Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ КИТАПХАНӘСЕ

1955 елның башында Татарстан Дәүләт музее фондына күренекле татар совет шагыйре Һади Такташның шәхси әйберләре: язу өстәле, тирбәлмә урындык һәм култыксалы урындык, кара савыты, пресспапье, шәхси печать, шахмат, кәгазь тишкеч, шахтер лампасы, китап шкафы, күп кенә китаплары алына. 1967 елны Казандагы А. М. Горький музеенда сакланган әйберләре (кепка, эшләпә, акча янчыгы, портфельләре) дә безнең музейга күчерелә 1970 ел ахырында шагыйрьнең 70 еллык юбилее уңае белән аның кулъязма мирасын куп санлы фото-документаль материалларны берләштергән архивы алынды. Хәзерге көндә Такташ фонды музейдагы әдәбият бүлегенең зур байлыгын тәшкил итә. Музейга алынган шәхси әйберләр шагыйрь тормышындагы күл вакыйгалар белән бәйләнгән. Кайберләренең шагыйрь архивындагы документлар белән расланган кызыклы тарихы да бар. Киләчәктә аларга аерым аерым да тукталырга мөмкин булыр. Ә бу юлы сүз шагыйрьнең китаплары хакында барачак Китапханә 220 китаптан тора. Күңелгә килгән беренче сорау: шагыйрь китаплары тулысынча сакланганмы? Такташ турындагы монографик хезмәтләрнең берсендә бу хакта болай диелә: "Такташ, «күңел ачуларга» күп вакыт бирү ден үзен чикләп, бетен кочен укуга, эш кә. иҗатка биргән. Ул үзенә бай китапханә әзерләгән. Тик. кызганычка каршы, ул китапханә тулысынча сакланмаган» (X. Хәй ри. һ. Такташ. Казан, 1949, 134 б) Шагыйрьнең якыннары әйтүенчә, ки тапханонең зур элеше сатылган. Китапларны Такташның адвокат булып эшләгән бер танышы алган. Исемен хәтерләмиләр. Музейга алынган китапларны карап чыккач та аларның бүлгәләнгән булуы ачык күренә Мәсәлән, даһи Ленин образына шагыйрь иҗатында зур урын бирелә. Ул юлбашчының әсәрләрен дә, биографиясен дә, аның турындагы истәлекләрне дә күп укыган, әлбәттә Кызганычка каршы, ул китаплар сакланмаган. Такташ 1926 елның 4 декабренда да В И. Ленин әсәрләренең 2 томын сатып ала. Шагыйрь китаплары арасында шулай ук И. В Сталинның «Вопросы ленинизма» («Госиздат», М., 1926). «Воспо минания Н. Крупской о Ленине» (Изд-во «Правда», 1925) кебек китаплары бар. Шех си китапханәдәге бер китап эченнән Ленинның рәсеме дә табылды. Такташ аны юлбашчының үлүенә дүрт ел тулу уңае белән басылган ниндидер газета яки журналдан кисеп алган булырга тиеш. Шагыйрь китаплары арасында донья әдәбияты классикларының әсәрләре юк дәрәҗәдә булу табигый хәл түгел. Саклан геннарыннан Мольерның «Избранные комедии» («Гослит», М. Л.. 1929), Мигель Де Сервантес Сааведраның «Хитроумный Идальго Дон Кихот Ламанчский». («Академия». М.. 1929), Джек Лондонның «Путь морозных солнц» («Всемирная литература». Петроград. 