Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ҖЫРЫ- ТӘРБИЯ ЧАРАСЫ

Яшь буынга, бигрәк тә мәктәп яшендәге балаларга, эстетик тәрбия бирү мәсьәләсе коммунистик тәрбиянең мөһим бер өлеше буларак алга куела. Кешеләрнең рухи дөньясын баетуда музыканың нинди зур роль уйнавы яхшы билгеле, һәм безнең җәмгыятебез шартларында ул чыннан да нәкъ шундый максатларга хезмәт итә, һәркем өчен файдаланырга мөмкин булган уртак хәзинәгә әверелә. Илебезнең күп төбәкләрендә, аерым алганда, Балтик буе республикаларында, шулай ук Болгария, ГДР, Венгрия һәм башка социалистик илләрдә тупланган олы тәҗрибә күрсәтүенчә, һәр милләтнең музыкальэстетик тәрбия системасы нигезендә халык җыры культурасы ята. Татар халык музыкасы һәм җырына килсәк, әле Габдулла Тукай ук, аның тәрбияви әһәмиятенә югары бәя биреп, «халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирас» булуын әйткән. «Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырлар сөймәкемнән.—дип яза Г. Тукай, — миндә туган телебезне сөю тугды.» «Халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгесе» булган җырларны «дикъкать белән укылса, халыкның күңелендә нәрсәләр сакланганын барчасын күреп буладыр», — ди шагыйрь. Халык җырының әнә шундый кыйммәтле хасиятләре аңарда бөтен бер милләтнең рухи энергиясе, иҗат куәте тупланган булуыннан килә. Әлбәттә, актуальлек, бүгенге эстетик ихтыяҗлар күзлегеннән караганда, халык җыры мирасындагы һәр нәрсә дә бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле дип әйтеп булмый. Җыр хәзинәсен тема һәм эчтәлек ягыннан алып карыйк. Туган җир һәм табигать, туган тел турындагы җырлар, мәхәббәт җырлары, уен- бию җырлары халык арасында яратып җырлана, һәм шул ук вакытта татар халкының авыр үткәне, газаплы көнкүреше белән бәйле җырларның бүгенге яшьләр аудиториясендә уңыш казана алуы бик икеле Патша хезмәтенә китүче рекрутлар яисә байдан алданган ярлы кызы турындагы җырлар тематик эчтәлекләре белән хәзерге тыңлаучыга эстетик канәгатьлелек хисе бирә алмыйлар. Шул ук вакытта иске җырларның көй-моңы, элеккечә үк, бер* кемне дә битараф калдырмый. Мәсәлән, «Зиләйлүк» көе, җырчы тарафыннан баш» карылса да, уен коралында уйналса да. самими саф моңы белән күңелләрне әсир итә. Көйнең мелодик байлыгы аның текст эчтәлегеннән өстен чыга. Бүгенге тамашачы һәм тыңлаучы өчен «Зиләйлүк» көе туган җирне, табигатьне ихлас күңел белән сөю хисе булып яңгырый. Шушындый бер генә җыр аша да күп нәрсәгә төшенергә, күңел тетрәве кичереп, туган җиреңне, халкыңны сөю хисен татырга мөмкин. Чөнки син ул моңда үзең туып үскән шушы изге туфракта гомер кичкән ничә буын кешеләренең хистойгыларын ишетәсең, күңелеңдә аларның • хисләре белән уртаклык тоясың. Халык көйләренең төрле буын кешеләре күңелендә якты хисләр уятырлык әнә шундый кодрәте хакында академик Б. Асафьев болай дип язган иде: «Көйләр төрле тормыш күренешләренең һәм тойгыларының символлары булып әвереләләр, һәм алар, күп буыннарның күңел кыллары аша үтә-үтә һәм тәэсир итү Я СӘНГАТЬ куәте һем сәләте сынала-сыиала, кристаллашып җиткән гаҗәп тотрыклы авазлар бердәмлегенә әвереләләр» Мәгълүм булуынча, музыка җәмгыятьтә еч төрдә — җитди «академик» музыка, күңел ачу музыкасы һәм музыкаль фольклор рәвешләрендә яши. Аларның үтем- лелеге, аңлаешлылык дәрәҗәсе бер үк түгел. Яшьләрнең, беренче чиратта, күңел ачу, бию музыкасы белән кызыксынуы табигый күренеш. Җиңел музыка яшүсмерләр өчен кайчак музыка сәнгатен үзләштерүнең бердәнбер формасы булып кала. Бу урында композитор Д. Кабалевский сүзләрен искә төшерү урынлы булыр: «Күңел ачу, әгәр ул бердәнбер рухи ихтыяҗга әйләнсә, котылгысыз рәвештә күңел туклыгына илтә, хисләрне тупасландыра һәм ахыр чиктә барлык эстетик идеаллар һәм сәләтләрне һәлак итүгә китерә. Әнә шул рәвешчә чын сәнгатьнең бөек казанышларын