Логотип Казан Утлары
Хикәя

МӘДИНӘ

 Байбашкарма председателе Сәлмән абый, гадәттә эшне бик кызу тота торган кеше, бу юлы ашыкмады. Миңа урын бирде дә, бизәк-бизәк чал кергән күркәм башын артка салып, шакмак идәнле кабинетында киләп сара башлады. Болай капылт кына ник чакыртты бу мине, сүзен ник башламый? Инде ерак юлдан алып килгән салкыннарым да чыгып бетте, иңнәремә кабинет җылысы үтте, ә ул һаман суза. Хәер, Сәлмән Гәрәевич миңа һәр вакыт башка авыл советы председательләреннән бераз аера төшебрәк димме карый. Моның асылын икебез генә бе рәгемдә нидер елкылдап үтте. — Гөлфара апаң пенсиягә китә бит, Мәдинә, — диде ул. — Беләм, Сәлмән Гәрәевич, бераз әзерлегем дә бар. — Эш анда түгел... Эш әзерлектә түгел, иптәш Фәттәхова, — диде ул рәсми тонга күчеп. — Без монда Гөлфара апаң урынына менә сезне чакырырга торабыз. Башкарма комитет председателе урынбасары итеп... Мин сискәнеп киттем. Көтмәгән идем моны, көтмәгән идем! Күңелемнең бер читенә ялкын кабынды. Ни әйтергә дә белми утырдым. Фәрманнар биреп яшәүләре дә кыен, бик кыен... Мин инде кыз чагымнан бирле егерме ел председатель. Минем кебек язмышлы хатын- кызга моның нәрсә икәнен бер үзем генә беләм. Инде бер баскыч югары күтәреләм икән, бу иртә ашкыну булмас, берәүнең дә иңбашына таянып күтәрелү дә булмас. Минем моңа инде хакым бардыр, шәт. лә торган кайбер сәбәпләр дә бар... Ниһаять, ул өстәле янына килеп утырды, һаман да сер саклаган зәңгәрсу күзләре белән туры гына бер карап алды. Бу караштан күк Сәлмән абый, минем якка күз салгалап, сабыр гына көтеп утырды. Иманым камил, күңелемдә нинди өермәләр күтәрелгәнне, алар- ның юнәлешен чамалый утырды ул. Әмма сүзе, хәрәкәте белән моны сиздермәде. — Ашыкмый гына уйлагыз, Мәдинә Хәбировна. Җавабын соңыннан бирерсез, — диде ул. — Югары үрелү булмасмы соң әле бу, Сәлмән Гәрәевич? Лаек- лырак кешеләр дә бардыр, — дидем мин. — Андыйлар бар барын. Инде сүз салучылар да булды, тик... — ул, күзләре белән генә көлемсерәп, миңа карап алды. — Урынбасар булып кем киләсен райбашкарма председателе үзе дә уйларга хаклыдыр. Шулай бит? Зур практик ул безнең Сәлмән абый! Мине Көйрәк Мәдинә дип тикмәгә генә йөртмәгәннәрен, тынгысыз җан икәнемне бик яхшы белә. Ә урынбасарына нык таяна алса, аның эше барачагын мин беләм. Ишеккә килгәндә күзем зур көзгегә төште. Мактансам мактаныйм: керфекләрем астында нурларым сүнмәгән, буй-сыным кызларныкына биргесез, битләремә еллар шәүләсе төшмәгән. Кыскасы, урыным бизәр килешем бар. Райбашкармадан чыккач та, тизрәк кайтырга ашыктым. Тизрәк ялгыз каласым, өемдә күңелемдәгеләрне тәртипкә салып, иркенләп бер уйланасым килә иде. Артышлы үрен төшеп тигез юлга чыккач, шофер Рафаил: — Нигә чакыртканнар, Мәдинә? — дип сорады. — Гөлфара апа пенсиягә китә. Аның урынына мине димлиләр. Рафаил руль тотып утырган җиреннән кымшынып куйды, әмма ләм-мим дәшмәде. Ул гел шулай: үзенекен бер вакытта да тота-каба гына белгертмәс. Ә инде сүзен әйткәндә, хаклы икәненә бик инанып әйтер. Минем әле барысын да бизмәнгә салып карыйсым бар, әмма күңелемнең түрендә мәсьәлә инде хәл ителгән, карар проекты язылган, кайбер өстәмәләр генә кертеп, кабул итәсе калган иде. Инде Суыксу күренә башлагач, Рафаилнең сүзен ишетәсем килде. — Син ни әйтерсең, Рафаил? — Мин, Мәдинә, кулны каршы күтәрәм! — диде ул. — Ник алай? — дидем мин, бер дә яратмыйча. Үткән тормышымны, кайгыхәсрәтләремне дә яхшы белгән Рафаилдән мондый сүзне көтмәгән идем. — Мактауга алма, Мәдинә, монда сүзнең чыны кирәк, — дип башлады ул. — Халык синнән игелек күрдеме? Күрде, Мәдинә. Әле тагын да күрергә хаклы. Ник дисәк, җырлап эшләр чакларың. Ә бездә менә ничек бит: бер җайлы кеше килеп чыкты исә, аны җәтрәк тегендә... — Рафаил кулын артка, райүзәк ягына селтәп алды. — Ә җайлы кешеләр монда кирәкмимени? Сине ансат кына җибәрергә мин нишләп кул күтәрим? Әле аның тагын башка якларын алсаң... — Башка якларын калдырып торсаң да ярый, Рафаил! — дип бүлдем мин аны. Авылга кайтсаң уйланып-сырланып өйдә утырулар кайда? Капкалап кына алдым да, эшемә менем киттем. Алай да, капкадан чыккач, тукталып калдым. Тәңкә-тәңкә карларын койган кышкы көн шул кадәр