Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕРЕНЧЕ ТӘЭСИРЛӘР

Таҗик совет әдәбиятына нигез салучы, таҗик һәм үзбәк әдәбиятларының күренекле вәкиле Садретдин Сәетморат улы Айни 1878 елны элекке Бохара әмирлеге. Гиҗдөвән төмэне. Соктара авылында туа. »Соктара күп милләтле зур авыл. Монда элек-электән таҗик, үзбәк, иранлы мараканнар һәм кайчандыр шунда торып калган гарәпләр бергә, дус яшәде. Нигездә, авыл халкы ике телдә сөйләшә: гарәпләр белән үзбәкләр — үзбәкчә, калган күпчелек таҗик телен дә аңлаша-аралаша иде. Авыл һәм дин башында — таҗиклар, алыш-биреш. сәүдә өлкәсендә үргәнечлелэр хөкемлек итәләр. Башлангыч мәктәп һәм юга ры класслы мәдрәсә кышын да. җәен дә эшли. Шуңа күрә безнең авыл кебек гыйлемле авыл әмирлектә бик сирәк очрагандыр*. — дип яза әдип соңын нан. С. Айниның да ата-бабалары гыйлемле була. Бабасы Сэетгомәр хаҗи, мәсәлән, күршедәге ярлырак авылда байтак еллар муллалык вазифасын башкара. •Минем балалык чорым ике авылда үтте. Җәй айларында без Соктарада. дәү әти йортында яшибез. Кышка икенче твмәнгэ' караган Югары Мәхәлләгә кайта быз. Авылларның икесе дә Бохарадан төньяккарак. кырык чакрымнарда иде ләр»,— дип искә ала әдип. Ни сәбәптер. Садретдинны алты-җиде яшьләрендә абыстай мәктәбенә генә бирәләр. Әмма аның *зур мәдрәсәләрдә белем алу» теләген бу мәктәп кенә канәгатьләндерә алмый. Бер җәйне Бохарадан килгән бер зур түрә кечкенә Садриның хәтер сәләтенә исе китеп, шул табында утырган абыйсына *аны укытырга» киңәш итә. Абыйсы аны Бохарага җибәрергә сү^ бирә. Садретдинга иҗат юлы. шулай итеп. Бохара мәдрәсәләрендә ачыла. Айни өчен бу данлы кала бәхет, шатлык кына алып килми. Алдынгы карашлы мөгаллим һәм шагыйрь әмир зинданнарының тарлыгын да. әмир җәлладларының камчысын да татып карый. Бөек Октябрь көннәрен ул рухланып хөррияткә дан җырлап каршы ала. Айниның зур таланты бары тик Ленин идеяләре белән сугарылган хөррият көннәреннән соң гына чын-чынлап чәчәк ата. С. Айни әсәрләрен ике телдә — таҗикча һәм үзбәкчә язган. Аның автобиографик •Бохара» исемле роман эпопеясы, илебез чикләрен үтеп, дөньякүләм бәя алды. Галим С. Айниның таҗик әдәбияты тарихын тасвирлаган хезмәтләре. *Мангытлар династиясе» дигән китабы әле дә үз кыйммәтләрен югалтмыйлар. Әдипнең гыйльми хезмәтләре дә илебездә югары бәяләнде, аңа академик дәрәҗәсе бирелде. Таҗикстан Фәннәр академиясе ачылгач ул аның президенты, ә Үзбәкстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы итеп сай ланды. Бу хезмәтләре өчен ул ике мәртәбә Ленин ордены белән бүләкләнә. Ул СССР Верховный Советына һәм Таҗикстан ССР Верховный Советына депутат итеп кат- кат сайлана. Бу санда китерелгән өзек язучының •Бохара» романының бала чакны тасвирлаган өлешеннән тәрҗемә ителде.

