Логотип Казан Утлары
Хикәя

РЕКОМЕНДАЦИЯ

Күк-кү, күк-кү! Күкеле звонок тавышына килеп ишекне ачса, коридорда мескен генә кыяфәттә Сәет басып тора. — Ә, син икәнсең, — диде Габдерәхим абзый, игътибарсыз гына.— Әйдә, уз тизрәк, өйне суытасың. Керергә кыймыйча, кергәч тә ни эшләргә белми һаман бусагада таптанып торучы бу егет Габдерәхим өчен кадерле кунак түгел иде. Алар бер бораулау идарәсендә эшлиләр, вахта машиналарын көткәндә автовокзалда һәр иртәне диярлек йөзгә-йөз, күзгә-күз очрашып торалар. Элегрәк еш килеп йөрсә дә, соңгы айларда бу йортта Сәетнең эзе суынган иде. «Әһә, яңадан кыз янына ияләшмәкче булып йөри, — дип уйлап алды хуҗа, егетне түргә кыстаган булып.— Ай-Һай, кискән икмәк кире ябышыр микән?» Үзенә булган карашны Сәет тә сизмәде түгел, сизде. Элек булса, ишек ачарга барысыннан алда Мәрзия үзе килеп җитәр иде, Сәетнең җиңеннән тотып, шыпырт кына үз бүлмәсенә тартып кертер иде. Анасы да күреп алыр: «Нихәл, Сәетҗан? Әниең исән-имин генәме, нишләп бу араларда күренми?» — итенгәләп, хәйләкәр генә кухняга үткән булыр иде. Бүген егетне сәламнәр өчен ник берсе өеннән башын чыгарып карасын! Кыен, бик тә кыен булып китте Сәеткә. Хәзер, шушы минутта ук моннан чыгып йөгерәсе килде. Тик, йөзеңне ертып килгәч, теләсәң-теләмәсәң дә каласың икән. Кыстаучы булмаса да, Сәет өс-башын чишенде, аяк киемнәрен салды һәм хуҗага ияреп залга керде. Утырыштылар. Бер-берсенә карашып алдылар. Алай да сүз башлаучы булмады. Сәет өчен иң читене дә менә шулай су капкандай шым утыру иде. Телсез кебек. Гаепле, җинаять кылган кеше кебек. Билгеле, кызын ташлаганга дәшми Габдерәхим абзый. Соң, дөньяда егет белән кыз арасында ни булмас? Аннан бит әле гаеп Сәеттә түгел, Мәрзиянең үзендә. Әтисенә сөйләп, аңлатып булмый бит инде... Габдерәхим абзый шырпы-тәмәкеләре белән бергә көл савытын күтәреп килде, мыскыл иткәндәй, өстәлгә Сәет алдына куйды. Тартмаганын белә торып: — Төтәтеп җибәр, — диде. Монысы инде хуҗаның: «Йомышыңны сөйли башла», — дип әйтүе иде. Бар иде заманнар: Мәрзия өйдә булмаса, аны көтеп шушы бүлмәдә утыра иде Сәет. Габдерәхим абзый ул вакытта болай кырт та мырт кыланмый иде. Тәмәке кабызып диванга менеп утырыр иде дә: «Яшь чак, кесә тулы борчак», — дип, үзе белән булган мәзәк хәлне сөйләп китәр, я булмаса сугышта күргәннәрен хикәяли башлар иде. Ә бүген, ата казың күкәй саламы? дигәндәй, мә сиңа: «төтәтеп җибәр», имеш. Ике арадагы бу киеренкелек озак барырга тиеш түгел, егеткә булган дәгъваларын я тегесе туп-туры әйтеп бирергә, я булмаса монысы чыгып китәргә тиеш иде. Ахырда Сәет, салкын су эчкәндәй сулышын эчкә йотып: — Мин сезгә, Габдерәхим абзый, бик зур гозер белән килдем бит әле, — диде. — Йә? һәм Габдерәхим абзый мизгел эчендә: «Кызны сорарга килгән бу», — дип уйлап алды. — Үзегез беләсез, Габдерәхим абзый, мин сезнең кул астында