хозур, Югары урамнан барлык тыкрыклары күренеп, дәү бер поселоктай киң җәелеп яткан Суыксу аерата ямьле бүген. Әллә күңел түрем яктырып торгангамы бу? Моннан байтак еллар элек «Авыл төзелеше» журналыннан бёр яңалыкны бик ошатып, мин яңа йорт торгызучыларга өйне урам буена терәп түгел, ишегалды түренә- рәк салырга киңәш иткән идем. Әнә, урамнарыбыз нинди иркенәеп килә! Авыл читендә ап-ак стеналы пекарня, уртасында ике катлы урта мәктәп, аргы якта, зур тәрәзәләре белән көлеп, ясле-бакча карап тора, инеш буенда салына башлаган стадион... Менә бит, башкалардан соңга калып тотынсак та, бик калышмыйбыз. Соңгы елларда гына да күпме нәрсәләр торгызганбыз... Кемнәр килер, кем борчылып йөрер инде монда миннән соң? Белеп торсын, сакалы биленә җиткән низаглар да калдырып ктәм әле мин аңа. Менә хәзер дә, икенче каттагы кабинетыма кереп утыруым булды, шундый сакаллы низагның берсе, ишекне ачып, үз аягы белән килеп тә керде. Имәнленең Хәбир иде бу. Кызыл битле, төптәй нык ир уртасы кеше. Каршыма ук килеп утырды, зур сүз, үпкә сүзе әйтергә җыен РАДИК ФӘИЗОВ ф МӘДИНӘ ф ган төс белән ак кашлары астындагы чәнечкеле күзләрен миңа текәде. Бу аның мине «әзерләве». Менә ул тормышның тырпаеп чыккан бер терсәге: соңгы елларда авыл җирендә җәен колхозның вак- төяк эшләрендә генә йөреп, кышныңкыш буе түшәмгә төкереп ятучылар күренә башлады. Хәбир нәкъ әнә шундыйлардан. Хәер, ул түшәмгә төкереп кенә ятмый, дүрт чакрымдагы Имәнледән атнасына ике-өч мәртәбә Суыксуга төшә. Үзенә уңай шартлар тудыруны, төрле хезмәт күрсәтүне дауларга төшә ул. Имәнледә хәзер нибары сигез йорт, алар кечкенә урманлык буендагы аланга ябышкан, купмаска иман китергән кешеләр. Хәбир исә аларның илчесе. Менә ничәмә еллар инде алар Суыксуга күченеп төшүдән баш тарталар, шул сигез йортлы авылга телефон куюны, кибетен, медпунктын җайлауны даулыйлар. Ничә тапкыр күчәргә әйттек, машинасы, аты булыр, йорт- җир кузгатканда агачы-бүрәнәсе белән ярдәм итәрбез, дидек. Ә аларның һаман үз кыйблалары кыйбла. — Ут-күз чыкса, без нишләргә тиеш, Мәдинә? Кычкырып янып бетәргәме? Берәр яман сырхау тисә? Врач килгәнче аякны сузарга. Син шул арны уйлыйсыңмы, юкмы? — дип, бер үк балык башын чәйни башлады Хәбир. Менә шундый низаглар, кирелекләр талкый авыл советы председателен. Ә минем бүген күңелемне йөгәнләп, уйларымны тыеп торган кыршавым бераз бушап киткән иде. Үземнең сабакташым, егет- кыз чакта кулларымны да кыскалап йөргән Хәбирне бу юлы коры тотарга булдым. — Шуны әйт әле, Хәбир, атнага ничә төшәсең син монда? — дидем мин аңа. Ул аптырап күзләрен челт-челт йомгалады, әмма җавабын төгәл бирде: — Өч тапкыр. — Ничә ел буена? • — Ничә ел дип, гомергә инде. — Менә бит, сабакташ! Шул гомердә култык астыңа гына кыстыра төшсәң дә, бөтен йорт-җиреңне, мал-мөлкәтеңне ташып бетерә алыр идең. Ә беләсеңме Суыксуга ник күчмисең син? Бу юлы инде ул дәшмәде. — Алайса, үзем әйтеп күрсәтим әле. Үткән көзлектә өрлегеңә богыл чаклы бер үгез, сигез сарык, утыз каз, үрдәк түшкәсе асып куйдың син. Менә сине бәйләгән казык! — Монысын хөкүмәт тә мактый, — диде ул. — Колхозда кыл да кыймылдатмыйча, хуторда яту хисабына түгел. Монысын инде, сабакташым, берәү дә мактамый. — Бер юньле үнәрең булмагач аны... — Укы! — дидем мин. — Укыган кешегә эш муеннан. Бүген таңда колхозга ничә комбайнчы, тракторчы җитми. Анысын үзең дә бик беләсең. Укы башкалар кебек, эшлә башкалар кебек! Холыксыз Хәбир пырылдап чыгып китәр дигән идем, сүзләрем үзәккә тидеме, алай итмәде. — Тәки кузгалмый булмас микәнни, Мәдинә? — диде ул уйга калып. — Булмас, Хәбир, шунсыз булмас! Тармаклар эреләнә, авыллар эреләнә, күмәк хуҗалыкның тагын да күмәкләшә бару заманы бит бу. Ә син куак артында ялгыз яшәмәк буласың... Хәбир китүгә ишекне лештер генә ачып, Хәлимә килеп керде. Урынымнан торып каршырына килдем, ябык иңнәреннән тотып аулакка, шкаф ышыгындагы тирән креслога утырттым. Жәллим шушы баланы, аны күргән саен йөрәкләремә кан сава. — Җанашым минем, ни хәлләрең бар? — Әйбәт, Мәдинә апа, рәхмәт,— диде ул, гел суга тыгудан, бәрәңге, кер юудан ярыла башлаган куллары белән тез башларын сы- пыргалап. Минем яныма