Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЧАК ҖЫЛЫСЫ

Рәис Даутовка 50 яшь л учак ягарга ярата. Көне буе бакчада әвәрә килеп йөргәннән соң дача өе каршында ут тергезеп җибәрә... Якты күздә үк урманнан коры-сары җыештырып чыга, бакчадагы чыбык-чабыкны да бер урынга җыештырып бара, аннары, күз бәйләнә башлагач, арып-талып учак урыны каршындагы утын кискәсенә килегг утыра. Ашыкмыйча гына, ниндидер бер пөхтәлек белән дигәндәй, чыбык-чабыкларны кисеп өеп куя да ут ягып җибәрә. Учак терелеп, ялкын телләре дәртләнеп сикерешә башлагач, иркен сулап куйгандай була — тәмәкесен кабыза, күкрәген тутырып бер суыра, кулына берәр чыбык алып, учакны ара-тирә рәтләштереп ала. Инде караңгы да төшә. У Ялкын телләре, җилдә тузгыган ат ялыдай, лепер-лепер килеп сикерешәләр дә, учак тамырыннан өзелеп, караңгылыкта эреп югалалар, алар урынына тагын яңалары терелеп чыга Ул әнә шуларга карап уйланып утыра. Йөзендә ялкын шәүләләре уйный — чырае бер яктырып, бер караңгыланып китә, әйтерсең лә тарих үзе чагыла аңарда Ут һәм Кеше Әнә шулай учак ягып утыруда бер мәгънә бар сыман. Бәлки мәга- ф рәләрдә беренче тапкыр ыру учагын тергезеп җибәргән ерак бабалар җаны-рухының безнең тамырларда тилпенеп, сулкылдап куюыдыр ул?1 Әйе, әйе. мөгаен, шулайдыр Учак тере булганда җанга җылы, тәнгә рәхәт күңелгә хәвефсез шул Кешеләргә S генә түгел!.. Җылы барын сизенеп, әнә Шарик та аның аяк астына килеп елышкан. Хуҗасы: — Ай инде, ай инде! Бигрәк тәти инде үзе. — дип. башыннан сыйпауга ул аяк ас- тына тагын да сыенарак төшә. Мондый чакта Шарик нишләргә белми, иркәләнә, наз- Z лана, тутырып хуҗасына карап ала — сөенеч, бәхет тулы күзләре менә-менә җиргә тамып төшәрләр төсле тоела. Учак җылысыннан бигрәк, күңел җылысын тоеп иркәләнә е Бар шундый кешеләр — алар, кичке караңгылыкта өмет булып кабынган учаклар шикелле, үзен чолгап алган мохитка җылылык, яктылык биреп торалар. Алар янына, җылы эзләп, кешеләр килә — яшьләр дә, өлкәннәр дә. танышлар да. таныш түгелләр дә. Без аның белән менә дүртенче ел инде бер бүлмәдә утырып эшлибез, менә дүртенче ел инде мин үзем шул учакның җылысын тоеп яшим Хәер, бер мин генә микән?! Аның янына еш кына әдәбиятыбыз аксакалы Сибгат ага Хәким кереп утыра. Сүз, әлбәттә инде, әдәбият Турында, иҗатлары бөреләнеп килүче яшь көчләр — алмаш турында бара. Теге яки бу яшь әдипнең егәр көче ничегрәк, ут тамыры тирәннән киләме, бер җил исеп кую белән сүнеп китмәсме — әңгәмә әнә шулар хакында. Күреп, сизеп торам — Язучылар союзына кабул итү комиссиясендә бергә эшләгәннәре өчен генә түгел, әле болай, кеше буларак, милли әдәбиятның бер вәкиле буларак, кабынып килүче яңа учакка утын-сары ташларга әзер торалар алар. Язмышлар турында чын күңелдән кайгырта алган кешеләр—бәхетле алар Андый кешеләр күңелендә Кешене ярату дигән сүнмәс учак яна Шундый кешеләрнең берсе ул Рәис абый. Бер генә әдәбият та бөекләрдән генә тормый. Бөекләр. Атлант кебек, әдәбият күге гөмбәзен иңнәрендә тотып торсалар, бөекләрне үз җилкәләрендә бик күп •әдәбият хадимнәреи күтәреп тора Рәис абый әнә шул беекләрне үз җилкәсендә күтәреп торучыларның бер вәкиле, татар әдәбиятының намуслы тырыш «хадиме» Дәрес, ул шагыйрь дә, прозаик та түгел, пьесалары да сәхнәдә уйналмый, “башкаларның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә». Бу сүзләрне юри куш җәяләр эченә алдым әле Ни өчен дисәң, беренчедән, тәрҗемә эшен «икенче сортлы» иҗат итеп караучылар да очраштыргалый бит (герчә алай булмаса да), икенчедән, «әдәбият хадиме» дию белән гомумән