Логотип Казан Утлары
Повесть

КЕШЕ КИТӘ- ҖЫРЫ КАЛА

Хисмәт кода судлашып йөрмәде... . әхетеңне сыер сөзсә — көтү көткән акчаңны да җы- ■ >епала алмассың, диләр... Өйләнүнең бәла-казасы Шәяхмәт агайның нигезеннән килә. Аларның өй буГГжЛН расында әйләнмәле бер бүрәнә бар. Хәбирә карчыкLfcFl ш М В ның әйтүенчә, бөтен бәхетсезлекнең башы шунда, jqutl "Во Шәяхмәтнең беренче кат өйләнүе ундүртенче елда __ | булды. Ләкин империалистик сугышның бу мәсьә- ^^1 ләгә зыяны тимәде диярлек. Хикмәт анда булмады. Никахтан сон ,,әкъ КИЯҮ булып керәсе көнне генә У кыздан хәбәр җибәрделәр: үлсәм үләм, Шәяхмәтне куеныма кертмим дип әтисенә елап тавыш чыгарган. Кызның әтисе кияү төшерәсе көнне кара кайгысына батып карт хәзрәт янына килде. — Хәзрәт, кыз чыгымлап тора, нишлибез? — диде. Карт хәзрәт сирәк сакалын сыпырып аптырап калды. Соңгы елларда кызның ризалыгыннан башка никах укыган өчен бер-ике мулланың указы ычкынган иде. Бу мәсьәләне «Йолдыз» гәзитәсе бик күзәтеп бара, аның һәр санында муллаларның кыңгыр эшләрен чеметкәләп торалар. Өйлә намазына дип тәһарәт яңарткан хәзрәт үзенең фамилиясен шул секундта «Йолдыз» битендә итеп күз алдына китерде. Алла сакласын, алла сакласын... Шәяхмәт урынына келәткә карт хәзрәт үзе керде. Келәт ишегенең аратасын тыкты да, идәндәге ак жәймәле түшәктә тәгәрәп елап яткан буй җиткән кыз янына утырды. — Асыгыз, кисегез, мулла абзый, яратмыйм шул егетне.— дип. кыз калтыранып елады. Хәзрәт ике ут арасында калды. Кыз, чыннан да, кызганыч иде. Икенче яктан караганда —ак келәт, ап-ак җәймә җәелгән йомшак урын. Шәяхмәт үзе төскә-биткә ярыйсы гына егет. Я. нәрсә була инде кнреләнмәсә? Тагын ни кирәк инде? — Минем хакка гына, — диде хәзрәт, кызның кул аркасын сыйпап.— Әйе, минем хакка гына. Әгәр син хәзер киреләнсәң — мине харап итәсен. Никах укыган өчен мине указсыз калдырырлар. Балаларым күп, үзем карт. Минем хакка гына... Бер дә булмаса ике өч атнадан аерылырсың. Зинһар дип әйтәм.., Бер дә булмаса, аерым йоклап торырсыз. Алай да ярый... Хәзрәт әйткәнчә, ике атнадан Шәяхмәтнең хатыны аерылып китте. Йортка килен кирәк иде, аннан соң чын җылы түшәкнең дә нәрсә икәнен беләсе килә иде, егет икенче хатын алу турында исәп йөртә башлады. Сугышка китәр алдыннан Шәяхмәт күрше авылдан ире хәбәрсез югалган солдатканы ияртте дә кайтты. Бу юлы инде кияүләп йөрисе түгел иде — хәзрәтне чәйгә алып киләсе дә, күз алдында никах кына укытасы. Хәзрәт бик кәефләнеп, көйли-көйли, тәһарәткә әзерләнеп йөри иде. Даре двнья Хуптыр, әмма Ахры — мәуте улмаса. Даре гогъба Хуштыр, әмма Шиддәте нар [ улмаса...I Шул вакыт аны никах мәҗлесенә чакырдылар. Итле аш нее чыккан тәбәнәк өйгә килеп кергәч, хәзрәтнең күзе чыбылдык артындарак посынып бәлеш майлап яткан яшь киленгә төште, һай, бу Шәяхмәт! Ннндк сылу, яшь солдатканы эләктергән бит! Яшь киленнең тәнендәге куәт, дәрт ике-өч адымнан сизелеп тора иде. Менә бәхетле кеше бу Шәяхмәт... Ләкин авызыңа керергә язмаган ризык булса, юк инде. Аркан белән тартсаң да керми. — Иреннев үлгәнлегенә белешмәң бармы? — диде хәзрәт, кулларын кызыл башлы сөлгегә сөртеп. Моны башта әһәмиятсез сорау дип белделәр. Үлгәнлеккә хәбәр юк иде... Хәзрәт чөйдәге бишмәтенә үрелде. — һичничек булдыра алмыйм, җәмәгать, — диде ул, авызын ачып катып калган Шәяхмәткә һәм карт-карчыкка карап. — Әйе, булдыра алмыйм. Анын өчен мөфти хәзрәтләренең фәтвасы бар: ире сугышта үлгәнлеккә белешмәсе булмаган хатыннарга нйках укымаска. Әнә бүген генә гәзиттә күрдем! шуның аркасында Бөре өязендә бер мулланың указы ычкынган. Мине дә кызганыгыз: үзем карт, алты кызым бар. Указсыз мин нишлим? Ә? Ире исәнсау кайтып минем өстән мәхкәмәгә бирсә, мин нишлим? Алла берүк үзе сакласын... Чыбылдык артыннан мышык-мышык елаган тавыш ишетелде. Яшь хатын да, Шәяхмәт тә кызганыч булып тоелдылар. Ләкин ни хәл итмәк кирәк? Еллар үтеп, заманалар үзгәреп, инде башкага өйләнеп, хатыныннан бербер артлы ике бала тугач та Шәяхмәт: — Ну, хәзрәт, шул кадәр күңелем кергән иде теге солдаткага, бер генә кич булса да рөхсәт итмәдең, — дип, берничә тапкыр карт муллага чынчыннан үпкә күзен белдерде. Өйләнү хикмәтләре нәсел буенча шулай дәвам итәр дип кем уйлаган? Шәяхмәтнең олы улы Хәкимулла тыныч вакытта, яңа заманда өйләнде, мулланың инде кирәге юк иде, шулай да шау-шулы булды. Борчулы булды. Әтисе кебек йомык кына егет иде өйләнгәнче, уйламаганда бер-ике әкәмәт ясап ташлады. Кыш иде — ел авыр килде. Районда игеннәр начар булды, халык впнсез калды. Хезмәт көне аз булган Ташлытаудагы крахмал заводыннан бәрәңге бардасы ташыдылар. Район оешканнан бирле райбашкарма комитеты рәисе булып эшләгән Габитов шул елны гына озак авырудан соң дөнья куйды. Яман телле кулаклар колхозның I Дөнья йорты, агар ааыа ахыры —улеме булмаса, бик әйбәт; көчле уты булмаса, ахирәт йорты да айбат. икмәксез калуын шуңа бәйләп, теш ыржайтып көлделәр. Имеш, Габитов үләр алдыннан аның урынбасары больницага кереп: — Синнән башка нишләрбез, иптәш Габитов? —дип борчылып кв- ңәш сораган. Тегесе: — Бу елга түзегез, бар да булыр, — дйгән, имеш. Аның урынына ♦ калган урынбасар, янәсе, шунда «барда булыр» дип аңлаган,,. i Бераздан атлар кырыла башлады. Яшьләр икмәкле җирләргә эшкә < таралдылар. Егетләр лесхоздагы ЧТЗ тракторларына шакмак турарга 3 киттеләр. Шәяхмәт исә малайларын чнткә чыгармады, Хәкимулланы ат * карарга урнаштырды, аның артыннан буй үсеп килгән Нургалине, Таш- % лытау ТБУМ 1 ына йөртеп, ничек кенә булмасын укымышлы кеше итәргә i теләде. Нәкъ шул авыр көннәрдә Хәкимулла ат җигеп, кичләрен бер- g ике тапкыр Атҗабарга барып кайтты. Малайның исәбе йомры иде—2 әтисе каршы килмәде. Актык күәс ипине салган көнне Хәкимулла төн ш уртасында кар шыгырдатып ат белән ишегалдыңа килеп керде, Ишек Э пары белән өйгә мамык шәл бөркәнгән, кыска жикет кигән, битенә мул * итеп вазелин сөрткән кыйгач кашлы кыз килеп керде. Йортка кершән ♦ исе, салкын һава исе таралды. Зәйнәп җиңги самаварын өстәлгә китереп a утыртты да, хәл-әхвәл сорашып чәй эчкәч, ак мунчага кунарга кереп “ киттеләр. 5 Урын үзгәләпме, нидәндер йокысыз төн кичерделәр. Бигрәк тә Шәяхх мәт агайның эче пошты. Бу авылда өйләнүнең нәрсә икәнен аның кадәр д кем белә соң? Зәйнәп җиңгинең өзлексез уң кашы тартты,,. w Каһәр суккан нигез! Тагын нинди борчулар күрсәтәсең бар нкән? о Иртән алар йортка кайтканда яшь киленнән жилләр искән иде. Моныя я хикмәтен Хәкимулла белән кыз алып кайткан нәселдәш егет Миңлегали * сөйләде. Хәкимулла, имеш, алданган. * — Күземә күренмә, син мине хур иттең, —дип, төнлә җәнҗал чы- ® гарган, имеш. Я алла! Моны күрше-күлән белсә, ни хәл нтәрсең? Идарәгә ишетелсә — ни хурлык! Ләкин монысы әле башы гына булган нкән. Кояш чыгып көянтә буе күтәрелүгә, Атҗабардап кода белән кодагый килеп җиттеләр. Биек якалы толып кигән кода дигәне өйгә кереп коры гына сәлам бирде. Кодагый сәкегә утырып дога кылды. — Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз? — диде. Кода да, кодагый да як-якка каранып, кыз белән кияүне эзләделәр. Шәяхмәт абзый белән Зәйнәп җиңгигә шул вакытта җир тишеге генә кирәк иде! Ләкин аңлашмыйча булмый. Авыр тынлыкны коры кода бозды. — Я, безнең кыз сездәме? Кеше төсле эшләргә ярамаганмыни? Сорап алып китәргә ярамаганмыни? Аның, шөкер, ата-анасы бар! Зинадан тумаган бит ул! Шәяхмәт дер-дер килде. Кода таза, кырык яшьләр чамасындагы мәһабәт ир иде. Шул минутта йортка Хәкимулла килеп керде. Түбән карап кына эшне аңлатты. — Минниса үзе тавыш чыгарды... Таң алдыннан чыгып китте... Үзе гаепле. Кая киткәнен әйтмәде. Зрәгә пырдымсызланды... Көтелмәгән хәбәр коры коданы бөтенләй чыгырдан чыгарды. Ул таза йодрыгын әле Шәяхмәт, әле Хәкимулланың авыз тирәсендә уйната башлады. — Әле сез шулай иттегезмени! Алай нкән.м Тәк-тәк... Моның өчен, беләсезме, нәрсә? ' Т Б v М — тулы булмаган урта мэктав. Хатыннар елап җибәрделәр. Коры кода калтырана башлады. — Не смей сез кеше баласын алан страм итәргә! Менә мин сезне хөкемгә тарттырам! Имейте виду, әгәр сезне падсуд торгызмасам! Сез минем кем икәнне белмисездер әле! Атҗабарның витсанитары Хисмәт булырмын мин! Сезне судья алдына бастырмасам, я буду сабака! Алар кызу-кызу җыенып чыгып киттеләр. Капкадан атны борганда, Хисмәт кода зур йодрыгын тагын бер селкетте. — Әгәренки кыз өйгә кайтып кермәгән булса, аталы-уллы авылдан сөрдерәм мин сезне! ... Көн уртасына таба буран котырды. Хәкимулла ат җигеп Хисмәтләрнең күрше авылдагы туганнарына китте. Кыз аларга кермәгән иде. Кайтышлый адашты. Маяктан-маякка ат җитәкләп йөрде, яшь ат юл катысын таба белмәде. Озак җәфалангач, кияү егете маяк төбенә утырды да, йөгән сабагын тоткан килеш, үкереп-үкереп елады. Бераздан маяклар арасыннан толып киеп атка утырган бер адәм килеп чыкты. Бу —Миңлегали иде. — Әйдә, Хәкимулла абый, борчылма, тегенең эзенә төштем мин,— диде. — Ташлытауга апаларына барып кергән. Әйдә, буран басыла, авылга таба барып карыйк... Хисмәт кода судлашып йөрмәде. Күп тә үтмәде, аның кершәнле кызы Ташлытаудагы мануфактура кибетендә эшләүче бер егеткә ябышып чыкты. Авыл халкы бу вакыйганы артык куертмады. Тик Хисмәтнең туйда бөтен кешедән артык эчеп тә теле дә бәйләнмәгәнен шаккатып сөйләп йөрделәр. Имеш, кодалар ат туарган арада кызыннан бер кадак май белән ярты каз сорап алган да, лапас астына кереп, шуларны сы- пыртып чыккан. Ахырдан никадәр генә сыйласалар да, Хисмәт коданы берәү дә исертә алмаган. Шулай да Хисмәт, туйдан кайтышлый, Шәяхмәтләр капкасы яныннан чанада җырлап узды. Уралып-уралып ага Урал буе елгалар! Урал буена тезелгән Колхозлар, коммуналар. Сәнәк күтәреп ат абзарыннан кайтып килгән Хәкимулла туй чанасына юл биреп читкә карап калды. Хисмәтнең елтырап торган үткен карашы белән очрашасы килми иде аның... Син миңа ачуланмыйсыңмы? Яз мул сулары, җылы яңгырлары белән бик кинәт килде. Болгау- шинья II яңгырларыннан соң ике көн эчендә елгалар бүртте, юллар бозылды. Шәяхмәтнең абзасы Шәйхи хәлфә календарь битен карады. Көннең озынлыгы унөч сәгатьтән узып бара иде. — Сигездә сикертә, тугызда туктата, — диде ул идарә янында яңгырга хозурланып торган ирләргә. — Унда уйната, унбердә — күк табан, уникедә б.. табан, унөчтә—җик сабан. Димәк ки, сигез сәгать вакытта адәм чыдамаслык салкыннар була — сикергәләми хәлең юк. Тугызга киткәндә — чана табаны ябыша. Атыңны туктата. Унда — басу өстендә буран уйный. Унбердә — чана эзе күкселләнә башлый. Уникедә юлдагы ат тизәге күренә башлый. Ташлытаудан ипи ташу бик кыенлашты. Шәяхмәтнең кече улы Нургали ТБУМнан язгы каникулга кайтты. Нургали семьяда шук малай II Благовещение — христианнарның дини бәйрәме, 25 мартка туры килә. Татар халкы игенчелеккә бәйле күзәтүләрен рус бәйрәмнәре буенча хәтерләгән. иде — кайткан көнне үк хикмәт ясады. Хәбирә карчыкка кереп: «Кызын утыз ике кирпеч ипие белән Ташлытау үзәнендә чыга алмыйча калды, каршысына килергә кушты>, — дип сөйләде. Хәбирә карчык кулына озын таяк алып, күтәрмәле чабаталарын киеп, Ташлытау юлына чыгып китте. Төн уртасында муеннан батып зрәгә күпме җирне әйләнеп кайткач кына исенә төште: бүген искечә беренче апрель икән... Ач карынга ♦ чын күңелдән рәнҗеп, ул Нургалине каргады.. Карт кешене рәнҗеткән < өчен бугазы өзелсен дип теләк теләде... Барысына да түзеп була, әмма шушы яз җитсә, хайван каһәрли башлыйлар. Каян башларына килә шул? Апрель кояшының җылысына 2 рәхәтләнеп кенә утарда сикерешеп йөргән кырыкмышларны печә баш- * лыйлар. Нигә тияргә? Айгыр көенчә үссәләр җигеп булмыймыни? Нигә | җан каһәрләргә? Бичаралар, әле кайчан гына кояшка калыгып бер-бер- £ сенең муеннарын саргылт эре тешләре белән кырткырт кашыйлар, g уйнашып иркәләнәләр иде. Бүген әле берсен, әле икенчесен канга ба- м тырып аерым бүлмәләргә алып кереп биклиләр. Абзарлар янында йөрәк Э өзгеч ат кешнәгән тавыш. Юк, бу кешнәү түгел, бу — атлар елавы. Пы- * чак астына барып кергән яшь атның өзгәләнеп кешнәвенә карт атлар ♦ кушылып ярсыйлар, дәһшәтле кешниләр. Әйтерсең сугыш башланган ® да, атлар күз алдында балаларын кыралар. Инде элекке елларда ук “ печелеп дөньядан күңеле кайткан, тәртә арасына кергәндә дә, яшь бия яныннан узганда да бер үк төрле төссез караш белән уза торган ала- -с шаларга да бу тавыш әллә ничек тәэсир итә. Алаша миенең әллә кай- , дагы томанлы бер почмагыннан ниндидер дәртле тормыш чаткысының бер нуры чагылып үткәндәй була. Бу тавышлар хәтәр . Бу тавышлар * яман бер хәлне искә төшерә... Әнә шул яман тавышларның теге ягында s ниндидер икенче бер төрле дәртле тормыш бар иде буган... Бүген бөтен колхоз ирләре ат абзарлары янында ду-чат килде. Тн- х мерчелектә эш кайнады. Юл өзеге бетүгә РККАга дигән атлар комиссия * торырга тиешләр иде. Районнан килгән ветврачлар атларны шул ко- ’ миссиягә хәзерләделәр. Монда да кансыз булмады. Кара турының арт аякларын дагалау аерата авыр булды. Таза ат, гадәт буенча, ал аякларын тыныч кына тотты, монысы инде ел саен эшләнә торган эш иде. Әмма арткы аякларга рашпель тотып әле берәүнең дә үрелгәне юк иде. Кара туры монда бер хәвеф сизде. Болар бүген көне буе анын ак кашкалы нәкъ үзе төсле малайларын акыртып каһәрләгәннәр иде, мөгаен, шуны эшлиләрдер дигән шик керде. Нәкъ шул секундта дага кадагы кыек китеп тояк астындагы иткә кагылды. Кара туры җан ачысы белән алга ыргылды, корсак астындагы бияләй яссылыгы брезент түшлек шартлап өзелде, шуннан бөтен гәүдәгә коточкыч куәт килде тагын нәрсәләрнедер шытырдатып өзеп, ул өстәге аратага сырты тигәнче арт санын күтәрде дә, бөтен куәте дөньяга таралырлык итеп тибеп җибәрде. Дагалау станогының астагы каен аратасы ике җиреннән шартлап сынып, ярты җир буе ераклыкка очты. Станокның баганалары дер селкенеп алдылар. Кеше өстенә кеше егылды, кара туры исә актык тавышы белән җир селкетеп кешнәп җибәрде.. Ат абзары янында исә бу тавышны ишетмәделәр. Анда икенче бер яшь айгырны комиссиягә әзерлиләр иде. Анысының урт тешләре өстенә бер артык теш үсеп чыкканда, авыз эчен бозган. Шул тешне алыргв кирәк нде. Бу атны бөтен күрше-тирә колхозларда таныйлар Чөнки төсе бик кызык: бер ягы ак, икенче ягы кызыл ямаулы. Мондый төс табигатьтә бик сирәк очраганлыктан, бу яшь айгыр кайда гына күренмәсен, моны Кара Чыршы авылыныкы дип белеп торалар нде. Инде бу таза, куәтле яшь айгырны абзар янында саламга егып салганнар. Өстенә алты-җиде кеше атланып утырган, сүс дилбегә белән аякларын боргычлаганнар. Авызын зур итеп каерып ачып шакмак тыкканнар. Районнан килгән фельдшерларның берсе терсәк буе имән чөйне атнын теге артык тешенә терәп куя да, җан көченә чөйнең башына агач чүкеч белән суга. Яшь айгыр ыңгыраша, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп тартышып куя. Фельдшер, кансыз бәндә, аның саен кизәнеп суга. Ат авызыннан «донкъ» иткән тонык тавыш чыга, ургылып кара кан бәрә, җир селкенә... Ул кычкырмый да, кешнәми дә, ул инде ыңгыраша гына. Бераздан кара канга аралашып теш ватыклары чыкты, ямаулы айгырны чиштеләр, торгыздылар, Бакын салындырган килеш, ул берөзлексез дерелдәде. Аннан кайсыдыр, идарә чутына яздырып, кибеттән бер шешә аракы алып килде, ямаулы айгырның башын югары күтәрттеләр дә борын тишегәинән аракы койдылар. Атның авыз кырыеннан саламга аккан аракыга фельдшер кызганулы караш ташлады. — Чурт та булмый аңа, ике сәгатьтән башак бирерсез, — дип, инструментларын җыештыра башлады. Яныннан кешеләр киткәндә ямаулы айгыр, чыннан да, башын җиргә иеп, үз астында уылган саламнарны иснәштерә калды. Апрель ахырларына җир кипте, җылы көннәр башланды. Бөтен сынамышлар буенча уңыш мул булырга тиеш иде — халык җиң сызганып кыр эшенә тотынды, Шәяхмәтне куян фермасына куйдылар: авылда куян асрауның рәтен белгән кеше бары тик ул гына иде. Бераздан Нургали дә каникулга кайткач, атлы эшкә тотынды. Председатель Тимерхан көзгә хезмәт көненә уңыш өч килодан да ким булмаячак дип күңелләргә дәрт өстәде, Бушап калган бураларны тутыру өчен бик нык эшләргә, бик күп хезмәт көне җыярга кирәк иде. Хезмәт көне, хезмәт көне... Әнә шул күп булганда гына Ташлытау юлыннан ипи ташудан котылып булачак. Әнә шул булганда гына Хәкимулланы башлы-күзле итеп булачак, шул булганда гына Нургалигә җиде класс белем алдырып булачак... Арыш серкәләнгән көннәр иде... Шәяхмәт кичке аштан соң баскыч төбенә чыгып утырды. Катык каткан, яшел суган тураган арыш умачы ашаганнан соң һавада утыру аеруча ләззәтле була. Аның янына бераздан Хәкимулла да чыкты. Җылы, сөремле кич. Кайдадыр яңгыр ява булса кирәк, йомшак кына гөрелдәү ишетелеп ала. Мондый вакытта киләчәккә план кору уңай. Ата җай белән генә сүз башлады. — Я, син күпмегә хәтле болай галахлыкта йөрергә уйлыйсың? Ни ул- тара, ни пултара дигәндәй.,. Хәкимулла сүзнең төбен тиз аңлады. — Авыр ел бит, әти. Кешедән оят. Ә тегесендә минем гаеп булмады, әти. Аны әнигә генә сөйләп булмый... —• Я. ярар, булган эш булган, буявы сеңгән. Мин өйләнү мәшәкатен күрмәдем түгел. Әмма быел уракка төшкәнче берәр чара кылып карарга кирәк. Акыллы кеше яз өйләнә. Хезмәт көне дә бер ояга җыелыр. Күзең төшкән берәрсе бармы? Хәкимулла дәшмәде, — Менә шул: борыныңны салындырып йөрисе юк. Бүген мин келәтне чистарттым. Бер капчык чамасы арыш чыкты. Яңага җитәр. Кара җиргә аяк бастык, шәт нншалла, яңага барып җитәрбез инде. Җитмәсә тагын, аптырама, илдә чыпчык үлми... Тик бу юлы уйлабрак инде. Җитте. Безнең нигез өйләнү мәсьәләсендә болай да кыңгыраулы булып чыкты... Хәкимулла икенче көнне Миңлегали белән Ташлытау базарына китте. Исәпләре — Ташлытау ашханәсендә җыештыручы булып эшләгән Миңлебикәне күреп сөйләшү иде. Бу юантык кына көләч кыз, ничектер, бер көнне Ташлытау урамында очрап, Хәкимулла белән шаяртып сөйләшеп торган иде. Аннан соң Ташлытау кызлары элек-электән Кара Чыршы авылына убылып кына кияүгә чыгып баралар иде. Базар көнне ничек кенә булса да Миңлебикәне очратырга кирәк иде. Ләкин тик торганда бер кызга: «Әйдә, минем хатын буласынмы?» — дип ничек әйтәсең? Монда бит бик зур кыюлык кирәк. Нишләргә? Андый чакта Миңлегали мең кешегә биргесез егет. Икебезгә бер ярты, — диде ул, чыбыркысын сиртмәдәге вика астына яшереп. — Аннан син күр дә, мин күр. Синнән булмаса, үзем сөй- ♦ ләшәм. < Ләкин базарда аракы табуы бик җиңел булып чыкмады. Базар кай- < ный, дегет чиләгеннән башлап тимерле сандыкка кадәр алып килгән- 3 нәр—әмма аракы юк. Коры законны гамәлгә керткәннәр икән. Базар- j ның урта бер җирендә зур фанерга ач яңаклы, таза беләкле кеше рәсе- # мен ясап куйганнар. Ул күзләрен киң итеп ачкан да, базардагы кеше- i ләргә нәрсәдер әйтә сыман. Әһә, рәсемнең астында аракы шешәсе. Теге 2 кеше бармагы белән шуңа төрткән. Шунда ук зур хәрефләр белән язып 2 куелган: ы «Аракы — летуннар, рвачлар дусы. = Аракы — пролетариатның дошманы. * Аракыга каршы көрәш — һәр кәсептәшләр союзы әгъзасының бу-* рычы».’ a Базар тулы спекулянтлар. Шәһәр кешесенә охшаган берәү, жыр- “ лый-жырлый, алма сата. ч Есть яблоки — алма бар, Кому надо яблоки? ‘ s Таких яблок не найдете. н Весь город обойдете. п г Икенче бер чөгендер борынлы кеше кызыл башлы шырпы сата. Аны- * сы да көйли: £ ® Спички есть — кому надо? I Шырпы бар — кемгә кирәк? Бер почмакта билле толстовка, ак киез эшләпә кигән таза бер адәмне ике милиционер тоткан. Аларны халык чорнаган. Тегеннән-моннан ишетелгән сүзләрдән шул аңлашылды: бу — Ташлытауның иң эре спекулянтларыннан берсе икән. Ташлытауның ат карагы, кызыл муенлы Заһри кем беләкдер бәхәскә кергән. Ул кызып-кызып сөйли. — Менә безнең мөселман диненә чыкмый ул. мин сикайтим... Бер көнне ат дуктыры керәшен Чтапанов белән бәхәсләштек. Менә, мин әй- тәм, бәхәскә китсә дим. мин эчке киемемне чайкыйм да эчәм... Птамуш- то безнең мөселман тәһарәтсез йөрми дим..'. Заһри — Кара Чыршылыларга мәгълүм кеше, авыз күтәреп йөргән Хәкимулла белән Миңлегалине тиз таныды. — Зәмзәм суымы? — диде ул шыпырт тавыш белән. — Соң бит аны моннан эзләсе түгел. Ә-әнә кайда була ул... Заһри теге плакат янын күрсәтте. Чыннан да. егетләрнең шунда килүе булды, нке-өч кеше күз кыскалап куен кесәсеннән сургучлы шешә башларын күрсәттеләр. Миңлегали сүзе дөрес булып чыкты. Кешене яшь димә, атасыз димә. Башы гына эшләсен. Миңлегали эшне, гомумән, җиңел кулдан эшли. Аның белән эчүе дә күңелле. Аның кулы җиңел. .