Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯРСӨЯР ӘРӘМӘСЕ

Госман бәгыренә ут кабасын белми дә. сизми дә иде әле. Басу карап йөргәндә гомерлек механизаторның күңеле шатлык белән тулы иде. Яз шатлыгы белән. Әйе. жир ябага койды. Табигать кыш белән саубуллашты. Бозлы елгасы читләрендә, ерым буйларында, үзәнлекләрдә үскән кызыл талда йөнтәс песиләр кабарынды. Чикләвек куаклары өстендә сары тузан күтәрелгәндәй булды. Зирек тә чәчәк ата. Юл кырыйларындагы үги ана яфрагы чәчәкләрендә алтын ут кабынды. Каен суының бөреләргә мул йөгергәне сизелеп тора. Хәер, куакларның бүтәннәре дә бик әрсезләнеп бөре тутыра инде. Шөпшәләр, бал кортлары безелди башлады, күбәләкләр канат җилпенде. Кырмыскалар, соңгардык лабаса дигәндәй кабаланып, жнр өстенә чыкты. Аларның чүмәлә-«крепостьлары» мыж килә. Карга оялары тирәсендәге шау-шуга исең китәр. Елтыр канатлар иске йортларын сипли, яңаларын кора. Әлегәчә боек-ятим торган сыер чык ояларында да жанлылык. Апрель башларында ук көтү-көтү кайтып төшкән сыерчык егетләре, бикәчләре килүгә йорг җирне хәстәрләп, канат кага-кага, дәртләнеп сайрарга тотынды Көннәнкөн мулрак сибелгән кояш нурларына кинәнеп җәйрәгән басулар өстендә, күзгә күренер күренмәс кенә нокта булып, тургай моң тарата. Күк зәңгәрлеген ипләп, җиңел җилкәнле көймәчекләр теземедәй, кыр казлары. торналар кайта. Күк гөмбәзенә реактив самолет сузып калдырган ак ефәк тасма гүя аларны котлап тирбәлә. Диңгезләр кичеп кайтып җнгкән киек казлар «Ярсөяр әрәмәләре шушы! Ярсөяр күлләре шушы! Кыйгак-кыйгак! Чынлап-чынлап! Саумы, кадерле туган як!» — диләр төсле. Торналар, билгеле инде, тавышны бөердәнрәк алалар: «Торыйк торыйк торыйк! Жнргә төшик, оя корыйк!» — дип киңәшәләр кебек. Барча җан иясе кояшка җылыга, яктыга тартыла, язгы дәрт белән яна тормыш башлый. Шуңа күрә апрель кеше йөрәген дә ү-енә бер төрле җилкетәдер. Адәм баласының күге биегәя, сыны турая, йөзе көләчләнә, сүзендә тапкырлык, җорлык арта. Госман Галиев, илле өченче язын каршылаган ир, басу кочагыннан шәп кәеф белән кайтты. Ярсөяр күлләренә кыйгачлап килеп төшкән киек кошларның үз телләрендә сөйләшеп, шөкранә нтә-итә канат кагынулары аның күңелендә бөтенләйгә тынып калгандай булган нечкә кылларны өр-яңадан яшьлектәгечә тибрәтеп жибәрде. Саз түмгәкләренең берсенә утырып, кошларны күзәтте ул. «Сезгә дә шул тикле якынмыни соң туган төбәкләр, асылларым?» Аның иреннәре шулай пышылдады. Юктан-бардан гына мәлҗерәп төшә белми торган кешенең дә күңеле моң белән тулды. Моң дигәч тә, моңаю, бәгырь күмерләнүе, өметсезләнеп иңрәү түгел иде бу. Юк, һич юк! Тыштан чакматаштай күренсә дә, йөрәгенә нечкәлек ят булмаган игенченең — жир кешесенең— сулаган һавасына, эчкән суына, учына алган ашлык бөртегенә, бар булдыгын рәхәттә сугарган туган табигатенә гашыйклыгы иде. Ә гашыйклар көчле-кодрәтле булалар, үз күңелләрен көр дә, хөр дә итеп кенә калмыйлар, сүнек-сүлпәннәргә дә рух өстиләр. Госманның җыр остасы дигән зур даны юк, гармун-скрипка уйнап та телгә кергәне булмады. Шулай да җанының иң эчкәресендә җырчы иде ул. Бүтәнчә булуы да мөмкин түгелдер кебек. Бозлы суы буенда, Ярсөяр әрәмәлегенә сыенып утырган Яртуган авылында туып үскән кешенең кайсын кем һәм кайчан җырга үги иткән?! Ни сәбәпледер, күзен-кашын сыпырып куйгач, Госман, уйлап-сай- лап тормастан, үзенә генә ишетелерлек итеп җыр башлады. Айлар аяз туса иде. Еллар имин булса иде; Еллар урынына ел туар. Гомер озын булса иде. Кошлар исеменнән итеп әйтүе идеме соң әллә бу сүзләрне? Үзенең язны сагынуын аңлатуы идеме? Кем генә өзеп җавап бирсен инде моңа? Җанның мөлдерәмә тулып ташуы дисәң, дөресрәк булмасмы? Тәненә суык үтә башлаганын тойгач кына торып басты ул. Киек казларга кул болгады да авылга таба кузгалды. Читтән берәрсе карап торса, «машина белән җенләнгән бу адәмнең акылына ят җил кагылдымы икән әллә?» дияр иде, мөгаен. Ләкин бернинди дә ят җил кагыла алмаслык хәлдә көчле, саф, шат, самими иде бу минутларда Госман Галиев. Яз кояшының яктысы аның күңелен балкыта, җылысы тәненең һәр күзәнәген назлап җылыта иде. — Әниләрен ияртеп килермен әле. Чәчүгә чыкканчы ирек ачуыбыз шул булыр, — дип күңеленә беркетеп куйды ул. — Күл-су хуҗаларын, күк асылларын күреп кайту Галимәгә дә кызык булыр аннан ары... Сәерсенер инде, канишны. «Олыгайган саен акылың саега барамы сон әллә, әтиләре?»—дип әйтүе дә бар. Ничава диярмен, бер яшьлектә, Галимәкәй, бер картлыкта... Мәгәр аның нияте чынга ашмады. Иртән торуына җир өсте ап-ак булган, җилләп-җилләп юеш кар ява иде. Кышның бу якларда ниндидер йомышы калган, күрәсең, борылып килгән. Тәрәзә төбендә чәчәк атарга өлгергән яран гөл чәчкәләре әйтерсең лә: «Бу ниткән тоташ аклык?» — диешәләр иде. Язга көйләнеп, җиңеләеп калган күңелләргә шыксызлык бәрде, тәнгә —суык, җанга пыскак рух кагылды. Алай да улының туган көнен уздыру мәшәкате Госманга сукрап-сыктап торырга җай калдырмады. Галимәсе аны ике кат кибеткә җибәрде дә, тегесен кушты, монысын гозерләде. Кунак килә — ит кирәк, ит булмаса, бит кирәк дигәннәр. Аталы-уллы механизаторлар йортында ит бар инде ул барын. Өстәл заманча булсын дисәң, бүтәне аз кирәкмени?! Өлфәтнең кордашлары канәгать китсеннәр. Аннары шунысы да хәтер почмагыннан ычкынмаска тиеш килен буласы кыз бала да мәҗлес түрендә утырачак. Госман йортына аның беренче килүе түгел түгелен, әмма бәйрәм табынында булганы юк әле. Бик акыллы, ипле, җайлы бала күренә. Төскә-бнткә дә карап кына тормалы. Казагыстаннан килеп укыган да, Казанда медучилище тәмамлагач, Ташбуа районына җибәргәннәр. Райүзәктән монда, Ярту- * ганга. Авылда медпункт мөдире. Сәвия исемле. Өлфәт сиздереп куйды, сабан туена никахлашмакчылар. Яз тиз үтә ® ул. Халыкның мәйданга төшәр көне җиткәнен сизми дә каласын Чә- g чүгә чыккан сәгатьтән башлап кара көзгә чаклы тракторчы, комбайн- • чы, шофер өчен көн белән төн аермасы җуела дисәң дә, шагыйрьләрчә £ бизәкләү генә булмаячак. Ризык булдыруны тикмәгә генә «ашлык өчен ® көрәш» димәгәннәр. Ә көрәшнең җинеле Дуламыни?! Менә шул ут- £ тай эш арасына туй да килеп керәчәк, димәк... 