елдан артык эшләгән кеше. Ничек эшләгәнемне дә яхшы хәтерлисездер... Хәзер сездән киткәч тә бирешергә исәп юк... — Әлбәттә, әлбәттә, — диде хуҗа, татлы уйларга чумып. Ләкин үзе әйткәнне үзе ишетмәде. «Болай кызның вакыты җиткән җитүгә дә, чак кына иртә түгел микән? Мәрзиянең кичен укып техникум бетерәсе бар бит әле», — дип борчылып алды. Аннан Габдерәхим үзен кадерле кода сыйфатында Сәетләрнең әтиләрендә итеп күз алдына китерде, аннан сакаллы бабай рәвешендә оныклары белән әүмәкләшеп алды, аннан... Ул ләззәтле хыялларыннан айныганда егет әле һаман нәрсәдер сөйли, ә монысы, аны җөпләп, тоташ баш кагып утыра икән. — Мин бу турыда партоешма секретаре Селиванов белән дә киңәшкән идем, — дип дәвам итте Сәет, — ул да минем ниятне хуп күрде. Бу мәсьәләдә сездән дә кулай кеше булмас, — диде... Шушы урында өйләнүгә дә, кыз сорауга да һич катнашы булмаган нәрсә сизенеп, Габдерәхим егетне бүлдерде: — Тукта әле, ачыграк сөйлә! Яратмыйм авыз эченнән ботка пешергән кешеләрне! — Партиягә керү хакында әйтәм. Селиванов та минем ниятне хуплады... Шунда гына эшнең нәрсәгә терәлгәнен аңлады Габдерәхим — Сәет аңардан рекомендация сорарга килгән иде. — Башта ук шулай дип әйтәләр аны! — дип шелтәләргә кереш те хуҗа. — Әллә кайдан, ындыр артыннан уратып йөрисең! Юк, егет җебеп торган өчен түгел, үзенең татлы хыялларыннан мәхрүм калганы өчен ачулана иде ул чынлыкта. Дөрес инде: «Ул лы кеше губернатор, кызлы кеше башын кашып ятыр»... Күңеле кырылган хуҗа папирос кабызды, аны бер-ике суыргач, үз хәленә кайткандай булды. — Рекомендацияне тагын кемнәр бирә? — дип кызыксынды. — Беләсез инде, устав буенча ВЛКСМ членына берсен комсомол бирергә тиеш, калганнарын... — Тиеш дип сөйләмә! Миңа әллә кемнәр әллә нәрсәләр тиеш? Турысын әйт, комсомолың бирәме? — Комсомол бирде. — Коммунистлардан тагын кем бирде? — Дядя Вася язам диде. Теге, мастерскойдагы слесарь. — Хуп! Аңа мин ышанам, ул начарларга тавыш бирмәс! Габдерәхим абзый торып китте дә, тәмәкесен төтәтә-төтәтә, идән буйлап йөренә башлады. Ул партоешма секретареның Сәеткә әйткән сүзләре белән хушланган иде. — Димәк, Селиванов, миннән дә кулай кеше юк, дип әйтте инде? Туптуры шулай дидеме? — Туп-туры. — Алайса, Сәет энем, килештек. Мин сине артың белән мичкә керсәң дә таныйм. Монысы үзара гына... Сине яхшы беләм дип әйтүем. Ярый, иртәгә язып куярмын... Сүз тәмам икәнне белдереп, Габдерәхим абзый тәмәкесен көл савытына китереп кадады. Сәет чыгып китү белән үк язарга утырмакчы иде Габдерәхим, ләкин көтмәгәндә өенә егет килүдән һәм үтә җаваплы эш йөкләнүдән вәсвәсәләнгән күңеле тиз генә басыла алмады. Моңа кадәр карт коммунист Габдерәхим Моратовның бер генә кешегә дә рекомендация язганы булмады һәм мондый йомыш белән мөрәҗәгать иткәннәре дә юк иде. — Рекомендация, рекомендация... — дип кабатлый-кабатлый, ишеклетүрле