Миңлебикәләр Ташлытауның ындыр арты урамында, тар тыкрыкта торалар икән. Кызның беркөн сөйләшүе, чыннан да, зрәгә булмаган, спекулянтлар оясыннан туйган, авылда яшисе килә икән. Гикәгн-әннсе ялгыз калырга риза булырлармы? Аннан соң. алар тыкрыгында егетләр бик елдым. күрә торып тыныч кына кыз биреп җибәрмәсләр... Урлый алсагыз гына инде... Әйе. әти-әнндән дә. күрше егетләреннән дә. ... Вәгъдә буенча, алдагы базар көнне төнге сәгать уникеләрдә тар- карангы тыкрыкка акрын гына атлап сиртмә җигелгән ат килеп керде. Миңлегали Ташлытауга кергәнче арыш арасында калды. Ул андый- мондый тавыш чыга калса, бакча яктан гына ярдәмгә килергә тиеш иде. Тик... тик, берәүнең дә ярдәме кирәк булмады. Бер генә секундка болыт астыннан ай калыкты Шул чакта тыкрыктан кулына ак төенчек тоткан, жикет кигән, шәльяулыкка төренгән бер кыз бала килеп чыкты да, йомылып йөгереп, Хәкимулланың сиртмәсенә килеп ауды. Хәкимулла үз йөрәгенең дөп-дөп типкәнен ишетте. Сыртына кинәт кенә чыбыркы төшкән ат кисәк алдырып чабып китте. Арыш басуыннан йөгереп килеп чыккан Миңлегали дә чак кына сиртмә астына эләкмәде. Ә колхозның кара туры нәсел айгыры жир селкетеп арыш арасындагы юлдан Кара Чыршыга таба чапты. Таң атканда гына Шәях.мәтнен тар ишегалдына килеп керделәр. Атның эче селкенә, борын тишекләре киңәеп, анда кызыл кан тамырлары калыккан иде. Сиртмәдән төшеп тузаннарны кагынганда, урланган кыз да шәльяулыгын салып какты. Шул вакыт Хәкимулланың күзеннән җиргә ниндидер кыршаулар коелган сыман булды. Кызый — Миңлебикә түгел иде... ... Болар — нәселләре белән үткен кешеләр исәпләнәләр иде. Заманында якын-тирәнең атларын кырыштырып йөргән Заһри, эшләр чуала башлагач, Ташлытауга күчеп утырды. Ташлытау базары калын була, Заһри шикелле үткен кешегә анда да маклер булып көн итәрлек җан чыга торды. Заһри бик хәтәр юлларда йөрде, ГПУ кешеләренең борын төбеннән дә качкалады. Берсендә, кышкы кичтә, Заһриның артыннан чыктылар. Егерме чакрым җанфәрманга чапкач, аның аты арды. Уйлап торырга вакыт юк, җиңел чаналы ГПУ кешеләре инде арттан җитәләр иде. Заһри авылга җиткәндә генә атын кире якка борып, зират капкасына бәйләде дә, үзе, койма буена тезләнеп, кычкырып корьән укый башлады. Аның тавышы бик көчле иде һәм мондый чын тавыш белән корьән укып утыручының ат карагы булу мөмкинлеге берәүнең дә башына кермәде. Заһриның аты турында да әйләнә-тирәдә әкиятләр йөрде. Имеш, куучылар артыннан җитеп атына «тпру» дип дәшеп караганнар, ат аның саен элдереп чаба икән. Ахырдан гына белгәннәр: Заһриның аты «тпру» дигәндә чабарга, «на» дигәндә туктарга өйрәтелгән булган. Икенче бер вакыт Заһриның артыннан куган яшь милиционер аның атын эләктергән. Имеш, Заһри үзе арыш арасына кереп элдерткән, ә яшь егет аның чабып барган атына менеп утырган. «Тпру» диюгә ат йомылып чаба башлаган, егет, ни чара кылырга белмичә, шулай кырык чакрым җәһәннәм арбасында барган. Бер таудан төшкәндә башым бетә дип үкереп елый башлаган. — Ай-яй, үлемем шушы икән, — дигән. Нәкъ шул секундта ат дүрт аягын терәп катып кала, камыты күзләренә килә. Монысының да хикмәтен соңыннан беләләр Заһриның аты «ай-яй» дигәндә дә туктарга өйрәтелгән икән. Заһри һәм аның дус-ишләре турында Кара Чыршы тирәсендә коточкыч әкиятләр йөрде. Атҗабарда аның икенче хатыны да бар дип сөйлиләр иде. Аның туктый торган фатирларыннан берсе шул авылда иде. Имеш, Заһри үзенең дус-ишләре белән кәеф-сафа корып утырганда Ташлытау юлыннан милиционер килгәне күренсә, авылның мәзине манарага менеп азан әйтә икән. Милициядә эшләүче егетләр арасында керәшен егетләре байтак кына иде — азанның кайчан әйтеләсендә аларның ни эше бар? Азан тавышын ишетүгә Заһриның мөритләреннән берсе тиз генә басу капкасын яба, аннан озак кына торып ат каршына чыга, капканы ача, исәнләшә, сораштыра, ә ул арада Заһри инде элдерткән була. Заһри капкынына эләгеп волостьның, кантонның күпме начальнигы алданды. Ж,ае гына чыккан саен, туры килгән саен ул аларга якты чырай күрсәтә һәм чиреге белән көмешкә, табагы белән ат ите утыртырга күп сорамый иде Егерме дүртенче елны Заһри судка да эләкте. Шәкүр карак эләккән елны Заһри русский гармунын колак янына күтәреп, мехларын өзәрдәй итеп Мәҗлесләрдә җырлады. ♦ Шәк-күр кар-рак замманындай 5 Бик күп атлар урлаган шул, * Төрмә тәр-рәз-зәләрен-нәй а Ут-тырган дай ел-лаг-ган._ £ Моның махсус көе дәбар иде һәм мәҗлестәге агай-эне арасында бу * җырдан соң яшь сыккан кеше аз булмады. Үз хатынына Заһри каты булды. — Хатын-кызга, — дип сөйли иде ул, — бер вакытта да уч төбеңне * күрсәтмә... — Шуны әйткәндә аның йөнтәс аркалы куллары йодрыкла-я на иде. Хатынының тормыш вак-төякләре белән борчыганын да ул бер ж дә яратмады, һәр вакыт өстәл янында мыекларын сыпырып уйланып ф утыра иде ул. һәм хатыны берәр сүз әйтеп, аның уйларын бүлдергәндә, а үткен карашларын аңа чәнчеп: — Миндә атаң кайгысы, синдә... кайгысы, — дип әшәке сүз белән = кырт кисә иде. Атжабар тегермәнчесенең сеңлесе Заһридан бала табып, яр буена ° чыгарып күмгән дип тә сөйлиләр иде. һәрхәлдә, Атҗабарның яшьләре 5 көзге төннәрдә яр астында яшь бала тавышын ишеткәннәр дип ышану- £ чы аз түгел иде. ? Шулай да Заһри бер тапкыр нык кына эләкте. Эшләр бик начар s иде — җиденче август карары буенча хөкем ителсә, ким дигәндә алты £ ел бирәчәкләр иде. Ташлытауның агач КПЗсында утырганда Заһри © ишекне ачтырып йомышын үтәргә чыкты. Хатыны кыздырган ит китер- * гән иде — шуны ашагач, эче авырта башлавын җае белән дежур милиционерга кичтән үк әйтеп куйды. Шуңа күрә аның озаклап йомыш юлында йөрүенә тегесе игътибар итмәде — җәйнең җылы таңында йокы аеруча татлы була — яшь милиционер йокымсырап китте. Уянгач кына кобурасының җиңеләйгәнен сизде... Илләт якларыннан, Апаз базары тирәсеннән урап Заһри эшен төгәлләде. Тиешле шаһитлар белән сөйләшенде. Өч көн узып таң беленгәндә, ул револьвер тотып КПЗга килеп керде. Дежур милиционер — олы яшьтәге мыеклы керәшен — урыныннан сикереп торды. Заһри исә револьверны аның өстәленә китереп куйды. — Санап ал, нәкъ алты патрон, — диде. — Берсенә дә тимәдем. Ялгышымны аңладым, инде камерама кертеп утыртыгыз. Төп эш буенча шаһитлар булмады, ә качкан өчен Заһрига нибары бер ел колониядә көтүче булып йөрергә генә туры килде. Заһриның бердәнбер кызы Васфикамал да үткен булып чыкты. Таш- лытау артындагы кечкенә урамда бөтен малайларны кыйнап үсте, күрше-тирәнең көнбагыш башларын, кыярларын авыз иткәләде. Тик уналты яшенә җиткәндә генә, Ташлытау егетләре ана күз сала башлагач кына. бу гадәтләрен ташлады. Кап-кара ике толымлы, кыйгач кашлы бу кыз бер жәй эчендә үсте дә китте. Карасалар — үткен күзле, коңгырт битле бу кыз Ташлытауның иң чибәр кызларыннан берсе икән. Ашханәгә аш пешерүче булып урнашкач та аны ГПУда оперуполномоченный булып эшләүче Нәбнуллин күреп алды. Берничә тапкыр алар Заһриның бакча башында яшерен генә очраштылар, кайнар тәнле бу кызый аны беренче кичне үк үбеп алгач. Нәбнуллин аяк астындагы җирнең кинәт чайкалганын сизде. Шул көннән башлап ул төш күргән кебек кенә яшәде. Бер-ике җинаятьчене ычкындырды, өстеннән аноним хат та килде. Опер булсаң, опер бул, ат карагы кызына кызыгып йөрмә, диделәр,,, Егет ике ут арасында калды. Ә беркөнне ашханәнең кухнясында эшләүче хатыннар Нәбиуллиннын шәһәрдән өйләнеп кайтуы турында сөйләделәр. Васфикамал сыек май кыздырган табасын ялгыш әйләндереп чуен плита өстенә аударды. Кухняны зәңгәр май исе басты... Васфикамалның кайнар мәхәббәте, башка беркемгә карата да, беркайчан да уянмаячак кайнар хисләре плита өстендәге сыек май белән бергә чыжылдап яндылар. Күз яшьләрен барысыннан да яшерде, тик кичен эштән кайтканда күршесе Миңлебикә алдында гына чишелде. — Малай, җаным, нишлим, киңәш бир, — диде. — Мин, — диде,— шуны ишеткәннән соң әллә нинди томан эчендә яшим. Мин утлы күмер өстенә ялан аяк басып йөрим. Көндәш белән торган шикелле бит. Бер урамда бит, бер урамда... Аның хатын белән урамнан узганын мин ничек карап калыйм? Поезд асларына керимме, нишлим? Башларымны канларга алып качыйм? Ләкин Миңлебикәнең дә үз хәсрәте хәсрәт икән. Ул да серне чиште. Кара Чыршының Хәкимуллага вәгъдә биргәнен дә, карт әти-әнисенеи ялгыз калабыз дип, авылга кыз бирүгә бик нык каршы килгәннәрен дә, Хәкимулланың бер мәртәбә хатын аерган даны булуын да сөйләде. — Вәгъдә көне иртәгә бит, мин нишлим? Егетне алдадым бит, ничек итеп аны рәнҗетмәскә? Аш хакы бар бит, — дип, ул да яшь түкте. Ике кыз капка төбендә озак-озак серләштеләр... Икенче көнне Васфикамал су буенда кер чайкады. Аның күзләре кызарган, карашлары моңлы иде. Юылган керне каты-каты кысып сыкты. Бу — хәсрәтне оныттыра икән. Үзе берөзлексез җырлады. Бер җырны хәтта ике-өч тапкыр җырлады. Уйлый күклем, уйлый күклем, Уйлый күнлем шашарга. Уйлый күклем Татарстаннардан чыгып качарга. һай, бу кыз баланың хәлләре! Чыннан да, бу — беркем дә җиңеләйтә алмаслык йөрәк хәсрәте иде.. Ярый инде, җае чыкты. Югыйсә Нәбиуллиннын шәһәр хатыны белән Ташлытау урамыннан узганын ни хәлләр итеп карап калыр идең... Васфикамалның күзендә Хәкимулла кызгандыргыч моңсу караш күрде. Кызарып кояш чыгып килә иде —авыл тып-тын. Бары тик Миңлегалинең генә ат абзарлары тирәсендә шыгырдатып ишек ачканы, ат кертеп йөргәне ишетелә. Сүзне Васфикамал башлады. — Син миңа ачуланмыйсыңмы? Син миңа ачуланма, яме? Мин сине бервакытта да кеше алдында кызартмам. Мин колхоз эшеннән ку- рыкмыйм. Ачуланма, әйдә гөрләшеп бер тормыш корыйк. Тик ачуланма гына. Мин сине бер дә читен хәлгә калдырмам... Хәкимулла телгә килде. Хәер, ул нәрсә сөйләгәнен белмәде. Кызның кайнар кулларын үзенең бирчәйгән уч төпләренә кысты да пышылдап нидер сөйләде. — Мин сине күптән күреп йөри идем. Ташлытауга барган саен... Тик бервакытта да сине миңа карарсың дип уйламадым. Син бит чибәр... Син бит яшь. Синең бит нинди чибәр егетең бар иде. Начальник кеше. Син китмә, яме. Кал. Әйдә, өйгә кер. Рәхмәт, Васфикамал, билләһи, рәхмәт. Гомерем буе бу яхшылыгыңны онытмам. Васфикамал бу сүзләрне ишетмәде. Чолан баганасына сөялгән килеш, ул елый иде. Хәкимулла аның җилкәсенә кулын куйган да. тагын да ни әйтергә белмәгән килеш, бер кулындагы чыбыркы сабын әйләндерә дә әйләндерә. Ела, Васфикамал, ела! Кояш чыкканда елаган күз яше — изге яшь. Кеше нигезенә килеп төшкән кыз баланын беренче тапкыр түккән күз яше — изге яшь... Барысы да җайланды. Иртәнге көтүне куганда Шәяхмәтләр морҗасыннан май исе катыш сыек төтен чыкты. Яшь килен көтү куып кай- ф тучы бөтен хатыннарны телсез калдырып, көянтә-чиләк белән су буеннан Шәяхмәтләр капкасына кайтып керде. Тик сәгать иртәнге тугызлар тирәсендә генә Шәяхмәтләрнен өенә итәкләрен бөрмәсенә кыстырып күтәргән бер хатын жәһәт-жәһәт кенә килеп керде. Туп-туры түргә узып, сәкегә утырды. Бу — кодагый иде. Моны Кара Чыршыда бик яхшы беләләр иде. Такта чәй, ситсы, галош кебек әйберләрне Кара Чыршыга шыпырт кына шушы хатын ташый иде. Бермәлгә өйдә тынлык урнашты. Кемдер сүз башларга тиеш иде. Моны Ташлытау кодагый башлады. Хәер, сүз дип сүз түгел, әллә нәрсә. Ул күзләрен ямьсез итеп Васфикамалга текәде дә, кинәт кенә дерелди, калтырана башлады. — Уф-фу-фу-фу-фу... Иреннәрен ялап алды да тагын калтыранды. — Уф-фу-фу-фу-фу... Шулай диде дә. кинәт башын чырык итеп бәреп, сәкегә ауды. Өй эчендәгеләр каушап калдылар. Тик Васфикамал гына моңа борчылмады. Күзен алартып яткан анасы янына килеп, ул аның башын мендәргә салды. — Бер дә исегез китмәсен, безнең әнинең шундый гадәте бар аның, үтә дә китә ул,—диде. Зәйнәп җиңги, куркудан нишләргә белмичә. Шәйхи хәлфәне алып чыкты. Шәйхи хәлфә тегеләй дә, болай да баш тартып карады, әмма, өшкерергә бик нык кыстагач, баш тартмады. — Мин өшкерүен өшкерәм, әмма духтырга күрсәтергә кирәк, — диде. Бераздан Ташлытау кодагый торып утырды, йорт эченә күз салды. Дөбердәтеп эшләп йөргән кызын, кенәгәләрен тотып колхоз исәп-хисабы белән утырган коданы һәм телсез-тешсезгә охшаган кодагыйны күргәч, бераз тынычлангандай итте. Кызыл шәльяулыгына битен каплап елады-елады да урыныннан кузгалды — Ярар, алды-арты хәерле булсын, сандыгыңны әтиең кичкә китерер.— дип, ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып та китте. Шәяхмәтләр өендә икенче тормыш башланды.. Мондый авыруга суз ярамый Ташлытау станциясе булмаса, тормышны ничек алып барыр идең? Ташлытау станциясе — җирнең үзәге икән. Аннан башка тормыш, яшәеш мөмкин түгел икән. Авылдан берәү чыгып китсә — Ташлытауга. Авылга берәү кайтып керсә — Ташлытаудан. Көзге пычракта бәрәңге заданиесен шундагы крахмал заводына илтеп тапшырасы. Бәоәнге таптыру—зур эш. Челтәрле үлчәүдә тавык йомыркасыннан кечерәк булган бәрәңге аска коела —анысы исәпләнми. Ат йөге белән килеп кергән күпер — үзе үлчәү. Имеш, карандаш салып караганнар, үлчәү сизгән. Язын ипиен бетсә. Ташлытауга барып, я заготзернода, я типографиядә төнге сменада эшләргә мөмкин Гәзнт баса торган машинаны кулдан бер төн әйләндерсәң — бер бөтен түгәрәк ипи Агитбригада килсә— Ташлытаудан. Әле көз башында гына килеп, мәктәптә сәхнә ясап, пыр туздырып тәнкыйтьләп киттеләр Куян фермасын урман буена салдыру планына каршы килеп, су буена салдырган ферма мөдире Шәях- мәткә барыннан да катырак эләкте. Тигез итеп киселгән кыска чәчле ике кыз сәхнәдә чәт-чәт килеп җырладылар i «к. У.» м и. 17МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕ В ф КЕШЕ КИТӘ ҖЫРЫ КАЛА Калимуллин Шәяхмәт — Вредитель калдыгы. Ул куяннарның фермасын Су буена салдырды. Болар — Ташлытау кызлары иде... Шәяхмәт колхозда абруйлы кеше булып исәпләнә иде — иң алгы рәттә утырган җиреннән торып клубтан чыгып китте дә, өенә кайткач, җиделе лампасын яндырып, төне буе Ташлытаудагы зур кешеләр исеменә гариза язып утырды. Язды — сызды. «Мин түбәндә кул куючы...» «Мин югарыда имзамны күрсәтүче, үтенәмен сездән шул хакта...» Нәрсә хакында? Моны ул үзе дә белми иде. Тик күңел нахак сүзгә бик нык рәнҗегән иде, гарәп хәрефләре белән тулган кәгазь күңел ярасына шифа була алмады. Ике көн үтмәде, Ташлытауга бәрәңге заданиесе илтергә киткән улы Хәкимулланың юлда аты үлеп калды. Колхоз аты юлда үлгән... Шәях- мәтнең тәбәнәк өен кара кайгы басты. Аның өе мәктәпкә әйләндерелгән мәчет янында гына иде, уразаның соңгы көнендә егетләр, элекке гадәт буенча, манарага әлвидагъ 3 әйтергә менделәр. Хәер, бу инде уразаны озатудан бигрәк клуб юклык хи^мӘте иде. Егетләр манара башына фонарьлар, тальян гармун алып менгәннәр, авызларында тәмәке. Ә.т- видагъның элек мондый бер җыры бар иде. Хәсәнатлар тәбдил улып Җөмләдерлү сәнеат...4 Телләренә шайтан төкергән яшьләр! Хәкимулланың Ташлытау юлында үтергән аты күрше Хәсәннең утызынчы елда колхозга тапшырган аты иде. Манара башыннан әлвидагъ көенә бөтен авылга җыр таралды. Хәкимулла Хәсән атын Заданиедә үтергә-ә-ә-н.. Әлвидагъ! Әлвидагъ! Хәкимулла Хәсән атын... Бу җыр Шәяхмәтнең йөрәк бәгырьләрен телгәләде. Шул уңай белән семьяда рәт китте. — Колхоз идарәсендә син юаш торасың, үзеңне вредитель дип җырлыйлар, малаеңны манарадан торып мыскыл итәләр, — дип, килене Васфикамал ярага тоз салды. Дөньяда ике явыз булса шуның берсе Васфикамалдыр. Ни әйтсә— зәһәр чыга, ни сөйләсә — ярага нашатырь сибә. Йортка Васфикамал килгәннән бирле күрше-күлән белән алыш-биреш бетте. Гомер буе ипи. он, тоз, керосин алышып яшәгән күршеләр белән Васфикамал бер ел эчендә исәп-хисапны өзде. Шәяхмәтнең «Наданнар өчен уку китабы» дигән каты тыш эченә салган бурыч кенәгәсен күз алдында учакка атты. «Шәйхиләрдән алачак ипи: өч кадак ике чирек, бер әчмуха, бер кайчы, бер йозак авырлыгы... Хәдичәгә бирәсе солы оны: сигез кадак бер чирек. бер богау йозагы» дип чуарланган дәфтәр бөгәрләнеп янды. Васфикамал вәгъдәсендә торды, колхоз эшен сытып эшләде. Уракта — беренче. Кеше киленнәре изелеп-елап ун-унике сотый урганда. Васфикамал арышның иң куе җиреннән егерме өч, егерме биш сотый урып килде. Иллә мәгәр, бригадир да. башкалар да Ташлытау килененең теленнән куркып качалар иде. Шәяхмәтнең абыйсы—гомер буе авылда киңәш- 3 Ә л в н д а г ъ — саубуллашу, хушлашу. Бу урында_ ураза ае белән хушлашу. Егетләр өчен бу — бәйрәм булган. Күңелсез, ризыксыз ай белән алар шатланып хушлашканнар. Әлвидагъ — ниндидер бер суфи шагыйрь әсәре булырга тиеш 4 (Гарәпчә.) Бу көнне әшәкелекләрнең барысы да яхшылык белән алышынган, дигән мәгънәдә. табыш биреп йөргән Шәйхи хәлфә дә, Васфикамалның ачы теленә бер эләгеп карагач, капкасыннан чыкмас булды. Васфикамал урман буена утауга киткәч кенә, бәрәңге бакчасының киртәсенә сөялеп бер көнне энесе Шәяхмәткә мәзәк сөйләде. — Ходаның язганы, сәхабәләрнең берсе теленә шайтан төкергән шундый бер хатынга өйләнгән. Теге сәхабәнен иманын суырган бу ** явыз. Сәхабә кипкән, ябыккан, саргайган. Әйе... Ходаның хикмәте, бер I кичне ачуы чыгып, йөрәкләнеп китеп, теге мәлгунәнең аяк-кулын бәйлә- S гән дә авыл читендәге ташландык коега алып барган. Әйе... «Мин синең з белән ун ел җәфа чиктем, моннан ары түзәр чамам юк»,— дигән дә коега ыргыткан. Кайтып тәһарәт яңартып, ясигъ намазын укыган бу. £ Әйе... Шуннан коръәннең ясин сүрәсен укып, сабый баладай йокыга тала 1 бу. Тынычлап йоклый. Анадан яна тугандай була бу. Бервакыт, ходаның ? язганы, тәрәзәсен бик каты кагалар моның Шәмен кабызып тәрәзәсе- * нә килсә, әстәгьфирулла, тәүбә, җиде башлы дию пәрие моның тәрәзә ш астында жир селкетә ди. «Теге явызыңны тизрәк алып кит, кырык ел 5 яшәгән коемнан куып чыгарды», — дип, жиде пар күзеннән яшь коя ди... * Әйе... . ♦ Мәзәкнең дәвамы булгандырмы, юктырмы, нәкъ шул вакытта бакча “ артында баш түбәсенә чүмәлә кадәр печән утырткан Васфикамал кү- = ренде. Аның, жир бетереп, иртәрәк кайтуы икән. Шәйхи хәлфә жәһәт £ кенә мунча артына сызды, Шәяхмәт әле генә кайткан булса да, куян гё фермасына тайды. Кычкырышның иң зурысы шул көнне чыкты. Хәер, аның кайсын иң £ зурысы дип әйтергә дә белмисең. Инде шактый күрелде. Дөньяның 2 нәрсә икәнен беләсең килсә, я тар аяк киеме ки, я өйлән, диләр бит. ? Васфикамал явызлыкка явыз, әмма акылы — хикмәт. Хәкимулла ничә £ тапкыр кичен өеннән чыгып китеп карады. Кайтмыйм, көтмә, дип ки- ®. теп карады. * Юк бит, акыллы хатынны аның белән жиңеп булмый икән. Берсендә кичен елый-елый капка янында аерылышты. — Я, ярар, Васфикамал, — диде ул, күз яшенә тыгылып, — бәхил бул. Төрле вакыт булгандыр. Бәхил бул, яме? Мин тегермән суына төшәм... Бәхил бул... Караңгы булып килә иде. Васфикамал, иңенә шәлен салган килеш, баганага сөялеп калды. — Ярый, ярый, бәхил, бик бәхил.— Үзе шунда ук өстәп куйды — Бар, бар, озак йөрмә, иртәгә эшкә киткәнче печәннәрне печәнлеккә мендерәсе булыр. Тегесе һаман киреләнде. — Ярый, көтмә мине, бәхил бул. Ә бераздан Миңлегалиләр капка төбендә ике тәмәке уты күренде. Кичке тынлыкта Хәкимулланың мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетел» иде. — Без инде иртәгә эшкә киткәнче печәнне мендерик. Васфикамалга авырга туры килә Чүткн хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый... Иртүк кер инде син, — диде Хәкимулла. ... Кич көтү кайткан вакыт иде, Хәкимулла сәнәк күтәреп эштән кайтып керде. Сүзне Васфикамал башлады — Кешенең ирләре ир төсле, ат жигәләр, ә син хатын-кыз арасында печән жыеп йөрисең! Хурлыгы ни тора! Шуннан барысы да буталды Шәяхмәт. кеше-кара кермәсен дип, капкага арата салды. Васфикамал моны күреп тагы да ярсыды. — Әле сез малаегыз белән бергә капка бикләп мине кыйнамакчы буласызмы? Менә кыйнатырмын мин сезгә! Колхозның беренче ударницасы мин, белдегезме шуны? Сез әле капка биклисезме? ** 19» Шәяхмәт тә, Хәкимулла да ык-мык иттеләр. Кая инде Васфикамалга кагылу, үзе тймәсә... Шәяхмәт тәмле тел белән тынычлык урнаштырмак- чы булды. — Килен, сабыр, зинһар, сабыр. Нишләп без сиңа кул тидерик ди? Аннан башка да борчулы вакытыбыз. Менә ат түләтәбез дип торалар. Бүген генә идарә утырышы булды. Сабыр дим... Ат түләтү турындагьР хәбәр Васфикамалны чыгырыннан чыгарды. — Әһә-ә-ә, алайменн әле? Әле сез минем бер караңгыдан икенче караңгыга эшләгән белән ат түләмәкчемени! Тотмый торыгыз әле, яме! Тәгәрәп үлсәм үләрмен, сез ужым бозауларын рәткә салырмын! Биетәм әле мин сезне исән булсам, биетәм... Әдәм көлкесе бит, әдәм көлкесе. Ташлытаудан доктор спрафкысыи да көтүче юк бит, түләргә әзер торалар... Шәйхи хәлфә, больницага киткән карчыгының озак торуына эче по- ып. Гашлытау юлын күзәтергә манарага менгән иде, Шәяхмәтләр ишегалдындагы ыбыр-чыбырны беткәнче карап, тыңлап торды. Бераздан карчыгы белән чәй эчеп утырганда, аның чоланын Шәяхмәт какты. Шәйхи хәлфә катасын киеп чоланга чыкты, эңесенең сәламен алды. ’ — Хәкимулланың хәле начарланып китте, авызыннан ак күбек килә.