Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Роберт Миңнуллин Шундый минем туган ягым... Акчәчәкләр чыңлап тора, Җырлап тора әйләнәдә. Аккаеннар сылу-сылу Яшь кызларга әйләнә дә, Җыйнаулашып, тезелешеп ч Төшеп китә Сөн буена, Яп-ялангач калып кына Су керергә төн буена. Ә малайлар шундый монда: Хикмәт кенә уйлап йөри, Япьяшь кенә яшеннәрне Камчы итеп уйнап йөри. Шул камчыны шаяртып бер Шартлатсалар болгый-болгый, Баш очында утлар уйный, Күкләр күкри ургый-ургый... Тайлар монда бер урында Чыдый алмый биеп тора. Ә басулар шундый биек — Офыкка ук тиеп тора... Менә шундый инде минем Туган җирем, туган ягым. Мин төзәлә алмам, ахры — Мактанылды менә тагын. Безнең авылдан да узган сугыи. Авылдан бик ерак иде диләр Фронт сызыгын, Комсыз сугышны... Алай икән, ник соң ул сугышны Уйласаң да кыса сулышны? Йөздән артык солдат Өйләренә Ни сәбәпле кайтмый калган соң? Яшь хатыннар — ирсез, Ә малайлар Ник әтисез калган аннан соң? Нигә соң ул сугыш Авылдагы һәрбер йортны мең кат тетрәткән? Хирурглар Ярчыкларны һаман Чүпләп бетералмый күкрәктән? Яудан соң да Ник солдатлар түгел, Үлем кәгазьләре агылган? Я, кем әйтә ала Ул сугышны Узмаган дип безнең авылдан?! Тургай Н. Н.гә Җир белән күк арасында Талпына гашыйк тургай... — Икесенең берсен сайла, Алданма, ашык, тургай! Йолдызга да меналмыйча, Гөлгә дә куналмыйча, Мәхәббәттән кала күрмә, Кайсына булалмыйча... Ишетми... Нишләсен тургай: Күк чакыра, җир тарта. Гашыйк җанда торган саен Моң ургыла, җыр арта. Җыр хакына, моң хакына, Онытып янасын да, Сайрый, сайрый, сайрый тургай Ике ут арасында. Гомерлеккә сайлаганмы Күк белән җир арасын? ... Тургай җанын кем аңламый, Тургай булып карасын. Син борчылма, Туган илем! Күптән инде Төн бит инде, Бераз гына Ял ит инде, Туган илем! Син борчылма — Төнлә син ял иткән чакта Солдатларың һәрчак уяу, Солдатларың тора сакта! Күптән вакыт Ятырга да, Ял кирәк бит Батырга да, Туган илем! Син борчылма — Төнлә син ял иткән чакта Гашыйкларың уяу синең, Гашыйкларың тора сакта! Безнең алда — Хезмәт таңы, Бөек эшләр Көтә тагы, Туган илем! Син борчылма — Төнлә син ял иткән чакта Шагыйрьләрең төн йокламый, Шагыйрьләрең тора сакта! Бураннарым белән барам... Ак урамнар буйлап киләм Ак бураннар аркылы. Урамнарга сыймый буран, Җанга тула аркылып. Кышның утлы бураннары Ярсып уйный канымда. Кызу канлы бураннарны Тыялмый бер канун да. Бураннарга буйсынам мин... Буйсындыра да алам. Торган саен якыная Бураннар белән арам. Күңел булмый — бураннарга Бер чыгып бәйләнмәсәм. Җанда — буран. Ярый инде, Буранга әйләнмәсәм... Кышларымнан канәгать мин, Бик риза язганына. Бураннарым белән барам Мин якты язларыма. Янарга икән янарга. Янарга икән янарга! Янарга азаккача: Иң азаккы ләззәткәчә, Иң соңгы газапкача. Әгәр шулай янмый икән, Нигә ул андый йөрәк? Ул йөрәкнең януыннан Янмавы хәерлерәк. Яшьнәргә икән яшьнәргә Йөрәкләр көл булганчы. Мизгелгә генә булса да Төннәрең көн булганчы. Кемгә кирәк аҗагандай Тонык кына яшьнәвең. Яхшырактыр яшьнәмәвең, Яхшырактыр дәшмәвең. Яшәргә икән яшәргә! Үзеңне жәлләмичә. Безгә диелгән гомерләр Түгел бит әллә ничә. Әгәр шулай яшәмәсәң, Яшәвең кемгә хаҗәт. Ә бит яшиләр андыйлар, Яшиләр — шунсы гаҗәп. Шундый инде без менә... Әле без әллә кем түгел, Кешедән дә ким түгел! Безгә артык җебегәннәр һәм әрсезләр тиң түгел. Тыйнак шул без. Тыйнаклыклар Белмим, каян киләдер? Шуның белән мактанабыз, Хурланабыз, нигәдер. Көрәштә, гадәттәгечә, Җиңәбез тыйнак кына. Батырларны җиргә алып Салабыз җыйнак кына. Каравыл кычкырмыйбыз без, Түзәбез тыйнак кына. Мәҗлесләрдә — уйнап-көлеп, Өйләнсәк — туйлап кына. Җырласак та, туйласак та, Йөрмибез уйнап кына. Уйнап йөрер заманмы соң? Карагыз уйлап кына. Тыйнак кына яшибез дә, Китәбез тыйнак кына. Без бу җиргә хуҗа да бит, Дөньяда — кунак кына. Аптырыйсыз. Әйтерсең