актив һәм иҗади үзләштерергә сәләтсез, сәнгать әсәрендәге олы фикер ләрне дә, тирән хисләрне дә кабул итми торган, эстетик яктан бозык тип формала ша. Күңел ачарга! Нинди юллар белән булса да фәкать күңел ачарга! — аның эстетик дөньясы шуның белән чикләнә». Моңа өстәп, шуны әйтергә кирәк-, күңел ачу музыкасы диңгезендә көнлек модага ияреп язылган, кешене чынлап мавыктыра алмый торган әсәрләр зур урын алып тора Җиңел музыка исеме белән кайчак эстрададан, эфирдан, киноэкраннан зәвыксыз һәм иләмсез музыка яңгырый һем үз зәвыгын тәрбияләргә елгермәгән яшь кешегә шушы болганчык агымда дөрес юнәлеш табу җиңел түгел Шул ук вакытта ул әле җитди профессиональ музыканы аңлауга да әзер булмый. Мондый шартларда му зыкаль фольклор яшьләрне муэыкаль-эс тетик тәрбияләүнең нигезенә салынырга тиеш. Беренчедән, интонация һәм образ лар корылышы ягыннан халык җыры мәктәп укучылары өчен үтемле дә. җиңел дә. Икенчедән, халык җырларының иң зур күлчелеге — югары художестволылыкның чын үрнәкләре, яшь башкаручы һәм тыңлау чыларның музыкаль тоем һәм зәвыгын уя ту һәм үстерүдә алардан бер де шиклән мичә файдаланырга мемкин Музыкаль фольклор җитди музыканы аңларга һәм җиңел музыка жанрында яхшыны яманнан дәрес аерырга һәм өйрәнүгә хезмәт итә ала. Әмма тәрбия эшендә халык җырларының яшәеш рәвеше революциягә кадәрге чор белән чагыштырганда инде шактый нык үзгәрүен онытмаска кирәк. Әгәр элек яшь буын халык җырларын нигездә гаилә эчендә үзләштергән булса, хәзер бу рольне радио, телевидение, магнитофон язмалары үти. Җырларны ул мәктәптә һәм театрларда, культура сарайларында һәм бәйрәмнәрдә ишетә Җырны профессио наль җырчылар да һәм һәвәскәр артистлар да башкара. Халык җыры профессиональ композиторлар иҗатында да файдаланыла, опера һәм балет спектакльләрендә. симфоник концертларда яңгырый. Татар милли музыкаль фольклорының яшәеш шартлары үзгәрү җитди тикшеренүләр таләп итә торган тема. Аны социологик планда өйрәнү музыка педагогикасына фольклорны эстетик тәрбия максатларында нәтиҗәле файдалану юлларын һәм формаларын табарга ярдәм итәчәк. Барыннан да элек мәктәп балаларының холык җырын белү дәрәҗәсен тикшерү кызыклы. Чыннан да, мәктәп балалары халык җырларын һәм музыкасын хәзер ничек үзләштерәләр һәм алар нинди чыганаклардан нәтиҗәле файдаланалар? Шушы максат белән Казан дәүләт консерваториясенең хор белән дирижерлык итү кафедрасы Казан. Әлмәт, Лениногорси шәһәрләре һәм Азнакай. Баулы, Мөслим, Сарман районнары мәктәпләрендә сигә- эенче-унынчы класс укучыларыннан анкета тутырттырды. Анкетада татар халык җырлары хәзинәсеннән кырык җыр күрсәтелгән иде. Аларның егермесе революциягә кадәрге, ә икенче яртысы революциядән соңгы чорга карый. Укучылар теге яки бу җырны белү дәрәҗәләрен «яхшы», «канәгатьләнерлек», «начар» билгеләре белән бәяләргә тиеш булдылар. Алынган мәгълүматларны анализлаганнан соң менә нар сәләр ачыкланды укучылар «яхшы беләм» дигән җырлар арасында беренче урында «Туган тел» җыры тора. Калган тугыз әсәр белү дәрәҗәсе буенча менә болай тезелә «Ай. былбылым». «Пар ат». «Әпипә». «Көзге ачы җилләрдә». «Галиябану», «Каз канаты». «Сарман». «Кара урман». «Матур булсын». Тагын унбер җырны укучылар «канәгатьләнерлек» дәрәҗәдә беләбез дип саныйлар Болар арасында «Комсомолка Нәфисә», «Әллүки», «Тәфтиләү» «Фазыл чишмәсе», бишек җыры «Әлли бәлли». «Җизнәкәй» һ 6 бар Калган унтугыз җырны укучылар начар хәтерлиләр яисә таныш ук түгелләр Ул әсәрләр арасында «Сибелә чәчәк». «Таң атканда», «Змләй- лук», «Дисәнә», «Уел», «Һаваларда йолдыз», «Ком бураны» кебек җәүһәрләр бар. Гомумән алганда, мәктәп укучылары халык җырларын канәгатьләнерлек дәрәҗәдә беләләр дип әйтеп булса да, аларның совет чорында туган җырларны йомшаграк белүе күренә. Тикшерү күрсәтүенчә, радио һәм телевидение — хәзерге