Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧЫН СӨЮ БАРМЫ?

1

Мәхәббәтнең күзе сукыр икән кызыл казармаларга урнашкан. Солдат хезмәте билгеле инде: кәҗә майларың чыкканчы йөгертәләр, биетәләр, сикертәләр. Шулай да доларга артык ис китми, аның каруы, солдат ашытәмле була, җимертеп ашыйсың карабодай буткасы белән йодрык хәтле кәтлитен, бүгә-' тир йокысы белән йоклыйсың төннәрен. Өйдәге тугантумачалардан, дус-ишләрдән хатлар килеп тора. Дөньяң тигез! Узды бер ай, узды өч ай. Ә дүртенче айда Таһир дигән егетнең эченә ыскырт әче төтен шикелле пошаман керә башлады. Ник дигәндә, үзегез дә беләсез: һәр егетнең үзенә күрә бер «нәмәрсәкәе» була бит инде. Минем дә бар иде ул... Без аның белән «ах-ух» килеп яшерен күрешүләр аркылыдуслашып киткән идек. Фатир хуҗасының кызы иде. Барнаулда эшләгән чакта мин аларның бер бүлмәсендә тордым. Кызның атасы Гайнулла картреволюциягә хәтле үк инде шул якка барып төпләнгән. Чәй-шикәр кибететотып, алты почмаклы нарат өй җитештергән. НЭП чорында яңадан ул кәсебен кузгатмаган, ахры. Кайдадыр төнге каравылчы булып йөри иде. Артык бүлмәләрендә, хәтта мунчасында да фатирчылар тота һәм хакын дакаерып ала иде. Ахыры. Башы — журналның 3 санында. әр вакыт кырыйдагы урынга табарак чигүчән Таһир агай үз хикәясен шулай дип атады. Аннары кәкре башлы таягы өстенә ике кулын асыл-өсле куйды да сүзгә керешеп китте. — Шул инде менә: яшем тулды, буйга җиттем, армиягә китеп бардым. Илтеп куйдылар безне еракерактагы Польша чигенә. Дөньяның бу иң аргы башы булып күренде миңа. Тагы әзрәк китсәң, җирнең читенә үк җитеп, теге бер солдат шикелле, аяк салындырып утырырга да була торгандыр... Безнең полк бәләкәй генә бер өяз каласындагы Кухнә артындагы сигез метрлы, агач тапчанлы, бер бәләкәй өстәл белән бер урындыклы бүлмәгә мин дә егерме биш сум түләп тордым, бу минем хезмәт хакының нәкъ яртысы иде. Шул хәтле зур акчаны ай саен бу комсыз карт кулына тоттырганда үтем бик сытылгаласа да, чыгып китәсе килмәде. Зөһрә исемле де аның кызы, һаман дуслаша бардык үзе белән. Кичләрен бергә клубта ♦ булулар, мин пианинога утырсам, яныма басып «Уел»ны җырлаулары, g спектакльләрдә уйнаулар, кинода кулларны кысышып, яңакларны < сөйкәшеп, Мэри Пикфордны караулар, әтисе өйдә булмаган кичләрдә < минем бүлмәдә сөйләшеп утырулар үтә дә күңелле иде. Аның исеме 2 Зөһрә, минеке Таһир булуы да, әллә ничек серле тоелып, язмыш ку5 шуы буенча чәчләр шулай чәчкә бәйләнәдер дип уйларга мөмкинлек ж тудыра иде. 5 Яз килеп җиткәч, бергәләп су ташулары карадык, бозлар озатып ' йөрдек без Обь ярында. Җәй килеп җиткәч, ял көннәрендә урманнарга ♦ чыктык. Озынборыннардан качып яшел одеал астында яткан чаклары- £ быз да булгалады Юк, сөйкемсез дә, әбрисез дә түгел иде ул кыз Буе-сыны килгән, х каракоңгырт чәчләре бай, күзләре ялкынлы, сүзләре ягымлы дигәндәй 5 тоела иде. — Син минем Тахирым, ә мин синен Зохран, без хаман бергә' — * дип, түшемә сыенганда, «И минем агач авызым!» дип көлә башласам, к назлы гына итеп авызын турсайта иде. Аннары мин аны «Зөһрә» дип. g «Таһир» дип, «һаман» дип әйтергә өйрәтә башладым. Шәһәрдә туып үскән шул, андыйларның күбесе тел нәфислеген тоюдан мәхрүм була ич... Шулай бик күңелле генә яшәгәндә көз якынлашты бит, ә минем — караласы ел. Ә солдатка каралу өчен, ул чаклардагы гадәт буенча, туган җиреңә кайту кирәк иде. Мин дә җыена башладым. Сәфәр исем ле дус егет белән бергә кнтмәкче булдык. Аны Казанга укырга җибәрәләр икән. Шундый озын-озак юлга иптәш белән чыгасы булу бик җайлы туры килде... Август ахырлары иде, бүгенгедәй хәтерлим, көн кояшлы, Алтай ягы булса да җылы иде, матур иде. Сөйгән кыз өеннән чыгып киткәндә егетлек күрсәтәсе килде: трантаска җигелгән ак атлы ямшек китердем Барлы-юклы әйберләрне төйнәштереп арба артына урнаштырдым. Аннары Зөһрәне дәшеп чыгардым да, палас түшәлгән арба түреннән урын күрсәттем. Шунда бергәләшеп кенә утырган килеш, Барнаул урамнарыннан келтерәп кенә узып, вокзалга төшәсе килгән иде. Ә Зөһрә бармады, «үзенең Тахирын» озатып җибәрүдән баш тартты — Оялам, әтп-әннләрдән яхшы түгел, — дигән булды ул. Мин моның төп сәбәбен аңлый алмадым. «Бәлки, дөрестән дә, уңайсыздыр аңа, көпә-көндез бит...» — дип кенә уйладым, йөрәк дигәнең сызланып куйса да, артык әһәмият бирмәгән шикелле китеп бардым. Юл, чынлап та, ялыктыргыч булмады. Сәфәр бик җор сүзле, чамасыз күп мәзәк белүче егет иде. Юл буе авыз ерудан туктамадык. Хуҗаның мин белмәгән мәзәкләрен сөйләгәндә көлә-көлә эчләргә кату чыгып бетте. Каян табып өлгерә торгандыр шундыйларны Шулай да юл буена күз алдымда Зөһрә торды. Моңаеп калган шикелле күренде ул кыз. Ул чактагы «скорый» белән өч тәүлек дигәндә мин үзебезнең Әгерҗе тирәсендә төшеп калдым. Сәфәр Казанга сәфәр итте Авылга кайткач, Зөһрәгә үпкәләнкерәбрәк хат яздым Җавабы да килде, үпкәләмәскә кушкан. «Син бит барыбер минем йөрәк төбемдә!» дип язган иде. Бу аның актык хаты булды. Шуннан бирле дүрт ай узып китте. Үзем көн саен днярЛек хат язам, ә миңа аның тарафыннан ләм-мнм, бер авыз сүз юк. Баштарак әллә ни ис китмәгән кебек иде, сагынырмын дип тә уйламаган идем артык, ә сонга табарак гел шуның белән саташып йөри башладым. Ни булды икән миңа? Ни булды икән аңа? Әллә суга батып үлдеме, тәүбә, тәүбә!, йөзәргә бик ярата иде яратуын... Әллә мин язганнар барысы да әнисе кулына эләгеп, ул яшереп тотамы? Әллә үзе юри шулай авызына су каптымы?.. «Тукта, сагын әле, сагын, ныграк өзелсен үзәгең!» дип үртиме мине... Бик сәер хәлдә калды бит әле егет. Тиле күкедәй йөри башлады. Әтиәниләрдән, туган-тумачадан, дус-ишләрдән хатлар килеп тора. Бар да бик әйбәт, бик җылы итеп язалар. Ә җан теләгән хат юк... Ял көннәрендә шәһәр уртасындагы бакчага чыгабыз. Җыйнак кына, түгәрәк кенә ул үзе. Бу якларда кыш йомшак килә икән. Җылымса көн, сирәкмирәк кар бөртекләре иренеп кенә җиргә төшкәли. Кызлар да чыга монда. Кайберсе өч-дүрт яшьлек бала иярткән, кайберләре чана-бишек йөртә, кайберләре киенеп-ясанып, болай гына йөриләр. Араларында бик сөйкемлеләре дә аз түгел. Барысын бергә җыеп, «кухтрест» дип атаган була безнең солдат халкы аларны. Кухаркалар, асраулар, янәсе. Ә үзләре шулар тирәсенә ябырылып төшә. —- Карагыз әле, туташ, үзегез шундый яшь кенә күренәсез, ә үзегезнең шундый зур гына, матур гына кызыгыз да бармыни инде? — дип, җеп очы ялгарга маташалар. Тегеләре чырык-чырык көлгән була. — Ник булмасын, бар шул! — дип куялар.— Тагын унике малаем өйдә калды әле! — дип тә өстәп җибәрәләр. Шулай итеп сүзгә-сүз бәйләнә, күзкүзгә тоташа. Көлешәләр, танышалар, хәтта гыйшык та тота башлыйлар. Мин дә йөргән булам шулар урасында. Тик берсенә дә сүз кушасы килми, берсе дә күренми алар миңа. Кайсылай гына атласам да, күз алдымда бары тик Зөһрә генә. Бу ниткән хәл икән бу? Әллә еракта, солдат җирендә, танышбелеш булмаган кешеләр арасында ялгызсы- нып яшәүдән килә микән бу? Хәер, алай дисәң, бөтен рота минем иптәшләр ич, барын да беләм. Хәтта үзебезнең як егетләре дә бар. Еш кына бергә сөйләшеп, күңел ачып та йөргәлнбез... Шулай да нигә бу хәтле сагынам соң әле мин? Юк, сагынам гына түгел, өзгәләнәм! Без бит аның белән вәгъдә куешкан кешеләр. «Мин сине көтәрмен, Таһирым! Хезмәт тутырып кайткан көнеңдә үк кавышырбыз!» дигән сүзе бар ич аның. Шулай булгач, нигә мин ут йотам әле? Тыныч булырга кирәк миңа!.. Булырга кирәк! Әйтүе генә ансат! Әнә бит, озата да төшмәде. Әгәр үз итсә, шундый ерак юлга киткәндә озатып калмас идеме кеше? Ә хәзер инде хат та язмый. Димәк, «үпкән-кочкан җилгә очкан» дип кенә уйлаган инде ул... Күз алдында күз көеге булып йөрмәвемә сөенеп калгандыр әле Хәер, алай ук мәкерле түгел иде бугай. Андый булса, шул чагындук җан бизгән булыр иде, хәзерге шикелле юксынып та, көрсенеп тә йөрмәс идең. Ә ул көннән-көн минем үзәкне өзә бара. Дулкын чәчләрен иңенә салган килеш, яныма басып «Уел»ны җырлый. «Каз канаты»н җырлый. Әллә ни көчле дә түгел аның тавышы, зур залларны яңгыратмас иде. Шулай да ярым бала тавыш белән җырлаганда. күңел түрендә ниндидер саф дөньялы, нечкә хисле изге бер җан иясе хасил була. Бөтен җаның-тәнең белән шуңа омтыласың. Ә ул юк, күз ачып йомганчы юкка чыга! Әллә кайда ул хәзер. Шул Барнаулындамы, әллә дөньяның башка бер адаштыргыч почмагындамы, кем белсен аны? һаман хатлар яудырам, һаман җавап көтәм, әмма инә күзедәй генә булса да юаныч яктысы таоа алмыйча, һаман миңгерәп йөрим. Көн-төн үз-үземә антлар биреп, аны онытырга тырышам, уйламаска телим — берсе дә барып чыкмый! Нинди хәл икән бу?.. ' Аннары куркып та куям тагы: «Тукта әле, ник уйламаска иик онытырга, ул нинди начарлык эшләде? Шул ак күгәрченнән баш тарт- макчы буласыңмы?» — дип, үземне битәрлим. 1 «Әллә чын сөю дигәннәре шушындый газаплы була микән?» — Е дип сорыйм үземнән. Әллә шундый хәлдә җуя микән кеше ихтыяр 2 көчен?.. Берсен дә ачык кына аңлый алмыйча, һаман тинтерәп йөри * бирәм. Шулай кыш та, яз да узды, җәй урталары да узып китте. Тора- - бара хат язуларны сирәгәйтә төштем. Алып укыйдыр да, көлә-көлә s ертып ташлыйдыр кебек килә башлады күз алдыма. Күңелдә дә нин- 2 дидер «барыберлек» уянып килә сыман. Яныма басып «Каз канаты»н = җырлаучы Зөһрә белән минем араны ниндидер соры томан сара төш- * те, тавышы да каяндыр бик ерактан, тонык кына булып ишетелә хәзер. «Аллага шөкер, онытыла бугай, ахры... Онытам бугай!» — дип сөенә дә башладым хәтта... £ Нәкъ шул көннәрдә Барнаулдан бер хат килеп төште. Карыйм, “ конвертта Зөһрә кулы түгел. Аннан булмагач, ни кызыгы бар инде ® аның? Сулагай кул белән генә хатны ачтым да укый башладым. «Та5 һир абый, сезгә бик күп сәлам,— дигән,— Зөһрә апа монда түгел > хәзер, Ростовта яши...» — дигән. Адресын да күрсәткән. Менә сиңа ки- ? рәк булса, Барнаул һәм Ростов! Дөньяныңбер читеннән бер чите. Моны 5 ничек аңларга? Нинди сәбәпләр шулай еракка чөйгән ул кызны? . Хат- ф та боларның берсенә дә, әлбәттә, җавап юк иде Аны Зөһрәнең өченче класста укучы Ләйсән исемле сенлесе язган. Әнисе әйтеп яздырган булырга тиеш. Күрәсең, мин тинтәкнең ничәмә айлар буена яудырып торган хатларын ул карчык шушы бәләкәй кызыннан укытып килгән дә инде! Ниһаять, түземе бетепме, миһербаны кузгалыпмы, «мескен егеткә» олы кызының адресын хәбәр итәргә тиеш тапкан. Көлкеме бу? Хурлыкмы бу?.. Анысын җентекләп торыр хәлдә түгел идем. Бу хат килеп төшү — тау хәтле сөенеч бирде! Сүнә барган самоварны иске читек кунычы белән өрдереп җибәрделәрмени — мин чыжлап, кабынып киттем. Барнаулга түгел, Ростовка агыла башлады хатлар! Шунысы гаҗәп: озакламый җавап та килеп җитте. «Син һаман да минем Таһирым, мин һаман да синең Зөһрәң!» — дип башланган ул хат. Аннары үзенең ул якларга бухгалтерлар курсына килүен һәм шунда эшкә калуын аңлаткан. Хат ахырында болай дигән: «Мин һаман да сине сагынам, бик күрәсем килә, хезмәтеңне тизрәк тутыр да мәңгелеккә, бергә булырбыз!» Менә бит нинди ул минем җанкисәгем! Изге бер сулышы белән мин тинтәкне тергезде дә җибәрде! Ә мин аның хакында әллә нинди кара уйларга төшеп, гөнаһлы була яздым. Бактың исә, аннан да тугры фиреш- тә юк икән. Дөньям тигезләнде хәзер. Миннән дә бәхетле кеше юктыр! Алпы-салпы йөрүләр беткәч, хезмәттә дә тырышлык күрсәтә башлаганмын икән! Элек ю тел-теш тигәне юк иде югын, хәзер бигрәк тә күңел үсеп китте. Тырышкан табар, дигәндәй, мина да командирым благодарность игълан итте Ә политчастьта әйбәт җавапларым өчен политрук әз генә мактап та аллы. Күнел күтәренке булгач, сөйгән ярыннан әйбәт хатлар килеп торгач, дөнья шундый матур икән ул, киң икән, якты икән!. Бер уйлаганда гаҗәп сәер хәл булып чыкты әле бу. Әгәр Зөһрәне калдырып шушындый ерак җирләргә китмәгән булсам күпме айлар буена анын/бер хатына зар-интизар булып яшәмәсәм, аны шул хәтле өзелеп яратканымны аңлар идемме мин? Ул да үзен сынап караган. 4 дем, икесенә дә кул бирдем, бәхетле тормыш теләргә дә көчем җитте = Мин ншек төбенә килгәч. Зөһрә әйтте: ® — Таһир, әз генә сабыр ит, мин сине озата барам трамвайга хәт- < ле...— диде.— Син ашый тор, Павлуша, мин хәзер кайтып җитәрмен.. = Монысы да кунакчыллык тәртибендә эшләнәдер инде, күрәсең... * Нигә озата бара ул? Ниебез уртак инде безнең хәзер? Аның киенеп беткәнен дә көтмичә, баскыч төбенә чыгып, тәмәке кабыздым Бөтен 3 кайгыларымнан арынырга теләгәндәй, йотлыгып бер суырдым тәмәкене. Юк. арына алмадым, төтен кире чыкты, ә кайгылар йөрәк төбендә утырып калды. Янгыр һаман тукталмаган иде әле. Зөһрә чыгып, мине култыклап алды. Но'ябрьныи караңгы кичендә ниндидер утсыз урамнардан берсүзсез атлыйбыз. Минем күңел дә караңгы, болытлы күк тә караңгы, һәм бөтен дөнья караңгы... Никадәр тыелып килсәм дә, үпкә сүзләр ташкыны, ниһаять, таш койманы җимереп ташлады. — Нигә син шушы хәтле әшәке итеп алдадың мине, Зөһрә?—дидем.— Ярар, кияүгә чыккансың икән, баш-аягың бер казан иде. көн күр — көлдә ауна, дигәннәр. Әмма ник син шуны ап-ачык итеп миңа язмадың? Аралар тып-тыныч кына бетәр иле. монда хәтле сөйрәлеп, әдәм хуры булып йөрисе дә булмас иде. . «Баш авыртты, врачлар кушты», дию көлке генә, әлбәттә. Моңа тавык та ышанмас, карга да бот чабып көләр генә! Киттем тезеп, киттем ярсынып, Зөһрәгә авыз ачарга да ирек бирмәдем. Урамда сирәк-мирәк очраучылар борыла-борыла безгә карап узалар. Шунда гына үземнең артык трагик тавыш белән шактый кыч кырып сөйләгәнемне ишеттем. Зөһрә ничек кенә булса да минем күңелне йомшартырга тырыша. — Ничә мәртәбәләр сиңа үз хакымда барын да язарга утырдым,— ди ул.— Әмма кулым күтәрелмәде, сине мәңгегә югалтудан курыктым ■Аннары шундый уйга килдем: озакламый, Павлуша белән араларны өзәрмен дә. син кайтканны көтәрмен һәм шунда барын да аңлатырмын, дидем . Ул тәмле теле белән тагын да бик матур вәгъдәләр бирә Киләчәктә бик бәхетле булып ишәячәгебезне сурәтли — Әлбәттә, син риза булсаң гына,—ди. Туктаусыз яңгыр астында туктаусыз агылган шундый сүзләр белән без вокзалга ук килеп җиткәнбез. .Миңа кирәкле поезд инде китеп барган, алдагысы иртәгә генә булачак, имеш. — Беләсеңме. Таһир, моннан якын гына «Урал» гостиницасы бар,— диде Зөһрә.—Әйдә, мин сине шунда илтеп урнаштырыйм Иртәгә синең янга килермен. Рәхәтләнеп бергә булырбыз, туйганчы сөйләшербез. И мескен ирләр инде без! Юмалады, тәки юмалады Зөһрә мине, ышандырды. Хәер, башка чарам да юк иде. Буйсындым .. , Тик «Урал»да борын төртер җир дә булмады. Зөһрәне трамвайга утыртып, өенә озаттым. Вокзал сәгате төнге уникене сукты. Мескен Павлуша һаман да пилмән ашап утыра микән әле? Сөекле хатыны үзенең «бывший» сөйгән егетен озата чыгып киткәндә: «Син ашый тор, мин хәзер .кайтам»,— дигән иде бит аңа... Туктаусыз яңгырдан тәмам күбенеп, авыраеп беткән, итәк очларыннан тамчы тама торган озын шинельне иңемнән салып ташлардай булып, вокзал эченә кердем. Төрле залларында эзләнеп йөри торгач, бер эскәмия почмагына борын төрттем. Арка-җилкәләргә үтләшкән яңгыр юеше йокымсырап барган тәнне туңдыра башлады. Тагын кузгалып, залдан-залга сәяхәт кылырга, буфеттан кайнар кофе алып эчәргә туры килде. Иртәнге алтыны җиткергәнче күпме таптанып, баш төрткән җиремнән ничә кузгатылып, ничә тапкыр документларым тикшерелеп, төнге идән юучылар тарафыннан ничә рәт залдан куылып, тәмам алҗып, талчыгып беткән идем инде мин... Ә үзем ут янам, аһ орам, аннары көләм үземнең җүләр баштан. Көлүен көләм, ләкин эчтә шүрәлеләр үтмәс пычкы белән утын кисә. Шул хәтле сагынып, сөйгәнең белән күрешү бәхетенә ирешмәкче булып кил дә, шушы хәлгә төш. Менә сиңа бәхет! Җан газабы татып, тәртәләреңне кире бор! Ничек аңларга соң бу кызны? Йөрәктә шундый яра калгач, ул мине нихәтле генә яратса да, киләчәгебез ничек булыр соң безнең? Ә мин аны чын-чыннан яратаммы?.. Берничә айлар күрешми торудан, юксынудан туган хис кенә түгелде? Хәер, әгәр яратмасам, шушы хәтле ерак җиргә, күз күрмәгән-колак ишетмәгән якка аны эзләп килер идемме? Үпкән-кочкан җилгә очкан шикелле, очраклы мавыгулар җиңел генә, эзсез генә җуела да бетә ич ул. Әгәр шундый гына мавыгу булса, мин аның бу хәтле тинтәк сәбәпләр һәм җиңел акыл белән иргә чыгуын болай авыр кичерер идемме? Көлеп кенә уздыра алмас идеммени?.. Аның яратуы да чын сыман шикелле бит. Нигә ул гади солдат рәсемен саклап йөртә, Барнаулдан монда хәтле алып килеп, бүлмәсенең түр почмагында тота? Хәтта иреннән дә яшерми. Кадерле кеше рәсемен генә матур рам эченә куялар түгелме соң? Кияүгә чыккач язудан тукталса да, минем сагыну һәм ярату хатлары монда хәтле килеп җиткәч түзми, чын хисләре кабынып, яңадан яза башлый. Инде шулай булгач, әгәр без чынчыннан яратышабыз икән — мин аның бу хатасын гафу итәргә тиеш түгелме соң? Яшьлектә кем хаталанмый? Әгәр мәхәббәт чын булса, саф булса, ул бөек, киң күңелле һәм үз сөйгәненең гаебен кичерә алучан көчкә ия булырга тиештер бит! Әйе, минем олы яратуым яктысын андый очраклы күләгә генә сүндерә алмый. Мин аны гафу итәм! Тик миңа Павлуша гына кызганыч. Шул бер очрашуда ук мин аның әйбәт егет икәнен аңлап алдым. Бәлки ул да яратадыр Зөһрәне. Аны югалтуын ул ничек күтәрә алыр? Хәер, безнең яратышулар аңа кадәр үк башланган ич. Ай белән Җир арасына очраклы килеп кергән метеор гына түгел микән ул?.. Шулай да бу мәсьәлә ансат чишелә торган түгел, кыен, четерекле... Шушы хәлләр белән баш ватканда, вокзалга Зөһрә килеп керде Иртәнге алты да тулмаган иде әле. Ник килгән ул? Яратмаса килер идеме? Моңа күңел тагын да усеп, рәхәтләнеп китте. Мин китәсе поезд алты утызда. Перронга чыктык. Зөһрә миңа сумкасыннан алып үзенең рәсемен бирде. Болай да матур чәчләренә давыл төсе кертеп, юнгштурмнан төшкән открытка. Сокланып карый-карый, гимнастерка кесәсенә тыгып кундым. Аннары кулыма бер җыйнак кына төргәк тоттырды. — Монысы юлыңа әз-мәз генә ризык,— диде. Шундый юк кына сымак нәрсәләр белән дә күңел таба белә бит ул үзе! Тыны белән океан айсбергларын эретер!., Инде перронда йөрибез. Бүген, болытлы булса да, өстән коеп тормый, шулай да дымык һава. Поезд кузгалырга санаулы минутлар калып бара. Нигәдер Барнаул вокзалыннан китеп барган чак хәтергә килде. ♦ — Ни өчен инде шунда озата төшмәдең?—дидем.— Үзәкләрем өзе- g леп, синең бер елмаюыңа, бер генә үз итеп .каравыңа зар булып китәр- 5 гә туры килде ул чакта... < Күптәнге хәл булса да, Зөһрә югалып калмады, җавапны тиз тапты. о — Мин бик төшмәкче идем, Таһир,—диде ул.— Но синең теге бер S иптәшең бар иде бит, кем әле, бик көләргә ярата торган кеше?... — Сәфәрме? з — Во-от үзе, шуннан курыктым. «Квартирант сөяркә...» дип көлә ~ башласа... ж Бу сүздән мин дә көлеп куйдым. Ләкин безнең мөнәсәбәтләрне Сәфәр белми иде дип уйлыйм, чөнки бу хакта дусыма бер авыз сүз сөйләгәнем булмады. Гомумән, үзеңнең иң кадерле, иң яшерен һәм изге дөньяңның ишектәрәзәләрен, хәтта якын дус-ишең өчен генә булса да, ачып кую мөмкинме? «Юк!»—дип әйтәсе килә. Мәгәр ул изге дөньяң эченә кинәт янгын кабынып, кара төтеннәре синең сулышыңны буа башласа, анда нишләмәк кирәк?.. Минутларыбыз бетте... Актык хушлашу, актык сүзләр, вәгъдәләр... актык караш, актык кул изәүләр... Әкрен генә кузгалган поезд үз хәрәкәтендә. Ачык тамбурдан башымны сузып карасам да, Зөһрә, күренми инде. Озын вокзалның актык почмагын узабыз.. Шундагы актык прожектор астында бер кеше тора. Ерактан гына карап безнең поездны һәм аның кайсыдыр вагонындагы кемнедер сиздерми генә озатып кала төсле ул кеше... Аның да шундый хәсрәте бар микәнни соң? Тоныклана башлаган прожектор уты аның тулымса түгәрәк күренгән йөзен һәм күзлеген яктыртып калды. Үзенең шул моңсу гына сыман торышы бе- ләнме, кайдадыр, ничектер күэгә чалынган кеше кебек тоелды ул миңа. Ләкин таный алмадым... Инде шактый ерагая төшкәч, әллә... Павлуша иде микән ул дип уйладым... Безне күзәтергә килгәнме?.. Хәер, мондый ямьсез уйны шунда ук кире кактым: булмас, ул алай сыман күренмәгән иде бит. Ә бәлки... үзәге өзелгәнгә килгәндер ул... Зөһрәсен җую куркынычы китергәндер... Ул да кеше бит һәм яхшы күңелле кеше!.. Хуш, яңгырлы Ростов. Хуш, җилбәзәк Зөһрәм. Арабызны бәйләгән изге җепләрне шартлатып өзүче дә син һәм, белмим, ефәк беләнме, белмим, юкә белән генәме ялгап .җибәрүче дә син... һаман әле тәмам аңыма килә алмыйм. Бер төн эчендә коточкыч ямьсез һәм искиткеч матур ике төш күргән кеше шикелле аптңрап, тулай вагонның урта сәндерәсендә яныңнан китеп барам. Ике төшемнең кайсына ышанырга да белмим. Хәер, беренчесе — чынбарлык. Үз күзләрең белән күреп, үз йөрәгең белән ачысын татыгач, ышанмый хәлең юк. Ә менә икенчесе?.. Белмим, ул төшне миңа кем генә ачык кына итеп юрап бирер икән?.. Мин бит аның бу ялгышын кичердем. Әгәр алар Павлуша белән үз араларын үзләре хәл итсәләр, безнең яңадан бергә бәхетле булуыбыз бик ихтимал ич. Әмма аларның ул эшенә мин кысылмаска тиеш Күпме чәйнәсәң дә, бер балык башы дигән күк, һаман шул хакта уйланып ятаята, көн урталарын уздырып җибәрдем. Әллә ничә рәт чыгып, суык тамбурда тәмәке төтәттем. Ниһаять, бу чишелмәс уйларны болай төйнәп куйдым: тукта, мин бит әни карчыклар янына кайтам, ун көнемне тутырмыйча полкка кайтсам, «куып җибәрделәр мәллә» дип көләрләр иде, шуңа күрә билетны Әгерҗегә алдым. Әни карчыкның җылы сүзе, тәмле ризыгы белән туенып, бераз ял нтәм, бу чуалчык Ш Ә Я X И МАННУР кичерешләрдән айный төшим. Полкка барып, хезмәтемә тотыныйм, әле менә кече командирлар курсына да җибәрмәкчеләр иде, занятиеләр күп булыр, вакыт үзе миңа юл күрсәтер... Икенче кичне Казанга килеп төштем. Монда миңа Әгерҗе поездын дүрт сәгать көтәсе бар икән. Вокзалда бер сәгать поезд көтү — бер тәүлектән артык тоелганы сезгә билгеле инде. Сәфәрне эзләп киттем, күрешмәгәнгә елдан артык. Уңай туры килде — тулай торак бүлмәсендә студентларның кичке чәй белән эчәк юган чаклары иде. Сәфәр мине дә утыртты. Танышып, мин солдат тормышларын, алар үз хәлләрен сөйләшеп, чәй эчтек. Бер исәпхәсрәтең дә булмаганда, шулай юк-бар сүз суырып чәй эчү шәп нәрсә инде ул. Ә минем эчтә Уссури капланнары тырнаша, һаман тынгылык бирмиләр... Үзе өчен бик кадерле һәм яшерен серләрен иң якын дусына да сөйли алмый кеше. Миң дә авыз ачармын дип уйламаган идем, булмады. Шушы ике-өч көн эчендә уздырылган кичерешләр ташкыны ярларыннан чыгып, түгелде дә китте... Сәфәр мине озата төшкән иде. Әгәр поезд шундук китеп барган булса, түгелми кала идем, югыйсә. Юк шул, китмәде. Вокзалның буш бер диванына килеп утырдык. Түш кесәмнән Зөһрәнең әлеге рәсемен чыгардым да: — Менә бу кеше сиңа сәлам әйтте...— дидем, рәсемне аңа сузып. Юк, Зөһрә аңа бертөрле сәлам дә әйтмәгән иде... Күрәсең, бу ялган мина сүз башлау өчен кирәк булгандыр... Рәсемне кулына тоткан Сәфәр андагы давыл чәчләргәме, элеккечә әйтсәк, җазибәле елмаюгамы, әллә башка бер хисләр беләнме, сизелмәслек беравык эчендә күз сирпеп алды да сорады: — Кайда күрдең син аны, әллә Казанга килгәнме?.. — Юк,— дидем мин.— Ростовта күрдем... Аның яныннан кайтып килешем... «Күзләре шардай булды» дигән сүзнең хак икәнен шунда аңладым мин. Сәфәрнең дә чиксез гаҗәпләнүдән ут янган күзләре каш өсләренә менеп утыргандай күренде миңа... — Ничек инде бу? Ничек? һичнәрсә аңламыйм. Барнаул? Ростов?.. Аның яныннан?.. Юк, аңламыйм,— дип кулларын җәйде егет. Барын да, барын да түкми-чәчми сөйләп бирдем... Күңел капчыгымның хәтта төбен әйләндереп селкүемне соңыннан гына төшендем. Сәфәр башта шаркылдап көлде, аннары болай диде: — Туктале, малай, син арттырыбрак җибәрмисең микән? Ул бит минем белән дус иде, миңа күңеле хуш иде!.. Хәзер инде минем күзләр маңгай түбәсенә сикереп менде! Ничек була инде ул —«дус» та, «хуш» та? Ике куян?.. Ә Сәфәр дәвам итте: — Әйе, әйе, бер дә гаҗәпләнәсе юк. Без аның белән көннәрне матур гына уздыргаладык. Язын Обь ярыннан бозлар озаттык, әрәмәгә чыгып, Алтай күлләренә барган чаклар да булды. Тик минем комсомол эше белән еш кына командировкада булгалау гына иркенрәк вакыт бирми иде... Ә бер кичне хәтта синең кулга эләгә яздык... Ничек, дисеңме. Бер дә әллә ничек түгел — бик гади. Китәргә йкеме-өчме көн кала бугай, Зөһрә минем бүлмәгә килеп керде: «Бездәге кеше дә синең белән китә икән, мин сине озата төшә алмыйм, уңайсыз,— диде бу.— Шуңар күрә бүген мин синең белән «прощальный бал» ясарга килдем...» Без бик күңелле генә кич утырганда, кемдер килеп ишек какты. Мин ачмадым, чөнки егет каршында кыз «аккош» биюен башкарган чакта кемнең кирәге бар? Әлеге кеше тагын бер шакыды да: — Ач, Сәфәр, маташтырма,—-дип куйды шаян тавыш белән. Син икәнне белеп алгач, Зөһрә минем янга килде дә: «Бездәге кеше, ача күрмә!»—дип пышылдады. Мин тик торам идән уртасында елмаеп. Ә Зөһрә, стенага үрелеп, утны сүндереп үк куйды. Бүлмәдә ут сүнгәнен ишек астыннан шәйләп алгач, синең ачу килде, күрәсең. — Берәр этлегең бар икән бодай булгач, ут сүндереп котылмакчы буласың, барыбер эләгерсең, милиция алып киләм хәзер...— дип, юри генә сукрана-сукрана чыгып киттең син... < Юлга чыккач ук син бу хакта бик төпченеп караган идеи, әйтмәдем , Ирегетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятса да кешнәмәс... Күпне бел- | сәң — тиз картаерсың, дигән мәзәкләр белән генә уздырып җибәрергә | туры килде. Ә менә хәзер, үзең сорамастан ук сөйләп бирдем... Ач кү- - зеңне! һәр ялтыраган алтын булмый, диләр. Ни дисәң дә конфет суы- » рып кына үскән кыз бит ул! Минем хәлләр әйтеп аңлата торган түгел иде. Сыным катты, каным = өшеде, баш чатнап ярылды бугай, авызда сүз түгел, тамчы бер төкерек ~ заты да калмады... Ярый әле, мин китәсе поездга утыру башлануын ♦ хәбәр иттеләр. Сәфәргә кул бирдемме-юкмы, камерага йөгереп, фанер а. кисәгемне алдым да перронга чыктым. Туры килгән беренче вагонга * менгәндә Сәфәр итәктән тартты. z — Кабаланма, кысылырсың!—дип көлде ул.— Андый хәлләрдән* болай саубуллашмый да качып котылу барыбер мөмкин түгел ич!— _ дип өстәде. Мин дә елмаерга теләгәндәй иттем. Ләкин ул минутта бөтен дөнья- = га ишетелерлек итеп кычкыра-жычкыра сүгенәсем килә иде минем. = Авыз ерудан башканы белми торган Сәфәрне дә тамбурдан гына ки- “ леш тибеп очырырга бик кыҗырыйм. Ниһаять, түзә алмадым, авыз ачтым: — Ул бит... мыскалланматан ефәктәй саф көенә миңа тапшырылган кыз... Без аның белән бәхетле тормыш корырга вәгъдәләшкән кешеләр... Ялган синең бу пычракларың, ялган'—дип кычкырмыйча булдыра алмадым Сәфәр сискәнеп китте. — Акылдан яздың мәллә?—диде ул, күзләрен акайтып.—Ник аны әллә кайчан әйтмәдең, янына да бармаган булыр идем! Дәшмәдем, кул селтәдем дә вагонга кереп киттем. Иң аргы бер караңгы почмакка постым. Минем бу мескенлекне, бу хурлыкны анда берәү дә күрмәс шикелле тоелды... Бу газап юл буе изде мине. Әгәр дөрес булса? Дөрес булса?.. Дөрестер, хәтерлим — килдем, ишек ачмады, утын сүндерде, кире борылдым. Барын да дөрес сөйләде... «Бездәге кеше» имеш Ә үземә: «җаным да бәгърем!» Баксана, бөтен эшекылаиышы, бөтен сүзләре ялган булган икән. Ник мин шул хәтле аңгыра байгыш, шундый да беркатлы тинтәк булдым икән? Ник берсен лә күрмәдем, белмәдем, сизмәдем, һәр сүзенә ышана калдем. «Мәхәббәтнең күзе сукыр була» дигәннәре шушындый ачы хакыйкать микәнни соң ул? һай, бу дөнья!.. ...Әни карчыкның тәмле ашлар белән сыйпап, шәфкать тулы изге куллары белән тәрбия күрсәтеп, кунак итеп җибәрүе дә миңа җиңеллек китермәде. Полкка әйләнеп килгәч, бөтен юк-бар уйларга кул селтәп, бары тик хезмәтем белән генә онытылып яшәргә тырышу да җан тынычлыгы бирмәде, һаман шул үз хәсрәтем белән изаланудан арына алмадым. Ник мин ул кызның шундый шома ялганнарына шулай тиз ышандым ИКӘН?.. Иге-чиге булмаган мондый сорауларның, әлбәттә, берсенә дә җавап табу мөмкин түгел иде. Тора-бара эчтә ниндидер усал давыл купты. Әле һаман кесәдә йөргән теге ялган елмаюлы рәсемне ниндидер рәхимсез хәрәкәтләр белән теткәләп җилгә очырдым Төче сүзле хатлары килде —аларын да көлгә әйләндердем... Әле кайчан гына якты хыяллар белән саташтырган мәхәббәт — караңгы төн шикелле кара нәфрәткә әверелде.. — Юк ул мәхәббәт, юк ул чын сөю дигән нәрсә! Ана мин җүләр генә ышанып йөргәнмен!—дип, бөтен дөньяга кычкыра иде Таһир солдатның яралы йөрәге... Әмма шул да хак — андый яралар да җөйләнә икән... Җәйге челләдә кубынган умарта кортлары шикелле шактый хәтәр безелдәшеп алды безнен җитмешле җилкенчәк яшь егетләр. — Мәсьәләне бик каты куясың әле син, Таһир дус. Сөю бөтенләй юк булгач, ник соң без кызларга күз атабыз? — Мәхәббәттән нәфрәткә бер генә атлам, дигәннәр түгелме соң?.. — Ул сөймәсә дә, син сөйгәнсең булып чыга бит! — Юк, берсе сөйгән чынлап, берсе йөргән уйнап! Баш артын кашый-кашый, «запчәс»ле Ихсан да телгә килде. — Син алай дип әйтеп әйтәсең дә бит, агай-эне, ә менә мондый хәлләр дә була икән дөньяда...— дип куйды ул. Камисия шундук эләктереп алды да: «Күп сөйләнмә, эшкә тотын!»— дигән боерык бирде аңа. Ихсан тагын кашыды башын. Тамак кыргала- ды. Аннары кул селкеп сорады: Матурның да матуры турында сөйләсәм ярармы? — Синең дә матурыңның әдәм баласы өчен берәр кызыгы булса — ярый!— диештек без. — Тыңлагыз, алайса...— диде ул.—Кая барып бәрелергә, кемгә килеп көрмәлергә дигәндәй белми йөргән чакта бер кыз белән таныштырдылар мине. Май бәйрәме кичәсендә булды бу. Түгәрәк уенында Зариф дигән иптәшем таныштырды. Мине үз урынына бастырды да: — Таныш булыгыз, кызлар, бу минем Ихсан дус, кунак егет,— диде. Аннары авызына папирос кабып, шырпы сызды. — Тартмаска!