Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ШӘҖӘРӘЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ

Шәҗәрә — гарәп телемнән кергән сүз. Татарча агач дигән мәгънәне белдерә. Буыннарның өзлексез алмашынып торуын куп ботаклы агачка охшатып, бабаларыбыз нәсел тарихы турындагы истәлекләрне нәсел агачы яки шәҗәрә дип атаганнар. Шәҗәрәләр язма һәм телдән сөйләү рәвешендә буыннан буын га күчә килгәннәр. Гасырлар дәвамында татар шәҗәрәсе күп үзгәрешләр кичергән. Бездә шәҗәрәләрнең аерым нәсел, гаилә тарихына караган төрләре аеруча киң таралган. Шул ягы белән ул башкорт, казакъ, төркмән халыкларындагы ыру-кабилә шәҗәрәләреннән ныи аерылып тора. Ыру-кабилә мөнәсәбәтләренең иртә җимерелүе бездә андый төр шәҗәрәләрнең югалуына китергән. Алар урынын ыру шәҗәрәсенең бер тармагы булган нәсел шәҗәрәсе алган. Билгеле, ыру шәҗәрәсе кинәт юкка чыкмаган, аның аерым эзләре урта гасыр татар морзаларының, шулай ук тарханнарның нәсел язуларында бик озакка хәтле сакланган. Тик бу язмаларның күбесе безгә килеп җитмәгән. Мәгълүм булганнарыннан Бараҗ, Олыс бий нәсел язуларында ыру шәҗәрәсе билгеләрен очратырга мөмкин. Нәсел язуларының безгә килеп җиткән иң борынгы язма фрагментлары XIII—XV гасырлардан калган болгар татар эпиграфика истәлекләрендә очрый. Дәүләт архив ларымда һем басма чыганакларда XVII гасырда язуга беркетелгән шәҗәрә үрнәкләре шактый. XVIII—XIX гасырларга караган чыганаклар саны исә тагы да ишлерәк Берничә гасыр дәвамында татар шәҗәрәләре сыйфат ягыннан акрынлап үзгәрә килгән. Җәмгыять тормышында барган тарихи үзгәрешләр шәҗәрәләрне дә читләтеп узмаган, билгеле. Бу үзгәрешләрнең күбесе антропонимика һәм титулатура өлкәсен дөге яңалыкларга кайтып кала. Ләкин шәҗәрәләр форма һәм төр ягыннан XIX гасыр ның икенче яртысына хәтле биз аз үзгәргән. XIX йөзнең икенче яртысыннан соң нәсел шәҗәрәләренең яңа төрләре барлыкка килә (шул ук вакытта традицион нәсел шәҗәрәләре дә яши бирә). Элеккеләреннән аермалы буларак, нәсел язуларына теге яки бу фамилиягә бәйле тарихи хәбәрләр остәлә башлый. XIX гасырның икенче яртысында шушы яңа төр нәсел язулары җир легенде региональ тарих, ягъни авыл, төбәк тарихына караган язмалар күбәя Бу урында кыскама гына булса да региональ тарих формалашуга китергән сәбәпләрне күрсәтеп узу кирәктер. Тормыштагы яңа тенденцияләр тәэсирендә һәм милләт булып формалашу про цессында татар халкының үз тарихы белән кызыксынуы көчәя. Бу—бер Икенчедән, X. Әмирхан, Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйриларның тарихи хезмәтләре тәэсирендә ре гиональ тарихларга ныклы җирлек хәзерләнә. Соңгысы аеруча зур игътибарга лаек Беренче тарих китаплары язып бастырган мәгърифәтчеләр үз әсәрләрендә татар шя җәреләренең бай мирасын бик киң файдаланганнар Бу үрнәк һәвәскәр тарихчылар Ш өчен беренче тәҗрибә булган Сакланып калган документлар Мәрҗаниның җирле тарихчылар белән тыгыз бәйләнештә булганлыгын раслыйлар Авыл, төбәк тарихларының беренче үрнәкләре үзләренең