— диде Шәяхмәт читкә карап кына. — Кереп, карап чыксана... Үземнең фермага барасым бар. Шәйхи хәлфә хәйләкәр елмайды. — Берәр ярамаган ризык капмагандыр бит, ходай бәндәсе? — Юк, бер дә аны-моны ашамады. Эштән кайтты да сәкегә сузылып ятты. Шуннан—телсез-авызсыз. Син кереп чыга күр инде. Әллә нәрсә булуы бар, — дип, Шәяхмәт эшнең асылын яшерде. Шәйхи килеп кергәндә, чоланда зәһәрләнеп килен елый, Хәкимулла күзләрен йомып йортта чалкан ята иде. Аның маңгаена юешләп сөлге япканнар, әни карчык умач уганда онга буялган куллары белән Хәкимулланың аяк киемнәрен салдырып маташа. Васфикамал, күзләрен тутырып, зур өметләр белән Шәйхи хәлфәгә карады. Шәйхи шул вакытта бу йортта тынычлык мәсьәләсенең кинәт кенә үз кулына килеп кергәнлеген сизде. — Барыгыз да чыгып торыгыз,— диде ул вәкарь белән генә. Хатыннар теләр-теләмәс кенә чоланга таба атладылар. Шәйхи хәлфә ишекне эчтән элде. Сәкегә килеп утырды. — Я, ач күзеңне, энем Хәкимулла. Курыкма, бу мин, бер үзем. Хәкимулла шикләнеп кенә күзен ачты. Башын күтәреп йорт эчен күзәтте — берәү дә юклыгына ышангач: — Уф-ф-ф,— дип авыр сулап куйды. — Я, энем, ни хәл соң, нәрсә булды? Хәкимулла иреннәрен ялап алды. — Үләм, дәү абый, үләм. Нишлим, киңәш бир! Кычыткан белән бер бит Васфикамал. — Соң, энем, ниме?.. Ниме дип инде, син аны яратасыңмы соң? Хәкимулла тагын бер уфылдады, кипкән иреннәрен тагын ялады. — Сүзнең дөресе кирәк, дәү абый, яратам шул мин аны. Миңа дөньяда бүтән бер кеше дә кирәк түгел. Ну, теле бит, теле... Шәйхи хәлфә урыныннан сикереп торды — йом күзеңне, энем. Менә шулай. Инде телеңне дә бераз чыгарып тешләп куй. Менә шулай. Бер ярты сәгатьтән айнырсың. Ул барып ишек келәсен ычкындырды. Ишектән атылып Васфикамал килеп керде. Аның артыннан капкана... Килен зур күзләрен Шәйхигә текәде. — Я, ничек, Шәйхи абый жаным, ни булган? Шәйхи ашыкмады. Вәкарь белән генә тамагын кырды. — Менә нәрсә, җәмәгать, — диде ул. — Мондый авыруны беләм мин. Без Кышкар мәдрәсәсендә укыганда, — дип, бер тарих та сөйләп алды. — Инде килеп дару мәсьәләсен әйтсәгез, моңа дару бер генә: өйдә тынычлык кирәк. Мондый авыруга сүз ярамый. Келт итеп өндә бер җайсыз сүз чыктымы — бу егыла. Икенчесендә бөтенләй борып куюыгыз ихтимал. Өйдә тавыш чыгара күрмәгез, тавыш... ♦ Шул минутта, чыннан да, өйдә җылы тынлык урнашты. Васфикамал, 5 көләч елмаеп, күзләрен сөртә-сөртә, Шәйхи хәлфәне ишек ачып озатты. $ Шәйхи артыннан кайнана һәм килен чоланга чыгып баскычка утырды- 2 лар. Ташлытау ягыннан дымлы җил исә, 4сүктә гөрелдәгән тавышлар | ишетелгәләп куя. Карачкыл күк йөзен телгәләп-телгәләп еракта яшен ялтырап ала, һавага өлгереп килгән арыш исе таралган. Арыш басуы иртәгә кияү куенына керергә тиешле җиткән кыз кебек дулкынлана, 2 тигезсез сулый, үзенең яшьлеге белән саубуллаша. 2 Бу — арыш камчылаган кич иде. ы 2 Кешегә кул күтәрү— а хатын алыштыру түгел S сГ Урамда адәм аякланмаслык пычрак. Менә өч көн инде сыек пычрак өстенә җепшек кар ява Каз-үрдәк- * ләрне суярга да көн юк, туңдырмаган көе мал-туарны ужымга чыгарып н булмый Кичләрен куе томан төшә, әвеслек тирәсенә урманнан бүреләр " килә. Шуны сизеп, авылда төн буе этләр елый, һәрберсе оясына кереп, г баскыч астына кереп, моңлы итеп елый. Әвеслек тирәсендә кайтырга о сонга калган казлардан иртәгесен юеш мамык кына калган була. * Никадәр генә пычрак булмасын — Октябрь бәйрәмендә урам йөрер- s гә чыкмыйча булмый. Муенга юеш кар ява, аяктагы галошны пычрак суыра, ә урам демонстрациясенә катнашасы килә. Узган ел күргән ачлыктан соң бу — беренче туклык бәйрәме. Келәтләрдә ашлык, өй астында бәрәңге. Колхозчының күңеле көр. Урам буйлап халык төркеме килә. Иң алдагы рәттә гармун тоткан Миңлегали. Ике таякка кызыл ситсы тарттырганнар, аңа акбур белән лозунг язганнар. Гармун көенә алдагы рәттә җырлыйлар. Җырны бөтен халык күтәреп ала; Кызыл байракның уртасы Ука белой чигелгән. ^Берләшегез, бөтен дөнья Эшчеләре!» диелгән. Ленинград Москва, Урамнары таш кына. Яшь йөрәгем капиталны Бетерергә ашкына. Җиңснә кызыл бәйләгән кеше—колхоз председателе Тимерхан — берәүнең капка төбендәге эскәмиягә басып лозунг әйтә — Яшәсен бөек Октябрь бәйрәме! Бөтен халык «ура» кычкыра... Аннан кызыл ситсылар- белән бизәлгән мәктәп йорты янына җыелдылар. Җиңенә кызыл бәйләгән колхоз председателе карават шикелле бер нәрсәгә менде. Аның ике ягына ике яшүсмер килеп бастылар. Икесенең дә муенында кызыл галстук. Берсе авызына жнз труба капкан, икенчесе барабан аскан. Халык гөрләде, ябалак-ябалак юеш кар яуды Председательнең өзек-тәтек тавышлары ишетелде. — Ханова Маһруйбикә, корсаклы булуына карамастан, йөз сиксән биш хезмәт көне эшләде. Колхоз идарәсе аны бүләкләргә карар бирде... Трубаны кычкырттылар, барабан суктылар. — Кәлимуллин Шәяхмәт, өлкән яшьтә булуына карамастан, өч йөз хезмәт көне эшләде... — Кәлимуллина Васфикамал, колхозда туып-үсмәгән булуына карамастан, җәйге урак өстендә искиткеч күрсәткечләргә иреште. Колхоз идарәсе аны... Халык кул чапты. Берничә көннән салкыннар китте, җир туңды. Каз өмәләре башланды, авыр елда өйләнми калган егетләр дә кыймылдый башладылар. Келәтләргә мул итеп ашлык салынды, бераздан авыл кар астында калды. Кыска көннәре белән тыныч, тук кыш башланды. Рәхәт гомер тиз үтә. Нужалы көннәр генә озакка сузылып башынны гаҗиз итә. Декабрьның соңгы көннәрендә колхозда ревизия комиссиясе эшли башлады. Шәяхмәт ревкомиссиянең председателе иде—ул көн-төн кәнсәләрдә ятты. Төн уртасында гына киемнәренә тәмәке исе сеңдереп кайта торган булды, анда да кенәгәсен ачып, күзлеген тегәрҗеп белән борынына элеп, кенәгәләр актарып төн уздыра башлады. Ревкомиссиянең эше тәмамлануга, колхозда уңыш бүлү башланды. Бу — стигезләү* дип атала иде. Ягъни җәй буе аванс алып ашаганнан соң «тигезләп> алу. Хәкимулла, күрше Миңлегали һәм башка яшьләр, атлар җигеп, флаглар элеп, уңыш таратып йөрделәр, һәр йортта аларны аш-су белән каршыладылар, ара-тирә почмак яктан гына чынаяк чокырына салып әче бал бирүчеләр дә булгалады. Буралар, капчыклар тулды. Лодырь исемен алган Борһанга да хезмәт көненә тиешле ярты пот бодайны егетләр юри кызыл олау белән илттеләр. Әмма ялгыштылар: Борһан эшнең ничек булачагын белгән иде булса кирәк, капка төпләрен көрәгән, капканың аратасын алган иде. Ишегалдына шөлдерләр, тәңкәле йөгәннәр белән бизәнгән өч ат килеп керде. Миңлегали тальян гармунын үкертеп алды. Хәкимулла белән күкрәгенә КИМ значогы таккан яшь егет җырлап җибәрделәр. Атлар төз лапас астына кереп буталдылар. Чоланга киез итектән, күлмәк изүләрен ачып җибәргән кызгылт йөзле Борһан килеп чыкты. Аның теле-телгә йокмый иде. — һу-у, күршеләр килгән икән, түрдән рәхим итәсез,— дип, ярты пот бодайны кадерләп кенә кулына алды. Пар чыгып торган ярым ачын ишектән өйдәге мәҗлеснең тавышы ишетелде. Егетләр бераз каушап калдылар. Ул арада Борһан, этеп-төртеп дигәндәй, аларны эссе өйгә кертеп тә җибәрде. Түрдәге сәкедә таныш түгел ике кеше чокыр белән әче бал чөмереп утыралар иде. Йөзләре чөгендердәй кып-кызыл, күзләре майланган, таза беләкле куәт иясе кешеләр. Миңлегали читенсенеп ишеккә таба чигенде. Хәкимулла, бераз гына төшереп алса, үгез кебек куәтләнә һәм йөрәкләнә иде — ул түргә узды. Кызыл йөзле адәмнәрнең берсе карлыккан тавыш белән җыр башлады. Авызы ерылган икенчесе тамак төбе белән генә кыска көнгә такмаклый иде. Хатын-кызлар уртак, Маңгайларга пнчәт... Бу җырны егетләрнең моннан дүрт-биш ел элек ишеткәннәре бар иде. Бу — яңа нәрсә түгел. Нишләргә? Идарәдә расланган исемлектә Борһан юк иде, аларга керәсе түгел иде бит... Нишләргә? Шулай уйланып торган арада Борһан почмак яктагы аралыктан ашъяулык япкан зур яшел табак күтәреп чыкты. Чаршау ачылып киткән арада мичкә ышыкланып качып торган кешене күреп Хәкимулла телсез калды. Почмак якта шыкаеп торган кеше — кайнатай Заһри иде. Алай икән... — Әйдә, сыйдан рәхим итәсез,— дип. Борһан егетләрне сәке кырыена утыртты Табак өстендәге ашъяулыкны ачып, егетләргә мыскыллы караш ташлады. Табакта... әле генә абзардан алып кергән туң сыер тизәге иде. Ин башта Хәкимулла сикереп торды. — Син,— диде ул, йодрыгын Борһанның борын төбенә терәп.— син! Мин сине нишләтергә белермен! Мин сине җиде бабаңның кабер ♦ тактасын... — Ул яман сүгенеп җибәрде. < Борһан көчле кулы белән борын төбендәге йодрыкны сабыр гына’ < урынына төшерде. * Мыскыллы елмайды. 1 — Я. күрше, син нәрсә, Борһан абыең сине сыйлый, ә син кул күтә- Ә рәсен. Кешегә кул күтәрү хатын алыштыру түгел ул. Шту син... Кызыл йөзлеләрнең берсе, авыз т\тырып елмаеп, Хәкимуллага g дәште. х — Я, син, калай әтәч, әйтеп бирче: сезнең колхозыгыз атамы ул, м анамы? = Хәкимулланың күзләреурыныннан купкан иде. “ — Ата, — диде ул,җиңеннәнөстерәпматашкан Миңлегалине читкә ф этәреп.—Ата. Ну, ул синең ише ырвачларны, беләсеңме, нишләтә?— и Хәкимулла тагын сүгенде. — Әнә шуңа күрә ата ул, белдеңме шуны, ы җиде бабаңның кабер тактасын сүтеп ыргытыйм... Колхозга тел тидер- 5 сәң, мин сине нишләтәсен белермен... - Ишекне «дык» итеп ябып, егетләр чыгып киттеләр. Атларның сыр- 2 тына берәрне чиртеп, амбарга таба юырттылар. Ул кичне эштән кайткач, Хәкимулла Васфикамал белән сөйләш- а мәде. s s га „ * Йомры башлы, кәкре ® аяклы ир бала Инде ул көннәр артта калдылар. Инде бөтен авылга «кысыр» дип даны таралган Васфикамал күрше урыс авылыннан тозлы кыяр алып кайтты. Ташлытауда иртәгә сабан туй буласы иде. Әче балның үкереп утырган, яңа тарттырган бодай оныннан келәт эчләре ап-ак булган, суелган тәкәләрнең тиресен киереп чормага элгән көннәр иде. Васфикамал келәткә он иләргә кергән җиреннән, авыз суын йота- йота, эче бушаган кыярны суырды. Моны әле беркем дә белми иде. Хә- ерлегә булсын... Көтү кайткан вакыт иде, Ташлытау сабан туена чакырырга дип әтисе килеп керде. Почмак яктагы мичкәнең бөкесен дың- дың китереп бәреп ачтылар. Өйгә әче бал исе тулды Колхоз эшләреннән бераз бушаган вакыт иде, бер уңайдан күршекүләннең ир-атын да дәшеп алдылар. Мондый мәҗлесләрдә бик сирәк була торган Шәйхи хәлфә бүген кыстатып тормады. Бер чокырны җибәрүгә, аның теле ачылды, үзенең яшь вакытларын тәмләп сөйли башлады. ...Шәйхи солдат пленнан кайткан елны ике көн эчендә бөтен авылны шаккатырырлык ике эш эшләде. Атлары үлгән вакыт иде — әтисенең акчасын урлап, Теләче базарыннан чем-кара бия алып кайтты. Солдат ике көн югалып торгач, картлар борчылдылар — Шәйхи солдат төн уртасында гына шыпырт кайтып кереп, кара бияне лапас астына бәйләде. Өйгә керде. — Кайда йөрдең, дуңгыз? — диде әтисе. — Мин,—диде Шәйхи,—нәкъ син эзләгән бияне таптым, түшәк эчендәге акчаңны табып, Теләчедән кара бия алып кайттым. — Борчактңр инде синең,— диде әтисе мәрхүм. — Борчакмы, горохмы,— диде Шәйхи,— чыгып кара әле. Әтисе чыгып караса, лапаста колакларын шомартып кара бия басып тора. — Ну, задур егет икәнсең,— дип, карт нишләргә белми сөенә. Ә икенче көнне егет кара бияне җигеп күрше авылга китте. Анда пленда бергә булган дус егет бар иде — Әхмәдулла. Төн уртасында Әхмәдулланың капкасына атны бәйләде. Аларга шул көннәрдә генә ике кунак кызы килгән иде — Әхмәдулла Теләче базарында шуның берсен Шәйхигә димләмәкче булды. Келәтләренә барып керделәр, шырпы сыздылар. Чәчәкле ястык өстендә ике кунак кыз белән Әхмәдулланың сеңелесе чай- рап йоклап яталар. — Кайсы синеке? — диде Әхмәдулла, шыпырт кына. Түшәк кырыенда, ике озын толымына чорналып, калку күкрәкле, кыйгач кашлы берсе ята иде... — Менә, — диде Шәйхи, — шушысы. Солдат ялгышмады. Әйе. Керәсе ризык теш сындырып керә, диләр. Яшь чакта Шәйхи хәлфә күп мәзәкләр эшләде. Бервакыт шулай, авылга килгән кунак кызны озатып куйды. Төз лапас астында тордылар. Тышта салкын, бозгак. каз суйган вакыт. Төз лапас ышыгына сөялеп кенә торганда хуҗа хатын комганын күтәреп чыкты. Нәкъ егет бе- белән кыз янына килеп утырды. Кунак кыз дер-дер килде. Шәйхи дә эчкәрәк шыкаймакчы иде — салам кыштырдады. Шуннан — син күр дә, мин күр. Теге явыз сикереп тә торды: — Бу кемнәр була тагын, оятсызлар, — дип тавыш чыгарды. Шәйхи бишмәтен башына бөркәде дә чыгып йөгерде. Арттан шалтырап комган очты... Шулай да пленнан кайткан елны бер карчыкны кызык итте. Германнан электрик фонаре алып кайткан иде. Ул вакытта андый фонарь юк — кешегә күрсәтсәң, аны жен дип беләләр. Чоланда качып торды — исәбе тегенең кызы янына керергә. Кызы өйалдындагы бүлмәдә йоклый иде. Ни хикмәттер, монда да шул ук хәл чыкты. Кызның әнисе кич ятар алдыннан бисмилласын укый-укый комганын алып чоланга чыгуы булды, Шәйхинең аягына сөртенде. — Каравыл!! — дип кычкырып та җибәрде. Шәйхи дә куркуыннан тегенең күзенә электрик фонарен гына төбәде... Мәрхүмә, ничә көннәр түшәк өстендә ятты, куркылыклар койдырды. Әче балдан авыз иткәләп, Шәйхи карт шуларны сөйләде. — Ә минем яшь чакта андый хәлләр аз булмады, — диде ул, кызып.— Уникенче елны җәй көне укудан кайттым, карт хәзрәт авырып ята — әле берсенең ире еракка китә, әле берсенең баласы туа. Хәзрәтнең дога кылып сәдака алырлык та чамасы юк. Менә бервакыт хәбәр тарала: Кәлимулла малае — зур укыган кеше, дип сөйли башлыйлар. Менә бер карчык бер тәлинкә ясмык оны күтәреп килә — сыеры чирләгән. Икенче берсе тегүгә чыга — юл сәдакасына тагын бер тәлинкә ясмык оны. Мин авырсынып кына дога күндерәм — анысы була, әмма, шәкерт булсам да, егет кеше бит, миңа ясмык оны ни чуртыма. Атнаун көн узмый, бер базарда төшереп алган яшьтәшләр сүз ыргыталар. — Без, — диләр, — сине туйдырабыз, соры корт син, — диләр. Миңа шул җитә калды. Кызган баштан авылга чатыр чабып, атны күбеккә батырып, кайтып кердем дә. урам уртасында тавыш чыгардым. «Кемгә бер тәлинкә ясмык оны бирәсем бар, килеп алыгыз, фәләнегезне фәлән итим»,— дип, базарда бодай саткан акчаны урамга бич чәчеп кайттым. Дөрес, урамда кызмача баштан күренүем шул бер генә булды. Әти дә бик тәртипле крәстиян иде, аннан соң мин авылда — бердәнбер укымышлы кеше. Унөченче елда Кара Чыршыда балалар укытып йөрдем Безнең халык бик кара иде, мин балаларны бер ел эчендә әдрис язарга, хат язарга өйрәтмәкче булдым. Картлардан бер-ике куштан каршы килә генә бит. Берсе — Гайфулла куштан иде—Ташлытау базарыннан кайтышлый мәптек ишеген кагып мине чакырып чыгара. Толып якасын торгызган, авызыннан котырган сыер сөте исе бәрелеп тора. , — Синме, — ди,— минем малайга хәрендәш алып килергә куштын? — Әйе, — дим, — мин куштым. ♦ — Ә ана хәрендәш нәрсәгә? 2 — Мин аны язарга өйрәтәм. Хәрендәш шуңа 5 — Ана нишләп акча әрәм итим мин? Яза белми ул, яза белмәгән з кешегә хәрендәш нәрсәгә? з — Соң бит, — дим, — әнә шул яза белмәгәнгә күрә хәрендәш кирәк. * Теге һаман үзенекен тукый. «Яза белмәгән кешегә хәрендәш алырга га мине кем дип белдең син? Әллә миндә әндри казнасы бар дип белдең- = ме?»— дип бәйләнә үк башлады. Мин дә кыздым. Мин әйтәм, әле син “ исерек баштан килеп монда мәктәпне мыскыл итмәкче буласынмы? = Толып якасыннан учлап тотып үземә таба суырып алдым да. ярабби. £ берне ияк астына җибәрдем... Теге бөтерелеп баскычтан очып төште. ф Икенче вакыт авыл җыенында мина бәйләнеп ята: — Беләм мин сезне, — ди. — Укыган кеше — чукынган кеше ул,— « ди. — Сез, — ди. — үзегез өйдә чәйнек борыныннан гына эчен ягасыз. = безнең кара халык шикелле түгел, — ди. х — Менә, — мин әйтәм, — ту-ты шул-шул, — дим, — сез дә менә тегендимондый кирәге, жае булганда шулай чәйнек борыныннан гына к жибәрә торган булыгыз, — дип сүгәм тегене. Чокырдан бер йотым авыз иткәч, Шәйхи хәлфә мактана ук баш- | лады. — Ә миңа кешедән куркырга ничу! Гомер буе крәстиян хезмәтендә * булдым, Кара Чыршы колхозында лабогрейканы миннән башка берегез х дә көйли алмый. Миннән башка яшәп карагыз, ничек булыр икән... Ә мин күпне күргән кеше... Әйе, Германнан кайтышлый, мин снңәйтим. Мәскәүлең Саломанский циркында Ярославскийның үзен тыңлаганым бар минем. Пленныйларны җыеп митинг ясадылар. Ә сезнең әле аның үзен күрү түгел, ишеткәнегез дә юктыр. Ту-ты. Ә менә Галимҗан Иб- раһимов дигән язучы бар иде шундый, мин бит аны да күрдем шул җыелышта. Ул Мәскәүдә зур эштә иде Ул да сөйләде: «Сезнең, — диде ул, — теге якта гомерегез әрәм үтте. Инде уйлап карагыз, хөкүмәт үзебезнеке, — хезмәт ияләренеке, — диде. — Менә, — диде,—шул үзебезнең хөкүмәтне, үзебезнең влачны дошманнардан сакларга кирәк...» Менә кемнәрне күргән кеше ул абзагыз. Бераздан тальянын күтәреп Миңлегали килеп керде. Миңлегали — Шәяхмәтнец апасы Фәхерниса малае, яшьли әтисез калып, һәр вакытта да нәселдә ирләр мәжлесе булганда олылар чутыннан цррде. Кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын тез башына гына утыртып, ул карт-корыны җыр дөньясына алып кереп китте. Мәҗлес хуҗасы Шәях мәт. кулына чынаяк чокырын тоткан килеш, үзе җыр башлады Зәйнәп җиңги ике тәлинкә белән майга чыжылдаган коймак чыгарып утыртты. Шәйхи хәлфәнең күзләре нурланып китте һәм тамагын кырып, әкрен генә ул да җырлап җибәрде. Заһрн кода да ярыйсы гына кызып алган иде, чират үзенә җиткәч, кыстатып тормады. Шәйхи хәлфәнең жыры тәмам булуга, ул «әйт шуны. кода» дип күтәреп алды да, елтыр күзләрен бйт җыерчыкларына яшереп елмайды һәм егетләрчә куәтле тавыш белән башлап жибәрде. Васфикамал зур самаварны өченче мәртәбә күтәреп чыкканда инде төн уртасы авышкан, мәжлес кызган, асылмалы лампаның керосины бетеп, филтәсе күмерләнә башлаган иде. Миңлегали һаман әле тез ба шына утырткан тальянын теркелдәтә, ирләр исә бөтенесе бер булып «Күбәләгемтүгәрәгем» көенә сиптерәләр иде. Кояш чыгышы ягы алсу нурга төренгәндә унлы лампа «гөлт-гөлт» • килде дә сүнде. Баксаң, аның инде күптән кирәге дә юк, июньнең кыска төне әллә кайчан таңга авышкан икән. Кунаклар таралыштылар. Аягын ышкый-ышкый, Шәйхи хәлфә койма буйлап кына кайтып китте. Миңлегали өенә кайтып тормады — Нургали белән икесе печәнлеккә менеп киттеләр. Заһри кодага сәкедә зур чәчәкле ястык салдылар. Хәкимулла белән Васфикамал төз лапас астындагы тимер хутлы арбага чыгып яттылар. Арбага кичтән чабып салынган солылы вика, клевер түшәлгән иде. Сабан туйга барырга әзерләнгән тәртә арасына куйган яхшы сбруйдан күн исе чыккан, ул яңа чапкан печән, ат, сыер абзары исе белән аралашып, ниндидер, башны әйләндерә торган җәйге җылы төн исе хасил иткән иде. Кызарып кояш чыкканда барлык кеше тирән йокыда иде. Өйдәге сәкедә, иске тубал теккәндәй гырылдап, Заһри кода йоклый, аның авызыннан әллә ниткән авазлар ишетелә. Печәнлектә бөтен фани дөньяның мәшәкатен онытып сабый балалар йокысы белән ике яшь егет мышный. Арба кырыена башын асылындырып, Хәкимулла ынгыраша-ынгыраша йоклый. Ул төш күреп елмая, төшендә ниндидер, йомры башлы, кәкре аяклы матур гына бер ир баланы алдында тотып утыра, имеш. Васфикамал аңа үзенең күрше урыс авылына барып килгәнлеген йокы алдыннан гына сөйләгән иде — шул минуттан башлап Хәкимулла өчен бөтен дөнья, аның кануннары үзгәрде. Аның өчен хәзер дөньяда бер нәрсә дә куркыныч түгел, ул җиңә алмаган авырлык дөньяда бөтенләй юк сыман иде... Я, борыныгызга чирттеме хәзер Хәкимулла абыегыз? Югыйсә кеше арасында сөйләшерлек хут калмаган иде. Әле узган көз генә Шәйхиләрдә сыер суйган көнне ирләр мәҗлесендә сүз чыгарып алганнар иде. Ни чыкмаса, шул Борһаннан чыга инде. Мәҗлестән таралганда, аралыкта, мич башы кырыена эленгән, өелгән киемнәр арасыннан Борһан үзенең бүреген эзләде. Караңгыда ялгыш Хәкимулла бүреген алып кия язды. — Ах-ха-ха, — дип кешнәде шул чакта Борһан, — ах-ха-ха! Харап кына булыр икән кеше! Хәкимулла бүреген кисәң — беттем диген инде. Әле минем хатынның бер малай үстерәсе килә. Юк, энем, үзеңә булсын, мә, мә... Ах-ха-ха! Барысы да рәхәтләнеп көлделәр дә, бер минуттан оныттылар һәм караңгы чоланда тәмәке кабыздылар. Тик Хәкимулла гына юк булды. Аны бераздан Шәйхи абзасы лапас астыннан алып чыкты. Хәкимулла гарьләнеп үксеп-үксеп елый иде. ...