—дип кычкырдылар. — Карагыз әле, кызлар. Җәберли күрмәгез инде минем кунак дусны! —дип тел кашыган булды да клуб залыннан чыгып китте Зариф. Кызларның берсе Зөлфия, берсе Назикә исемле икән. Мондый исемне гомердә беренче мәртәбә ишетүем. Әллә юри генә әйтәме дип, кабат сорадым. — Ышанмыйсыз мәллә?—диде ул, ничектер бик тыйнак кына елмаеп. — Ышанам инде сез әйткәч,— дигән булдым. Ләкин үзем барыбер ышанмадым. Кайдандыр бик борынгы китаптанмы, фарсы яки гөрҗи иленнәнме, әллә ясалма исемнәр арасыннанмы килеп кергән шикелле иде бу исем. Әммә ничек кенә булмасын, матур яңгырый һәм иясенә бик тә хас кебек тоела иде. «Җәза» бирелгән егет белән кыз урталыкта биеп алгач, түгәрәк уңга таба яңадан әйләнә башлады. Уң кулымдагы Зөлфия шул якка борылып, миңа аркасындагы ике кара толымын гына калдырды. Мин дә уңга борылырга тиеш, мәгәр ни өчендер борыласым килми. Сул кулымдагы Назикәгә муен чокырымны гына күрсәтеп йөрү уңайсыз тоела, баягы мөлаем елмаюы да нигәдер күз алдымда тора. Мин уңга борылмый гына әйләнәм... Залны яңгыратып агылган «Сакмар» көе әллә кайларга алып китә. Үзенә тойдырмастан гына, Назикәгә карап алам мин. Караган саен тагын карыйсым килә. Ул җыр белән мавыккан, минем урлап кына күз атканны бик үк сизми дә бугай. Тавышы да аның, баягы елмаюы шикелле, тыенкылык белән чыга. Җәйге таң алдындагы моңсу тынлыкта Сакмарга коя торган чишмәнең көмеш җырын хәтерләтә, һәм андый чишмәләр фәкать Сакмар ярында гына була торгандыр кебек тоела. Менә шунда инде Назикәнең кулы да, Зөлфия кулына караганда, ничектер татлы җылы һәм җан рәхәте бирә торган йомшак икәнен абайлап ♦ алдым мин. Алай гына да түгел, шул сихри җылы минем сул кул буйлап өскә таба йөгерә, хәтта йөрәккә килеп сарыла сыман тоела. Бу хәл мине кинәт әллә нишләтеп җибәрде. Түгәрәк әйләнә, түгәрәк белән бергә минем баш та әйләнә хәзер! Назикә дигән матур исемле, җыйнак кына сылу гәүдәле, хәтта бөтен дөньясы сөйкемле күренгән шушы кыз белән янәшә басып әйләнү, ниндидер тын гына якты нур сибелә торган зур, унчан күзләренә яшертен генә бер карап алу — моңарчы минем уема да, төшемә дә кермәгән һәм үзем дә ышана алмый торган гаҗәеп бер куаныч, бәхеткә әверелде хәзер. Үл дә кит — бүтәң берни дә кирәкми! . ...Җитмешле егетләрнең кайсыдыр тел очын шартлатып куйды, башкалар да көлешеп алдылар. — Туктагыз әле, егетләр, бик кеткелдәшмәгез,— диде Ихсан алар- га.— Сез уйлаганча алай ук «оҗмах кошы» түгел ул, җир кызы. Җир кызы булса да, әллә ниткән фирештәләреңә биргесез минем өчен! Шул таң нуры сибелә торган күзләренә караган саен исергәннән-исерә барам, туктаусыз елмайган булам, шул ягымлы кулын сак кына кысын- кырап куям, бер бик әйбәт кенә сүз әйтәсем килә. Тел тибрәнә, төкерекләрне йотам, авыз кибә, ә сүз чыкмый, җан теләгәне табылмый сүзнең! Нишләдем соң әле мин, ни булды миңа болай көтмәгәндә генә? Дөрес, күңел әллә кайчаннан бирле борчыла иде, нидер җитми кебек иде, әмма болай тиз изрәп төшәрмен, бу кызны күрү белән шулай исереп китәрмен дип һич кенә дә уйламаган идем. Аннары бит әлс ул кызның әллә кайчан танышы бардыр, болай гына елмаядыр ул... Инде Зариф та уенда икән, мин аның кергәнен күрми дә калдым Тик ул безнең янда түгел, нигәдер түгәрәкнең каршы ягына баскан, һәм күзләре безгә таба юнәлгән. Ул да Назикәгә йотылып карын бугай, ә йөзе нишләптер суык, бер генә дә елмаю чаткысы сизелми. «Әллә көнли микән?»—дип уйлыйм. Хәер, кешенең эчеидәген каян белеп бетерәсең инде, монда минем үз хәлем хәл бит әле. Нигә болай телне таш баскан булып чыкты соң әле минем? Бер дә бит моңарчы сүз эзләп чабата кесәмә керми торган идем. Хәер, ул бит үзем ише шапылтыклар белән генә. Ә монда бит яңа кешеләр, берсе дә таныш тү гел. Ничек алар янында ук чышын-пышын киләсең?. . Аптырагач, түш кесәмнән папирос чыгарып, авызга каптым да: — Мин хәзер керәм, яме, Назикә,—дип. коридорга чыктым. Бу ике сүзне сердәшләрчә тавыш белән әйттем, бер дә тартынып-ннтеп тормадым... Шәп папирос бу «Пушка». Нәкъ безнең ише «шырт-куык»лар өчен чыгарылган: үзе бармак юанлыгы, үзе унсигез генә тиеп. Бер кул белән бөерәккә таянып кызлар каршына баскан килеш, икенче кулның икс бармак арасына кыстырылган шул беләк юанлыгы папиросны суырып, бер фарсит итеп җибәрсәң, кайсы кызның күзе янмас шундый егеткә! Кеме сокланмас аның шундый егетләрски кыланышларына5 Шулай шәп кыланып тартырга мин дә өйрәндем өйрәнүен, тик бер кызның да миндәй асыл егет өчен утка сикергәне юк әле. Киресенчә, төтенгә тончыгатончыга, үзем янам менә 2. «К У » № 4 111 Ә П X И М А II Н У Р ф ЧЫН СӨЮ БАРМЫ? 17 Тәмәкене тилкенләй йотардай булып суыра-суыра таптандым да, бер генә авыз сүз язмакчы булдым кызга. Чынлап та, андый чакта үз телең җитмәсә, «сандугач теле» бар ич! Капшанам кесәләрне, таптым бер уч төбедәй генә кәгазь кисәге. Шул почкакка шырпы буедай гына карандаш заты белән болай дип яздым: «Гүзәлкәй, Назнкәй! Рөхсәт итегез сезнең белән танышырга. Бу кичәдән бергә кайтсак, бик күп сүзләрем бар сезгә әйтергә. Кош баласы җим көткәндәй, җавабыңны көтәм: Ихсан». Мин кергәндә уен дәвам итә, «Керләр чайкый сай җирдә...» дип, «Саҗидә»не җырлыйлар иде. Зариф минем урынга баскан. Миңа Назикәнең икенче кырыеннан урын алырга туры килде. Ул хәл'минем өчен бик җайлы булып чыкты: түгәрәккә кереп җитәкләшкәндә үк әлеге «күбәләкне Назикәнең учына салдым. Хәер, дөресрәге, ул безнең ике уч арасында йөрде. Җыр белән мавыккангамы, әллә сиздермәс өченме, Назикәмиңа таба башында бормады, Зарифка да карамый иде. Аның күзләре каядыр билгесез еракларга юнәлгән шикелле тоела. Ә үзе онытылып җырлый. Йомшак кына, үтә ягымлы гына агылган тыенкы тавышы йөрәккә май булып ягыла диярсең, бөтен җаннарыңны эретә, иркәли, башыңнан сыйпый, шул ук вакытта үзәкне дә өзеп ала шикелле. Моңарчы гомеремдә бер генә тапкыр да татып карамаган бу рәхәттән мин бөтенләй сәрхуш булып, аягүрә «мәрткә» киткәнмен. Мин, имеш, бөтенләй бу клубта түгел, мин дөньяның иң матур төшендәге иң матур бакчада, гөлләр арасында Назикә белән җитәкләшеп йөрим. Аның учыннан минем йөрәккә әлеге татлы дулкын тагын агыла башлады. Гомердә минем уйга да килмәгән унбиш колачлы, шәл яфраклы, бүрек чәчәкле агачларда сайрашкан энҗе каурыйлы кошлар тавышы күңелләрне кабат саташтырып, әллә кайларга алып китә. Юк, дөнья бакчасы гына түгел, имеш, бу, Фәрхи әбинең без бәләкәй чакта сөйләгән оҗмахында йөрибез, имеш, без! «Уф!» «Уф!» дип. куям мин эчемнән генә... Шул чакта түгәрәк әйләнүдән тукталды, шунда безнең учлар аерылды, шунда татлы дулкын киселде, шунда оҗмахлар, кошлар югалды, шунда әлеге «күбәләк» кисәге идәнгә төшә язды, шунда икебез дә берьюлы иелештек, шунда безнең чәчләр бер-беренә тиде, шунда Назикә кәгазь кисәген идәнгә төшермичә, кеше күзенә чалынудан элек тотып алды һәм, шунда башын күтәргәндә миңа әз генә елмаенкырап, иптәш кызлары янына китеп барды... Аннан соңгы уеннарда без инде янәшә туры килә алмадык. Озакламый, таралыша башладылар. Ишек төбендә Назикәне күреп алдым да янына килеп туктадым, һични булмагандай тавыш белән тел кыймылдаткан булдым. — Ә җавап нишләптер килеп җитмәде...— дидем әкрен генә. Назикә шул ук тын елмаешы белән миңа карады, күзләренә ниндидер шаян яктылык сибелде. Бераз сүз тапмагандай торды да: — Ихсан абый... сез бит аны юри генә язгансыз, име? Шаярып кына... Без таныш ич инде... Таныштырдылар.— Сүзләрен шулай өзә-өзә җавап бирде ул сабыр тавыш белән. «Юк, андый танышлык турында түгел иде сүз...» —дип каршы төшмәкче булдым. Әмма, уйлап карагач, ул хаклы булып күренде. Чынлап та, инде таныш булган кызыңа кабат танышырга рөхсәт сорап хат язу чеп-чи ахмаклык түгелмени? Бик кирәкле сүзләрең бар икән, пышылда шунда уен барган арада. Тик бүтәннәр генә ишетмәсен Кара син аны, акылы үткен икән бу кызның! Мин шуңа хәйран калып баскыч төбенә чыкканда, каршыбызга Зариф килеп басты. — Озатып куйыйкмы, Назикә?—диде ул кыю гына. Кыз, каршы килмәвен белдереп, әлеге йомшак елмаешы белән генә жавап бирде. Мин белмәгән караңгы урамнардан әйләнә-борыла, икебез ике ягыннан атлыйбыз кызның. Беребез дә бер сүз сөйләшми, һәркем авызына су капкан. Мин инде, билгеле — яна кеше. Ә нигә алар сөйләшми ♦ икән? Әллә Зариф та минем хәлдәме? Әллә Назикә аннан куркамы? Сәер мин, җыен юләр уйлар минем башта! Утыртып сугылган гурбил такталардан корылган бараклар рәте белән бара торгач, урам буе рәшәткәле, җиңел капкалы берсенә килеп тукталдык. — Ярый, дуслар, мин кайтып җиттем, бик зур рәхмәт сезгә,— диде Назикә, караңгыда да якты елмаеп. Әллә миңа гына шулай күренде микән? — Хуш, алайса,— дип кул бирде Зариф. — Хушыгыз...— дип, мин дә суздым кулны. Зарифтан соң минем кулны кысты Назикә. Кысты дип үк әйтү мөмкин микән, бәлки миңа гына шулай тоелгандыр. Шулай да аның кулы элеккечә үк җылы һәм бик ягымлы иде. — Хушыгыз,— диде ул гади генә итеп, һәм инә очыдай бер мизгелдә туптуры күзләремә карады да ишегалдына кереп китте. Ихтимал, монысы да мина гына шулай күренгәндер. Әмма шул да мин тилене рәхәт бер дулкын белән күмеп китте... Икебезгә бер кыз озатып кайтабыз. Әмма, бер-беребездән бик нык сагайгандай, Назикә турында ләм-мим! Икебез дә авызга су капкан! Әйтерсең ниндидер гаебебез ачылудан куркабыз. Зариф белән кайчандыр юлда очраштык без. Ачлыктан качып Уфа ягыннан килешлн Чи ләбе вокзалында унбиш тәүлек ятканнар да. көчкә-илләлла безнең вагонга эләгеп киттеләр. Әйбәт малай булып чыкты, дуслашып алдык Алар «Беренче май» шахтасында калды, безне яңарак ачылган рудникка җибәрделәр. Сүзебез шул чакларны искә төшерүдән узмады. Өйләренә кереп, аниан-моциан капкаладык та, иске-москы туннар кыстырып, каралты башына мендек. Зариф шунда йоклый икән. Кыш кыдан калган печән үзенең хуш исен әле һаман җуеп бетермәгән Шунда чумдык та. әлеге тун затларын ябынып, тып-тын калдык. Зарифка иртүк эшкә барасы икән, миңа да таңнан ук унбиш чакрымдагы өйгә чабарга кирәк... Белмим. Зариф йоклыйдырмы, ә минем маңгай күзләре йомык булса да, күңел күзе шар-ачык. Кая ул йокы дигәнең' Каршыма Назикә килеп баскан. Мин аның белән сөйләшәм. Үземнең теге «сандугач телен» чын күңелдән язуымны кат-кат әйтеп, антлар итәм. Улда, әз генә елмая төшеп, миңа җавап бирә, тик мин аның сүзләрен генә ишетә алмыйм. Ишетмәсәм дә, тагын сөйләргә керешәм Үземнең бүгенге кичәдә аның белән бергә булуымны мәңге онытасым юклыгын әйтәм. «Назикә җаным, әйдә, дус булыйк, мәңгелеккә!» — дим Улда, риза булган шикелле, миңа кул суза, әлеге җылы дулкын агыла торган кулын суза, имеш!.. Нәкъ шул чакта минем маңгай күзләре ачылып китте дә караңгы печәнлекнең аргы башындагы түгәрәк тишектән, бур мәче күк. тып- тын гына беренче якты килеп керүен күрде, ә колак Зарифның гырлап йоклавын ишетте. Аны уятып торырга иртәрәк иде. Сикереп төштем дә печәнлектән, өсне-башны кагынгалыйсугынгалый, китеп дә бардым өйгә. Юлны әз генә* туңдырып җибәргән сыман, атларга җиңел. Таң як тысы һаман арта бара, күк читләренә җиләк суы йөгерткәндәй алсу ШӘП ХИ МАННУР ф ЧЫН СӨЮ БАРМЫ? зәңгәр нур җәелә. Якын-тирәдәге сирәк нарат башлары, ак күлмәкле зифа каеннар, алтыннан койган төсле күркәләрен аскан чыршылар, ап-ак йөнтәс тал песиләре шул нурның әйтеп булмый торган матурлыгы белән коена. Иң гаҗәбе шул: бу таң нуры бер дә әллә каян — күкләрдән түгел, ә Назикә күзләреннән түгелә, кызкай үзе дә хәтта шул тылсымлы офыкта басып тора, имеш! Күзләр дә минем, акыл да бөтенләй саташкан, ахры... — Исәнме, Назикәм! — дип әйдәшәм таң нурына. Ул җавап бирми, һаман елмая да елмая гына. Аның шул соклангыч елмаюыннан кояш килеп чыга дөньяга. Назикә үзе дә шул кояшка әйләнеп китә! Кинәт барлык тирә-юнь яңа бер төс ала: әлеге бөтен агач башлары, бөтен җир өсте, күзләрне чагылдырып, җемелдәргә тотына. Кояшның беренче җылысы килеп кагылуга каяндыр якыннан гына кузгалып киткән сыңар күбәләк тә, юл буе калкуыннан баш төртеп азапланган үлән кыягы да, бүртеп килә торган шомырт бөреләре дә, былтыргы үлән төпләренә сыенган бөҗәкләр дә, үзәннәрдә әле саркып бетмәгән актыккы гөрләвекләр дә, сиздермәстән генә кузгалган талгын җил дә — барысы- барысы да җырлый башлый, яз җыры, куаныч җыры түгелә!.. Күзләрне йомып, юл катысын аяклар белән генә тоеп, җан-тән эрегәндәй рәхәт эчендә тирбәлеп, алга атлыйм. Минем күңел дә җырлый. Кее дә, сүзләре дә серле-сихерле кебек, тик берсе дә яңгырамый, җыр булып агылмый. «И-их, җыру чыгара белмим икән шул мин дивана!..»— дип офтанам. Шушы мизгелдә һич кенә дә көтелмәгән бер могҗиза булып алды: әле генә таң нуры эчендә басып торган Назикә, күз ачып йомганчы, минем янга килде дә: «Үпкәләмә инде, Ихсан абый, яме»,— дип, култыгыма сыенды. Йөрәгем сикереп чыгардай булды! Кысып кочып алырга теләдем, әмма... шул авыкта юкка да чыкты ул. — Назикә! Назикәй! — дип кычкырдым артыннан. Җил генә исеп узды ул яктан... Кабат күренмәсме дип, агач араларын иләп чыктым күз белән. Йөгерәйөгерә алга атладым, юрамалай гына качкандыр миннән, дип уйладым. Юк... Юк!.. Бар да бетте... Ул арада кешеләр күренә башлады юлда. Татлы хыял дөньясы югалды, миндә уянып киттем. Бу хәтле дә саташып бетәрмен дип кем уйлаган? Нәрсә икән бу, нигә мин шулай диваналандым әле? Әллә ярату микән соң? Әллә, югыйсә, «беренче сөю», «чын сөю», «өзелеп сөю», «үлеп сөю» дигәннәре шушындый була микән? Әллә шулар барысы да берьюлы чолгап алды микән мине? Әллә күңелнең кая барып бәрелергә, кемгә килеп көйләнергә җай тапмыйча сусанып, чүлдә адашкан юлчыдай кибегеп йөрүләре шул мәхәббәт чишмәләрен эзли белми эзләнүдән килеп чыкты микән? Мондый күп төрле сорауларның барысына да берьюлы җавап табып бетерерлек түгел иде. Әлсерәп өйгә кайтып кердем. Тамакны туйдыргач, эш урыныма чаптым. Клубның бер почмагында тавык кетәгедәй генә бүлмә ул, шунда мин избач. Кичләрен яшьләр килгәли, кычкырып укулар оештырабыз, аны-моны сөйләшкәлибез. Алар арасында ничегрәк эшләү кирәклеген мин үзем дә рәтләп белмим әле. Нәрсә белим соң кичәге коногон бит! Буем озын булгач, яшьне әз генә арттырып, уналтыдан ук аска төшкән булган идем, забойга керәм, янәсе. Юк барып чыкмады, коногон итеп кенә алдылар. Шунда, кемнәндер ишеткән бер җыр сымак нәрсәне кабатлый-кабатлый, ике ел бахбай кудым: Сиксән сажин жир астыннан Чыга икән ташкүмер, Шул күмерне чаба-чаба Уза безнең яшь гомер... Юк, узмый әле узуын. Малайлык тыкрыгыннан көчкә чыгып, егетлек урамына аяк басып килгән чак кына. Хәер, җырның ертыгы бармыни? * . Ә забойга күчкәч бер ел да тулып җитмәде, актив комсомол дигән з булып, алдылар да курска җибәрделәр. Өч ай буе гыйлем төяп кай- 5 туга избач ясап та куйдылар абзагызны. S Менә шул избач Ихсан шушындый хәлгә төште хәзер! Юләр йөрә- 2 генә чыдый алмыйча дөньяга чыккан булды да, колак очларыннан ® арык гыйшык дәрьясына чумып кайтты. Үзенең шул тавык кетәгендә = генә утырса ни булган инде, югыйсә! ? Юк шул, утыра алмый, корт керде, ахры, йөрәгенә! ♦ Атна буена «репетиция» ясап, үземне кыюлыкка, оста гына итеп ь уен-көлке сөйләшеп китәргә өйрәттем дә, алдагы якшәмбедә тагын * чаптым «Беренче май»га. Юк, аның белән генә эш җайланмады, җәй ® буе таптадым мин ул рудник юлын. Хәтта андагы яшьләр куя торган < спектакльләрдә суфлер булып та, бизәкле афишалар язып та йөрдем. г Алай гынамы соң әле, бер карт ролендә дә уйнадым, ничек тә үземне = күрсәтәсе, Назикә алдында дәрәҗәне үстерәсе килә. Сизсен ул безнең £ кем икәнне! о һәм сизде дә бугай. Җәен спектакльләр «роща»да куела торган 3 иде. Гел каен утыртылган бер бакча ул. Элек управляющий дачасы булган, имеш. Спектакльдә катнашмаган кичләрнең берендә менә шул зифа буйлы ак каеннар арасындагы серле сукмаклар буйлап әйләндек без Назикә белән. Моңарчы күпме үтенеп карасам да, һаман берәр сәбәп табып, баш тарта иде ул. Ә бу кичтә каршы килмәде. Рәхәтлектән җаннарым эреп, түгелергә торган кайнар хисләрдән йөрәгем тибрәнеп, Назикә белән янәшә атлыйм. Гел икәүдән-икәү генә. Ни алдыбызда, ни артыбызда беркем юк! Инде күптән өйрәнеп куйган сүзләр бетте. Ә күңелдәге хисләр ташкыны'һаман көчәя генә бара. Ә хисләрең артык ашкына башласа, телең һаман тотлыга бара нкән. Әллә бу аны артык яратканга, артык фирештә итеп караганга, артык матурга санаганга шулай булды микән? Мин, югыйсә, үзем шикелле гади, төс-биткә әллә ни матурлыгы булмаган кызлар белән иркен сөйләшәм. Уен-көлкесе дә табылып кына тора. Ә Назикә белән пешмәгән балан бәлеше килеп чыга. Үзе дә саран сүзле ул. Эч серләренә алып керердәй бер генә җөмлә дә ычкындырмый... Булмады. Спектакль бетеп, кешеләр таралыша башлаганы күренде Без дә аерылыштык. Шулай да кул бирештек. Димәк, җепләр бөтенләй өзелмәде әле. Ә кулы һаман элеккечә җылы, якын, ягымлы иде. ...Зариф та бик булышып карады, югыйсә. Килгән саен аларга туктыйм, сораштырам, бер дә алай начар итеп күрсәтми кызны Аның белән күрешү җае һич тә чыкмаса, тиз генә хат язам. Зарифның бик чәтнәби генә бәләкәй сеңлесе бар, Зөләйха исемле, өченчедә генә укый нкән әле, сәхнәдән бик матур итеп шигырьләр дә сөйли белә. Минем хат белән шуны йөгертә Зариф... — Бар, Зөлн, илтеп тапшыр, үз кулына гына бир!— дип өйрәтеп тә җибәрә әле. Менә, ичмаса, чын дус! Без баокыч төбендә тәмәке тартабыз. Мин җавап көтәм, ә Зариф нәрсә көтә? Ул да миңа җавап килгәнне көтәдер инде Ә бәләкәй кыз буш кул белән кайта: «Өйдә юк ул»,—ди. Язуны кире бирә Минем балта шундук суга төшә. Тагын тәмәке кабызам Зариф та тарта, минем өчен аның да кайгырганы күренеп тора, менә, ичмаса, иптәш! Икенче бер көнне җибәрүдә: — Назикә апа кер юа, вакыты юк,— дигән*«җавап» белән кайтты бу бәләкәй кыз. Сәер хәлгә төшеп барам бит әле мин. Зарифтан ояла башладым хә- - зер. Шул ук баскыч төбендә икәүләшеп сүзсез тартылган тәмәке төпчеген тырнак белән чиртеп җибәргәч, кузгалдым да: — Пәйстин абыйларга кагылыйм әле мин, хәлләрен белгән юк,— дип, Зарифлардан чыгып киттем. — Борыныңны бик төшермә, бер җайланыр әле,— дип калды Зариф. Аяклар мине бер дә авылдашым Пәйстин абыйлар ягына түгел, ә теге беренче кичтә барган караңгы урамнарның аргы башындагы баракка таба илтәсе килә. Эчемдә әллә ничә төрле ут кайнаганга ихтыярсыз атлыйм. Унбиш чакрымнан һаман җәяү юргалап, инде ничә тапкыр күрми киттем, бүген дә шулай җил койрыгы тотып кына калырмынмы? «Кер юа».—диде бит. Бәлки аның хәзер, ишегалларына бау тарттырып, нәкъ ап-ак керләр элеп йөргән чагыдыр Шунда атлыга күңел.-Ә килеп җитсәм... рәшәткә баганасының шактый өскә калкып торган очлы башында бер ала карга утыра. Борынын сузып түбән караган да юынтык чокырын күзәтә. Шаркылдап бер көләсе килде, куркытудан курыктым. «Мин икән бу!»—дип куйдым эчемнән генә. Икебез дә кирәкне эзләп килгәнбез: аңа — калҗа, миңа — кыз... — Кач, Ихсан, кач моннан тизрәк, йөрмә адәм көлкесе булып! Эчтәге бер тавыш шулай дип кычкыра, ә күңел аякларны тотып тора, күз йомганчы юкка чыгарга ирек бирми. — Туктале, кер эләргә килеп чыкмасмы. Сабыр итеп карыйк әз генә...— Эчтәге икенче тавыш шулай ди. Итәбез инде... Алай дуамал гына бер дә китеп , барасым килми. Ичмаса, күзнең бер кырые белән генә күрсәң дә, йөрәккә ял булыр иде. Әмма юк бит, Назикәнең үзе түгел, җиле дә сизелми! Ә менә ала карга акыллырак булып чыкты миннән. Килеп кенә җиттем, озак юанмады, башын кыйшайтып миңа таба карады да бер, очып та китте. «Урынбасар килде, китү кирәк инде»,— диде бугай, ахры... Көпә-көндез кемнеңдер рәшәткәсе буенда күпме йөрү мөмкин соң? Берәр белгән-күргән кеше бу тирәдән узса: «Нихәл, агай-эне, шалкан саклыйсың мәллә монда?»— дип сораса, ни кылырсың? Кереп китәргә җир тишеге каян табарсың?.. «Кер юа».— дигән иде, кайда соң аның элгән кере? Ичмаса, бер тишек оек та күренми! Юк, каргадан да ахмак булырга ярамый. «Югал, тинтәк, тизрәк бу тирәдән!» — дип, үземне типкәли-типкәли дигәндәй, алып киттем. Пәйстин абыйларына таба атларга мәҗбүр итәм .Мәҗнүн Ихсанны. Өч-дүрт барак та узмаганмындьф, Җәләй очрады. Шундый таныш та бар минем хәзер. Җип-җирән бөдрә чәчле егет ул. Ходай аңа башны әллә ни бпрмәсә дә, аякны биргән. Андый аякларны минем әле беркайда да күргәнем юк. Ул биегәндә иң оста рус егетләре дә телсез кала, аның табан асларыннан агылган «чичетка» музыкасы залга тарала, клубта утыручылар аякларын шул көйгә шапылдата башлый. Кызык малай ул, аның өчен бөтен марҗа кызы үлеп тора, ә бодай карасаң, гап-гади, җип-җирән бер Җәләй. Менә шул каршыга килеп чыкты да кул бирде, тәмәке чыгарды. Нишләп йөрү, брат?—ди.— Бу тирәдә сине бер дә күргән югые әле,— ди,—наверно, берәр күгәрченне каравыллыйсыңдыр?—ди. Нәкъ мин курыкканны әйтте дә салды. Исне җыя алмыйча ык-мык итеп тордым, озаклап тәмәке кабызган булдым, ә ул һаман лыкылтаү- дан туктамый: J — Бу тирәдә бүтән карчыгалар күренмәйде моңарчы,— ди. Ниһаять, җавапка җай табылды: — Ә-ә-ә,— мин әйтәм,— шулаймени-и-и?— дим.— Ул карчыгаларның берсе синдер инде алай булгач' — Миннән башкалар да бар шул,— ди бу.— .Мин бу тирәгә оя кор ф ган чыпчык кына. Әнә генә безнең барак, утыз тугызынчы. — Мин дә узгынчы гына шул,— дим.— Әнә, Лебедянга таба минем з авылдаш тора, шуларга барып яткан булу... j Җәләй, ышанган сымак булып, рәшәткәгә терәлде, мин дә сөялдем, а тартабыз. Эчне тырный торган мондый сүз кузгалгач, аның төбенә § төшәсе килә бит инде. — Шулай да мин әле аңлап бетермәдем, малай,— дим.— Күгәрчене з кем дә, карчыгасы кем соң аның? — Ну, ну, җүләр сатма, парин!— дип көлде Җәләй. Барын да * белгән-тавыш белән башын чайкап куйды.— Кем тирәсендә күпме бөте- £ релгәнеңне күрмиләр дисеңмени? = Мин дә башны кире якка чайкадым. — һи-и, болан булгач, гел барып чыкмады инде бу,— мин әйтәм.— Атнадаайда бер күренгән Ихсаннан көнләшерлек хәлгә килгәч, = синең үз итәгеңә ут төшкән була түгелме соң?.. Кая, борыл әле, төтене * чыкмыймы?.. — Чепуха!—диде Җәләй, җилкәсен киерә төшеп, һәм ике теш3 арасыннан тәмәкечеләрчә генә «черт» итеп төкереп куйды.— Минем ыфкус түгел. Миңа ут уйнаткан кызлар кирәк! Батыр сөйләшә, ышандыра язды бу мине. Чынлап та, акыл аякта бит аның, һәм аяк белән ут уйнатучы кызларны яратуы бер дә гаҗәп түгел. Соң алай булгач, нигә ул Назикә тирәсендә «карчыгалар» бөтерелүгә пошына? Миннән көлүе генәме, әллә бүтәне дә бармы? — Ярый,—мин әйтәм,—син күрше чыпчыгы булдың инде, мин узгынчы карга булдым, ә чын «карчыга» ни төслерәк соң? — Ни төслерәкме? — диде Җәләй.— Бер дә артык җире юк! Аннары бик озак сүзсез торды, бер дә исе китмәгәндәй генә унҗиде «клиндер» чыгарды авызыннан Ул каядыр күзен текәп уйланганда, мин юри санап тордым — нәкъ унҗиде! Бәлки тагын да чыгарган булыр иде, эчендә тәмәкесе янып беткән «кәҗә сыйрагы»на пелт итеп ут кабынды. Ул аны атып бәрде дә таптап куйды. — Күпме әйттем шул Назькага,—диде аннан соң Җәләй.—давай үрәтәм, дидем. Үзем кебек отлично биюче ясыйм, концертларда икәү выступать итәрбез!—дип тә карадым. Ул тагын берне чорнап кабызды, тагын бер төкереп куйды «черт» итеп. — Типичный татарка,— диде ул аннары.— Публика алдына чыгудан курыкты. Үзе болай ничава гына булса да. забитый кыз. Шул Зай- кыга сыенды да калды. Җәләйнец көтмәгәндә болай күп сөйләп ташлавына хәтта аптырап калдым. Мин аны шактый «бикле малай» санап йөри идем, ә ул шактый ачык авызлы булып чыкты. Шуннан тиз генә файдаландым да. — Зайкы дигәнен кем була соң тагы?—дип сорадым — Шуны да белмисенме?— диде егет мыскыллы караш белән — Бигрәк тинтәк кулик икән син! Үз дусың ич! Зариф! — Зарифмы?—дип кычкырдым мин. күзләрне акайтып, борынны очлайтып, кашларны бергә җыеп, колакларны торгызып Бәлки алай ук булмагандыр, әмма ул минутта мин үземә шундый булып күрендем Җәләйнең минем белән шулай байларча кыланып, балконнан торып кына сөйләшә башлавы да, Назикәне шулай юкка чыгарырга маташуы да, Зарифны Зайка дип кенә атаган булуы да җен ачуларымны кубарды. —• Син үзең җирән шайтан ич! Назикә сиңа карыймы соң!—дип, якасына килеп ябышканымны сизми дә калдым.— Эт койрыгы телеңне тыймасан, ипи шүрлегеңне җимерәм хәзер! Дер селкетәм тегене ике кул белән. Юка гәүдәле нәрсә ул, калтырана ук башлады, күзләре калайланып китте куркудай. — Што оин, Ихсан дус,—диде бу бөтенләй икенче бер юаш тавыш белән,— мин бит сиңа бер оскорбление дә ясамадым... Минем хәл дә әйбәттән түгел иде: көпә-көндез, айнык баштан, урам уртасында дигәндәй, якалаша башла, имеш! Кем әйтер мине тиле түгел дип? — Назикә белән Зариф турында тагын бер лыгырдавыңны ишетсәм, җаның җәһәннәм төбендә булачак! — дидем тегеңә, ярым пышылдап кына. Аннары якасын ычкындырдым.— Бар, сыпырт! Тай моннан!.. Нишләгәндер, борылдым да аннан элек үзем китеп бардым. Пәй- стин абыйларга тәки барып җитә алмадым. Әллә ниткән ямьсез тойгылар басты да күңелне, аяклар өйгә таба атлый башлады. Унбиш чакрым буена уй да уй. Ничек булып чыкты соң әле бу? Зарифны Назикә белән йөри диме? Кыз шуңа сыенды дип әйтмәкче буламы? һични аңламыйм, берсе дә сыймый башка! Әгәр дә мәгәр Зариф ул кыз белән үзе йөри икән, соң нигә ул аның белән мине таныштыра?.. Юк, ышанмыйм, ялганлый ул җирән шайтан, ялганлый! Мине Зариф белән дошман итәргә тели! Атлыйм-атлыйм да тагын күтәрелә уйлар өермәсе. Әгәр сынамак өчен генә таныштырган булса? Назикәне сыный, янәсе. Мине дә капшап карый. «Я-ле, кызый, карап карыйк, син ниндирәк кош икән? Үз гөлендә генә сайрый торган сандугачмы, әллә урман күкесеме?.. Ә син, тәти егет, ниндирәк бәндә? Дус итәрдәй иптәшме, әллә кеше ярына да пычрак кулын суза торган этләчме?..» һу-у, бик хәтәргә китте бу. Болай ук булмас, үзем арттырам бугай мин. Әгәр Зариф шундый әшәке егет булса, миңа шундый яхшылыклар эшләр идемени? Юк, ялгышам мин, Зариф әйбәт дус! Шулай ышандырам үземне. Шундый-шундый уйларга муеннан баткан килеш кайтып кердем. Уку йортына киттем, андагы чүп-чар, пычракны күргәч, энекәшне пыр- туздырып ташладым, чөйки ачкычны аңа калдырып киткәли идем. Мин югында ул избач булып тора, янәсе. «Торган», бөтен идән тәмәке төпчеге, эрбет кабыгы белән тулган, гәзит почмакларын тәмәкегә ертып, плакатларны умырып, шахмат катыркасын икегә аерып куйганнар. Үзе юкның күзе юк шулдыр инде! Барын рәткә китереп, эшкә тотындым. «Күп кудың җилне, җитәр, ат койрыгы түгел, барыбер тота алмассың!»—дип әрлим үземне. Чырай чытыкланды, элеккедәй җилтерәп йөрүләр бетте. Әллә нәрсә генә булды шунда: әллә күңелнең, әллә бөтен дөньяның ниндидер бик нечкә бер кылы өзелде кебек... Шулай атна-ун көн узып китте, унбиш көн дә узды, тагын тегендә барасы килә башлады. Ләкин... бер аяк атлый, икенчесе туктый. Тора- бара анысын да мәҗбүр иттем атларга. Бик күрәсем килә Назикәне. Бардым, Зарифка кереп торасы килмәде. Саруын кайнатып йөрмәскә кирәк, дим. Менә бит ничек: шул җирән Җәләйнең бер сүзенә дә ышанмадым һәм ышанмыйм да, югыйсә, ә коткысы күңелгә барыбер утырып калды. Яхшы дусыңа яман кер сылады... Клуб, китапханәләренә сугылып Назикәне эзләдем. Урамнарына барып, сагая-сагая гына барак тирәләрен әйләндем. Бәхеткә каршы, бу юлы багана башында теге карга юк иде, җирән Җәләй дә очрамады, бары да бик әйбәт, тик шунысы начар: Назикәне күрә алмадым. Башны түшкә төшереп кире атлыйм. Шулай күрми китәрем микәнни?.. Коры йөреп буш кайтуга ачу килә. Чаттай борылып күпергә төшкәндә теге чәтнәби кыз Зөләйха килеп чыкты каршыма. Олы бер түгәрәк калач күтәргән, тагын ниләрдер. Кибеттән кайтуы, күрәсең. Кинәт кош тоткандай сөенеп куйдым. «Ходайның юри җибәргән изге фирештәседер бу!»—дип уйлыйм. — Нихәл, сеңлем, абыең өйдәме?—дим. — Китте бит ул,— ди.— Свердловскига. Әллә нәрсә дигән генә курска. Назикә апа белән икесен җибәрделәр. Башка таш белән суккандай итте дә куйды. Күз алларым караңгыланып китте. Ни дип әйтергә белми тик торам, көчкә аңыма килдем — Ә-ә-ә, шулаймыний?—дип мыгырдандым да ычкындым тизрәк ул тирәдән. Менә сиңа изге фирештә! Чөй өстенә тукмак! Кайчан гына булды икән соң әле бу? Хәер, минем аларны күрмәгәнгә ике-өч атна бардыр шул инде. Сәер килеп чыкты әле бу хәл, бик сәер. Җәләй мескенне юккарак рәнҗетмәдем микән? Аның лыкылтаганы дөрескә чыга түгелме соң?.. Атлыйм, атлаган саен шаккатып, зиһеннәр чуала бара. Димәк, алар әллә кайчаннан бирле бер-берен яратышып йөриләр... йөрсеннәр соң, бик яхшы! Тик ни өчен мине буташтырдылар икән үз араларына? «Кызлар белән таныштыр әле»,— дип әйткәнем дә булмады ич Зарифка. Назикә дә: «Минем танышым бар шул инде», — дип кенә җавап бирә ала иде теге язуга каршы... Уф! Әллә нәрсә бу. Тизрәк кайтып җитәсе килә өнгә. Арттан кемдер куа килер дә, әллә нинди начар эшләрдә гаепли башлар күк тоела үземне... Кырык чакрым юл йөргәндәй, җеп өзәр хәлләрем калмыйча кайтып кердем мин ул көнне. Ә кичен «избач бүлмәсе»нә бикләндем. Ут яндырмадым. Шакып караучылар булды, кыймылтамадым — избач Ихсан килмәгән бүген! Аннары бүлмәнең бердәнбер тәрәзәсен киереп ачтым да тарткан өстенә тарта башладым. Үзем күктәге йолдызларга карыйм. Җәйге булсалар да суп-суык булып күренәләр. Нигә алай икән? Сәбәбен дә эзлисе килми. Башны бер генә уй бораулый: укырга киткәннәр... Бергәләп укырга киткәннәр... Нинди бәхетле кешеләр ‘бар дөньяда! Ә син?.. Туктале, чынлап та... Ә син нигә мүкләнеп ятасың соң монда? Алты классың бар., өч айлык курсларың да булгач, шул җиткән дип уйлыйсыңмы? Гыйлемлекне чүмечләп чөмергән Котбеттинмени син? Юк, йөрмә монда җил куып! Кит, аларга үч итеп, укырга кит. Үзләрен генә әллә кемгә санамасыннар!.. Иртәгесен Наробразда идем инде мин Анда Йосыф абый Сәмигул- лин утыра, шахтердан күтәрелгән, бик әйбәт кеше, яшьләрне бер дә кырый какмый. «Безгә эләкмәде инде, давай, энекәшләр, сез тырышыгыз»,— ди ул. Бик тә ышандырырлык итеп язган гаризамны суздым. Хәрефләп дигәндәй укып чыкты бу. — Соң бит, брат, әле сине күптән түгел генә укытып кайтардык түгелме?