4 Шундый-шундый хәлләр Туган көн тантанасы хәстәрен күреп, көн узганын тоймадылар да. ® Әдәплелек билгесе — иелеп сәлам биргәне, якын итү билгесе — кичек- термн килгәне дигәндәй, өндәүле яшьләр бик төгәл халык булып чык- * ты. Шаулап-гөрләп, һәммәсе диярлек бергә килеп керделәр Сәгать * җиде тулганда, кунаклар зур яктагы өстәл янында иделәр инде Чә- ы чәккә тиңләрдәй кызлар, егетләр. Чибәрләр, ыспай, нәзакәтлеләр. и Ашның тәме ипи-тоз белән, мәҗлес яны дусларча сүз бел ш Кинә- * неп китеп сөйләштеләр, көлештеләр, бәхәсләшеп алдылар Өлфәтне Z котлау сүзе дә аз булмады. * — Гомер чаңың егерме өчне сукты. Солдат боткасын ашап карадың. Күн итек чистарта беләсең, билкаеш тимеренең көзгедәй булырга тиешлеге мәгълүм... — Тракторист та син, комбайнер да, токарь да, слесарь да, гармунчы гына түгел. Шулай да тагын йөз ел яшәргә рөхсәт — Госман абый орденнарына күз яндырып кына торырга рөхсәт юк ләкин. Үзеңә алырга вакыт Ике-өч ел срок сиңа! — Дуадак каздай йөрүең дә җитте. Даешь кызыл туенны' Беравыктан мәҗлестәгеләргә җыр дәрте керде, һәр буынның үз җыры. Татарча да әйттерделәр, русча да җырлап алдылар Ни әйтәсең, солдаттан җырламый гына кайтмаган егетләр! Ә кызлар, кызлар үзләре җыр чишмәсе ич инде алар. Сәвиянең тавышы әйтүле икән. «Рәйхан»ны шул тикле матур итеп җырлады, көйнең һәр бормасы йөрәккә май булып ятты. Җырны бик ошатып кәефләнгән Госман хатынына ым кагып, күз кысып алды: «Ишетәмсең, Галимәкәй?! Өлфәтебез сандугачның ниндне белән оя корасы». Җыр кытыгы көчәеп киткәч, бәйләнә калдылар бит Госманның үзенә Улыңның туган көне хакына җырла да, вәссәлам! Бик кыстагач, бәйрәм сые да кымырҗытып торгач, гармунчыны борчымый-хафаламый гына сузып җибәрмәсенме йорт башы! Тузгын чәчләреңне ашкын жнлгә тиңлим. Бит уртакны багалманың пешкәне дим. Глмаюын — нур чишмәсе — корымасын. Пвзләреңне гел балкытсын, сулдырмасын. — Чнстайда авыл хуҗалыгы техникумында укып йөргән елларында өйрәнеп кайткан җыры,—диде Галимәсе. Әллә бик рнза-бәхнл иде ул иренең җырлавына, әллә тартынып куюы иде Госман исә башлаганын бетерми ташлаучылардан түгел, тирән итеп тын алды да җырында булды Кнмеш кыңгырау чынына тнн көлүен. Аккош күлдә йазгән кебектер йерүен. Тәнгә —сихәт, жанга — шифадыр сүзләрен, Күзләрең ки — мәхәббәтнең үз күзләре... Мондый очракларда була торганча, рәхмәт дия-дия, мактап кул чаптылар. Аннары яшьләр, өстәл артыннан кубып, биешеп алды. Мәҗлеснең тәнәфесләре дә булмый калмый. Андый чакларда күмәк сөйләщүдән аерым-аерым гәпләшүгә күчәләр. Яшьләр шулай- рак тын алган минутларның берсендә Госман да Сәвия белән сөйләшеп китте. Күңелендә борынлап барган сорауларын биреп бакты. Булачак килен сүзгә саран түгел, өлкәннәр белән әдәпле итеп сөйләшә белә иде. Тумышлары белән Нократ ягыныкы икәннәр. Чирәм җирләр күтәрә башлагач, әтисе, семьясын алып, яткын дала якларына киткән. Гаиләдә өч бала үскәннәр. Сәвия уртанчысы. Әтисе хәзер совхозда бүлек управляющие, күчеп барган елларда тракторда эшләгән, аннары механизаторлар бригадиры иткәннәр. Әнисе исәп-хисап эшендә икән. — Әтиегез ничә яшьтә инде? — дип тә сорады Госман.— Сугышта булганмы? — Әткәй егерме дүртенче елгы. Госман абый,— дип жавап бирде кыз.— Өч ел чамасы йөргән сугышта. Германиягә житкәч, Көнчыгыш Пруссиядә яраланган. Сул кулы бик үк таза түгел. — Алаймыни?..— Госман авыр сулап куйды. Ил өстенә яу ябырылган көннәр хатирәсе бастымы, булачак кайната тынып калды. Шулай да Сәвия аның яныннан кинәт кенә торып китәргә базмады. Олы кешенең сүзе бетмәгән булуы бар дип уйлады. Ялгышмаган икән, Госман янә сүз башлады. — Әти-әниең ни атлылар, Сәвия сеңелем? — Әнкәй Гөлниса исемле. Әткәй — Әхмәт. Тулы исеме Миңнәхмәт инде аның. Кыскартып әйтәләр.— Сәвия елмаеп куйды. Аның мәржән- дәй тезелешеп киткән ак тешләре ялтырады. Ташкүмер карасыдай күзләрендә нур очкынланып алды.—Руслар Ахмет Гафарович дип тә, дядя Миша дип тә йөртәләр. — Ничек, ничек? — Госман әсәрләнеп китте. Чаларган кашлары җыерылып, бергә тоташкан шикелле булды. Иөзе үтә җитдиләнде.— Синең фамилиягә бәйләп карасак, сеңелем, фамилиясе Сөнгатуллин бит инде? — Әйе, Госман абый. Миңнәхмәт Гафарович Сөнгатуллин. — һы-ы... Госманның йөрәгенә пәке белән сызып җибәрделәрмени! Ул утырган төштән чайкалып китә язды. Чырае агарып калды. Тулы түгәрәк йөзенә пудра яктылар диярсең. Шулай да ул үзен бик тиз кулга алырга өлгерде. Сәвия аның рухи халәтендәге бу кискен үзгәрешне абайламый да калды шикелле, һәрхәлдә, телләнеп берни дә әйтмәде. Госман исә. батканда саламга ябышкан төсле, кире жавап өметләнеп, сорау бирде. — Вятка буеннан дисең? Миңнәхмәт Гафарович Сөнгатуллин дисең? Уң битендә зур гына миңе дә бармы әллә, гафу ит, сеңелем-* — Бар. Госман абый, бар. Шул миң аркасында исемен дә Миң- нәхмәт кушканнар аның. Әллә танышыгызмы? Фронтта бергә булган идегезме? Госман үзен бозлы суга салган шикелле хис итте. Тәне чымырдады, ә сулышы кайнар иде, бугазын көйдерде. Тик сынатмаска. Сәвиягә сиздермәскә кирәк иде. тешен кысып чыдады. — Шунысын да сорыйм әле, сеңелем, аннан ары,— диде ул. үз- үзен җиңеп.— «Батырлык өчен» медале бармы әтиеңнең? — Бар. әйе. Димәк, танышыгыз? — Сәвия күзләрен зур ачып. Госманга текәлде һәм торып басты.— Кызык! Кызык шул!.. Алай... Бик ихтимал... Көтмәгәндә нинди яңалык!— диде Госман — Я, ярый, тоткарламыйм... Сәвия, яшьлегенә бирелеп, әле генә ачылган яңалыкны Өлфәткә, иптәшләренә ирештерергә ашыкты. Ә Госман, йөрәгенең котырынып тибүенә тәкатьсез калып, ашсу ягында чәй хәстәрләү белән мәшгуль ♦ Галимәсе янына чыкты. Хатыны аның кәефсезлеген күз сирпеп алу белән аңлады. ‘ □ Нәрсә? Йөрәгең шаярамы? Кирәкмәс иде шул рюмкага кагы- s лырга... Ятып торамсың? Госманның йөзендәге яра җөе шәмәхәләнеп чыккан иде. .Хәерле о. фал түгел! § — Юк, ятмыйм, Галимәкәй, ятмыйм... һавага чыгып керим әле. ты- £ ным кысыла... Госман киенеп урамга чыкты. Болдырдан төшеп җиткәнче үк ман- ♦ ма су булып тирләде, хәле бетте. Капка төбендәге эскәмиягә чыгып = утырды. «Миңнәхмәт белән кода булу насыйпмыни сон миңа?» дигән co- < pay миен бораулады аның. «Язмышның нинди каһәре төшеп, шундый г очраклыкка дучар булдым мин? Кабергәчә уналмас бер җәрәхәт лә- * баса бу минем күңелгә. Ничек туйга чакырырмын мин аны аннан u ары? Чакыргач, ни рәвешле каршылармын? Ничек итеп күрешергә кул < сузармын? Ничекләр итеп кепә тел тибрәтеп «Кода!» диярмен? Ни ч җаным белән туганлашырмын?» . < Госманның күз алдына кырык дүртенче елгы хәлләр килде. * ...Июнь азагы. Кырык сигезенче армиянең көчле һөҗүмгә күчәргә җыенган көннәре. Полк разведчикларына эшнең нык арткан чагы Заданиеларга аларның иң кыюларын җибәрә тордылар. Бобруйск тирәсенә баручы төркемгә дүртәү билгеләнделәр. Госман бүгенге кебек истә тота башлыклары — Чиләбе егете Краснов. Тбилисидән Леван Урушадзе, Вятка буеннан Миңнәхмәт Сөигатуллнн һәм ул. Бурычлары тел алып кайту, гитлерчы офицерны эләктерү. Мең бәла, мең дә бер газап белән максатларына ирешеп, кайту юлына кузгалгач (җәйге төн саплам буе гына бит. яктыра башлаган иде), аларны сизеп алдылар һәм пулеметлардан рәхимсез ут ачтылар. Сазлыклы урманга кереп өлгерә алмый калган разведчикларның хәле мөшкелгә әйләнде. Башта Урушадзе яраланды. Пуля аның беләгенә тиде. Аннары Госман аяктан егылды. Ун аягына күсәк белән китереп суккандай булды, кан китте. Ул да түгел, сул яңагыннан кергән пуля аскы теш казнасын җимереп чыкты. Бер генә минутка да тукталырга җай юк иде. Краснов мизгел эчендә карар кабул итте «Минем белән Урушадзе китә. Бу «әфәнде»не тиз кайтарып җиткерергә кирәк. Сөигатуллнн. син Галиев белән каласың. Куа кузгалсалар, фрицларны тоткарлау да синең өстә».