Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗАБЫЗ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР

Бүгенге әдәбият фәнен, язучыларны, беренче нәүбәттә, әсәрләре- безнең идеяхудожество һәм эстетик югарылыгы, коммунистик идеал белән яшәгән замандашыбызның формалашуы мәсьәләләре дулкынландыра Язучылары- быз индивидуальлекләре һәм тел-стиль үзенчәлекләре белән төрле-төрле булсалар да идея-философик асыллар уртак, ул марксистикленинчыл философия һәм диалектик материализм. Язучы өчен табигый талант кына җитенкерәми (бу күптәнге хакыйкать. бәхәссез шарт). Безнең көннәрдә язучыларның хәрәкәтчәнлеген мәгълүм бер план буенча оештыру ихтыяҗы көннән-көн арта бара. Күп милләтле совет әдәбияты һәм, гомумән, бүгенге фән казанышларын- нан хәбәрдар булу, язучылар арасында үзара тәҗрибә уртаклашу, алдыбызда тор ган конкрет-тарихи бурычларыбызны ачык күзаллау да бүген гаять зур әһәмияткә ия Үз «хуҗалыгыбызны» барлап чыгу таза тенденцияләрне ут яктылыгына китереп карау, аларның кыйммәтләрен билгеләп, үстереп җибәрү ихтыяҗы да кечкенә түгел Шул уңайдан берничә мәсьәләгә тукталасыбыз килә. Беренче карашка бәхәссез күренгән логик бетеклек мәсьәләсе чынлыкта каты чикләвек тышы булып чыкты. Яңа тип әсәрләргә иске үлчәү белән килеп буламы икән? Менә Ф Мусин Әхсән Баяновның • Ут һәм Су» романындагы логик төзелеш уңае белән түбәндәге фикергә килә: •. Тормыш турында эзлекле һәм дәлилле фикер йөртү, аны үсештә карау җитми. Бу хәл романның әдәби тукымасына да тәэсир иткән Анда эчке бөтенлек юк. сю- жет-композициясе дә яңа башланган тезелеш мәйданын хәтерләтә («Казан утлары». 1973 ел. 6 сан. 154 бит). Димәк, тәнкыйтьче «эчке бөтенлекне» сюжеткомпозмция тезелешендә «эзлекле һәм дәлилле фикер йөртү» дип аңлата. Ә Ф Хатипов романтик яңгырашы белән «Ут һәм Су»га охшаш булган «Этил суы ака торур» романында, киресенчә, сюжетның логик эзлеклелектә төзелмәвен аклый. Тотышны, ди рецензент, сөйгәнен Каган тырнагыннан коткаручы ител тә күрсәтергә булыр иде. ләкин ул чакта образның бөтенлеге җимерелә, ә герой башка монархлардан бернинди ягы белән аерылмый булып чыга. Әсәргә зыян китермәстән, бу сюжет борылышы мәхәббәт көченә ышаныч арттыра, мәхәббәтне үлемнән өстен куя һәм шуның белән тирән философик фикергә ишек ача («Казан утлары». 1974 ел, 1 сан), Шул рәвешчә ике тәнкыйтьче сюжеткомпозиция логикасы турында капма-каршы якта торып фикер йөртә Ф Хатипов әсәрдә логик юнәлештән ниндидер бер тайпылу, «сюжет борылышы» сиземли. Мондый көтелмәгән «сикерешләр» әсәрнең реалистик тукымасында романтик-субъ- ектив башлангыч барлыгы белән аңлатыла. Н Жегалов уйлавынча, романтик метод -яшәешнең һәр мизгелендә үтә кабарынкы. үтә контрастлы, мисле күренмәгән элементларны һәм почмакларны тотып алуга» һәвәс була («Новый мир», 1977 ел, N8 10. 240 бит) Б Аерым язучыларның романтик стильгә тартылуларын Р. Мостафин да күзәтеп бара. Берәүләр (мәсәлән, М. Әмир, Г. Әпсә- ләмов) вакыйгаларны читтән торып кына, үзләре катнашмыйча гына сурәтләргә яраталар. икенчеләр (Ф. Хөсни кебекләр) хикәяләүгә әледән-әле үзләре катнашып китә, лирик чигенүләр ярдәмендә «геройларга, аларның эшхәрәкәтләренә аңлатмалар бирә, үзләренең фикерләрен белдерә бара»,— дип яза ул («Совет әдәбияты», 1961 ел, 6 сан, 119 бит). Шулай итеп, кайбер әсәрләрдә табигый хикәяләү автор фикере логикасы белән бүленә һәм хакыйкатьтә без ике төрле, реалистик һәм романтик, логикага тап булабыз. Г. Ахунов «Ут һәм Су» турында болай дип яза. «Ахсан Баянов все время старается соединить в своем романе эпическое и лирическое и достигнуть этим самым богатства созвучий, полифонии» («Литературная Россия», 1975, 12 декабрь). Шул уңайдан «Ут һәм Су» әсәренә тәфсиллерәк анализ ясап үтик. Әсәрдәге ике план (объектив һәм субъектив) автор ачыкларга ниятләгән мәсьәләләрдән килеп туа. Объектив хикәяләү планы иң элек җитәкче һәм эшчеләрнең хезмәт сыйфаты өчен көрәшүләре, аларның кеше турында, аның язмышы, уй-хисләре хакында кайгыртуларына барып тоташа. Объектив план логикасы әсәрдә бүленми; төзелеш үсә, ныгый, кызу темп ала: төзелеш дәвамында коллектив белән