Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Фәнис Яруллин Бер сүз эзлим Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен, Матурмы ул, әллә түгелме — Тик беркем дә әйтмәгән сүз булсын, Тетрәтсен ул синең күңелне. Әгәр ул сүз кара төндә туса, Күкне ярып, таңны уятсын. Таратсын ул бөтен болытларны, Офыкларга якты ут яксын. Әгәр ул сүз салкын кышта туса, Яз китерсен җиргә йөгертеп: һәрбер бөре чәчәк атып торсын Чын икәнен язның белгертеп. Әгәр ул сүз сары көздә туса — Алда кышлар көтеп торганда, Өр-яңадан сайрар кошлар кайтсын Ятимләнел калган урманга. Бер сүз эзлим сиңа әйтер өчен, Беркем әйтмәгәнне, якынны: Тормыш кебек тирән булсын ул сүз, Мәхәббәттәй булсын ялкынлы. 1977 Тауларга карап Тау булмасаң да, Таңнарга карап Таң булмасаң да, Кешегә карап Кеше була бел, Олы җанлының Ише була бел. Сөялдем сөяннәргә, Тирбәлдем имәннәрдә. Бар шатлыгымны бирәмен Кадерен белгәннәргә. Тукталдым аланнарда, Сокландым баланнарга. Бар ялкынымны бирәмен Кабына алганнарга. Йөгердем урманнарга, Уралдым бураннарга. Йөрәк давылын бирәмен Тып-тыныч булганнарга. АшкындыМ офыкларга, Үрелдем болытларга. Шигырьләрем канат булсын Күңеле сыныкларга. 1977 Тамчы мәхәббәте Әле яз да түгел иде, Шулай беркөнне — Кояш нурлары дөньяга Мулрак бөркелде. Уянды да тамчы шунда, Гел исе китте: Йөрәге атылып чыгардай Ашкынып типте. Күктәге кайнар кояшка Булды ул гашыйк. Сөюдән эреп, көн буе Тамды шып та шып. Кич җитте, һава суынды, Көн шул тиз уза... Әйтелми калган сүзләре Әйләнде бозга. 1977 Гел шулай керәсең төшемә: Кулыңда чәчәкләр бәйләме. Каядыр ашыккан җиреңнән Карыйсың әйләнеп-әйләнеп. Карыйсың, кулларың изисең, Юлларга чәчәкләр коела. Йөзеңдә ниндидер үпкәләү һәм сагыш бар сыман тоела. ко Нәрсәдер әйтәсең каерылып, Тик җилләр өзгәли сүзеңне. Тирбәлә һавада бер аваз: «Без инде... Без инде... Без инде ..» Гел шулай керәсең төшемә: Кулыңда яшьлекнең гөлләре. Гөлеңне йолкыйлар кулыңнан Тормышның аяусыз җилләре. 1977 Сулыш Үпкәм тутырып сулыш алам да Башым белән чумам суларга: Кабырчыклар эзлим тирәннән — Энҗеләре суның шулерда. Тыннар бетә, күкрәк кысыла, Кабырчыклар белән уч тула: Кабыкларын ачып карасаң, Энҗе түгел, эче буш була. Өметемне өзмим шулай да, Буш икәне, әйдә, буш булсын. Үз энҗемне тапмый чыкмамын, Җитсен генә бары сулышым. 1976 Без, без, без идек... Без, без, без идек, Без алты пар күз идек: Алтыбыз да дөньяга Әйтелмәгән сүз идек. Без, без, без идек, Без алты пар кул идек: Эшләнмәгән эш идек, Башланмаган юл идек. Без, без, без идек, Без бит алты җан идек: Тормыш дигән офыкта Яктырмаган таң идек. Таң булып атмасак та, Дан булып кайтмасак та, Без барыбер без идек, Әнкәбезгә үз идек. Тау ватты, таш кисте кеше, Арымады. Тимер бөкте, янды-пеште, Арымады. Сөрде, чәчте, урды, җыйды, Арымады. Таш пулатлар салып куйды, Арымады. Сазлыкларны киптерде ул, Арымады. Чүлләргә су китерде ул, Арымады. Иртә торды, гел соң ятты, Арымады. Зур юлларда көн-төн чапты, Арымады. Ә бервакыт кинәт аның Бетте эше. Менә шунда бик нык ару Сизде кеше. 1977 • Рифмадаш сүзләр — Маңгайдагы күзләр: Сүзләр сүзгә охшаш. Күзләр күзгә охшаш. Шигырьдәге юллар — Иңнәрдәге куллар: Юллар юлга тигез, Куллар кулга тигез. Шигырьдәге фикер — Күңелдәге хистер: Фикер була эчтә, Яверен була хис тә. 1977 • Әйттең миңа уңганым дип, һәм ышандырдың шуңа: Чынлап та шул көннән башлап Эшләрем китте уңга. Әйттең миңа акыллым дип, Әллә чын, әллә уйнап: Акыллырак итеп сизәм Үземне хәзер чынлап. Әйттең миңа матурым дип, Сокланып күзләремә: Сибелде күк таң нурлары