— диде аннары. — Юк, мин әйтәм,— ул өч айлык курс кына иде бит. нәрсә бирсен? Әллә кайчан коелып бетте инде ул. Минем укытучымы, врачмы. ШӘЙХИ МАННУР ф ЧЫН СӨЮ БАРМЫ? инженермы — шундый зурракка укыйсым килә яшь чакта, һөнәр алырга телим!— дим. — һай-һай!—дип көлде бу.— Ә соң эшләрең ничек бара, кызлар артыннан чабып кына көн уздырмыйсыңмы? Кинәт тотлыгып калдым беравыкка. Әллә беләме, нигә алай дип сорый?.. Күзләренә күз ташладым: юк, алай койрыкка баса торган хәйләкәр очкын күренми. Тиз генә акланырга тотындым. — Юк ла-а, Йосыф абый,— дим.— Андыйлар белән маташа белмим... ЭшЛәрем дә ал да гөл: фәлән хәтле гәзит-журнал тараттым, фәлән хәтле яшьләрне әзерләп комсомолга алдык. Грамыты булмаган- нарына үзем язу танытып, күзләрен ачтым,— мин әитәм. Тагын әллә нәрсәләр тезеп киттем әле. — Хәзергә бер урын да күренми, Ихсан дус,— диде ул якын иткән тавыш белән.— Сабыр кыл, эшлә, көт... Ничек тә җибәрергә тырышырбыз. Көзгә таба разверсткалар булмый калмас әле. Кайттым, эшлим, бер үзем язып стена гәзите чыгарам, тагын өч- дүрт малайны комсомолга кертергә исәп. Хәзер теге юләрлекләр җилгә очты инде. Дөрес, Назикә күңелдән бик чыгып бетми бетүен, әмма нишлисең? «Кеше яры нигә кирәк, үзеңнеке булмагач»,— дип, юкка җырламаганиардыр инде. Тәки сүзендә торды бит Йосыф абый, август урталарында хәбәр итте: «Ун айлык курсларга урый бар, китәсеңме?» — дигән. Китмиләрме соң? Дүрт аяклап, дүрт куллап! Шулай итеп, сентябрь башларында Омски каласына килеп төште бу абзагыз. Монысы да бик шәп булды. Свердловка җибәрсәләр, «безнең арттан куа килгән» дип уйлар иде тегеләр. Юк, андый хәлдә түгел хәзер Ихсан. «Сүнгән учак сүнсен инде, яңалары кабыныр», диләрме әле? Дөрес әйткәннәр. Авызы тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермәсен ир-егет дигән зат! Иртыш ярынарак салынган зур бер таш йортка урнаштык. Беренче катта торак бүлмәләре, икенче катта зур клуб, өченче катта спорт залы һәм уку кабинетлары. Ишегалдындагы бәләкәйрәк йортта ашханә. Икенче бер җыйнак кына, матур гына бинада китапханә, аннары хуҗалык корылмалары китә. Элек моны бик бай бер купис йорты булган диләр. Даладан агылган мал көтүләрен казакътан алдап- йолдап. юк хакка җыю белән баеган, имеш. Анысы билгеле инде аның. Ярар, укулар башланып китте. Егетләр дә күп, кызлар да бар, олырак яшьтәгеләр дә шактый. Каплардан гына килмәгәннәр: бөтен Себер, Урал җыелган диярсең. Кызлар үзебездә әз сыманрак күренсә- дә, күрше урамда гына татар-башкорт педтехникумы бар икән, һәм аны «кәләштрест» дип тә йөртәләр, имеш. Монысы да ярап тора*... Кешедән алга сикереп чыккан юк, койрыкта да сөйрәлгән юк. йкыйм шунда җайлап кына. Бөек француз революциясен өйрәнәбез. Ай-яй, хәлләр булган икән дөньяда! Үзем дә сизмәстән китапларга чума башладым. Клубтагы кичәләрдә дә, җыелышларда да бик кызыклы бәхәсләр була, үзара сөйләшкәндә дә чәкәләшеп китәбез. Анысы күбесенчә йә мәхәббәт, иә мишчәнлек темасына була. Иң хәтәре мишчән- лек икән. Эшләпә кию, галстук тагу, ислемай сөртү, чәч бөдрәләтү, тансовать итү һәм тагын бик күп шуның ишеләр чеп-чп мишчәнлек гадәте икән ул. Пролетариат яшьләре мондый әшәке чир белән агуланмаска тиеш икән, һәм без шуңа каршы көрәш алып барабыз. Үзебезнең тирәдәге эшче клублары яки уку йортларында тансы кичәләре барлыгын ишетсәк, төркем-төркем бүлешеп шунда барабыз да, шундук ул тансы-мансыларны күмәк уеннарга әйләндереп җибәрәбез. Галстук бәйләгән комсомолец булса, ул бозау муенчагын шул минутта ук салырга мәҗбүр итәбез. Бөгәрләп чалбар кесәсенә тыга ул аны Шул чакта безгә җирәнеп караган була әле, үзен мишчән чиреннән коткарганны аңламый. Ә мәхәббәт дигәннәре бөтенләй үк пүчтәк нәрсә икән. Күпме җырларда кабатланган «чын сөю» ләр, сагынып-саргаеп гыйшык тотулар * да гел юк сүз генә икән ул, борынгы беркатлы кешеләр уйлап чыгар- з 1ан төче ялган гына. Разный төрле «Ләйлә-Мәҗнүн», «йосыф-Зөләйха», ? «Таһир-3өһрә»ләр дә шу^ардан калган әкият кенә икән. Сөю дигән £ нәрсә: кешеләр җәмгыятьтә, эштә бер-бере белән аралашканда ияләшү, ~ якынаю мөнәсәбәтләреннән килеп туган бер нәтиҗә генә икән. Ирекле g мөнәсәбәт — ирекле сөю! Шул чорда кешеләрнең бер-берен яраты- - шып, бергә булулары, ә инде яшәү шартлары үзгәрү белән төрле та- = рафка китеп барулары бик гади һәм табигый бер хәл икән! Ә Казанда ’ инде «Өйләнмәүче һәм кияүгә бармаучылар» оешмасы да яшәп килә _ икән. Бүтән шәһәрләрдә шундыйрак оешмалар бар, имеш. Моны £ безнең клубка бер лектор килеп сөйләде һәм барын да бик ышанды- = рырлык сүзләр белән аңлатып бирде. И, мин томана да булганмын сон. таш кабыкта яткан әкәм-төкәм! г Шушыларныц берсен дә белми яшәгәнмен. Назикә дип, аңа әллә нин- = ди фирештә сыйфатлары биреп, таң нурына, чишмә җырына һыбы. һых быларга тиңләп, авыз суы кортып, тинтәкләнеп йөрдем, надан!.. Ярый * әле, озакка сузылмады, аларның Свердловка, минем Омскига китү з бик тә әйбәт булды, вакытлы килеп чыкты. Дөрес, әле һаман уйдан чыгып бетми бетүен ул кыз. Хәтта бик матур елмаеп төшкә дә кергә ли. Хәер, яңалыкта гына бу шулайдыр әле. Онытылачак ул! Җилләр исәр, комнар күмәр аны барыбер! Аннары бит төш үзе дә искелек кал дыгы гына икән әле. Шулай булгач, күмми нишлисен? Өстәвенә, якын тирәбездә генә күпме укучы кызлар бар. көн саен диярлек кичәләргә йөрибез, арада бик матурлары да әз түгел. Дөньяда ирекле сөю бар чагында, әбиләр әкиятенә ышанып, шул бәхеттән мәхрүм калыргамы? «Күңел—дәрья, күз — шәйтаи» дигәннәрме әле? Әмин аны «күз — күзәтче» дип төзәттем һәм минем күзләр кайда нинди асыл кош барлыгын күзәтеп кенә йөри хәзер. Аллага шөкер, элекке йомыклык та бетте, тел дә ничек сайрарга кирәклеген өйрәнеп җитте. «Кызлар матур, күңел киң, кайсын сөйсәң дә мөмкин!» Моны мин үзем чыгардым ул чакга. Вал лаһи! «Әллә шагыйрь микән миң?» — дип тә йөрдем әле эчемнән генә... Укырга килгәч, беренче танышкан кызым Сәрдилә исемле иде Пед техникумдагы кичәдә булды бу. Куллардан тотышып түгәрәктә әйлән дек. «Җәзага» чыгардылар. «Урамда» дигән шигырь укыдым Сәрдилә: «Әкрен, җил, монда кабер » — дип җырлады Тагын бергә тотышып әйләндек тә, уеннан чыгып, тәрәзә кырыена килеп сөялдек. Ут артык якты түгел, безнең файдага Киң ачылган олы кара күзләренең агын күбрәк күрсәтеп, миңа текәлде бу Ике кулдан шытырдатып кысып алды, күкрәкләре еш-еш тибрәнә башлавы да бүгенгедәй күз алдымда. Мин дә бик җитди булырга тырышам Шулай карашып тора торгач: — Яратам мин сине!—дип пышылдады бу. Кайнар сулышы йөземә килеп бәрелде. Мин дә, күзне йома төшеп, кулларын кыстым аның Башка бер сүз дә әйтмәде, кулдан җитәкләде дә каядыр алып китте, борма коридорның аргы башындагы торак бүлмәләренә алып керде Бүлмәдә дүрт карават бар, ләкин бер кеше дә юк. уендадыр инде ип тәш кызлары. , — Яратам мин сине! дип кабатлады ул. ак беләкләре белән муен та сарылды, уттай кайнар иреннәре минем авызны яндырып алды. ...Яз башларында мина Иркия исемле икенче бер кыз ошый башла- ды. Миннән калкурак гәүдәле, сары чәчле, сыек зәңгәр күзле ул. Бергә укыйбыз. Барабадан килгән, ирдән кайткан — яратышмаганнар. Берәр атна чамасы узгач, Иртыш ярына төштек. Март урталарының аяз киче. Аяз булса да, суык түгел. Җил йоклаган, күктәге йолдызлар чекерәешеп җиргә карый. Сыек зәңгәр төс белән җемелдәшеп балкулары Иркия күзләрен хәтерләтә. Икебез дә киез итек, кыска каеры тун кигән. Моны безгә уку йортыннан бирәләр, чөнки ул чакта безнең пальто дигән нәрсә алырга кесә яклары фәләнчәрәк иде әле. Төн матурлыгына сокланып йөри торгач, 'склад сыман озын, зур бер ташпулатның артына килеп чыктык. Тар гына сукмак, дөнья тып- тын, бер әдәми зат күренми. Каты кар өстеннән сак кына атлап стена буена килдек. Кайнар сүзләр, үбешүләрдән соң туннарлы кар өстенә җәеп салдык та, күктәге йолдызларга карашып яттык. Туктаусыз елмаешып балкый-иде ул йолдызлар... Туктагыз әле, хихылдашмагыз шул тикле. Яшьрәк мәлдә үзегез дә кимен куймагансыздыр әле йолдыз санауның. Көлешү барган арада Ихсан тәмәке кабызып алды да тагын дәвам ■итте. Җәй башында укуларны тәмамлап, төрлебез-төрле якка таралдык. Мине бер бәләкәй генә өяз каласына җибәрделәр. Яна ачылып яткан «Крестьян йорты»на вакытлыча мөдир итеп куйдылар. Электә двор тоткан бер бай йорты икән бу. Киң ишегалды, каралты-кура, ам- бар-лапас дигәнең бар да җитәрлек. Авылдан килгән агайларны ак җәймәләр өстендә генә йоклату, кайнар чәй эчертү өчен тырышып йөри торган ак халатлы кызларда әз түгел. Әлбәттә, бер матур күбәләге белән танышып та алдым инде... Бу эш минем өчен яңа булса да, авыл җирендә үскәнлектәнме, әллә ни кыенлыгы күренми. Дворыңны чиста тот, урлашу-талашу булмасын, Ә хезмәт хакы әйбәт кенә, җаваплы эш бит. Өс-башны рәтләп җибәрдем— полный шәһәрчә. Дәрәҗәгә дә күләгә төшәрлек түгел, шактый җитдиләнеп киттем. Уйлап карасаң, зур бер гостиница’директорыннан кай җирем ким минем? Андый юк та әле безнең бу Актояк каласында. Урал арты даласында булгангамы, халкының да күп өлеше казакъ белән татар бу каланың, исеме дә безнеңчә. Әллә казакъча микән?.. Шул, танышып алдым алуын да теге үземдә эшләүче Фурсалиния белән, тик нигәдер күңел ятышып бетми үзенә. Болай, югыйсә, халаты да ак, исеме дә шәп, бер дә чәйнәлмәгән матур исем, шулай да — оеткы җитми. Ник дисәгез, бәлкем шуннан булгандыр: өйләнеп карыйсым килә башлады минем. Үзем шикелле директорлар белән җыелыш-киңәшмәләрдә утырган чакта бала-чага булып кына күренәм. Мондый эштә булгач, солидныйлык кирәк дип уйлыйм. Ә теге Фурса- линия төскә-биткә болай әйбәт кенә күренсә дә, үзеңдә эшли торган бер санитар кыз гына ич. Ничек ул хатының була алсын?.. Дөрес, минем өчен әллә ни түгел, үзем дә күмер корымыннан чыккан. Ләкин усал телләр әзмени! Техничкасына өйләнгән дип, күзеңне дә ачырмаслар. «Бирим дигән колына...» диләр бит әле. Байтак кына эзләнә торгач, бирде миңа да. Чыгарып куйды юлыма! Күршедә генә булган ул. Авылда укытып, каникулга кайткан. Карт әнисе белән яшиләр икән. Миннән өч-дүрт яшькә генә олырак олысын. Хәер, анысы кимчелек түгел, акыллырак булыр. Танышуыбызга ун көн узды. Иртәгә загска барабыз дигән төнне гел бергә булдык. Иртә белән яныма утырды да сөйләп бирде: — Үткән ел мине ерак бер авылга җибәрделәр. «Син шәһәр кызы, русча яхшы беләсең. Әрендек мәктәбендәге татар балаларына рус теле укытучы юк, бар шунда»,— диделәр. Mini өяз мәгариф бүлегендә эш йөртүче генә идем. Хезмәт хакы да яхшырак буласын белгәч, киттем. Ул авыл җитмеш чакрымда икәнен белсәм дә, шәһәрдә юлаучы табылмагач, җәяү чыктым. Кичкә таба артымнан бер атлы кеше килеп җитте. Кай якка баруын сораштым. Әрендектән ары булган Тармакүл балыкчыларына бара икән. Әйтүенчә, потребсоюз кешесе Утыртып алып китте бу мине. Ерак җир, төнгә калдык. Атлаган саен аты туктый, пошкыра, башын аска суза башлады. «Ат талчыкты, ял иттерми булмас, ахры»,— диде бу. Юлдан эчкәрәк кертеп, бер елга буена атын тугарды да үләнгә арканлады. Учак ягып, тамак ялгадык. Аннары арбадагы коры печәнне яшел үләнгә түшәде дә өстенә күн палас сымак бер нәрсә китереп салды. «Ятыгыз, ял итегез»,— диде. Мин ул кешенең яхшылыгына рәхмәтләр укып, урынга яттым «Зинһар соңга калмыйк, таң беленгәч тә кузгалыйк, яме»,— дип үтендем. «Әлбәттә»,— дип кенә куйды ул. Юл кожанын салып, минем өскә япты. Аннары атын барлап килде, аннары ут каршына утырып тәмәке тартты, озак уйланып утырды. Аннары, инде сүрелә барган утлы күмерләрне як-якка таратып, күн итеге белән таптый-таптый учакны сүндерде. Инде йокымсырап бара идем, ул олы гәүдәсе белән кинәт килеп минем өскә капланды да кочакларга, үбәргә маташа башлады ♦ Курыкма, җаным, мин бит яратып кына...»—дип, пышылдый кайнарланып. Үзе һаман кысрыклый бара. Бар көчемә чырыйлап кычкыракычкыра сикереп тордым да далага йөгердем, төн эченә Август ахырларының караңгы төне, ай түгел, сыңар йолдыз да юк, ичмаса. Болыт баскан күкне. Бер-ике ыргылуда куып та җитте ул «бүре» мине. Тагын бөгәрләмәкче. Тагын кычкырып чаптым. Инде хәлем бетте, тез буыннарым сыгыла, күзләрдән ут чәчри. Кычкырам «Коткарыгыз! Коткарыгыз!!» Тирә-як үле. Ник бер генә бер тарафта бер генә бер җан иясе барлыгы беленсенче! Әйтерсең ачы зар тавышын йотып ала торган борынгы кара чүл бу... качкан иде инде... Менә шул, дустым, сиңа хатың булачак кеше — корт тимәгән ефәк түгел... Калганын үзең кара, үзең хәл ит... Ул шушы сүзләр белән тукталып калды. Ә минем күзләр тулы кайнар яшь, мин аны кызганып җылый идем. — И-н бичаракаем! — дип, кочаклап алдым, башыннан сыйпадым, аннары иртәнге чәйдән соң загска киттек. Ул чакта алдан гаризалар биреп, чиратлар көтеп йөрисе юк иде, бер сәгать эчендә язылдык та кайттык. Ә теге «потребсоюз кешесе» дигән этне эзләп табып, җанын алырга ниятләп куйдым эчтән генә. Минем кәҗүнни бүлмәдә кәҗүнни урын-җирдән башка һични юк иде. Кәримә (исеме шулай иде аның) үз әйберләрен алып килде Шыксыз бүлмәгә ямь кергәндәй булды. Торабыз әкренләп кенә, көннәр җай гына агыла бирә, әллә ни әрләш-тиргәш тә юк, хәтта яратышабыз да бугай әле! Ә бер кичне кочаклашып яткач, әйтте Сикереп торып утырдым: — Малай! Только малай булсын! —дип заказ бирдем. Билгеле, шушындый хәлдә мине куып җитеп, төртеп егу өчен аңа әллә ни куп көч кирәк булмагандыр... Шулай ерткычларча мыскыл ителгән кыз юлдан әллә кайда, читтә, дала уртасында күзләрен ачканда, бәләкәй чемоданын гына күрде янында. «Котырган бүре» үзе хатын: — Безнең нәниебез булачак... — Ярар, тырышып карарбыз...— дигән булды ул. һе! Абыегыз малайлы булачак, малайлы! Эчтән шулай горурланып ятам. Ә бактың исә, ул малайлы абыйга егерме яшь тә тулып җитмәгән икән әле! Үзе дә малай... Булсани соң? Картаерга ашыкмыйк әле, өйләндем дип, үзеңне карават аягына арканлап кую юләр эше ул! Теге кыз белән дә аралар суынып җитмәгән әле безнең. Хәер, ара дигәч тә, әллә ни булганы юк. Дөрес, авызын турсаиткалаган була булуын, әмма барыбер ярата ул мине, әллә кая бара алмас... Әйбәт булып чыкты бит әле бу «Крестьян йортыжның мөдире булып тору. Хезмәт хакы да яхшы, эшләр дә начар бармый, андый-мондый шелтәфәлән дә юк, шелтә булмагач, түш тә киеренке, баш та югары. Хатын да ярыйсы, төннәрдә малайның «зттә, эттә» дип тибешкәнен дә тоеп ятабыз, шуның өстенә сөяркәбикә дә бар! Мин аны хәзер санитарлыктан алып кастелянша иттем, йортның бөтен чүпрәк- чапрагын бикләп тота торган бәләкәй бер склад бүлмәсе бар аста. Юлы да билгесез түгел... Шулай хозур гына яши торгач, хатынның бала табар көннәре дә килеп' җитте, тудыру йортына илтеп куйдым. Ә икенче кичне кыюлык өчен бер-нке стакан гына төшереп алдым да шыпырт кына астагы бүлмәгә килеп кердем. Шундук теге Фурсалинияне сиздерми генә артыннан кочаклап, ялт үземә таба бордым да, татлы иреннәренә капландым. — Туктале, тукта, нишлисең син, абый, котырдың мәллә? — ди бу. Йодрык хәтле булган күзләре ут яна. — Юк,— мин әйтәм,—булмый болай! Әйдә, кавышыйк инде!.. һаман ныграк кысрыклыйм моны. Көтмәгәндә йолкынып китте дә бу, ачыргаланган тавыш белән әйтте: — Кабахәт икәнсең, Ихсан абый, пычрак җан!—диде. Лач итеп биткә төкерде, һәм, күз ачып йомганчы, бүлмәдән юк та булды. Мин чуалган керләр арасында буталып, битләрне сөрткәләп калдым. Шул чакта теге потребсоюз кешесе хәтергә килде минем... Шулай да Фурсалиния шау кубарып йөрмәде, хатынга да җиткермәде, рәхмәт төшкере. Ә капчык барыбер бүселде, һәм бөтенләй мин көтмәгән яктан төртеп чыга башлады безләр. Әллә каян гына горком- хоз комиссиясе килеп чыкты да төпченергә кереште. Имеш, мин эш рәте белмим, хуҗалык таркалу хәленә килгән. Ишегалдындагы коеның суы сасы, ат сарайлары ишексез. Килгән крестьян, атый каравыллап, арбасында куна. Баскычкоридорлар, бүлмәләр пычрак, тәртипсез, ятакларда кандала бар... Тавык та чүпләп бетермәслек! Барлыгын үзем дә беләм, әлбәттә, һәрберең үз бармагым белән чеметеп утка салыр идем, чукынмышларның! Булмый гына бит, кем чүпләп бетерә алсын аларны? Даруы да юк ич аның. Шул кәрәчин белән исерткәч, артын күккә күтәреп, әз-мәз истән таеп тора да, айнып төшүенә тагын сыза ярыкка. Вәт, бетер син аны! Шулай итен, күптән укылган әкияттәге балыкчы бабайның карчыгы хәлендә калдым. Кичә — «патша», бүген — кырчын Корамша... Яиа мөдиргә бүлмә кирәк булгач, фатир эзләп йөрергә вакыт та булмады, ашык-пошык җыенып, хатынның әнисенә күчтек. Бәләкәй Сулса да үз өйләре. Мин хәзер бик әйбәт ир булып киләм, җылаган чакларында кызны күтәреп төн буе идәндә таптанып чыгам. Мин ана, хатын бик үк теләмәсә дә, Авангардия дип, үзем ясаган псемне куштырдым, малайга дип әзерләгән исем иде. Чынлап та, төнлә җылау буенча авангард булырга тырыша бугай ул кызчык. Көндез миңа эш юк. Хатын да декретта чагы булгач, гел өйдә, әби дә эш яшеннән узган. Хәер, эшлим дисәң, эше дә юк бит әле аның. Кырыкмаса-кырык жир- гә сугылганмындыр, һич каян хезмәт таба торган түгел бу өяз каласында. Шулай, бушны бушка бушатып йөри торгач, ике ай узып та китте, уңайсыз була башлады. Хатын эшләп ала торган утыз ике тәңкәгә ♦ өч тамак яшибез. Такытокы белән тартып-сузып, күпме көн күреп § була? Әби кеше дә, мыгырданамыгырдана, «төртке буткасы» пешер- ? гәләргә кереште. Кухня яктан чыжылтый ул: «Үгездәй ир башы белән < хатын җилкәсен кимереп ятсын әле!...» — дигән «май» салып, борын о башына өчәр кашык дигәндәй бәрәңге кыздыра Монда килеп эшли башлагач ясаткан костюм әйбәт иде әле. Тал- _ чукка чыгып шуны унбиш тәңкәгә биеттем дә, биш тәңкәсен хатынга з биреп, юлга җыендым. Егет чакның фанер тартмасын чолан почма ' гыннан чыгарып, бер кат күлмәк-ыштан, ярты ипи салдым. * — Мин сезгә язып торырмын, — дидем хатынга. — Эшкә урнашу белән акча да җибәрергә тырышырмын. Хуш, хәзергә... Ул мине озатып калды. Урал якларына килеп, төрле эштә йөрдем Мөмкин булганда әзме-күпме балага да җибәргәли тордым. Күп уйланырга туры килде. Барын да яңабаштан корып җибәрәсе килә. Әмма ничек итеп? Белмим. Бу хакта безгә әти-әни дә, укытучы да, бик оста сөйләргә яраткан лекторлар да һични өйрәтмәгән Ничек атларга соң бу тормышның шундый бормалы, чокыр-чакырлы юлла рыннан? Аңлавымча, туры булырга, ярашып, икейөзле булып яшәмәс кә кирәк. Болары авыр түгел, чөнки тәлинкә тота белмим, туры бәрдерүдән кайчакта дусларымны да югалтып куям. Ә тормышның тагын бик күп төрле яклары бар икән бит әле. Нишләтергә хәзер миңа бала белән хатынны? Бәлки үз яныңа алдыру кирәктер? Ә ничек алдырасың? Тимер юлда баллас таратып, шпал аслары төйгечләп йөрим Иң өч тиенлек эш! Ун-унбиш чакрымнан әйләнеп кайтабыз да такта баракның тоташ сәкеләренә тәгәрәп йоклыйбыз Җыен һөнәрсезләр җыелган монда. «Түрә»лектән сөрелгәч кенә үзеңнең кем икәнең күренә икән! Ярый әле, вакытында селтәделәр. Юкса, гел шундый юк-бар «урын»га алданып, гомергә тәгәри бирер идең тигез җирдән Теләсәң-теләмәсәң дә, ялманып яшәргә өйрәнеп җитәр идең. Ир егетнең кулында һөнәр булырга тиешлеген дә белә идем, ә һөнәрле булыр өчен уку кирәклеф Мәнди анасына да билгеле нәрсә. . Эх, теге вакыт та укырга киткәндә ныклабрак уйлаган булсам сон! «Инженермы, доктормы»... дип шәпләнгән идем бит. Юк, максатсыз малай икән мин. Ә кешенең үзе өчен олы максаты булмаса, дөньяда яшәү — бушка чабата туздыру гына түгел микән?.. Ул чакта тизрәк башны алып олагу да шул Назикә белән Зарифка үч итәргә маташудан булды инде. Янәсе, мин дә кнтәм — кая булса да барыбер! Ә соңыннан ишеттем: рабфакка хәзерлек курсларына җибәр гәннәр икән аларны. Хәзер инде Свердлов рабфагының икенчеме-өчен чеме курсында укыйлар, имеш. Озакламый, шундагы университетка керә инде алар. Ә мии монда шпал төбе төюче «инженер!» Эх, Назикә, Нәзекәй! Җилкендердең дә, җилпеп тә ташладың син мине. Юк, сине гаепләмим, үзем пәпелтек булдым, үзем! Хәзер инде син — кайчандыр ялгыш күргән сихерле төш кенә минем күңелдә Кабат ул төшне беркайчан да күрү мөмкин түгел Менә бит мин нинди бозык җан. Үзем хатынлы, балалы кеше, ә үзем Назикә турында уйлыйм. Хәер, искә төшкәч кенә бу Алан өзгәләнеп яшәмим аның өчен. Дөресен әйткәндә, хатын кызларны ярату, сөю мәсьәләсендә мин үземне һич кенә дә аңламыйм. Әнә бит, ун көн эчендә өйләнеп ташладым, балам да булды, ызгышталаш белән дә җәфаланмадык, ә калдырдым да киттем, уйга да керми хәзер Хәтта бик газиз тоелган балам да ак томан эченә күмелә бара шикелле хәзер. Юк, ярата белмимдер мин, ахры, йә булмаса, «ирекле сөю» теориясен чыгаручылар сүзе дөрестер. Бар микән ул чын сөю дигән нәрсә? Ай-Һай... Мин белмим. Назикә өчен үлеп йөрүләрем дә сүрелгәч инде, ни дип әйтим? Шул «яна теория» өйрәтте булса кирәк мине тормышка, дөньяга җиңел генә карарга. Кайнар хисләреңне кабызмыйча гына сайранып, чәчәкләрне өзгәләп китәргә... Җыры да бар бит аның: Өз гөлләрне чәчәк аткан чакта, Узар-китәр алтын көннәрең. Өзми калсаң үкенерсең бер көн: Чәчәкләре шиңәр гөлләрнең... Баш катып бетә шундый уйлардан. Берсенең дә очына чыга торган түгел. Ә тормыш һаман үз сикәлтәләре буйлатып сикертә бирә мине. Кыш җитте, ачы кыр җилләре сызгырганда ком таратып, шпал төеп йөрүләр, алла күрсәтмәсен, бик тә рәхәт икән! Чиләбегә киттем. Аннары Киштыйм, Калата, Златаус, Алапай, Уфали якларын йөреп чыктым. Кая барма — ике кул һәм көрәк белән кәйлә дигән машина! Теләсәң, шундый һөнәрнең профессоры бул! Шомарган биш тиендәй шулай йөри торгач, килеп җитте солдат хезмәте, ике ел анда узып китте... «Әкиятеңнең әкәмәтен мич астына мүкәләттең», — дисезме? Үзем дә сизем, егетләр. Озын сүздән аркан ишеп булмый, дигәннәр бугай. Шул; хезмәтнең актык елында хозчасть писаре ясадылар үземне. Вакыт җитәрлек. Баштарак койрыкны кәкрәйтеп, «кухтрест»лар артыннан бик нык чапкан идем, соңыннан уй төште: «укырмын» дигән сүзең кайда?» дип сорадым үземнән. Үз-үзеңне шулай яңаклагач кына белем арттыру, вузга хәзерлек курсларын узу мөмкинлеге табылды. Хезмәт тутыргач, Казанга килдем. Армия бирә торган льготадан бик нык файдаланып, пединститутның тарих бүлегенә керә алдым. Гомерләр уза бирә, инде өченче курсны да бетереп киләм. Июнь ахыры, актык имтиханнарны тапшырып йөргән чак. Педагогларның РСФСР күләм конференциясе'бара икән Казанда. Көндезге утырышларын институтның карурмандай борынгы матур паркында уздыралар ’икән. Мин дә озакламый укытучы буласы кеше ич. Актык фәнне «яхшы»- га тапшырган сөенечтән, иптәшләргә ияреп, шунда, сугылдым. Арттагы рәтләрнең берсеннән урын да табылды. Трибунада олы яшьләрдәге бер ханым. Ул үз мәктәбендә тарих дәресләренең ничек барышы турында сөйли. Нәкъ миңа кирәкле сүз! Бу чыгышны бик бирелеп тыңласам да, минем туң башка үтеп җитми. Укытучы булыр көннәр ерак киләчәктә зәңгәр томанлы бер сукмак шикелле генә тоела. Кн- тәмме әле мин ул сукмактан, юкмы?.. Килеп утырганнан бирле үк инде «зал»дагы халыкны күздән ки- черәм. яше дә бар, карты да аз түгел; юаны да, нечкәсе дә, ямьсезе дә күренгәли. Ә шулар арасыннан бер таныш әдәм дә күзгә чалынмый. Хәер, мин ул дөнья кешесе түгел ич. Шулай да президиумдагы ханымнарның берсендә ниндидер таныш сымак чалымнар күренгән шикелле тоела. Ниҗитте кыланмыйм тегеләй, югары куначаны күзә- тәм! Әйе, үзе ул минем яшьләр тирәсендә булыр. Бөтен гәүдәсенә, килеш-килбәтенә укытучылык сеңгәнлеге сизелеп тора, ә шулай да сөйкемле күренә үзе. Кем булыр икән ул? Үзем белгәннәрне күңел күзеннән үткәреп карыйм. Юк, һич андый сөйкемле апа килеп чыкмый хәтер чаршавы артыннан. Эзләнә торгач, яшь чакларга кайтып төштем: кемнәр бар иде соң әле? Кем булсын, минем беренче хатын укытучы иде бит! Юк, ул түгел бу. Моның бөтен кыяфәте кемнедер — бик белгән кешене хәтерләтә, исеме дә менә тел очымда гына тора, тик әйтеп кенә булмый. Әйдә, булмаса булмас, аның белән баш ватып торыр хәл юк. Конференция иртәгә дә барачак бит әле, шунда беленер... Янга малайлар килде, курсташлар. Күз кысалар. Исән-аман тапшырсак, «сәпкулларга» барырбыз дип сүз куешкан идек иртә белән. Ә «сәпкуллау» дигәне — сыра эчү дигән сүз инде анык. Чөнки безгә ф немец теле укытучы Сәпкул иптәш, кайчан гына керсәк тә, шул пив- нойда чөмереп утыра. тавышы белән.— Гостиницада урын булмады бит. Администратор-= лары белән сөйләшеп китсәм дә, калдырмаганнар. Республика активы “ чакырыла икән, урып-җыюга хәзерлек. Бер җирдә бер койка табу мөм- г киплеге юк. Ә минем поезд иртәгә кич белән генә китә... Ничек тәү- - лектән артык вокзалда ятасын? Гаеп итмәс әле, дип уйладым да сезне * эзләп килдем Аның кабалана төшеп әйтелгән бу сүзләрендә борчып йөрүе өчен = гафу үтенү генә түгел, монда килеп керүенә бик тә уңайсызлану һәм үкенү хисе дә бар кебек иде. Мин, баягы каушауларны бөтенләй онытып, шаян тавыш белән кешнәп җибәрдем — И яхшы да булган соң урын табылмавы! Менә бит «һотель класс люкс»! Хакы да бик арзан — аена утыз көн генә! — дип тезә киттем. Шундук кочаклап үбәсем килде үзен. Юк, ярамый, үпкәләтермен, мин бит әле бит тә юмаган! Сөлге алдым да юынгычка чыгып киттем. Мин керүгә юл киемнәрен алыштырып, кулына шулай ук сөлге-сабын тотып тора иде ул. — Сиңа да нирәкме? Әйдә,— дип юл күрсәттем дә тиз генә урын- җирне җыештырырга тотындым. Шәрә матраслар өстенә гәзит җәй- гәләп чыктым, идәндәге чүп-чарны себергәләп ташладым. Үземдә йөз төрле сорау ничек болай сон бу? Авылга барып киләм диюе чын булды микәнни? Ничек керәсе итте икән? Кыюлыкмы, мәҗбүрилекме? Ә теге кешесе нәрсә икән соң — озатмады, каршыламады микәнни?... Ярар, аңлашылыр әле. Ул юынып керүгә мин инде булган өс-башның юньлерәген киенеп куйган идем Кыз да әз-маз бизәнеп-сөртенеп дигәндәй кергән... Бауман урамындагы хәзерге «Елочка» кафесына алып килдем кунакны. Тамак туйдырдык та яңадан бүлмәгә кайттык. Студент халкы дәрес әзерли торган озын өстәл читенә кара-каршы утырдык та сүзгә керештек. Мин сорашкан хәлләр турында сөйли ул. Менә шул чакта гына минем күзләр аның йөзенә, бөтен килешкилбәтенә юнәлде. Теге кичтә мин аның үзен түгел, күләгәсен күргәндәй генә булып калган идем Бүген дә рәтләп күз күтәрергә вакыт булмады. Бактың исә, Назикә дә олыгаеп килә икән ләбаса Элекке матурлыгы шактый сүрелә төшкән, йөзенә ниндидер нәзек моңсулык йөгергән. Манган өсләренә нечкә генә җеп сызыклары яткан, шундый ук чалымнар ирен почмакларына да үрләгән төсле Күзләренең унөч ел элек хәтерлә калган яктылыгы да ничектер берхәтле томанланыбрак киткән сыман тоела. Шулай да барыбер сөйкемле ул. Элеккедәй үк үлеп ярату сиз* мәсәм дә, күңел һич бизмәгән икән әле Аның болай бер дә көтелм эстон килеп керүенә мин һаман гажәп- ләнәм әле, ничек тапкан? Нигә килеп кергә»? Теге кешесе бар иде бит... Әллә күңеле миңа табамы?.. — Табуы кыен булмадымы соң?—дигән булам. — Үзең әйттең ич театрда,—дип көлемсери ул,—Кольцода, почмак йорт. «Институт тулай торагы» дип язылган, дидең. Мондый төгәл адрес булгач, аны табуы кыенмыни Казанда? Минем бакчага таш атуы инде бу... Назикә дә кыюланган икән хәзер! — Ә синең Зариф дусың рабфакны бетерде дә Свердловның бер нэпман кызына өйләнеп җибәрде... Бу хәбәр мине аяктан еккандай булды. Ничек алай ул? Дүрт ел рабфакта укып та Зариф шуны аңламаганмы? Нэпачнын бал да мае авыз суларын китергәнме, әллә сыйнфый сизгерлеген дә онытыр дәрәҗәдә каты яратканмы кызны? Алай дисәң... Назикә белән дус иде бит ул... Мин шул якка басым ясап карадым: — Кайбер иптәшләрнең «әбеченә» тигән, ахры, бу хәл...— дигән булдым.—Хәтерлим, Җирән Җәләй кайчандыр аңлаткан иде... Икебез дә көлешеп алдык. Назикә әз генә кызарынып киткәндәй булды. — Алай ук егылып үләрлек булмады булуын да... Шулай да сәеррәк килеп чыкты...— диде ул тыныч тавыш белән.— һич аңлый алмадым ул Зарифны. Әйе, без аның белән сиңа хәтле үк таныш идек. Җәләй мине биюче итәргә маташканда, бу мине Галиябану итте дә үзе Хәлил булды. Шулай сәхнәдә уйный башладык. Ә яшьлектә сәхнәдәге— күңелгә дә бик тиз күчә икән. Зариф һәр яктан бик актив, булдыклы егет булып күренде миңа. Аның ягына таба авыша баруымны сизми дә калдым. Шуннан ул мине Җәләй белән битәрләргә тотынды. Ә минем ул малай истә дә юк иде. Аннары инде Май бәйрәме кичәсендә синең белән таныштырды. Шунысы кызык: сине минем янга бастырды да үзе тәмәке тартырга чыгып киткән булды. Кем инде үз кызын шулай тиз генә икенче бер егеткә ташлап китә? Беренче тапкыр күргән ят кешегә? Ә тартып кергәч, икенче яктан безнең каршыга килеп басты. Күзләре гел бездә үзенең. «Көнче микән бу малай, сы- намакчы була микән? Ышанмый микәнни соң ул миңа?..»— дигән суык уй эчне туңдырып җибәрде шунда. Синең кич буена бер сүз эндәшми йөреп тә, соңга таба учка записка салуыңны да күреп торган икән. Иртәгесен җелеккә тиде: «Сезнең серләр бик килеште кичә, ул сиңа хат та бирде бит. Кая, күрсәт әле, ниләр язган?»— имеш. Ә мин ул кәгазь кисәген кайткач та ертып ташлаган идем. Шаярып язган дип кенә уйладым. Аның сеңлесе аркылы тапшырткан хатларың өчен дә шактый эләкте миңа: «Ник алдың? Ник кире кайтармадың? Беләм мин сине: миннән яшерен җавап язгансың син аңар!»