Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨЙЛӘРЕНДӘ ЧОРЫБЫЗ СУЛЫШЫ

Композитор Бату Мулюковка 50 яшь Бату Мулюковның әле музыка грамотасын да ныклап үзләштереп өлгермәгән чакларында чыгарган көйләрен тыңлагач, зур белгечләрнең «композитор булып туалар» дигән сүзләре искә төшә. 1946 елны язылган, хәзерге вакытта Г. Зәйнашева сүзләренә җырлана торган «Төзүче җыры» да шул хакта искәртә кебек. Ул җырдагы заманыбызга хас тизлек ритмы, интонацияләрнең яңа һәм саф яңгыравы С. Сәйдәшевне юкка гына кызыксындырмагандыр. Татарстан’радиосында һәм үзешчән коллективларда егерме ел буе башкарылуына карамастан, бу әсәр аһәңе белән һаман да күңелне үзенә җәлеп итә. Иҗатының татар музыкасына яңа интонацияләр алып килүе, композиторның бүгенге музыканы ишетүендәге үзенчәлекләре В. И. Ленинның йөз еллык юбилеен үткәргәндә аерата ачык күренде. Хор өчен язылган «Гасырлар кешесе — Ленинга» җырын башкармаган бер генә район яки профсоюз үзешчән хор коллективы булмады дисәк тә ялгышмабыз. Моны без районнардан халык иҗаты йортына һәм хор җәмгыятенә килгән концерт программаларыннан ачык күрәбез. Бату Мулюков республикабыз музыка тормышына югары гражданлык пафосы белән сугарылган патриотик җырлары белән килеп керде. Ә. Давыдов сүзләренә язылган «Яшә, партия!» җыры да хор коллективлары репертуарында ныклы урын алып тора. Композиторның иҗат диапазоны киң. Вакыт-вакыт аның илһам дәрте көтелмәгән борылышлар, яңа ачышлар ясап куя. Б. Мулюковның Г. Тукай сүзләренә язган «Егет илә кыз», «Хатыннар хөррияте», башка шагыйрьләр белән иҗат иткән сатирик җырлары музыкабызда беренче карлыгачлар булды. Профессиональ сәнгатькә килгәнче, Бату Мулюков зур тормыш университеты уза. Бөек Ватан сугышы елларында ул — яшүсмер малай — фронтка китүчеләрне хәрби комиссариат ишегалдыннан гармун уйнап, җырлап озата. Кулына гармун тоткан малайны яралы сугышчылар янында — госпитальләрдә дә еш очратырга була. Ә 1943 елның җәендә Батуны Оренбург өлкәсендәге Каргалы авылының «Чулпан» колхозына чакыралар. Язгы чәчүдән башлап, кар төшкәнче ул шушы колхозда яши. Көндезге ял вакытында һәм эштән соң, гармунда уйнап, колхозчыларның күңелен ача. Ярышта җиңүче булып чыга колхоз ул елны. Монда бәләкәй гармунчы һәм тырыш егет Батуның да өлеше була. Менә шул вакытлардан башлап гади җентекләп өйрәнгән яшь композитор, җиң сызганып, күптәнге хыялын — оригиналь музыка әсәрләре иҗат итү теләген тормышка ашыра башлый. Ул, беренче буларак, балалар өчен күл тавышлы кантаталар яза. Китап нәшриятында аның «Татарстан» кантатасы, «Яшь космонавтлар», «Бетен ел матур», «Кем булырга?» җыентыклары басылып чыга. Ул татар композиторларының әсәрләрен балалар тавышына көйләп оранжироекалар ясый, балаларга яңа әсәрләр ейрәтә, аларның кон цертларын оештыра. Б. Мулюкоә җитәкчелек иткән хор коллективы ярышларда җи ңеп чыга һәм күп санлы мактау грамоталарына лаек була. Бату Мулюков үзенең барлык иҗат куәтен хезмәт кешеләренә юнәлтә. 1957 елда консерваторияне тәмамлагач, «Игенче җыры», «Уңыш бәйрәме». «Оста куллар» ке бек зур популярлык казанган җырларын, симфоник оркестр өчен «Хезмәт турында лоэма»сын яза. Аның бизәкләргә бай «Бәйрәм увертюрасы», кырыс тонда язылган монументаль «Симфония»се, «Скрипкалар ансамбле өчен концертмы, тынлы оркестр өчен сюита, кыллы квартетлары һәм башка пьесалары да хезмәтне, тыныч тормышны данлыйлар. Партия һәм дәүләт тормышындагы зур юбилейларны ул махсус язылган әсәрләре белән Каршылый. Казанның Ирек мәйданына Батуның «Комсомол маршы»н тыңларга килүчеләр аз түгел. Бу марш менә инде 18 ел тынлы оркестрлар репертуа гармунчыда үзенә зур таләпләр куйган про фессиональ музыкант күренә башлый. Бату үзлегеннән пианинода, скрипкада, мандолинада уйнарга өйрәнә. Оренбург татар драма театрында музыка