балалар өчен җырлар белән танышуның төп чыганагы. Мәктәп, клублар һәм гаилә бу җәһәттән тиешле роль уйнамый. Анкетадагы кырык җырның тик өчесе мәктәптә, берсе гаиләдә өйрәтелгән. Шушындый тикшеренүдән үк инде халык җырының яшәеш шартлары чорга нисбәтле рәвештә бик нык үзгәргән дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Эшне башлар алдыннан без шәһәр балалары белән чагыштырганда авыл һәм районнарда яшәүчеләр халык җырын яхшырак белергә тиеш дип уйлый идек, чөнки авылда халык җыры һәм музыкасы традицияләрен саклау өчен шартлар күбрәк. Әмма чынлыкта халык җырын белү дәрәҗәсе шәһәрдә һич тә түбәнрәк булмавы күренде. Җыеп әйткәндә исә, мәктәп укучыларының милли җыр хәзинәсен үзләштерү дәрәҗәсе шактый йомшак икәнен танырга туры килә. Укучының җырны башкара алу-алмавы турындагы сорауга уңай җавапларның аз булуы борчый. Хәтта «Туган тел», «Ай, былбылым», «Пар ат»^ «Әпипә», «Каз канаты». «Матур булсын» кебек җырларны да балаларның (саналу тәртибендә) җитмеш, илле сигез, утыз җиде, утыз өч, егерме биш, унсигез проценты гына җырлый ала. «Кара урман» җыры укучыларның күбесенә яхшы таныш булса да, аны һәр йөз яшүсмернең җидесе генә әйбәт белә. Шул рәвешчә, укучыларның иң күп өлеше җырны таный, ә җырларлык кадәр белми. Бу һич тә очраклы хәл түгел, чөнки яшьләрнең халык җыры белән танышуы пассив формада бара. Беренче карашка ничек кенә гаҗәп тоелмасын, радио һәм телевидение тапшырулары, музыкаль театрлар, магнитофон язмалары булу фольклорның көнкүрештә тоткан актив ролен йомшартуга алып килә. Халык җырын үзләштерү, башкаруга караганда, күбрәк әзер язманы тыңлыйлар. Фольклор көнкүрешкә турыдан-туры хезмәт итүдән бигрәк эстетик ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен файдаланыла. Хәер, хәзерге көндә җыр мирасы әнә шул ягы белән, яшьләрне тәрбияләүдә халык җыры һәм музыкасының эстетик роле үсүе белән әһәмиятле дә. Халык музыкасын өйрәнү һәм үзләштерү нинди формада һәм ничек оештырылырга тиеш соң? Ни генә димә, бу бурычны урта мәктәпләр катнашыннан башка хәл итеп булмавы үзеннән-үзе аңлашыла. Әйе. укучыларга музыкаль тәрбия бирүдә урта мәктәпләр җитди урын алырга тиеш. Тәҗрибә күрсәтүенчә, радио һәм телевидениенең роле нинди генә зур булмасын, югары зәвыклы актив тыңлаучыны тәрбияләүдә аларның мөмкинлекләре чикле. Б. Асафьевның язуынча, «моның өчен тыңлаучыда башкаручы инстинктын уятырга кирәк». «Хорда катнашу музыкаль аңны һәм кабул итү сәләтен тиз үстерү мөмкинлекләре бирә», — дип яза ул. Мәктәпләрдә кече күләмле оркестрлар һәм хор коллективлары оештыру, аларда татар халык җырларын өйрәнү һәм башкару яшьләрне тәрбияләүдә бик әһәмиятле чара булыр иде. Мәктәптә актив рәвештә үзләштерелгән күнекмәләр кешедә гомер буена кала. Татар мәктәпләрендә бүген өйрәнелә торган «Туган тел» һәм «Пар ат» җырлары әнә шуның матур мисаллары дип әйтергә кирәк. Әмма бу җырлар әлегә әдәбият дәресләрендә өйрәнелә. Кызганычка каршы, музыка һәм җыр дәресләре халыкның җыр хәзинәсен җитди төстә үзләштерү бурычын хәл итми әле Музыкаль фольклорны өйрәнүдә укучыларны профессиональ композиторлар иҗаты белән таныштыру да мөһим рольне уйный. Беренче чиратта, әлбәттә, композиторлар тарафыннан хор өчен эшкәртелгән халык җырлары күз алдында тотылырга тиеш. Опера-симфония жанрындагы һәм кече күләмле күп кенә инструменталь әсәрләрнең нигезендә шулай ук халык көйләре ята. Алар белән таныштыра бару яшьләрне җитди музыкага якынайтуда ярдәм итә ала. Шулай итеп, мәктәп укучыларына һәм яшүсмерләргә музыкаль тәрбия бирүдә халык җырының үзәк урынны алырга тиешлеге аңлашылса кирәк. Яшьләрнең идея- эстетик карашларын формалаштыруда, үз халкыңның профессиональ музыкасын, бөтендөнья музыка культурасы әсәрләрен үзләштерүгә хәзерләүдә халык музыка иҗатын өйрәнү зарури бер баскыч булып кала.