—дигән кебек шелтәләр явып кына тора иде. Шуның өстенә, сез ул хатларны икегез бергә язгансыз, икәүләп мине мыскыл итәсез сыман тоелды. Шулай да мин синең белән Рощада әйләнүдән баш тарта алмадым. Күңелнең әллә кай җире генә сиңа ышанган кебек иде. Җитәкләшеп йөргәндә куллардан бәлки сизелгәндер ул. Әмма синең, үпкәләмә, яме, төклетура йоткан тавыктай кыткылдый алмый йөрүең, бик тә гаҗәпләндерә иде мине. Әйтер сүзе юкмы, яратмыймы? Әйе, яратмыйдыр ла!..— дип уйладым. Үзем, елмайгандай итеп, тыңлап утырам Назикә сүзләрен, үзем гарьләнәм. Ай-яй, яудыра бу миңа! Хәер, үзем гаепле. Шул хәтле дә мәгънәсез булырмы кеше!.. Назикә тагын дәвам итә: Зариф белән кинәт кенә бергә китеп бару да сәер тоелгандыр сиңа Бусы Иосыф абыйдан килеп чыкты. Ул безгә ике көн вакыт бирде. «Юкса, курслардан колак кагасыз, өч көннән укулар башланачак!»— дип кырт кисте. Ә бит ул чакта укырга китәсе бик тә килә иде! Свердловта без инде әкрен-әкрен бөтенләй сүрелешә башладык. Зарифның мин аңламаган үз интереслары һаман арта барды... Уйлап карасаң, чынлап яратышу иде микән ул? Үсмер чак мавыгулары гына булмады микән? Чөнки аны җую — миңа һичбер төрле газап-сагыш- ♦ лар, авыр кичерешләр китермәде, аралар суынуга аның да исе китмәде, g Менә шулай итеп, бу апаң Ж.ирән Җәләйдән дә, көнче Зарифтан g да, авызына бер яиләк су кабып йөргән Ихсан абыйсыннан да колак < какты Дүрт ел рабфак, биш елга якын вуз, аннары укытучы булып 2 балалар дөньясына чуму — Назикә апагызны карт кыз итеп калдырды® да куйды. Әллә ничек, күрми дә калдым... Утыз тутырган кешедә элекке җилкенчәк күңелләр тымызык күлгә әйләнә икән. Көннәр кояш- з лы булганда да чабак уйнамый анда хәзер... Бу минутта никтер кызгандырып куйды ул мине. Юк, Назикә үзе ♦ бер дә кызганыч булып күренергә, алай кыланырга да теләми. Мойсу- £ лык йөгертелгән җор сүзләр белән елмаеп сөйләгән була. Ләкин... = гүя үзем сөйлим мин ул сүзләрне! Ул елмаюларның һәр сулышында, х һәр тынышында, ул сүзләрнең әйтелеп бетмәгән нөктәләрендә дигәндәй, * ниндидер уйчан сагыш, югала барган яшьлекнең кабат кайтмау үке- _ нече, татылмый калган кайнар хисләрнең, әйтелми калган татлы сүз- * ләрнең, җырланмый калган сөю җырларының үзәк өзгеч ачысы ята = кебек... Үземә дә утыз бер тулды ич!.. Назикәнең хәле ник аңлашыл- ™ масын?.. Алайса, без икебез «бер ятим» икән?.. Күңел — шайтан. Әллә канларга керде дә китте! Ә теге кешесе?.. Аның хакында Назикә болай диде: — Ул мондагы кеше. Укытучы икән. Такташ әйтмешли: «...туры килде безнең урындык...». Ике көн бергә утырдык, сөйләшә киттек. Ул миңа үзенең хатыны үлүен, яше кырыкка баскан кеше өчен ялгызлык кыен икәнен сөйләде. Аннары, миңа мактау сүзләре яудырып, беренче күрүдә үк күңеленә хуш килүен әйтте. Әйтте дә яучыларга тотынды. Ә минем карт күңел кымшанмады. Бер дә белмәгәнкүрмә- гән җиде ятка ничек дуамал гына килеп сыенырга мөмкин?.. Юк, ул миңа нигәдер, белмим, ошамый да бугай... Теге кичне озата барганда син бик көлке идең. Бәләкәй малайлар кебек авызыңны турсайтып, тизрәк китү ягын карадың. Ә ул мине вокзалга озата төште, утыртып җибәрде. Тик менә монда кайтканны белми крлды. «Шуннан гына китәм», дигән булдым. Гостиница таба алмагач, үкенеп тә куйдым, ярый әле, син өйдә туры килдең.. Назикәнең бу хикәясе мине артык гаҗәпләндермәде. Ул кешенең тикмәгә генә йөрмәвен болай да сизенгән идем бит. Ә менә кызның соңгы сүзләре... һе!.. Сиңа ишарәли түгелме сон, Ихсан дус! «Белгәнгә— белек, белмәгәнгә — кул селек!»— диләр буган әле. Инде дә авыз ачып калсаң, сиңа да сулагай кул селекмәсләрме? Шайтан күңел тәмам атлыга башлады. Әйе, әйе! Авыз ачып калма!.. Яшьлек үкенечен... исеңдә тот! Ычкындыру һич кенә дә ярамын Кич булды, караңгы төшеп килә, кунак кызын ашарга алып чыктым. Шунда берочтан «Родина»да кино да карап кайттык Куллар кулда булды, хәтта яшь чакның беренче татлы дулкыннары да агылгандай тоелды ул куллардан. Кайткач, әллә ни сүз булмады. Койкама урын җәеп, аңа тәкъдим иттем Барлыюклы чүпрәк-чапракны табып, буш койкаларның берсенә үземә дә урын әмәлләдем. Утны сүндердем. Чишендек тә, ятабыз сөйләшеп ике урында икебез. Азгын күңел тагын кычкыра: «Чакыр, чакыр үз янына тизрәк!— ди.— Меркетәп булма!» Алай да болай боргаланам. «Яхшы түгел... әшәкелек булыр,—дим —Үзеңнең яшьлек дусыңны рәнҗетү булыр... Барыбер каршы килер... ярамас». Эчтәге Иблис бөтенләй муенга ук атланып алды хәзер: «Телләрем дә туң тумран, тинтәкбаш икәнсең!—дип өстәл суга бу. — Син нәрсә көтәсең тагы? Ул бит яшьлегеңнең өмет кошы! Синдә күпме кайнар i хисләр, хыялый ашкынулар, сөю матурлыгы дигән татлы ялганнар уятып та, кинәт сине читкә кагып, сары сагышларга батырып, янган утларга салып, алтын канатларын җилпи-җилпи җиңел генә очып югалган кошны син тагын шул көйләй очырып җибәрерсеңме? Яшьлек үкенечеңне дә кайтармый калырсыңмы?..» Тәки котыртып җиткерде бит бу. — Сиңа суык түгелме анда, Назикә?—дим, үземчә бик йомшак кына тавыш белән.— Кил минем янга... аркаларыңны җылытырмын... — Нишләп суык булсын,— ди Назикә,— юк, бик җылы... Чыннан да! Тышта җәй уртасы, июль ае, ә мин: «суык түгелме», имеш! Моннан да мәнсезлек, моннан да туңбашлык булырмы дөньяда? «Ата казың күкәй саламы?»— дип сораудан да пүчтәгрәк бит инде бу! — Алайса... минем арка туна... одеал да юк бүтән... Җылыт әле, Назикә...— дидем дә, бардым да яттым янына!.. Каравыл кычкырмады. Беткән баш беткән, муен калса — җиткән, дигәндәй кочаклап алдым. Ярым тарткалашып булса да, аның куенына ашыктым. Өй хуҗасын җәберләүдән куркыптыр инде, төртеп төшермәде... Ниһаять, уянып киттек. Сыңар студентлык тар гына койкада берберебез белән тыгыз кочакланышкан килеш йоклаган булганбыз. Җәйге кояшмы, әллә оятмы битләрне пешерә иде безнең. Ниндидер җиңел шатлык белән иң элек мин сикереп тордым... Төштән соң мин аны вокзалга озатып, поездына утыртып җибәрдем. Көн буе сүрән кәефле, салпы күңелле, моңсу йөзле булды ул. Мин дә үземне шәптән сизми идем. Булдыра алганча иркә сүзләр әйтеп, юатырга маташтым. Әмма өмет бирердәй, ышаныч баглардай чын сүзләр нигәдер телгә килмәде... — Башкалар алдында мактанып, чүп таратып йөрмә инде,—диде ул поезд кузгалыр алдыннан. — Тыныч бул... Хәерле юл сиңа...— дип кенә мыдырданып калдым мин. Поезд вокзалдан югалды. Баскан җиремдә күпме торганмындыр, икенче вагоннар килеп тукталгач кына, айнып киттем. ...Ярар, актык курста мин хәзер. Җаваплы ел. Яхшы диплом өчен теш кысып тырышырга исәп бар. Нәкъ шул чакта тез астына китерде дә сукты икенче бәхет. Бүгенгедәй хәтерлим, Октябрьның яңгырлы көннәре иде. чыланып торакка кайтып кердем. Вахтер апа янында почта әрҗәсе, гадәт буенча күз төшерми узмыйсың. Минем хәрефтә нидер күренә, алып карасам — Назикәдән! Ашык-пошык кына бүлмәгә уздым да, гаҗәпләнеп һәм кабаланып хатны ачтым. Моңарчы бер авыз сүз язганы юк иде бит... Тигез хәрефләр тезелгән озын хат. «Исәнме, кадерлем!..»—дип башлаган. Эчкә җылы иңде, рәхәт булып китте. Аның әле бер дә миңа болай дип әйткәне юк иде. Сәламен әйткәннән соң, үзенең быел Пермь каласына күчерелеп, андагы урта мәктәптә укыта башлавын, киткән укытучының квартирын да аңа бирүләрен язган, коллективка няләшәм инде, дигән... Бик яхшы, эшләгән җиреңдә кешенең башкалар белән тату яши белүе — мактаулы сыйфат.. Күзләр хат юллары буйлап ары йөгерә. Тукта, тукта, нәрсә дигән? «Ихсан жаным, лачыным! Безне алда бик зур куаныч көтә: безнең нәниебез булачак!..» Нәрсә бу? Саташкан мәллә? Кабат укып карцйм— тагын шул. Мин бәләкәй чакта әнинең кычытканлы суга биш тапкыр батырып-баты- рып манчыган «кертли» тавыгы шикелле тәмам шәбәреп, корышып каттым Менә сиңа лачын! Менә сиңа «яшьлек үкенече'» Кабаланып ♦ бармакларны саный башладым. Июль, август, сентябрь Октябрьның яртысы... Өч ай ярым тулган икән шул! Болай булгач, белмичә сөйләми... Чынлап та «куаныч» көтә икән... Юк иде ди минем андый куанычлар! Шул гына җитмәгән иде!.. Өрәңгенең соңгы яфрагы шикелле сүлпән генә төшеп өстәлгә яткан хат укылып бетмәгән. Шул көйгә йомарлап тәрәзәдән ыргытасы килә аны, тик кулга тоту куркыныч. Тагын нинди хәсрәтләр бар икән анда?.. Түзмим, күз почмагындагы иң озын сөңгене бер чакрымнан сузам кәгазь өстенә. Ә ул шундый сүзләр элеп китерә мина: «...Күптән түгел әти-әниләр кунак булып китте. Аларга да әйттем үз шатлыгыбызны. Мин Казанда кияүгә чыгып кайттым. Ихсан Шә- фигуллин дигән егеткә. Сез аны беләсездер,-«Ветка» руднигында эшләде, яшьлектән үк дуслар идек, бик яхшы кеше, дидем ..» Тә-тә-тә, тә-ә-ә! . Ишетәсеңме, тәти егет?! Син яхШы кеше! Ну каптырды бу сине! Суганлап та борычлап, боргычлап та сургучлап дигәндәй, шәп итеп пичәтләде дә куйды! Ай-яй, хәйләкәр икән бу юаш бәрәд Уеннан килеп чыккан уймакны әти-әниләре каршында законлаштырып та өлгергән! Исәнме, яшь кияү, кәефләр ничек? . Ә кәефләр — кәкәйнеңдә кәкәе! Минем бит аңа өйләнү дигән нәрсә башыма да кергәне юк иде. Ничек аңа өйләним мин? Элекке юләр хисләр әллә кайчан суынып беткән. Соңгы очрашуда аны яшьлектәге Назикә дип әйтерлек тә түгел иде. Бөтенләй үзгәргән, сулган-суырыл- ган, кайчандыр сөйкемлелек балкыткан йөзләренә нәзек кенә пәрәвез жепләре сарылган, хәтта картайган булып күренде ул миңа. Юк, аңа өйләнү мөмкин түгел. Минем хыял күгемдә ана караганда яшьрәк, матуррак кыз рәсеме басып тора. Мин шуны табарга тиеш!. Ярар, нишләргә соң миңа хәзер? Башны алып олагыргамы берәр якка? Ә кая олагасың? Укуны ташлапмы,/ничә еллар ирешә алмый йөргән максатны җилгә очырыпмы? Юк, булмый Бетерергә кирәк.. Хәер, шүрәле күз яшеннән файда юк инде хәзер. Ничегрәк дип жа- вап бирү хакында уйларга кирәк. Хәсрәт жиле китереп ташлаган'әлеге хатны баштанаяк яңадан укып чыктым. «...Минем хәлләр җиңелдән түгел... Картларга шулай дип аңлатмый булдыра алмадым. Буендагымы буйга сеңдереп булмый ич. Кешеләргә дә Казанда ирем бар дим Шунсыз мөмкин түгеллеген үзен дә аңлыйсыңдыр...»— дигән сүзләр дә бар икән әле анда! Әйе, аңлыйм... Син укытучы бит, яманатын чыкканын да ишеткәнем юк. Тик нишләргә икән соң? Бер дә генә өйләнәсе килми ич... Әгәр дә мәгәр аборт турында киңәш итсәң?.. Бөтен жан-тән кинәт чымырдап китте: ана хәзер жан кергәндер бит инде! Димәк, кеше үтерү! Үземне коткару өчен мин ул анага үз баласын үтерергә кушам?. Ә кеше күзе, шул ук ата-ана күзе күрмимени моны? Шуның өстенә — тыелган эш Әллә нинди әби-сәбиләргә тапшырылса, Назикә үзе исән калырмы5 Шулай башны ташка бәргәндәй миңгереп, айдан артык йөргәч, өч авыз хат җибәрдем: «Көтелмәгән куаныч. Рәхмәт Табарсың инде... Калганын күрешкәч сөйләшербез...» Кыш узды. Нәкъ беренче апрель көнне телеграмма китереп бирделәр: «Малаең белән тәбрик итәм икебез дә исән-сау Назикә». Беренче апрель мәзәгедер бу дип уйларга теләдем Назикә алай усал ШӘИХИ МАННУР ф ЧЫН СӨЮ БАРМЫ? итеп шаяра торган кыз түгел. Димәк, тагын бер тапкыр «әти» булдым. Гел барып чыктым мин хәзер! Шәп тә икән бу ирекле сөюләр! Бу юлы җавапны озакка сузмый гына бирергә туры килде. «Чиксез бәхетлемен бик-бик рәхмәт август башларында күрешербез», Моның шул хәтле төче ялган икәнен Назикә үзе дә бик тиз аңлар, әлбәттә! Хәер, шулай дип язмыйча булмый иде. Инде койрыгың кияү күлендәге бозга каткач, ата дигән исем дә күтәргәч, ул балага бер күз дә тө- шермәстән, ничек итеп тып-тын каласың һәм кая олагасың? Инә түгел бит — печән кибәне эченә шылып булмый! Ярар, фәлсәфә куертмый гына сүзне дәвам итик: дүрт фәннән дәүләт имтиханы, унбишләп фәннән зачетлар тапшырып, кулга диплом алдым. Шулай итеп, Ихсан абыегыз Казанның Калинин урамындагы бер мәктәптә тарих укытучысы булып эшкә урнашты. Закон буенча тия торган бер айлык ял белән хезмәт хакы да бирделәр. Малый Крайний тыкрыгында торучы бер апаның шактый киң почмагында һәйбәт кенә «чаршаулы бүлмә»дә әмәлләде. Хәзер инде аның бер кайгысы да юк иде. Үз вакытында укый алмый йөрүнең үчен кайтарды. Өйләнеп, бала кайгыртып йөрисе дә юк, бар да әзер аның өчен. Берәү түгел, икәү! Әкияттәге чуртан кушуы буенча диләр иде элек. Ә хәзер кибернетик автомат!.. Үз ахмаклыгыңнан көлү кызык сыман тоелса да, әйткән сүзеңдә торырга кирәк булды. Киттем Кама буйлап пароход өсләрендә генә. Анысы да үзем шикелле туры килде тагы: бер катлы гына. Хәер, минем акчага зур пароходта каюта алып, өске палубада гүләйт итеп кенә барулар тәтемәс тә иде шул. Өч тәүлек дигәндә килеп җиттем Пермьгә. Үзем белән бер яшьтәге фанер чемаданны күтәрдем дә күрсәтелгән адрес буенча эзләп киттем. Шәһәр читендәге иске бер урам. Шактый гомер иткән ике катлы агач йорт. Миңа кирәкле номер өстә булып чыкты. Сары буяулы такта баскычтан күтәрелеп, звонок бирдем. Ишек ачылуга шактый яшь чырайлы бер карчык, аның артыннан юка гына гәүдәле, кара түбәтәйле бер карт күренде. — Әйдүк, кияү, әйдүк, көтеп кенә торадырыек! — диеште алар. Аңладым: картларда монда икән. Әйтерсең әллә кайчаннан күреп беләләр икән. Ул арада Назикә дә килеп басты. Алдына кухня алъяпкычы бәйләгән, кулына кашык тоткан. Шул кашыклы кулы белән муенымнан кочып алды, икенчесенә минем фанерны эләктерде. Шулай шау-гөр килешеп дигәндәй, тар гына коридордан эчкә уздык, сулдагы бер бүлмәгә кердек. Тәрәзәләре ишегалды якка караса да, якты гына икән... Андый чакта кияү шикелле кадерле кунакны ниләр белән сыйлап, ниләр сөйләшеп чәй эчертүләрен әйтеп тормыйм инде. Үзегезгә дә билгеле... Табыннан кузгалырга да өлгермәдем, бала тавышы килде. — Әнәтерә, сизде бит атасының килеп җитүен,— дигән булып, әбн кеше җәһәт кенә кузгалды да, каршындагы бәләкәй бүлмәдән аклы- зәңгәрле төргәк күтәреп чыкты. — Шулай, Айдар улым, шулай. Әти .килгәч, озак йокламыйлар,— диде ул.— Ач күзләреңне. «Исән килеп җиттеңме, әтием», диген. Әнә ничек сагынган. ул сине: «Кил, улым, кил!» ди.— Китереп кулыма да тоттырды.— Суйган да каплаган инде, кияү. Бу хәтле дә үзең төсле булыр икән!—дип өстәде. Мин дә бик җитез генә хәрәкәтләнеп, бик «куанган» әти булып, төргәкне кулга алдым. — һай-һай, ничек үскән минем улым! Теҗҗет-теҗҗет! Инде көлә дә башлаган бугай,— дигән булып, җиңелчә генә сикертеп тә куйдым. Әбидә генә түгел хәйләкәрлек, миндә дә җитәрлек! Шулай уйнаткан да елмайткан булып, астыртын гына төс-битен «өйрәнәм» баланың. Миңа охшаган җире бармы, янәсе. Ә ул, кып-кызыл ит кисәгедәй бит ләрен картларча җыерчыкландырып, әче тавыш белән җыларга да то* тынды. Минем шул «әйбәт» нияттән хурланды бугай, ахрысы. Тиз генә әнисе килеп алмаса, эшләр харап иде... Чәйдән соң картлар «шәһәр күреп кайтырга» чыгып киттеләр. Алар да кичә генә килеп төшкән икән әле. Уфадагы кызларыннан кайтышлый монысына да тукталганнар. Бөтен дөньяны тигезләп йөри торган ♦ «пинсияле кунаклар».„ Икәү генә калдык. Диванда бала имезеп утырган Назикә каршын- | дагы урындыкка мин дә килеп атландым. Урындык арасына терсәкләр- < не җәеп салдым да, гаепле малай шикелле тын алмый, ана карадым. “ — Йә, «Шаян Шәяхмәт», күңелең булдымы инде?—диде Назикә. | үзенә генә хас моңсу тавыш белән.— Икебез дә карт юләр икәнбез... и Шушы яшькә җитеп... Әдәм көлкесе!.. Ул авыр көрсенеп куйды. Мин дә, башны сала төшеп, аңа төбәлгәнт мен. Дәшмим. Дәшер сүзем дә юк... Шул моңсу тавышы белән ул тагын ♦ дәвам итә: ’ о. — Картлар туй ясарга кушалар, ясатмыйча китмибез дә, кияүне дә * җибәрмибез, дип куркыталар... «Килгән.көнне үк загска барыгыз» дип, х алдан кисәтеп куйдылар. Менә кайсылай таба китте эшләр... Минем авыздан һаман әле сынык сүз дә чыкмый. Ул әйткәннәргә, s картлар кушканга каршы да түгел, кушылып кул да күтәрмим. Беткән = баш беткән, сынмаса—җиткән... Ходайның мөгезсез тәкәсе булып сөзеш- Е ми-нитми генә калырга исәп. ° Кичен ишегалды күршеләре «кияү белән кыз»ны мунчага дәшеп ал3 дылар. Ятим балалар шикелле икебез ике почмакта юынып утырдык. Шулай да Назикә килеп минем арканы юды, мин дә шуны ук кыландым. Без аннан чыгуга картлар олы бүлмәдә йоклаган иде инде. Без кече бүлмәгә урнаштык. Әби кеше, кат-кат мендәрләр кабартып, ап-ак җәймәләр җәеп, безгә дә урын түшәп куйган. Аяк очындагы чыбык арбада Айдар йоклый. Яттык. Кочаклашып, яратышып ятабыз . Ирле-ха* тынлы уйнап... — Кирәкми,— ди Назикә. Мин эндәшмим. Минем бер сүз бар, аны да эчтән генә кабатлыйм: беткән баш беткән... Икенче көннең кичендә туй да ясалды. Назикәнең күрш^-күлән, та- нышбелешләреннән унлап кына кеше булса да, бик шәп итеп, шау-гөр килеп уздырдылар. Безгә бәхетле тормыш, тип, мәхәббәт һәм тагын әллә ниләр теләп, чәкешүләр әз булмады. Минем дә барлы-юклы өч йөз сум шунда кереп китте. Хәзерге акча белән утыз-кырык тәңкә дигән сүз инде ул... Бер-ике көннән соң бабайларны озатып җибәрдек. Икәүдән-икәү генә калдык хәзер. Иртәгесен Назикә базарга киткәч, бишектә йоклап яткан Айдар янына килеп бастым. Бик үк яңа бул.маса да, әйбәт исем табылган малайга Малайга. Ә минеке микән соң ул малай?.. Әгәр бу исем әнисенең бер кадерле кешесенә багышлы булса? Әгәр ул аның малае булып чыкса? Ышан син хатынкызга! Аларның эчендә җитмеш җиде төрле ялган ята диләр түгелме?.. һаман шундый уйлар, йөрәкне корт шикелле кимерә торган каһәр төшкере шикләр баштай чыкмый. Малайның як-ягына чыгып, иелә-бәгелә'йөзенә карыйм: бармы миңа охшаулы берәр җире? Чәчләре кара, минеке дә.. Хәер, әнисе дә кара чәчле ич! Күзләре, авыз-борыннары ничек?.. Тукта, борын кимерчәге киртләчләнебрәк тора түгелме соң? Җәлт кенә үз борынымны тотып карыйм: юк, минеке андый түгел бугай ич? Көзге каршына басам. Бик җентекләп карасам да, андый киртләч таба алмыйм. — Әйттем түгелме, ышан син хатын-кызга!—дип тагы кычкыра теге тавыш эчтән. Тагы ике арада калам. — Шушы кып-кызыл ит кисәгеннән нәрсә белеп, нәрсә танып, нинди хөкем чыгарып була соң?—дип, тагын тынычландырырга тырышам үземне. Караклыкта тотылудан качкан кеше сыман малай яныннан читкә ки- тәм. Ник мондый чишелмәс төен белән баш катырам соң әле? Минем фикер болай да нык һәм ачык ич. Мәсьәлә күптән үк хәл ителгән! «Егермесеннән дә калмый эштә булырга тиешмен», дип, алдан ук әйтеп куйган идем, сәбәбен дә аңлаттым: өй-борынча кереп, мәктәп яшендәге балаларны язып йөрергә кирәк, яшь укытучыга шундый эш тактылар. . дидем. Назикәне моңа ышандыру кыен булмады, тик аның бер дә мине җибәрәсе килми. «Монда күч, эш табылыр»,—дигән сүзләрен кабатлый. Ә минем һич тә генә күчү теләге уянмый. Чөнки элекке Назикә юк хәзер .. Ул тагын да ныграк ябыга, картая төшкән, күп эшләп йончыган кеше төсе кергән Алай гына да түгел: аның бөтен гәүдәсенә, килеш-килбәтенә ниндидер хәсрәт иңгән төсле. Хәтта мескен сыман булып күренә ул. Ә моннан унөч ел элек? Иртәнге кояшта таң чыклары белән җем-җем итеп утыручы ак каен — яшь каен—зифа каен шикелле, нур түгелеп торган сылу кыз иде бит ул! Кайда ул Назикә, кайларга киткән икән ул?.. Мин шулай саташып утырганда үзе кайтып керде. Ул әзерләгән тәмле сыйлар белән иртәнге тамакны туйдырдык. Күз йомып булмый: аш-суга осталыгы әллә каян күренеп тора. Чәйдән соң пристаньга төшәсе иттем, уналтысында китәсе пароходка билет алып куярга кирәк. — Мине дә ияртәсеңме?—дип сорады Назикә. ' Миңа нәрсә, әйдә, төшсен... Баланы имезеп, янында күрше карчыгын калдырды да, чыгып киттек. Билет юнәткәч, ул мине Кама буеның пароход-баржалардан читтәге яшел чирәмле, вак кына әрәмәле матур бер җиренә алып китте. Үз хәлләребезне сөйләшеп йөри торгач, текә бер яр башына килеп утырдык. Сүзебез күбрәк истәлекләр тирәсендә әйләнә, үткәндәгеләр хәтер- ләнә. Свердловта укуларын бетергәч, Назикәне, Юрга стансасындагы татар урта мәктәбенә җибәргәннәр. Ул ябылгач, Чиләбегә килеп урнашкан. Шуннан конференция делегаты булып Казанга баргач, Ихсан дигән иптәшкә «тормышка чыгып» кайткан да, гаилә сәбәпләре буенча, Пермьгә күчәргә мәҗбүр булган... Боларны ул тыйнак кына елмаеп, мине дә көлдерергә теләгәндәй итеп сөйли. Аңлыйм, бу хәлләр аны нинди кыенлыкларга дучар иткәнен дә төшенәм, тик, күңелен күтәреп, аны да көлдерерлек юату сүзләре генә таба алмыйм. Шуннан соң ул мин тинтәккә туп-туры әйтеп бирүгә күчә: — Ихсан җаным, торыйк бергә, тормыш корыйк,— ди.— Үкенмәссең... Улыбыз да канатланып үсәр. Омски ягындагы кызыңны да (бу хакта мин аңа әйткән идем инде), әнисе бирсә, үзебезгә алырбыз, икесе бергә бертуган булып үсәрләр, укытырбыз, кеше итәрбез...— Аннары тирән сулап, битләре буйлый тәгәрәгән яшьләрен яшерә алмыйча, оял- чан гына җылап та куя ул. Аның бер сүзендә дә, хәтта җылавында да нинди дә булса усаллык тавышы, янау-өркетү билгесе сизелми. Ялыну, үпкәләү яки кызгандыру өчен мескенләнеп кылану да ишетелми бу сүзләрдә. Әллә нинди алтын таулары да вәгъдә итми ул. Ә мин, җирдә яткан мүкле кискәдәй — сүзсез. Тартам гына. Берсеннән икенчесен көйрәтәм. Башта—уйлар чуалчыгы. Кайсына тотынма, өзек тә төтек. Бер караганда, чынлап та, ник безгә бергә тормаска, Назикәнең кай җире ким, кай төше начар? Холкы-фигыле яраусызмы, ир- ат белән яманаты чыкканмы? Юк, табалмыйм, ишеткәнем дә юк, андый кыз икәнен белмим. Киресенчә, бөтен күңеле яхшылыкта гына; өстә венә, квартиры да бар, ә син — кеше почмагында йөрисен. Ул бит сине яратып чакыра: үзенә яр итеп, балага ата итеп... «Беләм, белә торып бөләм!»—дип әйткән ди берәү, комсыз сөяркәсенә актык малын та- шыйташый. «Менә шунда да шул инде хәйләнең ин нечкә җире! — дип куя күңелдәге шайтан — Ул синнән мал сорамый, үзеңне сорый. Үзеңә баш ♦ булып алгач, нужа чанасына җигәргә, инде картаеп та өлгергән хатын ~ белән торып, гомер буе җәфа чиктерергә, үкенеч зарында сине дә бик 5 тиз картайтырга тели! Ә син җиләктәй җегет ич әле, аннан яшьрәкне, < күп өлеш матурракны таба алмассыңмыни? Бар бит андыйлар дөнья10 да, бар, җаның теләгәнне сайлап ал!..» § Ниһаять, телгә килеп, ипле сүз белән генә әйттем Назикәгә. — Мин баланы онытмам, кулымнан килгәнчә җибәрә торырмын. = Суд белән рәсмиләштерсәң дә, каршылыгым юк, үпкәләмәм, ачулан- ~ мам. Ул бит минем фамилиядә. Син аны загста (нулай теркәтеп, дө- ♦ рес иткәнсең. Үзең белән алып барып, таныклыкка кул куйдыруыңа » язмыйсын3 Беләм. хәлләреңне сөйләделәр мина, барын да беләм дияргә ярый. Бәлки шуна гарьләнә торгансыңдыр, кыендыр сиңа .. Ә син бирешмә. «Агач башыннан йөрми...»—диләр түгелме, дөнья булгач, нй булмас? , Ялга чыккач, үзебезгә кил, тормышыбыз ярыйсы гына, күңелебез киң!..» Хатны кулга тоткан килеш тораташтай җансыз калдым. Аннары бөкшәеп, бөкрәеп төштем, хәл китеп урындыкка чүмәштем. Баш түшкә салынган, күзләр — идәндә. Теләсәң, үз әшәкелегеңнән егыл да үл, теләсәң — сөенечтән күкләргә оч. Сәер минем хәлләр: берсен мин эзлим, икенчесе мине эзли, тагын икесе Дербышкида көтеп тора. Дүрт бала атасы булганмын! Ә рәтлебашлы тормыш корып яшәгән дә юк... Сагына дигән. Әлеге «шикле малай» сагына икән мине... Ул бит белми, төсмерли дә алмый әтисен, бишектәге өч-дүрт айлык бала нәр- гә хәтерләсен? Үсмер чакның зәңгәр хыялларына урап, әллә нинди шәп батыр кыяфәтләрдә күрәдер ул ата булган кешене... «Эх син, Ихсан!—дидем үземә шул чакта.— Этнең дә әшәкесе бит син, азгыны, иясезе, яхшылыкны белми торганы,— дип пышылдадым колакка гына.—Юк, тары бөртегедәй дә акыл заты кермәде сиңа, дустым,— дидем ипләп кенә.— Үзең дә оя кора белмәдең, бүтәннәрне дә бәхетсез иттең...» Үземне шулай тавыктай пешекли-пешекли йолкып ташлагач, Назикәгә сәлам хат яздым. Сүзләр салам гына булып чыкты. «Мәлҗерәмә!» дип кычкыра тордым үземә. Бу соңгы елларда күргән-кичергәннәр, җан газаплары ычкынып, агылып китәргә бик ашкынсалар да, муенын борып калдым хисләрнең. Алар мәңге ачылмаска бикләнгән чуен йозаклы чуен сондыкта хәзер. Юк, хәзер генә түгел, госпитальдән үк... Шул ук салам сүзләр белән малайга уңыш теләдем укуларында. Ник алай иттем? Белмим. Дөньяга сулагай кулны селтәп яши башла Тагын байтак вакытлар узып китте. Балаларны өйгә алдым хәзер, шунсыз булмый. Үзләре дә бик теләде, ни дисәң дә туган өй бит. Кыз икенчене бетерә, малай — беренчене. Яше җиткәнче үк үрмәләде ул парта арасына. Маташкан булабыз шунда көн итеп. Кичләрен бергә чөкертәшәбез, хәтта миңа да күңелле булып киткән сыман тоела, ә балаларны инде әйткән дә юк, тәгәрәшеп туймыйлар... Тик кызым гына нигәдер боеграк күренгәли. Нигәдер түгел инде, әнисен юксына ул. Былтыр ук детдомның бер почмагына алып китте дә мине, пышылдап кына сорады: — Әти, кайда безнең әниебез? Ник бер дә килми икән ул?.. Энесеннән дә яшерен сүзе иде бу аның. Малайның алай борчылганы сизелми, онытып өлгергәндер, күрәсең. Ә кызга туры җавап бирү бик кыен иде. Юатырдай әйбәт ялган табу җиңел түгел икән мондый очракта. ганнан килгәндер инде... Мин, әлбәттә, Назикә янына бармадым. Авызы пешкән, чабатасы янган шәп егетләр бик гарьчел дә, тәкәббер дә була, диләр, мин дә шулай булып чыктым. Малайны бик күрәсем килсә дә, ни битем белән барып керим мин анда?.. Шулай да, кулдан килгәнчә, әз-мәз акча җибәргәли башладым. Без бит алиментлашмаган... — Андый, сораулар белән баш ватма, кызым, борчыма үзеңне,—• дидем.— Кайда икәнен үзем дә белмим шул. Мин кайтканчы юкка чыккан бит... Берәр җирдә тиф-фәлән авыруы белән үлеп киткәндер ул, тере булса, түзмәс иде... Сугыш еллары бик авыр булды ич... Үлгәнлегенә бик ышандырасым килеп әйттем. Эзләү, табу өмете белән яшәмәсен, әкренләп онытсын, күңел ярасы төзәлсен, дип уйла- Л,™ ана каи“ балага «"Рак? Бәлки мин ялгыш иткәнмен- күнеленнаи|НИШЛИМ? Н “ ЧеК ” буЛса чи|ару ™PSK Сит а«и бала Ә жәй урталары тирәсендә әйтеп әдәм инанмаслык, күргән күзлә* реңә ышанмаслык хәлләр була башлады өйдә. Бөтен җир бездә бул* маганча бик тәртипле итеп җыештырылган, тәрәзәләр яп-якты, идәннәр сап-сары итеп юылган, почмаклардагы пәрәвез оялары юкка чыккан, ишек төпләренә чиста чүпрәкләр салынган мин кайтып керүгә. Шаккаткан хәлдә карап торам. Дөрес, кыз да маташтыргалый иде ♦ мондыйларны, ләкин бу аның кулы түгел. Балалар үзләре өйдә юк. Үгез башы кимерердәй булып ачыккан идем, алар да ачтыр дип, кухняга уздым. Аш салырга кирәк. Без аны өчәүләп пешерәбез. Мин керогазга ут кабызып, су куям, ит кисәге салам, тегеләр бәрәңге әрчи, ярма юа, суган турый. Бар да минем команда белән бара. Җәмәгать туклануы буенча яшь кадрлар хәзерләүче баш повар-гвардии майор Ихсан. Ә бүген — керогаз өстендә кәстрүлдә кайнар аш тора! Гажәп хәл, кыз шулай үсеп тә җитте микәнни соң? Сизми дә калдым бит... Өлгергән ашының эчләрне кытыклый торган тәмле исе аягыннан егардай итте ач бүрене. Кәстрүлнең яртысын сыпырдым да куйдым! Кыз белән малай кичке кояш батып барганда гына кайтып керде, алардан сорыйм. — Бер апа килде безгә,— ди кыз.— Шул эшләп китте. — Кем-соң ул, исеме ничек, ни йомыш белән йөри? — дип әллә ничә төрле сорау бирсәм дә, артык нәрсә белә алмадым. Исемен дә сорамаганнар, ичмаса. Бала-чага шул. — Ә ул «апа» дигәнегез әллә ниткән яман кеше булса? Өйдәге юк- бар нәрсәгезгә кызыкса?—дидем. — Ю-у-ук, бик әйбәт апа ул, безне бик яратты, — диештеләр болар икесе беравыздан. — Тагын киләм, дип әйтмәдеме соң? — Юк, әйтмәде, — диләр. Сәер хәл иде бу. Шундый яхшы ният белән генә йөрсә, рәхмәттән башка сүз юк, әлбәттә. Әмма кемнең кем икәнен каян беләсең? Казан бит бу. Шулай да, сагаю зыян итмәс. Хәрби киемнәр яңа бит әле минем. Аларны заем облигацияләре белән бергә ераккарак тыктым да, бикләп алдым. Калганы иске-москы... Искечә әйткәндә, бу «гаиб кунак» I атнасына ике-өч тапкыр шулай килгәләвендә булды. Балалар мине күрүгә: «һәүзи апа килде, һәүзи апа!» дип кычкыра башлады. Ул көннәрдә мин бик тәмле итеп пешерелгән аш ашый идем. Тора-бара безнең керләр дә юылып, үтүкләнеп, тәртип белән комодка салына торган булды. Баштарак баш ваттым: «һәүзи... һәүзи... һәүзи?..» «Кем икән соң будим? Нинди табышмак апа? Кайсы әкияттән килеп чыккан «йорт анасы»? Әллә күршеләрдән берәрсе юрамалый шундый бала-чага уены маташтырамы? Әллә кызымның иптәш кызлары шулай булышамы? һични аңламыйм. Артык төпченәсе дә килми. Әйдә, бу дөньяның шундый рәхмәт яуган ндге бәндәләре бар икән — яши бирсеннәр, күрсәтә бирсеннәр игелекләрен! Түләүсез-нисез өй караучы булды бит әле!» — дип йөрим эчтән генә. Балалар да гел шуның хакында гына сөйли хәзер: кызны чәчен тарап үрергә, оек тишекләрен ямарга өйрәтә икән. Малайның да шалкан чәчәрдәй булган колак эчләрен юып чыгарган. Икесенә дә җырлар өйрәтә, кызыклы китаплар китереп укыта, имеш Менә гажәп! Иң гаҗәбе шул: кыз әнисен юксынып моңаймый хәзер, малай да канатланып киткәндәй күренә. Мин генә артык ис китмичә йөри бн- рәм. Ачыклап маташырга вакыт та тими. Ә соңга таба малай белән I Гаиб кунак — юктан бар булган, хетслмәгән кунак, яшерен. ШӘПХИ МАННУР ф ЧЫН СӨЮ БАРМЫ? кыз мин эштән кайтканда өйдә дә булмый башлады, кич кенә кайтып керәләр. Сорасам, «һәүзи апаларда булдык», диләр. Мәгәр бу дөньяның яшерен серләре мәңгелек түгел, күрәсең. Айга да барып кайттылар бит инде, һичбер уйламаган-көтмәгәндә генә минем иске янгын сараендагы «яшерен сер» дә ачылып куймасынмы бер көнне. Сайлаулар алды иде. Горкомда буласы киңәшмәгә * телефон белән генә чакырып куйдылар. Партбилетны гел кесәдә йөртеп булмый ич, барышлый шуны алып чыгарга дип өйгә сугылдым. Ни күрим: эчке күлмәктән генә калган бер хатын бөкрәеп идән юа, аның янында мунчала тоткан минем кыз басып тора, ул да эчке күлмәктән генә. — Ай алла! —дип кычкырды тегесе һәм яшен тизлегендә кухняга качты. Үзем дә каушап калдым. «Гафу итегез» дип. өстәл тартмасыннан тиз генә партбилетны алдым да, кухняга качучыны күзәтергә кыймыйча чыгып киттем. Кабалана-кабалана атлыйм, ә кая кабаланганны онытканмын. Ник дисәгез, шуның өчен: теге хатын шулай да минем күзгә таныш сыман булып чалынды. «Юк, булмас, каян килсен ул монда?..» «Шул инде, шул!» Үз-үзем белән бәхәсләшеп бара торгач, трамвай тукталышын узып киткәнмен. Тукта, кая барам соң әле мин? Ә-ә, горкомга ид(? бит... Кире әйләнеп килеп, трамвайга утырдым. Юлда да, киңәшмәдә дә шуның белән баш ваттым. Ике сәгатьтән соң кайтып керсәм, шаклар да каттым: чынлап та таныш кеше булып чыкты ул — Назикә! Китмәгән, балалар белән өстәл артында китап укып утыралар. Ничек болай соң әле бу? һични аңламыйм. Күрештек. Минем шыгыр-шагыр килә торган «запчәст»- ләргә аның бер дә исе китмәде шикелле. Әйтерсең әллә кайчан күргән, белгән... — Шушымыни инде ул «һәүзи» апагыз? — дим. Малай да, кыз да: «Шушы, шушы!» — дип йөгерешеп килде дә, минем каршыга баскан Назикәгә сарылды. Бер дә тартынусыз, үз итеп сарылдылар алар. Шулай да мин моңа сыгылып төшмәдем. Дөресен генә әйткәндә, аның эше ошамый да, аңлашылмый да иде миңа. Нигә андый «кызык» лар ясап йөрергә?.. Билгеле, бүген дә аш әзер иде. Өстәл әйләнәсендә дүрт кеше түгәрәкләнеп, эшкә керештек. .