәерниса, өйалдында Саҗидә күренә. Хәерниса. Ни бар, ут каптымы әллә? Рәүф. Әни җаныем, мунча яктыгызмыни? Хәерниса. Яктык, яктык, өлгерә торгандыр да инде. Рәүф. Тизрәк кыймылдагыз. Ашыгам. Хәерниса. Куырма ул кадәр! (Тәрәзәдән югала. Шунда ук өй алдында күренә). Саҗидә килен, карап чык, томаларга вакыт тү гелме икән? Саҗидә. Хәзер карармын, әнкәй. Рәүф. Кара, кара, берәүләрнең кече килене. Хәерниса. Суы кайнарланып җиттеме икән? Беренчесенә үзе гез керерсез. Саҗидә (Рәүфнең үзенә генә). Бу ни эшең? Рәүф. Нәрсәдер арка кычытып тора. Саҗидә. Егетлек түгел бу, Рәүф. Рәүф. Арка юарга да ярамагач, нәрсәгә өйләндем соң мин? Рәүфнең кәефе шәп, авызы ерылган. Өйгә кереп китә. Разия. Мунча? Ах, мунча. Борчылма, бер хәйләсен табарбыз. (Китә). Лапаста Гаделша күренә. Камыт төзәтә. Саҗидә мунчага кереп китә. Ул бер кереп. бер чыгып, мунча карап йөрп. Су ташый. Хәерниса. Мин боларны һич кенә дә аңлап бетерә алмыйм әле. Саҗидә белән Рәүфне әйтүем. Кияү өе дә булмады, ахры. Гаделша. Башка сөйләшер сүзең юкмы соң? Хәерниса. Йокларга кодагыйга кереп китәләр. Бергә яталармы икән? Гаделша. Синнән сорап торырлар. Инде тагын кайда, ничек йоклаганнарын да тикшереп йөрмәсәң. Тыгылма яшьләр арасына. Үз эшләрен үзләре белерләр. Хәерниса. Аерым яткач ул ни була. Гаделша. Син үзең дә миннән аерым йоклыйсың ич. Хәерниса. Безнең инде телгә алырлык калмаган. Гаделша. Әнә мунча ягылды. Мунчага бергә кергәч, тагын ни кирәк. Хәерниса. Әле кергәннәре юк. Гаделша. Ягылгач керерләр. Томалаганда аң карагыз, исле була күрмәсен. Хәерниса. Катнашма хатын-кыз эшенә. Гаделша. Синнән өйрәндем. Гыймран белән Сәүбән өйдән чыга. Гыймранның кулында сәгать. Төзәтергә уты- ♦ ра. Коралы: чүкеч-келәшча. 3 п Гыймран. Менә син инженер, зарплатаң күпме? Синең ай буе S эшләгәнеңне мин ике-өч көндә сугып алам, һөнәр әйбәт минем. Менә £ Гаделша кайнагайныкы төслерәк. Әнә ул колхозга камыт-ыңгырчак, = арба-чана, тырма-сәнәк төзәтә. Ә мин колхозчыларга хезмәт күрсә- х тәм. Кемдә радио-телевизор ватыла, кемдә газ көйсезләнә... Гаделша. Эшләмәгән эше юк, кинәндергән төше юк. 2 Гыймран. Кем чакырса шуңа барасың. Гаделша. Кем күбрәк түли. s Гыймран. Бушка селкенеп йөрергә мин! Ә менә син, кайнагай, ф дөрес эшлим дисеңме? (Сәүбәнгә сөйли). Ул да кай чакта аерым ке- н шеләргә эшли. Тәрәзә рамымы шунда, өстәл урындыкмы. Ә акча = алмый, рәхмәткә эшли, янәсе. Дарымга. (Гаделшаның үзенә.) Син * безнең профессиянең бәясен төшерәсең, һөнәрне кимсетәсең. Син акча a алмагач, миңа ничегрәк? Е Гаделша. Синең һөнәр түгел, кәсеп дип атала. Шабашник син. 19 Гыймран. Ә менә, кайнагай, синең профессия үлеп бара. Синең һөнәрнең киләчәге юк. Атлар бетә, машина заманасы. Минем замана. Сәүбән. Кайдан өйрәндең син, җизни, техникага? Укымадың да шикелле. Гаделша. Каян килгән өйрәнү ди ул. Чамалый инде шунда, барысыннан да аз-маз, аннан-моннан. Химиясен дә... Гыймран. Ә менә анысын үзләштереп булмады. Гаделша. Самогонны яхшы куасың дим. Гыймран. Тссс! Әкренрәк син, кайнагай. Башны төрмәгә илтеп тыгарсың. Кирәк чагы була. Берәр әйбер юнәтим дисәң дә алдан йөри торганы булсын. Куян тотарга да эт кирәк. Былтыр әнә, Бибигайшәне Кавказга алып бардым. Быел Кырымда ял итәргә исәп. Хәзер халык ялга чыктымы — көньякка агыла. Синең, кайнагай, булганың бармы ул якта? Гаделша. Бар. Бер мәртәбә генә. Севастопольдә. Фашистларны куганда. Саҗидә. Син, Гыймран җизни, үзеңне әткәй белән чагыштырма. Әткәй колхозга эшли, ә син үз кесәңә. Гыймран. Усал булыр, ахры, бу киленебез, усал булыр. Разия килен төсле җайлы булмастыр бу. Саҗидә. Кешесенә карап. Безнең йорт хәзер бөтен авылга күренеп тора. Көзге каршындагы кебек. Гыймран. Син депутат булгач күренер инде. Мин сезнең семья члены түгел. Аерым торам. С а җ и д ә. Барыбер — җизни. Гыймран. Җизнине хөрмәт итәргә кирәк. Саҗидә. Никах укып йөргән өченме, сөннәткә утыртып? Гыймран. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәннәр. (Төзәтә торгач, сәгатьнең пружинасы зыңгылдап ычкына.) Саҗидә. Җитте сиңа паразит булып яшәргә. Безнең колхозда мулла мәзин штаты юк. Гыймран. Ниткән мулла?! Кеше сорагач, сүз тыңлап кына. Үлем-җитем була, күмәргә кирәк, чакыргач ничек бармый каласың. Мин дә синең шикелле, килен, халык хезмәтчесе. Без икебез дә халыкка хезмәт итәбез. Гаделша. Тапты чагыштырырга! Син агу чәчеп йөрисең, кияү, кеше агулап. Хәерниса (мунча карап чыга, башында бүрек). Саҗидә, килен! Рәүф! Мунча өлгерде. Бик парлы, бик әйбәт булган. Барыгыз, кереп чыгыгыз. Ашыкмагыз, рәхәтләнеп юыныгыз. Рәүф (өйдән сумка тотып чыга). Саҗидә, әйдә. Мин күлмәкләрне алдым. Мунчала-сабын анда бардыр. Саҗидә (югалып кала). Тукта, сөлге кирәк булыр. (Өйгә кереп китмәкче.) Рәүф. Алдым, анысын да алдым. (Сумкасын күрсәтә.) Менә. Мунчага юнәлә. Саҗидә урыныннан кузгалмый. Хәерниса боларны бик игьта- бар белән күзәтә. Шул чакта өйалдына ашыгып Разия килеп чыга. Разин. Саҗидә! Саҗидә, син кайда? Саҗидә. Монда мин, монда. Разин. Онытып торам икән, сине фермага чакырганнар иде. Саҗидә. Кайчан? Разин. Күптән түгел. Бер малайны йөгерткәннәр. Әйтергә кушты. Нәрсәдер булган, ахры, анда. Кайсыдыр авырган диме. Саҗидә. Ни генә булды икән? Разин. Зинһар тизрәк килә күрсен дигәннәр. Саҗидә. Харап икән. Йөгерергә туры килә инде, алайса. Кара, мунчага кереп булмадымыни инде? Ярар, эссесе калса, соңыннан гына юынып чыгармын. (Капкага йөгерә. Туктала). Рәүф, син мине көтеп торма инде. Кызу чагында кереп чык. (Урамга чыгып китә.) Хәерниса (Гаделшага шыпырт кына). Әйтмәдемме мин сиңа! Рәүф бер сүз әйтә алмыйча авызын ачып кала. Аннан кулындагы сумкасын җиргә күтәреп бәрә дә, Разия каршысына килеп баса. Текәлеп аңа карап тора. Рәүф. Ике килен-килендәш. Икесендә бер киңәш? Хәерниса. Я, нәрсә булса да аңладыңмы? Гаделша. Нәрсәсен аңламаска. Киленне фермага чакыртып алдылар. Ашыгыч эш килеп чыккандыр. Хәерниса. Әй, синең белән сөйләшеп торган мин