Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДНЕПР ЯРЛАРЫНДА ТАЛЛАР БАР

Кояшта янган, зифа буйлы чибәр кыз каядыр ашыга иде. Күзләрендә чагылган шатлык, бөтен төс- килбәте, җил-җил атлавы аның чиксез бәхетле, тормыштан канәгать булуы турында әйтеп тора. Аңа ничә яшь? Мөгаен, уналтыдыр. Яки унҗиде. Кызлар хәзер, «Комсомол» сортлы җир җиләге сыман, тиз өлгерә, зур булып үсә. Яр өстендә кызны егете көтә икән. Ул, кояшта җемелдәп көмешләнеп яткан суга карал, әрле-бирле йөренә. Өстенә кыска җиңле челтәр майка кигән, ак чалбардан. Калку буйлы, киң кысып юлын дәвам итте. Толымнар... Алар йөрәккә нык уелган хатирәләрне яңарттылар. Сугыш башлангач, туган илне саклаучылар сафына тизрәк басу өчен ничаклы кыз, көзге алдында иренен тешләп, яшьтән тулып, озын чәчен кискән, аны истәлеккә сандык төбенә салып калдырган яки үзе белән ут эченә алып киткән. Дау тынып торган араларда землянкаларда сагыну җырлары яңгыраган, солдат капчыгы төбендә бөгәрләнеп яткан калын толымнар кыска чәчкә тагылган. Ә бераздан кызлар сөеклесе белән күрешергә түгел, мәрхәмәтсез дошман белән очрашуга — һөҗүмгә киткәннәр. Туплардан атканнар, сугыш кырында яралыларны бәйләгәннәр, самолетта очып барып, фашистны дөмбәсләгәннәр... Мәңгелек йокыга талганнарның каберенә назлы толымнарын да салып калдырганнар. Днепр ярына сөйгәне белән кавышырга килгән чибәр кыз мондый гыйбрәтле хәлләрне ишеттеме икән? Кыз, толымы белән уйный-уйный, егетенә таба бара. Алсу битләрендә, әле сулмаган иреннәрендә пакь елмаю. Әйтерсең ул шау чәчәккә төренгән яшь алмагач... җилкәле егет. Ул, Мин шулай мәңге яшь, тәннән көч ташып торган килеш яшәрмен дигәндәй, дөньяга хуҗа булып, ашыкмый гына атлый, куерып үскән агачлар күләгәсеннән килүче ак сумкалы кызны күрми әле. Кыз талпынып куйды: егетне күрде. Ләкин шунда ук тынычланды. Көттерә төшсәм, кадерлерәк булырмын, дип уйлады, күрәсең. Ул назлы итеп елмая-елмая атлый. Килүләре карап туймаслык. Матурлыгы йөрәккә ут ягарлык. Менә ул нечкә биленнән ашып киткән, башын чайкагач алга күчкән калын толымын, комачауламасана дигәндәй, ак сумкасы белән күкрәгенә Алар очраштылар. Салават күпере калыктыменн: тирә-юньгә нур сирпелде. Кулга-кул тотынуны чиксез хуплагандай, талгын җилгә таллар баш иде, табигать иркәләре — назлы чәчәкләр хуш ис бөркеде. Алар яр буйлап киттеләр. Дөнья зур куаныч, тәкатьсез шатлык белән мөлдерәмә иде. ...Монда нәкъ утыз биш ел элек кичү булган. Монда Украинаны тизрәк азат итү өчен дошман белән бугазга- бугаз килгәннәр. Монда ничаклы кешенең чәчәктәй гомере өзелгән... Шуларның берсе — якташым Рамил Әбдершинга, сөйгәне белән киткән әлеге егет кебек үк, нибары унсигез яшь булган. Боларга аның турында сөйләсәм, геройның каберен эзлим дисәм, юл күрсәтерләрме? Аста чал Днепр ага да ага... Яр читендә суга иелгән тузгак таллар, сугыштан соң да дистә еллар сөйгәнен көтеп сагыш йоткан тол хатыннар күк, тирән уйга чумганнар. Бу таллар дәһшәтле көннәрне, кан, вәхшәт тулы төннәрне хәтерлиләрдер әле. Ул чакта да сентябрь шундый кояшлы булган... Ышаныч ул канат бирә й о с S tMun Совет Армиясендә хезмәт итәм. Апам миңа авы- 3 лыбыздан Советлар Союзы Герое чыгуын язып җибәрде. * . Ул — Рамил Әбдершин. Авылдашыма нинди батырлык күрсәткән өчен Герой исеме бирелде икән? °- Ш. Габбасов.» ч х S Өченче танк армиясенең 69 нчы механикалаштырылган брига- Э дасы, ничә урында вәхшиләрчә үтерелгән совет кешеләренең мәетләре каршында тын калып, дошманнан үч алырга, чиксез җәбер- золымга түзгән Украина җирләрен бәдбәхетләрдән тизрәк азат итәргә ант бирде һәм Киев юнәлешендәге каты сугышларның беренче эшелонында булды. Фронт сызыгын тигезлибез дигән сылтау белән немецлар Днепрның уң ягына ычкындылар. Текә ярларда тимер-бетоннан коелган ут нокталары, түшәме бүрәнәләрдән катлы-катлы итеп ясалган блиндажлар, бер-берсенә тоташтырылган тирән окоплар, алар алдындагы чәнечкеле тимер чыбык киртәләр, миналы кырлар — һәммәсе- һәммәсе Днепрның уң ярларын чыпчык очып та үтә алмаслык крепость хәленә китергән иде. Болары — ярсу дулкынлы дәрьяны кичкәч җимерәсе каршылыклар. Кичү- үзе шпаклы көч сораячак. Чөнки көн-төн күзәтә фашист елганы. Агып килгән күбек чалмаларына да, гаскәр чыга дип шикләнеп, ут яудыра. Күктә очкычлар кизү- тора. Төнлә сакчылар аеруча уяу. Елга өстен әллә