 

 

 

Шәфрикан төмәненә I караган Югары Мәхәллә авылы яныннан Шәфрикан елгасы ага. Ә бу авыл Кызыл Ком чүленең янәшәсендә үк утыра иде. Бер җәйне бу елганы көчле җил белән чүлдән күчкән ком өеме томалап китте. Бу хәл минем күз алдында булды. Без ул көнне көтүче малай Ергаш белән елга аръягында, көтүдә уйный идек. Көн урталарыннан исә башлаган эссе җил икенче көннен иртәсенә безнең авылны басу-кырсыз да, бакчасыз да, сусыз да калдырган иде. Иртән иртүк әтиләр, капчык һәм китмәннәр алып, бабам бакчасын карарга киттеләр. Мин дә аларга иярдем. Кеше биеклегендәге саман койма белән уратылган бабам бакчасын танымаслык булган, җимеш агачлары бил тиңентен комга күмелгән иде. Ә коймасыз бакчалар, басулар? Аларны табарлык та, танырлык та түгел. Иң аянычы — басуларга да, бакчаларга да бик кирәк суның ком астында калуы иде. Бакчалардан комны читкә дә түгәрсең, ә сугарасы су кайда? • Тиздән белдек, бу хорафат бер безнең Югары Мәхәллә халкына гына кагылмаган икән. Күрше Рубахо, Тезгузар, Карагач, Абдулла- җан, Мөхәннәд Баки, Качехуран авылларына да җиткән. Ком бураны Гиждөвән Төмәнендәге дәү әти авылы Соктара күршесендәге Саидато чигендә туктаган булып чыкты. Боларны ишеткән әтием ачынып: — Бөтен Шәфрикан төмәне бер төндә җирсез дә, сусыз да калды, ком чүленә әйләнде,— диде. Буш ва’кытларында ул сату өчен тегермән ташлары ясый, әле шушы көннәрдә генә күрше авыл тегермәнчесенә дип яңа таш төгәлләп килә иде. Әни, әтинең соңгы көннәрдә ком белән булашып эшен ташлавын искә төшерде дә: — Минем әтиләргә ярдәмләшәм дип бөтенләй эшегездән аерылдыгыз,— диде.— Бик ашыгыч эш дигән идегез ич! Моңа каршы әти башын чайкап көлемсерәде дә: — Әйе, бик ашыгыч иде. Тик бу ташның аңа кирәге юк хәзер. Әле генә карап кайттым, су буендагы тегермән дә ком астында калып җимерелгән...— диде. Җәй айларын без гадәттә дәү әтидән калган йортта — Соктара авылында уздыра идек. Монда безнең җирләр, бакчалар. Әтинең туганнары. Быел исә әти безнең барыбызны да кышка да биредә калдырырга ниятләде. Бабайдан калган иске агач өйне сүтеп, яңа корылмалар өстәп яңа өй өлгертте. Менә яңадан язлар да җитте. Бөтен тирә-як күкрәп, язга шатланып утыра, бакчаларда туктаусыз кошлар сайрый. Билгеле, без, бала-чага, урамнан да кермибез. Шундый якты, кояшлы көннәрнең берсендә бик пошаман хәлдә Югары Мәхәлләдән әти кайтып керде, Бу вакыт мия I Төмән — өяз, хәзерге район. тыкрыкта этем Хайбар белән уйный идем. Әти күренүгә бу хакта башта әнигә кереп әйттем. Әти ана әби-бабайларның исәнлеген әйтте дә, әледән-әле уфылдап, уфыргалап: — Чәй куй... Биштәрдәге итне алып яшер, мәче алмасын...— дип, өзек-өзек кенә сөйләшеп, әни хәстәрләп өлгергән мендәр өстенә сузылып ятты. Ул никтер бик боек, монсу иде. Әни түзмәде, читләтеп кенә. ♦ — Әллә берәр хәл булдымы? Тегермән ташларыңны сата алмадын- а. мы? — диде. — Ташларны саттым,— диде әти сабыр гына.