Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨЛНАР ХАНЫМ

Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Баек Ватан сугышыннан соңгы беренче сезоны М. Гали һәм X. Уразикоәның «Каюм Насыйри» драмасы белән ачылды. Татар тамашачылары сәхнәдә беренче тапкыр Гөлнар ханым образы белән очраштылар. Драмада атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның Гөлнар ханым белән иҗади хезмәттәшлеге аларның Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә бергә эшләүләре, Гөлнар ханымның Каюм Насыйри эшчәнлеген кайнар рәвештә яклавы сурәтләнә иде. Бу әсәр белән танышкач, «реаль тормышта Гелнар ханым образының прототибы булганмы соң?» дигән табигый сорау туа. Булган гына түгел, мәгърифәтчелек хәрәкәтендә күренекле урын тоткан гаять үзенчәлекле шәхес, тормышы һәм эшчәнле- ге өйрәнелүгә лаек культура эшлеклесе ул. Рус һәм шәрык, рус һем татар культуралары арасындагы багланышларны өйрәнүче галимнәребезгә дә ул таныш. Чын исеме аның — Ольга Сергеевна Лебедева. Кем соң ул бу изге күңелле рус хатыны? Кайда туып, кайда яшәгән, ниләр кылган? Ниһаять, ни өчен аны Гелнар ханым дип атаганнар? Эзләнүләрне башлауга, Казан университеты типографиясендә басылган китаплар каталогында шундый мәгълүмат очрады: К. Насыйри, татар балалары очен рус «Әлифбаисын төзегәндә, рус теленә О. С. Лебедева тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кабуснамә» китабыннан мисаллар алган. О. Лебедева аны татар теленнән тәрҗемә иткән, ә татар теленә исә әсәрне фарсыдан Каюм Насыйри үзе күчергән һәм 1882 елда китап ител бастырып чыгарган булган. О. Лебедева тәрҗемәсе 1886 елда, ягъни әсәрнең татарча тексты басылып дүрт ел үткәч дөньяга чыга. Ольга Лебедева зур тырышлык белән гарәп, фарсы, төрек телләрен, гарәп графикасын өйрәнә. Татар сөйләм телен яшьтән үк белгән булса да, гареп һәм фарсы сүзләре белән чуарланган китап теле аңа әле авыр бирелә. «Кабуснамәпне ул шәрык телләрен тагын да тирәнрәк үзләштерү максатын күздә тотып тәрҗемә иткән булырга мөмкин. Чөнки татар теленнән русчага О. Лебедева тәрҗемә иткән бердәнбер әсәр ул. Шәрык телләрен өйрәнгәндә О. Лебедева Каюм Насыйридан да дәресләр алган Ольга Сергеевна татарның башка мәгърифәтче галим һәм әдипләре Шиһабетдин Мәрҗани, Мохәммәтгази Махмудов һәм башкалар белән дә яхшы таныш була. Гомум мәгърифәтчелек идеяләре, дөньяви мәктәпләр төзү, татар яшьләре алдында рус һәм Европа культурасы ишекләрен ачу, вакытлы матбугат булдыру, татар балаларыма рус теле укыту максатлары аларны бер-берсенә якынайткан. Татарларның тормыш-кен- күреше белән якыннан таныш булуы, халыкның мохтаҗлык һәм хокуксыэлыгын күреп тирәнтеи ачыну тойгысы Ольга Сергеевнаны татар һәм башка мөселман халыкларының ихлас күңелле дустына әверелдерә. Ул татар мәгърифәтчеләренең фикердәше. • миссионерлар каршында «еретик» булып китә. Г О С. Лебедева хакындагы биографик мәгълүматлар аз. Ул 1854 елда Казанда яисә шул тирәдәге бер авылда туып үсә. Аларның монда үз утары булган булырга тиеш. Яшь туташның кайда югары белем алуы турында нинди дә булса мәгълүмат очрамады. Шәрык культурасын, телләрен өйрәнү максаты белән ул шактый еллар Төркиядә яши. Анда төрек галимнәре, әдипләр, җәмәгать