ничә җирдән прожекторлар яктырта, пулеметлар трассирлы пуляларны кызганмыйча сибә. Ара-тирә, ямьсез чинап, мина төшеп ярыла, яки снаряд шартлап күккә су кибәнен чөя... Таң алдыннан гына тирә-юнь беразга тына. Оборона тотучыларның күпчелеге татлы йокыга тала. Анда-санда сакчылар гына бер-берсенә тавыш бирәләр. Киев ягыннан чистартылган түгәрәк җиз тасны хәтерләткән кояш чыгып килгәндә елга өстенә күксел өрфия пәрдә япкандай була: җиңелчә томан төшә, судан бу күтәрелә. Шуны гына көтеп ят ДНЕПР ЯРЛАРЫНДА ТАЛЛАР БАР кан сержант Рамил Әбдершин отделениесе каударланып эшкә керешә. Солдатлар камышлыкка ишерелгән бүрәнәләрдән, такталардан сал әмәллиләр, аңа руль һәм ишкәкләр беркетәләр. Аннары салны, дошман күзе күрмәсен өчен, камыш сабаклары белән күмеп, батальонга кайтып китәләр. Урман эче тын. Сугыш авазларыннан котлары алынып, туган каенлыкларын, каштанлы иңкүлекләрне, орчыктай очлы булып күккә ашкан көяз тирәкләрне ташлап киткән сайрар кошлар әле бирегә кайтмаганнар. Озакламас, кайтырлар алар бу төбәкләргә, кайтырлар. Урманда рәхәт, һава сулап туймаслык. Үлән өстендә кызларның тамчылы көмеш алкаларын, калфак энҗеләрен хәтерләткән чык бөртекләре җемелди, вакыты җитеп коелган эре-эре грушалар тәгәрәшеп ята. Печәнне чабучы булмаган. Табигать җимешләре, ник шулай кадерсезгә әйләндек дигән кебек, үпкәләп, рәнҗеп, җиргә сыенганнар. Ә бит болай булырга тиеш түгел. Тормыш үз матурлыгын саклап, мәңгелек юлыннан дәвам итәргә тиеш. Грушаларны җыеп алдылар һәм, батальонга кайткач, кухняга илттеләр. Рамил майор Чубарьга заданиенең үтәлүен белдерде. — Яхшы, сержант,— диде майор.— Хәзергә ял итегез. Көндез батальон Днепрны кичү инструктажын үтеп бетерә. Отделениең сынатмас дип уйлыйм. Аннары, пожалуй...— Майор, мәгънәле итеп, кичү буласы якка ым какты. Командирның нәрсә әйтергә теләвен Рамил яхшы аңлады. Димәк, кем белә, алар батальоны бәлки кичүне беренче булып башлар. Монысы инде аның хәзергә сер... Сугыш сере- ...Алда сине зур сынау көткәндә тиз генә йоклап китәрмен дисеңме? Күзләр шар күк. Куыш колгаларын басып торган печәндә ничаклы чәчәк! Эреләре, бик тә матурлары бар. Орлыкларын җыеп, үстерәсе иде үзләрен түтәлтүтәл итеп. Яшьтән үк чәчәк яратты ул. Өзмәде, кисмәде. Бүләк итәргә кирәк булса, нәни чүлмәкләргә күчереп утыртты. Әх, ул көннәр... Кадерле хатирәләр яңара күңелдә, һәрвакыт мөлаем әнкәсе, чак кына кырыс, ләкин искиткеч гадел һәм намаз картыдай пакь, пөхтә әтисе, пешкән чиядәй кара күзле, һич тиктормас сеңелләре Нурия белән Раушания, нәни Равил күз алдына килә. Мәктәп, күрше кызлары... Ничаклы сагынылган үзләрен!.. Ә бит нибары җиде ай үтте. Кәттәкурганда хәзер хөрмә пешкәндер, йөзем җитешкәндер.' Алмалар инде күптән җиргә тыл та тып коелгандыр. Авызда эреп китә торган карбызларны олауларга төяп озаталардыр. Болар барчасы, үзбәкләр әйткәнчә, адәм михнәте, ягъни кеше хезмәте белән үстерелгән нигъмәтләр. Кәттәкурган диңгезе яр буйларындагы бакчалар да җимеш биргәндер инде. Элек ул җирләр, сута сусап, кысыр яткан. Дымсыз яшәүгә күнеккән таштай каты, әбиләр бармагыдай кәкребөкре саксаул да рәтләп буй тартмаган анда. Тавык күкәе пешәрлек кайнар комда кәлтәләр һәм еланнар гына кызынган. — Менә күрерсең, Рамил, өч ел дигәндә бу үсентеләр виноград бирә башлар, — дигән иде класс җитәкчесе Наҗия апа Йосыпова яраткан укучысының өмәләрдә ифрат да тырышып эшләвен хуплап. Чын диңгез ясалып беткәч, бүләкләүгә Рамилне ул тәкъдим иткәндер, мөгаен. Бик ярата иде шул аны Наҗия апасы. Укырга кызыклы китаплар биреп тора иде. Рамил, аның киңәшләрен тотып, ничаклы шигырьне күңелдән ятлады, ничаклы хәтер дәфтәрләре — кызыклы мәгълүматлар теркәлә барган конспектлар булдырды. Мондый мөстәкыйль эзләнү, төгәллек техникумда укыганда ярап куйды тагы. Рамил һәр фәнне җиңел үзләштерде һәм педагогия техни кумын отличнога тәмамлады. Диплом алганның икенче көнендә хәрби комиссариатка юнәлде. Унсигез яшь тулмаган иде әле ул чакта аңа. Гаризасын кулына тоттырып кайтарып җибәрделәр. Рамил көзге якта хәрби комиссар ишеген кабат шакыды һәм кабат «Вакыт җиткәч, чакырып алырбыз», дип юатып озаттылар. 