— диде. Фашистлар атудан тиз генә туктамадылар, ләкин ни гаҗәп! — куа чыгучы булмады. Ату тавышлары тынгач, Миңнәхмәт Госманны урманнан ерак түгел генә уйдыкка, ямь яшел тумгәкләр суланып, лычкылдап торган урынга өстерәп килде. Шактый вакыт яраларын бәйләп азапланды. Госманның хәле авырайганнан-авырая барды. Ул бөтенләй сөйләшә алмый, торып-торып ыңгыраша гына иде. Әледән әле һушын җуйды. Исенә килгән минутларның берсендә ап-ачык ител Миннәхмәтнең «Бетте егет!» дигәнен ишетте Шул сүзләрнең коточкыч мәгънәсе аңына барып җиткәч, йөрәгенә хәнҗәр кадагандай булды. «Юк! Үлмим әле мин, үлмим!» — дип кычкырасы килде, тик авызыннан ярты суз дә чыкмады. Жаны барлыкка ышандырырга теләп, ыңгырашты Мнннәх- мәг моны колагына алмады. Ул ялгызы гына урманга таба шуыша иде инде... Юк, Галиев үлмәде. Дөнья көтү насыйп икән әле аңа. Гомере барга сәбәп: Бобруйск шәһәрен азат итү өчен һөҗүмгә кузгалган күрше дивизия сугышчылары, яраланып авуына ярты тәүлек авышты дигәндә, үз яралылары белән бергә, Госманны кыр госпиталенә озаттылар. Аннары тыл. Аны Уфада дәваладылар. Госпиталь көннәрендәге газапларын үзе генә белә. «Егерме яшемнән күз көегенә әйләнәммени соң?»—дип кайгырды ул. Аяк сөяге тизрәк төзәлде. Егет бәгырен биттә шарай ярып торган яра эзе кимерде. Госман көзгедән бизде. Ә кырына башлагач, үз шәүләсенә күз салган саен тәмуг газаплары кичерде. Алай да вакыт дигәнең иң яхшы дәва. Госпитальдән ул кырык бишенче елның апрелендә кайтты. Әнисе вафат иде инде. Әтисе, Ярту- ган колхозына беренче тракторны алып кайткан Фәйзерахман карт, сугыш газаплары кичергән улын бик бетерешкән хәлдә каршылады. Сугыш елларында ярым җимерек машиналар белән интегүләр, МТС- ның җил уйнап торган мастерскойларында туң җиргә ятып ремонт ясаулар эзсез калмагандыр, күрәсең: озак тормады, ул да дөнья куйды. Ир-ат дигәнең бик исәптә чак иде. Госманны беркавым бригадирлыкта йөрттеләр дә. Тәтеш ягына, Монастырскидагы тракторчылар курсына җибәрделәр. «Машинаны белүен болай да беләсең, сабагын укып, катыргысын да алып кайт та, иярлә инде корыч айгырны! Атаң һөнәре хур итмәс»,— диделәр. Икенче кышны, үзе гариза язып сорап, Куйбышев район үзәгенә комбайнчылар хәзерли торган механизация мәктәбенә китте. Анда да укуын тел-теш тидермәслек башкарып чыкты. Шул рәвешле, утыз ел инде менә механизаторлыкта Госман. Тракторында да эшли, комбайнда да урдыра. Ремонт эшләрендә дә кешегә ялынычы төшми. Басу машиналарында эшләү ир-егеттән ат көче даулый. Колхоз пешекчесе сые гына җитмәгәнен Госман бик тиз тойды. Дөрес, җизнә- се йортына кергәләп, апасы пешергән ашларын да аз ашамады ул. Тик хикмәт тамак туклыгында гына да түгел иде. Җан көрлеге бик кирәк бит кешегә, рух көрлеге. Утны-суны кичеп кайтканнан соң да салкын түшәккә сыенып йоклау шәп түгел иде ләбаса! Кыскасы, башлы-күзле булырга карар итте егет. Кыз сайлау мәшәкатеннән арынган иде инде ул. Күз атып йөргән Галимәсен бала чактан белә иде. Мәктәптә җиде ел бергә укыдылар. Бөтерчек малайга, тракторчы Фәйзерахман абзыйның төпчегенә Сәлимулла абыйсының иң өлкән кызы — тыйнак та, чибәр дә Галимәсе ошый иде. Галимәнең үзеннән дә битәр, аның әтисен — Сәлимулла абынсын ярата иде бугай ла ул баштарак. Ник дигәндә, ул абый тирә-юньдә дан тоткан көрәшче, сабан туйларының йөзек кашы иде. Арысландай бик күп егетләрне аркаларына салды. Көрәшеп алган сөлгеләре һәм истәлек бүләкләре әле дә саклана, әмма баһадир Сәлимулла үзе күптән юк инде. Ул Бөек Ватан сугышы кырында. Днепрны кичкәндә һәлак булды. Бер авылда яшәгән ике яшь кешенең очрашып күрешүенә комачау юк. Ара ерак, яна йөрәк дип зарланасы түгел, юлга читән үрмәгән. Хәер, түшен орденмедаль белән бизәп кайткан Госмандай егетләр читән аша сикерүдән генә өркеп торалар идемени?! Сугыш тынып, ике ел үтте дигәндә, Госман буй җиткән, җир җиләктәй пешеп өлгергән сылу кызны тормыш юлдашы итте. Еллар үткәч, үз өйләрендәге мәҗлесләрнең берсендә йорт башының хатынына төбәп җырлаганы да булды: Кем уйлаган ул чагында Яр булырсың дип. ’ Тормышка бергә керерлек Пар булырсың дип— Тирәннәнрәк фикерләсәң, ул чакта гомер сиздерми узар дип та уйланмаган. Юк, кая ул! Инде менә уртанчы малай өйләнергә җыена. Бер елдан кечесе дөбердәп солдаттан кайтып килер Өлкән малай — үзе ата кеше. Оныкка алтынчы яше китте .. Туйлар якынлаша. Мондый чакта «Әүвәле-ахыры хәерле булсын!» диләр. Тик сизенә Госман, хәлләр бик үк хәерле булып бетәр микән?.. Өйгә әйләнеп кергәч. Галимәсе эчке якка ана урын салды * — Тынычрак утырыгыз дип әйтимме соң әллә яшьләргә? — диде g ул Госманга.— Кызып алдылармы шунда... Госман уң кулының имән бармагын ирененә аркылы куйды — Т-с-с-с! Ләм-мим. Галимәкәй! Ирек ачсыннар. Шуңа дип чаэ кырдык бит. Кызып алсалар ни гаеп'-' Ашагач туймасан, авы» иткәч « кәефләнмәсәң. бирән булырга кирәк. . Кил әле. >тыр яныма Ул хатынының аркасыннан сөеп куйды. Тегесенә әллә ничек жан- « сыз булып китте, әмма бер сүз дә әйтмәде, иренең кулын жай гына < читкә этәрү белән чикләнде. в Госман исә теле белән әйтә алмаганын кул кагылышы белән о аңлатырга теләгән хәлдә иде. Миннәхмәт Сөнгатуллин белән кода * буласылар бар икән диген! Әтисе кылганнарга Сәвиянең катнашы ? да, бәйләнеше дә юк, билгеле. Шулай да Сәвия — Миңнәхмәт кызы. « Аның йөрәген атасының да каны сугара. Өффәт язмышы кыл өстендә * калса, ул да йөз чөермәсме? Гомере буена бар булдыгы белән ана < тугры булып кала алырмы? ч Ялгызың уйлансаң, эчеңә кату чыгар, диләр. Бу очракта әллә ни * булса да чыдарга туры килә. Өлфәт белән Галимәгә авыз ачарга ■ ярамый. Серне чишсәң, егет күңелендә өермә кубуы бар Галимә сизенә калса да бик яман. Бернигә карамыйча, туй итүдән баш тартачак. Сәвияне килен дип танымаячак. Тузан бөртеге кадәр ялганын да, кечкенә генә гаделсезлекне дә кичерә алмый тор кеше генә дә димәгән аннан ары. Дөнья киң. мондыйрак язмышлар а да аз түгел. Не әбәзәтелни ир белән хатын арасында гына .. Вөҗдаи һәр җирдә сынала. s Рәхмәт, әткәй. Каяле, чәеңне яңартыйм — Фи дәлия тагын чүкер- 5 дәп сөйләшә башлады. Кайнаганың театр хәлләре белән кызыксынуы а. аның күңелен үстереп җибәргән иде. Югыйсә артистларга өстән карау- ® чы тәкәббер мокытлар да бетмәгән бит әле... S м Дүшәмбедә Фидәлиянең ял көне иде. Ул. Газиз белән әвәрәләнеп, ~ өй эчендә мәшәкатьләнә калды, Зөлфәт әтисен үзенең мастерскоена * алып китте. a Госманның әлегә кадәр дә монда булганы бар иде инде. Рәссам хезмәтенә бәйле тәртипсезлек хөкем сөргәнне күргәне бар. Бу килүендә < исә ул мастерскойның нурланып китүен искәрде. Баксаң-торсан, ул < җылы яктылык түрдәге зур полотнодан бөркелә икән. Бәрәкәт! Ярсөяр * әрәмәсе буйлары Казанның Зур Кызыл урамындагы йортка күчеп килгән ләбаса! < ...