җитәкчелек арасында тормышчан мөнәсәбәтләр урнаша, ялгыш һәм искереп тузган принциплар, методлар читкә ыргытыла. Төзелеш — социалистик шартларда барлыкка килгән бер бөтен организм, тарихи-объектив зарурият. Аның хәрәкәт логикасы да эзлекле. Ә субъектив хикәяләү планы исә үзәк геройларның тормышка карашлары аркылы ачыла. Шагыйрь буларак, Ә. Баянов характерларны традицион юлдан баручы әдипләргә хас, психологик монолит итеп күрсәтүдән баш тарта, аларны икегә—конкрет шәхескә һәм символик фигурага — тармакландыра. Алдыбызда тормышка һәм производствога мөнәсәбәтләрендә еш кына капма-каршы позицияләрдә торган ике дус — Фәез белән Борис. Алар тормышның символик ягы Кама (Камилә) образына мөнәсәбәтле дә үстереләләр (Кама образын X. Хәйри, нигәдер, романның артык өлеше дип саный.— «Социалистик Татарстан». 1974 ел, 6 октябрь). Кама — табигать образы, күп функцияле образ. Беренчедән, ул туган-үскән җирнең әйтеп бетермәс матурлыгын, аның гүзәл традицияләрен гәүдәләндерә. Икенчедән, Кама галәмнең биниһая киңлеген һәм кешедәге мәңге сүнмәс иҗади ялкынны чагылдыра. Кыз сынына әйләнгән Камага гашыйк Фәез хыяллары белән әллә кая, космос киңлекләренә очып китә: «Адәм баласы төнге күккә караса, уйлана башлый. Дөньяның башка сыймас хикмәтләре шул ераклыклар белән бәйләнгән бит. Мәңгелек сер — йолдызлар каян килеп чыккан? Газ сыман әйберләрдәнме? Ә газлар үзләре каян? Җир — безнең бәллүебез. Аннан ары — планеталар, кояш, тагын да арырак — безнең галактика, аннары бүтәннәре...— башка дөньялар, томанлыклар Ә алар нинди дөньяга барыл тоташа? Галәмнең чиге бул- маса. шул чиксезлек кая хәтле сузыла һәм аннан ары — тагын да ары нәрсә китә? Сорауларның чиге юк. Алар кешенең бала чак акылын аеруча нык борчыйлар. Уйлап-уйлап та җавап таба алмагач. соңыннан адәм баласы алардан кул селти һәм чагыштырмача уйсыз гомер кичерә. Ә туктый алмаса — алардан яңа Лобачевский яки Эйнштейн килеп чыга». Лобачевский да, Эйнштейн да парадокс идеяләр тудыручы иҗатчылар. Шул рәвешчә, автор укучыга субъектив планлы логика ачкычын тоттыра. Өченчедән. Кама образы аша табигать «зәңгәр кош»ка тиңләштерелә, кеше йөрәгендә романтик «җүЛәрлек», дуамаллык булуы күрсәтелә. Камага мәхәббәт Бористагы рациональ системалылыкны җимереп ташлый Даһиларча ялкынланып, Борис Камиләнең зәһәр елан чаккан аягыннан яраланган иреннәре белән агуны суырып ала. Әлеге романтик-символик план ярдәмендә автор геройларның үзгәрү, урыннары белән үзара алмашу логикасын барлыкка китерә. Бу логика — эзлексез. Дөреслек я берсе, я икенчесе ягында. Моңарга тәнкыйть тә игътибарсыз калмады. Р. Мостафин Фәезгә дә. Бориска да өстенлек бирми. Беренчесе энтузиазм канатында очып йөри, вакытын кызганмый, эшкә башы-ая- гы белән бирелә Икенчесе салкынча табигатьле, аек карашлы, эшне үлчәп кенә эшли («Казан утлары». 1973 ел. 11 сан). Нәтиҗәдә автор «тәртипсезлек» моделен планлаштырып, исәпләп чыгара, диалектик күчүләр ярдәмендә табигатькә, галәмгә баш булган совет кешесенең хезмәт бәхетенә, ул кешенең шаблонга дошманлыгына мәдхия укый. Кайчак яэучыларыбызда, аеруча яшьләрдә, алогизмнар (логикасызлыклар) язучы ихтыярына буйсынмый башлый, йөгәнсезләнәләр Марсель Галиевнең «Кар абагалар» повестен гына алыйк («Идел» альманахы, 1976 ел). Әсәрнең төзелеше йомшак. аны укыганда ни турында уйланырга, фикер йөртергә дә кыенсынасың. Автор укучыны узе өчен дә формалашып өлгермәгән идеяләр чоңгылына ыргыта. Кайбер идеяләр кызыклы да шикелле Әйтик, «аталар һәм балалар» мәсьәләсе яки яшәеш. вакыт, ирек, чикләнгәнлек турындагы фәлсәфи уйланулар («Җир шары өйләнә. Кайдадыр илләр чәкәләшә. Галәмдә кайсыдыр күк җисеме кояш булып кабына да бөтен тереклеге белән көлгә әйләнә») Яшьләрнең характер үзенчәлеге, аларның эстетик тою хасиятләре, ниһаять, «исповедь» алымы да кызыклы. Төзү институты студенты Данияр тормышының беренче сукмакларын күңелдән кичерә Әмма тәүбә итү (исповедь) — бик үзенчәлекле һәм ал- даучан юнәлеш. Язучыдан ул зур осталык таләп итә. Язучы геройга хөкем хокукы бирел, аңардан үзенә дә хөкем ясата Герой алгы урынга бастырыла икән, аның