1943 елның 18 февралендә, үзенә унсигез яшь тулганның икенче көнендә ♦ генә аның үтенечен канәгатьләндерделәр. Озатырга Наҗия апасы да о. килде. Истәлеккә дип бик матур куен дәфтәре бирде. Дәфтәргә „ң- 2 иң әһәмиятле булган фикерләрне генә терки барырга кушты. Рамил а. беренче биткә Туган илнең бер генә һәм бик газиз булуы турындагы - әнисе яраткан җырны күчереп язды. < Гомель пехота училищесын тәмамлап’ фронтка җибәрелгәч, сос- ” тав ни сәбәптәндер Волоколамск шоссесына җитәрәк юлда туктап ң калды. Батальон командиры вагоннарның ишеген ачарга боерды һәм = үзе җиргә сикерде. Калкурак урын сайлап баскач, яңгыравык тавыш- % лы комиссар әңгәмә башлады. Гаҗәеп дәрәҗәдә матур итеп, дулкын- ? ланып сөйләде ул. — Моннан ерак та түгел Бородино — бабаларыбыз Наполеон £ гаскәрләрен тар-мар иткән данлыклы җир, — диде. — Ә менә кар- = шыбызда, күкселләнеп торган урман артында, батыр комсомолка 3 Зоя Космодемьянскаяны фашистлар җәзалап үтергән Петрищево ф авылы. Аның кабере дә шунда... Сул ягыбызда — Дубосеково разъезды... Панфиловчы егерме сигез каһарман фашистларны каршыла- о ган җир... с Рамил, йоклый алмаячагын аңлап, куыштан чыкты. Кояш төшлеккә таба күтәрелеп килә иде. Бар тереклек алтын сыман нурлар х эчендә рәхәтләнә. Яфраклар талгын җилдә сак кына лепердәшәләр. п Нәрсә турында сөйләшәләр икән соң алар? Рамилнең үзәкләре өзе- “ лерлек булып сагынуы, йөрәгенең нигәдер хәвефләнеп тибүе турындамы? Ул тыныч, ләкин бөтен әйләнә-тирәдә ниндидер әрнүле моң J бар сыман. Ни дип саргайган әнә теге каенның тәңкә-тәңкә яфрак- « лары? Күкрәге җәрәхәтләнгән аккоштай, соңгы сулышларын ала 3 икән индө ул: мина кыйпылчыклары аның үзәгенә чаклы умырып, чәрдәкләп киткәннәр. Кәүсәсенең ак тузы яшькә чыланган күк. Ул сөялгән яшь имән дә нык җәрәхәтле икән. Табигать күрке булган бу ике яшь агач хәлсезләнеп егылудан бер-берсен саклап торалар лабаса. Ләкин озак дәвамлы булмас шул болай ярдәмләшү... Күз тидеме әллә югыйсә?! Урман авызыннан җил исеп куйды. Каен бөтен гәүдәсе белән тетрәнде, сылу гәүдәне игелекле туфрак белән тоташтырыпту- ендырып торган ап-ак каеры тузы шул чак өзелде һәм каен, сөйгәне ’ куеныннан ирексез аерылганга һуштан язган яшь кәләштәй аһылдап, җиргә бөгелеп төште. Назлы чибәремнән башка нигә миңа бу тормыш дигән сыман, имәндә каен янына гөрселдәп ауды. Аларның кипшенә башлаган яфраклары җирдә соңгы тапкыр кавыштылар... Рамил, бу күренешкә чиксез әсәрләнеп, баскан урынында тын калды. Ул әле берәүне дә яратырга өлгермәгән иде. Әмма мәктәп елларында ук кемгәдер ихлас омтылуын аңлады. Кем иде ул? Розамы. Лаләме яки Сөмбелме? Моңа тәгаен җавап юк. Тик шунысы хак: бу кызлардагы соклангыч камиллек акрын-акрын Рамилгә күчә барды — алар егетне рухи баеттылар, алардагы юмартлык, җәберзолымга нәфрәт, гадилеккә, гаделлеккә чакыру мәңге тере табигатьнең үзеннән күчкәндер сыман тоелып, кызлар үзләре Рамилгә Ватан ана җылысын бөркеп тора сыман иде... Алда Днепр күкселләнеп ята. Еракта-еракта тонык гөрелте ишетелә башлады. Кояш ягыннан безнең очкычлар килеп чыкты һәм яшеллеген җуярга өлгермәгән уң як яр буйларында җиргә өзеп ташланган кыңгырау чәчәкләргә охшаган зәңгәр нокталар хасил булды. Аннары яшеллек төтен катнаш тузан болытына күмелде. Самолетлар китүгә артиллерия эшкә кереште. Немецлар да тик ятмады: еракка ата торган туплар кайдандыр арттан аваз салды. Җир авыр көрсенде, урман сыкранып ыңгырашты. Агачлар ауды, күзләрне чагылдырып яшеннәр яшьнәгәндәй, ут биеде. Үсеп торган чәчәкне өзгән өчен дә сабакташларын тиргәгән Рамил: «Ике яклап атышалар, ике як та урманны көйдерә, тереклекне гарипләндерә. Фашистларны кумый торып, бу мәхшәр туктамаячак!» — дип үз батальонына чапты. Кайтса, почта килгән. Ашкынып хатны ачса... Сөекле әнкәсе, Сәмәркандтан балаларга кием-салым юнәтеп кайткан да, ике көннән соң, вафат булган. Илгә-көнгә фашист афәт китермәсә, авыру ана шулай юл газабы чигеп йөрер идеме?... Майор Чубарь Әбдершин отделениесенә Днепрны беренчеләрдән булып кичәргә рөхсәт бирде. Караңгы төшкәч, су читендәге камышлыкка килделәр. Рамил майлапкөйләп куйган пулеметын көймә борынына урнаштырды. Отделениедәге сугышчылар күңелләренә хуш килгән командирның үз яннарында салда булуйн телиләр иде, ахры. Рамил аларга: — Сал акрын йөзәчәк. Ә көймәдә без теге якка тизрәк чыгып, кичүдәге батальонны ут белән ышыклап торачакбыз, — диде. — Күктән төштеме әллә ул көймә?! — диде кайсыдыр. Рамил чүпрәк уралган ишкәкләрне рәтләп: — Партизаннар бүләге