Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧЫН СӨЮ БАРМЫ?

Яшьлек бакчасы әер икән бу пенсиягә чыгу дигәннәре. Көне-сәгате килеп җиткәнче, «кайчан да кайчан» дип көтә-кө- тә, сабан туенда чабасы ат шикелле ашкынасын. Әллә кайларга бармакчы, әллә кайчангы дусларыңны, әллә кайчан йөргән җирләрне күрмәкче булып, әллә ничә төрле планнар корып куясың. «Гел бәйрәм дә — гел гүләм» булыр сыман тоела. Көне килгәч инде, бик үк ышанып җитми торасың да, киенеп-ясанып, чал мыекларыңны майлы төкерек белән дигәндәй бөтереп, үзеңне озату кичәсенә гаять җитди кыяфәттә барып керәсең икән. Әйтерсең бөтен заводта синнән дә важный кеше юк! Җыелышны ачып, президиумга менгерәләр, бик тәмле сүзләр кояшлы яңгыр булып ява, чиреге генә дөрес булса да — өч тәүлек буе айный алмый исереп йөрерлек! Хәтта бүләк тә биргән булалар әле. Иллә дә күңелле икән соң бу! Атна буена шулай эчтәге сабан туе сүрелми икән Аннары, айный төшеп, эч поша башлый. «Туктале, бу бит ялга чыгу гына түгел, эштән чыгу, заводтан китү дигән сүз. Кырык ел шомарткан сукмагыңа чирәм үсәчәк бит хәзер!» — дип, кара кайгыга төшәсен. Өеңдәй үзләшеп беткән шул цехыңнан аерылу хафаландыра. Әйтерсең анда синнән башка берни дә эшли алмаячаклар. Билгеле инде, бу хәсрәтләреңне кешегә ача калсаң, ике бармагы белән генә маңгай читенә чиртеп, көлемсерәп куячак: ни түгелме, янәсе, акыл тартмаңдагы берәр шөребең төшеп калмаганмы? Әлбәттә, кысыр кайгы инде бу — үзең дә сизеп торасың. Шулай да күңел борсалана, алгы аяклары белән җир тырный, сабан туена чыга алмый калган сука аты диярсең. Минем болай гамь чигеп йөрүне карчык белән килен бик тиз сизеп алды тагы: — Син инде базардан ит белән бәрәңге генә алып керсәң икән, зинһар ... — ди карчык, бик ягымлы гына итеп. — Кайтышлый кибеттә әйбәт кенә сөт белән каймак туры килсә, бидон белән банкы да кирәк булмас микән?., li-и, онытыла язган икән, эремчек тә алырга тырыш инде, вак шәңгс пешермәкче булган идек, ә кефир белән икмәкне икенче чыгуыңда алырсың инде.. Әнә кая китте бит эшләр хәзер! Чабасың да чабасың, асылынган телеңне җилкәңә салып Эшләгән цех мин киткәч урыныннан күчәр нн- де, дип кайгырыр вакыт та калмады, муенга биш камыт киертеп, борынга авоська дигән борынчык элеп куйдылар... Шулай да бер көнне цехка барып, «Ник тегеләй, ник болай?» дибрәк йөри башлаган идем, партком секретаре эндәшеп алды. Исәнлек-саулык сорашты да болай диде: — Карагыз әле, иптәш Сабитов, җыелышларга һәм башка җәмәгать эшләренә монда йөрү сезнең өчен бик уңайсыз түгелме? Сез бит ерак яшисез, троллейбус белән килгәндә дә ярты сәгать кирәк, дип зарлана торган идегез элек. Әллә, мин әйтәм, үзегезнең күршедәге йорт идарәсенә генә күчерик микән сезне учетка?.. Якын да, уңайлы да. булыр иде. Баштарак: «ник тә мик» дип, маңгайга тай типкәндәйрәк торган идем дә, аннары төшенеп алдым тагы тел төбен: алай икән... бик оста аңлатты бу! Миннән котылырга икән боларның исәбе. Аңламаслык түгел, аңладым. Хәзер абзагыз унөченче йорт идарәсенең «төп активларыннан берсе булып санала... Ярар, көннәр дигәнең һаман уза бара.Тик торып интегәсе түгел, дөнья мәшәкате муеннан. Шулай да, челтәр борынчык киеп дүле-дүле чабудан әзрәк бушану әмәлләре дә күренә башлады. Иртүк чыгып китәсең дә, карчыкның, кызларның, киленнең бөтен «боерык»ларын җиренә җиткереп, теле салынган мәһмәй шикелле өйгә кайтып керәсең. Табын тутырып утырабыз да төшке ашны уздырабыз. Үзең ташыган азык-төлектән пешерелгән аш искиткеч тәмле була икән! Аннан соң инде, карчыктан рөхсәт сорарга әллә ничек уңайсызланып, үз иркең белән генә урамга таясың. Җәйнең озын көннәре, челлә вакытлары хәзер. Мең дә мең тапкыр таптаган тузанлы, бензин исле урамнардан әллә ни йөрисе килми, шыгырдавык аяклар ял сорый. Атлый торгач, шәһәр уртасындагы җыйнак кына—түгәрәк кенә дигәндәй, бакчага килеп керәсең. Әллә ни күз явын алырлык нәмәрсәсе дә юк инде аның. Шулай да үзенә күрә ярый. Исемен дә зурдан купканнар: «Яшьлек бакчасы» дип атыйлар аны. Урталыкта асфальт мәйдан бар. Аның тирә-ягы буйлап арка терәкле яшел эскәмияләр тезелеп киткән. Шуларның берсенә килеп утырасың. Мәйдан үзәгендә борынгы стильдә эшләнгән фонтан күренә. Бер колачка дигәндәй сыенган нимфа сыннарының баш очында сырлы-бизәк- ле киң сай табак. Табак уртасында киртләчләп коелган кукшин, аның үзәгеннән күтәрелгән металл көпшәдән су бөркелеп тора. Әкрен генә искән җил аны, вак кына яңгыр тамчыларына әйләндереп, төрле якларга сибәли. Кайчакта кояшлы көнне дә шул «яңгыр» битләреңне чылатып, салават күпере нурларын уйнатып китә. Фонтан итәгендә төрле чәчәкләр утыртылган һәм чит-читләрен яшел үлән җәймәсе каймап алган бик зур түгәрәк клумбасы да бар. Әнә шуннан борыннарга әз-мәз генә хуш ис тә килеп куйган сыман булгалый кай кичләрдә... Юк, ярый бу бакча, ярый. Бер почмагында нәниләр өчен комлык та бар. Анда алар бик рәхәтләнеп казыналар. Нәкъ шәһәр уртасында булгангамы, үтепсүтеп йөрүче дә, болай гәп сугып утыручылар да җитәрлек. Минем шикелле алтмыш-җитмештән узмыш егетләр дә шактый күренә. Шул ук чамага җитеп баскан әби-сәби туташлар да, каен төбенә төшкән көртлекләр шикелле, каршыдагы эскәмиядә үзләренә бер оя булып кеткелдәшә бирәләр. — Сызгырыгыз әле шуларга бе-ер! Тамак кырып җибәрегез, ичмаса-а!— дип ялварган була минем яндагы Зәйдүк карт. — Шыжгырырыең да„. авыждагы шыбыжгы ватылган би-ит! — дип куя икенчесе. Юри генә әйтә, билгеле. Шулай да чынга якын яңгырый... Озакламый аралашып киттек, бергәләп домино сугар әшнәләр дә табылды. Кичке якларда ул уен монда бик кызып китә, эскәмия саен чат та чот! Караңгы төшеп, домино шакмагындагы ак төрткеләр пәри күзләре булып җемелди башлагач кына таралышабыз. Мәгәр тора-ба- ра бу тере уенның кызыгы китте. Исерекләр килеп тыгыла да: «Әйдә, яртыга уйныйбыз, яртыга!»—дип йөдәтергә тотына. Ә минем өянәк бар: шундый бәйләнчек алкашларны күрсәм, аллергиям кузгала, төкерә башлыйм, аннары — җикерә башлыйм. Алай да китмәсәләр, борын төпләренә җиткерә башлыйм. Билгеле, алкашны җилтерәтеп җиргә сылау ♦ берни дә түгел, сыек бит ул, мәмертек. Ләкин аның белән кул пычрата- _ сы килми. Сасысы килгән күк тия башлый. Ник бу хәтле күбәйде 5 соң шулар?! £ Шуннан без шахматка бирелеп киттек. Минем ул тикле әвәслек тә “ юк иде бу уенга, ну, мат бирә-бирә өйрәттеләр. Акбаш Шәнгәрәй дигә- а небез бик тә кыҗрап, комагайланып уйный арада. — Башладык, алайса, бисмилласы белән, — дигән булып беренче йөрешен ясый да, — әйдә, барабыз, йөреп сөйләштек, яме!—дип, сине з тыкырдата башлый. Шул арада тәмәке кабызып җибәрә. Аны суырып у бетерүгә канфит суырырга тотына. «Допинг, допинг!» — дигән була үзе. ♦ Ә инде тоткан фигураңны кире алырга маташсаң: о. — Юк инде, дускай, «тоттың — йөрдең» көенә уйныйбыз. Алдан ук * сөйләштек ич!—дип, сине кире алмаска мәҗбүр итә. Берәр урында * төртелебрәк калса: «Тә-әк дип әйткән китапта»,— дигән була. Уйлап- < уйлап утыра да: «Ә менә бу мескен пешканы мондарак күчерсәк, ни- < чек булыр икән?» — ди дә, синең атың белән ладьяң кабыргасына ки- - тереп төртә. Китте икесенең берсе! Вәт җүнсезне, нишләтте бит, күрми и дә калдым! Шуннан инде ул сабыйларча канатланып авызын ера да тагын бер g этлек эшли: — Кара-ле, кем, мулла Сабит. «Комганда су бар иди, Сабит тәһарәт алдый» дип укыталар иде безне яшь чакта. Синең дә укыганың булдымы шуны? — дип сораган була. Авыз ачарга да өлгермисең, ул сиңа икенчесен китереп кыстыра: — Ә менә моннан сезнең король хәзрәтләренә безнең Фәржиябикә бер шахсытып алса, ничек булыр икән? — дип кеткелдәгән була. Королеңне чигереп тә өлгермисең, син абайламый да калган аты белән филеңне ашап, тагын шах ясый. Король мескенең иң почмакка кереп поса. — Алайса, менә монда Матильдә була торгандыр инде, — дип, фир- зәсен синең корольнең борын төбенә үк илтә дә куя. — Безнең сөйкемле патшабикәбез сезнең шәүкәтле королегез белән кавышып та өлгерде, чын мәхәббәт икән үзләрендә! —дип көлгән була әле. Шуннан тагын тотынасың, тагын оттырасың. Тирәгә «зәхмәт» кагылганнар җыела. «Мин дә мин!» — диләр. «Чүпкә чыгу» уены китә Шәнгәрәйне һаман чүпкә чыгара алмыйлар. Ә вакытның ничек убылганын абайламый да каласың. Бер заманны тактага иелгән баш очыңда гына таныш тавыш яңгырый: — Үлеме син, тереме син? Бактың исә, карчыгың басып тора икән каршыңда! Ә тирә-як дөнья капкараңгы булган. — Төн уртасы җитә бит инде! — ди ул гыйбрәтле генә тавыш белән. Ә тактада уен бетмәгән! . — Хәзер, хәзер, — дип тагын сыгылып төшәсең. — Өйгә кертмим, — ди карчыкбикәң. һәм дөп-дөп басып күздән югала. Җир селкенгәндәй булып кала. Кузгалмыйча булмый. Күгәрченкәең, өеңә кайткач, дөнья кубарып Сафура бураннары уйната башласа, ни кылырсың?! Иртәгесен тагын килеп җитәсең. Бу шахмат дигән нәрсәдән дә йогышлырак, кызыграк, акыллы һәм матуррак тагын берәр уен бар микән дөньяда? Сабыйларча куаныч белән рәхәтләнеп, туйганчы көләсең, янасың, көясең, я булмаса бөтен дөньяларыңны онытып, шахмат тактасына бөгелеп төшәсең. Өстән яңгыр ява, яфраклардан баш очыңа, ки емнәреңә, уен тактасына шыбырдап тамчы коела. Җилкәңә каплаган гәзитләр җебеп-таралып җиргә төшә, асфальтка җыелган су аякларыңа үтә башлый. Юк, һәнүз туктый алмыйсың. Ә Шәңгәрәй дигәнең хәйләкәр: андый көннәрне кәкре таяклы, үзе белән бер яшьле зонтик була аның кулында. Шуны баш очына күтәрә дә, тәмәкесен өзлексез пыскытып, һаман уйный бирә. Бер заманны тәмәкесе бетә моның. Кесәсеннән буш капны тартып чыгара да: — Ах, чикунмыш,— дип куя зарлы тавыш белән. — Ашап та бетергәнмен, унбишне алып чыкканыем бит, унбишне-е! Шуннан соң тирә-яктагыларга тилмергән күз белән карый: — Кая, егетләр, юкмы берәрегездә? — ди. — Яз алмаска, көз бирмәскә берәрне тыңлап тормассызмы? — Менә, «Север» гына бар миндә,—ди берсе. — Ярый, ярый, — ди Шәңгәрәй, аны авызына кабып. — Биргәннең битенә карамаска кушкан китапта. Бик шәп, сары май тәмнәре килә!.. ... Тагын шул нсерекбашлар харап итте эшне, тагын тыгыла башладылар! — Әйдә, — имеш, — «большой приз»га уйныйбыз. Нәрсәдер анысы тагы? Көн саен шушы бакчада айкала торган чулак Хашияң бар. Әрмән фамилияле булса да. татар малае диләр үзен. Юк. сугыш инвалиды түгел, тумыштан шундыймы, әллә шул «салдым» белән бер кулсыз калганмы. — шайтан белсен. Алланың бирмеш көне исерек, үзе беркая эшләми. Тамагын кем туйдыра дисәң — «Маханы» бар икән. Анысы кем дисәң, әнисе икән. Әнисен шулай дип атый! Әнисе эшли, туйдыра, өс- башын карый, ә бусы теләнә-теләнә, җылый-җылый аның актык тиеннәрен суырып, ал кашлыкта йөри. Бер кесәсендә шешә, икенчесендә стакан була аның. Шешә төбе яларга йөрүче үсмерләрне аулаграк аллеяга ияртеп китә дә, бер тәңкәләрен суырып алып, бер стакан суррогат белән «сыйлый» үзләрен. Алкаш булса да хәйләкәр, бакыр акча корты! Иң элек менә шул килеп кысыла, аның артыннан бүтәннәре. Барысы да Фйшергә табынган була тагы. — Ул. имеш, бушка уйнамый шахматны, әнә миллионер булды хәзер. Башы бар. чүлмәге эшли!.. Тик үзләренең генә башлары юк боларның. Фйшергә табынсалар да, «большой призждан башканы уйлап чыгара алмаганнар. Анысы нәрсә икән дисәң, шул ук өч тәңкә икән, «бер яртылык» дигән сүз. Әдәм баласының җелегенә төшәр өчен яралгандыр бу алкаш дигән кортлар. Уен барган эскәмияне сарып алалар да, кайсы чүгәли каршыңа, кайсы менеп утыра эскәмия сыртына, ята синең җилкәңә һәм шуннан тактага кул суза: «Менә болай йөр, тегеләй йөр!» имеш. Түзәр әмәл калмагач, берсенең сыйрагыннан күтәреп җибәргән идем, арт якка мәтәлде дә төште. Менә купты ихахай. Тегенең әбеченә тиде, гау күтәрде бу. Өркетмәкче була, янәсе, мине. Радиода эшләүче бер акыллы егет бар. Дәмин исемле. Шул егет җилтерәтеп кенә алды да тегене, өс-башын, бүреген «каккалап» дигәндәй, ипләп кенә әлхәм сурәсе «укыта- укыта» озатып җибәрде бакчадан. Хәер, аның белән генә барыбер котыла алмадык. Тәки шулар бөтен дус-ишнең җанына тиде бит. Берәү дә шахмат күтәреп чыкмый хәзер бакчага, тукталды уен. Фонтан тирәсеннән бөтенләй икенче урынга китеп утырабыз хәзер, яңа кешеләр арасына. Баштарак шактый күңелсезләнеп калганыек, тора-бара ләчтит сатарга өйрәнеп киттек тагы. Әллә кайчан ишетеп оныткан мәзәкләрне искә төшерәбез. Узган-барганнарны инә күзеннән үткәреп, элекке «кө- — Әй, шалтырый да инде бу Шакир, — дип сузды Акбаш. — Кая инде ул безгә хәзер. Җәмилә әбиегезнең кан басымын да рәтләп үлчәп булмый. Аппаратын да алган булганыек врач кушкач, өйрәткән дә бул- ганые, юк — оныттым. Бу склероз дигәннәре дуамал котырып китте бит хәзер. Бөтен нәрсә хәтердән чыга. Иртә белән урамга чыгасы булсам, аласы әйберне, теге-бу йомышны бер кәгазьгә теркәп кесәгә салам. Ә кичен өйгә кайтып, аяк чишенгәч кенә искә төшә: кәгазь шул көйгә кесәдә яткан, берсе дә эшләнмәгән ул эшләр! Ә өченче көн бигрәк әдәм көлкесенә калынды. Базарга чыктым, бик озак сайланып йөри торгач, сатулашасатулаша хакын да килешкәч, бер урында бик әйбәт, бик эре бәрәңге үлчәттем алты кило. Акчасын да түләдем. Шуннан килеп бәрәңгемне авоськама тутырыйм дисәм, кулымда бернәрсә юк. Уң кесәгә тыгылдым — юк, сул кесәгә сугылдым — юк. Чалбар кесәләрен, тагын әллә кайларны айкадым — юк! Ә бит Җәмилә Әбиегез кулыма тоттырган иде ләбаса. Гарьлектән җылардай булып, бәрәңгене сатмый торгын гозерләп, өйгә чаптым. Марҗа түти минем кыланышка ышанмыйчарак көлеп калды, ә мин юл буе үземне тетәкли киләм: «Бер дә бүтән түгел— төшереп калдырганың инде син аны! Ай, җил баш!» — дим Ишек .ачып, тупсаны атласам, ни күрим: чекерәеп күзгә керердәй кызыл авоська ята аяк киенә торган урындыкта! Ә-әй, буш чүлмә-әк, пинжәк кигәндә шунда куеп торыйм дигән идем шул мин аны, һәм шунда ятып та калган. Җен ачуларым кубып, кулга шул каһәр суккан кызыл авоськаны шытырдатып кыстым да, тагын чыгып чаптым базарга... — Нәрсә ул сетка!—дип куя Хәйберн камисар мыскыллы сыман тавыш белән.— Менә мин тешсез чыгып киткәнмен әле, ә үзем татар ашлары йортына барам, имеш! һәм кайчан искә төште* диегез әле сез: аш алырга чират килеп җиткәч! Ә каршымда ике матур кыз тора: берсе соса токмач, икенчесе бирә өчпочмак. Мин көн саен алар кулыннан ашыйм. Кассиршалары да бик матур, өчесе дә елмаешып кына торалар. Мин дә бик рәхәтләнеп елмаям аларны күргәч һәм иелә-сыгыла исәнләшкән булам. Бу юлы да шул теләк белән авызны гына ерган идем — быжгырып җил кереп китте эчкә. фер почмагылндагы шикелле гайбәт чәйнәп тә калабыз. Шулай да күбесенчә матур кызларга сокланып утыра егетләрең. — Аптырыйм мин шуңа, — дип зарлана башлый Хәйберн камисар Әле җитмеш биш тирәсенә яңа гына басып килә торган яшь кенә «егет» ул безнең. — Хәер, аптырамый хәлең дә юк, — дип өсти аннары, — шул хәтле күп хәзер матур кызлар, атлаган саен күзеңә килеп керәләр. Ник алар берсе дә булмады икән без җитлеккәндә? Валлаһи менәтерә, әз- ме-күпме күзгә чалынырдай, кулга тотардай бер матур кыз заты юк иде әле ул чакта. Әллә нидә бер булганы да безнең пшене күрә торганнардан түгел иде. Юк, ни генә дисәгез дә, чибәр хатын-кыз бик күбәйде хәзер. Хәтта безнең туташлар да башкалардан калышмый, ут уйнатып торалар. Элекке камыт аяклар, тәбәнәк буйлар, атлаган саен очрап торган шадраларның берсе дә күренми башлады. Белмим, бәлкем мина гына шулай тоела торгандыр, шулай да үзегез уйлап-сынап-үлчәп карагыз әле, мин ялгышмыйм микән?. — Аның үлчәвен каян табасың инде, камисар?—ди Шәнгәрәй, мыегын бармак мөгезе белән генә сыпырган булып. — Белмим шул, шушы бакча уртасында «матурлык үлчәү кабинеты» ачып җибәрсәк кенә инде... Безнең яннан узган һәрбер кызны шунда кертәсең дә, беләгенә пута бәйләп, кан басымы үлчи торган аппарат шикелле нәмәстәкәй белән матурлыгын сынап карыйсың. Әгәр дә мәгәр... — Әйе, әгәр дә мәгәр, — дип аның сүзен бүлдерде шалтыр Шакир.— ул эшне, мин әйтәм, Шәнгәрәйгә тапшырсалар бигрәк тә белгеченә туры килә инде. Көн-төн шуннан чыкмыйча, кызлар матурлыгын анализ лап кына ятачак... — Ишәнмешеж, кыжлар! — дигәнемне сизми дә калдым. Шундук учым белән тешсез авызны капладым да чыктым-тайдым чираттан. Тегеләрнең шаркылдап көлгәннәре генә ишетелеп калды... Пилмәннигә кереп, аягүрә генә тамак туйдырырга туры килде... — Әй, сөйләп тә утырган була инде болар!—диде Сәлим, гел тегеләрне юкка чыгаргандай итеп. — Берсе, имеш, авоськасыз, икенчесе, имеш, тешсез. Шул да булдымы сүз? Ние бар моның шаккатарлык? Менә мин нишләгәнне белсәгез иде сез! Менә ул инде — да! Эскәмиядәгеләр муеннарын бар да аңа таба суза төште. «Бик өркет- мәкче була бит әле бу, нәмәрсә кыланды икән?» — дип уйладык. Башта тәмәке кабызды Сәлим, тирән итеп, ашыкмый гына'бер суырды. Төтенен өскә чыгарды, агач яфракларына җиткәнче карап торды, аннары көлемсерәп куйды. — Бер көнне кояш баеп килгәндә бик сөйкемле генә бер ханым янына күрешмәгә барырга чыктым, — дип башлады Сәлим бик яшерен сер сөйләгән әкрен тавыш белән — Алгы ишектән йөгереп кенә менеп трамвайга кердем, урын бирделәр, утырдым, трамвай кузгалып китте. Барабыз, барабыз, нигәдер күңел көяләкләнә минем. «Өйдә туры килмәс микән әллә, коры йөреп буш кайтырым микән?» дип уйлыйм. Алай дисәң, алдагы көнне сүз куешу булган иде. Димәк, өйдә булырга тиеш. Ә күңел һаман борлыга. Нәрсәгә икән соң? Әллә, нәни генә бүләгем бар иде, шуны алмаганыммы? Юк, алганмын, уң кесәдә ята. Карыйм—таяк та кулда. Соң нәрсә җитми? Ныклабрак карасам — чалбар балагымның берсе асылынып төшкән! Жу-у итеп китте йөрәк: аяк юк! Таяк бар, аяк юк! Ашык-пошык кабаланган арада аяксыз чыгып киткәнмен өйдән! Инде нишләргә хәзер? Ничек анда барып керәсең? Юк, булмый болай. Тиз генә туктаттырдым да, сикердем дә төштем трамвайдан. Иөгерә-йөгерә өйгә кайтып, аякны киеп чыктым һәм таксига утырып кына сөйкемле сөеклем янына китеп бардым!.. Бакчаны күтәрердәй гөрләп көлде халык. — Маладис, капитан, оста ялганладың! — дип кычкырдылар. — Юк, — дигән була үзе, күзләрен челт-челт йомып. — Валлаһи, дөрес! — Аяк белән таяк дөрестер дә бит, ә «сөйкемле сөекле»? — дибез. — Анысы да дөрес!—дип куйды Сәлим, кукырая төшеп,— а што, булмас дисезме? — Чү, энем,— диде Акбаш.— Гандәлифә килен ишетә күрмәсен, яме. Тагын бер көлештек. Бездәге хәтернең «төпсез янчыгы» турындагы мәзәкләр бетә торган түгел. Шуларны сөйләп көлешә-көлешә утыра торгач, кояшның инде агач башларына чалкан ята баруын да сизмәгәнбез, эссесе дә сүрелә төшкән, җиләсләнеп тә киткәндәй булды. Шул Чакта аркылы сукмакларның берсеннән яшьләр төркеме мәйданга килеп чыкты. Иң элек аларның чегән туендагыдай чуар киемнәре күзнең явын алды. Малайлары — нәкъ кызлар ^кофтасы төсле кычкырып торган җете буяулы, эре-эре чәчәкле, ә кайсылары — урманлы, сулы, пароходлы, тракторлы, бакчалы, полклаган гаскәрле дигәндәй, күлмәкләр кигән, чәчләре дә җилкәләреннән түбән төшкән, техаскаларының агарып беткән төбенә, тез күзләренә әллә ничә ямау ябыштырылган, балак очлары махсус кискәләнгән, чачаклары җиргә сөйрәлеп килә. Шулай да аларны кызлардан аерырга була. Берсенең сакалмыегы Мазепаны хәтерләтә, икенчесе — Кочубейне. өченчесе — Тарас Бульбаны искә төшерә. Бары да классик типлар! Берсендә гитара, өчесенең кулында төрле маркалы транзистор, аларда өч төрле музыка яңгырый, карлыккан тамак белән шул тартма эченнән ниндидер шашкын ритмга такмаклаучы бер җырчы «үтерәләр!» дип кычкырган шикелле тоела. Яннарында ике-өч кыз күренә. Чәчләре малайларныкыннан күп кыскарак, кофталары «гәзиттән» тегелгән, күн чалбар белән күн жилет кигәннәр, итәкләре, култык төпләре озын-озын чачаклы. Аякларында Казан суы буендагы дамба биеклеге платформа... Шулай итеп, кызлары да, егетләре дә, безнең ише карт-коры күзлегеннән караганда, мөмкин хәтле көлкерәк итеп киенер- * гә тырышканнар, һәм теләкләренә ирешкәннәр дә... - Безнең арадан берәү бер сүз кузгатмый, барыбыз да шуларга карап < торабыз. Ник шул хәтле йотылып һәм текәлеп карыйлар соң бу карт- < лар? Үз яшьлекләрен күрергә телиләр мәллә? Алдан баручы озын буйлы егет гитарасын башка бер ритмга күчер- § де дә дыңгырдатыбрак чиртә башлады, без бер дә көтмәгәндә җыр ° яңгырады: я 3 Симпатичный, заграничный Зәңгәр сөрмә күзләре. ф Политика түгел микән «Люблк» дигән сүзләре?- Ахырын кабатлап, безнең турыдан уздылар да сукмакның аргы ба- х шындагы эскәмия аркасына менеп кунакладылар, киртәгә тезелгән чәү- ® кәләр шикелле чыяк-чыяк килештеләр. Аннары, хәтта безгә ишетелерлек итеп, «чап-чоп» үбешергә тотындылар. Әйтерсең болар әле генә нин- _ дидер цирк сәхнәсеннән төшкәннәр дә бу бакчага килеп кергәннәр һәм ® андагы уеннарын һаман дәвам иттерәләр иде... Әле һаман тып-тын гына муеннарын сузып, аларны карап утырган ® алтмышжитмешле егетләр, ниһаять, уянып киткәндәй, телгә килделәр. — Менәтерә, вәт, — дип куйды берсе. — Замана ахыры килсә нәләр улгай, Дөньяга төрлү-төрлү фитнә тулгай — дип әйткән китапта, — диде Шәнгәрәй көлеп. — Менә-менә, нәкъ үзе1 — дип җөпләгән булды Шакир. — Кайчандыр без дә шулай чәч җиткереп, кайтарма якалы күлмәк киеп, билгә каеш буып, шакмаклы кепканың олы козырегын үрә бастырып кына йөри башлагач, комсомолга кереп алганнан соң ходай тәгаләнең ак сакалын да берәм-берәм йолыккаларга тотынгач, безнең авылның Кәф- тәрия әби дә, нәкъ әнә шул мөнәҗәтне әйтә-әйтә, безне өркетә һәм «имансыз китәчәк кяферләр!»— дин каргый иде — Күрәсең, буыннан-буынга килә инде мондый сикереш,—диде Шәнгәрәй. — Ул чакта безне аңламыйларые, хәзер без аңламыйбыз бүгенге яшьләрне. — Юк, алай түгел!—дип каршы төште Хәйбери. — Мин уналтыдан акларга каршы киттем, үзем теләп. Аңладылар. Утызынчы еллар комсомолын да аңладылар, хәзергеләрен дә. Кая куясыз чирәм җир күтәргән яшьләрне? Кая куймакчы буласыз КамАЗчыларны, Себер түрләрендәге мәңгелек баткакларны актарып, магистраль сузучы БАМчы- ларны? һи-и, аларны саный китсәң — миллионнар түгелмени? — Туктале, камисар, кызмале син алай ук, — днп, үзе кыза башлады Шәнгәрәй. — Бик тирәнгә батырасың төрәнеңне. Аларын кем аңламас та, кайсы кыз кочакламас, днп әйтергә була. Ә менә мондыйларын нишләтәбез? Болары да әз түгел бит. Әнә бит күрдегез, көпә-көндез, бөтен кеше күз алдында «чуп та чуп»! Ул гынамы соң әле, ничәмә тапкырлар күрдем инде: трамвай тукталышында кочаклашып үбешеп торалар, эчкә кергәч тә авызларын аера алмыйлар. Нәрсә бу? Гыйшыкмы? Саф мә хәббәтме? Ай-Һай, дусларым, без бит сезнең белән сөю-ярату дигән нәрсәне күңел түребездәге иң изге, иң яшерен сер итеп саклый идек түгелме? Йөрәкнең саф ялкыннары белән үзең генә януны бәхеткә саныйсын Андый нечкә хисләрне башкалар күзенә күрсәтергә ояласың. Тупасланып, бөтен нәфислеге җуелудан куркасың. Ә болар?.. — Ай, рәхмәт, Шәңгәрәй дус, вәгазен бик кайнар чыкты, егет йөрәкле икәнсең әле,— дип куйды Таһир ага. һәр вакыт кырый урында утыра ул, шуннан гына колак сала, ә сүзгә аз кушыла үзе. Бүген әле беренче тапкыр авыз ачуыдыр аның. — Ә шулай да, җиләк суын бераз гына күбрәк йөгертмисең микән, дим. Безнең гыйшык-мишык хәлләре дә гел генә син әйткәнчә ал да гөл булды микән соң? Елмаешып куйдык. — Әһә, эләктердеме? — диде берсе. — Ә дәлилең? — дип кычкырды Шәңгәрәй. — Безнең сөюләр дә боларныкы кебек иде димәкче буласыңмы? Кушылмыйм! Безнең беренче сөюләр саф иде. изге иде, якты иде, мәңге онытылмас җыр иде... — Юк, боларча булды дип мин дә әйтмим, — диде Таһир агай кабаланмый гына.— Мәгәр төрлечә була иде, дим. Әйбәте дә, яманы да. Бу мәсьәлә барыбызны да кинәт кыздырып җибәрде, әлеге яшьләр турындагы баягы сүз көрәштерү бөтенләй онытылып, яңа бәхәс китте. Акбаш әйткәнчә, саф сөю, изге сөю, чын сөю безнең яшьлектә чынлап та булганмы, бармы ул, юкмы? Шул хакта баш вата башладык. Бу безнең өчен бик мөһи.