фикерләре, күңел хәзинәсе укучы өчен инде мөһим һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Ә «Кар абагалар»дагы геройның әле тормыш тәҗрибәсе җитенкерәми, зәвыклары оешып бетмәгән, - «умыртка сөяге» сыеграк. Шуңа күрә хикәяләү чылбырын герой ихтыярына тапшыру дөрес түгел. Герой фикерләрен башка персонажларның монологлары белән аралаштыру яхшырак булыр иде Романтизм белән сугарылган «тәртипсезлек», ягъни энтропия, әдәбият өчен гадәти процесс. Сюжет-композиция белән генә чикләнмичә, ул әсәрнең һәр өлешенә кагылып уза. Мәсәлән, А Расихның «Ике буйдак» романындагы Заһид Сафич «Нормаль» логикадан чыгып караганда, ул Рәхимнең кыен хәленнән файдаланып, аңарга кискен ут ачарга тиеш иде түгелме? Мәдинәнең дә саф мәхәббәтен аңлап җиткермәде Әмма эш аларда гына түгел. Заһид Сафичның логикага хилаф йөрешләре, күрер күзгә бигүк ачык булмаган икеләнүләре, ахыр чиктә авторга фәнни дөньябыздагы киеренке, ләкин асылда туры, намуслы мөнәсәбәтләрне күрсәтергә ярдәм итте Безнең тәнкыйтьтә конфликтка ике төрле караш урнашты: берече төр конфликт — характерлар, принциплар бәрелеше; икенче төр конфликт— диалог. Бу мәсьәләне аңлатуда тәнкыйтьчеләр, схемачылыктан арына барып, конфликтны әсәрнең тукымасын, форма-эчтәлеген үреп алган конструктив этәргеч итеп аңлый башладылар «Персонажлар арасындагы бәрелеш,— дип яза А. Әхмәдуллин,— ул конфликтның өстә яткан, күренеп торган, тотып алу өчен ансат ягы. Ә чын конфликтның табигате күп катлаулырак бит» («Казан утлары», 1970 ел. 6 сан). Н. Юзиев та, А. Расихның «Язгы авазлар» романындагы Ифрат белән Халиков арасындагы мөнәсәбәтләргә тукталып, бу ике кешенең бәрелеше дөньяга ике төрле караш, җитәкчелектәге ике стиль көрәше итеп сурәтләнә, ди. һәм һәр язучыдан да эчке һәм тышкы конфликтларны тыгыз итеп куша белү, төп конфликтны үстерүдә эзлеклелек, образда социаль як белән психологик һәм индивидуаль якның бердәмлегенә ирешү таләп ителә дигән нәтиҗәгә килә. («Совет әдәбияты». 1964 ел, 4 сан). Г. Ахунов исә социаль каршылыкларга нигезләнгән элекке роман («Матур туганда». «Язгы җилләр». «Онытылмас еллар») үзенең беренче кыяфәтен югалтып бара, хәзерге заман каршылыклары баш- качарак — катлаулырак, нечкәрәк, аларның төбенә төшенер өчен характерларга тирәнрәк керергә кирәк дип саный («Литературная Россия», 1975 ел, 12 декабрь). Ф Хөсни, шулай ук конфликт мәсьәләсен истә тотып булса кирәк, язучыны Л.Н. Тол- стойның күңел диалектикасына җитәкләп китерә «Әгәр дә Лев Толстойда аның хыялының гүзәл чәчәкләре булып Платон Каратаев һәм капитан Тушин образлары туса, шул ук Толстой-художникның җанында Сергей попның кыска аяклы җилбәзәк Мариядан башы әйләнеп гөнаһыга батуын сурәтләү кебек ямьсез картиналар да туа һәм тирәнтен кичерелә алган... Художник күңеленә барлык гөнаһлар да һәм барлык изгелекләр дә сыя ала» («Социалистик Татарстан», 1970 ел, 31 май). Күргәнебезчә, сүз объектив һәм герой күңелендә туган эчке каршылыклар арасындагы бәйләнеш турында бара. Аяз Гый- ләҗевнең «Өч аршын җир» повесте уңаеннан рецензентларның бәхәсләшүе гыйбрәтле. Тәнкыйтьчеләрнең бер елеше Мирвәлине «кулак» итеп кенә күрә Икенчеләре исә аның ил белән тыгыз бәйләнештә икәнен ассыэыклый (Р Мостафин. Р Фәизо- в а, Л. Лебедева). "Совместимы ли масштабы. сопоставима ли история Мирвали и Шамсегаян с историей, со временем и современностью?» — дигән сорау куя Л. Лебедева һәм: «Гилязов написал свою повесть так, что она убеждает: совместимы»,— дип йомгак ясый. Юк, Мирвәлине алыш-биреш кызыксындырмый, атасында булган сыйнфый сызыклардан ул азат, аның өчен, беренче чиратта, уз сүзен әйтү мөһим. Аһ та итмичә, ул аталар йортын ташлап чыга, байлыкка төкерә, сөйгән кызы өчен янып йөри. Әйе, геройның мин- минлеге артыгы белән, ташып тора, ләкин Мирвәли буржуаз тип буларак күрсәтелми. Авторның күңел көзгесендә көндәлек ыгы-зыгы түгел, бәлки кешеләр хәтере һәм изгелек белән явызлык турындагы фәлсәфи уйланулар чагыла. Кеше яманны авызлыклый ала. чөнки аңарда олы көч бар. Табигать тә, кеше күңелен сизгәндәй, сабыйларча назлана, елмая: «Күк зәпзәңгәр! Анда-санда гына болытлар йөзә, тик