бу! — дип җавап кайтарды. Теге як ярга күз текәп тын калдылар. Гаскәр килә дә килә. Менә караңгыда майор тавышы ишетелде: — Вакыт, егетләр! — Киттек!.. — Теге як ярда очрашканга кадәр! Рамил, көймәне этеп, койрыкка сикерде. Пулеметчылар ишкәкләргә ябыштылар. Көймә җиңел барды. Беренче утраучыкны үттеләр. Икенчесенә җитәрәк, прожекторлар кабынды. Камышларга елышып, көймә төбенә яттылар. Салкын нурлар, су өстен айкап, янәшәдән генә уздылар да, арттарак килүче салларны яктырттылар. Дошман ярсып атарга кереште. Хәзер инде сакланып торудан бернинди файда юк иде. Көймәдәгеләр ныгытып ишә башладылар. Уч төпләре янып чыкты, биттән өзлексез тир акты, гимнастерка аркага ябышты. Тизрәк! Тизрәк!.. Яр өстендәге куе караңгылыкта, каршыда гына, арпа кылчыкларыдай үткен нур сирпеп, зәһәр ут бөркелә башлады. Боз явуны хәтерләтеп, тирәюньгә пулялар сибелә иде. Көймә чалышая төште. — Тагын чак кына, егетләр!.. Ниһаять, дошман уты куркыныч булмаган яр ышыгына килеп керделәр. Кыз урлап кайтучылар кебек тетрәнеп һәм ашыгып, пулеметны кадерләп җиргә төшерделәр. — Сашко! Давай тизрәк әрҗәләрне!.. Сашко җавап бирмәде. Аның каны белән чыланган патрон әрҗәләрен эләктереп, Рамил икенче номер янына килде. — Башына тигән... Эх, Сашко... Синең өчен дә үч алырбыз, туган! — Давай!.. Көндез безнең самолетлар астын-өскә китергән ныгытманың читкә каерып ыргытылган бетон түшәме астына кереп, елгага туктаусыз ут яудырган фашистларны яннан кисәргә тотындылар. Кичүдәге- ләргә куркыныч кими төште. Шулай да өстенлек дошман ягында иде әле. Кичүдәгеләр, бернинди югалтулар белән исәпләшмичә, бу якка ыргылалар иде. Салдагылардан берничә сугышчы гына пулеметчылар янына килде. — Су! Су!—дип кычкырды Рамил пар бөрки башлаган кожухка ымлап. ♦ Батальон Днепрны зур югалтулар бәрабәренә кичте. Немецлар - Зарубенцы авылына чигенделәр. Таң алдыннан майор Чубарь ко- * мандирларны үз янына җыйды. о. — Батальон сугышчан бурычны намус белән үтәде, — диде ул.— ? Без аз калдык. Ләкин өстәмә көчләр килгәнче биредә кичүдәгеләрне < каплап торырга тиешбез. Ә ничек? Таң аткач фашист һөҗүмгә кү- *“ тәреләчәк. Бездә ярты сәгатькә җитәрлек сугыш кирәк-яраклары кал- * ды. Аннары ни кылырбыз? Ярый ла өстәмә көчләр килеп җитсә. g Әгәр өлгермәсәләр? Менә шуңа күрә, нәкъ Курск дугасындагы кебек, 5 һөҗүмне немецлардан алдарак башларга кирәк. Кинәт, нык кысыл- £ ган йодрык булып маңгаена бәреп миңгерәүләткәч, ул каршы тора к алмаячак. Момент куып чыгарырбыз, һәм —трофейлар безнеке. <*• Хәлиткеч бу һөҗүмдә мин коммунистлар һәм комсомолларның баш- 2 каларга үрнәк булачагына нык ышанам, һөҗүм хәстәрен күрү өчен § ун минут бирелә. ф. Коралларны барладылар, пулемет тасмаларына соңгы патроннарны тезделәр. — Кыю безнең командир, дип уйлады Рамил. — Әткәй әйтмеш- = ли, тәвәккәл таш яра. Мондый очракта бүтән җайлы юл юк. Фашист Ej авылга зур көчләр һөҗүм итте дип уйлаячак. Бөтен олавын, коралын х ташлап йөгерәчәк. Аны үз коралы белән кисәчәкбез. Иң алдан разведчиклар китте. Алар төн караңгылыгына кереп “ чумгач, укчылар һәм пулеметчылар кузгалды. Пулемет көпчәкләре көзге шома юлдан ипле генә тәгәриләр. Дошман сизәрлек бернинди ~ шау-шу юк. Ара-тирә генә сугышчылар авыр сулап куйгалыйлар. < Саллы йөк бер җилкәдән икенчесенә күчә, тонык кына булып коте- =■ лок зыңлап куя. Андый солдатны командиры пышылдап кына әрләп ала. Юл дәвам итә. Авылга җитәрәк тукталдылар. Разведчикларны көтәргә кирәк икән. Бераздан алар бер унтерны сөйрәп кайттылар. Аңардан тиз-тиз сорау алдылар. Майор командирларны кабат үз янына җыйды. Ул: — Беренче рота авылның сул ягыннан бара, икенчесе — уңнан, калган көчләр олы урам буйлап үзәк мәйданга үтә. Сигнал — яшел ракета, — дип, сәгатьләрне дөресләргә боерды. — Егерме минуттан һәркем үз урынында булырга тиеш. Беренче һәм икенче роталар, илаһи зур кош канаты сыман як- якка сузылып, дегеттәй караңгыга сеңделәр. Бүтән сугышчылар сабыр гына үз нәүбәтләрен көттеләр. Көньякта күк чите алсулана башлады. Ә озын мәһабәт гәүдәле майор Чубарь, авылга күз текәгән килеш, һәйкәлдәй хәрәкәтсез килеш бер урында тора бирде. Егерме минут үтмәдемени әле? Майор авылны ни өчен өч яклап кына камарга исәпли икән соң? Авылда тынлык. Фашистлар безнең һөҗүмне бу тирәләрдән көтмәгәннәр, ахры. Фронт сызыгы тоташ түгел. Днепр ярларына берәгәйле ныгытмалар ясаганнар да менә Зарубенцы белән ике арада бернинди ут нокталары юк. Бирешмәслек «Көнчыгыш вал* дип исемләнгән обороналарын кисеп кергән «чөйне», иртән тирәяктан өстәмә көчләр тарттырып, елгага бәреп төшерергә исәплиләрдер, күрәс.