моң-зарын сөйләргә йөрми Хәлимә, андыйны белми ул. Азрак тынычлану, ял итү өчен килә ул монда. Мин кайчак аны кабинетымда калдырып, үзем чыгып та йөргәлим. Кайнаналар киленнәрен җәберләп яшәгән заманалар үтте, дип сөйләүчеләр булса, алар ялгыша әле, төрле хәлләр була. Урта мәктәп бусагасыннан фермага атлады, сыер сава башлады Хәлимә. Кояштай балкып, янып торган кыз иде, үзе шикелле үк яшь тракторчы егет Идрискә кияүгә чыкты. Икесе дә акыллы гына, юаш кына, бик пар килгәннәр, бәхетләре дә түгәрәк буласы иде. Идриснең әнисе — Күгәрчен Әминә — үзе күгәрчен чаклы гына, пышылдап кына сөйләшә торган нәрсә, әмма бик җете, җегәрле хатын, бар зәһәрен, усаллыкларын, йортка килен төшкәнче дип, эчендә яшереп саклаган икән. Көн юк Хәлимәгә бу йортта. Бар эш: бура хәтле сыерны, ничәмә баш сарыкны, каз-үрдәкне карау, Идрисне көн дә таң белән әзерләп, ашатып-эчертеп озату, кичен каршы алу, йорттагы тавык чүпләп бетермәслек башка вак-төяк эшләр, барысы да, барысы да Хәлимәгә. Болар бит фермадагы нинди авыр хезмәт өстенә. Инде башкасын әйтмим, фермадан төшешенә самавар чәен дә куеп каршыламый киленен Күгәрчен. Килене аз гына сүз әйттеме, кай- нана башын тотып урын өстенә ава. Атналар буена, күз яшьләре белән тукып, улына киленен әләкли. Ә Идрис, эштә нинди булган егет, монда исә әнисе сүзеннән чыга алмый... Йомшак креслода эреп, башын иңенә салган килеш йокымсырап киткән Хәлимәнең сулып калган битләренә, таралып төшкән кулларына карадым да, йөрәгем тагын телгәләнеп алды. Үзем, үзем гаепле... Вакытында чарасын күрмәдем, ярдәмгә килә белмәдем шушы балага. Мин, хатын-кыз башым белән, нинди азгыннарны, исерек* башларны авызлыкларга йөрәгем җиткән Мәдинә, шул Күгәрчен Әминәсенә юл куеп тордым. Кичке эшләрем, чәйләрем бик җәһәт булды бүген. Улым Рөстәм үз бүлмәсенә кереп китүгә, диванга менеп кунакладым. Түрдә ут та кабызмадым, телевизорны да куймадым. Пыяла ишектә Рөстәмнең ябык иңсәсе, әтисенекедәй кабарынкы маңгаена төшкән бөдрә чәчләре күренә. Унынчыда быел, бар белгәне: «Очучы булам!» Кичләрен бик озаклап утыра. Күрче, китабына иелүләренә кадәр әтисенә охшаган... Рөстәм әтисез үсә, үзем шушындый чибәрлегем белән тол утырам... Монысына да үзем гаепле... Аякларыма юрган каплап, уңайлап утырдым. Яле, Мәдинә, моңарчы ничек яшәдең син, председатель булып ниләр майтардың? ...Бала чагым... Ачык ишектә әтиемнең кәтүмкә асылган киң җилкәсе. Минаның йөзен, күзендә хәтерләмим, бары тик кәтүмкә аскан җилкәсе исемдә. Авыл советында секретарь булып эшләгәндә әниемне дә җирләдем. Ни әтиемә, ни әниемә балалык бурычымның ичмасам бер өлешен дә кайтара алмый калдым. Егерме өч яшьлек кыз вакытымда мин инде Суыксу авыл советы председателе идем. Эшли башлавымның беренче еллары. Көзге караңгы төндә ишегемне шакыдылар. Йөрәгем урыныннан куба, кулларым ишек келәсен күтәрә алмый. Ферма каравылчысы Мифтахетдин агай икән. — Авырсынмасаң, фермага гына менеп төш әле, кызым. Бер эшнең шаһиты булырсың, — ди ул. Тышта якты, беренче кар төшкән. Батырланган булам. Фермага менсәм, тез буыннарым тагын йомшый. Азык кухнясы артындагы аулакта кулларына пычак тоткан ике бәндә: ветсанитар Исмәгыйль бе РАДИК ФӘИЗОВф МӘДИНӘ ф лән көтүче Гарәфи. Ә җирдә быел гына күпме артыннан йөреп, акча түгеп күрше районнан алып кайткан нәселле таналарның берсе, ак маңгайлысы. Җанашым, җанашым! «Бездә моның әнисен уздырган сыер юк, тәрбия кыла белсәгез, сөтне биреп күрсәтә әле бу сезгә!» — дип мактап бирделәр. Менә... тәрбия кылдык... — Юньсезләр! Ни эшләгәнегезне беләсезме?! Башлары иелгән, таптаналар. — Жәлке, Мәдинә, жәлке. Нишлик, үзе кушты, иртәгә әзер булсын дип кисәтте. Иртүк мин колхоз председателе Хаҗи Мортазин янында. Илле яшьләрендә, өстәле янында да ничектер башын югары чөеп, сынын катырып утыра торган сәер бер кеше. Болай ярсып янына беренче керүем. Кыза күрмә, Мәдинә, кыза күрмә! — Бу ни бу, Хаҗи абый! Нәсел танасын егып суялар... Елмая. Көмеш тешләре күренеп китә, йөзе елмая. Ә сүзләре нинди?! — Аягын сындырган. Менә ветсанитардан белешмә.