Логотип Казан Утлары
Повесть

КӨЙМӘ ВАТЫЛСА— УТЫН

Ислам бабай әллә нинди зәнгәрсу-яшел, кыз- гылт-шәмәхә тырнаклы аякларын ятагы өстеннән берьюлы идәнгә алып ташлады да, кашын җыерып, ачу белән тирә-ягына каранды. «Менә бит, гөнаһ шомлыгы, нинди җүләрлек эшләдем кичәгенәк, хәзер искә төшерергә дә оят!» — дип, эченнән үкенеп уйлады ул. Карт гомере буе, җәен дә, кышын да, йокыдан тәүлекнең гел бер үк вакытында — иртәнге сәгать дүрттә уянырга гадәтләнгән иде- Аның бу гадәте фәкать сугыш елларында — фронтта йөргәндә генә бозылса бозылгандыр. Мәгълүм ки, фронтта хөн белән төнне аерып тормыйсың, төн караңгысымы анда яки һавадагы очып барган тилгәннән төшкән күләгә кыйпылчыгымы, җае чыкты исә, башыңны берәр түмгәккә төртәсең дә, ходай биргән кадәр черем итеп аласын. Ә хәзерге имин заманда бөтенесе башкача, күнегелгән гадәтләрнең көнен көнгә кабатланып торуы да гаҗәп түгел. Кыскасы, Ислам бабай иске толып җәелгән ятагыннан иртәнге сәгать дүрттә, әтәчләр белән бергә тора иде. Ятуы исә кәефенә бәйле: артыграк төшереп кайткан булса, ул чишенмичә генә ятып йоклый, ә инде өенә аек баш белән, чайкалмыйча, төз атлап кайтып кергән чакларында, хатыны Нәгыймә карчык аны әлеге ямьшәеп-бөтәрләнеп беткән җирән йонлы толыбы өстенә ак җәймә җәеп яткыра иде. Андый чакларда Нәгыймә түтәй Ислам бабайны бусага төбеннән үк елмаеп каршы ала, бөркетнекедәй кәкре борыны белән картының авызын исни-исни, юри шаяртып-көлеп: — Акыллым! Йөрәк парәм! Ничек әле син бүген шулай аек кайттың! Күрше-күләне дә керми бит ичмасам, бер күрерләр иде аек вакытыңны, ай, син, бәгырь кисәгем, алтыным минем!—дип такмаклар- а тотына. Роман Солнцев |И Озын гомер юлында ул Ислам бабайның, төрле чагын күргән һәм анын күп кенә кыланышларын шулай көлке, жор сүз белән үткәреп җибәрергә, гафу итәргә күнеккән иде. Хәер, ничек үткәреп җибәрмисен дә, ничек гафу итмисең ди! Инде күпме гомерләре калгандыр, үлчәсән, шәт, тавык борыны кадәр дә булмас! Картына урын-жир жәйгәндә дә карчык үзалдына сукрануыннан, ♦ мыгырдануыннан туктамый: күкәйне кайда туры килсә шунда, хәтта х күрше ишегалдына кереп сала дип, тавыкларыннан зарлана, яисә, я £ бик акрын, я болындагы сыер көтүен өркетерлек дәрәжәдә акырып * сөйли дип, үзләреннән еракта түгел, авыл мәйданында баганага куел- < ган радио репродукторын сүгәргә тотына. ' Боларның һәммәсен Ислам бабай күп вакыт дәшми генә тыңлый £ Хатынкызның теле ни сөйләмәс, әйдә, тик мыгырдый бирсен! Ир кеше- £ гә алар белән сүз көрәштерү килешми. Аннан соң авыз эчендә тикмәгә я һава болгатудан ни мәгънә — һава коймак түгел, май язылмас! s Моның өстенә, Ислам бабай авылның ин могтәбәр, иң хөрмәтле ® кешеләреннән санала — мәшһүр балыкчы ул, алай гына да түгел, ба- * лыкчылар әртиленең башлыгы! Бакча түтәлендәге таш кабак чатнап ♦ ярылса ярылыр, эмада Ислам бабай юк-бар сүзгә авызын ачып жавап ® бирмәс! “ Менә шундый кеше ул Ислам бабай. х Кичә кичен исә ул урынга чишенмичә генә ятып йоклаган иде, чен- * ки кичә көне буе аларда кунаклар булды. Район үзәгеннән — Минзәлә- ° дән кияве Мурзин килгән иде. Гомумән, бу атна, гөнаһ шомлыгы, әллә = ничек бик мәшәкатьле, гауга, ыгы-зыгы белән узды. < Карт жәһәт кенә аягына торып басты, кояшта уңып төссезләнгән £ фланель күлмәгенең изүен каптырды һәм, кыска чәчле йомры башын 2 югары чөя төшеп, кытыршы учы белән тамак астын сыпырып карады. «Кырынырга вакыт җиткән икән дә, тик кырынып булмас, ахрысы — куллар калтырый. Әйдә, чукынмас әле!» — дип, җыерчыклы, хатын- кызныкыдай кабарынкы-түгәрәк йөзен чытып, ачу белән кулын селтәде ул. Аннары, сондык аша гына атлап һәм мич буендагы шыгырдык сәкегә орынмаска тырышып, күнегелгән сак адымнар белән түргә узды. Сәкедә, йоннары чыккан алсу тышлы түшәк өстендә, җидегә бөгәрләнеп, карчыгы Нәгыймә түтәй йоклап ята иде. Кече якта әле караңгы иде. Ислам бабай, калын саллы ефәк чыбылдыкны ике якка каерып, өйнең түр ягына чыкты һәм ирексездән күзләрен йомды: офык читеннән күтәрелеп килгән кояшның кызгылт-алсу нурлары бөтен бүлмә эчен яктырткан иде. Яшьләр әле уянмаган. Өстәл өстендәге тоз кояш нурында кызыл борыч сыман җемелди, ә кара өйгә алып чыга торган ишекнең сары яңак лары әйтерсең лә алтынга манчылганнар иде. «Гомер таңы яшьлек тә әнә шундый; ишекләре башта саф алтын кебек күренә. Ә соңыннан, карыйсың, ул корт төшкән черек бер агач икән»,— дип, үзенчә нәтиҗә ясады Ислам бабай Карт ишек яңагының кояш нурында балкып җемелдәгән җылы, кытыршы йөзлегенә учын куйды да аптыраулы-уйчан күзләре белән бер мәл шуңа текәлеп карап торды. Ул арада артта, түр стена буенда, шыелдый-шыелдый, дүрт тапкыр каты итеп сәгать сукты һәм. «күк-кү» дип. шул ук мәртәбәдә аның маңгаендагы караңгы куышта утырган калай күкесе кычкырды. Әйтергә кирәк, кичләрен, кояш баеганда, ян тәрәзә аша төшкән кыйгач нурлар бу ахмак күкенең оясына да барып җитә һәм аны шәфәкъ төсенә мана иде. Сәгать суккан тавышка картның оныгы яткан урынында кыбырсып куйды, килене уянды. Карт, елмаюын яшереп, йөзен чытты, ишек \ен тыгына корылган марля пәрдәне бер якка эшереп, ишекне ачты да кара өйгә, аннан болдырга чыкты. Дөнья ярып әтәчләр кычкыра. Көтү китәр вакыт җиткән. Әнә инде шыштыр-шыштыр, ашыгып атлаган аяк тавышлары да ишетелә — бу хатынкыз халкы үзенең иртәнге матавыгын башлаган. «Бүген нигәдер соңарып торганнар әле. Ахрысы, кичә кунак сыйлап, табын җыеп, савыт-саба юып, артык соң яткан булганнардыр». Ислам бабай, үзалдына уйга батып, әле кашын җыерды, әле елмаеп куйды «Карт җүләр мин, һаман җәнҗал, гауга чыгарудан туктый алмыйм. Аның каравы, йокыдан һәммә кешедән иртәрәк торам, эшие дә һәммәсеннән күбрәк эшлим!» Карт, аягына иске башмак элеп, баскычтан төште. Җир өсте коп- коры, чык дигән нәрсәнең әсәре дә юк. Димәк, бүген дә көн эссе булачак, Шундый кыздырыр, чалбар балагына сызып шырпы кабызырга булыр, мөгаен. Кояш әнә хәзердән үк инде. Суыксу урманы артыннан күтәрелеп җитәржитмәс үк, тәнне пешереп-пешереп ала. Ишегалды кинәт дәррәү кубып кычкырган сарыклар бәэлдәве белән тулды. Ул да булмады, урам яктан боларга шундый ук икенче бер мәгънәсезахмак хор килеп кушылды һәм исәпсез-хисапсыз тояклар дөпелдәве ишетелде. Ишегалдындагы көдрә мәхлуклар, бер-берен төртә-ашыктыра, өерелешеп капкага ташландылар һәм бер мизгелдән барысы бергә, һавада алсу-соры тузан болыты күтәреп, Бикташнын борылмалы тыкрыгына кереп югалдылар. Төнге хатирәләреннән, төшендә күргән хозур манзараларыннан аерылырга теләмәгәндәй, аптыраулы кыяфәт белән теләр-теләмәс кенә атлап һәм күзләрен сәер мөлдерәтеп, абзардай мүкләк сыер чыкты. Ислам бабай,‘кулын сузып, аның сыртыннан сыйпады Болыннар көеп- янып беткән, бу мәхлуклар каян азык тапсын инде? Елга б.уе үзәнендә үлән күп-күбен дә, әмма ул җирләр колхоз чабынлыгы санала, җитмәсә әле. үләне дә шәптән түгел — тоташ кыяк... Токмач урынына умач дигәндәй... Казлар үз телләрендә аваз салып, яссы сары томшыклы үрдәкләр бакылдашып куйды. Ионы киезләнеп, чуалып беткән карт эт Буран да, ак төшкән моңсу күзләренә шатлык әсәре бирергә тырышып, такта оясыннан өстерәлеп чыкты һәм балдаклы тимер чыбыкка бәйле муенчак чылбырын шалтыр-шолтыр яңгыратып, ишегалды буйлап әйләнеп килде. Ул калын, карлыккан тавышы белән ырылдап яисә өреп куя. ал тәпиен күтәреп- күтәреп ала, әмма әүвәлгечә өрергә, уйнап сикергәләргә аның инде тавышы да, көче-дәрманы да калмаган иде. Ислам карт аңа тавышланмаска боерып бармак янады һәм, койма тактасына кадакка элеп куелган юынгычка таба барышлый, этенең хуплавын ишетергә теләгәндәй: — Бүген бик эссе булыр, ахрысы, әйеме? — дип куйды. Карт юынгыч астына башын тыгып, бөке-күтәртмәне югары таба этәрде. Әмма юынгычта тамчы да су юк иде. Шуннан өйалдына кире кереп, чиләк белән су алып чыкты, юынгычка салды. Аннары юына башлады. Ул әле баш түбәсе белән, әле муены, әле чигәсе белән кискен хәрәкәт ясап, юынгычның пружинадай авыр-салмак тимер бөкесен югары таба чөеп җибәрә дә. салкынча су. юынгыч тишегеннән . чаптырып чыгып, аның бит-яңаклары буйлап җәелә, рәхәт кытыклап, борын очларыннан шыбырдап ага иде. Ахырда ул, шулай үк бик озак, башын янтайтып селеккәли-селеккәли, колак эченә тулган суны чыгарып маташты. канәгать бер төстә учы. бармаклары' белән' аралыйсыпыра, чәч араларындагы су тамчыларын кагып төшерде . «Ярты чиләк суны сарыф иттем ләбаса, — дип эченнән уйлады ул — Хәер, сарыф итсә соң, кызганычмыни! Килен алып кайтыр әле. Елга янәшәдә генә. Бабай кешегә рәнжемәс. Мин бит инде чынлап бабай. Үзләре шулай сөйләп йөриләр. Җитмеш өч яшь тутырып киләм.... Әйе...» Юынтык су,коп-коры, тузанлы җир өстенә агып төшеп, кара-кучкыл ♦ төстәге юеш эзләр — кечкенә ерганаклар салып узган иде Шул ерга- х наклар өстендә кинәт алтынсу тәнле ике бал корты пәйда булды. Алар S бик эшлекле кыяфәттә безелдәп әйләнәләр-әйләнәләр дә, ерганак «яры- * на» кунып, су эчәләр. Менә берсе Ислам бабайның аяклары тирәсендә < бөтерелә башлады, аннан кинәт аның тишек бармагы очыннан тырпаеп күренгән яшькелт-зәңгәр тырнаклы шәрә бармагына килеп кунды, ул да 2 булмады, икенчесенә—кызгылт төстәгесенә күчте, ахырда, бернинди * хәтәр эш, явызлык кылмыйча, һавага күтәрелеп, очып китеп барды. э «Минем үз кортларым шул алар, мине бервакытта да чакмыйлар!»— дип, горурлык белән уйлап куйды Ислам бабай Ул чыннан да хаклы иде. Кайчакны, өйгә кунак төшеп, мәҗлес кызыбрак китә башласа, Ислам карт, ничектер, мәзәк ясыйсы яки үз * балы белән мактанасы килепме, кулына төтәткеч белән савыт ала да, ® битлек-мазар кимичә, туп-туры умарталары янына бакчага чыгып китә д торган иде. Умарта күче карт тирәсендә усал безелдәп, кара болыт = сыман очып әйләнә, бал кортлары аның баш түбәсенә, .маңгай, яңак- ° ларына төшеп куналар, әмма чакмыйлар, бераздан тагы кире очып и китәләр иде. Мондый чакта карт мыек астыннан гына серле елмаеп, = үзенең яраткан сүзләрен кабатлый: * — Кортларым миңа тимиләр шул, әйеме?—ди торган иде Кичәгенәк ул әнә тагын шундыйрак бер мәзәк эшләп ташлады Их, о. онытасы иде дә үзен, онытып булмый, хәерсезне! Ислам бабай бал кортларының, җир өстендәге юеш эзгә һәм юынгыч тимере очына эленеп калган тамчыга борыннарын төртеп, су эчүләрен һәм, сусыннары басылгач, офыкта кызарып калыккан кояшка таба ашыгып очып китүләрен елмаюлы, канәгать чырай белән озатып калды да, йөзенә юри усаллык галәмәте биреп, тирә-ягына күз төшерде. Янәсе, ишегалды тәртиптәме? йортның ике тәрәзә арасындагы кадакта җете зәнгәр төскә буялган көянтәләр эленеп тора. Койма буенда су чиләкләре ялтырап күренә. Шул ук койма буйлатып, бәрәңге бакчасына хәтле, карап торышка шактый яңа өч балыкчы җәтмәсе кибәргә сузып салынган. Болар- ның икесе, коңгырт һәм саргылт төстәгеләре, нәзек, нык тегәрҗептән үрелгән, ә өченчесе «импортный» — кечкенә, җиңел батыргычлы капрон җәтмә иде. Төпкә тизрәк батсын өчен, заманында Ислам бабайга бу җәтмәнең һәрбер батыргычына аерым-аерым өстәмә авырлыклар тагып чыгарта туры килгән иде. Җәтмә дигәннән, картның болардан башка да җәтмәләре күп Ул бит балыкны үз кирәге өчен тотмый, балык һәммә кешегә кирәк. Әнә сарайда тагы унлап җәтмә эленеп тора — алар арасында җәенгә сала торганы да, вак балыкка сала торганы да бар. Ә Ык елгасына һәм күлләргә салып куелганнары күпме! Санасаң, шәт, ике дистәгә тулар. Кичә әнә искергән бер җәтмәдән гамак ясап куйганнар, хәерсезләр Әйдә, чукынсын! Барыбер ертылып эштән чыккан иде инде Аллаһы тәгалә үзе кичерсен дигәндәй аларнын ул шуклыкларын Ислам карт, ниһаять, көймәсе каршына килеп басты Менә ул, нәзек, зифа, җиңел гәүдәсе белән йөзтүбән капланып, утын әрдәнәсе янында таралып ята. Юан тупыл кискәсеннән чокып ясалган һәм, әле чын-чынлап сумалаланын та җитмичә, жәйге эссе кояш астында бер ай вакыт эчендә тәмам кибеп-коргаксып өлгергән бу яна көймә хәзер борыныннан койрыгынача кыл үзәге буйлап икегә ярылып чыккан иде. Инде аны нишләтергә? Ярыгына калай ямау салып беркетергәме? Юк, алай булмый. Ул инде бөтенләй эштән чыккан, кипкән борчак кузагы сыман, шартлап икегә аерылган! Ярык юлына туры килгән бер чөе-бөкесе хәтта тишегеннән атылып чыккан, әнә хәзер шунда бер кырыйда — сыек сумала чәчрәп буялган чирәм өстендә аунап ята. Андый агач чөй-бөкеләрнең саны һәр көймәдә өч йөзгә якын, аларны гадәттә көймәнең төбен киңәйтү өчен кагалар. Ислам бабай имән бөкене учына алып, мыек астыннан гына көлемсерәде дә, аны кычыткан арасына атып бәрде. Нигә хаҗәт ул хәзер? Чәкүшкәгә дисәң — кечкенә. Колак бөкесе итеп файдалансаң гына инде. Теге, хатын-кыз, кар- дәш-якыннарның буш лыгырдауларын ишетмәс өчен! , — Әйеме?.. Карт ярык көймә каршында шактый вдкыт уйланып басып торды. «Бик тә яман эш эшләп ташланды шул кичәгенәк! Хуш, бәхил бул, көймәкәем. Син чыныгып җитәр-җитмәс борын дөнья куйдың менә. Син хәзер инде утынга гына ярыйсың. Ай яктысында елтырап яткан төнге су өстен борының белән ярып барырга да, үз артыңнан кул яссысы киңлегендәге җемелдәвек эзләр калдырып, куе камыш сабакларына түшең белән ышкылып үтәргә дә сиңа бүтән беркайчан да насыйп булмас инде...» Шул чак капка тарафыннан килене Наҗиянең көр, ачык тавышы яңгырады: ,—• Әткәй! Мин киттем!.. Ферма яныннан узасы булсаң, кереп чык, сөт эчеп башыңны төзәтерсең! Ислам бабай кырт борылып карады, әмма капка янында киленнән җилләр искән иде инде. Картның ачудан чырае сытылды, мәченеке төсле түгәрәк елтыр күзләре кысылып килде. Ул калтыравык тавыш белән: — Бәйләнмәгез миңа! Бәйләнмәгез дим!—дип кычкырып җибәрде. Аның чал төкле, хатын-кызныкыдай кабарынкы битләре, йомык авызы эчендә нидер тырышып чәйнәгәндәй, тулганып селкенергә тотынды. Бердәнбер исән тешен аңу аралаш шулай теле белән какшатырга маташуы иде бу аның. Карт, бүтән бер сүз әйтмичә, беравык шулай пошкырынапошкырына басып торды да, янә көймәсенә таба борылып, башын түбән иде. «Бар, киленкәй, бар, юлыңда бул! Мин чынлап картайганмын инде, сез һәммәгез дә дөрес әйтәсез. Фермаңа да бүтән барып, сине мәшәкатьләп йөрмәм. Миңа, ир башым белән, анда барып, гайбәт азыгы булып чәйнәлү нигә хаҗәт? Әйе, мин, бәлкем, чынлап та әле һаман ир кешедер, ә? Кһм... Их, онытырга иде шул кичәге көнне! Оятыңнан ’җир тишегенә керерсең, валлаһи! Әйе, көймәкәй, мин сиңа нидер әйтмәкче идем бугай... һәммәсе безгә комачаулый шул, көймә дустым. Киленне мин үз улымны яратканнан бер дә ким яратмыйм югыйсә... Мөлаем, итагатьле, булган хатын ул, өйдәге бөтен эшне эшли. Миннән калганын, әлбиттә! Карчыгым Нәгыймә инде картаеп эштән чыккан, аның бөтен белгәне сукрану да шыңшу. Ә улым Рөстәм... Җүләрне чәчеп үстермиләр ди бит, буе колга дисәң колга җирән шайтанның, ә кулыннан бер эш килми. Җитмәсә, хәзердән үк чәче коела башлаган. Хәлләр менә шулай, көймә дус! Ишетәсеңме мине? Сиңа нидер әйтә башлаган идем шикелле... Әйе, исемә төшердем... Синең түшең астында, тирәндә бүтән беркайчан да чуар тәңкәле чуртаннар, көмеш чабаклар уйнаклап йөзмәс, комлы төптән иренчәк кыслалар титаклап узмас. Ак күлдәге ак төнбоекларның чыклы яфраклары синең зифа гәүдәңә орына алмас. Яр буенда куерып үокән тал-тирәкләр сине җилфер яфраклары белән шаулый-шаулый озатып калмас. Яр буе патшасы — кара бөрлегән дә пәрәвез сарган җимешләрен синең өстеңә коймас. Их! Мина да, сиңа утырган килеш, кытыршы янтыкларыңа кызгылт карасу тәңкәләрен коеп, аяк астында шап-шоп сикеренгән эре корбан балыкларын, тимгелле алабугаларны күреп сөенергә туры килмәс... Хуш, бәхил бул, көймәчегем! Атка ияләшкән кебек, көймәгә дә мин шулай бөтен җаным белән ияләшеп бетәм. Теләсә нинди дулкында, тын суда көймәгә җай белән утыра белү кирәк. Ә бу осталык көймәгә * ияләшкәннән соң гына килә. Наҗия әнә көлә, яна чалбар алып бирим = үзенә, ди, монысы каешланып беткән, көзгедәй ялтырап тора, ди. Бит- н рәк тә төбен күздә тотып әйтүе. Нәрсәсе гаҗәп: сумала, балык тәңкәсе, лайла — ялтырамый нишләсен! Көннәр буе кызу кояш астында кы- < бырсып утыр әле син! Чалбар төбең көзге түгел, әллә ни төсле булыр. 5 Их, көймә, көймә, насыйп булмадың шул син миңа!..» Ислам бабай әкрен генә атлап ишегалдын әйләнеп чыкты. Бераздан а чырае янә ачылды: рәшәткәле койма һәм бакчадагы алмагачлар өстен- 2 дә пыр тузып карлыгачлар бөтерелә иде. Алар карт турысына томыры- | лып очып киләләр дә, бәреләм дигәндә генә кырт күтәрелеп, югарыга ® таба атылалар һәм зәңгәрсу рәшә белән өртелгән күк йөзендә эреп ф күздән югалалар иде. Ни булды икән боларга? Әллә югыйсә яңгыр Q хәбәр итүләреме? — Әйеме? Гомер юлында нинди хәлләр булмас, моннан яманраклары да бул- й галады. Шул көймә өчен җанны нигә шулай талкырга? Көймәсез кал- ° мае әле, яңасын сатып алыр. Ә вакытлыча искесендә дә йөреп торырга ° була. Читен ягы тик шунда гына: аны гел бер урыннан икенче урынга ~ — елга артындагы күлләрдән бу як ярга, умарталык буена, аннан ? иске елга үзәненә күчереп йөртергә туры киләчәк. Ә менә кичәге гауга ° өчен, алай гына түгел, атна буе өзлексез дәвам иткән күңелсез хәлләр өчен аңа чыннан да оят.. Ләкин барыбер борын салындырырга кирәкми, борын белән җир сөрү мәгънәсез эш, ник дисәң, җирне борын белән сөреп чәчәрдәй орлык дөньяда булганы юк әле! Карт ат абзары янына килеп туктады. Абзардагы айгыр, аяк тавышыннан хуҗасын танып булса кирәк, әкрен генә пошкырып куйды. Ислам бабай абзар ишеген ачып, эчкә керде, күзе караңгыга ияләшкәнче бераз туктап, көтеп торды, аннары аяк астындагы тизәк йомы- рыларына басмаска тырышып, түргә узды. Ак бәкәлле зифа-сылу туры айгыр, караңгыдан башын калкытып, кайнар иреннәре белән хуҗа кешенең учына сузылды. Тегесе исә, аның ялын сыйпап, үрә катып тыр- пайган каты сеңерле колак яфракларына орынып алды — Әйдә, йолдыз кашка, кузгалырга вакыт Алар шулай икәүләп иртәнге кояш нурларына чумган иркен ишегалдына чыктылар. Карт айгырга ярты чиләк чамасы солы салып бирде. «Менә синең дә гомереңнең иртәнге кояштай алтын чагы,— дип, сөспяратып, эченнән генә атына эндәште Ислам бабай.