Шулар исенә төшкәч, Хәкимулла анадан яңа тугандай булып китте. Менә бетте, узды ул вакытлар... Не смей сез хәзер теш ыржайтырга!1 Акрын гына иртәнге җил исеп куйды. Ул тәмле йокыдагы кешеләрнең өй түбәләрен сыйпап узды, «йоклагыз, адәм балалары,— диде ул гүя,— йоклагыз! Бу — сезнең тыныч иртәләрегезнең соңгысы. Татлырак итеп төш күреп калыгыз — бу татлы төш шулай ук соңгысы, йоклап калыгыз, сезне зур сынаулар, кара хәсрәт көтә. Нык булыгыз, адәм балалары!» Бу җил, күп юллар узып, көнбатыштан килә иде. Кара Чыршы авылы өстеннән ул үткәндә канатларына кара тәре ясалган самолетлар үлем төяп көнбатыштан көнчыгышка юл алганнар иде. Төз гәүдәле» озын сыйраклы, пөхтә киемле фашист генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә башлаган минутта Кара Чыршы авылы, чыннан да, татлы йокыда иде әле. Кайтулар булмас инде... Кырда иген чайкала, иген чайкала... Бу — елына бер генә тапкыр килә торган атна. Ул атнада көннәр эссе дә, болытлы да булмый: кырда ниндидер зәңгәр дулкын йөгерә, ♦ арыш басуы яшеллекүкле булып сөрем эчендә кайный. Көр басунын < шулай дулкынлануына карап торуы рәхәт тә, моңсу да. Менә җәйнең < иң кыска төннәре житте, моннан сон инде көн кыскара башлар. Арыш * басуы саргаер, ул инде дулкынланмас. Аны урып алырлар, борчак жи- i реннән кайтышлый ял итәргә чүмәләләр арасына торналар төшәр. Көз 3 җитәр... һай, бу гомернең бәрәкәтсезлеге Әле генә бит, сабан тургай- ( лары яшел уҗым өстендә ук булып атылып сайрыйлар иде. Ә хәзер — о арыш басуы өстеннән жил йөгерә—сагыш арта... = Арыш басуы уртасындагы тузанлы юлдан кара туры атында чатыр ы чабып Ташлытауга таба Тимерхан чыгып китте. Аның сиртмәсенең та- = вышы үзе күмелгәч тә басу түреннән ишетелеп торды. — Запас пирвый категори, — диде Шәйхи хәлфә аның турында.— ♦ Аларның законы буенча егерме дүрт сәгать эчендә воянкум янында бу- а лырга тиешләр. Сугыш, сугыш... Сугышның нәрсә икәнен авылда Шәйхи хәлфәдән башка кем бел- £ сен? Шәяхмәт сугышта нибары ярты ел йөрде. Ә менә аның өлкән абый- s сы Шәйхигә кирәгенчә эләкте. Гумбинен янындагы каты сугышта әсир- _ леккә төшкән Шәйхине Германиягә озаттылар. о Шәйхи солдат шул вакытта һоһенцоллерннарның VI көньяк Германия- * дәге язгы сарайларын күреп телсез калды. Дөньяда һоһенцоллерннар да яшәгән, Кара Чыршының Кәлимулла малае дә яшәгән! Бу сарайның * һич тә тарантас лапасы, мүкле абзар, Кәлимулла карттан калган иске ® келәт белән уртаклыгы юк иде. Тау башына таба сузылган мәрмәр баскычлар. Мәрмәр баскычлар кырына асылынып үскән әллә ниткән җимешләр... Салават күперенең бөтен төсен чагылдырган түшәмнәр, күтәрелеп карасаң, бүрегең төшәрлек манаралар. Аяк астында им өчен бер шырпы кисәген тапмассың... Бераздан ул Вюнсдорфка килеп чыкты. Сугыш бетте, ләкин Вюнсдорфтагы татар әсирләрен өйләренә кайтару мөмкинлеге күренмәде. Шәйхи хәлфәнең мәдрәсәдә алган белеме монда кирәк булып чыкты. Алар әсир шәкертләр, мөгаллимнәр белән баракларда концертлар куеп йөрделәр. Герман профессоры Вайль әсирләр арасында татар җырларын язып йөрде. Шәйхи солдат монда да кирәкле кеше булып чыкты. Ул мәдрәсәдә ятлаган шигырьләрен профессорга сөйләп күрсәтте. Профессор тылмач аркылы боларны җыеп китап чыгарачагын сөйләде. Апрель аенда Вюнсдорф кырында алар сабан туй да ясадылар. Шәйхи солдат шул вакытта Кара Чыршы авылында беркем дә күрмәгән һәм күрмәячәк хәлләрнең шаһите булды. Сабан туйда алар татарча көрәш, капчык сугыш кебек милли уеннарны күрсәттеләр. Аннан герман атларын җигеп жир сөрделәр, ат җитмәгән сукаларга үзләре җигелеп йөрделәр, тубал белән иген чәчеп күрсәттеләр. Шәйхи солдат жир буенча беренче булып барды, тубалындагы бодайны «бисмилла» әйтеп герман җиренә чәчте... Германның кара-көлсу туфрагына бодай бөртекләре белән тавык йомыркасы ыргытты. Әйләнә-тирәдә шакмаклы чалбар, цилиндрлар кигән Берлин байлары, муеннарына ак челтәр чорнаган озын күлмәкле көяз хатыннар шау-гөр килеп кул чаптылар, «гут, гут, татариш зольдатен, сут» дин шауладылар. Әсирләр акчасына ялланган герман солдатлары жиз трубаларда «Ка.з канатын» уйнадылар. Аннан җилкәсенә ниндидер VI Прусс корольләре һәм герман империалистларының династиясе. аппаратлар асып, авызына юан сигара капкан берәү нәрсәгәдер кычкы- рынгалап йөгереп йөрде. Моны Америкадан килгән гәзит мөхбире диделәр. Гәзитнен исеме «Чикаго трибюн» икән. Кара Чыршы авылының крестьян Шәйхи Америка корреспонденты алдында тубал тотып рәсемгә төште. Герман армиясенең нәрсә икәнен, Пруссия алпавытларының Рәсәй халкына карашын авылда Шәйхи карттан да тирәнрәк аңлаган кеше кем булды икән? Вюнсдорфка эләккәнче Шәйхи солдат немец алпавытларында эшләде. Яшь алпавыт Лейпциг университетының философия факультетын тәмамлаган культуралы кеше иде. Хатыны — рус князьләре нәселеннән диләр иде. Алпавыт Шәйхиләргә яхшы мөнәсәбәттә булды, ормады-сукмады, хәтта бер тапкыр бәйрәмдә кечкенә генә бүләкләр дә бирде. Әмма крестьян Шәйхи бер нәрсәне бик нык төшенде: алпавыт һич тә бу әсирләрне кешегә исәпләми, аларны эшче хайван дәрәҗәсендә күрә иде. Аның өч ел буе, бер көн дә ялгыштырмыйча, боларны нәкъ сәгать биштә уятуы, бер минутка да ялгыштырмыйча, нәкъ төнге унбердә утларын сүндерүе, өч ел буена ашау-эчү тәртибенә бер генә төрле дә үзгәреш кертмәве Шәйхине җәберсетте. Аның иртән кырга килеп әсирләр белән елмаеп исәнләшүе, нәкъ бер үк сәгатьтә, бер үк минутта һәркөнне болар торган йортка кереп тикшереп йөрүләре егетләрнең күңелен җәрәхәтләде. Бу — салкын исәпкә корылган герман төгәллеге кешене изүнең аерым бер ысулы иде. Шул ук вакытта Шәйхи солдат немец алпавытларының сугыш тәмен бик нык яратуын, башка бер халыкта да булмаганча, боларда чит илләрне басып алу дәртенең көчле һәм нык икәнлеген күрде. Шуңа күрә сугыш башланган көнне беренче тапкыр урамга чыгу белән ул бер генә сүзне кабатлады: — Ярманда машина күп, җәмәгать,— диде ул.— аллага тапшырдык. Батырлыкка безнең халыкка чыкмый чыгуын, иллә мәгәр, тегеләрдә корал таза. Аларның карчыклары да базарга барганда бисәпилкегә генә утырып чабалар. Уйнама син алар белән... Ул көнне беркем бернәрсә аңламадй. Ирләр эштән иртәрәк кайттылар, чат саен җыелышып тәмәке көйрәттеләр. Чыннан да, нәрсә икән ул сугыш? Ни өчен бу вакытта? Сабан туй итеп булмады бит. Аннан печәнгә төшәсе, игеннәрне урып-җыясы бар иде. Ни өчен шулай вакытсыз башланды? Хәкимулла шушы көннәрдә башка чыгарга тиеш иде— морҗачы гына килеп җитмәгән иде. Ничек инде ул шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? Башында мие бармы ул германнарның? Ичмаса, морҗа чыгарганны гына көткән булсалар... Авылда иң беренче повестка Тимерханга килде. Тимерхан моннан берничә ел элек яшел фуражка киеп кайткан егет иде, аны беренче категорияле запастагы пограничник дип йөртәләр иде. Шуңа күрә ана повестка килү берәүне дә гаҗәпләндермәде. Беренче категория икән беренче инде, ни хәл итмәк кирәк? Барсын, күрсен, бәлки ул арада германны әле бәреп тә чыгарырлар. Инде бит соңгы ун ел эчендә никадәр көчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланмады! Аннан, күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО. МОПР значоклары бар! Ә осавиахимчылар? Добрахимчылар дип йөрткәннәр иде үзләрен башта. Алар сөйлиләр иде, имеш, иптәш Ворошилов бер чакрымнан атып инә күзенә тидерә дип. Әгәр ворошиловча төз атучылар чик буена барып бассалар, германың түгел чуртым да чыдамас! Бер карыш та бирмибез дип әйттек бит моңарчы. . Шулай тагын ике көн узды. Менә беркөнне кичен көтү кайтканда авыл дәрт итте. Колхоз кәнсә- ләренә бер пачка повестка килгән иде. Моңарчы күз авыруы белән солдаттан калып килгән Хәкимулла да, машинкада басылган кош теледәй кәгазьне кулына тоткач, әле аның чын мәгънәсенә төшенмәде. «Кружка, кашык, җылы кием, өч көнлек ризык, паспортны алырга. Чабата кнми- чә, күн аяк киеме белән килергә тырышырга». Башка бер сүз дә юк. Авылга шундый утыз кәгазь. Кеп-кечкенә авылга утыз кәгазь. Ул кичне утлар озак янды, кемнәрдер төн буе гармун белән йөрде* ләр. Капкалар шыгырдады, келәтләрдә он тузгыды, морҗадан төтеннәр үрләде. Кызкыркын ашыгыч рәвештә ак оекбашлар бәйләде, һавада майлы күмәч исе анкыды. Сугыш шулай башланды. Кешеләрнең әле бүгенгә кадәр өйләнешү, туй ясау, кунак жыю мөм- $ киплекләре бар иде — бүген ул бетте. Моңарчы әле ир белән хатын, ки- 3 леи белән кайнана талашалар, бер-берсенә жәбер сүзләре әйтәләр ® иде — хәзер алар бетте. Үпкәләп сөйләшми йөрүче егетләр-кызлар була ? иде — үпкәләүләр бетте. Сугыш дөньяның вак-төяген оныттырды. Бү- i геигә кадәрге бөтен тормыш—бер төш күрү генә булган икән. Хәкимулла кичен үзенең яңа йортында Миңлегали белән сөйләшеп 5 утырды. и. — Шушы йортта Васфикамал белән бер генә кич куна алмадым бит, S энем жаным, — дип өзгәләнде. — Васфикамалга ярдәм ит, туганым, яме * Морҗаны коелы итеп чыгарсын. Әтиләр белән атарның бик борчагы пе * шеп җитми, син күзколак бул. Их, туганым! Син әле .монда каласың, ® Нургали белән синең яшь кергәнче сугыш бетәр. Нургали бик наян бул- = ды. Әти белән әни аны бераз боздылар. Аннан соң, беләсеңме, туганым, нәрсә? Мин инде сиңа гына әйтим, — бер кеше дә белми торган серем £ бар бит. Хәтерлисенме Атжабар Хисмәт кызы Минниса белән ниләр < күргәнне? Монда бит мин сине алдадым. Кызның яман исеме бармы н юкмы, мин бөтенләй белмәдем. Мин ул төнне аның белән сөйләшеп тик 3 яттым. Ә ул елап дулады. «Синең ирлегең кайда, сөйләшеп ятар өчен генә алдыңмени мине», — дип елады. Шуннан калганын син беләсең. га Матур кыз иде бит ул. Ә Васфикамалны яратам. Теле зәһәр зәһәрен, "■ әтиләрне дә бик җәберләде баштарак. Ну. яратам... Эшкә бик бул- - гаи бит. Миңлегали исә үз кайгысын сөйләде. Ул ике елдан бирле Зөләйха исемле бер кыз белән йөри иде, сугыш башланган көнне төшендә Зөләйханы күргән. — Яңа салган өй бурасы янында йомычка җыеп йөри, җанашым,— дип, Миңлегали башын тотып яшь түкте.— Бура керсә — бетте диген инде. Я мин үлеп калам, я мин кайтканчы Зөләйхага бер хәл була Төштә бура күрү — тәгаен генә үлем инде ул... Төн уртасы авышкач кына юрган-мендәрләр күтәреп Васфикамал белән Хәкимулла морҗасыз өйгә йокларга килделәр. Моңа өндәүчеләр Шәяхмәт белән карчыгы Зәйнәп булды — Барыгыз, бар, — диде Зәйнәп җиңги аларны озатканда, — барыгыз. Бер кич булса да үз нигезегездә кунып калыгыз. Бисмилла әйтеп ятыгыз. Барыгыз, балаларым. Йа алла, хәер-рәхмәтеннән үзең ташлама... Үзеңә тапшырдык. Ләкин сагыз исе килеп торган яңа өйдә күзгә йокы кермәде. Хәкимулла белән Васфикамал таң атканчы серләштеләр. Аларның тора башлаганнан бирле мондый итеп сөйләшкәннәре булмады. Васфикамал Хәкимулланың кытыршы сөякле кулларын үзенең яңагына куеп яшь сыкты, берөзлексез сөйләнде. — Без яши белмәдек, әй, дим, синең белән. Тормышның кадерен белмәдек. Күбрәк мин узындым. Юкка-барга сүз чыгарып, синең җанын ны каһәрләдем. Шуның көялеге бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Юк-бар сүз белән иң матур вакытларыбызның кадерен җибәрдек. Без яши белмәдек... — Малай туса, ни исемле кушарсың?— диде Хәкимулла, авыр сулап. — Мин, нишләптер, малай булыр дип уйлыйм. Васфикамал аңа тагы да ныграк елышты. — Малай булса Нәриман, кыз булса Сәрия куябыз. Тик син генә тизрәк кайт. Хәкимулла авыр сулады. — Их, шушы төнне зур күсәк белән терәтеп торырга,—диде ул, ачынып... ...Таң атты, кояш чыкты. Ат абзарлары тирәсендә тимер ходлы арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. Авыл ыгы-зыгы килде. Әле берәү дә еламый, берәү дә шауламый. Бары тик йөгерешәләр генә. Мунча кергән, кырынган кызмача ирләр бер-берсенә йөгерешеп керәләр, кызу-кызу тәмәке суыралар. Кайдандыр гармун тарткан тавыш ишетелә. Бу мәшәкать сәгать уннарга кадәр шулай барды. Повесткада «сәгать сигезгә Ташлытауда булырга» диелгән иде. Сәгать ун тулды, кемнеңдер әмере булгандай, капка төпләрендәге әсәрешкән атлар башларын селки-селки урамга борылдылар. Халык Таш- лытауга чыгып китә торган юл чатына агылды. Күперне чыккач, бер арба ирләр җыр башлады. Ал кисәргә, гөл кисәргә Үтмәс кайчыларыбыз. Киләсе ел бу вакытта Булмас кайсыларыбыз? Капка асларында койрыкларын кәкрәйтеп йөргәң этләр күккә карап елаштылар. Тальян, шөлдер тавышына эт заты чыдый алмый... Койрыкларын җиргә терәп утыралар да, капка төбеннән китмичә генә күккә карап елыйлар. Бу тавыш күңелләргә шом сала. Нәрсәдер бар, дөньяның кай төшендәдер гаделсезлек бар... Эт күңеле сизгер, ул зрәгә генә алай шыңшымый. Хәер, этләр генә түгел. Шөлдер, гармун тавышына атлар да борчыла. Әсәренгән атлар борын тишекләрен киңәйтеп, башларын чайкый-чайкый, басу капкасына таба атладылар. Түбән очтан да шундый бер йөк ирләр күренде. Басу капкасы төбендә чуптарларын түбән иеп ялгыз каен тора. Юлга чыгасы атлар шул каен төбенә җыелдылар. Ике-өч гармун тавышы бергә кушылды. Болар өчесе дә төрле көйгә уйныйлар иде. Мондый буталган көйләр күңелләргә тагын шом салды. Чыннан да, бу сугыш дигәннәре әллә нинди куркыныч нәрсә икән! Хатын-кыз елаша башлады, атлар тыпырчынды. Күпер аркылы тагын ике арба ирләр күренде. Болар — эре сөякле, озын гәүдәле Атжабарлар иде. Атҗабарлар элек-электән гайяр халык, базар, станция тирәләрендә эшне ялт та йолт әйләндереп килделәр, базар көннәрендә шактый кызып, төрле хикмәтләр дә ясыйлар иде. Аларның атлары да каен төбенә килеп туктады, ирләр арбаларыннан коелдылар. Тавыш-елаш көчәйде. Атҗабарларның печән салган арбасына кылыч борынлы, үткен күзле, муены-бите кара янган, ак күлмәкле берәү менеп басты. — Җәмәгать, — диде ул тимер тавыш белән, — җәмәгать! — Гармуннарны шул минутта ук туктаттылар — Җәмәгать! Мин сезгә менә нәрсә әйтмәкче булам. — Ул ап-ак кулъяулыгын чыгарып авыз кырыйларын сөртте. Шул вакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәт иде. Халык аңа таба борылып катып калды. — Бәхил булыгыз, туганнар, дуслар... Атжабардан бүген чыгып китүчеләр арасында мин ин өлкәне. Беренче категория. Без кая барганыбызны беләбез. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, кайтулар—едвали. Сугышның нәрсә икәнен мин беләм. Фин сугышын күрдем. Бусы фин сугышы гына түгел. Фашист армиясе бик кабахәт армия ул Безгә кайтулар— едвали. Бәхил булыгыз. Тату яшәгез. Кара Чыршылар! Мина үпкәләүчеләр бардыр арагызда. Заманында җир селкетеп йөрдек. Үпкә-сапкагыз булса — онытыгыз. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, едвали... Дөньяда фашист дигән эт чылбырдан ычкынган. Ә ул — бик хә* тәр эт. Едвали кайтырбыз. Хисмәт шактый исерек иде. Арбага баскан килеш ак кулъяулыгын болгыйболгый, ул җырлап җибәрде. Агыйдел сулары кебек Зур сулар булмас инде шул, Зур сулар булмас инде. Минем йерәккәем кадәр Ярсулар булмас инде. Хисмәт арбадан төште. Басу капкасы төбендәге халык төркеме бер секунд эчендә бердәм авыр уфылдап кинәт кенә елый башлады. Мона балалар чырылдаганы өстәлде. Шул вакыт Кара Чыршылар арбасы өстенә Тимерхан менеп басты. Аның тамагы карлыккан иде — халыкны чак тынычландырды. Ул кыскача гына речь сөйләде. — Иптәшләр, —диде ул,— бу сугыш канлы, корбанлы булыр. Ә сез жебеп төшмәгез. Колхозны үзебез төзедек, шуны саклагыз. Бер-берегезгә ярдәмле булыгыз. Дөрес, безнең барыбыз да кайта алмас. Ләкин кайткан кешеләр алдында кызарырлык булмагыз. Сау булыгыз, әгәр председатель буларак ачуыгызны китергән чакларым булган икән — гафу итегез. Колхозны аяктан екмагыз, иптәшләр, сау булыгыз. Кешеләр күз яшьләрен сөрттеләр. Атларны бора башларга кирәк иде, ләкин берәү дә үзе башлап басу капкасына атын бормады. Арбаларның күчәр башлары эләгеп матавыклаганда, Шәйхи картның койма буеннан сәер генә тавыш ишетелде. Шашкан халык төркеме шунда таба борылды. Монда — картлар икән. Күбесе киез итектән, каеры тун кигәннәре дә бар. Инде сиксәнне узып, соңгы ун елда капка төбеннән узмаган картлар да җыелганнар. Тип-тигез өч рәт булып сафка басканнар, кулларын колак янына күтәргәннәр, күзләрендә — ялварулы аяныч караш. Картлыктан нурлары беткән күзләрен яшьләндереп, тешсез авызларын ачып, Ташлытау юлына карап торалар. Бер карт яшелләнеп муртайган, казыклары авышкан киртәгә сөялгән. Әрекмән арасыннан аның мании иске киез итеге күренә. Өстендә кызгылт-сары иске тун. Башында беләүләнгән түбәтәй. Аның күптән дөньяга чыкканы булмагандыр, ахры, чепи күзләре кояшка чагыла, үзенең авызында сүз чынлыгы өчен бер теше юк. Ул кипкән иреннәрен шапылдатып, авызын киң ачып, корышкан кулларын колакларына күтәреп азан әйтә. Әшһәде әнлә илаһә нллялла-а аһ! Вә әшһәдс әнлә мөхәммәде рәсүлулла а аһ! Аның тавышы кабердән чыккан кебек тонык иде, ул калтырый-кал- тырый көйләде. Бу тавыш үлемне хәтерләтте. Картларның өметсез аяныч карашлары, дога тавышы халыкка яшен төсле тәэсир итте. Тагын елаш башланды. Нәрсә бу? Ни өчен? Моны берәү дә уйламады. Басу юлына төялеп чыгып киткән ирләр шул ук юлдан исән-сау кайтырга тиешләр иде. Боларның берсе дә үләргә тиеш түгел, үләргә хаклары юк иде. Әнә шуңа күрә моңа ирешү өчен эшләнгән барлык чаралар да бүген урынлы тоела иде. Инде атлар кузгалды.. Авыл, мәет чыккан йорттай, тын калды. Бары тик карчык-коры гына ул көнне Хәбирә карчыкка йомырка илтте. «Шушы йомырка кебек бөтен көе кайтсыннар»,— дип, Хәбирә кар чыкның ян сәкесендә ул көнне бик күп дога укылды. Кичен күк йөзен болыт басты. Күптән яумаган яңгыр Ташлытау юлындагы тузанда тимер арба эзләрен тигезләде. Икенче, өченче көнне дә тоташ яңгыр булды. — Бәндәләр күз яше бу, — дип, юеш тәрәзә пыялаларына битләрен терәп, киленнәр, аналар, карт-коры яшь койды. Яңгырга кушылып Васфикамал да өч көн рәттән елады. Бары тик Шәяхмәт кенә еламады МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ф КЕШЕ КИТӘ—ҖЫРЫ КАЛА — Көненең дә ачуым килмәгәе, чисти... канады, дип, ул уңайсыз сүзәйтеп сткрзидыУ . Чөнки, идарә члены буларак, колхоз председателе вазифасын гомуми кыелышта ана тапшырганнар иде. Яңгыр тоташтан койды... Урамнар йомшарды, кырда арыш башаклары сыгылып төште. Ян- гыр Хәкимулланың морЖасы чыгарылмаган өенең түбәсенә койды —аннан яңа такта исе таралды. Басудагы игеннәргә койды — аннан баллы ис, юеш салам исе таралды. Ташлытау военкоматының түбәсенә койды, залының түшәменә үтте дә стенасын чылатты. Сугышка киткән егетләрнең штукатуркага карандаш белән язган-сызгалап калдырган соңгы эзләре җебеде. Атна буе яуган янгыр Шәйхи картның өйалдыңа үтте, яңгыр үткән урыннарга ул табаклар, ләгәннәр тезде. Бетмәс-төкәнмәс мәшәкате белән авылда сугыш чоры тормышы башланды... Ат җиккәндә үзең җик... Кара Чыршылар гомер буе җыр белән көн иттеләр. Кичләрен урамда да, кечкенә генә мәҗлестә дә, клубта да җырлап рәхәтләнәләр иде. Якын-тирәдә Кара Чыршыларның җырчы халык икәнлеге мәгълүм иде. Инде җыр туктады. Күңелләрдә бары тик киткән кешеләрнең генә җырлары калды. Кешеләр үз эчләренә яшеренделәр. Тоз, керәчин, шырпы, сабын... Гасырлар буенча килгән саклану рефлексы кешеләрне шуңа этәрде. Мөмкин кадәр сак булырга, мөмкин кадәр экономияле тотарга. Табарга, тупларга кирәк. Тоз, керосин, шырпы, сабын... Әйтерсең герман солдатлары сабын белән тоз ашап, керәчин эчеп яшиләр. Кешеләр үзгәрделәр. Көн саен көтелмәгән бер хәл була башлады. Сугыш башланып ике атна үтүгә, Ташлытаудан семьясы белән Заһрн күчеп килде. Хуҗасы читтә яшәгән бердәнбер йортны сатып алган икән. Заһриның планы йомры иде, илдә чыпчык үлми. Кара Чыршы — ил ул. Егерме биш сотый бәрәңге бакчаң булганда исән калырга мөмкин. . Шул көннәрдә Васфикамал да башка чыкты. Картлар, авыр чорда бергә торыйк, дип ялынып карадылар, файдасы тимәде. Васфикамал әдәп саклап кына сөйләште. — Бер-беребезгә ярдәм итәрбез, бәрәңге бакчасы әрәм була, — диде.