Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Лэнгстон Хьюз, Американың негр язучысы Җир шары буйлап Җир шары буйлап юл уза Ленин. Ул барган якка чик юк, киртә юк — Дөньяда чөнки Ленин исемле Кояш чыкмаган якты иртә юк. Каршылый аны барча кешеләр — Кара тәнле дә, сары тәнле дә... Ул салган сукмак — миллионнар юлы, Ул юл кыен да, ул юл ямьле дә. Планета буйлап юл уза Ленин. Дуслар куана, дошман калтырый: Күгендә җирнең кызыл йолдызның Нурлары әнә ничек ялтырый! Леонард Кондратенко, рус шагыйре Ленин Триптих I ЛЕНИНГРАДТА ФИНЛЯНДИЯ ВОКЗАЛЫ ЯНЫНДАГЫ ҺӘЙКӘЛ Броневикка менеп баскан. Сөйли. Ишарәсен бронза моңы саклый: Кулын сузган алга юнәлтеп ул. Ә учында сүнмәс кояш балкый. Ул кояшта мең-мең җир көче бар. Көйрәт аны, заман, мәңге көйрәт. Шул мәңгелек уттан балкып торсын, Суынмасын мәңге бронза сурәт. Броневикка менеп баскан. Сөйли — Үлемсезлегенең гүя сызып юлын. Чорлар аша курыкмый уз син, броня! — Ди юлбашчы алга сузып кулын. 2 ЛЕНИН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТУЛЫ БАСМАСЫ Фикер — диңгез. Аны давыл айкый, Дулкын арты хәтәр дулкын бәреп! Шулай аңлыйм Ленин язганны мин, Укыйм аны шулай дулкынланып. Хәрби түгел, гади пинжәктән ул. Гасырларны узып атлый күптән. Җир шарының даһи остазы ул, Гадилеге аны бөек иткән. Аның сыйнфы — илләр, материклар. Кыю сафка бик-бик күпләр килә. Ул язган сүз, ул күрсәткән юлны Планетаның һәр почмагы белә. Атлаганда гел яктыны яклап, Менгән чакта тормыш үрләренә Без һәммәбез шуннан өйрәнәбез Көрәшү һәм җиңү һөнәренә. 3 ҖИР ШАРЫ МӘЙДАННАРЫНДА ОКТЯБРЬ ДЕМОНСТРАЦИЯСЕ Бөтен нәрсә — Ленин. Ул — һәр төштә. Барча юлда әйди, өнди Ленин. Безгә маяк, безнең байрак булып Киң галәмгә инде менде Ленин. Яктысында аның без яктырак, һәр офыкта аны күрә күңел. Аннан башка хәзер планетаның Яшәве дә инде мөмкин түгел. Бөтен нәрсә — Ленин. Ул — һәр төштә. Барча юлда әйди, өнди Ленин. Безгә маяк, безнең байрак булып Киң галәмгә инде менде Ленин. Ленин — безнең фикер кыйблабыз ул, Очкыннары кабына һәр йөрәктә. Безнең белән мәңге бергә булыр һәм хыялда Ленин, һәм көрәштә. Янко Димов, болгар шагыйре Яз бәйрәме Владимир Ильич Ленин, Туган көнең белән! Ил өстендә инде Яз очканын беләм. Ә күккә бит аны Син юнәлттең үзең. Блокнотка шуны Кичә язган сүзең Шул йолдызның зурлый Мәңге сүнмәс көчен — Бар халыклар җирдә Ышансыннар өчен. Владимир Ильич Ленин, Каплый алмас болыт — Кояш балкыр күктә Яз бәйрәме булып. Канат җәеп күккә Карый хыял күзе. Синең туган кенең — Яз бәйрәме үзе, Юк, бу очрак түгел. Бу — иң гадел закон. Халыклар һәм илләр Азатлыгы хакын Яклауларың син». Мәңгелеккә илтә. Йөрәкләргә — көч ул! Ул үлемсез итә! Зәки Нури тәрҗемәләре. Мәхмүт Хөсәен Бүген дә ул түргә уза Урамнарга яуган энҗе карлар Йолдызларга охшап җемелди. Сокландырып ак кар йолдызларын, Кызыл байрак җилдә җилферди. Кызыл байрак... Зурлый аны бар як — Алтмыш ел ул балкый иректә!.. Таң илтте ул — Октябрьның таңын Лайнерларда космик киңлеккә. Безнең байрак Айны алсулата, Чулпаннарда сибә нурларын. Ленин үзе космонавтлар белән Урый гүя галәм кырларын. • Юк, искерми мәңге аның фәне — Гел җимешле ул Фән, гел яңа. Ленинизм — безнең байрагыбыз, Компасыбыз барыр юлларда. Бүген дә ул түргә уза гүя Кремльдәге якты зал аша... Әйтерсең лә безнең белән бергә Тантанада үзе катнаша.