— Акчасына ике кара- fc гач алдым, аларны тураклап, өеп куйдым. Ә менә Шәфрикан. Әти, үз уйларына чумып, тагын тынып калды. Тагын уфылдап куй- 2 ды. Әмма инде әнинең кулына «жеп очы» эләккән, ул Шәфрикан ел- ы гасын чистарта башлаганнарын белә иде. Әңгәмәне өзмәс өчен: — Шәфриканны ачалар диләр, хакмы ул? — дип сорады. — Дөрес. Тик аннан ни файда?! Тотынмаган булсалар әйбәтрәк S булгандыр. Су бирәм дип дәһканны бөтенләй малсыз, җирсез калды- ф ралар, имансызлар... Әти ник болай дип әйткәнен башта аңлашмый тордык. Ничек инде Z ул елганы арчып су җибәргәч тә халыкка файдага булмасын, ди? с Шәфрикан буенда утырган авыллар былтыр көз көне үк аны ком- * нан арындыру эшенә тотынып караганнар иде. Көч җитмәү сәбәпле = бу эш уңышсыз чыкты. Су үтәрлек кенә итеп ачылган тар үзәнне яр ~ буе комнары тагын күмә барды. Шуннан соң мир башлыклары ярдәм ►. сорап әмиргә мөрәжәгать иттеләр. Әмирлектәң елгага яңа үзән ачты- “ руны сорадылар. Әмир, әлегәчә жыела торган налогтан тыш халыкка п өстәмә салым салып, бу эшне башкарып чыгуны Шәфрикан төмәненен * дүрт олысына — рәис, казый, салым жыючы һәм караул башлыгына тапшырды. Бу дүрт түрә башта елганың булачак үзәнен билгели, аннары жыен жыеп күпмегә тешәсен, салымның күләмен әйтә дә, әкренләп эшкә керешә. Инде атабыз Сәетморат хаҗины борчыганы шул икән—сугару көннәре якынлашып килүгә дә карамастан, эшнең очы да, кырые да күренми ди. Алты айга нибары дүрт чакрым ара үтелгән икән. Монда кайтыр алдыннан гына әти анда булган, боларны үз күзе белән күргән. — Карасаң—кыр тулы халык. Тик алар кемнәр диген? Мир жил- кәсен кимерүчеләр. Түрәләрнең аш пешерүче, йомышка йөрүче, куйчы, сакчы, итчеләре генә дә ике йөзгә жыела икән. Эш башындагылар көннәр буе ышыкта, чатырда ята ди. Ник ятмасыннар, үзләре тук, атлары алдыннан солы өзелми. Җир казучыларны көн сүрелгәч кенә эшкә алып чыгалар да, ике-өч аршин буй үтүгә, «бүгенгә җитәр, иртәгә калсын» дип әйтәләр икән. — Нишләп соң ул алай сузалар? — диде әни.— Нигә ашыктырмыйлар? — Аларга кая ашыгырга. Халыктан һәр бирмеш көн ун мен тәңкә салым кереп тора ич. Бу акчаның яртысы түрәләр корсагында, яртысы кесәсендә калып бара. Нигә сузмасыннар! Әти борчылып бу хакта безгә сөйләп, аңлатып бетергәндә инде чәйдән кузгалыр чак җиткән иде. Менә ул соңгы йотым чәен уртлап куйды да, әйтергәмеәйтмәскәме дигән кебегрәк бер хәлдә утырганнан соң, әнинең күзенә төбәлеп карап: — Бер нәрсә эшләдем әле мин. Отышкадырмы, оттырышкамы, белмим. Тәвәккәлләп, әмирнең үзенә яздым әле бу хакта Бәйнә-бәйнә барсын да яздым. Суның вакытында булмавы халыкка гына түгел, казнага да зыян, уңышлар булмагач, әмир өлеше дә бермә-бер кимиячәк, дидем. Эш башына намуслы кешене куеп, суны тизрәк җибәрәсе иде. дидем. Сезгә моны ул тирәдә үз җирләре булмаган, бары тик дәүләт һәм халык өчен кайгырткан кеше язды, дидем. Имзамны куймадым. Сез дә берәүгә дә әйтмәссез,— диде. — Инде ул хатны әмир укыдымы? Кем тапшырды. дип сорады әни. ,, _ — Бохарага энең Корбан Ниязны җибәрдем. Ул тапкыр егет. Әмир« җомга мәчетенә килгәч аның берәр якынына тапшырырсың, дидем. Иншалла, шәт ул хат хәзер әмир