— Сезнең белән торсам, бакча бирмәсләр. Кайгырмагыз, сез мине ташламасагыз, мин ташламам... Нургали райондагы зоотехниклар курсын ташлап, күрше-тирә авылларга кино куеп йөри башлаган иде. Дулкын-дулкын кара чәчле, кылыч борынлы, калын җилкәле бу чибәр егеткә күзләре төшеп, төн йокысыз калган кызлар аз булмады. Якын-тирә авыллардан бер Нургалидә генә велосипед бар иде. Кара Чыршы кибетеннән теш порошогы белән вакса, ислемай һәм «Пушки» папиросы кебек әйберләрне Нургали генә ала иде. Ләкин сугыш башлангач, бу рәхәтлек юкка чыкты Нургалине паровозларга утын хәзерләү өчен мобилизация белән урман эшенә җибәрделәр. Сугыш барысын да үзгәртте. Моңарчы басудан келт-мелт каз куып йөргән Шәйхи хәлфә янгын сараена каравылга килде. Элек тегенди-мондый мәзәк хәлләр сөйләнеп йөрергә яраткан карт кинәт кенә бик җитдиләнде. Германияне үз күзе белән күргән булуы халык арасында аның абруен күтәрде. Хәзер аны Шәйхи хәлфә дип түгел, Шәйхи карт, Шәйхи солдат дип йөртә башладылар. Шәяхмәт берәр атнадан председательлекне кешегә тапшырырмын дип йөргән иде — барып чыкмады. Райкомга чакырдылар да, кыска гына сөйләштеләр. — Ничә яшеңдә? — Алтынчыны вакладым. — Грамотаң бармы? — Гарәпчә, латинча бераз сукалыйм. Теге узган ел керткән хәрефләре белән әлегә кыен. — Менә нәрсә, иптәш Калимуллин. Колхозның иң җаваплы постла- ♦ рында эшләгәнең безгә мәгълүм. Билгеле, ялгышларын да булгандыр. Ләкин сезнеке шикелле кечкенә колхозга без әллә каян председатель * эзли алмыйбыз. Вакыты шундый — эшли тор. Алдагы бюрода раслар-, быз. Үзеңне фронтта дип бел. Синең өчен фронт — иген басуы. «Ялгышлар» дигәннән, Шәяхмәт бер нәрсәне хәтеренә төшерде. Мө- 5 гаен, яшь чырайлы бу егетнең элегрәк булган бер хәлне ишеткәне бардыр. Коммуна төзелгән еллар иде. Шәяхмәт аны оештыручы булды. 2 Кыр станына чыктылар. Шунда яшәделәр, шунда эшләделәр. Дөрес, s һәркем үз семьясы белән аерым бер почмакта йоклады. Дошманнар әйт- _ кәнчә, тоташ юрган булмады. Менә беркөнне корбан гаете килеп җитте. = Нишләргә? Коммуна әгъзалары арасында ураза тотучылар, Хәбирә кар- * чыкка фытыр сәдакасы бирүчеләр байтак иде. Гаеткә бер көн кала бо- ♦ лар быжгый башлады. Авылга кайтабызмы? Гает укырга ярыймы? а Бәйрәм ризыгын кем пешерә? Боларны авылга кайтару — коммунаның^ абруен төшерү дигән сүз иде. Шәяхмәт төн буе кыр станындагы салам 5 түшәгендә йокысыз ятты да, иртәгесен коммуна ашханәсендә гомуми £ чуттан кабартма пешертте. Гает кабартмасы тәмле булды,— Шәяхмәт- г нен шул көннән соң халык арасында дәрәҗәсе күтәрелеп китте. Ләкин ь бу хәл югарыга ишетелеп, өч көн үткәндә, аны кыр станыннан авылга о кайтардылар. Бераздан коммуна да таралды Райком ишегеннән чыкканда ул шул көннәрне хәтерләде. Шәяхмәт Ташлытаудан икенче кеше булды да кайтты. Кешенең х эчендә ни барын кем белсен? Ул тегәрҗеп белән эләктергән күзлеген хәзер борыныннан бер дә * салмас булды. Сөйләгәндә русча сүзләр кыстыра башлады. Кырысланды. Ләкин эчтән сызды, көйде. Чыннан да, колхоз белән идарә итәрлек сәләт чамалырак иде. Моны ул үзе бик яхшы аңлый иде. Ләкин иң катлаулысы — бюрога хәзерләнү булды. Шәяхмәт колхоз турында да, өйдән чыгып киткән малайлары турында да түгел, әнә шул раслану турында уйлап йокысыз калды. Сакал бөртекләре агарды. Я инде, Шәяхмәткәме соң шундый зур йөкне өстерәү? Аның уйлавынча, колхоз председателе ул яшь кеше булырга тиеш. Председатель кеше бервакытта да башын ватмый. Аның өчен дөньяда аңлашылмаган бер генә мәсьәлә дә юк. Җитәкче кеше ул Шәяхмәт шикелле төннәрен йокысыз кичерми. Ул көне буе оештыру эшләрен алып бара да, төнлә тәмле итеп йоклый. Ә Шәяхмәт нәрсә? Олы малае ике тапкыр өйләнде. Бертуган абыйсы Шәйхи герман пленында булган кеше. Җитмәсә, империалистик сугышка киткәндә авылда бер ел балалар укытып йөргән, мәдрәсәдә укыган. Хәлфә дигән исеме калган... Шәяхмәт аштан язды. Саргайды, кипте. Юк, яңа кеше тапканчы колхоз белән бәлки ул җитәкчелек итә дә алыр... Саргайган кәгазьле кечкенә форматтагы колхоз уставын Шәяхмәт көн ятлады, төн ятлады Хатыны белән сөйләшмәс булды. Уракчылар янына кырга барганда да уйлап барды. Эчтән сөйләнде. «Авыл хуҗалыгы артеленең төп нигезе... артельнең төп фондлары ..» Иртәгә бюро дигән көнне Шәяхмәтнен сабыр канаты сынды. Юк. бодай булмый бит инде... Адәм баласының да сабыр итүенең бер чиге бар. — Йа алла! Ничә еллар буе сине телгә дә алганым юк иде ..— Шәяхмәт, ирексездән, шулай уйлый башлады. — Инде ярдәмеңне салып. иртәгә бюрода мине коткарсаң — актык сулышыма кадәр кеше3 рек малае да табылыр, — дип кыстый башлады. Шәяхмәт риза булды. 2 Өрмәгән җиргә утыртмадылар председатель коданы. Өстәл астыннан 5 гына чиреге белән аракы да чыгарылды. Бераздан Заһри шунда утыр- ш ган җиреннән түнде; Шәяхмәт ашын гына ашап, бик рәхмәт, дип кай- I тып китте. Икенче көнне кич, нәрәт биргәндә, Заһри кода икмәк тап- * шырасы атларны төнгә бүрәнә өмәсенә сорый килде. Ләкин шул минут- ♦ та Шәяхмәтнең пружинасы ычкынды. Ул ачуланып өстәлгә сукканда, ® Заһриның бите шәмәхә кара белән тулды — Күземә күренәсе булма, син мине кода гына дип белдеңмени? — дип, ул аны бөтенләй куып ук чыгарды. Ф Гомер буенча авылда дошмансыз яшәгән Шәяхмәт өчен бу хәл бик s авыр тоелды. Ләкин нишләмәк кирәк? Шуның өчен дә сугыш вакыты и бит ул. ® х пX Миңа бит нибары кырык дүрт яшь i Ташлытау ягы егетләре бер батальонда сугышка керделәр. Батальон беренче бәрелештә үк каты кырылды. Алар лагерьдан килгәннәр иде. Лагерьда бер ай агач кистеләр, землянка казыдылар да, бер төнне кинәт кенә товар поездына төялеп фронтка чыгып киттеләр. Лагерь кешеләрне бик йончытты. Кухня төзеп, ашауэчүне, мунчалар салып, аларны рәтләгәнче керләнеп беттеләр. Хәрби кием алганчы шактый гомер узды Аяк киемнәре тетелеп бетте. Болай да йөрәге селкенеп кенә торган Хисмәт бу хәлләргә түзмәде, бер көнне политинформация вакытында үзен фронтка җибәрүләрен сорап, тавыш чыгарды. Бар нде дөньяның йөрәкле, таза, чибәр бер егете. Аны Атҗабарнын Камали Хисмәте дип йөртәләр нде... Инде ул җан бирә алмыйча ята. Кан тама, нарат ылыслары белән аралашкан дымлы комга Хисмәт* нең каны саркый. Менә ул, кырык дүрт ел буе аңа куәт биргән нәрсә, тамчылап әрәм була. Атҗабар басуындагы ипидән, шундагы һавадан, шундагы судан ясалган кан Фин култыгы буенда тама. Кешенең бөтен матурлыгы — канда Кешенең бөтен яхшылыгы — канда. Җан дигәннәре шул кандыр ул. Тукта, җаным, тукта, акма. Тамма, җаным, мине сакла Аһ, бу кыйпылчыкны! Каян килеп эләкте соң бу! Ичмасам бер генә фашистны да терәп атып булмады бит. Сугышка килеп йөрүеннән ни файда? . Чолганышта калган яралы Хисмәт Фин култыгы буендагы нарат урманы эченнән озак шуышты. Ничә сәгать? Ничә көн? Моны ул бел* мәде. Беренче көнне шуышканда кая таба барганын белмәде. Беренче бомба, беренче курку барысын да оныттырган иде. Аларнын батальо* нына каршы диңгез буеннан танклар һөҗүм итте. Снаряд кыйпылчыгы Хисмәтнең тез башын чәлпәрәмә китерде, бер иптәше белән танкка кар шы шуышкан Хисмәтне һава дулкыны нарат астындагы чокырга атып бәрде. Иптәше яр буендагы зур валун артына йөгерде. Хисмәт чокырда аерылып калды һәм бераздан аңын югалтты. Аңына килгәч, шуышты да шуышты. Сугыш тавышы инде бөтенләй ераклашкан иде. Кара тәреле самолетлар нарат башларына тияртимәс кенә очып йөрделәр. Аларга атучы булмады. Димәк, фронт сызыгы чигенгән. Төн узды. Икенче көнне Хисмәт зур чуер ташлар арасыннан шуышып диңгез буена килде. Диңгез тыныч кына чупылдап ята. Ләкин бу ни хәл? Хисмәт үз күзләренә ышанмады. Дулкын белән чыгарылган иске камыш чүпләре арасында йөзләгән фуражкалар, бескозыркалар чайпала иде. йа алла! Күз күреме җирдә шулай баш киемнәре чайпала. Ә диңгез акчарлаклары берни дә булмагандай чиелдыйлар, уйныйлар... Хисмәт тешләрен кысты. Сүгенде. Флягасыннан бер йотым су эчте. Бүгенгә җитәрлек су бар. Ничек тә алга, үзебезнекеләргә таба шуышырга кирәк. Кояш чыккан як үзебезнеке. Ул көнне кич кояш бик кызарып батты. Диңгез буенча алтын күпер сузылды. Биек наратларның эре ылыслары алтын төсенә керделәр. Тукта, бу кайсы ай? Августмы? Сентябрьме? Урман эче салкыная башлады. Тәнне дерелдәү басты. Бераздан эссе булып китте.’ Аннан төн житте. Урманда ниндидер бер кош төне буе борчылып кычкырды. Ул гел Хисмәт өстендә генә кычкырды. Бу кошның тавышы бик таныш иде. Бу кош... Бу—козгын. Хисмәтләрнең авылында ул мәчет аена кунып кычкыра иде. Камали карт шул козгын кычкырса, бөтен тынычлыгын югалта, «мәет өмет итә ул, каһәр», дип мәчет ишегалдына кереп, козгынны куркытып йөри иде. Тукта... Бу — Фин култыгы түгел, Атҗабар икән бу... Менә хикмәт. Менә мин сезгә сөйлим әле беренче бомбаның ничек төшкәнен... Хисмәттә гангрена башланган иде. Шул төнне ул аңын җуйды. Иртәгесен аны чолганышта калган ике сугышчы табып алдылар. Хисмәт аңына килеп күзен ачты. Саташам дип уйлады—күзен йомды. Тагын ачты. Ләкин саташмый икән. Аның авызына су тиереп торган сугышчыларның берсе Кара Чыршының Хәкимулла иде. Хисмәт ут кебек кызган куллары белән аның кулын кысты. Аннан зур пилотка кигән ябык кына рус егетенең кулын озак тотып ятты. Мондый вакытта сугышчылар берсен-берсе ташламыйлар, димәк, хәзер үлмәскә генә кирәк. Болай булгач — булды. Көндез кыймылдарга ярамый иде. Чокырга урнаштылар да, кичне көттеләр. Хәкимулла белән рус егете ботаклар җыеп носилка ясадылар. Бил каешларын носилкага бәйләделәр. Хисмәттә яшәүгә өмет чаткысы кабынды. Рус егетенең әйтүенә караганда, фронт сызыгы ун чакрым чамасы ераклыкта иде. Бу сүз күңелләрне җылытты. Көн озын булды, өч сугышчы комлы чокырда, нарат башларына карап, үткән тормышны искә алдылар. Хисмәт төштән сон кызыша башлады. Күзен йомгалап ятты. Иртәнге дәрте сүрелгәндәй булды. Берничә тапкыр үлем турында сөйләнеп алды. — Минем, — диде ул, — Миңнисамның ике айлык кызы бар. Зөлфия исемле. Син исән-сау кайтсаң, безнекеләрне күр. Безнең авылга бар. Ташлытауга да бар. Минем ничек үлгәнемне сөйлә... Ә син теге вакытлар өчен бер дә оялма. Минем олы кыз Минниса үзе чая булды. Мин сиңа ачу тотмадым. Теге көнне генә әтиең белән сүзгә килеп алдык та... Минем кыз чая булды. Үземә охшаган. Аннан, бик яшьтә иде бит ул вакытта. Унҗидедә генә... Хисмәт бөтен гәүдәсендә ниндидер бер рәхәт талгынлык сизде. Менә ул үзләренең киртәсенә сөялеп тора; Егет вакыты. Җәйге кич. Кызлар уенга төшәргә җыеналар. Хисмәт шәһәрдән кайткан курсант. Ак күлмәктән, галифе чалбардан, хром итектән. Менә әтисе кичке намаздан кайтып килә... ...Әтисе, мәрхүм, юаш кеше иде. Авыл халкы аны Табак Камали дип йөртте. Уникенче елда Атжабарны кызыл әтәч ялап чыкты. Бөтен кешенең диярлек йортҗире янды, әмма Камали картныкына, читтәрәк булгач, зыян тимәде. Халык күрше-тирә авылларга чыгып китте. Халык ярдәм итә — Атҗабарлар урамга килеп керү белән кайсы он. бәрәңге, ♦ кайсы балта, пычкы, киез итек чыгарып бирә. Камали картның эче по- < шып ята. Беркөнне ул да тәртә башларын күмерләндерә дә Кара Чыр- < шыга китә. — Кайсы авылдан?—дип сорыйлар. £ — Атжабар,— ди бу, күзләрен сөртеп. Шуннан тегенә бер табак биреп кайтаралар. Шул көннән башлап аны Табак Камали дип йөртә | башлыйлар. Картның үлүе дә бераз мәзәгрәк булды. Атжабарга кол- « хоз оештырырга килгән бер шәһәр егете аларда фатирда торды. Егет = көн саен иртән бәкегә төшеп су коена. Карт тегеннән сорый: — Нәрсәгә кирәк бу хикмәт? — ди. Егет әйтә, минем, ди. озак яши- з сем килә, ди, коммунизмны күрәсем килә, ди. Карт үлүдән бик курка “ иде, гомерен озынайтырга теләп, чатнама суык бер көнне бәкегә төшеп ф чума, йөгереп кайта да, мич башына менеп тә ята. Шул ятудан тора m алмый... ш Хисмәт исә бай күңелле булды. Теләгәнчә яшәде. Сабан туй саен батыр калды. Әтисе юаш. фәкыйрь күңелле кеше иде. Ләкин әнисе үт- х кен хатын — Хисмәт шуңа охшаган Усал булды. Атжабарга кунакка™ килгән җыен чибәр кыз Хисмәткә эләгә иде. Бер кунак кыз янына кем барасына бәхәс чыккач та, Хисмәт жиңде. Атжабар урамын чатнама £ суык көнне көпә-көндез кем ялан аяк әйләнеп чыкса, кичен кунак кыз- s ны шул озата, диделәр. Хисмәт урамны ялан аяк әйләнде. Кунак кыз 5 моны ишетеп хурланып елады. Ә кичен Хисмәтне күргәч өнсез калды.™ Хисмәт чибәр иде. Кунак кыз шул кичне үк үзе башлап чоланда аны ® суырып үпте. Егет булса шундый булсын, диде. Икенче вакыт тагын шу5 лай бәхәсләштеләр. Атҗабарда егетләр шундый, йорт саен бер ташбаш. Анысында шәһәрдән килгән алтын тешле бер укымышлы кыз иде. Бу юлы да Хисмәт җиңде. Кем бер сарык бәрәнен ашап бетерсә, кичен кызны шул озата, диделәр. Камали картның бер бәрәне шул бәхәснең корбаны булды. Алтын тешле- кыз, кич очрашкач, рәхәтләнеп көлде. Син, егет, миңа бик ошыйсың, ну сиңа укырга кирәк, диде. Женотдел- да эшли икән. Шуның сүзе белән Хисмәт курсларда йөреп кайтты. Ветеринар булды. Ул вакытта байтар днп йөртәләр иде. ...Хисмәт уянгандай итте. Әле генә күз алдыннан кичергәннәрен дәвам иткәндәй сөйләнә башлады. — Юк. мин шәп яшәдем. Колхозда минем кадәр хезмәт көне эшләгән кеше булмады. Бәйрәмдә кунак җыймыйча калмадым Минем әрдәнәгә өйгән ике еллык каен утыным гына калды. Ә син безнекеләрне күр. Минем карт әнине күр. Мин аның яраткан улы идем. Син чьи арсын... Чыгарсың... Кояш батар алдыннан Хисмәт саташа башлады. Яман с\генде. — Ну. бу алла да нәрсә карый икән, ә? Миңа бит нибары кырык дүрт яшь. Әнә безнең авылның Габделхәер карт әле дә яши — мин малай вакытта ук карт кеше иде инде. Беркеме юк. Үлем көтеп яши. Ник мине үтерә бу алла, ә? Миндә ни үче бар аның? Ну. теге дөньяга баргач. тәгәрәп үлсәм дә. Гитлерны эзләп табам. Сукыр тәре! Әле минем җырлап яшәр вакытым бит! Едвали ул исән калыр, мина эләксә... Едвали... Едвали... ... Сапер көрәкләре белән юеш комны казып, Хисмәтне күмделәр. Кабер өстенә нәкъ тегермән ташы төсле түгәрәк бер чуер ташны шудырып бастырдылар. Караңгы төшкән, көнчыгышка таба барырга вакыт нде. Ә теге кош нарат башында һаман кычкырып калды... Миңлегалинең Гарәбстанда йөргәне күренә Кырык беренче елның көзендә кар бик иртә яуды да, бөтен ашлык чүмәләләрен күмеп калдырды. Шомлы көз иде ул. Каз-үрдәкләрнең яшь карда тәпиләре алсуланып, гомерләре беткәнне сизеп, адашып- аңгыраеп йөри башлаган көннәрендә кисәк кенә җылытты да кунды. Бер көн эчендә басу алатилә булып калды. Хәбирә карчыкның нәкъ шундый ала төстәге карт сыерын шул көнне кич әвеслек янында бүре харап итте. Иртәгесен куе авыр томан таралгач, аны карарга халык жыелды. Карт иде инде. Җәйге кичләрдә мөгрәп кайта иде. Хәбирә карчыкның жил капкасы ачык булмаса, «әйдәләрме?» дигән сыман зур күзләрен тәгәрәтеп, селәгәйле танавын капкага төртеп ыңгырашып тора иде. Ә хәзер... Комсыз бүре аның арт санын талаган, бугазын чәйнәгән. хәтта сырт сөяген урталай өзәргә маташкан. Никадәр газаплангандыр сыер... — Сугыш хикмәте инде бу, ярман жиреннән әллә ниткән яллы бүреләр килгән, безнең бу тирәдә туп шартламагач, аларга тыныч инде, фәлән инде, төгән инде... — дип, бу хәбәрне ул көннәрдә авыл буенча Хәбирә карчык таратып йөрде. Имеш, узган атнада таң белән базарга баручылар елга буенда әллә нинди зур, бозау кадәр өч бүре күргәннәр, үзләре яллы, үзләре аксылсоры ди... Бу хәбәр житә калды. Тагын әллә кемнәр андый бүреләрне урман аланында чүннек янында да. басуда да күргәннәр. Язгы ябагасы коелып бетмәгән ач бүренең эшләгән бу жинаяте бик күп имеш-мимешләр белән, жепшек көндә әвәләгән кар шикелле, тәгәрәткән саен үсте дә үсте. Ул ел әллә нинди тынгысыз, шомлы булды. Бер куркыныч хәбәрне икенчесе бастырып кына барды. Ул елгы кадәр зәһәр салкын кыш булганы юктыр. Иртә көн тудымы, хатын-кыз хәл белешергә керешә. — Сугыштагы бәндәләрне кыру өчен инде бу суыклар, йа хода! — дип авыр сулыйлар. Шуннан китә хәбәрләр... Германнар, имеш, Мәс-» кәүдә икән инде. Аларны яклап төрек патшасы сугышасы, ди. Алдагы рамазан гаетендә Казан каласында чәй эчмәсәм, иманым кяфер булсын дип әйткән, ди анысы. Мин сугышсам, дин өчен сугышам дип әйтә, ди. Сугыш башларга түбәтәем селкенеп кенә тора дип әйтә, ди. Хәбәр артыннан хәбәр — берсе икенчесеннән куркынычрак. Калада төнлә кисәк кенә трибүгә ясыйлар, күктә әллә ниткән утлы көлтәләр йөриләр, ди. Калада картларны да сугышка җибәрәләр, ди. Тагын әллә ниләр әллә нәрсәләр бар, ди. Аргы як Хәлиулланың да хаты килгән, ди. Кайда сугышканыбызны әйтергә ярамый, хатны пулевой почтага гына язасы, дигән. Ходаем, бөтен дөньясын пуле баскандыр инде. Мичкә киптерергә куелган кура жиләге ничек кимеп чыкса, сугыштан без дә шулай чыгабыз дип әйткән, ди. ... Заманына күрә тәртибе, гореф-гадәте, җыры үзгәрде. Кышның зәмһәрир суыкларында кызлар һәр кичне клубка җыелалар. Клуб эче бәсләнеп йолдызланып тора. Рәтләп ягучы юк. Утын китерүче юк. Сал* кын, салкын. Җанны җылытырлык берни юк. Сугышка кадәр атнасына ике генә көн ачылган клуб хәзер һәр көн ачык. Сугышка кадәр авызыннан сүз тартып ала алмаслык кызлар ачы тавыш белән җырлыйлар. Ачы, зәһәр тавыш белән... Җыры да салкын. Көтмә, кызый, сөйгәненне, Кайтмый туган иленә, Озын-озын окопларда Атып яткан вакытларда Пуля тигән иненә... Агитбригадалар килә башлады. Салкын клубта калтыранган ар* тистлар бер кат күлмәктән сәхнәгә Чыгып коточкыч нәрсәләр сөйлиләр. Гитлер, Геббельс, Риббентроп... Ничек җир йөртә аларны. Менә бер чандыр хатын кыска чигүле күлмәктән чыгып, туна-туна шигырь сөйли. Бала төнлә уянган икән. Әнисе янына килгән. Кызчык әйткән: «Әнкәй! Мин Гитлерны күрдем төшемдә...» Салкын төндә, стеналары йолдызланган клубта салкын күзле бу ябык хатынның куркыныч шигыре жанны өшетте. Гитлер дигән сүз белән салкынлык, ничектер, бергә генә йөри алалар кебек тоелды. Төннәрен урам тын була, утлар сүндерелә. Сонгы төннәрдә Шәях: мәтнең апасы Фәхерниса карчыкның гына тонык ут яктысы күренә. Кышның шул зәһәр көннәрендә аның карап торган бер улы Миңлегалинең үлгән хәбәре килде. Күрше авыл егете: «Миңлегалине үз кулым белән жирләдем, немец минасына шартлап харап булды, әнисенә әйтегез», дип язган иде. Ләкин ул хат килгән көнне Фәхерниса карчыкка биш-алты юллык кына кара пичәтле кәгазь килеп төште. Атларга кичке башак биреп кайтканда — ул Миңлегали урынына ат караучы булып калган иде — хат ташучы аңа шул кәгазьне тоттырып чыгып китте. Язу танымаса да, ана йөрәге аның нәрсә турында икәнен сизде, тез буыннарының жегәре китте, ләкин күзенә яшь килмәде. Ул икенче көнне. Миңлегалинең яратып жигә торган бурлы атына башак биргәндә, атның башын кочаклап озак елады, ул көнне бурлыга онны бер соскыч күбрәк сипте. Шуннан соң аның йокысы качты, гел төнлә белән Миңлегали кайтып кергән кебек була: капка-койма шыгырдап алса да, салкыннан өй бүрәнәсе шартласа да, ул күзен ача, ишеккә озак карап тора, кысып куелган бишле лампаның филтәсен күтәрә төшә, ләкин Миң* легали юк, ишек кырыенда, кәтүктән эшләнгән чөйдә аның пальтосы гына эленеп тора. Фәхерниса карчык гомер буена эш яратты, колхозга беренче булып язылды, малаем кешедән кнм булмасын дип. тол көенчә тырышып карап үстерде. Дин тотмады, юк-барга ышанмады, ләкин әйтеп бетермәслек кайгы аны какшата язды, ул бер көн эштән кайтышлый Хәбирә карчыкның карындык тәрәзәсен какты. Тышын таракан кимергән корь* әнне карчык озак актарды, бер аятен гарәпчә мыгырданып, корышкан бармагы белән йөртеп чыкты да, тамак кырып, тезеп китте: — Вау VII килсә бәхетле булыр, халык арасында кадерле булыр, капкадан кергәндә зәхмәт жиле кагылган булган, сул ягында бер авы* руы булган, анысы бер усал хатынның күзе төшкәннән. Үлмәсә әле дә исән буласы икән, исән булса. Гарәбстанда жнмешлектә йөрүе күренә,— дип, эшлекле кыяфәт белән корьәнне киштәгә алып куйды. ... Таң атканчы Фәхерниса карчыкның уты шулай яна, ә салкын төн сорылана башлагач, зирәк йокыга тала, ләкин нәкъ шул вакыт, әкрен генә ишек ачылып. Миңлегали килеп керә*дә, йомшак тавыш белән — Әни, әни, мин атларга башак бирергә сонга калганмын бит,— дип, әнисенең баш очына килеп юрганына кагыла. Фәхерниса карчык ниндидер бер йөрәк рәхәте белән жылынып сискәнеп уянып китә, күзен ача — аһ, ул Миңлегали түгел, юрган өстенә аның бердәнбер иптәше—әдрәс мәчесе сикереп менгән икән. Стена сәгате авыр герен идәнгә таба өстерәп тек-тек килә, тын өйдә аның тавышы «юк-юк» дигән кебек булып ишетелә Фәхерниса карчык урыныннан тора, «юк шул, бәбкәм, юк», дип авыр сулый, кемдер йөрәккә салкын су коя, йөрәк туктагандай итә, баш шаулый... Ул акрын гына ат абзарларына таба атлый, эш вакытында ачы хәсрәт онытылып тора. Менә ул ат абзары янындагы инешкә аркылы салынган күпер өстенә кергәч туктый, күпер канатына сөялеп хәл ала, тагын уйга кала... Миңлегали сугышка чыгып кнт- VII В а у — гарәп алфавитындагы «у» хәрефенә якын авазның исеме. МӘҺДИЕ В ф КЕШЕ КИТӘ л X 2 Ф х Ф X кәндә ул баш өянәге килеп авырып ята иде. Улының әйберләрен төн йокламыйча әзерләде, иртәнге чәйдән сон, баш чатнавына чыдый алмыйча, ян сәкегә менеп ауды. Иптәшләрен белешергә дип чыгып киткән Миңлегали бераздан кызмача кыяфәттә кайтып керде. Ана белән ул икәүләп жылый-жылый капчык тутырдылар, ул әнисен урынына яткырды да, ике кулын биреп күреште һәм читкә карап кына: — Әни ., күрешә алмасак, ни... яме... бәхил булышыйк... — дип нәрсәдер сөйләнде, капчыгын житез генә күтәреп, кулъяулыгы белән күзләрен сөртә-сөртә, чыгып китте. Капка төбендә шөлдерле атлар ярсып тыпырдаша, Миңлегалинең кызыл чәчәкле сатин белән тышланган тальянын аргыяк егете өзелердәй итеп тарта иде. Тимер ходлы арба менә шул күпергә килеп кергәч, Миңлегали дилбегәне үз кулына алып, атларны кисәк кенә туктатты да, кепкасын салып арбага ыргытты һәм туп-туры тау башына, әнисе янына йортка таба йөгерде. Килеп керүгә, әнисе яткан сәке янына тезләнде һәм карт ананы күкрәгенә кысып кочаклады да, күз яшенә тыгыла-тыгыла йөгереп үк чыгып китте, өйдә коточкыч шомлы тынлык урнашты, тик мәче генә ишек яңагына үрелә- үрелә тырмаша иде. Янгыр булыр, ахрысы, яңгыр. И, бала, бала... Арбада утырган иптәш егете алты айдан соң аның аяк-кулларын жыеп күмәчәген ул чакта кем уйлаган... Юньле бала иде Миңлегали. Үләренә бер атна кала гына командирларыннан Фәхерниса карчыкның үз исеменә хат килгән иде. «Әби, — дигән иде командир, — бик батыр ул үстергәнсең, хөкүмәт, партия сиңа кат-кат рәхмәт укый, андый егетләр белән бу сугышта без, һичшиксез, юлбасарларны дөмектерербез». Ул көнне Фәхерниса карчык мичкә мул якты, сандык төбеннән күптән салып куйган меңенче чәйнең почмагын китеп алды да лепердәп кенә самавар кайнагач, күрше-күләнне чәйгә дәште. Күңелле иде ул көн! Әй, гөнаһ шомлыгы, Гитлер, муйның сынсачы. актык минутларында авызыңа су тидерүчедән мәхрүм булсаңчы! Ярабби, дөньядан имансыз үтсәңче! Шул вакыт әче таң жиле исеп китә, еракта карның таң кызыллыгы белән тоташкан җирендә ниндидер шөбһәле тавыш ишетелеп куя: — Та-та-та, та-та-та, — дип көйли. Ул тавыш, әллә ничек шунда, сугыш кырыннан килгәндәй тоела, бәлки, чыннан да, тын’куыра торган жил ул тавышларны монда сугыш кырыннан ук алып киләдер. — Та-та-та, так-так-так... Бәлки ул сугыш тавышы да түгелдер, күрше колхозның төнге сменадагы молотилкасы тавышыдыр, ләкин нигәдер ул тавыш бик шомлы, бик куркыныч булып ишетелә... Шул тавыш колакка килеп кергән саен кар өстенә бер кеше егыладыр, кар өстенә кып-кызыл булып кан саркыйдыр кебек тоела... Тишек чиләгенең суы агып беткәч җиңеләйгән кое сиртмәсе авыр шыгырдап икенче якка авыша, коры агач тавышы, салкын төн тынлыгын кистереп-кистереп, еракка яңгырый: — Шулайдыр, шулайдыр, — дигән кебек ишетелә. Чорма тәрәзәләрен алландырып таң сызылганда Фәхерниса карчык ат абзарларына барып җитә. Игеннәрне кем җыяр? Бер әвеннән утыз пот чамасы арыш чыга... Әвен киптерәләр, чабагач белән сугалар, аннан, суырып, Ташлытау элеваторына озаталар. Халыкның күңел көрәя — теше таза булган кеше арыш башагын уып ашый, эштән кайтышлый янгын сарае янындагы агач мичкәгә ятып су эчәләр. Карт-коры гына хәлсез. Яраланып госпитальдә ятканнан сон гвардия өлкән сержанты Тимерхан авылга кайтып төште. Титак-титак атлап, бөтен авылны йөреп чыкты, басуларны әйләнде, амбарга, ат абзарларына сугылды. Көннәр бик кызу тора, игеннәр дә ярыйсы гына. Тик халык ач — бөтенесенең күзендә нур беткән, уен-көлке, жыр ишетелми. Эссе көнне ачлык аеруча яман хәл. Ачлыкның шундый бер вакыты житә, инде ашыйсы килми, ♦ ә берөзлексез сусата. Янгын сараенда каравыл торган Шәйхи карт Ти- « мерханга үзләренең хәлен аңлатты: карчыгы бүген он капчыгын кайчы < белән турап аш салырга калган... , Партия райкомына, военкоматка учетка баскан көнне үк Тимерхан- £ га әйтеп кайтардылар кайтуга колхозыңны кабул ит, теге карт бик * тырышып эшләде, дәүләткә икмәк тапшыру буенча Кара Чыршы кол- | хозы районда беренче булды, ләкин яшьрәк кеше кирәк иде, диделәр. £ Идарә утырышында Шәяхмәт колхозның эшләрен тапшырды. Амбар- = да бер бөртек ашлык юк; базда бер бөртек бәрәңге юк; жигү атлары ш бөтен колхозына тугыз баш; эш үгезләре—таналары белән— унике =3 баш һәм башкалар. * Икенче көнне үк Тимерхан, әвеннән чыккан арышны тарттырып, ха- ♦ лыкка аванс бирде. Хезмәт көне мул булган кешеләрдән алтышар кило а он алучылар булды. Өченче көнне иртән сәгать бишкә Тимерханны “ райком бюросына чакырдылар. Тимерхан гимнастеркасын үтүкләде, ор- й деннарын, медальләрен кадады. Яна председатель буларак, беренче - мәртәбә бөтен формасын туры китереп күренергә уйлады. Сугыш баш- , ланганда беренче секретарь булып эшләгән яшь кеше әле дә монда икән. Ләкин аны өлкә комитеты пленумына чакырганнар. Бюроны икен- ы халык арасында мәзәгрәк яңгырады, «ызбачка борын бир!әннәр» дип, исләре дә китмичә сөйләп йөрделәр ул вакытта... Хәйруллин зур борынына күзлек элеп куйган да, кешеләр! ә күзлек өстеннән карый. Алдында ике-өч пачка «Беломор». Өстендә китель Полковник дип белерсең! — Я, — диде ул, Тимерханның эше турында бюро членнарыннан бер хатынкыз сөйләп биргәч, — я, аклану өчен нәрсә әйтә аласың? Тимерханның үпкәсе тамак төбенә күтәрелде. Мөмкин кадәр тыныч булырга кирәк иде. — Беренчедән, — диде ул, —мин суд каршында тормыйм, ә үземнең партиядәшләрем янында басып торам Хәйруллин аңа мыскыллы караш ташлады. — Нәрсә, икенче сүзең дә бармыни? — Әйе, бар, иптәш секретарь. Мин ике ел ут астында йөрдем, минем белән Жуков һәм Рокоссовский сөйләшкәне бар, ләкин алар да миңа «сез» дип дәштеләр Хәйруллин нервыланып папироска ябышты. — Я, я, син... Сез... бик остармагыз монда. Сез нәрсә, әллә фронттан кайттым дигәч тә, теләсә нәрсә эшләп йөреп булыр дип уйлыйсызмы? Җинаятегез турында сөйләгез! Сезгә кем рөхсәт бирде аванс өләшер- 1Ә? Безнең указаниены ни өчен көтмәдегез? Шулмы сезнең фронттагы иптәшләрегезгә ярдәм итүегез?—Хәйруллин, калтырап, пышылдауга күчте. — Коммунист, понимаете ли... Ул берөзлексез папиросын чәйнәде. — Кара Чыршы колхозы председателенә бюро членнарының сорау, лары бармы? Тимерханның эше турында сөйләп биргән хатын тамагын кырды. Бу — районның прокуроры Улибаева икән. — Сораулар юк, — диде ул, карандашын өстәлгә бәрә-бәрә,— мәсьәлә ачык. Вәлетдинов Тимерхан партиядә кала алмый, йомшак күңелле булуны партия безгә гафу итмәс. Карарбыз, алдарак ничек эшләр. Урындыклар шыгырдап куйды. Ачык тәрәзәдән тышта коеп яңгыр ява башлаганы ишетелде. Барысы да тышка таба борылдылар — Да-а, кызыл олау киләсе көн иде бит бүген, — диде Хәйруллин, папиросын чәйнәп,— болай булса, эш харап. Улибаева кулындагы карандашын өстәлгә бәрде. — Алласын да тотып... фәлән итәргә... — Ул яман сүгенде. Тимерхан тетрәнеп китте Алай икән.. Болар сугыш вакытында шу- лайрак өйрәнгәннәр икән... Хәзер хатын-кызлар да сүгенә икән. Ләкин яңгыр бик кирәк иде бит әле. Бәрәңге чәчәкләре көеп ята иде. Анысын ник уйламыйлар? Хәйруллин сәгатенә карады. — Ярар, иптәшләр, башка фикерләр юкмы? Кем дә кем... Берта- выштан. Иптәш Вәлетдинов, партбилетыгызны куегыз. Тимерханның күз аллары караңгыланды. Тукта, бу бик таныш картина бит. Кайда булды соң әле мондый хәл? Әһә, госпитальдә ятканда ул «Күтәрелгән чирәм» дигән романны укыган иде. Анда да партбилетны чыгарып салырга әйтәләр. Әһә, әһә... — Иптәш Вәлетдинов... Тимерханның күзен кан басты, калтырана башлады. Менә бер секундка хәтер тау кадәр әйберне актарып алды. Менә кырык өченче елның июль киче. Рота командиры траншеяда коммунистлар белән сөйләшә. һөжүм сәгате якынлаша, иптәш коммунистлар, ди. Коммунистлар исеменнән рота парторгы Вәлетдинов сөйли. Тырышып, дулкынланып сөйли... — Өйдә калган карт аналарыбыз, сабый балаларыбыз хакына актык сулышыбызга кадәр көрәшербез... Ә аннан таң атканда тревога булды. Тимерхан күзен ачканда күм йөзе үкерә, көнчыгышны горизонт артындагы кояшның нурлары кып- кызыл төскә керткән, жир гүли иде. Бу — бөтен дөньяга мәшһүр Курск һөжүме башланган минут иде. Каяндыр салкын, жансыз тавыш ишетелде. — Партбилетыгызны куегыз, иптәш Вәлетдинов... Тимерхан кинәт кенә озын өстәлне этеп җибәрде. Өстәл кырыенда- гылар сискәнеп киттеләр. •— Партбилетнымы? Партбилетмы сезгә, иптәш Хәйруллин? — Ул үзенең тавышын үзе танымады. — Минем партбилетым кирәкмени сезгә, тыл батыры? Менә сиңа, Хәйруллин, менә... кулыңны башта гөлжи- һан сабыны белән ю!.. Менә сиңа, күрдеңме?.. Тимерхан Ташлытауны ничек чыгып киткәнен белмәде. Җылы яңгырдан соң ялт итеп кояш чыккан, урамда пычрак, җан-фәрманга чапкан ат тоягыннан чәчрәгән сыек балчык әллә кайларга оча иде. Ул көнне идарәдә әвенне тәүлегенә ике тапкыр куярга дип карар кабул ителде. Шәяхмәт әвен киптерүче итеп билгеләнде. Элеккеге председатель өчен яңа тормыш башланып китте. Ул төнлә мич яга, әвен ташы өстеннән башакларны җыеп ала, мичкә ут җибәрә. Әвен өеп бетергәч, кай вакытта аның янына янгын сараенда торучы абзыйсы Шәйхи карт та килеп утыра. — Пожар-фәләннән берүк үзе сакласын, чамалап эшлә. — дип, башта кырыс кына сөйләшә. Әвенне бер кат әйләнеп чыга, мич алларын тикшерә. Мич каршына утырып, гадәт буенча сугыш хәлләре турында сүз куерта башлыйлар. Шәйхи карт сугыш башланганнан бирле Германия турында гына сөйли. ф — Ярманда, түлке, машина күп инде анда, — ди. — Батырлыкка « безнең солдатка чыкмый инде чыгуын, әмма ликин тегеләр машина күп 5 булу белән алдыралар. Аларның бит тегендә-монда барганда карты-кар- * чыгы да бисәпилкегә генә утырып чаба. ■? Мичтә ак чыршы утыны шартлап яна, ике туган берсен-берсе бүл- з дермичә генә сугышка кадәрге тормышны, мул ризыкны, рәхәт көнне, * тыныч төнне искә алалар. Шәйхи карт матур сөйли. Аның бик кызык d бер гадәте бар; ул чиктән тыш арпа коймагын ярата, хәзер шуны са- х гына. Сүзгә керешсә, шуны телгә алмый калмый. — һәй, алла, эштән кайтышыңа һәйбәт такта чәй пешеп, табада ар- g па коймагы чыжылдап утырсын иде,— ди. Әйтүен дә ул үзенчә арпы “ коймагы дигән төслерәк итеп әйтә. — Менә бу тормыш нәрсә инде? ф Ашарга утырсаң, мин сиңа әйтим, алдыңда кычыткан ашы. Ә бүтән нәр- а сә юк. Иллә мәгәр, күзе чыккыры Гитлерны әйтәм. җимерде тормышны. ы дәргяһтан сөрелгән. Ниткән көйле иде бит. Колхозны ничек күтәргән = идек бит. Сугыш беткәч, менә әйткән иде диярсең, иртәнге чәйне кайнар 5 арпы коймагыннан башка эчмәм. п Ут янында утырып Шәйхи картның буыннары йомшый, җитмешне s узган кантка каланча башына менеп сәгать сугуы көч җитмәслек ,ш н булып тоела. j — Бар, улым, вакыт җиткән булса, берәрне бәреп төш әле, — дип, г ул бу эшне җае килгәндә янындагы малай-шалайга куша. Төннәрен ул ™ зирәк була, әмма иртәнге якта аны йончыта, вата башлый. Канчаклар- £ да аны сәгать исәбен дә буташтыргалый дип сөйлиләр. Имеш, унбер- s унике тирәсенә китсә, астагы кешеләргә санап торырга әйтеп менеп китә икән. Шулай бер чак «җитте!» дип кычкырырга онытканнар да, ул берне артык суккан. — Житте, артык булды, — дип кычкырулары булган. Шәйхи карт чигереп алам дип, тагын берне суккан. Барлыгы әллә ундүрт, әллә унбиш булган. Ләкин коры, җилле көннәрдә каланча башыннан аны чакырып та төшерә алмыйсың. Әле бер якка, әле икенче якка борылгалап, ул акрын гына көйләп утыра. Утырдым атның биленә. Киттем ярман җиренә Ярман җире яшел үлән. Әллә кайтам, әллә үләм. Таң алдыннан мич янып бетә, Шәяхмәт кисәү төяргә түбән төшеп китә. Шәйхи карт сәгать сугарга каланчага таба атлый. Карт-коры бүген аеруча борчулы колхозның иң таза егетләре нртән торуга сугышка китәргә тиешләр. Моның кадәр игеннәрне кемнәр җыяр? Кемнәр эш итәр? ... Прнемда каралып кайткан егетләр авылда ни бары ике көн ял иттеләр. Хәл кадәренчә кунакка йөрештеләр. кибеттән һәрберсенә исемлек белән өчәр литр аракы сатып бирелде. Яна гына мыек тибә башлаган яшь чырайлы бу малайларның бүген-нртәгә ут эченә барып керәчәгенә ышану бик кыен иде Хәер, алар үзләре дә егет булып әллә ни кыланып йөри алмадылар, бар ятканнары ат абзарлары тирәсе булды. Үзләренең атларын яшь малайларга тапшырдылар, атларның холык- гадәтләре турында тәмләп сөйләделәр, сбруйларын караштылар. Бары тнк иртәгә фронтка китәсе кичне генә түбән очта Заһрнның Әхмәтза рифын туры китереп, кайсыларыдыр дөмбәсләгән. Нәрсә өчен булган ул, тегенеп туган елын үзгәртеп сугыштан калганы өченме, әллә башка сәбәп беләнме, моны берәү дә белә алмады. Иртәгесен бөтен халык кырда вакытта рекрутлар атка төялеп бер тапкыр урам әйләнделәр. Аларның күбесе әле урамнан гармун белән үз гомерендә беренче тапкыр җырлап узгандыр, һәрхәлдә, урамнан егетләр түгел, малайлар җырлап узган сыман тоелды. Аларның ак кулъяулыклары арыш басуы эченнән шактый вакыт күренеп барды. Әвен янында Шәяхмәт, кулын каш өстенә куеп: — Хәерле юл, балакайлар, сугышны бетереп кайтыгыз, — дип. озак, карап торды. Каланча башында Шәйхи карт, яшьләр киткән юлга карап, шактый моңаеп утырды. Ат дугасы күмелерлек арыш эченнән яшьләрнең сонгы җырлары ишетелде. Мәйсүфә карчыкның башы шаулады Күрәчәгең булса күркә талап үтерер, дигәннәр. Тимерхан бөтен күрәчәкне инде Сталинград белән Курск дугасында күреп бетердем дип уйлаган иде. Менә монда икән ул тормышның чыны... Фронтта ичмасам ашау кайгысы булмады — армия тук иде. Өс- баш Сталинград сугышы алдыннан бик шәбәйде. Бөтен куркыныч шунда— үлем синең күзенә текәлеп карап тора. Үлем куркынычы сиңа һәр минут кайнар сулышын өреп тора. Ә монда... Монда үлем үзе читтәрәк. Ул каядыр басу артыннан салкын гына карап тора. Ул акрын килә. Фронттагы үлемне бер минут эчендә читкә куып була, самолетлар эскадрильясы күтәрелеп, танклар алга барганда яки бик көчле артподготовка вакытында, син җиңгәндә, үлем чигенеп тора. Ә монда үлем салкын сулышын өрә... Госпитальдән Хәкимулла кайтып төште. Ике култык таягына арык гәүдәсен салган, бер аяксыз, күзе бәйләүдә. Пуля колак яныннан кереп бер күзне, яңак сөяген, борынны, теш казнасын җимереп чыккан. Юлда очраса танырлык түгел. Яраланып яткан урынга якын гына бомба төшеп ярылган. Кеше җаны—эт җаны икән. Контузия алган — шулай да исән калган. Арык, эре сөякләр. Үгез җигеп элеваторга ашлык илтә барган малайлар аны Васфикамал капкасына кадәр утыртып алып кайттылар. Беренче көнне сүз күп булды, Хәкимулла кисәк кенә начарланып китте. Күрешергә кергән Тимерханны танымады. Дер-дер калтырап: — Менә мин шушылай булдым инде, старшой, — дип, сыңар күзеннән яшь коя башлады. Васфикамал аңа өс-баш хәзерләде, юк ризыкны бар итеп, нәрсәдерпешерде, мунча якты. Кайнатай Заһрн кичен бер ярты күтәреп ки с Бер стакан салгач, Хәкимулла бөтенләй саташты. Аракының калганын җыеп куйдылар. — Я. улым, ниләр күрдең, кайда яраландың?—дип, Зәйнәп түти белән Шәяхмәт гарип улларының ике ягына утырдылар. Хәкимулла калтырый башлады. — Менә мин шушылай булдым инде, братцы. — дип, елап җибәрде. Өйдәгеләр тешләрен кысып читкә борылдылар, яшь сыктылар. — Мин Харьковны беренче алганда иң беренче звут белән кердем,— диде Хәкимулла, бераз аңы кайткач. — Я, я, шуннан?.. — Шуннан...—Ул тагын башын дерелдәтте...— Шуннан черный туча килде...— И на фнг... Мин шуннан соң без памяч... Васфикамал аның тезендәге улы Нәриманны саклык өчен үз алдына алды. — Куркыныч булдымы? — диде ул, күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп. — Куркыныч. Башта куркыныч. Беренче көнне бернәрсә белмичә ятабыз. Тып-тын. Анысы Фин култыгында. Кисәк кенә самолет — и ♦ бах... Мин шуннан Харьков участогына эләктем. Гитлерның җанын фә-, < лән итим... ... йортта ашарга юк иде, Хәкимулланы көн саен арбага утыртып, Васфикамал борчак җиренә алып йөрде. Үзе борчак чаба, Хәкимулла | борчак чүмәләсе янында кузак ярып ашый. Янына килгән кешеләргә су- | сыш хәлләрен сөйли. — Мин Харьковны беренче азат иткәндә беренче звут белән кер- » дем.— ди.— Шуннан черный туча килде дә мин шуннан без памяч... = Кырда эшләгән берничә карчык ураза тотып маташалар. Сәхәргә ы алабута кушылган арыш оныннан талкан болгаталар да, көне буе кыр- S да ачка кибегәләр. Шәйхи карт боларны бик кызгана. — Арыш белән бодай башы уып ашаганнан ураза ачылмый, — ди ф ул, халык янына килгәч. — Иллә мәгәр, инде тоз белән таракан җиме- я шен авызга да алырга ярамый. Алар инде уразаңны чәнчелдереп кенә “ куялар... . 5 Бу мәсьәләдә борчылырлык урын юк — тоз да, җимеш тә сугыш - башланганнан бирле күренмиләр иде. ” Август урталарында Тимерханны өлкә комитетына чакырдылар. л Юлда барганда Тимерхан борчылмады. Чөнки беренче секретарьның £ бу эш өчен Хәйруллинны кыздырганын, гомумән, бу эшне ашыгыч рә- г вештә әвәләп ташлаган өчен бюро членнарына ризасызлык белдергәнен ишеткән иде. Тик озак тотмасалар гына ярар иде. Шушы атнада 2 арыш эскертләүне хәл итәргә кирәк. Эскертләгән арыш — яртылаш ам- ® барга кергән арыш. Бер көндә эшне бетерсәләр ярар иде... Бюро башг ланырга ике сәгать кала Тимерханны ак чәчле бер хатын-кыз чакырып алды. Буфетта ашарга талон бирде. Комиссиядә өчесе дә өлкән яшьтә ге кешеләр, берсе кителенә өч рәт орден шакмаклары таккан, сыңар куллы иде. — Я инде, иптәш Вәлетдинов, нигә алай җитәкче работникны мәс хәрә итәсез?—дип сүз башлады сыңар куллы.— Сезнең белән безгәме соң инде алай кыланырга? Кайсы участокта булдыгыз? Алтмыш нкен чедәмени? Ну, ну, генерал Родимцевның штабында булгаладым. Менә бит кайда йөргәнбез. Аванс мәсьәләсендә сез нәкъ менә коммунист ларча эшләгәнсез. Шулай, һәр нәрсәнең чамасы бар. Без өлкә коми тетында ул турыда сөйләштек. Армияне икмәк белән тәэмин итү, әл бәттә, шактый чикләүләргә баруны сорый. Ә Хәйруллинны оскорбить иткәнсез. Теге действиегез — мальчишество. Без бит — фронтовиклар. Марканы төшермәскә иде... Өлкә комитеты бюросында эшне шушы сыңар куллы аңлатты. Тимерхан озын өстәлгә якын гына күзлеген ялтыратып пуфылдап утырган кешене танып алды: Хәйруллин икән. Өлкә комитеты секретаре түрдә үк иде, Тимерхан аның йөзен ныклап күрмәде. Бюро членнарын нан ул бер-ике генералны гына күреп алды. Калганнары күз алдында бөтенесе бергә кушылдылар. Барлыгы өч минут вакыт үтте. — Аңлашылды,—диде өлкә комитеты секретаре —Аңлашылды Иптәш Хәйруллин! Без сезне күпме өйрәттек —бер файдасы да тимә гән, күрәсең. Сез нәрсә, Людовик ундүртенче шикелле, «государство — это я»,— димәкче буласызмы әллә? Үзегезнең коммунистыгызны шул поступокка кадәр җиткерү — бу нәрсә, кадрлар белән эш итә белүме? Бу —тәрбияме? Кайтыгыз, иптәш Вәлетдинов, эшләгез. Икмәкне дәүләткә күбрәк бирегез. Ләкин колхозчының да ашказаны барын оныт магыз. Әйе, әйе. Колхозчының да нәкъ райком секретарыныкы кебек ашказаны бар. Ләкин нервыларны авызлыклый белергә дә өйрәнегез... Суга төшкән тавык кебек калтыранган, агарынган Хәйруллин кием элгечләре янында Тимерханның җиңеннән тартты. — Слушай,— диде ул,— слушай, Вәлетдинов. Син ир кеше, мин нр кеше, давай баба булмыйк. Онытыйк без моны Безгә киләчәктә дә бергә эшлисе бар. Әйдә, поездга кадәр берәр җиргә кереп утырыйк. Ирләр булыйк. Бергә яшисе бар... Тимерхан каршы килмәде. Ләкин ресторанга кереп утырып, тәмәке кабызгач та сүз ябышмады. Тимерхан элек-электәннән бу кешене яратмый иде. Әле кырыгынчы елларда ук бу кеше Кара Чыршыга килеп лекцияләр укып йөргән иде. Бер килгәндә ул «Ислам дине һәм хатын-кыз» дигән темага лекция укыса, икенчесендә «Дуңгыз — ит фабрикасы» яки «Ворошиловча төз ату — оборона куәтенең нигезе» дигән темага укый иде. Калын муенлы таза ир, җилкәсенә ак сөлге салып, өстәл янына килеп басты' Колак артына карандаш кыстырган, кызыл битле, оятсыз карашлы. Ул ашыга-ашыга язды. — Тәк. Бер литр коньягың — ике йөз илле тәңкә. Ике тавыгың — йөз егермешәр тәңкәдән — ике йөз кырык тәңкә. Бер кило алмаң... ...Хәйруллин кызды. Ни район бюросы турында, ни өлкә бюросы турында ләм-мим сүз әйтмәде. Ул сугыш вакытында курортка бару мәсьәләсенең бөтенләй кыенлашканын сөйләп утырды. Күп чөмерде, исерде. «Без тегеләй иттек, болай иттек» дип, үзенең тылдагы хезмәтен мактады. Иң авыры бездә булды, диде. Сездә нәрсә ул, орден тагып кайтучыларның складта сабын биреп торып сугышны уздырганнары да бар дип, Тимерханның йөрәгенә тоз салды. Тимерхан сәгатенә карады. Шунда гына ике сәгать буена авызыннан бер сүз дә чыкмаганын уйлап алды. Ул урыныннан торды. Тиешле акчасын өстәлгә куйды да, саубуллашмыйча ук чыгып китте. Өлкә комитетының бюросыннан соң бер атна үттеме-юкмы, район партконференциясендә Хәйруллинны секретарьлык эшеннән азат иттеләр. Бераздан, тишекле бер тиен кебек, ул Кара Чыршыга лекция белән килде. Ике көн рәттән кичен лекция укыды. Беренче көнне «Башка планеталарда тереклек бармы?» дигән темага лекция укыды. Көндез уракчылар янына барып, «Төшкә ышанырга ярыймы?» дигән темага сөйләп кайтты. Китәсе көнне командировочный кәгазенә кул куйдырырга Тимерхан янына керде. Берни дә хәтерләмәгәндәй, зур авызын ерып елмайды, киң каеш белән буып куйган гимнастеркасын артка таба җыя-җыя күреште. — Менә мин монда да килеп чыктым әле,— диде. Тимерхан дәүләткә ашлык тапшыруның барышын өйрәнеп, төтенгә чумып утыра иде, аңа күтәрелеп карады, кашларын җыерды. — Әйе, иптәш Хәйруллин,— диде ул,— сез нәкъ ачлык афәте кебек: теләсә кайда очрыйсыз... Әйе, башка планеталарда тереклек мәсьәләсенә кадәр Кара Чыршыдагы тереклекне сакларга кирәк иде. Бер көн элек ферма көтүчеләре шешенделәр. Бүген аларга аванс он бирмичә ярамый. Хәкимулла авыр хәлдә ята. Аңа каяндыр бодай оны юнәтергә кирәк. Бал суырткач, бер кило бал җибәрмичә булмас. Әйе, үз планетаңны рәтләргә кирәк. Ипи мәсьәләсе — уен түгел... .