алары да сабый бала хәсрәте кебек җиңел, юка иделәр, күләгәләре җиргә дә төшеп җитә алмыйча зрел бетә иде» Менә шул җиңел сулыш Гыйләҗев повестеның аһәңен, фикер нагрузкасын тәшкил итә. Ә тарих, ерак күк күкрәве сыман, әсәрнең арткы фонында яшеренгән. Автор аны алгы планга колагыннан өстерәми: Мирвәли йөрәгендә яңгыраган диссонанс тавышлар аркылы, «кеше—табигать — җәмгыять» дигән ассоциация чылбырын кузгатып, автор укучыны тарихи үсеш юлы белән баетылган яңа чынбарлыкка илтеп җиткерә. Кайчак аерым язучыларда бу объектив- реаль сәбәплелек караңгылана, сыеклана төшә. Олы язучыбыз Г. Әпсәләмовның «Яшел яр» романыннан бер мисалга тукталыйк. Әсәрнең үзәгендә — Гәүһәр, аның тормыш одиссеясе. Гәүһәр чын мәхәббәт, дуслык һәм күңеленә яткан эш эзли. Йомшак табигатьлелеге, кешеләргә ягымлылыгы аның субъектив конфликтын бермә-бер йомшарталар. Автор героинясын романның башыннан ук оптимист кеше итеп күрсәтә, аны чиксез киң Идел ярында каршы ала. Димәк, Гәүһәрнең язмышын чәлпәрәмә китерер өчен тирә-якта ниндидер явыз көчләр посып торган булырга кирәк. Авторның игътибары объектив конфликтка юнәлергә тиеш. Әмма ул мондый юлдан бармый, бары тик кеше күңелендәге эволюцион хәрәкәтне генә күреп кала. «Кеше аерым мохит эчендә яши. Аңа аерым нәрсәләр туктаусыз тәэсир итеп торалар Тик кайбер тәэсирләр шул кадәр кечкенә була, кеше хәтта аларның барлыгын да сизми. Кайсыберләре, киресенчә, үзеңнән көчле күренәләр, кеше алар тәэсиренә бирелеп, байтак вакыт үзен кая куярга белми йөри. Ләкин бу тәэсирләр ике котыптан гына тормый, кеше дигәнең үзе чиксез катлаулы булган шикелле, аның тәэсир чыганаклары да санап бетергесез. Гәүһәрнең уй агышы үзгәргән икән, моның сәбәпләрен кем әйтә алыр?» Дөрес .. Ләкин сүз героиняның аңында булган кискен үзгәреш турында бара бит! Ә монда аның яңаруы бик җиңел үтте, нәфрәт чаткыларын чәчрәтеп чыгарырга Җәгъфәрнең көче генә җитмәде. Без аптырашта: ничек инде шундый басынкы, уйлап эшли торган кеше юлыннан язсын, ди. Алай булгач, аны йөгәнсез итеп күрсәтү кирәк иде. Гомумән, автор эчке, лирик конфликт белән мавыгып, чын тормыш драмасын күрсәтергә, мещаннарга ут ачарга өлгерми кала. Инде характерлар конфликтыннан чыгып диалогка килик. Диалогның хәрәкәт мәйданы конфликтныкына караганда да колачлырак. Диалог, мәсәлән. Әхәт Гаффаров- ның «Теге гозер...» повестенда үзенчәлекле чагылыш таба. Күрше авылдан сыер сатып алган Җиһангир карт өенә кайтырга чыга. Боларны бүре өере сырып ала. Урман эченнән барганда бүреләр тимиләр әле. Күзләре генә, янган күмердәй, төн-е караңгылыкта ялтырап китә. Кырга чыккач инде алар актив хәрәкәткә күчәләр баш бүре алга узып карт белән сыерның юлын кисә. Үлем афәтеннән куркып котырган сыер картны читкә өстерәп китә Бер мизгелгә аптырап калган бүреләр ауны дәвам итәләр. Бүреләрнең берсе карт өсте- ны ташлана. Сугышта булып кайткан Җиһангир карт бу минутларда көрәштәш дусларын хәтергә төшерә. Юк кына нәрсәдән — сыер сатып алу мәшәкатьләреннән башланып, повесть безне җитди проблемаларга китереп чыгара. Җиһангир карт башыннан үткән михнәтләр аркылы язучы, диалог ярдәмендә, укучыга әйтергә теләгән төп фикерен җиткерергә омтыла: дөньяда бәхет көрәшеп алына; намуслы булып кал, ләкин явызлыкка каршы чыкканда уяу бул. ■ ..Явызлык дөньясында шулай инде көчле көчсез артына поса. Алай иткәндә калҗаның майлырагы тия аларга». дип уйлады карт Безең командирлар гына алдан йөгерде шул, аларны без атлап үттек. Не- мецларныкы Үлек аша атлап йөрде». Әдәбиятчы В. Ковский диалог-диспутны дөньяга карашның композицион һәм художество үзенчәлекләренә ия мөһим бер принцибы итеп таный һәм аның характерлы чагылышын С. Залыгинның «Көньяк Америка варианты» романында күрә. Эстетик чынбарлык романда автор белән героиня арасындагы диалогта туа. С. Залыгин сюжет зарурияте кысаларыннан чыгып роман табигатенә хас жанр иренлелеген үз ихтыярына буйсындырган. Әсәр буен- нан-буена диспут рәвешендә оештырылган (героиняның автор белән, үз-үзе белән, дуслары, хатын-кыз һәм ирләр «даирәсе» белән һәм, ниһаять, авторның әдәби икейөзлелек белән, хатынкызның