Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘБЕЛФӘРӘҖНЕҢ «КЫЗЫКЛЫ ВАКЫЙГАЛАР КИТАБЫ»ННАН

 

Сүриянең атаклы язучысы Әбелфәрэҗ (бу аның әдәби псев донимы) — Григорий Иоанн Бар-Эбрей 1226 елны Теркиннең Малатья шәһәрендә христиан динендәге сүрияле врач гаиләсендә туган. Антиохия һәм Триполиста медицинага һәм риторикага ейрэнгэн. Егерме яшендә епископ итеп билгеләнгән. Медицина, астрономия, философия, теософия һәм риторика буенча күп санлы хезмәтләр язган. Философиядә Әбу Гали Сина карашларын үткәргән Әбелфәрәҗнең әдәби мирасы бик зур. Шу ларның берсе— •Кызыклы вакыйгалар китабы». Бу әсәрендә ул кешедә булган кимчелекләрне — комсызлык, көнчелек, куркаклык, ах маклык. саранлык, наданлык һ. б. бик күп нәрсәләрне нык камчылый. Ул шулай ук берничә поэма, бик күп шигырьләр, әпи граммалар. сүрия теле грамматикасы, гомуми тарих һәм 816 биттән торган аңлатмалы сүзлекнең авторы. Аның бик күң әсәрләре Европа һәм Көнчыгыш телләренә тәрҗемә ителгән Әбелфәрэҗ 1286 елда алтмыш яшендә Көнбатыш Әзербәйҗан ның Марага шәһәрендә вафат булган. Кемгә ничек? Бер вакыт Сократ бер бай белән юлга чыккан. Юлда алар бу жир- дә юлбасарлар бандасы эш иткәнен ишеткәннәр. — Аһ, минем кем икәнемне белсәләр —эш начар!—дигән бай — Аһ, минем кем икәнемне белмәсәләр — эшләре начар,— кип куйган философ. Урыннарын алыштырыгыз! Бер шәһәрдән узып барганда бер философ шәһәрдәге врачның надан, ә гаскәр башлыгының булдыксыз икәнлеген белгән. Шуннан соң ул шәһәр халкына мондый киңәш бирә икән: — Иң яхшысы —сез аларның урыннарын алыштырыгыз Гаскәр башына врачны куегыз — кеше үтерүдә анык тәжрибәсе зур Ә врач исә гаскәр башлыгы булсын — кешене үтерүдә ул үтә саклык беләк эш итә. Ялганчы һәм ахмак Бер хәким болай дигән: — Әгәр дә берәү байлыкны яратмыйм дисә һәм шул фикерен исбат нтмәсә, минемчә, ул ялганчы була. Ә инде шул сүзләренең раслыгын исбат итсә, минемчә, ул — һичшиксез, ахмак. ir 179к Кем нәрсәгә мохтаҗ? Әсфәндияр хәким әйткән — Иң күндәм ат та чыбыркыга мохтаҗ, иң тыйнак хатын да иргә мохтаҗ, иң акыллы ир дә бүтәннәрнең киңәшенә мохтаҗ. Сүзсез аңлату Кейкобад дигән патша үлгәч, бер хәким болай дигән: — Кичә ул бик күп сөйләгән иде, ә бүген бер сүз әйтмәсә дә бик күп нәрсәне аңлата... Дүрт сыйфат Бер хәким болай дигән: — Аракы аны һәр эчүчегә дүрт сыйфат бирә: башта ул тутый кошка охшый — бик эреләнеп, салмак кына басып, кәпәренеп йөри. Аннары. маймылга охшап, теләсә кем белән шаяра-уйный башлый. Аннан соң, арысланга охшап, көченә һәм сәләтенә ышанып, тәкәбберләнә. Ин ахырда, дуңгызга охшап, пычракта ауный. Күп сөйләү Бер акыл иясе болай дигән: — Күп сөйләүдән саклана күрегез. Чөнки ул абынып егылырлык ташлар белән тулган киң сахрага охшый. Иң уңай вакыт Бер врачтан: — Ашар өчен иң уңай вакыт кайчан?