Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җөмләләр

Кешене төн һәм күңел гимнастикалары камилләштерә. Ясалма матурлык — шыксызлыкның бер төре. — Минем бу серем бүсеремә әйләнмәс,— дип, син үлгәч кенә мактан. һәр кыз бала һәр егеттән саф була. Ир-егетләр кыз баладан сак була. Бәхетсез булырга теләсәң, үзеңне генә ярат. Иҗади хезмәт һәр вакыт батырлыкны таләп итә. — Кечкенә генә хаталарымны беркем дә сизмәс әле, — дидеңме, алар тау хәтле зураеп китеп, күңелеңне изә дә башлыйлар. Яхшы күренергә тырышу белән яхшы булырга тырышуның аермасы — җир белән күк аермасы. Мещаннар догасы: «Минем синдә эшем юк, синең миндә эшең юк. Амин!»