җүләр. Гаделша. Анысына кул куям. Рәүф. Барыгыз, керегез мунчага, кем чираты! Хәерниса. Бибигайшә! Кияү! Барыгыз. Үземә беренче мунча ярамый, башыма каба. Гыймран белән Гайшә мунчага юнәләләр. Хәерниса. Яңа себерке кирәк булса, келәттә. Кияү ике себеркеләп чабынырга ярата ул. (Гаделша белән өйгә кереп китә.) Гыймран. Келәттә дидеме? Гайшә. Әйдә, берсе җитмәгән тагын. (Ирен мунчага алып кереп китә.) Разия. Нәрсә, Рәүф, җырлыйсың килдеме әллә? Рәүф. Җылыйсым килә. Разия. Кызык булыр иде ир кешенең үкереп җылаганын тыңлаулары. Рәүф. Көтмәгез, анысы булмас. Ә менә мин сезне, ике килен- килендәш, кызган табага бастырмасам’ Разия. Ничек булыр икән ул? ' Рәүф. Голодовка игълан итәм. Ашаудан баш тартам. Бүгеннән башлап авызыма бер тәгам ризык капмыйм. Менә шул чакта карап карарбыз. * Разия. Озакка барыр микән ул? Рәүф. Кирәк булса ай буена. Разия. Әй, бичара, бөтенләй хәлдән таячаксың икән. Коры сөяккә әйләнәчәксең. Ул чакта кемгә кирәгең калыр соң? Рәүф. Скелетка әйләнсәм дә, аның өчен барыбер түгелмени? = Разия. Шабашник булып йөрергә көчең калмас дим. Шул чакта Әнәс мәктәптән кайта. Портфелен ачык тәрәзә аша гына ай эченә * ыргыта. * Әнәс. Нәрсә, Саҗидә җиңгине фермага чакыртып алдылармыни? ф Шәп булган, мунчага керергә иптәш юк дип тора идем, арка юарга. н Абый, бергә керәбез. Рәүф. Синең беләнме? Шул гына калды! £ Әнәс. Нигә, гел икәү керә идек ич. Моңарчы яраганны моннан » соң нишләп ярамас икән? с Рәүф. Әнәс! Яхшы чакта телеңне тый! Юкса, үземә үзем ышан- ™ мыйм! (Капкага юнәлә.) Әнәс. Абау, котырган бу! Псих! Разия. Хатының кайткач, кая китте, дип сораса, нәрсә дияргә? Рәүф. Сорамас. Разия. Әгәр сораса? Рәүф. Дүрт ягым кыйбла! Разия. Ярар, дүрт якка чыгып китте диярмен. Рәүф тузынып урамга чыгып китә. Разня Рәүф ташлап калдырган сумканы алып ейгә юнәлә. Әнәс. Нәрсә пешердегез, эчемдә бүреләр улый. (Өйгә кереп китә. Шул чакта мунча ишеге ачылып, анда Гыймранның башы күренә. Ишегалдында берәү дә булмагач, ярты тиклем үк чыга. Ялангач. Тирә-якны күзәтә.) Гайшә тавышы. Нишли инде? Гыймран. Булмый бу себерке белән генә, чыбыкка әйләнеп беткән. Яңалары келәттә дидеме? Гайшә тавышы. Мә, ичмасам, җәймә бөркән. Ак җәймә бөркәнеп Гыймран мунчадан чыга да. як ягына карангалап. келәткә йөгерә. Менә ул аннан каен себеркесен тотып чыга. Ләкин нәкъ шул вакытта капкадан Камилә килеп керә. Гыймран шунда келәт алдындагы мичкә артында посып калырга мәҗбүр була. Камилә (ярсыган). Әй. кайсыгыз өйдә? Хәерниса (чыга). Кем ул, синме, Камилә? Камилә. Кайда йомран? Хәерниса. Нинди йомран? Камилә. Киявегез. Сездә диделәр. Хәерниса. Гыймранны әйтәсеңмени? Камилә. Йомран. Кайда нәрсә күрсә, шуны үз оясына ташучы. Хәерниса. Мунчада алар, мунчада. Камилә. Мунчасыннан өстерәп чыгам. (Мунчага табан юнәлә.) Хәерниса. Чү. нишләвең?! Ул анда юынып ята. Тукта дим! Шәп-шәрә ир янына... Камилә. Шәп шәрә ирләрне күрмәгәнме? (Мунча ишеген дөбердәтә.) Әй, йомран, чык. Вакытым юк. Ач ишегеңне дим! Ачык икән ич. Монда берәү дә юк. (Хәернисага бармак яный да мунчага кереп үк китә. Өйдэгелэр бу гаугага аптырап ишегалдына чыгалар. Камилә мунчадан әйләнеп чыга.) Камилә. Монда юк. Кайда ул? Хәерниса. Ничек булмасын, ләүкә астында качып калганмы әллә? Камилә. Карадым. Бөтен җирне актарып чыктым. Анда хатыны гына. Хәерниса. Нәрсәгә дип шул кадәр ярсыйсың, ни булды соң? Камилә. Өч мәртәбә телевизорымны төзәтеп китте. Төзәткән саен бер тавык та бер савыт. Ә эшенең рәте юк. Белә ничек төзәтергә кирәген, бер атнага гына чыдарлык итеп. Тагын чакырсыннар тегене. Тагын куйсыннар бер тавык та бер савытны. Якасыннан алырмын дип килгән идем. Ничава, эләгер әле. Түзәрлегем калмады, өенә кереп үз телевизорын алып чыгам. Хәерниса. Алай ярамас, Камилә. Камилә. Аңа ярыймы тол хатынны алдап йөрергә? Хәерниса. Өе бикледер. Камилә. Тәрәзәсен ватып керәм. Хәерниса. Синнән булыр да. Гаделша. Үзеңне гаепләрләр. Камилә. Газны төзәтә, радионы ватып китә. Радионы төзәтә, сәгатьне ватып китә. Чамалый. Барысы да төзек булса йомранны кем чакыра. Мошенник! Халтурщик! Аферист! Судка бирәм. Шуны авылдан кудырмасам. Артык чыдап тора алмый, Гыймран яшеренгән җиреннән чыгарга була. Гыймран. Кемне судка бирәсең? Кем аферист? Хәерниса. Әстәгьфирулла! Ишегалдындагылар Гыймранны шул хәлендә күреп, кайсы сискәнеп китә, кайсы көләргә тотына. Хәерниса. Ай ходаем, кияү, синме бу? Нишләп болай йөрүең? Камилә. Миннән качып калмакчы булгандыр. Гыймран. Син нәрсә тавыш күтәреп намуслы кешегә яла ягып йөрисең? Нинди гаебем бар, тоттыңмы? Камилә. Тотылмаган карак карак түгел дисеңме? Ашыкма, бер эләгерсең әле. Гыймран. Колхозның энәсенә дә тимим. (Кулындагы ике себеркенең берсен Камиләгә ыргыта. Камилә аны тотып ала.) Камилә. На кой черт сиңа энә, арбасы белән төяп кайтмагач. Гыймран. Ишеттегезме, шаһит булыгыз, үзен судка бирәм. Камилә. Бирермен мин! Бәбәгеңне чукып алырмын. (Себерке белән айкана). Гыймран. Аның телевизорының лампасы бозылганга Гыймран гаепле булган. Камилә. Кулыңнан килерлек булмагач, нигә тотынасың? Гыймран. Синең белән бәйләнгән мин җүләр. Февраль! Камилә. Нәрсә диде? Мыскыллавымы? Ни дигән сүз ул февраль? Гыймран. Тулы түгел дигән сүз. Камилә. Ах, шулаймыни әле... Мультфильм! Гыймран себеркесен күтәреп Камилә өстенә килә башлаган иде. җәймәсе сүтелеп, тәненнән шуышып төшә башлады. Камилә дә себеркесен күтәрә. Кылычлар белән сугышалармыни, себеркеләр белән фехтование башлана. Гыймран Камиләдән котылу өчен ишегалдында йөгереп йөри. Камилә аның артыннан калмый, җәймәсен тартып төшермәкче була. Гыймран камыт алып, шунын белән сакланмакчы. Камилә камытны Гыймранның муенына киертеп куя. Аннан ике себерке белән ф аркасын чаба башлый. Мунча кертә. Икесе дә тәмам аргач кына туктыйлар. Гыймран. Нәрсә җыйналдыгыз, таптылар цирк! Камилә. Телевизор төзәтелгән булсын. Бүген кич татарча спек- = такль. Синең аркада карамый калмам. Гаделша. Бер тавык та бер савытың