— Энеме?» Ат солы бөртекләрен керт-керт чәйни бирде; ә картның аны ярату хисеннән тамак төпләренә хәтле кытыкланып куя иде. Аннары ул, ызбруйны һәр яктан барлап-тпкшерсп. ат җигәргә тотынды. Ыңгырчак шактый искергән икән инде, киезе тәмам юкарып, ашалып беткән; каешы да бернигә яраксыз, катырак кысып тартсаң, өзелеп китмәгәе. Ә камыты менә әлегә ярыйсы, сүз әйтерлек түгел. — Әйеме? — дип, гадәтенчә тагы сорап куйды карт йолдыз кашка, аның сүзен раслагандай, башын чайкады. Ислам бабай һәрбер хайванны адәм телен, аның ни уйлаганын аңлый дип ышана иде. «Аңлый» гынамы? Картның фикеренчә. кеше белән хайван арасында гомумән бернинди аерымлык юк иде Ул һәрбер җан иясен үз күрә, ярата, кайчакны хәтта аларны бер-бере белән буташты ра ук башлый иде. Мәсәлән, ул, шулай буталып, ике яшьлек кыз оныгына «аягыңны күтәр» диясе урында ялгыш: «Тоягыңны күтәр!» дип ычкындыра, яисә, ияген һәм күкрәк читлеген учы белән ышкый-ышкый, карчыгына «Саңагым авырта әле!» — дип зарланырга тотына... Карлыгачлар, бал кортлары, атлар, казлар, чикерткәләр, сарыклар — болар һәммәсе Ислам бабай каршында зур бер гаилә тәшкил итә, һәм бу гаиләгә гаид һәр җан иясен ул үзенең кан кардәше итеп саный, алар- ны аңлый, берсен, әйтик, азрак, икенчесен күбрәк ярата һәм вакыты булганда бу чәрелдәвек, безелдәвек туган-тумача өеренә җирән керфекле кысык күзләре белән сәгатьләр буе ялыкмый карап тора ала иде... «Хәзер кузгалабыз, йолдызкай, — дип күңеленнән генә янә атына эндәште Ислам бабай. — Мондагы җәтмәләр әлегә шушында калып торсын, без аларны синең белән кирегә узышлый кереп алырбыз». Карт арба көймәсенә брезент плащын ыргытты да ат абзарының капкасы төбеңдә үк аунап яткан итеге белән аяк чолгауларын җыеп алып, киенергә тотынды, һәр кичне, Ислам бабай эшеннән кайткач, Нәгыймә карчык бу итек белән аяк чолгауларын, сасысы чыга дип, баскыч төбеннән ат абзары янына илтеп ташлый иде... Итекләрен кигәннән соң, карт амбар стенасындагы чөйдән кайчандыр бик шәп булганга охшаган, әмма хәзер ямьшәеп, искереп беткән коңгырт төстәге эшләпәсен алып, башына каплады да җигүле атны капкага таба әйдәде. Болдырда ялан аякка резин калош кына элгән Нәгыймә карчык пәйда булдң. — Кайчан кайтасың? Карт, җавап бирмичә, капканы ябарга борылып керде. — Син ник әле дәшмәгән буласың? Кирәкмәгән чакта тегермән чарыгы кебек туктаусыз тыкылдарга сиңа куш, ә кирәк чакта сыңар тешеңне телең белән урап куясың да, авызыңнан бер кәлимә сүз алып булмый. Җә, синнән сорыйм бит? У-у, эшләпәле карачкы! Синең яшьтә җүнле кеше эшләпә түгел, түбәтәй киеп йөрер иде. Эшләпәсе эшләпә булса иде, адәм ыстырамы!—дип, Нәгыймә карчык болдыр башыннан кулларын болгый-болгый сукрануында дәвам итте.— Әнә, бер чите бөтенләй аерылып төшкән! Тасмасы кеше карарлык түгел, әллә инде карлыган өстендә аунаткан! Җә, телеңне йоттыңмы әллә? Карты үзалдына мышный-мышный арбага утырып маташа иде. — Ник дәшмисең дим? Теге, ничек әле, «Бе-өф» дигән җилемне эчеп, авызың ябышып катмагандыр бит? Ислам бабайның, ниһаять, сабыры бетте. Арбадан җиргә сикереп төште дә капка аша карчыгына кычкырды: — Туктат лыгырдавыңны! Бар өеңә кереп кит! Ир кеше эшенә тыгылганчы, казаның тирәсендә кайнашсаң хәерлерәк булыр, аңладыңмы шуны, тавык ми! Мин бер өч сәгатьтән кайтырмын. — Күптән шулай диләр аны. Юкса, ата күркә кебек, түшеңне киерәсең дә, кыяфәтең белән канны бозасың, — дип, ачу катыш шаяртып, Нәгыймә түтәй баскыч башын җыештыра башлады.—Сез ирләр барыгыз да шундый! Ярсудан картның тыны кысылды. — Әле син һаман лыгырдыйсыңмы? Кая, юкмы шунда берәр саллы таяк, мин сине хәзер... Ләкин болдырдагы Нәгыймәдән җилләр искән иде инде. Ислам бабай маңгай тирен сөртте, аякларын салындырып арбага менеп утырды да дилбегәне тартты. Буран, бәй чылбырын шалтыр-шолтыр җирдән өстерәп, хуҗасы артыннан карлыккан тавыш белән өреп калды. 2. Ул, тыкрыкка борылып, элегрәк заманда тимерче алачыгы торган елга ярына таба юл тотты. Тау битендәге корыган чокырлар өстеннән кайнар жил йөри; тау үзе шактый текә булып, әрекмән һәм каз үләне ф кдплаган чирәмле юлның якягында, эсседән чәчәге көеп саргайган са- z лынкы башлы кычыткан сабаклары арасында, яртылаш җиргә батып S күгәргән трактор тырмалары һәм тимер тәгәрмәчләр аунап ята иде. > Ислам бабайның аты тау башында шып туктап калды. < ...Элек бу текә таудан җигүле ат белән бик еш төшеп-менеп йөри торганнар иде, чөнки ул чакларда аста елга аша күпер бар иде. Түбән з төшкәндә атлар, тыела алмыйча, тәгәрмәч-тояк тавышлары эчендә 5 жан-фәрманга яр буена чаптырып төшәләр дә, колакларын шомартып л һәм тирә-юньдәге халыкның йөрәгенә шом-курку салып, нечкә бүрәнә, ~ чыбыклардан түшәлгән, култыксасыз тар күпер өстенә дулап килеп ке- i рәләр. Арбада утыручы йөкче хатыннар, дилбегә очын һавада чыжыл- * датып болгый-болгый, дөнья ярып көләләр, хахылдыйлар: ♦ — һей-ә! Алдырт әйдә!.. — дип атларын куалыйлар иде. Чит авылдан атка төялешеп кунакка килүче-китүчеләр дә гадәттә я шушы күпер аша узып йөриләр иде. Бәлеш, чәкчәк ише тәмле ризык- = лар ашап, ачы бал эчеп изрәгән, арбасына күчтәнәчкә дип төрле тәм- том, прәнник, әтәч сурәтле алсу пыяла конфетлар төягән кайбер кайнар « башларның шулай, таудан артык кызу чаптырып төшеп, атлары-арба- - лары белән бергә күпердән елгага капланган очраклары да булды. Ис- < лам бабай гомерендә монда әллә биш, әллә унбиш кеше батып үлде. * һәрхәлдә, берсен —Суыксуның аучы егетен — ул әле дә бик яхшы хә- а. терли. Төлкенекедәй очлы, чандыр танаулы бу кешене бик бай, күп акча эшли дип сөйли торганнар иде. Ничек кенә булмасын, бер заман бу кызлар кодалау нияте белән Бикташка бик еш килә башлады Нинди генә бүләкләр ташымады ул авыл кызларына, нинди генә хикмәтле кыйссалар сөйләп башларын әйләндерергә тырышмады аларнын! Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, Бикташ кызларының башта берсе, аннан икенчесе моны кире какты. Берсенә, янәсе, егетнең учак янында эт кочаклап йоклавы ошамаган, икенчесенә аракы эчүе һәм башын якасына яшереп, бөкрәеп йөрүе ят күренгән... Ахырда, ниһаять, өченче бер кыз ризалык биргән икән дигән'хәбәр таралды. Ничек иде соң әле анысының исеме?.. Халисә бугай?.. Әллә Фәхернисамы?.. Шул, кыз ризалык биргәч, егет туй хәстәрен күрү һәм яшь кәләшкә бүләкләр алу өчен шундук үз авылына кайтырга атын жигә. Көз ае иде бугай... Әйе, әйе... көз ае. Казлар җылы якларга очып китә башлаган вакытлар... Балык та инде блеснага гына каба иде Шул, җигүле ат шушы таудан шундый каты чаптырып төште ки, ярты юлда ук мичәү бавы өзелеп, күпер өстенә килеп керүгә, атның тизәккә басып әллә аягы таеп китте, әллә күпер агачы шартлап сынды, — кыскасы, көймәле арба берьюлы янтайды да хужасы-ние белән бергә елгага капланды! Көпчәкләре өскә әйләнгән арбаның су өстеннән бөтерелә-бөтерелә агып китүе Ислам бабайның әле булса күз алдында тора. Ә егет, мескен, шунда һәлак булды — йөзеп чыга алмады. Мәетен багорлар белән дә эзләп караганнар иде, барыбер таба алмадылар Бу фаҗига соңыннан лыгырдык карчыкларга адәм ышанмастай гайбәт чыгарырга сәбәп булды: имеш, егет арбада бөтенләй булмаган, ул. имеш, шулай күз буяп, Бикташ кызын мәсхәрә кылып, яшерен рәвештә Себергә — аюлар ауларга китеп барган Тел бистәләре, чәчләренә гатырша мае сөртеп, тәсбих тарта-тарта юк-бар сүз сөйләнеп утырудан ничек армыйлар диген! Кыз үзенең гыйффәтлеген исбат итеп, егеткә яла ягу урынсыз икәнлеге ачыклангач та, алар һич туктамадылар: «Тфү... хәсис җен ». «КУ, М5. 17 алыштырган аны, маңгаена мөгез, артына эт койрыгы үсеп чыккач, Себертә китми нишләсен!» — дип, һаман үз якларын каердылар. Ислам бабай, үзалдына әле елмаеп, әле әче балан капкандай йөзен чытып, тау башында шулай күптәнге хатирәләрне күз алдында яңартып торды. Корткаларны яратмый иде ул. Ат ара-тирә башын сузып пошкырынып куя — күрәсең, җил белән таралган кайнар ипи, төтен, көйгән май исе аның борынын кытыклый. Иртәнге салкынча һавада янгын чыгу куркынычы азрак булганга, һәр өйдә диярлек мич якканнар иде... Әйе, кайчандыр анда, бу тау астында, күпер бар иде шул. Әнә, бу ягындагы балчыклы ярында әүвәлге субайлардан сакланып калган өч черек багана төбе әле дә караеп күренә. Елга буенда, көнен-төнен дигәндәй, тәгәрмәч-тояк тавышы яңгырап тора һәм үтүче-сүтүчеләрнең һәммәсе тимерче алачыгы, Ислам бабай йорты каршыннан уза иде. Мозаффар оста арба тәгәрмәче тугымлаган яисә атны дагалаган арада, төбәкнең иң мәшһүр балыкчысын күреп чыгарга теләүчеләр дә еш була. Андыйлар, өйалды бусагасын атлап кергәч тә, туктап, оялчан төстә бер урында таптанып торалар, түргә үк узарга кыймыйлар иде. — Суыксудан без. Нурулла Ибраһимыннан сәлам тапшырырга гына дип кергән идек... — Без Поисеводан... Иван Сидоров күреп чыкмассызмы дип үтенгән иде... Ислам бабай юлчыларны кара өйгә узарга кыстый, яңа клеенка җәелгән табынга таба кулы белән пшарәли-ишарәли: — Ирештергән сәламнәрегез өчен рәхмәт, туганнар... Әйдәгез, чәй эчәргә утырыгыз, — ди. — Мәшәкатьләнмәгез, без хәзер китәбез, атны дагалап кына бетерсен... — Кем? Мозаффармы?! — дип, шул чак зур мич артыннан, кара күзләрен елтыратып, кулына майлы канат тотып, Нәгыймә түтәй чәчрәп чыга. — Уф, аллам, үләм! — ди ул кеткелдәп көлә-көлә һәм бөкре борыны белән һаваны чукый-чукый, Мозаффарны яманларга керешә: — һи-һи-һи! Мозаффар бер кадак кагып бетергәнче йолкыш тавык бпш- алты тапкыр күкәй салыр! Бу аның шулай юри телләнеп сөйләнүе генә, асылда ул, башкалар кебек үк, Мозаффарның менә дигән тимерче икәнлеген бик яхшы белә. Инде юлчыларның аеруча кадерлерәкләре килеп чыкса, Ислам бабай аларны эссе кара өйдә генә калдырмый, ак өйгә алып керә. Анда иркен, чиста, стена буенда аяклы зур көзге, уртада озын өстәл тора, тәрәзә төпләрендә гөлләр яшелләнеп утыра. Кунаклар, үтә сокланулы күз белән як-якка каранып, уңайсызланалар, мактау сүзләре мыгырдыйлар: — Оҗмах бу! Шундый чиста... Паласларга гына бер карагызчы, күз явын алырлык! (Палас дигәннәре, һәммә өйләрдәгечә, идәнгә сузып салган гади келәмнән гыйбарәт югыйсә...) Кашыкларны инде әйтәсе дә юк, шундый авыр-салмак, мөгаен, эче алтыннан коелгандыр. Юк, юк, Нәгыймә апа, өске ягы гына шулай кургашын аларның, ә астындй алтын булырга тиеш! Аһ, рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез, бер генә чынаяк эчәм!.. Ислам бабай йортын берәү дә читләтеп узмый, чөнки анда һәммә кешене якты чырай, тәмле сүз белән каршы алалар иде. Озатканда да буш кул белән җибәрмиләр, күчтәнәчкә дип, бәлеш сыныгымы анда, кипкән балыкмы — ни дә булса кыстырып җибәрәләр. Кунак өчен һич нәрсә җәл түгел. Ә ныклап уйласаң, ул кадерле кунак дигәннәрнең, шәт, биштән бере генә Ислам бабайга чыбык очы туган исәпләнгәндер әле. Шулай артык киң күңелләнергә кирәк булдымы икән соң? Хәзер әнә һәммәсе үзгәреп бетте... Күперне икенче урынга күчерделәр. Тимерчелек ябылды — аның эшен хәзер РТСтагы махсус цех башкара. Мәйданга хәзер яшьләр чыкты. Фәкать Ислам бабайның йорты гына әүвәлге урынында, иске рәвешендә торып калды. Элек ике бүлмәле гаять зур бер йорт булып күренә иде ул, инде, барлый башласаң, иң ф фәкыйрь дигән гаиләләр дә андый йортта яшәмиләр. Ярар, хәерле булсын! з — Ж.ә, атла, йолдызкай! Нәрсә туктадың? На, әйдә! Күнел төбендә кымтырыкланган ниндидер үкенү хисенә буйсынып, i карт ачу белән дилбегәне тартты. Ат сак, вак адымнар белән, алгы аяк- 3 ларын бер-беренә янәшә куя-куя, текә таудан түбән төшә башлады. § Күпер хәзер моннан өч чакрымлап читтә, авылның югаргы очында, < таллык артындагы үзән җирдә. а Бикташ зур авыл, бер очыннан икенче Очына җәяү барырга уйласаң, 2 ярты көнеңне алдан ук бәхилләп куй. Авыл дага сыман түгәрәкләнеп = сузылган биек яр өстенә, Ык елгасы буена салынган иде. Елганың аргы * ягы—тукранбаш, кузгалак һәм башка шуның ише болын үләне белән ф капланган тигез, үзән җир; анда камышлар арасында кечкенә-кечкенә күлләр ялтырап ята. Ә еракта, бер унбиш-егерме чакрымнар ары, күгелҗем рәшә эченнән чак кына төсмерләнеп, Суыксу таулары күренә Ык — киң түгел, иңе йөз метрдан да артмас, әмма үзе тиз агышлы һәм бик салкын сулы елга. Төбе ком. Елга бер үзәннән озак агарга яратмый, бер як ярына әкренләп ком өя-өя, гел читкә авыша һәм үзенә яна юл сала бара. Тимерче алачыгы янындагы күпернең кирәксезгә чыгуы да нәкъ менә шуның аркасында иде. Соңгы снгез-ун ел эчендә көчле агым бу урынга шул кадәр күп юшкын-ком ташыды ки, елга үзәне әк- рен-әкрен артка чигенеп, күпер тәмам сайда, яр читендә утырып калды. Язгы ташулар вакытында исә Ык бөтенләй ярыннан чыга һәм, әлеге Суыксу тауларына кадәр үк барып җитмәсә дә, һәрхәлдә, ярты болынны су астында калдыра, күлләрне басып, яңа үрчем — маймычлар исәбенә аларның балык байлыгын арттыра. Үзәнлектә андасанда шактый биек калкулыклар да бар; кургансыман күтәрелеп торган бу калкулыклар— шулай ук елга эшчәнлеге нәтиҗәсе. Аларның итәкләре тирәли кара бөрлегән куерып үсә, үрдәрәк — чикләвек куаклары, ә аннан да югарырак, калкулык түбәсендә, кояшта көйгән саргылт чирәм япмасыннан башка бүтән бернинди агач та юк. Анда җил уйный һәм ара-ти- рә берәр адашкан сыер гына күзгә чалынса чалына. Борынгы заманнарда мондый түгәрәк калкулыкларны кирмән дип йөрткәннәр, имеш. — Н-на, йолдызкай! Ат көймә чылбырлары бәйләнгән карт өянке агачлары яныннан, елга буйлатып, салмак кына юртып бара башлады. Югарыда, яр башында, авыл яңа көнне башлап җибәрергә әзерләнә, һавада дару үләне— ак ромашка исе аңкый иде. Ислам бабай, юлда сирәк-мирәк очраган көянтәле-чнләкле кыз-хатыннариың сәламнәренә юньле-рәтле җавап та кайтармыйча, эшләпәсен маңгаена ук төшереп, үзалдына тирән уйларга чумып барды «Инде шулай картаюым җитте микәнни? Җитмеш өч яшь бит! Бар иде күңелле заманнар — һәммә кеше миңа килә торган иде. Менә елга юлын үзгәртте — килүчесе дә бетте. Инде малаем олыгаеп бара. Күптән утыз тулып узды үзенә. Ә минем өчен ул әле һаман малай .. Кичә әнә аның белән ачуланышырга туры килде, бүтән туганнар белән дә бозылыштым... Бәлки, алар әйткәнчә, мин чыннан да гаугалы, кире беткән картка әверелгәнмендер? Кешедән артык күпне таләп итәм шул мин Ә ник итмәскә? Үзем соң — гомерем буе кем ни теләсә шуның җаен күреп яшәргә тырышмадыммыни? Шуннан ни булды? Елга үзенең агар юлын үзгәртте — менә шул! Менә бу юлдан мин элек ат белән үтә алыр идемме? Үтәрсең, бар — ул чакта монда су төбендә җәен посып ята иле' РОМАН ү О Л II Ц Е В Бәртәс, опты балыклары уйнаклап йөзә иде! Ә хәзер — малай-шалай- нын үкчәсен чылатырлык та су юк... һай, гомерләр!..» Кояш офыкта күтәрелгәннән-күтәрелә барды. Су өсте алсу нурда коенд, күзне камаштыра иде. Ислам бабай юл уңаеннан бөтенләй күзен алып, елгага таба аркасы белән борылып утырды. Әнә берничә яшүсмер малай тау астындагы тиреслектә суалчан эзләп маташа. Кояш кызуыннан тирес өеменең өске катламы бөтенләй кипшереп беткән, агарып, аксылланып тора. Кая инде анда суалчан булсын — суалчаннар һәммәсе тирәнгә, дымлы төпкә киткән булырга тиеш. Суалчанны хәзер тирестән түгел, мунчадан, ләүкә астыннан эзләргә кирәк. | ... Әйе, кайчандыр Ислам бабайның өе кешедән өзелми иде. Күңелле заманнар. Акчаны да һич жәлләп яшәмәде ул, табыны сый-нигъ- мәткә — тәм-том, варенье, ачы бал, эчемлек ише нәрсәләргә һәр вакыт мул булды. Ләкин елга үзенең юлын үзгәртте. Әнә ул инде кайда ага! Хәзер Ислам бабай атта барган бу комлык — ул аның яшьлектәге балык тотып йөргән жирләре ләбаса. Аңа хәтта шулай тоела: ул хәзер нәкъ менә үзенең кайчандыр су төбенә китеп югалган батыргычлары, кармаклары, кордашлары, яшьлегенең алтын һәм бакыр акчалары өстеннән атлап бара кебек. Алай гына да түгел, ак яуларның пулялары, сөякләре өстеннән атлап бара кебек. Ничек инде алай булырга мөмкин? Мөмкин икән шул Чөнки елга үзенең агар юлын үзгәртте. Их, кем аңласын Ислам бабайның бу хисләрен! Ул үзе дә моны аңлап житми әле Соңгы вакытларда аны нидер борчый, йоклаганда әллә нинди сәер төшләр кереп, төннәр буе актык тешен шыкырдатып чыгарга мәҗбүр итә... — Әйдә, атлачы, йолдыз! Кызулый төш бераз! Карыйм, син бөтенләй ялкауландың. Болай булса, син озакламый үзеңә утырырга урындык, йокларга кһрават та сорый башларсың, ә?' Күпергә җитәрәк карт, дилбегәне кагып, атны елгага таба борды — әйдә, бераз су эчеп алсын. Аннан күпер өсте дә буш түгел — каршыдан әнә ГАЗ-69 машинасы чыгып килә. Машинадагы кешенең парторг Илдар икәнлеген Ислам бабайның очлы күзе шундук шәйләп алды. Бу як ярга чыгуга, Илдар да машинасын туктатты һәм, кабинадан сикереп төшеп, җете ак тешләре белән елмая-елмая, Ислам картка сәлам бирде: — Исәнме, Ислам бабай! Картаеп буламы? Тешләр коелып бетмәдеме әле? Бу егетне карт бик тә ярата, үз күрә иде. — Илдар!—дип, калтыраулы саңгырау тавыш белән, ничектер үртәлеп, кирәгеннән артык кычкырып эндәште ул аңа. Аннары, кинәт кенә уңайсызланып, күз төпләрен сөртеп алды, арбасыннан ком өстенә сикереп төште. — Ни... Каян кайтып киләсең, улым? Парторг, күз карашын Ык буйларына юнәлтеп, кулы белән һаваны айкады һәм әүвәлгечә көләч елмаеп: — Менә... болыннарны карап кайтышым иде, — диде. — Зайцева янындагы борчак басуында да булдым. Көйдерепме-көйдерә — борчак сабагы тимер чыбык кебек каткан. Сәмум эссесе... Карт, башын чайкап, телен шартлатып куйды. — Эшләр шулайрак, Ислам бабай... Үзеңнең хәлләр ничек соң? — дип сорады Илдар. һаваларның болай торуы Ислам бабайны бик пошындыра, шуңа күрә ул икмәк.мәсьәләсендә Илдар кебек елмаеп сөйләшә алмый иде. — Хәлләр шул: иписез калачакбыз, — диде ул һәм кесәсендәге икмәк кисәген тартып чыгарды. — Менә карап кал, моны бәлки күрә дә алмассың. Парторг, күзләрен кысып, янә елмайды. Илдар түгәрәк битле, озын керфекләре астыннан елтырап торган •чем-кара күзле, карап торышка гади генә күренгән, шаянрак табигатьле •бер егет иде. Сөйләгәндә ул гел башын боргалый, жор сүзләре белән һәммә кешене көлдерә һәм үзе дә рәхәтләнеп көлә иде. Кыскасы, таш астыннан чыккан егет! — Кайгырма, Ислам бабай!—диде ул. — Бәрәңге ашарбыз! * — Бәрәңгесе дә көеп бетсә ничек? = — Балык ашарбыз. Син берүзең бөтен авылны туйдырырлык балык Р тотасың бит! Бу сүзләр Ислам бабайның кәефенә бик хуш килде. < — Шулаймы? — дип, сүзен дәвам иттерде Илдар, картның йөзенә 5 төбәлеп. — Ничек сон, быел балык эләгәме? — Бик аз! Юк!