Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Фәнис Яруллин

Көз Күк йөзе — көзге басу, Болытлар кибән-кибән. Җилкәсендә салам ташып Кибәнне җилләр өйгән. Кибәннең иң өстендә Эшләпәле карт кебек — Кояш карап тора җиргә Тавышсыз гына көлеп. Океан Өстебездә зәңгәр күк, Астыбызда океан. Шул океанда үземне Капитан итеп тоям. Ләкин безнең океанда Давыл булмый, җил булмый. Мачтабызның өстенә Акчарлак килеп кунмый. Балыгы бар, суы юк, Әкияттәге кебек ул. Җилсез, сусыз, давылсыз «Океан» дигән кибет ул. Безнең әби Безнең әби укый белми, Үзе шундый шәп яза: Иртән торып май яза, Кич утырып йон яза. Көзге күренеш Күк йөзендә елак кояш Бер бата, бер калка. Җил урманның чәчен ала Елата-елата. Кран Урамда эшли кран, Муенын кая борган? Хәрәкәте бик салмак — Цирктагы фил сымак. Әнә ул зур панельне Ничек җиңел күтәрде. Фил үрелеп алгандай Учыбыздан шикәрне. Җиңеләйтү чарасы Әнкәсе белән Ләйлә Кибеттән кайтып килә. Кайтасы юл шактый бар, Әкрен генә атлыйлар. Ләйләсе сумка тоткан, Сумкасы иңен сыккан. Алыр иде әнисе, Кулында бар бәбисе. Кемнән ярдәм көтәргә. Ничек кайтып җитәргә? Ярты юлны узгачтын, Телне ярым сузгачтын, Тагын кибет күрделәр — Ансына да керделәр, һәм алдылар шоколад, Шоколадка Ләйлә шат. Сал, әни, ди, син монда, Урын бар, ди сумкамда. Юлның калган яртысын Кайтты Ләйлә җил дә җил. Шоколад та салгачтын, Сумка булды җип-җиңел.