бармы соң? Камилә. Моңарчы ашаганын да костырам әле мин аның. Әйдә. “ үземнән калдырмыйм. Гаделша. Шушы килешме, урам буйлап? Камилә. Индиядән килгән турист диярләр. (Мунчадан Гайшә чыга. Киенгән. Кулында Гыймранның кос- ~ тюмнары). ♦ Гайшә. Әйдә, кер. ь Гыймран. Чәнчелеп китсен мунчасы. Гаделша. Монда гына, ишегалдында гына керттеләр аны мун- < чага. Бик кызуы эләкте, җан тирләре чыккандыр. Гыймран (ак җәймәсе өстеннән костюмын кия-кия). Мине алай ~ җиңел генә эләктерә алмаслар. х Гаделша. Син балык кебек, тотылгач та кулдан шуып чыгасың. Гыймран. Гыймран диләр аны. Урамнан Шәрифҗав керә. Ш ә р и ф җ а н. Нәрсә шул кадәр тавышлана бу күршеләр дисәм, Камилә белән Гыймран монда икән. Гыймран коелып төшә, ярты киенгән хәлдә лапаска йөгермәкче була. Әмма хатыны аны мунчага өстери. Аннан икәүләшеп үз өйләренә йөгерәләр. Алар артыннан Шәрифҗан гаҗәпләнеп карап кала. Шәрифҗан. Бу ниткән әкәмәт тагын? Камилә. Шәрифҗан абый, үзегезнең керүегез шәп булды. Сезнең янга да сугылырмын дип чыккан идем. Шәрифҗан. Тыңлыйм сине, Камилә. Камилә. Иптәш председатель, ишеттегезме, алдынгылыкны яулап алдым бит. Шәрифҗан. Ишетмәскә, бөтен авыл шаулый. Барысы да синең турыда гына сөйлиләр. К амил ә. Бер ярым норма бирдем. Мин сауган сөт елга булып ага. Мактаулы Саҗидәгез ярты норма белән утырып калды. Бүгеннән беренчелек минем кулда. Шәрифҗан. Синең кулда, нык тота күр. Камилә. Телләрендә Камилә дә Камилә иде. Камилә начар эшли, Камилә артта сөйрәлә... Менә хәзер күрсеннәр инде! Шәрифҗан. Күрдек инде, Камилә, синнән дә булдыклы кешебез юк икән. Бер көн дигәндә ничек әйләндереп салдың. Камилә. Җыелыш кайчан була? Саҗидәне ярышка чакырам. Депутатның үзен. Шәрифҗан. Курыкмас микән синең белән ярышырга. Камилә. Шәрифҗан абый, әйтегез әле. кем хәзер бездә алдынгы, Саҗидәме, минме? Шәрифҗан. Син булмыйча, син, Камилә, син. Безнең мактанычыбыз. Камилә. Шулай булгач, газетта нишләп аның рәсеме, минеке түгел? Шәрифҗан. Ул депутатлыкка кандидат. Камилә. Ә ни өчен ул кандидат? Мин түгел? Бездә депутатлыкка алдынгыларны сайлыйлар. Уйлагыз, уйла, иптәш председатель, үзегез уңайсыз хәлдә калмагыз. Әле соң түгел. Югыйсә бит, минем киреләнеп куюым да бар. Йөрерсез аннан ялынып. Уйлагыз, уйла. Шәрифҗан. Камилә, депутатлыкны сорап алмыйлар. Камилә. Беләм, Шәрифҗан абый, җан кисәгем, бик яхшы бе- ләм. Эш күрсәтеп алалар. Шуңа күрә дә менә норманы бер ярым иттереп арттырып үтәдем. Гаделша. Саҗидә сыерларын алгач. Камилә. Колхозда синеке-минеке юк ул, Гаделша абзый. Ирләрне генә без тегесе синеке, монысы минеке дип үзебезгә бәйләп куябыз. Ә сыерлар... кичә аныкы иде, бүген минеке. Гаделша. Менә син үз сыерларыңны әйбәтләп тәрбиялә идең дә, узып кит идең. Аннан мактансаң да булыр иде. Камилә. Мин мактанмыйм, фактны әйтәм. Сорау куям: кем депутат булырга тиеш, алдынгы сыер савучымы, әллә артта сөйрәлүчеме? Гаделша. Камилә, нигә син кеше көлдерәсең. Кандидат итеп күрсәтсәләр дә, синең өчен берәү дә тавыш бирмәячәк. Камилә. Тол хатын булган өченме? Гаделша. Камилә булган өчен. Камилә. Киленең өчен йөрәгең әрни икән, үзенә әйт, бәйләнмә миңа. Гаделша. Саҗидә урынында булсам, бирер идем мин сиңа үз сыерларымны! Күрә алмас идең син аларны, җилкә чокырыңны күрә алмаган шикелле. Камилә. Инде Камиләнең җилкә чокыры да ошамый башладымыни? Гаделша. Аның турындамыни сүз? Камилә. Аның турында. Күргәнең бармы синең Камиләнең җилкә чокырын, күрсәткәнем бармы?! Тол хатын дигәч тә. Гаделша. Шуның белән сыерларын алмаштырып ята бит, ай, Саҗидә. Камилә. Председатель кушкач нишли ала?! Бездә председатель сүзе закон. Шәрифҗан абый сүзе. Ул безнең атабыз. Аның дәрәҗәсе белән авыз чайкарга юл куймабыз!.. Шуңар борчылам: печән өлгереп килә, озакламас урак өсте дә килеп җитәр, нишләрбез икән, Шәрифҗан абый? Ул сөт фабрикасын да быел салдырып бетерә алсак шәп булыр иде. Шәрифҗан. Син ул кадәр үк борчылма инде, Камилә. Сәламәтлегеңә зыян килмәсен. Камилә. Тәртип ягын да ныгытасы бар. Мин әле уйлап йөрим, безгә җыйнаулашып бер сөйләшеп алырга кирәк булмасмы? Шәрифҗан. Кайда дип уйлыйсың? Камилә. Әйтик, партия оешмасында, коммунистларны җыйнап. Шәрифҗан. Минем белгәнемчә, син партия члены түгел бугай. Камилә. Я колхоз идарәсендә. Шәрифҗан. Син идарә члены да түгел. Камилә. Әй-й, ул турыда уйлап тора торган чакмыни? Агит- масса эше аксый, культуралы ял итүне дә оештырырга кирәк. Стенгазетаның чираттагы номерын чыгарырга вакыт. Шәрифҗан. Синең уңышларны күрсәтергә дисеңме? Камилә. Куйчы, Шәрифҗан абый. Үзем турында кайгыртаммыни?! Менә монда (күкрәгенә күрсәтә) йөрәк тыныч түгел. Олы юлга чыктык. Син инде дилбегәне бушата күрмә. Безгә хәзер сынатырга ярамый. Шәрифҗан. Болай булгач сынатмыйбыз инде. Камилә булып Камилә шулай эш өчен янып йөри башласын да. Гаделша. Сыер дуласа аттан да яман, диләр иде аны. Камилә. Ишетмәдем, нәрсә дидең, Гаделша абый? Гаделша. Ишетмәвең хәерлерәк. (Өйгә кереп китә.) Хәерниса, Бигрәк эшем кешесе булып киткәнсең, Камилә. ♦ Камилә. Халык ышанычын акламаска ярыймы?! з 2 Капкага юнәлә. Саҗидә белән очраша. Бер-берсенә карашып торалар. Камилә 5 башын югары тотып чыгып китә. Шәрифҗан. Нихәл, барамы? Z Саҗидә. Тәгәри. Шәрифҗан. Бик авыр түгелме? Саҗидә. Җиңелне эзләмим. 