Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИС ҺӘМ ФИКЕР БЕРЛЕГЕ

4ЛТЛ нчы ел Равил Фәйзуллин өчен t VI V аеруча нәтиҗәле һәм истәлекле булды: шагыйрьнең «Аҗаган» исемле беренче китабы чыгуга ун ел тулды, бер елда аның татар һәм рус телләрендә ике җыентыгы дөнья күрде *. Асылда аларның һәр икесен сайланма әсәрләр дип санарга була. Яшь тәнкыйтьче М. Вәлиев дөрес күрР Файзуллин. Шигырьләр һәм поэмалар. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1976 ел. 447 бит Р Фәйзуллин Миг возвращенья Рус телендә Шигырьләр Мәскәү. «Советский писатель» нәшрияты. 1976 ел. 159 бит сәткәнчә, Р. Фәйзуллин әдәбиятка сугыштан соңгы буынның, рухи яктан 60 нчы елларда формалашкан буынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен алып килде. Бу буын үзеннән алда килгән буыннан киңрәк һәм тирәнрәк белемле булуы белән генә аерылмый, аның дөньяга карашы ук инде күп үзгә. Фәннитехник революция, җәмгыять тормышында барган социаль һәм экономик характердагы кискен үзгәрешләр, фәннең яңа уңышлары, космосны үзләштерү — болар һәммәсе аның рухи йөзенә үз эзен салган. Әлеге буынның әхлакый тәҗрибәсе һәм сәнгатьчә эзләнүләре, дөньяның матурлыгына соклануы, самимилеге һәм зирәклеге РФәйзуллин иҗатында үзенчәлекле чагылыш һәм яңгыраш таба. Тормышка яшьләр күзе белән карау, яшьлек хисе — шагыйрь талантының төп сыйфаты. Р. Файзуллин поэзиясенең кайнарлыгы, шигырьләренең артык кискен һәм тәэсирчән булуы, ялганга, гаделсезлеккә һәм явызлыкка карата искиткеч дәрәҗәдә сизгерлеге, аның иҗатындагы яшьләргә хас максимализм, аерым алганда, нәкъ менә шуның белән аңлатыла. Аның иҗатында мәхәббәт темасының киң урын алуы да шуның белән бәйле. Шагыйрь иҗатында мәхәббәт якты һәм саф, кешегә зур ләззәт китерә торган, шул ук вакытта газап һәм әрнүләр дә алып килә торган хис итеп сурәтләнә. Р. Фәйзуллин — яңа, яшь буынның гади бер вәкиле генә түгел, ә барыннан да элек, үзенчә фикер йөртә торган кызыклы шәхес тә ул. Басынкы, вакыты-аакыты белән хәтта бераз кырысрак та булган дәрт шагыйрь интонациясенең төп сыйфатын билгели. Аның лирик герое дөньяның бер генә хәленә дә битараф түгел. Шул ук вакытта, уттан качкандай, ул җебегәнлек һәм сентиментальлектән, коры шапырынулардан һәм арзанлы күз яшьләреннән качарга тырыша. Р. Фәйзуллин шигырьләрендәге лаконизм, хисләрне белдерүдәге саранлык, аның шигырьләрендәге прозаизм әнә шуннан килә. Ул фикерләрен турыдан-туры «маңгайга бәреп» әйтүдән курыкмый. Мисалга авторның «Яшәсен!» исемле программ характердагы шигырен китерү дә җитә, анда ул фикерен ялангач лозунглар формасында бәян итә төсле. Әмма шагыйрьнең Һәр сүзе шул хәтле саллы, һәр фикере шул хәтле оригиналь, о иманы шул хәтле ихлас ки, хәтта иң ачык, иң ялангач лозунг та ахыр чиктә чын поэзиягә әйләнә. Ораторлык пафосы аның шигырьләренең стилистик төсмерләрен