йөрде, тәрәзә каршына килеп шау-шулы урамга карап торды. — Димәк, парторг мине үзе тәкъдим иткән... — дип куанды ул эченнән, — Селиванов кемнең кем икәнен яхшы белә шул. Ярый, бирәбез аны, ул рекомендация дигән нәрсәне. Нигә бирмәскә, Сәет лаеклы егет. Сәет буровойга моннан дүрт-биш еллар элек техник училище бетереп килгән иде. Эшкә кулы йогып тора иде егетнең. Иренмәде, кушканны гына көтмәде. Башта Габдерәхим бригадасында буровой эшчесе иде, аннан верховой булып вышка башына үрмәләде. Бераздан, син күр дә мин күр, бурильщик дәрәҗәсенә күтәрелеп мастерның уң кулы булып куйды. Шулай шәп кенә эшләп ятканда солдатка алып җибәрделәр үзен. Бик тә кызганган иде аны Габдерәхим. Сәет кебекләрне юлдан табып булмый бит... Армиядән кайткач инде Габдерәхим Моратов бригадасына Сәет тәтемәде. Егетне берьеллык курсларга җибәрделәр дә мастер итеп кайтардылар. Хәзер кем белән диген, гомерен нефтьтә үткәргән Габдерәхим абзыйсы белән ярышып ята, каһәр. Зирәк, зиһенле малай... Чокына торгач, аның гаепләрен дә казып чыгарды Габдерәхим. Кимчелекләре дә байтак икән егетнең. Түземсез. Каядыр ашкына, ашыга, кабалана. Зур нәчәл буласы килә дип әйтергәме, күтәрелергә, үрмәләргә, менәргә ашыга. Иң аянычы — кеше сүзенә колак салмый, үзенчә эшләргә тырыша. Кире, үзсүзле, үҗәт. Әйтергә кирәк булыр бу турыда җыелышта... ШАМИЛ БИКЧУРИН ф РЕКОМЕНДАЦИЯ Габдерәхим кинәт, зур ачыш ясагандай, иренен тешләп тынсыз калды. — Мәрзия белән аралары бозылу да шул үҗәтлегеннән түгел микән? Бик мөмкин. Юкса Мәрзияне егетләр яратмаслыкмыни? Габдерәхимне рәнҗү, хәтер калу кебегрәк яман тойгылар биләп алды һәм ул тойгылары ачы камыр сыман күпергәннән-күперә барды. Моңа кадәр һәр җирдә: җыелыш-киңәшмәләрдә булмасын, тәмәке тартканда яки үзара гәпләшеп утырганда булмасын, Сәетне башкаларга үрнәк итеп куярга яраткан Габдерәхим абзыебыз минут эчендә егетнең әллә никадәр гөнаһларын эзләп тапты. ♦Узган ел көзме әле, әйе, көз, октябрь аенда унтугызынчы буровойда авария ясаган иде. Җиде йөз метр тирәнлектә борауны сындырып калдырды. Дөрес, комиссия инструментта завод гаебен тапты, ә мастер ни караган? Нигә инструментны алдан тикшермәгән? Аннан соң буровойда тәртип, чисталык мәсьәләсе. Шапшак тота эш урынын мастер. Китерелгән торбалар, агач материаллары кайсы кайда аунап ята, инструментлар пычрак. Әйтсәң яратмый, үпкәли. Җыештырырга вакыт юк, янәсе, аңа себерүче булып йөрергә түгел, борауларга кирәк. Метрлар куа мастер. Янә дә килеп, Сәетнең үз-үзен тотышы. Үзенә ата булырлык өлкән яшьтәге эшчене, бораулаучы Мәхмүтовны яман сүзләр белән тиргәп ташлаган. ♦Эшләрдән түгел, пенсия өчен генә селкенеп йөрисең»!