— Өстәлгә, минем якка, кәгазь кисәге килеп төшә. Өзгәләнәм, аның йөзендә дә аз гына борчылу, уйлану күрәсем килә. — Соң, Хаҗи абый, тамырга балта белән чабу бит бу! — Ә миңа ни боерасың? Запчасть кирәк, трансформатор кирәк, те- гесемонысы кирәк. Ә анда... майламыйча берсе дә купмый, җанкисәгем. Мин анда үлгәндә чалып калган үләксә ите күтәреп бара ал- •мыйм! — Шадралы йөздә кинәт ялтырап киткән күзләр балтырларымны, бөтен буй-сынымны карап ала.— Менә сезнең кебек чибәр ханымнар йөрсен иде анда. Бәлки башкача да кубар иде... Шушы минутта үземә бер ачыш ясыйм: бездә колхоз председателе булып Хаҗи Мортазин утырганда һаман да шул бишкә сатып алтыга алу булачак икән. Минем бөтен эшем шушы Мортазин белән тарткалашуга кайтып калачак икән. Мортазин безнең Суыксуга Хәтнәдән, анда район беткәч килде. Башта ук халык аның колхозда фатир-йорт була торып та семьясын алып килмичә, көн саен унике чакрымдагы Хәтнәсенә кайтып йөрүен яратмады. Миңа калса, колхоз председателенең читУән килгән кеше булуы бигрәк тә шәп: аның янына тугантумача, дус-иш кебекләр сукмагы тар була. Әмма ул шушы колхоз җирендә тормыш итәргә тиеш. Аның әллә кайдагы авылына кайтып йөрүләрен халык колхозны ташлап китү дип саный. Ә вакыты нинди иде? Тирә-як күршеләр тернәкләнеп килгән ул заманда безнең колхоз, безнең авыллар әле бер хәерче, җимерекләр утравы иде. Урнашның да абзары сыерлар өстенә ишелергә тора, бо- зауларныкының түбәсе ачык, елның-елында терлек азыгына кытлык, күпме мал үлә... Бер генә авылда да юньле клуб юк, мәктәпләр ремонт сорап шыгырдый, медпунктлар җитешми... Җыелышларда, авыл советы сессияләрендә һәркем шул турыда сөйли, күпме карарлар языла, ә эш һаман элеккечә, һаман да шул бер урында төймә төю иде. Менә төн йокыларымны йокламый әзерләнгән беренче сессиям. Халык алдында беренче тапкыр күңелемне ачып, уйларымны күтәреп чыгуым. — Ауган-түнгәнне, ватык-сыныкны санап вакыт үткәрмик әле, җәмәгать! Санап кына аларның саны кимемәс. Бүген безгә иң хаҗәте ни дә, чират башындагысы нәрсә? Менә шуларны конкрет билгелик тә, эшкә керешик. Кем башлый? Бер-беренә караштылар, кайберләре астыртын гына, уйдырып кына көлемсерәп куйды... Ә мин басып торам, көтәм, эчләрем тулы ут. Шулай ук аңламаслар, күңелләре кузгалмас, ялгызым гына басып торырмын микәнни? Юк, яшь депутат шофер Хәмбәл күтәрелә: — Исәпләгез әле, иптәшләр: язын-көзен Суыксудан олы юлга чыкканчы гына да күпме машина ватабыз, күпме горючий ягабыз, йөрәк итен күпме ашыйбыз? Шул өч чакрым арада ник күтәрмәскә дамба? Хәмбәл кузгатып кына җибәргән иде, башкалар күтәреп алдылар. Ялгышкансың син, Мәдинә. Үзең генә сызып йөрмисең икән әле. Бер дә алай түгел икән. Әнә, Хабил нәрсә ди?! — Торф булып шул торфны кайдан ташыйбыз. Акчаны юлга салып йөрү түгелме бу?! Бездән күршеләр көлә. Ә үзебездә торф юкмы? Тулып ята торф Түнтәр буйларында. Бульдозер белән өстен ачып җибәр дә, төя машинаң түнгәнче! — Ә Суыксу астында нинди болын рисвай булып ята. Ел саен су баса, юшкын утыра. Борын төбендә бит. Ник карамаска шуны, ник үлән чәчеп үстермәскә? — Ничә генә трактор ике сменада эшли икән безнең? Ә авылларда күпме яшьләр, ир-егетләр трай тибә... Башка колхозлар ел саен кеше укыта. Нигә безгә дә укытмаска? — Җитәкчелек юк бездә. Туасы көнне кайгырта белүче юк! 5 Каты әйтте халык, ачынып, күңел түреннән алып әйтте. Тик тиен- * гә түгел, ботакка тиде. Сессиядә барысына да баш кагып утырган Ха- “ җи абый иртәгесен кулын гына селтәде. — Андый эшләргә тотынырга бездә техникасы кайда да, башкасы кайда, җанкисәгем? Басуларга тирес чыгарасы бар, тракторларны ремонтка җибәрү графигы өзелә. Җыелышта анда акыл сатуы ансат, ә план өчен мин җавап бирәм. — Ә әйбәтләп, төптәнрәк уйласаң, Хаҗи абый... — Син әнә үзара салымыңны бел дә, кое-чишмәләреңне бел, җанкисәгем! Шунда кемдер битемә, муеннарыма үзенең пычрак, юеш куллары белән орынып алдымыни... Гарьләнүемне күрсәтәсем килмәде, тизрәк чыгып киттем. Авыл советының аның үз акчасы юк дәрәҗәсендә. Зур-зур каралтылары, яңа культура йортлары, мәктәпләре, кибетләре булган матур авылларны күрсәгез, белеп торыгыз: монда авыл советы председателе фәрманлы, ә колхоз председателе бик дәрманлы кеше. Хаҗи Морта- зин исә безнең колхозның киләчәгенә, авылларыбызның иртәгесе көненә битараф иде. ...