ң. — Кузгалырга!—дигән шыпырт команда булды. Су буена төшә торган казлар кебек тезелешеп дүрт-биш минут баргач, басу капкасы каршына яттылар. Авызына хәнҗәр капкан өч сугышчы постларның 113 эшен бетерергә китте. Бераздан ябалак кычкырып куйды. Бу — юл ачык дигән сүз иде. Майор, Рамилгә шунда калырга ишарәләп, башкаларны үзенә ияртте. Төркем каралтылар алдындагы агачлар ышыгыннан үзәк мәйданга ашыкты. Киң урам ярыйсы ук ачык күренә иде. Таң ата. Йокының иң татлы чагы. Кайсы ишек алдындадыр әтәч, батыраеп, аваз салды. Рамил елмаеп куйды. Авылны азат итү сәгате сугуын белдерәсеңме әллә, әтәч җаным? Элек шулай сызылып таң атканда синең гайрәтле җырыңа алсу кикрикле ничаклы агай-энең кушылгандыр. Ә хәзер син әнә бер ялгызың калгансың. Фашисттан шүрләмичә батыраеп, яңа көн тууын хәбәр итәсең икән, димәк, безнең эшләр ал да гөл булачак!.. Каты шартлап, чыжлап күккә яшел ракета атылды һәм авылның өч ягында, иртәнге тынлыкны чәлпәрәмә китереп, «ур-ра!» тавышлары яңгырады. Гранаталар гөрселдәде, автоматлар тырылдады. Кырыйдагы өйләрдән чыгучы булмады. Рамил, отделениесендәге икенче пулеметны засадада калдырып, үзе алга чапты. Олы урамның түренә, эчкәрәк кертеп салынган озынча йортның алдына туктап ашыга-ашыга пулеметын борды. Ишек-тә- рәзәләрдән сикергән солдатлар күренде. «Мәктәп бинасыдыр бу, — дигән уй башыннан үтте Рамилнең. Тапканнар урын... Укучыларны мәхрүм итеп...» — Та-та-та-та-та!.. — Пулемет, иртәнге салкында күшеккән әгъзаларын җылытырга теләгәндәй, башта иренгән сыман атты. Аннары ишектән ябырылып койма буйларына таба йөгерүче гитлерчыларны кургаш яңгыры белән коендыра башлады. — Ленту! Ленту приготовь, Митя!.. Яңа тасма куйган арада бер өер фашистлар, койма аркылы сикереп, бакчага кача башладылар. Әх, ычкындырырга ярамый бит алар- ны. Ярамый! Граната ыргытыргамы? Мәктәпкәме? Ут капса?.. Хәзер... Хәзер... Пулемет янә дәртләнеп атарга керешкән иде, койма янындагы солдатларның берсе граната томырды. Рамилгә, җиңелчә контузияне исәпкә алмаганда, зыяны тимәде, икенче номер, җиргә йөзтүбән капланган килеш, тынып калды. Рамил атты да атты. Ярты сәгатьтән урамнарда бәрелешләр тынды. Илбасарларның исән калганнары безнең гаскәрләр камавы булмаган тыкрыклардан Григоровкага шылдылар. Батальон сугыш кирәк-яракларын җыярга кереште. Үзебезнең соңгы патроннарны туганнар кабере янында бирелгән залпларга файдаландылар. Майор шуны теләде. Чыннан да, полкташлар белән соңгы хушлашу өчен үз халкыңның көче кергән сары җиз патроннар кирәктер ул. Лапастагы базларга, идән асларына яшеренгән авыл халкы курка- курка гына урамга чыкты. Күршесенә йомыш белән кергән булып, тирә-юньне күзәтте. Авыл кем кулында, ганс-явыз үкчәсен күтәргәнме, әллә баздан чыгарга иртәрәкме әле?.. Кинәт чырайлар бердән яктырып китә, шатлыклы авазлар яңгырый: — Ксенья әбекәй! Мәрхәмәтле күршеләр! Чыгыгыз» Үзебезнеке- ләр килгән! Үзебезнекеләр!.. Капкалар шалтырап, тупсасына хәтле киереп ачыла. Аларны ябып та тормыйча, мәйтәп һәм авыл советы биналары урнашкан үзәк мәйданга йөгерәләр. Фашист-канэчкечтән йолып алуыгыз өчен рәхмәт, балакайлар! Бина өстендә колгада, элек бәйрәмдәгечә очынып, талпынып комач җилферди. Сагындырган, һай сагындырган ул җанны! Карасана нинди хөр һәм мәһабәт ул! Үзеннән-үзе митинг башланды. Кай арада өр-яңадан киенеп өлгергән киң җилкәле, ялтыравык каешлы, кобуралы, күкрәге тулы орден, медальләр җемелдәгән пәһлевандай гәүдәле майор Чубарь, болдырга чыгып, якташларын сәламләде. Алкышлар тынгач, совет гаскәрләренең партия һәм Башкомандующийның зирәк акылы җитәкчелегендә, җиңү арты җиңү яулавын сөйләде. Озакламыйча Киевның ♦ һәм бөтен Украина җирләренең азат ителәчәгенә ышандырды. е. Гаскәрләр ялга урнашты, чат саен поход кухнялары төтенли иде. * Рамил мәктәп ихатасында койма буенда пулеметын сүтеп, майлап a җыйды да, тузан кунмасын өчен аны телогрейкасы белән каплап * куйды. Аннары, гашеткага аркасын терәп, җиргә утырды. Ике кулы < белән чигәләрен тотып, күзләрен йомды. Юк, черем итәргә исәпләми н иде