1920) кебек берничә әсәрне генә күрсәтергә мемкин. Иҗатының башлангыч чорында ук донья әдәбияты белән яхшы таныш булган, 1921 елда «Җир уллары» трагедиясен язган шагыйрь китаплары арасында Мильтон, Гете Лермонтов һ. 6. классикларның китаплары булмауга ышанасы кипми 1921 елда ук «Миндә көчле Байроннар җаны» дип ейт кон Такташның бөек инглиз шагыйре иҗатын яхшы белүенә һәм аның китапларым шул елларда ук сатып алган булуына да шик юк. Такташ китаплары арасында Баи ромның нибары «Сатира һәм лирика» («Госиздат». М Л. 1927) дигән китабы гына сакланган. Китап күп укылудан, кулдан-кулга йерүдән таушалып беткән. Такташ үзе яраткан китапларны дусларына укырга би рә торган була. Байрон китабы исе озак еллар буе шагыйрь китаплары арасыннан китеп торган. Илленче еллар тирәсендә генә букинистлар аша ул үз хуҗасы йортына яңадан әйләнеп кайта. Такташның кулъязма архивында биш биттән торган дәфтәр-көндәлек саклана. Анда шагыйрь 1928—29 елларда укыган китапларын, алардан алган тәэсирләрен язып барган. 1929 елның январь аенда ул Стефан Цвейгның биш томын укып чыга. Көндәлегенә «матур тәэсир калдырды» дип яза. С. Цвейгның 12 томлык сайланма әсәрләре рус телендә 1927—32 елларда М. Горь- кийның кереш сүзе белән, автор катнашында чыгарыла. Такташ барлыгы 1000 биттән артыкка җыелган биш томны бер ай эчендә укый. Шагыйрьнең уку темпын күзаллау өчен дә бу кызыклы факт. Ул гына да түгел, шул ук айның 27—30 көннәрендә «Правдивое жизнеописание». Кытай хикәяләре. («Молодая гвардия», 1929, 360 бит) исемле китапны укый. 31 январь көнне америка язучысы Эптон Синк- лерның «Нефть» («Госиздат». М.-Л. 1928, 300 бит) романын укый башлый. Февраль аенда Синклерның тагын «Ад», «2000 год», «100%» дигән әсәрләрен укып чыга. Көндәлегендә бу язучының «Джимии Хиггинс» һәм башка әйберләрен укып чыккан идем» дип тә күрсәтә. Шагыйрь китапханәсендә югарыда саналган китапларның бары икесе— «Нефть» романы һәм кытай хикәяләре генә сакланып калган. Дөрес, көндәлектә күрсәтелгән һәр китапның шагыйрь китаплары арасында булуы шарт түгел. Шагыйрь аларны башка җирдән алып та укыган булуы мөмкин. Китапларның сакланып калган өлеше дә, аларда шагыйрь ясаган язмалар-инскрипт- лар, төрле билгеләре аның уку зәвыгын күзалларга, рухи дөньясын ачарга ярдәм итә һәм, ниһаять, шагыйрьнең фәнни биографиясен эшләүчеләргә кыйммәтле чыганак була ала. 1929 елның 10 августында бер төркем язучылар һәм культура эшлеклеләре белән берлектә Такташ тугандаш республикалар буйлап сәяхәттә катнаша. Аннан шагыйрь күп кенә белешмә характерындагы китаплар алып кайта. Китап сатып алгач та Такташ аларның тышына яки титул битенә үзенең имзасын һәм алыну датасын куя. Кайберләреңә исем-фамилиясен яки үз рәсеме төшерел- 138 гән печать суга. Соңыннан, китапны укыгач, тагын имзасын һәм укып чыгу датасын куя, кайчак китаптан алган тәэсирен дә яза. Шагыйрь китаплары арасында әрмән совет язучысы Аксель Бакунциның «Темное ущелье» («Гослит, М.