төзелешләре ягыннан X. Әмирхан, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри китапларын хәтерләтәләр. XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башларында бу тарихларның кайберләре басылып та чыккан. Мисал төсендә М. Тукаевның «Тарихы Эстәрлебаш», М. Сүнчәләйнең «Иске Кыйышкы тарихы» исемле хезмәтләрен, Р. Фәхретдиновның Сәгыйт бистәсе, К. Насыйриның Зөя өязе, А. Блашовның Әҗе авылы хакындагы китапларын күрсәтергә мөмкин.' Кулъязма хәлендәге төбәк тарихлары тагы да күбрәк булган, тик аларның бик азы гына фәнни китапханәләргә эләгеп калганнар. Казан китапханәләрендә саклана торган әһәмиятле кулъязмалар арасында Әхмәт бине Хафыйзетдииның 1910—11нче елларда язылган «Тарихы Бәрәңгеви», К. Биккуловның «Яңа Тинчәле тарихы», И. Урмановның «Әҗе авылы тарихына материаллар», И. Туйкмнның «Зәй-Каратай тарихы» кебек әсәрләр бар. XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башларында авыл тарихларын җыйнау һәм бул дыру юлында күренекле татар галиме Р. Фәхретдинов зур эш башкара. 1975 елда Казан шәһәрендә Р Фәхретдиновның укытучы Ф. Хәдимовка адресланган бер хаты табылды. Ф. Хәдимов галимгә «Бәйрәкә авылы тарихы»н язып җибәргән булган. Хатны тулысы белән китерәбез: «Хөрмәтлү мулла 4 5 Фәхертдин әфәнде! Тәхия6 вә сәлам. Ошбу ел беренче май тарихлы «Бәйрәкә каръясе хакындапгы тарих сәхифәгез сәламәт килүб тапшырылды. Матлубемезнең 7 8 9 фәүкында 1 гүзәл бер әсәр булган. Үз сәмаңез берлә... «Асарвга дә- реҗ кылырмын10. Сезгә тәкърар рәхмәт укучы. Моннан соң шундый тарихи хәбәр ишет- сәңез, йәки иске йазулар күрсәңез, хәбәр итүб торуыңызны арыз кыламыз... 11 . Риэаэ+дин бине Фәхертдин. 1925 ел, 18 май, Уфа, Тукай, 5.» Соңгы елларда уздырылган археографии экспедицияләр вакытында әлегәчә мәгълүм булмаган күп кенә авыл тарихлары табылды. Алар арасында Г. Габәши тарафыннан төзелгән «Чыршы авылы тарихы», Ф. Хәдиминең «Бәйрәкә тарихы», Г. Заһи- дуллин язган «Бәрәзә авылы тарихы», Г. Хәмитовның «Түбән Ушма һәм Тат. Парзы авыллары тарихлары», Афзалетдин бабайның «Айдар авылы тарихыннан» язмалары (соңгы кулъязманы филология фәннәре кандидаты Ф. С. Фасеев тапкан), Нурдидә апа Гаффарованың «Күгәй авылы хакында» хәбәрләре, Г. Фәтхуллин язган «Иске Шалты тарихы» һ. б. кулъязмалар бар. Татар шәҗәрәсе нигезендә региональ тарих жанры барлыкка килү хакындагы фикерне башлап М. Усманов язып чыккан иде12. Ләкин авыл тарихлары, жанр буларак, әле бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән һәм барланмаган. Соңгы елларда авыл тарихларының билгесез кулъязмалары табылу аларны жанр буларак системалы төстә өйрәнү мөмкинлеген бирә. Биредә авыл тарихларының эволюциясе, аларның төзелеше һәм әһәмияте турындагы кайбер фикерләр әйтелер. XIX гасырның соңгы чирегендә аерым нәселләрнең тәфсилләп язылган һәм авыл тарихы исеме белән йөртелә торган шәҗәрә үрнәкләре барлыкка килә Шушы ук вакытта нәсел шәҗәрәләрен берләштергән күмәк җәмәгать шәҗәрәләре җыентыклары да күренә башлый. Шәҗәрәләр үсешендәге бу этап 1910 нчы елларга хәтле дәвам итә. Аерым нәселләрнең киң планда язылган тарихларыннан Әхмәт бине Хафыйзетдиннның Урмат нәселенә багышланган «Тарихы Бәрәңгеви» әсәрен, М. Тукаевның «Тарихы 4 Семипалат шәһәреннән Әхмәтвәли Монасыйпов. Мәрҗани үтенече буенча «СИМИПУЛЯТ тя- г^МЛец 9с9₽а яэган “ ШУРа : «Урналы. 