Әнә «Фордзон-путиловский» тракторының рулен Госманның әтисе — Фәйзерахман тоткан. Ул аерым хуҗалыкларның корама юргандай < кишәрлекләрендәге ызаннарны сөрергә, әрәмәлек артындагы җирләрне л колхозчыларның уртак басуы итәргә бара. Авылның яше-карты тракторга ияргән. Бала чага, борылгалал артка карЫйкарый, машинаның алдыннан ук элдертә. Җиде-снгез яшьлек малайлар арасыннан Госман үзен танып алды. Кара син бу йөздәге куаныч мактанычны! Күр син бу күкрәкләрнең ни рәвеш киерелеп торуын! Киндер ыштан балагы тездән әллә ни узмаган булса да. кәефе асыл кош тоткандагыдай малайның. Ә кәк же! Әтиең авылга беренче тракторны алып кайтсын әле! Корыч айгырны басуга озата баручылар арасында ил агасы картлар да, ир уртасы кешеләр дә бар. Егетләрне, кыз-кыркынны әйткән дә юк. Тракторның эзенә үк басып баручы кызларны Госман шундук таныды. Гаҗилә белән Сөембикә. Соңыннан, сугыш елларында, үзләре тракторчы булган кызлар. Өлгереп килә торган картинаны озаклап, тәмләп карагач. Госман үз янәшәсендә сүзсез генә басып торган Зөлфәткә эндәште — Әрәмәгә бик якын итеп ясагансың дип әйтимме, улым? Ул елларны басуга юл арырактан төшә иде бит... Зөлфәт көлемсерәп куйды. — Дөрес әйтәсен. әткәй. Уделларны басу юлы арырак булган. Мин хәзерге юл тирәләре итеп алдым. Картина дигән нәрсә фотосурәт түгел бит ул. Тормышта булганны тиенгә-тиен күрсәтергә димәгән Сәнгать әсәрендә авторның хыялы да була. Әйтергә теләгәнен тулырак итәр өчен ул шартлылыкларга да бара. Авылга кайткан беренче трактор, аны тезгенләгән беренче тракторчы Фәйзерахман, озата баручы авылдашлар — һәммәсе яна тормышны чагылдыручылар, әткәй Аларны Ярсөяр әрәмәсенә якынрак итүдән максатым ни иде диярсең. Әйтим Ярсөяр әрәмәсе — табигатьнең матур бер почмагы — апрель азагында, м.HI башында яңару кичерә, яшәрә, ямьләнә. Күмәк хуҗалык юлына баскан игенченең тормышы да әрәмәлек матурайган кебек матурлана барачагына ишарә монда. Шуна ым кагу. Күрәсең ич. әрәмәне ну pi a күмгән кояш авылдашларга да елмая. Алай икән! - диде Госман һәм бер ике адым арткарак чигеп, .картинаны янә җентекләп карый башлады.— Алай икән. Шәп әйттең бит әле син монысын, улым. Мин үзем дә әрәмәлекне һушларым китеп яратам. Тормышыбыз матурлыгына тиң китереп әйбәт әйттең аннан ары. — Тарихи чынлык шулай бит, әткәй... Менә Октябрь юбилеена өлгертеп, күргәзмәгә куя алсам, шәп буласы. Күргәзмә ачыласы көнгә авылның аксакалларыннан берничә агайны чакырам әле. Карарлар, сүз әйтерләр. Бер уңайдан кунак булып та китәрләр. Сүз җае чыкты Госманга. Улы «кунак» сүзен әйтүгә, эләктереп алды. — Октябрь бәйрәменнән алдарак, сабан туй тирәләренә үзенә кайтырга туры килер әле, ахры, улым, кунакка. Өлфәт өйләнергә жыена,— диде. Зөлфәт бу хәбәрне хуп күрде. — Бик вакыт, вакыт... Киленебез кем булачак инде? Казанга килгәч, энекәшнең үзеннән сораштырып баккан' идем, шаярып котылды. «Кызлар беткәнмени?!» дигән була. Госман мастерскойның аргы башындагы өстәл янына барып утырды. Зөлфәт аның янына килде. — Килен, улым, күрер күзгә бер дигән. Авылда фельдшер. Сүзгә дә бик ипле күренә. Тәрбияле бала. Эшләп үскәнгә охшый. Олыларга мәрхәмәтле булыр төсле. Өлфәтне бик ярата булса кирәк, күзенә генә карап тора. Хәзергә аны шундый итеп беләбез. Бергә көн итә башласалар, нишләп китәр тагын?!. — Нишләсен, әйбәт хатын, менә дигән килен булыр. — Шулай булсын иде инде, шулай. Югыйсә бит тормышның яме- тәме калмый аннан ары. Атың начар булса, сатып котылырсың, күршең начар булса, качып котылырсың, хатының начар булса, ничек котылырсың дигәннәр бит. — Хатынның яхшылыгы-начарлыгы ирләрдән дә күп бәйле, әткәй. Үзегезнең яныгызда торасы кешеләр, җаегызга өйрәтерсез. Безнең әнкәй белән нинди киленнең дә сере килер дип беләм. — Әнкәң хакында анысы шулай. Шула-а-ай... Тик бәгырьне тырнап торган бер нәрсә бар. Театрдан кайткач ук та сөйләргә дип калкынып карадым да, килен алдында кирәксенмәдем. Үзең белән киңәшим дидем башта. — Тыңлыйм, әткәй. Госман, ничегрәк башлап китәргә дип, беркадәр тын торды. Аннары «Өлфәтнең туган көн мәҗлесендә мәгълүм булды бу уйга да килмәгән яңалык» дип сөйли башлады. Җеген җеккә китереп, барча ваклыклары белән, озак итеп сөйләде. Күңел җәрәхәтенең сулкылдап-сул- кылдап куюын Зөлфәт сизеп торды, бүлдермәде. — Инде ни кылырга да белгән юк. Акылым җитми аннан ары,—дип сүзен тәмамлагач та, рәссам улы эндәшми торды. Бүрек чөеп кенә җавап бирә торган хәл түгел. Ниһаять, Зөлфәт уң кулы белән ботына шапылдатып сукты да креслодан торып йөренә башлады. Арлы-бирле узгач сүзгә кереште. — Киңәшим дидең, әткәй. Тотар булсаң, тыңлап кара минем киңәшне.— Зөлфәт кулларын чалбар кесәсенә тыккан килеш, аяк бармакларына бер күтәрелеп, бер төшеп, дәвам итте.— Беренчедән, әткәй, син бу хакта әнкәйгә дә, яшьләрнең үзләренә дә бер сүз дә әйтмә. Сугышны бергә узган кодалар и вәссәлам! Монысы әнкәй күңеленә суык төшермәс өчен дә, Зөлфәт белән Сәвия мәхәбббтенә көя булмас өчен дә кирәк. Икенчедән, монысы инде иң мөһиме, үчләнмәскә тырыш, әткәй. Госман нидер әйтергә теләп урыннан күтәрелгән иде, улы, гафу сорагандай, аны туктатты. — Аңлыйм. Рәнҗемәслек тә, онытылырлык та түгел. Шулай да узган эшләргә салават дип карарлык дәрәжәдә булу хәерлерәктер бу очракта. Язмыш кыл өстендә чагында кеше куркаклык күрсәткән, үз гомерен генә саклауны уйлаган. Ләкин шуннан сон посып ятмаган, сугышкан, кан түккәй. Әле дә булса хезмәттә. Мин боларны, бу дөньяда барлык гөнаһларны ярлыкап торырга кирәк дигәннән әйтмим, аерым > хәлләрдә кичерә дә белү ярый дип сөйлим. Мнннәхмәт абзыйның үзе щ белән ирләрчә, фронтовикларча аңлашмый калмассыз дип беләм. g . — Үзем дә мең төрле уйлап карадым инде мин аны,— диде азактан g Госман.