—дип, гадәттәге әзер җавабын әйтте карт. — Кор- = бан, табан балыгыннан эреләре бөтенләй калмады диярлек, һәммәсен го тотып бетердем. Вакларын тирәнрәк күлләргә күчердем... Имәнкүл бе- с лән Җиләскүлгә. Эсселекне кара .. Тончыгып үләчәкләр бһт... j — Күчергән икәнсең шул, ишеттем. — Шулай, елгада балык бетте. Төпкә китте, салкынга. Камага качулары да ихтимал. Ләкин планны үтим. — Тик менә бригадаңда халык бик аз калган диләр — Бер Митька калды. Бүтән беркем юк. Ибрай авырый, Хәсән, бе- = ләсең... Җылым белән балык тотмаганга биш-алты ел буладыр инде. ~ Җәтмә белән әкрен генә тоткалап маташам шунда... Мурда да салга- - лыйм... Кордашлар бер-бер артлы дөньядан китә тора. Ат өчен рәхмәт - сиңа. Дтсыз кыл да кыймылдатып булмас иде... Ә болай үзеңне чын < эштә итеп тоясын. Миннән атны тартып алмаслар бит? Син нәрсә көлә- о сең, малай актыгы? °- — Теләсәң, сипа яшь бер айгыр да бар, ал. Шикәр кебек, елкылдап тора. Бәһасе өч йөз сум. Ну, монысын кире тапшырсаң, ярты йөзне өстәп түлисең дә, айгыр — синеке, йә? Бик сылу, шәп айгыр Карт су читендә басып торган йолдызына күз төшереп алды, кашын җыерып, кулын селтәде: — Кирәкми., йолдызга ияләшкәнмен инде Рәхмәт . Хикмәт атта түгел, менә иген харап була, шунысы яман,— дип, сүзне яңадан икмәк кә күчерде ул. — Син менә шул хакта сөйлә Илдарның йөзеннән елмаюы качты. Башта сәгатькә, аннан зәңгәрләнеп җемелдәгән төпсез күк йөзенә карады, авыр сулап: — Әйе, — дип куйды — Кояшның юмартлыгына чик юк быел... Игеннең сабагы йомран сыртын да күмәрлек түгел. Ә бит инде июльнең егерме өчесе җитте! Яңгыр кирәк! Янгыр теләп, карчыгың догаларын укымыймы соң ичмасам? Ә? Карт, хатын-кызларныкыдай шешенке, түгәрәк битен чытып, ачу белән җиргә төкерде: — Тфү, ул ахмаклардан, тавык миләрдән ни көтәсең! Шулай дип, янә тынып калды. — Ник алай дисен? • Ислам бабай йөзен читкә борды Күңеле артык йомшарып, сабыры бетә башлаган, күрәсең — күз төпләрендә яшь тамчылары пәйда булды — Ярар, калдырыйк бу сүзне, Ислам бабай,— диде Илдар, беравык дәшми торганнан сон. — Әле кая баруың иде? Киленең янынамы? — Карале,— дип, кинәт Илдарга эндәште карт. — Бәлагә юлыктым әле мин. — Ни булды? — Кичәгенәк яңа көймәмне ватып ташладым — Ничек инде алай? — диде Илдар әкрен генә — Менә шулай килеп чыкты инде. Кичәгенәк киявем, әлеге Мурзин бездә кунакта булган иде, ул мине бик рәнҗетте, бөтенесе менә шул рәнҗүдән килеп чыкты. Менә монда, күкрәктә, нидер сызлый, эчне пошыра. — Карт кояш ашаган җыерчыклы бармаклары белән туктаусыз күкрәк читлеген тырмачлый иде.— Юк, менә монда. Син ник көләсең? — Ислам бабай, кадерлем! Юкка борчыласың, икенчесен булдыру сиңа кыен эшмени? Алырга үзем ярдәм итәрмен... — Юк!—дип, шактый каты тавыш белән кычкырып җибәрде карт. — Мин бит яңа көймәне ваттым! Бөтенләй утырып та карамаган яңа көймәмне ваттым! Менә хәзер теге, борынгы елга үзәне болынына иске көймәмне илтмәкче булам. Авыл аша алып барырга туры киләчәк... Мурзин — бик яман кеше, — дип нәтиҗә ясады кинәт Ислам бабай, егетнең йөзенә текәлеп. — Җә, ичмасам, син ни дә булса әйт! — Яман, алдакчы кеше! — дип, шук, хәтта шатлыклы бер аһәң белән, картның сүзен расларга ашыкты парторг. — Җир астыннан — бөркет, һавадан бәрәңге табып кайта торган адәм. — Иртән... алар килеп кергәч... уйлыйм: кая, үзләрен яңа бал белән сыйлыйм әле» мәйтәм. Шунда адашкан бер корт Мурзинның күз төбен чагып куймасынмы! Тегенең күзе шеште дә чыкты! Ух, кәефе кырылды да инде, ачудан кара күзлеген киде... Югыйсә корт чакмаган беркем калмаган иде, хәтта Рөстәмгә дә эләкте. Ә миңа тимәделәр... Быел бал бик уңды, тик шунысы бар — артык куе... Ислам бабай иңбашларын калкыта төшеп, чак кына ялагайлану сизелгән тавыш белән кеткелдәп көлде дә бая башлаган сүзен әйтеп бетерде: — Корт чакты! һәммәсен чакты! Берсен-бер калдырмыйча! Уңга да, сулга да! Шуның өчен Мурзин миңа үпкәләде. Шулай дип, Ислам бабай беравык дәшми торды, аннары уңайсызланып кына: — Өйләнергә җыенмыйсыңмы әле? — диде. Илдар, машина капотын ябып маташкан" шоферына күз төшереп алып, җитди чырай белән әкрен генә җавап кайтарды: — Юк, Ислам бабай, җыенмыйм. Өйләнү өчен генә хатын сайлау— болында яшел кишәрлек сайлау белән бер ул. Карыйсың, әнә тегендәге кишәрлектә үлән дә куе, көтү дә йөрмәгән кебек тоела, ә якынрак барып баксаң — шундый ук тапталып беткән җир... Йөрәк .шартлап ярылырдай сөю-ашкынулар үтте инде хәзер. Шәт, хатын-кыз арасында да андыйлар юктыр, һәммәсе дә космонавт та артист дип хыяллана. Ә мин кем? Крәстиян малае. һәм, хәрбиләрчә күнегелгән хәрәкәт белән ярым борылып, ләкин күз карашын Ислам бабайдан алмыйча, Илдар кызларныкыдай матур-тигез ак тешләрен ыржайтып көлде дә машина янында маташкан шоферга кычкырды: — Хәким! Ничек анда эшләр? — Бензин насосы чыгымлый...—диде тегесе, мыгырданып. — Шулай да китәргә кирәк булыр. Илдар белән башланган сүзнең болай кисәк кенә өзелеп калуыңа Ислам бабайның кәефе кырылды. — Насос та насос, — диде ул, үртәләп. — Техника, насос-масослар— һәммәсе ике тиен бер акча! Әнә ул иң яхшы техника! Шулаймы, йолдыз? Айгыр су читендә, колакларын уйнакландырып, теге як ярга карап тора иде. — Мәзәк кеше син, Ислам бабай, — диде Илдар, кабинага менеп утырып. — Әйдә, балыкны күбрәк тот. Ә көймә мәсьәләсен җайларбыз. Көймә сүзе чыккач, Ислам бабайның ирексездән кашы җыерылды. Ул кабинага таба сизелер-сизелмәс кенә баш какты да бер читкә тайпылды һәм шунда, машина артыннан күккә кадәр күтәрелгән тузан болыты эчендә, бик озак басып торды... — На, на, йолдыз! Әйтәм бит, бик ялкауландың әле син! Озакламый караватта йоклый башларсың, ахрысы. Азыкны да өстәл янына гына утырып ашарсың инде, ә? Әйдә, атла, атла! ♦ Ат адымнарын кызулата төште. = Ислам бабай, башын түбән иеп, арба яныннан артка таба шуышкан з юл буйларына карап барды. Комлы урыннарда яшел чәнечкеле шай- * тан таяклары үсеп утыра, туфраклы урыннарда исә кояшта көеп cap-J, гайган ат кузгалагы һәм түмгәк-түмгәк булып караеп торган йомран х оялары очрый иде. Картның миендә һаман баягы уйлар бөтерелде, з «Их, заманында Илдарны минем кызга, Шәргыягә өйләндерергә кирәк < булган икән шул. Тукта, Илдарга хәзер ничә яшь әле? Утыз ике. Рөстәм “ белән яшьтәш ул. Ә Шәргыягә? Кырык яшь. Ул Мурзинга кияүгә унту- s гыз яшендә чыкты. Ә ул чакта Илдарга күпме булган? Тәк, тәк, тәк.. © Утыз икедән алсаң егерме берне... тәк, тәк... унбер килеп чыга. һм. * Унбер яшьлек малай, әлбәттә, өйләнмәс иде аңа. Әгәр мин үзем үте- ♦ неп сорасам, егерме-егерме ике яшьләрендә, бәлки, өйләнгән дә булыр а иде. Ә Шәргыягә ул вакытта ничә яшь булыр иде соң? Аңа инде утыз “ яшь тулган булыр иде. Аерма зур түгел. Хатын-кызның иң дәртле ча- = гы. Хәзерге заманда хатын-кыз нәкъ менә шул яшьтә кияүгә чыга да ч инде. Барын күреп-белеп бетергәч дигәндәй... Мурзинның Шәргыягә ал- ° дан өйләнеп куюы харап итте шул!.. Әгәр, әйтик, Илдарны малайның, __ Рөстәмнең кызына өйләндерсәк ничек?! Рөстәм кызына хәзер ике яшь. < Бер унбиш елдан аны кияүгә курыкмыйча бирергә була. Ә ул чакта Ил- г дарга күпме булыр? Кырык җиде? Ирләр өчен менә дигән яшь!!! Ләкин ° ул унбиш ел көтәрме соң? Мин аның белән сөйләшермен, ризалатырмын. Бәлки аны Мурзин кызына өйләндерергәдер, ә? Ни әйтсәң дә, әнисе минем кыз бит. Зур кызларына күпме әле аларның? Тугызынчыда укый бугай... Алсу битле, таза кыз. Бер елдан аңа... Нәрсәдер бутала башладым. Бер елдан күпме була соң әле аңа?..» Арба түмгәкле такыр юлга чыкты. Карт, күзләрен кысып, кул бармакларын бөгә-бөгә, нидер санады- исәпләде, бөтенләй буталып бетте. Аның башында уйлар берсе артыннан икенчесе туып кына торды. Илдарны Мурзин кызына өйләндерү уеннан Ислам бабай шулай ук баш тартты «Илдарга ул һич пар түгел! Борыны, әтисенеке кебек үк, нәкъ үрдәк борыны; сөйләшкәндә өске иренен, җылак бала сыман, гел өскә таба бүлтәйтә. Җитмәсә, артык иркә үзе! Чиләк-көянтә белән су да алып кайтмас, янәсе иңбашын саклый... Юк, юк, Илдарны аңа өйләндерәмме сон! Булмый торсын әле! Алайса нишләргә соң? Тфү, тәмам баш катты!. Шундый алтын егет күз алдында харап була бит...» Ислам бабай эшләпәсен батырыбрак киде дә авыз эченнән генә жыр көйләп җибәрде. Ат, иркен сулыш алып, юыртудан туктады, арба да, сикәлтәләрдә артык сикермичә-дыңгырдамыйча, талгын гына тирбәлеп бара башһады. Ниһаять, көтүлек жирләрне узып, юл әрәмәлеккә килеп керде. Ләкин монда да сыеры-сарыгы күп йөргән булса кирәк: карлыган, эт жн- ләге куаклары, тәбәнәк таллар шәп-шәрә утыралар. Үләнне инде әйтәсе дә юк —ул тамыры-ние белән тәмам йолкынып-кыркылып беткән Иртәнге сәгать алтылар тирәсе булса да, кояш инде бик каты кыздыра иде. Карт, кызгылт-кара уч төбенә аркылы салган дилбегә очын тибрәл дерәтнбрәлдерә, җырын дәвам иттерде: Алтын кармак ла салдым зур суларга. Ак балыгын алдым кулларга « Карасам ла күземнен нуры хала Яшьлек ярым ла киткән юлларга . һава коточкыч бөркү, бөтен тирә-як күгелҗем томанга өртелгән кебек. Ат, башын түбән салындырып, салмак кына атлый. Эчкәрәк кергән саен, әйләнә-тирәдәге агачлар куера барды, шактый биек яшь имән ешлыклары, усак, шомырт агачлары күбрәк очрый башлады. Әмма ана карап һаваның эсселеге кимемәде, киресенчә — арта гына төште. Монда җилнең әсәре дә юк, кызудан тын кысыла, башлар әйләнә иде. Биек тау башына, әй, меналмыйм. Менсәм дә лә, кошлар тоталмыйм. Син лә, бәгырькәем, исемә төштен. Капкан кисәгемне лә йоталмыйм. Вакыт-вакыт әрәмәлек як-якка аерылып, киңәеп китә дә, ачыклык хасил булып, алда нинди дә булса кечкенә күлнең кара өсте ялтырап күренә. Быелгы челләдә күлләрнең күбесе бик нык саекты, яр читләрендәге кыяк үлән, табигый яшеллеген югалтып, калай төсенә керде, ко- рышып-катып калды. Монда тынчу, ләм исе аңкый, су читләрендә ком төсендәге вак бакалар сикерешә, ә әүвәлге сазлы урыннар аша чыбык- чабык түшәлгән ат юллары хәзер бөтенләй тап-такыр иде. Юл өстендәге беренче күлгә Ислам бабай үзе Имәнкүл дип исем куш. кан иде. Шул күлгә барып җитүгә, ул: — Тырр! Тукта! —дип, дилбегәне тартты да, арбасыннан төшеп, камыш сабакларын аралый-аралый, күл ярының корырак урынына килде. Чүгәләп, учын суга манчыды, аннары аны авызына якын китереп, теле белән татып карады. — Ачы су... күкерт тәме килә... — дип мыгырданды карт. Хәзер аның чырае үтә җитди иде. Чигә-яңакларындагы чал төкләр тырпаеп кабарган, авызы турсайган, йонлач кашлары, түбән таба җыерылып, күзләрен каплаган. Аның бөтен торышы көлкеле-дәһшәтле бер кыяфәт алган иде. Шул рәвешендә ул яр буенда бик озак басып торды. Ахырда учларын чалбарына ышкып алды да ары кузгалды. — Дөрес әйткәнмен ич... — дип, янә үзалдына мыгырданды ул.— Ә сез көлгән булдыгыз... Соңыннан үзегез үк рәхмәт диярсез әле. Минем борын бик тиз сизә! Әйеме? Ат адымын кызулатты, арба түмгәкләр өстеннән ава-түнә шыгырдап алга тәгәрәде. Имәнкүлдәге балыкны Ислам бабай инде күптән Ж,иләскүл суына күчергән иде. йөзагач күлендәгесен дә ул шулай берсен-бер калдырмыйча сөзеп алып, икенче бер күлгә илтеп салган иде. Ни өченме? Сәбәбе болай. Моннан ун көннәр чамасы элек Ислам бабай өенә Илдарның энесе Рәшит атылып килеп керде. Бик каты дулкынланган, сулышын көчкә ала. Абыйсы шикелле үк, чуртанныкыдай калку «тешле, артка табарак очлаеп торган башлы чая бер малай иде ул. Килеп керде дә, бер сулыштан: — Ислам бабай, теге як ярда көрәп балык сөзәләр! — дип кычкырып җибәрде. Ислам бабайның улы Рөстәм ата каз тавышы белән гаңгылдап куйды, ләкин карт аңа таба шундук дәһшәтле күз карашын юнәлтте. Малай сүзеннән ул эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз аңлады. Мондый хәлнең булу ихтималын күздә тотса да, ул аны болай якын арада булыр дип һич көтмәгән иде. Әйе, яман хәбәр иде бу! Карт, күп сөйләшеп тормыйча, атны җикте, вак күзәнәкле җәтмәләр, не арбага салды да, малайны ияртеп, елганың аргы ягына ашыкты. Иөзагач күленә барып җитүгә Ислам бабай яр буенда ыгы-зыгыла- -нып йөргән өч авылдашын шундук таныды. Тегеләр, картны күргәч, аптырабрак калдылар һәм, штраф түләүдән куркып, кызып-кызып акланырга тотындылар: — Нәрсә, тотарга ярамыймыни! Барыбер тончыгып үлеп бетәчәкләр бит! Әнә кара, инде бөтенләй миңгерәүләнгәннәр, койрыкларын көчкә ♦ селкетәләр. Җә әйт, без нинди яман эш эшләгән? Ярар, алайса, үзенә = булсын, ал... Карт шунда бер читтә яткан ике чыпта сумкага күз төшерде: ләм i һәм яшькелт суүсемнәр ябышкан соры тәңкәле эре-эре кәрәкәләр, кы- * зыл күзләрен акайтып, сумка авызыннан бер-бер артлы җиргә сикерә- ? ләр иде. Кимендә бер утыз килограмм булыр! Ислам бабайның тәмам җен ачулары чыкты, ул хырылдаган, буса- ~ рынган тавыш белән, аяк тибә-тнбә, авылдашларына җикерде: — Эзегез дә калмасын монда! Адәм актыклары! Ярабби, сөякләре ? тамагыгызга кадалсын, бугазыгызга аркылы ятсын! Барыгыз, башка * бүтән күземә дә чалынасы булмагыз! ф Шулай дип, ул имән бармагы белән авылга таба төртеп күрсәтте. = Тегеләр, каушаудан ни дип җавап бирергә дә белмичә, дәррәү урын- ш •нарыннан куптылар, ләкин карт, сеңерле йодрыгы белән һаваны ярып, ; аларны янә туктатты: ц — Ә балыкны! Харап иткәнсез икән — үзегез белән алып китегез! ® Җир битләр! Мин сезне төрмәгә яптырырмын! Туган тиешле кешем ми- _ линиядә эшли минем! Ялкаулар!... < Браконьерлар, сумкаларны эләктереп, тиз генә таллык арасына ке- z реп шылдылар. Хәзер күлдә калган вак балыкны ничек тә коткарырга кирәк иде. Чыраенда әле һаман ачуы сүрелмәгән Ислам бабай чалбар балакларын сызганды. — Рәшит, тот җәтмәнең теге очыннан. Алар, суга кереп, иңе ун-унике метрлы түгәрәк күл әйләнәли җәтмәле яр буйлатып суздылар да, төптән шудыра-шудыра, каршы як ярга таба сөзеп бара башладылар. Тирәнлек күлнең урта җирендә дә нибарысы бот тиңентен генә иде. Ислам бабай белән Рәшит шулай, авыр җәтмәне як-яктан аһ-ваһлап сөйри-сөйри, ярга тартып чыгардылар Җәтмә койрыгында эресе-вагы бергә, шактый күп санда кәрәкә һәм чабак балыклары кыймылдаша иде. — Тизрәк! Шнеллер! —дип кычкырды карт. — Арбага саз үләне ташы Ул үзе дә, яңадан суга кереп, шарт-шорт кыяк үлән, төнбоек сабаклары йолкырга, су өстеннән бака ефәге җыярга тотынды. Боларнын барысын бергә арбага җәеп салдылар. Малай хәлдән тайган, сулышын көчкә ала иде. Бабай аны гел дәртләндереп торды: — Бөтен авылга бердәнбер акыллы, чын ир кеше табылды — ул да булса син, Рәшит. Илдар абыең шундый энекәше булуына бик шатланыр инде. Туптуры мина килеп бик әйбәт эшләгәнсең, маладис.. Ай-яй, шул кадәр кибәр икән күлләр... Суы җып-җылы, андый җылыда балык түзәме соң? Тагын ике-өч көн болай барса, ләм белән укмашып бөтенләй һәлак булып бетәчәкләр. Аның үзенең дә борыны һәм яңаклары буйлап шабырдап тир ага, агып төшеп авызына керә, шуңа күрә сөйләгәндә юеш иреннәре чупыр- дап-чупырдап куя иде Шул ук вакытта картның куллары, өзлексез хәрәкәтләнеп, эшне эшли бирделәр. Тиздән җәтмәдәге балык арбага, дымлы үлән арасына илтеп салынды Алар шулай, икәүләшеп, җәтмә белән тагы бер кат күлне сөзеп чыктылар. Бу юлы да ике чиләк чамасы кызгылт-алтынсу тәңкәле вак бэ- лык эләкте, алар арасында картның эшләпәсе зурлыгында дигәндәй ике корбан балык та бар иде. — Ух, менә бу балык ичмасам!—дип пышылдады малай, күзләрен шарландырып. — Патша балык! — Алары сиңа, — диде карт эре генә. —Хезмәтең өчен. Тотылган бар балыкны төяп, өстен юеш үлән белән каплагач, Ислам бабай белән Рәшит арбага сикереп менеп утырдылар да, атны чыбык белән куалап, янә кузгалдылар. — Хәзер аларны кая куябыз инде? — дип сорады малай. — Җиләскүл суына җибәрәбез, — диде карт. Бу әрәмәле, җиләкле урыннардагы сулыклардан Җиләскүл иң озыны һәм иң ышанычлысы санала иде. Аның уң ягында имән урманы үсеп, сул яры буйлап болын җирләре сузылып киткәнгәме, монда һәр вакыт җиләс һәм салкынчарак иде. Ислам бабай белән Рәшит тере йөкне күлгә бушаттылар да кирегә борылдылар. Балыклар әле миңгерәү хәлдә, шуңа күрә суда алар шундук корсаклары белән әйләнделәр. — Мин беләм, алар тереләчәк, — диде Рәшит. — Балык ул бик яшәүчән була, бигрәк тә карабалык, иеме, Ислам бабай? Табага кыздырырга салган җиреннән сикереп чыга. Карт тешсез авызын ерып көлеп куйды һәм атны куалады. — Сезнең эш кызыклы шул,— дип, авыр сулады Рәшит. — Үскәч, мин дә балыкчы булам. Мине үзегезгә алырсызмы?.. Ә ник... ә ник сезнең булышучыларыгыз юк, Ислам бабай? Сезнең бригада булырга тиеш бит? — Бригада булырга тиеш димсең? Ә ник булмасын! Менә мин үзем бригада түгелмени?—дип, шаяртыбрак җавап бирде Ислам бабай, аннары җитди төстә сүзен дәвам иттерде: — Абыеңа рәхмәт инде, ичмасам ул булышкалый. Менә ат сатып алырга рөхсәт бирде, җәтмәләр табарга да ярдәм итә... Их, улым, улым, кеше дигәнең акчасыз эшне бигүк өнәп бетерми шул ул. Колхозда өч тапкыр артыграк акча эшләргә мөмкин булганда, нигә әле ул иртәдән кичкә чаклы эссе кояш астында көймәдә пешеп утырсын яки, саз җырып, авыр җәтмә сөйрәп йөрсен? Әнә, кара — хөкүмәткә балыкның килосын утыз ике тиеннән алалар. Ә суда балык кимегәннән-кими бара. Әйт, ниндидер утыз тиен хакына бригада төзеп, бергә матавыкланып йөрү кемгә хаҗәт? Хәзер халыкта акча күп, балык кирәк икән, ул аны килосын бер тәңкәдән сатып ала да ашый, ә кайберәүләр яшерен рәвештә үзләре үк тоталар. Тоталар гына түгел, шул ук берәр тәңкәдән кешегә саталар. Әйе, шундыйлары да бар. Көндезен колхоз эшендә, төнен — елга буенда. —■ Сез инде шулай гел ялгыз калдыгызмыни?—диде малай, Ислам бабасын кызганып. — Ялгыз дип... Митька бар. — Аны эчә диләр бит! Карт малайга таба гаҗәпсенгән күз карашы ташлап алды. — Аның каравы — алтын куллы. Ясаган көймәләрен күр, нинди!.. Әйдәле, атла, йолдыз! Алар яңадан Йөзагач күле ярына килеп туктадылар. Яңадан өч мәртәбә шушы кечкенә күлне җәтмә белән аркылыга-буйга сөзеп чыктылар. Карт та, малай да баштанаяк кара сазга батты. Күл суы тәмам болганчыкланды. Балыклар, кызуга чыдый алмыйча, суүсемнәр, камыш сабаклары астына— ләмле төпкә үк төшеп яшеренгәннәр, аларны урыннарыннан кузгату өчен, ләмне аяк бармаклары белән сөреп-тырмалап йөрергә, үләннән чистартырга туры килде. Зур-зур кәрәкәләр, чабаклар болганчык суда ары-бире атыла, шома, авыр-салмак тәннәре балтырларга бәрелеп китә; өлгеррәк эш итсәң, аларны хәтта кул белән эләктереп алырга да мөмкин иде. — Уф!—дип, авыр сулады малай, ак тешләрен ыржайтып.