2 Шәрифҗан. Иртүк торулары читендер инде яшь киленгә. i Саҗидә. Сәламәтлеккә файдасы зур диләр. Шәрифҗан. Нормаң да тулмый, ахры? ♦ Саҗидә. Көрәшергә стимул бар. Җиңелне җиңүгә караганда н авырны җиңүе кызыграк. Шәрифҗан. Үзе ни тора, ә? < Саҗидә. Үзе ни тора. ® Шәрифҗан. Бик авырга килә башласа, җегәрлегең бетсә дим, с килерсең. Бәлки уйлап карармын. * Саҗидә. Бетмәс дип ышанам. Килергә туры килмәстер. III ә р и ф җ а н. Характер ба-ар! Биредә Шәрнфҗин белән Сәүбән генә кала. Шәриф җ а н. Сәүбән! Сәүбән. Әйе. Шәрифҗан. Җыен әйдә, бүген таңда сазанлы күлгә алып ба рам үзеңне. Сәүбән. Син балык тотып, вакыт әрәм итүчеләрне кешегә дә санамый идең бугай, Шәрифҗан абый. Шәрифҗан. Ул бит балык дигән булып, яр буенда эштән качып яткан эшлексезләрне. Ә син башка, балыгын да тотасың, эшең нең дә остасы. Сәүбән. Я. я, Шәрифҗан абый, саллы якка салам кыстырма, турысын гына әйт тә бир. Минем күңелне табар өчен генә төн йокыңны корбан итмәссеңдер. Сазанлы күл өчен мин нәрсә эшләргә тиеш булачакмын? Шәрифҗан. Сизеп торасың, ә? Гаделша малае шул. Кил әле, туган, карап чык әле шушы проектны. Ахрысы, сннсез чыкмады бу эш. Алар тәкъдим иткән ошамый миңа, төзүче булмасам да күреп торам, алай булмый. Аңлатып карадым, үгетләп карадым, юк, үз туксаннары туксан. Миңа иҗат итү кирәк, фантазия, ә аларга тизрәк төзелеп кенә бетсен. Әштер-өштер саласы да, акча төяп таясы. Ә безгә гомер бакый шушы авылда каласы. Ныклап эшкә керешкәнче, сыз- галап бир. туган. Син бит профессионал, өйрәт шул наданнарны. Сәүбән. Кай арада? Ә сазанлы күл? Шәрифҗан. Күл качмас, төзәттем дип өстәлгә салуыңа, сазан безнеке. Эшлә. Үз колхозыңа. Савап булыр. (Китә). Эңгер-меңгер куера. Саүбон тарозядан тешкан үт яктысына якыная. Разня чыга. Разня. Нәрсә ул? Сәүбән. Юк, болай гына. Разия. Чертеж? Ит фабрикасы, сөт елгасы? Сәүбән. Бер фикер килгән иде. Ill Разия. Әкренләп җәтмәгә эләгеп барам, диген. Сәүбән. Нинди җәтмәгә? Разия. Колхоз председателе корган җәтмәгә. Сәүбән. Кара син бу тынлыкны. Ә һавасы, һавасы! Бер сулавы ни тора! Каймак эчкән кебек. Разия. Ипи манып ашарлык. Сәүбән. Күкрәкләр киңәеп китте. Разия. Менә хәзер шушы минутта Мәскәүдә, я Казанда тормыш гөрли. Балерина аяк бармагы очында әйләнә, концерт залларында җырчылар. Ә авылда нәрсә? Тынлык, һава? Сәүбән. Әнә телевизор, кер дә борып җибәр. Бөтен дөнья күз алдыңа килеп басар. Разия. Алышынган бу кеше. Алмаштырганнар моны. Шикләнеп йөри идем аны. Сиңа, иптәш, председатель җене кагылган. Минем турыда уйлыйсыңмы? Мин нишләрмен авылда? Стаканга сыер савам. Белемем буенча юрист. Кая монда миңа эш? Сәүбән. Калабыз дип әйтмәдем бит әле. Разия. Беләм мин сине, дәшми йөрисең-йөрисең дә... Бац! Сәүбән. Прокуратурада эш булмасмы, я мәктәптә укытырга. Разия. Кара моны, инде хәл итеп тә куйган. Сәүбән. Юк ла, үзең сорагач кына әйтүем. Разия, бераз йоклап алам да, балыкка төшәм. Уятырсың, яме. (Келәткә кереп китә. Разия уйланып кала). Разия. Ак чәчәкләр җыйдым болыннарда. Бирермен дип сиңа бәйләмен. Бар гомеремне сиңа багышладым. Язмышымны сиңа бәйләдем. Бердәнберем, кадерлем! Күңелемдәген күрә алсаң гына Ал кулымнан гөлләр бәйләмен. Сүнмәс нурга күмдең бар дөньямны. Ачып бирдең җирнең бар ямен. Синең белән булган минутларым — Иң сагынып көткән бәйрәмем. Бердәнберем, кадерлем! Өметемне аклый алсаң гына Ал кулымнан гөлләр бәйләмен. Ачык тәрәзәдән Саҗидә күренә. Саҗидә. Туганым апа, бу ир белән хатын арасындагы яратышу ничек була соң? Гел бергә булгач, бер-береңнән туеп бетмисеңме? Разия. Кемдә ничектер? С а җ и д ә. Ә сездә? Разия. Торган саен якыная гына барасың. Бер тән, бер җан кебек. Саҗидә. Шул кадәр дә көчле булыр микән. Разия. Ышанасыңмы, аның үзен генә түгел, ул яраткан әйберләрне ярата башлыйсың. Элек мин шигырь укырга бик ихлас түгел идем, ә хәзер кулыма шигырь керсә, аерыла алмыйм. Саҗидә. Сәүбән абый шигырь яраткангамы? Разия. Ул яраткан ашны ярата башладым. Аңа ошаган җырларны ошатам. Саҗидә. Безнең дә Рәүф белән шулай булыр микән? Разия. Аның дуслары — миңа да дус. Аның хыялы — минем өчен дә изге. Саҗидә. Икең дә бер теләк, бер омтылыш белән яшәү — зур бәхеттер ул. Безгә дә килерме ул көн? Разия җырының аһәңе һаман да ишетелеп тора иде. Саҗидә дә Разия җырына кушыла. Р а 3 И Я. Уйларымны аңлый алсан гына Ал кулымнан гөлләр бәйләмен. ♦ Саҗидә. Була китаплар, кат-кат укыйсың, укыган саен моңар-= чы күрелмәгән яклары ачыла бара. Әйбәт китап шикелле сии, Разия 2 апа. Менә уку кешене ничек күтәрә. Разия. Синең үзеңә дә укырга керергә кирәк, Саҗидә. Читтән 2 торып булса да. Саҗидә. Ниятем быел керергә иде. Булдыра алсам. Разия. Тырышсаң булыр. Саҗидә. Фермадагы эшем дә болайрак булып китте. Кайчакта £ уйлап та куям, нигә дип ризалык бирдем бу депутатлыкка. Халык ~ ышанычын аклый алмасам нишләрмен. Разия. Син дә акламасаң. Саҗидә. Алай димә. Планнар елдан-ел арта бара. Бер урында * гына таптанырга ярамый хәзер. Ярышка чыккач, берәүнең дә җиңе- а леп каласы килми. с Разия. Камыр изеп куйган идем, әчер микән? Саҗидә. Нишләттең? Разия. Суга он тугладым да... Саҗидә. Чүпрә салдыңмы соң? Разия. Чүпрә дә кирәкмени? Көлешәләр. Капкада Рәүф күренә. Рәүф. Кирәк түгел чүпрә, чүпрәсез күперә. Разия. Рәүфнең ачуы. Рәүф. Ике килен-килендәш? Музыка башлана. Рәүф. Ике килен килендәш. Икесендә бер киңәш. Үз иренә якын килми, М*нә, җиңги, сиңа әйтәм. Кочакларга иренгәч. Р а 3 И Я. Салып кайту килешерме. Рәүф, синең кебеккә? Рәүф. Ни кыланса шул килешә. Менә, җиңги, сиңа әйтәм. Өйләнмәгән егеткә. Р а 3 И Я. Туйлар ясадың түгелме. Ни сөйлисең, акылсыз. Рәүф. Көндезен Рәүф өйләнгән. Менә, җиңги, сиңа әйтәм. Тон җиттеме — хатынсыз. Разия кереп китә. Саҗидә. Бу эшең генә җитмәгән иде. Ашыйсың киләме, эчәсеңме? Рәүф. Кычкырышасым килә. Саҗидә. Кайда йөрдең? Рәүф. Ирекле кош кайда очмас. Танцада. Кунак кыз килгән. Ай, матурлыгы, чукынчык. Саҗидә. Биегәч-биегөч озатырга иде. КУ.М». 