Шәйхи карт бүген ач. Беркөн алган авансның соңгы бөртек оны кичә кичке ашка тугланды. Бүген иртән карт келәт буеннан кычыткан җыеп алып керде. Карчыгы аны кайнар суда пешекләде, аннан соң аны чапкыга салып балта белән турадылар. Сугышка кадәр бу чапкыда сарык ите турала иде... Я. язмыш, тагын ниләр күрсәтәсең бар икән? Бүген бөтен колхоз клевер жыя, яңгырга киткәнче эш итәргә кирәк, югыйсә Тимерхан оланга бик авырга киләчәк. Юк. Шәйхи карт мондый вакытта өйдә утыра алмас! Каравыл торып көч чыкмый, ни битен белән шундый көндә ял итәргә кирәк? Ул. арык җилкәсенә сәнәген салып, ындыр артыннан гына ат абзарларына таба атлады. Бригадирның кереп аерым рәвештә үзенә эшкә әйтмәвенә бераз гына гарьләнде. Я. ярый, тегендә баргач күрсәтер әле ул куәтне, бригадир үзе дә үкенер әйтмәгәненә, нибуч... Менә тик ипи ц ашасаң иде. Тик бер генә телем арыш ипне булса иде хәзер. Тик бер * генә телем... ? Басу юлыннан клевер төягән бер ат килә. Иөк өстендә Заһриның | олы улы Әхмәтзариф. Ул аякларын салындырып утырган да. бернин- ' ди хәсрәтсез кыяфәт белән җырлап кайта. Тукта, бу нәрсә әле? Ничек? га Көн уртасында шундый таза егет колхоз аты белән үз хуҗалыгына = клевер ташыймы? Бүгенге көнне моннан да оятсыз эш булырмы? Нәрж сә, болар әллә өй эчләре белән безне мыскыл итмәкчеләрме? Шәйхи карт ат башына ничек килеп ябышканын үзе дә сизми кал- * ды. Ул сәнәген ташлады, аның күзен кинәт кенә ниндидер элпә кап ♦ лады. Шул элпә аркылы ул үзенең каршында ниндидер дошман, ерткыч и дошманны күрде. Бу дошман — саргылт мыек типкән, сары кашлы. шома битле Әхмәтзариф. Моны бетерергә кирәк, һич югында, рәхәтлә- 5 неп бер дөмбәсләргә кирәк, шунсыз күздәге пәрдә ачылмаячак... — Төш. имансыз!— Карт үз тавышын танымады.— Төш диләр сиңа, г сасы көзән! — Ул Әхмәтзарифның чалбар балагына сөякле бармаклары н белән чытырдап ябышты да. бөтен көче белән аны аска өстерәде. Менә га йөк янында алар икәүдәникәү кара-каршы бастылар. Җитмештән * узган карт үз каршындагы егетнең итләч битенә карап алды һәм шүр- « ләде: бу бер этеп җибәрсә, карт мәңге .аякка басмаячак. Шулай да ул и Әхмәтзарифның халат чабуын кулына чорнап тотты.— Хәзер үк пожар- * ныйга илтеп бушат йөгеңне, алланың нәгъләте төшкере! Тагын нәрсәдер әйтмәкче иде карт, ләкин нәкъ шул вакыт аның борынына ипи исе килеп керде. Әйе. әйе. җылы арыш ипие исе. Ул. мөгаен, кәрәз кебек күзәнәкледер, аның аскы ягы бераз гына көлледер... Менә ул ипи кисәге картның авызыннан бер вершок кына ераклыкта. ул менә шушы шома битле, йомшак сары мыеклы егетнең халат кесәсендә, гәзиткә төргән... бир син аны картка, ярты телемен генә бир. шуны ашаса, ул бер үзе бер бригада өчен эшләр бүген. Картның тамагы кибеп китте, юк, юк. менә тамак төбен җыерып әллә каян гына авызга су тулды, борын тишекләре киңәйде. Ләкин бер-ике секундтан карт айныды. Тап-таза егетнең бер сүз әйтмичә, куркынып үзенә карап торуын күргәч, ул ипи нсен онытты. Каршындагы егет аңа үзенең шомалыгы һәм елтыр күзләре белән нигәдер бурсык сыман тоелды. Карт халат чабуын ычкындырды һәм тын ала алмыйча газапланып — Хәзер үк... илтеп... бушат йөгеңне, алланың ачы каһәре суккы- ры!—дип гыжылдады. Ул егәрсез аяклары белән үз юлына таба атлады. Әхмәтзариф исә атын кирегә таба бора калды. Бу — карт белән Әхмәтзарифның соңгы очрашулары иде. Озак та үтмичә, Әхмәтзариф сугышка китте. Җәйнең эссе көннәрендә авылга тагын бер афәт килде. Инде арыш башагы уып ашап тернәкләнеп килгән генә көннәр иде. Инде аяк йөзләрендәге, күз төпләрендәге шешмәкләр бетеп бара иде. Ләкин нәфес — шайтан диләр бит. Арыш башын уып табада кыздырсаң — ашап туйгысыз бер ризык була. Моны бернәрсә белән алыштырып булмый Арыш урагына төшкәнче төрлечә кыланып карадылар Көн саен бер яна ризык табыла торды. Имеш, ак чәчәкле дару үләненең башын кыркып ашка салсаң, нәкъ тә ак оннан җәйгән токмач була 4 «К. У ■* II. 4» икән. Бу хәбәр таралгач, бакча башларындагы ак чәчәкле үлән бер көн эчендә ялап алынды, ләкин ярты авылны эч китү аяктан екты. Әмма иң ышанычлысы арыш башагы булды. Дөньяда нәрсә булса да булыр — арыш бөртеге кадәр туклыклы бүтән ризык булмас. Андагы көч, андагы егәр, андагы куәт . Аны уып ашагач, көненә 25 сотыйны кул белән урып чыгу — ике тиен бер акча. Әгәр инде өеңә алып кайтып табага берәр кашык сөт өсте тамызып та куырып җибәрсәң — башка ризыкларың бер якта торсын. Шәйхи картның Мәйсүфәсе нәкъ шуның белән харап булды. Исәбе — кичкә учак ягып, таба өстенә сөт өсте тамызып, арыш куыру иде. Аннан соң бәлки кеше төсле сусап бер утырып чәй эчәр идек. .. Иске күлмәгенең тирән кесәсен әйләндереп амбар янында бушаттырганда Мәйсүфә карчык нәрсәләр күрәсен башына да китермәде. Я, тотылды, тентеделәр, уган арыш дүрт йөз грамм килде. Алып калдылар. Тик менә картына нәрсә ашатырга бүген? Бу районнан килгән хатын да явыз булып чыкты. Шул төсле капшап кеше тентиләрме соң инде? Шуны күрмәмешкә салынса нәрсә була, бер-береңә шулай торырга ярыймы соң инде? Улибаева таләбе белән Тимерхан кичен колхозчыларның гомуми җыелышы булачагын игълан иттерде. Көндезге смена тәмамланып төнге сменага чыкканчы, халыкны клубка җыйдылар. Улибаева җыелышта дилбегәне үз кулына алды. Шуннан китте, шуннан китте. Озак сөйләде. Мәйсүфә карчык иң алгы рәттә кара хәсрәткә батып утырды: чолан баганасына ул җәймә белән эремчек асып киткән иде. Эремчек инде саркып беткәндер, җитмәсә, карты да монда утыра, күршеләрнең эте кереп җәймәгә үрелсә, нихәл итәрсең... Тизрәк бетерсен иде инде Ләкин Улибаева кызды. Моңарчы сөйләгәне ярый иде. Әйе. фронтка икмәк кирәк, йөз грамм ипи белән бер сугышчының гомерен саклап була. Улибаева дөрес сөйли. Әгәр, ди ул. көн саен һәр колхозчы дүртәр йөз грамм арыш урласа, безнең илдә илле-алтмыш миллион колхозчының һәрберсе көн саен шулай урласа... Бу урланган арышны бер эшелонга төясәң... Моның белән бөтен бер армияне унбишегерме көн туйдырып булыр иде. Чыннан да, нигә соң бу ягын уйламаган Мәйсүфә карчык? Менә бит укыган кешедә зиһен... Әмма Улибаева болар белән генә калмады. — Син җүысез,— диде ул, ак значок кадалган кара береткасын арткарак шудырып.— Әйе, җүнсез син. Иманың юк синең. Денең юк синен. Денсез сип. Син җүнле булсаң, бүгенге көндә безнең сугышчыларыбыз үлмәсеннәр, сугыш тизрәк бетсен дип, кичен эштән кайткач намаз укыр идең. Ә сиңа алтмыш бер яшь. Денсез син. Синнән бүген Кара Чыршы колхозының бөтен халкы йөз чөерә, алар синнән баш тарталар, безгә мондый кеше кирәк түгел дип әйтәләр. Белдеңме, син нинди кеше? Мәйсүфә карчыкның башы шаулады. Я. нәрсә сөйли инде бу мишәр хатыны, ә? Моның авызы әйткәнне колагы ишетәме, юкмы? Мәйсүфә- ме соң инде динсез? Ичмасам аның карты Шәйхине әйтсен иде ул. Ни белеме бар, үз гомерендә намаз укымады. Улмы имансыз? Колхоз төзелгәннән бирле анда талкы талкыган, тары утаган, ясле балаларына аш пешергән, амбарда капчык ямаган Мәйсүфә ничек имансыз булсын? Шулай ук бүген халык аннан баш тартамыни? Бу ни хәл бу? Арыш башын югыйсә шыпырт кына бөтен кеше аз-маз уып өенә алып кайткалый иде. Мәйсүфә карчык өзек-төтек кенә җөмләләрне мие белән тотып карады, ләкин күбесенең мәгънәсен аңламады. Җыелыштан соң гына таралдылар. Эремчек белән чәй эчтеләр. Күңелне әллә ниткән авыр тойгы баскан иде... Чоры шундый, бабой, аңла... Улибаева агач мәчет өстендә таш манара сыман булды. Кеп-кеч- кенә колхозга бу усалны ничек турылап җибәргәннәр диярсең. Я ул Тимерхан белән кара-каршы утырып сөйләшми, я ул киңәш кормый, ф. я сүзгә колак салмый. Төп эшне эшләсе урында гел җинаять эзли Менә колхозда эшче көчләр җитми. Атлар җитми. Парга сөрү буенча 5 Тимерхан чак-чак кына каты шелтә алмый калды Ярый әле җае чык ты. Әллә каян әллә кая узучы ике ташбаш солдат Кара Чыршы ура- ? мыиа гөрелдәп танк белән килеп туктадылар. Авылда исән-имин бул- 2 ган бөтен кеше бу могҗиза янына җыелды. Солдатлар, күсәбәсе белән * ипи чыгарып, шуны аракыга алыштырмакчы булдылар. Шул вакыт га алар янына Тимерхан килеп чыкты. Алар өчәүләп басу капкасы янын- = дагы каен төбенә утырып тәмәке көйрәттеләр дә, бераздан кул сугыш- * тылар... 3 Авылдагы бердәнбер МТС тракторының подшипникларын эреткән- jj! пэр иде. Башнясын артка таба борган танк трактор плугы белән йөз * илле гектарлы җирнең астын өскә китерде. Районга шул көнне мәгъ- я лүмат китте, Тимерхан да Ташлытаудан бюродан чыккач чәч артларын - алдырып кәефләнеп кайтты. Тик Улибаева гына теге ике солдатка = бәйләнеп, алар авылдан чыгып киткәнче телефоннан военкомны эзләп. . хәрби округ начальнигына телеграмма бирәм дип, Тимерханның үзә- о генә үтте... Ул арада чәчү башланды. Чәчү машинасына атлар юк иде Булган атларның барысы да задание тапшыралар. Нишләргә? Кул белән чәчәргә ярамый. Хәер, кул белән чәчәрлек ирләре дә юк бит әле аныи. г Ә чәчәргә кирәк. Чәчәргә бик кирәк. Киләсе җәй. әгәр сугыш дәвам £ итсә, иң авыры булыр. Сугыш бетсә дә, алдагы җәй бик авыр булыр. 2 Кешеләрнең элеккеге запаслары бетте. Көзен бирелә торган уңыш < елдап-ел кими. Кешеләр ябыктылар, хәлсезләнделәр. Йөрәкләрдә май бетте. Сугыш алҗытты. Ничек тә чәчәргә кирәк. Я. рота парторгы, та гын бер тапкыр ут эченә кереп чык... Улибаеваны ниндидер ашыгыч эшләр белән районга чакырганнар иде — Тимерхан кичен идарәгә картларны, өлкәннәрне җыйды Алар килгәнче Шәяхмәт белән икесе киңәш корып алдылар. Карар ителде колхозны киләсе елгы ачлыктан ничек тә коткарырга. Шушы атна эчендә арыш чәчүне төгәлләргә. Киез-катасын ышкый-ышкый атлап, янгын сараеннан Шәйхи карт килде Чирек литрлы шешәдәге сода суын куен кесәсенә салып, корык корык йөткеренгәләп, Заһри килде. Сул кулын кендек турысыннан салындырып Борһан килде Ул яраланып кайтканнан бирле җиңел эшләрдә генә йөри иде. Исемлектән әллә кайчан төшерелгән тагын ике карт килде. Идарәнең алгы бүлмәсенә тәмәке исе сеңгән. Стеналары сары, мүкләр сары. И дөнья! И бу дөньяның колхоз идарәләре, аларның стеналары, аларның мүкләре! Сезнең телегез булса, сез ниләр сөйләмәс идегез! Элек бу бүлмәгә сыймаслык булып ирләр җыела иде. Кырын ятып тәмәке көйрәтәләр иде. Монда төннәрен тегенди-мондый мутлык эшләп кайтучы егетләр туктала иде. Кайсы тирәдә ниләр эшләп, ниләр күреп кайтуын кешегә сөйләү-сөйләмәү хокукы үзендә булуына горур ланып, бүлмә уртасындагы озын агач өстәлдә кырын яталар иде. Ирен мәсәң. пәкеңне чыгар да, бер җиренә чокып яз. Истәлек булып калыр Бәлки син бүген үз гомереңдә беренче тапкыр \беткәнсеңдер. Бәлки син үз гомереңдә беренче тапкыр салкын капка төбендә торганда яшь кызның пальто төймәсен чишеп, кайнар кочагына чумып басып торган сындыр? Нигә ул көнне пәке очы белән шушы өстәлгә билгеләмәскә? Бәлки син үз гомереңдә беренче тапкыр бүген... Хәер, өстәл өсте болай да тулы. Кайда сез, монда эзләрегез калган егетләр? Сезнең кайсыларыгыз исән? Кайсыларыгыз бүген дошман өстенә ут яудыра? Кайсыларыгыз бүген тоткынлыкта, кайсыларыгызның сөякләре инде туфракка әйләнә? Ә идарә бүлмәсе өчен әйтерсең тарих туктаган, сугыш башланмаган. Аның стенасында сугышка кадәрге үк картина. «Бүреләр— авыл хуҗалыгы дошманнары. Аларны бетерегез»,— дип язганнар да, үлгән бүре өстерәп кайтучы бер аучы рәсемен ясаганнар. Ах, авыл хуҗалыгына зарар китерүчеләр әгәр дә шул дүрт аяклы мәхлуклар гына булса! Әгәр дөньяның явызлыгы шул дүрт аяклы соры койрыкларда гына булса! Билләһи, барысын да җыеп, Тукай әкиятендә- гечә, итле бутка гына ашатып асрар идең! Менә сугыш алдыннан төшерелгән карта. Колхозның туфрак картасы. Тыныч вакытны хәтерләтеп, әле дә эленеп тора. «Туфрак төрләре» дип язылган. Аннары процентлар белән шул төрләр күрсәтелгән. Типик көчле һәм уртача көчле кара туфрак. Көлсу уртача көчле һәм көчле кара туфрак. Көлсу һәм аз көчле кара туфрак. Кара-кучкыл соры урман туфрагы. Кәзле-карбонатлы көрән-соры туфрак. Ах, бу фән кешеләре! Кара син аларны, халык өчен бары тик «җир», «басу» дигән сүзләр генә бар иде. болар нишләтеп ваклап бетергәннәр. Кәзлекарбонатлы, имеш! Менә алай бүлгәләп өйрәнеп торырга вакыт юк хәзер! Чәчәргә кирәк, вәссәлам! Шулай да, бу картадан тыныч заман исе килә. Әйе. бар иде шундый заманнар. Бар иде, туфрагын да, чишмә суының составын да өйрәнә башлаган тыныч еллар бар иде... Түр стенада гына кешене айнытырлык, бүгенге көнгә кайтарырлык бер кәгазь бар: бу — татар халкының фронтовик сугышчь/ларга язган хаты. Шул кәгазь ябыштырылмаган булса, бүлмәдә басып торганда дөньяда сугыш барганын беләсе дә түгелсең. Тиешле кешеләр җыелып беткән иде. Тимерхан уйларыннан айнып киткәндәй булды. Борһан дуңгыз башта шактый аяк чалып маташты. — Шту син, иптәш Вәлетдинов, кул белән чәчү упшым да тыелган эш бит... — Анысы синең эш түгел,— дип бүлдерде аны Тимерхан.— Җаваплылыкны мин үз өстемә алам. Киләсе ел уңышы турында сүз бара, аңлыйсыңмы, юкмы? Борһан бирешмәде. — Анысы.— диде ул,— хөкүмәтнең амбары киң. Безгә инде уңыш булса да өч йөз грамм, булмаса да өч йөз грамм. Менә мин үзем ранный кеше... Тимерхан аны туктатты. — Синең ничә балаң бар? Дүртәүме? Әнә шуларны киләсе елга хәер сорашырга чыгарырга ризамы син, юкмы? Шулар алдында нәрсә дип җавап бирербез, әгәр бер сеялкага ышанып ятсак? Син беләсеңме районнан телефонограмма килгәнен? Бер атнадан яңгырга китәчәк.— Тимерхан тавышын үзгәртте,—Борһан абый, сүземне тыңла. Минем хәлне дә аңла. Мин хөкүмәт алдында, партия алдында җаваплы кеше. Минем шушы колхозның сугыштан кайтачак ирләре алдында җавап бирәсем бар Мин шушы колхоздагы бүген ач утыра торган карт-коры, хатын-кыз, бала-чага алдында җаваплы. Их, әгәр дә минем кулымнан килсә... Борһан биреште. — Ну, ярар,— диде ул,— мин әле тегеннән-моннан түгел, әтвит- ственность ягыннан гына әйтәм. Миңа нәрсә — мин партийный түгел, гулый баш — сам знаш... Иртәгесен ак тула оек өстеннән чабата киеп, алты арык ир йомшак кара җир өстенә бастылар. Болар нәкъ торналар төсле күренәләр иде. Иң беренче учны Шәйхи карт сибеп, көйгә генә атлап җир встенә кереп китте. Аннан Шәяхмәт. Аннан Заһри кода. Анысының үз ф гомерендә муенына тубал кигәне булдымы икән. Аннан карсак буйлы < Борһан. Тагын—хәлсез генә ике карт. Тырыс-тырыс... Учтан сибелгән < ашлык, тубалга бәрелеп, шундый тавыш чыгара. Арттан каргалар * йөри. Тырыс-тырыс. ...Улибаева дүрт көннән соң гына әйләнеп кайтты. Шәһәрдә семинарда булган икән. Тимерханнан көзге чәчүнең барышы турында * мәгълүмат сорады. Чәчү тәмам иде. Уполномоченный ниндидер хәл о булганын сизенде булса кирәк, ак значоклы кара башлыгын арткарак = шудырып, тәмәке кабызды. Берәр кискен сүз әйтер алдыннан ул һәр * вакыт шулай башлыгын арткарак шудыра. — Нәрсә, Вәлетдинов, монда да танк коткардымы? £ Тимерхан да тәмәке кабызды. Ф — Юк, иптәш Улибаева. көн чәчтек, төн чәчтек, танктан башка а гына. Ә теге солдатлар басу капкасыннан чыгып киткәндә Шәйхи аб- - зыйның киртәсен эләктереп җимереп киткәннәр... Анда борылырга бик 5 җайсыз шул. х — Я. дөресен әйт, кул беләнме? ■— Ну, шту сез... — Дөресен әйт, кул беләнме? — Юк дим, юк. Сез нәрсә ул хәтле, минем башыма тан типкән дип s белдегезме? г — Ну, хәзер кырга барып тикшереп тотсам, мин сине трепакагә £ бастырам. Дөресен әйт, үзеңә җиңел булыр ахырдан. Улибаева кырда озак йөрде. Басуга буеинан-буена юл-юл булып s чәчкеч эзе сузылган иде. Бу Вәлетдинов җендер... Ничек эшли алган ул уполномоченныйдан башка моның кадәр эшне? Гаҗәп. Нигәдер халык ярата рен. Тамаклары ач, ә сүзен тыңлыйлар. Райком секре таре да ярата. Үзенә инде ике кисәтү бирделәр, ә барыбер секретарь шуның белән дус. Белмәссең... Улибаева юлдан эчкәрәк керде. Кинәт кенә аның үпкәсе бугазына күтәрелде. Юлдан ун-унбиш адым кергәч, чәчкеч эзләре юк иде. Әһә... Аңлашылды. Барысы да ачык. Димәк, юл буйларын гына тырмачлап алганнар. Тизрәк районга хәбәр итәргә. Яраткан председателегез хөкүмәтне алдый, дияргә. Тизрәк комиссия җибәрсеннәр... Зур җинаять. Кара Чыршы колхозында зур җинаять ачылды. Җинаять эшләре кодексында әйтелгәнчә... Идарәдә тын гына, тәмле генә әңгәмә бара иде. Колхоз хисапчысы, авыз кырыена сүнгән тәмәкесен кыстырган килеш чут төймәсен шалт- шолт салып, үзенең кичә ниләр күргәнен Борһанга сөйли, алар янында йомыш белән килгән тагын бер-нке карт таякларын кочаклап утыра лар иде. — Юк,— ди хисапчы Борһанга,—синең белән аерылышкач, әле мин Абрарга кердем. Ул, ызначит, чыгарып куйды бер чити, аны сындырдык— чут төймәсе «шалт» итте.— Аннары кайтышлый Сәүбән очрады Бу әйтә, минем, ди, слушай, ди, җыеп куйган бер чити бар, ди. Бераздан аны да салганбыз без — менә булдымы өч.— Ул чут төймәсен тагын «шалт» итеп китереп салды, канәгатьләнү белән елмайды.— Инде кайтыйм дип кенә тора идем, бер вакыт — Абрар йәңәдән килеп... Шул вакыт идарәгә, баласын югалткан юлбарыстай ыжгырып. Улн баева килеп керде. Ул ачу белән портфелен өстәлгә ыргытты. Хисапчының өченче читигә салынган соңгы төймәсе әле әйләнеп тора иде. — Бу картлар катып бетмичә, кул белән чәчүдән котыла алмыйбыз инде без,—дип. яман сүгенү сүзе әйтте. Картлар чәчрәп киттеләр дә, шыпырт кына таю ягын карадылар, хисапчы да шкафтан кәгазьләр эзләргә кереште. Уполномоченный председатель бүлмәсенә узды. Сүзне Улибаева башлады. — Я. нәрсә, тотылдыңмы, бессовестный? — Юк, иптәш Улибаева, тотылмадым, котылдым. Әнә күк йөзен карагыз. Әле генә телефонограмма алдык бүген төнлә явым башланачак. Августның ахырына кадәр аязуы икеле. — Райком алдында ни дип жавап бирерсең? — Халык алдында ни дип жавап бирсәм, райком алдында да шуны әйтермен. Булмаган атны, булмаган тракторны көтеп ятсам, жирне кысыр калдырсам — менә ул вакытта жавап бирүе кыен булыр иде. Ә жавапны, кирәк булса, бәлки сезгә дә бирергә туры килер. Сез дә күктән төшкән кеше түгел. Тимерханның зур кара күзләре елтырап китте. Аның соңгы сүзләре Улибаеваны телсез калдырдылар. Чыннан да «Үзең ни карадың?» — диярләр. «Шәһәрдә идем, белмәдем». «Ә алдан нинди чаралар күрдең?» «Берни дә... Бернинди...» «Ә партбилетың барын онытмадыкмы? Колхозга без сине ни өчен жибәрдек?» Беренче тапкыр Тимерхан аның йомшак тавышын ишетте. — Менә нәрсә, иптәш Вәлетдинов. Ничек дип әйтергә? Син инде тегеннән-моннан тикшерү килсә, үз сүзеңнән кайтма. Чәчкеч белән икән, чәчкеч белән, чорт с тобой. Ләкин чигенмә. Сүзеңне үзгәртмә Тимерхан елмаеп тик утырды... Шул секунд эчендә Улибаева кара битле, зур кара күзле бу авыл егетеннән үзенең җиңелгәнен сизде. Тавышы калынайды. — Ә вообще, Вәлетдинов, ужасный кеше син. Сине берни белән дә не прошибешь... Синең үз кирелегең кире. Терпеть не могу... Тимерхан белән ызгышып алгач, ул кызу-кызу атлап янгын сараена таба китте. Күк йөзе болытлап тора, урман ягыннан «ымлы, җылы жил исә иде. Шәйхи карт, буыннары сызлаганга, үзен кая куярга белмичә, сарай әйләнәсендә каз-үрдәкләрне куыштыргалап йөри иде. Соңгы вакытта ул, гомумән, өенә бик сирәк — тамак ялгап алырга гына кайта торган булды. Теге ямьсез җыелыш аның күңеленнән китми иде. Менә бүген буыннар бик тә сызлый, кул аркаларындагы тамыр юллары бүрткән. Бер явып җибәрсә кана... Улибаева белән ул авырдан гына исәнләште. Тегесе исә, берни дә булмагандай, «Тәмәке тарту урыны» дип язылган почмакка килеп, эскәмиягә утырды һәм папирос кабызды. Аннан читкә караган килеш акрын гына сүз башлады. — Ә син, бабай, миңа алай кара янып йөрмә. Шәйхи карт дерелдәп китте, читкә карап, борынын бушатты. Берни дә әйтмәде. Картның күзләре яшьләнде. — Соң бит, кызым... Ни бит. — Аның борыны йомшады.— Кеше- алдына чыгарлыгыбыз калмады бит.