Диванда утырган җиремнән аякларым оеды, кымшанып куйдым. Шул чактагы борчуларым, вәсвәсәләрем кире кайткандай, йөрәгем кага башлады. Алай да әрсез, кеше сүзеннән курыкмаган вакытларым бар иде... Менә мин райбашкармада. Кабинет ишеген ничек ачып кердем, Сәлмән абый каршысына ничек килеп утырдым — үзем дә белмим. Бик авыр ул кеше өстеннән сүз күтәреп йөрүләре, үзеңне мең тапкыр хаклы санасаң да авыр. Битләрем уттай яна, кулларымны кая куярга белмим, үзем, Сәлмән абыйга күтәрелеп карарга да кыймыйча, эчемдәге катуларымны таратам. Бер заман күз кырыем белән генә Сәлмән абыйга караган идем, өстемә салкын су койдылармыни... Райбашкарма председателе мине тыңлый, ә үзенең чыраенда аңларга теләүнең әсәре дә юк, чыраенда — эч пошу... — Ник туктадыгыз әле, иптәш Фәттәхова, дәвам итегез, — диде ул һәм... авызын кулы белән каплап иснәп куйды! — Башка әйтер сүзем юк! — дидем мин күңелем кайтып. Дөньясын күрәсем килми иде бу минутта, аяк астында идән ярылса, шунда төшеп китәргә әзер идем. — Хаҗи ул шулайрак инде... — диде Сәлмән абый тел төбен яшереп кенә һәм тагын да томанлы итеп бетерде: — Ә болан сезнең авыл советы бик арттагылар рәтендә түгел үзе, иптәш Фәттәхова... К ФӘИЗОВф МӘДИНӘ ф Ни әйтергә теләгәндер, ул вакытта да төшенмәдем, әле дә булса анык кына белмим. Райбашкарма председателе безнең авылларда булгалый, әмма Мортазинга бернинди дуслык, аеруча игътибар галәмәте күрсәтми иде. Шулай да алар электә, Хәтнә район үзәге заманнарда, бергә эшләгәннәр, әшнә булганнар дигәнне ишеткәләгән идем, һәрхәлдә, райбашкарма председателенең Хаҗи Мортазинны яклау ягында икәнен төшенеп алдым. Көзлектә иртә башланган карлы-бозлы яңгырлар аркасында бездә бәрәңге алу озакка сузылды. Туңдырып, аз гына кар да төшкән бер иртәдә без, хатынкызлар, югары басуга менеп киләбез. Каршыбызга — бригадир Закирҗан. Ул ерактан ук кулын болгый: — Бәрәңге бетте, хатыннар! Йөрмәгез азап чигеп. Башка хатынар шунда Ук кире борылдылар. Мин исә бригадирны көтеп, якасыннан алырдай булып торам. — Ничек бетсен?! Кичтән дүрт гектар бәрәңге калды бит... Башың бетәрлек эш бит бу! Бригадирның коты алына. —Зинһар, бетермә мине, Мәдинә. Үзе кушты... Төнлә сукалатып ташларга кушты. Райкомнан курка... — дип пышылдый. Хаҗи Мортазин ише җанын мамыкка төргән бәндәләр бездә тагын бар, тагын байтак иде шул әле. Мин боларга түземлегем бетеп, райком секретаре Габбас Сәламо- вичның үзе янына киттем. Секретарь дикъкать белән, бүлдерми тыңлый. Әле мин сөйләп туктагач та дәшми утыра. Аннары урыныннан торып, каршыма килеп баса. — Тәк, тәк... — Аның кырыс соры күзләре, җанымнан кер эзләгәндәй, миңа текәлә. — Авыл советы председателе колхоз председателе өстеннән жалоба күтәреп йөри инде, алайса. Шулай аңларгамы моны? Аның бу карашыннан, бу сүзләреннән коелып төшсәм дә, җавапсыз калмыйм. Мин дөреслек эзләп юлга чыккан кеше, барысын да күтәрергә, барысына да түзәргә тиеш. — Ничек теләсәгез, шулай аңлагыз, Габбас Сәламович. Мин булганны, бары булганны гына сөйләдем. — Барысын да сөйләмәдегез шул, иптәш Фәттәхова. Ә Мортазин- ның хатыннар артыннан сөйрәлүе, яка астына салырга яратуы? Әллә сөйләгәннәремне гайбәткә саный, әллә инде барысын да ишетәсе килә, белмәссең. — Анысын, коммунист буларак, үзеннән сорарсыз! — Ә сезнең үзегез турында да мәгълүматлар бар әле бездә, мәсәлән, шәл бәйләвегез, мамык белән сату итүегез... Утырган урындыкларыма кадәр чайкалып киткәндәй була, әмма бу юлы да җавапсыз калмыйм. — Безнең як халкы моңарчы ирләр тапкан акчага түгел, хатыннар шәл бәйләп алган акчага көн итте, Габбас Сәламович! Сез моны үзегез дә беләсез. Дөрес, минем хәзер моңа мохтаҗлыгым юк. Әмма мин, авыл кызы, бала чагымнан шәл бәйләп үстем. Кичләрен әле дә кулыма алгалыйм. Монысы хак. Ә менә мамык белән сату итүем — нахак. Кем җиткерде сезгә мондый әшәке гайбәтне?! — Минем сулышым каба, йөрәкләрем сикерә, елыйсыларым килә. Ә секретарь исә тып-тыныч. — Ә менә сез, иптәш Фәттәхова, председатель итеп кемне күрсәтер идегез? — Үзебезнең авылдан Мифтахетдинов Хәйдәр авыл хуҗалыгы институтын бетерә. Инде укырга да яшь егет килеш кенә кермәде. Бригадир