113 Рәүф. Анысын гына беләбез. Саҗидә. Нишләп иртә кайттың, кунак кыз куна кертмәдемени? Рәүф. Иртәгә, боерган булса, иртәгә! Саҗидә. Әткәй сизә күрмәсен, бар, кереп ят. Рәүф. Урын җәйдеңме? Саҗидә. Җәелгән. Р ә үф . Кайда? Саҗидә. Әниләрдә. Рәүф (кабынып). Кунак кыз янына китәм! Саҗидә. Үз иркең. Рәүф. Көнләшә дә белмисең. Саҗидә. Ирем түгел лә. Рәүф. Кемең, кем мин сиңа? Саҗидә. Йөкләмә. Менә салып кайткансың. Хәзер сине күзәт, кулдан ычкындырма, тәрбиялә. Аз иде кайгым. Рәүф (көлә). Өстәмә йөкләмә? Бер үзеңә егерме биш баш сыер да, бер баш ир?.. Салдым. Синең өчен йөрәк әрни. Сине кызганам. Саҗидә. Аңламадым. Горурланам дисәң аңлар идем. Рәүф. Камилә булып Камиләдән дә көлдергәч. Синнән генә көлми ул, миннән дә көлә. Безнең семьядан көлә. Үз сыерларыңны кире ал! Саҗидә. Боларын кемгә? Рәүф. Анысы синең эш түгел. Камилә үзе карасын. Саҗидә. Камиләгә ярый, Саҗидәгә ярамыймы? Эшнең ояты юк. Ул сыерларны да адәм рәтенә кертергә кирәк. Рәүф. Менә сине дөрестән дә аңлавы кыен. Саҗидә. Ә син башың белән генә уйлама, намусың белән дә уйлап кара, бәлкем аңларсың. Рәүф. Әзрәк кенә үзең турында да кайгыртырга ярыйдыр. Нигә кирәк булды депутатлыкка ризалык бирергә? Менә җигел инде. Берәр эш чыкса — сиңа килерләр. Жалоба булса — сиңа, ярдәм кирәк булса — сиңа. Барысын да тикшер, үз эшеңне дә, аларныкын да. Тикмәгә генә депутатны хезмәтче димиләр. С а җ и дә . Халык хезмәтчесе. Рәүф. Барыбер рәхмәт әйтүче булмас, ә зарланучысы табылыр. Председатель белән булышуларың тагын! Ташны башка бәрсәң дә, башны ташка бәрсәң дә, баш ярыла. Ул председатель, ни әйтсә дә аныкы дөрес, аныкы өстен. Саҗидә. Өстеннәр белән алышырга яратам. Рәүф. Ой, характер да соң! Саҗидә. Сиңа характерсыз хатын кирәк идемени? Рәүф. Ялгышмадым микән мин сиңа өйләнеп. Саҗидә. Ай, терсәкне тешләп булса! Мин дә ялгыштым, ахры, сиңа ышанып. Рәүф. Терсәкне тешләп булмый икән шул. Саҗидә. Ә без, әйдә, бер-беребезнекен тешләшик. Этә-этә Рәүфне үз өйләренә йокларга кертеп җибәрә. Беркавым ишегалдында берәү дә юк. Капкада Камилә белән Кәримулла күренә. Камиләне бетенләй танып булмаслык. Мини юбкадан. Мөмкин кадәр яшь күренергә тырышып, затлы- дан гына киенгән. Үзен.үзе тотышында көязлек, мөлаемлык, нәзбереклек. Әдәпле, инсафлы, йомшак кына итеп сөйләшә. Камилә. Белмим инде синең белән нишләргә дә. Аптыраган. Кәримулла. Ә син уйлап та бирмә. Тилмереп әйткән сүзләремә колак сал. Карышуыңны ташла. Камилә. Сезгә ышансаң. Кәримулла. Кемгә ул сезгә? Камилә. Ирләргә. Кәримулла. Ю-ук, син башка ирләргә ышанма, син миңа гына ышан. Камилә. Хатының булмаса икән. Кәримулла. Хатын? Кайда ул хатын?! Моннан йөз чакрымда. Авылда, йорт карый. Минем еллар буе аның янына кайтканым юк. Фактически әйтсәм, тол ир мин. Ялгыз башым. Фактически — ♦ минем хатыным син. Камилә. Килеп чыкса. Кәримулла. Килми. Өйне, балаларны ташлап кая чыгып йөрсен. Ул турыда уеңа да кертмә. Юкка карышасың. Каммләкәй. Гомер ике килми, заяга уздырмыйк. Камилә. Ай, Кәримулла, сизеп торам, харап итәсең син мине. Кәримулла. Итәм! Бал кашыгына салам да кабып йотам мин сине. Камилә. Тамагыңа тыгылсам? Кәримулла. Үләм икән, синең өчен кнтәм бу дөньядан. Дуэт башлана. КаМИЛӘ. Мен» инде ипче еллар Күңелемдә йөри антым. Антымны боздыра язды Шушы мыеклы квартирантым. Бергә: Өздереп, һай, өздереп карамачы күзләреме, Укларын, һай. укларын кадамачы үзәгемә. Сиңа бәлки ул берни дә түгелдер дә. Ә минем, һай. ә минем үзәгемне өзә генә. КаМИЛӘ. Нишләсәм дә оныта алмыйм Янымда мыек барын. Кырдырып ташлатыр идем Бу ирләрнең кара мыекларын. Бергә: Оздереп. һай. өздереп карамачы күзләремә. Укларың, һай. укларың кадамачы үзәгемә. Сиңа бәлки ул берни дә түгелдер дә. Ә минем, һай. ә минем үзәгемне өзә генә. Кунаклар каршына өйдән хуҗалар чыга. Камилә. Хәерле кич. Кәримулла. Сәлам бирдек! Камилә. Йөрергә чыккан җирдән сезгә дә кагылдык. Миннән башка ике аягының берсен дә атламый. Кәримулла. Гаделша абый. Рәүф өйдәме? Гаделша. Белмим. Кәримулла (сызгыра). Рәүф? Рәүф күренә. Кәримулла. Рәүф, ике көнең узды, җавабыңны әйт. Рәүф (Саҗидәгә күз төшереп алган). Сүзеңнән кире кайтмадыңмы? Кәримулла. Ике сөйли торган адәм түгел Кәримулла. Рәүф. Шарты да шул әйткәнеңчәме? Кәримулла. Кәримулланың сүзе бер булыр. Рәүф. Алайса, мин риза. Кәримулла. Кулыңны! (Кул бирешәләр). Минем егетләр җыйналып калдылар. Безгә дә анда булырга кирәк. Сөйләшәсен сөйләшеп, килешәсең килешеп алырбыз. Иртәгәдән тотынабыз. Гаделша. Ничек каерырга беләләр. •• 115 ХӘЛ ВАХИТ ф ИКЕ КИЛЕН КИЛЕНДӘШ Кәримулла. Без, Гаделша ага, эшли дә беләбез. Куш син безгә: нәрсә салырга, кайчан өлгертергә, әйт: бер елдан диген — бер елдан өлгертәбез. Әйт: бер айдан — бер айдан әзер булыр. Ничек эшлибез, кайчан эшлибез — анысы безнең эш. Шабаш! Гаделша. Җыен килмешәк, җиделәтә, унлата артык итеп каералар. Камилә. Нишләп әле син, Гаделша абый, аңа ят кеше итеп карыйсың? Әгәр дә без туй итеп куйсак? Кәримулла, мыекбаем, әйдә, шуларга ачу итеп, тотабыз да өйләнешеп ташлыйбыз. Кәримулла. Әйләнәм. Колхозыгызга керәм. Камилә. Иртәгә үк! Кәримулла. Ю-ук, туй итәргә акча кирәк. Башта төзибез, акча алабыз, аннан соң... Гаделша. Койрыкны сыртка салабыз? Акылың алтын. Мут егет син, Кәримулла. Исемең үк өметле түгел, мулла дип бетә. Камилә. Колхозыбызда байлык җитәрлек, бер договор төзегәннән генә коргаксымас әле. Хәерниса. Кәримулланы җибәрәсең килми, Камилә. Синдә ир кайгысы. Камилә. Нишләп җибәрәсем килсен. Аз булса да ай саен квартир акчасы кереп тора. Хәерниса. Бер башың, кая куеп бетерәсеңдер ул акчаны. Камилә. Бөтен тапканны шушы уймак авыз йота да бара. Тәмле ашарга, матур киенергә яратам. Хәерниса. Тагын нәрсә яратасың? Камилә. Квартирант кертергә. Гаделша (малаена). Хәл иттеңмени инде? Атаң белән киңәшеп тә тормадың? Рәүф. Мин нәрсә, председатель хәл иткән. Гаделша. Ә син ир булсаң үз сүзеңне үзең әйт. Юк, диген, үз колхозымныкын үз бригадам белән мин үзем төзим, договорсыз-ни- сез, намуслы хезмәт белән диген. Менә шул җавабың булыр. Председательгә дә, шабашникка да. Менә шул чакта авыл урамнарыннан күкрәгеңне киереп йөри алырсың, авылдашларыңның күзләренә туры карап. Кәримулла. Минем Рәүф өчен кайгыртып йөрүем. Акчалы эш чыгып торганда. Сәүбән. Йөзгә кызыллык китерә торган акчаны мин аны! Рәүф. Шулай, без акча эшлик дисәк, йөз кызарырга тиеш. Ә синең кызармый. Зарплата көйләнгән, ай башында аванс, уртасында получка, көнесәгате билгеле. Гаделша. Армиядән кайтканны бирле колхозыңны сөендергәнең булдымы? Ә хәзер... Уйласаң гына да чәчең үрә торыр. Үз авылында үзе шабашник. Рәүф. Әти, кесә