кулындадыр,— дип әти дога кылды. Аннары, бүген беренче тапкыр елмайган сыманрак итеп: — Файдасы тияр, дим. «Сезнең байлыкны кайгыртучы» дип юкка гына өстәмәдем бит мин ул хатка. Аңлар... Әтинең күңеле язылып киткәндәй күренде. Бераз хәл алгач ул торып остаханәсенә юнәлде. Тиздән без аның киндер тукып утыруын ишеттек. Безнең өйдәге бар нәрсә әтинең үз кулы белән тукылган иде. Күлмәк, ыштаннар да, сөлге, ашъяулыклар да үзебезнеке. Буятырга гына кайбер әйберләрне әти буяучыларга биреп эшләтә, ә күп вакытта җепләрне дә үзе буйый иде. Мөхетдин абыйны Бохара мәдрәсәсенә озатканда гына ул фабрикада эшләнгән тукыма алып чапан-җилән- нәрен шуннан тегеп кидерде. Берәр атнадан җәйге каникулга Сәет Әкбәр белән абыем кайтты. Сәет Әкбәр һидият хаҗиның зур улы иде. Безнең авылда һидият хаҗины Оста хаҗи гына дип йөртәләр. Чөнки бездә берәү дә ишек-кап- ка булсын, башка кирәкяракны булсын аның кебек оста итеп эшли алмый иде. Тиздән әниемнең Бохарада белем алучы энесе дә килде. Ул Гиж- дөвән төмәне казые Абдул Вахид улы белән бергә укый иде. Каникулга чыккач та ике-өч атна шуларда кунакта булган икән. Хәл-әхвәл сораштыра торгач Абдул Вахид казый исеменә Бохара әмиренең әмере ирешүен дә ишеттек. Шулай итеп әти Шәфрикан елгасын ачу эшенеи башына Абдул Вахид казый билгеләнүен белде. Моны ишеткәч ул бик тә сөенде. Инде бер-ике көн кунак булган Дәһкан абый әти-әнисе янына ашыккач, ул да, Югары Мәхәлләгә барып, эшнең торышы белән танышып каетырга ниятләде. Бик үтенгәч әти үзе белән мине дә алды.’ Ике авыл арасы унбиш-уналты чакрым иде. Шул көнне үк Югары Мәхәлләгә барып җиттек. Анда үзебезгә кермичә, бабайларга гына тукталырга булдык. Дәһкан абый белән әтинең кайтуын ишетеп, тиздән бабам йортына авыл картлары җыелды. Алар беравыздан Гиждөвән казыеның эшне кызу тотуын, халыкны иртәдән-кичкә чаклы эшләтүен, болай барса бер-ике көннән авылга су киләсен сөйләделәр. Түрә янында нибары ике генә кеше — хезмәтчесе белән йомышка йөрүчесе генә икән. Ул анда симез куйлар суйдырып, сыйланып ятмый, үзенә кирәк ашамлыкны өеннән китертә, староста белән старшиналарга да халыктан туенуны тыйган ди икән. Шуңа күрә ул абруйлы, элгәреге түрәләр биш-алты айда башкара алмаган эшне атна-ун көндә төгәлләп килә ди. Бу хәбәрләрне ишеткән әти тагын да куана төште. Шундук абыйны үзе белән әйдәп: — Бүген үк барып күрик. Бу уңышлар сәвабына урында дога да кылып кайтырбыз, — диде. Без бу юлы да өчәү киттек. Халыкның күрше Рубахо авылы янәшәсендә эшләгәнен белә идек. Бу авыл бездән күренеп үк тора. Без килгәндә билен яшьләрчә буган, кулындагы озын таягына таянган түрә яр буенд! иде. Абдул Вахид казый кечерәк ак сакаллы, ачык, карачкыл йөзле, какча гәүдәле тәбәнәк карт иде. Кашлары минем бабам кашы кебек куе һәм озыннар. Аның белән әүвәл, мәдрәсә шәкертләренә хас булганча, гәүдәсен билдән бөгеп Дәһкан абый исәнләште. Аннары әтигә ымлап: — Бу минем җизнәм, сезнең алда баш ияргә килде, — диде. — Алайса, ул сезнең беренче мөгаллимегез дә буладырмы? — Әйе, тәкъсир, ул миңа хәреф танытты, Бохара мәдрәсәсенә укырга урнаштырды,— диде абый. Әтигә ике кулын сузып күреште казый — Беләм, алайса, беләм мин сезне. Дәһкан белән укучы улым сезнең хакта күп сөйләде. Ә бусы кем була? - - — Улым,— диде әти. ' b Казый кулына алып мине чөйде дә, яңадан җиргә бастыргач: 2 — Шушылай зур булып үсәрсең, укымышлы мулла булырсың,— = диде. Аннары кызыл кәгазьле конфет алып кулыма тоттырды.