м проблемага әйләнде. Бу проблеманы хәл итү безнең ише «яшь әтәчләр» өчен яшәү-яшәмәү мәсьәләсе белән бәйле булып китте. Шул бәйне чишми торып, беркая ычкыну, хәтта Яна бистәгә сәфәр кылу да мөмкин түгел иде. «Егетләр» җиң сызганып эшкә кереште, һәрберсе шул проблеманы чишү өчен үзенең мәхәббәт фронтында ниләр майтарганын бәйнә-бәйнә сөйли башлады. — Яртыны куймасагыз да маташтырыйм әле,— дип тотына берсе. — Булдыралмыйча, сүз боламыгы пешерә башласам, авызга тиз генә чүпрәк тыгарсыз, — ди икенчесе. Шулай да, бөтенесе берьюлы сөйләп тәртип бозмасын өчен, өч кешелек комиссия сайланды. Беренче сүзне Хәйбери камисарга бирделәр. Ә ул ашыкмады. Иң әүвәл этбаш капкачлы челемен көйрәтеп җибәрде, аннары тамак кыргалап, борын сызгырткалап алды, тик шуннан соң гына сүзенә кереште. Ике дус турында сөйләячәген аңлаткач, болай дип башлады. — Май урталары булгандыр, көннәрнең чәчәк исе белән исергән чагы иде. Авылдагы карт күршем Гафар абыйдан хат килеп төште. Карчыклар кулы белән язылган. «Кайтып килә алмассыңмы, Хәбибрахман дустым, бер атнага гына булса да, — дигән. — Дөнья мәңгелек түгел икән . Сагындым, сүзләрем бар сиңа...» — дигән. Ул байтактан бирле инде инсульт дигән хәзерге заман чире белән авырып йөри иде. Аңлап алдым мин моның хәлен һәм, озакламый, «Бөгелмә— Чистай» машинасы белән юлга чыктым. Дөньяның әле тузан утырмаган саф яшел көннәре. Учлаи-учлап сипкән энҗе чыклы салкынча иртә. Үрле-түбәнле асфальт юлдан авыр көпчәкләр тигез генә тәгәри бирә. Кырыйдагы кыр чәчәкләреннән кузгалган ак күбәләкләр, яулык изәп безгә сәлам биргән шикелле, җиңел канатларын җилпи-җилпи, читкә табарак очып китәләр. Артка карасаң, ялтыравык асфальт юл, аксыл-кара ефәк тасма сыман булып, көпчәк асларыннан сузылып кала. Шул сырлы көпчәкләр тәгәрәгән саен, хәтер тасмалары да сүтелә-сүтелә күз алдыннан кино булып узалар... Минем әле үсмер чак иде, әзме-күпме грамыт эләктергән малай. Базар түбән түгел, солдаткаларга хат язу белән ат чыккан дип әйтергә була. Хәер, кызлар хаты да яздыргалыйлар иде миңа. Бигрәк тә өч кеше. Берсе шушы Гафар абый, икенчесе аның яшьтәш дусты Баһау абый, өченчесе Гөлбәдрия дигән бик сөйкемле генә, яман телләргә яманаты кермәгән бик инсафлы гына бер кыз. Ул хатлар барысы да нәкъ шул замандагыча бер төсле диярлек языла иде. «Әлхат малхат сән жаныйга сәлам хат...» Калганын үзегез беләсез инде... > Үзләреннән нинди сүзләр язарга кирәклеген берсе дә әйтми, ул хатлар кем кулына барып керәчәген дә белмисең. Хәер, шулай булмый хә- з ле дә юк, ничек алар «фәлән егеткә», «фәлән кызга» дип шул тикле зур £ серне минем күк бер сыбызгы малайга әйтеп торсыннар? Бөтен авылга S таралсын дипме?.. 2 Юк, мин барыбер әйтмәс идем әйтүен... Алар бит аны бушлай гына Ф яздырмыйлар, шактый тамызалар «әҗерен». Олы гәүдәле, егетләрчә төзек буйлы, кибеткә җыелган яшьләр алдында куллары белән ике пот- = лы гер уйната торган Гафар абый, чалбар кесәсеннән пыртманит алып, т ун тиеннек көмеш чыгара да: Ф — Кулың җиңел булсын, сүзең җилем булсын, хат укыган фәлән а тутаң ябышып чыгып, өебезгә килен булсын,—дип, әллә нәрсәләр так- х маклытакмаклый, шул көмешне минем уч төбенә сала. Аннары ике ж бармагы белән генә минем иякне өскә таба күтәреп куя да сыңар күзен < кыса. 3 — Карале, малай, Хәйбери дус, син үзең дә шактый җегет булып я киләсең бит хәзер, — ди. Аннары тагын бер күзен кыса, башын миңа х таба ия төшә дә, бик яшерен сер әйткәндәй итеп пышылдаган була: — к Сеңелкәш синеке, ычкындырма! 3 Битләрем генә түгел, колак яфракларым да артык кызу мичтә пешкән коймак шикелле кара кызарып чыкканын үзем дә күргәндәй булам Җир тишегенә керер идем оялудан!.. Баһау абый аңардан кайтышрак буйлы, юкарак гәүдәле, кара чәчле, җиде төн уртасындагы караңгыда да янып торгандай кап-кара күзле, ап-ак тешләре балкып китә торган көләч йөзле, теләсә кем белән рәхәтләнеп сөйләшүчән кече күңелле егет. Ул олы бер бакыр суза миңа, тып-тын гына елмаеп. Билгеле инде, ул биш тиен уч төбенә сылангач та, мин борынны тартынкырап куям. Әзсенә минем озын борын. «Икесе дә бердәй асыл егет, югыйсә, икесе дә уңган, икесенә дә кызлар өзәләнеп тора, берсе гармунчы, берсе җырчы. Нигә биш кенә тиен бирә икән соң ул Баһау абый?» — дип авыз турсайта минем нәфсе. Саран микән әллә ул, дип куя. «Хәлле хәленчә», дигәнне исеннән чыгара. Җитмәгәнмени инде, югыйсә... Ә Гөлбәдрия түтәйгә мин бөтенләй бушка язам. Моның бик яшерен бер сәбәбе бар. Биек-биекләрдә тирбәлгән тилгән кошның канат очларыдай нечкә генә сыгылып киткән кашларына, җитез хәрәкәтле зифа буена, оек-чабата белән дә төз, матур булган аякларының әкрен басып, вак-вак атлап судан кайтканда, үзәкләр өзелердәй нәфис итеп, оетып кына юргалавына гашыйк идем мин. Кешегә белдерү түгел, үземә сиздерергә дә курка идем мин моны. Әмма Гөлбәдрия түти бушка яздырмый, барыбер үзенекен итә: алмалы чиләкләрен асып безнең турдан чишмәгә узганда мине очрата да, бөркәнчек почмагы эченнән генә өч йомырка биреп китә. Алмасам, казаки кесәләренә сала. Мин кызарам, бүртенәм: «Ю-ук, кирәкмәс-әс»,— дим. Ул барыбер ай-ваема куймый — Ал, ылан,'ел, бер сыйланырсың,— дип, үзәкләр өзгеч итеп елмайган була... «Ылан» ди бит, үтерә шул сүзе белән, юкларга чыгара, кәтүк буе юеш танауларга тиңли Ә мин аны үлеп тә яратам! Печәнлек башына менеп балавыз сыккан чаклар да була торган иде Күнел күзе күреп бара: көпчәкләр тәгәрәгән саен хәтер тасмалары сүтелә-сүтелә сузылып кала. Сузылган саен уйларга батыра, үткәннәрдән «кино» күрсәтә, һаман бер сорау белән баш ватам: «ник чакырды икән? . «Әйтер сүзләрем бар сиңа . » диюен * ничек аңларга икән?.. Нинди сүзләр булыр ул?.. Без бит, югыйсә, дус дип атаса да, алай ук гомер буе бер табактан нужа шурпасы чөмергән кешеләр түгел. Шул кызлар хаты язудан башка бик үк сердәшләр дә түгел, яшь аралары да бар, тормыш сукмаклары да гел бер үк тау буеннан салынмады. Нәрсә икән бу... Белмим... Дөрес, армиягә бергә киттек анысы. Бер заманны язга таба безнең тирәләргә Колчак якынлашу хәбәре таралды. Авылларда мобилизация башланды. Безнең Килдебәктән генә дә егермеләп кеше кузгалды. Шулар арасында Баһау абый белән Гафар абый да бар иде. Яңарак кына өйләнгән иде Гафар абый Туйлап түгел, ябыштырып кына алып кайткан иде Бәдрия түтәйне. Ул чакларда туе кая да пие кая. Мулла абзыйга никах җырлатырлык бер табак ашың булса — шул җиткән. Төрле бирнә-фәлән турында да авыз ачмыйлар, тик усал телле егетләр генә болай дип җырлый иде: Бнекәй тауның башында Күренә пәри шәһәре, Быел кызларның мәһәре.— Бер пөдәүкә бәрәңге... Шулай итеп, Бәдрия түтәй белән Гафар абыйның кемгә хат яздырып йөрүләре кинәт кенә ачыкланды да куйды. Яратышып йөргәннәр икән алар, яратышып кавыштылар да. Ә мин, үзем аларга хат язып та, шуны белмәгәнмен! Тагын шунысы да сәер әле, Бәдрия түтәй кияүгә чыкканнан соң Баһау абый да хат яздырмый башлады. Боегыпмы, үкенепме йөргән сыман тоела иде ул. Монысын ничек аңларга тәки баш җитмәде минем, үзеннән дә сорый алмый калдым. Әллә ул да шул ук Бәдрия түтәйне яратып йөрде микән? Алай булса, без ике мескен булып чыгабыз түгелме соң? Хәер, минем озакка бармады. Янә бер тапкыр лапас башына менеп, озак кына шыңшый-шыңшый печән чылаткач, узды... Әйе, армиягә бергә киттек дигән идем. Уналтыны тутырып кына килсәм дә, буй бар иде минем. «Колга» дип, «тилиграм баганасы» дип үртәгән малайлар минем тукмак йодрыкны да авыз иткәлиләр иде. Без өч кордый, яшьләрне олайттырып, үзебез теләп язылдык: Мәр- дән, Хәсән, мин. Совет властеның нәрсә икәнен әз-мәз аңлый башлаган чак иде инде. Тегеләрне дә мин котырттым. Тик без гел бергә йөри генә алмадык. Өйрәнүләрдән соң фронтка җибәрелгәндә төрле частьләргә бүлендек, һич уйламаганда-көтмәгәндә, мин Баһау белән Гафар абыйлар взводына туры килгән булып чыктым. Алар да ике дус, бергә булырга тырышканнар, ахры... Бәхет инде бу болай булгач, җан рәхәте — өч авылдаш бергә! Күңел үсеп китте минем. Үсмәслек тә түгел, Чистай буйларына килеп җиткән Колчакны кире борып куа киттек! Эх, ул көннәр^ Атнасын елыңа биргесез чаклар! Хәер, сез ул заманнарны үзегез дә беләсез инде, яшьтәшләр, артык төчеләндереп тормыйм, тик шунысын гына әйтмичә булмый: иярле-йөгәнле ат өстеннән дә төшмәдек, пулеметлы тачанкаларда да чаптык, атналар-айлар буенча җәяүләп тә бардык Себер түрләренә. Без эчмәгән сулар калмады, без кичмәгән таулар калмады, һәм без: Тын океан ярларында Бетердек сугышларны!.. — дип җырлый-җырлый кире борылдык аннан. Дөрес, монысы аның соңыннан кинода булды, әмма барыбер шул чактагы шикелле иде... Инде бөтен җир өстен дер селкеткән туп тавышлары тынгач, өйләргә кайтып килдек. Мине хәзер «егетнең җелеге» дисәләр дә була кызлар. Егермегә аяк басып кайту бит. Буй-сын да юк түгел, төс-битне дә ходай бигүк кызганмаган — барысы да үз урынында. Шул хәтле сугышларда йөреп, исән-аман кайту куанычыннан өс-башны да рәтләп жи- бәрдем. Нәкъ иптәш Фрунзенеке төсле кызыл атламалар салдырып, юка постаудан гына гимнастерка тектереп җибәрдем. Үз башыма гына үлчәтеп, Буденный иптәшнеке шикелле мәһабәт шлем да өлгерттем, ф Аныкы шикелле үк озын итеп шинель дә ясаттым. Ничә әйтсәң дә, до- броволис бит абзагыз! Аннары килеп, бер Врангель әфисәреннән з салдырып алган хром итек тә бар иде капчыкта. Гел минем аякларга $ үлчәп теккән диерсең! Кайткач ике-өч көн йөрдем микән шул киемнәр S белән, юк микән — «Хәйбери камисар» дигән исем дә тактылар үземә. о Белмим, кызлармы, шаян егетләрме, әллә безнең пшене мыскыл итәргә © яратучы кулак малайларымы чыгаргандыр бу кушаматны, әмма ничек ~ кенә булмасын — ябышты да калды ул миңа. Үзем дә каршы килмәдем, = хәтта бик яратып, ишеткән саен күңелем үсеп, бик кадерләп кенә йөртә т башладым мин ул кушаматны. Кая гына барсам да, үземнең «Хәйбери ф камисар»лыкны белдерә торган булып киттем. Менә сез дә аны минем авыздан ишеткәнсездер инде, мөгаен... Әйе, шулай итеп, без исән-аман авылга кайтып кердек. Тик Баһау = абый гына юк иде безнең арада. Ул Дәлни Вастук сопкаларын алган ~ сугышларда егылып калды. Гел сугышлар бетәр алдыннан гына... Сул- s дан кереп, уңнан чыккан диделәр пулесен, йөрәк тирәсеннән, имеш. _ Аңына килә алмады. Тау астындагы бер каланы алгач, бар корбанны * бергә җыеп, туганнар каберенә күмдек. Олылап. Туп залплары белән... с Качып-посып калган аклардан каланы әрчегәндә бер подвалда мич- 2 кәле эчемлеккә тап булган идек. Егетләр түзмәде, бер мичкәнең төбен в приклад белән генә суккалап, котелокларына агыздылар, безгә дә бер котелок эләккән иде. Шул кичне без Гафар абый белән гомердә беренче тапкыр кызыл шәраб тәмен татып карадык... Баһау абыйга багышлап. Шунысы сәер, өйдән чыкканнан бирле гел караңгы йөз, туң чырай белән йөргән Гафар абый әнә шул чакта кыска гына беравыкка елма- енкырап куйгандай итте, күзләренә сизелер-сизелмәс кенә яктылык чыккандай, яшерен бер тантана иткәндәй булды. Шул эчемлектән идеме ул — һич аңлый алмадым сәбәбен. «Әллә җылавы шулай булды микән аның, әллә яшь бөртекләре шулай җемелди микән?» дип уйладым. «Әллә дустының үлеменә шулай куанамы?» дигән әшәке бер шик тә килеп керде башка. Алла сакласын, андый әдәм буламы сон?.. Гомер буе аңламадым шул чакта булган хәлне, сорарга да ничектер кыюлык җитмәде... Сугыш җирендә өч нәрсә кирәк бит солдатка: ашарыңа булсын, ата- рыңа булсын, өеңнән хат килеп торсын. Шул өч терәк булса, синең хәсрәтең юк, чыраең якты, үзең куәтле. Баһау абый әнә шундый көр күңелле егетләрдән иде, аның кисәк кенә дошман пулесенә дучар булып, җиргә каплануына да ышанасы килмәде. Мәңге уенчак күңелле, якты чырайлы, җор телле егет үләргә тиеш түгел шикелле тоела иде... Ә Гафар абый менә әллә нишләде. Авылдан чыгып киткәч бөтенләй үзгәреп, аны-моны сөйләшмәүчән коры телле, суык чырайлы, эченә Tayt хәтле кара кайгы йоткандай сүлпән-салпы хәрәкәтле бер кешегә әйлән-’ де ул. Әйтерсең егет чактагы юмарт телен дә, ике потлы гер уйната торган җитезлеген дә, кешеләргә йомшак-җылы күз белән карап елмая торган гадәтен дә — барысын бергә иске капчыкка тутырып, иске өйләренең мич астына ташлап киткән! Кайгысы бар диер идең, әледән-әле ата-аналарыннан. Бәдрия түтидән дә хатлар килеп тора. Миңа укыта, бик әйбәт хатлар. Яшь бикәчен сагына диер идең, сагынган кеше ул хакта эчтән генә тынып калмый, йә ул җыру белән әйтеп бирә аны, йә ул хат яздырганда миннән тездерер иде сандугач теле белән әйтелә торган сүзләрен. Ә бу — ләм-мим Аталарына язган хатта «хәләл җефетемә дә сәлам» дип куйдыра да, шуның белән вәссәлам Әллә ата-ана- ларыннан тартына микән? Алай дисәң, аерым хат та яздыра ала бит ул. Юк, аңламассың кешене... Баһау абый турында да кайгыру, кызгану сүзе ишетмәдем мин аның авызыннан. Мәете өстендә кул күтәреп дога кылды да тынып калды. Ә бит яшьтәше иде ул аның, бергә каз көтеп үскән дусты иде. Берсе гармун уйный, берсе өздереп җырлый, яшь кызларның йөрәк давылларын дулатып, әбибабайларны йокыдан уятып, кайтмас яшьлекләрен сагынудан күз төпләрен чылаттырып йөргән атаклы егетләр иде. Буе ике чакрымга сузылган авылның бер башында кичке шәфәкъ сүнүгә тальян телле гармун белән көмеш чыңлы җыру яңгырап китсә, хәтта авылның икенче башында да: — Әнә, Гафар белән Баһау чыкты! — дип сөенә иде яшьләр. Менә шундый дуслар була торып та, күңбле йомшаганын сизмәдем мин аның... Юк, аңламый башладым мин Гафар абыйны, сугышларны бетереп өйгә кайткач та аңламадым. Аның урынында икенче берәү булса, «авылда бер матур!» дигән дан тоткан Гөлбәдрия түтине, шул тикле ихлас күңел белән сагынып, кыл очыдай яманат чыгармыйча, зар-интизар булып, аны дүрт күз белән көтеп алган яшь сөеклесенең кайнар кочагыннан тагын чыгып китәргә риза булыр идеме?.. Ә Гафар абый аны, озак та үтмәстән, тагын ялгыз башы саргаерга калдырды да, егерме беренче елны тагын безнең белән Себергә китеп барды. Без инде сигез .тамак. Бер имана белән ел чыгу мөмкин түгеллеге әллә каян күренеп тора. Ә Гафар абыйга бит ул чактагы ачлыктан артык куркыр урын да юк иде. Дүрт иманалы, ат-тунлы хәлле кешеләр, эш кешеләре иде алар. Белмим, ни өчен китеп барды ул берүзе? Гөлбәдрия түтине үзе белән алса ни була? Өйләрендә бит җитеп килгән сеңлесе кала ата-анасын карарга... Хәер, каян белеп бетерәсең кешенекен? Ник хатыныңны да алып чыкмадың дип, сорамассың ич аннан. Аннары килеп, юллар да аерылды безнең: без киттек Кәлчүгингә, алар китте Чирмехау шахтыларына... ... Хәтер тасмалары шунда өзелеп кала шикелле... Ә хәзер менә, ни- чәмә еллардан соң ул мине яңадан исенә төшергән. Озын гомер кичергән карт яудаш. Ниләр сөйләмәкче икән ул миңа? Нинди сүзләре бар икән?.. Авыру кешенең туп-туры үзенә килеп төшү уңайсыз тоелды. Әти ягыннан ерак бер чыбык очы пләмәш калган авылда. Хәлим исемле. Шуларга кунакладым. Күптән кайткан юк иде туган якларга. Үзегез беләсез, күңелне нечкәртеп җибәрә шул. Күз төбе тишелгәндәй була, юеш тама башлый, шайтан алгыры... Кыстадылар. Сыйланмадым.' Гафар абыйның хәле авырлыгын ишеткәч, баш тарттым, тамактан үтмәде. Тумачыйның кече малае мине Гафар абыйларга илтеп куйды. Абый дип әйтүе дә әллә ничек аны хәзер: ул да ак чәч, мин дә ак чәч. Сакал- мыекны күрсәтмибез. Яшьтәш дип тә булмый, ул миннән олырак... — Нихәл, кордаш абый?—дип эндәштем мин аңар. — Синме, Камисар дус! — дип, ике кулын сузды ул миңа яткан җиреннән. Алар калтырый иде, берсе миңа сузылып җитә алмыйча салпаеп төште, ул аны икенче кулы белән тотып алды. Тавышы да, шул куллары шикелле, калтырап чыкты, сүзләре бүлгәләнеп, авыр әйтелде. Кайчандыр таза, мәһабәт гәүдәле егет ач яңаклы булып суырылган, күзләре зураеп өскә калкынган, авыз-борын тирәләре ничектер кызарып, шешенкерәгән сыман күренә иде. Хәл-әхвәл алыштык. Хәер, болан да хәлләр күз алдында иде... Урам буе өендә ята икән карт. Ян тәрәзәсе ачык. Агач яфраклары аркылы төшкән кояш нуры тәрәзә төпләрен челтәрләгән. Шомырт белән алма чәчәге кушылган хуш ис сизелә өйдә. Тәрәзә пыяласына бәре- лә-бәрелә бал корты безелди, җылаган тавыш чыгара. Ачык тәрәзәдән тышка ычкынырга юл тапмый, күрәсең. . Мин янына килеп утыргач, Гафар абый карчыгын эчке өйләренә чыгарып җибәрде. — Бар, сиңайтәм, самавар куй, кунакны чәй белән сыйларбыз,— ♦ диде. . л I өлбәдрия түти түгел иде бу. Мин ул карчыкны танымадым. Аңа f ияреп, бер бәләкәй кыз бала да чыгып китте, анысы оныклары булган- < дыр инде. Ялгыз икәү генә калдык. и Кордаш абый олы итеп сулыш алды бер. 2 .— Яландагы ялгыз имәнне яшен сукты бит, Хәбибрахман, — дип® куйды ул аннары сүзләрен аралап-аралап кына.—Аяз көнне яшен _ сукты... з Мин пи дияргә дә белмәдем. Үзенә карап әйтә торгандыр инде бу ~ дип, аптырый калдым. ♦ — Алай ук дип инде... — дигән булдым бер дә сүзсез калмас өчен с. генә. * — Юк, мин чынлап әйтәм: сукты, сукты! — диде ул, хәтта бераз ка- $ балангандай итеп. — Ышанмасаң, менә иртәгә барып карарбыз. < — Ярар, — дидем, — барырбыз. Күңел ачып кайтырбыз бер. Туган z якларда булмаганга йөз ел ич! = — Күптән шул... — диде Гафар абый көрсенгән тавыш белән.— * Бик күптән. о Озак кына эндәшми торды хәл җыйган сыман итеп. Аннары авыр S кыймылдый торган чырай чалымнары белән әз генә елмаенкырагандай итте дә: — Ә барые бит дөньяны аркылыга-буйга сукалап йөргән чаклар, ә! — дип куйды. Бу юлы аның тавышы күтәренкерәк чыкты. — Барые бит дөньяның иң аргы башының да иң аргы кырыена җитеп, акиян диңгезенең яр читенә аякларны салындырып утырган килеш кенә тәмәке тарткан чаклар! Кояшны, теге солдат шикелле, бастырык белән каерып түгел, ә кылыч белән, ыштыйк белән каеракаера, бөтен ил күгенә менгереп, җыруларның да иң сагынычлысын гына җырлый-җырлый, үзебезнең Акболак буйларына, әткәй-әнкәйдән дә бигрәк, Аның янына кайтып кергән көннәр... Аның янына .. Аның янына!.. Әммәдәки дөнья дигәнең әллә ничә төрле бизәкләре белән күзләрне камаштыра торган хәйләкәр шайтан булып күренә миңа хәзер. Бер караганда ул тулып та пешеп килә торган алсу алма тоттыра икән синең кулыңа. Синнән дә бәхетле малай юк! Башың күкләргә тигән. Кулыңа эләккән шул алмаңа сокланып дөньялар гизәсең. Таулар, елгалар аша җиңел генә сикереп чыгардай көч сизәсең үзендә. Олы сөенечтән шулай көннәр, атналар буе иләсләнеп йөрисең дә, тәмен татып карарга кызыга башлыйсың ул алманың. Гел шикәр дә бал гынадыр шикелле тоела. Авызыңнан сулар китә. Кетердәтеп кенә бер тешләп бактың исә, эченә корт төшкән булып чыга! Йөрәкләрең жу-у итеп китә. Көтмәгәндә шулай алданганыңа үкенүдән ни кылырга, җаныңны кая куярга белми башлыйсын. Кояш нуры сүнә, әйләнә тирәң караңгы җәһәннәм булып кала... Ә инде икенче бер караганда дөнья дигәнең хәнҗәр суза икән синең кулыңа. Үч кайтарырга куша! Үч кайтарам дип. мәңгелек газапка дучар булганыңны сизми дә каласың икән Мәңгелек газап.. Түшкә баскан албасты шикелле гомер буе изде ул мине... Әйе, дөньялар шаулатып, авылга кайтып төштек. Бәдрня мине сабыйдай саф күңел белән көлемсерәп каршы алды. Ә мин — ачылмадым. Өзелепләр дә өзелеп сагынган булсам да, якты чырай күрсәтмәдем. «Арумы?» дип кенә куйдым суык кына итеп. Тамак төбеннән кыршылып чыкты ул тавыш... һәй-й, заманна-ар диген, гомерләр диген... Узды да китте шунда. Җан теләгәнчә генә яшәп булмады, — дип, уфылдап куйды карт. Яландагы ялгыз имән күз алдыма килеп басты. Әйе, килгәндә мин аның яныннан узган идем. Яшен гарипләп киткән шул аны. Мәгәр аудара ук алмаган. Аның әле берничә ботагы куе булып яфрак ярып, хәтта шул гариплеген дә каплап тора кебек... Ә Гафар абый гөрселдәп ауган олы усак шикелле ята. Эче куыш аның. Тән җылысы да калмаган, җан җылысы да сүрелеп килә бугай инде... Башын арткарак ташлый төшеп, күзләрен өскә юнәлтте ул. Күптән тезелгән сары нарат түшәмнең юл араларыннан нидер күрергә, нидер табарга тырышып карый кебек тоелды. — Үзең дә хәтерлисеңдер инде, Хәйбери дус, иң беренче хатны да, иң актыккынчы хатны да син язганыең бит, кулың җиңел булганые...— дип дәвам итте ул аннары. — Әүвәлгесенә үк булмаса да, икенчесенә каршы бик әйбәт, бик татлы сүзләре күңелдә май булып эри торган хат биргәнне бит Гөлбәдрия тутаң. И-и, анысы гынамы соң? Барысы да җан рәхәте бирә торганые. Дөнья йөзләрендә аннан да матур, аннан да сөекле, аннан да йомшак сүзле бүтән берәү дә булмагандыр дисәм, валлаһи газыйм, ялган булмаячак... Кисәк аның бу сүзләре авыр булып китте миңа, чын күңелдән түгел шикелле... Мин дә Гөлбәдрия түтәйгә сабынлыктан чыгар-чыкмас чагымда ук биһуш булып йөргән малай бит... Рәнҗетерлек кыз идеме ул! Түзмәдем, кабынып киттем: — Ник соң алай булгач син аны... — Аңлыйм, ярты сүзеңнән үк белеп торам ни әйтәсенне, — дип аркылы төште миңа Гафар абый.— Шунда да шул бөтен бәла, бөтен бәхетсезлек, бөтен кара язмыш безнең... Мин һаман да берни аңламый идем әле, сүзләренең ясалма түгеллегенә һаман ышанып җитә алмыйм. Ничә тапкыр тимтендем авыз ачарга. «Нәрсәдә соң сезнең ул 'бәла?»—дип сорамакчы иттем. Тик Гафар абыйны бүлдерү кыен иде инде. — Әйт әле, Хәйбери энекәш, — дип сүзен ялгап җибәрде ул, — менә син, түгәрәк бер бакча уртасында биек булып үскән бер алмагачның иң югары ботагында кып-кызыл булып, тулып-мөлдерәп пешкән, бөтен малайны кызыктырып, бөтен авылны сокландырып торган, башкалар арасында бердәнбер булган асыл алманы сиңа бирсәләр, нишләриең, алырыеңмы? — һи, җүләр! Кем алмас иде аны!—дидем мин. — Мин дә алдым... Ә инде шул асыл алманы, таудай куанычын эчеңә сыймаганга бисмиллаңны әйтергә дә өлгермәстан, кабалана-кабала- на тешләп карагач, аның эченә корт төшкән булып чыкса, нишләриең? — Ыргытып бәрер идем! —« Ай-Һай, энем, бәрериең микән?.. Алма әрәм бит, син аны күпме заманнар яратып, аңа кызыгып, авыз суларыңны корытып йөрдең ич! Кулың күтәрелерие микән?.. Әйе, ул мизгелдәге беренче уем минем дә шулай булды. Сикереп тордым да Гөлбәдрия исемле Асыл Алманы сыңар кулым белән һавага күтәреп, җиргә бәрмәкче булдым. Әллә нинди хуш исләр агылган кара толымнары түбән сузылып төште. Күзләрендә курку заты күренмәү, чыраенда олы тынычлык булу мине аптырашка калдырды. — Үтер, җаным, гаебем юк... — диде тыныч кына итеп. Гафар абый берхәтле тын алыштырып ятты. Яңадан аның күзләренә куркыныч чаткылар чыкты. — Ярсыганыем, ач бүредәй каныкканыем. Юк, котырынган арысландай өзгәләп ташлар хәлдә булдым мин аны. «Кем??!> дип акырдым җан ачысыннан. Кияү белән кыз бикләнгән ак келәтне күтәреп чыгарлык булгандыр бу тавыш. Эндәшмәде. Курку билгесе дә югые күзләрендә. Бары тик саф сөю сагышы белән чын тугрылык кына күренәдерие анарда. Аның болай сүзсез калуы мине тагын да шаштыра төште. — Җаның җәһәннәмгә олагуын телисенме?—дидем ачуыма буылып, з — Теләсәң нишләт, җаным Барысына да риза... Аны әйтү генә жн- £ ңеллек бирмәячәк... Тик сиңа тагын да авыррак булачак жан газабы...— S диде ул. Мин һаман шашындым, бугазыннан бугандай кысрыклый бирдем. ® Ниһаять, әйтте: — Якын дусың...—диде ул шулай ук тыныч кына. = — Кит аннан! — дип кычкырдым мин Гафар абыйга. — Баһау аб-? ыймы? Ышанмыйм! Үтер, ышанмыйм!! * — Мин дә ышанмадым, — диде Гафар абый. — Имән күсәк белән башыма суккандай егылып китә яздым. Ничек ышаныйм? Бергә үстек, £ яшьтән үк дус булдык. Бер-беребезне бер күз карашудан ук анлыйды- = рыек. Ходай минем бармакларга сәләт бирсә, ана карурман кураедай = моңлы тавыш биргән. Уйналмаган көй, җырланмаган жыру калмагандыр. Ничекләр итеп шундый җан дустың синең багалмаңа нәфсе суз- _ сын? — Булмас!—дип гөрелдәдем мин, дөнья селкетердәй итеп.— На- “ хак сөйлисең, яла ягасың минем алтын дусыма! к — Каршыма китер син аны, Гафар җаным,—диде Гөлбәдрия ту- ® таң. — Әгәр сүзем нахак булса — йөземә төкерерсең!!. Мин һаман тирән тетрәнү эчендә идем әле. Шундый әйбәт, кече күңелле, ачык йөзле, тәмле телле Баһау абыйның шул төрле әшәкелек эшләвенә һичләрем генә дә ышанасым килми. Миңа яздырып йөргән хатлары шул Гөлбәдрия түтәйгә булды микәнни соң аның? Яратты микәнни ул аны? Ә яраткан кешеңне шулай мыскыл итеп була микәнни? Мөм- кинме шундый кабахәтлек? Вөҗданга сыямы ул?.. Ялгыштым микәнни, шундый әшәке җан булды микәнни Баһау? Нишләргә миңа хәзер: аның теге вакытта хатлар яздырып йөрүен, аларны Бәдрия түтигә биргәндер дип уйлавымны әйтергәме, юкмы? Бу аның йөрәк җәрәхәтен тагын да тирәнәйтеп кенә җибәрмәсме?.. Уйлап-уйлап тордым да, ярамас дип, әйтмәдем. Исән кулының ике бармагы белән чигәсенә баскан килеш, сүзен дәвам иттерде Гафар абый. — Гөлбәдрия тутаң шул хәтле өзгәләнеп әйтсә дә, мин һаман ышанмадым. «Ничек булды ул этләшүегез-з!!!»—дип төпчендем тешләремне шыкырдатып, күзләремне акайтып, мыскыллы тавыш белән әйттем. — И Гафар җаным, никләр рәнҗетәсең мине шундый әшәке сүзең белән!— дип, үкси-үкси жыларга тотынды Гөлбәдрия. — Мунча томаларга төшкәнием, җитен күтәргәниек, таңнан талкыга чыгыласые... Төтенле мунча... Тычкан күзедәй генә сукыр ут. Ишек ачык.. Җитен учмаларын аралап йөрим.. Абайламый да калдым, кемдер артымнан эләктереп алды да авызга исле май исе килә торган яулык тыкты, кулларга бау салды. Нихәтле генә тыпырчынып, аякларым белән тибенеп, бәрелеп-сугылып карасам да берни кыла алмадым. Тарткалаша торгач, хәлдән таеп идәнгә егылганым гына хәтердә... Кемнеңдер колак төбендә тенә быдыртавына аңыма килгәндә, ул ерткыч минем янда ятады- рые. Кулларымның чишелгәнен, авызымда чүпрәктә булмавын аңлап алдым да, кинәт калкынып күзләремне ачтым Ул бәндә Баһау булып чыкты... «Курыкма, җаным, мин сине хур итәчәк түгел Мин снне үземә гомерлек яр иттем! Берәүгә дә бирмим!