-Л., 1927) исемлесе бар. Анда революциягә кадәрге әрмән крестьянының хезмәтен, тормышын яктырткан повесть Һәм хикәяләр тупланган. Аңа, мәсәлән, Такташ болай яза: «Мәскәү бүләге 25/IX. 29. Такташ». «Укый башладым 25.IX.29. Такташ». Ике хикәяне укып чыга да «26.1Х. 29. Такташ» дип имза куя. Китапны ахырынача укымавы турында исә көндәлегенә түбәндәгечә өсти. «Хикәяләрне укып тормадым. Бер төрле, ләкин русчага тәрҗемә итәрлек әйберләр түгел. Табигатьне тасвир яклары яхшы булса да, сюжет, содержание балаларчан». Кайбер китапларының кырыйларына да ул үз фикерләрен яза барган, аерым билгеләр куйган. Үзенә ошаган яки ошамаган урыннарын сызып, квадрат белән әйләндереп алган, Такташ прогрессив немец язучысы Бер- хардт Келлерман әсәрләрен яхшы белгән. Бигрәк тә фантастик планда язылган «Туннель» романын яратып укыган. Бу әсәр Атлантик океан төбеннән Европа белән Америка материкларын тоташтырыр өчен үткәреләчәк туннель вакыйгасына нигезләнгән. 1923 елда немец телендә басылып чыккач та ул зур уңыш казана, күп телләргә тәрҗемә ителә. Кеше акылының көченә, иҗади хезмәткә дан җырлаучы роман буларак Такташка да ошаган булса кирәк. Шагыйрьнең көндәлегендәге «28 нче ел. Келлерманның «Туннельиен икенче кат укып чыктым» дигән сүзләр шул хакта сөйли. Шагыйрь китапханәсендә Б. Келлерманның «Событие в жизни Шведенклея» («Мысль», М., 1927) исемле китабы саклана. Китапның титул һәм соңгы битләрендәге язулардан күренгәнчә, Такташ аны 1929 елның 3 мартында укып чыга. Немец язучысының революция проблемаларына багышланган бу әсәре Такташта зур кызыксыну уяткан. Китапның күп битләрендә карандаш белән сызылган урыннар бар. Шунысы әһәмиятле, ул абзацларның эчтәлекләре шагыйрь биографиясендәге кайбер моментлар белән туры килә. Мәсәлән. 170 биттә: «Бывают люди, которые без особых потрясений переносят сердечные удары, — их немного; другие плачутся на судьбу и поднимают шум, а третьи — те просто вытаскивают вина, откашливаются и закуривают сигару» дигән абзац калын итеп сызылган. 1929 ел шагыйрь тормышында авыр кичерешләр белән бәйле. Аның шул елда обыватель мещаннар тырышлыгы аркасында «Азат хатын» журналы редакциясеннән чыгарылуы билгеле. Шагыйрь бу чорда укыган китапларында үз кичерешләренә тәңгәл килгән җирләрне билгеләп барган. Ул сызыкларны шагыйрьнең рәнҗетелгән хисләрен саклаучы шаһитлар дип карау дөрес булыр. 172 биттә ул хатын-кызны тискәре тасвирлаган урынга да игътибар иткән. «Усевшись на террасе казино он мрачно и презрительно смотрел на гуляющих. Какие ужасные женщины. Толстые, бесформенные, смешные, бесстыдно много о себе воображающие, нелепо-тщеславные, с накладными щеками, в большинстве криво ногие... Шведенклей порой женщин не щадил» — дигән абзацны шулай ук квадрат сызыклар эченә алган. Такташ үз гомерләрен пролетариат азатлыгы ечен көрәшкә багышлаган күп кенә шагыйрьләр иҗаты белән яхшы таныш була. Мәсәлән, аның китаплары арасында немец шагыйре, К. Марксның дусты, фикердәше Ф. Фрейлигратның «Вопреки всему» (Изд-во «Красная новь». М) исемле җыентыгы бар1 Такташ аны 1929 елның 24 декабренда сатып ала. Битләрдә аерым билгеләнгән урыннар, язулар булмаса да, шигырьләрне Такташ кат-кат укыган дип фараз итәргә мөмкин, чөнки китап нык таушалган. Шагыйрь гомеренең соңгы көннәренә кадәр авыл