семьядагы роленә стереотип карашлар белән диалогы һ. б). Безнең әдәбиятыбызда да диалогка игътибар үскәннән-үсә бара. А. Расихның «Каһарманнар юлыинда «аталар» белән «балалар» арасында диалог алып барыла, иң көчле диалог — татар бригадасында катнашкан карт ветеран Хәбибрахман абзый белән яшь галим Альфред арасында Г. Әпсәләмовның «Күк күкрәр» романында да «аталар» белән «балалароның диалогы ачыклана. «Аталар» — «Карышкан кызлары» традицияләрен саклаган һәм. гомумән, революцион көрәш идеяләре белән рухланган олы буын. «Балалар» — яшь буын (Вәли. Мәрхабә. Владимир Ильич һ. 6) А. Гыйләҗевнең «Кызлар хатларьюнда Рушанияне бер уй борчый Аның ахирәте авыр хәлдә, ярдәмгә мохтаҗ. Рушания ярдәм кулын сузарга әзер. Ләкин чигенерлек булмасмы? һәм ул үз тормышына анализ ясый — ата-анасы. дус кызлары белән диалогка керә М. Мәһдиевнсң «Фронтовикларны да диалогтан гыйбарәт Аны Рушад алып бара. Рушадның оппоненты—үз хәтере. анда күп кенә кадрлар — күренешләр яктырып китә. «Заман дигән нәрсәне нәкъ бүгенге көн белән генә чикләү һәм әдәби әсәрнең кыйммәтен бары аның көндәлек хуҗалык мәсьәләләрендә генә күрергә тырышу, бу. минемчә, бик тар караш, бик примитив караш».— дип язды үз вакытында Ә Еники («Социалистик Татарстан». 1962 ел. 31 май) Өлкән әдип Шәихи Маннурны Г. Ахунов «вакыйгаларны киңрәк масштабта алып уйланырга» чакырды («Социалистик Татарстан», 1975 ел. 15 февраль) Әдәбиятыбызда бүгенге белән үткәннең органик төстә үзара кушылуы процессы бара хәзер. Ул процесс ике тармакка аерыла Беренчедән, тарихи роман һәм повестьлар иҗат ителә. Аларда тарих өр-яңа фәнни методология нигезендә, бүгенге көн югарылыгыннан торып тикшерелә; икенчем»», роман жанры үзе катлаулана бара Соңгысына мисал итеп Ю. Бондаревның «Яр» исемле «күл этажлы» романын күрсәтергә була. Бу төр әсәрләрнең үрнәге итеп тәнкыйтьче X Хәйри татар әдәбиятында Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» романын саный. «Бу эпопея халыкта революцион аң үсү процессын, революция һәм гражданнар сугышы чорын тарихи дөрес, киң ител тасвирлавы белән, проблемаларның төрлелеге, күл планлы композицион төзелеше . белән аерылып тора» (- Социалистик Татарстан». 1974 ел. 17 май). X. Хәйри башлаган исемлекне дәвам итеп, без Э. Касыймовның һәм А. Расихның романдилогияләрен, Г Ахуноаның «Идел кызы»н, Г Бәшировның -Туган ягым — яшел бишег»ен искә алыр идек Аларда конкрет социаль һәм милли җирлектә туып үскән тулы канлы образлар да, әсәрнең үзәк пунктларында калкыган символлар да (мәсәлән. Г Бәшировта тулпар, Э. Касыймовта Революция тавы, Г Аху- новта сал), магистраль образ-идея дә (Э. Касыймовта химия заводы. Г Ахуновта Мулланур Вахитов образы. А Расихта «Урал» газетасы), тормышның киң панорамасы да. психология, әхлакый, фәлсәфи сыйфатларның үрелеп килүо дә бар Ә гомумән алганда, безгә әле тарихи фактлар һәм информациягә байлык җитенкерәми. Шуңа бәйле рәвештә язучылары- быэ кайчак узганны легенда яки символик образлар формасында гына күз алдыбызга китереп куялар. Романчыларга әледөн-әле тарихчы галим ролен дә үз өсләренә алырга туры килә (бу эш кирәктер дә ләкин материал җыю процессы артык кыен, катлаулы булу сәбәпле язучының талчыгу һәм иҗат энергиясе кимү ихтималы да арта) Казанышларыбыз шактый әмма бүгенге совет әдәбиятының аеруча җитди уңышларына тигезләшү өчен дә безгә әле байтак кына эшләргә, эзләнергә кирәк. А. Чаковскийның «Блокада»сы. В Ивановның «Мәңгелек чакырувы, С. Залыгинның «Комиссия»се. И. Стаднюкның «Сугыш»ы, Ю Бондаревның «Яр»ы кебек романнарны укыганда сокланып ук куясың, әйтер сең лә аларны автор ялгызы түгел, ә бер төркем әдипләр язган (энциклопедияләр һәм тарих дәреслекләре сыман). Ә без үзебезгә имана җире бүлеп алабыз да. шул җир киңлегеннән генә карап язабыз. Гомумиләштерү һәм фәлсәфи мөмкинлекләр файдаланылмый кала. Әйе, файдаланылмый кала, мөмкинлекләребез зур, юкса. Энциклопедик белемнең язучы өчен ни дәрәҗәдә зарури булуын мәкаләләрнең берсендә М. Мәһдиев тә ассызыклап узган иде. Анатоль Франсның язуына караганда, ди ул, Теофиль Готье үз гомерендә бик куп сүзлекләр, белешмәләр, сәнгать, һөнәр