1915 ел. 2 сан. 47Ү бит);МУсманов Ш Мәржаяи 81-85 битләр^ ° РЫЙ а₽асы ндагы бәйләнеш турында яза («Агыйдел» журналы, 1966 етЗ сан ’ Мулл а-бу очракта укымышлы, галим кеше мәгънәсендә кулланылган 6 Тәхия — яхшы теләкләр 7 М а т л у б — теләнгән, эзләнгән ‘Фәүкыяда - артыгы белән •Сәмаңез — буйсынып, буенча ’ Д әр җ кылырмын — кертермен, бастырырмын. •Арыз к ы л у — сорау, үтенеч • Татарские исторические источники XVII—XVIII вв Рус телендә. Казан. 1972 ел. 194 бит. Эстәрлебашп (Тукай нәселенә багышланган), Растмөхәммәд шәҗәрәсенең Яңа Кенәр вариантын (Н. Ибраһимов тапкан) һ. б. күрсәтергә мөмкин. Күмәк шәҗәрә җыентыкларыннан Олы Мәңгәр авылының 49 нәселне берләштергән шәҗәрәсе билгеле 1910 ич ы еллардан соң күмәк шәҗәрәләр тезелешендә яңалыклар күренә башлый. Үсешнең бу этабы XX гасырның 20 нче елларына хәтле дәвам итә. Күмәк шәҗә реләрнең 1910 елдан соңгы үрнәкләрендә төп үзгәреш шул, аларда нәсел таблицалары белән янәшә авылның тарихына бәйләнешле киң мәгълүматлар бирелеп бара К. Биккулов тарафыннан төзелгән «Яңа Тинчәле тарихып, мәсәлән, шундый әсәр Лә кии бу төр шәҗәрә тарихларның саны кимрәк. 1920 нче еллардан соң шәҗәрә тарихлар җирлегендә авыл тарихлары формала шып җитә. Үзләренең элгәреләреннән аермалы буларак, бу дәвердә аларда күп тармаклы нәсел таблицалары бирелми инде. Күп очракта авылга нигез салган кешеләр һәм аларның соңгы нәселләре генә аталып үтелә Бу тарихларның үрнәкләре чагыштырмача күбрәк мәгълүм: Чыршы тарихы, Бәрәзә тарихы, Бәйрәкә авылы тарихы, Түбән Ушма тарихы, Котлымбәт авылы тарихы. Айдар тарихы, Шалты тарихы), Нарат Елга тарихы һ. б. шушы төркемгә керәләр Нәсел шәҗәрәләре кыска гына тарихи чор эчендә (100 ел чамасы) күмәк шәҗә рө. тәфсилле нәсел шәҗәрәсе, шәҗәрә-тарих һәм авыл тарихы дигән дүрт яңа тармакның үсүенә сәбәп булганнар Яңа төрләрнең барлыкка килүе прогрессив карашлы татар галимнәренең һәм укытучыларының эшчәнлегөнө бәйле. Авыл тарихлары, революциядән соң тәмам формалашып җитеп, яңа жанр буларак я&и бирәләр, камилләшәләр Аларның жанр буларак берлеге тема ягыннан гына түгел, төзелешләренең тәңгәллеге белән дә раслана. Авыл тарихларыны)Ң (шул исәптән шәҗәрә тарихларның да) төзелешенә күз салсаң, аларны)ң күп кенә уртак яклары бул- ганлыгы ачыклана Алар нигездә түбәндәге схема буенча язылганнар: 1. Авылның географик урыны, җирләре, борынгы табигый хәле 2 Авылга нигез салган бабалар, аларның хәзерге нәселләре, авылның исемен ха лык этимологиясеннән чыгып аңлату 3. Авылның җир сулары белән бәйләнешле легендалар. 