Логотип Казан Утлары
Публицистика

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН

Поэзиябездә шигырь язучы яшьләр шактый куп, шулай да, кызганычка каршы, соңгы елларда укучыларның игътибарын җәлеп иткән яшь шагыйрьләребез берничә генә. Шул берничә дигәндә мин Роберт Миңнуллинның фамилиясен атар идем. Роберт соңгы бишалты ел Эчендә бик актив иҗат итте. Ул инде—китап авторы. Университет тәмамлаган. Журналист. Күп кенә яшьләр алына алмаган социаль-политик темаларның поэтик яңгырашын табарга омтыла һәм еш кына моңа ирешә дә. Иҗатына лирика һәм юмор хас. Яшь автор әнә шул ике агымны кушарга омтыла. Шигырьләрендә җылылык, шаянлык, оптимизм әнә шуннандыр.

Робертка тормышның тирәнрәк катламнарына үтеп керү, фәлсәфи уйланулар юнәлешендә күбрәк эшләргә кирәк. Яшь шагыйрьгә мондый югары таләпне бик җитди куя алабыз. Чөнки Робертның моңа кадәр язган иҗаты — җанга ятышлы, укучыларның күңеленә үтеп керерлек Ә бу—поэзия сорый торган таләпләрнең иң мөһиме. ИЛДАР ЮЗЕЕВ. МАНСУР ВӘЛИЕВ Мансур Вәлиев соңгы елларда күзгә чалынган һәм игътибарны үзенә җәлеп иткән яшь әдәбиятчыларның иң өметлесе. Язган хезмәтләре әлегә күп булмаса да, дөньяга чыккан кадәресендә бу иптәшнең әдәбият мәсьәләләренә җитди карашта торуы ачык сизелде. Әдәбиятны тормыш белән бәйләп карау, зур таләпләрдән чыгып фикер йөртү хас аның язганнарына. Шуның өстенә ул әдәби әсәрне аңлау гына түгел, шактый нечкә тоя да белә (бигрәк тә поэзияне). Ә бу яшь тәнкыйтьче өчен аеруча кирәк сыйфат. Мин әле Робертны балалар поэзиясендә дә ачылып китәр дип уйлыйм һәм ышанып кетәм. Соңгы вакытта балалар өчен уңышлы шигырьләр язуы шуны раслый