Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӘРӘБӘ ДИҢГЕЗ ЯРЛАРЫНДА

Туган якларыбызга алтын көзләр килсә, һаман да әнә шул чаклар исемә төшә: елның-елында авылыбыз өстеннән көтү-көтү булып кыр казлары, үрдәкләр, торналар очып узарлар иде. Аларны басуда көлгә күмеп бәрәңге пешереп яткан малайлар арасыннан берәребез күреп ала да: — Кыр казлары! Киек казлар китеп бара! Алдагы көтү минеке! —дип кычкырып җибәрә. Барыбыз да көзгечә моңсу, әле тегендә, әле монда ер- тык-ертык болытлар йөзгән күккә таба төбәләбез. Арабыздан берәү аларны санарга керешә: хәлдә очалар. Моңсу авазлар белән каңгылдашып киек казлар җылы якларга ашыгалар. Туган яклардан аерылып китү кемгә җиңел? Шул чакларда кайгы белмәгән, хәсрәтне татымаган хыялый башкайларыбызга, кара, бу дөньяда әнә шундый моңсу аерылышулар, сагынып күрешүләр дә бар икән дигән уйлар килә. Шунда әти-әниләребез, абый-апаларыбыз өйрәткән һәм саубуллашкан чакта әйтелә торган матур сүзләр исебезгә килеп төшә. — Юлларыгыз уң булсын, кошкайлар-р-р!—дип, инде күздән югалып барган киек казларга кул болгарга керешәбез. — Юлларыгыз уң булсын! Язларын безнең якларга исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Кошлар инде үзләре күптән югалдылар. Әмма аларның моңсу каңгылдашулары әле һаман да колакларыбызда яңгырап тора... Инде менә Балтик диңгезе ярларына аяк баскач, шушы киек кошлар белән янә дә очраштым. Берәү, икәү, өчәү дип кыр' казлары санаган чаклар исемә төште. Күңелгә әллә нинди матур хатирәләр килде... Чын күңелеңнән гаҗәпкә калыр, хәйраннар булыр нәрсәләр бик күп монда. Канчандыр граф урманы булган иксез-чиксез паркның тын — Берәү, икәү, өчәү... — Санама! Рәтләрен чуалтасың ич! — Ләкин соң инде. Парадка чыккан солдатлар төсле бер сафка тезелешеп очкан кошларның рәтләре безнең күз алдында ук чуала башлый. Менә бит нинди хәл. Санаганны яратмыйлар. Киек казлар беркавымны шулай тәртипсез, буталышып очалар. Җылы якларга китеп баручы киек кошларның вакыт-вакыт шулай буталышып очуларында аларны санарга керешкән малайның гаебе булмавын ул чакта без әле белми идек шул. Алдан һава ярып очкан кошлар бераздан арткы сафларга күчәләр, аларны моңарчы арткы рәтләрдә ял итеп килгәннәре алыштыра. Шул арада кошлар байтак вакыт буталышкан сукмакларыннан әледән-әле кыр кәҗәләре, алмачуар, затлы боланнар, антилопалар йөгереп узалар. Кешеләрнең шулай якынлыгы бу житез аякларны артык куркуга төшерми төсле. Киресенчә, алар үзләре кешегә тартылалар, аның белән янәшә* булырга омтылалар төсле тоелды миңа. Бер мизгелгә тирән уйга калгандай тып-тын утырган наратлар, ямь-яшел чыршылар артына посалар да паркта ял итеп йөрүчеләрне кызыксынып күзәтәләр. Аралар нибары өч-дүрт адым калгач кына, качып торган җирләреннән атылып чыгалар да, кояш ялап алган иртәнге чык бөртекләредәй юк та булалар. Агач ботакларында чыркылдашкан кошлар арасында ниндиләре генә