— Берәүгә дә авыз ачып сүз әйткәнем юк бу хакта Беренче £ киңәшкәнем син. Аның өлкән улы киңәшен тотасы ачык иде. Иртә килгән яз галәмәте: Май бәйрәме алдыннан ук тирә-юнь күзне а иркәли, жанга иң ләззәтле хисләр өсти торган гыйффәтле бер яшеллек о хакимлегендә иде инде. Хәер, алай гына да түгел. Ал төскә ни әйтер- * сең?! Алмагач чибәрләре, чия кызлары, шомырт гүзәлләре ак ефәк г күлмәк кигәннәр. Җете-яшел яфраклар исә, үзара лепердәшеп, тыгыз < бөреләр карынында кичергән хәлләрен сөйләшәләрдер төсле. Бар гоме- * рен күктә сәяхәт кылып уздыручы жил һәр тарафка язгы урманкыр- ~ ларның хуш исен тарата. Елгаларда, күлләрдә су мөлдерәве рухны ч киңәйтә. Кошлар моңын әйткән дә юк. Таң сызылганда, кояш әле тәүге * нурларын гына күк гөмбәзенә сирпегәндә, алар авазы аерата саф, са- « мими була. Иртүк басуга кузгалган игенче күңеле тоя, ишетә: басулар иркен сулый, кинәнә. Бу — тормыш сүленең хәрәкәте. Җир өлгергәч үк чәчкән игеннәр матур булып тишелеп чыктылар да буй тарта башладылар, һәр кыяк кояшка үрелә. Беренче Май бәйрәменнән соң бер атна үткәч, эшкә килүенә, Сәвияне күрше бинага урнашкан элемтә бүлегенә телефонга чакырдылар. Район үзәге Ташбуадан шылтыратканнар Сәвиянең кәефе язгы иртә кебек иде. Халатын да салып тормастан. яз жырын көйли-көйли почтага кереп китте. Сайра син, тургай. Шауласын тугай, Күкрәп үссен Кырларда бодай... Элемтә бүлегендә эшләүче ханым нидер язып утырган жиреннән баш кагып исәнләште дә кабинага ымлады. Сәвия шунда керде, трубканы алды — Яртуганнан Сөнгатуллина тыңлый,— диде ул. Аның гаҗәбенә каршы трубкадан бик тә таныш, бик тә якын тавыш килде. — Исәнме, кызым! Бу —мия, әтнен Кичтән район үзәгегезгә килеп төшкән идем, төнлә борчыйсы итмәдем Исәнме' — Әткә-ә-әй!—Сәвия нәни балаларча куанып кычкырып кунды Ярый әле кабинада, югыйсә, элемтәче апаң «Нишләве бу Сәвиянең?» дияр иде, мөгаен —Исән генә килдеңме, әткәй? Өйдәгеләр сау-сәламәт калдылармы? Әнкәй авырмыймы’ Ярар, барысын да килгәч сөйләшербез Безгә рейсовый автобус йөри йөрүен дә, аны беравык көтәсе була Мин, әткәй, хәзер Габделәхәт абыйдан, председательдән дигәнем, җиңел машинасын сорап торам да үзем барып алам Кырык минутта Ташбуада булабыз. Син гостиница янында гына тор, яме. әткәй' Мнннәхмәт бу сүзләргә каршы үтә сабыр җавап кайтарды _ Тукта әле, кызым, бнк үк кабынып төшмә. Син үзең кил. Килүен кирәк тә кирәк. Мин, гел снне күрер өчен генә дип, өч көнгә эштән со- ралдым. Соңгы хатында язганнарыңа кагылып сөйләшәсе сүзләр бар. Авылыгызга бармаска дигән карарда мин. һәм сәбәпсез түгел. Сөйләшербез, бик тиз кил. Кичләтеп мин Казанга китәм, Целиноградка кадәр самолет билеты кулымда. Сәвиягә галәмәт күңелсез булып китте. Ул боегып калды. Гүя кояшны соры болыт юрганы сарды, көзге шыксыз яңгыр коярга кереште, җелеккә үтәрдәй салкын җил исте. Сәвия тулышып-мөлдерәнеп әтисенә ялына-ялвара башлады, үпкәсен сиздереп, еларга җитеште. — Булмаганны сөйләмә инде, әткәй. Меңәр чакрым җирдән килеп, кызыңның ничек яшәгәнен дә күрми китәргә син теге... Меңен килгәч, утыз чакрымында терәлеп калмыйлар инде, язмаганны! Хәзер алып кайтам үзеңне, бер кич булса да кунып, кунак булып китәрсең. Миңнәхмәт сүзне озакка сузудан мәгънә югын аңлап, әйтте шунда: — Ярар, кил әле хәзер үк, рөхсәт ал да кил. Калган ягын монда килгәч тә хәл итә алабыз,— диде.— Шулай да әти килгән, аның янына барам дип сүзләнмә. Аңладыңмы? Үз кирәгем белән барам диген. Медикаментлар алырга... — Мине гостиница янында көт. яме. Телефон трубкасын элгәндә, аның йөзеннән нур качкан, күзләренә моңсу уйчанлык кереп оялаган иде. Әллә ниткән сәер сүзләр сөйләде ич әтисе! «Авылыгызга бармаска дигән карарда мин». «Әти килгән, аның янына барам дип сүзләнмә!» Ничек аңларга боларны? Үтерәм дисәләр дә. төшенер хәле юк Сәвиянең. Ә барырга кирәк инде. Монысы — котылгысыз, мәҗбүри! Сәвия колхоз идарәсенә китте. Юлда барганда, шофер егет Сәвиягә карап сәерсенсә дә. баштарак сорарга базмады. Ярты юлны узгач, түзмәде, телләнеп сорады. — Врачыбызның балтасы суга төшкәнме әллә бүген?—диде,— Әллә булмаса Өлфәт абый кичтән хәтерен калдырганмы? Сәвия дигән медичкабызны сөмсере коелганда күргәнебез юк иде. Тел шомартырга бер генә дә теләге юк иде шул Сәвиянең. Уен-көлкегә. җиңел-җилбәзәк сүзгә урын калдырмаска тырышып җавап бирде. — Исәнлегем китеп тора. Башым бик сызлый, йөрәгем уйнаклый.— диде. Шулай дигәч, шофер да теш агартмады. «Медиклар да авырый мыни соң?» дию белән чикләнде. Шоферга партия райкомына ниндидер кәгазьләр тапшырырга кушканнар иде. ул шунда калды. Сәвия гостиницага юнәлде. Көтеп тормаска кушты, рейсовый белән кайтырмын диде. Миңнәхмәт кызын кунак йорты бакчасында көтә иде. Елдан артык күрешмәгән әтисен Сәвия кочаклап алды. Бала чагындагыча итеп. Кызның күзләре тулы яшь. Әтисе аны юатырга итте, ләкин булдыра алмады, чөнки үзе дә тетрәнгән бер хәлдә иде. Бүлмәгә керделәр. Миңнәхмәт ике кешелек номерда ялгызы гына иде. Сәвия әтисенә текәлеп карады. Сулып калган ата кеше. Гәүдәсе дә чүккән сыман. Ябыкканлыктан битендәге миңе зурая төшкән кебек. Борын төбеннән ике яклап тирән җыерчыклар сузылган. Йонлач беләкләрендәге төкләр суыктан чиркәнеч алгандагыча тырпаешканнар. Чәчендә чал ишәйгән. — Сәяхәтең сәер синең, әткәй. Мин ни уйларга да белмәдем, башым катты.— диде Сәвия өйдә калганнар хакында бәйнә-бәйнә сораштыргач.— Нәрсә бар, ни булды сиңа? Кызың эшләгән авылга бармаслык нинди сәбәп килеп чыкты? Аңлата күр, әткәй, тынычланыйм ичмаса. Госман Галиев белән сугышта аерылышкан көнге хәлләрне бик газапланып сөйләде Миңнәхмәт. Үткәннәрне хикәя кылган сәгатьтән артык вакыт эчендә аның җаны көекте. Мин аны исән калыр дип һич кенә дә уйламаган идем. Гомере иарга сәбәп аны табып алганнар, значит. Яшәсен, көн күрсен, дөнья иркен. Ну мин хәзер, утыз өч елдан сон. фани дөнья тәмугында янам. Яна торам, яна ит үсә тора. Сүндереп булмый ул ялкынны. Үзем генә булсам, яна торгач, бер янып бетәр идем дә. дөнья куяр идем. Язмыш ♦ җәзалап көлә диярсен. синен тормышын да Госманнар гаиләсенә ура- _> лырга тора икән. Бетереп вәгъдәләштегез мени соң? Чигенер җай юк- й мы? Барлык күперләр янганмы артта? һич югы. туегызны кичектереп о торып булмыймы? Торабара бәлки өйләнешмәү дигәнгә дә риза булыр» идегез. Аптырагач әйтүем, мәхәббәтегезгә бердә тыкшынмас идем дә... -. Сәвия телсез калды. Әтисе койкасы каршындагы икенче караватка © барып утырды да. кулъяулыгын күзләренә каплап, үкседе дә үкседе. а! Миңнәхмәтнен аскы иренен тешләштергәләп. кара уйга батып утыру- “ дан гайре чарасы юк иде. ♦ Сүзсез манзара мәнге дәвам итә алмын иде. 3 Тынлыкны Миннәхмәт бозды — Я. Сәвия кызым, ни кылабыз, нишлибез? — диде. < Нишләргә икәнен Сәвия белә идемени инде, я? Дөньяда үзе өчен s иң газиз кешеләрнең берсе булган әтисеннән ул бүген жан туңдырыр- * лык сүз ишетте. Яу ярасына дучар булган, сугыштан соң алны-ялны белми эшләрлек куәт тапкан әзмәвердәй ир. авыр сынау килгәндә. < үлем белән тартышып яткан иптәшен япан кырда ташлап китсен әле! ч Аның хәзер үкенүеннән, вөҗдан газабы кичерүеннән ни файда? Фрон- < тоник иптәшенең күзенә ни йөзе белән күренә ала ул? Бүген бармады. - ли. Яртуганга. бер ел килмәде, ди. Моның белән генә эш бетәмени? 