ул. Ялгызы калып уйланасы килде аның. Шулай онытылып күп- i ме утыргандыр, күзләрен ачса, 9—10 яшьлек кыз бала аның башын- = нан шуып төшкән пилоткасын киертеп азаплана. Рамилнең куе кара чәчләре пилоткага сыешырга теләмиләр. Кыз аларны нәни йомшак £ кулы белән сыпыра иде. Башта Рамил төш күрәм дип уйлады. Йомшак кулны тотканнан ь соң, аның хуҗасы чырылдап читкә тартылгач, айнып киткәндәй бул- - ды. ч Рамил елмаеп: Ф — Курыкма, сеңелем, — диде. — Үзебезнекеләрдән курыкмыйм мин, — диде кыз. — Ничәнчедә укыйсың син? Икенчедәме? Рамил бу сорауны с урынсызга бирүен тиз сизенеп, иренен тешләде. Кызның тавышы калтырады, озын кара керфекләре түбән таба х сирпелде. — Укымыйм, абый. Беренчедә дә укымыйм әле. Немец мәктәпне үзенә алды. * — Хәреф тә танымыйсыңмы? — диде Рамил кызны янына утыр- s тып, сумкасыннан кәгазь-каләм алып. < — Хәрефләрне таныйм... Күрше кызы Оксана өйрәтте. — Ә Оксананы кем укытты? Кайда хәзер ул укытучы? — Аны... өйдә укыткан өчен немец асты. Икенче укытучыны өч көн генә әле окоп казырга куып киттеләр. Рамил окоп каоучыларны, шул исәптән укытучы Дарья Петров- наны да, бүген-иртәгә азат итәчәкбез дип кызны тынычландырды. Ябык ак чырайда канәгать елмаю хасил булды. Нәни йөрәккә сыймаган шатлыгын уртаклашырга теләптер, ахры, кызчык өенә ашыкты. Разведка Зарубенцы авылы алдындагы биеклектә тирәнгә казып ясалган ныгытмалар барлыгын һәм бу эшне башкарган халыкның амбарларга бикләп куелуын белдерде. Майор Чубарь ашыгыч төстә полк командиры янына китте. Озакламый һөҗүмгә күтәреләчәкләре һәр сугышчыга ачык иде. Рамил, хуҗалык взводыннан кызыл буяу алып кайтып, туганнар кабере өстендәге агач пирамиданы буяды. Эше беткәч тә китәргә ашыкмады, хискә бирелде. Сашко Днепр ярында ятып калды. Дмитрий менә биредә мәңгегә күзләрен йомды. Нинди сабыр, акыллы егет иде ул. Бакчачы булу иде яның теләге. Шуны белгән кебек, хәзер менә баш очында яфрак лар серләшә. Нәрсә турында серләшәләр икән соң алар? Сезнең моң, сезнең сагыш гомерлек түгел, дуслар. Киләсе елга ук мул итеп җимеш бирерсез. Пешми торып ул җимешләрне берәү дә өзмәс. Җиргә тып та тып итеп алма төшә башлагач кына бакчада кызлар җыры яңгырар. Сагышлы, сагынулы булыр ул җыр. Порәк ләрне сызлатыр ул. Ләкин батырлар кабердән барыбер чыга алмас шул, чыга алмас.. Рамил мәктәп ихатасында кабызылган учак янына килеп утырды. Кипкән өректәй бөрешкән сары битле хатыннар мәктәп эчендә фюрерның «цивилле» солдатлары калдырып киткән чүп-чарны утка ташыйлар иде. Хатыннарның берсе, кисәү таягы белән учакны акта- ра-актара, гитлерчыларны ләгънәтли иде. Күңел дәфтәренә чаткы төште... •Геройлар эзеннән» китабыгызның ахырындагы исемлектән Р. X. Әбдершинга Советлар Союзы Герое исеме бирелүен белдек. Ул безнең авыл егете булырга тиеш. Нигә аны Сэмәрканд өлкәсеннән дип яздыгыз? Әллә ул бүтән кешеме? Оренбург өлкәсенең Яңа Муса авылы гражданнары». Учак ягучы хатын бәләкәй дәфтәренә нәрсәдер язып утырган солдат белән кызыксынып: — Кайсы якныкы соң син, солдатик-касатик? — дип сорады. — Нинди ата-ананың йөрәк җимеше буласың? Әнкәсе әйтмешли, җыру көйләгәндәй итеп сөйләшкән өлкән яшьтәге бу мөлаем хатынга ни дип җавап бирергә дә аптырады Рамил. Тумышы белән ул Оренбург якларыннан. Хәйрулла абзый, олы улы Рамилгә сигез яшь тулар-тулмас, Кәттәкурган каласына күчеп килгән. Колхоз төзүдә катнашкан, озак еллар аның баш хисапчысы булып эшләгән. Хәер, болар һәммәсе Рамилнең күз алдында башкарылган эшләр ләбаса. Әтисе үз-үзен һич аямады. Рамилне дә шуңа өйрәтте. «Сине, улым, мөгаллимлеккә укытырмын. Кешенең күзен ачтыру — олы бәхет!» — диде, һәм, җае чыккан саен, үзбәк халкының уңганлыгы, зирәклеге турында тәмләп сөйли иде. Бөек галим Олугбәк турында да Рамил беренче булып әтисеннән ишетте. Озакламыйча М. Горький исемендәге җидееллык мәктәпне Мактау грамотасына тәмамлаган һәм шул елны ук Кәттәкурган сусаклагычын төзүдә җиң сызганып эшләгән комсомол егет Бохара, Сэмәрканд калаларындагы могҗизаларны үз күзләре белән күреп йөрде. Бохарада Олугбәк салдырган таш мәдрәсәнең ишеге өстендә галимнең: «Белемгә омтылу—һәр мөслим һәм мөслимәгә фарыз»,— дигән сүзләрен укып куанды... Кипкән өрек җимешедәй җыерчыклы, сары йөзле өлкән хатын Рамил күңелендә әнә шундый хатирәләрне кузгатты. Сорауларга җавапны да бик уйчан кыяфәттә