турында күп кулланмалар укыган, ә сүзлекләрдән файдаланырга яратмаган язучыны язучы исемен йөртергә лаек түгел дип исәпләгән («Социалистик Татарстан», 1974 ел, 3 февраль). Ә бит энциклопедик белем таләп итә торган күпме темалар көтеп тора безнең язучыларны, күпме яңа ачышлар көтә! Гомәр Бәширов әйтеп узганча, күп белү генә дә аз, «кызыксыну- чан, күзәтүчән булу таләп ителә. Кайда? Нәрсә? Ничек? Нигә алай? Ничек шулай? Нишләп тегеләй түгел? кебек сораулар берөзлексез мазасызлап торса гына тормышны тирәнтен белә аласың.»X Болар өстенә язучы-романист өчен хыял көче, иҗат фантазиясенең дә әһәмияте гаять зур. Шул уңайдан өлкән язучы Г. Әп- сәләмов сүзләренә игътибар итик: «Икенче дәфтәр — иҗат лабораториясенең икенче бүлмәсе дидем. Ләкин иҗат лабораториясе ике бүлмәдән генә тормый, аның әле өченче, дүртенче, бишенче... бүлмәләре дә, бихисап подваллары да җитәрлек».— дип яза ул («Казан утлары», 1974 ел, 4 сан, 140 бит) Аңарга Ф. Хөсни дә кушыла: «Үзе күргән, үзе кичергән материалны оештырып яза белү — әле ул беренче генә этап. Ничек итеп ул менә тормышның тагын да катлаулырак- серлерәк икенче, өченче «бүлмәләренә» керә алыр да. анда яшәүче кешеләрне сәнгатьчә ни дәрәҗәдә дөрес күрә һәм сурәтли алыр?» (Социалистик Татарстан», 1970 ел. 31 май). Кайчакларда автор панорамалы әсәр язарга керешә, ә җентекләбрәк карасаң, ул бер мелодраматик повесть булып чыга. Моңарга Газиз Кашаповның «Сәмум җиле» повесте гыйбрәтле мисал булып тора. Автор киң масштаблы бай материалдан файдалана: Советлар Союзы- ‘Гомар Бәширов Бүген да. иртәгә дә. Әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр. Тат китап нәшрияты, Казан. 1974. 192 бит ның Венгрия халкына ярдәм кулын сузуы; совет кешеләренең интернациональ бригада составында Испания җирендә фашистларга каршы көрәшүләре; илебездә уздырылган хәрби маневрлар; Ерак Көнчыгыш вакыйгалары; госпиталь тормышы һәм башкалар Тематика ифрат бай һәм кызыклы... Ә эшләнеше? Иң элек, автор эчтәлеккә тәңгәл форма эзләп таба алмаган. Повесть үзәгендә ике персонаж — рота командиры өлкән лейтенант Рамиз Җәләев һәм X П Громов. О стиле Льва Толстого. «Диалектика души» в «Войне и мире» Л . «Художественная литература». 1977 аның табылган анасы, медицина полковнигы Ирина Андреевна Геева. Сюжет, нигездә, шушы ике герой тирәсендә әйләнә. Уңышлымы бу форма? Юк1 Әгәр автор сугыш елларын тасвирлап, сугыш афәтенә тарган кешеләр турында гына язган булса, нияте акланган да булыр иде, Ә бит повестьта вакыйгалар башкачарак. Ниндидер «сәбәп»- ләр аркасында ана улы белән очраша алмый, имеш, «ана булып яшәүне кырыс хәрби хезмәткә алыштырган», ләкин «иң нечкә, иң саф хисләре әллә кайда, йөрәкнең иң тирән түренә яшеренгән иде...» Күренә ки, автор мелодраманы сайлап, тормышчан һәм олы темадан шактый читләшә, киң тарихи панораманы сурәтләүдән баш тарта. Тематиканы ачыклау, языласы әсәрчең сюжет сызыкларын билгеләү дә әле чагыштырмача җиңел эш. Әмма әсәрнең структурасын төзү, оештыру җиңелләрдән түгел. М. Мәһдиевнең тыгыз информацияле «Каз канатлары» романын гына искә төшерик. Анда аерым-аерым язмышлар әйтерсең лә бер җепкә тезеп бирелгәннәр. Ә эчке бәйләнеш. П. Громов әйткән «эчкәре фон»' әсәргә җитешми. Бүгенге көн романы тормышны туры- дан-туры чагылдыру белән генә чикләнә алмый (бу — сәнгатьнең төп законы), бәлки тормышның күп этажлы һәм катлаулы моделен күз алдына китерергә тиеш, һәм ул этажлар берсе өстенә икенчесе гади генә тезеп куелмаган, ә үзара чолганып, художестволы вакыт өлешләрендә төрлечә иерархиягә буйсындырылганнар Әдәбият белгечләре бүген семиотика, информацион теория һәм башка фәннәр мәгълүматларын файдаланып нәкъ менә шул катлаулы бәйләнешләрне ачыклау юлында күп хезмәт куялар. Әсәрнең күп баскычлы структурасы нәрсәдән килә? Бу сорауга авторның барлык кулъязмаларын тикшергәндә генә канәгатьләнерлек җавап табып булыр иде. Мондый тикшерү методы, мәсәлән, Нур Гыйззәтул- лин тарафыннан еш кулланыла (аның К. Нәҗми, И. Гази романнарына багышланган рецензиямәкаләләрен карагыз). Безнең фикеребезчә, җитлеккән проза әсәре язучы иҗатында