1<)к бит. юк! Кыңгыр эш кырык елдан соң да калкып чыга. Без капчыкта ята алмый. Әгәр дә Сәвиянең тормыш юлы Өлфәт язмышы белән бәйләнергә тиеш булмаса. үзенең куркаклыгы, сугышчан дустына карата эшләгән әшәкелеге турында! ы серне әтисе кабергә алып китәр идеме нкәнни? Соңгы сулышында да берәүгә дә чишмәс идеме икән? Җан ярасына тоз сипкән шушы төндәй кара, кургаштай авыр уйлар җәзалый Сәвияне. Торып-торып әтисеннән сагая башлый ул, кул бирми китәргә җыена. Җирәнү тойгысы бугандай була аны. Аннары икенче бер уй дулкыны күңел ярын кага башлый. Күрәсен. сугышта төрлесе була торгандыр. Аның әтисе «Госман чыннан да жан бирде инде, котылу ягын карыйм, үлгән артыннан үлеп булмый», дип исәпләгәндер. Әтисенә карата шул тикле каты бәгырьле, таш йөрәкле булуы белән тулысынча хаклымы Сәвия? Теләсәң генә ни диген, ул бит аның газиз атасы! Ана тормыш биргән кешеләрнең берсе. Сәвиянең. Сәвия кебек меңнәрнең бүгенгесен яклап сугышкан, фашист белән бугазга-бугаз килеп сугышкан кеше. Бүген дә ул ил өстәленә мул итеп ризык кую өчен көннәрне төшә ялгый Шундый хәл килеп туды бер якта әтисе, нкенчеякта Өлфәткә бул tan мәхәбб.не. Кайсын сайларга? Өченче юл юкмы? һәрхәлдә, урта юл күренми Миңнәхмәт соравын кабатлар! а мәҗбүр булды. Дәшми калу мөмкин түгел иде. Теләсәң нәрсә диген, әткәй, мин Өлфәт белән кайтып киңәшәм. Ул .хәл итсен. Миннән йөз чөерә икән, аңа үпкәләмәм. Күрәчәгем шулдыр шярмен Ул чагында мин Яртутаннан кнтәм Бөтенләйгә, башымны алып, диде <• шгия катлы-каглы көрсенеп. Ул китәргә җыенды. - Тукта, кызым, аз гына сабыр ит,—дип кулларын Сәвиягә сузган Миңнәхмә! зә торып басты Сабыр нт. Этнең хакындагы авыр сүзне яратып йөргән кешенә сәгате минуты белән ачып салу кирәкме икән? Атанын бх соравы кызны ярсытты гына. — Ичмаса, хәзер, утыз өч ел үткәч, калтырамаска иде сина, әткәй,— дигәнен тоймый да калды.— Җинаятьләрнең моннан да зурракларын кичерәләр күп гомер үткәч. Гөнаһыңны таный белергә кирәк, гафу сорарга, кичерү гозерләргә, тезләнергә... хуш. Сәвия китеп барды. Миңнәхмәт, дөньялардан үткән кебек, тораташтай басып калды. Июнь башы Госман гаиләсенә сирәк була торган куаныч китерде. Ташбуада язгы чәчү алдынгыларының район слеты булды. Шунда аталыуллы Галиевларны шәһәр бакчасы буендагы трибуна алдына куелган хөрмәт пьедесталына менгерделәр. Госман — беренче урынга, Өлфәт икенче урынга басты. Өченче урынны «Октябрь бүләге» егете яулады. Кыр баһадирларының өчесенә дә иңнәре аша киң кызыл тасма тактылар. Тасмаларга «Чәчү батыры» дип язылган иде. Аннары алдынгыларга бүләкләр тапшырылды. Басу фидакарьләрен тәбрикләгәндә, партия райкомының беренче секретаре Госманны механизаторветеран итеп, Өлфәтне аталар эстафетасын кабул иткән буын вәкиле буларак бик җылы котлады. «Госман иптәш Галиев — авыр яраланып кайткан фронтовик. Тыныч хезмәттә дә тынгы белми генә түгел, һәрчак уң флангта атлый. Ял итим дияргә дә, һич югында, җиңелрәк эш бирегез дип әйтергә дә хакы бар аның. Әмма фашистларга каршы аяусыз сугыш елларында коммунист билеты алган Госман Фәйзерахманович андыйлардан түгел!» диде. Бүләкләнүчеләр исеменнән җавап сүзе сөйләргә кирәк булгач, Госман артыгын дулкынланды бугай. Үзенә сүзенең рәте-чуты булмагандай тоелды. Чынында исә хикмәтле сүз әйтте ул. «Кеше яшәвенең өч чыганагы бар. Ул яшәр өчен ашый-эчә, яшәр өчен йоклый, ял итә, яшәр өчен эшли. Мине, зинһар, өченче чыганактан аера күрмәгез. Киләчәктә дә йөземә кызыллык китермәслек итеп яшәргә тырышырмын. Рәхмәт сезгә»,— диде. Өлфәтнең сөенече үз йөрәгенә генә сыярлык түгел, коңгырт күзләреннән ташый, һәр хәрәкәтендә сизелә, чайпалып түгелә иде. Киенеп-ясанып, гомердә булмаганны көзге каршына кабат килеп төзәтенәтөзәтенә җыенып, культура сараена китте. Сүз куешмасалар да, Сәвия анда иде инде. Ярты минуттан артмаган ике кешелек киңәшмә «кинога кермәскә, җәйге төн һавасын урамда суларга!» дигән карар чыгарды. Тиздән алар эңгер-меңгер эченә кереп югалдылар. Кай якка барабыз дип берсе дә сорамады. Ике яшь йөрәкне Бозлы буе, Ярсөяр әрәмәсе чакырып тора иде шикелле. Басу капкасын чыккач, Өлфәт Сәвияне култыклап алды, аннары гел көтмәгәндә үрелеп үпте. Кызның чытыклануы идеме, әллә чыннан да уңайсызланып калдымы, ул читкә тайпылды. Тәмсезләнмәде, үпкәләмәде, әлбәттә. Бары тик: — Район слетыннан сөйдергеч биреп җибәрделәрме соң әллә үзенә? — дип кенә усалланды. Өлфәт рәхәтләнеп көлде. Аннары Сәвияне тагын култыклады. — Слеттан, Сәвиям, гарәпчәләп әйтсәк, әль-икснр, «яшәү эликсиры» биреп җибәрделәр. Медикларга да бу сүз бик таныштыр дип беләм Мәңгелек яшьлек бирә торган эчемлек. Мин шуны эчтем. Районда әтисеннән кала икенче урынны яулаган чәчү батырына хәрам булмас дидем...— Ул тагын, башын артка атып, шыркылдап көлде. Сәвия дә кушылып көлми булдыра алмады. — Син дә мактана беләсеңмени соң, ходаем?—диде кыз соңыннан,— Бүген чыннан да бераз кабып алдыңмы әллә? Шатлыктан исердем, Сәвия, шатлыктан. Хезмәтемне күрә белгәннәренә сөенүдән... Трибунага басып сөйләмәдем, иңемә тасма таккан Социалистик Хезмәт Герое Гәрәй агага рәхмәт диюдән узмадым, ну күңелемнән ант эчтем, моннан ары икеләтә дәрт белән эшләрмен дидем...Икеләтә дәрт «белән! Җир җимертеп, Сәвия'— Шулай сөй- ләнә-сөиләнә ул тәмам ярсынып китте һәм Сәвияне биленнән тотып ♦ өскә күтәрде дә әйләндерә башлады. Кыз чәбәләнде, куллары белән “ Өлфәтнең ияген этәрде һәм чырылдавык тавышын кызганмастан 2 Җибәр, дим, җибәр. Аю! Кысып сытасың лабаса! Өлфәт дим. ? җибәр!