эшлеклеләре белән элемтәгә керә, төрек әдәбияты, матбугаты һәм мәктәпләре белән таныша, тарихын өйрәнә. Ул гына түгел, О. С. Лебедева, җиң сызганып, төрек җәмәгатьчелеген рус әдәбияты, аның алдынгы вәкилләре иҗаты белән таныштыру эшенә керешә. Төрек власть ияләре аның бу эшчәнлегенә шик белән карый, хәтта аны яшертен агент дип саныйлар. Шәрык белгечләренең 1889 елда Стокгольмда үткән Сигезенче халыкара конгрессында Лебедева күренекле төрек мәгърифәтчесе, галим һәм язучы Әхмәд Мид- хәд белән таныша. Әдип төрек әдәбият сөючеләрен рус әдәбияты казанышлары белән таныштыруны кайнар хуплый. Төрек вакытлы матбугаты битләрендә О. С. Ле- бедеваның рус язучылары иҗатына багышланган мәкаләләре еш басыла башлый. Лебедева шулай ук рус язучыларының әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итеп бастыра. 1890—1892 нче елларда Истамбулда А. С. Пушкинның «Буран», «Пиковая дама» әсәрләре, шагыйрь турындагы биографик очерк басыла. М. Ю. Лермонтовка багышланган күләмле мәкалә, «Демонвнан тәрҗемә ителгән өзекләр китап булып чыга. Тәрҗемәләр арасында Лев Толстой әсәрләре зур урын алып тора. Шушы елларда аерым китап булып Толстойның «Ике карт», «Гаилә бәхете», «Ильяс». «Иван Ильичның үлеме» һ. б. әсәрләре дөнья күрә. Рус әдәбияты белән киңрәк таныштыру максатын күздә тотып, Ольга Сергеевна рус әдәбиятының беренче чорларыннан алып үз заманына кадәр булган тарихын бәян иткән аерым китап яза. А. С. Пушкинның төрек телендә биографиясе дә аерым басма булып чыга. Аның барлык тәрҗемәләре диярлек шул заманның төрле журналларында бирелә бара, соңыннан аерым китаплар рәвешендә басыла. Тәрҗемәләрен, мәкалә һәм монографияләрен О. С. Лебедева «Гөлнар ханым» псевдонимы белән чыгара. Россиягә кайтканнан соң ул матбугатта шул исем белән чыгышлар ясый һәм танылып китә. Төркиядә Гөлнар ханымга карата булган төрле шик-шөбһәләр тиздән юкка чыга, галимголәмә, әдипләр арасында ул хөрмәтле кеше санала башлый. О. С. Лебедеваның эшчәнлеге шул чор рус матбугатында да югары бәя ала, аны рус әдәбиятының Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле дип атыйлар. Гөлнар ханым төрек әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итү эшен дә башлап җибәрүче. Рус телендә бастыру өчен ул күренекле төрек әдипләре Әхмәд Мидхәд, Касыйм Әмин әсәрләрен әзерли. Әмма патша цензурасы төрек әдәбиятының бер генә үрнәген дә Россиядә дөньяга чыгарттырырга теләми. Гөлнар ханым, шәрык телләреннән тыш, борынгы грек, испан, итальян, француз телләрен яхшы белгән. Көнбатыш Европа телләренә төрек язучыларының әсәрләрен тәрҗемә иткән. Аның эшчәнлеге белән Европада кызыксына башлыйлар, һәм бу хәл Россиянең үзендә дә эзсез калмый. 1893 елда, Гөлнар ханымның Россиягә кайтуы хакында ишеткәч, «Санкт-Петербургские ведомости» үз корреспондентын Одессага җибәрә. Одессада чыга торган газетада Гөлнар ханымга багышланган «Рус хатыны төрекләр арасында» дигән сенсацион исем белән интервью басылып чыга. “Ул — Ольга Сергеевна Лебедева. — диелә интервьюда, — Россиядә әлегә бик популяр булмаган бу исем, хәлбуки, Америка, Англия, Бельгия һәм өлешчә Франция журналларын урап чыгарга өлгергән инде. Төркиядә безнең Ватаныбызга карата яшәп килгән ялгыш