белән тыгыз бәйләнештә яши. Җәй айларында ул туган авылы Сыркыды- га кайта. Еш кына авылларда командировкада була. Бу турыда аның архивында сакланып калган күп санлы белешмә-язулар сөйли. Авыл темасына караган теоретик хезмәтләрне дә даими рәвештә укып бара. үз китапханәсендә булдырырга тырыша. Мәсәлән, А. Нестеровның «Как организовать хозяйство коммуны» («Книгосо- ЮЗ». М, 1928) китабы шундыйлардан. Аны шагыйрь 1929 елның 24 маенда укып чыга һәм ахырына «Колхозларга барыр алдыннан» дип язып куя. Әдәбият һәм сәнгать теориясенә караган китапларга шагыйрь китапханәсендә ' Маркска язган бер хатында Ф Фревлнграт үзен «Я был певцом революция « пролетариата» мл аты*. урын аеруча зур бирелгән. Бу җөмләдән «Искусство и литература в марксистском освещении» («Мир», М., 1924), 8. Фриче «Социология искусства» («Госиздат». М-Д 1930), П. Коган «Очерки по истории новейшей русской литературы» («Госиздат», 1929. т. 2. 4) һ. б. санарга мөмкии. Китапханәдә сакланган «Проблемы литературной формы» («Академия». Л. 1928) исемле җыентык аеруча әһәмиятле Җыентыкка әдәбият теориясе һәм немец әдәбияты т»> рихы өлкәсендә эшләүче бер төркем немец галимнәренең хезмәтләре кергән. Аны Такташ 1929 елның 4 апрелендә больницага керер алдыннан сатып ала Мәкаләләр 4—8 апрельләрдә «Клиникада ятканда укылды» дип күрсәтә. О. Вальцельнең «Сущность поэтического произведения» һәм «Грамматические и психологические формы я языке» дигән мәкаләләрен уя кулына карандаш тотып укый. Беренче мәкаләдә (2—3 битләр) «Что такое содержимое?», «Что такое облик?» дигән абзацларны билгели 23 биттә «.- ■ словах заключен лишь смысл стихотворения, душа же его — между слов Ритмическое движение и звуковая окраска стиха должны как бы переложить стихотворение на музыку и тем самым выразить настроение, из которого оно родилось» дигән абзацны шулай ук билгели һәм битнең кырыена гарәп хәрефләре белән «Минем «Җир уллары»ндагы контексттагы настроениенең симфониясе мәсь^ ләсе» дип яза. Такташ яшьлек, семья һәм мәхәббәт мәсьәләләренә зур игътибар иткән язучы. Ул яңа моральне, яшьләр арасындагы ме- нәсәбәтләрне аеруча кызыксынып әйрене. Шушы темага багышлап язылган кисапларны җыя. Шундыйлардан А. Л у начар-, кийның «Мораль с марксистской точки зрения» («Пролетарий», М. 1925) китабын күрсәтергә мемкин. Югарыда Такташның Э. Синклерныц «Нефть» романын яратыл укуы турында әйтелгән иде Шагыйрь бу әсәрдә яшьләрне эгоистик максатлар белән генә яшәргә өндәгән урыннарга игътибар итә. Мәсәлән. 300 биттә «Пользуйся молодостью. — кричал каждый. — Для чего вам возлагать ив свои плечи тяжесть всего мира. И, главное. не беритесь за то. чего вы не можете переделать, и не ломайте себе голову над всевозможными жизненными противоречиями» дигән юлларның астына дулкынлы сызыклар белән сызып, бит «ырыә- на плюс билгесе кунган. һ. Такташ мораль-этик темаларга багышланган әдәби әсәрләрне дә күп укый. <0. Гладкоеның «Цемент» («Земля-фабрика». М.