Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ КИТАБЫ УЗГАН ЮЛ

Галия Сәфәргалиеана Корбанга- лиеваның күптән түгел дөнья күргән хезмәтендә1 аз өйрәнелгән мәсьәлә — Совет властеның беренче ун елында Татарстан китап нәшрияты башкарган гаять зур эшчәнлек яктыртыла. Китап төпле һәм дәлилле материалларга нигезләнеп язылган. Автор республикабызда нәширлек эшенең материальтехник нигезе туу тарихын күздән кичерә, китап таратуны җайга салу юлында кылынган зшләрңе күрсәтә, чыгарылган басмаларның тел юнәлешен һәм эчтәлеген билгели. Мәгълүм булганча, 1917 елларда бөтенләй яңа нәшрият системасы урнашты, совет китабын чыгару эше җайга салынды Т. С. Корбангалиева, хаклы рәвештә, илебезнең милли республика һәм автономияле өлкәләрендә нәшрият үсешенең үэен- ' Т С. Корбвнгплисиа Татврстянда китап Оасу >ше Казан. 1977 чәлекле булуын әйтеп уза. Монда беренче чиратта ике моментны күздә тотарга кирәк. Беренчедән. 1920 елда халкыбыз тормышында тарихи әһәмиятле вакыйга булды— Татарстан- Автономияле Совет Социалистик Республикасы тезелде һәм, икенчедән, полиграфия промышленносте национальләштерелде. Бөек Октябрь Социалистик революциясе җиңгәннән соң, Джон Рид әйткәнчә, «басу станокларының керәш чоры башланды, чөнки калган бетен корал инде Советлар кулында иде». Типографияләрне национал»- ләштерү һәм республикада бердәм совет нәшрияты үзәге тезү, тулаем алганда Татарстанда 1921 елның маена төгәлләнә: Казанда — унсигез һәм республика кантоннарында ун типография дәүләт милкене күчерелә. Бер үк вакытта, 1918 елның беренче яртысында контрреволюцион матбугат үзәк Т ләрен һәм басмаларны ябуга зур әһәмият бирелә, алар материаль җирлектән мәхрүм ителеп, көннән-көн үз укучыларын югалта бардылар. Дөрес, гражданнар сугышы елларында, республика территориясенең бер өлеше вакытлыча интервент һәм акгвардиячеләр тарафыннан басып алыну сәбәпле, кайбер типографияләр советка каршы юнәлеш алдылар. НЭП башланган чорда да шундыйрак характерда берничә китап дөнья күрә. Бу күренешләр исә үз вакытында кискен рәвештә тәнкыйтькә дучар ителделәр. Нәкъ менә шуңарга да монография авторына яңа нәшрият системасы һәм аның материаль-техник базасы төзелү процессын, гражданнар сугышы чорында бу эшнең шактый катлаулана төшүен тулырак яктыртырга һәм аерым басмаларга үтеп кергән буржуазмилләтчелек идеологиясенә каршы Татарстан большевиклары алып барган рәхимсез көрәшне тагы да калкурак итеп күрсәтергә кирәк булгандыр дип әйтәсе килә. Совет властеның беренче елларында китап, газета-җурналлар бастыру һәм рату эше белән партия-совет һәм хәрби оешмалар. Советларның милли секцияләре шөгыльләнә. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе 1918—1919 елларда ярты миллион данә күләмендә 22 өндәмә чыгара. 1920 елның июленә 56 брошюра һәм китап дөнья күрә. Алар арасында Ш. Усманов- ның «Канлы көннәр» һәм «Беренче адым» исемле пьесалары үзенчәлекле урын алып торалар. Үзәк мөселман комиссариаты, атаклы революционер Мулланур Вахитов җитәкчелегендә, К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленинның аерым хезмәтләрен татар теленә тәрҗемә итү һәм дөньяга чыгару эшен дә җайга сала. Мәгълүм булганча, В. И. Ленин совет хөкүмәте декретлары һәм карарларының төрле милләт хезмәт ияләренә ничек җиткерелүе белән шәхсән . кызыксынып килгән. Мөселман комиссариатына 1918 елның июлендә милләтләр халык комиссариаты җибәргән хатта болай диелә: «Бүгенгә кадәр эшче-крестьян хөкүмәтенең нинди декретлары, мөһим боерык һәм карарлары мөселман телләренә тәрҗемә ителүен, ничә данәдә басып чыгарылуын, күпме таратылуын һ. б. тиз арада хәбәр итүегезне иптәш Ленин тәкъдиме белән үтеГражданар сугышында актив катнашкан язучы Всеволод Вишневский бу кырыс елларда фронтта газеталарның икмәк, патрон һәм снаряд кебек үк югары бәяләне- лүе турында яза. Шул уңай белән җирле партия-совет органнарының матбугат эшенә нинди ярдәм күрсәтүләренә игътибар итү кызыклы. Казанны ак интервентлардан азат итү белән үк Вакытлы революцион губерна комитеты «Эш» исемле көндәлек татар газетасы чыгару өчен 50 мең сум акча бүлеп бирә. Казан Советы каршындагы милләтләр эше бүлеге отчетында мөселман эшчеләре, крестьяннары һәм кызылармиячеләре арасында