карашны бетерү теләгеннән тыш, Лебедева ханымның Константинопольдә шактый озак вакытлар яшәвенең икенче бер максаты да бар. Мин анда укыйм, корьән һәм шәригатьне, төрек, гарәп, фарсы телләрен өй- рәнәм... Лебедева ханым газета репортерына өнә шулай ди. Сез бәлки боларның миңа нинди хаҗәте бар дип тә сорарсыз,— дип дәвам итә ул сүзен. — Болай җавап бирәм: тәмам онытылган, читкә тибәрелгән кавем — русь татарлары арасында цивилизация тарату өчен. Аларны мин ирем белән Казанда яшәгән чакта бик якыннан өйрәндем... Татарлар — яхшы күңелле, ягымлы, акыллы ха- лык — русларга нисбәттә хәзер ниндидер ялган, нормаль булмаган хәлдә торалар, минем максатым исә: аларга руслардан аерылып тормаслык дәрәҗәдә мәгърифәт бирү. —Ә сез моңа ничек ирешергә уйлыйсыз? — Махсус татар мәктәпләре ачып һәм ярым русча, ярым татарча чыга торган газета оештырып,.. Безнең мәктәп һәм университетларга керү татарлар өчен мөмкин ♦ түге뻇 §. У Илгә кайтуга, Ольга Сергеевна туры Петербургка юнәлә һәм үзенә хас дәрт бе- “ лән ниятләрен тормышка ашыруга керешә. Ул Матбугат эшләре буенча баш идарә * начальнигы Е. Феоктистов белән очраша, татарлар өчен газета оештыру планын аңла- _ тып бирә һәм яклау да тапкан кебек була. Ләкин тиздән Гөлнар ханымга кыска һәм < төксе генә язылган рәсми кәгазь килә, анда, «Чишмә» исемле русча-татарча газета ё; чыгару проектын Эчке эшләр министры кулай дип талмый, диелгән була2 . 2 Газетаның программасы нидән гыйбарәт булган, ни эчен патша хөкүмәте аны ф чыгарырга рөхсәт бирмәгән? О. С. Лебедеваның матбугат идарәсенә җавап хатындагы аңлатмада болай диелә: Z «Русчататарча әдәби-тарихи гаилә газетасы. Атнага бер тапкыр чыга, мөсел- Е; маннарга аң-белем бирүне, рус тарихы, әдәбияты белән таныштыруны максат итә. ~ Газета ике телдә чыга: русча тексты һәм татар теленә тәрҗемәсе. Цензура аша үткән ~ мәкаләләр генә басыла ала. «Правительственный вестникптан һәм халык мәгарифе ~ министрлыгы тарафыннан хупланган тәрбияви журналлардан күчермәләр булыр» ‘ Шул ук хатында Ольга Сергеевна газетаның шактый чикләнгән программасын * тагын да тарайтырга әзер булуын белдерә, бары тик рөхсәт кенә бирелсен. О. С. Ле- °- бедева үз ниятенең патша самодержавиесе политикасына да, татарлар арасында мәгърифәт тарату максатына да бердәй туры килүенә ышаныч белән эш итә. Башка *я халыкларны алдынгы рус культурасы белән әдәбиятына якынайту буенча элек баш- ° карган эшләренең Төрки я дә һәм Көнбатыш Европа илләрендә хуплап каршы алынуыннан соң, шундый ук характердагы эшчәнлек үз илендә катгый рәвештә тыелыр дип ул күз алдына да китерми. Царизм политикасына карашында ул, әлбәттә, иллюзияләрдән тулысынча арынмаган була, «яхшы күңелле, акыллы һәм ягымлы халык»- ларның русларга нисбәттә ни өчен «ниндидер ялган, нормаль булмаган хәлдә» калуын төшенеп җитми. Күрәсең, миссионерларның татарлар үзләре дәртсез, иҗтиһадсыэ дигән уйдырмалары аңарга да азмы-күпме тәэсир итми калмаган. Мәгълүм булганча, татар матбугаты өчен көрәш XIX йөзнең беренче елларыннан ук башлана. Татарча газета булдыру өчен алдынгы рус культурасы эшлеклеләре И. И. Запольский, М. Г. Никольский һәм Н. Г. Чернышевский даирәсе кешеләреннән П. И. Пашино, Вл. С. Курочкин, татарларның