— Балыкны болай тотканны ишеткәнем дә юк иде. Менә карагыз әле — кулым белән тоттым. Үземә алыйммы? Ислам бабай баш какты Рәшит шундук яр буендагы өянке күләгәсенә таба йөгерде. Анда ф үлән арасында аның бая Ислам бабай биргән ике зур балыгы ята иде. _ Малай үзе тоткан чабакны да шулар янына яшерде. Ә янәшәдә, бре- 5 зент астында, тагын бер өем эре балык — анысы Ислам бабайның үзенеке. Аларына соргылт тоз сибелгән иде. Вак балыкны бу юлы да Җиләскүлгә илттеләр. Бая китерелгәннәр- - нең берсе-бер су өстендә күренми — һәммәсе, терелеп, аңга килеп, төп- з кә, шифалы салкынга качканнар. Күл өсте кояш нурлары астында әк- < рен генә шадраланып җемелди иде. ~ Бабай белән малайның кыяфәтләренә карарга да куркыныч: тәннә- s ре, киемнәре баштанаяк балык тәңкәсенә, лайлага, яшькелт-көлсу үлән ® сабакларыңа пычранып беткән иде. — Җә, ничек соң, безнең эш ошадымы үзенә? — дип сорады малай- * дан Ислам карт. Үлеп арыган Рәшит, күз кабакларын йомып, бер сүз белән җавап д кайтарды: = — Ошады! о — Шулай булмыйча... — диде Ислам бабай, малайны мактап.— и Үсеп җиткәч, миндә эшләрсең менә. Үзенә кыз да табып бирермен = Алар Йөзагач күленә соңгы тапкыр әйләнеп кайттылар. Карт, ялгы- * зы гына суга кереп, аяк табаннары белән төпне каншый-капшый, күлне © янә бер кат тикшереп чыкты. °- — Биш-алты көннән күл бөтенләй кибеп бетәчәк. Иртәгә тагы бер мәртәбә сөзеп карарга кирәк булыр. Ә хәзер — киттек икенче күлгә. Күңелем тоя: анда да хәлләр яман булмагае... Болай да аягында көчкә басып торган Рәшитнең йөзе шундук турсайды. Ул инде эш бетте дип уйлаган иде. — Әйе-е... — дип сузды Ислам бабай, уйга калып Алар шунда, яр буенда, кайнар җир өстенә утырдылар Аяз күк йөзендә күзләрне камаштырып кояш балкый, ерактагы күгелҗем калкулыклар рәшә эчендә тирбәлә, ә ат тирәсендә бызылдап бөгәлчәннәр әйләнә иде. Шул чак авыл ягыннан бире таба атлап килүче бер кеше күренде. Карт төбәлебрәк карадц да җиргә төкерде. — Кире борылган... Мөгаен, җәтмәсе» алырга килүедер. Кызык, баягынак алар күл төбен ни белән тырмачладылар икән? Син, Рәшит, көрәк белән дигән идеңме әле? Малай, Ислам бабасының иңенә сөялеп, тәмле йокыга чумган иде. Карт аны әкрен генә иңбашыннан тотып җиргә сузып яткырды, аннары, күләнкә булсын өчен, малай янәшәсенә кояш ягыннан ат арбасын чигендертеп куйды. Үзе исә авылдашы каршысына таба атлады Тегд. кепкасын салып, як-ягына карана-карана, сүзне ерактан башлады: — Гаеп итмә, Ислам бабай. Зинһар, гаеп итмә! Авылга җнтәр-җнт- мәс кире борылып килдем. Сиңа әйтәсе сүзем бар. — Син мнңа ни әйтмәкче буласың? — дип сорады карт төксә генә — Имәнкүл суының төсе бермә-бер каралган, нәкъ менә сумала диярсең. Аннан бик нык саеккан — балыкларның йөзгәндә сыртлары күренеп кала. Ә Яшелкүл бөтенләй кипкән диярлек. Күлдәвек кадәр генә калган. Бүген суында кулым юган идем, ике кысла эләкте. Карт дәшмәде. — Вак балыгы төптә, ләм эчендә качып ята. Эреләреннән бер унлап' корбан балыгы тоттык тотуын, әмма башкаларына тимәдек. Валлаһи менә, ышан сүземә, Ислам бабай. Вафир исемле бу кызыл битле егетне Ислам бабай күптән белә иде. Ялгышмаса, ул ана җептәй нечкә чыбык очы туган да тиешле иде бугай әле. Карт ияк какты. Янәсе, сөйли бир. — Әгәр каршы булмасаң, мин сиңа булышырга дип килгән идем, Ислам бабай. Юкса сиңа берүзеңә бик кыендыр... — Булышыр кешеләрем бар минем, — диде карт, тавышына серле- бер аһәң биреп.— Малай гына да түгел... Ярар, анысы калып торсын... Сине әйтәм, ичмасам әйләнеп килә белгәнсең. Димәк, вөҗданың үз урынында икән әле. Аны каеш белән тагы да катырак бәйләп куй, ярыймы? Ислам бабай йоклап яткан малайга карап алды. Ана хәзер, бүген- үк башка күлләрне дә йөреп чыгарга кирәк иде. Ләкин тотылган эре балыкны кая куярга? Центнер ярым чамасы бар бит ул! — Әй, Рәшит улым! Тор! Малайны төрткәли-төрткәли ничек кирәк алай йокыдан уяткач, карт аңа болай дип белдерде: — Хәзер үк авылга кайт та, атны безнең ишегалдына ^ертеп, Рөстәм абыеңа әйт: балыкны кар базына төшерсен, аннары капчыклар алып, җигүле атта тиз генә Яшелкүлгә килсен; әгәр без анда булмасак, Имәнкүлгә юл тотсын. Аңладыңмы? — Аңладым, — диде Рәшит. Ул әле һаман йокысыннан айнып җитмәгән, сул күзен челт-мелт йомып, битенә ябышып каткан балык тәңкәләрен бармагы белән куптарып маташа иде. Балыкны арбага төяделәр, шунда бер кырыйга Рәшитнекен дә яфракка төреп салдылар. Ислам бабай, кайсыдыр сумкасының кесәсеннән бер чеметем тоз алып, аны малайның балыкларына сипте. — Рәхмәт сиңа, улым, — диде ул.—Бүген бүтән килеп йөрмә инде, бу зурлар эше, өзлегерсең. Кирәк булсаң үзем чакыртырмын. Колагыңны өй кыегында тот! Шуннан алар, Вафир белән икәүләп, авыр җәтмәләрне җилкәләренә салдылар да Яшелкүлгә таба карап киттеләр. Малай исә атны Бикташка куалады. Ислам бабайның әле дә исендә: ул көнне бик иза чиктеләр алар — кичкә кадәр саеккан күлләрдән Җиләскүлгә балык ташыдылар. Балыкның һәр төре — кәрәкәсе, чабагы, эресе-вагы һәммәсе бергә апарадай куе, кара лайлалы суда тулгана; алар шул кадәр каралар, пычраклар иде ки, хәтта карарга, кулга тотарга да куркыныч иде. Яшелкүлнең, суы кибеп, сазга әверелгән төбен балыгы һәм ләм катыш үләне белән бергә җәтмәгә җыеп алып, арбага төяделәр. Кояшның утлы шары күк йөзе буйлап күтәрелгәннән-күтәрелә бара иде. Кызган һава сулышны кыса, юеш беләкләрне һәм аяк балтырларын бөгәлчән, кигәвеннәр сырып алган — алар тешлиләр, яндырып-яндырып тәнгә укларын кадыйлар; тозлы тир, җыерчык араларына тулып, муенны әчеттерә, күзләрне каплый иде. Рөстәм, — бөкрәебрәк йөргән озын буйлы, чандыр гәүдәле, урта яшьләрдәге кеше, — эшнең һич җаен таба алмыйча, маңгае турысыннан- баш түбәсенә таба тар юл сыман сузылган һәм пәке белән кыркылгандай шомарып ялтыраган дымлы, алсу пеләше тирәли тузгып тырпайган- җете җирән көдрә чәчләрен селеккәләп, гел бер тирәдә таптанып әйләнде һәм әтисенең ачуын кабартканнан-кабарта барды. — Син нәрсә баганадай катып торасың .—дип сүкте аны Ислам бабай.— Кыяфәтен генә күр: торуы тору, атлавы атлау түгел! Иелсә» билең сынар дип куркасыңмы әллә? Профессор пеләшеңне берәр чүпрәк белән капла да эшкә тотын! Шулай дип, карт үзе җиргә иелә, бармакларын җитез хәрәкәтләндереп, җәтмә күзәнәкләренә чуалган үсемлек калдыкларын чүпли, кыслаларны, пычрак төсендәге ябышкак сөлекләрне кагып төшерә — Ә нишләргә сон мина? — дип, ихтирам белән сорый улы һәм, баскан җиреннән генә кулын сузып, бармак очларын жәтмәгә тидереп ала. * — Бар әнә, үлән йолкы! = Шуннан сон утыз яшәр малай, ике яшьлек кыз бала атасы, культура ь йорты директоры, җиргә чүгәли, мыек астыннан гына мәсхәрәле көлем | серәп, нечкә муенлы тубал башын әле бер якка, әле икенче якка борга- < лый-боргалый, әйләнә-тирәсендәге кыяк үләнне ярсып-ярсып йолкырга § керешә. Әтисенең сөйләнүләренә, эндәшүләренә ул бөтенләй җавап бирми, фәкать ара-тирә секундка башын калкытып, гасабилы һәм кура кынган кыяфәттә картка таба җете зәнгәр күзләрен төбәп тора, аннары п тагын үз эшенә тотына иде. Б — Ярар, җитәр! — дип кычкырды, ниһаять, Ислам бабай. — Сыер ас- ® лыгына дип йолкымыйсындыр бит? Балык өчен монысы да җитеп аш- ф кан! Бар, .Җиләскүлгә атла. Чәй кайната тор. Вафир белән мин килеш- = кә бөтенесе әзер булсын! Кара аны, чәенә карлыган яфрагы салырга ш онытма! Карт белән кызыл битле егет, соңгы йөкне төяп, Җиләскүлгә барып £ җиткәндә, Рөстәм чынлап та бөтенесен әзерләп куйган иде инде. Учак о өстенә аскан казанда быгыр-быгыр нидер кайный — төсе белән имән ур- - манындагы тәгәрмәч эзләренә җыелган суны хәтерләткән хуш исле. = куе-каты чәй иде бу. Ләйин башта эшче халык әйбәтләп су коенып, юынып алырга булды, о Баткаклыкта йөри-йөрп, бөтен тән әллә нинди яшькелт-зәңгәр, шәмәхә төстәге таплар белән капланган иде. Аларны юып төшергәч, арка-бал- тырларда яңалары — камыш һәм кыяктан тырналган кызгылт эзләр бүртеп чыкты. Ислам бабай, авыз эченнән әкрен генә кеткелдн-кеткелдн, рәхәтләнеп коенды. Аның арыган тәне шундук җиңеләеп киткәндәй булды. — Әйдә, улым, син дә коен! Кояшта пешеп үләсең бит инде! —дип, ягымлы тавыш белән эндәште ул Рөстәмгә. Тегесе су читенә барып басты, түбәнчелек белән: — Әти... Минем коенасым килми; әйтергә мөмкин, миңа болан да рәхәт, — диде. Коенучылар, күл өстендәге ярым миңгерәү һәм тиздән саф суда тәмам җанланырга тиешле вак балыклар арасыннан үзләренә юл ача- ача, ярга чыктылар да учак янына килеп утырдылар — Менә ичмасам чәй! — диде Ислам бабай, кружканы иреннәренә тидереп, һәм канәгать бер кыяфәттә күзләрен йомды Рөстәм чәй эчмәде. Ялтыр пеләшен туп-туры әтисенен күзенә терәп, берни сөйләшмичә, башын иеп тик утырды. Ислам бабайның кыстау сүзләренә дә: — Рәхмәт, эчәсем килми Эшне сез эшләдегез бит —чәйне дә үзегез эчегез, — дип кенә җавап бирде. Карт үзалдына ачулы көлемсерәп куйды, әмма каршы сүз әйтмәде... Икенче көнне Ислам бабай, Митька, авыру Ибраһим һәм Рәшит, дүртәүләп, Имәнкүлдәге балыкны коткару эшенә керештеләр. Күл галәмәт зур — кимендә бер ун-уннке тапкыр сөзеп чыкканнардыр Башта эре күзәнәкле җәтмә белән уздылар — егерме потлап эре балык эләкте. Арада кнло-кнло ярымлы ерткыч чуртаннар да бар, ләкин күпчелеге табан балык белән кәрәкә иде. Аларнын һәммәсен авылга кайтарып куйдылар. Аннары вак күзәнәкле җәтмәләргә нәүбәт җитте, һәм эшнең барышы нәкъ кичәге тәртибендә кабатланды. Бөтен әйләнәтирә тир исе. саз, күкерт исе белән тулган, кояш рәхимсез кыздыра иде. Болай да хаста Ибраһимның шәрә иңбашлары тәмам янып-пешеп чыкты, температурасы күтәрелде — ул бертуктаусыз чәй эчә, ничек кенә үгетләсәләр дә, өйгә кайтып китәргә теләми иде. Ислам бабайга яшьтәш диярдәй Митька карт, махмырдан чырае әле ачылып та җитмәгән булуга карамастан, шулай ук дөнья җимертеп эшләде... Ул арада авылда сүз таралды: Ислам карт бер күлдән икенче күлгә чиләкләп су ташый, арбага төяп балык күчерә икән, мондый хәлнең дөньяда булганы юк иде, тәгаең, акылыннан язгандыр ул, дип сөйләнделәр. «Йөри шунда үзенә мәшәкать арттырып!—диделәр икенче берәүләр, әзергә хәзерне яратучы акыллы башлар. — Нияте мактаулы да, нәтиҗәсе ничек булыр! Балыкны аны тоткач шулпага салырга кирәк! Икенче күл суында ул әллә терелә, әллә юк — анысы билгесез әле. Табан балык судан чыгаргач өч минут эчендә үлә, ә кәрәкә — ун минуттан. Чуртан — ярты сәгатьтән. Бушны юкка аудару бу, карт көлкегә генә калачак...» Ләкин карт үз эшен бик белеп эшләде. Юеш үлән эчендә нинди балык күпме үлмичә тора алганлыгын ул инде гомере буе белә иде. Ислам бабай үзенең ярдәмчеләре белән бергә (Илдар аңа ярдәмгә ун кеше, биш ат бирдерткән иде) ун көн буена шулай иртәдән кичкә чаклы балык үрчемнәрен коткарып йөрде. «Әгәр миңа алтын манара салып бирсәләр, мин шул манараның очына менәр идем дә, шуннан торып, әлеге бушбугаз, тук тамакларның башларына лач итеп төкерер идем!» — дип, көрсенеп уйланды ул. Эшләрне бетергәч, ул эчүгә бирелде... Аннан Мурзин килеп йөрәкне бозды... Ә хәзер ул менә Җиләскүл һәм Зур күлдәге җәтмәләрне һәм эләккән балыгын алып кайтырга дип бара. Берьюлы иске көймәсен дә алыр. Ул күлләргә бераз ял бирергә кирәк. Ә елганың сул як ярындагы күлләрдә Ислам бабайның инде бер ай чамасы булганы юк, ул хәзер бөтен эшне шунда күчерәчәк. Карт, тәмам кипшереп, караеп утырган Имәнкүл яныннан уза-узыш- лый, үзалдына мыгырданып сөйләнде: — Нигә минем Рөстәмем шундый булды икән? Нигә Илдар минем улым түгел дә, Рәшит минем төпчек малаем яки оныгым түгел икән? Әгәр Рәшитне минем оныгыма — кызымның кызына өйләндерсәк ничек булыр, ә? Ай, тиле баш, ни сөйлим! Рәшиткә — унбиш, ә минем оныкка ике генә яшь ләбаса. — Карт кул бармакларын бөгә-бөгә янә саный башлады. — Туктале, бик шәп килеп чыга түгелме? Шулай шул! Булды: унбиш елдан, димәк, мин оныгымны Рәшиткә кияүгә бирәм дә Илдар белән туганлашам. Ул чакта миңа ничә яшь була? Исәплик әле. һм, сиксән сигез икән. Хәер, нәрсәсе гаҗәп! Әнә Арслан абый, аллага шөкер, инде туксанны тутырды. Арслан абый дигәннән, аны күптән күргән юк. Бүген, иске елга үзәнендәге күлләргә барышлый, кереп чыгарга кирәк булыр!.. Умарталыкка ягъни. Ул инде күп кешене танымый диләр. Мине дә танымас микән? Юк, таныр, танымыймы соң!.. Их, бу ялгызлык, каһәр суккан ялгызлык!.. Сәхра уртасында ялгыз янган ут та бер, мин дә бер... Шулай сөйләнә-сөиләнә. һәм башына батырып кигән эшләпәсе астыннан тирә-ягына күз салгалап, Ислам бабай юлын дәвам иттерде. Гөлҗимешләр быел иртәләгәннәр — инде саргаеп киләләр, моннан өч атна элек чабылып, кечкенә кибәннәргә өеп куелган печән дә, уңып, үзенең табигый яшеллеген югалткан, соргылт төскә кергән; җил очырмасын өчен кибән түбәләренә бастырган өянке ботакларының яфраклары исә, бөтенләй коргаксып, уалып коела башлаганнар. Кая карама анда чикерткәләр сикерә иде. Юл һаман әрәмәлекләр эченнән, кара карлыган, эт җиләге куаклары яныннан бормаланып бара. Ара-тирә яшь имән ешлыклары очрый, алар сизелер-сизелмәс җилдә дә калай төсле каты яфраклары белән әкрен генә шыбырдашып калалар иде. Ислам бабай имәнне бик ярата иде. Аның йөзенә горурлык галәмәТе чыкты. ♦ «Нык агач! Яфрагы да нык! Заман аны, кәжә кебек, һәр ягыннан = кимергән дә кимергән. Ә ул карышкан, дошманны якын җибәрмәс өчен. ± учарланып, ботакларын киң җәеп үскән, һәм исән калган. Минем кебек "? үк. Уйлап карасаң, ни генә күрмәде минем баш!.. Ачлык... ике - сугыш... нэп... Үзбәкстан, Төркмәнстан... Хәвефле, хәтәр төннәр... Ә мин 5 әле һаман исән-имин!» — На-а, атла, Йолдызкай! Нәрсә, тагы йокың киләме? Түшәк җәен 5 биримме әллә? Оят кирәк, иптәш!. о «Перекоп яисә басмачылар турында сөйли башладым исә, көлгән S булалар, эт җаннар... Булмаганны сөйлиммени мин? Барысы да үз ба- ® шымнан кичте, үз башымнан! Ә Рөстәм әйтә: «Җитәр, һаман бер нәр- * сәне чәйнәмә... бу теманы синнән күп ишеттек инде!» — ди. һм!. Бу те- * маны, имеш. Ник кадалып китмисез шунда...» а Ат, әледән-әле койрыгын селтәп, бөгәлчәннәрне куа, юлдан кояшта кибеп кызган сыер тизәге исе килә иде. Ислам бабай борын эченнән ге- = нә тагы баягы җырын башлап җибәрде: Алтын кармак ла саллым зур суларга, Ак балыкны алдым кулларга. Кинәт ат туктады, чәнечкеле гөлҗимеш һәм кара бөрлегән куакларына барып төртелмәс өчен, башын югары чөеп, бөтен гәүдәсе белән читкә тайпылды. Димәк, Җиләскүл, килеп җиттек. х Ислам бабай атны тугарды да, озын бауга арканлап, утларга җибәрде. Монда, күл буенда — камышлык белән кара бөрлегән куаклары арасындагы ачык полосада, комлы калкулыклар һәм бөтен үзән буенча сибелгән исәпсез-хисапсыз вак таллыклар әйләнәсендәге аланнарда,-- печән инде күптән чабып һәм җыеп алынган, хәзер аның чүмәләләре генә, сирәк утраучыклар сыман, әле монда, әле тегендә караеп күренәләр иде. Ләкин чалгы очы барып җитмәгән куак төпләрендә, колмак ешлыкларында аз-маз азык табарга мөмкин иде әле, һәм Полдыз кашка туп-туры шунда юнәлде, күләгәле ботак асларына башың тыгып, әкрен генә чемченеп йөри башлады. Ул шулай бер урыннан икенче урынга күченгәндә, аркан бау, тураеп, камыллы түмгәкләрне сыдырып-сыдырып ала иде. Карт тирләгән муенын сөртте, нәфрәт белән аяк астындагы учак көленә күз төшерде. Учак тирәсендә әле һаман буш шешәләр, икмәк, азык калдыклары, яна башлап та, юеш булганга янып бетмәгән соргылт кәгазь кисәкләре һәм башка төрле чүп-чар аунап ята иде. Кичә шушында сыйландылар алар, Мурзин белән ачуланышу да шушында башланды Тфү1 Карт, куакларны як-якка шаулатып аерып, коңгырт чуклы камышлар арасыннан күл ярына таба атлады Аллага шөкер, әле ярый шушы Җиләскүл бар! Монда ул — хуҗа да, эшче дә, монда ул — ирке чикләнмәгән патша! Күл кояш нурында көзгедәй ялтырый, өстеннән күренер-күренмәс вак дулкыннар йөгерешә; юк, дулкын да түгел бу, җиләс һаваның су өстендә уйнаган зәңгәр күләгәсе бары Ислам бабайның яшерен җиргә куйган нәрсәләре һәммәсе үз уры нында иде. Хәер, Ислам бабайның нинди яшерен жире булсын? Яшерен җир дигәне — яр читендәге гадәти камышлык арасы, озын камыш сабакларын берберенә аркылы-торкылы авыштырып беркеткән дә, өс- т^нә чыбык-чабык ташлаган. Шул камыш, чыбык-чабык астында аның көймәсе саклана (әгәр күл авылга якын булса, көймәне ул яртылаш суга батыра, ә монда, Җиләскүлдә, коры җнргәрәк өстерәп чыгарып, аны йөзтүбән әйләндереп калдыра иде). Көймә эчендә исә Ислам бабайның бөтен байлыгы — чиләк, тоз, балык өркеткеч таяк, ишкәк, алты данә калай кружка, балта, аннан тагы леска, бау, чыпта, капчык ише төрле балыкчы кирәк-яраклары ята... Ислам бабай көймәне авыз ягы белән өскә әйләндереп, суга төртеп төшерде дә ярдан кузгалып китте. Ул җир салкыны сеңгән дымлы, рәхәт эскәмиядә гәүдәсен баганадай төз тотып утыра һәм, юеш, сыңар ишкәген күнегелгән, өлгер хәрәкәтләр белән кулында ялт-йолт уйнатып, көймәне бик оста йөртә иде. Көймәсе дә коры-жиңел һәм идарәгә бик сизгер булып, картны яр камышлары буеннан беренче җәтмә салынган урынга таба элдертеп алып китте. Карт, ишкәге белән кирегә каерып, көймәне күлгә аркылы борды һәм беренче җәтмәне әкрен-әкрен тартып чыгара башлады. Батыргычлар көймә кырыена шакылдап бәреләләр дә пылт-пылт иткән тавыш белән янәдән суга чумалар иде. Җәтмәнең теге яки бу өлешендә күпме балык эләгүен карт авырлык буенча чамалады, су үләне катыш жеп араларыннан йомры алабугаларны башларыннан тартып, чыгарганда елмаеп-елмаеп куйды, ә вак балыкларны шундук суга кире җибәрә торды. «Юк шул, юк, балык әз, — дип уйланды ул. — Эссе җәй харап итте балыкны, су кимеде. Әле дә бу күл тирән, буе чакрым ярымнан ким булмас; бөтен өмет хәзер шушы күлдә. Ләкин ана да ял кирәк. Яна күчерелгән балык мондагылары белән әйдә бераз таныша торсын. Барлык җәтмәләрне чыгарам, берсен генә — әлеге теге, төрмә рәшәткәседәй, киң күзәнәклесен, эре балыкка дигәнен генә калдырам...» Ислам бабайның аягы астында, чыпта өстендә, эре-эре алабуга һәм кәрәкәләр кыймылдаша Көймә төбендәге җыентык су бераз алсуланып тора, — җәтмә җебеннән ычкындырганда карт зур бер табан балыгының саңагын сытып, үт куыгын шартлаткан иде — күрәсең, шул агып чыккандыр. Әнә ул үзе дә бер кырыйда хәрәкәтсез ята. Кабырчыклы борынгы калканмыни — каракучкыл-алтынсу тәңкәләре кояшта жем- жем уйный... Карт беренче җәтмәне бер очыннан икенче очына кадәр барлаптикшереп чыкты. Кыскарак икенче җәтмәне, күтәреп караган уңайга ук җыя барып, көймә төбенә төреп салды. Аннары ул күлнең борылышына аркылы салынган өченче җәтмәгә таба йөзеп китте. Махсус өркеткеч таяк — бер очына түбән ягы ачык авызлы киң калай торба кисәге беркетелгән озын колга ярдәмендә бу җәтмәгә таба балык кудырырга кирәк иде. Ислам бабай инде болай да тирләп-пешеп чыккан иде. Эшләпәнең һич файдасы күренми — эссе кояш нарлары, су өстеннән чагылып, барыбер күзгә төшә, күзне камаштыра. Карт, иелеп, учына су җыеп алды да иреннәренә тидерде. Аннан, күзен-кашын җыерып, кулындагы колгасының калайлы башын көч һәм «Куырк! Куырк!» дигән сәер, каты тавыш белән суга чумыра-чумыра, балык өркетергә тотынды. Су өстенә күбек калыкты, теге «Куырк! Куырк!» дигән тавыш тирә-якка кайтаваз булып таралды. Бераздан карт, туктап, суның тоныкланганын көтте һәм яшькелт төптә җемелдәшеп хәрәкәтләнгән вак балык көтүләрен һәм су үләннәре, камыш сабаклары арасында посып яткан ерткыч чуртаннарның ка- ра шәүләләрен күрде. Ислам бабайның күңеле берьюлы яктырып китте, һәм ул көймә кырыена аякларын салындырып утырды да, шушы сихри су асты дөньясына ниндидер хакими, илаһи күз карашы белән хуҗаларча елмаеп һәм сокланып шактый озак карап торды. «Бу минем икенче гүзәл дөньям, — диде ул эченнән генә. — Син мәңгелек, син бетмәячәксең. Шулаймы?» * Аннан соң карт тагы ярсып-ярсып балык өркетүен дәвам иттерде: = «Куырк! Куырк!» «Әйе, күлләргә ял кирәк. Мин аларны болай да инде шактый сык- | тым Ә быел, өстәвенә, әнә җәе нинди.. Өченче көн, пәнҗешәмбе бугай, < Мурзин Минзәләдән шалтырата: «Балык алып кил әле!