4. Мәчет, мәктәп мәдрәсәләр тарихы, аң белем таралышы, авылның атаклы шә х өсләре. Бу жанрның чыганак базасы күп төрле булган. Тарихлар борынгы риваятьләр, шәҗәрәләр, рәсми документлар, метрика дәфтәрләре. эпиграфик материаллар һәм вакыйгаларның шаһиты булган кәшәләрнең истәлекләре буенча язылганнар Авторлар материалга сак караганнар Мөмкин булган очракта аларны рәсми документлар белән чагыштырулар үткәргәннәр. Яңа Тинчәле авылы салыну турындагы легендада авылны еч кеше нигезләгән дип әйтелә. Ләкин авыл тарихын тезүче бу хәбәрнең рәсми документ белән туры килмәвен, авылга башта 23 кеше килеп утырганын исбатлый Шунысы әһәмиятле, легендада әйтелгән исемнәр документтагы исемнәр белән туры килә. Димәк легендада күпмедер күләмдә реаль тарих чагылган дигән сүз. Авыл тарихларының тарих фәне өчен әһәмияте күптән исбат ителгән нәрсә. Алардагы хәбәрләрне бүтән чыганаклар ярдәмендә гомумиләштерсәң. кыйммәтле фәнни нәтиҗәләргә килергә мөмкин. Бу материаллар шулай ук халыкның рухи тормышыннан күп кенә хәбәр бирәләр Бәрәзә авылы тарихында, мәсәлән, төрле мәҗүсилек йолалары турында язылган Бәйрәкә авылы тарихы бу авылда 20 нче елларга хәтле яшәп килгән хатын кызлар җыены турында хәбәр итә Авыл тарихлары тел тарихын өйрәнүчеләр өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора. Беренчедән, аларда борынгы кеше, авыл, җир-су исемнәре чагылса, икенчедән кайбер диалекталь үзенчәлекләр урын ала Бәрәзә авылы тарихы моның кызыклы ми салы булып тора. Бу язма истәлектә Казан арты сөйләшләре өчен хас булган «ң> урынына >н» авазы кулланып сейләшү язуда чагылган, шул урынга хас булган тушы (шушы), тиш (чиш) кебек диалектизмнар да урын алган Шулай ук әдәби нормага сыймаслык - җилаштыру (җул, җар. җорт һ 6 ) да күзгә ташлана Шулай да диалектизмнар белән аерылып торган истәлекләрнең саны күп түгел алар башлыча Казан артында ешрак очрый. 20—30 ичы еллардагы истәлекләр рево пюцияго хәтле гамәлдә булган әдәби тел йогынтысында язылган Аларда кайбер ар хаик сүзләр һәм рус теленнән кергән алынмалар да шактый урын алып тора Авыл та рихларына ясалган күзәтү бу материалларның әһәмиятле тарихи һәм тел тарихы чыганаклары икәнлеген раслыйлар. Түбәндә региональ тарих үрнәкләреннән кайбер өзекләр китерелә. БӘРӘЗӘ АВЫЛЫ ТАРИХЫ13 Кулъязмадан өзекләр «... Йәнә мәшһүр нәсел Таракан Ишморад мулла нәселе. Мондан Тараканныкылар, Ишминекеләр таралмышдыр. Ганинекеләрне Бүре Гани дйп йөргәнләр. Бабалары мирзадан, Алат авылы янында мирза шәһәре — Мугай 14 шәһәре диләр, шундан күчеп килеп утырганлар. Азанчы Хөснетдин бабалары да Мугай шәһәрендән килгән булган. Мөселманнар арасында аралаш яшәгән мәҗүси бабалар языла. Мари белән мари чирмешләре булмыш. Мари исемендә йөрүчеләр бар да мари балаларыңдай: Төхфи, Фәтхулла, Шәмси вә башка балалары мариныкылардыр. Мирафа мәҗүсидер. Ишәу, Ишбай баба да мәҗүси кызын никахламышдыр. Шәмси Әтәчләр бабалары [белән] Вәлиләр бер тамыр. Таҗи Тинтәкләр, Фәтхулла Мари, Галәми Мөхетдине, Нәзирнеке ләр пләмәсе белән Нәзир нәсәбе, Мәҗит, Насир, Гобәй, Сираҗи, Миңлебай — бар да бер нәсел. Шәмәк углы Мөхәммәдрәхим чирмеш кызын никахлаган. Йәнә Исмәгыйль исемле кеше булган, Исмәй дип йөреткәнлөр... 