Тамак туйгач малай урам ягын каерды, кухняда апасы тирәсендә маташкан кыз да, чышын-пышын килеп, малай артыннан сызды. Сүз берләшеп куйганнар шикелле тоелды. Икәү 1енә калдык. Кабарган мыекны бөтереп, бастырып куярга тырышам. Ә телне бастырырга бастырык та ярдәм итмәс иде булып чыкты: — Нигә соң син, кәмит уйнап йөргәнче, туп-туры гына килеп кермәдең?— дидем мин кырку гына итеп. — Туп-турымы? — дип елмайды Назикә. Күптәнге, бик күптәнге һәм бик таныш булган йомшак кына елмаю иде бу. — Куып чыгарыр дип курыктым. Мин дә елмайган сымандай итеп куйдым. — Ә болай, табышмак «һәүзи апа» булып, әкиятләрдәге «йорг иясе» булып, яки «игелекле фирештә» сыйфатларына кереп, безнең чүпрәкләрне юучы, аш пешерүче, «түләүсез техничкага» әйләнеп маташулар нигә кирәк? — дидем аннары. — Мине үзеңә бору өченме? Юк, барыбер исәбем юк борылырга! Чөнки бөтен хатын-кыз бериш, ике тиенлек тә ышанычым калмады берегезгә дә. Назикә миңа озак кына карап торды. Елмаюы сүнсә дә, йөзенә үпкә билгеләре чыгармады, гарьләнү эзе дә сизелмәде. ~ — Их, дустым! — диде ул аннары. — Син һәр вакыт киресен генә уйларга яратасын, һәр нәрсәнең ямьсез ягын гына күрәсең шикелле... Эш чүпрәкләрдәмени соң? Беренчесендә туп-туры килүем иде, өйдә булмадың. Балаларың белән сөйләшә киттек. Күрәм, күңелләре салпы, моңаешып утыралар. Өс-башлары да бик үк чистадан түгел, ертык- тишекләре дә күренгәли, табак-савытлары да юылмаган, бүлмәләре ♦ дә ни... шыксызрак... Нидер бик кирәкле нәрсә житми иде аларга 5 Гомернең күп өлеше балалар арасында узгач, мондый хәлләр таныш | миңа. Ана җылысы житми аларга! Өендә шул җылыны тапмаган < бала урамга чыга, бөтенләй башка юллардан китеп бара. Ә бит жы- 5 лыны баланың аркасыннан сөйгән булу, кулына канфет тоттыру бе- 5 лән генә биреп булмый. Юк, ул җылыны анадан башка берәү дә бирә алмый балага. Ә күп кенә педагог, әгәр теләсә, шулай да баланың з якын дусты, киңәшчесе, хәтта сердәше була ала. Шуның белән ана ' әзме-күпме җылы биреп, күңеленә туңа башлаган бозны эретә. Хәс- * рәтләре юылып киткәндәй була баланың... «Лекция!» — дип кычкырмакчы булдым, ләкин тыелып калдым. s Чөнки бу сүзләрдә ниндидер орлык бар иде, хакыйкать орлыгы ^рикел- = ле тоелды ул миңа. — Алайса, нигә ул «һәүзи апа?» — дип кенә сорадым. — Анысы да синең тәртә кыскалыктан, — дип көлемсерәде Нази- * кә. — Белсә, балаларына юл куймас дигән шик килде күңелгә. Ә икен- с че килүемдә: «Исемегез ничек, апа?» — дип сорады кызың. Фәүзия ™ апа дип әйтерсең, дим. Ә малаең: «һәүзи апа?» — дип кабат сорады. «Әйе, һәүзи апа»,— дидем Балалар «серлелек» не ярата ич!. Үзе рәхәтләнеп көлә Назикә. Минем генә көләсе килми, һаман «эт күмелгән жир» не эзлим. «Аның болай йөрүләре мине аулар өчен генә» дип уйлыйм. Ауласа, кем соң мин? Нинди укаларымны коюдан куркам? Курыкмыйм, тик йөрәккә кан сауган! Тагын допросларга тотынам тегене — Ә нишләп син Казанда соң әле? Малай кайда? — дим — Мин сиңа язган идем бугай —диде Назикә сабыр гына сы- йан тавыш белән. Аннары әллә ниләр сөйләп китәргә җыенган кешедәй, байтак кына сүзсез торды, өстәлгә таянган ике кулы өстенә ияген куйды, күзләрен йомгалады, керфекләре дерелдәгәне сизелде, яшь күрсәтмәс өчен тырыша иде ул. «Эченә тулганнарны чыгарып селкә инде бу хәзер», дип көттем. Ә ул, ниһаять, үзен кулга алды булса кирәк, тирән итеп бер сулады да — Мин кыштан бирле үк Казанда инде... — дип кенә куйды. — Кыштан ук?! — дидем мин чәчләр үрә торгандай булып — Әйе, кыштан ук, — дип кабатлады Назикә. — Айдарың да синең күк ич, суйган да канлаган. Көн-төн китап кимерде дә, үзсүзлә- неп Казанга китте, кабул итү имтиханнарын кирәгенчә биреп тә кайтты... Миңа нишләргә калды соң! Ике бөртек кенә була торып та ае- ры-чоеры яшәргәме?.. Хәзер ул икенче курста.. — Ник соң ул минем янга килми, инк күренми? — дим. — Мин кушмадым. Сабыр ит, дидем. Башта үзем беләсем килде синең хәлләрне... Ә малаең мин кушканны көтеп тормаган, күргән ул сине, хәтта китапханәңә барып, ниндидер китап алган Аннары Тугызынчы май көнне бакчада күргән. Таный алмаслык горур булып кайтты өйгә. Айдарын бик нечкә күңелле, сагышлы бала булып үсте. Ул кылларның әз генә саксыз кагылуга да зенләп өзелүләре бик мөмкин иде... Үзең уйлап кара, туганнан бирле дип әйтик, ата күрмәгән малай бит ул. Башта, әтиең хәрби хезмәттә командир, тиз генә кайтмаячак, дип алдадылар аны Аннары, сугышта дип, аннары, үлде дип ышандырдылар. Сугыштан сок, елдан артык узып та, синең хакта озын колактан гына булса да, һични беленмәгәч, мин үзем дә сине үлгән дип йөри идем... Кинәт шушы хәбәр. Минем авыздан да түгел, Казаннан килгән, сине белгән кеше авызыннан... Бу хәбәр Айдарның бөтен дөньясын әйләндерде дә салды. Үлгән дип ышанганнан соң синең хакта сүз кузгатканы юк иде. Ә бу хәбәрне ишеткәч, көн саен: «Сөйлә дә сөйлә!» Ә мин нәрсә сөйлим соң? Санап санына чыга алмаслык йокысыз төннәрнеме? «Күз яшьләрем күл булыр...» дигән җырда да хакыйкать барлыгынмы? Хәтта әйбәт кешеләр сораганда да ул баланы үги аталы итә алмаганымнымы?.. Хәер, болар бары да әкренләп сүрелә-сүрелә еракларда югалып бара иде инде. Күңел кичке күл өсте шикелле тынып калган иде. Ләкин... алай ук булмаган икән шул. Айдарның гына тын дөньясын давыл кочагына ташламадың син!.. Сабыр гына баш калкытып, күзләрен миңа таба борды ул. Кинәт бу күзләрдә бик күптәнге таң нуры балкып киткәндәй булды. Тетрәнгән гәүдәм буйлап ут йөгерде, үземне кая куярга белмәстәй хәлдә калдым. Әллә кайчан онытылган тиле яшьлек кинәт күз алдымнан кичте. „Назикә!” дип, кычкырып җибәрә яздым. %рый әле, үземне авызлыклап өлгердем, юкса, бөтенләй җебеп төшкән булыр идем. — Бик матур сөйлисең,— дип көлгән булдым аннары. Бөтен үкенечләр, әрнүләр тилереп аягүрә басты. Гомернең бөтен ямьсез яклары калкып чыкты. Бөтен дөньясына кул селтәвем тагын да дөресрәк булып күренде... — Агач аяк, агач кул, калдык-постык гәүдәсендә йөз ямау — кемгә кирәге булыр икән ул бәндәнең? — дип, каш җыердым. Назикәнең йөзе кырысланды, күзләрен очлайтып миңа карады: хәтере калганлыгы күренеп тора иде. — Мескенләнмә, Ихсан дустым,— диде ул.— Беләм мин сине, юри генә кыланасың. „Бәндә” ләр синең төсле булмый. Әгәр мине ачык сүзгә мәҗбүр итәсең икән, әйтим алайса: Айдар улыңа ата кирәк.. Студентлык яшенә җиткәнче сыңар канат белән генә үскән балага икенче канат — ата кирәк. Ул атаның дөньяны читтән генә күзәтеп тормыйча, утны-суны үзе ерып чыккан булуы аңа нинди омтылышлар бирәчәген аңлыйсыңмы син?.. Ул гына да түгел: мондагы сабыйларыңа мин кирәк! Ана була алмасам да, дус була алырмын мин алар- га. Ул ике сабыйның да бәхетле кешеләр булып үсүенә синең белән мин җаваплы түгелмени?.. Әйткәч әйтим, хәзер элекке кыюсыз, юаш Назикә юк инде: син минем үземә дә кирәк! Башка бер генә кадерле кешем дә булмады минем... Җавап бирергә өлгермәдем, балалар кайтып керде. Назикә безгә кичке чәйне әзерләп эчертте дә, балаларга: «Тегеләй итәрсез, болай итәрсез»,— дигәләп, өенә китеп барды. Аптырап утырдым: ул инде үзен бу бәләкәй почмакның бөтен язмышын үз өстенә алган тулы бер хуҗа итеп саный кебек тоелды. Чын сыйфатмы бу, тычкан уты гынамы?.. Уйлы башка ут кабар дигән сүз бар бугай. Татлы ял бирә торган йомшак йокы мамыклары көеп бетте, инде икенче төн күзләр йомылганы юк. Як-якка күпме генә әйләнсәң дә, һаман бер сорау: ничек аңларга соң бу Назикәне?.. Юк, аңлый алмыйм, үтер аңлый алмыйм! Башка бер хатын булса, үзен шул хәтле рәнҗеткән әдәмнең җанын йолкып алырлык итеп үч кайтарыр иде. Ул үч ни дәрәҗәдә каты, мәрхәмәтсез булса да, гадел һәм хаклы саналыр иде. Аннары әллә кайчан судка биреп, кешеләр арасында әдәм хуры ясар иде дә шартлатып алимент алыр иде. «Усал ниятле түләмәүче», «балаларын урам чатларына чәчеп йөрүче» дигән әйбәт сүзләр дә бик килешер иде бит миңа карата! Ни таратса —шул батар иде! Ник ул боларның берсен дә эшләмәде икән?.. Малаен атасына дошман итеп тә үстермәгән. Андый хәлләр дә күп ич бу тормышта. Күңелендәге бөтен ачысын баласына йоттыра бит андый хатын. Атасына дошман булып кына калмый, әнисен дә дошман күрә башлый андый бала... Юк, аңлый алмыйм, бу хәтле үк киң, олы күңелле булган хатынны әүвәл тапкыр күрәм. Беренчесе, загслы хатыным, озак түзеп тормаган иде: бер-ике тапкыр яндырып-пешереп дигәндәй, әчеле-төчеле хатлар язды да, баласын әнисенә ташлап, кияүгә киткән булып чыкты. Нәкъ * минем ише инде! Икенчесе миннән дә барып чыкканрак булды. Ә бу? | Бу_ ник алай түгел икән соң? Барын да белә бит, югыйсә. Минем ? койрыксыз төлке икәнлекне дә күрә... Малайны үз тәрбиясендә укы- S тыр өчен мең бәла белән квартирын алмашып, сугыш вакытында о бәрәңге үстергән җирендә барлыкка килгән җиләк-җимеш бакчасын ® күршеләренә калдырып, Казанга килгән. Мин югында, качып-посып - дигәндәй, бу канатсыз балалар янына килеп, алар күңеленә юл з табарга, җилкәләренә канат үстерергә маташып йөрүләре дә бик сәер. " Сәер генәме соң, кычкырып көләрлек! Ә бер уйласаң — гыйбрәтле _ дә!.. «Мин кирәк аларга»,— ди. Дөрес әйтә бит! Әллә туганчук чын £ тәрбияче, чын ана булып туа торган кызлар да була микән дөньяда?.. = Уйлы баш — орлык тулы тубал баш дигән күк, урамга чыксам < да, эшкә барсам да, шул тубал авырлыгыннан гел сыгылып йөрим т. хәзер. Берсенең дә очына чыга алмыйм. Ай-Һай, тагын ялгышмаммы, s тагын йөрәк яраланып, бөтенләй юлдан язып китмәмме, дигән шик- * ләр бәгырьне кимерә. Нишләргә миңа?.. Назикәнең нияте ачык: шу- „ шы ике ояны бергә кушып, бер туган итеп үстерергә тели -ул. Барып = чыгар микән соң бу? Дистәгә якын ел ялгыз яшәп, кыргыйланып бетмәдем микән мин? Күңел түрендәге нәфрәт бозы эрерме? Назикәне ярата алырмынмы?.. Ә ул? Ул да ярата алырмы соң мине? Аның бу нияте ихлас күңелдәнме? Берәр төрле үч кайтарырга гына йөрмиме ул?... Тиле баштан мин салган җәберләр аның йөрәген дә тирән яралаган булса һәм ул яңадан яңарып китсә, бөтен матур хыяллар челпәрәмә килмәсме? Гомергә татуланышмас ике дошман булып әверелмәбезме? Уйлаган саен бу уйлар — ерып чыга алмаслык карурманга әйләнә икән. Шул карурманда адашып йөри торгач, туган көн килеп җиткәнен дә онытып җибәргәнмен. Фронтовой дус Хәбиб шалтыраткач кына искә төште. Хәер, пичәмә ел фронтта йөреп, кайтуына тагын шундый хәлләргә дучар булгач, ничек хәтерләп торасың аны Бишләрдә генә кайтып кердем. Өй буш. Балалар урамдадыр, күрәсең. Мәктәптә болай озак тормаслар иде. Өйдә пошынып ятасы килми. Каядыр барып, туган көнне берәр дус-иш белән әз . генә билгеләп утырасы килә. Өскә «чылтыравык тәтиләр» тагылган хәрби кительне кидем, чалбарны алыштырдым, итекне ялтыраттым, башка хәрби картузны элдем дә «Казан» ресторанына юл тотмакчы булдым. Шунда баргач, Хәбибкә шалтыратырмын да әзрәк чөкертәшеп утырсак, шул җитә... дип план кордым. Ишеккә барып тотынуым булды, тыштан звонок тавышы килде. Ачып җибәрсәм: малай белән кыз, алар артында Назикә белән бер яшь егет. Барысы да чәчәк тоткан, төргәк-төенчек күтәргән, барысының да авызлары ерык. Килеп керделәр дә болар, дүртесе дүрт яктан мине кочаклап алдылар, чәчәк белән күмделәр. Барысы берта- выштан: — Котлыйбыз, туган көнең белән котлыйбыз, әти!..— дип кычкырдылар. Баш әйләнеп китте. Каршыма теге егет килеп басты — Исәнме, әти!—дип кулны кысып алды, тагын кочаклады, аннары каршымда килеш карап тора башлады. Мин дә аңа карап каттым: үзем буйлык, киң җилкәле егет. Бөтен җире —мин. Хәтта теге вакыттагы «шикле борын» да минеке! Ул арада Назикә белән кыз табын да өлгерткәннәр. Назикә ми* не өстәлнең түр ягына утыртты. Айдарны да минем янга урнаштыр* ды. Үзе, ике ягына ике баланы алып, каршыбызга утырды. Шампанский ачуны миңа тапшырдылар .. Ни дип атыйм мин бу хатынны? Каян белгән дә ничек оештырып җиткергән? Нинди оста, нинди үткен кылана бит! Астыртын хәйләле куштанлыкмы бу? Берәр кара ниятенә ирешерг? телиме? Белмим, мине үз ягына аударып нинди генә файда күрер икән, нәрсә отар икән ул, минем нинди байлыгыма ия булыр икән? Юк, ни төпченеп карасам да, усал ниятен таба алмыйм мин аның. Күңелдәге кире беткән кәҗә мөгезен чайкый, тәрәзәдән тышка сикермәкче була! Шул ук күңелдә яп-якты сөенеч тә туып, тулып китә төсле... Юк, тәрәзә тибеп кача алмадым. Җиңелдем, каравыл кычкыра-кычкыра җиңелдем.. Җиңелсәм дә, мәгәр ышанмадым Үзем бергә яшим, үзем һа-ман тыпырчынам, эчтә һаман шик ята, берәр «сере» ачылуын көтәм Хирург тураклаганнан калган ярым-йорты, калдык-постык «ир заты»- ның ни хаҗәте бар икән аңа? . «Юк, моның астында берәр әшәке хәйлә ята торгандыр!..» — дип уйлыйм. Кай көннәрне юрамалый кашны-күзне җыерган, төсне-битне җимергән сурәттә кайтып керәм, гаеп тапкан булып балаларга бәйлә- нәм, шул гаугага аны да катыштырмакчы булам. Башта җавабын әйбәтләп кенә бирә дә. — Карале, матурым, күлмәгеңнең менә бу сәдәбе төшеп калыр- хәлгә җиткән икән бит синең, кая, истә чакта тагып ташлыйм әле, салып бирсәңче, — ди аннары каршыма басып. Алып керә кухня якка, салдыра күлмәкне һәм шул чакта кочаклап бер үбеп ала да сәдәпкә тотына Соңыннан гына аңлап алдым: бу мине дулаудан туктатуның оста бер хәйләсе икән! Ике ай буе сынап, Назикәнең иң зур «кара нияте» шушы булуын ачтым мин. Аннары бер көлештек кычкырып һәм кочаклаштык. Ихсан абзагызның туган көне менә шундый булып чыкты. Аны берүк Назикәгә икенче тапкыр өйләндерделәр һәм икенче тапкыр тудырдылар. һич кенә дә үкенми ул моңа. Аннан да матур, аннан да сөек* ле хатын юк икән бу дөньяда! Шулай итеп, ышанмасам да кабат жи- нелдем, гомерлеккә җиңде ул мине. Юк, мылтык белән атып та түгел, ястык белән дә түгел, яхшылык белән атып екты ул мине!.. Тора-бара дүрт бүлмәле квартир белән дә сыйладылар үзебезне. Юк, борчак сиптерү түгел, дөресе шулай. Чәйгә килегез, юарбыз! Ә инде балаларга килсәк, Айдар улым Мәскәүдә фәннәр докторы хәзер, кыз—аспирантурада, төпчегем төзү инженеры. Әнә университетның яңа корпусын күрәсезме, шунда эшли. Үзебез — әле җитмешне генә узып киткән яшь кенә пионерлар!.. Шактый озакка сузылган бормалы-сырмалы бу хикәядән соң безнең җитмешле егетләр һәм кызлар гөжләшеп алдылар. — Ай-Һай, — дип куйды берсе, — китаптан гына төшмәде микән бу хатын? Исеме үк әллә ничек, колакны кытыклый.. — Чынлап та,— дип куәтләде сержант Сәхәби,— әгәр тормышта мондый итеп сөя белә торган кыз булса, мин аңа үземнең Дан орденымны бирер идем, валлаһи, бирер идем! — Мин дә ышанып бетә алмыйм,— диде Әбүзәр карт. — Чөнки кайчандыр йөрәкне бик нык яралап узган яшьлек хәлләре әле һаман да онытылып бетмәгән... ' Шуннан соң без барыбыз бер авыздан дигәндәй аңа ташландык. — Яле, я, Әбүзәр дус, селкеп кара сөю капчыгыңны, ниләр коелыр икән аннан? — Нинди асылкош яралады икән синең йөрәкне? — диештек. — Сез инде Иблис токымнары, белом, — диде Әбүзәр.— Рәхәтләнеп авыз ерырга булса, сезгә шул җиткән. Шулай да тел кычытынкырабрак тора торуын.. Яшь чакларны искә төшерүнең әллә ни гаебе булмастыр сыман күк тоела... Ул кесәсеннән «мятный» канфет чыгарып, авызына капты, кайсы көнне кич буе симәнке чирткәләп утыра. Әйтүенчә, тәмәке ташлап азап- ♦ лана икән. — Алтмыш кына ел тарткан идем, ташласам, әрәм була инде,— « дип. көлдереп тә алган булды. Аннары канфетын бер-ике тапкыр тәм- < ләп кенә суырып куйгач, сүзгә кереште. — Бала-чага күзенә көтмәгән- “ дә генә бер тәти курчак күрсәтсәң, ул шундук гашыйк була ана һәм ® даулый башлый. Яшьлегемнең тулып, ташып килгән мизгелендә миңа I да шундый бер ♦ Читлек кошы ; күрсәттеләр һәм кинәт кенә гашыйк булды бу егет. Ниндидер ярсу ша- * ян жил бакча башындагы печән чүмәләсенә әллә каян гына очкын таш- _ лап узган шикелле, минем күңел дә күз ачып йомганчы «гөлт!» итеп “ кабынды да китте, һич тә көтмәстән, эзләмәстән килеп чыкты бу... Е Гашыйк эзләр чак түгел иде әле. Авыл хәбәрчесеннән калкынып гә- ” зиттә эшли башладым Аннан мине Мәскәүдәге журналистика институтына жибәрделәр. Менә шуның соңгы курсыннан кышкы каникулга кайткан чак иде. Якшәмбе көнне урамда карт егет, Карагайлы дигән шагыйрь очрады. Гел төче әйберләр генә яза торган бу кеше нилектәндер мине якын иткән шикелле күренә иде — Без бүген Бпшбалтада яшь көчләрнең нәни генә мәҗлесен җыябыз,— диде ул бик мәгънәле итеп. — Карт-корыдан берәү дә булмый, гел яшьләр генә иркенләп бер утырмакчы булабыз. Йә, йә, авызыңны ерма, мине карт димәкче буласыңмы? Юк, түгәрәккәем, абзаца уналты яшьлекләр гыйшык тоталар әле!.. Аннары ул, тагын да серлерәк итеп иелде дә, имән бармагын авыз уртасына китереп, нечкә генә тавыш белән пышылдады; — Кызлар да була... Башка һичкемгә әйтмә... Ә сиңа, беләсеңме, дустым, шундый асыл бер сандугач баласы таптым, күрсәң акылдан язачаксың! Кәнфит инде менә, шикалад кәнфит, суыр да йот! — Туктале, агай-эне, «миңа кыз тап» дигәнем юк ич минем! — дидем мин үпкәлерәк тавыш белән. — Димәсән ни! Мин үзем күреп торам ич, һәйбәт бер кыз кирәк сиңа! Әллә минем хакым юкмы? Мин синең олы абыең. Ә олылар кечеләрнең күңел юанычларын да кайгырта белергә тиеш! Көлешеп алган булдык. Шулай да мин һаман карыштым, язучы бул- маадмны да әйттем — Беләм. белом, — диде ул бармак янап.— Ике шигырең чыктымы? Кечерәк булса да бер хикәяң чыктымы? Тагын ни кирәк? Полный язучы инде син хәзер! — Аерылып китә башлагач, кабат өстәп куйды: Килми калма, кара аны! Аның расхуты пүчтәк: борын башына ун гына сум, акчаң булмаса, үзем түләп тора алам Юк, андыйлык кына акча бар иде барын Ике бишлек чыгарып бирдем дә мәҗлеснең адресын язып алдым. Сәер пае ул Карагайлы дигән кеше Үзе кырыктан узып барадыр инде, үзе һаман егет булып йөри, уналты яшьлекләргә гыйшык тоткан була башкаларны таныштыра, күргән-белгәнгә кыз димли, аларны өйләндерергә тырыша .tywii белән бөтенләй читләшеп тә булмый, чын лап ук дуслашып та китә алмыйсың. Аның: «сандугач баласы», «синең өчен генә...» дигән бу сүзләренә дә сагаеп карау, хәтта ышанмау урынлырак булачак. Кулданкулга йөреп, шомарып беткән биш тиен акча да, башкаларга караганда матуррак булып, ялтырабрак күренә бмт. Бәлки ул да шундый бакыр алтындыр? Аннары, егет кеше үз дигәнен үзе тапмасмы? Нн өчен аңа башкалар кулыннан алырга? Кыз дигәнең — товар түгел ич ул... Шушындый уйлар белән студентлар ашханәсенә сугылып, тамак туйдырдым да, Черек күл буендагы иптәшем бүлмәсенә кайттым Эскадронда бергә хезмәт иткән идек, шунда дуслашып киттек. Ачык күңелле, әйбәт егет ул Салих. Булдыклы да үзе. Әнә Казан хәтле Казанда бүлмәле дә булып өлгергән, радиода диктор булып эшли, хезмәте кызыклы. Сөйгән кызы да бар, сөйкемле генә күренә. Ә минем әле үземнән башка бернәрсәм дә һәм беркемем дә юк... Өс-башны алыштырып, яңадан урамга чыгуга караңгы төшеп тә килә иде инде, кышкы көн’—бер карыш дигәннәр бугай. Көмештәй җем- җем иткән балык тәңкәләре төсле җиңел һәм иркә кар яуган гыйнвар киче иде бу. Келт итеп Такташ искә төште. «Сандугачлы таңнар, зур урманнар аның гыйшкын бизи алмады... Күңел язы шаулап үтте аның тәңкә карлар яуган буранда..» Матур, шайтан алгыры, матур! Әллә нинди гаҗәп шагыйрь бу Такташ. Яратам шуны. Беркемгә дә әйтми, үзем генә сокланып яратам. Нәрсә язса, шунысы күңелдә кала. Бөтен яшьләрнең күзен бәйләп, үзенә табындыра. Әллә нинди мәһабәт йөрәкнең ягымлы җылысы үзенә тарта... Зөбәйдәнең гыйшкы чәчәк аткан кышкы кичләр менә шундый булгандыр инде, күрәсең, дип уйлыйм.. Ерактан ук майсыз арба тавышы белән шыңкырап, трамвай килеп җитте. Халык күп җыелган иде, көчкә генә түбәнге басмачага эләгә алдым. Трамвай тагын калтыр-колтыр кузгалып китте. Бишбалтага хәтле тимер тоткага ябышып барган куллар өши язды. Трамвайдан төшкәндә, тәңкә карлар һаман уйнаклап кына ява, урам утлары аларның юка гына булып җиргә түшәлгәнен, энҗе бөртекләредәй жемелдәтә- жемелдәтә, күзләрне чагылдыра иде. Уңдагы тыкрыкка борылып бераз баргач, өйрәтелгән әлеге йортның номерын таптым. Кыйшаеп беткән агач өй иде бу. Бер якка сөрлеккән шыгырдавык баскычлардан икенче катка күтәрелдем. Гомердә аяк басмаган бу йортка ничек килеп керергә икән? . Утлы өйалдында яка һәм бүрекләрдәге кар тәңкәләрен какка- лый-каккалый, берхәтле уңайсызланып торганнан соң, әллә кайчангы киезләре таланып беткән ишекне кактым. — Әйдүк, хуш киләсез! — дигән тавыш ишетелде. Эчкә кергәннән соң да бу йортның иң элек шул искелеге күзгә ташлана икән: түшәмнәре дә түбәдәге балчыкны күтәрә алмагандай, сыгылып төшкән, стена бүрәнәләре дә урам якка таба бүселгән; тәрәзәләре дә, үпкәләгән шикелле, шул таба турсайган; сары буяулы чиста идәннәре дә шунда сөрлеккән. Керми кергән кешегә монда яшәве дә куркынычтыр кебек тоела иде. Әмма хуҗаларн&ң артык исләре китми булса кирәк: бик тере басып йөриләр, хәтта мәҗлес ясарга да рөхсәт биргәннәр. Эчке яктан инде шау-шулы сүзләр, уен-көлкеле ыгы-зыгылар, мандолина чиертүләр ишетелә иде. Байтак кеше җыелып өлгергән, күрәсең. Ишек буе стенадагы чөйләргә әллә нихәтле кием-салым өелгән. Мин дә шулар өстенә пальтомны эләргә маташканда, түр яктан Карагайлы килеп чыкты. Н^ӘП килеп життеңме, түгәрәгем? — диде ул куанган тавыш белән. Менә монда эл, буш чөй бар. — Әйтерсең бу өйнең гомерлек хуҗасы ул, кайда буш чөй барлыгына кадәр белеп тора. Шул чагында яшьләрнең берничәсе килеп кул бирде. — Ник әз язасын, шигырьләрең әйбәт күренә ич, — диде кайберсе. Икенчеләре хикәя язарга димләде. — Өмет бар синдә! —дигән булдылар. Мин тирләп төштем, оялам, байтагысын танымыйм да. Бик ыспай киемле берсе килеп кулын төртте дә: — Тәхәү Былбылый, — диде. — Минем «Бөдрә былбыл»ны укы- ф дынмы? — дип сорады. Ни дип әйтергә белми ык-мык килеп торганда, Карагайлы килеп | җитте дә башкалар белән таныштыра-таныштыра олы як бүлмәгә алып | чыкты мине. Өйнең түр почмагыннан зур-зур яфраклы гөлләргә сыеш ныбрак утырган бер кыз яныннан урын күрсәтте. — Танышыгыз, яшьләр, — диде дә үзе бик йомышлы кешедәй тиз «-> генә китеп тә югалды. = Кул бирештек: ? — Әбүзәр, — дидем мин. ф — Мәдинә,—диде кыз. а . Ул аз гына, инсафлы гына рәвештә, елмаеп куйды. Кыз йөзендәге i бу ягымлы елмаюның ясалма яктылык шикелле тиз сүнмәве һәм килеш- х килбәтенең шундый сөйкемле күренүе минем баягы шикле уйларны < читкә куа башлады. Алай гына да түгел, мин аның каршына баскан s килеш кымшана алмыйчарак калдым. Мәдинәнең татар кызларында = еш очрамый торган аксыл-сары ефәк сыман чәчләре, җиңелчә генә ка- к барып, табигый рәвештә җай гына тирбәлгән дулкынны хәтерләтә, чи- ° гәләрендә һәм җилкә әйләнәсендә ул чәчләр үзүзләреннән бөдрәләнеп, 3 ниндидер нечкә гүзәллек һәм иркәлек чәчеп торалар кебек иде. Ә шактый зур күзләренең үтә күренердәй саф зәңгәр булуы һәм тирән зәңгәрлек эченнән кешенең күңеленә шундук барып җитә торган мөлаем бер яктылык сибелүе матурлык хисләренә тиз бирелүчән бу егетне бөтенләй исертеп ташлады Минем инде хәзер айнык тәнкыйть күзләре һични күрми, бары тик йөрәк кенә кармакка эләккән балыктай тырпылдый һәм кызның алсу ак битләре, яңаклары, муеннары, нәни кызыл иреннәре, түгәрәк иякләре — барысы, барысы да төштәге кебек сихри матур булып, кабатланмас гүзәл һәм саф булып күренә иде. «Чыннан да, сандугач баласы икән!» — дип уйладым. Менә бит кешенең бер сүзе нишләтә! Әгәр Карагайлы алдан ук миңа бу кызны мактап, башны әйләндереп куймаган булса, ничек булыр иде икән? Күз һәм күңел аңа шулай тиз тартылыр идеме? һай, бу адәм башын ашый торган яучылар! Үз нәүбәтендә кыз да минем «матурлык»ны күзәтеп өлгерде бугай. Минем бик үк мактанырлык булмаган тәбәнәк буйны да, гади генә йөзне дә, үзләреннән-үзләре ачылып китәргә һәм ниндидер сәер сүз әйтеп ташларга торган тулымса иреннәр белән соры күзләрне дә, ничә тарама — һаман тырпаерга гына чамалаган кара чәчләрне дә күргәндер инде ул. «Тик буе гына кечерәк икән, минем идеал түгел...» — дип тә уйлагандыр. Чөнки ул үзе дә үсмер гәүдәле генә сыман иде әле. Ә андый кызлар һәр вакыт озын буйлы егеткә кызыгучан була.. Бу кара-каршы басып тору бәлки бер минутка да сузылмагандыр, шулай да бер-беребез турында күп нәрсә белгәндәй булдык. Ниһаять, кыз утыра башлады һәм, әле һаман сокланып, бөтен дөньямны онытып торган миңа да урын күрсәтте: — Утырыгыз, Әбүзәр абый, — диде. Сөйләшеп киттек. Мәдинә әле үткән көз генә Бәләбәйдән Казан техникумына күчкән һәм быел аны тәмамларга җыена икән. Укулары күп булгач, күңел ачарга да вакыт тими, имеш. Менә бу кичәгә дә Карагайлы абыйсы бик кыстагач кына килгән, ул аларда укыта һәм әдәби түгәрәктә аларның шигырьләрен дә тикшерә икән — Әле сез шулай шагыйрә дәмени? — дип сорадым мин гаҗәпләнеп. Мәдинә татар кызларында гына була торган сөйкемле оялчанлык белән башын түбән иде һәм, ничектер куырылыбрак калгандай, сүзсез торды. Кызның мондый тыйнаклык күрсәтүе мина тагын да ошый төште. Буш мактанчык сыман күренми. Көндез башкачарак уйлавым өчен хәтта уңайсызланып та куйдым. Хыяллар кинәт еракларга йөгерде: «Әгәр шушындый гүзәл кыз, чыйлап та, шагыйрә булса? һәм матур шигырьләр дә яза алса? Нинди шәп булыр иде! Хәер, үзе шигырь бит ул, үзе!..» — Ягез, алайса, укып та күрсәтегез инде,— дидем мин инәлгән тавыш белән. , — Ю-ук, Әбүзәр абый, ул өйрәнчек кенә әле... Үсмер чак мавыгуы гына, —дип кызарынды Мәдинә. — Шигырьне бик яратсам да, үземдә андый көч бардыр дип уйламыйм... Без шулай сөйләшкән арада кунаклар да килеп бетте булса кирәк, табын да өлгерде һәм, бары да түгәрәкләнеп, зур өстәл әйләнәсенә утырышты, тәлинкәләргә пар бөркеп торган пилмән салынды, рюмкаларга портвейн тутырылды һәм алар чыңлашып югары күтәрелде. Ул чаклардагы яшьләр стакан тутырып акны тондыру яки «ярты»ны «гур-’ ласыннан» гына голтлату кебек «батырлыкны» хәзерге шикелле белмиләр иде әле. Ә кызлар, рюмкаларын чәкәшкән булсалар да, авыз тидерүдән бөтенләй баш тартты. Егетләр дә әллә ни комарланмады: берәр рюмка күтәрү белән кинәт йөзләре һәм телләре ачыла төшеп, уен- көлкегә бирелделәр. Мин дә кулга мандолина алган булдым, кызлар кушылып җыр суздылар: «Мәдинәкәй», «Сакмар», «Зөлхиҗә», «Су өсте», Сәйдәш көйләре — берсе дә калмады. Аннары, бу җимерелергә торган өйнедер селкетеп, биешеп алдылар. Шуннан килеп «почталыуен» башланды. Моңарчы үзләренең хисләрен әле бик ачык сиздермәгән егетләр, кинәт кыюланып чия бакчасына ташланган чыпчыклар шикелле, Мәдинә тирәсенә ябырылдылар һәм, барысы да диярлек, аңа «күбәләк» яудыра башлады. Чибәрлектә Мәдинә белән тиң булмаган башка кызлар бөтенләй исәптән төшкәндәй булып калды. Хәтта шактый басынкы һәм җитди күренгән Тәхәү Былбылый да, үзе ияртеп килгән Талия исемле итләч кенә гәүдәле кызын исеннән чыгарып, Мәдинә тирәсендәге тар гына арага кысылды. Кысылды да кесәсеннән бик матур кечкенә блокнот чыгарып, ул вакытларда әле бик сирәк кешедә генә очрый торган авторучкасы белән яза башлады. Ләкин шундук язуыннан аерылды да, күкрәк кесәсендә генә торган алтын чылбырлы пенснесен киеп җибәрде. һәркемнең күзенә ташланырлык матур шакмаклы материалдан тегелгән өряңа костюмын ипләштереп алды, гәүдәсен дә турайтыбрак, җилкәләрен башкалардан аерыбрак куйды. Аның бөтен торышы бу чибәр кызның игътибарын үзенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. «Эшләр хәтәр болай булгач^ безгә рәт бетте икән!» дип торам мин эчтән генә... Ул шулай, уклау йоткан кебек, гәүдәсен катырып утырган килеш кенә хатны язып бетерде дә. блокнот битен ипләп кенә ертып алып, пөхтәләп кенә дүрткә бөкләп, Мәдинәгә күндерде. Үзенә хатлар күп язудан уңайсызланып, хәтта беркадәр кызара төшеп, башка кызлар алдында гаепле кебек утырган Мәдинә, бу хатны да теләртеләмәс кенә кулына алды һәм ачып, күз йөгертте. Аннары, ирексездән, көлемсерәгән кыяфәт белән шул блокнот бите артыннан гына Былбылыйга күз кырыен төшерде. Ниләр укырга теләде икән бу яшь кыз аның йөзеннән? Биргән хаты шулай көлемсерәрлек бик тә кызыклы иде микәнни соң? Ә Тәхәүнең шактый җәенке битле йөзе, суган кабыгы төслерәк күзләре гаҗәеп бер җитезлек һәм тирән канәгатьләнү белән балкый иде. Мәдинә ничек итеп күргәндер, ә миңа ул шулай туп- туры муен катырып утырган килеш кайдагыдыр билгесез бер ноктага горур караш белән оеп калган, тирәсендәге иптәшләрен дә, Мәдинәне дә, хәтта үзенең Талиясен дә бөтенләй оныткан кебек күренде. Мәгәр бу шигъри онтылу түгел иде. Аклавымча, ул иң элек үзенә гашыйк һәм шуңа бик масаеп кына: «Күрәсезме, абзагыз нинди матур кыз белән утыра!» дип, күккә карый төсле иде. Хәер, минем ялгышу да мөмкин, көнче кытыгы култык астында гына ич. Мәдинә шул блокнот бите артыннан гына ана күз сирпеп алган җиреннән бөтенләй гамьсез бер кыяфәт белән икенче якка борылып, кем- ♦ недер күзәткәндәй карана башлады. Кулындагы кәгазь кисәге кипкән Ә яфрактай өстәлгә төшеп ятты. Анда, язылган сүзләрне минем күзләр ? үземнән сорамыйча ук укып чыктылар: Сез чибәр, сез гүзәл, ' Сездә шәп зәңгәр күзләр. Мин сезгә гашыйк. х Кил. танышлашыйк! 