Шул вакыт йөзләремә. Үзгәрдем, сизәм үзем дә, Канатлар үсте хәтта: Мең рәхмәт шулай үзгәрткән Тылсымчы мәхәббәткә. Зиннур Мансуров Кояш чыгышы Бер сойл»шүд^н соң уйлану «Быел тагын сипләтәсе бар»,— дип, суз кузгаттың йортың хакында. Бу дөньяда искермичә тормый аксакаллар биргән акыл да. «Кич сөйләгән иртән ярамый»,— дип әйтәсеңдер әле үзең дә. Үткәннәрдән хәтта канатлы сүз килеп җитми кайчак бу көнгә. Киләчәккә очкан хатларга да куя сынап вакыт йөз ятьмә. Заманалар мирас булып килгән мәкальгә дә кертә төзәтмә. «Нигезенә таза имән салып, өйне сиплим,— дисең,— яздан соң». ...Иманымны шулай, кайта-кайта, кабат яңартырга язмасын. Көмеш тәңкәле йөгәнен тез астына салган да, туп кадәрле генә малай ат тышаулый яланда. Яшен төсле уйнаклый ат — тоталмассың ялын да1 Ташкын туктап калганмыни шул ут-малай алдында. Җен атын да буйсындырыр ирлек бар бу оланда. Әллә хакмы: балаларны чакмый, диләр, елан да... Шулай аңа баш бирерме ярсу хыял аты да? Ул да кайчак ташлап кит», я утырта катыга. Иркенлеккә җибәрсәң дә, йөгән калсын куеныңда. Тамыр төртер җире була башка сыймас уйның да. Кайчак олы нияттән дә шулай куркып куясың: януын да белми чапкан ат күк башны җуймасын... Яле, күрсәт ирлегеңне — ярсу ат бит заман да! ...Туп кадәрле генә малай ат тышаулый яланда... Таудан аска ыргый чишмә — чишмәгә тау кирәкме? Биеклеккә күтәрергә кирәк миңа йөрәкне. Җиргә китсә, кибеп бетсә — чишмәләрне ни көтә?.. Югалмаска кирәк миңа, югалмаска ничек тә! Кояш чыгышында Саумы, янар таулар иле, саумы, Кояш чыгышы! Юктыр бүтән — мондагыдай төшкә кергән чык исе. Ярым белән китәргә дип вәгъдәләшкән җир чите... Синдер хәтер китабымның иң кызыклы бер бите. Җир ачылып бетмәс кебек мәңге җирдә яшәп тә. Исемеңне куштым, әнкәй, миңа ят бер чәчәккә. Монда хыял-кошларымның кунаклаган кыясы. ...Иңем куеп күтәрешәм яңа вакыт Кояшын. Гомер чикләре «Кырык бернең 22 июне — бела чактан киткен канем.-.« (Апам йенделегеннан ) «Кайчак вакыт миһербансыз була — чәч агара бер көн эчендә. Шундый катгый чикне тоймый гына яшә,— дисең,— минем өчен дә...» Вакыт — чиксез. Тик ул алдыбызга үз чикләрен куя һаман да. «Бүген ир бул!»—диеп, егетлектән дәшеп ала безне замана. Яшьлек чиге! Азрак булды, ахры, халык күңеленә салган җыр ...Акыллырак булып яшәр өчен алда еллар күбрәк калгандыр. Вакыт билгеләгән шул чикләрне сизмичә дә үтә кемнәрдер.. Гомер чикләренең артындагы сынауларга һәрчак без әзер! Шомыртларның чәчәк аткан чагы — каян килгән мондый салкынлык?! Әллә инде язның учагында җирне җылытырлык ялкын юк... Кар шикелле сарган бу аклыкта котып суыклары бар мәллә?! ...Туй күлмәгең кигәч, син дә шулай салкынаеп куйдың бер мәлгә. • Битеңне куй — баксаң, челләдә дә салкынчарак икән ак кылган. Без дә, ахры, чәч агарткач кына ирешәбез салкын акылга. Тик аксакал сүрән сөйләсә дә — хисе салкын диеп уйлама. ...Май төненең аен күшектереп шомыртларда салкын ут яна. Хәтер — уяу. Бәлки бу халәттә күзләремне йомып йоклыймдыр. ...Инеш тулып, ак болытлар ага — кулларыңны суга тыкмый тор! Бәреп кермә татлы төшләремә! Ә син, хәтер, барсын отып кал. ...Инеш тулып ап-ак керләр ага, кемдер дәшә миңа: «Тотып ка-ал!..>- Җуелганны инде даулап булмый, башыбызны җиргә орсак та. Яныбыздан шулай китеп бара кулдан ычкындырган форсат та. Кемдер тотар аны, кыргый ат күк, йолкып алса да ул кул башын! Бу тормышта югалтулар менә дошманыңа табыш булмасын. Кулдан ычкындырган алтын вакыт үкендереп куя хәзер дә. Ташудагы кызыл алмадай ул ымсындырып ага хәтердән. ...Инеш тулып, ак болытлар ага..