Логотип Казан Утлары
Шигърият

Билал Назыйм газәлләре

Аһ, гамәлгә ашмады күңел хыялларым минем, Тамды яшь урнына күздән җиргә каннарым минем. Мәңгелектән үк язылгандыр шушы язмыш миңа, Әверелә көз фаслына япякты язларым минем. Дусларым салды күңелгә көн дә мең төрле газап, Калмады оят йөземдә, гәүдәдә хәлем минем. Мин янам гыйшык утында нәкъ сәмәндәр2 күк булып, Калмады каным, корып бетте тамырларым минем. Дивана булдым күреп айдай йөзен бер көнне мин, Җитте күкнең гөмбәзенә шунда аһ-зарым минем. Шул пәри йөзгә багышладым тәнем, җаным тәмам, Җан ни ул1 — булсын фида аңарга иманым минем. Бар кеше тели үзенә хур кызы төсле җанаш, Шул пәри йөзле гүзәл тик хур вә Гыйльманым3 минем. Ул зифа буйлы гүзәлем булса ханәмдә әгәр, Иң матур җәннәт булыр җимрек бу абзарым минем. Кашыңны кап-кара диләр, Йөзеңдә нур яна, диләр, Әгәр гыйшкыңда җан бирсәм. Шәһит булды, дияр ирләр. Барыр юлың туры булсын, Кызыл гөл юлдашың булсын, Синең күк назлы бер ярга Минем күк бер колың булсын. Илеңнең бакчасында син Ачылган гончәсе гөлнең, Ачылган гөлне мактарга Минем күк былбылың булсын. Көмеш икән касәләрең, Синең чәйнекләрең алтын, Хан урдасында һәр вакыт Йөрер урның, юлың булсын. Йөгертеп бер килим, дисәң, Әгәр сайлап гарәп атын, 'Назыймның гәүдәсе сиңа Ат өстендә җулың 4 булсын! Надан белән дус булма, вөҗданы юктыр, Дусын сатар җай килсә, иманы юктыр, Наданнарның уе һәр вакыт бозыктыр, Бөтен кылган эше гел ялганчылыктыр. Ирек куйсаң, наданнар эшләр барын да, Акылын сатар, гел мәкер булыр аңында, Көлке итәр җиһанның халкы алдында, Ни кылса кылыр, һич уйлап тору юктыр. 2 Семендер — екиятлерде ут эченде яшәүче, кәлтә еланга охшаш җан иясе. 1 Гыйльман — җәннәт егете • Җ у л — ат естене ябыла торган җәймә, япма. Наданнан кач, Назыйм, кылма аңа дуслык, Дуслык кылсаң, булырсың син үзең бозык, Наданнарга ишек ачма, бикне тот нык, Наданнарда гыйшык һәм мәхәббәт юктыр. Бул бәхил, әй йөзе аем, бул бәхил, Бул бәхил, әй зифа буем, бул бәхил! Бул бәхил, әй якты күңелем, бул бәхил, Бул бәхил, әй назлы гөлем, бул бәхил! Бул бәхил, әй бәгъре катым, бул бәхил, Бул бәхил, әй барча халкым, бул бәхил! Бул бәхил, әй барча гашыйк, бул бәхил, Бул бәхил, әй тугры дуслык, бул бәхил! Бул бәхил, изге адәмнәр, бул бәхил, Бул бәхил, дәрвиш ирәннәр, бул бәхил! Бул бәхил, әй барча солтан, бул бәхил, Бул бәхил, бар ир-арыслан, бул бәхил! Бул бәхил, әй барча заман, бул бәхил! Бул бәхил, әй барча дастан, бул бәхил! Бул бәхил, барча бәхетле, бул бәхил, Бул бәхил, бар мәрхәмәтле, бул бәхил! Бул бәхил, барча терекләр, бул бәхил, Бул бәхил, бар саф йөрәкләр, бул бәхил! Барча яшьләр һәм олуглар, бул бәхил, Бул бәхил, барча оруглар, бул бәхил! Дивана булды Билал гыйшкы аша, Бул бәхил, әй барча галәм, бул бәхил!

Уйгырчадан ӘХМӘТ ИСХАК тәрҗемәләре.