-Л. 1927) романын укыганда ясаган тамгалар аның бу җитди мәсьәләләргә мөнәсәбәтен шактый ачык күрсәтә. Китапны Такташ 1928 елның 15—26 апрель көннәрендә укый, ә 16 майда ул аңа яңадан әйләнеп кайта. Шагыйрь игътибарын нинди урыннар җәлеп иткән соң? Беренче чиратта, үзен бу чорда өзлексез борчыган бала тәрбиясе, ана вазифасы һәм әхлак мәсьәләләре, әлбәттә. 249 биттә билгеләнгән абзацларда тулысынча әхлак мәсьәләсе куела. Мәсәлән, «Цемент» романының төп геройларыннан берсе Даша үзенең бәләкәй кызы Нюрканы балалар йортына тәрбиягә бирә. Көн саен аның янына кереп йөрсә дә. баласының ябыгуын, читләшүен сизә. Шул абзац ике яктан да сызыклар эченә алынган һәм бит кырына «дөрес» дип язылган. Такташ рус классикасы белән яхшы таныш була. Көндәлегендә 1928—1929 елларда гомумән Чеховның 5,9, 10.11 томнарын, Л. Толстой, А. Пушкин әсәрләрен укуы турында әйтелә. Шунда ук ул Толстойның «Воскресение» һәм «Анна Каренина» әсәрләрен икенче кат укуы турында яза. 1929 өлның 10 маенда, мәсәлән, Толстойның «Воскресениеисын төнге сәгать бердә укып бетердем. Роман бу юлы яхшы тәэсир калдырды. Толстой үз классын яхшы белгән. Без үз классыбызны яхшы беләбезме? Аның «Война и мир», «Хаджи Мурат» һәм башка вак-төяк брошюраларын, драмаларын укыган идем, — дип күрсәтә. Такташ китапханәсендә рус шагыйрьләре И. С. Никитин һәм Кольцовның тулы сайланмалары да булган. Аларның кайбер томнары гына сакланган. Чехов әсәрләренең 15 томы безнең көннәргә килеп җиткән («Полное собрание сочинений», Петроград, 1918). Такташ М. Горький иҗатын да яхшы белгән. Мәсәлән, аның 1929 елның 30 маенда «Жизнь Клима Самгина» романын укый башлый. Шагыйрь рус совет әдәбияты яңалыкларын аеруча зур игътибар белән күзәтеп бара. Мәсәлән, 1929 елның 1—10 июль көннәрендә ул М Шолоховның «Тын Дон» романын укый. Ә А. Толстойның «Хождение по мукам» трилогиясен тәрҗемә итеп тә карый. Кулъязмалар архивында романнан тәрҗемә ителгән кыска бер өзек саклана. Такташ китапханәсендә Октябрь революциясеннән соң әдәбиятка килгән күпчелек рус азучыларының китаплары (С. Кирсанов. М. Голодный, И. Молчанов, Я. Сельвинский. Н. Тихонов һ. б.) саклана. Ул А. Безыменский иҗатына карата аеруча мөгамәләдә булган. «А Безыменскийның бөтен нәрсәләрен укып барам»,—дип яза ул көндәлегенә дә. А. Безыменский үзенең әсәрләрендә яңа эпоханың иң актуаль мәсьәләләрен яктыртуы, яшьлек җырчысы булуы белән Такташка аваздаш шагыйрь. Бу шагыйрьнең башлангыч иҗаты Казан белән бәйләнгән булу да билгеле бер роль уйнаган булса кирәк. Такташ китапханәсендә аның дүрт китабы: «Ордер на мир» («Молодая гвардия», М., 1926), «Шахматы» («Московский рабочий», М., 1928), «Выстрел». Комедия в стихах. (Госиздат, М.-Л. 1930), «Поколение социализма» («Молодая гвардия». М, 1931) исемле җыентыклары сакланып калган. Арада А. Жаровның «Стихи и поэмы» («Молодая гвардия», М., 1928) китабы да бар. 1929 елның маенда ул көндәлегенә дә: «А. Жаровны яратып укыйм», дип яза. Шагыйрь китапханәсендә киңрәк тукталуга лаеклы китап — М. Светловның «Книга стихов» («Госиздат», М.