генә түгел, еш кына композицион төзелешен дә билгели. Мисалга «Телсез» исемле шигырьне алыйк: Деньяда һәр мврсәпец үт теле бар Шушы беренче фразага ук, бодай бәртегендәгедәй, кысылган, прессланган желдә, шигырьнең төп образлы фикере салынган. Алдагы юллар шул фикерне •чу, үстерү хезмәтен үти: Агачлар серләшә. яфракларын лепсрдәтеп. дулкыннар ярсынып нәрсәдер даулаша, пәрәвез жепләре тибрәнеп ионлана, аҗаганнар бәхәсләшә тонне ярыл, коннар күчә пышынпышын Әмма шул рәвешчә санап бару гади тасвир өчен генә китерелми, баналь төстә табигать күренешләрен җанландыру өчен генә хезмәт итми. Алга таба күренгәнчә, бу юллар авторга табигать күренешләрен кешенең эчке дөньясы белән янәшә куел карау өчен кирәк: Шул шауларныц ботеиесен басып ишеттерми генә каиым шаулый, хисем кайный, жан ездергеч тавыш белән рухым дулый'. Ахырдан көтелмәгән, шул ук вакытта шигырьнең алдагы бөтен агышы белән хәзерләнгән соңгы нәтиҗә килә: Азлар белә гарип ион качен. Игътибар беләнрәк күзәткәндә күрү кыен түгел, Р Фәйзуллин шигырьләре ораторлык сәнгате кануннары нигезендә төзелгән (схемасы мондый: тезис — аның үсеше — нәтиҗә). Билгеле, бу коры риторика түгел, чөнки җанлы поэтик образ үзенең күп мәгънәле булуы һәм хисси конкретлыгы белән укучының фантазиясенә дә шактый җирлек калдыра. Р. Фәйзуллин лирикасы — актив тест», тормышка йогынты ясый торган, турыдан- туры укучыларга юнәлтелгән лирика. Шул ук вакытта бу зур дәрт белән чынбарлыкны өйрәнә торган, яшәешнең иң тел, хәлиткеч мәсьәләләре хакында киеренке итеп уйлана белә торган лирика. Татарча басмада шагыйрь үз шигырьләрен ике бүлеккә бүлеп йөртә. «Суз сораган уйлар» исемле беренче бүлекме асылда авторның фәлсәфи лирикасы тупланган, «Мәхәббәтиамә» исемле икенче бүлек, исеменнән үк күренгәнчә, мәхәббәт шигырьләреннән тора. Фәлсәфи лирика — шәрык әдәбиятыннан ук килә торган бай һәм ныклы традицияләре булган, шуңа да карамастан, бездә тиешле дәрәҗәдә үсеп китә алмаган бик катлаулы һәм авыр жанр. Тормыш турында философларча уйлану — Р. Фәйзуллин талантының табигый сыйфаты. Шуңа да аның фәлсәфи шигырьләре буш үгет, коры акыл сату булып тоелмый. Аның фикере актив һәм хәрәкәтчәм. шуңа күрә шагыйрь характерының һәм темпераментының табигый чагылышы буларак кабул ителә. һәр шагыйрь тормышны үзенчә күрә, тормыштан алган тәэсирләрен үзенчә гомумиләштерә. Р. Фәйзуллинның үэәнче- » «К У» .4 а 177 леге шунда, ул табигатьне, теге яки бу вакыйганы коры тасвирлау белән чикләнми, ә аларның асылына төшенә, аларны яңабаштан ача. Бу аның шигырьләренең композициясендә дә чагыла. Авторның күпчелек шигырьләре контрастларг-а корылган. Мисалга «Ике күпер» шигырен алыйк. Берсе: Яка күпер: тимер-бетон. Җимерелмәс күк күкрәткән алла төшеп биесә дә! Икенчесе: Иске күпер. Мәет илткән кабыкмыни . Берсендә ыгы-зыгы, машиналар, юлаучылар. Ә