—дип җылады. — Яратам бит мин сине, җаным-тәнем фида синең өчен! — диде. — Әйдә, шушы таңдук а. «к у • м з мин сине ябыштырып алып кайтам. Шушы иртәдүк никах укытырбыз!.. Мәңгелек, мәңгелек бәхетле гомер!..» Күп сөйләде ул. Тыңлый алмадым. Көрмәгеннән тиз генә ычкындым да мунчадан чыгып йөгердем. Йокысыз төннәр башланды... Ничәмә-ничә таңнарга сузылган уйлар, капланып жылаулар, мендәрне чебердәт- кән кайнар яшьләр... Сарылар саргаер хәлгә җиттем. Бер караганда бик ансат шикелле: тот та чык үзенә, «яратам» ди бит. Күпме, күпме хатлар биреп йөрде, алмаган саен үчегеп биргәндәй, су юлына чыксам, чиләккә салып китте, ындырда күрсә, кичен бишмәт кесәмнән исле сабын килеп чыгарые, аның эченнән хат килеп төшәрие. Алай да карата алмагач, аягыма егылып җылады. «Юк», дидем, «сөйгәнем бар», дидем. «Кем?» дип җелегемә үтте, әйтмәдем. Нигә әйтим? Кайчан гына булмасын, һаман син елмаеп торасың ич минем каршымда. Кич урынга ятып күзләремне йомам — югалмыйсың, йоклап китсәм — төшемдә кү- рәм. Иртә таңнан уянуга — күз алдымда тагын син. Ничекләр онытыйм мин сине? Ничекләр итеп ятларга яр булыйм’ Бөтен җаным-тәнем, бөтен дөньям синең белән тулган икән минем. Кая гына барсам да, синең карашың мине җитәкләп йөртә... Җиде төн урталарында гармун тавышыңны ишетеп уянам. Тыңлап баксам — үле тынлык. Ишетелгән генә икән мин саташкан башка! Шуннан инде мин аңладым: Баһау мине шундый әшәке көчлек белән үзенеке итәргә тырышса да, аннары инде җиде кат күктәге оҗмах тормышлары вәгъдә итсә дә, барыбер риза булмаячагымны аңладым. Яратмаган кешең белән ничек яшәмәк кирәк?! Яратканың — җан газизең белән бер төнең дә бер гомер, диләр бугай. Мин дә бу ак келәттәге кара төнемне синең белән каршылыйм. Икебез дә кара кандай кара кайгы эчендә... Якты сукмак таба алырбыз микән без?.. Уйлама, Гафар җаным, акланыр өчен әйтмим бу сүзләрне. Җан кушканны гына әйтәм. Ни кылсаң да синең иректә: теләсәң — хәзер үк куып җибәр, теләсәң — типке астында яшәт, анысына да түзәрмен. Булдыра алсаң — яратышып яшик!.. Гафар абый күзләрен сары түшәмгә төбәлдергән килеш тынып калды. Әлеге кичерешләрдән соң берхәтле сулыш ала кебек иде ул. Озак тоткарланмады, яңадан башлады. — Гөлбәдриянең менә шушы ихлас сүзләре бүген дә хәтер түремдә балкып яна. Мәңге онытыласы юк. Көненә ннчәмә тапкырлар кабатлыйм мин аларны, ничек онытылсын? «Яратышып яшик»... Нинди матур сүз, ниндәен изге теләк! Кем моңа риза булмас? Мин дә риза булдым. Үз сөйгәнең, үз дигәнең белән яратышып, сайрашып яшәү мөмкинлеге мине дә кызыктырды. Аннан да зур бәхетнең булуы мөмкинмени? Ул якты бәхет каршында әлеге алдану гарьлеге, өлешең таплануның йөрәкне авырттырып газаплавы, көнчелеккә, кара уйларга бирелү шикелле хәлләр бик бәләкәй, бик вак нәрсәләр булып калган төсле тоелды миңа. «Бәхет нурлары белән юылыр ул тап, эзе дә калмас, бетәр, онытылыр»! дип уйладым. Киләчәк тормышыбызны яшел тау башыннан торып, саф югарылыктан карап күз алдына китерү рәхәтне. Тик моны тормышта булдыру гына кыен булып чыкты. Көч җитмәде. Ир-егетнең беләк көче түгел, йөрәк көче җитенкерәмәде... Үзем дә сизмәстән, һаман боега бардым, моңая бардым, сөйләшмәс булдым, якты чыраема көзге төн караңгысы иңә барды... Китек чүлмәк, калган аш. Сыйлана бир. мескен баш!.. Үз-үземә шундый бәет әйтеп көләдерием хәттәки. «Әллә кайчан бөтен авылга чәчкәндер, мактанып йөрүе башка авылларга да барып җиткәндер инде, бөтен кеше миннән көлә торгандыр, тик мин генә сизмим- дер ахмаклыкка төшкән баш белән!»—дип, үз җанымны үзем кыйный торган булып киттем. Булмады, уртак тел, уртак куаныч таба алмадык... Ә тормыш үзенекен итә икән. Беренче бәбиебез булачагын әйтте ул беркөнне. «Кемнән?!» — дип, әшәке, тупас тавыш белән кычкырып җибәрүемне сизми ф дә калдым. Коелыплар иңде, мескенкәем, тиз генә кече якка кереп посты. Гарьлегеннән өзгәләнеп, тыела алмыйча җылады: з — Никләр генә мине шул хәтле рәнҗетәсең, җаным! Алладан ку- £ рык, ичмасам!..— дип, юаш тавыш белән ялварулары, таш йөрәкле булсаң 2 да тетрәтерлек иде. һаман әшәкеләнә бардым, әшәкеләнгән саен Баһау күз алдыма ки- э леи баса да, «Эт син! — ди.— Шундый оҗмах сылуын ник корытасың. J ник киптерәсең?—ди. — Җәберләр булгач, ник алдың? Мин аладыры- = ем аны!» — ди. ? Бугазына ябышмакчы булам шунда — юкка чыга! Хәер, бу инде ми ф на гына шулай тоелгандыр. Ул бит без өйләнешкәннән соң көндезләрен кайдадыр югалып йөрде, күзгә-башка күренмәс булды. Сугып үтерүдән > курыкты, ахры, дус дуңгыз!.. Икенче яктан шунысы гаҗәбие: төне буе урамда гармунсыз җыру ~ яңгырый, таң атканчы тынмый, япа-ялгыз башы җырлап йөри. Аның g шул карурман курае тавышлы моңы авылның иң аргы урамнарыннан килеп, йөрәк төпләрен актарып ташлый. Тальянымны култыкка кысты- * рып, ялан аяк чыгып йөгерердәй булам. Иик җырлый ул шулай өзде- в pen? Көнләштереп минем йөрәкне өзгәләр өченме? Әллә уз йөрәген кая куярга белми өзгәләнүдәнме? Әллә Гөлбәдриянең йөрәгендә нидер уятып, үзенә кайтармакчы булып азапланамы? Ш\ны уйласам, каршына кисәк кенә басып, күсәк белән сугып егардай булам мин ул мөртәт Баһауны! Тотсын менә күке башын! Юк, ул бичара былбыл шундый хәлдә хәзер — синең читлеккә барып кермәгән күк, минем читлектән дә чыгып качарые. Еракераклардагы җиде диңгез артларындагы сәхрә урманнарына качарые, синең белән минем әшәкелекне күрмәс-ишетмәс өчен, ак болытлар артына очып югалырые ул!.. Гафар абый тагын бер мәлгә тынып калды Болар бар да минем өчен һич көтелмәгән яңалык һәм бик авыр хәбәрләр иле. Гафар абый сөйләгән саен ул кичергән котсыз гомер һаман ачыла барды миңа. Әйе шул, Баһау абыйның япаялгыз башы җырлап йөрүләрен мин дә хәтерлим әле. — Байтал төпкә җигелгәч, тай җаңгызы кешни хәзер, — дип кенә көлә идек ул чагында. Кич саен диярлек кышкы җил белән аръяк урамнардан килә торган ачы җыр өзекләре безнең очны да айкап узуы әле бүген дә истән чыкмаган икән. . Җырлыйк әле. биш булсын дн. Уф! Йерэгем янулары Басылмагач, нишлим еок, Нишлим соң?! Бактың исә, әнә ничек тирәндә булган икән ул хәлләр Гафар абый берхәтле сулыш алгач, сүзен яңадан ялгап җибәрде — Ярый ла, безнең елгыларны армиягә чакырттылар шул чакны Баһауны да, Әхәтне, дә, Әсгатьне дә... Ә син инде үзең теләп безгә иярдең,— диде. — Сабан басулары яшәреп килгән чагые, «Колчак чык кан», диделәр, шуңа каршы киттек. Сугышка, ут эченә барып керәсе булса да, мин сөенеп бардым эчтән. Китәсе көйне яшьләр көн буе урам гизделәр. Баһау да алар белән җырлап йөрде. Өйләнгән кешегә килеш- мәсә дә, андый йола булмаса да, гармунымны күтәреп, мин дә урамга чыктым кичеп Баһау белән кара-каршы басып, элеккечә бер сайратасы килгәнне гармунны. Кем белә соң дөнья хәлен, кем үлә дә, кем кала дигән күк. Сугыш бит ул!.. Дөресен генә әйткәндә, үзем үләрем күк тоелды миңа. Яшьтәшләрем белән, туган авыл белән, баеп барган кояш нуры белән, кичке морҗалардан чыккан күгелҗем төтеннәр белән бәхилләшәсем килде минем... Ә Баһау чыкмады, күзләремә карарга курыктымы? Әллә... Гөлбәдрия белән хушлашырга киткән чагы булдымы, белмим... Аның урынына син бастың минем каршыга, Хәйбери дус. Синең күкрәктән чыккан үсмер тавыш тибрәндерде ул кичне яшь кызларның күңелен. Сиңа кушылып, бүтән кордашлар да җырлады. Бер дә башкалардан ким йөрмәдек без ул актыккы кичне! Тик Баһау күренмәде... Ә инде без кереп яткач, төн урталары узып, урамнар тынып калгач, Баһау чыкты. Ул тотынды ялгыз башы моңаерга. Сәер малай иде ул, катышлырак дип әйтимме шунда, белмим. Шул карурман курае тавышыннан агылган моңы белән берүзе бөтен авыл кызын капка төбенә ялан аяк килеш йөгертеп чыгарырга көче җитәдерие бит аның. Мин моны беләм инде, бергә йөргән чакларда мондый хәлләр булгалый иде. Син дә тынлап яткансыңдыр, Хәйбери дус, ул төнне дә шулай кыланды ул, шулай саубуллашуы булгандыр инде сугышка китүче егетнең. Тал тибрәнә, тал тибрәнә. Тал сыгыла жилләрдә шул... Әйләнеп бер 'кайтырбызмы Туган-үскән илләргә... Гөлбәдрия белән икебез бер түшәктә ятабыз, матчада җиделе лам- . па яна. Аның яктысы җитми, өй почмаклары яртылаш караңгы. Минем күңел дә шундый. Икебезнең дә күзләр түшәм аркылы әллә канларга барып терәлгән. Юк, әллә кайларга ук түгел, минем ике күз алдында кечерәк бер түгәрәк якты тора, ул якты уртасында Баһау күренә. Кайсыдыр урам чатыннан җырлыйҗырлый килеп чыкты ул. Никләр күрдем, никләр сөйдем, Ннкләр йөрәк ашкынды шул. Никләр тотып калалмадым. Утка салдым башымны.. Белмим, аның шул өзлексез түгелгән моңы сихерләдеме, шуның өс- тенә үзем дә ут эчләренә барып керәсе булгангамы, инде әллә кайчан ук зәмһәрир тәмугысының бозы булып каткан күңел ничектер эреп киткәндәй сыман тоелды. Дөньяга, өй эченә, безнең салкын түшәк өстенә ниндидер зәгыйфь кенә җылы нур иңгәндәй булды. Әле һаман түшәмгә карап бер кыймылдаусыз яткан Гөлбәдриягә таба борылды күзләрем. Бик тә моңая төсле күренде ул миңа. Шул минутта ук аның аягына егылып җылыйсым килде. «Моңарчы кылган бөтен тупаслыкларым, бө- 4 тен кансызлыкларым өчен зинһар кичерә күр, гөлкәем!» — дип әйтәсем ’ килде. Ир-егеткә хатын-кыз алдында яшь күрсәтү оят дисәләр дә, тыела алмадым. Шундый олы. изге җан бит ул. Шундыен кыен хәлдә дә яраткан кешесеннән баш тартмаган. Баһауга караганда мине артык күргән. Алай гына да түгел, иртәгесен үк Баһауны табып кул бирмәкче булдым: кичерәм гаебен!.. Ә кайсыдыр урам түреннән өзлексез агылган сыңар тавышлы җыру адашкан аккош моңыдай һаман тынмыйдырые әле. Агыл, (болыт, агыл, болыт. Тауларга кагыл, болыт шул.. Хатлар язмассың микән бер. Сагынган чагың булып... Сагынган чагың булып... Менә шул чакта инде Гөлбәдриянең түшәмгә терәлгән күзләре кинәт i зурайды, як-якка борылды да, ай шәүләсе төшкән тәрәзәгә тукталып калды. Ниндидер эчке сыкрау тавышы ишетелгәндәй булды. Миңа гы на шулай тоелдымы, әллә чынлап та шулай килеп чыктымы, белмим. Нәрсә дигән сүзе бу аның? Моны ничек аңларга? Ничек итеп моңа түзәргә кирәк? Күздәге яшь шундук кипте, нечкәргән күңелнең ефәк кыллары зеңләп өзелде, таш йодрыктай ачу гына калды күңелдә... Дөбер- шатыр ишек-капка ачып, урамга ташландым. Тапмадым Баһауны. Ты- ♦ ны-көне бетеп артымнан килеп җиткән Гөлбәдрия кайнар күкрәкләре - белән җилкәмә асылынды. Тавыш-тын чыгармады. «Кирәкми, бәгърем, g ярсыма...» — дип пышылдыйпышылдый гына өйгә алып кайтты мине... < Иртәгесен авылдан чыгып киттек. Чаллыга җиткәнче аерым атларда туры килү бик әйбәт булды. Алда 2 да шулай булуын көткәнием дә, барып чыкмады. «Икебез ике якка ки- 3 тәрбез, берең юлына берең аркылы төшәсе булмас, кем үле дә, кем те- = ре, кемгә ни язган...»—дип өметләнүем бушкарак булды. Сугышка җибә- з реләсе баталиунда сине, мине, аны бер взводка билгеләгәннәр булып у чыкты, үзең дә беләсең... Кисәк кенә дөнья тараеп китте. Командирга ♦ әйтеп тә карамакчыем, түлке ничек сукалап чыгасың аны? Ул чагында а. үземнең андый хәлне аңлатып бирерлек тел дә югые миндә. Булса да * ни кылырыең, кешегә әйтелә торган сүзмени ул?.. Кулга мылтыклар алдык, сумкаларга патрон тутырып, каешларга < бәйләдек, арка капчыкларын астык Ипи дә патрон, яшәү дә үлем. х Сәер килеп чыгадырые бу. Сәер шул... Кулга мылтык килеп кергәч, « минем күңел дә әллә ничек сәерләнеп китте, хәерсезеңне... Гомер буе шулай бәхетсез булып яшәрбез микәнни без? Ә бер-бере- = безне яратабыз ич1 Әзме йөреп кавыштык, әзме җырулар түгелде йөрәкләрдән? Мин ул җыруларны гармун белән сайратсам, Баһау алар- ны минем өчен тел белән әйтеп бирә дип уйлыйдырыем. Дивана түгел диген инде, ә? Кеше өчен кеше җырлап бирәмени инде сөю җыруын? Оялмаган да бит, мин чын ихлас күңел белән яратып, җаннарымны бирердәй булып йөргәнне белә торып, ул да гыйшык тоткан, имеш! Гыйшык кынамы соң? Үзенеке итәр өчен әнә нишләгән бит. Ата кыргый, ата дуңгыз икән. Менә шуны дус итеп йөр! Җан чиркана, йөрәк куырыла бу әшәкелектән. Гомер буена төзәлми торган җәрәхәт салды, гомер буе кара кан агып торачак йөрәктән... Үләргә кирәк миңа, үлеп кенә котылып булачак бу хурлыктан. Ятлар белән уртак ярны Сөйсән. ни. сөймәсән ни!.. Колак төбемдә шул җыру ертыгы яңгырыйдырые сугышка кергәндә. Мылтык, пулемет, туп тавышлары да күмә алмады аны. Бер туктар әле ул җыру дип, атладым да атладым, бардым да бардым. Калсам да ба- рыберне, үлсәм дә... Үзең беләсең, акуп казып, җиргә тезелеп ятып сугыша торган иске сугыш түгелие бу. Безнең бәләкәй генә взвод ярты чакрымга дип әйтерлек иңгә сибелеп куадырые акларны. Мин озын буйлы булгач, уң флан- гыда калдым, сине уртага куйдылар, кече гәүдәле Баһау сул флангыга эләкте. Ходай үзе кушкандыр инде. Көн дә саен ян-тирәңдә җан көеге булып йөрсә, нишләриең?.. Шулай бардык. Тора-бара син бик тә хәтәр комсомол булып киттең. Көн саен янга килеп, үзем белгәннәрне өйрәтә-өйрәтә, теш төбенә төшә торганыең. Мин үз дошманыбызның аклар, патша әфисәрләре, генераллар, алпавытлар, байлар, иске заман яклы кешеләр икәнен беләдернем инде Ә менә Баһауны кая куярга аптырыйдырыем. Ул да дошманым бит минем Акмы ул, карамы, баймы, алпавытмы, буржуймы? Юк, минем шикелле үк авыл малае. Кон күрмешләре дә безнекечә. Ә үзе дошман. Дошманның да ни төрлесе әле! Минем мыскалланмаган ефәктәй саф көйләй саклап, сөйгән ярымны пычраткан дошман! Бер саф күңел - ле кыз баланы хурлыкка төшереп, кан җылаткан дошман! Яшәргә тиешме ул дөньяда! Тиешме?! Әйе, мин ул чакта сыйнфый дошман белән шәхси дошман арасындагы аерманы белми идем шул әле. Мина дошманнар бар да дошман иде. Син шулай еш килеп безне әгитләгән чакларда, халыкка әшәкелек иткән кара дошманнар хакында сөйли башлагач, сорау бирдем: — Баһау да миңа кара дошман, алайса?.. — дидем. Син урыныңнан чәчрәп торгандай аягүрә бастың да шаккаткан тавыш белән әйттең: — Саташтың мәллә, Гафар абый? Ни сөйлисең син? — дидең. Җавап бирүдән үземне көчкә тыеп калдым. Авыз ачсам — бөтен взвод алдында сүтелеп ташларга туры киләчәгие... Менә шул көннәрдә минем элекке уйларым бөтенесе дә пира-зара килде. «Туктале, — дидем үземә, — ни өчен мин үлем эзлим әле бу башка? Минем ни гаебем бар? Ни өчен мин үләргә тиеш? Юк, мин яшәргә тиеш! Гаепнең төп башы — Баһауда! Гөлбәдрияне көчләп кан җылаткан да — ул, безне хурлыкка салган да—ул. Икебезнең дә саф сөюебезне таптап, бәхетебезне тартып алган да—ул! Моннан да әшәке дошманның булуы мөмкин түгел. Ул үлсен! Сугыш — аны йотсын. Ул исән калып илгә кайтса, безнең якты көнебез тагын караңгы төн булып әвереләчәк! Сугыш аны йотсын! Сугыш — аны да, синең белән мине дә, бәхеткә каршы дип әйтимме, йотарга ашыкмады. Амур ярларына килеп җиттек. Курку төште күңелгә: исән кайтса?.. Юлга аркылы үскән шайтан таягы күк аяк-кулны һаман чагып торса! Безнең бәхетле тормышны һаман бутап торса? йөрәкләрдән кара кан тамып торса?.. ... Амур аръякларындагы сопка тауларының берсенә атыша-атыша күтәрелгән чакта капланып төште Баһау... Менә шул урын бүген дә күз алдымнан китми минем... Гафар абый авыр гына ыңгырашып куйды. — Китми һаман... — дип кабатлады ул. Минем колаклар үрә басты. «Нәрсә сөйләнә бу, саташа мәллә?» — дип уйладым. Сикереп торып, күзләренә текәлдем. Ул дәвам итте: — Аны күмгәндә сөенеп тордым. Гомеремдә беренче тапкыр сөенеп тордым әдәм баласы үлгәнгә. Ул минем кара дошманымые. Бүтәнчә булдыра алмадым, Хәйбери туган, — диде. — Бик күп баш ваттым, бик күп атналар, айлар уйладым. Шулай кирәгие, бүтән гайри юл югые минем өчен. Әгәр дә мәгәр ул да исән кайтып килсә, Гөлбәдрия белән безнең тормыш җәһәннәм чокырына әйләнәчәгие аннары. Ә бу фани дөньяда башкалар күк тигез, бәхетле булырга, җырудагыча сайрашып кына яшәргә безнең дә хакыбыз бар иде ләбаса! Бар иде!.. Гафар абый тирән бер сулыш алып куйды. — Безгә каршы килгән кара дошманнарның барлыгысын да кырыпсебереп түккәч, туган-үскән җирләргә кайтып килдек,—дип дәвам итте аннары. — Зарланыр хәлем юк, Гөлбәдрия тутаң сагынып, чигенә чык- кысыз куанып-шатланулар белән каршылады мине. Элекке күңелсез- лекләрнең берсе дә булмагандай матур итеп яши башладык без аның белән. Мин киткәндә яңа туып кына калган Идрис улым бишектән төшкәнне инде. Суйган да каплаган — үзем. Эре сөякле, үткен күзле булачагы әллә каян күренеп тора... Гафар абый хәтта елмаеп куйгандай итте. Баласы үзенеке булуга, инде бишектән чыгып дөнья буйлата җәяүләп атлый башлавына сөенә иде ул. Ә минем күзләр һаман аның йөзенә текәлгән килеш. Аның бу хәтле үк зур гөнаһ кылуына бөртек тә ышанасы килми. Мине сынамак өчен генә әйткәндер дип уйлым. — Ник син үз-үзеңә шундый авыр гаеп ягасың? — дип сорадым мин аптырагач. Хәзер инде ул гаҗәпләнеп миңа төбәлде. Гаеп дисеңме? Гаеп микән соң бу? Ә барые микән бүтән төрле берәр чара? Шулай бик олы язык кылдым микәнни? — Шундый сораулар белән күмеп ташлады ул мине. Берсенә дә ансат кына жавап бирерлек булмагач, мин сүзсез калдым. — Ә хәтереңдәме, — дип яңадан башлады ул, — сугышта чакта бит «дусдошман» турында күп кенә бәхәсләшә торганыек. Шуларның бер- > сендә син ничек дидең? — Ничек? — мин әйтәм. £ — Ә менә ничек: дым. Кем урлады минем шул якты бәхетемне? Баһау урлады! Ул без- Z нең икебезне дә мыскыллап бәхетсез итте. Шулай булгач, кем булып.< чыкты ул Баһау? Дошман булып чыкты. Кара дошман! Кем хөкем s итәргә тиеш аны? Мин хөкем итәргә тиеш аны! = Гафар абый «уф-ф-ф» итеп бер сулыш алды. Түшәмгә төбәлеп та- * гын тын калды. п Мин дә бик аптырашта идем. Баһау турындагы хөкеме белән стена- = га китереп терәде ул мине. Ничек хәл итәргә?. Карчыгы самавар кертеп өстәлгә утыртты. Табын әзерләп, чынаякларга чәй ясады. Өйләренең ян тәрәзәсен ике якка ачып җибәрде, ап- ак чәчәкләрен җил тибрәткән балан ботагы эчкә керде. Ул чәчәкләрнең әчкелтем хуш исе чәй тәменә кушылгандай тоелды. Мине әле һаман таныштырмаган карчыгы чыгып киткәч, Гафар абый сүзен алга алып китте. — Әйе, өйгә кайттым. Сайрашып та гөрләшеп кенә дигән күк, саналмаган көннәр, атналар, айлар яшәдек. Төштәгедәй рәхәт чаклар, бәхетле көннәр булды ул... Ә бер иртәне, күптән кимәгән иске-москыны киеп, урманга киттем. Диләнке кисәргә. Әбәткә утыргач, кесәдән пычакны чыгарганда нәрсәдер ияреп, тастымалга төште. Алып баксам — мөштек. Әллә кайчангы Әле үсмер чакта ук, самасад тәмәкесен четердәтеп бер суырганда, сары май шикелле тамак төпләренә утырып, тынны каплый башлагач ясалган мөштек. Кипкән имән ботагыннан кырып-сырлап, эчен утлы тимер чыбык белән тишеп, тәмәке кыстыра торган башына жиз балдак кигезеп, икебезгә ике мөштек ясаганые Баһау. Андыйга кулы остае аның. Менә шул нәрсә кесә төбендә яткан. Менә шуны кулга алуыма, апа Баһау кулы кагылганлыгы кинәт хәтергә төште дә утлы күмер тоткандай булып, кулым куырылып китте. Тиз генә каршыдагы учакка ыргыттым Утка килеп төшкәч, башта четертәп, аннары әллә ничек юеш әйбердәй чыжылдап янарга тотынды ул. Туп-туры булып нечкә генә аксыл төтен чыгара башлады өскә. Күтәрелә-күтәрелә кеше буйлыгы булды Кеше буйлыгы булгач, шул ак төтен эченнән Баһау күренә башлады. Ләхәүлә укып, як-ягыма төкерендем, юкка чыкмады. Төсе-бите, кап-кара ике күзе аермачык. Ике кулын як-якка сузган Өрәгеие бу аның Күзләремне тиз генә читкә бордым. Өрәк һаман югалмады. Күз алдыма баскан килеш, учагы-ние белән әкренәкрен каршыдагы тау сыртына таба калкынды да шунда туктап калды. Тагын бордым күзләрне, тагын йомдым четердәтеп Юк, котылып булмады, өрәк һаман күз алдымнан китмәде.. Менә шул көннән башлап, мин һаман моңая, һаман боега, һаман эчтән сыза башладым. Бу хакта мин эчтән тындым, Гөлбәдриягә ләм-мим бер сүз ычкындырмадым. Ычкындырмасам да барыбер сизенде ул. Пошынды, үзе дә көя башлады. ...Егерме беренче елның языннан ук тамчы бер яңгыр төшмәвен син үзең дә беләсең. Ачлык буласы алдан ук билгеле. Сез әртил булып Се- бергә җыендыгыз. Сезнең белән мин дә киттем. Нигә киттем? Кешеләр балачагасын, ишле симиясын коткару өчен кубынды. Ә мин инде ике баласы булган хатынымны, ата-ананы калдырып, берүзем чыгып киттем. Дүрт имана җир бар, ат-тун бар, симия зур түгел, кыймылдаганда монда да көн күреп буласы. Ә мин киттем... Бер дә китмәсием, әнә шул ден- сез Баһау өрәге кубарды мине. Юк, куркып түгел, алланың бирмеш көне күз алдымда торган шул өрәктән котылырга теләп киттем... Кайчандыр үзебез Колчакны куган юллардан илле көн буе бардык,, җәяүләп барган шикелле. Шулай да хафаланмадым. Юл ыгы-зыгысы белән әлеге ак өрәк онытылып торды. Күсе күзедәй генә утлы шахтер лампасы белән караңгы җир астына төшүләр, тар ләхеткә ятып күмер чабулар, упшый баракта шау-гөр килеп ятулар да әйбәт булды. Җан карачкысы күз алдымнан китте. Аның урынына хәзер Гөлбәдриям килеп басты, ике кулына ике малаемны күтәргән. «Әтиебез, кайт инде! Без сине бик-бик сагындык бит!» дигән сүзләре дә гел ишетелеп тора колакка. Бу инде мин үзем сагыну галәмәтедер шул хәтле... Шулай итеп, ел ярым узуга кайтып киттем авылга. Дөрес икән — барысы да сагынганнар. Тегеләре кечкентәй бит әле, ә менә Гөлбәдрия бик тә инде өзелеп сагынган. «Ачлыкны да уздырып җибәрдек, әткәй-ән- кәйләр дә исән, улларыбыз да тәгәрәп үсәләр. Китмә инде, җаным, беркая да бүтән!» — ди бу. Бик риза, бер дә китәсем килеп кайтмадым. Күп йөрдем, җитәр. Буразнага чынлап торып аяк басар, иген игәр вакыт җитте... Җитте дә бит җитүен... тик'барып чыкмады шул, уйлап кына калдым. Икеөч ай уздымы-юкмы, тагын чыгып китәргә туры килде. Монысында Донбасска. Шул ук өрәк аркасында. Бу юлы ул бөтенләй котырынып китте: Гөлбәдрия белән икебезнең арада кулларын аркылы сузып тик тора. Мине аңар җибәрми, аны — миңа. Менә бит нишли алла каргаган өрәк! Минем хатынны миннән саклый! Каян килгән? Мондый хәлгә кем ышаныр, әдәм көлкесе!.. Ярый әле, шунысы әйбәт1 — Донбасска ияреп килмәде. Җан тынычлыгына тиенеп эшли бирәм Суфия шахтасында... Ел тул ар-тул м аста тагын сагына башладым өйдәгеләрне. Матурлыгын әле һаман да саклый белгән Гөлбәдриям, күпереп торган чәч толымнарын таратып, төшләремә керә. Ә малайлар икесе ике яктан итәгенә ябышканнар... Тагын кайтып киттем авылга. Озак та узмады — тагын Баһау өрәге! Тагын чыгып киттем. Бу юлы инде Уралга... Шулай авыл _белән чит арасында, хатын белән Баһау өрәге арасында киләп сарып йөри торгач, «ябалак шурпасын» чүмечләп чөмерүгә бирелеп киттем. Исерек баштан җиңелрәк була дөнья. Гөлбәдриядән әк- рен-әкрен бизә башладым. Ни өчен? Үзем дә белмим, үзем бозыклыктандыр дип кенә уйлыйм. Ватан сугышында яраланып, медсанбатка эләккәч, карт солдат дип шунда калдырдылар, атлы санитар булып йөрдем. Без казыган каберләр санап кына бетерерлек түгелие. Баһау өрәге дә минем белән бергә йөрде. Тора-бара ул минем җан газабыма әйләнде... Өйгә рәтләп хат та язмый башладым. 1 Фронттан кайткач та шул ук гадәтләр сузыла бирде минем. Гөлбәдриям сары саргаеп кына үлде, анык беләм!. Анык белсәм дә күмәргә,, каберенә сыңар уч туфрак салырга да кайта алмадым Арча Мытыесын- да эшлидерием, бүтән хатын белән торадырыем, исерегием... Шулай йөри торгач, инсульт сукты мине, чулакка әйләндем, ун кул ■авызга җитми хәзер... Ярый, рәхмәт улларыма. Әниләре аларны кешелекле итеп үстергән, мине урамда калдырмадылар. Үзләре ерак шәһәрләрдә хезмәт итсәләр дә, атабабадан калган менә бу куышны рәткә ■кертеп, миңа тәрбияче карчык табып, яшәү мөмкинлеге бирделәр. Мин ♦ хәзер эчә дә алмыйм, тарта да алмыйм, ире ташлаган хатыннар артын- ~ нан чаба да алмыйм. Тәүфыйкка утыртты дөнья Яр якасына китереп z бастырды. Әҗәлнең кулы —муенда Бүген буамы, иртәгәме... Ба-< һау өрәге һаман минем белән бергә. Аның белән сөйләшеп йөш рим мин хәзер. Тик ул эндәшми, ияк кенә кага. Хәер, өрәкләргә сөйлә- 2 шергә ярамый диләр бит... Аннары миндәге ачуын да исеннән чыгармый 3 торгандыр ул... _ Гафар абыйның болай сәер итеп, көлеп сөйләшкәндәй сүзләре кү- з ңелгә ятмый башлады минем. — Әллә пичеккә таба борылды әле сүзен, — дидем мин, ризасызлык ♦ белдергәндәй итебрәк. — Уйнап сөйләшәсең шикелле... — Уйнап, дисеңме? Булыр, булыр, туган, — диде ул исе китмичә = генә, — Кеше дигәнең, бер генә юанычы да калмаса, үкереп җыларга = да хәленнән килмәсә, үзеннән-үзе көлә башлый. Бу — аның актык кө- s че, актык мөмкинлеге. Әдәм баласының үзе кылган явыз гамәле гомерлек үкенечкә, гомерлек әрнүгә китеп, мәңге басылмас җан газабына ~ әйләнсә, шулай үзеннән көлгән була икән ул. Юаныч таба, янәсе. Ба- с һау мәрхүм дә үзе кылган шул җирәнгеч явыз гамәле өчен җан газабы 2 кичергәнгә шулай көлемсерәп йөргәндер. Баштарак, очрашкан чакларда 3 һаман сүзсез генә көлемсерәп узуын миннән көлүе дип уйлаганыем, үз башыма төшкәч кенә аңладым, үзеннән көлүе булган икән, эчтән зар җылавын күрсәтмәс әчеп көлүе. Шул көлүе белән ул Амур якларына хәтле барып җитте, узып та китте. Шул көлүе белән авылга да әйләнеп кайтуы барые, курыктым, Гөлбәдрияне бөтенләй миннән тартып алыр дип курыктым. Әйткән бит ул аңар: «Башым исән булса, барыбер үземә кайтарып алмыйча калмыйм мин сине!» — дигән. Ант иткән. Менә шуңар күрә дә Баһау сөзәк таулардан атыша-атыша менгәндә минем пуле, минем куркак пуле... аны җиргә каплады... Мин дә көлдем Иптәшләр аһы күмгәндә көлемсерәп тордым. Баштарак сөенечтән иде бу.. Аннары—җир күтәрмәс олы языгымны каплар өчен булды. Ә хәзергесен— үзең күрәсең. Тәмуг утлары төбендә янган җан газабыннан тыш- кары бәреп чыккан гарип бер шәүлә генә бу. Үкенеч тудырган өрәк... Мин нәрсә дип әйтергә дә, нинди хөкем чыгарырга да белмәдем. Артык гаҗәпләнмәдем дә... һәр икесе дә җинаять. Тетрәндергеч явызлык.. Мин шулай уйга калып утырганда, Гафар абый кабат авыз ачты — Үтенечем шул, — диде ул. — Мин бу олы языкны үзем белән алып китә алмыйм. Тиешле җиренә җиткер, тиешлесен мина бирсеннәр, күтәрәм... — Борчылма, Гафар абый, һәр икегезгә дә заман үзе хөкемен әйтер...