-Л., 1929) исемле шигырьләр җыентыгы. Такташ аны 1929 елның 15 сентябрендә Мәскәүдә сатып ала. Шигырьләрне 20, 25 сентябрь көннәрендә укып чыга һәм: «Светлов миндә матур тәэсир калдырды», дип китапка да, көндәлегенә дә язып куя. Соңыннан китапны Ф Кәримгә бирә. Китапның соңгы битендә шундый язма бар: «Укып чыктым. Яраттым. «Ночные встречи» дигән шигырь Кутуйның «Тукаена» түгел, Кутуйныкы моңа охшаган1 . Ф. Кәрим. 11.V.30 ел». М. Светлов китабында 32 юл кызыл кара белән сызылган. Шунысы кызыклы, китапларга Такташ ясаган билгеләрнең бер үзенчәлеген күрергә була. Такташ үзенә ошаган китапларга тамганы бик сак һәм пөхтә генә төшерә, ә инде ошамаганнары- ның тетмәсен тетә. М. Светлов китабында билгеләнгән шигъри строфаларның эчтәлекләре дә, билгеләренең ясалу формалары да аларны Такташ эшләгән булуына шик калдырмый. Китапханәдә Такташ һәм Ф Кәрим исемнәрен берләштергән тагы бер китап бар. Ул — Джек Алтаузенның «Безусый энтузиаст» («Московский рабочий», М. 1930) исемле лирик поэмасы. Китапның иясе — Ф Кәрим: тышлыгына «Кәримов» дип, ә ’ Сүз Г. Кутуйнын «Тукай кабере явынд»» исемле шигыре турында булса кирәк соңгы биткә: «Укып чыктым. Яраттым. Ф. Кәрим. 4.V.30 ел». дип язылган. Поэмада социалистик төзелешнең энтузиастлары, беренче буын комсомолларның романтик пафос белән сугарылган образлары сурәтләнә. Матбугатта ул гаять югары бәяләнә. Ф. Кәримнең үзе укыгач аны Такташка бирүен шуның белән аңлатырга мемкин. Монда ике шагыйрь характерындагы бер үзенчәлек тә күренә. Такташ китабына (М. Светловныкы) Ф Кәрим дә рәхәтләнеп уз фикерләрен язып куя. Такташ кеше китабына яза алмаган, күрәсең. Ул хәтта бүләк итеп автограф белән бирелгән китапларга да кагылмаган. Такташ зур игътибар белән укыган китаплар рәтенә рус совет шагыйре М. Кузьминның «Форель разбивает лед» (Изд-во «Писателей», Л., 1929) исемле шигырьләр җыентыгын да кертергә була. Такташ җыентыктагы 47 шигъри юлны уз кулы белән билгеләгән. Татар язучыларының китаплары шагыйрь китапханәсендә бик аз калган. С. Сүнчә- ләйнең «Шигырьләр, поэмалар» («Яңалиф», Казан, 1929) җыентыгы, Г. Ильясовның «для отзыва» дигән штамп куелган «Получка» («СССР халыкларының үзәк нәшрияты». М., 1929) исемле китабын. А Таһировның колхоз Төзелеше темасына «Үрнәк» («Яңалиф, Казан, 1931) исемле пьесасын һәм Ф. Кәримнең «Электр фонарьлары» (Казан, 1930), «Улак белән еракка» (Казан, 1930), «Башлангыч җыр» (Казан, 1931) исемле җыентыкларын гына күрсәтергә була. Көндәлектә дә татар язучыларының әсәрләре турында әйтелми диярлек. 