булып байтак еллар эшләгәч, үзем булышып керттем, Габбас Сәламович. — Ай да Фәттәхова! — дип көлә секретарь, ә сүзен бик рәсми, сәер итеп очлый. — Кайтыгыз да әйбәтләп кенә эшләгез, иптәш Фэттэхова. Сез — авыл советы председателе — колхоз председателенә юнәлеш бирергә, кыенлыклар белән бергәләп көрәшергә тиешле. Ир-атлар, зур эш башында торганнары да, хатын-кыз халкыннан тел төбендәген яшерә алабыз дип, бик тә ялгышалар. Мин инде сүз башында ук сиздем: райком секретаре минем якта, минем якта иде! Шулай да ул көнне өй^ә кәефем кырылып кайтып кердем. Башка вакытта эшләрем белән артыгын кызыксынмаган ирем Сәүбән дә моңа игътибар итте. — Бик чуарланып йөрисең әле син бу арада, Мәдинә. — Чуарлану түгел бу, дөреслекне эзлим. — һе, дөреслек... Юлы бик бормалы аның. Инерция дигән нәрсә бик көчле бездә. Сәүбән, Сәүбән!.. ...Уйларым үзгәреп, айнып киткәндәй булдым. Инде Рөстәм бүлмәсе ишегендәге ут сүнгән, тышта кичтән күтәрелгән җил дә басылган, өй эче дөм караңгы, моңсу тынлык урнашкан иде. Күкрәгемә каты төер килеп укмашты. Юрганыма төренеп байтак утыргач кына иңнәрем җылынып, күкрәгемдәге төер таралып китте. Керфекләрем чыланды... Без, хатыннар, аеруча эш башындарак торган хатыннар, мәхәббәтне саклый белмибез. Аны җаваплылык тойгысы белән янәшә куеп, матур букеттай саклап, кадерләп кенә, югары күтәреп бара белмибез. Шуңа күрә күпчелегебез яшьләй тол кала. Сәүбән белән без егет-кыз вакыттан ук бер-беребезне белеп, яратышып өйләнештек. Сәүбән авылдагы бик хәсиятле гаиләдән иде, яшьтиләреннән буйсынга да ныграк, холкы да җитди булып үсте. Укытучы, оста математик, читтән торып укыды, югары белем алды. Тату тордык. Ул минем районнан килгән кешеләр белән янәшә машиналарда утырып йөрүләремә, кайчак соңрак калып кайтуларыма да уңайсызлану, көнләшү галәмәте күрсәтмәде. Андый тойгылардан өстен иде Сәүбән. Еш кына әле мине чәен әзерләп, вак-төяк эшләрне дә карап каршылый иде. Бәлки ул, сау-сәламәт, тыныч, сабыр холыклы кеше, миннән башканы көткәндер, кайгыртуыма мохтаҗ булгандыр. Мин исә аның күңелен аңлап бетермәдем, вакытым җитмәде, дөресрәге, моңа омтылмадым. Ә соңыннан инде саксызлык ук күрсәттем. Менә хәзер утырам инде... ...Сәүбәннең «инерция көче» дигәне рас килде. Мин күңелем әрнеп дәү абыйларның ишекләрен шакый башлаганнан соң да Хаҗи Мор- тазин безнең колхозда берничә ел председательлек итте. Берзаман шулай колхозларда отчет-сайлаулар башланыр алдыннан Мортазин белән мине райкомга чакырдылар. Башта секретарь янына Мортазин кереп китте, мин алгы бүлмәдә калдым. Бераздан Габбас Сәламович звоногы белән генә ярдәмчесе ” кертте. Ә Роза секретарь яныннан чыкканда әллә ялгыш, әллә юри инде, ике катлы ишекләрнең тышкысын аз гына ачык калдырды. Мин, теләсәм-теләмәсәм дә, секретарьның Мортазинга әйткән соңгы сүзләрен ишеттем: — Фәттахова монда килеп синең ваемсызлыгыңнан, булдыксызлыгыңнан гына зарланып йөрде. Ә син ниләр генә әйтеп бетермәдең... Кем икәнеңне күрсәттең инде... Кабинеттан чыкканда Хаҗи абыйның тәмам сөмсере коелган, ул бер мескенгә әйләнеп калган иде. Аның миңа рәнҗүле карашын әле дә онытасым юк. Артыннан чыгып нидер әйтәсем, ни өчендер гафу үтенәсем килде. Ләкин мине шунда ук кабинетка чакырдылар. РАДИК «ӘИЗОВ ф МӘДИНӘ ф Розаны чакырып — Әлегә үзегез генә белегез, иптәш Фәттәхова. Иптәш Мортазин үзен башка эшкә күчерүне сорый. Ә Хәйдәр Мифтахетдинов кандидатурасы турында без монда уйлашырбыз. Мин аның әтисе Мифтахетдин абзыйны яхшы беләм. Төпле кешеләр алар,— диде Габбас Сә- ламович һәм сүзсез генә кулымны кысты. Мин аны бик яхшы аңладым: Мортазин кебек җитәкчеләрдән котылу райком секретарьларына да уен эш түгел икән. Отчет-сайлау җыелышына райкомнан вәкил булып килгән Нурзадә: «Иптәш Мортазин сәламәтлеге какшау сәбәпле бу җыелышта үзен председатель вазифаларыннан азат итүне сорый. Хөрмәтле Хажи Сәетгәрәевичкә колхоз производствосын үстерүдә күп көч һәм хезмәт куйганы өчен райком исеменнән рәхмәт белдерәбез. Ә аның урынына үзегезнең авылдан Хәйдәр Мифтахетдинов кандидатурасын тәкъдим итәбез!» —дигәч, халык Суыксуның ат абзарыдай шыксыз, ат абзарыдай салкын клубының тәбәнәк түшәмен