—дип ялынды. Аны тып иттереп җиргә бастырып куйгач, су- •’ лышы ешайган Өлфәт сөйләнеп алды: « — Сытыла торганнардан түгел син, Сәвия. Балык кебек шомасын. ® Кулдан ычкынырга гына торасың сыман. Алай да белеп тор, минем « кулда күн бияләй булыр. Читкә-чатка җибәрмәм, йомарлап тотармын, ф — Синнән китәргә җыенган кеше юктыр бит әле, ни дип сөйләнгән а буласың, әль-иксир шаукымымы һаман? — Чынын әйтимме, Сәвия? Әйтәм. Мин кайчак уйлап-уйлап торам да курка башлыйм. Кемдер көннәрнең берендә сине миннән тар- s тып алып китәр төсле тоела. Чынлап, чынлап. Каян килә мондый < уйлар, ник килә —үтер, әйтә алмыйм, ә киләләр. Ярату шулай итәме? * — Анысын инде мин дә белмим, Өлфәт. £ Мәхәббәт фәлсәфәсе юлны кыска итә. Алар Ярсөяр әрәмәсенә ч якынлаштылар. — Ярый, шикле уйлар ник килүен белмисең дә, ди, монысы шулай £ да булсын, ә үзең нигә уйчанландың? Сәбәп нәрсәдә? Ай буе диярлек күз кырыем белән генә күзәтеп йөрим, сүлпәнләндең син, Сәвия. ЗАГСка гариза биргәч, уйга калуыңмы, кире уйларга исәп итүеңме? Әйт әле дөресен генә, ни булды сиңа? — Бер ни дә булганы юк. — Алдашма. Сиңа ялганлау килешми. Ялганлый белмисен. Әрәмәнең бирге башында җиргә ике бүкән утыртып, аркылы такта сузган озын эскәмия бар. Авылның диванага сапкан карты — Мөхәммәтнәли бабай ясаган аны. Ул савап җыеп йөри шулай. Чншмә- кизләүләрне чистарта, юлдагы чокыр-чакырны тигезли, күгәрченнәр ашата, зират коймаларын төзәткәләп тора. Яшьләр Мөхәммәтаәли бабай эскәмиясенә утырдылар. Ай калыкты, офык читеннән әкрен генә күтәрелә барды Тора- бара әрәмә өсте көмеш суы сипкән сыман булып калды. Куак яфраклары тонык ялтырау белән ялтырашты Ярау һаваны ярып, ниндидер кош телгә килде. Өздереп чыркылдавына караганда, ай нурына сөенә иде булса кирәк. — Сандугач ашыкмый әле,—диде Сәвия телен йоткан кебек утыр- мастан Уенда исә бөтенләй башка нәрсә иде. Ай үтте, әтисе белән очрашуы хакында Өлфәткә әйткәне юк әле Булдыра алмый Әтиең кадәр әтиең хакында яман хәбәрне сөйләп китәсе ансат түгел икән шул. — Сандугач үз кадерен белә ул, таңны көтә Таң сызылгач кына чутылдый башлый. Әйдә бүген таңны шушында аттырабыз. Сәвия. Өшемисенме’ Ул пинжәген салып кызның җилкәсенә бөркәндерде. Сәвия Өлфәтнең сандугач хакындагы сүзләренә дә бөртек тә игътибар итмәде, иңнәренә пинжәк салуын да дикъкатеннән читтә уздырып җибәрде һәм ничектер капыл гына — Әремле ипи ашаганың бармы синең. Өлфәт’—дигән сорау бирде. — Юк, нигә соравың? /иктомалдан _ Әнкәйнең сөйләгәне бар.— Сәвия сүзне шулай башларга булды— Сугыштан соңгы елларда, ачлыктан, мохтаҗлыктан арына башлап, мич тутырып ипи салганнар болар. Яна уңыш оныннан. Ипиләр шундый матур булып пешкәннәр, авызга су китерәләр икән. Мичтән алып, өстенә ашъяулыктастымаллар каплап бермәл суытканнар да, күкрәккә терәп, телем-телем кискәннәр. Авыз тутырып чәйни башласалар, һәммәсе чәйнәгән ризыкларын йотарга да. йотмаска да белми туктап калганнар. Арыш арасында әрем үскән. Урдырган бөртек арасына эләккән. Җилгәргәндә дә очмаган. Тегермәндә арыш белән бергә ташка эләккән, онны пычраткан. Ашый алмаслык ипигә мөлдерәп карап торган әбекәй — әнинең әнисе — әйткән шунда: «Сугыш ачысы бу. Ләгънәт фашист явының ачысы. Сугыш булмаса, басулар ир-егет кулы белән сөрелсә, әрем үсәр идемени арыш арасында?!» — дигән. Өлфәт Сәвияне бүлдермәде, бер сүзен дә ычкындырмаска тырышып тыңлады. Ниндидер киная ятканын чамалый иде ул бу сүзләрдә, тик ни нәрсә икәнен һич кенә дә чамалый алмый. — Бу мәсәлнең төбенә тоз койсак, ни килеп чыга инде? — диде ул алай уйлап баккач, болай үлчәп карагач. Сәвия үз алдына сөйләнгән шикелле генә җавап кайтарды. — Безнең хәлләр дә, Өлфәт, әремле ипине хәтерләтергә тора бит әле,— диде. — Ничек? Монысы тагын нәрсә? Иске авыздан яңа сүз днмәсән. Егет урыныннан торды да, Сәвия каршына басып, аны иңнәреннән тотты. — Урау юллардан йөреп маташмый гына әйт әле, нәрсә бар? — Безнең мәхәббәтебез дә әремле ипи төсле. Бер-беребезне үз иттек, вәгъдәләштек. ЗАГСка гариза бирдек. Авылдашлар хуплый, сизелеп тора. Көнләшүчеләр дә бардыр бәлки. Матур дуслык хөсетле кешеләргә тынгы бирми. Тик... гамәлгә ашмас бугай безнең бергә булабыз дип ашкынуларыбыз. — Ни сөйләвең бу? —Өлфәт кулларын Сәвиянең иңнәреннән алды да артка чикте, сәерсенү белән кызга карады. Ай нуры шулай күрсәттеме, әллә чыннан да Сәвиянең чырае ак бәзгә охшап калган идеме, егет куркынып сорады: — Акылыңа зыян килмәгәндер ич? Тузга язмаганнарны сөйлисең,— диде. — Акылымда мин, Өлфәт. Утыр әле, кызма, тыңла. Шуннан ни дисәң дә ихтыярың. һәм Сәвия барысын-барысын түкми-чәчми сөйләп бирде. Кич иде. Көтү керде. Мал-туар төркеме артыннан бөркелеп күтәрелгән тузан, сөт исе. терлек исе белән аралашып, янә җиргә ятты, өйләрнең бүрәнә сыртларына, тәрәз йөзлекләренә сыланды, агач яфракларына кунды. Мастерскойда эшен түгәрәкләп кайткач. Госман озаклап, тәм табып юындытаранды, өс-баш алыштырды, аннары гына аргы башында электр самавары пар чыгарып утырган өстәл янына килде. Галимәсе, чынаякларга чәй коя-коя, колхоз бакчасындагы хәлләрне сөйләп алды. Шау чәчәктәге җимеш куакларына соклануы чиксез иде аның. Шул чак кече капканы киң ачып, йортка Кадим карт килеп керде. Бер генә дә җитмешне куып баручы кеше димәссең, болдырга да җил-җил менеп китте, аннары өй ишеген шакыды. — Рөхсәт микән бу гурничәләргә керергә? — Әйдүк, Кадим агай! — диде Госман Үз бусагасына килгән кешегә гомере бакый караңгы чырай күрсәткәне юк аның. Мактап йөрисең икән, әйдүк, Кадим абзый,—диде Галимә дә урыныннан торып. (Ул Кадим картка «әти» дип әйтергә күнегә алмады. Кирәксенмәде дә. тырышмады да дию хак булыр.) Мактамый ни, минем гомеремдә дә кеше хурлаганым булмады...— Кадим сүз җае чыгуга канәгать нде.— Рас бит. кеше кимсет- ♦ кәнгә наград бирмиләр, языклы гына буласың. Килеп китим әле ди- u дом менә. Сез онытсагыз да безне, без онытмыйбыз сезне диләрме 5 жыруда? Шуның кебек, әйе. Язгы рәнҗетүләреңне дә оныттым инде. | кияү. Дүрт аяклы ат та сөрлегә, әйе. о Чәйгә утырмады Кадим. Кабар җирем дә юк. йотар урыным да - юк. рәхмәт кыставыгызга дип. баш тартты. Өстәл яныннан торып ки- ’ лүем генә әле. диде. Хәләхвәл сораштырды. — Карт башымны яшь итеп килүемнең сәбәбен төшенәмсең микән, ~ кем, Госман кияү? — диде ул байтак гәпләшкәннән соң. ♦ — Өзеп әйтә алмыйм шул. Кадим абзый — Госман әллә ни ачылып « китә алмый иде.— Нинди йомышың төште икән, синең дөньяң дүрт ° аякта инде болай... < — Гозер белән килмәдем мин. кияү, тәбрик сүзе белән килдем. s Почтальон гәҗитләр китергәч, карыйм. «Социалистик Татарстан»да * се шең сурәтләр. Өлфәт белән икегез дан тавының киртләч кыяларына менеп баскансыз, әйе. Иң биектә ата булыр, аның эзенә басып улы < торыр. Аннары кем, Янавыл егете... Бикләр куандым, бикләр сөендем, ч Киявебез, димен. районда бер дигән, улы үзенә тИн димен. — Рәхмәт, Кадим абзый, яхшы сүзеңә. Әйтәсе дә юк, олыладылар — Сурәтегезнең өстенә үк язган — «Хезмәтенә күрә хөрмәте» дигән. Сез бит. кияү, аталы-уллы ил туйдыручы гвардиннар. Икмәктән олы нәрсә юк. Ипи —иман, ипи югы яман дигәннәр. Сез, кем. Госман кияү, шул яманы булмас өчен тырышып тырматасыз. Сезгә пачут булмый кемгә булырга тиеш! Галимә бер читтәрәк кенә кул аркаларын уыштыргалап торды, сүзгә кушылмады. Госман исә. күз алдында кычкыртып мактаганны җаны-тәне белән кире какса да. өенә килеп кергән өлкән адәмгә кырысланмас өчен, ара тирә сүз кыстыргалап котылырга җыена нде. - Өлфәтегез -бик булдыклы егет, бик уңган. Акылы фигыле дә к\з тимәсен дия торган. Олыга кечелекле, кечегә миһербанлы Шуны да авызыгыздан ишетим дигән идем, башлы-күзле булырга җыенамыни инде улыгыз? — Шулай. Сабан туйла язылышырга вәгъдәләштеләр.