1802 елда Бәрәзө бик көчле ут казасы белән казаланган. Таракан Ишморад булган урын Батыршалар урынында булган. Зур йЬртлы Ишминекеләр бабалары булган Ишморад ишан урманда... йөргәндә Әлкәй чишмәсе янында качкын булып ятучы кешеләрнең ашъяулыклары җанындагы чәйнекләрен алып кайткан. Шул ачудан качкын ларның берсе, хатынлар киеме киенеп, кечкенә арба тартып, җалтыратып тәңкә тагып, арыш урагы өстендә һәр халык басуда, төш вакыты, кыйбладан искән эссе, көчле җилдә Ишморад муллага ут салган... ТҮБӘН УШМА ТАРИХЫННАН Мамадыш районы Ишки авылы хакында борындан ишетелеп калган хәбәрләргә караганда, Казан әтрафындагы Чирмеш иле дигән авылдан күчеп килгәнләр, имеш. Килүчеләр [дә]н Алман, Ишки исемле адәмләр башлап килүчеләр булган. Морзалар авылы — Югары Ушма. Безләр яшь вакытымызда бу авылны Йәрмәкәү (Ярмөхәммәд) дип руслар әйтәләр иде. Анда Ярмөхәммәд морза булган диләр. Әле без белгәндә дә «бу — Ярмөхәммәднең кабере» дип йөриләр иде. Зур юл өстендә бер кабер бар иде. Беренче килеп утырган кеше Ушма исемле мари, имеш. Бу чирмешнең кайдан килүе тугрысында бер сүз дә мин ишетмәдем. Ушманың беренче утырган урыны хәзерге көндә Мадийар яки Марилар тавы дип йөри торган тауның җәйге кояш чыгышы ягындагы итәгендә... Икенче килеп утырган кеше Котыш (Габделкотдус) бабай, үзенең аркадашлары белән килеп утырган, имеш. Бу кеше Котыш авылыннан килгән икән. Котыш (Габделкотдус) авылы менә кайда булган: хәзерге Хафизовка — Ник күчтем авылы утырган урында булган. Бу бик иске заманда Котыш авылы дип мәшһүр булган. Хәзерге изгеләр чишмәсе дип йөртелә торган чишмә Котыш авылының чишмәсе булган, имеш... Язгы эшләр беткәч, шул тирәдәге авыллар Котыш авылында йәрминкә, зур базар (җыен — М. Ә.) ясыйлар икән. Ушмага өченче килеп утырган кеше Идегү бий исемле бер мирза, имеш... Ушмада «Малай» нәселләре дигән нәсел бардыр. Бу нәселнең чыгышы шул икән: ' көйләрдә бер кем, кайсы тегермәндер, бер тегермән буасы өстендә бер яңа гына тудырыл ташлаган бер ир бала (малай) табалар. Бу бала үсәдер. үрчидер. Менә бу баладан Ушмада «малайныкылар пләмәсе» башланадыр. Менә шушы нәсел белән Ушманы дүрт бабадан башланган дип әйтәләр. 13 Бәрәзә авылы тарихы турыңдагы кулъязма 1973 елда Арча районының Олы Бәрәзә авылында табылды Аны Г Заһидуллаң (1876—1947) язган булган. н ’ Шушы авылның легендалары буенча Арча районының Олы Бәрәзә авылы янындагы Рус Алаты урынында нугайлар торган Алат янындагы үрне әле дә «Нугай тавы» дип атыйлар Олы Бәрәэәнең яртыдан күбрәк халкын нугай нәселләре дип саныйлар МӘ Ушма зиаратының (каберлек) төш ягында бер биек текә тауны Кирәмәт тавы дип йөртәләр. Шул ук иске вакытдагы аталган исем белән. Менә шул исәбдән Ушма да мариларның килүен әйтә торган кирәмәтләре икән. Кирәмәткә бармаганда авылда келәү әйтә торган бер йортлары бар икән. Шул вакытда Ушмада бер Бәшәр исемле адәм булып, чирмешләрнең көләүлөренө каршылык итә икән. Марилар Бәшәрне яратмыйлар икән, сине Юмы (мариларның мәҗүси алласы—М. Ә.) ачуланыр әле дип әйтәләр икән... Мамадышлар Пугачевны чиркәү кагып, зурлап каршы алганлар, имеш. Пугачев лар каршы килгән кешене Мамадыш тавы өстендә аскайлар, имеш. Әнә шул каршы ларның кайсыларын Ушманың «Таган асты» дигән урамында аскайлар, имеш. Таган асты дип аталуга сәбөб шул икән.