— - Укыймы? ’ 2 — Мәктәпкә бу көздә барачак. Шул вакыт безнең әнинең Корбан Нияз, Раушан Нияз һәм Нияз- £ хан атлы туганнары килеп бастылар. Алар да биредә эшлиләр иде. — Ә болары сезнең кемнәрегез?—дип кызыксынды казый. — Минем туганнарым,— диде Дәһкан абый. * — Әйбәт эшлиләр. Бигрәк тә Корбан Нияз ошый миңа Тапкыр да. _ батыр да егет. Андыйлар күп түгел. Казыйның аяклары арыды, ахрысы, ул утырды. Башкалар да уты- - рыштылар. Карт сүзен дәвам итеп: — Энегезгә сокланам. Акыллы да, тәвәккәл дә. Юкса бит бик күп- = ләргә моның я берсе, ә икенчесе җитешми. Я ул артык дуамал, яисә = акылы җитеп килеп тә, юаш холыклы була. Моның икесе дә яман. - Шулай диде дә Абдул Вахид түрә, Дәһкан абыйга таба борылып — Рөхсәт ит Корбан Нияз энеңә миндә хезмәттә калырга. Мина - ул ошый. Гыйлеме бармы?—диде. — Укымаган шул. — Зарар юк. Акылы, тапкырлыгы булсын. Башкасына өйрәнер. Бу сүзләр белән казый Корбан Нияз абыйга борылып — Ярый, сез эштә булыгыз,— диде. Аннары ялчысына чәй китерер гә кушты. Хезмәтче агач ботагына эленгән хурҗинны алып, аннан бакыр чәйнек белән бер чынаяк чыгарды Чынаякка чәй агызып башта аны хуҗасына сузды. Аннары безгә өләшеп чыкты — Гаеп итмәгез, башка сый-хөрмәт юк,— диде казый. Без дә сусауны баскач, кузгалып: — Әйдәгез, башкарылган эшкә дога кылыйк,— дип халык янына алып китте, һәр авыл, артель үзенә билгеләнгән җирдә эшли Алар белән авыл старшиналары һәм старосталар җитәкчелек итә. Без якын лаша башлау белән бу түрәләр ашыгып агач ышыгыннан күтәреләләр дә кычкырып-кычкырып халыкка әмер бирергә керешәләр иде Абдул Вахид казый шундый «каты тырышкан» бер иләмсез юан старшинаны туктатып: — Тәкъсир, китмән алып эшләп тә күрсәтсәгез икән,— диде Бу хәлдән соң инде безне һәр урында авыл башлыклары халык белән бергә китмән тотып каршы ала башладылар. Без Шәфриканга Истамсу елгачыгы кушылган төшкә юнәлдек. Бу урында инде буа буылган, балта осталары буа авызына соңгы такта ларын кагалар иде. Елга үзәне дә буадан өс якка ачылган, җир казу чылар инде буа астына күчкәннәр иде. Абдул Вахид карт старшинаны чакыртып, буачылар артеленә дә түбәнгә күчәргә боерды. — Монда суны җибәрегез,—диде. Аннары әтигә мөрәҗәгать итеп Эшне мин арттан су куып килерлек итеп оештырдым. Бүген без мои да, иртәгә су... Кеше үз эшенең нәтиҗәсен күреп торсын. Су иртәгә Рубахо авылына җитәчәк. Менә елганың югары башыннан, йомычка һәм башка чүп-чарларны куып, болганчык су килүе күренде. Менә беренче көчсез дулкын буа киртәсенә килеп төртелде Аның артыннан инде зурайганнан-зурая бар ган икенче, өченче дулкыннар агыла иде. Бер