—ди.— Зур § бер кунак кеше буласы иде — балык кирәк!» — ди. «Балык юк бит,— ь дим моңа.— Менә яңа көймәм белән җәтмәләрне иске елга үзәненә® күчерим әле, шул чакта булыр балык!» — дим. Ә ул әйтә: «Си- п нең,—ди,— Ык елгасының уң як ярындагы күлләрдә җәтмәң дә, көй- с мән дә бар ич,— ди.— Миңа, киявеңә, шәт, ихтирамың бетмәгәндер -2 әле! Зинһар, китереп китче! — ди.— Мине кияү итеп саныйсынмы, . юкмы? Мин сине көтәм. Кичен үзеңне алырга машина җибәрермен»,— ди. “ Ул көнне карт почта йортыннан бик кәефе кырылып чыкты. Ниш- я ләргә? Ахырда, үз-үзенә тәмам ачуы кабарып, күзен-кашын җимереп, = йолдызны арбага җикте дә аргы яктагы күлләргә чыгып китте. Аннан о кичкә таба гына әйләнеп кайтты. Арба чыптасында бер өем эре балык- о лар ялтырап ята иде. х Мурзинның чая шоферы балыкны, үзе белән махсус алып килгән * брезент букчага тутырып, ГАЗ-69 машинасына илтеп салды, картка о' әйтте: °- — Тиз булыгыз, Ислам бабай, мин сезне көтәм, — диде Ислам бабай аты янында аптыраган кыяфәттә таптанып басып тора иде. . — Бәлкем, миңа барып йөрмәскәдер, ә? Балыкны Мурзннга үзең генә бирер идең... — диде ул — Юк, юк, Ислам бабай! Хуҗаның боерыгы бу, үтәми бернишләп булмый! Ул сезне... кунагы белән таныштырырга тели... Могтәбәр кеше белән. — дип пышылдады шофер. Карт нафталин исе аңкып торган коңгырт-кара чалбар һәм улының чуар чәчәкле, агач төймәле күлмәген киде. (Үз күлмәге күзенә чалынмады, ә аны ныклап эзләргә өйдә кеше юк яшьләр — эштә, ә Нәгыймә карчык оныгы белән каядыр биләмгә чыгып киткән иде. > Шофер гөрелдәтеп машинасын кабызды, һәм Ислам бабай, ирексез- дән дигәндәй, кияве Мурзнннарга кунакка китеп барды. Ислам бабайның аларда бер өч ел чамасы булганы юк иде инде, шул вакыт эчендә Мурзин үзенә менә дигән яна йорт салдырып куйган иде. Канчандыр Мурзин Бикташ авылында кибетче булып торды, аннан, курслар тәмамлап, район үзәгенә эшкә күчте, анда төрле урыннарда эшләп йөргән арада, читтән торып, институт бетерде. Хәзер ул зур гына бер төзү оешмасының җитәкчесе иде. Моннан егерме еллар элек, Мурзин Шәргыягә өйләнү турында сүз кузгаткач. Ислам бабай аның бу теләгенә ничектер каршы килмәде. Мурзин ул вакытларда да, хәзерге кебек үк, үрдәкнекедәй тупый борынлы, киң иякле бер кеше иде. Ләкин буе зифа-нәзөк, тавышы яшь, хәрәкәтләре өлгер — кыскасы, авылның менә дигән чая. шат күңелле бер егете. Бикташта эшләгәндә ул үзен ифрат намуслы кеше итеп танытты Аның турында хәтта шундый бер кыйссада сөйләп йөрделәр. Бервакыт кичен ул, имеш. Мәфтуха исемле авыл карчыгының өенә килгән дә, карчыкның кулына унике тиен акча тоттырып, болан дигән: «.Мә, әби, ал үзеңнең хәләл акчаниы! Исен* 33 дәме, бүген кибеттә син тегене-моны сатып алганда, мин сина артып калган акчаңны кайтарып биргән идем. Тик син чыгып китүгә, нәрсәдер күңелемә шик төште: дөрес бирдемме соң әбигә акчаны, аны алдамадыммы соң, мәйтәм? Мин үзем дә ярлы кеше, тиеннең кадерен беләм. Кеше пшетмәсә дә, алладан яшереп булмый дигәндәй, гөнаһсы калмасын... Көне буе сине уйлап йөрдем. Өч мәртәбә алган әйберләреңнең бәясен кабат санап-исәпләп чыктым. Исәпләгән саен, унике тиен аерма килеп чыга—сиңа биреләсе унике тиен ягъни... Гафу ит, кичер мине, Мәфтуха апа, тәҗрибәм җитмәгән!» Мондый сүзләрдән соң Мәфтуха әбинең тәмам күңеле нечкәргән, күзләренә яшь килгән, ди, имеш.. Соңгы елларда Ислам бабай үзенең кызы Шәргыя, аннан да битәр кияве Мурзин белән бөтенләй диярлек аралашмады. Кияүләр, күчтәнәчкә берәр төрле тәм-том — лимон, шоколад-конфет, колбаса яисә баш яулыгы ише импорт әйбере кыстырып, бабай йортына әллә нигә бер, фәкать бәйрәм көннәрендә генә килеп киткәлиләр иде. Кызын Ислам бабай һич аңлый алмады. Төскә-бнткә шактый чибәр саналса да, Шәргыя кечкенәдән үк кыргыйрак булып үсте. Күз карашын каядыр читкә, бушлыкка төбәп, ул авыз эченнән әкрен генә гел берәр төрле моңлы җыр көйләп йөрергә гадәтләнгән иде. Үзе югыйсә ялкау да түгел, ашсуга дисеңме, өй җыештырырга, идән юарга дисеңме — һәммәсенә кулы ябышып тора, әмма әлеге сәер гадәтен барыбер ташлый алмый: күзен бушлыкка теки дә үзенең моңлы җырын әкрен генә көй- ләпме-көйли бирә. Кияүгә чыккач, ул чем-кара матур чәчләрен җирән төскә буятты, нәкъ марҗа кыяфәтенә керде. Кирелеге исә тагы да артты. Иреннәрен чытырдатып кыскан — авызыннан бер кәлимә сүз алып булырлык түгел. Кемгә охшап шулай кире булды икән ул? Әллә югыйсә Ислам бабайның үзенә охшаганмы? Кирелек анарда да җитәрлек бит. Ни генә булмасын, Шәргыя Мурзинны бик тиз аңлады — аңа нәкъ менә шундый кияү кирәк тә иде инде. Тиздән алар бай, мул тормыш белән яши башладылар. Әти-әнисенә кунакка барганда, Шәргыя, мәсәлән, үзе белән бер чемодан кием-салым алып килә һәм көненә җидешәр тапкыр дигәндәй өстен алыштыра иде. Яна өй бетереп кергәндә, алар картларны да өй туена чакырганнар иде, ләкин, күрәсең, чакырулары шундый- рак булгандыр — картлар анда бармадылар. Моңа, әлбәттә, Ислам бабайның горурлыгы да беркадәр сәбәп булды, чөнки карт калай кружканы көмеш кружка белән чәкештереп утыруны үзе өчен хурлык санын иде. Өченче көн Ислам бабай, тәмам аптыраулы бер халәттә, шушы Мурзиннарга дип китте дә инде. Минзәләнең үзәгенә килеп җитүгә, шофер машинаны яшел төстәге биек капка каршында туктатты да сигнал төймәсенә басты. Сигнал тавышына шалтор-шолтыр калитка ачылып, ишектән бабайның алсу битле, өстенә зәңгәр төстәге, ялтыравык бизәкле, кыйммәтле күлмәк кигән кызы Шәргыя килеп чыкты. _ — Әти!—дип, шатланып кычкырып җибәрде кызы. — Килеп бик әйбәт иткәнсең. Әйдә, уз, әти. Балыкны да онытмагансың икән, бик зур рәхмәт. Ислам бабайның керфекләре дымланды: күрче, Шәргыя аны ярата түгелме соң? Балык турында да әтисен кочаклап үпкәч кенә сүз кузгатты. Ислам бабай сабыр гына тамагын кырды да, кызына ияреп, ишегалдына керде һәм гаҗәпләнүдән туктап калды. Әйдә, әйдә, өйгә уз! — дип, ашыктырган булды аны җирән чәчле Шәргыя. — Хәерчелек күрмәгән кеше түгелсеңдер, нәрсәсен карыйсың? Ә үзе шундук кырыс тавыш белӘн шоферга боерыклар бирә башлады — Балыкны кухняга, Фаидәгә керт, ул инде анда пычагын үткенләп көтеп тора, тиз бул, тиз бул! И әти! — дип, Шәргыя янә Ислам бабайга эндәште. — Безнең хәерчелекне! Син бүтәннәрне күрсәң иде!.. Ләкин карт болай да күрде — кызы бик канәгать. Канәгать булмый, өстән аларны әйбәтләп юеш кыяк үлән белән каплады. Шуннан соң көймәсе янына килде. Ул яр итәгендә ята иде. Инде тәмам коргаксыган; сумалалы түшенә кул тидерерлек тә түгел — пешерә, сумаласы кулга ябыша. Борын якта әнә алсу-чуар бер күбәләк сыңар канаты белән сумалалы шома өслеккә ябышкан да шунда үлемен тапкан. Тоташ агач кисәгеннән уеп ясалган дүрт метрлы, бер кешелек караваттай тар гына көймә иде бу. Өйрәнмәгән кешегә анда йөзәргә түгел, утырырга да куркыныч — мизгел эчендә йөзтүбән әйләнәсеңне көт тә тор. Ә шул көймә Ислам картка ничәмә-ничә еллар хезмәт итте: исәпләп карасаң, ул аңа утырып кимендә йөз мең чакрым, ә бәлки аннан да артыграк юл үткәндер. Ул аңарда көчле яңгырлар астында — су өсте күбекләнеп, каралып дулкынланган, ә көймә үзе авыр йөктән һәм бүртүдән яртылаш суга баткан чакларда да; хәзерге кебек, коточкыч корылык вакытларында — саеккан елга-күлләрнең йомшактымызык дулкыннары, кпбеп җиңеләйгән юка көймә кырына уйнаклап бәреләсугыла, һәр тирбәлеше белән, гүя картның барлык нерв күзәнәкләрен кытыклап кузгаткан чакларда да өзлексез йөзде, үзенең балыкчы юлларын әйләнде. Көймә аңа үзенә күрә өй хезмәтен үтәде. Кирәк чакта, ул анда, эшләпәсен маңгаена батырып һәм, дулкын көймәне яр читеннән эчкә алып кереп китмәсен өчен, бер тотам озын камыш сабагын үз астына утыргычка бөгеп салып, тәмле-тәмле йокылар да кичерде. Ә иске елга үзәне, Югаргы. күлләр һәм сазлы, сай болын култыкларында йөзгәндә, көймәне ул, як-якта үскән камыш сабакларын ике кулы белән алмаш- тилмәш тарта-тарта, ишкәксез генә йөртте; андый чакта юл өстендәге куе камышлар, көймә кырына ышкылып яисә бөтенләй көймә түше астында изелеп, өзлексез чыжылдыйлар, елашып калалар шикелле иде... Караңгы, яңгырлы төннәрдә күл-елга буенда кунарга туры килгәндә исә, Ислам бабай берәр кашлаграк урында көймәне йөзтүбән әйләндереп, түбә сыман җайлаштырып куя да, плащын җиргә җәеп, шунда кереп ята, торган иде. Тирә-якта ялт-йолт яшеннәр ялтырый, тышкы яктан көймә төбен бертуктаусыз көчле яңгыр тамчылары чыбыркылый, шыбырдап су ага, ә ул, Ислам карт, сумала һәм балык исе аңкыган ышык-коры көймә гөмбәзе астында әкрен генә тәмәкесен көйрәтә... Быел карт үзенең яңа көймәсен дә суга төшерергә теләгән иде дә. тик менә насыйп булмады. Кичәге хәл комачаулады. Тәкъдирдә шулай язылгандыр, күрәсең. Ислам бабай хорафатларга ышанмый иде. Шулай да яна көймә ватылу белән аның үзендә дә нидер ватылгандай булды. Нишләмәк кирәк, хәзергә шушы иске көймәдә йөреп торырга туры . килә инде. * Ул көймәне арба янына сөйрәп китерде. Аны йөзтүбән әйләндереп, з авыр койрыкны, гадәтләнелгән өлгер-төгәл хәрәкәтләр белән, арбадагы > җәтмәләр өеме өстенә күтәреп салды, аннары тагы бер көчәнүдә борын I өлешне дә шунда күтәртте. Җайлы урнашты, барырлык. Менә шулай, 3 барып та җитәр. Борынына ябышкан алсу күбәләге белән бергә барып 5 җитәр. ’ 5 Ислам бабай атын җикте. Чиләк, кружка ише нәрсәләр — әйдә шушында, яшерен урында кал- г сыннар. Янгырлар явып үткәч, ул монда янә кайтыр әле. Шуңарчы § күлләр ял итәрләр. Мурзин хәтта Мәскәү кунакларына дип сораса да, * карт монда бүтән балык тотарга килеп йөрмәячәк ♦ Ислам бабай арбага ян яктан аяк салындырып утырды да дил- й бегәне тартты: — Н-на, йолдызкай! Эсседән миңгерәүләнер хәлгә җиткән ат әкрен генә атлап китте. 4 Карт үзе дә аны әллә ни ашыктырмады — кичкә кадәр ерак әле, ° барып җитәр... «Картайганмындыр, ахрысы,— дип, үзалдына моңсуланып уйлан- < ды ул.— Җә, кичәге кычкырынуым нигә кирәк иде инде? Ана сөте бе- * лән кермәгәнне сүз сөйләп кенә кертә алмассың. Ә мин бусарыныпмы- о. бусарындым. Әйбәт түгел болай. Элек әйтә торганнар нде: түтәлдәге яшь кабак шартлап ярылса ярылыр, әмма Ислам бабай юк-бар сүз өчен авызын ачмас, диләр иде. Ә мин хәзер бөтенләй тел бистәсенә әйләндем. Авызымның, йомран оясы тишеге сыман, йомылганы да юк. Әүвәлге сабырлыкның әсәре дә калмаган, әсәре дә. Ләкин ул Мурзин- га ничек түзмәк кирәк соң? Яшәвендә анын бернинди иман дигән нәрсә юк бит — бөтен тормыш рәвеше «мин — сина да, син — миңа!» га буйсынган!.. Заман чирләре! Теге, ничек диләр әле, үлтер-фиалнт диләрме, әнә шундый күзгә күренмәс чирләр!. Рөстәменә хәтле шул Мурзин булып кылана. Тегесе: ипи ашамыйм, симерәм, дисә, монысы минут саен йөрәген тотып зарлана, баш авырта днп, көнтөн әллә нинди дарулар йота. Эштән, кулы пычранудан куркып яши ул. Ниндидер үзешчәннәр белән баш катыра, игьлан-афншалар яза. Ин гаҗәбе — шуны эш дип саный бит әле... Янәсе, уйлый, акыл өйрәтә. Нәрсә уйлый алсын ул? Маңгай җыерып утыру — ул әле уйлау дигән сүз түгел. Резин туп та тыны чыкса җыерыла Кырда иген яна — менә шуның хакында баш ватарга кирәк хәзер. Халык арыган — менә шул турыда уйларга кирәк. Сугыш булмасын — менә шуны кайгыртырга кирәк! Ә ул, гүя бу мөһим эшләрнең берсе-бер булмагандай, бөтен дөньясына кул селтәп, йөзен чытып яши йөзен чытып елмая, йөзен чытып китап укый, йөзен чытып ашый... Яки, әйтик, кешеләр өчен балык тоту — мөһим эш түгелмени? Ә ул минем эздән барырга теләми. Ярар, балыкчы булырга теләмәсен дә! Ә бит тагы механизатор дигән, нефтьче, агроном днгән кәсепләр бар — нигә соң ул шул юл белән китмәде’ Әллә соң инде үзем артта калганмынмы, үзем бутыйммы — хәзер игъланчы, үзешчәнче днгән яна профессияләр дә бармы’ .Мин карт кеше, адәм баласына бәхет, иминлек телим һәр кеше менә шул бәхет, иминлек хакына күзгә күренеп торган эш эшләргә тиеш Ә Рөстәм ни эшли? Белмим Җыелышларда читтән килгән нәчәлннкләргә ягымлы елмая, алар өчен кибеткә аракыга чаба — күзгә күренгәне менә шул Эшләпә, галстук кигәнлектән, аңа аракыны кибеттә гәзиткә төрёп бирәләр,— гадәттәгечә, көпшә сыман итеп тә түгел, ә авызы җәенке, төбе очлы кап сыман итеп төреп бирәләр. Янәсе, кәнфитме, манный ярмасымы алган дип уйласыннар. Ләкин халык җүләр түгел бит, күрә...» Картның берөзлексез авызы кыймылдый, ул хәтта, үз фикерен үзе хуплагандай, баш кагып-кагып та куя иде. Ара-тирә уң бот янындагы чыпта капчыкта балык тыпырчынырга тотына. Андый чакта картның чырае кисәк кенә ачылып, яктырып китә, ләкин бу озакка бармый, бераздан ул янәдән әүвәлге уйчан-моң- су төсенә кайта иде. — Н-на! Кызурак атла, ’йолдызкай! — дип, атын ашыктырды Ислам бабай.— Бәлкем сиңа май ягып ипи бирергәдер, ә? Әллә перән- ник кирәкме? Перәнникне бирермен мин сиңа, кара аны... Айгыр, пошкырып һәм әрсез бөгәлчәннәрне койрыгы белән куа-куа, юыртып бара башлады. .. Көндезге сәгать икенче киткәндә ул инде үзенең йорт ишегалдында иде. Аңарчы ул тотылган балыкны колхоз складына илтергә өлгерде, шуннан кайтышлый, юлда улын очратты. Шешкән күз кабагын яшерер өчен кара күзлек киеп куйган Рөстәм колхоз идарәсе каршында җыелган һәм ниндидер гәп белән мәшгуль булган бер төркем кешеләр янында моңаеп басып тора иде. Карт аңа сүз кушарга кирәк тапмады... Ислам бабай йолдыз кашкага тагы солы салып бирде дә өйгә керде. Кара өйдә Нәгыймә түтәй күрше карчыгы Зәмзәмбану белән тәмләп ләчтит сатып утыра иде. Карт, Зәмзәмбануга коры гына сәлам биреп, кичәге хәлләр өчен оялудан тагы да кырыслана, басынкылана төшкән төрпе тавыш белән, карчыгы Нәгыймәгә чәй әзерләргә кушты һәм, тирләп юешләнгән күлмәген алыштырырга дип, ак өйгә узды. Нәгыймә карчык аның артыннан, кабаланып, ыгы-зыгыланып: — Хәзер эчәрсең, эчәрсең, чәй әзер,— дип кычкырып калды. Ул, мич янына килеп, бәләкәй самаварга күмер салды, көйрәтеп, торбасын куйды, ә янәшәсендә торган ярты чиләк сыешлы иске, зур кайнар самаварны эһ тә итмичә өстәл башына менгереп утыртты. Авылның ишле гаиләле һәм мул тормышлы һәрбер Йортыйдагыча, Нәгыймә карчык өйдә ике самавар тота, һәм алар монда беркайчан да суынырга өлгермиләр иде диярлек!.. Ислам карт тәнгә ябышкан юеш күлмәген көч-хәл белән өстеннән салып, корысын киде. Аннан яңадан кара өйгә чыкты. Күрше карчык, аны гына көткәндәй, учы белән лыгырдык ияген сыйпыйсыйпый, сайрарга тотынды: — И-и, Исламетдин, шатлыклы хәбәр ишеттем әле: улыгызга яңа йорт салып бирмәкче буласыз икән. Киявегезне әйтәм, нинди игелекле, туган җанлы кеше икән! һич алай ук мәрхәмәтле булыр дип уйламаган идем. Инде, ходай кушып, үзенә сәламәтлек кенә бирсен, гомере буена бу игелегенең әҗерен күрергә язсын... Ислам бабай эчендә кайнаган ачудан авызын чупылдатырга тотынды. Күрше карчыгы исә сүзен дәвам иттерде: — Дөньяда бик сирәк очрый бит андый игелекле, ярдәмчел кешеләр! Үз гомеремдә мин андыйларны берничәне генә күрдем. Шуларның берсе — син үзең, Исламетдин... Сиңа да аллаһе тәгалә озын гомер, бәхет бирсен, ярабби... Ислам бабай дәшмәде, чокырдагы чәйне калагы белән шаулатып болгатаболгата, үзалдына карасына кабынып утырды һәм әледән-әле ухылдап, авыр сулап, тамак кырды. — И-и, Исламетдин күрше, гомер дигәннән, безнен гомер узып бара шул инде, — дип, тагы сүз куертырга тырышып карады Зәмзәмбану карчык. — Дөрес әйтәләр туй күлмәгенне теккәндә, кәфенеңне дә хәстәрләп куярга онытма, диләр. Ходай әмер бирсә, әҗәлдән котылып булмый инде ул... Ислам карт, чынаягын өстәл өстенә шапылдатып куеп, ян тәрәзә ♦ аша ишегалдына күз төшерде. Бакча коймасы буенда, күләгәдә, каз- = лар сыенышып яткан иде. р — Бүген бер төш күрдем әле... Ык суында зур бер ак балык йөзеп * бара, имеш... Нигә булыр икән бу? Ак буЛгач, бәхеткәдер инде ул, ә, < Исламетдин?.. — Ә мина бүген төшемә кызыл балык керде...