икенчесе ташландык хәлдә, хәзер аннан беркем йөрми. Шул фикерен әйтеп тә бетерми, шагыйрь үз-үзен төзәтә башлый: «Юк1 Ялгышам: төнлә монда бер чал чәчле ана йөри». Бу укучының кызыксынуын көчәйтеп җибәрә: карт ана ни өчен бер ялгызы иске күпердән йөри икән? һәм шагыйрь фронтта югалган улын көтүче ананың үз сүзләре белән үк әлеге сорауга үтемле итеп җавап та бирә: Белми бит ул яңа күпер салынганын! Киткәне күк — моннан кайтыр минем балам Укучы ихтыярсыздан яңа белән искенең үзара мөнәсәбәте хакында уйлана башлый. Әйе, яңалык көчле, гүзәл, куәтле. Әмма кешеләр аңында, кешеләр хәтерендә әле үткәннәр дә яши, чөнки аның белән дә күп нәрсә — узган яшьлек, тормыштан киткән иптәшләр, бөтен бер дәвер бәйләнгән. Яки менә тагын бер шигырь. Ул зур түгел, шуңа күрә тулысы белән китерик: Кыз сынын ясады бер оста Ә кыз эчтән көлде, масайды. «Җан өрсәң дә. оста, син ташка, таш таш инде, тере мин — башка'» Акты гомер. Оста күптәй юк... Ә таш сын шул — көләч, яшь һаман! Бөкре карчык килгән янына. Яшьлегенә — сынга яшь тама... Биредә сәнгать һәм тормыш, таш сын һәм гүзәл кыз янәшә куела. Беренче строфада шагыйрь бу янәшәлекнең бер ягын күрсәтә: тормыш сәнгатькә караганда, һичшиксез, баерак, күл төрлерәк һәм куп кырлырак. Яшь чибәр кыз салкын таш сынга көлеп, масаеп карый икән, ул хаклы. Икенче строфада исә шагыйрь ниндидер мәгънәдә сәнгатьнең тормыштан өстенлеген күрсәтә, ник дигәндә, ул «мизгелне туктата ала», шул бер хәлендә аны күп елларга, хәтта мәңгелеккә саклап кала ала. Р. Фәйзуллинның күпчелек шигырьләре әнә шундый контрастка, капма-каршылыклар берлегенә корылган. Кайчак шигырьдә бер генә контраст була, кайчак һәр строфа, философия термины белән әйткәндә, тезис һәм антитезистан тора. Философ булмаган әти. Ә минем кирәкне белеп өйләнгән минем әти Җырчы да булмаган әти. Ә миңа бишек силәсен зыңлап торганын ясарга Өйрәнгән минем эти.. Асылда бөтен шигырь әнә шундый каршы куюлар теземеннән тора (галим дә булмаган әти, рәссам да булмаган әти, шагыйрь дә булмаган әти, герой да булмаган әти), һәр строфада тезис һәм антитезис чиратлашып бара. Иң ахырдан мондый нәтиҗә ясала: Син алла да түгел, әти. Фәрештә дә түгел, әти Син бары әти. эта! Авторның төп фикере ачык: аның өчен әтисе галим дә, философ та, җырчы да, рәссам да, шагыйрь дә, герой да икән. Мондый композиция Р. Фәйзуллинның фәлсәфи шигырьләре өчен генә түгел, ә бәлки саф лирик шигырьләренә дә хас: Мин сиңа йомшак таң җиле юллаган идем Чәчләреңнән иркәләр дип уйлаган идем. Сәфәрендә илләр кнчеп. тауларда кунып, ул снңа ирешкән икән зилзилә булып. Күрәсез, бу шигырь дә контрастларга корылган, геройның теләкләре белән ул теләкләрнең тормышка ашуы, кешедәге чын хис белән аның ничек кабул ителүе арасындагы каршылыкка корылган. Асылда биредә дә тезис белән антитезис чиратлашып килә: Мин