тутырып акча алып кайткач уйланырсың. Гаделша. Акча? Әниеңнең күпме көче керде бу колхозга, атаңның күпме тире тамды. Хәзер килеп син шул мираска кул сузасыңмы? Үз колхозыңны каезларга керешәсең, сине үстергән, әпәй ашаткан туган авылыңны таларга тотындыңмы? Оятың ук юк икән. Хәерниса. Атасы, ул кадәр кызма әле. Гаделша. Карт көнебездә шушы хурлыкны күрергә үстердекме без аны? Хәерниса. Атасы дим! Гаделша. Кем малае дигәндә Гаделша малае диләр. Дөньяга чыгарлыгымны калдырмады. Рәүф. Кеше әйберенә кул салмаган, ул кадәр хурланырга. Гаделша. Карак, ичмаса, яшеренеп урлый, э син көпә-көндез, ачыктан-ачык. Хәерниса. Гаделша! Гаделша. Күземә күренмәсен! Чыгып кит минем йортымнан! Хәерниса. Үз балаңны... . Гаделша. Намусын сатып йөрүче минем балам түгел! Рәүф. Ярый, әти. Бикләнгән капканы ватып кермәм. Әйдә, ха- | тын, җыйна әйберләрне. Саҗидә. Мине кумыйлар. = Рәүф. Каласың? Саҗидә. Калам. Рәүф Кәримуллалар белән китә. Пәрдә. ы ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА Күпмедер квниор узган. Өйлә вакыты. Гаделша эш урынында. Әнәсне үэ һөнәренә вйрәто. Урамнан Камилә керә. Ишегалдын әйләнеп чыга. Гаделша. Нәрсә тыз-быз йөрисең, Камилә. Кем кирәк? Камилә. Кем кирәген үзем дә белмим. Синең киленең Саҗидә, ш Куып җитеп килә бит. Нормасын тутырган. Ә минем кими дә кими. с Гаделша. Җиткермә. Камилә. Сыерлары да аның яклы. Мине санламыйлар, тол ха к тын итеп карыйлар. Нишлим, хур булам, ахры. Гаделша. Итәгеңә ут каптымыни? Камилә. Кияүгә берәр шәһәр егетенә чыкмады, ичмасам. Китәр иде дә, котылган булыр идем. Үзе кайда икән? Ойгә кереп китә. Урамнан Гыймран керә. Ул да борчулы. Гыймран. Гаделша кайнагай, кәнсәләргә чакырталар, районнан следователь килгән ди. Нигә кирәк булдым икән? Әнәс. Билгеле инде, сорау алырга. Гыймран. Нәрсә өчен? Гаделша. Нәрсә өчен булса да синдә җитәрлек. Гыймран. Кайсы өчен икән? Гаделша. Менә шулай дип сора. Әнәс. Кеше алдап, никах укып... Гыймран. Телеңне тый! Кемгә укыган, кем күргән? Әнәс. Менә мин. Фотога төшереп барганны оныттыңмыни? Гыймран. Ах, җен әвәләгән нәмәрсә! (Куа. Шунда Камиләне күреп ала). Ә сиңа нәрсә кирәк? Камилә. Син түгел. (Саҗидәләргә юнәлә). Гыймран (Әнәскә). Саҗидә җиңгәңә дә бәла китерәсең. Үзем батам икән, аны да батырам. Гаделша. Аның ни гаебе бар? Шәрифҗан керә. Камило ияргән. Гыймран чыгып китә. Шәриф җан. Саҗидә кайтмадымы? Гаделша ага, сизәсеңме, вшләр кая табан китте? Колхозыбызга кешеләр кире кайта. Элек китәләр дип алҗый идек, хәзер кайталар. Гаделша. Кем кайта бит. Шәрифҗан. Менә улың Сәүбән. Инженер! Үзе генә дә түгел, югары белемле хатын ияртеп кайтты. Гаделша. Кайталар. Колхоз баегач Гыймран да кайтты әйләнеп. Шабашииклар да килә. Балга җыйналган чебеннәр төсле. Ойго юнололәр. Председательне Камилә алып кала. Камилә. Шәрифҗан абый! Шәрифҗан. Ни бар? Камилә. Үзегезгә генә әйтер сүзем бар. Шәрифҗан. Я? Камилә. Эшләр хөрти, Шәрифҗан абый. Саҗидәне ничек тә коткарып калырга кирәк. Югарыда белеп алсалар, депутатлыкка үткәрмәсләр. Шәрифҗан. Соң? Камилә. Никах укыткан. Шәрифҗан. Шуннан? Камилә. Алар ирле-хатынлы да түгел икән. Су коенганда берсе алдында берсе чишенми. Мунчага да бергә кергәннәре юк. Йоклаганда да... Шәрифҗан. Стоп! Аларның кайда, ничек йоклаганында синең ни эшең бар?! Камилә. Туй итүләре дә ялган булган. Шикләнгән идем аны, үзләре берберсенә каршы, үзләре өйләнешәләр, бу ни эш дип аптыраган идем. Шәрифҗан. Алай. Өйләнешмәгәннәр дисеңме? Камилә. Өйләнешмәгәннәр. Шәрифҗан. Соң, алайса никах та укылмаган булып чыга. Өйләнешмәгән кеше никах укытамыни? Камилә (сүз әйтә алмый тора). Ә? Ә-ә. Шулай булып чыга икән шул. Кара син аны, юкка гына борчылып йөрим икән, Шәрифҗан абый. Шәрифҗан. Әйе шул, Камилә, юкка гына борчылып йөргәнсең. Әйтә киләм ләбаса ул кадәр борчылма дип. Камилә. Кайтыйм, алайса. (Чыгарга юнәлә. Үз алдына.) Буталып беттем, каһәр суккыры. Шәрифҗан (кискен). Камилә! (Камилә шунда ук туктап, тынып кала. Куырылып төшә. Көтә). Ташла бу гадәтеңне, Камилә. Болганчык суда балык тотарга яратасың. Әнә эшеңне кара. Сыерларың сөтне киметә. Саҗидә куып җитеп килә үзеңне, узып та китәр. Камилә. Саҗидә ул сыерларның телен белә. Әллә сихерли дә инде шунда. Шәрифҗан. Телен түгел, һәркайсының фигылен, характерларын, ничек ашатырга кирәген белә. Чыгып китә. Камилә аның артыннан иярә. Арт капкадан Гыймран белән Гайшә керә. Одеалга төреп нәрсәдер күтәргәннәр. Ишегалдында Камиләне күреп, лапас эчендә яшеренеп торалар. Камилә чыгып киткәч кенә поскан урыннарыннан чыгалар. Гыймран (як-ягына карана). Кая яшерергә соң? Бар әле, берсен чакырып чык. Гайшә. Кайсын, Хәерниса җиңгинеме? Гыймран. Анысы безнең кеше түгел. Разиясын. (Өйалдында Разия үзе күренә). Разия, матур килен, кил әле, кил. Менә шушыны яшереп куярга кирәк. Разия. Нәрсә соң бу? Гыймран. Шул инде. Теге нәрсә. Өч сортка аерып чыгара торганы. Разия. Әллә? Гыймран. Әйе, үзе. Кибетнекен генә ничек җиткереп бетерәсең. Разия. Самогон аппараты? Гыймран. Шыпырт. Сизә күрмәсеннәр. Аерата Саҗидә киленнән сак бул. Разия. Мин яшериммени? Гыймран. Иң ышанычлы кешебез син инде, килен. Гайшә. Идән астына төшереп куй. Берәр нәрсә белән томалап. Өйалдымда Гаделша белән Хәерниса күренә. Гыймран. Кәнсәләргә чакырталар. Күрсәтеп язучы булгандыр. Белер хәл юк, өйгә тентү керсә. Гайшә. Сезгә кереп берәү дә эзләп йөрмәс. Сездән шикләнмиләр. = Гыймран. Следователь килгән ди. Разия. Следователь? Мин булам инде ул следователь. (Өстендә- = ге плащын сала. Прокуратура эшчесе киеменнән кала). Гыймран (телсез кала. Тотлыга). Ә... Ә-ә... ни... ни... Разия. Прокуратурага эшкә кердем. Гыймран. Пр... пр.. пр-пр-прркарур? (Авып төшә). Хәерниса (өйалдыннан йөгереп төшә). Кияү, ни булды? Ниш- J ләдең? Гаделша. Күрмисеңмени, паралич сукты. ♦ Гайшә. Гыймран дим, сиңа әйтәм! Гыймран. A-а... Ә-ә... Хәерниса. Харап эш. Нишлик, доктор чакыртыйк мәллә? Гайшә. Паралич сукты