1929 елның 10 мартында: «М. Галәүнең «Төеннәр» дигән нәрсәсен карап чыктым. «Югалган матурлык» белән охшашлык бар», дип кенә язып үтә. һәм «Безнең юл» журналын даими рәвештә укып барам», дип берничә тапкыр яза. Шагыйрь архивында журналның 1922—29 нчы елларда чыккан саннары саклана. Такташ аларны төпләтеп тә алган. Китапханәдә «Дәрдмәнд әсәрләре» («Яңалиф». Казан, 1929) саклана. Китап эчендәге билгеләр Такташның шигырьләрне зур игътибар белән укыганын күрсәтәләр. Шагыйрь китапханәсендә тетмәсе бик каты тетелгән китап — Г. Теләшнең «Ударлы көннәр» исемле (Татиздат, Казан, 1930) җыентыгы. Китап битләре шагыйрь язмалары, сызыклары белән чуарланып беткән. Китапны Такташ үзенең «Партиясез» һәм партияле шигырьләр» турындагы мәкаләсен язганда укыган. Теләшнең «Ударлы көннәр» китабына 25 шигырь урнаштырылган. Шуларның 13 нә карата Такташ үзенең фикерен әйтә Ә матбугатта басылган мәкаләсендә исә Такташ Теләшнең дүрт шигыренә генә туктала. Аның да берсе — «Большевиклар язы» шигыре «Ударлы көннәр» җыентыгында юк. Шушы дүрт шигырь мисалында, китап битләрендә язылган кыска фикерләрен киңәйтеп, мәкаләдә Теләш иҗатына тулы анализ ясый. Шагыйрь китапханәсендә автографлы китаплар куп түгел. Рус совет шагыйре Михаил Юринның «Половодье» («Тифлис», 1924) һәм «Путь человека» («Баку, 1929) исемле шигырь җыентыкларын гына күрсәтергә була. Аларны М. Юрин Бакуда 1929 елның августында татар язучыларының ил буенча сәяхәте вакытында бүләк итә. «Бакинский рабочий» газетасы редакциясендә очрашу вакытында булса кирәк. Бу газетаның 1929 ел 22 санында «Татарстан язучылары Бакуда» исеме белән Го- мәр Гали һәм портретлары белән Һади Такташ, Гадел Кутуй мәкаләләре урнаштырыла. «т. Такташ! Жизнь нужно любить так, чтобы голова кружилась от влюбленности! Только пройденный жизненный путь дает нам право утверждать, что будущее наше! Стойко держись за пролетарскую литературу. Эта книжка пусть будет памятью о моем любимейшем Баку», дип яза М. Юрин «Путь человека» исемле китабында Бакуда очрашу истәлек булып кына калмый, ул иҗади дуслыкка да әйләнә. Алар арасында хат алышу башлана. М. Юрин Такташ шигырьләрен русчага тәрҗемә итәргә дә алына. Бу турыда без М. Юринның «Бакинский рабочий» газетасы бланкларына язылган хатларыннан беләбез: «Такташ, я очень виноват перед тобой, что до сих пор не мог перевести твоих стихов, но даю слово, что переведу и думаю, получится не плохо».. «Твой «Мокамай» мне чертовски нравится—я его постараюсь сделать на «це»', — ди Юрин 1929 елның 12, 13 Октябрьларында язган хатларында. Такташның гаилә членнары әйтүенчә, алар икәү рәсемгә дә төшкән булырга тиеш. Кызганычка каршы, М. Юрин 1966 елны вафат була. Бәлкем аның якыннарында 1 «Це» — бак яхшы өтеп дагәв магъмвяе *■- ул рәсем саклангандыр да. Эзләнүне дәвам итәбез. Шагыйрь китапханәсендәге «Альманах татарской литературы» («Московский рабочий», М., 1930) китабы шулай ук Такташка бүләк итеп бирелгән. Анда: «Үзем чыгарып та, үземне сүктерүдән башка хезмәте булмаган китапны шагыйрь Такташка бирәм. Төзүче 12.VIII. 1930 ел. Казан», дигән сүзләр язылган. Әмма китапта төзүченең фамилиясе күрсәтелмәгән. Җыентыктагы кайбер хикәяләрне русчага тәрҗемә иткән һәм шигырьләргә сүэгә-сүз тәрҗемә ясаган Фуад Саллави әйтүенчә, автографны язучы Ә. Ерикәй булырга тиеш. Шагыйрь китапханәсендә әле ачыклауга мохтаҗ тагын бер автографлы китап бар. Ул «Ташкын» («Яңалиф», Казан, 1928) исемендәге әдәби хрестоматия. Анда: «Такташ дуска. Әмирхан. 