— дип, карылдык S тавыш белән аның сүзен бүлде Ислам бабай, сабыры төкәнеп. — Ян- а гын чыгаргамы икән әллә?.. с Зәмзәмбану үпкәләгән төстә авызын турсайтты, аннан: — һай, онытканмын да, кечкенә мичемне кабызып кына кергән ® идем, күмерләнеп беткәндер инде, ходаем, — дип, урыныннан сикереп торды да авырюан гәүдәсен көчкә өстерәп, ишеккә таба юнәлде — * Аллаһе тәгаләнең рәхмәте киң, бернинди янгын чыкмас, аллаһы боер- ® са . Нәгыймә, балыкка мин соңрак керермен инде, ярыймы?.. Шулай дип, Зәмзәмбану түтәй күздән югалды Ул чыгып китүгә, Ислам бабай карчыгы Нәгыймәгә ябырылды: * — Нишләп йөри монда бу җен карчыгы? Теленә тилчә чыккыры, лыгырдавыннан баш сызлый башлады. Кем хуҗа бу өйдә? Нинди яңа = йорт ул тагын? Кем әйтте? * Карчыгы җавап бирмәде, болай да чиста-ак тәлинкәләрне тасты- * мал белән сөртеп ялтыратуында булды. а. — Монысы ни дигән сүз тагы! — дип, кинәт өстәлгә сукты Ислам бабай, ачуы кабарып — Мин сорыйм, ә ул дәшми! Син дә аңлатмагач, Сөләйман патша кабереннән торып аңлатырмы әллә миңа боларны?.. Ярар, бераз миндә дә гаеп бардыр, кичәгенәк арттырыбрак җибәргәнмендер... Теге шайтан суының шаукымы. Каян беләсең, ул агуны мин, бәлки бүтән авызыма да капмам.. Уф-ф!.. Җитмәсә, бу эссесе миләрне кайната... Сулыш алыр хәл юк... Ислам карт, урыныннан торып, бүлмәне әйләнеп килде, тагын утырды. Нәгыймә, әүвәлгечә бер сүз дәшмичә, аңа яна чәй ясады. Тик бераздан гыиа шелтәле-үпкәчән тавыш белән: — Кичә әйбәт килеп чыкмады шул,—дип куйды. Карт, авыр сулап, башын түбән иде. — Шәргыя әйтә, әтине гомер кичерәчәгем юк, ул шундый алтын кешене рәнҗетте, ди... кияүне әйтә... — Минме?! —дип, янә башын күтәрде карт. — Мин аны түгел, ул үзе мине рәнҗетте!! Мич буенда нидер эшләп маташкан Нәгыймә картының бу сүзләрен җавапсыз калдырды, Ислам бабайның күңеле тагы тынычлангандай булды. - Шәргыя менә шулай диде. Мин ана аңлаттым, әтиеңнең хасталанып йөргән чагына туры килдегез, мәйтәм. Хаста чагы булмаса, үзенең көймәсен шулай балта белән чапкалар идемени, мәйтәм. * — Мин аны йодрыгым белән сугып ярдым,—дип, мактаныбрак әйтеп куйды карт. — Барыбер. Аны күптән сумалалап куясы булган сиңа! Көннәр бит әнә нинди — коргаксыгандыр. Соңгы вакытта йортта берни эшләмисен, бакча ишеге сыңар күгәндә асылынып тора; саран сәндерәсенә менә торган баскыч черегән, яңасы кирәк. Тегү машинасының да ниндидер әйбере ватылган — җепне чуалта; үтүк кызмый; сарыкны суярга вакыт җиткән... чоланда сондыкларны күчереп урнаштырасы бар Наҗия үзем күчерәм дигән иде дә, мин рөхсәт итмәдем... Ана авыр күтәрергә ярамый... и Ислам бабай карчыгының бу зарларын караңгы чырай белән, дәшмичә тыңлады. Аннары ул, шулай ук бер сүз әйтмичә, түр өйгә кереп китте, анда улы Рөстәмнең электр бритвасын табып алып, хәсрәтле кара уйларына чумган бер халәттә, кырынырга тотынды. Түр якта салкынча иде. Алисә, бүгенге уен-шаяруларыннан тәмам арып, шунда идәндә оеп йокыга киткән. Ислам бабай кырынып бетергәч, кызчыкны кулына күтәреп алды да караватына илтеп салды. Кытыршы учы белән аның маңгаеннан сыйпады, куркыныч төшләр күреп саташмасын өчен, өшкергәндәй, як-ягына «тфү, тфү» дип өреп куйды. Аннан яңадан болдырга чыкты. һаваның иң кызу чагы иде. Күк йөзе аксылланып, рәшәләнеп тирбәлә. Беркайдан бернинди тереклек авазы ишетелми. Хәтта Буран да, эсселеккә түзә алмыйча, бар нәрсәдән ваз кичкән бер кыяфәттә, аякларын сузып, телен чыгарып, күләгәгә кереп яткан. Ислам бабай үзалдына мыгырданып куйды: — Бүген әллә нәрсә артык ялкауландым әле мин. Күптән кузгаласы кеше — юкны бушка аударып һаман йөрим дә йөрим. Ул абзардан атны алып чыкты, җигә башлады. Ат артыннан берәм- берәм бөгәлчәннәр дә очып чыктылар. Озакламый алар кызыл атны бөтен яктан өерләре белән сырып алдылар. — Син тагы кая җыендың? — дип, тәрәзәдән кычкырды Нәгыймә карчык. —Кая булсын инде? Иске елга үзәненә. Китапханәгә китап укырга бармыймдыр, шәт. Китап укып йөрергә түгел, эшләргә кирәк монда. Аңладыңмы шуны тавык миең белән? Нәгыймә карчык, һәммәсен аңласа да, гадәтенчә, болдырга чыгып, картына юл үгет-нәсихәтләре әйтмичә булдыра алмады: —Син инде, атасы, карап кына йөр, ярыймы. Атың-ниең белән бергә машина астында кала күрмә. Сакланганны алла саклаган, ди. Болыт-мазар күтәрелсә, шунд^лк кире борыл, яшен сукмасын... Ислам бабай бер сүз дә дәшмичә арбадагы җәтмәләрне рәтләвендә булды. —Аннан, кешеләр белән юкка-барга бәйләнешмә, зинһар. Гадәтеңне беләм. Соңгы вакытта син артык кызу канлы, бәйләнергә генә торасың. Сүземне тыңла, ярыймы? Ислам бабай капкадан чыгып киткәнче ул шулай сөйләнүеннән туктамады. — На-а! Йолдыз кашка! Карт, зур урамны ябалап, иртән баргандагыча, тыкрык белән иске тимерчелек турысына — ике йөз метрлы биек яр башына чыкты да бәрәңге бакчалары артындагы читән койма буйлатып сузылган тар юлдан авыл очына таба китте; авыл очына җитәрәк, тагы сулга — тыкрыкка борылды һәм, каз көтүе тулы, яшел чирәмле тар урамны аркылыга кисеп, басу капкасына чыкты. Атын туктатты, бераз уйланып, исенә төшереп торды. Кайчандыр монда, авылның шушы очында, күңелгә якын бер кыз яши иде. Исеме ничек иде соң әле шуның?.. Юк, исеме картның хәтерендә сакланып калмаган иде. Ислам бабай, уйламаганда-көтмәгәндә дигәндәй, атына чыбыркысы белән сыдырды — Йолдыз кашка, сискәнеп, кисәк кенә алга тартылды һәм сөзәк юлдан түбән таба элдертеп алып китте. Ул хәтта сикертеп, дулап чабарга да уйлаган иде, тик, дилбегәнең ныклы кулда икәнен тоеп, башын мәһабәт рәвештә чөеп юыртудан артыгына җөрьәт итмәде. Тиздән алар яшелләнеп торган елга үзәненә төшеп җиттеләр. «Ә монда елга әле һаман үзенең иске юлыннан ага бирә, — дип уйлап куйды Ислам бабай. — Митькага гел мач килеп тора! Аның елга сы әнә үзенен юлын үзгәртмәгән. Әүвәл монда, елга буенда, ничек көймә ясаптугып яткан булса, ул хәзер дә шул эше белән әвәрә килә. Митька дигәннән, аның ни хәлләре бар икән, күптән күргән юк үзен. Кереп чыгасы микән әллә? Бәлки минем белән бергә иске үзәнгә дә барыр?» Карт, ел саен сабан туй үткәрелә торган киң мәйдан аша узып, елга ♦ яры буендагы муртаеп беткән ялгыз өянке агачлары янәшәсеннән ары = таба — колхозның яшелчә бакчасына таба юл тотты. Бер башы белән Р елга ярына терәлеп торган һәм тәбәнәк тал-читән белән әйләндереп х алынган бакчаның түрге башында каралты-кура караеп күренә иде. < Ислам бабай атын туктатты да, арбадан төшеп, читән аша гына 5 эчкә атлап керде. — Әй, Митька! Син кайда? = Аңа җавап бирүче булмады. Эш кораллары саклана торган сарайның ишегендә — йозак; шулай g ук Дмитрий Ивановичның даими эш урыны булган лапас астында £ да җан иясе барлыгы сизелми иде. Тик җир өстендә тупыл бүрәнәләр, . кабыгы салдырылган юан юкә агачы аунап ята. Янәшәдә зур бер өем кирпеч; ә елга ярына таба ике рәт булып ярым сүнек учаклар тезелеп ® киткән: алар арасында материал пешекләнә... Шунда ук таш өстендә = су җылыту өчен ике тимер мичкә куелган; хәзергә алар буш, шуңа = күрә алардан кайнар һава бөркелеп тора иде. Кыскасы, монда көймә £ ясау өчен кирәк булган бөтен нәрсә бар. Болардан бер читтә кәкре борынлы, ян-яклары алсу төскә буялган - озынча бер көймә йөзтүбән капланган. Митьканың әйтүенчә, мондый < көймә каек дип атала, имеш; борынгы заманнарда кешеләр шундый £ каекларда йөзгәннәр, ди. • а. Заманында Митька Ыкта йөзәрлек кечкенә генә җилкәнле кораб ясарга да хыялланып йөргән иде. Хәзергә кадәр-ясый алганы юк әле шуны. Вакыт тими, ди. Аннан, яхшы, яраклы,агач табуы читен, ди; агачка үсәргә, ныгырга ирек бирмиләр, яшьли кисеп харап итәләр, ли. Кирәкле агачны урманлы яклардан — Кама буйларыннан алып кайтсаң гына инде, ди... • — Митька! — дип, тагы эндәште карт; җавап булмагач, арбасына чыгып утырды да атны сулга, янәдән авылга таба борды. Бәлки Митька үзенең өендә утырадыр? Авылның бу очында тоташ иске йортлар иде. Югары Бикташ белән чагыштырганда, монда яшелгә буялган калай түбәләр әллә нигә бер генә очрый, шулай ук радио тавышы да ишетелми, дуңгызлар исә бөтенләй юк иде... Әйтергә яраса, монда «чын мөселман» татарлары яши иде. һәм шулар арасында әүвәләүвәлдән бер рус кешесе — озын, чандыр гәүдәле, башына, татар карты сыман, кара түбәтәй киеп йөргән Дмитрий Иванович Филиппов та грмер кичерә иде. Дмитрий Ивановичның йорты, иске булса да, тышкы кыяфәте белән һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек, такта түбәнең урамга караган кыегы һәм кәрнизе, тәрәзә йөзлекләре ярым айга охшаш дулкынлы- дулкынлы бизәкләр белән челтәрләп эшләнгән; урыс капканың баганасына күгәргән дага кадакланган, ә өй почмагына беркетелгән тактада багор, балта һәм чиләк рәсемнәре ясалган иде — Митька! Бу мин — Ислам. Ник син җавап бирмисен? — дип янә кычкырды карт. Филиппов колакка катырак кеше иде. шуңа күрә Ислам бабай, ниһаять, аны дәшеп чакырмыйча, туп-туры өенә барып керергә дигән карарга килде. «Йоклап ята торгандыр... — дип уйлады ул, атын читән казыгына бәйләп. —Эссе бит, хәле бетеп, күлмәксез-нисез идәнгә сузылып яткандыр да йокыга киткәндер... Урыс кешесенә нәрсә ана. ястык кирәкмени!.» Дмитрий Иванович Бикташтан сигез километр югарыда Ык буенда урнашкан Беляевка дигән рус авылында туып-үскән кеше иде. Ислам бабайдан бер ун яшькә кечерәк булып, ул утыз яшьләрендә сугышка киткән, шунда хәбәрсез югалып, туган авылында үлүчеләр исемлегендә йөргән, тик сугыш беткәч кенә күкрәгенә медальләр тагып һәм контузияләнеп өенә кайткан иде. Ул сугышта йөргән чагында^аның хатыны бүтән кешегә кияүгә чыккан иде. Ләкин бу хәл Дмитрий Ивановичны артык пошындырмады; ул, бернинди гауга-мазар кузгатмыйча, барлы- юклы әйберләрен биштәр капчыгына тутырып аркасына асты да күрше татар авылына — Бикташка юл тотты, шунда эшкә урнашып, озакламый Гөлчирә исемле бер тол хатынга йортка керде. Ислам бабай бик яхшы хәтерли әле — ходайның һәр бирмеш көненә шатланып яшәүче күндәм холыклы, тыйнак-сабыр бер хатын иде ул. Митька белән алар унике еллап тату гына гомер кичерделәр, аннан Гөлчирә, төзәлгесез авырудан әкрен генә сүнеп, дөнья куйды... Балалары булмады. Шул вакыттан бирле, менә унбиш еллап инде, Дмитрий Иванович ялгыз башы яшәп ята, өйдәге барлык эшләрне үзе башкара; тик ара-тирә генә Беляевкадан житкән кызы — озын буйлы, сары чәчле Настя килеп, аның кием ямау, кер, идән юу кебек эшләрен эшләп киткәли иде... Ислам бабай, Дмитрий Ивановичның гыйбрәтле тормышы турында уйлыйуйлый әкрен генә ишегалды буйлап атлады. Бик сагынган иде ул аны. Ичмасам, иркенләп бер сөйләшеп күңелләрен бушатырлар иде. Ислам бабай аңа көймәсе белән булган хәлне аңлатып бирер, шулай сөйләшә-сөйләшә үзен бераз кызгандырып алыр иде. Ни әйтсәң дә. Дмитрий Ивановичның үз кулы белән ясалган көймә иде бит ул. ...Ислам бабай ишеккә килде һәм дөбердәтергә тотынды: — һей, Митька, син өйдәме? Ләкин шул чак аның күзе ишек келәсенә төште: келә тишегенә тавык тәпие кыстырып куелган иде... Кая олаккан соң бу Митька? Менә гөнаһ шомлыгы! 7 Ислам бабайның тәмам күңеле сүрелде. Ул, урамга чыгып, атны бәйдән чиште, дилбегәне тартып, арбаны бик текә рәвештә юлга таба борды. — Н-на! Н-на!.. Ислам бабай Югары урамны кисеп узды. Югары урам — авылның иң котсыз, агачсыз урамнарыннан берсе. Анда күләгәле урын таба алмыйча аптыравың бар. һавасы шундый коры, бер очкын төшсә, бөтен урамың-ниең белән янып бетәсене көт тә тор. Шуңа күрә монда көндезләрен бөтенләй мич якмыйлар иде диярлек. Күзне камаштырып, юл кырыенда ак казлар чүмәшеп калды. Аннан юл бәрәңге бакчалары арасына барып керде, борынга тузан катыш бәрәңге сабагы, көнбагыш исе килеп бәрелде. Ниһаять, алда авылның төньяк басу капкасы күренде. — һей, малайлар! Капканы ачыгыз!—дип кычкырды Ислам бабай. Ләкин якын тирәдә бернинди ялан тәпи күренмәде. Карт арбадан төште, капканы үзе ачып, үзе япты. Капканың кызган чылбыры аның учын тәмам өтеп алгандай итте. — Туктале, шундый ук хәл кайчан булган иде соң? — дип үзалдына мыгырданды карт. — Әйе, Бохарада бугай? Көндезге челләдә сакта торганда мылтык тимеренә яңагымны куеп йокыга киткәнмен дә битемне пешергәнмен... Әйе, әйе, битемне шулай пешергән идем... Ул корыч чылбырга янә кулы белән орынды һәм, йөзен чытып, елмаеп куйды. «Их, Митька, Митька! Тәки күреп булмады үзеңне!» ...Күгелҗем күк йөзе буйлдп утлы шар тәгәри. Аның кызуы шул кадәргә җиткән ки, әйтерсең ул күк гөмбәзеннән көнбатышка таба түгел, бәлки, кирегә борылыһ, янә югарыга таба үрмәли иде. Кояш артыннан исә, аның кайнар эзенә басып, җигүле арба бара. * Арбада — бер өем җәтмә, җәтмә өстендә — сумалалы борынына чуар = күбәләк ябышкан иске көймә, көймә кырыенда, аякларын түбән са- 2 лындырып, Ислам бабай үзе утырган. Юл өстендә үскән һәм кояшта | көеп-саргаеп беткән чүп үләне, әрем сабаклары аның аякларына ыш- < кыла — күн итек башлары тәмам аксылланып калган иде. «Миңа йищләргә икәнен белсә шул, бәлки Сөләйман патша гына £ белә алыр иде,— дип уйланды Ислам бабай.— Бик озын гомер юлы “ үтелгән шул, һәммәсен аңлап бетерүе дә кыен. Узган гомер — биек тау « шикелле, түбәсендә басып торган җиреңнән аска карасаң, бөтен нәрсә t бәләкәй булып күренә. Өйләре дә кеп-кечтеки, сарыклары, кешеләре ® дә... Саксыз кыланып, таш кыйпылчыгына орынсаң, тау өстендәге бө- ф тен вак-эре кантарлар берьюлы шыбырдашып түбән тәгәрәрләр дә астагы кешеләргә зыян китерерләр төсле.. Акылы камил булып жит2 мәгән карт кешегә яшәү бик авыр. Митька — минем белән чагыш- я тырганда, яшь, хыялый бер егет. Алтмыш яшь — яшьмени ул? Ә менә jE Арслан абый — ул ичмасам туксан яшьтәге кеше. Ул яшәүнең бөтен о кадерен, серен белә булыр...» Умарталыкка юл кояшта кызган, тузанлы калкулыклар өстеннән х бормаланып бара, һәм монда, сугыш кырыйдагыча, арба артыннан * тау-тау кара тузан болыты күтәрелә иде. Арыш басуына кергәч, Ислам бабай атын туктатты да, арбадай °" төшеп, аркылы-торкылы ярыклар сызып үткән җир өстенә чүгәләде. — Бичаралар...— диде ул, яшькелт-сары сабаклы, тәбәнәк-зәгыйфь арышларның башларыннан сыйпап.— Ничек кенә түзәсез икән, бәгырьләрем! Күзләрегез булса, сез яшь агызып жылар идегез! Авызыгыз булса, сөрән салып кычкырыр идегез! Ләкин сез бөтен хәсрәт-кай- гыны эчегезгә йоткансыз. Мин, карт кеше, сезнең бу мөшкел хәлегезне яхшы аңлыйм, бичаракайларым!.. Арба сукаланып каткан коры, сикәлтәле юлга борылды. Болай да нык арыган бил сөякләре, башы сызлап торган Ислам бабай түзмәде, арбадан төшеп, җәяү генә китте. Бераздан ул борынын тартып сулыш алды һәм, кинәт авызы эчендә тозлы бер тәм тоеп, учы белән иреннәрен сыпырды. Учка кан ягылып калган иде — Аһ, шайтан! Шул гына җитмәгән иде!..— дип сукранып куйды ул. Ислам бабай, күләгәрәк урынга китеп, башын артка ташлады, шул рәвештә минут чамасы кымшанмыйча басып торды. Ләкин канның туктарга исәбе юк иде. Шуннан, иелеп, мышный-мышный, кычыткан яфрагы өзәргә кереште; җитәрлек кадәр җыйгач, аны полиэтилен капчыкка салып, арба тактасында суы чыкканчы бик һәйбәтләп изде дә, чеметемләп, сусыл, зәһәр яшел кычыткан йомшагын борын тишекләренә тыгызлап тутырды. Ярдәме тиде шикелле —кан агудан туктады. «Бүген каян да булса балан табып ашарга кирәк булыр, ахрысы»,— дип уйлап алды ул. Исәпсез-хисапсыз бөгәлчән, кигәвен өере озатуында ул. ниһаять, урман аланына килеп керде. Монда инде аны колакка ятыш, саф авазлы эшчән бөҗәкләр — бал кортлары каршы алды. Умарталар күл буена, ачык җиргә тезеп куелганнар, ә Арслан картның үз өе урман күләгәсендә, салкын сулы чишмә ярында урнашкан иде. Ислам бабай йолдыз кашканы күләгәле урынга^ кертеп туктатты да, үзе чишмә янына ашыкты. Куш учы белән боздай салкын, саф суны чумырып алып, авызына якын китерде, күзләрен йомды һәм эчеп җибәрде. Тагын чумырып алып эчте, тагын, тагын. Маңгай сөяген бер мизгелгә генә нидер кысып, авырттырып куйгандай булды. Чишмә артык тирән булмаган чокыр эченнән, ак һәм чуар төстәге ташлар арасыннан тибеп чыга иде. Монда кояш нуры үтми, шулай булса да чишмәнең зур көмеш табакка мөлдерәмә тутырылгандай түгәрәк өсте карасуланып ялтырап тора һәм, кемдер әлеге табакны астан бармагы белән төбенә бәреп селкеткәндәй, сизелер-сизелмәс кенә дулкынланып тирбәлә иде. Ислам бабай, чишмә ярында буш чиләк табып, йолдыз кашкага да эчәргә күлдән җылы су алып килде. Аннары, өс-башын каккалап, өйгә таба китте, күн итекләрен салды да болдырга күтәрелде. — Исәнмесез-з! — дип эндәште ул, ишеккә эленгән марля пәрдәне бер якка этәреп.— Өйдә кеше бармы? Өйалдына ялан аяктан гына Вахит — Арслан картның илле яшьләр чамасындагы сыңар күзле улы ашыгып чыкты. — У-у, Ислам бабай! Әйдүк, хуш киләсең, уз әйдә!—диде ул, аннары түргә таба башын борып, кычкырыбрак әйтте: — Әти, кунак килде, Ислам бабай! Балыкчы карт сүзсез генә эчкә узды. Зур бүлмәнең бер почмагында, идәнгә җәеп салынган түшәк өстендә, мамык юрганга төренеп, Арслан карт ята иде. Ислам бабай аңа кыюсыз гына: — Арслан абый... бу мин әле, Ислам,— дип эндәште. Арслан картның күзләренә ак төшкән, ул бөтенләй диярлек күрми иде. Кәҗә сакалы өзлексез калтырап, дерелдәп тора. Беләүләнеп беткән кара түбәтәе, яшел чикләвек кәшәнкәседәй, такыр баш түбәсенә тәмам ябышып каткан кебек күренә иде. — Бу мин, Ислам! Әхмәт Исламы! — Ә-ә... Исламетдин...— Арслан картның бит мускуллары дерелдәп куйды.— Мин сине күрәм... Шулай дип, ул кулы белән һаваны капшагандай итте. Ислам бабай, калтыранган күз кабакларын йомып, битен хуҗага таба суза төште, һәм тегесе ак бармаклары белән аны яңагыннан сыйпады. — Әйе, таныйм... Сиңа күпме яшь хәзер? — Җитмеш өч. — һм... Мине куа киләсең алайса. Нигә болай — сакалсыз йөрисең? — Ни дим... үстереп булмады инде,— дип акланды балыкчы карт, уңайсызланып. — Ярар, үстерерсең әле, вакыт бар... Әйдә, утыр, чәй эчәрбез. — Рәхмәт. Сыңар күзле Вахит кече якта шалтор-шолтыр самавар кабызып- өрдереп маташкан арада, Арслан карт белән Ислам бабай, бер-беренә йөзләрен текәп, дәшми генә, елмаешып утырдылар. «Таныды! Исенә төшерде! — дип шатланып уйлады Ислам бабай, хуҗаның чак кына нур^ чагылган сукыр күзләренә карап.