Логотип Казан Утлары
Шигърият

НӘНИЛӘР ҺӘМ ЗУРЛАР

Күпбелмеш китабыннан «БАРАБАН АЛЫЙК!» — Юк, юк, алмыйм! Эштә тавыштан да Тубал була башым көн дә менә! — Алыйк инде! Әти, мин кагармын С1ш йоклагач аны... Төнлә генә! КУАНДЫ ГЫНА — Сөт юк бүген, кызым. Сыер савылмады... Бик соң кайттым...— диде ана җайлап кына. — Энекәем,— дип кул чапты кызый,— димәк, Иртәгә син савасың гел каймак кына! ЯШЬТӘШЛӘР — Әйтмә миңа: «Оныгым, син бәләкәч» дип, Яшьтәш итеп сана, әби, үзеңә! — «Әби дә бер, сабый да бер!» диде әти, Мин ышанам аның һәрбер сүзенә. БАЛЕРИНА БУЛАСЫ КИЛӘ — Үскәч мин, әни, балетта биим! — Нәрсә беләсең син соң бу хакта? — Чөнки аларны кулга күтәреп Йөртәләр әнә сәхнәдә хәтта! ЧЕРКИ БИТЛЕГЕ — Бу битлек безне черкидән саклый,— Ди ата улы аңласын өчен. — Черки битенә кидерәләрме Ул безне тешли алмасын өчен? ТЫНЛЫ ОРКЕСТР КҮРГӘЧ Ул беренче күрә әле моны! Ә фикере инде ап-ачык: — Әни, нигә кагып йөри болар Безнең кастрюльләр капкачын? ТИРЛӘТМИ ТОРГАН итә Өр-яңа тун. Мех тыш. Шуның йонын Кырка малай... Ә әнисе эштә. — Бик тирләтә!—диде.— Мин тирләтмәс Итәм аны әни кайткан төшкә. КУНАК КҮРГӘЧ — Әнә безгә килә, әни, кунаклар! Елмаеп һәм кочак җәеп каршыла! Берсе әнә алдан атлый торт тотып... Үзем, әни, кул бирермен ансына. УРМАНДА ЙӨРГӘН ЧАКТА — Теге матур кош ничек атала? — Исемен белмим. Әмма ул тәти! — Кечкенә чакта кемнән дә булса Ник шуны сорап белмәдең, әти? ИКЕ УРАМ ЧАТЫНДА — Ник елыйсың? — Машиналар узмый... — Нигә кирәк алар сиңа, нәни? — Чөнки машиналар узмый торып Урам аша чыкма,— диде әни. АТАҢ НИ ДИЯР? — Йокыңны тизрәк күзгә керт! Соң бит инде... Атаң кайтыр... Күрсә ни дияр? — Беләм лә, «Җыелыш булды!..» диеп әйтер. КАТЫ КУЛ ҺӘМ ЙОМШАК СҮЗ — Түшәктә болай күп аунар булсаң, Каешлармын да! Мин — каты кул бит... — Үзең бит, әти, бер әйткән идең: «Ятканны кыйнау ярамый ул!» дип. АДАША ЯЗГАЧ — Бик биек морҗа. Кап кара төтен. Күпере былтыр ишелгән урам,— Аңлата сабый бер постовойга.— Шунда илтегез! Шул якта торам!. БИЛГЕЛЕ СӘБӘП — Әни, безнең рюмкалар кайда? — Күршеләр алдылар иртән. — Гәрәй абый әллә тагын Получка алдымы икән? Ә ЧЫНЫ КАЙДА? — Еракларда йөреп кайтты бабаң. Бүләгем бар! Менә тот шуны! — Бу бит... бу бит тңк уенчык «Волга»... Ә әнигә кирәк чып-чыны... ӘЙТТЕ, ИМЕШ... — Әни, әйтче, нигә җиргә Куп-куе чык төшә икән? — Чөнки җир кызу әйләнә — Шуңа тирләп-пешә икән. ӨЕ ЯНЫННАН УЗГАНДА ♦Ник күренми? Безнең Әхтә5и кайда?» — Тәрбияче шуны белмәк итте. — Ул «аягым минем сынды» диеп, Чаба-чаба өенә кереп китте. ЗООПАРКТАН КАЙТКАЧ — Яле, кызым, сөйлә, ниләр күрдең анда? Сөйлә, тыңлыйм! Эштән инде бушадым! — Маймылларны тел күрсәтеп, йодрык янап Үртәгән бер исерек абзый ошады. ӨЙРӘТКӘНЧӘ ӘЙТӘ АЛМАДЫ Әйтә ана: «Билет алмас өчен юлда, Мин бит әле биш яшемдә түгел!» диген. «Билетым юк! Мин алтыда инде!» диеп, Дөпдөресен әйтеп салды бала бүген. ЗООПАРКТА БӘЙРӘМ Бегемотка чәчәк ашаталар... Бүген аның туган көне икән. Уйлый бала: «Бу бегемот кайдан? һәм директор аның кеме икән?» УРАМДА КЫЗЛАР КҮРГӘЧ Сорый нәни: «Кем дә булса боларны ӘЛлә шулай кыйнаганмы, әтием? Күз күгәргән, ә иреннәр канаган...» — Алар шулай буялганнар, тәтием. КҮРШЕЛӘР БАКЧАСЫНДА — Күршеләрнең алмаларын өзеп Синме әллә җиргә ташладың? — Мин өзмәдем! Алар әче иде. Җиләк кенә анда ашадым...