бирде, ахры. Немец гранатасыннан алган контузия кызган мәлдә генә беленмәгән икән ул: баш чатный, күз алдында кызгылт, сары түгәрәкләр уйный иде. Хатын кисәү таягы белән учакны актара башлады. Чүп-чар эчендә фашист тамгалы сәмруг кош сурәте төшерелгән катыргы дөрләп яна иде. Дулап бөтерелгән ялкын очкынлы ялын тузгытты. Бер чаткы. зәһәр чыжлап, Рамилнең куен дәфтәре битенә очып кунды. Кәгазь үтәдән-үтә янып чыкты. Кичә Рамилнең күз алдында ике яшь агач ауды. Бүген бакчада җимешсез агачларга тап булды. Инде менә янган фашист сурәтеннән очкан чаткы... Китегез, китегез күңелдән шомлы уйлар! Ул яшәргә тиеш әле... * * * Кояш төшлеккә җиткәндә безнең туплар һаваны тетрәтте. Баш очыннан сызгырып очкан снарядлар, миналар ике авыл арасындагы калкулыкта туфрак бураны күтәрделәр. Ныгытмаларга куелган юан бүрәнәләр чәрдәкләнеп һавага очты, корыч янып, балавыздай йомшап төште, әйләнә-тирәгә теткәләнгән мундирлар сәләмәсе чәчелде... Аннары дөнья тынды. Тузан басылды. Батальон һөҗүмгә китте. Фашист шуны гына көтеп торган икән. Бакчалар эченнән төрле калибрдагы туплар ата башлады. Япан кыр ут эчендә калды. Ятарга мәҗбүр булдылар. Ләкин урын бик җайсыз иде: сафлар сирәклән- ♦ гэннән-сирәкләнде. t в. Немецлар өч тапкыр һөҗүмгә ташландылар, өчесендә дә чиге- * нергә мәҗбүр булдылар. Батальон ачык кырда ята бирде. Нишләр* д. гә? Каршыңдагы гаскәр саны үзеңнән өч-дүрт тапкыр артык икән- 2 леген белә торып һөҗүмгә күтәрелергәме, әллә өстәмә көчләр килүен 5 көтәргәме? Кайчан килер ул? Фашист атакасын янә кабатласа? н Майор Чубарь әнә шулай баш ватып дошманны күзәтә иде. * Мондый уйлар Рамилне дә борчыды. Ул — гади бер сугышчы. = Батальон язмышы турында кайгыртучы командир бар, комиссар бар. а. Ләкин Рамил уйламый булдыра алмый. Ул шулай тәрбияләнгән. Хә- ч леңнән килгәнне эшләргә омтылу — бөеклек түгел, кешенең көндәлек « бурычы. Бүген, бу минутта, бәлки хәтәр тәвәккәллектер ул. Пулемет о. щиты ышыгында атарга боерык көтеп яту куркынычсызрак икәне □ көн кебек ачык... Башкалар ничәмә-ничә тапкыр хәтәррәк адымнар- 5 ны атламаганнармы?.. Ф Рамил майор Чубарь янына шуышты. — Иптәш комбат, миңа, әнә теге калкулыкны урап үтеп, фланг- “ тагы камышлыктан ут ачарга рөхсәт итсәгезче, — дип мөрәҗәгать ит- с те ул. — Ялгызым гына барам. Дошман сизмәс... Авылдан фашистлар чыга башлаган иде. Майор икеләнеп тор- х мады: «Барыгыз!»—диде. о Әбдершин пулеметына ташланды. Пулемет рамына дилбегә бәй- “ ләп, дилбегәне, малай чакта ат-ат уйнагандагыча муенына киеп, култык астыннан үткәрде дә кәлтәдәй шуышып китте. Сугышчылар аны тын да алмыйча күзәттеләр. Сержант әнә теге < камышлыкка барып җитәргә өлгерерме? Бәдбәхетләр, безнең көчнең Э чамалы икәнен белгәнгә, әнә ничек күкрәк киереп киләләр! Сержант, чак кына ашыга төшсәңче, туганкай! Чак кына, тагын чак кына. Күп булса, йөз метр... Аннары син камышларга чумачаксың. — Булды! Өлгерде! — Күкрәкләр бердән җиңел сулап куйды. Немецлар Рамил'яшеренгән камышлык яныннан саф-саф тезелеп үттеләр, һавада, дуга ясап, яшел ракета кабынды. — Майор ут ачарга боера, — дип уйлады Рамил. Тиз-тиз пулеметын борды, әрҗәне ачты. Таныш такылдау, рәхәтлек биреп, бөтен тәненә таралды. Гитлерчылар ике ут арасында калдылар. Әле кайчан гына төз басып килгән тигез сафлар буталды, болганды. Шунда камышлыкка мина ява башлады. Рамил бернәрсә сизмәде. Атты да атты. Муеныннан, күкрәгеннән җылы нәрсә акты. Куллары хәлсезләнде, башы чамадан тыш авырайды. Шул чак үзе иртән кәгазькаләм бүләк иткән кечкенә кызның өмет тулы күзләрен күргәндәй булды. Әнә ул: «Немец кабат борылып килмәсме?» дип сорый. Колак төбендә фәкать шул тавыш кына яңгырап тора. — Килмәс! Килмәс! — дип пышылдый Рамилнең уттай кайнар иреннәре. Сугыш кыры мәетләр белән чуарланган иде. Исән калган ике йөзләп гитлерчы, корал ташлап, кул күтәрүне хәерлерәк күрде. Алар- ны тылга үткәреп, авылга ыргылдылар. Урамнарда кыска вакытлы бәрелешләр булып алды. Укчылар ротасы, фашистлар амбарларга бикләп тереләй яндырырга өлгерми калган йөз илледән артык кеше не азат итеп, юлларга, җәмәгать биналарына куелган миналарны зарарсызландырырга кереште. Ә пулеметчылар бу чакта камышлыкта кычкыра-кычкыра Рамилне эзлиләр иде. Аны һушсыз килеш табып алдылар. Ашыгыч рәвештә кыр госпиталенә илттеләр. Операция өстәлендә егет аңына килде һәм хәлсез тавыш белән: «Немец авылга үттеме?»