— дип җикеренгән. Дөрес, Мәхмүтовны да якламый Габдерәхим. Эленке-салынкы, көн узсынга гына йөри. Аңа хәзер буровойда авыр. Тик, ни өчен инде картны шулай рәнҗетергә? Саный китсәң, ямьсез гадәтләре шактый икән Сәетнең. Үзенең фикерен кызы Мәрзиядән дә җөпләтәсе килә иде Габдерәхимнең. Ни әйтсәң дә, Сәет белән ничә айлар башка-баш терәп, кулга- кул тотынып йөрделәр. Егетнең чатакларын, әлбәттә, ул күбрәк белә. Җитмәсә, комсомолда икесе бер оешмада торалар... Габдерәхим бүлмәгә кызын дәшеп кертте. — Сәеткә рекомендация биргәндә син җыелышта бар идеңме? — Бар идем. Ә нәрсә, әти? — Ничегрәк соң, тәкъдим ителдеме? Каршы килүчеләр булмадымы? — Бик хуплап тавыш бирделәр. — Син дә кул күтәрдеңме? — Әйе. Ул иң яхшы мастерларның берсе ич. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Кичен техникумда да укый. — Ә кеше буларак? — Монысы инде Габдерәхимнең иң кирәкле, кызын төп башына утырта торган соравы иде. Хәзер инде Мәрзия тайпыла алмас, егете турында да, араларында булган низагның сәбәпләре турында да яшермичә туп-туры сөйләп бирер, дип көткән иде әти кеше. Ләкин алай килеп чыкмады. — Ул начар егет түгел, әти, — диде дә кырт борылып чыгып китте Мәрзия. Сизенде картның тел төбен. ♦Аңламассың бу яшьләрне, — дип кулын селтәде Габдерәхим, — төшенмәссең. Бер карасаң, тәрәзә төбендә яшертен генә балавыз сыгып утыра, икенче карасаң, »начар егет түгел»... Рекомендация ул, туган, сәяси мәсьәлә генә түгел, шәхси мәсьәлә дә! Габдерәхим теләсә кемнең авызын капларлык үткен сүз тапканына куанды. — Рекомендация бирүне ор- дым-бәрдем кәгазь язып ату гына дип аңламасын әле ул! Партиягә тәкъдим иткән кешесе өчен коммунист гомер буе җаваплы!» Менә шушы сүзләрне ул Сәетнең үзенә әйтәчәк. Йөзенә бәреп әйтәчәк... Тукта, болар бит Габдерәхим сүзләре түгел. Аларны бит кайчандыр рота командиры әйткән иде... Габдерәхим абзый күңеле белән ерак сугыш елларына китеп, Курск дугасында бергә көрәшеп йөргән өлкән лейтенант Муратовны исенә төшерде. Русчаны начар сукалагангамы, әй, сөенгән иде Габдерәхим аның ротасына эләккәнгә! Күпме фронтларда булып, ниһаять, татар командирына юлыкты, янәсе. Үз кеше, тегенди-мондый кыен хәл килеп чыга калса, кыерсытырга бирмәс әле, дигән тәмле өмет тә яши иде эчтә. Аннан, ерак җирләрдә милләттәшең белән бер тәмәке төреп, үзеңчә сайрашып алулары да ни тора бит! Шулай дип уйлап, татарча эндәшеп караган иде Габдерәхим, теге акаеп карады да, «как, как?» дип, тик какылдап тора. «Йа ходаем, кечкенә генә түрә булып алган да, исемен үзгәртеп, үз телен онытканга салышкан!» — дип уйлады солдат. Ә командир, чыннан да, рус, тумышы белән Себернеке булып чыкты. Михаил Матвеевич Муратов. Фамилияләр туры килү аны да гаҗәпләндергән икән. Габдерәхимнеке Моратов, тегенеке Муратов. Ә русчада икесенең дә Муратов. Соңыннан «Адаш» дип эндәшә башлады командир. Адашлар байтак бергә булдылар фронтта. Бүгенгедәй күз алдында: кыю, кызу канлы кеше иде. Бәреп тә егар, тартып та торгызыр. Бер көнне, алгы позициягә керәбез дип торганда, Габдерәхим килә дә Муратов янына: — Адаш, минем бу сугышка керер алдыннан синең кебек коммунист буласым килә, — ди. — Син, Адаш, партиядә түгелмени? — дигән була Муратов. Бергә күпме хезмәт итеп, әйтерсең бүген генә белгән. — Так точно, иптәш өлкән лейтенант, партиядә түгел, — дип җавап бирә Габдерәхим, үрә катып. — Ничек сиңа оят түгел, Муратов! «Адаш» аталасың, җитмәсә!