сине сагыиып бер җыр чыгарган идем Җан дуслар аны яратып тыңлаган иде. Җыр сиңа ошар дип йөрдем. ваемсыз булып Ә ул сиңа барып җиткән Авыр сүз булып. һәм шигырьнең соңгы строфасын асылда синтез дип кабул итәргә була: Хәзер җилләр дә юлламыйм. чыгармыйм җыр да Әгәр теләсәк, җанымны кил дә бер тыңла. Авторның бүтән шигырьләрен дә анализлап карарга була, һәм аларның һәр- кайсында диярлек без бер үк композицион тезелеш белән (тезис — антитезис — синтез) очрашырбыз. Аларда шигырьне традицион схема нигезендә (экспозиция — теенләнеш — вакыйганың үсеше — кульминация — чишелеш) тезү бөтенләй юк диярлек. Автор сюжетлы яки тасвири шигырьләрдән качарга тырыша. Аның берәүнекенә дә охшамаган уз сюжеты бар. Монда фикер сюя^еты, табигатьтәге, чынбарлыктагы, кеше күңелендәге капма-каршы көчләрнең бәрелешенә корылган сюжет күздә тотыла. Р. Файзуллин иҗатының кочле ягы да, көчсез ягы да шушы үзенчәлеккә бәйләнгән. Шигырь нигезенә яңа һәм көчле хис, кызыклы һәм оригиналь фикер салынган очракта без аның композициясендәге әлеге бер төсле, кырыс конструкцияләрне сизмибез, әсәрне бөтен итеп, эчтәлек һәм форма берлегендә кабул итәбез. Инде шигырьнең төп фикере тапталган һәм баналь икән, композицион төзелешнең ясалмалыгы шунда ук күзгә ташлана. «Күмәч пешерүчеләр җырым дип исемләнгән куп сүзле, озын шигырь, мәсәлән, шундый. Шигырьнең төп идеясе безне киендерүче, туендыручы кешеләргә, бу очракта икмәк пешерүчеләргә мәдхия җырлауга кайтып кала. Үзенең яраткан алымына турылыклы буларак, автор шигырьне биредә дә контрастлар алымына кора («Күмәч кебек йомшак түгел, үзебез каты куллыбыз», «Әйдә, кайчак он кунсын, куллар камырда булсын! Тик эшебез эшчәннәрнең хезмәте чаклы булсын, күзләрдә чаткы булсын, йөзебез якты булсын!*)). Әмма ул контрастлар тышкы сыйфатлардан чыгып кына сайланганнар. Алар кеше җанының, һич югы, пешекче һөнәренең ниндидер яңа якларын ачмыйлар, шуңа күрә битараф калдыралар. Бу очракта бик озынга сузылган санап барулар да шигырьгә берни өстәми. Болай да күптән билгеле нәрсәләргә укучыны ышандырырга тырыша торгач, автор ачык ишекне шакучыга охшап куя. Әйе, кызганычка каршы, аның кайбер шигырьләре тирән һәм оригиналь булулары белән аерылып тормыйлар. «Парикмахерда» шигыре дә авторның яраткан елымы — контрастларга корылган Картлар па. рикмахерга яшәрү, сакалларын төзәтү өчен килә Яшьләр, киресенчә, чәчләрен, матурлыкларын калдырып китәләр. Күрәсез, шигырь шактый ясалма, уйлап чыгарылган конфликтка корылган. Ләкин автор шул күренештән зур социаль мәгънәгә ия нәтиҗә чыгарырга тырыша: Яшьләр килә ионда прическа ечен түгел, компресс ечен түгел. ■ йомшак кул ечен түгел — болай гына, парикмахер машинасы чәчне твптән ялмасын дип. планета пеләш калмасын дип. Мондый фикергә каршы килеп булмый. Тик тышкы ассоциацияләргә, ясалма контрастларга корылган