— Ә ник исенә төшермәсен ди? Кайчандыр ул мине зур бәладән коткарып калган иде бит!» Бик күптән, бала чагында ук, авыл тегермәнчесенең таза, юан ике малае, шаярышып, үзен ничек суга батыруларын Ислам бабай гомере буе хәтерендә саклый иде. Ыкның урта, тирән җирендә алар өчәүләп су коеналар иде. Шул вакыт тегермәнче малайлары, алмаш-тилмәш, аны суга батырып уйный башладылар. Кечкенә Ислам, алардан ничек котылырга белмичә, су. астына чума да, аяк-куллары белән бөтен көченә ишеп, читкә тайпыла, аннан, тыны бетеп, өскә атылып чыга. Ләкин ул авызын ачып сулыш алырга да өлгерми, тегеләрнең әле берсе, әле икенчес^ учы белән башка басып, аны янәдән төпкә батыра. Бу «уен» күпме баргандыр, әмма Исламга ул коточкыч озак булып тоелды. Әйтерсең су өстендә меңләгән кул аның калкып чыгуын сагалап кына тора; малайларның шаркылдашып көлүләреннән колак шаулый, күз алдында әллә нинди утлы боҗралар әйләнә. Ичмасам, кычкырырга, ярдәм сорарга да һич мөмкинлек юк: өскә калкып, кояш ♦ яктысын күреп өлгергәнче, тагы шул мәрхәмәтсез кул башка китереп х бәрә. Ислам тәмам хәлдән тайды. Читкә тайпылырга аның инде 2 бөтенләй көче юк, ул әллә никадәр су йоткан, тончыгып укшый һәм * аңын югалта башлаган иде. Бер мизгелгә су өстенә калыкканда күз- < гә чалынып калган күпер шәүләсе, күктәге болыт кантарлары һәм ч янәшәсендә шаркылдашып үкерешкән коточкыч тегермәнче малайла- 3 ры аңа инде ниндидер чит-ят дөнья күренешләре сыман тоела иде... S Шул чак кинәт ул үзенең әйләнәсендә ниндидер ыгы-зыгы сизде. я Ул да булмады, кемдер аның кулыннан тотты: — йөзәрлек хәлен бармы? Әйдә минем арттан. Тавыш таныш түгел иде. Ислам, буйсынып, кул-аякларын көчкә кыймылдатып, төштәгедәй аңлы-миңле бер халәттә, әлеге кеше артын- * нан әкрен генә йөзеп китте. Бераздан тезләре төпкә тиде, сайга чыгу- ® ын чамалап, аягүрә торып басты. Ул дер-дер калтырый, хәлсез аяк- я лары сыгылып-сыгылып китә иде. Ярга чыгып җитүгә үк ул ком өсте- х нә ауды. Аны укшыта иде. Аннан ул, елашып кычкырган тавышлар £ ишетеп, елгага таба борылып карады. Анда, тез тиңентен суда, озын, зифа буйлы, таза бер егет — Арслан - абыйсы басып тора иде. Ул тегермәнче малайларының берсен кола- < гыннан эләктергән, икенчесенең кулын арка якка каерып тоткан. Авыр- * тудан тегеләр үкерешеп кычкыралар: о. — Ай, алла! Ай, алла! Абый, абыкаем...— дип ялваралар иде. — Ник сез кечкенәләрне рәнҗетәсез! Менә сезгә шуның өчен! — дип, колакларын боргычлады аларның Арслан. Тегермәнче малайлары, күз, борыннарын сөртә-сөртә шыңшып, яр буеннан авылга таба менеп киткәч, Арслан абыйсы Исламга әйтте: — Курыкма. Тагын тия калсалар, үземә генә әйт. Кызлар күлмәге кигезеп хур итәрбез үзләрен. Ә вакыты җиткәч, ул тегермәнче байларны, мулла-мунтагайлары белән бергә, баганага асып куярбыз! Малайлары, кызларына да элмәк кидерербез!—диде. — Ничек инде алай?! — дип, куркып сорады Ислам Арслан, муены тирәли бармагын әйләндереп: — Менә шулай! — дип өстәп куйды. Революция елларында Арслан авылның зур кешесенә әверелде. Ул кесәсендә наган һәм печать йөртә иде. Авыл байлары берничә тапкыр аның йортына, мунчасына ут төрттеләр, хәтта үзенә дә һөжүм итеп карадылар. Ләкин ул барлык хәтәр хәлләрдән нсән-имин чыкты, кыенлыклар татып булса да, авылда совет власте урнаштыру эшенә үзеннән зур өлеш кертте... — Сине күрмәгәнгә йөз ел булгандыр инде, Арслан абый,— дип, шаярту катыш ихтирам белән әйтеп куйды Ислам бабай. — Әйе, күптәннән бирле күренмисең. Әйдә чәй эч. Бик кызу. Кызуда чәй эчәргә кирәк. Вахит табынга ак фарфор кружка белән гәрәбәдәй сары яңа бал кертеп куйды. — Менә бал белән эчегез... — Рәхмәт. Чәйне озаклап, тәмләп эчтеләр. Ислам бабай шыбыр тиргә батты, әмма күңеле күтәренке иде. — Гомер бара, Арслан абый... Тегермәнче малайларын колакларыннан боргычлаганың әле кичә генә булган төсле, ә уйласаң, күпме вакыт узып киткән,— диде Ислам бабай, малай чагындагы теге вакыйганы исенә төшереп. Арслан картның уйчан йөзе берьюлы нурланып китте — Әйе, әйе! Соңыннан без ул тегермәнчене^ Себергә сөрдек. Ә малайлары... берсе чехлар белән качкан иде бугай, шуннан кайтмады. Атып үтергәннәрдер, күрәсең! Ә икенчесе... ахырда галим кеше булган дип сөйләделәр... Дөньяда нинди генә хәлләр юк, исең-акылың китәр... Бер мәл тынып тордылар. Аннан: — Әйе-е,— дип сузды Арслан карт, күрәсең, бөтенләй бүтән нәрсә турында уйлап; аннан өстәп куйды: — Яңгырны әйтәм, һаман яумый, син бу хакта ни уйлыйсың, Исламетдин?.. — Игеннәр көя... — дип килеште Ислам бабай.— Син менә миннән озаграк яшәгән кеше, син шундый корылыкны үз гомереңдә хәтерлисеңме соң, Арслан абый? Шундый яңгырсыз җәйнең синең гомердә булганы бармы диюем? — Юк, мондый эссе җәйне мин хәтерләмим,— диде Арслан карт, ярым сукыр күзләрен челт-мелт йомып. Ислам бабай беравык дәшми утырды, аннары, ниһаять, үзен борчыган төп мәсьәлә турында сүз башларга җөрьәт итте. — Арслан абый, минем синең белән кайбер нәрсәләр хакында •киңәштабыш итәсем килгән иде,— диде ул.— Үз гомеремдә мин дә күпне күрдем. Тормышның ачысын да, шатлыгын да татыдым дигәндәй. Инде тәмам арылды. Чәчнең карасы, уңып, йөрәккә сауды. Шулай да минем әле үләсем килми, дөньядагы хәлләрне күреп, аңлап яшисем килә. Чөнки мин үз-үземне түгел, бүтәннәрне яратам. Арслан аны тын гына тыңлады. Ара-тирә ул, чәчәкле юрган өстенә сузып салган ап-ак кулын кыймылдатып, бармаклары тирәсендә безелдәп очкан кигәвенне куып җибәрә иде. Ислам бабай сүзне бик ерактан башлады. Төркестаннын ком бар- 'ханнарын, чүл бүреләре хакимлек иткән әремле далаларын, арчын урманнарын телгә алып узды, кан дошманы, басмачылар атаманы имам Дофар белән очрашуын, аның, ничек сукыр карт кыяфәтенә кереп, хикмәтле бер әкият сөйләвен әйтте, әкиятнең үзен дә тәфсилләп сөйләп бирде. Аксакал дәшмәде. Ул ни дип әйтергә дә белми иде. Кайчандыр юлында очраган дошман турында баш ватуның хәзер нигә кирәге бар? Дошман дошман инде ул, стенага терә дә ат та үтер — һич ялгышмассың! — Башына ул чалма ураган идеме? Мин аны кинода күрдем,— дип куйды сыңар күзле Вахит. Ислам бабай ризасыз төстә йөзен чытты. «Яшь башы белән нәрсә картлар сүзенә тыгыла әле бу? Синең фикерне түгел, Арслан абыйның — революция арысланының' фикерен ишетәсем килә минем!» Күңеленнән генә шулай уйлап, Ислам бабай үзенең егерме дүртенче елда, басмачылар сугышыннан туган якларга кайткач, Минзәлә урамында Арслан белән истәлекле очрашуын күз алдына китерде. Арслан ул чакта озын буйлы, таза, кырык яшьләрдәге мәһабәт бер кеше иде. Өстендә акка зәңгәр буй төшкән матрос күлмәге һәм изүе ачык күн куртка. Бүлтәеп һәм бераз ачылып торган иреннәре арасыннан җете ак тигез тешләре елтырап күренә. Гомумән, елмайганда да, кеше сүзен тыңлаганда яки берәр нәрсәгә игътибар белән караганда да ул шулай, тешләрен каты кысып, иреннәрен бүлтәйтә иде. Гүя, шул кысык тешләре арасыннан, матросларча «шик» белән, бер төкереп җибәрер кебек. Мөмкин булса ул хәтта тешләрен шытырдатып кыскан килеш сөйләшергә дә теләр иде шикелле. — Әхмәтев! — диде ул. Исламны шундук танып алып.— Кереп чык әле, сөйләшик! Шушы очрашуга хәтле берничә көн элек кенә Арсланның үз кара» магындагы ике иптәшне атып үтертүе хакында Исламга хәбәр ирештергәннәр иде инде. Эш болай: Арслан әлеге ике иптәш дигәннән берсенең, хыянәт юлына басып, Суыксудагы иң әйбәт сигез комсомолеины 4 кулаклар тозагына эләктертеп һәлак иттерүен белеп ала да, тәгаен кай- j. сысы сатлык җан булуын тикшереп-нитеп тормыйча, икесен дә үлемгә з дучар итә. * Ислам бабайның әле дә хәтерендә, алар Арслан белән икәү аның эш бүлмәсендә сөйләшеп утырганда, кинәт ишек ачылды да, ничектер сәер рәвештә яны белән атлабрак, башына кара шәл ябынган яшь бер з хатын килеп керде. Керде дә, түргә узып, стена буендагы зур асылма < көзге астына барып сөялде. Аннары, өзек-өзек сулыш алып, ишетелер- п ишетелмәс тавыш белән, әкрен генә болай диде: — Иптәш Касыймов, мин беләм, сез минем иремнең хыянәтче бу- ® луына тәмам ышанмадыгыз... Минем инде җылап яшем кипте... Тик х сездән сорыйсым килә: балаларга мин ни дип әйтим? Әтиләре дошман ♦ кеше иде дипме? Әллә чын, намуслы кеше дипме? Балаларның үсәсе бар бит әле,'Касыймов иптәш... Хатын сөйләгәндә күз төпләрен сыпырып-сыпырып ала иде. Кинәт бу бүлмәгә ни өчен элеп куелганлыгы да билгесез әлеге зур, куе сары төстәге агач рамлы һәм яшькелт таплар төшеп чуарланган борынгы, авыр көзге хатын артында дәррәү чайкалып куйды. «Ава бит!—дип йөрәге кысылды Исламның. — Авырлыгы өч-дүрт пот бардыр, өстеңә килеп төшсә, измәңне изәр...» — Үсеп җиткәч, балаларыма мин ни дип аңлатырмын, әйтегез? — дип, янә кабатлап сорады хатын. Арслан, гадәтенчә тешләрен кысып, хатынның йөзенә төбәлеп карады. — Борчылуыгызны аңлыйм, бик нигезле борчылу, — диде ул, ниһаять, бөтенләй бүтән нәрсә хакында уйлагандай бер тавыш белән. — Балалар безнең кеше булып үсәргә тиешләр. Димәк, әтиләре турында да алар яхшы уйларга тиеш. — Каюмовның балалары да шулай уйларга тиешме? — дип сорады хатын, чак кына көлемсерәп. — Әйе. аныкылар да! Ил өчен шулай файдалы. Әтиләре хыянәтче булганга балаЛар гаепле түгел! Балаларның һәркайсы кызыл сугышчы булып үссен. Мокардан революция отачак кына! — Хыянәтче дип, гаеплене дә, гаепсезне дә атып үтерү — бу да шулай ук файдалымы? Стенадагы көзге янә тавыш белән чайкалып куйды. Хатын, куркудан читкә тайпылып, артына борылып карады һәм, ирекле-нрексез дигәндәй, көзге пыяласында үзенең кайгылы, сулган йөзен күрде. — Өйрәнгәнсез кешене гел стенага каратып бастырырга! Өйрәнгәнсез!— дип кычкырып җибәрде ул, хурлыгыннан нишләргә белмичә, аннары: — Уй, уй... — дип үзалдына мыгырдана-мыгырдана, тизрәк ишеккә ташланды. — Хатын-кыз шул. нишләмәк кирәк... — диде Арслан, артык исе китмичә.— Көзгедән үзен күрде дә оялып калды... Зарарсыз Тагы кияүгә чыгар әле. Әйдә чыксын. Якадан балалар тапсын Аларның ик зур хезмәте— шунда Ислам үзен Арслан каршында әле һаман малай итеп сизә һәм шуңа күрә аңардан бик ятсына иде. Шулай да ул сорамыйча булдыра алмады — Аларның икесен дә шулай... хыянәтче итеп аттыгызмы? — Әйе. 65РОМАН СОЛНЦЕВ — Ә балалары... икесен дә хыянәтче булмаган дип санарга тиеш, дөрес әйтәмме? — Дөрес әйтәсең. Хикмәт моментның файдалылыгында, энекәш. Моңардан ике файда күздә тотыла! Аттык, чөнки монысы бүгенге момент өчен кирәк иде. Инде, әйтик, балалары, әтиләренең яхшы сугышчы булганлыгына ышанып, дөрес тәрбиядә үсә икән —-бусы киләчәк өчен файдалы. Шундый арифметика, энекәш! Шактый четерекле арифметика диюем! Бу вакытларда Ислам инде малай түгел, ә Сивашларны кичкән, басмачылар белән сугышып кайткан тәҗрибәле, курку белмәс егет кеше иде... Шулай да Арслан абыйсының әлеге төгәл-сабыр арифметикасыннан аның йөрәгенә ниндидер коточкыч бер шом йөгерде. — Балалар аталары өчен гаепле түгел,— дип кабатлады Арслан — Без гадел булырга, бөтен нәрсәгә чын хуҗаларча карарга тиешбез. Шулай дип ул, ак тешләрен елтыратып, елмаеп куйды һәм Исламның күңелендә ана карата янә соклану хисе уянды. Шуннан ул, дәртләнеп, сугыш кырларында үзе дөмектергән дошманнарны санап-тәф- силләп сөйләргә кереште. Инде, сөйләп бетереп, Арслан аны — Судан тартып чыгаруым юкка булмаган икән. Минем тирәдәрәк булырга тырыш...— ди-ди, тимердәй каты куллары белән кочаклап та алгач, Исламның тәмам шатлыгы эченә сыймады. Ләкин аңа сугыш сукмагын дәвам итәргә туры килмәде, ул балыкчы көймәсенә күчеп утырды. Арслан белән тиңләшерлек түгел иде шул аның көче... — Әйе-е...— дип сузды Ислам бабай, башын иеп.— Мин синнән тагы нәрсәдер сорамакчы идем. Әйе, кичәгенәк менә яңа көймәмне ваттым. Мурзин аркасында, Мурзинны ишетә беләсеңдер? Миңа кияү тиеш кеше ул. Мин аның белән бик каты ачуланыштым. Ни өчен икәнен сөйлимме? һәм Ислам бабай, бер көн өчендә кырыгынчы кат дигәндәй, тагы үзенең Минзәләгә кунакка баруы һәм кичәге хәлләр турында пошы- на-пошына сөйләп чыкты. — Мурзин бик яман кеше,— диде ул, нәтиҗә ясап. Арслан дәшми генә ятуында булды. — Син әйтәсең, Мурзин корт чакканга ачуланды дисең,— диде Вахит, сүзгә катышып.— Ә менә мине шулай ук корт чакмый. ' «Моны ничек аңларга икән? — дип уйлады Ислам бабай, кашын җыерып.— Ярар, соңыннан уйлармын әле...» Шул чак бүлмәгә кара-чутыр бер малай атылып керде. — Исәнмесез! — дип сәлам бирде ул һәм олы кешеләрчә бик җитди кыяфәттә сүзен дәвам иттерде.— Тышта эсседән түзәрлек түгел. Иген көя. Яңгыр юк. Әти, мин авылга кайтам, анда бүген кино була. Ислам бабайның күңел төбендә ниндидер томанлы бер теләк кыймылдап куйды. Аннан бу теләк, ачыклана барып, катгый бер карар рәвешенә килде. — Карале, малай, син... утын яра беләсеңме? — Әлбәттә! — Алайса, авылга кайткач, безгә кер дә, Нәгыймә әбиеңә әйт: мине Ислам бабай җибәрде, диген. Балта сора. Аннан... утын яр. Ишегалдында... бер ярык көймә ята... Менә шушындый чыраларга ярып бетер үзен! Эшләрсеңме шуны? Мин кайтышка эзе дә булмасын! Моның өчен мин сиңа балык бирермен, ярыймы? — Нәрсәгә балык! Болай да эшләр!—диде Вахит.— Бар, йөгер, үтә Ислам бабаң кушканны! Бер аягың монда, икенчесе анда булсын! Ә балыкны... ярар инде алайса... бирсәң бирерсең, Ислам бабай. Күптән җүнле балык ашаган юк. Ничә күзле була икәнен дә онытканмын инде. Малай, вак акчаларын чылтырата-чылтырата, ишектән чыгып йөгерде. Арслан карт, түшәге өстенә ярым яткан килеш, аксыл бәбәкләрен бер ноктага төбәгән дә, ниндидер үз уйларына баткан иде. ♦ — Рәхмәт, сине сау-сәламәт күреп бик шатландым, Арслан абый, х Шулай дип, Ислам бабай урыныннан торды һәм. Арслан үзе нәрсә j? әйтер икән дигән сыман, аның каршында таптанып басып тора * башлйды < — Ярый, хуш, сау бул, Исламетдин...— диде, ниһаять, Арслан g карт, йөзенә зәгыйфь елмаю чыгарып.— Булган эшкә салават! Ә син 3 үткәнне үзеңдә саклап йөртәсең икән. Болай булса, озакка бара алмас- S сың син, егет. о — Үткәнне ничек онытмак кирәк? Болай да инде күп нәрсәне онытабыз. Әле биш елны, әле ун елны күңелдән сызып ташлыйбыз ® дигәндәй... — Аның каравы, яшьрәк булырсың. * Картлар, бер-беренең күңел уйларын аңлап, ишетелер-ишетелмәс ® тавыш белән кеткелдәшеп куйдылар, ә табын өстенә соргылт төстәге ~ йомшак сөлге каплаттырып маташкан Вахит исә, картларга карап, х бөтен өйне шаулатып көлеп җибәрде. 9 — На-а, Йолдызкай! Кызула! Юкса, барып та житә алмабыз!.. ° Ислам бабай, янә яшькелт калкулыклар өстенә күтәрелеп, тәгәрмәч астыннан тузан болытлары очыра-очыра, үзенең юлын дәвам иттерде. Кояш инде көнбатышка таба шактый авышкан, ләкин кыздыруы әүвәлгедән һич тә ким түгел иде. Һәрхәлдә, кояш чыгуга, картның йөрәге берьюлы кысылып, шәрә бит-куллары чеметтереп авырта башлады. — Әй, кемгә әйтәм! Тоякларыңда пичәт юктыр бит. нәрсә башыңны шул кадәр түбән бөгеп, аяк астына пошкырып барасың? Әйдә, кызула дим! Ислам бабай шактый нык селтәнеп дилбегәне какты — ачык жир- не тизрәк узып китәсе килә иде аның. Айгыр, ризасыз төстә әле сул, әле уң күзе белән артка караштыргалап, сикертеп юыртуга күчте. Ерактагы бәрәңге басуында кеше шәүләләре күренә иде. Өя башлаганнар, димәк. Анысы да ярый. Ичмасам, йомшартылган туфрак төннәрен беркадәр дым тартыр... Ә Кол-морза артындагы басуда борчакка төшкән булырга тиешләр. Анда, мөгаен, Мәскәүгә кадәр дигәндәй тузан болыты асылынып торадыр «Миңа да эшкә тотынырга вакыт, бик вакыт! Бүген көне буе авызда сүз боткасы әвәләп, ял итеп йөрим. Әүвәл андый хәл булмый торган иде. Шулай да, Митька әйтмешли, борын салындырырга кирәкми. Борын белән җир сөреп чәчәрдәй орлыкның дөньяда булганы юк әле! Хәзер һәркемгә кыен. Илдарга да, Наҗиягә дә. Митьканы инде әйтәсе дә юк — Гөлчирәсен, туган авылын сагынып тәмам пошаманга калган, картлач... Ә мина хәзер бөтенләй кыен түгел дияргә мөмкин. Мин фәкать үз әйләнә-тирәмдә барган хәлләрне генә төшенергә телим. Мнн, күрәсең, озакламый үләрмен — минем белән алар арасындагы аерма тик шунда гына, һай, һәммәсе шул каһәр суккан көймәдән башланды. Инде менә үзе дә бетте—телгәләп яргач, ул хәзер утта чытыр-чытыр очкыннар чәчрәтеп яначак... Әйе, мин чынлап та картайганмындыр, күрәсең. Әнә Арслан абыйны гына кара. Туксан яшенә житкән кеше мина нәрсә кинәш итә алсын? Ул тагы да биег* рәк тау түбәсендә тора, саксыз кыймылдаудан мина караганда да күбрәк курка, юкса, түбәнгә ташлар тәгәрәве ихтимал! Әллә алай түгелме, ул басып торган тауның итәгендә инде ташлар да калмаганмы? Әйе, ул үз гомер юлын шөбһәләнмичә, жиргә шаулатып басып үткән, ак тешләрен күрсәтеп, елмая-елмая, туктаусыз үргә күтәрелгән. Ул үз аягы астында кайчандыр изелеп, тапталып калган дошманны кызганып хәтеренә төшерәме сон?! Юк, әлбәттә. Тауга менешли, ул ташларны дәрьясы-дәрьясы белән түбән тәгәрәткәндер. Инде менә тау түбәсендә сыңар күзле улы Вахит белән бер ялгызы торып калган. Бәлки ул хаклыдыр, дөньяда шөбһәсез яшәү хәерлерәктер? Безнең гомер соңгы ноктасына якынлашты; мичтә дөрләгән ялкын телен Рөстәм бернинди буяуга буйый алмаган кебек, Мурзин да минем чис- та-саф күңелемә бернинди кара тап төшерә алмаячак! Үз бәямне мин үзем беләм...» Ислам бабай як-ягына жентекләп карый-карый барды. Күк йөзе, жиләс мунча тәрәзәсе кебек, ничектер тонык ялтырау белән ялтырый. «Янгыр юк та юк! Саңаклар тәмам кипшерде... Ичмасам, шул булыр-булмас жиле дә юнәлешен үзгәртми — һаман көньяктан исә дә исә, кайнарлыгыннан тының кысылыр. Тәмуг дисәң тәмуг...> Соры-жирән үләнле юл сизелер-сизелмәс кенә булып түбән төшә башлады. Бу тирәләрдә чалгы йөрмәгән иде. Юл кырыйларындагы жиләк куакларын эт эчәгесе сарып алган. Картка аларның ак чәчәкләренең вак яфракчыклары ничектер ябыла башлаган сыман тоелды. Янгыр яварга микәнни? Каян килсен икән ул яңгыр? Юк, шиңгәннәр тенә бугай. Күлләргә таба баш очыннан үрдәкләр очып китте. Ислам бабай эшләпәсен салды — әллә инде жил көнчыгышка таба әйләнгәнме? Юк, юнәлеше һаман әүвәлгечә. Әнә ерактагы камышлы күлләр өстендә кара бер нокта асылынып тора. Тилгән бу. Димәк, ул күл буенда нәрсәнедер күреп алган. Бәлки яр кырыендагы яшел түмгәкләргә кунаклаган бакаларны күзлидер? Картның йөрәге татлы бер хистән тагы кысылып, сулкылдап куйды. Чынлап та, яңгыр яварга жыена микән әллә? йолдыз кашка да пошкырып аваз бирде. Болын өстендә, әйләнә-тирәдә бүтән шылт иткән тавыш та юк. Ислам бабай эшләпәсен янә киде дә атны куалады... Бераздан ул Югаргы күлләргә җитеп, ике күл арасыннан сузылган камышлы тар муентыкка килеп керде. Монда суларга жиңелрәк — күлләрдән беркадәр су салкыны бәреп тора иде. Камышы да Ыкнын теге як ярындагы күлләр буенда үскән кыяклы камыш түгел, бәлки көпшә сабаклы, биек җикән камыш иде. Аларның корыган һәм берберенә чуалып чорналган кызгылткара тамырлары, елдан-ел төпкә түшәлә барып, шактый калын түшәк хасил иткән; аның өстендә хәтта рәхәтләнеп ятып торырга мөмкин иде. Ярты сәгатьләп шул рәвешчә баргач, Йолдыз кашка, ниһаять, Ислам бабайны сөзәк итәкле калкулык өстенә менгереп җиткезде. Карт, бер кулы белән көймә кырына таянып, арбадан сикереп төште. Кызыл тал куаклары арасында яшь бер имән агачы һәм ике карт өянке калкып тора; алардан ике генә адым ары, текә яр астында, мул сулы иске елга үзәне җәйрәп ята. Ул, тар тасма сыман, офык читенә кадәр дугайланып бара да, бер унике чакрымнар үткәч, Ыкка килеп кушыла. Аның яр читләре ифрат матур: югарыда буйдан-буйга ике яклап кара бөрлегән, эт җиләге куаклары сузыла, ә аста, ташлы су читендә, ак лилияләр һәм төнбоеклар үсеп утыра иде. — Менә, ниһаять, без үз өебездә! — диде Ислам бабай, атны тугарып— Бар, биләмәләреңне әйләнеп кил, тик ерак китмә, ярыймы?.. Монда сиңа азык җитәрлек, үләнгә чалгы тиеп тә карамаган... Шуннан сон, ул, башта койрык яктан, аннан күбәләкле борын ягыннан тотып, ябышкак һәм кулны пешерердәй кайнар көймәне арбадан жиргә күтәреп төшерде; авызын өскә каратып әйләндерде дә, Ж„р өстеннән чана сыман шудырып, ярга таба сөйрәп китте. Шулай азаплана-азаплана, көймәне яр астына, суга ук төшереп җиткергәч, ишкәк, дөмбе, җәтмә кебек нәрсәләрен дә арбадан көймәсенә ташыды. Аннары утырыи йөзеп китте. Ин элек ул җәтмәләрне салырга кереште. Ул, бер җәтмәне салуга, аның урынын саташтырмас өчен, якында үскән берничә камыш сабагын сындырып билге ясый да ары ишеп китә һәм чираттагы җәтмәне сала башлый иде. Барлык җәтмәләрне шулай бер-бер артлы салып бетергәндә, Ислам бабай үзенең беренче килеп туктаган урыныннан шактый ерак киткән иде инде. Шул ч^к ул аргы як яр буендагы куаклыклар арасыннан һавага учак төтене күтәрелүен күреп алды. Сизелер-снзелмәс кенә булып пешкән балык исе дә борынга килеп бәрелде. Кем булыр икән болар? Читтән килгән кешеләрме, әллә авыл малайларымы? Иң гаҗәбе, каршы як ярда бит. йөзеп чыктылар микәнни? Җентекләбрәк карый торгач, аның күзенә алсу төстәге палатка чалынды. «Чит илнеке,— дип уйлап алды Ислам бабай.