мәлне су, такта ярыклары арасыннан әз-әзләп саркып торуга да карамастан, буа кырына ук күтәрелде. Елга мөлдерәп тулган иде. Хәзер үк инде бу дулкыннар, буа өстеннән агып, безнең Югары Мәхәллә елгачыгына барып кушылыр сымак тоелды. Менә ул сөенеч! Әйтерсең бу дулкынны ияртеп хәзер үк авылга алып кайтачакбыз! Әйе, бу көннәрдә авылда Абдул Вахид казыйның мактаулы исеме телдән төшмәде. Әти дә әледән-әле исе китеп: — Җитмеш алты яшьлек карт бит, ә нинди җитез, уңган, эшчән,— дип куйгалый иде. Тагын берничә ел үткәч кенә мин аның әле күренекле шагыйребез булганлыгын да белдем. Шагыйрь Абдул Вахид Садрый Сарир булган икән ул. Моны мин очраклы гына белдем. Өч-дүрт ел укыганнан соң мин авылыбызның кызлар мәктәбен тәмамладым. Әмма остабикәдә күпме укымыйк — хәреф танудан башкага өйрәнә алмадык. Икенче кул беләнрәк язылган булса әле ул китапны да укырлык дәрәҗәдә түгел идек. Язуга бөтенләй тотынмадык та. Шуннан соң әти мине авыл мәдрәсәсе мөгаллименә алып килде. Мөхетдин абыем белән Сәет Әкбәр хаҗилар да аңардан белем алганнар иде. Иң әүвәл «Белем башы» исемле китапка керештек. Бу китапны бер ай укыдык без. Сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәсәм лә, мөгаллим артыннан кабатлап, ятлап барырга тиеш идем. Шуннан «Белем» китабын кулга алдык. Бу китап таҗик телендә иде, тик гарәп язма кагыйдәләрен тасвирлый, анда бик күп гарәпчә мисаллар китерелгән иде. Бу мисалларны, шулай ук, аңламый-нитми ятлап кына бардык. Мөгаллим үзе аларның эчтәлеген белгәндерме, тик һич вакыт миннән «бу ни аңлата» дип сорамады, кызыксынмады. Мине тагын да уйга калдырганы шул, Бохара мәдрәсәсендә укыган әтине дә бу мәсьәлә борчымый иде. Ул минем көндәлек дәресне ничек ятлаганымны тыңлый да: — Бик әйбәт, улым, һәрчак шулай укы! —дип мактый иде. Авыл мөгаллиме сабакларыннан мин ике нәрсәгә өйрәндем. Берсе — әбҗәд санына, ягъни гарәп алфавитындагы аерым хәрефләрнең кайчан, нинди санга тиң икәнен белдем. Икенчесе — шигырьне яратырга өйрәндем. Борынгы газәл, рубаятларның чын мәгънәсен төшенеп җиткермәгәндә дә мине аларның яңгырашы ук әсир итә иде. Өстәвенә, кайбер шигырьләрне инде без абыстай мәктәбендә дә ятлаган идек. Бу вакытта әле мин үзебезнең тирәдә шагыйрьләр яшәгәнен белми идем. Белү түгел, хәтта ул хакта башыма да килми иде. Шигырьне бит изге җаннар язып калдырган. Бармыни ул хәзер андый изгеләр... Бер көнне әти ни өчендер мәчеткә мине д$ үзе белән алып китте. Мәчет алды тулы халык иде. «Юкса күрмәссең» дип, әти мине биек койма башына атландырды. — Карап тор, хәзер мәчеттән абыеңның хәлфәсе чыгар. Ул бөек затлардан булыр, галим ул, шагыйрь ул,— дип кисәтте. Мин аптырап калдым. Халык алдына чыгып баскан кеше бер дә андый изге рухлы затларга охшамаган иде. Үзе ябык, сары гына чырайлы, кечерәк буйлы. Иңендә гадәти ак чапан, ә башында безнең мөгаллиммуллаларныкыннан да кечкенә ак чалма. Гаҗәпсенеп, бу хакта әтигә әйттем. Шулай ул, балам,— диде әти.