2 — диелгән иде анда. Шундук жан тынычланды һәм кычкырып көләсе ♦ килде — андый гына шигырьне мин дә яза алам! «Почта»ның болай бер якка гына йөрүе калганнарга ошамавын i Карагайлыкарт төлке бик тиз сизеп алды да яңа уеннар башлап х җибәрде. Мин дә моңа бик шатланып кушылдым. Чөнки «бал чебеннә- * ре»нең һаман бер тирәдә безелдәве минем саруны да кайната башла- 2 вын үзегез дә сизеп торасыздыр инде. “ Гел үк күзле бүкән түгел идек заманында. Андый кичәләрнең урта- Е сында булырга, күмәк уеннарны кызыклы итеп оештырырга, җор сүзгә, 2 шаян җырга, көлке-мәзәккә кесәгә керәсе түгел иде. Монда да колач- = ны шулайрак җәеп җибәрдем. Кулдагы мандолинаны чиртә-чиртә такмак әйткән булдым, кызларны җырлаттым берәм-берәм. Бактың исә, Мәдинә дә сөйкемле генә җырлый икән. «Каз канаты»н шундый итеп әйтеп бирде, сәхнәдә ялан тәпи канат җыеп йөрүче әлеге кыз күз алдына килде дә басты! Аны гына түгел, хәтта Тәхәү иптәшнең Талия туташын да җырлаттым. Талдан-талга кунып, былбыл. Сайраган буласыңмы? Берне ташлап, берне башлап Сайлаган буласыңмы? — диде ул, егете каршына түш киереп баскан килеш. Гөр китереп кул чабу һәм көлүдән өй селкенеп киткәндәй булды. Ә Мәдинә белән безнең күзләр ниндидер сөйкемле бер караш белән һаман очраша торалар Үзебез генә белгән яшерен телдә сөйләшәләр һәм бер-берен ап-ачык аңлыйлар төсле иде. Бу күңелле яшьлек мәҗлесенең төн урталары әллә кайчан узганчы сузылуы сизелми дә калды. Менә бервакыт кешеләр, ах-ух килеп: — Трамвайлар күптән туктагандыр инде,— дип, — Болай да бетеп бара торган «барабыз»лар да беткәндер, — дип ашыкпошык таралыша башлады. Мәдинә әрле-бирле нөгергәләп, Карагайлы абыйсын эзләгән була. Хәйләле кыз икән! Әмма теге әллә кайчан югалган булып чыкты.’ Җитмәсә тагын, аның белән бергә үзендә тугызынчы класста укучы Камилә исемле кызның да юкка чыкканы мәгълүм булды. — Яшьләр алдатмыйлар! — дип көлештеләр алардан. — Сез кайгырмагыз,— дидем Мәдинә янына басып. — Рөхсәт итсәгез, үзем озатыйм... Кыз каршы сүз, әйтмәде һәм без, соңгылардан булып, йорт хуҗасы Мәгърифә апага рәхмәтләр әйтеп, чыгып киттек Әле генә Мәдинә тирәсендә сайрашкан егетләр, «бәхетжнен мина эләгүен күреп булса кирәк, төрлесе төрлечә таралышып беткәннәр, күрәсең. Бишбалтаның бу очында байтак кына трамвай көтеп, һич югын да, «барабыз»-фәлән булмасмы дип торсак та, аларнын берсе дә юк иде инде Үкенебрәк ишек төбендә таптанган Былбылыйны да Талиясе выжт кына алып китеп өлгерде. Ычкына алса, исәбе Мәдинәне озата бару икәнлеге ялтын-йолтын килгән күзләреннән үк күренеп тора иде... Гыйнвар төне таңга борылганда без, Мәдинә белән икәү генә калып, ерак дамба буйлап Казанга таба жәяү атладык. Кышкы төн тып-тын иде. Дамбада җәяүлеләр дә, атлылар да күренми. Трамвай юлы да буш Кар да яумый, жил дә дуламый, тик ул әллә каян Идел өсләреннән сизелмичә генә килә дә, салкынча кулы белән битләрне, чәчләрне юаш кына сыйпап, кием чабуларына кагылып, тагын югала... Җилнең бу шаян уйнаклавын искә дә алмастан, һаман атлый бирәбез. Кыз күңелендә ниләр бардыр — миңа караңгы. Болай тыныч һәм борчылусыз күренә. Йөзеннән жылы яктылык балкыган шикелле тоела. Ә мин, мавыгучан күңел иркенә бөтенләем белән бирелеп, дәртле куаныч давыллары эчендә кайныйм. Татлы хыяллардан алтын бишек үрәм. Табылды, ахры, табылды! Үз дигәнем, жан теләгәнем табылды! дип кычкырасы килә. Бөтен барлыгым, яшьләргә хас рәвештә гүзәллеккә табынучан бөтен рухым, хәтта һәр сулышым моңарчы әле бер« кайчан да татылмаган бөек бер шатлык белән сөю жыры жырлый. Ул җыр шушы караңгы төн тынлыгында әллә кайдагы еракларга тарала, аны бөтен табигать сокланып тыңлый кебек. Менә бу кар келәмнәре өс- тенә җәелеп яткан шыксыз кышкы төн дә шул җырга оегандай тынып калган. Шуңа күрә матур булып күренә ул. Юк, кышкы төн шыксыз түгел, бу суык җил рәхимсез түгел, — алар хәзер үзләре дә шул сөю җырына кушылып, ягымлы моң белән барысы бергә җырлыйлар, һәм бу куәтле җыр бөтен дөньяга ишетелә! Бу җыр хәтта күкләргә менеп, ай һәм йолдызларга таралыр иде, тик алар күренмиләр. Аларны төнге болытларның кара толыбы каплаган... Мин шушы сөйкемле кызны җитәкләгән килеш шушы тигез дамбы өстеннән, шушы ләззәтле хыялларга уралып, төн буе да, көн буе да, хәтта гомер буе да гел шулай барыр идем! Барыр идем, талмас идем, туймас идем шикелле тоела... Артыграк исәрләнеп китүемне үзем дә сизәм сизүен: кыз бит әле миңа өмет бирерлек бер генә сүз дә әйтмәде, тик ягымлы карашлары белән генә сихерләп алды, тик теге «чыпчыклар»ның берсенә дә жим бирмичә, минем белән кайтып бара. Култыгыма сыенып, үз җылысын миңа да күчереп дигәндәй яннан атлый. Ә миңа шул җиткән. Сүздәмени хикмәт, яратам дип кычкыру кирәкмени соң?.. Хыял канатларында шулай очынып барган чакта алдагы төн караңгысы эченнән ниндидер карачкы-күләгәләр күренүе мине бу исерткеч рәхәтлектән айнытып җибәрде. Кинәт күңелемдә шик, хәтта курку хисе туды Нинди карачкылар ул? Чит-читләрендә бер генә торак та булмаган бу өч чакрымлы дамбыда нинди генә әдәмнәр йөрмәс тә, ниләр генә кылмас?.. Алай-болай була калса, нишләргә? Миңа ышанып юлга чыккан шушы кадерле җанны саклый алырмынмы? Көчлелек белән мактаныр эш тә юк. Бу бәләкәй юка гәүдә белән кемне өркетә аласың?.. Хәер, өстеңә алгансың икән инде — тештырнагың белән булса да, сакларга тиеш син аны!.. Кыз да ул күләгәләрне шәйләп, хәвефләнде булса кирәк, култыкка сыена рак төште, кечерәеп киткәндәй булды. Мин дә аның беләген кысыбрак тотып, үземә табарак тарттым. Саклану чаралары әзер хәзер — килсен дошманың!.. Ә ул «шомлы дошманнар» килеп җитеп, узып та киттеләр. Алар көрәккәилә күтәргән юл әрчүчеләр булып чыкты. Уф!.. Иркен бер сулыш алып куйдым, алдан ук «бүре» күрүем өчен кычкырып көләсе килде. Эчемдәгене яшерә белмәгәнлектән, кызга да әйтеп бирдем, барыбер сизгәндер ул: г • — Беләсезме, Мәдинә, мин хәзер бик курыктым, — дидем. — Башыма әллә нинди коточкыч уйЯар килде!.. — Мин дә курыктым, Әбүзәр абый, — дип жавап бирде Мәдинә елмаеп. — Шушында икебезне дә үтереп ташласалар... Алла сакласын. — Ә мин сезнең өчен курыктым, сезне саклый алмасам, нишләрмен, дип котым очты. Дөресен генә әйткәндә, бер дә батырлардан түгел шул * мин... Монысы артыграк булды бугай, авыздан ычкынгач кына сизеп алдым. Шул инде ул: әйткән сүз—очкан кош, тотып алу мөмкин түгел. — Әллә чынлап та бик йөрәксезме сез, Әбүзәр абый? — дип куйды кыз. — Чынлап та шулай, «һау!» дип, бер өргән этне дә җиде чакрымнан әйләнеп узам. — И-и, бигрәк инде сез! — дип көлде Мәдинә. — Чыны шулай булгач — нишлим? Дөрес, бүре кысырыклаган куян да, башка һичбер чарасы калмагач, дошманының башы аркылы сикерә диләр. Шуның шикелле, миндә дә бик кирәк чакта «батырлык» табыла табылуын... — Ә ничек? — Әллә нәрсәсе юк. Бәләкәй чакта, шулай бер менә сезнең кебек сары чәчле кызчык, инешкә су коенырга керде дә, бата башлады. Мин балык каптыра идем. Нишләргә? Малайлардан ярда берүзем генә. Тегенең эше харап! Тоттым да суга сикердем, һәм, бата-чума йөзеп җитеп, чәчләреннән ярга сөйрәдем. Үземә дә инеш суын берәр чиләк кенә йотарга туры килде. Менә шул.. Мәдинә рәхәтләнеп көлде: — Кара, нинди икәнсез!.. — Ә икенчесе менә кызыграк булды, — дидем мин, кызны тагын да көлдерәсем килеп. — Уралда эшләгән чакта бер урт тешем сызлап, җелеккә тия иде. Ә теш суырту шикелле куркыныч эштән минем кЬт чыга!.. Бик авырта ич ул. Беркөнне үзебез белән комсомолда эшләүче матур гына рус кызы белән кинога киттек. Башланырга 15—20 минут бар әле, бакчада йөрибез. Менә бер заманны тотынды минем теш: үрле- кырлы сикертә! Кая ул кино! Күзгә ак-кара күренми... Бер кул белән яңагымны кыстым да тик утырам посып. «Булмый, мин әйтәм, Ольга, әйдә кайтыйк». Ул да бик борчыла башлады. Ничек тә бер ярдәм күрсәтәсе килә аның. Шуннан әйтә бу: «Әйдә, безгә, — ди. — Минем әни теш врачы, ул берәр дару табар», — ди. Йөгерә-йөгерә дигәндәй, аларга барып кердек. «Мамочка, помоги, Абузер умирает!» дн кыз. Мине теш креслосына утырттылар. Карчык ак металл кораллары белән авызга кереп тә китте, шык-шык китерә, ә минем ул кагылган саен җан чыга! — Уһу,— ди Ольганың әнисе, — монда дару белән генә эш чыгара торган түгел, суырырга туры киләчәк... Мин креслодан сикереп үк тордым. Кая ул суырту! Әмма Ольга минем артта гына икән, җилкәмнән урап кочаклап алды да кире утыртты «Миленький, не бойся», ди ул һәм ак беләкләреннән мине һаман ычкындырмый. Ә шул чакта әнкәсе үзенең рәхимсез келәшчәсен әлеге теш төбенә батырып та өлгерде. Күздән миллион утлар чәчрәде, битләремнән яшьләр агып төште, тәки батырлык күрсәттем бит шул чакта кычкырмадым да, ичмаса— түздем! >— Ай-я-яй!.. Монысын инде, Әбүзәр абый, уйлап чыгардыгыз,— дип көлде Мәдинә. — Теш суырту да булгандыр, бәлки түзгәнсездер дә. Ләкин ак беләкле Ольгасы булмагандыр! Мине үртәр өчен генә әйтә- . сездер.. Ш Ә П X И МАННУР ф ЧЫП СӨЮ БАРМЫ? — Ник булмасын!—дип көлдем. — Хыялымда бар иде ул минем. Югыйсә, тешемне шатырдатып суырганда мин ничек түзәр идем?.. — Әй кәмит тә сөйлисез инде сез! — дип, Мәдинә тагын бер рәхәтләнеп көлде. ’ Шулай сөйләшә-көлешә барганда сүзләрнең эчкерсез гади һәм хәйләсез агылуы безне ничектер тагын да якынайтыбрак җибәрде шикелле. Шулай "да минем теш суыртудан куркуыма ышанасы килмәде аның. — Берәү булса, үзен гел батыр итеп кенә күрсәтер иде әле, ә сез?..— дип миңа карады ул. Сынаулы итеп карады — Сезгә куркак булырга ярыймы соң, Әбүзәр абый? Шагыйрьләр бит һәммәсе дә батырлык турында шигырь яза. Димәк, сезнең үзегезгә дә батыр булу кирәк!.. — Гел дөресе белән чынын әйтәсез, — дидем мин сүзне уен-көлкегә борып. — Тик белтеки генә төзәтмә бар. Беренчедән, мин шагыйрь түгел, булырга теләсәм дә, биш батман тоз ялыйсы бар әле. Икенчедән, кәгазь өстендә без барыбыз да батыр ла анысы, һәм батыр булып кылану— матур яңгырый. Тыныч кына ояда, чын арыслан — куян да! дип әйтергә була. Ә менә эшкә килгәндә ничек булыр? Белмим... Шуннан соң безнең сүз үзеннән-үзе шигырь һәм шагыйрьләр тирәсендә әйләнә башлады. Мәдинәнең бу темага сөйләшүне аеруча яратуы беленде. Кемнәрнең ничек язуын җентекли торгач, байтак кына гайбәт тә чәйнәп алдык. Шулай да Такташның «Мокамай» белән «Алсу>ын мактарга мәҗбүр булдык. Аннары йнде Мәдинә, бөтенләй үзләшеп китеп, бая мәҗлестә телгә алган шигырен дә укып күрсәтте. ... Менә ниндидер алтын ылыслы көмеш наратлар, бакыр кәүсәле алсу чыршылар үсеп утырган мәһабәт урман... Урман уртасында бамбук озынлыгы буын-буын зәңгәр камышлар, ут янып торган кара чәчәкле абагалар, кып-кызыл ахак чынаякларын җәеп, нур сибеп утырган төнбоеклар һәм күбәләк чәчәкле кыялар белән уратып алынган бер күл. Күл өстендә җәй буе аккош төркемнәре йөзә, алар камыш араларында кизләнеп, түмгәкләрдә бала чыгаралар. Таң кояшы балкыганда һәм кичке шәфәкъ нурлары сүнгәндә шундый матур итеп, сихри бер моң белән каңгылдашалар: бөтен урман патшалыгы яңгырап, чыңлап тора; бөтен кош-кортлар, җәнлек-киекләр, хәтта болан һәм капланнарга кадәр, яр буена җыелып, бу моңны онытылып тыңлыйлар. Менә шулай җырлап та сайрап рәхәт кенә яшәгәндә кинәт салкын көз килә, ачы җилләр өрә башлый, күл өстен томалап янгыр коярга тотына. Урманнар шәрә кала, дөньяның яме югала. Менә бер суык һәм өшеткеч кырау төшкән иртәдә ак төркемнәр күл өстенә кыйгачланып күтәрелә дә, ниндидер үзәк өзгеч моңсу һәм өндәүле тавыш белән каңгылдашып, шушы турны ике тапкыр әйләнеп уза һәм, җепкә тезеләтезелә, кыйбла якка табан сузылып, күздән югала... Ә күл өстендә ялгыз бер бала кош кала. Ул да иптәшләреннән калмаска тырыша. Ләкин ул оча алмый, әз генә күтәрелүгә яңадан түше белән чупылдап су өстенә килеп төшә Аһ, бичара балакош! Ни булган аңа, ни булган?.. Ул мескен балакош бүрекле һәм кара муенлы булып туган. Тик шуның өчен генә аны бөтен туганнары талап, кыерсытып бетергәннәр, аның куе мамыклар белән капланып җитмәгән муеннарын усал черкиләр сырып алып, канын суырганнар. Шыксыз көз килүгә ул җитлекми калган һәм менә хәзер күл уртасыннан күтәрелгән ялгыз, зарлы тавыш белән урманны яңгырата. Ә көз һаман рәхимсезләнә бара, үз янына кышны чакыра. Кыш инде яр буйларын үзенең боз калканы белән каплап йөри, өрәңге яфрагы хәтле карларын очыра. Күл һаман кечерәя, аның өстендә мескен балакош инде рәтләп йөзә дә алмый. Ниһаять, ул бер караңгы, буранлы кичтә боз өстенә чыгып баса да ачы моң белән кычкырып куя: «Каң-ңгыяк, каң-ңгыяк!..» Аннары ул, сыңар аягын күтәреп, җылы мамык эченә яшерә, моңсу башын кырын салып, күзләрен йома. Ә икенче аягына һаман көчлерәк булып суык үрмәли бара, ахырда ул аяк бозга ябышып, таш булып туңа. Таң атканда күл өсте бөтенләй боз белән капланган һәм балакош, ап-пак йомшак карларга күмелеп, ак мәрмәрдән чүкелгән һәйкәл төсле, мәнге хәрәкәтсез калган була... Бу озын һәм ялыктыргыч шигырьне Мәдинәнең бер дә тотлыкмыйча, җиде төн уртасында күңелдән укып бирүе бик тә сокландырды мине. ♦ Зиһене алтын икән бу кызның дип уйладым. Фантазиясе дә нәкъ яшь £ кызларныкыча: тормыштан бөтенләй читтә, җир белән күк арасында z дигәндәйрәк. Әниләре кочагыннан аерылмыйча күп кенә китаплар укып < яткан яшь кызлар, бигрәк тә шәһәр кызлары, шундый зәңгәр хыяллар 2 эчендә йөзүчән һәм шуннан матурлык эзләүчән була ич. ® Әлбәттә, мин ана бу сүзләрне әйтмәдем. Хәтта, үзем белгәнчә, мактадым да әле. Ничек мактамыйсың. Ул эчкерсез яшь кызның, үзен з яраттыра белгән ул гүзәлнең күңелен күтәрмичә дә мөмкин түгел. Аның ' шундый романтик дөньяда яшәве миңа да тәэсир итте, ул миңа тагын ♦ да сөйкемлерәк һәм баерак рухлы булып тоелды... Төн соң иде инде, Мәдинәгә өенә ашыгу кирәк иде. Хәзерге Галнәс- = rap Камал урамындагы бер агач йортның капка төбенә тукталып, кул = бирештек. Әйтеләсе бик күп сүзләр атлыгып калса да, саубуллашу кирәк иде. Мин аның капкадан кереп киткәнен карап калдым һәм, аяк тавышлары тәмам сүнгәнче тыңлап торгач кына, үз юлыма киттем. * Рәхәт иде бу могҗизаи төн, бу бәхетле төн! Беркая кайтып кермичә. Е һаман йөрисе, йөрисе, бөтен Казан урамнарын әйләнәсе килә. Искиткеч g җиңел, рәхәт миңа. Ниндидер олы шатлык үз канатларында гиздерә, күңелдә әллә нинди якты омтылышлар, матур җырлар уяна төсле иде. Шулай итеп абзагыз көтмәгәндә генә гашыйк булып кайтты ул кичәдән. Карагайлы әйткән «сандугач баласы»на алдан ук тәнкыйть белән карап барган иде, югыйсә, күргәч-белгәч тә кире какмакчы иде. Бактың исә, колакларыннан ук чумып кайтты. Ә гыйшык дигәннәре бик сәер икән ул: иптәшеңнең идәнендә аунаганда да үзеңне патша сараенда, мамык түшәктә яткандай тоясын икән. Башыңда мең дә бер төрле уй, мең төрле хыялый план — бар да шәп, бар да матур. Безнең кодрәт синең кулларда, ни телисең — шуны эшлә. Бөтен җир шары — синең уч төбеңдә. Ә диңгезләре, океаннары синең тубыктан гына. Бер минутта барып чыктың Мадагаскар атавына, икенче минутта менеп бастың һималай тауларына! Малай чактагы җәгърафия буенча бөтен дөньяны гизеп чыгасың. Ә күңел тулы җыр —һаман җырлыйсың, һаман тынмыйсың! Ә каникул дигәнең шап! — муеннан кысып та алды. Мин сөю сукмакларыннан көн-төн дигәндәй чабулаганда бетеп тә киткән ул. «Көн- төн» дә түгел инде, өч кенә кич очраштык Мәдинә белән, өч минут та булмагандыр кебек тоелды. Нишләмәк кирәк, төштем вокзалга, кердем тулай булып тулган упшый вагонга, мендем сәндерәнең өченче катына. «Алаканат»лар белән студентларның яраткан урыны нәкъ шул инде! Юк, беркемгә дә әйтмәдем Мәдинәне күрсәтәсе килмәде. Аның белән уналты минут перронда йөрдек. Минем өчен сәгать дигән нәрсә дөньяда, әлбәттә, юк иде, кулда да юк иде әле ул чакта! Ә Мәдинә карады. Кирпеч вокзал битендәге олы түгәрәк сәгать әйтерсең аның беләзегендә иде. Оялды да ул, тартынды да. Еш-еш карангалады да. Күргән- белгән кешеләр килеп чыгуыннан курка иде, ахры Актыккы ике минут калды аның әйтүенчә. Шунда гына тәвәккәлләдем өскә менә торган күпер баскычы астына килеп кердем дә үбәргә теләдем Теге көннәрне ничә очрашып, ничә озатып та кыюлык җитмәгән иде, бу юлы яндырып, онтылмаслык итеп үбәргә теләдем. Ә Мәдинә кочагымнан шома гына шуды да чыкты. — Ашыккан ашка пешкән, — дип көлде. Җир ярылса, шунда кереп китәр идем гарьлегемнән. Ярылмады. Паровозның гына актык кычкыртуы ишетелде һәм мин, гафу үтенеп, вагонга сикердем... Бу хәл безнең араларны суытмады, ак канатлы күгәрченнәр һаман оча бирде. Мәскәүдән Казанга, Казаннан Мәскәүгә алсу конвертлар эчендә ялкын ташыдылар, йөрәк ялкыннары! Мәдинәгә хат язарга утырсам, әллә ничек үзеннән-үзе шигырь агыла башлый иде. Мәдинә дә гел шигырь белән җавап бирде. Күпме сөю җырлары язылды ук чакларда! Чистый шагыйрь булып җитә язган идем, калса — биш минут калгандыр!.. Әмма хатлар нихәтле генә еш йөрмәсен, җырлары никадәр генә кайнар булмасын, гыйшык күленә башкөлләй чумып, колак очлары да күренми башлагач, сагынуга артык түзеп булмады. Алда торган җәйге имтиханнарга да, тәртип кагыйдәләренә дә кул селтәп, май башларында тагын Казанга китеп бардым. Хәтта Мәдинәгә алдан хәбәр дә итмәдем, туп-туры үзләренә килеп кермәкче идем. Ә Казан вокзалына төшкәч, йөрәк җитмәде. Ярап бетмәстер. «Бу ниткән әрсез нәрсә!» дип уйлар ата-аналары дигән фикер туды. Киттем Череккүл урамындагы Салих дустыма. Ишеген кагуым булды, каршыма яшь кенә бер ханым килеп чыкты. Миңа әллә кайчан таныш булган Әлфия туташ иде бу. — A-а, исәнмесез, эшләр болай ук булып чыктымыни инде сезнең? Ә миңа бернәрсә белдермиләр... —дип, куанычлы тавыш белән юри генә үпкәләгән булып, өйгә кердем. Салих өстәл артыннан кузгалды: — Гаепли алмыйсың!—диде ул. — Менә үзеңә шул хакта хат язЫп утыра идем. Рәхим ит, тапшырыйм, почтага да мәшәкате булмас, конверты да янга калыр... Әле бер генә атна бит. Көлешеп алдык. Аннары өч аяклы шыгырдавык өстәл тирәсенә утырыштык та чәй эчә башладык. Миңа, кунак кеше булгангадыр инде, стакан эләкте, Салихка йомры таш савыт, Әлфиянең үзенә зәңгәр бизәкле сапсыз чокыр тиде. Ниндидер яньчелеп беткән калай чәйнектән яшь ханым шуларга чәй ясады. Кайнар һәм куе иде ул чәй. Шикәре җитенкерәмәсә дә, тәмле тоелды миңа... Яна гына башланып киткән яшь гаилә эченә болай коры кул белән килеп керү — әллә ничек уңайсыз булып китте. Болар һәммәсенә дә мохтаҗ икән, ни булса да күтәреп кайтасы иде бит... — Мин хәзер кайтырмын,— дип ай-һайларына карамый чыгып киттем. Урамда искә төште: хәзер бит Ташыяк ярминкәсе вакытлары. Тук- та-ле, шунда берәр әйбер табылмасмы? Ташыяк павильоннарында дугалар да тәртәләр, агач көрәк,'юкә бау саталар булып чыкты. Кешеләрнең «уңышлардан баш әйләнү» еллары иде бу. Шулай да, эзләнеп йөри торгач, бер кибеттән өч пар чынаяк, икенчесеннән юан гына бүксәле бер ваза табылды, һич югында, сөт чүлмәге итеп файдаланырга да була иде аны. Студентның барлы-юклы акчасына менә шуларны күтәреп, Ташыяк базарыннан чыгып кына килә идем, көтмәгәндә Мәдинә очрады. Ул ниндидер кызыл чәчле бер кыз иярткән, икесе дә бер төсле диярлек киенгәннәр. Мәдинәнең өстендә матур итеп тегелгән җыйнак кына шәмәхә атлас күлмәк, җилкәсендә шундый ук атластан, сары ефәк эчле кыска гына накидка. Бу киемнәрнең язгы кояш нурында ничектер бик матур җемелдәп-уйнап торуы Мәдинәнең сөйкемлелеген тагын да арттыра иде. Монысы кем икән соң моның? Ничек ул шундый ямьсез кыз белән иөри икән... Хәер, контраст куюыдыр. Үз матурлыгын чагыштырма күрсәтү өчендер, каһәр, һай, бу кызлар хәйләкәр дә соң!.. Мәдинәнең зәңгәр күзләрендә үпкә һәм шелтә чаткылары яшьнәде, ләкин ул аларны артык сиздермәскә тырышып, гади танышларча гына якты йөз белән кул сузды: — Исәнмесез, Әбүзәр абый, кайчан килдегез?.. Таныш булыгыз: бу минем апам Нәфига. — Исәнмесез, — дидем кул биреп. — Бик шат, сезне күрүгә бик . шатмын! * Шулай юк-бар сөйләшкәләп, Болак буеннан атладык. Ул яз Идел | ташуы шәп булганлыктан, Болак елгасы су белән тула язган иде. Көн- £ нәрнең җылы килүе сәбәпле, яр читләрендә саф яшел чирәмнәр калкып «» чыккан, кәкре-бөкре тирәкләре кучкылланып яфрак ярган. Табигатьнең = шушындый юмарт җиһазлары белән безнең ул һичкем тарафыннан 3 каралмый торган ташландык «Болак нәһре»без дә ямьле бер инеш тө- = сенә кергән иде. ? Таш күпергә җиткәч, бетон рәшәткәгә таянып, Болак өстенә кара- ♦ дык. Ак, яшел, зәңгәр һәм бүтән төсләрдәге җиңел көймәләргә төялеп, а. гармуннар уйнашып, җырлашып, күпер астыннан Кабанга таба узучы * яшьләр бәйрәме соклангыч иде. Бу күренешләрдә яз матурлыгы, яшь- х лек шатлыгы бөркелеп тора. Бар дөньябызны онытып дигәндәй, тик шу- < шы табигый матурлык белән генә сихерләнеп калдык. — Әйдәгез, без дә киттек көймәдә! —дидем. Мәдинә шундук риза булды. Тик апасы гына әллә нинди йомышлар с табып, бу сәяхәттән баш тартты. Сеңлесен читкә дәшеп алды да нидер ™ пышылдашканнан соң, үз юлына китеп тә барды. Аның китүе өчен ходайга мин рәхмәтләр генә укыдым. Икәү янында өченче артык дип, әллә кайчан әйткәннәр ич. — Апаң бик акыллы кыз икән! —дип көлдем мин. Йөгерешеп күпер төбенә төштек тә, рәссам картиналарында гына очрый торган озын бөдрә сакаллы, тузган чәчле, авызында беләк буе челеме булган бер карттан көймә алып, утырып та киттек. Кулдагы төргәкне көймә әрҗәсенә тыгып, ишкәкләргә тотындым. Болакта Иделдән кергән саф су күп булса да, мунчалардан, урам торбаларыннан төшкән сулар үзләренең «хуш исләрен» барыбер белгертәләр иде Шуна күрә кызу-кызу ишеп, күперләр астыннан тын алмый гына уздык та Кабанга чыктык. Мәдинә күзләрендәге баягы очкыннар шелтә яңгыры булып ява да башлады. — Сөю турында матур сүзләр сөйләү — кайбер иптәшләргә ансаттыр инде ул, күрәсең... Ә үзенең киләсен хәбәр итү... бәлки әһәмиятле нәрсә дә түгелдер... — И, сандугачкаем, бигрәк матур итеп үпкәли беләсең икән! — дип көлгән булдым.—Мин бит туп-туры үзегезгә килеп кермәкче идем йөрәк кенә җитмәде... Аннары шунысын да уйладым: син барыбер каршыларга төшә алмас идең, уңайсыз ич ул — Бәлки җаен тапкан булыр идем әле. Ир-егетнең кулында җитмеш төрле һөнәр булса, кыз баланың күңелендә җитмеш төрле хәйлә бар, дигәннәр... . — Ай-я-яй!.. Бик күп ич ул. Әгәр син чынлап та шундый хәйләкәр булсаң, мин нишләрмен? Рәхәтләнеп көлешергә шул да җитә иде. Ишкәкләрне әкренәйтә төштем, көймә үз җаена шома гына тирбәлеп бара башлады. Беркем кулы белән дә ясалмаган һәм бер генә шәһәр уртасында да булмаган бу мәһабәт, бу соклангыч матур күл өсте, язгы Идел ташкыннары белән тагын да киңәеп-тулып ераклардан килгән легенда серләрен яшергән килеш, ниндидер колач җитмәс сихри көзгедән, кояшка каршы тыныч кына ялгырап ята иде. Шушы якты киңлек өстендә без тик икәү генә бәхет көймәсендә тирбәләбез кебек тоелды мина Сагыну тулы күзләр Мәдинәгә төбәлгән, ярсу йөрәк тә аның янында. Үзем дә бер тимтенүдә 5 «К У > № 4. янына барып утырыр идем, аны кочар, назлар идем, тик ишкәккә ябышкан куллар гына җибәрми. Нишлисең, ишкәкче булырга да кирәк ич!.. Мәгәр дә гүзәллек дөньясында ялгыз без генә түгел идек. Язгы Кабан өсте күңел ачучы яшьләр төялгән йөзләрчә көймәләр белән чуарланган. Әллә ничә яктан гармун, мандолина һәм^ җыр тавышлары яңгырый, әллә ничәшәр кеше төяп, кырыена хәтле баткан каеклар безнең тирәдән үк, шаугөр килеп узалар, ә кайбер очлы борынлы кара көймәләр, су өстенә ябыштырып куйган шикелле, бер урында туңып калганнар. Көймә уртасындагы бердәнбер балыкчы, үзенең нечкә саплы кармагын күл өстенә ыргыткан да, чын күңелдән ходайга гыйбадәт кылган кебек, тәләкәсенә карап оеган һәм әйтерсең, изге бер дәрвиш буларак, бу гөнаһлы дөньяның бөтен ләззәтләреннән ваз кичкән. Язгы көннең шушы әйтеп бетергесез яме, һәм Казанның кояш нуры белән яктылы-күләгәле булып шушы күл өстеннән күренә торган иске мәчетләре, чиркәүләре, фабриклары, Тукайны сагындырган «Болгарэ номерлары — барысы бергә ниндидер күтәренке шатлык белән урап ала кешене. Күңел көр, йөзләр елмаюлы һәм сүзләр дә үз-үзләреннән агылырга тора иде. — Бәхетлеләр кавышалар, бәхетсезләр — сагышта, дип көйләгән булдым мин, башны кырын салып. — Солтан белән Әлфияне әйтәм... — Чынлап та бәхетлеләр, — диде Мәдинә. — Алар инде күптән берберен яратышалар иде бугай. Икесе дә тыныч, басынкы, акыллы кешеләр, бик пар килгәннәр... Күзләргә үземчә матур моң тутырып, әз генә елмаеп, маңгай астыннан гына кызга карадым. Бу озак караш Мәдинәне оялтып җибәргәндәй булды. — Нәрсә?.. — дип сорый куйды ул. — Ә без, Мәдинәкәй, синең белән пар килмәс идекмени? Бәхетле була алмас идекмени?.. Кызның йөзенә алсу кызыллык йөгерде, көлемсерәгәндәй итте. — Белмим шул, Әбүзәр абый... Мин бу хакта бер дә уйлаганым юк, мин бәләкәй бит әле... — Бәләкәй? Их-ха-ха! Әниеңә бәләкәй син! — Әнием әйтә шул, бәләкәй әле син, ди. — Эх, Мәдинәкәй! — дидем кайнар тавыш белән. — Белсәң иде ничек яратам мин сине! Син минем өчен Ай! Кояш! Якты күк! Елмаешып торган йолдызлар! Юк, алай гына түгел, бөтен дөнья! Могъҗиз көчләре һәм сихри матурлыклары белән тулган бөтен Галәм! Мин сине туларның уртасына куяр идем дә гомерем буе сиңа гыйшык җырлар идем һәм шул мине иң бөек бәхеткә ирештерер иде!.. Бер сулыштан сиптердем дә ташладым шушы ялкынны. -— һай! — дип куйды кыз. — Никадәр югары аһәңле сүзләр, Әбүзәр абый! Чынлап та шагыйрь бугай, ахры, сез. — Юк, Мәдинә, мин ихлас күңелдән әйтәм, алдап сөйли белмим... Яратам мин сине! Бу сүзләрне бәлки мин йөз тапкыр әйткәнмендер инде, мең тапкыр әйтергә дә, гомер буе кабатларга да әзермен! Мәгәр кыз алай гына эреп төшмәде. Хәйләле генә елмаеп, әйтә куйды. — Ә бит яраткан кеше теле белән әйтми, диләр, Әбүзәр абый, батырлыгы белән күрсәтә, диләр... — Монысын спи инде, җаным, рыцарьлар романнары буенча әйтәсең. Кирәк икән, без дә каһарманлык күрсәтә алабыз. Куш хәзер: сикер суга! диген. Сикерәм. Күлнең теләсә кай башына йөзеп чыгарга куш. йөзәм дә чыгам! — Ә теге вакытта курыктыгыз түгелме соң?.. — Анда төнлә иде бит ул. Буш дамбыда... Безнең бу рәхәт шаян сүзләр бүленде. Каяндыр уң яктан бер көймә •килеп чыкты да юлны кисте. — А, Әбүзәр иптәш, исәнмесез, нинди гүзәлләр белән гүзәл истирахәт кыласыз икән!.. Кап-кара сумала белән катырган көймәдә җитен чәчле, юнгштурм киемле Рәхми дигән журналист егет белән шигырь тирәсендә чуалучы ♦ Ишбай утырган. Ул ниндидер йөнтәс битле, гел уйнаклап торган «тоз g күзле» егет иде. Алар каршына шактый буяулы ике кыз урнашкан ? Ишбай кулында тальян гармун чыелдый. Көймә төбендә буш шешәләр < түнеп ятканы күренә, ә егетләр шактый ук кәефле иде. — Ә сез мине танып житкермисез, ахры, Мәдинә туташ, — диде® Ишбай, алаптай авызын ерып —Үткән якшәмбедә генә Мәдәният йор- = тыннан озатып куйган идем бит үзегезне... з Көймәдәге кызлар зәһәр генә чыркылдашып алдылар. Бу «күбәләк чибәр»не ни өчендер өнәмәгәннәре күренә иде аларнын. * Мәдинә кинәт кып-кызыл булды. Бик озак суз таба алмый торган- £ нан соң: = — ... Сез... исерек, — дип кенә пышылдый алды ул. Ишбайның муен тамырына ишкәк белән берне сыларга куллар бик у кыжыраса да, сабыр итәргә туры килде, чөнки теге тәтиләрнең дә Кабан _ суын чөмерүе мөмкин иде. Кызны бу кыен хәлдән тизрәк коткару өчен х ишкәкләрне каерып-каерып сала башладым. Көймә житез шуып алга ® китте. Ишбай, нәрсәдер әйтенеп, тагын тальянын боргалады, ә көймәдә- 3 ге кызлар тагын чырык-чырык көлделәр. — Ышанмагыз, Әбүзәр абый, ул нахалның ялганына, — диде Мәдинә инәлгән тавыш белән. — Тегермән эте шикелле әрсез нәрсә икән ул. Әллә нинди трагик тавышлар белән әллә нәрсәләр сөйләнеп минем арттан үзе килде; әйләнеп тә карамадым, жавап та бирмәдем. — Борчылма, аппагым, беләм мин аны! — дип юаттым кызны.— Озатса да инде сине, Ишбай ишеләр түгел, бәлки миннән жүнлерәкләр генә озатыр... Көтелмәгән бу әшәкелек киемгә кинәт чәчрәгән су шикелле, кәефне беркадәр бозса да, әллә ни озакка бармады. Күңелләр, күл өсте кебек, яңадан мең төрле бизәкләре белән тирбәлеп уйный-уйный, баягы саф җырларын дәвам иттерде. Озын көнне кичкә җиткереп, таш күпер төбенә әйләнеп кайттык. Мәдинәнең кулыннан җиңел генә тартып, көймәдән чыгардым да шулай бәхетле җитәкләшкән килеш аларның өенә таба киттек. — Дүрт көннән Салих белән Әлфиянең туе була, — дидем капка төбенә җиткәч.— Зурдан түгел, яшьләрне генә җыялар. Чакыруым шушы. Киләсең бит? — Килермен... — Ә без кайчан?..