Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР ЯЗАЛАР ЧАЛЛЫ КЫЗЛАРЫ

һөнәрләре буенча алар төзүчеләр, тәрбиячеләр, пешекчеләр, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Туган җирләре — Татарстан һәм Башкортстан авыллары Тынгы белмәс кызларны көн саен могҗизалар туын торган Чаллы җире. КамАЗ тезелеше үзенә тартып китергән. Яңа җиргә алар зур өметләр, якты хыяллар белән килгәннәр Кайнар хисләр тормышны ямьләндерә хезмәтне җырга сала. Мәхәббәт белән үрелеп шәһәр үсә, яңа гаилә, яңа буын туа. Бәхетле кеше генә бәхетле тормыш төзи ала. Җырламыйча ничек түзим. Ургыла яшәү кечем. Деньяга яңа җыр остим Яраткан кешем өчен. Бу сүзләрнең авторы—моң һәм оптимизм белән сугарылган шигырьләре укучыларга байтактан таныш Сәлимә Шәрипова Сәлимә башлап җибәргән яңа Чаллы җырын күпләр күтәреп алды. Җыр языйм дип илләр гизмим. Ул бит һәр чак минем белән,— ди дөньяның яменә сокланучы Рәйсә Фахразиева Гүзәл табигатьле Арча якларыннан килгән Фирая Хәлиуллина ялгыз минутларында туган авылы белән сөйләшә: Канаты ныгыган коштай Текә яр өсләрендә — Еракта йөргән кыз балаң Тешәме исләреңә) Гигант төзелеш көн саен батырлык, кен саен сабырлык сорый, ихтыяр көчен сыный. Башкортстан кызы Венера Хәбибрахманова тормышның каршылыклы якларын күңеленнән кичерә: Әллә язмышымны сыный — Гел шаярта шул ак болыт: Кайчакта йолдыз күрсәтеп. Ә кайчак яшергән булып... Яңа җирдә бәхетен тапкан Тәнзилә Сәгыйтова бөтен дөньяга ишетелерлек итеп аваз сала: Көннәрем, минутларым да Гел сөенеч, гел рәхәт. Ятка түгел, үлемгә дә Бирмим сине, мәхәббәт! Чаллы кызлары Чая. эшчән, уйчан кызлар Укучыларны бүген бишесе белән таныштырабыз Аларны мәшһүр КамАЗ очраштырды, шигърияткә мәхәббәт дуслаштырды. Кызлар «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә иөриләр. Яшь әдәбиятчыларның эшенә танылган язучы Эдуард Касыймов ярдәм итә Монда шагыйрь Мәхмүт Газизоа чыныгу алды. Казан дәүләт университетын бетереп төзелеш романтикасына чумган Равил Вәлиевнең КамАЗ очерклары, беренче повесте башлап «Ләйсәнклеләргә укылды Яшь тәнкыйтьче Равил Лотфуллин— берләшмәнең хәзерге җитәкчесе—кызларның яңа шигырьләрен үз кулы белән күчереп Әлмәтке җибәреп тора, язучыларны әледән-әпе берләшмә утырышына чакырып ала.