2.XI. 1928», дигән сүзләр язылган. Хрестоматияне төзүчеләр Сафа Борһан, Г. Нигъмәти, Ф Әмирхан. Китап 1928 елны Ф. Әмирхан үлгәннән соң басылып чыга. Димәк, ул Фатих Әмирхан бүләге була алмый. Такташның Әмирхан исемле тагы нинди дусты булган? Киләчәктә бәлкем ачыкланыр. Язулы китапларга «Исламда вә шура хөкүмәтендә хатын-кызлар хокукы» (Ташкент, 1925) китабының авторы Н. Хәкимов. «Октябрьның ун еллыгына безнең бүләк» (Казан, 1927) җыентыгын төзүче Г. Минский автографларын өстәргә була. Соңгы елларда автографлы китапларга Такташның үз автографлары да өстәлде. Такташ үзенең «Сайланма әсәрләр»ен (Казан, 1931) Ф. Кәримгә һәм Татарстанның халык артисты Хәким Сәлимҗановка түбәндәге язулар белән бүләк итә: «Кәрим! Синең белән үткән көннәрнең бик Күп хисләре монда. Укыганда алар шул үткәннәрне җанландырсыннар. 12.Х.31. Такташ»... «Сәлимҗан! Сиңа—«Камиллемнең режиссерына— дуска. 13.IX.31. Такташ». «Такташ һәм татар театры» дигән теманы әле махсус өйрәнәсе бар. Гомеренең соңгы елларында Такташ хәтта кино сәнгате белән дә кызыксына. «Камил» пьесасын киносценарий итеп тә эшли. Кинорежиссер Дубровский белән иҗади элемтәгә керә. Шул елларда басылган театр Һәм кино буенча махсус әдәбият белән дә танышып бара. Шагыйрь китапханәсендә Л. Мурның «Азбука киномонтажа» (М. 1930), А. Кле- пиковның «Первые уроки грима» (М., 1923) китапларының булуы Такташ иҗатының шушы яклары белән бәйле. Боларга тагы Б. Ефимовның «Карикатура на службе обороны СССР» («Огиз-Изогиз», М.-Л., 1931), С. Ярославскийның «О парт, этике» («Кубуч», Л., 1925) һ. б. китапларны өстәсәк, шагыйрьнең уку диапазонының киңлеге шигъриәдәби рамкалар белән ген» чикләнмәгән булуы ачык күренәдер. Китапханәдә шагыйрьнең гомере өзелгән 1931 елда алынган китаплар аеруча әһәмияткә ия. Соңгы китаплар — шагыйрьнең соңгы шаһитлары!.. Алар китапханәдә күп түгел: «Сборник еврейской поэзии» (ТИХЛ, И. 1931), «Сборник армянской поэзии» (ТИХЛ, Л.-Л., 1931), Ю. Инге «Эпоха» (ТИХЛ, Л.-М., 1931), Л. Борисов «Галка» (Изд-во «Писателей». Л., 1931), Д. Гарибальди «Мои мемуары» («Огиз». М, 1931). Бу китапларга шагыйрь имзасын яки язулы печать кенә куеп калган. Укып чыгарга өлгермәгән булса кирәк. «Соңгы китап- лар»дан Такташ билгеләре салынган тагын ике китапны күрсәтергә була: С. Леоновның «Антрацид» (М.-Л., 1931) романь» һәм Б. Соловьевның «Люди нашей страны» (Л-М. 1931) исемле драматик поэмасы. Б. Соловьевның пролетариат әдәбияты сериясендә чыгарылган бу әсәрен ул 1931 елның 27 Октябренда укып бетерә һәм: « . Укып чыктым Җиңел һәм талантлы язылган», дип соңгы имзасын куя. Шагыйрь китапханәсе, шагыйрь китаплары! Күңел хисләрен саклаучы шаһитлар? Китапларның күбесе реставрацияләүгә мохтаҗ. Безнең бурыч — аларны киләчәк буыннар өчен, озак елларга барып җитәрлек хәлгә китерү, кадерләп саклау