— дип сорадым мин ярым шаяру тоны белән. — Әй, Әбүзәр абый, бик тирәнгә керәсез, хушыгыз... Мәдинә бик серле һәм хәйләле тавыш белән матур итеп бер көлде дә күздән югалды. Инде Казан өстенә күгәрчен түшедәй күгелҗем эңгер төшеп килә иде. Мин дә җилбер-жилбер килеп, ниндидер жинел канатла]) шикелле җилпенеп торган кулларны да селти-селти, Салихлар бүлмәсенә кайтып кердем. , _ , .. — Менә ул, «Хәзер кайтам» атлы алдар таз! —диде Әлфия. —Унике генә сәгатьтән соң әйләнеп тә кайтты. — Ә?! Ах! —дидем дә шап итеп суктым маңгайга мин. Кинәт теге төргәк искә төште. — Әй, тай типкән дә инде минем башка! — дип ишеккә ташландым. - — Тагын кая ычкынмакчы буласын, төн уртасы жнткәндә? — днде Салих кашларын җыерып. — Ни бит... кечкенә генә бүләк алган идем... Инде нишләргә? Көймәдә онытылып калган ич! — Нинди көймәдә? Нинди бүләк? —дип төпченделәр. — Әй, сорамагыз ла инде. Мәдинә очраган иде, көймәдә йөрдек, ә бүләк дигәнем шунда әрҗәдә калган — Менә бит гыйшык зәхмәте нишләтә кешене-е-е... — Юк ла, хәтер шундый тишек минем — төшә дә кала... — Нәрсә иде соң ул? — Әллә ни түгел түгеллеккә дә... Өч пар чынаяк та бер ваза табып алган идем. Хәзер йөгерсәм, ничек булыр икән? — Көймә хуҗасы сине таң атканчы көтәчәк инде, әлбәттә! Ул синең чынаякларыңнан тәмләп чәй эчә торгандыр инде күптән! Бу вакыйга кич буе көлешергә җитте. Яшь кияү белән яшь кәләш чаршау корып, үзләренең тар гына караватларына урнаштылар. Ә мин кечкенә генә прихожий идәненә тәгәрәү белән изрәп йокыга киткәнмен. Зарыгып көтелгән җиде ай, хатлар йөреп торса да, җиде ел шикелле озак узып, ниһаять, вәгъдә көннәре килде. Әйе, Әлфия белән Солтан туе көнне вәгъдә куешкан идек. Шул кичтә Мәдинәне капка төпләренә хәтле илтеп куйдым. Юл буе өтәләнеп сөйләгән сүзем: яңа тормыш коруның матурлыгы һәм кызны шуңа күндерү турында булды. Күңелең тәмам ташып түгелә башласа, акыллымы ул, көлкеме, барын да әйтеп калырга ашыгасың икән. — Беләсеңме, җаным, мин сине кайнар мәхәббәтем белән иркәләрмен, иң якын дустым итеп һәр вакыт сине кайгыртырмын, ышанычлы терәгең, турылыклы иптәшең булырмын. Андый гына көч бар миндә! Валлаһи бар! — дидем. Шундыйрак сүзләр белән бик күп кыстаулардан соң Мәдинәнең борылыр җире калмады бугай. Ниһаять, ул болай диде: — Укуларым алдагы кышта тәмамлана. Шуннан соң инде... Сөенечтән яшь бала шикелле куана-куана аның ике кулыннан кысып тоттым: — Димәк, вәгъдә, алайса? Вәгъдә? — дип сорадым кайнарланып. —■ Вәгъдә... — диде Мәдинә пышылдап кына. Шәһәр яшьләренең күбесе белән була торганча, без дә, төнге капка төбендә беренче мәртәбә үбештек. Күзләр йомылды, күкләр әйләнеп җиргә төште. Җем-җем итеп, береннән-бере якты балкый торган йолдызлар мириадасы җир өстенә түгелгән иде. Дөнья шундый матур иде, бөтен әйләнәтирәдә бары тик бәхет кенә, бары тик яхшылык кына, бары тик мәхәббәт кенә ак канатларын җәйгән иде... Менә шуның өчен дә кышкы имтиханнарны алдан ук тапшырдым да Казанга ашыктым. Салихларның ишегеннән күренү белән үк, алар- ны кызулый башладым: — Әзерләнегез, дусларым, бөтен ышанычым сездә генә, зинһар ташламагыз! — Кесәдә булганны чыгарып, өстәлгә салдым. — Туйга тотыгыз, мин хәзер Мәдинә янына чабам, шушы якшәмбедән дә калдырмаска кирәк булыр... Алар минем чын дуслар иде, барын да тиз аңлап алдылар. — Бездән эш калмас. Килен генә төкле аягы белән килсен, — дип озатты Салих. Мәдинәне эзли-эзли җан чыкты. Өйләренә барып керер идем, ишекләре кая таба ачылганын да белмим Ата-аналары белән дә таныш түгел. Мин аларны Мәдинәдән ишетмеш буенча гына беләм: элекке приказчикмы, сәүдәгәррәкме кешеләр бугай. Анысы чурт с ним. Әллә нн социал аерма күренми, алар белән торасы түгел, кызлары белән торасы ич. Ә мин аны үземчә тәрбияләрмен... Ниһаять, әлеге дә баягы Карагайлы ярдәме белән генә таба алдым Мәдинәне. Кызларның кая басып, кайсы урамнан йөргәнен белеп кенә тора иде ул кеше. Әллә нинди Сәлимәләргә, Заһидәләргә, Нурияләргә шылтыратып бетерде һәм, кызны тәки табып, бүлмәсенә китерде. ♦ Икәүләп Мәдинәне үгетли-үгетли, бөтен нәрсәне аңлатып бирергә ~ тырышабыз. Кыз, теге вакытта вәгъдә биргән булса да, үзе курыккан f каршылыклардан һаман арынып бетмәгән иде әле. < — Белмим шул, — диде ул күңелсез генә. — Әтиләр барыбер риза ® булмас. Алар бит борынгы фикерле кешеләр. Болай гына минем үземә ? дә әллә ничек... — Бәгърем, Мәдинәкәй!—дидем ялварулы тавыш белән. — Анын в бер әллә ничеклеге дә юк, мин аларга шушы минутта ук барып, һәммәт сен сөйләп бирергә риза. Тик алар, үзең әйтмешли, тиз генә аңламаслар « һәм бөтен эшне бозып ташлаулары мөмкин. Әгәр инде без, шушы як- “■ шәмбедә комсомолларча туй ясап, дүшәмбе көн язылышсак, аннары £ парлашып аларга кунакка барып керсәк, алларына тезләнеп: «Менә х без шушлай-шушлай инде, фатиха бирегез!» дисәк, алар нишли алыр? ' Шулай итик. Без ирекле кешеләр ич! Мин синең өчен бөтен нәрсәләрне хәзерләдем инде. Мин үз вәгъдәмдә тору өчен утка-суга да керәчәк- ® мен, башыма таш яуса да вәгъдәмнән кайтмаячакмын; ул — минем из- я ге антым! Бу сүзләр бик кайнар чыкты бугай минем, кызым бурлаттай булып ’ кызарды, уңайсызланып башын түбән иде. — Юк, мин дә вәгъдә бозарга теләмим, — диде ул акланырга тырышкандай бер тавыш белән. — Ләкин ничектер башкачарак итәсе иде дим. Әйтик, туйдан соң кияү белән кәләш кайда булырга тиешләр инде? Салихлар идәнендәме?.. Батырды! Көпә-көндез төпсез суга ыргытты. Ул хәтлесен уйларга минем бөтенләй баш җитмәгән. Тиң мәхәббәт белән кавышкан бәхет- леләр өчен туйдан соң кайда куну мәсьәләсе — вак нәрсә бит ул, чүс кенә! Тилмереп Карагайлыга карадым. Иллә дә егет картлач икән, шундук хәйләсен тапты: — Ничек кайда булсын? — диде ул. — Минем бүлмәдә буласыз. Мин бит туйдан соң ук төнге поезд белән Уфага китәм, ашыгыч чакыралар... Әйтмәдеммени, Әбүзәр, сиңа. Мин дә бу саламга тиз генә ябышып, ярга чыктым. Туй шатлыгы белән зиһеннәр чуалып китүен әйтеп көлдердем. Алай гына да түгел, Мәскәүдә Гаделша абзыйлар үзләренең бер бүлмәләренә кертәчәкләрен дә хәбәр иттем (гәрчә әле ул хакта сүз кузгатканым юк иде алар белән). — Язмышым шушыдыр инде...—диде Мәдинә тирән сулап. Аннары кулын бирде, ә кулы уттай кайнар иде, яратулы иде. — Тик әнкәем белән тагын бер җайлап кына сөйләшеп карыйм әле... — Димәк, якшәмбе көн, кичке җидедә, Әлфияләрдә! Мин сине таш күпердә көтеп торам. — Ярый... һәм менә ул якты якшәмбе киче! Кунаклар каршылауны Салих белән Әлфиягә тапшырдым да, сәгать алтыдан ук диярлек, таш күпер өстенә йөгердем. Уфылдап килеп җиткәннән соң, җиде тулганны көтеп, күпме таптанып йөрдем анда! Җитмәсә, буран уйнаклый тагын, муенга кар бөртекләре сибеп кытыклый, аякларга шиблет табаннары аркылы суык йөгерә. Әкрен генә тамган тамчы шикелле салмак минутлар минем кебек ашыкмыйлар. Шулай бит ул вакыт: көткәндә — озак, аерылганда тиз үтә. һаман иөренгәлим. йөрәктә шатлыклы түземсезлек... Ниһаять, менә җиде тула, минем күзләр узган-барганнарга кичке караңгылык аша тагын да текәлебрәк карый, эзли, һәр узган кешене танырга тырыша. Әмма таныш күләгә күренми әле... Хәер, менә «эһ» дигән арада килеп тә җитәр. Әз генә киенеп өлгермәгәндер... Таш күпернең бетон рәшәткәләренә сөяләм. Түбән карыйм. Яз көне монда нихәтле су иде, аның җиңел дулкыннарында нихәтле көймәләр тирбәлә иде. Кабаннан борылып кайтышлый бүләк чынаяклар да шушында калган иде бит, шул көйгә юкка чыктылар. Иртәсен бу күпердән яңадан узсам да, көймәче карт күренмәде... Караңгылык һаман куера бара. Болай бер урында озак тору мөмкин түгел икән — суык. Тагын Болакның бер ягыннан бер ягына киләп сара башлыйм. Әйтерсең бик тырыша-тырыша таш күпернең озынлыгын үлчим. Шулай йөренә торгач, ун минут, унбиш, егерме, утыз минут узып китә. Ә Мәдинә һаман юк та юк. Бу нинди хәл соң, нәрсә булды икән, нигә тоткарланды икән?.. Куанычлы уйлар әкренләп томалана башлый. Аяклардан аркаларга таба әкрен үрмәләгән суык шикелле, сиздерми генә эчкә пошман үрмәли һәм күренмәс тырнаклары белән йөрәкне тырнарга тотына. Туктале, ничек булды соң бу? Әллә мин аны, кичке караңгылыкта шулай йөренә торгач, уздырып җибәрдемме? Әллә ул шаян кыз юрамалый башка күпер аша китеп, инде күптән туйның түрендә утырамы? Чынлап та, әгәр аңа бу күпер аша узарга нәрсәдер комачаулаган булса? Яки берәрсе сагалап торасы булса? Нигә ул техникум янындагы күпер аша китмәсен?.. Кинәт урынымнан кубып, Салих бүлмәсенә йөгердем: эх, җүләр дә соң мин, шуны да абайламаска! Мин кайтып кергәндә сәгать сигез тулып узган иде инде. Ишек ачкан Әлфиядән бик тә кабаланып сорадым: — Мәдинә килгәндер бит!.. — Ничек инде ул? Сез бит бергә килергә тиеш идегез... — Килмәдемени? Юкмыни ул монда?.. — Тавыш сынып китте минем.— Менә әллә нәрсә булды ич, күпме вакытлар көттем — юк... Инде эчке бүлмәгә җыелып өлгергән биш-алты кунак, нидер сөйләшеп, көлешеп утыра иде. Минем борчулы тавышны ишетеп калган Салих килеп чыкты, аның артыннан Карагайлы да күренде. Ишек төбендә тәҗел генә киңәшмә башланды. — Инде нишләргә?.. — Хәзергә кунакларга әйтмичәрәк торырга, бәлки килеп җитәр... Карагайлы үзе белән алып килгән кызны дәшеп чыгарды: — Мәдинә белән дуслыгың бармы, Сәкинәкәй? Әйдә, өйләренә таба барыйк әле, син кереп чыгарсың, мин көтеп торырмын. Әйдә, Әбүзәр, син дә... Салих белән Әлфиягә кунакларны юатып торырга куштык та киттек. Биш атлыйсын бер атлап дигәндәй, Г. Камал урамына барып җиткәч, без, ирләр, капка төбенә килдек. Сәкинә караңгы ишегалдына кереп китте, һәм бераздан аның агач баскычларны шыгырдатып икенче катка күтәрелүе ишетелде. Байтактан соң ул кыз кире әйләнеп чыкты. — Күпме шылтыраттым, күпме йодрыгым белән ишекләрен шакыдым, кулларым авыртып бетте, ичмаса бер тавыш-тын булсачы! Әллә үлеп беткәннәр тагы!—диде кыз. Баш түбән иелде дә төште минем, әйтер сүз табылмады. Әллә нинди караңгы уйлар, күңелсез хисләр басты. Бөтен дөнья ямьсез, җылысыз булып, һәм бу якшәмбе >к-иче шомлы бер кара төн булып күренде... Өчәүләшеп тып-тын кире атладык. Хәтта һичбер вакытта җиңелми торган Карагайлы да телсез калды. Без кайтып кергәндә, кунаклар таралышкан иде инде. Аңлашылмаган бу күңелсезлекме озак җентекләп сөйләшкәннән соң Карагайлы белән Сәкинә дә кайтып китте. Салих белән Әлфия дә ятты. Миңа да өсне чишенми-ннтми генә прихожий идәненә капланырга туры килде... Шулай... Ак җилкәннәрен җилдә җилфердәтеп, сөйгәнең янына ашыга торган мәхәббәт көймәң комга утырса, җиде төн уртасында да ачы газап тулы уйларың сүрелми икән. Битләрең пешеп яна һәм аларның кызыллыгы ♦ шул караңгы бүлмә эчендә дә ачык күренәдер шикелле. Нинди оят, нинди хурлык! Җир тишеге булса, кереп кенә китәр идең дә бит, җнр тишеге юк шул! Туй итәм, имеш!.. Инде моннан соң ничек кеше күзенә күренергә? Әдәм көлкесе булдың ич! Хәер, көлкесенә төкерергә дә булыр иде. ә менә алдануы, ах, алдануы!.. Яратам дигән булды, вәгъдәләр биргән булды... һәммәсе ялган икән! Ә син тиле, бәхет кояшым дип, шуңа табынып йөргәнсең, бөтен изге хисләрең белән сөйгәнсең, аның алдавыч сүзләренә малайларча ышанып, буш хыяллар дәрьясында йөзгәнсең. Нинди бәхетсезлек, нинди кара бәхетсезлек! Нигә болай бу: кешеләрдә матурлык була, ягымлы елмаю була, хәтта тәмле тел, ышандыргыч сүз була, әмма гаделлек һәм турылык булмый кала. Алар хәтта моны үзләре өчен мәҗбүри сыйфат дип тә санамыйлар... Минем җәберләнгән хисләр шундый шашкын хөкем чыгара Бу хөкем буенча әлеге Мәдинә дигән җинаятьче кыз бүген дөнья йөзеннән юк ителергә тиеш! Тик күңелнең кайсыдыр ерак почмагыннан зәгыйфь кенә бер аваз килә: «Туктале, кыз гына гаеплеме соң монда?..— ди ул.— Үзең дә ялгышмадыңмы? Ни өчен кызның ата-анасы белән күрешеп сөйләшмәдең? Аларны санга сукмау түгелме бу? Ни өчен туйдан соң сыеныр почмагың да, чәй эчәр чынаягың да булмаган көйгә өйләнергә ашыктың?.. Кошлар да бит башта оя кора, аннары гына бала чыгара. Әллә син кәккүкме, шушы гап-гади нәрсәне дә белмәдеңме?. > Тегермән ташыдай авыр газаплар астында басылып, мең төрле үкенечләр, җан әрнеткеч сызланулар белән җәфа чигә-чигә, көчкә таң аттырдым. Йокы күрмәгән күз кабаклары ут янып сызлый, ә баш — меңнәрчә чикерткәләр оялаган шикелле, өзлексез чыңлый иде. Дөнья яктысы күзгә күренмәде: тордым, юындым, бер чынаяк чәй эчкән булдым да: — Хушыгыз, дуслар, — дип чыгып киттем. Вокзалга юнәлдем. Чөнки Казан мина җәһәннәм чокыры булып күренә иде. Чөнки бу минутта миннән дә бәхетсез әдәм юк иде... Трамвайдан төшеп әйберне камерага тапшырдым да кассадан билет алдым. Әле өч-дүрт сәгать вакыт бар »кән поездга. Ничек аны күрми китим мин? Эчтә янартаулар дуласа да. аны күрәсе килә, бергенә сүзен булса да ишетәсе иде. Ник килмәвен әз генә аңлатса да тынычланыр идем. Киттем. Этләре таламаса, куып чыгармаслар әле. Үткән төндә капшап йөргән коймаларны узып, капкадан эчкә кердем. Түрдәге йортның икенче катына күтәрелдем, каршыдагы ишек уртасында сыңар яшел «күз> миңа карап тора. Стенадагы ак сәдәпне басуга, үрдәк тамаклы звонок түгел, ә «келтин-пелтин» генә кялеп, музыкаль тавыш уйнап җибәрде. Елмаеп куйдым, Мәдинә күз алдыма килде: аның эшедер инде бу дип уйладым. Эчке яктан кемдер ишеккә килеп, әлеге яшел күздән озак кына карап торды да: — Кем бар анда?—дип сорады. Исем-фамилиямне әйттем, Мәдинәне сорадым Ишек әкрен генә ачылды. Каршымда Мәдинәнең әлеге җирән апасы тора иде. ШЭИХИ МАННУР ф чын СӨЮ БАРМЫ? — Ул өйдә юк шул, укуда...—диде кыз. — Тиз кайтмас әле... Уң як бүлмәдән бер ханым күренде: тулымса гәүдәле, җыйнак буйлы. Төс-бите белән Мәдинәне хәтерләтә. Яше кырык бишләр тирәсендәдер. — Өйне суытасың ич, кызым, —диде ул.—Ачык ишектән сөйләшү жәй көне генә кызык. Өйгә чакыр кунагыңны. Кыз мине тупсадан уздырды. — Мәдинә кунагы бу, инәй, — диде ул аннары. — Әбүзәр абый. Ханым мине бик горур караш белән баштанаяк күздән кичерде. — Шушымыни инде ул Әбүзәр дигәнегез?.. — диде ул башын минем тирәдә җир шары шикелле әйләндергәләп. — Әллә ниткән кәмитләр корып йөрүче!.. Әнисенең болай шактый гайрәтле тонда сүз башлавын ишеткән җирән кыз, «минем бер катнашым да юк» дигәндәй, эчке якка кереп китте. Ханым коридордагы бердәнбер урындыкка утырды, миңа урын тәкъдим итеп тормады, сүзен дәвам итте: — Яшь кызларның башын катырып йөрү ир-егеткә бер дә килешми, Әбүзәр... иптәш. Кызыбызны урамдагы узгынчыга кияүгә бирә алмыйбыз. Без — ата, ана. Аның бәхетле булуы, көн күрердәй хәллерәк кеше белән тормыш коруы өчен без җаваплы. Ә сез безне кешегә дә санамагансыз. Килеп күренү, ризалык сорау ата-бабадан килгән йола түгелмени?.. Икегез дә укып бетермәгән, бер нәрсәгез дә булмаган килеш өйләнгән булып кылану көлке генә бит ул! Юк, минем кызларым әйбәт урында яхшы хезмәт хакы ала торган, үз куышын менә дигән итеп корган акыллы кешеләргә генә тапшырылачак. Менә шул. Бигайбә. Хушыгыз. Ханым җәһәт кенә кузгалды да әлеге бүлмәсенә кереп китте. Ярлы шәкерт хәлендә калган мин тинтәк тә, ник килеп керүемә мең тапкыр үкенәүкенә, чыгып тайдым. Бар да ачыкланды. Бертөрле канатлы хыяллар да, янып-көеп сөюләр дә, яшьлеккә хас иллюзияләр дә кирәкми икән бу дөньяда! Бу ханым-апа әйткәннәргә ирешсәң — Мәдинә синеке булачак... Укуны бетергәч, Казанга кайтасы итмәдем. Суынсын мескен эзләр, җуелсын сөю сукмаклары, тигәнәкләр үссен өсләренә!.. Шулай уйладым. Ул елларда Мәскәүдә чыккан татар гәзитләренең берсендә эш табылды. Метро, Фили һәм автозавод төзелешләрендәге татар эшчеләре тормышыннан хәбәрләр ташыдым, хәтта мәкаләләр язарга да өйрәндем. Әмма шигырь язган булып маташу бөтенләй онытылды, язасы килмәде, сүнде шигырь утлары. Хәер, «Мәхәббәт һәлакәте» шулай дөнья җимереп узганнан соң аның кирәге дә калмады... Шулай яши торгач, «оялы» да булып киттем. Мәокәүнең үзеннән булмаса да, Клязьма поселогыннан бер бүлмә бирделәр. Ерак түгел, редакциядән утыз гына чакрым ул. Эшләрем дә начар бармый, хезмәт хакым да теге апа әйткәнгә якын хәзер. Тәки «әдәм рәтенә» керәм бугай, ахры. Тик Мәдинә салган яра гына һаман төзәлеп җитмәгән иде әле йөрәктә... Шул көннән соң ул кыз күренмәде, мин дә аны эзләп йөри алмадым, әлбәттә. Бар да очраклы гына булган бу хәлләр, бар да чуалчык бер иллюзия генә... дигән фикергә килә башладым. Моңсу да, куанычлы да булып яз килде. Күгәрченнәр коена торган кояшлы гөрләвекләр тора-бара бозларны актаручы ярсу ташуларга әй- ләнделәр. Язгы ашкынуларыннан арынган күңелдә дә ниндидер салпы гына, канатсыз гына тынычлык урнашкандай булды. Ул кызның кайчандыр сокландырган җете зәңгәр күзләре дә, аксыл-сары ефәк чәчләре дә, күбәләктәй җиңел хәрәкәтле гәүдәсе дә күз алдымда һаман тоныклана бара, бөтен килешкилбәте белән кайдагыдыр ерак офыктагы томан артларына кереп эри, җуела бара сыман иде. Күңелдә ана ♦ әллә ни үпкә дә, ачу да юк. Нигә кирәк? Ул бит — әнисенең кызы икән. ± Ул ханым әнә ничек тәрбияләгән ич аны! Сал дөньяның бөтен уңай s. якларын аның уч төбенә — шунда кыз синеке! Кызын сатып бирә ул < сиңа, хәлеңнән килсә — ал. Юк, әйбер һәм дәрәҗә коллары — минем “ идеал түгел!.. Җир белән күк арасы. Үз вакытында үзлегеннән нокта I куелу — бик тә урынлы булган. ° Үземне шундый «тынычлык туннары» белән төреп йөри торгач, ав- 3 густ урталары килеп җиткән икән. Салих белән Әлфиядән хат килеп ' төште. Алар Мәдинәнең Казан мединститутына кабул ителеп тә кире * кагылуын, бу эштә Миңфасыйк дигән бер егетнең күп «тырышлык» күр- £ сәтүен язганнар иде. х Инде күптән томаннар артына кереп югалды дигән Мәдинә шул < минутта ук яңадан күз алдыма килеп басты. Бу юлы ул элекке шикел- s ле көлемсә йөзле, шат күңелле кыз булып түгел, ә бәлки боз каплый = килгән теге күл уртасындагы ялгыз аккош баласы булып күренде ми- « на. Нидер кыласы, ничектер коткарасы килде аны. Мединститутка бул- » маса, башкасына да ярар дип, Мәскәүнең үзем белгән бөтен вузларын = әйләнеп чыктым. Берсендә дә буш урын табылмагач, Ленинград белән элемтәгә кердем. Анда Йосыф дигән бер доцент дусым бар иде. Мед- вузда бер урын таба алачагын хәбәр итте. Шул көнне үк туп-туры Мәдинәнең үзенә дә, Салихка да телеграмм бирдем. Ике көннән соң Мәдинәне Казан вокзалында каршы алдым. Янында әлеге җирән апасы да бар иде. Ялгыз җибәрергә курыкканнар икән. Октябрь вокзалыннан утырып, Ленинградка илтә киттем. Ничәмә сәгатьләргә сузылган бу юл — җәһәннәм газабы булды. Казан хәбәрләрен сораштыргалап, вак-төяк мәзәкләр сөйләшкәләп барган булам. Үткәндәгеләргә берәү дә кагылмый. Монысына мең шөкер! Шулай да авыр, бик авыр булды бу юл. Менә-менә сынып, өзелеп китәрдәй минутлар кичерелде. Үзең һаман уен-көлке сөйләгән булсаң да, каршында утырган шул якын һәм бик ерак, һай ерак булган кыздан күзләреңне ала алмау бик тә кыен иде. Элеккедән дә матуррак, соклангычрак булып күренә иде ул. Кинәт кенә бөтенесен онытып, аны иркәлисе, ягымлы сүзләр белән күмәсе, шул ефәк чәчләреннән сыйпыйсы килә иде. Оят булса да күкрәккә кысып җылый-жылый, барын да гафу итәсе -килә иде. Әмма бер хәрәкәт тә ясый алмадым, күңел богавын өзеп ташларлык бер сүз дә ычкынмады авыздан. Тик Мәдинәгә төбәлгән күзләр генә татлы газап белән исергәннәр иде. Аларга да хуҗа була белдем: кузгалып, вагон коридорында йөрендем, бу якларның урман-яланнарын, абагалы-камышлы сазлык, күлләрен күргән юк иде,— туйганчы туларны тәрәзәдән карап бардым. Шулай Ленинградка килеп җиттек. Мәдинәне үз сеңелем итеп, әлеге Йосыф дустым ярдәме белән вузга урнаштырдым. Йосыф яхшы кеше иде, тулай торакта урын булганчы дип, кызга үз танышларыннан бер почмак та табып бирде. Мәдинә аңа да, миңа да күп рәхмәтләр укыды Апасы белән вокзал га төшеп, мине озатып калды. Күнелләр дә, телләр дә чишелмәде. Хәтта теге кичтә «туй»дан кая качып калуын да сорашмадым. Рәсми һәм әдәпле төстә аерылыштык. Үкенмәдем дә. Жепләр тәмам өзелгән, күрәсең. һәм шулай булуы яхшырак та.!. Ә ел узганнан соң сәер бер хәбәр ишетелде: «Мәдинә кияүгә чыккан, имеш. Ире бик дәрәҗәле, кинотрест башлыгы ди. Мәһабәт буйлы, матур чырайлы, Тахаутдинов фамилияле кеше ди...» Ышанмадым. Көлдем. Акыллы кыз ул, укыр, алай ук ашыкмас, дип уйладым. Озакламый Мәдинәнең үзеннән дә хат килеп төште. Укырга керүдә ярдәм итүләрем өчен күп рәхмәтләр әйткән, аннары инде: «Тормышлар киң, дөньябыз тиң, бәхетләр мул, өйгә кунак бул. Күрешеп алыйк, дус ■булып калыйк...» дип, бәетләбрәк язган иде ул. Адресларын да күрсәткән — Мәскәүдә яшиләр икән! Менә бу юлы инде минем ачу килде. Иң элек үземнең кеше таный белмәвем өчен. Хатын-кызның да кешелек сыйфатын таный оелү кирәк икән ләбаса. Ә без — матур кыз елмайса, изеләбез дә төшәбез. «Хәзер стенографистлар курсына йөрим», дип мактанган бит әле. Менә сиңа институт, менә сиңа — булачак врач! Аннары көлдем үземнән: «Күзләреңне карат син, Әбүзәр дус, чыпчыкларны былбыл итеп күрсәтми торган күзлек тап!» дидем... Кинәт ул минем күз алдымда шундый гына бер кошка әйләнеп калуына үзем дә тетрәнеп киттем. Бу хат онытылганга да инде биш былтыр дигәндәй вакыт узган иде. Чөнки мин җавап бирмәдем. Ялган сүзләр белән котларга да баш җитмәгән хәтта. Ул да тынып калды... Ә көзге салкын көннәрнең берендә кемдер ишек какты. — Рәхим итегез, ачык! — дип кычкырдым. Ишек әкрен генә ачылды, һәм бүлмәгә, моңсу гына елмаеп, бик тә купшы киенгән бер ханым килеп керде. Утка сикергәндәй булдым,— Мәдинә иде бу! — Әбүзәр! — диде ханым ниндидер әрнүле йөрәк тавышы белән, һәм минем әби патша заманыннан калган шыгырдавык диванга килеп капланды да, үкси-үкси жылый башлады: — Мин ялгыштым, Әбүзәр... Ә мин, урнымнан сикереп торган килеш, ни кылырга, ни әйтергә белмичә, аптырап калдым. Аны юатырга, күз яшьләрен туктатырдай йомшак сүзләр әйтергә, шул ефәк чәчләреннән сыйпарга кирәк иде. Әмма авыз ачып әйтердәй бер җылы сүз табылмады, бер хәрәкәт тә ясый алмадым... Канчандыр бәхетсезлек һәм гарьлек утында янып куырылган бәгырь — инде таш булган икән... Хәтта үпкә сүзләр дә түгелмәде. Мәдинә башын авыр гына калкытып, миңа карады. Анын хәсрәтле зәңгәр күзләрендә мөлдерәп торган яшь бөртекләре күк чәчәк өстендә җемелдәгән иртәнге чык тамчыларын хәтерләтә иде Шактый сула төшкән боек йөзе бөтен эчке дөньясының челпәрәмә килүен, чиксез үкенүен сөйли кебек иде. — Әбүзәр... — дип кабатлады ул тирән сулыш белән.— Мин бары тик сине генә яратам икән... Мин моны хәзер бик яхшы аңладым Mini синең кадереңне белмәгәнмен... Эндәшмәдем. Ерак үткәндәгеләр күз алдыма килеп, эчтә әрнү давыллары күтәрелсә дә, тыныч күренергә тырыштым. — Хәтерлимсең күл өстендә ялгыз калган кара муенлы аккош баласын?.. Мин — шул инде хәзер... Аны кар кочкан, ә минем җанымны боз коча... Суык миңа, суык бу дөнья!. Кабат тетрәнеп киттем. Аккош баласы .. Ул шигырь укылган төн нинди могҗизалы, нинди бәхетле төн иде. Мәхәббәтнең ялкын чәчәге беренче тапкыр дөньяга күзен ачкан сихерле кышкы төн иде! Кайда ул төн? Нинди шашкын бураннар күмеп китте аны? — Ул кипкән кыяк төсле коры кеше,— дип дәвам итте Мәдинә яшь аралаш. —Үз дәрәҗәсенә генә гашыйк ул Мал колы Шул мөл кәт эчендә мин дә җанлы бер курчак... Җитмәсә, көнләшә, шул кадәр көнләшә... Алай булгач, бик яратадыр... — дидем чак кына көлемсерәп. Юк, сөелүче түгел мин... Үз ише дәрәҗәле кунакларга мактанып күрсәтелә торган читлек кошы гына. Алар киткәч, «ник тегеңә карадың! Ник моңа елмайдың?» дигән җәнҗал чыгара . Эндәшмәдем. Үзең белмәгән-күрмәгән кешене хөкем итү — егетлек түгел. Үз эшләре, теләсә нишләсеннәр. Мәдинә, бәләкәй генә челтәрле яулыгын җиң очыннан чыгарып, күзләрен сөртте, чәчләрен рәтләде һәм, якты бер караш белән әйтте: — Кичер мине, Әбүзәр, аяк астыңда туфрак булыйм. Кире какма сүзләремне! Әллә кайчаннан бирле бер сорау кытыклап тора күңелне. Түзмәдем: — Кем соң ул?—дигән сөаль ычкынды авыздан. Ниемә кирәк иде мина аның кемлеге? Үзем дә белмим. Мәдинә, башын түбән иеп, бик озак дәшми торды. Беркавымнан соң гына әйтә куйды әкрен тавыш белән: — Син аны беләсең... Тәхәветдинов... Әгәр Бишбалтадагы бер кичәне онытмаган булсаң... хәтерләрсең... Миңа «кош теле» язучылар арасында ул да актив иде... — Туктале, тукта, соң ул бит Казанда шагыйрь булырга йөри иде түгелме? һәм син аны яратмаган кебегрәк идең бугай?—дидем мин кабаланып. Мәдинә елмаенкырагандай сыманрак итеп куйды. — Мин яратмасам да, әни яратты шул., — диде ул боек кына тавыш белән. — Мәскәүгә күчеп эшли башлагач юнәткән ике бүлмәле, ванналы квартираны яратты, үзенең «Кинопрокат» директоры булуын яратты. «Моннан да кулай кешене каян табарсың, диде, үзе директор, үзенең Мәскәү хәтле Мәскәүдә ике бүлмәле, ванналы фатиры бар! Үзе тагын шигырьче дә икән. Күр дә тор, сине дә шундый нәмәрсәкәйме, йә кинада уйнаучы артистмы итәр әле. Акылың булса, минем сүземне аяк астыңа салма, кызым, атаң да бик яратты кияү буласы кешене...» дип, көн-төн башымны кимерде. Былбылый иптәш үзе дә көн саен дигәндәй килеп ялынды, вәгъдә итмәгән нәрсәсе калмады... Үзең дә беләсеңдер, Әбүзәр, нишли ала соң кыз бала? Укуымны бетергәч, дип ризалык бирергә мәҗбүр иттеләр... Ә инде Ленинградта укырга урнаштыруда син ярдәм иткәнне ишеткәч, атна саен килеп җылады: «Бер генә елга булса да отпуска ал, өйләнешик, язылышыйк, сөекле хатыным бул, аннан укырсың», дип, укуны ташларга мәҗбүр итте... Менә шул... Кинәт бу кызны кызгану хисе уянып китте миндә. Урындык алып, каршына утырдым. Мәдинә минем кул өстенә кулларын салды һәм дәвам итте: — Өченче көн мин бер төш күрдем: матур җәй көне. Без, имеш, синең белән яңа гына өйләнешкәнбез һәм, туй сәяхәтенә чыгып, синең туган якларыңа килгәнбез. Анда без теге бәхетле көннәребездәге шикелле җитәкләшеп, болыннарда йөрдек, әллә нинди матур чәчәкләр белән бизәлгән яшел тауларга мендек, һаман җитәкләшкән килеш ул таулардан йөгереп төшеп, син сөйләгән Баллыяу елгасында сулар коендык, ак көймәдә йөрдек. Шунда безнең ул ак көймәбез ак канатлы ак торнага әйләнде дә безне әллә кайларга очырып алып китте... Шуннан без —мин туган Эстәрле якларындагы төнбоеклы түгәрәк күлләрнең берсенә килеп төшкәнбез, имеш Ак торнабыз тагын ак көймәгә әйләнгән, имеш. Безнең тирә-ягыбызда аккошлар йөзәләр һәм безгә карыйлар да озын ак муеннарын күкләргә сузып, шат тавышлар белән куанышалар, имеш. Мин шунда уянып киттем дә тирән уйга баттым... Нигә мондый төш керә?. Юк, безнең язмышыбыз мәңгегә бергә булган, тик яшьлек җүләрлегем белән ялган бизәкләргә кызыгып, мин генә зны җимерергә маташканмын. Ә ул һаман җимерелми, син һаман йөрәктән китмисең... Менә шул төш, Әбүзәрем, монда килергә тәвәккәллек бирде миңа. Язмыштан узмыш юк, диләр. Элекке изге һәм бәхетле .исләребезне кире кайтару мөмкинме?.. Хәер, аларны кайтарасы да юк, алар икебезнең дә йөрәк түрендә генә, тик ирек кенә бирәсе бар ул изге хисләргә! Мин үземнең киләчәгемне тик синең белән генә күрәм һәм сине яратып, сиңа тугры булып, мәңге бергә яшәүне үземнең иң бөек бәхетем саныйм... Мәдинә, кабаланып, кайнарланып шулай сөйләде дә, беравыкка ты- зыл калды. Озынрак тоелса да, аның йөрәгеннән җыр булып агылган бу матур әкиятне тыңлау бик-бик рәхәт иде, башларың әйләнүдән исереп китәр дәрәҗәдә татлы иде. Татлы булса да, уянырга туры килде, эер хәрәкәтсез онытылып утырган җиремнән кинәт турайдым да Мәдинәгә карадым. Аның җавап көткән үтә зәңгәр күзләре миңа төбәлгән иде... Җавап? һай, ул җавап!.. Тар гына бүлмәдә ишекле-түрле атлый башладым, тау күтәргәндәй авыр иде уйлар. Төзәлмәгән икән яралар. Бу кыз ниләр генә сөйләсә дә, кабат ышанмау — боз шикелле туңдырып тора иде йөрәкне. Ниһаять, башны селкеп куйдым, сүзләрем кырыс чыгасын алдан ук сизсәм дә әйттем: — ... Үзе егылган җыламас, дигәннәр бугай... Акыл сата димә. Тиз хабынучан һәм тиз сүнүчән хисләргә бирелеп, бер хатадан икенче хатага ташланмыйк, Мәдинә... — дидем. — Киң дөньядан үзе читлеккә барып кергән кошчык аны тарсынмастыр дип уйлыйм... — Юк, Әбүзәр җаным, алай түгел, мин бик күп уйладым... Мин аны яратмыйм! Мин тик сине генә... — Син яратмасаң, ул яратадыр. Яраткан кешенең бәхетсезлеккә төшүе никадәр авыр икәнен мин бик яхшы беләм... Син, бәгырькәй, мина моның бөтен ачылыгын йоттырдың. Инде аны да бәхетсез итикме? Кирәкми... Килешерсез, нәниләрегез булыр, тату гомер кичерерсез... Юк, мин карак түгел, кеше бәхетен урлыйсым килми... Бу сүзләр аның хатын-кыз горурлыгына тукыну булып ишетелде, ахры. Чиксез җәберсенгән тавыш белән әйтте: — Таш икән бәгырең! — һәм тагын үксеп җибәрде. Аны юатырдай җылы сүзләр бу юлы да табылмады миндә. — Сүзләрем кискен чыккан булса, гафу ит, — дидем. — Башкача булдыра алмадым. Бәгырем таш булмаса да, йөрәк күмер генә шул хәзер... Аны тергезергә нинди утлар табылыр — әлегә билгесез... Мәдинә үз-үзен кулга алырга, үпкә хисләрен яшерергә тырышты, хәтта, елмайгандай итеп, урыныннан кузгалды. — Очрашканда исәнләш, ичмаса, авыр чакларымда киңәш сорап килсәм, борып җибәрмә, — дип кул бирде дә, горур адым белән чыгып китте. Чыгып китте... һәм... мине җиргә егып китте! Күпме тыныч булырга, таш бәгырьле булып кыланырга, чын хисләремне аяк астыма салып таптарга тырышсам да, булмады! Ул чыгып китүгә артыннан ишеккә ташланырдай атлыгып калдым. Сүнеп килә торган янартаулар күңелдә яңадан кабынган икән, ут давылы кабат дулый башлады... Ул утырган диванга килеп капландым да үкенергә тотындым. Кеше, гәүһәр ташыдай мең чаткылар чәчеп торган саф йөрәген учына салып, күз яшьләре белән синең каршыңа килгән, ә син аны, суык вәгазь-нәсихәт укып, кире кактың! Эх, син!.. Әмма күпме үкенсәң дә, кая ташланырга, җанны кая куярга белми хүпме йөрсәң дә — соң иде инде... Ихтимал, шулай кирәк булгандыр, шулай дөрес булгандыр... Давыллар барыбер кайчан да булса бер тына икән... Тормыш миңа гади генә, әйбәт кенә бер дус бирде... Мәдинә дә шул кешесе белән гомер итә дип ишетәм. Тик очрашырга туры килгәне генә юк. Төрле калада яшибез... Бәхәс чишелмәде әле. Берсе: «Яшел төлке» ди, берсе: «Зәңгәр күке» ди. Чын сөю барлыгын Ихсан үзенчә исбатлап күрсәткән иде, Әбүзәр ♦ агай аның киресен әйтеп бирде. Әнә хәзер Акбаш-Шәнгәрәй сүзгә кереште. = — Чын сөю бит караблар янса да, әллә нинди ачы язмышлар аерса £ Ф Барыбер сүнми... = Шәнгәрәй үз хикәясен шул ике сүз белән башлап җибәрде. ♦ — Мин авылда туып үскән малай... — дип дәвам итте ул аннары.