— дияргә мәҗбүр булдым мин. — Инде иң актык гозеремне дә тыңла, Хәйбери туган,— диде ул — Мине Гөлбәдрия тутаң янына күм, зинһар дип әйтәм!.. Монысы иң кыены иде минем өчен. — Кабул итәрме соң ул? — дип сорадым — Итәр, изге күңелле булды ул, олы җанлы Мин үз гаебемнең барын да аңлатырмын аңар, бәхилләр ул. Безнең беренче саф сөюебез хакына кабул итәр ул мине... Әнә бнт ул дөнья дигәнең ни төрле' Үзең ышанмаган теге дөньяларга да әдәм баласын үзе теләгәнчә җайлап озатырга мәҗбүр итә... Сүзне Мөслимгә бирде комиссия. Башта ук: «Вәт мин сөйләсәм...»'—дип шәпләнсә дә, ничек башларга 1 белмичә, ык-мык килеп утырды /Мөслим. — Сабагын оныткан малаең!—дип, картлачлар көләргә тотынды. Үзе дә алар белән көлә торгач, тел ачкычы тапты бугай тагы: — Бик күптәнге хәл инде бу, егетләр, — дигән булып, баш ягалап җибәрде.— Ул чагында миңа унбиш тулып бара иде. Канат үстереп килә торган сары авызлы чәүкә баласының дөнья киңлегенә таң калып, оясында пыр-пыр очынгалый торгач, җиргә егылып төшүен күргәнегез бармы сезнең? Нәкъ әнә шул чак иде бу... Укулар кайчан башлануын белешү исәбе белән сентябрь башындагы бер кояшлы көндә мәктәпкә килдем. Бездән бер генә чакрымдагы күрше авылда. Былтыргы үзебезнең класска керсәм, анда малайлар, кызлар утыра. Күбесе бишенчедә бергә укыган иптәшләр булса да, миңа таныш булмаган яңалар да күренә. Башка авыллардан килгәннәр, күрәсең. Алар да яшь ягыннан минем белән бер тирә. Хәзер булса, унбиштәге малайның бишенчене генә бетерүе бик сәер тоелыр, «ничә ел бер класста ыштан төбе туздырдың?» дип күзен дә ачырмаслар иде. Ул чакта безгә эзлекле белем эләкмәгән, шуңадыр инде, үзебез колга буе булсак та, уку ягы бармак буе гына иде. Яңалар белән искеләр берхәтле «иснәнеп» дигәндәй торганнан соң үзләшә төштеләр. Укулар кайчан башлана, быел нинди дәресләр керәчәк, кемнәр укытачак, кем каян килгәне хакында әңгәмә китте Аннары яңа малайлардан берсе фортепианога барып тотынды. Безгә аны былтыр өяз каласыннан кайтартканнар иде. Ул үзе рояль белән пианиноның бабасы шикелле карт булса да, матур гына авазлы, нәкъ тальян гармунның «аяклысы». Безне аңарда нота белән уйнарга өйрәтеп тә маташтылар: «До, ре, ми, фа...»ларны байтак кычкырттык. Тик нота гыйлеме безгә йокмады. Кайберәүләр болай гына алдырды, хәтта мин дә бер бармак белән тыкылдатырга өйрәндем! Исмәгыйль Биков дигән әлеге малай шактый ярыйсы гына дыңгыл- дата, хәтта ике кул белән дә маташтырган була. Байтагыбыз сокланып аңа карадык һәм янына җыелдык. Кызлардан, мин белмәгән яңаларның берсе, җыр башлап җибәрде, барыбыз да кушылып киттек. «Ком бураны», «Тәскирә», «Уел», «Эрбет», «Тәфтиләү», «Саҗидә» — ул чакта яңа таралган җырларның берсе дә калмады. Үз тавышым фәләнчә генә икәнен бик яхшы сизсәм дә, башкалардан калышмый җырларга, бу яңа көйләрне өйрәнергә тырышам. Аларның матур тавышлары арасында минем ярык быргы да бик үк бозау мөңгерәве чыгармый сыман. Хәтта моңлы да булып ишетелә үземә. Күңел талгын җилдә очкан күбәләк шикелле тирбәлеп, рәхәт киңлекләрне, чәчәк тулы болыннарны гизә. Ничектер нечкәреп, сафланып, моңсуланып киткәндәй була. Ниндидер җылы дулкыннар өстендә чайкалам төсле. Башкаларга карыйм: алар да җыр белән мавыгып, үзләре дә сизмичә, шундый ук татлы бер хис кичерәләр, ахры. Бу көйләр, бу уен коралы, бу мәктәп, мондагы укулар һәм бу дөнья үзе — минем өчен бөтенләй яңа. Мин боларны күреп, белеп, ишетеп үскән малай түгел. Мин белгән дөнья бүтәнчә иде, һәм бу стеналардан чыгып өйгә кайтып кергәч тә, мин тагын шул төссез тар дөнья эченә чумачакмын Бәлки шуның өчен дә миңа монда бик рәхәттер. Бәлки шуңа да мин монда шундый моңсу булып киткәнмендер... Ниһаять, җырлый-җырлый ялыга төштек бугай, дәртле тавышлар кичке гөрләвекләрдәй әкрен-әкрен үз ярларына кайта башлады. Әлеге Неман «Әпипә»не уйнап җибәрде, ләкин берәү дә төшеп биемәде. Безнең 26 як кызлары биегәнен минем, гомумән, күргәнем юк. Хәтта малайлар да биемәде, без дә «чабата» биюен генә беләбез шул Аннары оялабыз да Кызлар алдында бит... Юк шул, булмый, әллә нәрсә итәктән тарта. Йөзләрчә ел буена килгән кыюсызлык һаман үз богавыннан ычкындырмый иде, күрәсең... ♦ — Әйдәгез, флиртле уйныйбыз! — диде кемдер кызлардан берсе. — Әйдәгез, әйдәгез!—диештеләр һәм бары да яңадан өстәл тирәсе- 3 нә җыелышты. £ Нинди уен икән ул? Мин аны күргәнем дә, уйнаганым да юк. Бу ина де тагын минем артталык. Белмәгән уен бик кызыклы тоелса да, кере- £ шеп китү хәтәррәк: шул белмәвең аркасында көлкегә калсаң?.. Аулак өйләрдә «пута йөртешле» уйнаганда, кайбер йомыкыйрак _ кызның аркасын шештереп бетерәләр. Ул абайлап өлгергәнче, «шалт!» 5 берне тегенең аркасына ишкән пута белән. Әйләнеп каравына пута ~ әллә кайчан кемнеңдер тез астына кереп киткән була. Эзли башлый. ♦ «шалт» икенче яктан. Кызарып, бүртенеп бетә, җылар хәлләргә җитә, а. бичаракай. Монда да шундыйрак хәл булмас микән? Шулай да өстәлнең бер Z почмагына килеп урнаштым: гел үк мыкый булырга да ярамый ич. < Шәйбәк мулласының елтыр күзле һәм «шылтыр» сүзле кызы За5 һидә жикет кесәсеннән карта чыгарды да өстәлгә сибеп ташлады Юк, = карта түгел бугай: аннан таррак, озынчарак, арка ягы да чуар түгел. * Бар да үрелеп берәр карта алды да, ниндидер бер исем әйтеп, икенче „ кешегә бирә башлады. Мин дә карта алдым. Әйләндереп карасам, аның = бит ягы ак икән һәм анда китап хәрефләре белән минем өчен бик сәер тоелган сүзләр басылган: . Кара карлыган: «Сезнең күзләр сихерле, исертәләр шикелле». Күбәләк: «Чәчәкләрегезгә кунсам иде, бәхетле булсам иде». Кара син аны, гелләрем шигырь белән язылган күк! Уенны миңа аңлатып бирделәр: әйтәсе килгән сүзен булса, шул катыргылардан эзләп табасын да җөмлә башындагы исемне әйтеп, үзең теләгән кешегә бирәсең... Шәһәр уены икән бу, укый ала торган кешеләр өчен генә. Безнең аулак өйләрдә уйный торган түгел. Кемгә, нәрсә әйтим икән соң?.. Күкел тулы Мөлдерәмә Әллә нинди үзем дә белмәгән рәхәт бер моң менә-менә түгелеп китәргә торган шикелле. Тик берәүгә дә атап әйтә торган, өзелеп әйтә торган аерым сүзем юк төсле. Алар һәммәсе дә әйбәтләр, һәммәсен дә яратам мин бу яңа дусларымның. Ә кызлар, малайлар уйныйлар. «Күке», «Канәфер», «Әкәм-төкәм» дигән исемнәр әйтеп, бер беренә катыргы бирешәләр дә, андагы миңа билгесез сүзләрне укыгач, үзара көлешеп алалар. Кайберләре бер дә көлми. Тиз генә җавап эзләргә*тотына. Аларга кызык, ә миңа?.. Мин уйга чумдым. Пигәдер моңсу булып китте. Әнә нинди яңа уеннар, нинди матур көйләр бар икән дөньяда! Мин ал арның берсен дә белмим. Ә теге малай? Нинди оста итеп уйный. Кайчан, кайда өйрәнеп өлгергән? Андый уен коралы безнең авыл җирендә күренгән нәрсә түгел бит Ә мин — бер бармак белән аксактуксак бер көн! Малайның мина караганда әллә ни өстенлеге дә юк шикелле. Хәер, өсте-башы рәтлерәк. Кара сатиннан булса да пинжәк, чалбар кигән Аягында да ниндидер күн заты. Буйга да солы буедай гына миннән калкурак, төс-бнте дә ямьсез түгел, авыз-борын, күз-керфек, каш-колак дигәндәй бар да үз урынында, бер дә кыек-мыегы юк Ә минем өстә яз көне шушы мәХтәптән бирелгән буй буй ситсыдан сабан туена тектереп кигән бөрмә билле күлмәк, аякта оек-чабата, тезенә ямау салынган чалбар. Гомеремдә беренче мәртәбә ча'лбар киеп, ШУШЫ авылга сабан туена килдем Малайлар көрәше башланды Минем дә бик чыгасым килә,’ тик оялам. Мәйданга Шәвәли Хәсәне дигән мак танчык малай баскан. Күңелне шайтан котыртып тора: «Чык ияле, чык,— ди,— син аны егасың ич!» — ди. Чынлап та, болай уйнап көрәшкәндә мин аны әйләндереп кенә салам салуын. Әлеге шайтан мине этеп-төртеп тәки кертеп җибәрде бит мәйдан уртасына. Күзгә ак-кара күренми, килеп җирдәге тастымалны күтәрдем, шундук билләрдән алыштык. Гомердә беренче тапкыр мәйданга чыгып көрәшү! Ашыгам, тиз генә бөтереп атасы килә. Шул ният белән йодрыкны касыгынарак тыгып, билен кысып алдым да, тез чүгеп, уң якка селтәмәкче булдым тегене. Ул көтмәгән якка. Чөнки мин сулагай, минем өчен ул берни дә түгел. Шулай уйлап чүгүем булды, нәрсәмдер «пытырт!» итеп куйды. Бактың исә, тар чалбарның тез күзе песи авызыдай ерылып та чыккан. Шундук дәрт сүнеп, гайрәт чикте дә куйды. Өйдә кубасы тавыш колак төбемдә яңгырагандай булды. Минем шул әйле-шәйле хәлне сизеп алган Хәсән тиз генә әйләндерде дә салды мине. Нинди хурлык! Бердәнбер чалбарың да ертылсын, мәйдан уртасында шапылдап та ят!.. Ул тирәдән ничек чыгып сызуымны сизмй дә калдым. Әллә ничек шундый фартсызрак малай идем инде мин. Төс-бит ягыннан да ходай юмартлык күрсәтмәгән: «песи борын» дип, «чепи күз» дип, җелеккә тияләр иде каз көткән чакта. Мондагы иптәшләр начар түгел: кимсетмиләр, мыскыл да итмиләр. Билгеле, мин алай ук күзе ачылмаган әрлән баласы түгел, теге усал малайлар юри үтереп әйтергә тырышалар иде. Шулай да мин үземне сабакташлар белән тиң куя алмыйм. Аларның байтагысы башка төрлерәк, хәллерәк тормыштан, күбрәк укыганнар, аң ягыннан миңа караганда өстенрәк. Әнә бит шул флиртле уенны да белмим икән мин, ишеткәч авыз ачып калдым, аларның исе дә китмәде: әйтерсең ата-бабадан килгән уен! Мин шулай үз-үземнән чәчәк коеп утырам, ә күңелле һәм көлкеле уен дәвам итә. Ничектер кушылып китәсе иде бит. Кызларның кайсынадыр үзең башлап берәр шаян сүз кыстырмасаң, кем синең белән кызыксынсын? Әрсезрәк бул, егет!... Мәгәр әрсезләнергә өлгерә алмадым. Яна кызларның бая җыр башлаган Рәмзия исемлесе бер дә көтмәгәндә миңа бер катыргы сузды да: «Шомырт чәчәге», — диде. Мин тиз генә катыргыдан шул исемне таптым да һәр сүзне йотардай булып күз йөгерттем: «Сез нигәдер бик моңлы күренәсез, ниндидер сагышыгыз бар, ахры?.. Юату фирештәләре юлдаш булсын сезгә...» Әлбәттә, мин хәзер бу сүзләр нәкъ шулай иде дип раслый алмыйм, әмма «моң», «сагыш», «фирештә» сүзләре, һичшиксез, бар иде. Мин ул сүзләрнең матурлыгына сокланудан тетрәп киттем. Күктән иңгәндәй көчле, шәфкатьле, исертер дәрәҗәдә татлы булып тоелды ул сүзләр. Кинәт бөтен тәнемә, җаныма ут йөгерде. Ялгышмадыммы дип, тагын бер кат укыдым да, ничектер, күзләрне кыюсыз гына күтәреп, аңа юнәлттем. Ул да, оялчан гына елмаеп, карасу озын керфекләрен түбән төшергән. Шулай да аның зәңгәр күзләре сызылып кына күренеп тора. Алар шундый ягымлы һәм җылы итеп карыйлар төсле, әйтеп аңлатырга сүз табу мөмкин түгел. Аксыл-сары ефәк сыман чәчләренең күкрәгенә сузылып төшкән ике калын толымы, комда яткан ниндидер озын алтын балыклардай, ул сулыш алган саен кыймылдап куя. Йөрәккә май булып ягыла торган мондый әйбәт сүзләрне минем әле үз гомеремдә бер генә тапкыр да ишеткәнем юк иде. Алай гынамы соң? Мондый алтын толымнарны да, кыска калдырып киселгән маңгай чәчләрен дә, сөйкемле керфекләр астыннай оялчан гына карый торган шундый зәңгәр күзләрне дә беренче тапкыр, бары тик хәзер генә күрәм икән. Мо- нарчы мин бернәрсә дә күрә белми торган дөм сукыр булганмын, ахры! пи генә дип җавап бирим соң? Өстәлдә чәчелеп яткан катыргыларны кабалана-кабалана укый башладым. Барын да берочтан укып чыктым бугай, әмма җавап итәрдәй сүз тапмадым. Бар да сыек, суык шикелле. Минем йөрәккә кинәт кабынган утның көчен, кайнарлыгын берсе дә әйтеп бирә алмас төсле! Ә җавапны шул катыргылардан гына табарга кирәк бит. Нишләргә соң? Үзең ябарга ярамый, уен бозыла Бозылса бозылыр! Оек кунычына бөкләп тыккан дәфтәр белән каран ф дашны сиздерми генә тартып чыгардым да, уч төбедәй кәгазь ертып, җавапны үземнән яздым. Нәрсә яздым? Хәзер үтерсәгез дә әйтә з алмыйм инде. Кыз аны өстәл астына гына яшереп укыды да кып-кы- зыл булды, миңа күтәрелеп карарга оялды. Миңа ни кулдан язып, ни 3 катыргыдан булсын, җавап та бирмәде. Мин үзем дә бик уңайсыз хәл- 2 дә калдым: әлеге зәңгәр күзләренә яңадан бер карарга, бер кәлимә ® сүз әйтергә көчем җитмәде. Ярый әле, уен бетте һәм без озакламый таралыштык. Аксыбы = авылы белән Янсыбы арасын гел болыннан кайтасы. Мин ул бер чак- » рым араны гел җырлап кайттым, хәер, бу ара ун чакрым булса да ф җырым бетәрлек түгел иде минем. Сентябрь башында болыннар ин- а де шактый шәрәләнгән, көтү таптаган, карт кылган башларына пәрә- >. вез җепләре сарылган була. Ә миңа болын тулы чәчәк, шул чәчәкләр = башыннан төрле якка әллә ефәк, әллә ука, әллә көмеш кыллар су- < зылган булып күренә. Ул кыллардан моңарчы мин һич кенә дә s ишетмәгән көчле бер көй агыла. Шуңа кушылып җырлыйм-җырлыйм - да (тавыш та матур булып яңгырый бит!), аның сүзләрен кабатлыйм: х «...юату фирештәләре юлдаш булсын сезгә...» Йа ходай, шундый сүзләр дә бар микәнни дөньяда! Безнең авылда = мондый сүзләр әйтеп сөйләшкән кеше гел бөтенләй юк! Хәер, кем соң алай сөйләшсен? Шул флирт уены өчен генә чыгарыла торгандыр андый сүзләр. Мин ишетеп үскән сүзләрдә бары тик зар гына, катылык, шәфкатьсезлек кенә яңгырый иде... Ә Рәмзия нинди нечкә күңелле кыз икән: сизгән бит, сагышымны да, моңаюымны да сизгән... һәм иң матур сүзләр табып, мине юатырга теләгән. Менә кем ул юату фиреш- тәсе! Үзең син, үзең, Рәмзһя! Шундый уйлар белән, кая басканымны да белми кайтам мин. Сукмак буендагы биек тау астыннан чыга торган чишмәләр бар, шуларга туктап иеләм дә кушуч белән су эчәм. Ник эчәм? Көз көне бит, эссе дә түгел. Шулай да изүләр чишек, битләрне җылы җил сыйпый, рәхәтләнеп эчәм! Ә чишмә төбендә аның сурәте күренә, әллә ничә вак тармактан чыга торган суларның бергә кушылып сайрашуында аның тавышы ишетелә, чишмәләрдән аерылып китә алмый торам Сез көлмәгез инде, дуслар. Шул чакта хәтергә ничек уелып калган булса, бер чишелеп киткәч, барын да шулай сөйләргә туры килә. Бер дә теләмәсәм дә, шул көмеш тавыш белән сайрар чишмәләрдән, борма су буйларыннан аерылып, дивана бер хәлдә авылга кайтып кердем, йорт эшенә чумдым. Эш арасында уйлар чуалырга, хисләр сибелергә тиеш иде, югыйсә. Юк, алай булмады, көн буе Мәҗнүн хәлендә йөрдем! Иртәгесен дә, берсекөнне дә шул ук хәл дәвам итте. Күңел түремдә ниндидер күренер-күренмәс бер әйбәт, җылы якты тора кебек. Ул шундый мавыктыргыч аны якынтынрак, ачыграк итеп күрәсе килә, ә ул ачылып бетми, бик үк якыннан да балкымый, ничектер төнге күкнең ерактагы йолдызы шикелле генә җемелди Шул ук вакытта бик якыннан һәм нигәдер бик ерактан ягымлы бер тавыш ишетелә. Каян килә ул? Миңа эндәшәме ул тавыш? Әллә мин эндәшәмме кемгә дә булса —һнч аңлар хәл юк. Шулай да миңа бик рәхәт иде бу. һәм мин түземсезлек белән нәрсәдер көтә башладым. Нәрсә көтәм сон? Укулар башлануын көтәм икән: тизрәк, тизрәк! Ә дәресләр нигәдер сентябрь ахырларында гына башланды. Хәер, ул чакларда әле укуларны беренче сентябрьдән үк башлау тәртибе кереп тә җитмәгән иде, иске мәдрәсәгә кар яугач кына бара идек бит. Өстәвенә, авыл кешесенең бу айда эше дә муеннан чак була: җитен йолка, күлләргә баса — киндер батыра, ындыр суга, урман кисә, утын ташый, кышка каралты түбәләрен рәтли — бетәсе түгел шундыйлар. Ә безнең шикелле унбиштәгеләргә бу мәшәкатьләрнең юан башы эләгә башлый бит инде. Көтә торгач, укулар да башланды. Менә икенче ел инде—малайлар. кызлар бергә укыйбыз. Гомердә булмаган бу хәлгә безнең артык ис китмәде. Дөрес, беренче кышта кызларны чеметкәләү, чәчләреннән тарту, аяк чалу, кычкыртып җылату шикелле хәлләр булгаласа да, тора-бара ияләнешеп киттек тагы. Аннары борынга «ис» тә керә башлаган чак ич. Унөчтәге малай булып булмый хәзер! Барысы да ничектер егетчәрәк, җитеп килә торган кызчарак кыланган була... Без класста унбишләп кенә. Төрлебез төрле авылдан. Унбиш-егер- ме чакрымнан килүчеләр дә бар. Ә Рәмзиянең Чабышлы авылы моннан утыз биш чакрымда икән! Минем урын аның артындагы партага туры килде. Бу бер яктан яхшырак та булды әле. Янәшә туры килсәм, оялып җаным чыгар иде. Ә болай мин аның матур, тыгыз толымнарына, сөйкемле җилкәсенә, нәни генә алсу-ак колак яфракларына һәм арттан да бик килешле күренгән бөтен гәүдәсенә туйганчы карый алам. Беркемнән ояласы да, куркасы да түгел. Шулай да ул урынга туры килеп, нидер югалттым да бугай, ахры, мин. Ник дип әйтсәгез, көлемсерәп торган йөзен күрә алмыйм, саф яктылык тулган күзләренең зәңгәр елмаюын күрә алмыйм- мин аның. Ә елмаймаса, гел ачу белән генә караса, ул чакта нишләр идең? — дигән, сорау да гуып куя тагы. Ә теге Исмай дигән малай аның белән бер партада утыра, янәшә! Әллә ничек кенә килеп чыкты бу. Рәмзия башта ике-өч көн күршедәге бишенчедә утырган иде, укытучылар аны белеме буенча безнең класска күчерделәр .Шул көнне Исмай аны урындыгы-ние белән күтәреп безнең якка алып чыкты. Бөтен класс гөр-р итеп көлеп торды. Рәмзия үзе дә аякларын тиберченә-тиберченә көлә иде. Тик мин генә көлмәдем. Бик ачу килде чөнки. Җебегәнлегем өчен үземне тиргәдем, әрсезлеге өчен Исмайны эт иттем эчтән генә. Җитмәсә, ул малай аны үз янындагы буш урынга утыртты. Шуннан соң үзен әллә кемгә куеп, һичнигә исе китмәгәндәй муенын як-якка боргалап, кукыраеп кына утырган була башлады. Хәер, мин юккарак кытыкланам бугай әле. Бәлки аның күңелендә бер этлек тә юктыр, бәлки Рәмзия аңа күз дә төшерми торгандыр... Тәнәфесләрдә мин Рәмзияне җайлырак бер урында күрергә, үземнең бик сагынып килгәнлегемне, ичмаса, бер генә сүз белән булса да аңлатырга тырышып карадым. Булмады, гел башкалар комачау итте. Минем күк кыюсыз малайга аерым бер бүлмә бирсәң дә, авызыннан берәр сүз чыгар иде микән әле. Гомер буе шундый мәми авыз булдым: берәр кыз кинәт бик ошап куйса (ә яшь чакта андый хәлләр булгалый бит), өстәвенә, ул кыз чибәр дә булса, тилебәрән орлыгы ашагандай, күзләремне бүлтәйтеп һичбер сүз әйтә алмый идем. Ул көнне шулай таралыштык. Бер сүз дә куша алмыйча, бары тик күз карашым белән генә сәламләп калдым мин аны. Бер чакрым юлны кайтуы йөз чакрым булды. Күңелне моң баскан, арканы таш баскан, җиргә хәтле бөкрәйгәндәй авырлык белән атлыйм. Шул ук чишмәләр яныннан узам, шул ук көмеш суларны кушучлап эчеп карыйм юк, йөрәгемә, ял юк, җаныма рәхәт юк, баш түбәмдә кояш юк... Кайтып җиткәндә күңелгә ничектер тынычлык иңгәндәй булды: «Туктале, нигә шул хәтле кара көяргә? Иртәгә күрәм ич мин аны! Кү- рәм һәм барын да әйтеп бирәм. Барын да аңлар, әйбәт кыз бит ул. Бәлки үзе дә сагынып оеткәндер инде...» — дип уйладым. Тик бу юану «юату фирештәсе» ннән килмәгән икән шул. Иртәгесен дә, башка көннәрне дә күрдем мин аны. «Исәнмесез» дидем, «Сау булыгыз» дип тә әйттем, әммәдәки сүзләр шуннан арыга китмәде. Ник дисән, аның йөзе дә элеккечә якты түгел, күзләре дә зәңгәр нур түгеп елмаймый иде. Юк, ул сөйкемле чырай караңгы да түгел, ул күзләр ♦ төксе дә карамый, аларда фәкать битараф тынлык кына. Әйтерсең «җилнең сыңар сулышы да тибрәтмәгән күл өсте. Әйтерсең теге «шо- 5 мырт чәчәге» нең сихри сүзләре дә һичкайчан әйтелмәгән! < Нишләргә соң бу малайга хәзер, нишләргә?.. 10 Тел ачып сөйләшергә кыюлык җитмәгәч, язуга күчтем. «Кош теле- о дәй», «уч төбедәй» ләрне дәрес саен язам да парта астыннан Рәмзиягә ® сузам. Сабак барганда башкалар бик күрми. Ала, укый, җавап бирми. _ Җавап бирми! Минем хәлләр тагын да мөшкелләнебрәк китте. Күпме көннәр, ату налар буена шулай газапланам инде мин хәзер. Ә бер көнне башыма ♦ кинәт шундый куркыныч бер уй килде: а. «Әгәр дә флирт уйнаганда шаярган гына булса? Минем шул чак- * тагы мокыт булып утырудан көләргә теләп, юри шундый матур сүзләр я белән мыскыл иткән булса?...» ' ’ < Җаным-тәнем тетрәп китте. Әйе, әйе, мондый усаллыкның булуы г бик мөмкин ич! Ничек мин моны шул чакта абайламадым икән? Ни- s чек мин гомеремдә бер ишеткән шундый матур ялган сүзләргә бик тиз * эреп төштем икән? Эх. Камырбай, Камырбай! « Билгеле инде, ул мине бөтенләй яратмаган! Хәер, ярату бик олы 9 сүз, әз генә булса якын да итмәгән, ичмаса, фәкать татлы ялган белән мәсхәрә генә иткән!.. Тик бу «ачыш» та мина җиңеллек китермәде, минем күңелдә ачу да, үч тә уятмады. Киресенчә, ул ямьсез уйларыма ышанмадым мин. «Юк, булмас. Рәмзия андый кара эчле түгел, андый явызлык эшләмәс»,— дидем. Бу уйлар мине берхәтле тынычландырып, айнытып җибәргәндәй булды. Ә бер тәнәфестә, ничектер кара-каршы килгәндә, ул миңа әүвәлгечә саф яктылык белән елмаеп куйгандай итте. Әллә миңа гына шулай күренде, әллә чынлап иде бу. Мәгәр төштәгедәй сихри ул мизгелне кинәт яңгыраган кыңгыравык белән кинәт арадан узын киткән Исмай өзеп ташлады. Класска кереп утыргач, ул Рәмзиягә бик җитди төс белән нидер пышылдап та алды. Моңа да артык борчылмадым: бик үк өтәләнмәскә өйрәнә башладым шикелле хәзер. Әле генә өзелгән мизгел миңа тагын өмет чаткысы ташлады түгелме? һәммәкие ачыкланыр, һәммәкие дә әйбәт булыр дигән сабырлык белән йөри бирәм, укый бирәм, берәүдән дә артта түгел. Хәтта кайбер дәресләрдә алданрак та барам әле. Сабак араларындагы шаяруларга да катышмыйм — күңел дә үсми, артык дуамалланырга Рәмзиядән дә тартынам. Ниндидер эчке дөнья беләнрәк яшим хәзер мин. Кешенең шундый дөньясы да була икән! һәм ул дөньям гамьсез дә,-караңгы да түгел минем. Анда ниндидер рәхәт яктылык, юандыра торган, каядыр чакыра торган һәм үзем дә белмәгән исемсез бер нәрсә бар шикелле. Шулай кыш уртасы җитте. Мин хәзер тау буеннан түгел, авыл басуы өсләтеп туп-туры салынган юлдан йөрим Тирә-як тип-тигез кыр. кышкы суык җил ыжгыра, карлы буран, «җәяүле» буран уйный Ә мин, һәр көн иртүк, соңга калмас өчен ашыгып атлыйм. Уйда бүген җавап тотасы дәресләр мыжгылдый. Кинәт буран сүрелеп, кояш бал кый башлый. Шул чагында каяндыр ерактан тургай сайраган тавыш ишетелә. Аптырап башымны күтәрәм, күккә карыйм — бер генә нокта да күренми. Ә тургай һаман сайрый. Күзләрне никадәр текәп карасам да, тапмыйм мин аны. Нәрсә табыйм соң? Кыш уртасында нинди тургай сайрасын? Ул бит минем җүләр колакка гына ишетелә, минем са ташкан күңелгә генә шулай тоела. Үземнән-үзем көлә-көлә һаман атлыйм, һаман атлыйм. Ә тургай тавышы авыл урамына барып кергәнче һаман тынмый да тынмый... Авылга кергәч, тургай җыры кинәт өзелеп калды, ниндидер моңсулык туды, юксыну туды. Нигә болай булды соң әле бу? Аяклар авыраеп китте хәтта. Озын урамның беренче борылышын узуга зур яшел түбәле мәктәп бинасы күренде, шундук РәМзия сурәте күз алдыма килде. Җәһәтрәк атлый башладым. Дәрес башланганчы ничек тә аны коридорда күрермен шикелле тоела. Бәлки берәр сүз әйтә алырмын, бәлки ул әз генә булса да тагын елмаеп куяр... Әммәдәки берсе дә юк... Мин коридорга кергәндә звонок булган, алар инде класста иде. Чабатаны чишеп ташлап, сак кына адымнар белән бүлмәгә кердем дә үз урыныма барып утырдым. Рәмзиянең сары ефәк толымнарына сәлам бирдем, үзенә әйтәсе сүзләремне аларга сөйләдем. Бер дә ачулы сыман түгел иде ул толымнар: бик инсафлы, бик сөйкемле булып кына тыңлыйлар минем күңел серемне. Әгәр Рәмзия үзе сизми торган булса, мин ул толымнарны гел сыйпап, гел сөеп кенә торыр идем!.. Шулай дөньядан «түнеп» утыра торгач, беренче дәрес узып та китте. Коридорга чыгып чапкынларга тотындык. Миргаян дигән бер малай бар минем, дус булыбрак йөрибез. Унбиш чакрымдагы Мәкчен авылыннан килеп укый. Шул дус коридорның аргы почмагына кысты да мине, «серле» бер хәбәр әйтеп салды. — Беләсеңме, — диде ул бик мәгънәле пышылдап, — кенәген кич белән без Рәмзияләргә кереп утырганыек, бергәләп урыс теле дәресен хәзерләргә дигән булып... Беләсеңме, шунда теге Юаш Илдерхан Рәмзиягә хат төртте. Үзе миннән яшергән була, ә мин барыбер күреп тордым, андыйга күз очлы минем! Бу хәбәр нигәдер артык кытыкламады мине. Бердән, Илдерхан да кеше бит. Шундый беркатлы, юаш холыклы, авылча гади кыланышлы, дәресләреннән уртачарак кына бара торган бу малайның күңелендә ни булмас? Икенчедән, бик балаларча шаянлыкны ярата ул. Белмим, үзен шактый җитди тоткан Рәмзия аңа карар микән? — Гажәп түгел, — дидем мин, искитмәгәндәй итеп кенә. — Илдерхан кемнән ким дә, Рәмзиягә кемнең күзе төшмәс? Алай кич утыруларга йөргәч, синең үз башың да әле җил тегермәне шикелле әйләнми