Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХЫБЫЗНЫҢ ЯҢА СӘХИФӘСЕ

Язучы Вакыйф Нуруллин әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Аның «Шинельсез солдатлар», «Күпер чыкканда». «Әгәр син булмасаң...» исемле повестьлары укучыларыбыз тарафыннан яратып кабул ителделәр. Әлеге әсәрләр вакытында әдәби тәнкыйть тарафыннан да уңай бәяләнде В. Нуруллин иҗаты бүген дә үсештә. Язучы эзләнә, таба. Нәтиҗәсе күз алдыбызда. Ул — «Яшьнәп үткән яшьлек» повесте. Әсәр Бөек Октябрьның 60 еллыгы уңае белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. «Яшьнәп үткән яшьлек» повестеның нигезенә дәһшәтле 1918—1919 еллардагы сыйнфый көрәш вакыйгалары салынган. Революциянең язмышы хәл ителгән еллар... Көрәшнең бер ягында коммунистлар һәм эшче отрядлары, авыл ярлылары торса, аларга баштанаяк коралланган акгвардиячеләр, авыл кулаклары һәм аларның иярченнәре каршы куела. Әсәрнең төп геройлары (аларның байтагы реаль тормыштан алынган тарихи шәхесләр) революцияне саклап калу өчен барган көрәшкә үзләренең гомерләрен багышлаучылар. Өяз башкарма комитеты председателе Емельян Петрович Колегов, өяз ревком председателе Олег Николаевич Шапошников, Миңнулла кебек коммунистлар. легендар Василий Константинович Блюхер, Владимир Мартынович Азин, Камил Якуп әнә шул көрәшнең каһарманнары. Ак офицер Кошкарев, авыл советы председателе булып алган корткыч Шишков, Совет органнарына оялаган Соколов, милләтче Хәйрулла Хәйретдинов, ат карагы Чегән Гата, сатлык җан Михайлов һәм аларның иярченнәре исә бөтен көчләре белән совет властен юк итәргә, иске җәмгыятьне кире кайтарырга тырышучылар. Гражданнар сугышы сыйнфый көрәшнең иң киеренке, иң югары формасы. Бу көрәштән бер генә сыйнфый катлау да читтә кала алмый. Язучы В. Нуруллин «Яшьнәп үткән яшьлек» повестенда ярлы катлаудан чыккан көрәшчеләрне үзәккә куя. Әсәрнең төп герое Миңнулла Гайсин революция өчен барган көрәшнең иң алгы сафында. Аңа әле нибары унсигез яшь. Ләкин Миңнулла, яшь булуына да карамастан, тормышның ачысын-төчесен татып өлгергән, чын мәгънәсендә җитлеккән кө- рәшчекоммунист. Миңнулла Гайсин кызылгвардиячеләр отряды командиры, өяз башкарма комитеты председателе урынбасары, гражданнар сугышы башлангач, данлыклы Азин дивизиясендә батальон командиры буларак та тасвирлана. Аның өчен революция — илнең киләчәге, бөтен фаҗигаләрдән котылу юлы. халык ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә торган бердәнбер чара Миңнулла нинди генә шартларда калмасын, бәхетле тормыш турында уйлаудан туктамый, үзенең матур киләчәк өчен көрәшүен изге эш итеп саный. Шуңа горурлана. Ак офицер Кошкарев үзе өметләнгән «якты киләчәк» турында сүз башлагач, Миңнулла «мин™ үзем ышанган коммунистик киләчәкне күздә тотып» сөйләшәм, ди. Әсәрдә сурәтләнгән һәр вакыйгага Миңнулла ярсып, давылланып килеп керә. Аңардан яшьлек дәрте, сафлык, матурлык бөркелә. Повестьта Миңнулла белән Зәйнәпнең берберсенә булган эчкерсез мәхәббәтләре дә үзенә генә хас серле, мавыктыргыч