— дип сораганнар. Ул болай дип җавап биргән: — Ашарына бар кеше карыны ачкач ашасын, ә ашарына юк кеше ашарга тапкач ашасын! Түләүпе яктылык Өч саран, бер бүлмә алып, шунда яшәргә булганнар. Лампага сала торган майны өчесенең дә акчасына алалар икән. Бер көнне берсенең май алырга бирерлек акчасы булмаган. Калган икесе, лампа яктысыннан бушлай файдаланмасын дип, тегенең күзләрен чүпрәк белән бәйләп, үзләре ут сүндереп йокларга ятканда гына чүпрәкне чишә торган булганнар. Тирләтү чарасы Бер саран бик каты чирләгән, ләкин кризис көне килеп җиткәч тә тирли алмый ята икән. Хезмәтчеләре бу турыда врачка хәбәр иткәннәр. Врач аларга мондый киңәш биргән: — Сез аның күз алдында ул үзе генә ашый торган кыйбатлы берәр нәрсәне ашый башлагыз. Хуҗагыз шундук тиргә батар! Саранның монологы Бер саранның бер тәңкәсе идәнгә төшеп киткән. Шундук ул аны алган да. башта акчаны үбеп, учына салып сыйпаган да болан дигән; — Син минем әтием дә, әнием дә, туганым һәм дустым да. Син күпме шәһәрләрдә булдың, күпме диңгезләр кичтең, күпме байларны хәерчелеккә калдырдың, күпме ярлыларны баеттың, күпме чибәрләрне аздырдың, күпме кызларны боздың! Аннары, тәңкәне кесәсенә салып, болан днгән: — Хәзер инде беркайчан да чыга алмаслык урынга кереп ят Моннан ары беркемнең дә тынычлыгын боза алмассың! Начар гадәт Бик саран берәүнең малае, әтисе икмәк биргәч, башта аны тәрәзә төбенә куеп тота да шуннан соң гына ашый икән. Әтисе нигә алай итүен сорагач, малай болай дигән: — Өйнең аскы катындагы кухнядан безнең тәрәзәгә аш исе күтәрелә. Мин икмәкне шул исне сеңдерер өчен тәрәзә төбенә куеп тотканнан соң гына ашыйм. Әтисе аңарга бик каты сугып җибәргән дә болай дигән: — Ах, азгын малай! Кече яшеңнән коры икмәк ашамаска өйрәнәсең бит! Ризыгы гына булсын... Бер актердан күршесе кашык сорап кергән. Актер аңарга болай ди икән: — Мин әле генә ашарлык берәр нәрсәбез булсын иде дип теләп утыра идем. Әгәр булса, кашыксыз гына, кул белән дә ашар идем. Уңдырышлы хатын Бер мәзәкчедән ничә баласы бар икәнен сорагач, болай днгән ул: — Валлаһи дип әйтәм, хатыным тудырган балаларымның саны аның белән үткәргән төннәремнән күбрәк! Аванс тәртибендә Ниндидер җинаять эшләүдә гаепләп явыз җаннар ясаган яла буенча бер судья мәзәкчегә илле камчы суктырган. Соңыннан аның гаеп- сезгә җәза алганлыгы мәгълүм булгач, судья аңарга: — Мин бит сиңа җәзаны ялгыш биргәнмен,—дигән — Зур бәла түгел!—дигән мәзәкче.—Син мине суктырганы» турында берәр җиргә теркәп куй. Мин чыннан да берәр җинаять эшләсәм, биргән җәзаңны исәпкә алып, мине бүтән суктырмассың! Кем үлгән? Шундый бер вакыйганы сөйлиләр бер дивана бик якын танышының үлгәнлеген ишеткәч, аның абыйсын очратып: — Әйт әле, кайсыгыз үлде —синме, энеңме?