реалистик һәм романтик башлангычларның бергә кушылып, үзара органик рәвештә үрелеп баруы нәтиҗәсендә генә туарга мөмкин. Бу башлангычлар, үз чиратында, язучының эстетик идеалына (монда язучының фәлсәфи, социаль, әхлакый карашлары да, аның чынбарлыкны художестволы-психологик сиземләү үзенчәлекләре дә керә) буйсыналар. Реалистик һәм романтик башлангычларның берлеге шулай ук гаять четерекле мәсьәлә. Романтик якка тайпылу композициянең таркалуына, йөрешләр кабатлануына, «рекламаяга хас кычкырып торган сурәтләү чаралары белән артык мавыгуга китерергә мөмкин. Әлбәттә, әдәбият дөньясында әле күп кенә фәлсәфи-художество юнәлешләре дә яши: пантеизм, экспрессионизм, экзистенциализм, натурализм һ. б. Социалистик реализм әдәбияты киң колачлы, ачык система буларак, аларның кайсыберләрен үз составына өлеш, элемент рәвешендә кабул да итә ала (бу безнең хәзерге татар совет әдәбиятында үзен әледән-әле сиздереп тора), әмма төп башлангычлар булып барыбер реализм белән романтизм кала. Әйтик, Ә. Баяновның «Декабрьның унөченче көне» повестенда, М. Әмир. Г. Әп- сәләмов, Г. Ахунов романнарыннан үзгә буларак, эпиклык арткарак чигенә. Герой характерын формалаштырган шартлар да Исәнбәк язмышына гына кагыла (Исәнбәк монологы). Автор аның үсешен сузып-су- зып тасвирлый, геройны чуар ситуацияләргә ташлый. Ә Әнис образы башкачарак төзелгән. Ул инде формалашып җиткән булып күз алдыбызга баса (яшь булуга карамастан). Ул таләпчән дә. күзәтүчән дә, хәтта нечкә сизгер дә Мондый яшьләр тормышта шактый. Аларның рухи халәте сау-сәламәт икән, бу бит үзеннән-үзө генә килмәгән. Димәк, боларны тәҗрибәле педагог, акыллы психолог тәрбияләп килгән Кем соң ул, Исәнбәкме? Ирле хатын артыннан йөрүче Исәнбәкме (Ч. Айтматовның Җәмиләсе хәтергә килә)? Димәк, автор геройны әхлакый эзләнүләр, үзгәреш һәм үсеш юлында күрсәтми, монда һәр геройның язмышы башкалар- ныкыннан аерым, үзенә күрә бер бө*енне тәшкил итә (пантеистик алым), һәм нәтиҗәдә күп кенә звенолар югала (мәсәлән, психологик анализ, геройлар мохиты киңлеге. характердагы бушлыкны тутырыр өчен яңа җеп-нокталар табу, образларны бер-берсенә тыгызрак бәйләү һ. б.). Ә менә «Төлке тоту кыен түгелвдә Ә Баянов романтик алымны сакланып кына эшкә җигә. Бу әсәрнең үзәгендә — кыяфәте һәм кыланышы белән Кола Брюньонга охшашлы, тормышка гашыйк тулы канлы милли-тарихи характер. Ф. Хөсни, Ә. Баяновтан аермалы буларак, яңа темалар, яңа күренешләр һәм ракурслар артыннан чапмый, бәлки чагыштырмача таррак күләмле күренешләрне йомшак һәм сихри ут яктысына китерә, һәрчак аларга яңа төс, яңача образлылык. тылсымлы аһәң өсти. Ф. Хөсни шагыйрьләребездән Нури Арсланов, Гамил Афзал, Равил Фәйзуллиннарны хәтерләтә. Әмма прозада, үзебезнең татар прозасында мин аңарга охшаган язучыны таба алмадым. Ләкин романтик башлангыч белән артык мавыгып китү еш кына аңарга да үзенең реалистик фикерләү сәләтен җәел җибәрергә комачаулык итә. Мәсәлән, «Гыйльменисаңда Ф. Хөсни чын мәгънәсендә тормышчан катлаулы образ бирергә исәп иткән. Әлмөхәммәт байның кызы Гыйльмениса Хафиз исемле егет белән йөргән (егет сабан туйларда көрәшеп батыр калган, оста биюче саналган) Шул Гыйльмениса авылның иң фәкыйрь егетенә ябышып чыга. Автор Гыйльмениса психологиясендә көтелмәгән бер «шартлау» булуын таный, ләкин героиня күңелендә булган хисләрфикерләр көрәшенә күзен йомып китә. Нәрсә кузгатты аның күңелен? Бурычмы. . Бурыч бит сыер сабырлыгы түгел. Бәлки мин-минлекне, эгоистик теләкләрне, инстинктларны басудыр. . Әлбәттә. бу үз-үзеннән генә хәл ителмәгәндер. Инде «Урталыктанга күчик. Аның авторы Аяз Гыйләҗевнең дә дөньяга карашы үзенчәлекле, һәм ул фикерләү спецификасы ягыннан күпмедер дәрәҗәдә Юрий Бондаревны хәтерләтеп куя. Әмма бу охшашлык. кызганычка каршы, иҗат җимешләре белән әлегә ныгытылмаган. Повестьның күп урыннарында автор сәбәпле бәйләнеш арканын кулдан ычкындыра аисә гел югалтып җибәрә Дөрес, моның белән ул безне беркадәр тирәнрәк ассоциацияләргә күнектерә, иҗади фикерләребезне уята, шаблоннан арындыра кебек. Ләкин һәр эштә чама булырга тиеш. Әсәрдә аңлатуы кыен булган каршылыклар да юк