төс ала. Кызганычка каршы, язучы Зәйнәп турында озаклап сөйләүне кирәк тапмый, аның халыкны агарту өчен тырышып йөрүен әйтү белән генә чикләнә. В. Нуруллин повесте гади халык вәкилләренең кулга мылтык алып контрреволю- ционерларга каршы көрәше Бөек Октябрь нәтиҗәсендә яуланган социалистик һәм демократик казанышларны саклауда нинди хәлиткеч әһәмияткә ия булуын бөтен тулылыгы белән аңларга ярдәм итә. Язучы бу хакыйкатьне сәнгать чаралары ярдәмендә тирән һәм ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Бу уңайдан аеруча Сафиул Я ла агай образы, аның язмышы гыйбрәтле Укучы аның белән гадәти булмаган шартларда очраша. Сафиулла агай, кулына ау мылтыгы тоткан килеш, элеккеге Сәйфи бай йортының (революциядән соң ул ярлылар комитеты карамагына тапшырыла) болдырында басып тора. Шунда алар Миңнулла белән сөйләшеп китәләр. Бактың исә, әле шушы көннәрдә генә Сәйфи бай малае Шакир «үзе белән тугыз-унлап солдат ияртеп кайткан» да әлеге йортта типтереп ята икән .. Сафиулла агай күзе тонган Шакирдан качырып кызын күрше авылга илтеп куйгач, бай малае аның кулына корылмаган, мылтык тоттырып, аягын чылбыр белән бәйләп (дөрес, укучы бу урында ясалмалылыкны тиз сизеп ала, Миңнулла Сафиулла агайны танып алу белән аның аягындагы чылбырны күреп алырга һәм сүзне нәкъ әнә шуннан башларга тиеш иде) куйган. Язучы үз геройларын үсештә, хәрәкәттә сурәтли. Бу Сафиулла агай образын сурәтләүдә Дә күренә. Моңа кадәр үз шәхси тормышын кайгыртучы булып кына күз алдына килгән Сафиулла агай әсәр барышында бөтенләй икенче ягы белән ачылып китә. Ул кызын бай малаена бирергә риза булмагач, Шакир: «Әгәр мин унга кадәр санаганчы кызыгызның кайда икәнен әйт- мәсәгез — өегезгә ут төртәчәкмен», — дип кычкыра. Кешелеклеген югалткан «Шакир шырпы кабызып түбә саламына үрелгәч» Сафиулла агай үз йортының януыннан бигрәк, халык турында уйлый. «Акылыңа кил. малай актыгы, харап итмә авылны», — ди ул. Үз өен кайгыртудан бигрәк, кешеләр өчен борчылу аны хәлиткеч адым ясарга этәрә. Сафиулла агай «Шакир җә- һилне» буып үтерә. Повестьта революция дошманнарын сурәтләүгә дә зур урын бирелгән. Мулла малае. контрреволюционер, милләтче Хәйрулла Хәйретдинов образы язучының уңышы дияргә тулы хакыбыз бар. «Милләтне яклаган булып, дошман сүзен» сөйләп йөрүче бу бәндә, әсәр барышында төрле кыяфәтләргә кереп өлгерә Беренче очрашуда ул «милли шура съезды карарларын гамәлгә ашыру артыннан» йөрүче булса, икенче очракта исә «аклар агенты» булып күз алдына баса һәм хәтта үзен коммунистлар партиясе члены дип тә танытырга омтыла. Тик ни генә булмасын, ул хакыйкать алдында кечсез булып кала, җиңелә. Хәйрулланың үлеме — революция дошманнарының җиңелә баруын раслаучы) мисал. Бер кесәсендә «Колчак армиясе офицеры кенәгәсе» икенчесендә «коммунистлар партиясе члены билеты» йөрткән мулла малае яна тормыш тезүче көрәшчеләр тарафыннан тарих чүплегенә ташлана. «Яшьнәп үткән яшьлек» повесте сюжет, композиция тезелеше ягыннан да үзенчәлекле әсәр. Ул