үзләре арасыннан, О. С. Лебедевага кадәр үк инде, Каюм Насыйри, Таҗетдин Котлыяров, Мөхәммәтвәли Яхин, Г. Ильяси, Ш Әхмеров һ. б. бик күпләр тырышып карыйлар. Аларның берсенә дә газета яки журнал чыгарырга рөхсәт бирелми. Патша самодержавиесе татарларга карата аеруча явыз политика үткәрә, аларның иң элементар ихтыяҗлары белән санашуны да кирәк тапмый, бары тик бөек рус культурасы һәм фәне йогынтысыннан читләштерергә тырыша. Татарча газета чыгару омтылышлары турында Гөлнар ханым да белгән дип уйларга кирәк. Бу юлда үзенең нинди чаралар күргәнлеген аңа Каюм Насыйри да сөйләгән булырга тиеш. Матбугат идарәсенә юллаган хатларында Лебедеваның властьлар тарафыннан куелган теләсә нинди таләпләргә риза икәнлегенә басым ясавы да шул хакта сөйли. Әмма татарлар өчен газета чыгару, мөселманнарга дөньяви белем бирү, рус һәм Европа культурасына юл ачу царизмның милликолониаль политикасы белән сыеша алмый. О. С. Лебедеваның шушы юнәлештә кылган гамәлләре хәким даирәләргә мәгълүм булганнан соң, «Санкт-Петербургские ведомостияның хәбәрчесе алган интервью басылмый кала. Башкала газеталары арасыннан «Новое вре- мяяның «Хроника» бүлегендә генә 1893 елның 22 октябренда Лебедеваның Теркия- дән кайтуы хакында кечкенә хәбәр күренеп ала. Анда Гөлнар ханымның рус әдәбив- ' «НопоросснйскнП телеграф». 1893 ел. 30 октябрь саны ’ ЦГИАЛ. 776 фонд, 8 твсинрлама. 728 »ш. 60 бит § Шунда ук. 65 бит тын пропагандалау буенча башкарган эшләре телгә алынса да. Россиядә нинди эш белән шөгыльләнәчәге турында берни әйтелми. Югарыда күрсәтеп үтелгән «Новороссийский телеграф» газетасының Лебедева интервьюсы басылган саны Эчке эшләр министрлыгының III бүлегенә алдырыла. Шул рәвешчә, Гөлнар ханым «ышанычсыз кешеләр» исемлегенә эләгә. Менә Лебедеваның планнары татар китабы цензоры В Д. Смирнов аша христиан миссионерлары идеологы Н. И. Ильминскийга да килеп җитә. Ул шунда ук синод обер-прокуроры Победоносцевка хат яза һәм ислам дине империядә хакимлек итүче динне җиңә башлады, православный хатын-кызлар арасында да Мөхәммәт дине ягына күчүчеләр бар, дип зарлана. Татарларны рус культурасы һәм мәгарифенә тартырга тырышуы белән Гөлнар ханым үзе дә, татар халкы кебек ук, «ялган, нормаль булмаган» бер хәлдә кала. Алда әйтелгән ике кечкенә хәбәрдән башка рәсми рус матбугатында О. С. Лебедева исеме телгә алынмый. Газета чыгару планнарының җимерелүен Гөлнар ханым авыр кичерә. Ул Казанга кайта һәм Спасс өязендәге утарына китә. Шулай да кайнап торган энергиясе аңа туктап калырга ирек бирми. Ул Л. Толстойның «Хуҗа һәм ялчы», Пушкинның ■Бакчэсарай фонтаны» әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә, төрек телендә «Россиядәге чувашлар турында» дигән хезмәт яза. Гөлнар ханым татарлар өчен югары дөньяви мәктәпләр ачу турында хыяллана, Россиядә шәрыкне өйрәнү җәмгыяте оештыру хакында уйлана. Петербургка барып, алдынгы рус галимнәре белән киңәшә, үзенә идея тарафдарлары эзли. Ниһаять, мөселманнар өчен дөньяви мәктәпләр ачу планы да тормышка ашарлык булмагач, Гөлнар ханым тактикасын үзгәртә, ул рус җәмәгатьчелегендә мөселман халыкларының тарихы, мәдәниятенә объектив караш урнаштыруны максат итеп куя. Моның өчен исә озак гасырлар