дисеңме? Гаделша. Сукмый ни, сугар да. Җинаятемне яшерәм дип, сле- ф довательнең үз кулына китереп тоттыр әле. х Гайшә. Бетте баш. Әнәс. Калды муен сузылып. Гыймран (үзенә-үзе ярсып). Син следовательме? Син чакырттыңмы? Ә мин... үз кулым белән китереп бирдемме моны? Самогон кайнатам, мине кулга алыгыз дип килдемме? Гаделша. Паралич булмады бу. Акылына зәгыйфьлек килде. Хәерниса. Сиңа көләргә булсын. Гаделша. Кем көлә? Кияү хәзер башын җүләргә салып кына котыла ала. Җүләргә суд юк. Гыймран. Ах, мин ахмак. Гаделша. Менә. менә. Гыймран. Маһы бирдем. Берәү дә эләктерә алмый иде. Эләккәч тә шуып чыга идем. Гаделша. Балык кебек. Гайшә. Әй, тиле баш, тиле баш. Җебегән. Кемгә биреп яшертә бит. Менә утырырсың инде. Гыймран. Кайда? Гайшә. Урынын табарлар. Тәрәзәсенә аркылы тимер кадаклаган номерларда. Г ы й м р а н. Ә син передача ташырсың. Капкада Саҗнд» күрен». Гыймран (теш арасыннан). Ике килен-килендәш! Гайшә (тузынып). Уңдык без киленнәрдән. Г ы й м р а н. Каптык без киленнәргә. Гаделша (горурланып). Ах. безнең киленнәр! Гыймран. Инде кечесе кемне алып кайтыр? Әнәс. Судьяга әйләнәм. Гыймран. Шулай, безгә судья гына җитми. Закон чыгаручы бар, прокурор бар. Судья да булса, судны үз өебездә генә ясарга кала. Әнәс. Гаепләнүче дә бар. Гыймран. Башта исбат итәргә кирәк әле. Ән ә с. Ә мин нәрсәгә дип фотога төшереп бардым? Гыймран. Өметсез үк икәнсең. Гайшә. Я, бетерегез инде. (Разия алдына килеп тезләнә.) Ят кешеләр түгел. Бер юлга гына гафу итегез. Кем ялгышмый. Бутагандыр. Гаделша. Бутаган? Песок урынына тоз салып эчми. Гыймран (еламсырап). Разия килен, акыллым, инде миңа нишләргә? Разия. Канцеляриягә барырга. Гыймран. Следователь монда ич. Разия. Мин дә хәзер барып җитәм. Гыймран. Үз кешеләр ләбаса, Разия кадерлем, бармыйча гына булмасмы дигән идем. Разия. Булмас, кадерле җизнәкәй. Г ы й м р а н. Ә моны? Аппаратны әйтәм. Разия. Алып барасың. Г ы й м р а н. Урам буенча? (Гайшәгә.) Күтәр! Гайшә. Үзең күтәр. Гыймран. Апай, бәхил бул. (Аппаратны күтәреп урам буйлап китә.) Сау булыгыз, туган-үскән җирләр!.. Гаделша. Разия, бу усал кайнаналар өчен дә юкмы шунда берәр статья? Хәерниса. Ни сөйләнә? Гомер иткән хатыныңны илтеп тыгар идеңме рәшәткә артына? Гаделша. Унбиш тәүлеккә генә. Акылга утыртырлык итеп кенә. Разия. Безнең әнкәйгә нишләп статья булсын. Безнең әнкәй бит Ул. Хәерниса. Менә закон кешесе ни әйтә. Гаделша. Элекке заман булса киленнәреңнең җелеген суырыр идең син. Замана үзгәрде. Хәерниса. Телеңне тый дим. Разия су чиләкләре ала. Хәерниса. Абау, кая барасың, килен? Разия. Суга. Хәерниса (аның кулыннан чиләк-көянтәне алып). Кирәкмәс, килен. Син болай да арып кайтасың. Үзем, үзем. Әнә радиосы да гимнастерка ясарга куша. Гаделша (төзәтеп). Гимнастика! Хәерниса. Ярар, син өйрәтеп утырма, күп ясыйм мин аны — гимнастны. Иртә таңнан кара төнгә кадәр. Суга китә. Урамнан Камилә керә. Саҗидә аның янында тоткарлана. Камилә. Саҗидә, сине эзлим. Саҗидә. Син үзең дә миңа кирәк идең. Камилә. Зинһар, хур итмә. Куып җитеп киләсең, узып та китәрсең. Ә мин кеше күзенә ничек күренермен. Сыерларымны кире бир. Үзеңнекеләрне үзеңә ал. Саҗидә. Тынычлан әле. Хәлең ничек? Камилә. Тегенең хатыны килеп төште. Квартирантымның. Саҗидә. Ишеткән идем. Камилә. Чая нәрсә, күзеңә керергә тора. Үзе кебек үк, мыегы гына юк. Саҗидә. Ни булды соң? Камилә. Ни булсын, куып чыгарырсыңмы? Кичтән икесенә бергә урын җәеп йоклаттым. Иртән мунча ягып керттем. Саҗидә. Икесен дә. Камилә. Мунчаны тышкы яктан бикләп алып, керосин сибеп, ут төртеп яндырыйм микән әллә дигән идем дә, тыелып калдым инде. Бу ирләрне атасы гына эт ата торган мылтык белән. Саҗидә. Төкер. Чибәрлегең бар, үткенлегең. К а м и л ә. Үз сыерларыңны үзеңә аласыңмы? ♦ Саҗидә. Камилә, менә мин нәрсә уйлап торам әле. Кайбер кол- = хозларда икешәр смена белән эшләүчеләр бар. Без дә шул методка § күчсәк, ә? Илле баш сыерны бергәләп карасак? Камилә. Икәү бергәме? Саҗидә. Ә ник, эшли алмабызмы әллә. Бер-беребезгә булыша t булыша. Камилә. Син миңа булышмакчы? Камиләгә?.. Ә мин сиңа яла = ягарга теләдем. Саҗидә. Якмагансың ич. Камилә. Ышанмадылар. Хәзер килеп бергә эшләргә тәкъдим ф итәсең. Булышырга. Буксирга алырга. Әй, җаным, әй, Саҗидәкәй, _ изге җандыр син. Фәрештәдер. Берәү булса минем белән сөйләшеп тә = тормас иде. Саҗидә. Нишләп инде. ® Камилә. Үзеңнән күпме көлеп йөрдем. с Саҗидә. Син шаярмыйча яши аласыңмыни?! Камилә. Җүнсеа мин. Шушы яшемә җитеп акыл кермәде. (Кү- ' зен сөртә). Саҗидә. Я. нәрсә дисең? Камилә. Эшлибез, ник эшләмәскә? Синең белән булсакмы, билләһи дип әйтәм, районда гына түгел, республикада алдынгылыкны бирмибез. Киттем. Теге шабашникны куып чыгарам. Ә шулай да кызганыч, мыегы шәп иде. Камала чыгып кита. Саҗидә Разия белән очраша. Саҗидә. Туганым апа, нишлим? Ничек акылга китерим бу Рәүфне? Күпме аңлатып карадым, ялварып карадым, һич кенә дә эзгә төшереп булмый, һаман да үз кирелеген куа. Әткәй сүзен дә алга алмады. Нишлим? Разня. Аерыл. Саҗидә (монысын ук көтмәгән иде). Ә? Разия. Бүген үк! Саҗидә. Аерылырга? Мөмкин түгел. Разия. Мөмкин! С а җ и д ә. Булдыра алмыйм. Разия. Булдырырсың. Саҗидә. Аннан башка яшәргәме? Яратам шул мин аны. Рази я. Яратканга күрә дә аерылырга кирәк. Саҗидә. Юк. юк. әйтмә дә... Разия (капка төбендә керергә базмыйча торган Рәүфне күреп ала. Шыпырт кына). Рәүф кайткан. (Кычкырып).