— £ Егерме бишенче елның кышы иде. Кантон каласында укыган җиремнән = каникулга кайттым. Үземә калса шәһәрләшеп бара торган укымышлы = егет булсам да, туган як барыбер сагындыра, озаграк кайтмый йөрсәң, Тубылгыярда әллә нинди искиткеч яңалыклар булгандыр кебек _ тоела башлый иде... * Кайттым да, дәү абыйның олы малае Вәсим белән гармун күтәреп, “ төнге авыл буйлата чыгып киттек. Вәсим гармун колагын шактый ук = шома тарта иде, шуңа күрә аның яшьләр арасында дәрәҗә юк түгел икән. Каравыл өе янында безгә авылның берничә егете кушылды. Авызларны урамның иңеннән-иңенә дигәндәй киереп жырлый-жырлый, югары очка менеп киттек. «Шәһәрләшкән» егет өчен кыргый иде бу. Кыргый булса да, матур иде, кызык иде... Зәп-зәңгәр аяз төн. Түп-түгәрәк олы көмеш подностай айны нәкъ күк уртасына элеп куйганнар. Кырыйларына учлап-учлап алмаз белән бриллиант ташлары, ераккарак вак-вак утлы күмер сипкәннәр. Урамнарга түшәлгән кар да сыек сөт төсле зәңгәрсурак булып күренә Үзе, аяк баскан саен, каен тузы шикелле шыгырдый. Киереп ачып жырла- ;ан авызлардан тәмәке төтене булып зәңгәр пар бөркелә. Бер әйләндек, ике әйләндек. Йөри торгач, аркаларга суык тәпиле таракан йөгерә башлады. Кайтып китәргә иртә. Кайда кереп җылынырга соң? — Гөлнисаттәйләрдә юк микән берәр нәрсә? — диде теге егетләрнең берсе.— Анда кызлар еш кына кич утыручан була. Гөлнисаттәй, ире тифтан үлгән, яманаты чыкмаган, ике кызы җитеп килә торган әйбәт кенә тол хатын. Авылның инешкә башлаш түбән урамында яши иде ул. Шунда киттек. Безнең бәхеткә, чынлап та, анда дүрт- биш кыз кич утыра икән. Тасма телләрне сузып ялына торгач, керттеләр безне. — Әйбәт кенә утырыгыз түлке,—дип, Гөлнисаттәй үзе MIN башына менеп ятты. Карт сөякләрен йомшартырга. Җылына төшкәч, күзләр ачылып китте безнең, һәм мин мич буендагы ушага утырган килеш, үзем танып бетермәгән бер яшь кенә кызга карадым да таң калдым. Ул йөзлек буенда, бик матурлап бизәкләнгән каба төбендә, миңа каршы гына утырып җеп эрли. Аның бөтен килеш килбәте нәкъ җырлардагы шикелле: тыгызлыгы һәм кайнарлыгы сизелеп торган ике бите — алсу алма. Нечкә кыйгач кашлары — карлыгач ның канат очы. Керфекләре гүя сөрмәле, шулар астыннан караган шо мырт кара күзләреннән менә-менә якты нур тамчылары сибелеп төшәр төсле. Буеның диңгез камышыдай зифа икәнлеге каба төбенә утырган килеш тә күренеп тора. «Па, сөбханалла!—дип сокланам мин картлар ча. _ Кайчан туып, кайчан үскән бу? Менә, әйттем бит, кайтмый торсаң әллә нинди яңалыклар булып бетә шул. Күрми дә кала язганмын! Моны бит үткен тырнаклы, ач күзле тилгәннәр хәз-зер күтәреп сызачаклар! Әллә башка авыл кызы микән соң бу? Үзенә, күп булса, унҗидедер, алай булса әле! Ә үзе — пешкән кура җиләге!.. ' Кыз да мина күз төшергәли башлады сыман. Бер дә сиздермәскә тырыша үзе. Әлеге сихерле керфекләрен, мин башкалар белән сөйләшкән арада, спрпеп-сирпеп кенә алган була. Ә мин барыбер күреп өлге- рәм һәм тегенең күз очларын тотып алам. Әйтерсең качышлы уйныйбыз. Ул үзенең тотылуыннан уңайсызланып, кызаргандай булып китә дә әз генә елмаеп куя.'Аның саен матурлана ул, нур өстенә нур түгелә. Эх, шундый вакыт сайратып кына сөйләшә бел идең! Күңелемә ошаган кыз белән сөйләшергә кирәк булганда, бал күреп телен йоткан малайдай, сүз таба алмый гаҗиз була идем мин ул чакта. Шулай гел югалып калмадым. «Кыз янына кергән чакта тел ачкычы бир, ходай!» дип, эчемнән генә тели-тели хәрәкәтләнә бирдем. Ул арада йөзек салышлы уйнарга тотындылар. Кабалар, тәрәшле, орчыклар түргә этәрелде, барыбыз да йөзлек буена тезелешеп утырдык. Вәсим әкрен генә гармун сыза, ә Гөлнисаттәйнең олы кызы җырлап йөзек сала Минем яндагы бер егет сикереп чыкты, йөзек аңа салынган, һәркемнең учына йөзек салган булып ул йөри хәзер. Төлке кергән абзарга. Тимәс микән казларга... — дип көлдерде бу. Аннары җырның ахырын кинәт кенә икенчегә борып җибәрде: Теләр илем, гүзәлкәем. Сине генә назларга!- — Һәм әлеге кыз алдында тукталып калды. Мин кинәт бәкегә төшкәндәй булып киттем: «Ах, үләт тигере, ярата икән! Әллә йөриләр дәме?..» дип уйлап та алдым. Ә кыз. оялгандай гына итеп, сөрмәле керфекләрен түбән төшерде, тиз генә сикереп тә чыкмады. Мин дә аска карап кына утырам, мәгәр тегенең хәрәкәтләрен күзәтергә барыбер җай табам. Шулай бит ул: яраткан кешеңнең нишләвен ниндидер дүртенче күз белән дә күреп торасың. Кызлар аны кыстый башладылар: — Я инде, Зөлхи, көттермә!.. — Ялындырма! —дип кычкырды егетләр дә. Әһә. Зөлхиҗә икән! Нинди матур исем! Ул, җитез генә кузгалып, аягүрә басты һәм җырлап йөзек салырга тотынды Ап ак итеп карлар яуган. Яумаган үзәннәргә. Нигә болай күңеле сүрән. Ни булган гүзәлләргә— Һәм . йа хода, нинди бәхет бу! Зәңгәр фирәзә кашлы көмеш йөзек минем кушучка килеп төште!., йөзек түгел, учыма күктән утлы йолдыз төшкәндәй, сикереп тордым, кыз минем урынга утырды. Ә мин, кулымдагы нәни генә йөзекне әйләндереп карый-карый, уйга калдым. Җыр белән җавап бирергә кирәк бит, ә ул җырны ничек табарга? Дөрес, мин каз көткән чакларда байтак кына җыр белә идем, аннан соң да ишет- кәләгәнем бар. Әмма менә иң кирәклесен генә каян алырга сон? Үзе нинди мәгънәле итеп әйтте бит: ник ачылып сөйләшмисең, ник елмаймыйсың, әллә безне тиңсенмисеңме, янәсе. Тиңсенмәгән кая инде ул! Әгәр минем иркемдә булсаң, башыңдагы аксылзәңгәр шәлъяулыгың төсле шушы төндә, шушы бәхетле минутта ук күкрәгемә кочтырыпмы, патша кызыдай җилкәмә утыртыпмы — җир читенә хәтле алып китәр идем!.. Нинди генә җыр белән җавап бирим сон?.. Шул чакта әллә йөзләп җырны күңелдән кичергәнмендер тагы, тик берсе дә ошамады, ә җавапны тизрәк бирергә кирәк иде. Җитмәсә, шунысы бит әле аның: шул бер ♦ җыр синең язмышыңны хәл кылуы мөмкин: я беттең, я кыз күңеленә ~ кереп утырдың! Күрәсең, теге малай белән алыш-биреше юк булса ки- з- рәк аның. Күңелен ничектер мин кытыклаганмын, ахры. Шуннан сок < тоттым да үзем укмаштырдым җавапны. Укыган егет бит, шүтке түгел! 2 Ф Күзләремне талдырсам да, Карап туймам йөзеңә. 3 Күңел тулы серләремне у Әйтермен тик үзеңә... ♦ о. Шулай дип җырладым да йөзекне кыз учына салдым. Җыр, билге- = ле, шәп түгел, ясалмалылыгы күренеп тора иде, шулай да кыз кире как- = мады, яңадан җитез генә уртага чыгып җырлый башлады. Әм.ма бу хәл бүтәннәргә ошамады. «Гел кара-каршы җырлашуга кит- 2 кәч, кызыгы юк!» дип, уенны сүттеләр. Таралыша башладык. Кызлар * безне озата чыкты. Өйалды караңгысында мин Зөлхиҗәнең кулын эз- с ләп таптым, ут күк иде ул. Минем кысуыма ул да, әз генә кулымны кы- 2 сып, җавап бирде. «Сөеклем!» дип пышылдадым «И алдакчы!» диде. «Тагын кайчан күрем мин сине?» дидем. «Качып барганда», диде. Әмма бол ай сүз уйнатып озак тору мөмкин түгел иде, егетләр инде урамга чыкты, кызлар өйгә кереп китте, ә минем Зөлхиҗә күлмәкчән генә. Шулай да мин аны ычкындырасым килми, өйалды караңгысында минем кыюлык арта гына бара, «Кер минем куенга» дим, пальто чабуларымны чишеп җибәрәм. «Акылың алтын икән, куеның салкын икән», ди дә бу, өйгә керә дә китә.. Менә бит ашыгу нишләтә! Мин ут йотып урамга чыктым, тегеләр артыннан куып җиттем дә кычкырып-кычкырып җырларга тотындым. Йөрәккә, чынлап та, ниндидер ялкын кабынды, шуны басылдырасы килә. Ничәнчедер әтәч кычкырганда өйләргә таралдык. Таң атканчы күз йомып булмады. Торып чәй эчтем дә су юлына киттем. Зөлхиҗәне күрәсе килә. Безнең Тубылгыяр Кушинеш суының ике ягына утырган. Кыш көне аръяк кызлары, боз өсләтеп, бирге яктагы олы чишмәгә йөриләр. Шуларның сукмагы тирәсендә чуалам, бозның көрт салмаган җирләре көзге шикелле ялтырап ята, шунда шугалап алам. Бервакытны минем янга малайлар җыела башлады. Шудырма шуып, шар сугарга тотынды лар. Мин дә катышып киттем Ике-өч сәгать шулай тырай типкәнмендер, әмма Зөлхиҗә күренмәде. Мескен булып өйгә кайттым Күңелне кая куяр җир табып булмый Төштән соң күрше Нәгыйм абзыйның киң табанлы имән чаңгыларын кидем дә (ул куян куарга яра тучан кеше иде), Янатауга киттем Ни өчен алай дип атаганнардыр. Әйтерсең тауның яңасы яки искесе булуы мөмкин! Хәзер дә белә алганым юкәле мин моны. Сөзәк булып әллә канларга менеп китә ул Яңатау Түбәсеннән үк шуып төшәргә малай чакта ук кызыга идем, йөрәк кенә җитми иде тик. Минем тирәгә тагын малайлар җыелып алды. Хәер, алар тауның чирегенә дә менеп җитмичә, үзләренең аннан-моннан гына әмәлләгән бәләкәй, кыска чаңгылары белән мәтәлә-түнә төшеп тә киттеләр Гайрәт җитми юеш борынлы егетләрнең! Ә мин түбәнең пц очына хәтле мендем дә, аякларны без катырып, чаңгы таякларын очар канат итеп, түбәнгә томылдым. Хәтәр дә, рәхәт тә икән биек таудан шуу! Альпинист! Болынга төшкәч тә ярты чакрым шуып барганмындыр Шулай бер төштем, ике, өч төштем. Төшүе шәп булса да, менүе читен, күп вакытны ала. Кич булды, ап-ак кар өстенә күгелҗем төс җәеп, әз генә күләгә ята башлады. Кайтырга кирәк. Мәгәр каршыда тагын бер текә тау бар. Бакырлы тавы дип йөртәләр. Анысыннан да бер җилеп төшәсе килә. Чаңгыларны күтәрдем дә бер кырыйлатып менеп киттем. Түбәгә үк менеп җиткәч, тауның нәкъ авыл каршындагы урта бер җиренә бастым да, чаңгыларны беркетеп, таякларымны артка сузып төшеп тә киттем. Тауның урта сыртына килеп кенә җиткән идем, чаңгылар кинәт өскә сикерделәр. Әйтерсең трамплиннан очып киттем! Очып та киттем, мәтәлчек атып, баш белән тирән карга килеп тә чумдым. Чаңгы беркетелгән аяклар кар өстендә тырпаеп калды, күрәсең. Сизәм, читтән карап торган кешегә минем бу хәл бик көлке тоелгандыр, чөнки үзем дә, кар астыннан чыгып аякка баскач, бот чабып көлдем. Таяклар икесе ике якта ята, бүрек әллә кая тәгәрәп киткән, чәчләр бозланып каткан, баш юеш булгандыр инде. Тауның нәкъ шул сыртына гына күп итеп киртләч кар өйгән икән каһәр. Ә мин аны кичке якта күрмәгәнмен. Шулай үземнән көлә-көлә әйберләрне җыеп алдым да кайтып киттем. Ә моны су китерүче кызлар чишмә башыннан карап торганнар икән. Зөлхиҗә дә шунда булган. Башкалар ихахайлап тел шомартып торган арада бу, бернәрсәгә дә исе китмәгән булып, буралы чишмәдән су алып маташа икән. Тегеләр: — Ай, егылды, мәтәлә-кадала барып төште!—дип кычкыруга, Зөлхиҗәнең сулы чиләге көянтә башыннан чишмә төбенә чумган. Менә көлә башлаганнар: — Нәрсә булды, наныкаем, нигә каушадың? — имеш. Фәлән дә фәс- кать. Күзен дә ачырмыйлар икән мескеннең. Чиләген эләктереп чыгара алмыйча тик җәфалана, имеш. Иртәгесен безнең яшь җиңги бөтенесен миңа сөйләп бирде моны. Ә мин тилебәрән орлыгы ашагандай шашынып, эчә торган чынаягымны да бетермичә, өйдән чыгып йөгердем. Озын сүзнең кыскасы, дигәндәй, эзләдем, таптым, күрдем. Хәзер инде мин аның Гөлнисаттәйләр күршесендәге Сәйфи абзый кызы икәнен белә идем. Гөлнисаттәй кызы аркылы аларга чакырттым. Зөлхиҗә сүс төяргә керде. Без аның белән кышкы лапаста кара-каршы басып, ефәктәй җитен сүс төябез. Икебездә ике киле сабы, имән киле төбендә яткан учмаларны алмаш-тилмәш дөңгеч- ләгән булабыз. Күзләр күздә. Ике кояш ике йөздә, авызлардан ак пар бөркелә. Юк, ак пар булып безнең күңел түрләреннән җылы, татлы сүзләр агыла. Эх, егетләр, шуннан да күңелле, шуннан да бәхетле чаклар булды микән бу дөньяда!.. Шулай итеп, йөрәктәге серләр чишелде, ул да мине ярата икән булып чыкты! Чиләге төшеп киткәч, оялуыннан кая керер урын тапмаган. Ник алай тиле кыланасын, дип, мине әрләп тә алды. Сайраштык, серләштек, кич саен күрешергә сүзләр куештык. Мин хәзер кичтән үк чыгып югалам. Иң элек кибетче Шәйдигә ке- рәм дә, бер кесәгә канфет, бер кесәгә прәнник салам. Кочаклар җылысында җыр булып агылган сөю сүзләренең иге-чиге булмый. «Мәңге, мәңге бергә булырбыз!» дигән кайнар вәгъдәләр дә бозылмас закон булып йөрәкләргә язылган инде. Тиздән киләсе бәхетле көннәребез турында сөйли-сөйлн таңнар җиткергәнебезне сизми дә калабыз. Ярый әле, гашыйкларның төнге сагында әтәчләр бар. «Кикри-күк!» дип, алар өч тапкыр куркыткач, аерылышырга туры килә. Куркыныч барын белгертәләр ич. Олы түгәрәк бакыр подностай кызарган айны күл читенә бастырып өйгә кайтканда, ике кесә дә кап шикелле кабарып, ядрәдәй тук төшле сап-сары чикләвек белән тулган була. Иртәгесен мин аны бик ләззәт белән чикелдәтеп вата-вата ашыйм. Ул кесәләрдә канфет-прәнник кенә йөрмәде, әлбәттә. Исле сабын, ислемай шикелле нәрсәләр дә Зөлхиҗәне куандыралар иде. «Үпкән- кочкан — җилгә очкан» дигәннәре дөрес түгел, егетләр. Зөлхиҗәнең иркә җылысы әле дә кочагымда саклана кебек! «Яшь кызларны үпкәнем бар: авызы шикәр, теле бал» дип җырлаулары бигрәкләр дә дөрес ме- нәтерә. Зөлхиҗәнең дә нәкъ шулай иде!.. Ул арада булмады, «Без өйләнгәч төн кыска булды» дигәндәй, каникул узып та китте. Ә мин — комсомол кеше, кантон педтехннкумында ♦ укыйм, киләчәктә укытучы буласы. Димәк, дисциплинага алдан ук кү- 4 негергә тиеш. Иртә таңнан ук юлга чыгасы булгач, Зөлхиҗә белән ак- § тык мәртәбә күрешергә киттем. Күңелдәге иң кадерле сүзләремне әйтә- < се бар... Ә ул мине тыңларга да теләмәде. — Юк, Гәрәй абый, иртәгә китмисең, — ди. — Иртәгә әтиләр Шү- с ләнгергә кунакка китә, берме-ике кичкә куна баралар. Ә без монда Z аулак өй ясыйбыз. Иртәгә кич үк кызлар җыям, синең өчен генә жыл- з гыр 1 пешерәм,— ди.—Ә бүген, бар кайт, мин әтиләрне мунча кертәм, ' үзем дә корымлы да сөремле! — ди. * Шулай итеп, китте дә куйды. Дисциплина дигән сүзне ишетергә дә £ теләмәде. «Андый читен сүзләрне әйткәндә ничек телең сынмый», дип = көлә тагы үзе. Бераз хәтер калды калуын, шулай да муенчаклаган бо- = зау хәлендә идем мин: ул кая сөйрәсә, шунда барырга әзер. g Иртәгесен көне буе буран булды. Кичке караңгы төшү белән, боз өс- _ ләтеп кенә аулак өйгә киттем. Сукмак бөтенләй югалган, боттан диярлек * кар ерып барам. Мин килгәндә, кызлар гына иде әле. «Ник таң белән с үк килмәдең, Шәнгәрәй абзый? дип көлделәр усаллар. Ну, егетләр озак = көттермәде, «эһ» дигәнче өй эче шыгырым тулды. Китте җыр, китте уен. “ йөзек салышлы да, түгәрәкле дә, почталы да, арка сугышлы да — берсе калмады. Шуннан соң бөтенләй көтелмәгән бер яңалык булды. Зөлхиҗә белән Гөлнисаттәйнең ике кызы кече якка кереп киттеләр дә, нидер пышын-чашын килеп, яңа күлмәкләр, укалы хәситәләр, энҗеле калфаклар киеп чыктылар. Өчесе дә берочтан киенгәннәр. Зөлхиҗә, йөзлеккә утырып, бик матур бер кыска көйгә кубыз чиртә башлады, ә тегеләр икесе, итәкләрен җилфер-җилфер китереп, биергә тотындылар. Без авызларны ачтык та калдык. Ул чакта безнең авылда кызлар бии торган гадәт юк иде әле. Егетләр дә җыен-сабан туенда гына «чабата көе»нә селкенгәли иде. Шуңа күрә без күргән күзләребезгә ышанмадык. Аннары Зөлхиҗә үзе төшеп биеде, тегеләре пар кубыз чиртеп торды. Аның зифа буеның, тал чыбыктай нечкә биленең сыгылма хәрәкәтләре, наз тулы муен борылышлары урман күле читендә аккош биюе шикелле тоелды мина. Искиткеч матур концерт булды бу... Инде уйнап, җырлап тәмам арыгач, җылгыр белән сыйладылар, чәй эчерттеләр безгә. Эх, ул җылгырны тагын бер генә авыз итсән иде, егетләр! Тел өстендә эреп кенә югала иде ул!.. Инде таралышыр вакыт җитте. Зөлхиҗә мина күз кысты: алдан чыгып кит, янәсе. Минем арттан өйалды ишеге бикләргә чыкты. — Лапаста бер йөк салам бар, кер дә чум шуның эченә,—диде — Без егетләрне озатып бетергәч, тавыш-тын басылу белән ян тәрәзәне чиртерсең, чыгып алырмын, — диде. Ятам мин лапастагы салам эчендә. Бөтенләй күмелеп беттем —борын белән күзләр генә калды. Ә тегеләр, өй белән тыш арасында һаман киләп сарып, сайрашалар да серләшәләр. Егетләрнең китәсе килми, сагыз шикелле сыланырга маташалар. Кыз кочагы бит ул, аның җылысына кем генә сыенырга теләмәс! Ә кызлар карышадыр, яманат чыгарудан ходай үзе сакласын! 1 «Ару оны» камырының эчемә киндер орлыгы теше салып, казан парыша гына пешерелә һәм шул орлык мае белән ашала торган вак «беккән» дияргә мөмкин (Автор.) 6 «К. У » М 4. Минем аяк-куллар, аркалар буйлап бозлы тараканнар йвгерә башлады, туңам һәм үземне әрләргә тотынам: — Син бит комсомолец, аулак өйләрне пыр туздырып, тиргәп йөрүче идең. Нишләп ятасың монда, корчаңгы бозау шикелле, салам эчендә?— дим.— Әдәм көлкесе, калада иптәшләрең белсә?.. Комсомолдан «чәчәк аттыралар» бит сине дә! —дим. Эчтән икенче тавыш юаш песи шикелле генә мияулый: — Соң, клуб булмагач авылда...—ди. Тагын әллә нинди акланулар тапмакчы була... Ә тегеләр һаман таралмыйлар, ә минем тешләр тешкә орына: шык- шыкшак! Дерррр-дерр! Менә, ят салам эчендә бур мәче шикелле күзләреңне елтыратып. Синнән дә ахмак кайда бар?.. Ниһаять, кызлар инде үпкәли, ачулана башлагач кына, теге сагыз егетләр, гармуннарын чыйкылдатып, югары урамга табан менеп киттеләр. Тиз генә чүмәлә эченнән чыктым да тәрәзәгә йөгердем. Минем өс-баш гел салам, якада башаклар, күз һәм борын төпләрен, муеннарны кылчык чәнчә иде, әмма кагынып торырга рәт калмаган, тәмам шакырайганмын. Боздай каткан бармакларым белән пыялага чирттем. Зөлхиҗә йөгереп чыгып өйалды ишеген ачты. «Туңдыңмы, җаным?» ди. — Юкы-кы-кык, — мин әйтәм, — мымымы-май күкеке-күк эреп кенә яттым! Ә ул рәхәтләнеп көлә-көлә мине караңгы өй эченнән кече якка алып кереп китте. «Хәзер җылынырсың», ди пышылдап. Өсне салып аттым да йомшак урынга чумдым. Әллә нинди мамык мендәрләр салып, кабартып җәйгән бит! һәм боз күк гәүдәмне үз куенына кысып, кочаклап алды ул. Бу минутта миңа тизрәк җылыну кадерле иде Шуңа күрә кызның кайнар кочагы уттай кызган тимер мич шикелле булып тоелды миңа. — И гөлкәем, — дип пышылдый Зөлхиҗә, — бөтенләй өшеп беткәнсең бит, — ди, аркаларымнан сөя, кайнар беләге белән боз муенымны кыса, битләрен суык битемә куя. Майдай җылы күкрәкләрен түшләремә кысудан да тартынмый. Бар икән дөньяда рәхәтлек! Бар икән дөньяда шулай кайнар сөя белүче җан иясе! «Әгәр көн саен моны кабатлау мөмкин булса, мин һәр вакыт кар астында ятарга да риза булыр идем!» дип уйлыйм. Ниһаять, тора-бара кеше хәленә килдем. Кешечә хисләрем уянды. Чиктән ашкан яратуым белән үзем аны сөя, иркәли башладым. Ул шаянланып, тагын да сөйкемлерәк, сөеп туймаслыграк булып китте. Шуннан соң ул урыныннан калыкты да, шүрлектән нәрсәдер үрелеп алып, миңа бирде. Баш очында гына түр тәрәзә иде, шуның шәүләсендә әйбернең ниндидер бизәкле булуын шәйләдем. Сүтеп карасам, таң алды төсле бик йомшак батистка чигелгән кулъяулык булып чыкты ул. Бәләкәй тәрәзәдән төшкән зәгыйфь кенә төн яктысында аның чигешләре әллә нинди сихри чәчәкләр булып, әллә нинди серле, тылсымлы бәхет юллары булып күренде миңа! Мин ул яулыкны битләремә, күзләремә каплап, аннан аңкыган хуш ис белән исергәндәй, урта бер җиреннән үптем дә, сак кына яңадан бөкләп артымдагы сондык өстенә куйдым, соңыннан кесәмә салам, янәсе. Аннары кызның үзен үбәргә тотындым. Олы якта кызлар ята. Алар һаман чырк-чырк көлеп, сөйләшеп яталар. «Кияү белән кыз» дип безгә дә инәләрен җибәреп куйгалыйлар. Шуңа күрә без бик сак кыланабыз. Хисләребез артык ашкынулы булса да, авызлыклап тотабыз, дөбер-шатыр килү, ишеттереп сөйләшү юк. Әйтмәсеннәр безне начар кешеләр дип. — Минем төсем итеп тот, яме... — дип пышылдый Зөлхиҗә. — Кесәңдә генә йөрт, кулыңа тигән саен алып кара... Шуннан мин төшәрмен синең исеңә. Онытмаска әйбәт булыр... — Онытаммы соң, бәгырем! —дим мин.— Син минем мәңгелек ярым!.. — И, арттырасың инде бигрәк... — ди кыз. — Китәрсең дә көлеп йөрерсең әле... аннары гел онытырсың!.. — Ышту син, — мин әйтәм, — честный комсомольски! Оныту кая инде ул. Мин синнән башка яши дә алмам төсле хәзер. Әйдә минем белән бергә китик! Бергәләп укырбыз, минем сине укытасым килә!... — дим. — И, Гәрәй абый! — ди кыз, — бик китәрием кана. Мин шул укый ♦ да белмим, яза да белмим... Безгә эләкмәде ич ул... Минем йөрәкне әллә нәрсә тырнап алды. Шушындый матур кызның, ? җырмузыка, сәнгать ярата торган гүзәлнең укымый калуы бик кызга- < ныч булып китте. «Үзем өйрәтермен, үзем укытырмын!> дип пышылда- * дым мин, кайнарланып. Билгеле инде, кыз алай гына чыгып йөрергә риза булмады. Мөмкин түгел иде ул, сөю кочагында туган хыял гына иде. Шуннан без сүз ку- 5 ештык: мин җәй көне укуларны бетереп кайтам да аны үзем укытам, ~ әтиләре бик каршы килмәсә, комсомолга кертәм, каршы килсәләр. ♦ ябыштырып чыгарам да бергәләп яңа тормыш корабыз Ул бер карусыз минем юлдан китәчәк булды. — Җир читенә хәтле барырга да риза синең белән! — диде. Сөйләшә торгач, сөешә торгач, ничәдер тапкыр әтәчләр кычкырга- * нын да сизмәгәнбез. Тик өй эче тагын да караңгыланып киткәч кенә, 2 олы яктан усал кызлар кычкырды: — Әй, кияү белән кыз! Әллә төн кыска булдымы?.. Аерылышырга с вакыт!.. Әнә бит таң алды караңгысы төште!.. Авызларына шайтан төкергән нәрсәләр, үзләре һаман чырк-чырк а көләләр. Бер дә теләмәсәм дә, кайнар кочактан аерылып төн суыгына чыгып китәргә туры килде. Тышта буран һаман басылмаган икән, дөньяны кар баскан. Шулай да олы урамнардан әйләнеп йөрисе килмичә, боз өсләтеп кенә, көрт ера-ера, кайтып киттем. Зөлхиҗәләр бакча башыннан ага торып Кушинеш тармагы, дугайланыпдугайланып, безнең күршеләр бакча башына килә, чишмә сукмагы да шул тирәдән уза Мин шул сукмакны капшый-капшый алга атлыйм. Аръяк болындагы Ерак чишмә ягыннан килә торган умрак җил әле бүрекне умырып китәргә чамалый, әле арт чабуларга китереп суга да тез асларын сыгылдырып куя, әле төерле карны биткә китереп бәрә дә күз төпләрен, колак-бо- рыннарны чеметтереп ала. Күз ачкысыз буран дигәннәре шушыдыр инде ул дип уйлыйм мин. Нәкъ шул чакта арттан, ерактан нечкә генә бер тавыш килә. Борылам, колак салам: «Гәрәй абый, Шәнгәрәй абый! » дип кычкырган кебек ишетелә. Мин аптырап калдым: нәрсә икән бу? Кем кычкыра икән?.. Ул арада булмады, бәләкәй генә кара күләгәнең бата-чума мина таба йөгереп килгәне аңлашылды. Мин дә аңа таба омтылдым. Менә каршыма күлмәкчән, оекчан килеш кенә йөгергән Зөлхиҗә килеп басты. Ис-акылларым китте! Башына шәл дә бөркәнмәгән, ичмаса, мангай өстенә генә беркеткән әлеге энҗеле калфактан гына! Тыны-көне беткән, үзе көлә, үзе мышный, үзенең икс бите уттай кызарып янганлыгы караңгыда да беленеп тора. Җил тузгыткан калын кара чәчләренә, нәзек кашларына бөрчек-бөрчек кар кунган: әйтерсең калфагындагы энҗеләре бөтен гәүдәсенә сибелгән иде. Юк, аның ул секундтагы сихри матурлыгын һич кенә лә аңлатып бирә алмыйм мин хәзер. Әллә ул әнә шул ерак болындагы Акчишмә әрәмәләреннән килеп чыккан тылсымлы бер төн кызы, әллә ул таудагы серле урманнар куеныннан йөгереп төшкән әкият кызы, әллә ул кышкы басулардан шушы буран, шушы җилләр белән уралып килгән кар кызы Әллә инде безнең гади генә авылдагы ia.ni генә йортлы, гади генә игенче Сәйфи абзыйның бер дә генә гади булмаган г\зәлемине гашынк иткән Зөлхиҗәсе! Ул вакытта боларпы аеру минем көчемнән килми иде. — Мә, Гәрәй абый, — диде ул әз генә үпкәле тавыш белән, — бүләк* не ташлап китмиләр аны... Үлдем дә киттем. Ай, мин тинтәк! Ай, мин тавык мие эчкән ишәк! Ул биргән чигүле яулыкны сондык өстендә онытып киткәнмен ич! Ул миңа шуны сузгач, оятымнан боз тишегенә кереп китәрдәй булдым, тик янда бәке генә юк иде. Ашыгычлык белән булган инде бу. Теге нәләт төшкән кызлар көлеп каушаттылар, ашыктырдылар бит. Рәнҗетүем өчен җыландай телләремне аяк астына салып, кичерүен үтендем, ялвардым. Ә ул миңа җавап биреп тормады, үрелеп битемнән бер генә тапкыр «әп» итте дә көлә-көлә кире йөгерде. — Тукта!—дип кычкырдым мин һәм, бер сикерүдә артыннан җитеп, пальто кисәгемне аның башыннан ук бөркәндердем дә, җил җиңеллеге белән күтәреп җилкәмә утырттым һәм күз ачып йомганчы бакча капкаларына хәтле илтеп тә куйдым. Бөтен дөнья бөек һәм соклангыч бер матурлыкка чумган иде бу мизгелдә. Таң алдының күгелҗем-куе төстәге юка пәрдәсе безне үзенең серле куенына яшереп барды. Тантана белән генә уйнаклап очкан кар күбәләкләре өсләребезгә кунып, ак чәчәкләр белән күмә кебек иде безне. Юк, сүз булмады бу мизгелдә. Сүзләр артык иде. Жилкә өстемә утыртып, ике яктан ике кулым белән аның кулларын тотып барам. Әнә шул куллардан килгән кайнар агым иң гүзәл бер җыр тудыра минем йөрәктә, мәңгелек бәхет җыры. Ә җилкәмдә килүче Зөлхиҗә үзе әкияттәге патша кызы Таңсылудай тоела миңа. Тик бу бәхетле мизгел озакка бармады. Ул ашыкты: җилкәмнән сикереп төште дә «хуш, җаным-бәгырем!» дип, юкка да чыкты. Мин кулларымны гына сузып калдым. Ничек өскә кигәнемне, ничек кайтканымны да хәтерләмим... Иртәгесен күршенең гармунчы Вәсиме калага алып китте мине. Чанага бәйләп салган сугым малы хәлендә идем: бөтен дөнья ямьсез, күңелсез, суык, боек иде миңа. Чанадан төшеп, каядыр, әллә кайларга качасы килә... ... Шушы урында Акбаш үзенең сәер хикәясеннән тукталып калды. Карчыгы тарафыннан көненә ике генә данә бирелә торган сигаретының берсен калтыранган куллары белән кабызды да, йотлыга-йотлыга суырып, дәррәү тартып та бетерде. Аның бу хәтле саксыз кыланганын моңарчы һич күрмәгән егетләр гаҗәпкә калдылар. Тартып бетергәннән соң да эндәшмәде ул. Чыраен төн төсле караңгылык басып алган иде. Сүз кушуы да уңайсыз иде аңа. Мәгәр хикәянең матурлыгына сокланган Хәйбери түзмәде: — Соң бит, бетмәде әле бу, ярты юлда калды! — диде. Башкалар да егетнең кыз белән кавышу көннәрен көтәләр иде. — Ярты юлда калды шул... Бөтенесе ярты юлда өзелде...—дип куйды Шәңгәрәй карт бик озак сүзсез торганнан соң. Аның артык сөйлисе килмәве күренә иде, шулай да безне кире кагарга базмады, ахры, дәвам итте: — Авыл кулагының Бадамша атлы малае бар иде. Сазаган егет, суккан көлтә, башкисәр нәрсә иде. Шуның өстенә үзе яман да чибәр иде. каһәр. Шул чибәрлеге һәм явызлыгы белән бик күп авыл кызларының мескен башларына җиткән бандит дияргә дә ярый. Шуның Зөлхиҗәгә нәфсесе төшкән бит. Яучы җибәреп караган, бик күп маллар да вәгъдә иткән. Кыз бармаган. «Минем вәгъдәләшкән кешем бар» дип, туп-туры үзенә әйткән. Шуннан соң нәкъ иске авылдагыча хәл булган. Хәер, ул чакларда авылны әле бик үк яңа дип әйтеп тә булмый иде шул. Таң белән кызлар талкы талкыганда пар ат җигеп, тагын бер сатлык егет утырып килгән дә, Зөлхиҗәне кычкыртып урлап, башка авылга чапкан. Шунда ук көчләп, «алдым-бирдем» ясатып, аны үзенә хатын иткән. Аннары өйләренә алып кайткан. Зөлхиҗә өч көн, өч төн беркая 84 чыкмыйча жылаган. Дүртенче көнне кичке эңгердә чишмә суына киткән җиреннән кайтмаган. Беркем күрмәгән кичке караңгыда бәкегә ташланган ул. Аның яртылаш кар күмгән чиләк-көянтәсен икенче көнне генә бәке яныннан табып алганнар. Бик борынгы, бик иске заманнардагыча килеп чыккан бу хәл. Бөтен якты өметләре, бөтен матур хыяллары пи- ра-зара килеп тапталгач, шундый үлемгә мәҗбүр булган иде ул гүзәл- кәй... Зөлхиҗәнең әтисе Сәйфи абзый, күрше-күләнен җыеп, агым буена бозны ватып, багорлар, тимер ыргаклар белән өч көн эзләгәннән соң гына табып алган аның гәүдәсен. Кушинешнең тирән сулары шактый ерак агызган булган Зөлхиҗәкәйне... Кантон каласы безнең авылдан кырык чакрым гына. Шулай да бу йөрәк яргыч хәбәр атна-ун көннән соң гына килеп ишетелде мина. Акылдан шашкандай ярсып авылга кайттым, урамнарны, боз өсләрен, Зөлхиҗәләрнең йорт тирәсен, өйләрен әйләнеп-айкап чыктым. Беркайда да, бер генә сулышка да җаным тынычлык таба алмады. Үтермәкче булып теге бандитны эзләдем: аны кулга алганнар иде. Хәер, кул пычратудан ни файда сон? Зөлхиҗәкәй әйләнеп кайтмаячак бит, кайтмаячак'. Төн уртасында торып зиратка киттем. Аның кабер балчыгын әле кар күммәгән иде. Хәтта суынып җитмәгән кебек иде әле анын кабер балчыгы! Егылдым да шул каберне кочаклап үкси-үксн еладым. Аны чакырдым. — Ник дәшмисең, күз нурым?!—дип өзгәләндем —Ник миңа хәбәр итмәдең, ник мине көтмәдең? Кайткан булыр идем, аңлаган булыр идем мин сине! Якты бәхетебезгә ул вәхшилек табы барыбер төшмәс иде!.. Кабер җавап бирмәде... Күрәсең, ул чактагы унтугыз яшьлек авыл малаеның мәхәббәте һәм таудай хәсрәте шулай яшереп булмас дәрәҗәдә көчле булгандыр. Сез көлмәгез инде, егетләр, хәзерге Шәнгәрәй булса, ихтимал, башкачарак кыланыр иде. һәм үчен дә кайтарган булыр иде. Шул төндә мин яңадан авылга кайтып тормадым. Таң беленгәндә. Зөлхиҗә кабереннән кузгалдым да зират яныннан гына Чәрчә авылы үренә менә торган кыйгач юл белән китеп бардым. Укулар да калды, якты хыяллар да сүнде. Күз күрмәс, колак ишетмәс еракларга китеп олагасым килде. Җәяүле язмыш һәм бәхетсез язмыш мине таҗик илләренә китереп чыгарды... Мәгәр яшьлектә кабынган саф сөю ялкыны барыбер сүнми икән. Ул биргән чигүле яулык та озак еллар кесәмнән төшмәде. Фронтта да үзем белән иде ул. Кырык бернең кышында камалыштан чыкканда бер иптәшемнең өзелгән кулын бәйләргә туры килде аның белән. Тетрәнгән хәлдә идек без. Кабат бер сүз дә эндәшмичә тын калдык «Менә нинди икән ул!» дип уйладык. Кинәт үз булып, тагын да якын һәм аңлаешлы булып китте безнең Акбаш. Ә бәхәс дәвам итте.. 1974—1976,