дәвамында пайтәхет, христиан чиркәве, самодержавиегә ялланган тарихчылар, официоз пропаганда тарафыннан мөселман халыклары культурасына карата тудырылган уйдырмаларны фаш итәргә кирәк була. 1890 нчы елларда Гөлнар ханым Петербургта яшәүче алдынгы рус укымышлыла- ры белән эшлекле элемтә урнаштыра, атаклы шәрык белгечләре В. В. Бартольд, И. И. Березин. Н. И. Веселовский, К. Г. Залеман, П. М. Мелиоранский, В В. Радлов, Ю. И. Крачковский, Н. И. Конрад, Семенов-Тянь-Шанский һ. б. лар белән аралаша. Россиядә шәрык җәмгыяте оештырырга чакырып, аларга мөрәҗәгать итә. Бу җәмгыять алдына ул «шәрык халыклары арасында Россия турында хак һәм төгәл мәгълүматлар • тарату, шулай ук рус җәмәгатьчелеген Шәрыкнең материаль ихтыяҗлары һәм рухи тормышы белән таныштыру — Россияне шәрык илләре белән якынайтуга булышу, Россиянең үз эчендә һәм аннан читтә яшәүче шәрык халыклары арасында рус культурасын һәм җитештерүчәнлек .рәвешен пропагандалау» максатларын куя** . Шактый еллар үткәч, 1900 елның 29 февралендә .императрица Александра Федоровна карамагында «Шәрыкне өйрәнү император җәмгыяте» төзергә рөхсәт бирелә. Җәмгыять үз эшчәнлеген промышленность-сәүдә, фән-культура, мәгариф өлкәләрендә җәелдерергә тиеш була, шуңа нисбәтле рәвештә анда өч бүлек төзелә. Ләкин җәмгыять үзенең төп максатына ирешә алмый. Алдынгы җәмәгатьчелек басымы астында гына рөхсәт бирергә мәҗбүр булган патша хөкүмәте «дини һәм милли дошманлык хисеннән арыну һәм акыл, мәгърифәт, үсеп килүче фән күрсәткән хакыйкать юлыннан бару» урынына җәмгыятьне самодержавие политикасы һәм практикасының күндәм ялчысына әверелдерә. Җәмгыятьне төзүгә иң зур хезмәт куйган О. С. Лебедева «почетлы председатель» булып кына исәпләнә, ә председатель итеп генераллейтенант Н. К. Шведов билгеләнә. Җәмгыятьне җитәкләүчеләр һәм аның почетлы әгъзалары арасында без Столыпин, Витте, генерал Куропаткин, генеральный штаб начальнигы Палицын, патша гаиләсе членнарын күрәбез. Җәмгыять тик про- мышленность-сәүдә өлкәсендә генә активлык күрсәтә, чөнки ул эре буржуазиянең шәрыктә үткәргән политикасына җавап бирә. Фәнкультура бүлеге докладлар уку. шәрык белеме буенча берничә хезмәт бастыру белән чикләнә. 1912 елда җәмгыять В. В. Бартольд җитәкчелегендә «Мир ислама» дигән журнал чыгара башлый, ләкин анда шәрык тарихы һәм культурасына кагылышлы җитди хезмәтләр күренүгә, редактор итеп реакционер Д. М. Позднеевны билгелиләр, журнал исә кычкырып торган ** О. С. Лебедева Об эмансипации мусульманской женщины. Спб.. 1900 ел. 26 бит. 1 М mo Olga de Lebedeff. Abrege de e Hietoire de Kazan. Рим. 1899. 97 бетле. ' Гөлнар иным (Лсбедсиа) Мөслимәләр хөррияте Каэая. 190» ел. монархия органына әверелдерелә. Аның элекке хезмәткәрләре журналда эшләүдән баш тарталар һәм ул яшәүдән туктый. Мәгариф елкәсендә җәмгыять бернинди дә эш башкармый. Шул рәвешчә, патша самодержавиесе куйган киртәләр Лебедеаа- Гелнар ханымның бу хыялын да тормышка ашырырга ирек бирми. О. С. Лебедева эшчәнлегенең тагын бер тармагы шәрык белгечләренең халыкара конгресслары белән бәйләнгән. Аның 1889 елда Стокгольмда, 1897 елда Париж- ♦ да, 1899 елда Римда. 