теге яки бу язучының әдәбиятка карата булган мөнәсәбәте турында бер-нке сүз әйтәсе килә Тирән ышануымча, Рәис абый үз-үэенә пешәр-пешмес. урта кул повесть-мазар язарга рөхсәт итмәс иде. Чөнки ул әдәбиятны артык нык ярата, күңеле авыртыр дәрәҗәдә аңлый, хөрмәт итә Бар ич шундый категория кешеләр — урта кул булып калмас өчен, әдәбиятка хыянәт итү ихтималыннан шикләнеп, «язучы» булмый калучылар Аларның бу батырлыкларын аклап булмаса да, аңлап була. Әдәбият диген изге йортка аяк салмый керүчеләргә караганда, аларның бу адымнары, мөгаен, мең мәртәбә гуманлы- рактыр да әле Ләкин Рәис абыйның, алардан аермалы буларак татар әдәбиятында үз урыны, үзе генә терелткән учаклары бар Ул баш-аягы белән әдәбиятка кереп чумган, ул әдәбият дөньясында яши, һәр күзәнәге әдәбият Һавасы белән сулый һәрбер агымсу үз үзәнен таба. ди. Уп юлында нинди генә борылмалар ясамасын, тау-ташларга очрамасын, барыбер үз Диңгетеие барыл нов Рәис Дау<ов»-ың әндын диңгезе — әдәбият, әдәбиятның да тәрҗемә өлкәсе Аның бер анкетага биргән җавапларында мондый 1Ь1йбретле юллар бар. озынрак булса да шулармы күчереп үтәсе киле: «Мин чын мәгънәсендә китап культы яшәгән гаиләдә үстем. Безнең гаиләдә һәммә кешегә, шул җөмләдән әти-әнигә дә, «китап җене» кагылган иде. Мәрхүм әнием Тукай шигырьләренең барысын диярлек күңелдән белә һәм яшьрәк чагында үзе дә шигырьләр язгалый иде. Табигый, әдәбият сөюче һәр яшүсмер кебек, минем үземдә дә иҗат дәрте уянды, һәм ул елларда, үзем өчен генә дигәндәй, шигырьләр, хикәяләр язарга да азапланып маташтым. Әмма ул балалык, яшьлек чорында мине иң дәртләндергән нәрсә—ул да булса үзем укыган дөнья әдәбияты җәүһәрләрен татар телендә күрү теләге иде. Шул эчке теләк-дәрт, ихтимал, минем әдәбиятның тәрҗемә жанрында тукталып калуыма сәбәп булгандыр. Хәтеремдә, шул мәктәп елларында ук мин Микеланджелоның берничә сонетын һәм Ронсарның үземә бик ошаган шигырьләрен, рус теле аша, татарчага тәрҗемә иткән идем». Менә шулай «уйнап» башланган эш аның гомерлек шөгыленә әйләнеп китә. Бүгенге көндә татар укучылары М. Твенның «Янки король Артур сараенда», Д Фени- мор Куперның «Соңгы могикан». Ф. Достоевскийның «Җинаять һәм җәза», А. Купринның «Атышу» әсәрләрен, Э. Хемингуэй «Хикәяләрмен Рәис Даутов тәрҗемәсендә укыйлар. Ләкин хикмәт санда гына түгел бит әле... Әйтик, татар әдәбиятында тәрҗемә үсешенең төп өч этабын күрсәтергә мөмкин. Октябрьга кадәр һәм аннан соңгы беренче унъеллыкта «ирекле тәрҗемә» методы өстенлек иткән. Ә 30 нчы еллар башыннан 50 нче еллар ахырларына кадәр нигездә ■механик тәрҗемә» дип яманаты чыккан юнәлеш канат җәя. Бу юнәлешләрнең һәр икесе җитешсезлекләрдән азат түгел иде. Беренче юнәлеш оригиналдан читкә алып китте, икенчесе җанырухы суырылган төссез, хиссез тәрҗемәләрнең күбәюенә китерде. 60 нчы еллар башында, әлеге «механик тәрҗемәгә» каршы реакция сыйфатында- рак, яшь тәрҗемәчеләр арасыннан яңа бер дулкын күтәрелде. Бу агым елдан-ел кеч җыя барып, хәзерге көндә үзен тәмам танытып өлгерде. Шулай итеп, татар теленә тәрҗемә итү эшенең фәнни теоретик принциплары эшләнде — «иҗади тәрҗемә» барлыкка килде. Конкрет алганда, Рәис Даутов нинди принципларга таянып эш итә соң? Бу сорауга ул бая искә алып үткән анкетага җавапларында бик ачык әйтеп үтә: «Тәрҗемәчеләрнең иң изге вазифасы — теге-яки бу әдәби әсәрне эчтәлек, стиль, образлылык хасиятләренә хилафлык китермичә, икенче бер телдә мөмкин кадәр адекват, тәңгәл гәүдәләндерергә омтылу. Мин монда нәкъ менә «гәүдәләндерү» сүзенең асыл мәгънәсенә ишарәлим. Шул