күтәрә язып кул чапты. Кәефеннән зарланып үзен хәзер үк Хәтнәсенә кайтарып җибәрүне сораган Хаҗи Мортазинны ишеккә кадәр алкышлап озаттылар. Мин әле аның артыннан аяк тибеп, идән дөбердәтерләр, сызгырып калырлар дип тә курыккан идем. Ярый әле, халыкның күңеле киң... Хәйдәр инде укуын бетереп, район авыл хуҗалыгы идарәсендә берәр ел эшләгән, үзебезнең колхоздагы хәлләргә бик көенеп, берүзе тотынып, тырышып карыйсы килеп йөри икән. Шуңа күрәдер, җыелышта үз исеме аталгач, ялындыру, чытлыклану галәмәте күрсәтеп тормады. Халык алдына чыгып басты да, маңгаена төшеп торган куе чәчләрен бер якка сыпырып үз сүзен әйтте: — Олы агайлар, абыйлар, апалар, мин — риза! — диде ул.— Тик минем бер шартым бар: бер-беребезгә таләпчән булыйк! Сез шуңа ризамы? — Риза! — диде зал бер күкрәктән. — Бергәләп тырышыйк! Шул көнне үк Хәйдәр правление утырышы җыйды. Кереш сүз ясап, Мортазиннан калган «мирасларны» санап тормады ул. Туры- дан-туры эшкә тотынды. — Ахунҗан абый, без быел күпме мал симертәбез? Дәүләткә күпме ит сатабыз? Кварталлап ясалган расчетларың бармы? — диде ул зоотехник Ахунҗан абыйга. — Расчетлар ни әле... Төзеп бетерәсе бар... — Бер атнадан минем янга төгәл расчетлар белән керәсез! — диде Хәйдәр һәм сорап куйды. — Менә сез, дөнья күргән кеше, шуны әйтегез әле: сыерларга башакны оннан биргәндә яхшымы, әллә саламга ярма болгатып биргәндәме? Ахунҗан абый кече күңелле, уенчак сүзле кеше, председательнең рульне кая тотканын абайламады. — Әлбәттә инде, оннан, Хәйдәр энем. Сыер малы бөртек яратамыни, әйттең сүз, хи-хи... — дип кеткелдәп куйды. — Шулай булгач, нигә сыерларга башакны сыер яратмаган бөртек белән бирәсез? Урнаштагы тегермән нигә ярма яра, он тартмый? Ахунҗан абый бик уңайсызланды, тирә-ягына карап алды. Ләкин аны яклап сүз салырга җыенучы күренмәде. Хәйдәр куйган сорау барысын да уйга калдырган иде. — Анысын әнә ферма мөдиреннән сорарсыз инде, — диде Ахунҗан абый. — Ферма мөдиреннән сез сорарсыз, иптәш Шакирҗанов! — диде Хәйдәр.— Мин — колхоз председателе. Минем терлекчелек өчен тулы җаваплы, ферма мөдирләре белән эшләргә тиешле зоотехнигым бар. Кешеләр астыртын гына бер-беренә карашып алдылар. Беркемгә дә каты бәрелмичә, шаян сүз кыстыргалап кына утырырга күнегел- гән иде шул моңарчы. Дилбегәнең нинди кулга эләккәнен хәзер сизделәр. Безнең колхоз тарихында яңа бер утырыш иде бу. Бар халыкны, шул исәптән минем үземне дә, барыннан да бигрәк моңарчы авылга атна араларында гына кайтып йөргән Хәйдәрнең колхоздагы хәлләрне безнең үзебездән дә яхшы белүе гаҗәпләндерде. Ул көнне мин өйгә ничек кайтканымны да белмим. Аякларым белән җиргә басыпмы, аркама үсеп чыккан канатларым белән очыпмы? Ә өйдә мине Сәүбән үз хәбәре белән каршылады. — Мәшәкать чыгып тора әле, Мәдинәкәй. Мине Ташкүпергә директор итеп җибәрмәкчеләр. Олы юлга җыен,— диде ул, күңелсез хәбәр әйткәндәй. Ә үзе мине кочаклап, битләремнән үбеп алды, үзенең куанычы күкрәгенә сыймый иде. Сәүбән безнең Суыксу мәктәбендә, гомумән мәктәпләрдә математика фәнен укыту тәртипләреннән канәгать түгел, кабинет системасы, факультативлар кертү турында планнар корып йөри иде. Димәк, үзен директор итеп кая гына җибәрсәләр дә барачак. — Ничек була инде бу? — дидем мин ни уйларга да белмичә. — Ә мин ризалык та бирдем инде, — диде Сәүбән. Аптырашта калдым. Инде күпме ишекләр шакып, йөз суларымны түгеп теләгемә ирешкәч кенә... Колхоз белән җитәкчелек итәргә күпме өметләр баглаган, ярдәмнәр вәгъдәләгән кеше килгәч кенә... Сессияләрдә үзем белән бергәләп кайгырышкан олыларга, авылдашларга хыянәт иткән төсле... Юк, юк, мин авылымны, эшемне ташлап китә алмыйм! • Сәүбән белән бер-беребезгә сыенып, шушы диванда бик озьк утырдык без ул кичтә. Ахырда киләсе уку елына кадәр мин монда калып торырга дигән карарга килдек. Алты чакрымлы Ташкүпердән бара-кайта йөрүне бер дә авырга алмады Сәүбән, «эштән соң бер җилләү ул» дип, аннан да канәгать иде. Ул арада язы, аның арты җәе дә үтеп китте, көзе җитте. Ә минем мәшәкатьләрем арта гына бара: кыр эшләре аз гына җиңелгәч тә Суыксудан олы юлга дамба күтәртә башлыйсы, яңа салып чыккан медпунктка кирәк-ярагын, шәфкать туташын