1902 елда Гамбургта, 1905 елда Алжирда узган VIII, XI, XII, XIII, £ XIV конгрессларда катнашканлыгы мәгълүм. XII конгресста ул Казан һәм татар жал»ы ? тарихы буенча доклад ясый, тиздән ул доклад Римда аерым китап булып басыла' « Китапта Лебедеваның шәрык белеме өлкәсендәге эшчәнлеге хакында очерк бирелә һәм аның хезмәте югары бәя ала. Гөлнар ханым үзенең докладында Болгар чоры һәм Казан ханлыгы тарихын як- п тырта, Мәскәү һәм Казан мөнәсәбәтләрен тасвир итә. Анда татар халкының культу- 2 расы, татар хатын-кызлары тормышы, балалар укыту, патша администрациясе үткер- g гән көчләп чукындыру политикасы мәсьәләләренә дә зур урын бирелә. Докладчы шулай ук халык мәгарифе, аң-белем тарату бурычларына туктала. Татарларга дөиьәаи s мәктәпләр ачарга, вакытлы матбугат органнары булдырырга рөхсәт бирүнең зарури хс мәсьәлә икәнлеген. Россиягә файда гына китерәчәген басым ясап күрсәтә Хезмәтнең кыйммәтле ягы тагын шунда, автор татар халкын монгол баскьжнары у белән бутап карамый, китапта шовинизм шаукымының әсәре дә юк, автор тарихны, х татарларның культура дәрәҗәләрен объектив яктыртырга омтыла. Көнбатыш Евро- £ пада чыккан китаплар арасында холкыбыз тормышы һәм мәдәнияте объектив тасвир и ителгән беренче хезмәт бу. а. О. С. Лебедева бу хезмәтен Россиядә, үзенең туган телендә бастырырга тыры- < ша. Әмма цензура киртәләре аркасында ул рус укучысына барып ирешә алмын. л Шул ук конгресста Гөлнар ханым мөселман хатын-кызларының тормыш әхаәле а турында да доклад белән чыга. Бу хезмәт 1900 елда Петербургта басылган. Автор монда хатын-кызларның ислам диненә кадәрге һәм дин кабул ителгәннән соңгы беренче чорларда чагыштырмача хөр яшәеше, җәмгыять тормышында җитди урын тотуы, өдабият-сәнгать, мәдәни үсештә зур роль уйнаган мөселман хатын-кызлары хакында сөйли, хатын-кызларның урта гасырларда ислам дине тарафыннан ничек иэе- пу-җәберпәнүон, мөселман илләрендә хатын-кыз азатлыгы өчен барган көрәшне күрсәтә. Брошюраның дөньяга чыгуы Россия җәмәгатьчелегенең бер өлешендә очу тудыра, миссионерлар һәм кайбер әдипләр авторны ислам динен православиегә каршы куюда гаеплиләр, алар христиан илләрендәге хатын-кызларның тормыш шартлары һем хәле асылда мөселман хатынкыэларыныкыннан аерылмый дип расләеы белән Лебедева, имеш, хаклы түгел дип кычкыралар. Шушындый Һөҗүмнәргә җавап итеп булса кирәк, О. С. Лебедева шул ук темага 1902 елда Гамбургта. 1905 елда Алжирда үткән конгрессларда да чыгышлар ясый. Конгресс материаллары белой бергә, ул чыгышлар чит илләр матбугатында басыла. Чыгышларында Голнәр ханым Европа хатынкызларының да азатлыкка мохтаҗ булуларын кабат исбат итә. Лебедеваның XIV халыкара конгресста ясаган доклады Россиягә дә килеп ирешә. Аны французчадан рус теленә Петербургта хатын-кызлар өчен югары курсларны тәмамлаган врач Әминә Батыршина тәрҗемә итә һәм 1905 елда «Баку» газетасында бастырып чыгара. Тиздән хезмәт татар теленә дә тәрҗемә ителеп, 1906 елда Казанда яБаянел-хаки газетасында күренә, ә тагын бер елдан (Рәкыйб Рәкыйбов тәрҗемәсендә) китап булып тарала Петербургта яшәгән чорда да О. С- Лебедева татар мәгърифәтче галимнәре белән араны өзми, һәр җәйдә диярлек Спасс өязендәге утарына кайта. 