— дип башын селкеп тора командир:—Үзең Дан ордены кавалеры, тәҗрибәле сугышчы, ике тапкыр яраланган кеше, ә үзең шушы көнгә кадәр беспартийный! Моны ничек аңларга? — Моңынчы мин, миннән нинди коммунист инде, дип оялып йөрдем, иптәш өлкән лейтенант? Минем гыйлем ягын үзегез беләсез бит инде... — Наданга сабышасың! Дивана булып кыланасың! Тәмәке кабызгач, командир бераз уйлап тора да әйтә: — Син болай да коммунист инде, Адаш, — ди. — Йә, әйт, кай җирең коммунист түгел? Синең исәптә хәзер дошманның дүрт дө- мектерелгән танкысы бар! Калганнарын әйтеп тә тормыйм! — Ә рекомендацияне кем бирә? — дип, кисәк кенә сорап куймасынмы шунда Габдерәхим. Командир елмаерга мәҗбүр булды. — Рекомендация? Кара син аны: «рекомендация!» Бәлки сиңа зиннәтле утырыш заллары, кызыл комач җәелгән өстәлләр дә кирәктер? Фронт диләр моны, туган! Фронт, аңлыйсыңмы?! Рекомендация мәсьәләсендә тикмәгә генә сүз кузгатмады солдат. Бу турыда кемнәрдәндер сугышка кадәр үк ишеткәне бар иде аның. Имеш, партиягә керергә теләүчеләргә рекомендацияне утны- суны кичкән. Чапай, Буденный дивизияләрендә сугышкан, я булмаШАМИЛ ВИКЧУРИН ф РЕКОМЕНДАЦИЯ са Кышкы сарайны штурмлауда катнашкан зур стажлы өч коммунист бирергә тиеш. — Рекомендация дисең инде, алайса, — дип, Габдерәхимнең җилкәсенә кулын салды бераздан командир. — Ярый, килештек, яз гаризаңны. Рекомендацияне бүген сугыштан чыккач үзем бирәм! — Һәм, приказ биргәндәй, солдаты каршында «смирно» басып, кырыс кына кисәтте. — Тик шуны бел: рекомендация биргән кешесе өчен коммунист гомер буе җаваплы! Тикшереп торырмын, кара аны! Габдерәхим гариза язды, тик алдагы һөҗүмгә партия билеты алып керә алмады. Өлгермәделәр. Билетны соңыннан, сугыштан чыккач бирделәр. Тик ул тантананы өлкән лейтенант Муратовка гына күрергә насыйп булмады. Батырларча һәлак булды командир... Габдерәхим командирын бүгенгә кадәр оныта алмый. Исән килеш түгел, ни өчендер үлгән килеш күз алдына килә ул. Терелә, окобыннан торып утыра да: «Син бит, Адаш, минем янәшәмдә генә сугыштың, нигә инде шунда минем өскә килгән «Тигр»га кырыйдан граната тондырмадың? Мин, бәлки, исән калган булыр идем»,— ди. Күрде ул танкны Габдерәхим, граната ыргытырга да мөмкинлеге бар иде кебек, ләкин үзенә таба килгән«Тигр» белән бик мавык кан иде шул. Әллә таптап китәр дип шүрләдеме икән? Хәзер, күпме еллардан соң, тәгаен генә әйтүе кыен. Андый мәхшәр вакытында төрлесе булгандыр... Сугыштан соңгы