асыл мәгънәсендә тәрҗемәченең эшен актер хезмәте белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Актер да бит образперсонажның эчке дөньясына тирәнтен кереп, сәхнәдә аны автор тасвирлаган яки күз алдында тоткан эмоциональ югарылыкта гәүдәләндерергә тырыша. Тәрҗемәче дә шулай: бүтән телдә язучы әдипнең рухи дөньясын, фикерләү формаларын, әсәрендәге фикри-әдәби хасиятләрне йөрәге аша үткәреп, ул үз ана телендә бу әсәрне яңабаштан корып, гәүдәләндереп бирергә бурычлы». Практикада Рәис Даутов шушы бурыч-принциптан читкә тайпылмаска омтыла һәм шуңа күрә язу стиле, фикерләү формалары белән үзенә якынрак торган язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итә. Сәхнәдә уйналган һәрбер рольдә оста актерның индивидуаль сыйфатлары ачык сиземләнгән кебек, тәрҗемә әсәрендә дә. табигый, тәрҗемәченең үз стиль үзенчәлекләре, язу манерасы чагылмый калмый Ләкин, тәрҗемәче үзе оста стилист булганда, андый «югалтулар» оригиналның гомуми эмоциональ яңгырашына сизелерлек зыян китермиләр, аерым очракларда исә аны баетып кына җибәрәләр ■Җинаять һәм җәза» романының татарча яңгыравы моңа ачык мисал булып тора ала. Бу тәрҗемәдә Ф Достоевский рухы тулысынча сакланган хәлдә, татар тел үзенчәлегенең халыктан, Тукайлар. Ибраһимовлардан килә торган байлыклары, хасиятләре дә аеруча калку чагылды. Менә шуңа күрә дә бу әсәрнең татарчага тәрҗемә ителүе бөтен татар әдәбиятының тәрҗемә өлкәсендәге казанышларыннан берсе булды. I Искә төшерергә тырышып уйлап утырдым, ләкин аның бер генә эшне дә аннан- моннан гына, ашык-пошык башкарганын хәтерли алмадым Өйдә. эштә, бакчада ___________________________________________ һәриайда һәрнәрсәне җиренә җиткереп һәм. әйтергә кирәк, анализлап, бөртекләп эшләргә тырыша ул. Коры рационализм гына түгел бу (аңарда иҗат фантазиясе дә җитәрлек), ә бәлки табигатьтән бирелгән байлык — эчке рухи культураның югары булуы турында сөйли торган бер дәлил. Бу сыйфат, бер яктан, озак еллар Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләү дәверендә камилләшкәндер, икенче яктан, характерына хас шушы төсмерләр аны әйбәт редактор иткәндер. Рәис Даутов үз гомерендә өч йөзгә якын китапка фатиха биргән — халык күңеленә мәгърифәт кошлары очырган кеше. Өч йөзләп китапка аның күңел җылысы салынган. Үзенең «мин чын мәгънәсендә китап культы яшәгән гаиләдә үстем» дигән сүзләрен искә алсак, әлеге саннарның асыл мәгънәсенә төшенү кыен булмас Китапны ул кешеләрне яраткан кебек ярата, китапка карата аның күңелендә ниндидер бер аерым җылылык, хөрмәт яши. Китап тудыру җиңел хезмәт түгел, фәлән генә битле җыентыкка да дистәләгән кешенең акыл һәм физик көче кергән була. Ләкин нәшриятта аның чын хуҗасы — редактор. Менә ул «сигнальный экземпляр»ны карап утыра. Беркемне дә күрми, ишетми — китапка чумган. Ничек басылган, буяулары әйбәт тешкәйме, төпләнеше ничек, формат сакланганмы? — барысын-барысын тикшерә. Өстәлгә бастырып куя да. еракка китеп карап тора — читтән ничек күренә икән? Әгәр китап тулаем күңеленә хуш килсә, йөзе яктырып, нурланып китә. «Әйбәт редактор» булу өчен чыннан да автор белән кулга- кул тотышып эшли алу. әдәби зәвык, эрудиция генә җитмидер, ә бәлки китапны аңлау, ярату хисе дә зарурдыр. Хәзер Рәис Даутов татар әдәбияты классикларының әсәрләрен редакцияләү буенча специальләште — Тукай, Ибраһимов томнары аның редакциясендә дөнья күрде. Ул учак ягарга ярата. Аның учагы һәр вакыт тере, учак урыны һәр вакыт җылы. Чөнки учагын ул кешеләр, халык күңеленнән сирпелгән очкыннардан кабызып җибәргән