түгел. Нигә, әйтик, Шәйхи эчүгә сабыша һәм шуңа да карамастан ни өчен ул әүвәлге эшләгән урынына (инде бер куылгач) яңадан эшкә кабул ителә һәм эксперименталь группага, җитмәсә? Кем ул Гали Кадыйров? Нигә Рузалия үзе күптәннән күрмәгән кешегә ачылып китә? Баязит Гарифуллинның роле дә шактый томанлы. Нигәдер бу геройны Сәгыйть фигурасы арткы планга этәреп куя. Сәгыйть акыллы кеше күренә, аның талант турындагы фикерләре хәтердә кала: «Талант иясенең идеаллары бүгенге көн обывательләренең таләпләре белән тәңгәл килә алмый, Һич1 Талант алданрак күрергә тиеш, ераграк, тирәнрәк карарга». Ләкин бу фикерләрне герой үзе түгел, автор әйткән кебек тоела. Бит әле Сәгыйть әхлакый- рухи кыйммәтләрне тиешенчә аңына сыйдыра алмаган, ул ничек кенә матур, акыллы сөйләшмәсен, чынлыкта роботны гына хәтерләтә. Сәгыйть тормыш сынавын үтә алмады, үзенә тапшырылган эшне дә ярты юлда калдыра. Эксперименталь эзләнүләр, тикшерүләр күпме дәүләт, акчасын йотты, күпме көч алды, күпме кешеләрнең энергиясен һәм ышанычларын сарыф итте. Сәгыйть иптәшләре арасында түгел, Рузалия тирәсендә генә кайнаша. Мондый геройның кабат эшкә тотынуы бик шөбһәле, әлбәттә. Ә инде Баязит абый бөтенләй башка. Ул сүнеп барган эшкә яңа дәрт, яңа сулыш өрә. Ул иҗат кешесе, парадоксаль фикерләр иясе, тик авторның аны урта кул геройлар хәлендә калдыруы гына гаҗәп тоела. Инде зур күләмле проза әсәре иҗат иткән язучы алдында тагын бер нәрсә — ныклы җирлек булу шарты куела. Информация бездә байтак, ул башка милли әдәбиятларда да Җитәрлек. Информация дөньяда тау ташкыны тизлегендә үсә бара. Бөтен информация милли әдәбиятның үз җирлегенә туры китерелгән булырга тиеш. Ә әдәбиятның милли үзенчәлеге әле бик аз өйрәнелгән өлкә дисәк тә күл ялгышмабыздыр, шәт. Шуңа күрә бу өлкәгә кул сузмыйча гына, кайбер фикерләр белән уртаклашып узыйк. Милли дигәч тә традицияләр искә төшә. Ә без аларга шактый бай. Әүвәл заманнардан ук бикләнеп ятмадык, тарихның бер почмагына посмадык. Якташларыбыз Пугачев янында да катнашкан, Беернче Ватан сугышында да... Ә татар крестьяннары, эшчеләре бөтен Россия буйлап эш эзләп йөргәннәр, шахталарда, алтын приискаларын- да, нефть, балык промыселларында хезмәт иткәннәр. Димәк, традиция, беренче чиратта, халкыбызның үткәндәге тарихи бай тормышында ул Традицияләр турында газета- журнал битләрендә дә язылмый түгел. Нил Юзиев «Татар әдәбиятындагы гуманистик һәм реалистик традицияләрнең Октябрьдан соңгы яңа дәвердә нинди яңа хасиятләр белән баюы» турында яза («Социалистик Татарстан», 1975 ел, 25 июль). Интернациональлек традицияләренә К. Фасеев туктала («Социалистик Татарстан», 1975 ел, 26 январь). Эстетик традицияләр дә онытылмый, мәсәлән, Г. Кашшаф «Ил белән, халык белән» исемле мәкаләсендә «эстетиканың гүзәл традицияләрен дәвам иттерүче сүз осталарывн искә ала («Социалистик Татарстан», 1975 ел, 18 сентябрь). Гражданлык традицияләре турында 1965—1966 елларда Г. Тукай, М. Җәлил традицияләренә багышланган дискуссиядә шактый кызыклы гына мәкаләләр язылды. Әмма традицияләр бер генә әдәбият рамкаларында чикләнеп калмый, ул башка халыкларга да дуслык кулын суза, аларның барган юнәлешенә хәер-фатиха бирә, һәм үзе дә алардан ала. Традицияләрне ничек һәм нинди юнәлештә үстерү кирәклеге турында артык сөйләшеп тору кирәкмидер дә. Сөйләү белән генә күп эш майтарып булмас. Традицияләрне әдәбият эченә чумып, җентекләп, филологларча пөхтәләп һәм фәнни намус белән анализларга кирәк. Башка юлны күрмим. Традицияләр әсәрнең бөтен тукымасына сеңәләр, аларны кисәк-кисәк бүлеп булмый В Г. Белинский әйткәнчә, алар язучының дөньяга үзенчәлекле карашын тәШкил итә. һәм бу уңайдан да әле безнең алда җитди эзләнүләр тооа... Без өстән генә йөгереп үткән проблемалар диалектик рәвештә бергә бәйләнгән, һәр язучының үз мәктәбе, үз алымнары, үз сүзе һәм фикри дөньясы бар. Ләкин гомуми, уртак мәсьәләләр дә шактый гына. Логик фикерләү дә, конфликтны әсәр рамкасыннан чыгарып гасырлар арасындагы диалогка күчерү дә, әсәрнең катлаулы контексты да — бу проблемалар барлык язучылар өчен мөһим Һәм әһәмиятле. Алар фәлсәфи әһәмияткә ия.