елларда да күңелдән китмәде Муратов. Ул чакта азык ягы бик кысан булды. Нефтьчеләргә паек белән бераз он бирәләр иде. Ул онны буровойга алып барып, умач уып ашыйлар иде бораулаучылар. Габдерәхимнең егет чагы, киенәсе-ясанасы килә. Бер айны үзенә тиешле онны сатып костюм алган иде, күп тә үтми, хәле бетеп, башы әйләнеп буровойда егылды... Аларын да, башкаларын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә Муратовка Габдерәхим. Хәтта үзенең белеме, тәҗрибәсе җитмәү аркасында буровойда аварияләр ясаганына кадәр яшерми. Әллә кайда, еракта ишетелер-ишетелмәс булып кына Муратовның карлыккан тавышы ишетелә: «Син белем җитми дисең, Адаш, мөмкинлегең барда укырга кирәк иде. Сине бит курсларга да. техникумга да җибәрмәкче булганнар, ә син: «Карт көнемдә китап күтәреп йөрисем юк әле», — дип бармагансың. Нинди карт инде ул утыз яшьтә?» Габдерәхим шул елларда укырга китмәвенә бик тә үкенә, ләкин соң. Менә ярышып карар иде ул аннан Сәет белән, көч сынашып карар иде! Соңгы елларда Габдерәхим командиры белән төннәрен яки ялгыз калгач кына түгел, хәтта көндезләрен, буровойда эшләгәндә дә сөйләшеп йөргәли башлады. Мондый сәер хәл Сәет килеп рекомендация сорап киткәннән соң бигрәк тә ешайды. Сәеткә рекомендация бирергә ул бөтенләй каршы да түгел, ләкин һаман нидер кулны тота. Инде Габдерәхим абзый Сәет белән очрашырга да читенсенә башлады. Эшкә барганда вокзалга кермичә, машиналар артына посып тәмәке тартып тора. Ә егет, үч иткәндәй, гел очрап тора, һәркөнне диярлек көтелмәгән урыннан каршыга килеп чыга. Тик рекомендация турында ләм-мим. Хәләхвәлне сорашыр, буровойдагы эшләр белән кызыксыныр, әмма язу кирәклеген кузгатмас. Габдерәхим генә: — Бу араларда вакыт кысан, скважинаны үзләштерү чоры, үзең беләсең, тегесе кирәк, бусы җитми, — итенгәләп, Сәет янын нан тизрәк ычкыну ягын карый. Башына зур бәла төшкән кебек уйланып, борчылып бер атналар йөрде Габдерәхим. Ахырда язарга дигән карарга килде. Иртәгесен автовокзалга килгәндә газетага пөхтә итеп төрелгән рекомендация Габдерәхимнең кулында иде инде. Ул аны төн утырып, юлынюлга, хәрефен-хәрефкә китерергә тырышып, матурлап язды. Мондый зур эштә ашыгырга, кабаланырга ярамый. Рекомендация биргән кешесенә рәнҗерлек булмасын егет... Сәетне эзләп вокзалга керсә, ни күрсен: партоешма секретаре Селиванов тактага белдерү ябыштырып тора. Көн тәртибендә: Сәетне КПСС членлыгына кандидат и-реп алу мәсьәләсе. Габдерәхим, ни әйтергә белми аптырап, кулындагы язуларын Селивановка сузды. — Мин аңа рекомендация китергән идем... — Ул алды инде, — диде секретарь, һаман үзенең белдерүе белән булыша биреп. — Ничек алды? Кем бирде? — Шулай. Бирделәр. — Аннан кисәк кенә борылды да: — Бүген җыелышка килергә онытмассың бит, Габдерәхим Муратыч? — дип сорады. Җыелышта Сәетне яклап берсүзсез кул күтәрде Габдерәхим.