—дип сорады. Бу аның соңгы сүзләре була... Күзләре чиксез ялварып тәрәзәгә текәлә. Сестра кыз, Рамилнең теләген аңлап, хирургка карый. Хирург тәрәзәне ачарга рөхсәт итә. Рамил ерак та түгел җәелеп аккан Днепрны, шанлы елганы кичә торган гаскәрләрне күздән кичерә, аннары моңлы карашы яр читләрендәге бөдрә талларга тукталып кала. Тирәндә, тирәндә нурлар акрынлап сүнә. Күз кырыена каяндыр күңел түреннән саркып җыелган ике бөртек ачы күз яше ак җәймәгә тәгәрәп төшәргә өлгерми, җәрәхәтләр белән телгәләнгән тән яшәүдән туктый. Туганнар кабере казыла. Хушлашу залплары яңгырый. Майор Чубарь матәм митингысын тәмамлап: «Туган җир куенында тыныч йоклагыз. Ватан сезне мәңге онытмас!» —ди. СССР Верховный Советы Президиумының 1943 ел, 17 ноябрь Указы белән Әбдершин Рамил Хәйруллаевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Барыбер кайтты «...Абыебыз Рамил Әбдершинның Советлар Союзы Герое булуы белән без бик горурланабыз. Ләкин бу хакта бездә бернинди документ юк. Аның Геройлык Грамотасы ичмаса укыган мәктәбенә тапшырылсын иде. Клара, Нурия. Раушания һәм Равил Әбдершиннар. Самарканд өлкәсе, Кәттәкурган каласы, Рамил Әбдершинның якты истәлеген мәңгеләштерү буенча җитәрлек эш алып барылмаган. Яңа Муса авылында ул бездән яшьли үк киткән, дип тынычланганнар. Кәттәкурганда да ниндидер сәбәпләр табылган. Мәскәүдән җибәрелгән Грамота да хәтта эзсез юкка чыккан. Шулай ел артыннан ел үткән. Ә хәзер? Кәттәкурганның герой укыган 10 нчы мәктәп бинасына (элек ул татар мәктәбе булган) алтын хәрефләре кояшта җем-җем итеп торган мемориаль такта куелган. Күк йөзедәй зәңгәр коридор сине кояш ягындагы киң ишекле якты иркен класска алып килә. Алдагы рәттәге парталарның берсе башкаларына һич охшамаган. Аның буявы гына яңа. Такталары иске, тупсалы капкачлары бик үк туры тор- маса да, бу парта күпләрне үзенә тарта. Ләкин күпләргә эләкми. Аңа утыру өчен һәр фәннән чирек саен «бишле» билгесе алырга кирәк. Заманында бу партада Рамил укыган. Хәзер Рамил бу мәктәпкә гомерлеккә кайткан. Аның монда үз бүлмәсе бар. Зурайтылган фоторәсеменнән игътибар белән карап тора. Күзләрендә чак кына шаянлык һәм моң сибелә сыман. Шаянлыгында тиктормас балачагының дәртле ашкынуы, моңында чәчәктәй гомеренең бик иртә өзелеп, башкарасы зур эшләренең үтәлми калуы өчен әрнү-яну бар шикелле. Әх, яшисе иде хәзер сезнең белән! — ди ул гүя һәркемгә. Аның сурәте астындагы чүлмәкләрдә эре-эре матур чәчәкләр үсә. Тынгысыз эзтабарлар Рамил холкының барлык үзенчәлекләрен өйрәнгәннәр һәм һәрьяклап аңа охшарга тырышалар. Түрдә иң кадерле урында Рамил Әбдершинга Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында алтын хәрефләр белән язылган Грамота. Унсигез яшьлек гомернең хак бәяләмәсе ул. Монда сабыйлар октябрят йолдызчыгы тага. Монда пионерлар тантаналы вәгъдә кабул итә. Монда үсмерләргә тышына бөек Ленин сурәте төшерелгән комсомол билеты тапшырыла. Музейда олылар да даими кунак. Көннәрнең берендә, төштән соң, чал чәчле, тоташ карадан киенгән чибәр бер ханым Герой бүлмәсенә керде. Акрын гына атлап түргә узды. Төрле истәлек әйберләрне, язуларны күздән үткәргәч, Грп- горовкадагы туганнар кабереннән китерелгән туфракка озак кына карап торды. Аннары яшьле күзләрен Рамилнең рәсеменә төбәде. Иреннәре тетрәде. Нәрсәдер пышылдады. Азрак тынычлангач, шунда үзен сурәткә төшерергә теләсәләр дә, риза булмады. Ханым зифа буй-сынлы укучы кызга сокланып карап куйды. Аның бөдрәләнеп торган кара авыр толымнарын сыйпады. Аннары ул, Рамилнең шушы мәктәптә укыган чакларын исенә төшереп һәм алардан моңсу рәхәтлек табып булса кирәк: — Рамил мондый толымнарны бөдрә талларга охшата иде, — диде. Киткәндә соңгы кат карап калыйм дигән сыман, чигенә-чигенә ишектән чыкты, һәм шәһәр халкы яратып ял итә торган җиргә — Үзбәкстан диңгезенең яр буена юнәлде. Көзгедәй су өстендә көмеш чабаклар уйный, акчарлаклар оча иде. Йөзләрчә арыклардан дөге, мамык басуларына мөлдерәп чайпала-чайпала игелекле хәзинә ага иде... Яр читләрендәге бакчаларда менә ничә ел инде йөзем пешә. Пионерлар карап үстергән аллеяларда берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр тезелешеп тора. Аларны өзмиләр. Чәчәкләр җилдә тирбәлешеп, Герой истәлеге алдында баш ияләр сыман...