Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ СӘЙФИ-КАЗАНЛЫ

(1888—1938) агар совет әдәбияты һәм публицистикасының беренче адымнарын, шул елларда ирешелгән беренче уңышлар һәм кайбер кимчелекләрне җәмәгать эшлеклесе һәм журналист, язучы һәм тәнкыйтьче Ф. Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин) эшчәнлегеннән башка күз алдына китерү дә кыен. '838 елның 22 мартында элекке Спасе еязе (хәзер Әлки районы) Карамалы авылында туып, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган Фатих бик яшьли кулына каләм ала. 1906—1917 нче елларда «Йолдыз», «Аң». «Ялт-йолт», «Мәктәп». «Ак юл» кебек вакытлы матбугат органнарына актив языша, һәм шул ук елларда беренче сәхнә әсәрләрен укучы һәм тамашачылар хөкеменә тәкьдим итә («Мөкатдәс хезмәт» (1907), «Безнең заман» (1909), «Ямьсез тормыш» (1915). Революция алды елларында ул Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта һәм шушы еллардан алып аны гомеренең соңгы көннәренәчә күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов белән олы дуслык һәм теләктәшлек хисләре бәйләп тора. Ф. Сәйфи-Казанлы Октябрь революциясенә кадәр ук актив тәнкыйть эшчәнлеген җәелдереп җибәрә. Рус әдәбияты һәм эстетик фикере белән яхшы таныш булган авторның бу еллардагы эзләнү һәм тәҗрибәләре аерым игътибарга лаеклы. Шул уңайдан, аның әдәби-эстетик фикеребез үсешенә җитди өлеш керткән «Ялтыравыклы ялган» дип исемләнгән күләмле мәкаләсе ' бигрәк тә кызыклы. Яшь авторның фәннитеоретик уйлануларыннан гыйбарәт булган бу хезмәтнең беренче өлешендә сүз татар әдәбияты өчен XX йөз башы шартларында зур әһәмияткә ия булган әдәбият һәм сәнгатьтә гүзәллек мәсьәләсе хакында бара (дөрес, икенче бүлектә Ф. Сәйфи-Казанлы Ф. Әмирханның «Тигезсезләр»е уңаена шактый кискен һәм хата фикерләр дә әйтел ташлый. Әмма, әйтеп киткәнебезчә, хезмәтнең әһәмияте аның беренче елешендә). Тәнкыйтьче, мәкаләнең башында ук, вакытлы матбугат битләрендә әледән-әле кабатланып торган: «Татар тормышы, бүгенге хәятыбыз ямьсез һәм күңелсез, нигә аны әдәбиятта күрсәтергә», кебек фикерләргә каршы чыгып, аларның әдәбият һәм сәнгатьнең асылын аңламыйча әйтелгән сүзләр булуына игътибар итә. «Нәфис әдәби әсәрнен кыйммәте аның бөтенлегендә, мөхәррир яисә шагыйрьнең хыялында сурәтләнгәч әмәлнең дөреслегендә, әсәр эчендәге кешеләр һәм күренешнең тәнасебен- дәдер —дип чыга Ф. СәйфиКазанлы. Аның өчен чынбарлыкның әдәбиятка мөнәсәбәттә беренчеллеге бәхәсле мәсьәлә түгел. Ләкин безне бу Ьчракта тәнкыйтьченең тормыштагы гүзәллек белән әдәбияттагы гүзәллек арасындагы үзара мөнәсәбәтне ачыклау процессында әйтелгән фикерләре кызыксындыра. Табигать үзенең бөтенлеге ' «Тормыш», 1916. 393 сан. 1 Т I асебехда - типиклыгында Т белен матур дип чыга ул. Сүз уңаена шуны да билгеләп үтәргә кирәк. Ф Сәңфи-Казан- лы гүзәллек мәсьәләсен аңлатуда Н. Г. Чернышевский фикерләренә аеруча якын киле. Ф. Сәйфи-Каэанлы Чернышевскийның эстетик мирасы һәм бигрәк тә «Сәнгатьнең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтләре» хезмәте белән якыннан таныш булган д-л әйтүгә нигез бар. Аның теоретик фикерләрендә бөек рус эстетигының тәэсире үзен турыдан-туры сиздереп тора. Ләкин шул ук