микән шул тирәдә?.. — Әйттең сүз! — диде Миргаян кызарып-бүртенеп. — Рәмзия, имеш! Нәрсәсен табасыз соң шул кыек тәренең?! Минем кинәт тел тешләнде. Әшәке сүзне күтәрә алмыйм. «Шалт!» итеп шундук авызына берне саласы килде, сулагай кулның йомарланып өлгерүен дә сиздем, ә тәвәккәллек җитмәде. Сугыш китәчәк иде. Бер сугу белән генә туктый алмыйм мин, тукмап ташламыйча тынмаган булыр идем. Ярый әле, тыелып калып, класска тиз генә кереп киттем... Табигыять укытучыбыз җыланнар турында сөйли. Аларның ничек яшәве, төрләре, оя кору, йомырка салу турындагы сүзләре колакка ишетелә, башка менеп җитми. Башта бөтенләй бүтән нәрсә. Күз алдында Миргаян тора. Укытучы сөйләгән җыланнарның иң явызы төсле булып күренә ул. Рәмзия турында шул хәтле әшәке сүз әйткәндә ничек теле кормады икән аның, ничек авызы чалышаймады икән? Кай җире кыек булсын ул кызның? Әллә мин генә күрмимме? Бөтен буйсынын, төс-битен уйдан кичерәм. Юк, аның зифалыгында бер генә кимчелек тә таба алмыйсың. Үчлек белән генә әйтә торгандыр: үзе кәрлә буйлы карама кискәсе бит ул. Шундый малайлар һәр вакыт кешедән көлгән була ич! Алай әшәке мыскыллап кына Рәмзияне барыбер юкка чыгара ал- мый ул. Гел мина карамасын да, гел елмаймасын да, әмма Рәмзия барыбер әйбәт ул, барыбер якын ул. Шуннан соң Миргаян белән бөтенләй сөйләшәсе дә килми башлады. Ә шуңа, үзе дус иткәндәй кү- ♦ ренүгә карап, серемне ышанган идем әле. Бер әмәле дә табылмагач. . ничәдер «кош телен» Рәмзиягә аның аркылы бирергә туры килгән иде. = Әнә нинди булып чыкты ул. Җитмәсә, шуның аркасында бөтендәй әдәм £ хурына кала яздым. Ярый әле, башкалар сизмәде. * Ничек дисезме? Гел уйламаганда. Көннәрдән бер көнне, тәнәфес 2 вакытында парталар /расында чапкынлый идек, күрәм: идәндә бәлә- ® кәй генә итеп бөкләнгән бер кәгазь кисәге ята. Күз төшкәч, алып сү- теп карасам — йа алла, берьюлы ике «кош теле»! Берсе — минеке. = аның эченә салынганы — Миргаянныкы! Тиз генә класстан, коридор- ~ дан ук ычкынып, ишегалдындагы лапаска йөгердем. Бәхеткә, һичкем ♦ юк, укый башладым тегенең язуын: х «Аппакай, алмакай! Ник син минем бер хатыма да җавап бирми- * сен? Мин генә яратам бит сине. Ул чабаталы, «чөнки» борынлы ма- z лайның мин биргән язуларын укып та карама. Мин аларныул йөдәткән- < гә генә сиңа сузган булам. Исмайга да карама, ул әшәке малай. Синен өчен үзәге өзелгән егет бер генә ул! Кулында каләм, җибәрә кайнар = сәлам, исеме фәлән...» Шаккатып тик торам утыннар арасында. Кымшана да алмыйм. Чис- „ тый юха икән бу, ике яклы пычак! Алай гынамы? Берәүне дә кешегә з санамый икән! Рәмзияне үзе «кыек тәре» дип атый, ә үзе шуңа гыйшык хаты яза! Исмай — әшәке, янәсе. Ә шул әшәке авылдашы белән бер фатирда тора, бер табактан ашый. Мин — чабаталы. Янәсе, ул бай малае! «Чөнки» борынлы дигәне ни икән?.. Ә-ә, төшенәм: мин тактада хисап чыгарганда чөнки сүзен бик күп әйтәм бугай, малайлар көлгәли дә кайчак. Күр әле син аны: шуннан да мыскыл ясаган бит. Гел дегет икән моның эче! Ә үзе дус, имеш!.. Мин кергәндә дәрес бара иде инде. Уйлап утырдым нишләтергә моны? Чынлап та, сугышыргамы? Монда булмаса, урамда борынын канатсаң? Шәп булыр иде! Юк шул, кыюсыз мин, бер дә тәртип бозган юк. Аннары, унбиш яшьлек укучы башың белән башка авыл урамында башка авыл малае белән сугышып йөрү дә әллә ничек. Тукта, тел белән, үз сүзләре белән үтерергә кирәк аны! Белсен үзенең түбән җан икәнен!.. Әллә: «Мә хатынны, Рәмзия кире кайтарды»,— дип кенә әйтергәме? Юк, алай ярамас, Рәмзияне хурлау булыр Ә Рәмзия үткен дә. усал да икән; укыганмы, юкмы, «төшергән» дә калдырган. «Укысыннар малайлар табып, хур итсеннәр үзләрен!» — дип уйлаган инде ул. һәм бик дөрес иткән, шул кирәк бергәләп хат бирә торган ике тинтәккә! Ул бит мыскыл итү генә булып чыга. Сабак бу!.. Мин хәзер Рәмзиянең йөзенә күтәрелеп күз төшерергә дә оялып йөрим. Өзлексез тоткан бу «мәхәббәт бизгәге» белән болай да иза чигә идем, инде бөтенләй юкка чыктым ул кыз каршында. Соң шундый кадерле серен икенче берәүгә такылдыймы инде акыллы бәндә? Карга мин, ахмак карга! Тапканмын хат йөртер кеше!.. ...Кыш шулай әкрен генә узып бара. Инде мәктәпнең зур тәрәзәлә реннәп сузылган кояш көлтәсе язның җылы.кулы шикелле тоела, урам да казлар гаңгылдашканы ишетелә, тәнәфескә чыккач, кар атышудан туеп булмый, кергәндә боз сөңгеләре эләктереп, чуклы кәнфиттәй суы рып йөргән булабыз. Тик минем күңел генә күтәренке түгел, балтам суга төшкәндәй йөрим. Әмма ни генә булмасын, үсмер чак барыбер үзенекен итә, кичәге хәсрәтләр бүген әкренәкрен таралып, күңел күге аяза бара. Җавап тапмаган ярату да һаман үз дәвамында икән, элекке әрнетүләре берхәтле кимегәндәй тоелса да, рәхәтлеге, йөрәккә бирә торган җылысы һаман сүрелми. Мина хәзер Рәмзиянең үзе белән сөйләшү, бер генә авыз җылы сүзен ишетү өчен зар булып йөрүдән бнг33 рәк, аны бер көнне «шомырт чәчәгем» итеп күз алдыма китерү, икенче көнне «тургаем» итеп хыяллану, аның сайравын ишетеп юану мең тапкыр татлырак төсле. Юк, бәхетсез түгел мин. Кыш уртасыннан соң миңа уналтынчы яшь китте. Мондый хисләр белән мавыгу бәлки уналтынчы яшьтәге «егет» өчен иртәрәктер дә, әмма ярата белү начармыни ул? Ярату гына микән әле бу? Ата-ананы, туган-тумачаны һәм, гомумән, җаның теләгән бөтен кешеләрне яратырга мөмкин. Ә минем өчен Рәмзия дигән кыз гына бар бу дөньяда. Димәк, бу инде сөю була түгелме соң? «Җан сөйгәнем бер генә» дип җырлыйлар ич. Әйе, сөям мин аны! Ул шундый әйбәт кыз, барлык акылым-хис- ләрем белән, җаным-тәнем белән сөям мин аны. Сөям, сөям! Шулай дип бөтен дөньяга кычкырасым килә, һәм кычкырам да. Шул ике авыл арасындагы тургайлы юлдан кайтканда кычкырам. Күкрәгемә сыймас ул бәхетле тавышымны җилләр әллә кайларга, ераклар ерагына алып китә. Кычкырам-кычкырам да җырлап җибәргән булам. Күңелдәгене әйтә торганын тапмасам, иске җырга үз сүземне кыстыргалап куям: Ап-ак шомырт чәчәгеннән Өзеп алдым бер сабак. Сагыну сүзләремне сөйлнм Сезнең якларга карап... Мин шулай яз белән көчәеп киткән сөю хыялларымда җилкенеп һәм тинтерәп йөргәндә, көтелмәгән бер хәл булып куйды, һаман да шул без малайларның уйсыз шаярулары аркасында килеп чыкты инде бу. Төшке тәнәфестән соң мәктәпкә җыелдык, дәресләр башланырга әле байтак вакыт бар. Юаш Илдерхан белән Исмай Биков урамнан ук шаярышып кергәннәр иде, идәндә тагын әүмәкләшергә тотындылар. Әле берсе аста, әле берсе өстә. Ычкынып китәләр дә, бүлмә әйләнә куышалар, тагын бөтерешәләр, үзләре шырык-шырык көләләр, ә без аларны тагын да ныграк котырырга котыртып торабыз. Илдерхан һаман бәйләнә дә бәйләнә тегеңәр. Болай гына, уйнап кына бәйләнгән була ул, күңелендә бер төрле усаллык та юк аның. Шулай маталанган- да Исмай артыграк кызып китте бугай: — Тукта, чәнчәм ату!—дип кычкырды бу һәм яшен тизлегендә пинжәк кесәсеннән калай саплы карандаш пәкесен чыгарып ачты да, түбәннән китереп Илдернең кабырга астына кизәнде. — Аллай, чукынган, чынлап чәнечтең бит!—дип кычкырды идәнгә чүккән Илдерхан. — Чынлап булгач, чынлап! Мә тагын берне! — диде Исмай, кабат кизәнгән булып. Тегесе читкә тайпылды. — Шаярма, дим, чукынчык, уен-муен түгел монда, чуен-муен! — дип, аягүрә басты да, солдат шинеленнән теккән зур, салынкы җилкәле курткасын салып ташлап, күлмәк итәген күтәреп карады. Тәнендә бәләкәй генә кызыл тап күренде. — А-я-я-яй! Каты чәнечкән икән! Инә очы белән төрткән хәтле бар! — дип көлештек без. Үзләре дә кычкырып көлделәр. Чынлап торып куркынышкан кызлар да бер почмакка өелешкәннәр иде. — Ачуланма инде, малай, мин бит юри генә кизәнгәнием,— диде Биков.— Әз генә кызып кителгән... Илдерхан һаман шул сабыйларча бер катлы көлүендә иде. — Ничава-а! Туйга хәтле төзәлә ул! — дигән булды. Шулай да алар кабат котырынмады, класс тынып калды, озакламый укытучы керде. Дәресләр көндәгечә үз агымында барып, өч сәгатьтәй соң өйләргә таралыштык. Мин дә, көндәгечә җырлый-жыр- лый, Янсыбыма кайтып киттем. Иртәгесен мәктәпкә килеп керсәм, безнең алтынчы классны берәм- берәм мөдир бүлмәсенә чакырталар. Ул безнең ана теле укытучыбыз Фәиз абый иде, мине дә чакыртып алды. Бүлмәдә аңардан башка тагын ике укытучы бар. Кичәге хәл буенча икән. Ни кирәге булгандыр инде моның. Ф — Күрдеңме? — Күрдем. з — Ничек-ничек булды? ь — Шулай-шулай булды.— Күргәнемне сөйләдем дәбирдем. Артыи гы да юк, киме дә юк. g — Сез шул дәрәҗәдә аздыгыз-туздыгызмыниинде? — диде Фәиз « абый — Чәнчешүгә барып җиткәнсез ич! Мин аптырадым да калдым авызны ачып. Ничек инде бу? . — Юк бит, алай түгел бит,— дияргә тотындым кызу-кызу,— чән- ~ чешү түгел бит, алар сугышмады бит, уйнаганда гына килеп чыкты ф бит инә очы хәтле генә. Үзем күрдем бит... b Укытучылар минем сүзне хупламады. Мондый хәлнең бик хәтәр бу- > луын әйтеп, мине гел куркуга төшерделәр. Кайсыдыр жүнсезе җиткер- z гән бит шуны! Кайсы лыгырдыгы икән? Хәзер мин үз сүзләрем өчен дә < үкенә башладым. Ник инде, күрмәдембелмәдем, мин китап укып уты- ' ра идем, дип кенә әйтмәскә? Барыбыз да шулай дисәк, бәлки Исм айга - сүз дә булмас иде... Юк шул, ялганлый белмим шуЛ мин. Ничек инде * укытучыларың каршында ялган сөйләп торасың? Юк, тел әйләнми аны- £ сына. Миннән соң берәм-берәм бүтәннәр дә керде, классның берсе-бер калмады бугай. Ник шул хәтле зурдан кубардылар икән моны? Исмай. югыйсә, бер дә әшәке малай түгел ич, дәресләреннән дә начар бармый, тыңлаусыз да түгел, моңарчы тәртип бозганы да булмады буган Ә фортепианода ничек уйный!.. Дөрес, әзрәк тырбайчыклыгы бар барын. Андый гына безнең кайсыбызда булмый соң?. Шулай да хәлләр бөтенләй мин көтмәгәнчә килеп чыкты. Мин аңа нык итеп «тәнбиһ» 1 ясарлар, я шелтә бирерләр дип уйлаган идем Юк. алай гына булмады шул. Аны мәктәптән чыгарырга ясадылар Чыгарырга! Беребезнең дә башына сыймады бу, аңламадык. Шул гаепсез шаяру өченме? «Уеннан — уймак» та түгел бит әле бу. Шул пүчтәк, инә күзедәй төртке... Төрткесен төртке дә... Ә класс җыелышында Фәиз абый әйтте — Болай уйнамыйлар. Пәке-пычак кизәнеп уйный торган уен юк! Мондый «уен» өчен Исмәгыйльне кичерсәк, икенче тапкыр пычак күтәрү һәм ачуы килгән кешесен чынлап та чәнчеп җибәрү аңа бердә кыен булмас!.. Шулай кырыс итеп, каты итеп ышандырды ул безне. Хәтта тавышка куйды. Бөтенебез кул күтәрергә мәҗбүр булдык, тик Илдерхан гына һаман берни дә аңламаган юаш, ягымлы елмайган йөзе белән каршы кул күтәрде. Аның күзләре мөлдерәмә яшь иде ' Фәиз абыйны бик яратсам да, бу катылыгы белән килешү мина да бик кыен булды. Кереп үзенә әйтергә тимтенеп тә карадым, булмады, йөрәк җитмәде, барыбер тыңламас дип курыктым Ә шул ук вакытта аның сүзендә дә хаклык бар сыман тоела Арттырганын за ензәм, хаклык та бар шикелле. Шулай ике арада тик калдым авызга су кабып. Хәер, мин гел шундый тәвәккәлсез булдым инде... Икенче көнне иртә белән дәресләр башлангач, Исмай Биков классның ачык ишеге төбенә килеп басты, өстен чишенмәгән иде Ике кулы белән ишекнең ике яңагына тотынып, гадәтенчә, бераз шукланып торды да: * Та и би һ —кисәтү дигән сүз иде ул чакларда Безне дошманнар күрәлми, Без китәбез бу «илдән,— дип җырлап җибәрде. Без моңа көләргә дә, җыларга да белмичә торганда, Рәмзия җәһәт кенә урыныннан кузгалып, аның каршына килде дә, берәүдән дә яшер- ми-нитми, хат чыгарып бирде. Юк, яшерми генә түгел, «Күрегез, барыгыз да күрегез!» дигәндәй итеп бирде ул Исмайга әлеге дүрт почмаклап төргән хатын! Бу ни булды инде? һич нәрсә аңлый алмастан катып калдым. Кичә ул да безнең белән Исмайны мәктәптән чыгарырга дип кул күтәргән иде түгелме соң?.... Шулай да алың бүген үз фикерен әйтергә көче җиткән, күрәсең. «Юк, дошманнар гына түгел, дусың да бар синең!» дигән сүзедер инде бу. Алай дисәң, Исмайга безнең класста кем генә дошман икән? Андый кеше булуын мин белмим. Әллә бер партада утырган сабакташ малаен якын итеп, жәлләп кенә шулай эшләвеме Рәмзиянең? Әллә?.. Әллә?.. Әллә ул аны яратамы?! Бу уй мине кинәт бәреп еккандай итте. Юк, булмас ла, булмас ла!.. Ә ник булмас ла?.. Кисәк кенә күптәнге бер хәл искә төште: ул бит Рәмзияне теге чакта бишенче класстан утыргычы-ние белән күтәреп алып чыккан иде. Икесе дә чырык-чырык көлә, без дә моны күргәч көлешкән идек. Ә Исмай шунда болай дигән иде бит әле: «Әйдә, синең белем тау хәтле. Синең урын анда түгел, синең урын бездә! Утыр менә үз яныма!..» һәм китереп утырткан да иде. Ничек мин моны истән чыгарганмын? Әйе, болай булгач, аларның яратышулары бик мөмкин, бик тә аңлашыла бу хәл. Тик мин генә моны, үз хисләремә бикләнеп, күрми-белми йөргәнмендер, ә башкаларга бу әллә кайчан билгеледер. Әнә бит, берсенең дә исе китмәде, әз генә елмаешып кына куйдылар. Ник булмасын, Исмайның килеш-килбәте бөтен яктан коеп куйган, класста иң күзгә бәрелеп торган малай. Аның белән Илдер дә, Миргаян да, мин дә, бүтәннәр дә алышырлык түгел, сортыбыз түбәнрәк! Аннары ул бит Рәмзия белән бер партада утыра, башта ук уйлап утырткандыр бәлки... Ә кеше, ияләшә-ияләшә, бер-берен ачыша, бер-берен табыша ич! Әгәр алар чынлап та яратышкан булсалар, инде нишләрләр? Болай көтмәгәндә һәм болай үкенечле төстә аерылышу бик авырдыр бит ул. Җитмәсә, шундый «яманат» белән китү һәм шуны кызның да белеп калуы Исмай өчен бигрәк тә гарьлектер инде.. Миңа хәзер алар икесе дә жәл тоела башлады, тик мин жәлләүдән генә берни Дә үзгәрми ңде шул!.. Исмай китте. Исмай китү белән генә дөнья тынмады, аралар җылынмады. Болай кеше алдында исәнләшеп, дәресләр хакында сөйләш- кәләп йөрсәк тә, икәү генә туры килгәндә ләм-мим бер сүз юк! Рәмзиянең инде бәлки сөйләшәсе килми дә торгандыр, ә минем күңел диңгезендә кайнаган ташкыннар берьюлы ябырылып килә дә тамак төбемә каплана, һич ни әйтә алмыйм. Авыз ачсам кинәт ургылган кайнар дулкыннар бөтен дөньяны туфан булып күмәр төсле. Мин шулай онытылып йөргән көннәрдә минем баш очымда болытлар куера башлаганын сизми дә калдым. Исмайның мәктәптән чыгарылуын миңа сылтап, янәсе, мин Рәмзиядән көнләшеп шулай «тырышкан» итеп сөйли башлаганнар. Ул гына да түгел, кичләрнең берендә мин үз авылымда чакта җыелыш сыман нәрсә ясап, Рәмзияне тикшергәннәр. Малайлар белән хат алышкан өчен, имеш, диделәр Монысында да минем исем белән уйнаганнар. «Рәмзияне Мөслим чаккан» дигән ялган таратканнар. Ис-акылларың качар! Иртән килеп укыйм да, дәресләр беткәч үк авылга кайтып китәм, берсенең дә класстан тышкы тормышы мина мәгълүм түгел, кызыксынганым да юк,— ә шундый сүз чыккан! Мин Рәмзияне чагам, имеш! Күңел түремдәге шомырт чәчәген! ♦ Кышкы күкләрдә дә сайрар тургаемны! һай, бу дөнья, һай, бу алтын- . Ике бүлмәсен берьюлы сасытасы килмәде, кухнясына кереп утырдык. = Карашып торабыз: икебезнең дә укалар коелган, дугадай зифа буй- < сыннарның, лимон кабыгыдай төс-битләрнен элек ничек булганлыгын f күз алдына китерү дә ансат түгел хәзер. Мин җитмешне генә тутырып = узган ап-ак башлы «яшь кенә егет». Ул да, әйтүе буенча, яшьти икән х минем. Башының да минеке төсле икәне чәч төпләреннән сизелеп тора. £ Тик ул аны җирәнгә буятып җибәргән. Дәрт сүнмәгән әле, күрәсең, = карчыкта! Хәер, Казан хатын-кызлары хәзер бар да җирән, бар да сары, башка төстәге чәчлеләрне вапши күрмәдем дә мин монда. Сөйләшә торгач, алтмыш кына елга артка тәгәрәп, үсмер чакларга барып төштек... Ышанмаган ул минем яратуга, тузан бөртеге хәтле дә ышанмаган! Флирт уйнауны да, «шомырт чәчәге» әйткән сүзләрне дә хәтерләми булып чыкты. Белмим, әллә әйтәсе килмәде, әллә «яшьлек» юшкыннары күмеп киткән... Әйе, аңа хат бирүче башка малайлар да аз булмаган. Шуңа күрә беребезгә дә ышанмаган. Өстәвенә, Исман да: «Бүтән малайлардан хат аласы булма! Икәү генә дус булыйк»,—дип өркетеп куйган моны. Мине бар да мыскыл итә, дип җылап, шул хурлыктан котылыр өчен үләргә теләп тә йөргән. Бу хәтле «зур кайгысын», «олы бәхетсезлеген» теге озын сыйраклы, җип-жнрән Сәхифә белән генә уртаклаша торган булган. Иик дигәндә, башка кызлар: «Син егетләр белән йөрисең, эте дә, бете дә сиңа хат бирә!»—дип, аның күзен дә ачырмаганнар. Шуннан соң аңа Сәхифә дусты мондый кинәш биргән: «Без,— дигән,— күселәрне пыяла ашатып үтерәбез,— дигән.— Әйдә, без дә пыяла ашыйк та үлик»,— дигән. Рәмзия аптырап калган. «Ә син нигә үләсең3 »—дип сораган «Соң мин синең ахирәтең ич, мин дә синең өчен үләм,—дигән теге.—Аннары килеп, мине «челән» дип, «колга» дип үртиләр, бер малай да хат язмый, шул гарьлектән мин барыбер үләргә тиеш!»— дигән. Өч тапкыр авыз тутырып, шытыр-шытыр чәйнн чәйни, пыяла ашаганнар — үлү түгел, эчләре дә авыртмаган, тик авыз эчләре уелып, тешләре генә камашып беткән. Көлә-көлә минем дә эчкә кату чыкты... Минем Себердән язган дилбегә буе хатларның да кемнеңдер кесәсендә йөри торгач кыршылып-киселеп беткән берсен генә алган. Билгеле инде, Рәмзия минем андагы сайрауларга барыбер ышанмаган. Укыган, үскән, укытучы булган, кияүгә чыккан, дүрт кыз үстергән, бишенчесе малай булган һәм ул аңа Мөслим дигән исем куштырган! Мин ышанмадым Шунысы гаҗәп мин үземнең олы кызым Рәмзия исемле булуын әйткәч, ул да ышанмады Моннан алтмыш кына ел элек гыйшык тота башлаган Мөслим дигэв малайның $ нәр узгач, Зәйтүнә клубтагы китапханәгә барды, Галимҗан Ибраһи3 мовның «Безнең көннәр»ен сорады. Казаннан укып кайткан Мирза < исемле бик үткен егет эшли иде анда. — Була ул, Зәйтүнәкәй, син дигәндә — аяк идәндә,— дип, җәһәт = кенә урыныннан кузгалды да уртадагы кызыл япмалы зур түгәрәк * өстәл аркылы гына шкафка үрелде. Китапны шуннан гына алып бир- J мәкче иде ул. Ләкин шул чакта пышылдап кына әйтергә тырышкан = әче тавыш белән кинәт кемдер кычкырып җибәрде: — Аллай, чукынган! Зәйтүнә моңа аптырап куйды, гаҗәпләнгән күзләрен зур итеп ачты да як-ягына каранды, тавышның каян килгәнен анлый алмады. — Давай, Вәкил дус, чык аннан!—диде Мирза, китапны Зәйтүнәгә алып биргәч.— Менә бит, кулыңа басылды, бармакларың сытылса нишләрсең?— һәм ул көтмәгәндә әлеге кызыл япманың бер итәген кү тәрде дә өстәл астына чүмәшкән Вәкилне тартып чыгарды. — Әйттем ич мин сиңа, кермә айда дип. Шушындый матур туташ лар килгәндә егет кеше качып калырмы?.. Бу сүзләрне бик чеметтергеч тавыш белән әйтте ул. Вәкил мескен, дөньяга карау түгел, җиргә тигәндәй башын да калкыта алмыйча, ки тапханәдән «ялт» чыгып сызды, артыннан ишек кенә'шапылдап калды Зәйтүнәгә дә бик уңайсыз булды бу. Вәкил түгел, мондый хәлгә үзе төшкәндәй кызара башлавын сизеп, ихахайлаудан һаман туктамаган Мирзага китап өчен авыз эченнән генә рәхмәт әйтте дә тнз-тиз чыгып китте. — Карале, Зәйтүнәкәй, тагын кил, яме! Миндә матур китаплар бик күп әле Казаннан \зем кайтарттым. Иртәгә бик шәп кино була, билет алып куярмын!— дип такмаклый калды Мирза. Зәйтүнә анын сүзләрен колагына да элмәде, ул шулай сайранырга ярата инде, дип кенә уйлады. Ә менә Вәкил бичарадан юл буе көлемсерәп кайтты: И җүләр сабый! Егет, имеш, дус булыйк, имеш! Ә ү?.о дус буласы кызыннан өстәл астына качып котылмакчы... Каян бел е икән соң ул? Тәрәзәдән күрде микәнни мин килгәнне?.. Төш күрү генә Зәйтүнәнең күңеленә бер яңалык та алып килмә < Күрде дә иртәгесентә онытты да ул аны. Кызның бөтен эчке дөньясы, бөтен куанычы, хәтта хәсрәтләре дә көннән-көн шул нәниләр бел i бәйләнә барды. Әгәр шул малайларкызлар көн буе тату гына, тыныч кына гөрләшеп, жылашмый-әрләшмн генә уйнасалар — бу аның бәхетле көне була. Тәрбияче булып эшләүне бик яратты Зәйтүнә Яз килеп. дөньялар яшәргәч, бигрәк тә рәхәт булып китте аңа. Так иртәдән килеп, әниләреннән балаларны кабул итә дә барысын икешәрләп бер сафка тезә һәм җырлата-җырлата бакчага алып китә. Әйдәгез, әйдә, Бергәләп җырлыйк. Бакчага чыгыйк, Кошларны тыңлыйк, Яшел чирәмдә Тәгәрәп уйныйк— Бу җырны да үзе чыгарды ул, көен дә ничектер үзе тапты шунда. Бакча да аларның үзләре шикелле үк яшь иде әле. Мондагы үсмер каеннарның, беренче чәчәкләрен быел гына күрсәтә башлаган миләш, шомырт агачларының тамыр җәеп, кучкылланып китүенә ике генә ел. Завод кешеләре аны, язын шимбә өмәсе ясап, үзләре утырттылар. Үзләренең байтагысы такта баракларда гына яшәсәләр дә, тышкы дөньялары матур булуын теләделәр. Зәйтүнә үзе дә утыртышты бу агачларны. Аның шикелле бүген кызлар да, егет булып килә торган малайлар да бик күп килгән иде. Иртәдән кичкә хәтле эшләделәр. Моңарчы бер дә күрелмәгән күңелле бер бәйрәм булды ул көнне. Хәзер әнә нинди матур монда. Агач күләгәләре әле артык зур булмаса да, бөтен мәйданны ямь-яшел чирәм каплаган, тәгәрәшеп уйный балалар. Шулар белән бергә Зәйтүнә үзе дә тәгәрәп уйнар иде, бик рәхәтләнеп уйнар иде, тик ояла, бакча кырыеннан үткән-сүткән кешеләрдән курка. Күрсәләр, бот чабып көләр алар — бу нинди тинтәк кыз дип китәрләр. Хәер, ул болан да көн буе уен дөньясында бит. Шул балалар белән куыша, йөгерешә, качышлы уйный, чуер ташлар җыя, күбәләк тотарга маташкан була. «Тоттык!» дигәндә генә ычкындырып җибәрә дә: — Ах, очты бит, очты!— дип үкенгән була. Җитезрәк малайлар юк‘а гына, яшькелт ак канатлы күбәләкне тагын куып китәләр һәм «инде эләктердек!» дигәндә генә Зәйтүнә араларына килеп керә дә күбәләк котылып кала. Тегеләрнең сөмсерләре коела, борын мышкылдата башлыйлар. — Ярамый шул, гөлкәйләрем, күбәләкнең канатлары бик нәзек, гәүдәсендә сөякләре бөтенләй юк, җаны шул канат төбендә генә тора, кагылдың исә, шундук чыга да китә җаны. Ә җаны чыккан күбәләк үлә, ә үлгән күбәләк оча алмый. Ә инде оча алмаган күбәләкнең нинди кызыгы бар?— дип юаткан була ул аларны. Кайбер үзсүзлерәкләре алай да киреләнсә, «Иртәгә тотарбыз, яме!» дип, бик ышандыргыч итеп вәгъдә бирә. Аннары күбәләк турындагы шигырьне укып күрсәтә. Шуннан ул шигырьне такмаклый-такмаклый өйрәнү китә. Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп... Бөтен шатлыгы, бөтен күңел дөньясы шул нәниләр аның. Барысын да бертигез итеп, ана яратуы белән ярата Зәйтүнә аларны. Көн буе шулар белән мавыгып, шуларны яшәргә өйрәтүдән башка бер кайгысы да юк анын. Дөрес, кичен эштән кайткач әнисенә булышасы, суга чыгасы, пли- тәгә күмер кертәсе, өй тулы кече сеңелләрен дә карыйсы бар. Шулар өстенә комсомол җыелышларына чабарга, кичләрен яшьләрне ликбезда укытырга да кирәк. Шулай да иртәгесен таң тишегеннән дигәндәй тагын бакчасына килеп җитә ул. Иртүк эшкә баручы аналар нәниләрен сәгать бишкә үк дияртек китереп җиткерәләр. Аларны кабул итеп аласы була. Кайберләренен әле күзләре дә ачылып җитмәгән, аягүрә йоклый, кайбере әнисенең кулына тотынган килеш сыгылып төшә Андыйларның тиз генә өс ки емнәрен, аякларын салдырып койкага илтеп сала Зәйтүнә. Икенчеләре, чыр-чу килеп, әниләреннән аерыла алмыйча азаплана. Алары тагын да көйсезрәк, озак юатырга, юмаларга туры килә. Әгәр бер бала ни сәбәптәндер килми калса, эштән соң аның өенә йөгерә. Авырган икән, җиде төн уртасында булса да врачмы, фельдшер- ф мы табып китерә, ул терелгәнче тынычлана алмый йөри. Искиткеч кызык дөнья бу. Көн саен баланың аңынач холкына нинди з дә булса бер үзгәлек килеп керә. Бу үзгәлекләрнең барысы да әйбәт о. кенә булып бетми. Текә тел, тәмсез сүз, тупас кыланьпА, йодрык белән S эш итәргә маташу, үзеннән көчсезрәкләрне төрлечә рәнҗетү шикелле 2 ямьсез сыйфатлар малайларга бигрәк тә тиз иярүчән була. Мондый Ф хәлләргә каршы Зәйтүнә минуты-сәгате белән көрәш башлый. Бала күңеле —буш бакча, ди әнисе. Чәчә белсәң, гөл үсәр, чәчә белмәсән— = чүп үсәр. Дөрес әйтә. Гөл чәчә башлаганчы ук, чүп баса башлый икән я- әле кайчакта ул бакчаны. ф Кайбер бала өеннән үк шактый сәер холык белән килеп керә бакчага. Берәүне дә санга сукмый, теләсә кайсының уенчыгын тартып ала. >. Әйтсәң, киреләнә, бар да ул дигәнчә генә булсын. Капризына юл куел- = маса, идән уртасына ятып озынозакка с\зып жылый башлый, юатырга < теләсәң, аягы-кулы белән тыпырчынырга тотына, хәтта бәләкәй генә х йодрыгын яман да каты ачулы кешедәй синең борыныңа таба сузган s була... к Баштарак мондыйларның күңеленә ачкыч таба алмыйча гаҗизләнгән чаклары күп булды Зәйтүнәнең. Аптырагач, ул аларның өйләренә 3 йөреп, ата-аналары белән якынтынрак танышырга тырышты. Балалар холкындагы шактый сәер яклар аңа шунда гына ачыла башлады. Ерактан да эзлисе түгел икән, күршедә генә Кәрим абзасы белән Кәбирә җиңгәсе бар. Бердәнбер малай үстерәләр. Бер кичне Зәйтүнә шуларга барып керсә, бик мавыгып, бик кызык итеп, бала уйнатып утыруларын күрде. — Сук, Арсланым, әниеңнең борынына берне шалт итеп!—ди атасы. Өч яшьлек малай, үзенең куш кашык хәтле генә йодрыгын чытырдатып йомарлый да, кашларын бик җитди генә җыерып, иреннәрен кысып, бар көченә әнисенең борынына китереп суга. — Аллай. аллай! Арсланым мине нәэ-нәэ итте, э-э-э,— дип жыла- ган була әнисе. Аннары малаеның йодрыгын кат-кат үбеп чыга.— И үскәнем минем!