- БӘЙРӘКӘ ТАРИХЫННАН ... 1661 елда язылган таш күренде. Ул таш Биккол Табай углының 1661 елда вафат булуын белдерә... 2 1900 елның игътибарлы кешеләре тарафыннан сөйләнгән та» рих хәбәрләренә караганда. Биккол Табай углы Бәйрәкә авылының балаларын шул вакытның тәртибе буенча укытучы (абыз агай) булып озак гомерләр яшәгән икән. Бәйрәкә елгасы буенда җирләшү өчен иң элек квмләр килгәннәр? Бу хакта борынгы Бәйрәкә кешеләре өч төрле фикерне хикәя кылып сөйләделәр. Беренче фикердә сөйләнә торган урамнарда, тегермәиләрдә, сүз ярышларында булып уза торган «Вәтский Пәлән» ягы Малмыж төбәге Китек авылының Рана исемле кеше Бәйрәкә елгасына иң элек килеп утырган дип сөйләнәдер иде. Икенче фикердә Казан ягы Зөя төбәге Үтәк авылыннан Тамту бабай 1 нәселендән килгәнләр. Үтәк авылы ул үзе 1193 иче елларда тезелгән, соңгы вакытта мәшһүр авыл булып әверелгән, базары, ярминкәләре белән танылган' икән. Үтәк авылыннан килгән кешеләрнең нәселләрен белдерә торган шәҗәрә язулары табылмады. Шулай да алар Бәйрәкәнең югары очында булганлар... Өченче фикердә сөйләнә торган кеше — Казан ягы Кукмара суы буендагы Сөрдек авылыннан Хәсән углы Хөсәен килгән. Аның нәсел нөсәбләрен белдерә торган шәҗәрәсе Сөрдек авылында да булган. Бәйрәкә авылына килгәч тә языла барган. Хәсән улы — Хөсәен, аның улы—Айыт. Менә шул Айытдаи Бәйрәкә авылына аның нәселе тарала. Бәйрөкәдә Айытов фамилиясе башлана дип тамгаланган шәҗәрәгә языла барган ир кеше җаны 1906 нче елларда 250 кеше күренәдер иде Язылмый калганлары тагын да күбрәк булгандыр. Бәйрәкә авылының шул очтагы кешеләреннән алдынгы, күренекле кешеләрне шул шәҗәрәдән эзлиләр иде, очраталар иде. Айдан соң Бәйрәкә авылына күчеп килгән кешеләрнең авылын егермеләп авылга илтеп тоташтыралар иде. Кукмарадан, Урбаудан (Арбур —М. Ә.). Балыклыдан. Этнадән, Азкайдан (Адай — М. Ә.), Арлаудвн, гомумән Казан ягыннан һәм типтәр-башкорт нәселләреннән беренче ревизия вакытында җыелып бер авыл (Бәйрәкә) булып закун- лашканлар...4 . Бәйрәкә авылына күрше булган авыллар Бәйрәкә авылыннан соң килеп утырула рын искертә торган бер вакыйганы хәтерләп үтсәк тә була торгандыр. Шулай бер заманда, борынгы тормышта Бәйрәкә авылында ут сүнгән икән бер төрле ыспасуб 6в • лән дә ут тергезә алмаганда, бер кешене йөгерек атка менгезеп, егерме биш километрда булган авылга — Балтачка җибәргәннәр ди Ул андан бер чиләк утлы күмер алып кайткан ди. диделәр.. ЧЫРШЫ ТАРИХЫ БЕРЕНЧЕ ДӘВЕР 1374—75 нче елларда Алтын Урда хөкүмәте белән Мәскәү кенәзе Иван Капитаның уртанчы улы кенәз Димитрий