—дип сораган Катнашым юк! Берәүнең малае туган. Күршеләре кереп котлый башлагач, ул аларга: — Бу бит алла белән сезнең эшегез, биредә минем бернинди катнашым юк! — дигән. Тиле белән ишәк Бер тиле кеше атланып барганда аның ишәге кинәт туктаган да кузгалмый тора башлаган. Тиле кеше шунда аңарга кич белән ашарга бирмәячәген әйтеп ант иткән. Ә кичен, өйгә кайткач, хезмәтчесенә- болай дигән: — Бар әнә ишәккә арпа үлчәп бир. Ләкин, зинһар, мин кушканны әйтә күрмә. Югыйсә, ишәгем миннән бөтенләй курыкмый башлар. Кайчан үлгән? Бер тилемсә кеше болай дигән: — Минем әти Иерусалимда ике тапкыр булган, шунда үлгән һәм шунда күмелгән. Тик кайсы баруында үлгәнен генә белмим — беренче баруындамы, икенчесеңдәме?! Беркатлылык Беркатлы берәүнең бөркете югалган. Ул, шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итеп, бөркетен тотканчы шәһәрнең капкаларын бикләп торуыв үтенгән. Бераз ял итсен Бер тиленең дуслары аның иярен сорап торганнар. — Гаеп итмәгез,—дигән ул аларга,— үзем әле генә шул иярдән төштем. Берәр сәгать сабыр итегез инде. Ияр ял итеп алсын! Әгәр ышанмасаң... Берәү аллага болай дип ялвара икән: — Я раббым, миңа биш мен көмеш бир. Шуның бер меңен сәдака итеп хәерчеләргә өләшергә сүз бирәм. Әгәр сүземә ышанмыйсың икән, миңа дүрт меңен бир дә, калганым хәерчеләргә үз кулың белән өләш. Ул әле сине белми... Бер малай тәрәзәдән башын тыккан икән дә, боз ява башлап, башына бер боз кисәге килеп төшкән. Малай, аны кемдер сукты дип белеп, башын авырттыручыны кычкырып тиргәгән. Моның өчен әтисе аны кыйнаган да, тәрәзәдән башын тыгып, күккә карап әйткән: — Я ходай! Бу сүзләре өчен син аңа ачуланма инде. Ул сине белми бит әле! . Jj Тиленең төше Бер тиле әйткән: — Бүген төнлә мин бер төш күрдем, шуның яртысы дөрес, яртысы ялган төш булып чыкты. Нинди төш күргәнен сорагач, ул болай дигән: — Төшемдә бик матур бер яшь кыз кочагында ята идем. Уянып китсәм — ул шактый карт бер хатын булып чыкты... Кушканны төгәл үтәү Берәү базарда кыздырган ит ашап утыра икән. Үтеп баручы берәү анарга: — Үзең ашый торган нәрсәнең беразын миңа бир әле. Шул ризыкны синең белән уртаклашасым килә,— дигән. — Ит үземнеке түгел шул,— дигән тилемсә.— Аны мина бер бай үз урынына ашарга кушып биргән иде. Аның әмерен бозарга куркам. Алайса, күрсәт! Бер диванага берәү: — Нишләп монда әрәм булып торасың? Әллә белмисеңме — әнә тегендә бер бай диваналарга икешәр тәңкә өләшә,— дигән. Дивана аңарга: — Әгәр сүзең чын булса, үзең алган ике тәңкәне күрсәт миңа.— дигән. Жәлләгән Берәүнең өенә карак кергән. Ләкин, күпме актарса да, каләм белән карадан башка әйбер таба алмагач, мондый язу калдырып чыгып киткән: — Мин сезне бик жәллим — шундый мохтаҗлыкта яшисез, шул хәтле ярлы тормыш кичерәсез икән

ӘХМӘТ ИСХАК тәрҗемәләре