—дип аркасыннан сөя Шул ук вакытта икесе дә кычкырып көлешәләр, малай да куанып көлә. Болай өйрәтелгән баланын бакчага килеп кергәч ниләр кыланачагын күз алдына китерү кыен түгел инде Зәйтүнәгә Икенче бер бала, бишектән төшүгә үк, «үз көнен үзе күрә» башлый икән. Апа игътибар итүче дә, яхшы-яманны аерып, юнәлеш бирүче дә булмый Бала тәрбиясе белән «маташырга» вакыт тапмын икән кайбер ата-аналар. Җыламаса шул җиткән... Мондый кыенлыклар алдында да салпаеп калмаска өйрәнгән иде инде Зәйтүнә. Үзенең «бәләкәй» генә башы белән бик сәер уйларга бирелә ул: әгәр шушы нәниләрне ачык йөзле, кече күңелле, иптәшләренә яхшылык күрсәтә белүче, әти-әннсен олылаучы, кешеләрне яратучы, бәләкәйдән үк белемгә омтылучы итеп мәктәпкә озата алса, моннан да зур, матур бәхет бармы? Яна дөньяның яңа буыны, киләчәктә аны тагын да матуррак итеп төзүне үз җилкәләрендә күтәрәсе яңа кешеләре, хәзердән үк шушы бакчаларда бөреләнә башламыймы икән? Ә^әр шулай булса, Зәйтүнә үзенең шушы иң яраткан эшенә бөтен гомерен сарыф итәр иде. Яшәүнең бөтен мәгънәсе, бөтен күркәмлеге шунда күренә аның өчен Зәйтүнә дигән яшь кенә кыз үзенчә шундый җитди уйланулар, олы ниятләр белән онтылып йөргән көннәрдә көз килеп җитте. Яшь бакча дагы яшь агачларның әле кайчан гына ямь-яшел утырган яфракларына сыек сары гәрәбә төсе кереп, әкрен-әкрен коела башлады. Шул көннәрдә уку яше керә торган унлап баланы, үзләренчә күңелле генә бер бәйрәм ясап, әйбәт теләкләр теләп, мәктәпкә озаттылар. Бөтен нәниләр өчен бик куанычлы көн булды ул. Барысының да йөзлә- ре-күзләре балкыган, кызыгу хисләре эчләренә сыймый, кайсы карандаш бирә китүчеләргә, кайсы дәфтәр суза: » • «Мә, ал, кирәк булыр анда сиңа»,— дип, олыларча бик җитди итеп тапшыралар. — Киләсе көзгә мин дә барам, малай! — дип куя икенчесе. Ә кечерәкләр Зәйтүнәнең итәгенә сарылганнар да: — Апа, апа, без кайчан барабыз инде мәптеккә?—дип, бора да бастырмыйлар аны. Бу бәйрәмнән соң күпмедер узгач, яңаларны кабул итү башланды. Аналар, әбиләр китерә нәниләрне, һәрбере үз сөеклесен мактап туя алмый: «Бик акыллы, бик зиһенле...» Бу мәшәкатьле язу-сызу эшләре, һәр баланың холкы-фигыле турында сөйләшүләр төшкә хәтле сузылды. Сузылмый хәле дә юк, алар бакчада өч кенә кеше иде. Мөдирә апалары көн буена хуҗалык эшләре артыннан чаба, икенче мөрәббия Фагыйлә балаларны уйнату белән мәшгуль. Ә менә Зәйтүнәгә, «син җаваплырак карыйсың» дигән булып, яңа нәниләр кабул итүне йөкләделәр. Инде аналар да таралып, эшләр төгәлләнеп барганда гына ишектән бала җитәкләгән олы яшьләрдәге бер хатын килеп керде. Таза гәүдәле, карчыга күзле булып күренде ул Зәйтүнәгә. Өс-башы да шактый затлы, кулларындагы йөзек-беләзекләре дә, колакларындагы алтын алкалары да уйнаклый иде аның. Шартлап ачыла торган сумкасыннан кәгазьләрен чыгарды да, дүрт-биш яшьләр тирәсендәге малае белән өстәл каршына килеп басты. — Соңладым богай, әмән, ала күрегез инде, ятем бала,— дип тезеп китте ул ярым мишәрчәләтеп. Зәйтүнә актык урынга малайны терки башлады. — Исеме ничек улыгызның? — Мәкчем,—диде хатын.— Улым төгел, оныгым — баламның баласы. Фамилиясе Акчурин,— дип өстәде. Зәйтүнә аптырабрак калды: фамилиясенә караганда малай татар баласы булырга тиеш, ә исеме әллә керәшенчә, әллә урысча шунда... — Шулай да дөресләбрәк әйтегез әле: баланың чын исеме ничек?— дип үтенде ул.—Иптәшләре арасына андый бозык-җимерек исем белән кереп китмәсен иде... — Нек, вота, Максим’—Мәгъсүм инде мулла кушканы!—диде хат. .’Н, шуны да белмәгән кызга исе китеп. Кыз да көлемсерәп куйды. Малайның нсем-фамилиясен язгач, төрле белешмә кәгазьләрен бер папкага теркәде дә, аны китерү һәм алып китү сәгатьләрен аңлатып, бу шәп алкалы апаны озатып җибәрде. Аннары Мәгъсүмне җитәкләп олы бүлмәгә күчте дә көнен шул «яңалар» белән уздырды. Әле нишләргә белмичә, ишек төбендәрәк өелешеп торган бу нәниләрне яшь аермаларына карап төрле төркемнәргә таратты. Андагы «иске» иптәшләре белән таныштырды, һәркайсына кат-кат әйтеп, бер-берләренең исемнәрен өйрәтте, дус-тату булырга өндәп, бакча тәртипләрен аңлатты. _ Нәниләр, гадәттә, яңа баланы чит күреп, кыерсытырга яратучан булалар. Чыр-чу күтәрелә, кызлар почмакка поса, малайлар урталыкта мәйдан тота. Монда, түземең җитмәсә, үзен дә бик тиз дулый башлавың мөмкин. Зәйтүнәнең бәхетенә күрәме, бу юлы әллә ни четерекле хәлләр күренмәде, яңаларның беренче көннәре тигез генә узып китте. Кичке биш белән җиде арасында нәниләрне өйләренә тарату тәмам булды. Мөдирә апасы янына кереп, көнге эшләре турында кыскача гына ф. исәпхисап биргәннән соң Зәйтүнә үзе дә кайтырга чыкты Көн буе умарта эчедәй гөжләп торган бакча бүлмәсеннән салкын һавага чык- | кач, урамнар аңа аеруча тын булып тоелды. Инде кояшның аяз күк t читендә кичке кызыллыгы гына калган. Бөтен җиргә юка гына түшәл- S гән беренче кар өстенә чия суы йөгерткәндәй алсу нур сибелгән. Баскан саен шыгырт-шыгырт килә яңа кар. Әйтерсең Зәйтүнә белән сөй- ® ләшә ул. «Нихәл, кызкай, көн буе нәниләр белән мәш килеп талчыкмаи дыңмыни? Нигәдер бик җиңел атлый аякларың, әллә берәр куанычың = бармы?,..»— ди шикелле. 5 Юк, бер дә диярлек талчыкмаган икән шул. Аякларының шул хәтле җиңел атлавын үзе дә сизеп һәм гаҗәпләнеп бара, тик нинди куанычы барлыгын гына белми. Шулай да ниндидер шатлык көтә төсле * аны, күңеле дә шуңа җилкенә кебек. Аннары Зәйтүнә үз-үзеннән көлеп куя: «И сабый бала да инде син, - бакчаңдагы утыз беренче сабый!.. Шатлык көтә, имеш... Менә кайтып г керерсең дә, тавык та чүпләп бетермәстәй өй эшләренә чумарсың — ме- _ нә сине көтә торган шатлык!..» к Чынлап та, шулай булып чыкты Бөтен эшләрен төгәлләп, табын- с нар җыештырып, кече бүлмәдә сеңелләрен йокыга яткырып утларны 2 сүндергәч, үз караватына килеп ауганда җеп өзәрлек җегәре дә калма- " ган иде Зәйтүнәнең. Башы мендәргә тисә, шундук изрәп китәрдәй тоелды. Тәрәзәдән төшеп килә торган ай яктысында эчке күлмәктән генә калып, сүткән калын чәчләре иңбашына таралгач, бөтен аркасы буйлап татлы бер кытык йөгерде. Ап-ак тыгыз түшләренә күз сала башлаган ай нурын күреп, кемнәндер оялгандай, тиз генә юрган астына чумды ул. Күзләрен йомды. Бөтен бәдәне рәхәт кенә язылып киткәндәй булып, җылы дулкын сара башлады аны... Тик ул йокыга китә алмады. Әле генә шул хәтле кызыктырган тат лы йокы Зәйтүнәне үз кочагына алырга ашыкмады. Уңга борылды, сулга борылды, тагын чалкан ятты Нигәдер көйсез сыман тоела баш лаган мендәрен сөзәкләп салды да, башын артка ташлады Олы чәчлә ре дә шунда таба агылып төште. Шулай ятып йокыга китәргә ярата иде ул. Ләкин барыбер йокы кермәде ана. йомык күзләре яңадан ачылып, караңгы түшәмгә төбәлде. Урам утларыннан, ичмаса, уч тгбсд.ш бер шәүлә кисәге дә төшмәгән ул түшәм, нихәтле төбәлеп карасаң да һични күренмәслек төпсез бер диңгез булып тоелды Зәйтүнә шул төп сез диңгезнең төбен тишәрдәй текәлеп ята торгач, нәкъ түшәм уртасын да ике күз пәйда булды. Ул мона башта артык игътибар да бирмәде тәрәзә челтәре аша урамнан төшкән якты «тәңкәләр» дер дип кенә ун лады. Мәгәр ул тәңкәләр һаман саен ачыкланакабына баргач, Зәй түнә моңарчы' һич кенә дә күрмәгән-белмәгән якты сер ту ш. кайнар көч тулы шул күзләр аны түшәмгә таба күтәрә башлагандай тоелды. Кинәт тетрәнеп, куркынып китте ул Тиз генә баштанаяк юрганын бөр кәнде. Ләкин анда качып котылу да мөмкин түгел икән — күзләр дә юрган астына кергәннәр иде. Зәйтүнә, үз кузләрен чытырдатып йом ган хәлдә, башын төрле якка чайкап карады, йөзтүбән капланды, ал. тыны бетә башлагач, керпе баласыдай йомарланып ятты. Ә теге күзләр һаман янын елмаялар иде. Юк, явыз, әшәке карашлы күзләр түгел б Бары тик бәхет кенә, мәңге ярату гына вәгъдә иткән шикелле карый үзләре Гик барыбер куркыныч i • аны иена хәзер . тын алыр кебек тоела Ул, һаман кечерәя барган җәнлектәй бөгәрләнеп, тын да тартмый ята бирә. Ә йөрәге урныннан кубардай булып дөп-дөп 49 тибә, каядыр ашкына ул йөрәк. Бөтен куркуларны онытып, бар гәүдәсен, башын-күзен томалаган шул юрганны сыдырып атып, аягүрә басарга, кулларыңны өскә сузып, шул якты һәм көчле күзләргә таба үзен барырга куша төсле. Тиле түгел диген син аны! Кыз бала була торып, ниндидер күзләр артыннан үзең чап, имеш!.. Шулай да Зәйтүнәнең болай куырылып-бөрешеп артык ятар хәле калмады. Эсселәтеп бетергән жылы юрганын ачып җибәрде дә чалкан ятты ул. Ә теге «сихерле» -күзләр тагын караңгы түшәмгә менеп яна башлады. Шайтан күзләр түгел диген син аларны! Ул гынамы соң әле, кинәт ул күзләр өстендә ике туры каш, ак маңгай, кап-кара бөдрә чәч күренгәндәй булды... «Тукта, тукта, төш бит бу, төш!» — дип кычкырып жибәрә язды Зәйтүнә. «И ходаем, инде өнемдә дә төш күрә башладыммыни соң? Әллә саташам микән?» — дип уйлады ул. Теге вакытта, әллә кайчан бер күргән иде бугай бит инде ул шушы кара бөдрәле ак маңгайны, шушы күзләрне... Янадан кабатлана микәнни соң ул төш дигәннәре?... «И тиле дә күке инде син, и жүләр дә тинтәк! Гомердә бер җылы караш күрмәгән диванадай, шул сихерле күзләргә йотылдың да калдың, эредең дә беттең!..» _ Төн буе җәфаланды Зәйтүнә, төн буе йокы чырае күрмәде. Уйланды да уйланды. Үсеп буйга җиткәч, шундый көлке нәрсәләр белән баш ватарга туры килүенә аптырады. Нинди жүләрлек бу?.. Ниһаять, таң беленеп килгәндә генә күңеле һәм гәүдәсе әкрен-әкрен тына төшеп, җикелчә бер елмаю белән йокыга талды ул. Иртәгесен сискәнеп уянды. Кемдер аңа әкрен генә тагын кагылгандай тоелды, күзләре белән әнисен эзләде, ул күренми иде. Эшенә соңга калудан куркып, тиз-тиз киенде-юынды да аннан-моннан гына тамагына капкалап, бакчасына йөгерде. Тыныч йокы күрмәгәнгәдерме, башы авыр, гәүдәсе салынкы, аяклары сүлпән атлый иде аның. Ишектән килеп керүенә алгы бүлмәгә инде шактый җыелган нәниләр Зәйтүнәне сарып алды. Ул аларны чишендереп, һәрберсенең өс киемнәрен үз чөйләренә элдереп, кайсының чәчен, кайсының бантын рәтләп, ә юеш танаулы малайларның үз яулыклары белән борыннарын үзләреннән сөрттереп, икенче бүлмәгә озата торды. Инде җыелып беткән балалар эчке бүлмәләрдә чыр-чу килә-килә уйный башладылар. Апалары тирәсендә өч-дүрт кызчык кына калды, аның вак-төяк эшләре бетүен көтәләр, аннары бергәләп уйныйсылары килә аның белән. Шул чакта, әлеге Мәгъсүм дигән яңа малайны җитәкләп, ишектән бер яшь кеше килеп керде. Керде дә ишек төбендә терәлеп калды. Малайны чишендереп, киемнәрен үз чөенә эләргә өйрәткән арада Зәйтүнә ул кешегә сәерсенеп күз төшерде, һәм кинәт тетрәнеп китте. Баскан җирендә кадаклангандай бөтен дөньясын онытып, Зәйтүнәгә караган да каткан иде ул кеше. Ник шул хәтле ашардай булып карый икән бу?.. «Исәнмесез!» дип эндәшкәне дә ишетелмәде бугай. Әллә урман шәүлегәне микән ул?..» —дип көлемсерәде Зәйтүнә эченнән генә. Шул шәүлегәннән күзләрен борып, малайны тәртипкә китерде дә теге кызчыклар белән бергә эчке бүлмәгә озатты. Аннары, бу кеше тизрәк ишеккә борылса, үзе дә кереп китмәкче булып, аңа күз төшерде. Ә егет борылмады. Ашыкканы бер дә сизелми иде аның. Шул баскан урынында текәлгән килеш әз генә җемиеп тора бирә ул. Кыз үзенә текәлгән бу күзләрне кабат күргәч, коелып иңгәндәй булды: кичә төн буена түшәмнән карап аны йоклатмаган, куркыныч та, мавыктыргыч та булып үзләренә тарткан шул сихерле күзләр түгелме соң болар?.. Тез буыннары дерелдәп китүен сизде Зәйтүнә һәм тиз генә эчке бүлмәгә ашыкты. — Туктагыз әле, — дип эндәште егет аңа әллә кайчаннан бирле таныш* сыман бер тавыш белән. — Ә мин сезне төшемдә күрдем!.. Көлеп җибәрүдән Зәйтүнә үзен көчкә тыеп калды. Уен-көлке сөйләп, ихахайлап торыр урын түгел, ул эш кешесе. Тиз генә җитди төскә керде, ачулангандай, кашларын җыера төшеп, бу «шапылдык» кешегә карады. Ә ул, һаман шул якты күзләре белән дусларча елмая биреп: ф — Әйе, әйе!—диде.— Честное слово күрдем! Яныгызда сезнең береннән-бере сөйкемле алты кыз балагыз уйный, җиденчесе алды- з гызда утыра иде! Шунда безнең карашлар очрашты, һәм мин, сезнең £ шул һуштан яздыргыч күзләрегезгә карап, баскан җиремнән кымша- « на алмас хәлдә калдым. Шул минутта, шул секундта ук сезгә гашыйк 2 булдым! йокымнан да гашыйк булып уяндым! «Дөньяда шундый ма- ® тур кыз бар икән, мин аны эзләп табарга тиеш! Без кавышырбыз, “ җиде баласы түгел, җитмеш баласы булса да алам!» дип ант иттем. 5 Сөенә-сөенә планнар корып яттым. Ярты ел эзләдем. Ә сез менә кай- » да икәнсез. ф Мондый да әкәмәт әкиятне ишетүгә тыела алмый көлеп җибәрүен ь Зәйтүнә үзе дә сизми калды. Кинәт куырылып төште: чөнки теге бүл- х мәләргә генә түгел, урамга, хәтта бөтен дөньяга ишетелгәндер 'күк® тоелды аның бу тавышы. Мөдирә апасы килеп керсә?.. Ниндидер егет < белән ихахайлап ята, имеш, монда мөрәббиясе. Бөтенләй әдәм көлке- Ж се! Хурлык! • я Зәйтүнәнең үз-үзенә ачуы килеп куйды. Туктале, нигә болай узын- * дыра әле ул бу тәти егетне? Нигә аның суган әкиятенә авыз ерып ® тора? Юкмыни коры кыртыштай бер-ике сүз белән генә сыйлап җи- я бәрү чарасы?.. — Карагыз әле, иптәш... сез берәр патша малае мәллә?— диде ул кинәт кырыс кына киная белән, йөзендә дә шундый ук бер җитдилек туды.— Аларны гына бит, элекке заманнарда шулай төшләрендә кыз күреп, өннәрендә эзли-эзлн бөтен дөньяны гизгәннәр, дип язалар иске китапларда... Әллә сез дә шул китапларны күбрәк укып җибәрдегезме?.. Зәйтүнә каршында әле һаман шул балкыган күзләре белән сокланып торучы егетнең бу «төртке»гә генә артык исе китмәде бугай — Юк, мин патша малае ук түгел түгелен,— диде ул уен-көлке сыман итеп кенә.— Мин — Акчурин, атым буладыр Баязит. Ә төштә күрүем хактыр. Ул — сез идегез һәм җиде балагыз белән! Эзләп табуыма бик шатмын, валлаһи әгәр!.. Теләсә-теләмәсә дә, Зәйтүнә барыбер тагын көлемсерәргә мәҗбүр булды. Безнең хатын-кыз халкы шулай бнт инде ул. кызыклы- рак итеп әйткән сүзгә эреп китә. Шулай да аның ялганын тотмакчы булды: — Туктагыз әле. ничек була соң инде бу? —диде ул егеткә туп- туры караудан инде курыкмыйча. — Үзегез төштә күргән кызны эзлисез, имеш, ә үзегез бала атасы? Әнә улыгыз Мәгъсүмне бакчага китергәнсез: димәк, сез гаиләле кеше... — Төгел,—дип куйды Баязит —Андый бәхеткә ирешкән юк әле. ул— минем пләмәш. Инәсе үлеп китте. Малай ятем. бездә тора Аларның мондый сәер сүзләре бәлкем тагын да байтакка сузылган булыр иде, тик эчке яктан Фагыйлә тавышы ишетелде: — Зәйтүнә, малайларың якалаша! — Хушыгыз,— диде кыз бүлмә ишегенә тотынып.— Сезнен белән суган сату әнә нишләтә. Онытыгыз ул әкиятләрегезне! — һәм тиз генә эчке якка юнәлде. — Хушыгыз!—дип калды егет. — Табам әле мин сезне, табам! — дип кычкырган тавышы ишетелде аның Ә малайлар, чынлап та, әлеге яңа Мәгъсүмне сырып алганнар иде Менә озакламас, боҗра тәмам кысылып җитәр дә. шул «ят ябалак»- ның каурыйларын берәм-берәм йолкырга тотынырлар төсле күренде Зәйтүнәгә. Кыршау эчендә калган Мәгъсүм янына килеп керде дә ул, түгәрәкне киңәйтергә кушты, нәниләрнең кулларын бер-берсенә тотындырды. Бер почмакта үзләре генә керкелдәшеп яткан кызчыклар да килеп кушылды, җырлый-җырлый әйләнә башладылар. Әйләнү тукталгач, берәү дә көтмәгәндә, Мәгъсүм кулларын бөйрәкләренә таянып биергә тотынды. Апалары белән бергә барысы да кул чәбәкләп торды. Аякларын күтәрә-күтәрә, нәкъ «олыларча» итеп биеде дә, идәнгә башы белән кадалып, мәтәлчек атып җибәрде Мәгъсүм, бар белгән һөнәрен күрсәтергә тырышты, аннары аягүрә басып Зәйтүнәгә килеп сыенды. Бу юлы инде гөжләтеп кул чапылдаттылар. Шулай итеп, «ят ябалак» үзләшеп китте. Ә Зәйтүнә апаларының хәле мөшкел иде. Ул көн буе шушы сабыйлар арасында кыштырдаса да, үзенең кай таба атлавын, ниләр эшләвен белмәгәндәй, әйле-шәйле генә йөрде. Чөнки үзе монда булса да, күңеле әллә кайларда иде аның. Сәер уйлар, чишелмәс табышмаклар дөньясында. Көчхәл белән кичне җиткерде, эшләрен төгәлләп өенә кайтты. Ниһаять, өй мәшәкатьләреннән дә арынып, утларны сүндергәннән соң үзенең тын почмагына килеп ауды. «Уф алла, инде дөньялардыйн кичеп бер йоклыймчы!» — дип куанды ул. Баш төртергә дә өлгермәде, кыз баланйң күңеленә капкан уйлар шикелле сер тулы төн килеп керде бүлмәгә. Ул аның бөтен куаныч һәм үкенечләрен, кайгы-сагышларын, бөтен уй-хыялларын тыңлый һәм саклый белә торган, мендәрен чылаткан күз яшьләрен дә я|герә белә торган бердәнбер ышанычлы дусты пде. — Бер йоклыймчы! — дип юкка гына кычкырган икән аның күңеле. Мендәргә башы тию белән үк уйлар дәрьясына батты ул. Үзенең бер дә көтелмәгәндә килеп туган иң яшерен аһ-зарларын, аны йөз төрле шикшөбһәләргә салып, тәшвишкә төшерә, өркетә дә, җилкетә дә торган һәм очыахыры күренмәгән чуалчык кичерешләрен тагын шул төн дустына сөйли башлады кыз. — И ходаем, и ходаем, ниләр генә кылаем!—дип офтанды Зәйтүнә. «Ходаем»ны әйткән саен тетрәнеп китә үзе. Чөнки кайчандыр ходай дигән затка чын күңеленнән ышанып үссә дә, комсомол аңа бик күп китаплар аркылы диннәр-аллалар юк нәрсә икәнне аңлатып биргәч, шулай ук чын күңелдән ходайсыз булып киткән иде ул. Үзенең төп юлына, изге иман итеп сайлаган ышанычына әз генә хилафлык итү дә зур гөнаһтан санала^ аның каршында. Андыйларны ул ике аллага табынучылар дип карый, икейөзлеләр дип уйлый иде. Ә шулай да «и ходаем» дигән ялварулы сүз еш кына ычкынгалый шул аның авызыннан. Бәлкем сүз җилеме генәдер, бәлкем кыен хәлдә калган чакларда кыз балада туа торган көчлегә сыгыну инстинкты буенча гынадыр? Бәлкем, бәлкем... Зәйтүнә артык нечкәләп торыр хәлдә түгел иде бу төндә. — И ходаем, — дип кабатлады ул яңадан, — бу нинди хәлләр соң бу? «Төштә күрдем, ди, җиде балаң, ди, гашыйк булдым», ди. Көлеп үләрсең, валлаһи! Әллә мин дә төштә күргәнне белгәнме? Каян белсен соң? һичкемгә әйткәнем юк ич. Хәтта үзем дә онытып бара идем бит инде! Ә ул сөйли башлагач, тел очыма килде килүен, ярый әле, ычкындырып ташламадым, һич кенә дә аңлап булмый, сәернең дә сәере инде бу хәл. Имештер, бер-берен бөтенләй белмәгән әллә кайдагы бер кыз белән бер егет бер-берен төшләрендә күрсеннәр! Күрсеннәр дә бер-берсенә гашыйк булсыннар! Белсә, бөтен дөнья егылып көләчәк! Көләчәк тә бит, ә шундый хәл булган! Әнә Баязит җиде балалы итеп үзе күргән кызны табуын әйтеп тә китте инде. Мин икән ул! Тик әз генә ялгышкан егет: җиде генә түгел, утыз балалы ич мин! Хәер, шаярып кына сөйләгәндер ул, төшендә күргән җиде балалы «кыз»га кем гашыйк булсын ди инде? Саташып йөридер шунда... Үзенең акылы сыймас чуалчык, кеше ышанмас сәер уйларыннан шундый уенчак фикерләр белән генә котылмакчы була Зәйтүнә. Мәгәр барып чыкмый.Ф — Ә син соң үзең дә шул саташкан егет белән саташасың түгелме?— дип битәрли башлый ул үзен.—Дөресен генә әйткәндә, син үзең 3 дә гашыйк ич аңа! Теге әллә кайчангы төшендә билгесез бер егет кү- $ pen уянгач, ярты минутка гына булса да ниндидер бик куанычлы J бер хис кичердең түгелме? Тик син аның шундук башына сугып өлгер- a дең. Үзең дә белмәгән бер рәхимсезлек белән йөрәгеңнән йолкып алып, $ андый хыялый ялган кабат кузгалмасын өчен, өстенә таш бастырып _ куйдың. Ә күңел түреңнең иң яшерен бер почмагында әлеге татлы 5 рәхәтлек, үзеңә дә сиздерми генә дигәндәй, кнзләнеп калды түгелме? ~ Инде килеп, кичәге төнеңдә төштә түгел, өнеңдә әллә ниткән аяусыз ♦ күзләр караңгы түшәмне тишеп сиңа текәлгәч, йөрәгең тагын ж\ у х итеп китте, син үзеңне кая куярга белмәс булдың! Чөнки син аларның * теге чакта төшенә кергән күзләр икәнен аңлап алдың. Төн буе изала- Z нып чыктың, шул талган-тубал баш белән эшенә чаптың, һәм күп тә < үтмәде, тагын шул күзләр килеп басты каршыңа Бу юлы инде боларs ның җен-пәри күзе дә, азгын шайтан күзе дә түгел, ә гап-гади кешенең = сәп-сәер күзләре икәне ап-ачык күренеп тора иде. һәм иң куркыны- * чы—кара бөдрә чәч, киң якты маңгай астындагы бу күзләрнең Баязит ф дигән исемле булуы, шундый да үз итеп, үзәгеңә үтләшеп каравы иде. з Синен күңелдә тагын да көчлерәк зилзилә купты, аяк астында җир тетрәде. Нихәтле генә кырыс сыман бул^п кыланырга маташсаң да — булмады, эредең. Шундый да эчкерсез сүзләре белән, шундый да ягымлы күзләренең җылы яңгыр сибелдергәндәй нуры белән җиңде ул сине. Эчке бүлмәгә ашыккан булып, тизрәк китүен теләдең син аның. Ул китте, ә син, кыйналып ташлангандай авыр гәүдәң, таркау уйларың, буйсынмас аякларың белән чайкала-чайкала, көчкә көн уздырып, өеңә кайттың, өеңдә дә җан тынычлыгы тапмадың. Үлеп йоклардай булып, урыныңа тәгәрәгән идең, ләкин... әнә таң атып килә, ә син әле керфек тә какмаган... Төн буена йоклый алмады шул Зәйтүнә. — И ходаем, мәхәббәт дигәннәре шушындый газаплы була микәнни соң ул? — дип кабат офтана-зарлана урыныннан торды. Бит- күзен юып, аннан-моннан гына капкалады да эшенә йөгерде. Ә башында һаман шул ук уйлар: — Бүген дә үзе китерер микән Мәгъсүмне, әллә әбисеме? — Хәер, барыбер түгелмени соң?.. — Түгел шул... — Юк белән баш ватма, оныт' — Килсен иде... — Юк, килмәсен!.. — Юк, килсен... Үзе белән шулай даулаша-бәхәсләшә, бакча йортына килеп керде. Балаларны кабул итеп бетергәндә бәләкәй малайны әбисе китерде. Зәйтүнәгә кинәт моңсу булып китте. — И сабый! Тинтәк тә инде син! — дип әрләде ул үзен. Ике-өч көннән соң... Зәйтүнә клуб китапханәсеннән чыгып килә иде, ишек төбендә Баязит басып торганын күрде. Уңайсызланып китте, кай яккадыр борыласы килде, шул ук мизгелдә эчендә нидер гөлт итеп кабынганын сизде. Беркая борылмыйча, разан-туры атлады һични булмагандай тынычлык белән аның яныннан баш иеп кенә сүзсез узып’ китәргә булды. Нияте барып чыкмады, егет аңа үзе эндәште. Күптән таныш булган шул якты балкышлы елмаюы белән каршына басты да: — Исәнмесез, Зәйтүнә, — диде һәм яныннан атлый башлады.— Сез инде бу әрсезлегем өчен гафу итегез, рөхсәтсез ияреп киттем, шулай да куып җибәрергә бик ашыкмагыз, яме? — дип өстәде ул, сабыйларча бер тавыш белән үтенгәндәй итеп. — Йә, олан, йә! —дип үртисе килде Зәйтүнәнең аны. Тик эченнән тынды. Кыз бала алай кыю кылана аламы соң? — Сез дә китап алырга килгән идегезме әллә? — дигән булды ул, бөтенләй сүзсез калмас өчен. — Юк,— диде егет, — мин сезне эзләп йөрим. Бүген өченче кичем бугай инде: эштән кайтканыгызны да саклап карадым, клуб, кино ишек төпләрен, китапханә, репетиция бүлмәләрен каравылладым. Берәрсен- нән килеп чыкмасмы, дим. Өч кич түгел, өч ел буе эзлим шикелле инде, шул чаклы сагындырдыгыз! Ә менә бүген бәхетле кичем икән, әбиләрчә әйтсәк, «күк капусы ачылды» һәм шуннан сез килеп .чыктыгыз... — Сез инде бигрәк...— дип кенә куйды Зәйтүнә. Бу сүзләр аңа артык елкылдаган алдавыч мәрҗәннәр шикелле тоелды. — Телгә шомарган «ухажор» еге'Тлэрчэ сиптерәсез! — Юк, мин чын күңелдән әйтәм!—диде Баязит. — Валлаһи әгәр! Мин бит уйнап сөйләшә белмим. Эчемдәге тышымда. Кызлар белән сөйләшеп, тел шомарту түгел, танышканым да юк иде... Зәйтүнә елмаеп кына барды. «Әйтерсең мин танышкан! Мин шомарган! дип көлде ул эченнән.— Ике мокыт-бернштер инде шунда...» Аннары ул үзенең болай «җиде ят» белән бергә кичке урам буйлап кайтуына хафалана башлады. Ничек соң әле бу? Нигә ул аның иярә килүенә юл куйды? Кырт кисеп кире кагарга кирәк иде бит. Бергә үскән күрше-күләй малае да түгел, гомердә күрмәгән-белмәгән җиде ят. Та- ныш-белешләр очраса, нпшләр?.. Ә егет сөйләнде дә сөйләнде. — Беләсезме, Зәйтүнәкәй, үземнең сезне яратуым дөньяга сыймаслык зур булуын, изге булуын аңлатырга сүз таба алмый интегәм мин. Төннәр буе әллә нинди матур уйларга бирелеп ятам. Төштә күргәч үк башланды. Табармын, кавышырбыз, һичкем дә булмаганча матур итеп тормыш корырбыз, мин аны, ул мине яратып, сандугачлар күк сайрашып кына яшәрбез. Күп итеп нәниләр үстерербез, укытырбыз, кеше итәрбез. Туксанга җитсәк тә мәхәббәтебез мәңге сүрелмәс безнең!.. Бик кыска итеп әйткәндә, матур уйлар дигәнем менә шундый минем. Зәйтүнәгә бу сүзләр бик татлы тоелса да, көлеп куйды. — Тавык әле ояга йомыркасын салмаган, ә сез аннан тәбә куырасыз түгелме, Баязит?.. — Куян әле урманда, аучы йөри урамда. Ә сез куян тиресеннән бүрек текмәк буласыз! — дип тә әйтегез инде, алайса, — дип өстәде Баязит. Шулай атлый торгач, Зәйтүнәләрнең капка төбенә килеп җиттеләр, кыз өенә ашыкты. Сүз куешмый гына аерылыштылар. Куешмасалар да. юллары һаман очраша торды. Баязит тырышлыгы иде бу. Аның нинди дә булса түбән максат белән йөрмәгәне дә күренеп тора иде. Зәйтүнә аның киләчәк тормыш турындагы көлдергеч хыялларыннан бигрәк, бүгенге ихлас күңеленә ышана барды, ияләшә барды егеткә. Ни сәбәпледер очраша алмый калган кичләрендә хәтта күңелсезләнеп тә куйгалый иде. Телләре дә хәзер аларның шактый ачыла төште, тартынусыз сөйләшә башладылар. Шулай да Зәйтүнә үз төшен сөйләп бирмәде, оялды. Хәер, чын комсомолка буларак, төшләргә ышанмый да инде ул. Ни кермәс әдә.