90 нчы еллар ахырында Гөлнар ханым утарына Әлмот районы, Миңлебай авылыннан Кәрим Гыйлманов исемле берәү килеп керә Ул гаиләсе белән шәһәргә күчеп, балаларына дөньяви белем бирергә, ә үзенең калган гомерен халыкка чык аң- белем гарату, татар матбугат органы оештыру эшенә багышларга карар иткән. Бу хакта К. Гыйлманов иң элек Шиһабетдин Мәрҗани белән очрашып сөйләшкән, ютлар язышкан. Ш. Мәрҗани бу эшнең зур түземлек сорый торган, гаять четерокяе һәм авыр эш икәнлеген искәртеп, Спасс өязендә яшәүче бер күренекле кеше, күп илләрдә булып кайткан, күпне күргән, татар халкын чын күңелдән ярата торган һәм аңа аң-белем бирүдә күп көч куйган галимә, рус хатыны Ольга Сергеевна Лебедева белән киңәш корырга кушкан. Гөлнар ханым Кәрим Гыйлмановны ачык йөз белән каршы ала, планнарын хуплый, дәртләндерә. Гыйлмановка язган хатларында да ул күп кенә файдалы фикерләр әйтә, эшлекле киңәшләр бирә. Мәсәлән, ул Кәрим Гыйлмановка Казанга түгел, ә Оренбургка күчәргә киңәш итә. Европа белән Азия арасында урнашкан бу шәһәрдә Европа культурасын халыкка җиткерү, китаплар басуны җайга салу, газета-жур. наллар чыгарырга рөхсәт алу ансатрак булыр дип саный ул*. Эш шунда ки, Ольга Сергеевна Казанның ул чорда татар мәдәнияте үзәге генә түгел, христиан миссионерлары оясы да булуын үз тәҗрибәсеннән бик яхшы белгән. «Инородец»ларга дөньяви белем бирүгә каршы торучы самодержавие ялчылары анда аеруча күп була. Шушы киңәшне тотып, Кәрим Гыйлманов бөтен гаиләсе белән Оренбургка күчеп килә, дини дәрәҗәсеннән баш тарта һәм фидакарь эш белән халыкны агарту юлына баса. Бик зур кыенлыклардан соң ул типография ачарга рөхсәт ала һәм 1900 елда татар китаплары бастыра башлый. Ләкин тиздән, 1902 елда, ул фаҗигале рәвештә һәлак була. Әтисе башлаган эшне чит илдә укып кайткан улы Фатих Кәрими дәвам иттерә. Кызганычка каршы, Казан университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе, Пушкин йорты, СССР Фәннәр академиясе шәрык белеме институтының Ленинград бүлегендә сакланган берничә хаттан гайре, О. С. Лебедеваның нинди дә булса кулъязмалары безгә мәгълүм түгел. Гөлнар ханымның кайсы елда һәм кайда вафат булганлыгы хакында да хәбәр күренми. Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда Лебедева фамилиясен тарихчылар еш телгә алсалар да, алар аның Төркия белән бәйләнештәге эшчәнлеген күрсәтүдән ары узмыйлар. Без архив документларына таянып һәм шул чор рус матбугаты хәбәрләрен, татар телендәге кайбер документларны файдаланып, бу гүзәл рус хатынының тормышын һәм эШчәнлеген тулырак күз алдына бастырырга тырыштык. Ул бөтен гомерен халыклар арасында үзара дуслык элемтәләрен ныгыту, татар һәм илебезнең башка мөселман халыклары мәгарифен дөньяви нигезгә кору өчен көрәшкә багышлаган. Рус хатын-кызлары арасында беренче шәрык белгече, гаять киң белемле һәм эрудицияле кеше, рус шәрык белеменең чын горурлыгы да ул. Патша Россиясе шартларында аның алдында меңнәрчә киртәләр корыла, күп планнарын тормышка ашырырга мөмкин булмый. Әмма һәртөрле тыю-кысуларга түзеп, барлык киртәләр аша үтеп, башкарып чыга алган кадәресе өчен дә без аның тормышын һәм эшчәнлеген ныклап өйрәнергә, алдынгы рус интеллигенциясенең гүзәл бер вәкиле булган ул гадел җанлы, фидакарь хатын алдында рәхмәт хисе белән башыбызны ияргә бурычлы.