революция дошманнарь)- ның тантана итүе белән башланыш китә. Повесть азагында исә җиңү революция каһарманнары ягына күчә. Хәер, әсәр тукь>- масыиың болай төзелүе әдәбият ечен әллә ни яңальж түгел. Ань>ң матур үрнәкләрен К. Тренев «Любовь Яровая», А. Серафимович «Тимер ташкын» әсәрләрендә биргәннәр иде инде. Язучы В. Нуруллин исә бу алымнан үзенчә файдалана. «Яшьнәп үткән яшьлек» повестенда, мәсәлән, Миңнулла Гайсин әсәр башында акгвардиячеләргә әсир төшә, озак кына алар кул астында интегә. Геройны) бу хәлгә куеп сурәтләү язучыга образның ныклы характерлы) булуын, ань>ң революцион эшкә чын күңелдән бирелгәнлеген ачарга мөмкинлек бирә Җәзалаулар, янаулар, куркытулар геройның характерын сындырмый, киресенчә, ул тагын да ныгый, формалаша төшә. «Яшьнәп үткән яшьлек» повестеның тагын бер күркәм ягы — аның документаль характерда булуында. Бу — архивларда эзләнү. Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы тарихына караган бик күп материалларны туплау, өйрәнү нәтиҗәсе. Дөрес, язучы болардан җитәрлек файдаланган дип әйтеп булмый Язучы әсәрде 1918—1919 елларга бәйле тарихи телеграммалардан. төрле приказлардан, хәрби до- несениеләрдән киң файдаланган булса, әсәрнең документаль булуы тагын да тирәнәя төшәр иде. Повесть башка кимчелекләрдән дә азат түгел әле. Язучы, мәсәлән. Миңнулла турында сөйләү белән артык мавыгып ките һәм кайбер геройларына игътибар биреп җиткерми Мисалга Миңнулланың олаучысы Заһит абзыйны гына алыйк. Ул татар крестьянының типик бер вәкиле һәм бердәнбер байлыгы булган арык аты ечен барысын да эшләргә әзер, тик атыннан гына аермасыннар Шуның аркасында Заһит абзый Миңнулла белән бергә акгвардиячеләр кулына эләгә. Шактый кыен хәлләргә очрый. Бу кадәресен язучы җентекләп сөйли Ләкин Миңнулладан •ерылгач ул нишли? Заһит абзыйның аннан соңгы язмышы укучыга табышмак булып кала. Шушы ук кимчелек Миңнулланың абыйсы Зәйнулла образын сурәтләүдә да кабатлана. Язучы Миңнулланың инанган көрәшче — коммунист булып җитешүен җентекләп сөйләп торуны да кирәк тапмый. Алар әсәрдә информацион төстә генә әйтелеп узыла. Бу үз чиратында геройның нинди җирлектә үсеп' җитүен, чыныгуын тулысын- аа күз алдына китерергә комачаулык итә, •сернең ышандыру көчен киметә. Персонажлар теле дә бәхәсле, минемчә. Чөнки әсәр геройларының барысы да диярлек бүгенге татар телебездә сөйләшә. Алар таленнән шул заман сулышы, рево- ■юцлон рух сизелми диярлек. «Яшьнәп үткән яшьлек» — киләчәккә, яшәүгә, яшьлеккә мәхәббәт белән сугарылган, оптимистик рухта язылган әсәр. Повестьта сурәтләнгән Миңнулла, Зәйнәп, Сафиулла, Касыйм һәм башка бик күпләр революцияне яклау юлында бер сафка басып зур җиңү яулыйлар. Әсәр «Яшьнәп үткән яшьлек» дип аталган. Бу турыдан-туры Миңнулла яшьлеге турында сөйли кебек. Миңнуллалар узган юл давыллы, данлыклы. Алар яшьлеге чын мәгънәсендә яшьнәп үткән яшьлек, алар тормышы яшьләргә үрнәк булырлык. Язучы Вакыйф Нуруллин укучыларны әнә шуңа ышандыра. Әсәрнең ышандыру көче нык һәм нигезле.