II көч сынашып карамакчы булалар Бу вакытда Алтын Урда хөкүмәтендә Мамай морза исемле к еще хан булып тора. Шул рәвешдә, 1374 елның башларында Мамай морза хан белән кенәз Димитрий II 1 арасында зур сугыш башлана. Сугыш зурга китеп, кенәз Дмитрий шул сугышта Алтын Урда хөкүмәтенең шимал һәм шимали шәркыйә йаклардан җиңгеп ала. Хәзерге' көндә Вйәткә губернасы тирәләрен кенәз Димитрий һәрбер җиңгеп алган урынларда татар морзаларын, татар алпавытларын чукынырга өнди, аларны түбә җир. урман, су һәм башка маллар бирү белән кызыкдыра. Менә шул вакытда куб кенә татар морзалары һәм алпавытлары, кенәз Димитрийнең сүзен тотып, динләрен ташлап, рус динен кабул итеп төб җирле сулы булалар. Ләкин араларында моңар риза булмайынча җәнүб ягына таба качып китүче татар алпавытлары да аз булмаган. Шул рәвешдә, Алтын Урда хөкүмәтенең төн ягындарак булган Мамазау дигән виляйәт була. Хәзер Малмыж дип атала. Шул ук Мамазау виляйәтенә табигъ булган Адай исемле авылдан Шәйех баба, Хәлфә баба, Морза баба һәм алардан башка тагын исемләре мәгълүм булмаган алты кеше җәнүбкә таба качалар. Бу вакытда Мамазау виляйәтендә Мәмәтхуҗа морза, Мамай морза ханның кече угылы баш була. Чөнки бу качкан бабалар диннәрен ташларга разый булмыйлар. Хәлфә бабай үзе коръән хафиз булган. Бу Адай авылы кече Вйәткә сувы буйына салынган зур гына бер татар авылы була. Хәзерге көндә рус авылына әйләндерел «Андреевка» дип аталып йөртелә. Безнең югарыда күрсәтелгән бабаларыбыз качып килә-килә хәзерге Татарстан җөмһүрийәтенә. Арча кантонына Төбийаз авылындан агып килә торган суның бер култыгына урнашалар. Суның ул йа- гында алар шул урында 1375 нче ел килеп урнашалар. Ләкин соңындан ул тирә куе урманлык белән кабланган булганлыкдан, сазлык булып, йаз-көз бик уңайсыз булганга һәм йырткыч хайваннарның җәберләренә чыдаша алмайынча. 1592 йылны бу урындан 2 — 3 чакрым йугарырак вак кузаклык һәм имәнлек арасына утыралар. Боларны 1375 йылдан 1591 йылга кадәрлек утырган урынлары хәзерге вакытда «йорт» диб атап йөртәләр. ИКЕНЧЕ ДӘВЕР Алар шушы урынга барып тыныч кына утырганда, анда йахшы гына көчле кизләү табалар. Бу кизләү үзе көчле булу өстенә. йазгы сулар да каты булу сәбәбле, бу йылга [да] зур убкын хасил була. Җәй көннәрендә шушы убкынлыкда зурлар һәм балалар койына торган булганлар. Бу убкын һәр вакытда бу тешәлеп торганлыкдан, шул бу тешәлеп торган урынына керүчеләр, кирәк зурлардан, кирәк балалардан булсын, батып үлгәләгәнләр. Шундан соң халык, бу убкынлыкдан шикләнеп, бу су безнең нәселебезне калдырмас, бу урындан күчәргә кирәк, дийә башлыйлар. Шундан соң болар 1676 елны бу урынны ташлап, бер чакрым чамасы йыраклыкта булган бер елгалык урынга күчеп утыралар. Бу икенче урынлары хәзерге көндә «Сая юлы кизләү» дип атап йөртәләр. Болар бу урында 84 ел торалар... Искәрмә: бу тарихка материал Адаев Гәрәйнең бабасыннан калган Коръән битләреннән. Русия тарихыннан һәм Татар тарихыннан алынды. Тарихны җыючы Габәши. 1928, 14 февраль