лә Андыйлар бер без генә. Әйбәтме, әйбәт түгелме? — Шундый инде без менә. Агыйделдә Агыйделдән ак пароход Кайтып китте Казанына. Ә мин кайтмыйм, кайтмыйм әле, Калам әле азга гына. Бүген якты Агыйделнең Патшасы да, колы да мин. Бүген бәхет — минем кулда, Бүген бәхет кулында мин. Белмим, печән исеннәнме, Белмим, сөю хисеннәнме? — Рәхәт итеп исергәнмен, Изрәп китеп исергәнмен. Яшь таллар да минем кебек Мәхәббәттән исергәндер. Бәхетлеләр. Алар монда Ул хисне күп кичергәндер... Сүнә калса, хисләреңне Агыйделдә яңарт икән. Бөек гашыйк булыйм дисәң, Агыйделдә ярат икән. Сөюдән шашкан йолдызлар Монда күпме ташлангандыр! Мәхәббәт дигәннәре дә Агыйделдән башлангандыр. Шушы төнем кабатланса, Мин бәхеттән үләр идем. Миннән соңгы гашыйкларга Шушы төнне теләр идем. Ә җанымда ялкынланып И дөрли җыр, И яна җыр... Ул — Агыйдел турындагы Иң соңгы җыр, Иң яңа җыр! Салисә Гәрәева ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР Баскан җирем — илем хәзинәсе: Алтын, тимер, уран. Зәңгәр ахак кебек күл буенда Ташка басып торам. Борынгы көй аһәңедәй, күлдән Ишетәм ят авазлар. Борынгыча, баш очымнан үтә. Каңгылдашып, казлар... Дулкыннарның телен аңлыйм кебек, Таныш алар моңы, Үткәннәргә илтә уйларымны. Алда — тормыш чыны. Баскан җирем — илем хәзинәсе: Алтын, тимер, уран. ... Хәзергедән матур киләчәккә Кыю план корам... Сварщик егет Зур бер цехның бетон идәнендә Йолдыз чәчә берәү тырышып. — Узарга да юл бирмисең,— диеп, Көлә-көлә киттем орышып... Ул да көлә: — Яуган очкын аша Үт елмаеп, сиңа килешә! — Жәлләмим,— ди,— ал шул йолдызларны, Кесәңә сал кайнар килешкә!.. Зәңгәр ялкын белән тиз арада Торбаларны ялгап куя ул; Цехка кергән саен юлларыма Көлә-көлә йолдыз коя ул!.. Ул көн килде. Җиле, кары белән Өшетте дә мине, туңдырды; Өмет белән тулы күңелемнең Канатларын килеп сындырды... Еламадым. Бәгырь каткан иде. Үксемәдем — яшем юк иде. Суына барган хисләр давылында Суга торган яшен юк иде. ... Тәрәзәдән тышка карадым — Якынлашкан кышка карадым... Син күрдеңме — ап-ак карлар уйнаганны? Син сиздеңме — минем ниләр уйлаганны? Минем уйлар син булганга ак канатлы — Минем бәхет иярләде ап-ак атны. ... Ак атларда без киләбез, җилә-җилә, Ах! Кайгы да арттан килә, көлә-көлә... Әнкәем Газиз әнкәм! Алты карлыгачың Алты якка очты, талпынып. Алты балаң алты йөрәк итеп Алды синең сөю ялкынын... һәр йөрәктә бер үк лалә үсте, һәр чәчәккә кунды бал корты. ... Бал кортлары кебек эшчән, тату, Хөр кешеләр тулы ак йортың!.. Гаҗәп уйлар кайчак башка килә, Гаҗәп тойгы ала бөтереп... Берәү кинәт яулый күңелеңне, Ә икенче — тарта көттереп. Бер карасаң, беркем кирәк түгел, Дөнья иркен, рәхәт, күңел көр; Сөенәсең: эшем гөрләп бара, Сәламәтмен, шатмын — и шөкер!.. Ә бер таңда... — салкын мендәреңне Кочкан килеш күзең ачыла; һәм басасың, төрмә тоткыныдай, Ялгызлык һәм картлык каршына!.. Без килештек Без килештек кабат. Рәнҗүләрне Онытырга булдык — күпкәме? Бер үпкәне генә җиңми калмас Бергәлекнең матур үткәне... Ә рәнҗүләр кайтыр: гел кояшлы Булып тормый көннәр, бәхәссез. Сәгадәтле көннәр! Үпкә, рәнҗү һәм килешү белән рәхәт сез!.. Без килештек кабат — кулларыбыз Кайнарырак хәзер — иркәрәк. Үпкәләшмик! — Син дә чын күңелдән Юат, җылыт, елмайт, иркәләп!.. Машбюрода Машинкалар чират бирә пулеметтан, Ак кәгазьләр шуа тора чуарланып. Минутына өч йөз удар хәреф төшә — Ашыгудан машинистка чыга янып. Саннар ява, ак юлларга тезелешеп Баса алар, чиратлашып, сабыр гына... Шулай гөрләп, үз аһәңе-җыры белән Җиргә ява язгы ләйсән яңгыр гына. Чират бирә машинкалар пулеметтан, Яңа сүзләр, яңа саннар туып тора. Кара юллар буйлап яткан линейкалар Үз җаена юлдан-юлга шуып тора. Ә чибәр кыз, чәч дулкынын артка ташлап, Клавишларга басып гүя уйнап тора. Дистәләгән кеше өстәл артларында Ак кәгазьгә басар сүзне уйлап тора.