Саҗидә, уйлап эшләвеңме бу. ирдән аерылып йөрүне уен эш дип беләсеңме? Саҗидә (хәйләне аңлап). Үгетләмә. Разия апа. Хәл иттем инде. Аерылам. Гаризасын да яздым. Башка чарам калмады. Разия. Мондый чакта җиде мәртәбә үлчәргә кирәк дигәннәр. Саҗидә. Җитмеш мәртәбә үлчәдем. Булмый, бергә торып булмый. Разия. Үзе белән тагын бер тапкыр сөйләшеп карасаң, соңгы мәртәбә. Бәлки ялгышканын аңлар. Саҗидә. Күп сөйләштем инде. Разия. Әллә үзем сөйләшеп карыйммы? Саҗидә. Мәшәкатьләнмә. Барыбер тыңлый торган түгел. Разия. Икмәкне дә бер киссәң кире ябыштырып булмый. Саҗидә. Безнең киселде инде. Разия. Бер дә кызганмыйсыңмыни соң? Саҗидә. Үзе гаепле. Үзенә үпкәләсен. (Өйгә кереп китә). Рәүф. Туктагыз! Ике килен-килендәш! Бу ни эшегез сезнең? Разия. Абау, син мондамыни? Рәүф. Җиңги, ничек болай була инде бу? Тора да башламаган килеш. Разия. Әй, аерылса тагын, икенчене табарсың. Рәүф. Ничек икенчене? Разия. Беткәнмени дөньяда кызлар. Рәүф. Дөньяда икенче Саҗидә юк. Разия. Булыр әле. Рәүф. Булмаган да, булмас та. Юк, моңа юл куярга ярамый. Беләм мин аны, бер хәл итсә, кире кайта торганнардан түгел. Җиңги җаным, ирек бирмә. Яратам, үлеп яратам мин аны. Разия. Яратасың? Ярату шулай буламыни? Нинди хурлыкларга төшермәкче буласың син аны?! Намусыңны акчага сатып. Кем син? Кем баласы? Кая тәгәрисең? Шул турыда уйлап карар идең, әткәй әйтмешли, башыңа тай типмәгән булса. Рәүф ниндидер карарга килеп урамга чыгып китә. Өйдән Саҗидә чыга. Шул чакта урамнан Шәрифҗан керә. Ш ә р и ф җ а н. Килендәшләргә сәлам! Разия 1 Саҗидә/ (бергә). Сәлам, Шәрифҗан абый! Шәрифҗан. Я, кайтып җиттеңме, Саҗидә, юл уңдымы? Саҗидә. Уңмаган кая. Шәрифҗан. Башкармага кердеңме, үзен күрдеңме? Саҗидә. Кердем, күрдем. Молоковоз мәсьәләсендә гадел булырга кирәк ди. Шәрифҗан. Ә син? Саҗидә. Мин дә аның фикерен куәтләдем. Шәрифҗан. Менә рәхмәт, молодчина! Саҗидә. Безнең болай да ике молоковозыбыз бар, күршеләргә бирү гадел булыр дидем. Шәрифҗан. Нәрсә?! Молоковозны күршеләргә бирдереп кайттым дисеңме? Саҗидә. Әйе. Шәрифҗан. Сиңа ышанган мин җүләр, үзем барган булсам, алып кайта идем. Менә шушы детсад белән эшләп кара инде син. Нишләргә сезнең белән, кая барырга? Саҗидә (беренче мәртәбә председательгә тавыш күтәреп). Мин сезгә детсад түгел, иптәш Мортазин! Мин хөкүмәт кешесе. Мәсьәләне үз каланчабыздан гына карап хәл итәргә безнең хакыбыз юк. Шәрифҗан. Каланчадан карап утырырга мин пожарник түгел, миңа сөт тапшырырга кирәк, сөт әчи. Разия. Шәрифҗан абый, минемчә дә Саҗидә дөрес эшләгән. Ул мәсьәләгә киңрәк, хуҗаларча карый. Шәрифҗан. Хуҗалыкны безгә калдырып тор инде син. Катлаулы тармак, читтән торып хәлфә булып булмый, гражданин следователь. Разия. Мин эш урынында следователь, ә хәзер, шушы авыл килене буларак, шуны әйтәм: үз кешеләрегезне оештырмыйча, шабаш- никлар белән договор төзергә ашыккансыз. Шэрифҗан. Тимерне кызуында сугарга яратам. Саҗидә. Идарә членнары белән киңәшләшмичә. Шэрифҗан. Эш көтми. Саҗидә. Проект-сметада күрсәтелгәннән берничә мәртәбә артык түләргә килешкәнсез. Шэрифҗан. Беренчедән, проект баштагыдан күп тапкырлар киңәйтелде. Икенчедән, ул халыкны шабашник диләр, син биргәнгә генә риза буламы? Разия. Колхоз милкен үз белдеге белән тарату беркемгә дә рөхсәт ителми, Шэрифҗан абый, хәтта колхоз председателенә дә. Саҗидә. Шабашниклар белән араны өзәргә кирәк. Шэрифҗан. Ә миңа төзергә кирәк. Саҗидә. Юк, бу дөрес түгел, мин моны болай гына калдыра алмыйм. Шэрифҗан. Дөресе кайда, барып әләкләшүдәме? Саҗидә. Әләкләшә торган гадәтем юк. Эш аңа барып җиткәнче, идарә членнарын җыеп, колхоз файдасыннан чыгып хәл итәргә кирәк. Аннан, фабриканы салып бетерсәк, молоковозның да кирәге калмый. Сөт продуктларын хөкүмәт бездән үзе килеп алачак. Шэрифҗан. Карап торам торам да мин сиңа, килен, горурланып та куям, сине үз депутатым итеп бер дә ялгышмаганмын. Разия. Ул халык депутаты, Шэрифҗан абый. Шэрифҗан. Кем әйтә халыкныкы түгел дип, әлбәттә, халыкныкы. Ә халык кем соң ул, халык менә без ул. Шулчак Рәүф Кәримулланы алып керә. Кәримулла. Кая өстерисең? Рәүф. Әйдә әле, эш башланганчы председатель белән киңәшеп алыйк әле. (Кәримулла ышана, портфеленнән эш кәгазьләрен чыгара башлый). Шэрифҗан абый, иптәш председатель! Ни дисәң дә, бу төзелешне шабашникларга биреп эшләтү дөрес түгел. Нәрсә, безнең үзебезнең эшләрлек кешеләребез юкмы әллә, үзебез булдыра алмыйбызмы? Халыктан оят. Хурлык. Менә шул, шабашниклар белән төзегән договорны юкка чыгарыгыз. Төзүчеләр бригадасын үзем оештырам. Сөт комплексын үзем төзеп бирәм. Шэрифҗан. Менә чын колхозчы сүзен ишетәм. Рәүф (Кәримуллага). Кая, чыгар әле договорны. Кәримулла. Ертып ташлар идең бугай. Рәүф. Юк, син аны үзең ертачаксың! Кәримулла. Шаярма. Договор хәзер закон көченә кергән. Аны суд та юкка чыгара алмый. Рәүф. Суд? Минем судым үзем белән. (Якасыннан ала). Бирәсең- ме-юкмы? Кәримулла. Ярдәм! Коткарыгыз! С а җ и дә. Рәүф! Кәримулла. Разия ханым! Иптәш следователь, күреп торасыз... Прокурорга язам! Рәүф. Прокурорга? Әйдә, бигрәк тә шәп булыр. Шунда берьюлы аңлатып та бирерсең. Өченче ел «Таң» колхозында егетләрең дүртәр мең алды, ә син үз кесәңә сигезне салдың. ХӘП ВАХИТ ф ИКВ КИЛЕН КИЛЕНДӘШ Кәримулла. Чү, син! Нишләвең? Рәүф. Ах, прокуратурага бармыйбызмыни? Кәримулла. Шаярдым гына. Рәүф. Ярый, прокурорга бармыйбыз. Егетләреңә генә чишәм. Алар сине моның өчен... Кәримулла. Рәүф энем!.. Рәүф. Хәзер дә махинация корырга маташасың. Кәримулла. Алла хакы өчен! Рәүф. Чыгар договорны. Кәримулла. Көпә-көндез талау бу. Пычаксыз сую. (Кесәсеннән договорны алып бирә). Рәүф. Председательгә бир... Ә, юк, үзең ертып ташла. (Кәримулла договорны ерта). Инде бар, дүрт ягың кыйбла. (Кәримулла янап чыгып китә). Шәрифҗан (кочагын җәеп Рәүфкә килә). Коткардың. Колхоз исеменнән олы рәхмәт сиңа. Рәүф туп-туры Саҗидә каршына атлый, алдына тезләнә. Бу вакытта ишегалдында кеше шактый җыйналган була инде. Рәүф. Язмышка мең рәхмәт, күршеләр булганбыз. Әгәр дә башка авылда, башка районда туып, сине очрата алмаган булсам, көннәрем болай нурлы, шатлыгым бу кадәр тулы булмас иде. Яратам мин сине, Саҗидә. Чык миңа кияүгә! Камилә. Бәрәч! Үз хатынына өйләнергә тели түгелме соң бу бәндә? Хәерниса (Гаделшага). Әйтмәдемме мин сиңа? Шәрифҗан. Туй итәбез, туй! Хәерниса. Бер иткән идек бугай инде. Шәрифҗан. Тагын итәбез. Боларга өч тапкыр итсәң дә артык түгел. Камилә. Ура! Рәүф үз хатынына өйләнә. Саҗидә. Саҗидә үз иренә кияүгә чыга. Музыка. Пәрдә