газета һәм өндәмәләрнең тиз арада һәм уңышлы таралуы турында әйтелә. Газетада үзәк һәм җирле власть органнарының барлык боерык, карар һәм белдерүләре даими рәвештә урнаштырып барыла, халыкның культураагарту, экономик-политик тормышы һәр яклап яктыртыла, бер ук вакытта Совет властен һәм социаль революцияне ныгыту һәм үстерү өлкәсендә киң агитация эше алып барыла (карагыз: КПССның Татарстан өлкә комитеты партия архивы, 36 фонд, 235 саклау берәмлеге, 61 кәгазь). Монографиядә күрсәтелгәнчә, бу елларда татар матбугаты марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләрен басып чыгаруга аеруча зур әһәмият бирә. 1918 елда К. Маркс белән Ф. Энгельсның «Коммунистлар партиясе манифесты» татар телендә дөнья күрә. Гражданнар сугышы елларында Казанда ел саен В. И. Ленинның ике-өч хезмәте татар укучысына тәкъдим ителә. 1925— 1927 елларда бу сан 18—26 га җитә. Шул чорда ук даһи Ленинның татар телендә тематик җыентыклары чыгарыла башлый. Аларны тарату һәм өйрәнү татар халкында марксистикленинчыл караш формалашуга чиксез зур уңай тәэсир ясады. Т. С. Корбангалиева хезмәтендә шулай ук киң аудиториягә исәпләнгән политик әдәбият, уку әсбаплары, крестьяннар өчен китаплар, фәннипопуляр һәм матур әдәбият әсәрләре чыгару эшен яктыртуга зур урын бирелә. Өлкә большевиклар партиясе җитәкчелегендә Татарстан нәшриятының культура революциясе үткәрү, илне социалистик үзгәртеп кору бурычларын хәл итүдә актив катнашуы күрсәтелә. Ул вакытта Казанда китапларның Идел буе халыклары— рус. татар, чуваш, мари һ. б. халыклар телендә басылуын да әйтергә кирәк. Республикабыз башкаласында шулай ук бу халыклар өчен дөреслек һәм уку әсбаплары киң колач белән чыгарыла. Моның исә милли мәктәпләр үсеше өчен әһәмияте гаять зур була. 1921—1927 елларда гына да нәшрият крестьяннар өчен 457 исемдәге китап һәм брошюра тәкъдим итә. Бу — авыл халкын культура-политик агартуга кертелгән зур өлеш. Боларның күбесе татар игенчеләре өчен махсус әңгәмәләр, политик һәм авыл хуҗалыгы темаларына багышланган брошюралар. Фәнни әдәбиятны күздән кичергәч, барыннан да элек аның күл темалы булуына игътибар итәсең. Бу чорда чыккан китаплар фәннең төрле өлкәләренә — тарихка, туган якны өйрәнү фәненә, тел белеменә, табигый фәннәргә карый. Шулардан Каюм Насыйриның сайланма әсәрләр җыентыгы, М. Корбангалиеөның иҗтимагый һәм культура-агарту эшчәнлеген яктырткан Г. Рәхим хезмәте махсус игътибарга лаек. Бер үк вакытта студентлар өчен дәреслекләр бастыру эше юлга салына. Фәнни-популяр әдәбият чыгару да читтә калмый. Болары исә иң элек киң катлау укучыларны белемнәрнең төрле өлкәләре белән таныштыруны күздә тотып чыгарыла. Казанда басылган фәнни һәм фәнни-популяр әсәрләр үз вакытында халык арасында киң тарала. Бу сериядә чыккан 51 басма В. И. Ленинның Кремльдәге шәхси китапханәсендә саклана. Совет властеның беренче ун елында илебездә татар язучыларының 322 әсәре дөнья күрә, шуларның 235 е Казанда басыла. Г. Ибраһимов, Ш. Усманов, К. Тинчурин, М. Гафури, һ. Такташ һәм башка бик күп әдипләрнең шул елларда басылып чыккан әсәрләре бүген күп милләтле совет әдәбиятының горурлыгына әверелде. 1925 елдан «Татар әдәбияты китапханәсе» басыла башлый. Рус һәм совет әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен татар теленә тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару эше дә шушы елларда җайга салына. Гомумән, монография авторы татар совет китабы барлыкка килүдә, үсүдә һәм аның укучылар арасында зур уңыш казануында Татарстан китап нәшрияты чиксез зур роль уйнады дигән нәтиҗә ясый. Бүген Татарстан китап нәшрияты — Россиядә иң зурлардан берсе. Ел саен анда 6 миллион данәдән артык гомуми тираж белән күп санлы китап дөнья күрә. Соңгы елларда җирле промышленностьны национальләштерү. республикада китап басу эшенең үсеше һәм татар матбугаты тарихын тикшерү нәтиҗәсендә язылган байтак кына хезмәтләр басылып чыкты. Т. С. Корбангалиева китабы алар арасында игътибарга лаеклы урын алып тора Чөнки бу халкыбыз узган данлы көрәш һәм иҗат юлын дөрес һәм тулы чагылдырган киАп. Хезмәттә китерелгән материаллар Коммунистлар партиясе һәм дәүләтебезнең күп милләтле совет китабын үстерүдә олы кайгыртучамлык күрсәтүен дәлилле итеп раслыйлар