вакытта тәнкыйтьченең мөстәкыйльлеге » дә күрми китәргә ярамас. Мәсәлән, сүз табигатьтәге гүзәллек турында барганда Н, Г. Чернышевский анда яшәүче күпчелек җанварларның гүзәл булуын нигезләп чыга. Шулай да табигатьтә гүзәллектән мәхрүм калган нәрсәләр дә бар. Шундыйларның берсе — бака. Ул үзенең тышкы кыяфәте белән бездә соклану тойгысы тудыра алмый, дип яза Чернышевский . Ф Сәйфи-Казанлыи4ң да. тормышта-ы (табигатьтәге) гүзәллек турында сүз чыккач, бака мисалына тукталуы бер дә очраклы түгел. Лә кйн уЛ, Чернышевскийдан аермалы буларак, баканың да үз тирәлегендә матур булуын аңлатып чыга: бака—бер карашка, ямьсез һәм чиркандыргыч нәрсә, ләкин , «„табигатьтә ул матур, табигать кануны каршында ул нәфис, (...) сазлыктагы тормышы белән ул да матур», — дип яза тәнкыйтьче. Димәк, әдәбият һәм сәнгатькә килсәк, автор түбәндәгечә аңлата: «Әдәби әсәрнең дә кыйммәте, матурлыгы аның бөтенлегендә, үткәрергә теләгән әмәленең дә дөрескә әсас ителүендәдер». Шул рәвешчә Ф. Сәйфи-Каэанлы, тормыштагы гүзәллек белән сәнгатьтәге гүзәллек арасында зур уртаклык булуын күрсәтеп, кешенең гүзәллекне бәяләү критерийлары табигать һәм тормыш матурлыгы тәэсирендә формалаша дигән әһәмиятле нәтиҗәгә килә. Дөрес тәнкыйтьче тормыштагы гүзәллек белән сәнгатьтәге гүзәллекнең һәркайсына аерым тукталып, аларның специфик үзенчәлекләрен, гүзәллек төшенчәсендәге объективлылык һәм субъективлыкны аңлату югарылыгына күтәрелми әле. Сәнгатьне гүзәллек тә иҗади шәхеснең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәте нәтиҗәсендә формалашучы бер- двнбор категория түгел бит. Чынбарлыкның эстетик байлыклары гүзәллектән тыш тагы күп кенә башка категорияләрдә дә чагылырга мөмкин (героик, трагик, комик һ. б) Тәнкыйтьче әле иҗат процессындагы чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтне дә, нигездә сәнгатьчә гүзәллек белән генә бәйләп аңлата. Ләкин шул характердагы күп кенә җи тешсезлекләргө дә карамастан, мәкаләдә күтәрелгән эстетик фикерләр үз чоры дче ■ гаять зур әһәмияткә ия булалар. Ф. Сәйфи-Казанлының сәнгатьчә гүзәллек турындагы бу кечкенә трактаты, барыннан да элек, татар өдәби-эстетмк фикеренең үсеше процессында өлгергән хезмәт булды. Бөек Октябрьдан соң Ф. Сойфи-Казанлының иҗтимагый-политик. әдәби иҗат тәнкыйть һәм публицистик эшчәнлеге тагы да активлаша төшә һәм үсеп китә. Ул төрле елларда «Ирек», «Безнең юл». «Эш». «Чулпан», «Кызыл шәрык» кебек вакытлы матбугат органнарында эшли, даими рәвештә чыгыш ясап килә. Аның «Дошманнар» (1921), «Хикәяләр җыентыгы», «Авыл хатлары» (1925), «Инвалид» (1928), «Ике татар классигы» (1929), «Яңалиф тарихы» (1929), «Зәкуан мулла шәҗәрәсе» (1930), «Өч на рат» (1930), «Зәңгәр алан» (1933), «Зөбәрҗәт» (1936) кебек хезмәтләре һәм әдәби әсәрләре аерым китап булып укучылар игътибарына тәкъдим ителә Бу чорда Ф. Сойфи-Каэанлы тарих, халык мәгарифе һәм авыл хуҗалыгының ак туаль мәсьәләләре белән даими кызыксынып киле, шул елкәләргә караган хезмәтләр белен дә чыгыш ясый. Казан педагогия институтында һәм марксизм-ленинизм институтында укыта. Гомумән, Ф. Сәйфи-Каэанлы зур тормыш юлы үтеп, күп кырлы һем бай әдәби мирас калдырган «дипләребеэнең берсе булып тора.