— Кемнең башы буш, шул зур итеп чалма урый, ә акыл иясен болай да таныйлар. — Нинди шагыйрь ооң ул? — Газәл, рубаятлар яза,— диде. Бу вакыт намаз башланасы иде. «Бар кайт, улым, өйдә сөйләшербез»,— дип әти мине җибәрде. Өйдә ул үз кулы белән күчереп язган язма китабын алып минем янга утырды. Китапның соңгырак битләрен ачып берничә шигырь укыды — Болар аның газәлләре,—диде. Сүзнең ни хакта баруын төшендерде. һәр газәл «иса» дигән сүз белән төгәлләнә. Бу ни дип сорадым. — Бу аның шагыйрь буларак алган исеме: Иса. Менә бу шигырен ул утыз яшьтә язган. Шуңа анда киләчәгенә якты өметләр нык чагыла. Ә болары соңрак, кырык, илле яшьләрендә иҗат ителгәннәр. Хәзер аңа алтмыштан ашкан, ә яшьлек өметләре әле дә акланмаган.— диде әти.— Ул да ярлы баласы. Гомере буе иске - китапларны күчереп яза, хәлфәлек хезмәте белән көн күрә. . Шул чак әтинең йөзендә ниндидер ямансулык билгеләре чагылып үткәндәй тоелды. Ул хәтта көрсенеп, тирән сулап куйды — Мин дә, хәллерәк булсам, тагын да укыр идем. Туры килмәде. Бәлки миннән дә берәр затлы адәм чыгар иде. Инде син тырыш. Бөтен өметем сездә. Ул кичне без, әти бик ихтирам иткән Саиб баба Исфаханн, Хафиз, ерак һиндстан илендә яшәгән Бәдел шигырьләрен укыдык. Бу мизгелдә әтием, яшереп ширбәт капкай бала сымак, эчке бер яктылык, рәхәтлек кичерә сыман иде. — Бүгенге көндә дә шигырь язып буламы? Изге дә, галим дә булмаган кеше дә яза аламы аны? — дип төпченүемне дәвам иттем. — Билгеле, сәләте булган һәркем яза ала,— диде әти. Аннары китабының тагын бер битен ачып куйды.— Бу шигъри дүртьюллыкны мин яздым. Оста хаҗи туганымның мәчет ихатасын матурлап, бизәп яңартуына багышланган ул. Аның мәгънәсе шунда ки, шигырьдәге тавык, богдай һәм су сүзләренең хәрефләрен санга күчерсәң, 1303 килеп чыга, һндият хаҗи абыең ул ихатаны нәкъ шул мең өч йөз өченче елны башкарган икән. Бу сөйләшүдән соң минем күңелне әллә ниткән якты нурлар балкытып җибәргән кебек булды. Димәк, хәзер йә матур-матур газәлләр, рубаятлар иҗат итүчеләр бар икән бит! Әнә бит минем әти дә шигъри юллар төзгән! — Шагыйрь булу өчен, улым, күп укырга, бик күпне белергә, кирәк, күп хезмәт куярга кирәк. Безнең Иса хәлфәләр, борынгы Cant баба, Бәдел, Хафизлар нәкъ шундый акыл ияләре Үрнәк ал — Ә Иса хәлфәдән башка кем дә булса яшиме соң хәзер? — Әлбәттә. Күп алар. Син белгән Гиҗдөвән казые, мәсәлән Бу сүзләрне ишетү миңа сөенечле дә, көенечле дә тоелды. Нигә мин моны элегрәк белмәгәнмен соң? Теге чакта, очрашканда ук белгән булсам!? — Яза белсәң нкән,—дидем мин. Әти мине юатып: — Тырышсаң булдырырсың, улым! — дип өметләндерде, һәм киләсе көннәрнең берсендә үк үзе язарга өйрәтәчәген әйтте. Әмма ул ышандыргач та әле тагын берничә көн үтте. Мин түзмәдем, кабат исенә төшердем. — Кәкре-бөкрерәк язам шул мин. Миннән отсаң синең дә язуың эшкә ашмас. Тиздән абыеңнар кайтыр Сәет Әкбәр матур яза, сине дә ■ ул өйрәтер,— диде әти — Ә без синең белән киләсе базарда язу әсбаплары ала торырбыз. Әлбәттә, бу сүздән соң минем түбәм күккә тиде.

ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН тәржеыэсе.