юк. Күпләрен, гомердә беренче тапкыр күргәнлектән, таный да алмыйбыз. Ә карлыгачлар! Алар ояларын парк сукмакларындагы тдш урындыкларның асларына, кыйгач терәкләре артларына ясаганнар. Урман сукмагы буйлап килгән кеше шушы эскәмияләрнең берәрсен сайлап ял итә, куенындагы китабын ачып укып утыра, арыганы, талчыкканы тәмле генә итеп черем итеп ала. Ә кешеләрнең шулай якын булуы карлыгачларны әз генә дә борчымый. Алар үз эшләре белән мәшгуль. Берләре ояларын төзекләндерә, икенчеләре җим ташыйлар. Эштән бушлары, синең баш очыңда ук пыр-пыр килеп, очып уйныйлар. Кара син бу гүзәллекне, кара син бу хозурлыкны дип исләребез китеп йөрдек без бу паркларда. Паркның аргы башында, куе куаклар арасында бал кашыгы кебек түгәрәк бик матур күл дә бар. Шушы күлдә йөзеп йөргән йорт үрдәкләре арасында, бер төркем киек үрдәкләр дә күреп, тагын да гаҗәпкә калдык. Декабрь кергән иде. Көннәр суынып китсә, күл өсте боз катламы белән капланса, йорт үрдәкләрен хуҗалары өйләренә алып кайтып китәрләр. Ә бу бичаралар кая барырлар! Хәер, кышлар бу якларда ярыйсы йомшак булалар икән. Урман эче ышык, күл суы туңмый, ничек тә кышларбыз әле дип уйлаганнардыр инде үрдәкләр дә. Ләкин күпләр хәтерли торгандыр, үткән кыш үтә дә суык булды. Гәрәбә диңгез ярларына да котып җилләре исәргә тотынды, көннәр кинәттән генә суынып киттеләр. Тын күлнең дә читләре бозланды Күлгә шәһәр эченнән агып килә торган җылы су.Ты кечкенә генә елга коя. Бичара үрдәкләр бары да шул култыкка җыйналганнар. Әмма көннәр шушы килеш торса, боз котламы бу мәйданны да яулап алачак Алдагы көннәре өчен тирән хафага төшкән үрдәкләр- үзара крә-крә килешәләр. Салкыннар чыннан да озаккарак китте Чүрәкәйләр йөзеп йөргән түгәрәк бөтенләй кечерәеп калды Болай торса, бүгенле-иртәле бу мәйданчык та боз белән капланачак Инде без дә артык түзеп тора алмадык. Беркөн иртән бөтен ял итүчеләр белән бергәләп көрәкләр, ломнар алып килдек тә, бөтен күл өстен чабып ташладык. Багорлар белән тартып боз кисәкләрен яр читенә өеп куйдык. Безнең җан тиргә батып, суга чыланып боз чабуыбызны чүрәкәйләр яр читенә чыгып тын гына күзәтеп утырдылар. Алар өчен тырышып йөрүебезне аңлыйлар төсле. Әледән-әле крә-крә килеп куюлары чиксез зур рәхмәтләрен белдерүләре булгандыр Ә ул арада җил Атлантикадан исә башлады Үзе белән Гәрәбә диңгез буйларына җылы яңгырлар алып килде. Әле кайчан гына бөтен күл өстен басып алырга гайрәт корып яткан боз катламы ярты көн эчендә юкка чыкты. Күл өстендә шатлыкларын-сөенечләрен тыя алмый ча крә-крә килешкән чүрәкәйләрнең тавышлары гына ишетелә Аларга карыйм да, туган якларыбызның алтын көзләре, авылыбыз өстеннән көтү-көтү булып очып узган киек казлар, үрдәкләр, торналар күз алдыма килә Көлгә күмеп бәрәңге пешереп яткан малайлар арасыннан берәрсенең, аларны күреп алып: — Кыр казлары! Киек кошлар китеп бара! Алдагы көтү минеке' — дип кычкырып җибәрүен ишетәм төсле