өлеше белән җитәкчелек итә, спектакльләргә көйләр яза. Аның күңеле яңа моң эзли. 1949 елда Оренбургка иҗади концерт белән килгән С. Сәйдәшев Батуның көйләре белән кызыксына фортепианода кабат-кабат уйнатып карый, көйләрнең оригинальлегенә бәя бирә, аны Казанга укырга чакыра. һәрбер композиторда дирижерлык сәләте яшеренеп ята диләр. Ә Бату аны ■профессия итеп сайлый һәм Казан музыка училищесын хор дирижеры буларак тәмамлый. һәм консерваториядә композиторлыкка укыганда инде ул урта мәктәпләрдә җыр дәресләре алып бара, хор түгәрәкләре оештыра. Кеше тавышының табигатен рыннан төшми. Күптән түгел китап нәшрияты композиторның «Җырларымнан белерсең» исемле җыентыгын бастырып чыгарды. Җыентыкта аның терле елларда иҗат ителгән бер бәйләм җырлары урнаштырылган. Бу китабы өчен дә автор музыка сөючеләрдән рәт мәт хатлары ала. Бату Мулюкоә Бөек җиңүнең утыз еллыгына багышлап. «Ветеран җыры», «Курганнар» һәм легендар Панфилов дивизиясенең егерме сигез каһарман сугышчысын тәрбияләгән атаклы комиссар Әхмәтҗан Мехәммәдьяров турында «Панфиловчы Әхмәтҗан» балладасын язды. Бу зур күләмле героик-психологик әсәрдә халкыбызның киләчәге, якты көннәре өчен барган канлы көрәш картиналары төгәлләнгән образ булып күз алдына баса. Әлеге әсәрләре Б. Мулюковны яңа иҗат баскычына күтәрә. Б. Мулюков халык моңына зур ихтирам саклый торган композитор. Соңгы елларда ул «Зиләйлүк», «Кыр казы», «Башкорт биюе» һәм башка халык көйләрен эшкәртте һәм инструментларга салды. Композитор Б. Мулюков республикабыз музыка тормышында актив катнаша. Мәктәпләрдә музыкаль тәрбия эшләрен җәелдерүгә ярдәм итә, республика районнарында оештырылган җыр бәйрәмнәрендә дә аны еш күрергә мөмкин. Үзе белән тынлы оркестрлар алып чыгып, ул йөзләрчә кешедән торган хор коллективлары чыгышлары әзерләүгә булыша, аларга дирижерлык итә. Үзешчән композиторларның семинарларын уздыру, районнарда хор җәмгыятьләре оештыруда да аның хезмәте бар. Б. Мулюков республикада беренче баянчылар һәм хор җитәкчеләре курсларының җитәкчесе булды. Татарстан композиторларының XIV һәм XV пленумнарында композиторның хор өчен язылган «Татарстан гүзәле», аерым җырлары һәм «Чаллыда бәйрәм» увертюрасы башкарылды. Бу увертюра — симфоник һәм тынлы оркестрны бергә кушып башкару өчен язылган зур күләмле әсәр. 1976 елның җәендә дә композитор Татарстан районнарына яңа җырлары белән чыкты. Шулар арасында «Сагынып кайттым сине, Богадым» тамашачыларга аерата хуш килде. Бу турыда алар композиторга болай дип яздылар: «Хөрмәтле Бату Гатауллович! Сезнең «Сагынып кайттым сине, Богадым» җырын районда авыл хуҗалыгы алдынгылары җыелышыннан соң үткәрелгән концертта хор белән җырладылар. Бу яңа көй тамашачыларга бик ошады... Сезгә, колхозчылар һәм яшьләр исеменнән, әйбәт җырыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, иҗатыгызда зур уңышларга ирешүегезе теләп калабыз». 1977 елның ноябрь аенда Татарстан композиторларының IV съезды булды. Б. Мулюков съездга хор, симфоник оркестр, солистлар өчен язылган «Казан» исемле монументаль, эпик һәм драматик ораториясе белән килде. Менә бу оратория һәм кечерәк күләмле башка әсәрләре съезд концертларында тамашачыларга җиткерелде һәм уңыш казанды. Танылган композитор Казан культура институтында оркестр дирижерлары хәзерләү буенча доцент вазифасын үтәүче өлкән укьггучы булып эшли. Шулай ук ул Татарстан Композиторлар союзы идарәсе председателе урынбасары да. Бүгенге көндә дә ул халык иҗатын өйрәнүен дәвам итә, зур күләмле яңадан-яңа әсәрләр язу дәрте белән янып яши. Талантлы композитор Б. Мулюковка 1977 елда Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Республикабызның барлык музыка сөючеләре аны илле еллык юбилее белән котлыйлар, композитордан заманыбыз рухына тиң булырлык яңа әсәрләр көтәләр.