шигырь безне әллә ни дулкынландырмый, безнең күңелгә барып җитми, димәк ки. авторның фикерләрен укучы үзенеке итеп кабул итми. Хис һәм фикер бөтенлегенә ирешкәндә шагыйрь аеруча зур уңыш казана. Инде фикер хистән өскә чыкканда, алай гына да түгел, аны басып-изеп торганда (Р. Файзуллин шигырьләрендә мондый хәл дә еш очрый), шигырьләренең ясалмалылыгы да күзгә ташлангалый. Шагыйрь иҗатында күз алдына китерер дәрәҗәдә җентекләп эшләнгән табигать күренешләре очрамый диярлек. Туган як табигатенең ниндидер аерым сыйфатлары саналып үтелсә дә, бу — туган табигатьнең конкрет-хисси, тулы канлы образы түгел. Әйтик, бер шигырендә автор юл йөрергә, сәяхәт итәргә яратуы турымда сөйли: Шуляй туры килә, читкә кителә; әле ук икмә, эле сул якк«. эле — төн ягына, әле — кон ягына... Тик кайда гына булмасын, күңел үз сөйгәне янына омтыла һәм кабат сөйгәне янына алып кайта. Шушы фикерне укучыга җиткерү өчен, автор көнбагыш образына мөрәҗәгать итә: Кпкбагыш чәчәкләре' Кьнбагыш чачәклэре: Очрыйлар һәркайла Сөя — үзәге анык сары чуклар - юлларым* минем. Күрәсез, көнбагыш монда уз исе, үз төсе булган табигать бизәге, тере чәчәк булудан бигрәк, авторның фикерен үтемлерәк. ачыграк итеп күрсәтергә тиешле абстракт символ буларак алынган. Менә шуңа күрә еш кына Р. Файзуллин шигырьләре шактый коры булып чыгалар Аңарда җете, ачык эпитетлар чагыштырулар. метафоралар аз. Әмма бу аның шигырьләрендә поэтик образлар юк дигән сүз түгел. Асылда аның һәр шигырен киңәйтелгән метафора дип карарга була. Биеккә мендем. Кояшка — калды шундый якын! Җиде кат күкнен быел мин ачтым алты катын! Берсен эле калдырып тордым алгы гомергә дип. Бер бәхетле таңда икәү ачарбыз бергә днп. бу шигырьдә бер генә эпитет, Бер генә чагыштыру да юк дияргә була. Шигырь «җиде кат күк» дигән мәгълүм тәгъбирне уйнатуга корылган, һәм ул эзләнү, иҗат итү, яңа ачышлар ясау бәхете турында сөйли, яныңда сөйгәнең булмаса, бәхетнең тулы булмаячагын искәртә... Мин шагыйрьне корырак, фикерләренең ясалмарак булганы өчен гаепләргә җыенмыйм. Аның иҗат үзенчәлеге шундый. Өстәвенә, бу үзенчәлек аның матбугатка чыккан беренче шигырьләреннән алып бүгенге көнгә хәтле сизелеп килә. Билгеле, Р. Файзуллин поэзиясе күпмедер үзгәреш кичерде. Аның хисләре тагын да тирәнрәк һәм катлаулырак, фикерләре тагын да саллырак, әһәмиятлерәк төс алды. Шигырьләрендә очраклы, тәэсирсез юллар, буш токымнар кимеде, һәм авторның ун ел буе иҗат иткән иң яхшы шигырьләреннән төзелгән яңа җыентыгы белән танышканда тагын бер кат шагыйрьнең эчке шигъри дөньясы бердәм, бөтен булуга ышанасың. Үз-үзенә турылыклы калган хәлдә, шагыйрь үсә, үзгәрә бара. Аның төрле елларда иҗат ителгән -шигырьләре арасында да үтеп булмаслык тирән чокырлар, төпсез упкыннар юк. Яңа җыентык бүгенге татар поэзиясендә Р. Фәйзуллинның өлгереп җитүе турында сөйли.