м төшенә? Җыен тузга язмаганны, акылга сыймас әкәмәтләрне күреп ятасың. Әле кайчан гына Зәйтүнә төшендә үзен кәжә сөзеп екканын күрде. Галәмәт тә усал, көчле кәҗә иде ул. Уянгач озак кына көлемсерәп ятты. Өндә булса, «Кәрим кызын кәжә сөзеп еккан». — дип күзне дә ачырмаслар иде. Әдәм көлкесе бит Ә ничеккә юрарга * шул төшне? Яхшыгамы, ямангамы5 Шатлыккамы, кайгыгамы5 Төш- 5 нең киресе була, диләр. Димәк, өнендә Зәйтүнәне кәжә сөзеп екма- ? ячак! Шуның белән бәхетле булачак инде, янәсе... 5 Ниһаять, яз килеп житте. Ә язын — кыш буе йоклаган табигатьнең күзләре яңадан ачыла башлый бит инде. Ачылган күзләрдән — кө- § меш сулы беренче гөрләвекләр бала тавышлы жыр белән кар өсләтеп ° йөгерә башлыйлар. Гөрләвекләр инешләргә барып төшкәч, бозлар = ачыла. Бозлар артыннан бөреләр ачыла. Бөреләр ачылганда серләр = ачыла. Изге серләр белән бергә йөрәкләр ачыла, йөрәкләр ачылуга — . сөю килә. Гомердә беренче тапкыр сөю. Ип беренче тапкыр!.. Шул язның көмеш сулы гөрләвекләре белән беренче тургайлары- £ мы, әллә сыерчыклар белән беренче кыр казларымы — Зәйтүнә белән = Баязитка да сөю алып килде. Аңлаштылар! Сөйләнмәгән серләре = калмады. Кая гына барсалар да, сабыйларча җитәкләшеп йөрделәр. g Егермешәр яшьлек ике сабый! Ә сабыйларча эчкерсез бер-береңне _ яратканда дөнья шундый-шундый гүзәл икән, рәхәт икән, күпме гиз- “ сәң дә, иге-чиге күренмәстәй киң цкән, юлларың бәрхет үләннәре бес лән түгел, бәхет гөлләре белән түшәлгән була икән. Иртүк эшенә йөгергән Зәйтүнәне якындагы урам почмагыннан 3 көтмәгәндә генә килеп чыга да, бакча йортына хәтле озатып куя Баязит. Кичен тагын шулай һичбер уйламаган берәр тыкрыктанмы, йә булмаса берәр койма арасыннанмы пәйда була да каршына баса. Кызыклы итеп, көлдерә белеп, кәеф күтәрә торган итеп кылана ул. Зәйтүнә һәр вакыт шат күңелле, өзлексез елмаюлы йөри хәзер. Дөньяда бәхет бар дип әйтәләр, тик ул бәхетне берәү дә күзе белән күрмәгән, кулы белән тотып карамаган ич, нинди икән ул дип уйлый Зәйтүнә. Уйлый-уйлый да, әгәр бәхет дигәннәре була торган булса, шушындыйдыр инде ул, дип куя. Тау хәтле эш башкарсаң да, ару-талуны белмисең, кулларың җитез, аякларың җиңел, көн буе күңелең җырлап йөри. Күген кояшлы, рәхәт жылысы белән иркәли сине. Уйларың әллә нинди тылсымлы хыяллар дөньясына алып китә, ә киләчәк тормышың җәйнен бер иң матур мизгелендәге таң туып килгән чак булып күренә. Күк читләрен балкытып кабынган шул тан эченнән сандугач сайравы, тургай моңы җиргә түгелде. Син боларны газиз дустын белән икәү тыңлап куанасың. Шулдыр инде бу бәхет дигәннәре, шулдыр!.. Бу изге һәм исерткеч хисләр сәрхушлегеннән айный алмады Зәйтүнә. Хәер, айнырга теләми дә иде ул. Кемнең бәхеттән баш тартканы бар?.. Май ахырларындагы бер аулак кичтә Баязит болай диде — Инде бер-беребезне аңладык, таныштык, табыштык бугай. Инде «кавыштык» уйнарга кирәктер безгә, җаным. Зәйтүнә елмаеп аңа сыенды, һичбер сүз дәшмичә күзләрен йомды. Шулай тиз килеп тә җиттемени әле ул сәгать? Дөрес, ул аны эченнән генә көтә дә иде, шул сүзләрнең әйтелүен ишетәсе килә иде, әмма болай ук тиз булыр дип уйламаган иде. Шуңа күрә бер мизгелгә югалып калгандай булды, башы әйләнеп киткән сыман тоелды Ниһаять, болай да зур күзләрен тагын да зуррак итеп ачты да башын егетнең сул түшенә салды. Күккә, йолдызларга төбәлде анын күзләре. Бакча тирәкләре арасыннан җемелдәшкән йолдызлар гүя аңа дусларча күз кысалар, котлап кул чәбәклиләр. «Риза бул, кул бир!» — дип пышылдыйлар иде. Зәйтүнә озак карап утырды аларга, бик озак. Тик шуннан сон гына тыныч һәм тигез тавышы ишетелде аның. _ . — Мин каршы түгел түгелен... — диде ул салмак кына. — Ләкин ашыкмыйбызмы без?.. Үкенешмәбезме соңыннан?.. Мондый очракларда егетнең ни әйтәсе билгеле инде. Мең төрле вәгъдәләр бирде Баязит. — Бар да әйбәт булыр, йөрәк маем! Бездән дә бәхетле кешеләр булмас бу дөньяда! Ата-анакаем да бик хуп күрәләр, — ди-ди тезеп китте ул. Шактыйга сузылган бу сүз болай түгәрәкләнде: кыз да нң элек әниләре белән сөйләшә. Әгәр алар каршы килмәстәй булсалар... Зәйтүнә июль аенда ялга чыга, шул чагында клубта яңача^ туй ясыйлар. Заводта татар яшьләре арасында беренче тапкыр яңа туй! Баязит башта моңа сәерсенебрәк карады, бәхәсләшеп тә алдылар. — Муллалы, никахлы иске туй заманы узды,— дип аңлата башлады Зәйтүнә бик җитди генә.— Әмма загста язылып кайту белән генә тормыш корып җибәрү дә бик коры, кызыксыз килеп чыга ич, җаным. Ә туй ул — яшьлекнең, ике сөйгән бер булып яши башлауның күңелдә озакка кала торган матур бер бәйрәме, минемчә. Шуңа күрә яңа туй белән тормыш башлап җибәрсәк, бүтән яшьләргә дә юл күрсәтү булмас идеме?.. Килештеләр. — Ярый, хыялый дустым, синеңчә булсын,— дип көлде Баязит. Зәйтүнәнең моңача булган беркатлы бала күңеллелеге, кул белән сыпырып ташлагандай, әллә кая югалды хәзер. Ул олыгаеп, бик тә җитдиләнеп киткәндәй тойды үзен, һәр эшен үлчәп, уйлап, якында башланасы яна көннәренә бәйләп эшләргә тотынды. Көн саен диярлек комач әйберсе ала кайтып, һәртөрле кисү-тегү, чигү- каюлар башланып китте. Моңа күзе төшкән әнисе, бер кичне түгәрәк киерге өстеннән баш та күтәрмичә тамбур инәсе' белән акбүзгә ниндидер чәчәкләр төшереп утырган Зәйтүнә янына килде дә: — Нәрсә, кызым, әллә безне ташлап китәргә җыенасыңмы? — дигән булды уйнап кына. Кызы аңа куанычлы елмаю белән күтәрелеп карады. Зәйтүнә өчен бик кыен булган бу темага әнисенең үзе сүз кузгатуы да, эше белән кызыксынуы да аны бик тә сөендергән иде. — Кыстыйлар бит, әни,— диде ул чигүеннән аерылмый гына. — Шулай укмыни? һәм Зәйтүнә ояла-тартына гына сөйләп бирде. Әнисе кырт кисеп каршы төшмәде, ниндирәк кеше икәнлеген сораштырды. Анысына да кызыннан бик әйбәт җавап ишеткәч, әтисе белән дә сөйләшеп карарга булды. Чөнки ул олы кызының урнашыр вакытлары җитеп килүен үзе дә бик яхшы аңлый иде. Зәйтүнәсе артыннан ук бер-береннән калышмын калкып килә торган тагын өч былбылы бар бит әле аның. Бәхеттәүфыйклары гына була күрсен берүк. Ә берничә көннән соң әтисенең дә бу эшкә каршы килмәве билгеле булды. Хәтта ул егетнең атасың да азмы-күпме белә, имеш, әле Болай яманатлары чыккан кешеләр түгел икән. Зәйтүнә үзендәге сөенечле хәбәрне Баязитка да ирештерде. Җәйге кичләрнең берсендә кинога барышлый гына булса да алар егетнең атаанасына да күренеп чыктылар. Якты йөз, тәмле сүз белән озатып калды картлар. Баязит үзе дә хәзер аңа теге вакыттагы шикелле әллә ниткән тылсымлы төшләр күреп, җиде балалы «ярын» эзләүче табышмак пәһлеван булып түгел, ә тормыштагы чын кеше, саф күңелле, олы сөюле бер егет булып күренә иде. Хәтта Зәйтүнә аңа кайчандыр үзе күргән төшне дә сөйләп бирде, икесе дә рәхәтләнеп көлештеләр. Чынлап та, чәчләр чәчкә бәйләнгән икән безнең дип куаныштылар. Шулай итеп, июльнең егермеләрендә клубта беренче мәртәбә комсомолча яңа туй ясаласы булды, һәр икесе шуңа хәзерләнә башлады Комсомолча яңа туй... Әйтүе генә ансат! Ә нинди булып чыгар ул? Аны бит әле мондагы яшьләрдән берәүнең дә күргәне, ясап караганы з юк. Хәтта Зәйтүнә белән Баязитта бу хакта ишетеп кенә, гәзитләрдән ? укымыш буенча гына белә... Туй ясаулар гел бетеп китте ич. Янача 2 түгел, хәтта искесен дә ясамыйлар. Култык астына төенчек кыстырган _ кызын ияртә дә егет, өенә алып кайта. Дингә ышанганы булса, ярты 5 шешә белән бер табак аш куеп, берәр «салдырый карт»тан никах ’ укыткан була. Комсомол булсалар, загска барып язылалар да — = вәссәләм. Тора башлыйлар. Бер кызыгы, матурлыгы булмый. Бигрәк =■ коры килеп чыга. Ичмаса, бер бәйләм тере чәчәк тоттыручы да булма- ф гач, яшьлекнең «гаилә кору» дигән яна сәхифәсен, яна көннәрен, бергәлек тормыш юлларын ачып җибәрүнең нинди кызыгы, нинди гүзәл- > леге бар? «И ходаем, әдәм көлкесенә калмыйча, матур гына уздыра = алсак ярар иде инде!..» ~ Шушы уйлар белән мавыгып йөргәндә, күрше малае апа сүз катты Кайчандыр «аллай!» дип кычкырган Вәкил иде бу. Зәйтүнә аны элек тә - күргәли, кинога кергәндә-чыккандамы, клуб ишек төбендәме дигәндәй * күзенә чалынып уза, мәгәр эндәшми иде. Ә бүген эшеннән кайтканда. ® капка төпләрендә туры китереп, сүз әйтте аңа. һәм ничек диде бит әле! а — Син үзеңнең кем белән йөргәнеңне беләсеңме? Манфактурчы буржуй малае белән буталасың ич син!.. Атлаган җиреннән шып туктап калды Зәйтүнә. Әйтерсең аның юлына кинәт кара елан аркылы төште. Тетрәнүдән чак кына егылмый калды кыз. — Ни сөйлисең син, Вәкил? — диде ул, ыңгырашкандай тавыш белән аңа борылып. Әмма күрше малае ншегалларына кереп бара иде инде. — Атасы лавкасында комач сатып утырганын ничәмә рәт үзем күргәнем бар ул шома егетнең!—дигәне генә ишетелде. «Карале син аны, нинди көнчелек саклап йөртә икән эчендә, кап-кара көнчелек'. » дип уйлады кыз. Көтелмәгән бу һөҗүмнән зиһене чуалып киткән Зәйтүнә көч-хәл белән генә тупсадан узды да, аңгы-миңге килгән бер хәлдә, үз почмагына чүмәште. Чүмәште дә, һаман түбән иелә барган башын тотып «алырга теләгәндәй, ике учы белән йөзен каплады. Шулай озак кына бөкшәеп утырды ул. Хәзер үк күршеләренә атылып кереп, Вәкилнең якасыннан аласы килде аның. «Ник син кешеләр өстенә пычрак атасың? Явыз җан икәнсең!» дип кычкырырга теләде. Тик урыныннан кымшана алмады. Алай дуамал кыланырга йөрәге җитәме соң Зәйтүнәнең?. Туктале, дип гаҗәпләнә башлады ул аннары: ни дигән сүз сон әле бу? Манфактурчы малае, диме? Атасы кибетендә комач сата, диме? Ничек аңларга соң моны? Манфактурчылар бармыни хәзер? Ник булмасын, бер дә базар аркылы узганың юкмы, андагы такта кибетләрне күрмисеңме? Кайсында комач, кайсында кием-салым, кайсында галантерея — бетәсе түгел хәзер алар. Алайса, Баязит шундый бер нэпач малае булып чыга инде? Ә ул миңа: водокачкада торбалар карыйм, сулар патшасы булып эшлим, дип көлдергән иде бит . Кайсына ышанырга соң? Вәкил сүзе тик көйчелек кенәме. явыз ниятме5 Әллә: «Ялгышма, үкенерсең!» дип кисәтүеме? Хәер, үкенердәй урын да юк төсле бит бер караганда .. Атасы Пәҗнәк карт гел шундый да булсын. ди, иске заман калдыгы... Ә Баязит производствода эшли ич! Без үз көнебезне үзебез күрербез... Шулай да ул туй күлмәгенә кинәт кенә утлы күмер чәчрәгән кыз бала хәлендәрәк иде. Бер җирен учына бөгәрләп, кулын пешерә-пешерә сүндерсә, икенче урыннан көйри башлый, анысын да томаласа, өченче җирдән көек исе тарала... Аптырады Зәйтүнә. Итәгендә түгел иде бу ут, күңеленә капкан иде аның. Тиз генә өс-башын алыштырды да клубка юнәлде. Залны, бүлмәләрне әйләнде, китапханәгә кагылды, кино йортына сугылды. Бүген сүз куешмаганнар иде шул. Өенә бармакчы булган иде егетнең — кыюлыгы җитмәде. Суга төшкән чебеш хәлендә ничек килеп керсен кешегә? Сөйләшеп тә булмаячак бит әле анда... Кире борылды. Үз капка төпләренә җитәрәк очратты ул Баязитны. — Сине эзләп йөрим, — диде кыз сүрән генә тавыш белән. — Ә мин —сине! — дип, култыклап алды егет. — Бер көн күрмә- сәм — үлә башлыйм! — Арттырасың... — Кызның шул ук сүрән-салкын тавышы ишетелде. Баязит аны-моны абайламый иде әле. Сүзләре шикелле үк дәртчән- җитез хәрәкәтләр белән ул аны икенче якка борып алып китте. Бараклар читендәге «куян каенлыгы»на килеп керделәр. Иңе-буе ун атламнан да артмаган бу каенлыкны бакча дисәң хәтере калыр дип, шулай атаганнардыр бәлки. Тар гына бер такталы бердәнбер эскәмиясе дә бар икән — шунда утырдылар. Баязит тын алырга да өлгермәде, Зәйтүнә аны пешкәкли дә башлады. — Син! Кем икәнеңне яшереп, мине хур итмәкче булып йөрисең икән! — Син ни сөйлисең, бәгърем? — дип кенә әйтә алды егет. Аның урыныннан купкан күзләре тагын да олаеп, ниндидер ачы хәсрәт белән карыйлар иде кызга. Зәйтүнәнең бөтен төс-битендә, тавышында булсын, рәхим-шәфкать заты һаман юк иде әле. Бик тә нык үпкәләгән иде ул аңа. — Син кем малае? Ник әйтмәдең?—дип сорады ул. Шактый эндәшми торганнан соң гына авыз ачты Баязит: — Соң... Пәжнәк картны кем белми инде... Аның тавышы бик юаш чыкты. Күзләре дә, Зәйтүнәнең зиһеннәрен кайчандыр шул хәтле чуалткан күзләре дә, мескеннәрчә ялварулы карыйлар иде. —Аның базарда такта алачыгы барлыгы да һәркемгә билгеле. Бөтен татар хатын-кызы ситсыны шуннан ала... — дип тә өстәде егет. — Ә ситсыны аларга шул алачыкта син сатып торасың инде, ә? — Үсмер чакта иде ул... Әллә кайчан ташладым инде... Әмма болар берсе дә кызның хәлен җиңеләйтмәде. Ул үзенең шундый да беркатлы булып, беренче елмайган егетнең кем икәнен дә рәтләп белмәстән гашыйк булуына, ә хәзер инде күңеленнән куып чыгара алмас хәлгә килүенә бик нык үкенә һәм көенә иде. Ничек куасың? Күңел түреңдәге иң кадерле, иң газиз кешеңә әйләнгән ич ул... Әле генә үзен дәһшәтле һәм куркыткыч итеп күрсәтергә тырышкан тышкы кыяфәте дә, рәхимсез яңгыраган горур тавышы да коелып төшкәндәй булды кызның. Ничектер, ятим баладай корышып, таңгы кырауга эләккән гөл шикелле шәлберәп калды ул. Җиң эченнән яулык чыгарып күзләренә каплады. Аның тыенкы гына сулкылдавын ишеткән егет ни әйтергә дә белми утыра иде. Ә Зәйтүнәнең эчендә ут кайный, ничәмә төрле уйлар башына каба. Безнең кыз халкы мәхәббәттә ялгышуны бигрәк тә авыр кичерә бит ул. Нишләргә хәзер аңа? Гомере буе завод юлы таптаган Кәрим кызы сәүдәгәр малаена кияүгә чыга, имеш... «Байлыкка сусаган!» «Клубта яңа туй ясыйлар ди бит әле!» «Аннары мулла-хәзрәткә никах укытырлар». «Менә сиңа яңа тормыш!..» Ишетеләчәк сүзләр шундый булып яңгырый аның колак төбендә. Үзен шулай аяусыз мәсхәрәли аның уйлары. Мәсхәрәләгән саен ешрак сулкылдый, яшьләре кайнаррак була бара Зәйтүнәнең. Баязиты аны юату сүзләре белән тынычландырмакчы була, уен-көлке мәзәкләр дә сөйләп карый, тик берсе дә кызга ишетелми аларнын, ул саңгырау ♦ хәзер, эчке дөньясына бөтенләй башка төрле шау-шулар тулган!.. Кызның болай үз эченә бикләнеп дәшми утыруы егетне тәмам кур- | куга салды булса кирәк, ул бик нык пошыргаланып, сораулар яудыра £ башлады. ' “ — Син миннән бизәрсеңме инде? Мине яратмассыңмы? Мине дош- а ман күрерсеңме? Мине ташларсыңмы? Соң ни гаебем бар минем? Юк, ? канатым, ташлашмыйк без, ташлашмыйк! Мин синнән башка ничек _ яшәрмен?.. — һәм ул малай, Зәйтүнәнең тез өстенә башын салып, са- 5 быйларча үксеп җыларга тотынды. Аяныч та иде алар, көлке дә иде... - Төн уртасына хәтле дигәндәй шулай утырып, өйләренә кайтты алар. ♦ Капка төпләрендә кызның «хуш» дигән сүзе дә, биргән кулы да сал- а. кын булып чыкты... Ә вакыт уза барды, вәгъдә көннәре якыная торды Зәйтүнәгә, нинди Z генә авыр булса да, катгый бер фикергә килү кирәк иде. Бу төенне - үзе генә чишә алмагач, райкомолга барып керде ул. Анда үзләре белән ' бергә үскән, хәтта икеөч йорт аркылы гына күрше булган Валентин - Косолапов дигән малай секретарь булып утыра иде Татар кызлары х аны Вәлеттин дип йөриләр, ә кайчакта «Косолапушка!» дип тә көлгә- £ лиләр иде. Шундый якыннан белгән иптәше булса да, үз кайгысын туп- з туры гына түгәргә Зәйтүнәнең кыюлыгы җитмәде, әйләнечтән китеребрәк аңлатмакчы булды ул. — Хәер-фатиха сорап килдем, Вәлеттин, — диде *ыз елмаюлы чырай белән, — кияүгә чыгам. Татар яшьләре арасында беренче тапкыр яна туй ясамакчы булабыз клубта. Ә сине, башкодабыз итеп, түребездә утыртасыбыз килә, рәхим итсәңче!.. — Бик шәп булачак бу!—диде Валентин куанып — Молодцы. Баш бар икән үзегездә, әйбәт уйлагансыз Мин бик риза! Давай, күрсәтик әле комсомол туеның нәрсә икәнен! — ул бик дәртсенеп, папирос кабызып җибәрде. — Күрәсең, егетең дә чижик түгелдер, синдәй кызны эләктерә белгәч, дим.. Зәйтүнә бу сүзгә оялган сыман итсә дә, көр тавыш белән көлеп җибәрде. — Ә кемгә чыгасың?—дип сорады Валентин, тәмәке төтенен Зәйтүнәгә җибәрәсе килмичә, куллары белән читкә куып. — Кайсы ячейкада тора, исеме ничек ул лачынның? Кыз тотлыга төште, мәгәр дәшми калу мөмкин түгеллеге ачык иде, тәвәккәләде: — Исеме аның Баязит, фамилиясе Акчурин, — диде ул салпырак тавыш белән — Акчурин? — дип куйды Валентин, кинәт күтәрелгән кашларын сорау билгесенә әйләндереп. — Тукта, тукта, таныш фамилия бу. хәтерлим: без аны комсомолга алмадык, атасы мануфактурачы, базарда лавкасы да бар икән, үзе дә шунда маташа икән Шул егетме? Син . ничек соң болай . Атаң домначы Зәйтүнәнең башы шактый иелгән иде — Менә, киңәшкә килдем...— диде ул кыенсынып кына. — Яратыштык бит... —— Нинди киңәш булуы мөмкин монда?—дип гаҗәпләнде Косолапов _ Нинди яратышу булуы мөмкин? Сыйнфый дошман ич ул! Коелды да инде Зәйтүнә Нәкъ ул курыккан сүзне әйтеп салды секретарь. Үзе дә шулай уйлаган иде бит ул. тик икеләнеп калуын гына җиңә алмаган иде. Хәзер дә тиз генә бирешәсе килмәде әле аның. — Эшли бит ул, водокачкада... — Юк, эшләми. Чыккан ул аннан. — Без бит бик нык яратышабыз бер-беребезне, гомерлеккә дип сүз бирештек. Баязит бит яхшы егет —Зәйтүнәнең тагын әле бик күп, бик әйбәт сүзләр әйтәсе килгән иде, мәгәр эчке кайгысыннан туган каушавы аның тел кувәсен алды, бутала башлады, башын түбән иде. — Мәңгелек мәхәббәт беркайчан да булмаган ич, Зейтунушка,— диде Валентин, аны юатырга теләгәндәй итеп — Янар да сүнәр. _Ә еллар узгач, яңаны сөярсең, бу нэпач малаеннан шәбрәкне! Сыйнфый дошман яр була алмый! Андый мәхәббәттән — бәхет юк! Ни дип әйтсен Зәйтүнә? Бөтен теләкләре, бөтен матур хыяллары көл булып шулай җилгә очкач, ни кылыр, ничек яшәр ул? Дөньяның бер яктысы да калмый ич болай булгач... — Нишләргә соң инде миңа хәзер?—диде ул чарасызлыктан гаҗиз булып. — Сиңамы? — дип сорады Валентин.'—Укырга кирәк сиңа, Зейту нушка, укырга! Син бик уңган кыз, актив безнең. Чын коммунист булырга хәзерлән! . — Укырга? — диде Зәйтүнә бик тә гаҗәпләнгән кыяфәттә.— Әйе . Укырга кирәк анысы... тик хәзер түгел иде шикелле... Тора-бара чырае ачылып киткәндәй булды аның. Чынлап та, Валентин дөрес әйтә түгелме соң?.. ’— Кстати, путевка да бар!—дип кызыктыра башлады аны комсомол башлыгы. — Кая дитен әле — Казанга, Татрабфакка! Сезнең халыкның туган иленә. Син үзең дә шул як тумасыдыр әле. Пролетар токымыннан булсын дип сораганнар. Син ул ягың белән дә бик туры килә торган кыз. Әзерлән, озакламый китәсе! Ул шундук, оештыру бүлегендәге Гриша дигән егетне дәшеп, чакыру кәгазен китертте дә, андагы сорауларны да үз кулы белән тутырып, райкомол пичәтен басып, Зәйтүнә кулына тоттырды. — Иртәгә характеристика кереп алырсың, әзер булыр!—диде. Кызның борылыр җире калмады. Сөенә дә, көенә дә, көләсе дә килә, җылыйсы да. Ә инде эченнән генә: «И ходаем, ниләр кылануы» бу, ниләр генә кылануым?..» дип уф ора иде ул. Райкомолдан чыгуга тагын шул ук уйлар кайнады аның башында. «Эшләми» ди бит... Чыккан. Нигә миңа әйтмәде икән, яшерүе мәллә?.. Сыйнфый дошман... Бик хәтәр сүз шул бу, куркыныч! «Сыйнфый дошман яр була алмый! Андый мәхәббәттән — бәхет юк», ди бит. Бигрәк каты әйтә Валентин... Хәер, бай белән ярлы аермасы электән үк килгән бит инде... Нишләргә соң? Әллә чынлап та китәсе микән? Әйе шул, иң яхшысы — китү булыр. Хәзер үк бакчага барып, мөдирә апаның эштән азат итүен сорарга кирәк. Бу кәгазьне күрсәткәч каршы килмәс... Монда калып барыбер кавышу мөмкин булмаячак, кавышкан сурәттә дә бәхет дигән нәрсә безнең тирәдә йөрмәячәк инде хәзер. Чөнки бөтен якты хыяллар көл булып очты. Үзем дә җүләр инде: ул малайның кем икәнен дә белмәстән, гыйшык дөньясына чум, имеш! Хәер, кем белә икән соң аны? Кем кемнең анкета күрсәткечләре белән танышканнан соң гына сөя башлый икән? Шунысы гаҗәп: атасы кылган эшкә баласы да җаваплы микәнни соң? Шул хәтле әйбәт, әдәпле һәм чын күңелле егетне сыйнфый дошман баласы булыр дип кем уйлый алсын? Хәерле булсын, киләчәктә сабак булыр... Баязитка һични белдермичә, хәтта аны бөтенләй күрмичә, тиз арада китеп барырга кирәктер инде. Төнге поезд белән. Шунсыз булмас... Әгәр күрешсәк — аерылыша алмаячакбыз Аны ташлап китү көчемнән килмәячәк минем. Кая киткәнне белмәве яхшы — артымнан килер И дөнья! Ничекләр түзәрмен икән?.. Таныш-белешләрдән дә һичкем күрмәсен. Бу хакта әнигә дә бер-ике сүз белән генә аңлатып, һичкемгә һични сөйләмәвен үтенергә кирәк. Әтигә соңыннан, мин киткәч кенә әйтер. Ярый әле, яна туй турында кешеләргә алдан белдермәгән ндек, юкса, менә хәзер егылып көләрләр иде... Сүз дигәнең — терекөмеш диләр. Бер тамчы булып төшсә, ун ф тамчы булып чәчри, имеш. Кеше көлүләре колак төбендә чыңлый баш- л лаганчы, качып котылуың — мең хәер Бу укырга китү жае — бик тә 5 яхшы булды әле, рәхмәт Валентинга, каян уйлап тапты, ничек ашык- | тыра белде!.. е Балалар бакчасына шул уйлар белән тинтерәнгән хәлдә килеп кер- 2 де Зәйтүнә. Эше озакка сузылмады. Мөдирә апасы аның укырга китүен ® бик хуп күрде. — Үс, Зәйтүнәкәй, укы! — диде. 5 Тик үзе тәрбияли торган нәниләрдән аерылу гына кыен булды кызга. ~ һәммәсенең башыннан сыйпап чыкты, сөйдё, елмайды һәм. җылап ф җибәрмәс өчөн, ашыгып ишеккә ташланды. Барлык көчен шул нара- а сыйларга багышлап, төрле-төрле матур чәчәкләр үстерүче бакчачыдай. > алардан үзе белгәнчә һәйбәт кешеләр үстерү дәрте белән яши иде бит * ул. Ә язмышның беренче ачы җилләре үк аны әнә ничек сөрлектереп « ташлады. Яшьлекнең мәхәббәт дигән давылына каршы торыр әмәле £ дә юк... - Өйгә кайткач, әнисенә шул ниятләрен ипләп кенә аңлатырга ты- х рышты. — Райкомол миңа путевка бирде әле, әни, укырга китәргә куша- = лар, — дип башлады.—Уйлап-уйлап карадым да үзем дә каршы килмәдем, китәргә булдым. Яшь чакта укып калырга кирәк. Ә кияүгә чыгу — качмас әле... Әнисе, әлбәттә, һични аңламады Күзләрен очлайтып, кызына текәлде. Бик сынаулы караш иде бу. Беркайчан да алдау-йолдауны, егет- җилән белән шаярушуклануны белмәгән бу акыллы кызы ни сөйли аның? Әле күптәйме генә чигүтегүләр белән утырганда йөрәк серләрен ачып ни сөйләгән иде дә. бүген ни сөйли? — Бу ниткән керделе-чыктылы сүз тагы? — диде ул шактый кырыс тавыш белән. — Бала-чага уены кормакчы буласың мәллә? — И әнием!..— Зәйтүнә аны биленнән кочаклап алды да күкрәгенә сыенды, күзләрен күрсәтмәс өчен башын түбән иде. Кайнар тамчылар үз беләгенә төшеп, кинәт яндырып алгандай булды. — Ялгыштым мин Ашыкканмын... һәм ул үз хәлен сак кына сүзләр.белән аңлатып бирде Борчыл маска кушты, бар*да әйбәт булыр, диде. Бу хакта берәүгә дә берни белдермәвен, хәтта әтисенә дә соңыннан гына әйт\ен үтенде, ә Баязит сорап килсә, Чиләбедәге туган апасына китте әле ул, дип җавап бирерсең диде... Иртәгесен райкомолдан характеристика кәгазен һәм бакчадан тигән хезмәт хакын алып кайтты да үзе белән аласы барлык әйберләрен чемоданга тутырып куйды. Әнисе пешергән юл азыкларын җинелчә генә ак чыбык корзингә урнаштырып, өстен марля белән бәйләде Бар да әзер, хәтта юл киемен дә киенгән иде ул... Рәшәткә капкасы төбендә ирләр тавышы ишетелде. Кыз йөрәге моны шундук сизеп алды.Әнисен чыгарды да үзе чоланга кереп бикләнде. Капка төбендә, әлбәттә, Баязит иде. Ул инде ике-өч көннән бирле кич саен бу капка төбен таптый, тик эчкә узып керергә генә базынмый һәм Зәйтүнәне күрә алмыйча кайтып китә иде Бүген дә ул тамак кыр- галап торды да, ниһаять, «Хуҗалар өйдә микә-ән?» — дип, аваз салырга мәҗбүр булды. Мәгәр бик сәер килеп чыкты. Әйтерсең ул Зәйтүнәне шып әнисен эзләп килгән Каршына ат • > апаны кү рүгә исәнләшү кирәклеген дә искәрмичә: — Зәйтүнә авырый мәллә?—диде кабаланып. Ана кеше, ул мескеннең хәлен бик яхшы аңласа да, кызы сүзеннән чыкмады, өйрәтелгәнчә ялган җавап бирде. — Ике-өч көннән дә калмый кайтыр ул, йомыш белән генә киткән иде, — дип егетне юатырга тырышты. Баязит нидер әйтергә теләгәндәй байтак кына таптанып торганнан соң юаш кына: «Хушыгыз, алайса»,— диде дә китеп барды. Әнисе кергәч Зәйтүнә чоланнан чыкты, берни дә сорамады, әнисенең тирги башлавыннан куркып, вак-төяк эш белән мавыккан булды. Ана кеше актык минутларда бала күңелен яраламаска сабырлык тапты. Шул төнне Зәйтүнә үзе артыннан «куа» килгән Маһи сеңлесен ияртте дә дүрт чакрымдагы вокзалга чыкты. Иртәрәк китеп калуым хәерле, дип юатты ул үзен. Баязит белән кабат очрашса, аерылыша алмаячагын аңлый иде кыз. Ә болай әле җиңелрәк, укулар башланганчы Казан белән дә танышыр, бәләкәй чакта киткәннән бирле күрмәгән туган авылына да кайтып килер. Бар да әйбәт булыр... ... Зәйтүнә Казанда инде хәзер. Бөтенләй яңа бер дөньяда! Әле тәүлек кенә элек мең төрле пошынулар эчендә Уралдагы металлургия заводыннан төнлә «качып» киткән кыз, монда килеп төшкәч, ул пошынулардан берхәтле бушанып калгандай булды, иркенрәк бер сулыш алды... Уку йортларының монда шундый күп булуына исе китеп, Казан урамнарын гизгәндә Болак буендагы зур бер таш бина ишегендә «Педагогия техникумы» дигән язу күрде Зәйтүнә, һәм тукталып калды. Бирегә килгәннән бирле аны бер сорау борчый башлаган иде: «Кем булырмын икән мин ул рабфакны бетергәч? •Нинди һөнәр кешесе?..» Үзе белмәгән эшкә артык кызыкмый иде ул. Врач та, юрист та аның өчен түгел кебек иде. Ишектәге бу язу кызның шул соравын кабат исенә төшерде һәм ниндидер ачыклык бирмәсме, дигән өмет уятты. Димәк, бу йорттан укытучылар чыга... Син тормышта беренче адымыңны нәниләр тәрбияләүдән башладың, шулар дөньясында үзеңне бәхетле саный идең... Шулай булгач, чыкма син шул җанлы чәчәкләр дөньясыннан. Укытучы бул. Мәктәп булсын хәзер синең бакчаң!.. Шушы уйлары таш бина баскычыннан өскә күтәрде аны. Авыр, калын ишекләрне ачып эчкә узды ул. Сораштыра торгач, кирәкле кешесен дә тапты, язуларын күрсәтте. — Менә шушылар белән педагогия техникумына керә аламмы мин?