— Юк, яннарына менеп, кемнәр икәнен белмичә ярамас, ахрысы». Ислам бабай көймәне ярга китереп туктатты да, төшеп, агач тамырларына тотына-тотына югарыга үрмәләде. Чытыр-чытыр учак яна, учак өстендә чиләктә нидер кайный. Шунда ук, ашамлыклы табын янында, үзара сөйләшә-көлешә, бер ир кеше белән башларына панамкалар кигән өч хатын-кыз утыра иде. — Исәнмесез,— дип эндәште карт, яр астыннан калкып чыгып. Хатын-кызларның берсе чәрелдәп кычкырып җибәрде, аннан, Ислам бабайны күргәч, шаркылдап көләргә тотынды — Ой, котны алдыгыз! Оясыннан зур йомран чыгып киләме дип торам!— диде ул. Карт, уңайсызланып, гафу үтенә башлады — Мин монда балык тотучы... Карыйм — төтен. Тикшерергә кирәк, мәйтәм. — Ә безне нәрсә тикшерергә? — дип чәчрәп чыкты зур гәүдәле, калын иренле ир кеше.— Син кем буласың? «Нигә әле ул минем белән болай тупас сөйләшә? Тәртипсез! Каян килгәннәр икән болар? Кемнең кунаклары икән?» — дип уйлады Ислам бабай. Шул чак ул куаклар арасында торган кызыл төстәге жинел машинаны күрде һәм шундук аңлап алды. — Сез Минзәләдәнме? — Анысы синең эш түгел! Бар, юлыңны кара. — Ник әле минем эш булмасын? Мин монда.. — Бар, бар! — Карт кеше белән алай тупас сөйләшергә кирәкми, Мәгъсүм,— дип сүзгә катышты бая карттан өреккән хатын.— Кызма алай. Борчылырга ярамый сиңа. — Ә мин сезне беләм,— дип елмайды очлы борынлы, пляж костюмы кигән яшь хатын,—Сез — Әхмәтев дигән кеше, балыкчы, шулай бит? Бикташка Гыйлаж абыйларга кунакка баргач, без сезнең өйгә балык алырга дип килгән идек. Сезне анда бар кеше мактап сөйлн. Бу сүзләргә карт эчтән генә куанып куйды. Ләкин теге ачулы нр дорфа рәвештә аны һаман куалый бирде — Йә, анлашылдымы инде?! Нәрсә торасын? Эчәргә биргәнне көтәсеңме? Нурия, булмаса, салып бир үзенә. Юк, юк, анысыннан түгел... простоеннан сал... Ислам бабай тәмам каушый калды. — Мин аракы эчмим...— дип мыгырданды ул. — Беләбез, беләбез... ничек эчмәгәнеңне! Син аны әнә йомраннарына сөйлә! Картның ачудан күзләрендә очкыннар ялтырады. Ул эшләпәсен маңгаена батырыбрак киде дә, бер сүз дә әйтмичә, учак янына килде, чиләктә нинди балык пешерүләрен белү өчен, кайнап торган шулпаны аш чүмече белән болгатып-болгатып карарга тотынды. Анда бик күп кәрәкә һәм ике кило чамасындагы зур бер чуртан балыгы күзгә чалынды. «Гаҗәп, бу кадәр балыкны нәрсә белән тоттылар икән болар? Жәтмә салдылар микәнни?» Калын иренле адәм картны нәрсә кызыксындырганын шундук аңлады һәм учак янына атылып килде дә, Ислам бабайның башы очында йодрыгын болгап. — Синең ашка тыгылырга хакың юк! — дип кычкырырга тотынды — Ишетәсезме, ул безне агуларга тели! Мин бу уханы ашамаячакмын! Бар, табаныңны ялтырат моннан!.. Ислам бабай, сабырын җуймыйча, тыныч кына: — Кәрәкәләрне нәрсә белән тоттыгыз? — дип сорады. — Анысы синдәй эт койрыгының эше түгел! Карт кесәсеннән кызыл кенәгә чыгарды. Рыбнадзорный штаттан тыш инспекторларына бирелә торган вәкаләт документы иде бу. Лә: кин калын иренле адәм документка күзен дә салмады. — Анысы синең эш түгел!—дип кабатлады ул, бусарынып.—Исеңдә тот, моның өчен эләгәчәк әле сиңа! Карт ишәк, ахмак... Хатыннар, сөйләшүнең болай артык тирәнгә китүеннән куркып, ирне тынычландырырга керештеләр, ләкин ул алар үгетләгән саен кыза гына барды. — Җәтмә кайда?—диде карт баягыча сабыр тавыш белән. — Нинди жәтмә? Без кармакка тоттык! Ишетәсеңме, кармакка тоттык дим, томана баш, черегән ми! Бар, исән чагыңда сыпырт моннан! Бу хулиганлыгың өчен без сине хөкемгә тарта алабыз... — Кулың кыска,— диде карт, түземен җуеп. — Ха-а! Кыска икәнен күрсәтермен мин сиңа? Менә хәзер бер кешене чакырыйм әле, аны күрүгә, син шундук аның аягына егылачаксың... — Кирәкми... уятма, йокласын! — дип шаулаштылар хатыннар. — Нинди җимгә — суалчангамы, ипигәме тоттыгыз? — дип, һаман сорашуын дәвам иттерде Ислам карт. — Суалчанга,—диде очлы борынлы хатын, әлеге ир урынына җавап биреп, һәм елмаеп куйды. — Күрсәтегез. — Нәрсәне? — Суалчанны. — Калдыгын без ташладык инде,— дип, икеләнебрәк җавап бирде очлы борынлы хатын. — Алайса, кармакларыгызны күрсәтегез. Хатын палатка янында әле һаман ярсынып әйләнгән калын иренлегә таба карап кычкырды: — Мәгъсүм, кармаклар кайда икән безнең? • Хәзер... күрсәтәм мин аңа кармакны!..— диде теге, янап.— Хәсәныч! Торыгыз әле... Монда ниндидер бер карт хулиган бәйләнде... Чиләктәге шулпага тыгыла... Ниндидер җәтмә эзли... Хатыннарның берсе Ислам бабайның колагына пышылдады — Тизрәк китегез.. Мурзиннын иң якын дусты ул... Үзегезгә яман булмагае.. Көтелмәгән бу хәбәрдән картның йөрәге сикереп куйды. — Мурзин—минем киявем,— диде ул, кистереп. * Бу юлы инде хатыннарга хәйран калырга нәүбәт житте. — Сез ни сөйлисез?! — дип ахылдаштылар алар.— Мәгъсүм, з Мәгъсүм! Ул Мурзиннын каенатасы икән ләбаса! Калын иренле, палатка эченә башын тыккан жиреннән кинәт ту- • раеп басып, аптыраулы кыяфәттә артына борылып карады, һәм шул 3 ук мизгелдә палатка ишегеннән икенче берәү — теге вакытта Мурзин з белән бергә Ислам бабайларда кунакта булган күзлекле кеше атылып < чыкты Чыкты да, кулларын жәеп, картка таба килә башлады — Ислам бабай, бу синмени! Исәнме, сау-сәламәтме, кадерле 2 Ислам бабай! Менә бит, әкәмәт, шундый мөхтәрәм кешене дә таныма- § ганнар! Бу һич ярый торган эш түгел, җәмәгать. Әйдә, табын янына х утыр, Ислам бабай, кунак булып китәрсең. Арыгансыңдыр, йөзенә ♦; дә әнә әллә нинди кайгы күләгәсе яткан... а — Вакытым юк минем. Өйгә ашыгам,— диде Ислам карт, авыр « сулап. 2 Кара күзлекле кеше,' сабый балаларныкыдай түгәрәк-мөлаем йөзен балкытып, картның хәлен аңлаган төстә баш кагып куйды. Ул ° инде шактый олы яшьтә булырга кирәк — чигә чәчләре чаларган, күз ° төпләренә тирән җыерчыклар яткан иде. — Шулайдыр шул, шулайдыр, — дип такылдады ул. — Вакытыгыз з юктыр. Карт кеше өчен вакытның һәр минуты — алтын ди бит. Ә без- с нең ишеләр өчен вакыт — көмеш кенә әле... Әйе, аңлыйм, бик яхшы * аңлыйм... Алар икесе дә, уңайсызланып, тынып калдылар. Калын иренле сүз кыстырырга кирәк тапты: — Мин аңа бер рюмка аракы тәкъдим иткән идем... чын күңелдән... Эчмәде. — Эчмим шул,— диде карт.— Мин көймәдә. Гомумән, миңа эчәргә ярамый Начар тәэсир итә, ахмаклыклар эшли башлыйм... Ә соңыннан үкенәм... — Әй-е, — дип сузды күзлекле, янәдән балкып. — Мулланур Рамазановнчны әйтәм, сөенәчәк инде... Алтын кеше ул... Сез дә алтын кеше. Алтын алтынга җилемсез ябыша диләрме әле?! Сәлам тапшырыргамы соң? Ислам бабай, теләр-теләмәс кенә елмаеп: — Бернинди сәлам тапшырулар кирәкми, — диде, аннары, күзлек- ленең чыраенда курыкканлык галәмәте күреп, өстәп әйтте:— Бу безнең ике арадагы эш, Мулланур да миңа гына кагыла торган эш. Бу сүзләрнең асыл мәгънәсен аңламаса да, күзлекле килешергә кирәк тапты: — Әйе, шулай шул,—диде. Ул, бабай белән сөйләшкәндә үзен ничек тотарга тиешлеген белмичә, әле як-ягына карана, әле күзлеген рәтли башлый иде. — Шулай шул. Минем дә вакытым бик кысан. Эш күмеп китте. Менә, әлегечә, аратирә табигать арасына чыкканда гына бераз иркен сулыш аласың... Карт йөзен чытты. — Җәтмәгез бармы? — Җәтмә? Нинди җәтмә? Бездә бернинди җәтмә юк, Ислам бабай, — диде күзлекле. — Ннчек инде юк? Кәрәкәләрне нәрсә белән тоттыгыз соң? — Кармак белән, Ислам бабай. Кармак салып, ягъни. — Кәрәкә мондый эсседә кармакка капмый, — Юкка бәйләнәсез, Ислам бабай! — Кармакларыгыз кайда? — Кайда булсын — ташладык, утка яктык! — диде күзлекле үтә куанычлы бер чырай белән. «Нигә бу шул кадәр куана?» —дип гажәпләнеп уйлады Ислам карт. Чынлыкта, күзлекле һич тә куанмый, киресенчә, аның күңелен» дә әйтеп бетергесез ачу кайный; фәкать бу ачу аның йөзендә, чыраен* да куанган вакыттагы сыман бертөрле галәмәт аша чагыла иде. — Җәтмәне миңа китереп бирегез. — Оһо? Нинди жәтмәне? Нәрсә шулай бәйләнәсең әле син, Ислам бабай, ә? Мулланур Рамазанович үзеңә рәнжи күрмәгәе... — Рәнжи бирсен. — Оһо?—дип, шулай ук гажәпләнеп кычкырды калын иренле һәм күзлекле кеше янына килеп басты. — Бу карт миңа баштук ошамаган иде. — Әйе, бик тә рәнжиячәк Мулланур Рамазанович, бик тә рәнҗия* чәк,— дип кабатлады күзлекле, баягыча куанычлы елмаеп. — Рәнҗесен. — Кызыгыз Шәргыя дә рәнжиячәк... Рөстәм дә, аның эш хуҗасы... безнең дустыбыз Сергей Иванович та рәнжиячәк. Без аның белән күрше генә торабыз. Кара аны, Ислам бабай! Карт, йөзен-кашын балаларча усал җыерып, күзләрен йомды һәм яңадан ачты. Күзлекле шаркылдап көлеп җибәрде. — Ха-ха-ха! Куркыттың! Син һаман да әле әүвәлгечә мәзәк кеше икәнсең., кадерле Ислам бабай! Ярый, бар, өенә кайт инде. Монда син барыбер берни таба алмассың. Юкса, әнә жил чыгарга тора... Ислам бабай офык читенә төшеп барган зур, кызыл шарга таба йөзен борды. Чыннан да, ул яктан җил искәндәй иде. Картның йөрәге шатлыклы хистән тагы сулыгып куйды. Явар микәнни?.. Ул күзләрен кысты. Аңа инде көнбатышта үтә күренмәле аксыл болытлар күтәрелеп килә, авыл һәм кырлар өстеннән жиңел күләгәләр йөгерә төсле тоелды. Хушлашып та тормастан, ул су читенә, көймәсе янына төште, һәм иунда гына елга өстенең шадраланып тирбәлүен, төнбоек чәчкәләренең жыела. ябыла башлаганын күрде. Ислам бабай әйтерсең лә берьюлы яшәреп китте. Ул биек ярлары арасына кысылып утырган иске елга үзәне буйлап бик тиз ишеп барды. Су читләрендә, сары утлы фонарьлар сыман, саз чәчәкләре балкып кала. Аларның да таж яфракчыклары, ябыла башлап, югары таба күтәрелгән иде. •— Ярар, сабыр итегез... Мин сезне болай гына җибәрер дип өметләнмәгез,— диде Ислам бабай, хәйләкәр төстә үзалдына көлемсерәп. Аларның янауларыннан бөртек тә курыкмый ул. Дөрес, Рөстәмгә яисә кызга зыян итү ихтималлары бар барын... Ләкин карт үз дигәнен барыбер эшләячәк. Ахыр чиктә, аның өчен иң мөһиме нәрсә? Елга балыгын ике аяклы ерткычлардан саклап калу — менә шул! «Җәтмәләрен конфискациялим. Урлап китәм. Җәтмәне үз куллары белән бирергә мәҗбүр итә алмаганмын икән, димәк, миңа шул бер юл — жәтмәне урлап китү юлы гына кала... Өркеткән булалар бит әле: янәсе, малаең белән берәр күңелсезлек килеп чыкмагае! Мондый явыз халыкны ничек авызлыкларга икән? Алар белән ничек сөйләшергә? Миңа нишләргә икән? Бөтенесе шул кадәр буталган... Сөләйман патша үзе дә, мөгаен, моның очына чыга алмас иде... Ярар, урлыйм да китәм җәтмәләрен. Балык өчен иң хәерлесе, мөгаен, шул булыр!» Агач яфраклары шыбырдашып куйды. Әле ярты сәгать элек кенә кул-битне уттай яндырып пешергән кояш нурлары, кинәт кенә сүрелеп, клубтагы кинө яктысыдай, салкынаеп калды. Ж,ил даими бер тизлеж белән исә иде. Ислам карт, көймәсен кирегә борып, янәдән теге Минзәлә кешеләре туктаган ярга таба ишә башлады. Аларга житәргә бер йөз метр кала, ул ярга төште һәм иелә-бәгелә куаклар арасыннан китте. Аның сак адымы жил шавында бөтенләй ♦ диярлек ишетелми иде. х Каяндыр бер өер карга пәйда булды. Алар, кар-кар кычкырып, елга 2 өстендә зырылдап әйләнешергә тотындылар. Шул чак карт бер миз- * гелгә сулышын кысты — аның колагына күк күкрәве ишетелгәндәй < булды. Ләкин күк гөмбәзе иң югары ноктасына кадәр чип-чиста, ачык ч шәмәхә төстә иде. Күрәсең, әлеге күкрәүне бик ерактан жил алып 2 килгән булгандыр... S Карт авыз эченнән ишетелер-ишетелмәс тавыш белән кеткелдәп, л юлын дәвам иттерде. Үзен күрмәсеннәр өчен, ул гәүдәсен бөкрәйтеп, | урыны-урыны белән хәтта чүгәләп диярдәй атлады. Ә инде учакның ® жиргә сыланып таралган зәңгәр төтене эченә килеп кергәч, бөтенләй дүрт аякланды. Аның хәтер күгендә әллә кайчан булып узган төрле * хәлләр — Төркмәнстан, Вахш буйлары, шунда беренче'мәртәбә фазан® атып алуы, атлар һәм башка шундый хатирәләр бөтерелә иде... □ Менә кешеләр сөйләшкән тавыш ишетелде. Ислам бабай машина1 ның борыны төбендә үк кычыткан арасына кереп ятты. Төтен күзне әчеттерә иде. и «Кызыл машина... Милициянекеме икән әллә?—дип уйлады ул, х машинаны караштырып.— Юк икән, «шәхси» номер куелган .» Кычытканнарны аралый-аралый, ул тагы алгарак үрмәләде. Бер * кычыткан сабагы, терсәк астыннан ычкынып китеп, битне һәм колак а. яфрагын яндырып алды. «Кара син аны, ничек усаллана,— диде Ислам бабай, үзалдына көлемсерәп.— Кайчандыр бик күптән, ачлык елында, без сине пешереп ашый торган идек, югыйсә!.. Кадерең шактый зур иде. .» Карт сакланып кына башын калкытты һәм тирә-ягына күз ташлады. һәм кинәт аның үз-үзеннән шаркылдап көлеп жибәрәсе килде: шундый могтәбәр карт, ике сугыш батыры, кыю йөрәкле, тәвәккәл кеше, сугыш уены уйнаган малай-шалай кебек, куак арасында посып ятсын, имеш! Егерменче гасырның җитмеш ничәнче елы узып бара. Бавыр авырта, йөрәк чәнчешә, төтеннән күзне яшь каплый... Шулай да бу мизгелдә ул үзен барыбер малайча хис итте һәм, әгәр сөрән салып кычкырып жибәрә калса, тавышы, мөгаен, кыз баланыкыдай әче тавыш, чәрелдек тавыш булыр иде дип гөман кылды Куаклык артында исә аның гайбәтен чәйниләр иде. — Тынгысыз карт... Теккәне корыта торганы!—дип сөйләнде күзлекле адәм.— Ә бит үзе ахмак та түгел, һәрхәлдә, Мулланур Рамазанович аны һич тә ахмакка санамый. Пенсионер карт шул, аларнын һәммәсе шундый: гадел, сатылмас кеше булып кылана . — Хәтта аракы да эчмәде, баш тартты — Сиңа, Мәгъсүм, аның өстенә эт кебек ташлану һич кирәкмәс иде. Андый чакта мөлаемрак, тәмле сүзлерәк булу кирәк. Сүз уңаеннан әйтим — аңа берәр төрле медаль бирдертү турында кайгыртасы иде, жә- мәгать. — Ә ниндине? — Теләсә ниндиен! Мәсәлән, суга батучыны коткарган өчен бирелә торганын!—дип шаркылдап көлде күзлекле.— Ә ник? Бу бик мөмкин эш. Мин Мурзин белән сөйләшермен, ә ул — Петряевка сүз катар. Петряевка бер медаль кызганыч булыр дисенмени? Алың каравы, карт шундук тынычланыр, медален очраган бер кешегә ж^рсәтеп, мактанып йөри башлар. Күңеле йомшарыр — менә үзегез күрерсез... Оялу, нәфрәт хисеннән Ислам бабайның йөзе бурлаттай кызарды. «һай, булыр икән шул кадәр жүнсез бәндәләр! Бернидән чирканмыйлар! Ярар, ярар, мин сезгә күрсәтермен әле... Ходай кушып, Илдар белән туганлашырга гына язсын...» Карт, шым гына үрмәләп, машинаның икенче ягына чыкты. Авыр сулыш алды һәм шул чак үзенең бик нык арыган булуын тойды. Ерак та ту м 5. 8! лай белән нишләргә? Илдар белән ничек туганлашырга? Ә Митька? Ә Мурзин белән нишләргә? Шулай да хатны язмамдыр! Их, хәл итәсе күпме эшләр бар... Җитмәсә, нинди эшләр бит әле — иң кыен, иң төп дигәннәре! Аларны уйлагач та чәчең үрә тора. Ә уйламыйча булмый, чөнки әҗәлем якынлашканын снзәм... Ә бәлки алай түгелдер, мин әле яши генә башлый торганмындыр? Их, күп нәрсәне аңламыйм шул әле мин? Әйтик, кеше нәрсә өчен яши? Үзе өченме, әллә бүтәннәр өченме? Әйбәт, яхшы кешеләрне ничек үзара туганлаштырырга икән? Бәлкем бу турыда махсус закон чыгарыргадыр, аны Конституциягә язып куяргадыр? Әгәр бүре сарык тиресенә яшеренгән булса — нишләргә? Сарыгы бүре тиресенә ябынса — ни кылырга? Кичерергә ярыймы аны? Менә сез, балалар, бик күп китап укыйсыз. Монысы бик әйбәт. Әмма, миңа калса, чын хакыйкать, чын акыл китапның эчендә, ике катыргысы арасында түгел, ә аның өстендә, әйләнә-тирәсендә. Мин, карт кеше, моның шулай икәнен күреп торам! Аннан тагы шуны күрәм: саф җанлы кешеләр гаделсезләргә караганда күбрәк... тик алар кеше күзенә артык керергә генә тырышмыйлар... Әнә малай әйтте, мине яратам, диде». Еракта эт өргән тавыш ишетелде. Өйалды бүлмәләренең төннектәй кечкенә тәрәзәләрендә утлар җемелдәп күренде — карт бәрәңге бакчалары ягыннан кайтып килә иде. Көпчәкләр пычрак ерып бара, Йолдыз кашканың тояклары астыннан баскан саен су чәчри иде. Ислам бабай, башын алга ташлап, караңгылык эченә күзләрен текәде. Басу капкасы ачык. Кайдадыр гармун уйнап җырлаган тавышлар ишетелә. Бүген яңгыр яуган көн бит — халык бәйрәм итә! Кырый йорт турысында ниндидер күләгә күзгә чалынды. Якынрак килгәч, йөзен ачык күрмәсә дә, бөкрәеп атлаган йөреше буенча карт аның карчык кеше икәнлеген шәйләде. Ул биләмгәме бара, әллә биләмнәнме кайтып килә иде, күрәсең. — һей, ә син мине яратасыңмы соң?.. Кортка, читкә тайпылып, башын түбән иеп калды. Нишләмәк кирәк, карчыкларның көзгесе — җир, шуннан да югарыракка күтәрелеп карый алмый алар. — Яратасыңмы дим?.. Ә?.. Бөтенләй үк яратмавы, юк, мөмкин түгел. Мөгаен, ишетмәгәндер. Ишетсә дә, Ислам карт икәнен абайламагандыр, карт үзе дә аны танымады бит. Ләкин аның Ислам бабайны бер дә яратмавы мөмкин түгел, анысы — мөхаль нәрсә... . Ислам бабай шулай, төн уртасына авышкан бер вакытта, җәй буе зарыгып көтелгән шифалы яңгырдан җеп бөртегенәчә чыланып, әмма көр күңел белән, авылга килеп керде.

РӘИС ДАУТОВ тәржемәсе