табасы, салынып беткән ясле-бакчага өстәлләр, тәбәнәк урындыклар, идән паласлары, уенчыклар, балаларны утыртыр өчен чүлмәкләр юнәтәсе, армиядән авылга кайткан егетләрне каршылау турында уйлыйсы, тагын меңләгән мәшәкать чыгып кына тора иде. Әле көзләр җиткәч тә без Ташкүпергә күчеп китә алмадык. Китә алмадык, имеш?!. Утырма ичмасам!.. Мәхәббәтемне саклый белмәдем, Сәүбән кебек иремне башка берәүгә үз кулларым белән биреп җибәрдем диген... Көзге бер кичтә, аяк аслары бик пычрак булып әллә инде бер ай кайтмый торганнан соң, Сәүбән гадәттәгедән иртәрәк, мин эштән төшкәнче үк кайтып керде. Бусагадан сәер атлап керүләреннән, күз карашыннан ук сискәнеп, имәнеп киттем: бу элекке Сәүбән түгел, бу минем Сәүбәнем түгел иде... Керсез күңелле, икейөзлеләнүне белми торган кеше иде Сәүбән. Миннән ни дә булса яшереп тормады. — Мин китәм, Мәдинә. Мин башка берәүне яраттым,—диде ул.— Башкасы белән, зинһар, бер-беребезне түбәнсетмик. Бергә кичергән тормышыбыз хакына... Мин шунда баскан урынымда коелып төштем. — Кем ул? — дип кенә сорый алдым. — Укытучы. Быел килде, — диде Сәүбән.' Вакыт яраларны дәвалый, тормыш акрынлап булса да үз сукмагына кайта икән ул. Менә Сәүбәннән башка торуыма да ничәнче ел китте... Үземә дә сүз салучылар, күңелем кузгалулары булмады түгел. Менә әле район авыл хуҗалыгы идарәсенә быел гына башка җирРАДИК Ф Ә И З О II ф МӘДИНӘ ф дән килеп урнашкан берәү көзлектә безнең колхозда булып киткән иде. Аның да тормыш иптәше үзенә ияреп килмәгән, башка берәүне тапкан. Әйбәт кеше күренде ул миңа. Туктачы, тукта, ниләр хыялланып утырам соң әле мин болай? Кичтән алып шушы кара төнгәчә тормышымнан зарланып, күңелем елап утырам түгелме... Мин шушында күпме маңгай тирем, йөз суым, күз яшьләрем тамган Суыксуны хәзерге көненә җиткерү хакына үзенең мәхәббәтен югалтуга кадәр барып җиткән Мәдинә... Ничәмә еллар бергә эшләгән кешеләремне, Мифтахетдин бабайларны, үземнең яклавыма мохтаҗ Хәлимәләрне ташлап... Фикерләрем тәмам чуалды, кан басымым күтәрелеп, колакларым шаулый башлады. Бая көндез карарымны бик ашыгып чыгармадым микән дигән шик килде. Ә бит әле күңелемнең түрен татлы кытыклап, нур сибеп торган уйларым, хыялларым бар иде. Шушында, Суыксу җирендә... Кабинетымда авылның генеральный планы эленеп тора. Икешәр катлы йортлар тезелеп киткән урамнары, асфальт түшәлгән мәйданнары, уртасында матур буасы булган бер яңа авыл безнең Суыксу. Ә кемнәр тагын да яңарак итәр минем авылымны? Моның өчен тагын бик күп, бик күп эшләр башкарасы бар бит әле. Уйларым тәмам чуалып ни хәл итәргә дә белмичә утырдым-утыр- дым да, үксеп мендәремә капландым. * *. * Иртән идарәгә менүемә, Хәйдәр мине үзе янына чакыртып алды. Ул куе чәчләрен маңгаеннан сыпырып куйган, күңеле бик күтәренке, ниндидер зур куанычы бар иде. — Нигә чакырганнар кичә, Мәдинә апа? — диде ул һәм минем җавабымны да көтмәстән, үзенекен сөйләп китте: — Эшләр пешәргә тора әле безнең, Мәдинә апа. Кичә Казан шалтыратты. Культура йортына дигән силикат кирпечне алып кайта башларга мөмкин. Синең өлешкә тагын бер куаныч. Мин Булатов белән сөйләштем: культура йортында балалар өчен музыка мәктәбе ачу бик тә мәгъкуль эш диде. Шунда Хәйдәр миңа күтәрелеп карады: — Тукта әле, Мәдинә апа, ни булды сиңа?! — Мин ни... бер язуымны гына онытып калдырганмын... Хәзер киләм... — дидем мин һәм тизрәк кабинетыма чыгып киттем. Ашыга- ашыга телефоннан райбашкарма номерын җыйдым. Сәлмән абый, көтеп кенә утыргандай, трубканы шунда ук алды. — Гафу итегез, Сәлмән Гәрәевич, мин монда кире уйлап торам әле, — дидем мин. — Шулаймыни? — дип сузды ул гаҗәпләнгән һәм бераз үпкәсен дә белдергән тонда. Байтак сүзсез торгач, өстәп куйды: — Ярый, үзегезгә карагыз тагын, иптәш Фәттәхова. Монда... кандидатлар бар иде үзе... Шунда өстемнән тау-ташлар, иңнәремнән моңарчы күрелмәгән әллә ниндидер авырлыклар төшкән кебек булды. Ниндидер үкенү хисе күңелне шакый башлаган иде дә, мин аны тыңлап тормадым, секретарем Зөлфирәгә эндәштем: — Хәсибуллина Әмйнәне чакырт әле, Зөлфирә. — Күгәрчен Әминәсенме? Ни бар, Мәдинә апа? — диде Зөлфирә бераз аптырабрак. — Сөйләшәсем бар! Яңа эш көнем башланып китте.