— Госман моны төксерәк итеп әйтте. Кадим картның бу хакта инде күптән хәбәрдар була торып та. белербелмәс булып суфилануына ачуы чыкты. Килен булачагыгыз нинди бала инде? Кем нәселеннән? Алар яшереп сөешмиләр. Кадим абзый. Килен буласы кешене бөтен авыл белә,—диде, ниһаять, әңгәмәгә кушылмый булдыра алма) ан Галимә.—Син дә беләсеңдер — медпункт башлыгы- Сәвияне. Кадим карт үги кызынып тел төбе төрткеле икәнен чамалап алды. Беләм дип. беләм инде болай. әйе. Күз күргән бала. Помышым төшкәне юк. алар халкына төшә дә күрмәсен. Ходай биргән кадәр гомерне дүрт ягым сау-сәламәт булып, кабар әүкатем барында аякта булсам икән дә. аннары биргән аллам үзе җиңел әҗәл белән алса да икән. Болышска йөри калсаң, юк чиреңне бар итәләр анда. Иллә дә мәгәр бер генә дә җан тәслим кыласы килми әле. Дөньялар бик түгәрәкләнде бит. әйе Менә туйлар көтәбез. Туй днмәктән. кем. Госман кияү. син. Галимә кызым, син дә колагыгызга салып куегыз. Өлфәт белән Сәвиягә никахны үзем укырмын, боерган булса. Җиде ятны чакырасы булмагыз бу эшкә. Галимә эндәшмәде Дөресен әйткәндә, ире ризалашырдай булса, ул никах укытырга бик тә күнәр нде. Тик... Госман көлемсерәп куйды. Аның елмаюында Кадим картка өстән карау чагылып китте. Хәер, ул моны сүзендә дә кистереп әйтте. — Син мине кемгә саныйсың, Кадим абзый? Синең кармакка ук эләгерлек ахмакка чутлыйсыңмы?-*-диде.— Хаталанма берүк. Ике комсомол өйләнешкәндә, коммунист ата өендә никах укып утырыр идеңме? Шуңа рөхсәт бирерләр дип уйлыйсыңмы?—Госман торып йөренә башлады.—Аннары мин ил-көн каршында кем булып калам инде? Кадим урындыгына ипләбрәк утырды. Җиләне кесәсеннән зур кулъяулыгы чыгарып, битен сөртеп алды. Каршы сыңар сүз дә ишетмәгән кыяфәттә сөйләп китте. Вәкарь белән сөйләргә тырышты. — Син, кем, Госман кияү, кылычны бер селтәү белән эшне бетермә әле. Алай түгел. Сәвит никахына сүзем юк, бик кирәк ул. Документ. Хөкем каршында да таяныч. Иллә мәгәр анысы аның—көнен, өчен. Дин кушканчасы инде менә денең өчен. Гомере буе күңелең тыныч, рухын бөтен булып яшәүгә ни җитә. Никахсыз кавышканнарның күңеле китек була, кем, Госман кияү... — Әлеге мәсьәләдә минем карарым нык, Кадим абзый. Булмас нәрсә белән кыстама, әрсезләнеп маташма. Шом салып та йөрисе түгел. Менә шул...— Госман кырт кисте. Тәмсезләнергә дә күп калмаган иде, алдан хәсләнеп торган кебек, Өлфәт кайтып керде. — Хәерле кич,—диде ул, бусаганың чолан ягында торып кына, ике кулы белән ишек яңакларына тотынган иде. Комбинезонын салмый торып, өйгә уза торган гадәте юк. Кадим купмас кебек утырган җиреннән торды да саубуллашып чыгып китте. Әтисе белән әрепләшә бирсә, Өлфәтнең каһәренә эләгәсең белә иде. Өлфәткә дә кичке чәйне эчергәч, Галимә капка төбенә кайтып чүмешкән казларны лапаска ябарга дип чыкты. Аулактан файдаланып, Өл'фәт әтисенә сүзе барын әйтте. — Өйләнүдән дә җитдирәк сүзмени?—дип уенга алмак булды Госман. Шул чак улының йөзенә күтәрелеп карагач, аңлады: Өлфәт тә үтә җитди иде, димәк, сүзе дә килде-китте хакында гына түгел. Алар алма бакчасына чыктылар, аяклары җиргә казып утыртылган өстәл янына уздылар. Улының беренче җөмләсен тыңлагач ук, Госман түзмәде, кәефе җимерелеп сорады; —• Абыеңнан хат алдыңмы? Ул берәр нәрсә язганмы? — Юк,— диде Өлфәт.— Абыйның миңа хат язганы юк. Боларны миңа Сәвия сөйләде. Айдан артык сүз башларга аптырап йөргән, соңыннан барыбер сөйләми булдыра алмады. Улының сүзләрен Госман авырлык белән тыңлады. Әле үзем генә беләм дип йөргәннәрнең хәзер улы һәм булачак килененә дә мәгълүм икәнлеге аны бусарындыра, хафага сала иде. Ул һич кенә дә килен буласы кешенең әтисе хакында хәбәрнең Яртуганга таралуын теләми иде. «Ташбуага килеп җиткәч, Яртуганга сугыла алмаган. Гөнаһсың тою аягын атлатмаган дигән сүз... Миңнәхмәт кайчандыр яраксыз эш кылган дип. яшьләр юлына таш булып ятаргамыни соң инде? .Монысы да бит аның яраксыз эш булачак. Өлфәт үз дигәнемне таптым дип канатланып йөри Канатын сындырганны ул кичермәячәк. Аннан соң аны әмер биреп буйсындырыр чак узган. Хәзер ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр фәкать үзара киңәшеп, аңлашып, уртак карарга килеп кенә күркәм саклана ала. Миңнәхмәт белән минем араны икебез генә төбенә тикле ачыклый алабыз. Бары тик икебез генә! Җиңүчеләр бит без. Ә җиңүчеләрнең хокукы зур — җәзалый да, кичерә дә алалар. Ераккарак карасаң, тирәнгә төшеп исәпләсәң, үзләрен җиһангир сынаган фашист-башлык* ларга буйсынып, безгә каршы корал күтәргән халыкларны кичермәдемени безнең халык?» Ишерелеп-ишерелеп килгән уйлар өермәсе эчендә утыручы ата — өстәлнең бер ягында, ул — икенче якта. Тоташтырамы бу өстәл аларны, әллә аерып торамы? Икесе дә сүзсез. Аларны көтә-көтә зарыккан Галимә тавышына уянып киткәндәй булдылар. — Әтиләре! Өлфәт улым! һәмишә бакчада утырасызмы? Суык төште ләбаса. Командага буйсынган кебек, аталы-уллы урыннарыннан күтәрелделәр. — Туй көне үзгәрми —Госман моны* аермачык әйтте. —Син аны бәхетле итә алсаң, ул сине бәхеткә тиендерсә, без дә бәхетле булырбыз. Аның әти-әнисе дә. Сиңа бер киңәш: әнкәнә әлегә икегезнең бере ләм-мим. Кайчан, ничек, нәрсә эшләргә кирәгер, анысын минем белдек* кә калдырыгыз, яме. Сәвиянең әтисенә туйга чакырып үзем хат язармын. Иртәгә үк... — Рәхмәт, әткәй!— Өлфәтнең бүтән сүзе юк иде. Бер сукмактан икәүләп алга таба атладылар. Ярсөяр әрәмәсе артыннан тулган ай калыкты. Әйләнә-тирә анык көмеш нурларына чумып, ямьле дә, серле дә булып калды. Госман күңеле шунда тартылды. Өйгә кереп тормыйча, әрәмәгә китсә, ә? Шунда, аяз күктән агылган ай нурлары астында күңеле болытлардан тизрәк арынмас идеме икән? Юк, килешми. Галимәсеннән дә, улыннан да яхшы түгел. «Ниткән сәерлек инде бу?» диярләр. Газиз кунакка кайткач, оныгы кайткач... Төнлә түгел, икәүләшеп көндез барырлар Кояш нурларының куак яфраклары арасыннан үтеп җирдә челтәр бәйләвем, кошларның чутылдашып моң түгүләрен, Олы күл камышларының серле кыштыр 1авын тыңларлар. Оныгы шулармы җанына сеңдерер. Аның саф, керсез рухында киләчәген Ярсөяр әрәмәседәй матур итеп күрү теләге уяныр. Ә тормышта теләк кенә булсын Теләк булса, Кеше яктыга барган юлында туктап калмас!

1977