— дип сорады. Аның каршында чигәләренә һәм мыекларына чал йөгергән, бөтен килеш-килбәтенә укытучылык кыяфәте сеңгән бер кеше басып тора иде. — Аласың, гөлкәем, бик тә аласың, — диде ул балаларны сөендерә торган тавышы белән.— Язуларың әйбәт — рабочий класстан икән. Комсомол биргән характеристикаң да шәп. Җидене бетергән булуың да бик хуп! Ник рабфакка кермисең соң? Зәйтүнә өчен бик кыен сорау иде бу. Ничек җавап бирсә дә мактану шикелле тоелыр иде. — Без ишле семья булып үстек, балаларга ияләнгәнмен, — дип кенә куйды ул... Укый башлавына өч ай тулганда гына өйләренә беренче хатын язды Зәйтүнә. Конверт тышында да, хат ахырында да адресын күрсәтмәде, фәкать Маһи сеңлесенә язган аерым кәгазьдә генә бар иде. һичкемгә бирмәскә, күрсәтмәскә, телдән дә әйтмәскә кушып язды. Хәер, бу хакта ул аңа төнге поездга утырып киткән чакта ук җитәрлек кисәтүләр ясап, колагына киртләп дигәндәй калдырган иде... Җавап хаты озак көттермәде. Өй эчендәгеләрдән бәйнә-бәйнә сәламнәр күндереп, исән-сау яшәүләрен белдергәннән соң Маһи үз сүзләренә күчкән: «Үләм инде бу Баязит абый белән, — дигән ул. — Син киткәннән бирле чистый теш төпләремә төште бит! Көн саен, кайсы гына урамнан йөрсән дә, әллә каян гына каршыма килеп чыга да: «Кайда ул, кая качты ул? Ник качты?» — дип җелекләремә тия. «Белмим* дигәнгә ышанмый, үпкәли, миннән дә бигрәк сина күп ачы сүзе. «Качты, алдак- ♦ чы икән . Яратам дигән сүзләре чеп-чи ялган булган икән »— ди. Аны - тынлап торулары бик авыр, күңел түзми, җыласы килә. Кара әле, апа, | ник сез шулай газап чигәсез? Ниләр булды сезгә?..» $ Зәйтүнә җиңелчә генә елмаерга тели. Юк, әллә ни булмады, газап 10 чигүләр дә күренми... Тик ялгышу гына булган, яшьлек ялгышуы. Аны а гына җиңеп чыгарга мөмкин булыр!.. Үпкән-кочкан җилгә очкан дигән g сүз дә бар бит әле. Тиле яшьлектә андый мавыгулар булмыймыни? Шулай да ул хәзер үзен олыгаеп, акылга утыра барган, җилкенчәк з мавыгуларны узып килә торган кызга саный. Укуындамы, комсомол - эшендәме, йөреш-торышындамы булсын — җитди кыланырга, уйлап эш ♦ итәргә тырыша. Ленин көннәрендә партия сафына да кабул иттеләр с. аны. Утлы тәнкыйтьне күбрәк ярата торган курсташлары ул җыелыш- * та җылы сүзләр әйтте. Үзе өчен генә яшәми, иптәшләрен дә кайгырта Z белә, диделәр. Җитди бәхәсләр барганда принципиаль позициядә нык < тора, Ленин комсомолына лаек булган шикелле, Ленин партиясенә дә * лаеклы иптәш, дип өстәделәр. Зәйтүнәнең мөлдерәмә булып күңеле тул- s ды, җылыйсы килде. Белмиләр алар минем сай кыз икәнемне Алдыйм * бугай мин үз иптәшләремне, дип борчылды ул. „ «Юк, ышанмагыз, мин бөтенләй тилемсә кыз! Әллә ниткән җүләр н төшләр күреп, сыйнфый дошман малаена гыйшык тотып йөргән дивана мин!» — дип тә әйтәсе килде аның җыелышка. Әйтмәде. Алай дисәң тиле-тинтәкнең дә теге ягында булачаксың ич сип! Кем ышансын сиңа? Башы зәгыйфьләнгән икән бу мескеннең дип бөтенләй Казаннан ук куарлар!. Шулай тыйды үзен. Партиягә кергәндә «мәхәббәт мәсьәләсе».каралмавын белми иде шул ул. Ә төн урталарыннан соң, бүлмәдәге иптәш кызлары йоклап беткәч, алардан гына түгел, хәтта үзеннән дә яшереп дигәндәй, тагын кайнар яшь сыкты Зәйтүнә. Ниндидер татлы да, ачы да шикелле иде бу жы- лау. Шул якты нур балкыта торган күзле Баязитны сагыну иде ул яшьләрдә. Күпмегә хәтле барыр бу сагышлар, кайчанга хәтле сузылыр?. Хисләрен караңгы куышта томалап, күңелен суык ташка бәйләп, күзләренә кара пәрдә корып дигәндәй кыш уздырды, язны җиткерде кыз. Җәйге каникулда әниләре янына кайтса, шул Баязит белән очрашудан куркып, Казанда калды. Элек тәрбияче булуы ярап куйды тагы, монда да шундый эш табылды аңа, мехкомбинатның балалар бакчасына урнашты Җәйге айларын шундагы нәниләр белән Идел буендагы лагерьда уздырды. Күңелле булды, күз яшьләрен исәпләмәгәндә рәхәт булды аңа... Рәхәтен рәхәт булды, ә күңеленең әллә кай җире барыбер китек иде. Ялгыз иде ул. Үз-үзеңне таш капчыкка бикләгәндәй яшәү дә җиңел түгел икән. Нигә бикләнә соң ул? Кемгә турылыклы булырга тырыша3 Югыйсә, дәрестәшләре арасында әйбәт-әйбәт кенә егетләр азмы? Ш\н- дый якты, шундый җылы итеп елмаймыйлармы? Шундый ягымлы сүзләр әйтеп, аның күңелен табарга тырышмыйлармы? Ник танышмый ул алар белән? Ник берсенә дә якты караш бүләк итми? Ник сайламый үзенә берсен чын дус итеп? Ә шундый дус бик тә кирәк ич ана! Бик тә кирәк! Шундый дус булса, үткән яралар тизрәк йомылмас идемени? Ялгыз башың һаман моңаеп йөрүләр кимемәс идемени? Юк шул, булдыра алмады Зәйтүнә. Бик яхшы дуслары булса да, ярату дигән нәрсә уянмады аның күңелендә, уянмады Калган еллары да шулай бер төрлерәк узды Зәйтүнәнең Башкалардан алга да чыкмады, артка да калмады кыз. Бәгырен яралап узган ■әлеге аерылышу вакыйгасе дә һаман ерагая, күк томаннар эченә күмелә бара кебек, ә күңеле элекке хисләрдән әкрен-әкрен айный бара шикелле иде. Баязит дигән малай сурәте дә жаны-тәне һәм сихерле күзләре булган тере кеше түгел, ә теге әллә кайчангы бер төндә искәртмәс- тән төшенә кергән ярым-йорты бер шәүлә генә булып калды буган инде... Шулай актык елның актыккы имтихан көннәре дә килеп җитте. Тәүлек буе диярлек баш та калкытмый укулар, чышын-пышын ятлаулар, конспект чәйнәүләр, язның иң матур мизгелендә, ичмаса, бер рәхәтләнеп сандугач сайравын да тыңлый алмый калган төннәр башланды. Студентның йөрәк маен суыра торган ул көннәр дә, ниһаять, узды. Белемнәренә генә түгел, шпаргалкаларына да атланып «сират күперен» кичкәннәр диплом алу шатлыгын һәм кая билгеләнү билгесезлеген кичерәләр иде хәзер. Ата-аналары бик чакырса да, Зәйтүнә анда кайтмаска, кая җибәрсәләр— шунда китәргә ниятләнә. Кайтса, иске яраларының кабат ачылып китүеннән һаман шикләнә иде әле ул... һәм сыйнфый дошман малае белән тормыш кору мөмкин түгеллеген тагын да ачыграк аңлый иде хәзер. Аның күз алдында күпме мулла, сәүдәгәр, кулак балаларын техникумнан сөрделәр! Диплом тапшыру, эшкә юллама бирү һәм саубуллашу кичәсе ул чактагы Мәдәният йортында уздырылды. Сәхнә генә түгел, тамаша залы да, фойэлар да шушы бәйрәмгә хас лозунг, плакатлар, котлау сүзләре һәм тере чәчәкләр белән бизәлгән иде. Әйбәт нотыклар, изге теләкләр күп булды. Аннары теге карт укытучы кыяфәтендәге директор урталыкка басып, аерым исемнәрне әйтә-әйтә, дипломнар тапшыра башлады. — Зәйтүнә Кәримова! — диде ул берничә исемнән соң. — Уралдан, эшче кызы. Беренче дәрәҗә диплом. Эшкә билгеләнүе — Мамадыш каласына. Әйбәт укуыгыз өчен рәхмәт! Хәерле юл, тырыш хезмәт! Залны гөрләтеп кул чаптылар. Зәйтүнәнең, абына-сөртенә дигәндәй, сәхнәгә менеп, бирелгән кәгазьләрен алып,< калтыравыкка әйләнгән кулы белән директорның кулын кысып һәм авыз эченнән генә рәхмәт сүзе мыдырдап, залга кире төшкәнче җан тирләре чыкты Нигә шул хәтле каушады ул? Гомерендә мондый хәл беренче мәртәбә һәм шундый зур җирдә булгангамы? Хәер, ул моңа җавап табарлык хәлдә түгел иде... Ниһаять, барлык дипломнар тапшырылып, халык эченә мәгърифәт таратырга китүче яңа көчләргә тагын бер кат хәерле юл теләгәннән соң тәнәфес игълан ителде, аннары концерт-кичә булачак иде. Студент халкы дәррәү кубып, залдан агыла башлады. Шул агым эчендә Зәйтүнә дә бар иде. Артык бөркүлектән һавага чыкмакчы булып, уңдагы ишеккә борылыйм дигәндә, аның сул беләгенә җиңелчә генә кемдер кагылды. Әйләнеп караса — егылып китә язды кыз. Аның каршында, сагыш тулы күзләрен моңсу гына җемелдәткән хәлдә, Баязит басып тора иде. «Өрәге мәллә бу аның, күземә күренә мәллә?» дип уйлады кыз. һәм аннары гына көч-хәл белән зиһенен җыеп әйтте: — Нихәл, Ббязит... Нишләп йөрү?.. Искә-оска кермәгән бу очрашудан аның эченә курку төште, хәтта корышып киткәндәй булды. Тиз генә, бик тиз генә агым эченә кабат кереп югаласы килде аның, мәңгегә югаласы!. Сулдагы буфет ишеге котылгыч бер урын булып күренде кызга — шунда ташланды ул. — Ярый әле... Ә нишләп йөрүне син сорама, мин әйтмим инде...— дигәне ишетелде артыннан кергән егетнең,—Башыңа төшкәч, башмакчы гына түгел, качкын эзләүче дә буласың икән Ин почмактагы бәләкәй генә бер түгәрәк өстәл артына сыенды аптыраган кыз. Тыны беткәндәй тоелгач, нәни яулыгы белән битләрен җилпи башлады. Баязит тиз генә салкын лимонад белән тагын ниләрдер күтәреп килде. Ләкин Зәйтүнә боларны анлар хәлдә түгел иде. Ничек ацласын соң! Инде күпме еллар узды, юллар суынды, эзләр өзелде, ♦ хисләр киселде, бар да онытылды дип торганда!.. Бу нинди саташу сон — Өфе ягына барганием, Шафран дигән җирләренә. Анда минем _ олы кызым эшли. Систра булып авыру-сырхауларны карый. Үпкә бе- з лән жатучылар икән. Шунда сине белгән бер кеше бар, имеш, көн саен £ сораштыра, имеш, кызымнан. Мин килгәнне ишеткәч, ана шушы кан- « виртны биргән, зинһар тапшыра күрсен әнкәң, дигән. Әманәткә хыянәт 2 булмасын дип, тизрәк кертеп чыгыйм дидем Хәзергә хуш, алайса. Ф Хатын чыгып та китте, кыз рәхмәт әйтергә дә онытты бугай. Шул ' әманәт дигәнне тоткан килеш, баскан җирендә тораташ булып калды. 5 Ниндидер эчке бер куркыну биләп алган иде аны. Конвертны әйләндер- ~ гәләп карады. Ачты. Хат иске хәрефләр белән язылган иде. Таныш по- ф черкны күрүгә йөрәге жу-у итеп китте, хат тоткан бармаклары калты- а ранды, андагы юллар чайкала, сикерешә кебек иде. Шулай да күз йө- >. гертте. «Гаҗәп, нигә үлмим икән мин?.. — дип башланган иде ул. — Бу < дөньяга минем ни кирәгем бар? Аның да мина кирәге юк. Әллә кайчан х кабергә хөкем ителгән бӘндә! Ә шулай да үлеп булмый. Ни яшәтә икән = мине? Белмим. Бер өметем дә калмады, югыйсә. Үпкәләр ертык та ти- й шек. Корт мыжгый ала.рда. Сагыш кортлары. Нигә тизрәк кимереп бе- £ терм и ул комсыз кортлар мине? Менә тагын яз. Язгы бозлар алып китә 3 диләр миндәйләрне... Әй, сөенер идем бозлар белән агып китсәм!.. Ә күңелдә тинтәк бер теләк: ичмаса, төшемдә генә һәм бер генә тапкыр күрсәм дә шуны, үлем чүп кенә булып калыр иде, дим. Ә син кермисең дә кермисең төшләремә... Бүтән бер үкенечем дә калмас иде. Күпкә китте... Хуш... Бәхил бул!.. Бәхетле яшә, якты яшә' . Баязит.» Актык юлларны укыганда Зәйтүнәнең күзләре хәрефләрне таный алмый башлады. Алар ничектер җәелеп, су өстендәге вак дулкындай биешәләр иде. Көчхәл белән тәрәзә яңакларына килеп тотынды ул Түбәндәге Нократ ташуы да ярсып айкала, ярдагы көймәләрне өзеп китәрдәй чайкый кебек күренде. Җил чыккан икән, монда да тынгылык беткән... «Ник ярсына бу дөнья?. Аңа ни булган инде?»..—дип уйлады Зәйтүнә. ... Май аенда башлангыч классларда укулар төгәлләнде. Әлеге хаттан соң бөтенләй боегып, моңсуланып калган кызның уйлары һаман бер тирәдә әйләнә иде хәзер. Ниһаять, мәктәп эшләре бетүгә ул уйлар тәвәккәл бер хәрәкәткә әйләнде. Соңга калган аккош сыман, бозлар әрчелгәч килгән беренче пароход белән китеп барды ул. «Кирәк, кирәк, кирәк!» — дип типте аның йөрәге. «Юкса, мәрхәмәтсезлек булачак!..» Соколкада Уфа пароходына күчеп утырды. Шафраннан түгел, Салават тирәсендәге таш карьер төбәгеннән барып тапты ул аны Тешләре әллә кайчан коелудан әби авызлы булып беткән, болай да юка гәүдәсе бөтенләй кечерәеп калган бик борынгы бер әбинең бәләкәй генә өе сәкесендә ята иде егет. Әби белән исәнләшкәннән соң Зәйтүнә аның аяк очына килеп басты Күзләре йомык иде — йоклыймы, хәле шулай авырмы. . Йөзләре сулган, саргайган, ябыккан. Кайчандыр балкып, яшьлек һәм тазалык ташып торган Баязиттыр бу дип уйлавы да кыен иде хәзер — Үпкә зәхмәтенең катысы эләккән балага, — диде әби берхәтле танышып алгач. — Кәҗә сөте дә күп эчердем, кымыздан да өзгәнем юк, үләннәр белән дә дару нтәм, әммәдәки мантымый балакай Аның ич- кеме дә калмады хәзер, инәсе ягыннан бер мин — чыбык очы Белмим инде, аптыраган, ннндәен генә духтырларга күрсәтәсе инде тагы Зәйтүнәгә бу сүзләр ерактан гына ишетелгән кебек. Баскан җиреннән купмыйча, күзләре белән һаман сырхауга текәлгән ул. Уйлары әллә ничә-әллә ничә төрле, чуалчык.. Ник монда килде инде ул? Аны шушы хәлдә күрер өченме? Йөрәк ялкыны күпме еллар буена эчкә, тирәнгә куылса да, күпме суык сулар сибелсә дә, һаман сүнмәгән-сүрелмәгән булуымы? Баязитның шул актык хатын укуга да ул ялкынның кабат «гөлт» итеп өскә калкуы мәҗбүр иттеме? Вөҗдан-намус кушуы, кешелек бурычы җитәкләп китердеме?—берсенә дә анык кына җавабы юк иде кызның. Шушы сәгатьтән алып нишләргә тиешлеген, беренче хәрәкәтне ничек ясарга кирәклеген дә белмәде ул. Хәзер үк, шушы минутта ук, Баязитны самолетка утыртып Уфага яки Казанга, анда булмаса Мәскәүгә очырып, иң яхшы профессорларга күрсәтергә, алар кушкан клиникага салып дәваларга, аннары илнең иң яхшы санаториена җибәрергә теләде ул. Фантазиянең көчлесе һәм татлысы иде бу, үзе дә көлемсерәгәндәй итеп алды. Күз ачып йомганчы килеп җитә торган андый самолетлар да, алар кунаклардай аэродром да юк иде бу тирәләрдә. Монда тик Урал итәгеннән таш чыгаралар, яңа шәһәр кормакчы булалар иде. Егетнең кипшенгән иреннәрен ялмап, башын боруы, шунда күзләре дә әз генә ачылып китүе чынлыкка кайтарды Зәйтүнәне. Шул ярым ачык нурсыз күзләре белән байтак карап ятканнан соң гына танып алды булса кирәк, елмаерга теләде егет. — Килдеңмени?.. — дигән хәлсез сүзе ишетелде. Зәйтүнә аның янына утырды. Күкрәгенә кочып, бөтен җан түреннән чыккан юату сүзләре әйтәсе, «терелтәм мин сине, терелтәм!» дип кайнар вәгъдәләр бирәсе килде аның. Тик берсен дә әйтә алмады, егетнең күзләре яңадан йомылган иде. — Ни хәлләрең бар соң?.. — дип кенә сорады ул әкрен тавыш белән. Әби карчык аңа бер чокыр су китереп бирде. Зәйтүнә авыруның башын беләгенә салып, су эчерде. Яулыгы белән йөзендәге һәм муеннарындагы салкын тирен сөртте. Баязитның күзләре кабат ачылмады да диярлек. Мендәрен рәтләп яңадан яткыргач, әйтә куйды: — Минингит башланган диләр миндә. Кох таякчыклары кан белән баш миенә менә, имеш... Ни дип әйтергә дә белмәде Зәйтүнә. Күзләрен томалап килгән яшьне кире йоту өчен бик күп көч кирәк булды аңа. Әби кеше инде бу кызның кем икәнен, кайлардан һәм нигә килүен аңлый башлаган иде. «Шәфкать фирештәсе» дип атады ул аны эченнән. Чәй әзерләп эчерде. Юк-бар сораулар биреп йөдәтмәде. — Тукталган җирең булмаса, үз кунагыбыз бул, урын табармын,— J диде. Өй алдында бәләкәй генә тәрәзәле такта чоланы бар икән, шуны күрсәтте. Эчендә тар гына карават кисәге дә күренде. — Җәйлек өчен менә дигән почмак, — дигән булды. — Ирәндек түбәләренә чыгып йөрерсең, арт табарак инеш тә, болыннар да бар,— дип өстәде. Зәйтүнә, бу әйбәт карчыкка рәхмәт укып, шунда калды. Хастаның хәлен, әлбәттә, берничек тә яхшырта алмады ул, яхшыртудан узган да иде инде. Могҗиза юк шул бу дөньяда... Әби әзерләгән ү'лән төнәтмәләрен, аптека даруларын эчерде. Көн саен диярлек карьердагы фельдшерны алып килде, аның киңәшләрен үтәде. Хәтта кантон күләмендә атаклы карт врач Терегуловны да китертеп карады. Мәгәр бу бәхетсез өйгә өмет яктылыгы иңмәде. — Хәзергә медицина көчсез шул әле, — диде карт. — Әгәр кешенең үз организмы җиңеп чыга алмаса, кох таякчыкларын тәмам бетерә торган дару табылмаган әле. Бөтен өмет — киләчәктә. Без аны табарга тиеш!.. Юату сүзләре күтәренке иде. Тик егетнең хәле генә көннән-көн мөшкелләнә барды. Унбиш тәүлек буена көн-төн аның янында утырды Зәйтүнә. Әбине артык борчымас өчен бөтен мәшәкатьләрне үзе күтәрде. Йокысыз төннәрдән күз алмаларына кан савып, башы авырайды, йөзләре сулыгып-суырылып калды. Ул килгәннән бирле Баязитның рәтләп ♦ сөйләшә алыр хәле булмады, төннәрен еш кына саташып, бәйләнешсез «. пышылдаган сүзләрне тыңлап утыру бигрәк тә авыр иде. «Еракка, ерак- у ка, икенче бер матур җиргә качыйк без аннан. Туйны да шунда ясар- < быз. .»— дип пышылдады ул бер төнне. Икенче бер кичтә. «Ә синен туй х күлмәгең бик матур булган, аккош, тик канатларың гына сыймый бит а анда...»— дип куйды. Тора-бара егетнең ул сүзләре дә бөтенләй аңлаешсызга әйләнде Ниндидер куе томан эченнән генә ишетелгән кебек иде. Үпкәләп, рән- 5 җеп китмиме ул аңа, бәхиллеге бармы, аңлыймы ул Зәйтүнәнең хәлен3 .. т Ниһаять, ул бөтенләй телдән калып, ыңгыраша гына башлады. Су ♦ эчерде Зәйтүнә, дару Эчерде, аларның яртысы да керми иде авызына, а. Ашатканда да шул ук хәл: берәр кашык йота да, ютәле кубып, башын * читкә ташлый. ' | ... Актык төн килде. Җәйге таң беленеп, тәрәзәләр аксылланып килә < иде. Баязит тагын бик каты буылып йөткерә башлады. Зәйтүнә аны * беләгенә салуга авызыннан гөрләп кан китте һәм агарып сүнгән күзлә- s ре бер генә мизгелгә ачылды да кире йомылды. Беләктәге башы кинәт * авырайгандай булып, артка каерылып китте. Тирән итеп суларга теләгәндәй авызы ачылды, түше калкынды. Мәгәр сулыш алганы сизелмәде g һәм коры сөяккә әйләнгән гәүдә хәрәкәтсез калды Кычкырып җибәрде Зәйтүнә. Әбигә эндәшергә теләгән иде ул. Карчык та йокламаган, күрәсең. Шундук хаста янына килде. Маңгаен, би- тен-күзен сыйпаштырып карады, кул-аякларына кагылды. — Боз күк, — дип куйды ул, башка сүз таба алмагандай итеп.— Хуш, балакай, урының оҗмахта булсын Ә Зәйтүнә әйтер сүз дә тапмады. Сүз әйтерлек хәлдә дә түгел иде ул. Аңы, уйлары, хисләре, барлык дөньясы авыр бер томан эчендә, күз алмаларын сарган элпә аркылы бөтен нәрсә җәелеп, үз төсен жуеп күренә иде ана. Мәет каршына баскан да ул, мәңгелеккә шикелле хәрәкәтсез калган Йөрәге, җаны, бөтен бәдәне сызлый аның, кыса, авы; г тыра, чәнчешә. Нәрсә бу? Югалту сагышымы, үкенү газапларымы? Канчан ялгышты ул — сөя башлагандамы, сөюеннән — гомерлек бәхетеннән ваз кичкәндәме?.. Юк, мондый әрнеткеч сораулар белән күпме генә баш ватма, җан тынычлыгы бирердәй җавап табу барыбер мөмкин түгел. Ниндидер тнн күләгәсенекедән җансыз хәрәкәтләр белән атлап урамга чыкты Зәйтүнә. Сөзәк тау башларыннан калкып килгән кояш белән очрашты ул Кемнеңдер (әнисенең бугай) йомшак җылы кулы битләрен сыйпагандай итте. Якында гына сыман күренгән әниседәй шул кояшны кочаклап жы- лыйсы килде аның. Ялгыз иде ул... Артыннан әби карчык күренде — Күргән-белгән кешеләр табып, кабер казыту кирәк булыр инде, кызым, — диде. Зәйтүнә башы белән генә «әйе» дигәнне аңлатты Кая барырга белмәгәндәй, хәлсез адымнар белән анда-санда салынган йортлар арасына юнәлде әби. Байтактан соң Зәйтүнә өйгә керде. Тагын мәет каршына килеп басты, гүя аның нн дә булса әйтүен көТте Аннары, исенә килгәндәй булып, башын калкытты да алачык эченә күз салды Соңгы юлга озатканда кирәк буласы әйберләр турында уйлый башлады ул... Туганны төрәләр, үлгәнне күмәләр, дигән сүз бар бугай Баязитны да соңгы юлга хәстәрләп җиткерделәр. Зиратлары ике чакрымдагы та тар авылында икән, төштән соң зур кара ат җигелгән мәет арбасы килде. Кәфенләп кабыкка салынгач, егетне шуңа урнаштырдылар. Аның баш очына әбине, аяк очына Зәйтүнәне утырттылар. Мондый чакта була торган авыр һәм тантаналы тынлык эчендә ат юлга кузгалды... Юл буена Зәйтүнә кая китеп барганын аңлый алмас- тай бер хәлдә булды. Яшь бер кешенең гомер юлы болай кинәт киселеп калуына һәм үзенең бу маҗараларына һич Тә ышанасы килми иде аның. Болар берсе дә чын түгелдер, Баязит юри генә, аны куркытыр өчен генә шундый шуклык уйлап тапкандыр кебек тоела иде. Тора-бара бу хисләр дә узып югалды. Зәйтүнәнең бөтен эчке дөньясы ниндидер моңсу һәм горур тынлык белән тулды. Кайгыдан сыгылып төшмичә, гәүдәсен туры тоткан хәлдә, Баязитның йомык күзләренә, аксыл- сары кәгазь төсле чыраена карап барды ул. «Икебез дә яшь идек, җүләр идек,— дип сөйли башлады Зәйтүнә ана күңеленнән. — Төшләр күреп йөргән булдык, яратыштык... Ә кавышулар насыйп булмаган икән... Минем качып киткән булуларны гафу ит инде син, Баязит... Булмады бит... Арабызга тау үсте... «Сак-Сок»лар- ның шундые да була икән безнең заманда. Хәер, электән үк шулай килгән ич... Тигезсезләр кайчан бәхетле булган соң?.. Кичер инде, яме... Бәхил бул...» Атның җай гына барышы белән гәүдәсе әз-мәз селкенгәләп киткән Баязит авызыннан да ниндидер бик әкрен генә пышылдау ишетелгән сыман тоелды. Зәйтүнә бөтен игътибарын җигеп, күз-колакларын алга- рак сузгандай итте. Әби карчык белән күчергә карап алды. Аларга һични ишетелми иде, ахры. Ә Зәйтүнәгә исә өзек-өзек сүзләр тагын да аермачык ишетелә төшкәндәй булды: — «Юк, Зәйтүнәкәй... мин... бәхетле... Актык... минутларымда... сине күреп... калдым Рәхмәт... килүең... өчен... Мин ., уйлаганнан да... гүзәлрәк... иптәш... булып... чыктың... син... Онытма... яме...» Мәетне кабергә төшереп күмә башладылар. Боларның берсен дә аң- ларабайлар хәлдә булмаган Зәйтүнә ниндидер үле хәрәкәтләр белән генә ике кушуч балчык салды кабергә. — Хуш... — дип пышылдады әкрен генә. Астан чыгарылган кызыл балчык, бәләкәй генә таучык булып, кабер өстенә калкынды. К\*мүчеләр кайтып китте. Икәве генә калган кыз белән карчык кабер читендәге яшел чирәмдә бик озак тын гына гамь чигеп утырды. Алар өйләренә юнәлгәндә кояш кызарып бара иде инде. Хәле мөшкелләнеп киткән әбине Зәйтүнә җитәкләп алды... Җәй буена шунда калды ул. Бу авыр хатирәле, кайгы-хәсрәтле урыннан ни өчен тиз генә китә алмавын үзе дә аңламый, җавап та таба алмый иде Зәйтүнә. Ниһаять, август ахыры якынлашты. Мәктәбенә кайтырга кирәктер инде... Гади генә агач рәшәткәләрдән корылып, яшь- келт-зәңгәргә буялган чардуган өстенә беләкләрен куйды ул. Чирәм кәс белән бөркәлгән кабер өсте үлән чәчелгән җир шикелле тоташ яшеллек белән күмелеп килүенә сөенде. Кәс почмаклары арасыннан калкынган миләүшә чәчәкләре дә, соң утыртылуларына карамастан, корымады, күрәсең, яшеллеккә үз төсләрен өстәп, хозурлык бирәләр. Баязитның аяк очларына килеп баскан нәни миләш тә тере. Беренче чәчәкләрен киләсе елга күрсәтер инде ул. Нинди булыр икән? Әчкелтем хуш исен саклармы? Сөю сагышы шундый татлы да, ачы да була, имеш... Тагын бер килеп карамыйча булмас инде... Тагын бер... Тагын бер... Тагын бер... Ел саен Зәйтүнәнең шул сүзләре кабатлана торды. Алдагы килүен дә борынгы әби дә күренми иде инде. Дим буендагы кызынын кызына киткән, имеш, диделәр. Ел саен ул барыбер ерак юллардан шунда килеп, шул чәчәкле кабердә яткан кешенең баш очына утырган килеш күңел серләре белән уртаклашканнан соң, тагын да ераклардагы карт әнисе янына китә торган булды. Шулай сәяхәт итә торгач, әле кичә генә сыман балкыган яшь чаклары узып та киткән булып чыкты Зәйтүнәнең. — И-и, гомерләр, күрми дә калдым бит... — дип гаҗәпләнде ул... ... Гөлбикәбез тукталды. Гәүдәсен турайтып, башын калкытты Каршыдагы фонтан суларының киң генә сай табактан мөлдереп түбәнгә сибелүен күзәтә шикелле ул. Бу сәер хикәяне тыңлаучылар әле һаман тып-тын утыра иде. Ниһаять, теле һәр вакыт кычытып тора торган Шалтыр Шакирыбыз (шул теле тиктормаслыгы өчен үзебез куштык бу исемне) сорый куйды: — Нижәли гомер буеңа шулай кияүгә чыкмый яшәдең, аппагым? — Туктале, — диде Гөлбикә кинәт сискәнеп. — Саташтың мәллә? Мин бит Зәйтүнә дидем. Үзебезнең күрше кызы Зәйтүнә хакында сөйләдем!.. — И Гөлбикә гөлкәем!—дип көлде Шакир. — Беләбез ич инде, кызлар һәркайчан тыйнак була, эч серләрен «мин» дип түкмиләр, кыр казлары исеменнән генә сөйләргә яраталар. — Гел шыр тиле инде син, дияр иде берәү булса, име, Шакир кордаш, ярый әле, мин алай ук дип әйтмим —дип көлде Гөлбикә рәхәтләнеп. Аның һәр вакыт ниндидер моңсу карашлы күзләре очкынланып киткәндәй булды, ирен почмакларына нечкә генә җеп эзләре төште, матур булып чаларган калын чәчләре балкып киткән сыман булды. Барыбыз да аңа кушылып көлештек бу юлы Аннары уйга калдык Уйга калган килеш өйләргә таралышкан идек. Шуннан соңгы көннәрдә, өзектөтек кенә итеп яуса да, яңгырлар сөендереп алды безне. Яигыр булгач, җыелышырга да туры килмәде, чыгабыз да бер-икебез, кулларны каш өстенә куеп, күккә карыйбыз. Карыйбыз да, очы-кырые ачылырдай күренмәгәч, таралышабыз. Бүген шимбә. Бүген менә алай түгел. Иртән явып узганнан соң күк битләре «Зөләйха» сабын белән юынган кызлар йөзе шикелле чип-чиста, зәп-зәңгәр, чалт аяз булып китте. Күзне күктән аласы килми, өстән очкын коела башлагач кына түбән төшерәсең. Аннары беравыкка дөм караңгы булып кала күз алдын Ярар, тәмәкеләрне кабыздык та, бакчаның саф һавасын литрләп исни-иснн, үзебезнең эшкә тотындык. (Ахыры бар.)