— Ул Улибаева янына килеп утырды. кулындагы себеркесен кочаклады.— Без дә адәм балалары бит... Прокурор авыр сулады. — Син,—диде ул картка,—үзең турында, үз өеңнең җылысы турында гына уйлыйсың. Менә син минем өемдәге җылы белән кызыксынганың бармы? Ә? Менә шул шул. Беләсең килсә, минем ирем сугышның беренче аенда ук үлде. Ташлытау военкоматына иң беренче- үлем хәбәре минем ирем турында килде. Ә мин дүрт бала белән тол. калдым. Аларны хәзер җитмештән узган анам карый. Ә син, беләсеңме, ул балаларга көненә күпме икмәк бирелә? Ике йөз грамм! Бер сынык ипи ул! Олы кызым быел унынчыга керә. Унсигезенче яшенә китә. Әнә шул балага — ике йөз грамм! Ләкин мин берәүгә дә үпкә ләмим. Ике йөз грамм ипи — ипи ул. Әгәр минем балаларым бүген ♦ ачлы-туклы утыралар икән, мин моңа бары тик фашизмны гына га- S еплим. Ә син миңа үпкәлисең... * Кичке эңгер-меңгер вакыты Хитә иде — әңгәмә сузылды. Шәйхи _ карт бу аяусыз хатыннан ишеткән сүзләренә шаккатып утырды, һич | кенә дә ышанасы килмәде. £ — Менә мин,— дип дәвам итте прокурор хатын,— шушы колхоз 1 амбарына кереп: «Ягез әле, миңа семьяма алып кайтырга бер-нке 2 кило борчак бирегез», дисәм, һичшиксез, бирәчәкләр. Шуны алып 2 кайтсам, минем анам һәм балаларым көне буе тук булачаклар. Ише- - тәсенме, бабай, бер көн буе! Ләкин мин аны эшли алмыйм Әгәр мин р сезнең амбарыгызга кереп бер кило он алып чыксам, мин ни битем х белән сезнең каршыга килермен? ♦ Караңгы төшеп, кешеләр кырдан кайта башлагач кына Улибаева ® урыныннан торды. Портфелен кулына алды. Береткасын салып, чәч- = ләрен рәтләде. Шәйхи карт шул вакытта прокурорның да нәкъ үзе ? кебек авыр хәлдә, ялгызлыкта газап чигүче гап-гадн бер хатын икән- гё легенә ышанды. Аның күңелендә бу хатынга карата энә очы кадәр дә s үпкә калмаган иде. ь Улибаева аерылып китәр алдыннан картны бөтенләй телсез кал- s дырды. s — Мин, әгәр шул җыелышта үз әнием утырса, —диде ул,— нәкъ ® шундый ук чыгыш ясар идем, һәм, бер дә икеләнмичә, шулай ® каты сөйләр идем. Вакыты шундый, бабай, аңла... Ну, ярый, озак * сөйләштек. Икенче көнне иртән яңгыр ява башлады. Вак яңгыр, тоташ яңгыр. Көнбатыштан җылы җил исә торды, куе соры болытларны ишеп- ишеп, авыл өстенә куа торды. Кырдагы арыш чүмәләләре инде кибәнгә куелган, чәчү тәмамланган иде. Тик сабан ашлыгын гына җыеп аласы бар. Бүген колхозчыларга аванс бирергә кирәк. Бер хәл алсыннар. Аннан соң Тимерханның үзенә дә бер мунча кереп чыгарга, киемнәрен алыштырырга һәм бер төн кеше төсле йоклап карарга кирәк... Яу, яңгыр. яу. Тик озакка гына сузма. Менә берничә көннән арыш шытып чыгар. Башта ул кызгылт юка элпә генә булып тишелер. Арыш уҗымы тишелгән вакытта шәмәхә-кызгылт була. Моны крестьян гына белә. Ә кайбер кешеләр аны яшел дип уйлыйлар. Юк. син. арышны чәчкәч, өч көннән соң килеп җиргә иелеп кара. Әгәр аны чәчкәннең соңында менә бүгенгедәй җылы яңгыр да явып узса. Бөгел дә туфракка кара. Черки канаты кебек кенә юка, шәмәхә-кызгылт кыяк күрсәң —шул арыш уҗымы була. Тормышның бөтен терәге әнә шул кызгылт элпәләрдә. Аны күрергә нибары ике-өч көн калды... Ә җавапка тарту... Анысы инде арышның тишелгән көнендәге төсен белмәүчеләр эше. Ни булса да булыр... Солдат итеге белән басу балчыгын изеп. Тимерхан кырны нңләп- буйлап гизде. Вак яңгыр арың Мемнәрен, чәчләрен чылатты, җирдән җылы һава күтәрелде. Ничава, ничава. . Болан булса, исән-имин җиңеп чыгабыз. Инде фашистларны үз җирләрендә бөтенләй бетерү турында сүз киткәч, җиңү турында ышанып сөйләргә була... Председательнең нервлары ял иткән сыман булды. Авыр уйлардан бушанып, ниндидер бер эчке рәхәтлеккә талып, акрын гына авылга таба атлады Иртәге көнгә наряд бирергә дә, чыннан да. бер кич ял итеп карарга кирәк. Бер атнадан бәрәңге жирен бүлеп бирәсе бар. Кеше саен икешәр гектар туры килә. Ничек кенә жыеп аласы? Дәүләт каршындагы йөкләмәне ничек үтәсе? Салкыннарга кадәр башкарып чыгып булырмы? Контузиясе булмаса ни әйтер идең?.. Kapa Чыршыдан сугышка киткән кешеләрнең иң соңгысы Әхмәтзариф та инде Германия җиренә кадәр барып җиткән. Хәер, Әхмәтзариф булмаса, Германиянең нинди икәнен Кара Чыршылар каян белерләр иде! Менә ничә ай инде Заһриларга герман җиреннән бер-бер артлы посылка ява. Германның кара ипие дә чытырдавыклы кәгазьгә төрелгән, исле майларының да исе бер җир буе ераклыктан килә икән. Ә беркөнне Заһри бөтен авылны сыйлады: Әхмәтзариф нәкъ мең ярым юан сигара җибәргән. Берсе-берсен ике көн тарт, өч көн тарт, чәч араларың зәңгәрләнгәнче тарт! һәрберсен бишәр сумнан ике көн эчендә сыпырып алдылар. Кичләрен Кара Чыршыда гел хуш исле төтен генә торды. Шәйхи карт та сигараны бер суырып карады һәм ютәленә- буылып — Бу ярманнарның үз тәмәкесе түгел, аларның үзләрендә үсми ул, төрекләрдән алган тәмәке бу,— дип, кешеләрне ышандырды. Шәйхи картның соңгы вакытларда кәефе гомумән әйбәт иде: ел буе эшләгән хезмәт көненә көзлектә азмы-күпме уңыш тиде. Умачтан өзелмәслек булды. Инде сугыш та бетүгә таба бара... Язның җылы, парлы көннәреннән берсе иде. Авылга Берлин шәһәрен алу' турында телефонограмма китерделәр. Райком кәгазе кырдагы колхозчыларга бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә тәкъдим итә иде. Кәгазьнең эчтәлеген иң беренче булып каланча янында кояшта җылынып утырган Шәйхи карт белде. «Берлин» сүзе картны сискәндереп җибәрде. Аның күзләре яшьләнде, тез буыннарына каяндыр көч килде, беләкләренә ниндидер могҗиз куәт тулды. Тиз генә каланча башына үрмәләде. Аның үз гомерендә бер тапкыр да каланчага болай тиз менә алганы булмагандыр. Карт басу түрендәге халыкка күз ташлады... Менә чәчүлек басуында бригадир, карт-коры, хатын-кызлар... Алар әле берни дә белмиләр. Түзегез, җаннарым, түзегез, тагын бер генә тын алсын Шәйхи бабагыз. Менә-менә калтыраган кул түбә астына кыстырып куйган арба кендеген эләктерде, тыны буылган карт уч төпләренә төкерде дә, аякларын киң җәеп басты. — Йа хода, мәдәт бир! Авыл өстендә кинәт кенә чаң тавышы ишетелде, капкалар ачылды, урамда ыгы-зыгы башланды. — Кайда яна? — Безнең авылдамы? Күренәме? — дип халык йөгереште. Ул арада чәчүчеләр янына ат атланып Тимерхан чыгып чапты. Басу түрендә бер мәлгә эш тукталды. Чаңны Кара Чыршыда бары тик янгын булганда гына сугалар иде. Карт үз гомерендә беренче мәртәбә бүген аксыздан тәртип бозды. Ләкин бу тәвәкәллек аңа искиткеч зур рәхәтлек бирде һәм аның шатлыктан тонган күзләре инде бернәрсә дә күрмиләр иде Карт, үзен-үзе белмичә, түбә астына эленгән вагон буферын арба кендеге белән кыйнады. Буфер елады да елады, аның саен карт селтәбрәк суга бирде. Берничә минут эчендә шатлыклы хәбәрне авылның бөтен кешесе белеп өлгерде. Ә төшкә таба Шәйхи картны каланча башында үзенең әйләнмәле терәкле урындыгына сеңеп күзләрен йомган килеш таптылар. Аның җансыз битендә ниндидер канәгатьләнү хисе бар сыман иде.. ...Кабер тирәсен яшел кәсләр белән рәтләп, көрәкләрне өстерәп зираттан чыкканда ук Заһрн кода тәкелдәп кайтты. — Карт кода кемгә генә әйтеп калдырды икән инде? Кайсыбызга әйтте икән карт кода? Заһрига җавап бирүче булмады — авыл башына кергәч, көрәкләрен җилкәгә алдылар ф Ә Шәйхи карт бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп кал- « дырган икән. Сигезенче май көнне иртән Хәкимулла начарланды. Инде < авызына бер ризык та капмый иде. Көне буе саташты, ниндидер * командалар бирде, сүгенде, җырлады. Кечкенә малайны бабасы Шәях- 2 ■мәт йортына алып киттеләр. Кояш батар алдыннан гына авыру аңына ■килде һәм әтисен, әнисен, хатынын янына чакырды. — Әти, әни.— диде ул буыла-буыла.— Васфикамал! Малайны үсте- регез. Миңа рәнҗемәгез. Васфикамал! Әтиләрдән аерылма. Яхшы. = Шулай әйбәт. Шулай... Кем чакыруы беләкдер килгән Хәбирә карчыкның сәке буенда з ■искергән, карлыккан тавышы ишетелде. £ — Ясин... вәл корьәнил хәким. Иннәкә ля минәл морсалинә галә ф сиратил мөстаким... х . Кояш батканда Хәкимулла өзелде. Иртәгесен миллионнар көткән җиңү хәбәре килде. Ул көнне Тимерханның язгы җилдә ярылып кубалакланган, күптән- х нән елмаю белмәгән бите көләчләнгән, яктырган иде. Ул идарә алдына өелгән бүрәнәләр өстенә менеп баскан да сөйли, аның тамагы карлык5 кан. ул кыска җөмләләр белән өзекөзек сөйли. Май. кояшында аның £ күкрәгендә «Дан> ордены ялтырап ала. j Аның сүзләре кул чабулар, әллә каян китереп җиткерелгән тальян < тавышына, шатлык дулкынына күмелә, ул тотлыга. Кышын-язын кыр ™ эшендә йөреп битләре каралган киленнәр, җиңгиләрнең күзләрендә Ф яшь бөртекләре ялтырый, кулларын артка куеп бөкрәеп йөргән бабайг лар турырак басып торырга тырышалар. Бөтен кешенең йөзендә шатлык, карт-корының җыерчыклары ачылган һәм ул җыерчыклар коңгырт битләргә ак сызыклар булып сузылганнар Бары тик Заһри гына халык төркеме артында саргылт йөзен җиргә текәп басып тора. Ул бөгелгән, һәм юл-юл күлмәкләр, сырган телогрейкалар арасында аның немецтән килгән кара ефәк жилеты сөлек сырты кебек ялтырый иде Тимерханның сүзләрен ул көнне күпереп яткан кара җир дә, клуб бакчасындагы купшы каеннар да, койма өсләреннән башларын салындырган көяз шомыртлар да тыңлаган кебек иде. Җиңү бәйрәме көнне төштән соң Хәкимулланы җирләделәр. Үлем шулай Кәлимуллинныкылар тирәсендә уйнады. Өйдән мәетне озатканда хатын-кыз капка төбендә җыелып калды. Васфикамал эченнән генә бөтен дөньяны каргады. Юк. мәкаләләрдә язганча ук булмады. Ярты үлек ире кайтып кергәч, ул теге мәкаләләрдә язылганча шатланмады. Андый кеше идемени аның ире! Болай газапланганчы, әлбәттә, үлгәне артык иде. Контузиясе булмаса ни әйтермен! Булмады, бәхет булмады. Яна өйдә малай үстереп, колхозда парлап эшләп, гөр килеп яшәп булмады. Каһәр суксын дөньясын, Гитлерның муены астына килсен! Тотылгандыр тотылуын үзе дә... Мәетне кабергә төшергәндә, кечкенә Нәриман чыркылдап көлеп, кызыл балчык өстендә уйнады Тик ак марлягә төрелгән киңчә гәүдәне ләхеткә индергәндә генә кычкырып җылый башлады Эттә! Эттә! Монда мен! Монда мен! Хәкимулла үлеп бер-ике көн торгач, аны Хәбирә карчык төшендә күргән. — Ләхетемне тар алдылар, әйләнеп ята алмыйм,— дип зарланган, имеш Бу хәбәр карчыклар арасында козгын кебек шом салып йөрде... Шуның белән Атҗабар Хисмәтнең сонгы минуты турындагы сер мәңгегә җиргә күмелде. Бичара Хәкимулла аны ачыкланган саен Хисмәтне күмүе турында сөйләмәкче була һәм һәрберсендә, припадкасы кабатланып, бу вакыйга томан эчендә кала иде. «Хәбәрсез югалган» Хисмәттән исә Атҗабарда карт анасы, хатыны һәм балалары һаман да хат өмет итәләр иде... Син кем, атаң малаемы, солдатмы? Ташлытау станциясенә товар поезды килеп керде. Урта вагоннарның берсеннән ак керфекле, җыйнак гәүдәле бер солдат сикереп төште, перрондагы эскәмиягә менеп басты да. кулындагы җиз быргыны иреннәренә терәп, башын горур рәвештә артка ташлады. Станция артындагы куе имән урманы ят тавышны тәгәрәтә-тәгәрә- тә еракка озатты. — Ту-ту-ту-тууу! Бу сихерле тавыш товар вагоннарын хәрәкәткә китерде. Эшермәле зур авыр ишекләрдән җиргә шыбырдашып берьюлы йөзләгән, меңләгән солдат коелды. Бер минут эчендә урман янындагы тын станция танымаслык булып үзгәрде. Берәүләр котелокларын тотып кайнар суга йөгерделәр, икенчеләр су алып яткан паровоз янында билдән чишенеп юынырга, төртешеп су чәчрәтергә тотындылар. Бөтерелеп килгән мыеклы. киң җилкәле мәһабәт бер сержант сыра сатучы кыз янында сүз куерта башлады, күз ачып йомганчы яңа мичкәнең бөкесен этеп төшереп, насос киертеп бирде. Икенче берәүләре ларек эчендәге кызлар тирәсендә кайнаштылар, аларны үзләренең вагоннарына чакырдылар... Уен-көлке, җыр-бию, этеш-төртештән станция мәш килде. Бары тик бер генә солдат уен-көлкегә катышмады. Кайшалып дулкынланган кара чәчле, кылыч борынлы, гимнастерка якаларын чишеп җибәргән бу егет перрон буйлап ары-бире йөренде дә, борчулы кыяфәт белән үз вагоны янына килеп туктады. Кулындагы кечкенә төенчекне вагон эченә ыргытты, бераздан яңадан алып чыкты. Ул кемнедер көтә, эзли иде. Сөт сатучы кызлар да, яшел суган белән төеп пешерелгән кайнар бәрәңге сатучы марҗалар да бу егетнең Кара Чыршы Шәяхмәт улы Нургали икәнен танымадылар. ...Июль ахырлары иде. Нургали хезмәт иткән гвардияче дивизияне кинәт кенә көнчыгышка күчерергә дигән әмер булды. Җиденче көн үткәндә товар поезды дивйзияне, Идел күпереннән уздырып, Уралга таба ашыкты. Эшелон Ташлытау станциясеннән узачак булганга. Нургали телеграмма бирде. Ләкин ни өчендер Мәскәү бик ашыктырды, эшелон Нургали чамалаганнан ярты көн алда килде. Әле поезд станциягә кергәнче үк Нургали ишек янына килеп басты. Менә ул үз авылларын күрде. Авыл ниндидер зәңгәр рәшә эчендә утыра. Менә бу җирләрдә кырык беренче елның җәендә борчак чәчелгән иде. быел да борчак икән. Әнә басу уртасындагы юлдан бер атлы чаба. Арбасына яшел клевер салган, ак күлмәктән, киез эшләпә кигән татар карты. Хыялга чумган Нургали станциядәге тавыш, уен-көлкене ишетмәде. Эх, бер генә минутка әтисен-әнисен күрә алса иде ул! Аның хыялын теге, чандыр гәүдәле, ак керфекле солдат бүлдерде. Ул яңадан мәгърур бер кыяфәт белән башын артка ташлап җиз быргысын кычкыртты. Нургалине туган туфрагыннан аерып алып китү әйтерсең лә аңа бер канәгатьләнү бирә иде. Команда тавышы станцияне яңгыратты. — По ва-һо-на-а-м! Соңгы минут җитте. Өмет киселде. Нургали соңгы солдат булып җирдән аягын алды, тормоз баскычына менеп басты. Перрон белән ике арага каршы яктан брезент белән капланган платформалар таккан хәрби эшелон кнлеп керде, һәр вагонның баскычында кызыл кырыйлы фуражка кигән, карабин аскан солдатлар тора иде. Дивизия төялгән эшелон чыгып китүгә, аның артыннан ук басты- . рып, станциягә танклар төялгән авыр состав шуышып керде. Дәһшәтле танкларның көпшәләренә авыр чехоллар киертелгән. бөтен платфор- | маларда ниндидер бер шомлы тынлык хөкем сөрә иде. Кайдадыр. Япо- 2 ния чикләрендәме, ниндидер зур вакыйгалар булырга тора, жир ша- з рының кайсыдыр почмагы кан сорый. Җир шарында әле тынычлык 5 урнашып бетмәгән, җир үзенең улларын әнә шунда жыя. Станция ар- < кылы көнчыгышка таба узган авыр вагоннар тыкылдавы көенә жир _ үзенең улларын көрәшкә чакыра иде. t — Нык булыгыз, балаларым, нык булыгыз.. Сезнең кайберләрегез * бу көрәштә шәһит булыр. Шәһитләр каны — изге кан,— ди. Җир-ана, =j вокзал турысыннан бер вагон узган саен, бу сүзне кабатлый “ — Изге кан, * изге кан,— ди. • Әхмәтзариф кызыл утызлык 5 чыгарып бирде Сугыш беткән елны Заһриның фани дөньяга дәрте сүнә башлады. •* Сугыш кырыннан кайткан агайлар белән ничектер сөйләшергә сүз 2 тапмады. Кичен капка төбендә тәмәке тартып, фронт хәлләрен сөйлә- г шеп утырган ир-ат арасында ул үзен чит итеп сизә иде. Сугыш вакы- £ тындагы доходлар да кимеп китте: инде бәрәңге сатып, кием алыш- ® тырып баеп булмый. Шәйхи кода әйтә иде; дөнья куласа ул, әйләнә дә « бер баса, дип. Дөрестер, ахры. Герман маллары да тиз туздылар. Алар ның кайсы ясалма ефәк булып, бер юуга сыпылып чыкты, икенче бер төрлесе иләктәй сидрәде. Шулай да бер-ике әйберне Заһри үз кулында саклап калды. Аның берсе ялангач хатын гәүдәсенә эшләнгән зажигал ка иде. Бу бик уңай әйбер булып чыкты: күкрәгендәге бер төймәгә бармак башыңны тидерүгә, оятсыз хатын бер аягын күтәреп жибәрә дә, әллә каян гына ялт итеп ут кабына. Дөрес, соңга таба Заһри моны кешегә күрсәтмәс булды. Чөнки бик тәкъваләнеп китте, йорт эшеннән ваз кичеп, намаз-нняз дигән булып йөри башлады. Әллә каян гына колак аппараты эшләтеп алды. Ул хәзер таякка таянып йөри, һавада козгыи-фәлән кычкырып узса да, туктап, кулын каш өстенә куя һәм: —Әссәламегаләйкем, хәерле хәбәр!— дип кала Зират тирәсенә бозау аркайларга барганда да кемнәргәдер дәшә. Зират киртәсенә кнлеп таяна да: — Әссәләмөгаләйксм, дарэлкаумен мөэминнн! — дип сәлам бирә Тәкъва Заһри шулай итеп фани дөнья белән мәшәкатьне әкренләп өзә барды. Соңгы елларда йөрәге бик начарланды Ахрысы, кырык беренче елда тәмәке суын күбрәк эчеп ташлагандыр. Тәмәке суы, тәмәке суы... Моны искә алырга бераз гына уңайсызрак иде Заһри дигән даның була торып, бер карчыкның кулына үзеңнең сәламәтлегеңне тапшырдың Син бит инде яна шартларда да Заһрича яшәргә жай тапкан идең. Я, ярар, егерме бишенче елда Шәкүр эләккәч, эшләрең чуалды ди. Ә маклерлык? Маклер кешегә кайсы власть булса да начар түгел бит! Я. ярар, сугыш башланып, эшне бозды ди. Сугышта да бит бөтен кеше үлеп калмады. Ат жнктереп берәр складка кием- салым, сабын ташырга куйган булсалар? Менә бер ике медаль тагып, бүгенге көндә «фронттан» дип авылга кайтып төшсәң? Мондый сәламәтлек белән аяк өстерәп жир йөзендә йөрүеңнән нн файда? Казан ар- ты базарларында жир селкетеп йөргән Заһри бер надан карчыкның сүзе белән шушы хәлгә төшсен әле! Булмады, тормыш ул дигәнчә булмады. Кырык беренче елның июненнән соң барысы да кирегә китте. Булмасын иде аның бер аягы, булмасын иде аның бер кулы... Бер күзе булмасын иде. Ләкин иң кирәге — Заһрилыкның бөтен сыйфатларын үзенә җыйган бер генә нәрсәсе — йөрәге сәламәт булсын иде. Юк бит, шул иң кирәге аксый. .. Шәйхи кода, герман җирендә молотилкада эшләгәнлектән, машинаның көен тавышыннан белә иде. Тузан болыты эчендә ду-чат килеп гөрелдәтеп ындыр сукканда. Шәйхи карт читтән тыңлап тора да — Туктагыз әле.— дип. барабаншикка ишарә ясый иде. һәм беркем дә сизмәгән бер кәйсезлекне эзләп табып, рәтли иде. Заһриның да йөрәге хәзер әнә шундый хәлдә. Әгәр чит кеше аның күкрәгенә кулын куйса, һичшиксез, йөрәкнең ватык молотилка шикелле тигезсез, ритмсыз эшләгәнен сизәр иде. Дөп-дөп-дөп! Дөп... дөп... Дөп-дөп-дөп! Дөп... дөп... Ләкин бу — молотилка түгел. Моны инде берәү дә рәтли алмаячак иде. Болай ук дип кистереп әйтүче юк, әмма Ташлытау докторы бүген аның йөрәген тикшереп карап, шаккатты. — Ерак юлга чыкма, үзеңне тыныч тот, мона дәва шул гына,— диде. Заһри бүген генә бөтен фаҗигане аңлады... Ләкин чыкмаган җанда өмет бар. ди. Заһри яшь вакытта авыруның нәрсә икәнен белмәде. Тегенди-мондый чир эләгә башласа, аның дәвасы билгеле иде: бер стакан аракы. Шайтанны күптән авызга алган юк. Нишләргә? Бәлки бу ватык арбаны бераз рәтләп җибәрер ул? . Вакыт соң иде инде, капка-ишекләр ябылган, кояш батыш ягы нигәдер кызарып тора. Я давыл чыгарга, я яңгыр килергә тиеш иде. Менә салкын җил исеп китте, кибетче Борһан керле халатын салып, кибет тәрәзәсен ябарга дип чыкты. Ишек төбендә арык, сары йөзле Заһри тора иде. Борһанга бу кеше ничектер кызганыч булып тоелды. — Кәеф-хәтерләр ничек, күрше? Әйдә, кереп чык эчкә таба, аннан бергә кайтырбыз,— дип, Заһрины кибеткә алып керде. Чүлмәкләр, сүсбаулар арасыннан бер шешә тартып чыгарды да, кырлы стаканга мөлдерәтеп аракы салды. Заһри башта бик нык каршы торган булды. — Кирәкми, энем Борһанетдин, гөнаһ була, безнең ише авыру кешегә килешми ул,— диде.— Теге вакытларда ярады.— Ул авыр сулап куйды.— һәй, алла, бар иде заманалар. Гомер үтте дә китте. Теге чак исеңдәме? Уңышка ярты пот бодай алганыңны әйтәм... Ну, кызык иттең син ул чакта. Ә гомер узды. Әйе, әйе, узды... Борһан, гадәт буенча, эш бетәр алдыннан шактый ук төшереп алган иде, сөйләшерлек кеше очравына гомумән шатланды. Кызып, тормышта яшәүнең мәгънәсе турындагы фәлсәфәгә кереп китте. —• Менә, пример, бүген эштән кайтышлый миңа кереп бер шофер салып чыкты.— диде ул.— Күреп торам, кызмача бу. Тагын йөз иллене сорый. Тәк. Менә мин нишлим? Тагын йөз иллене салса исерә бу. аннан көт тә тор бер хәлне. Я ул урамдагы каз-үрдәкне сытып уза. я үзен харап итә. Или өенә кайтып хатынын җәберли бу йөз иллене салган кеше азрак җәбер күрсәтәме хатынына, йөзнеме? Әлбәттә, йөзне. Менә шунда инде Борһанетдин энең йөз илле урынына йөз тирәсен бирә тегеңә. Кәнишне. акчаны йөз илледән ала. Нәкъ ул дигәнчә. Я. нәрсә, начарлык эшлимме мин, әллә яхшылыкмы? Безнең инде синең белән алган медальләр юк, нихәл итәсең. Ә шулай да яши белергә кирәк. Менә мин үзем кырык беренчедә яраланып кайттым. Анысы — минем эш. Синең кияү — кайтып үлде. Анысы — аның эше. Әйе... Менә пич башыннан егылып төшүнең шулай рәте бар аның... ...Төн урталары иде инде. Заһри ишектән килеп керде дә, гөрселдәп, агач караватына барып егылды. Иртәгесен йокыдан торгач. Фагыйлә жингн бер хәрәкәтсез яткан Заһрины күреп, имәнеп китте: анын күзләре пыялаланган, авызы ачылган, ияге төшеп киткән, иреннәре сап-сары булып каткан иде. Заһриның гәүдәсен докторлар районнан ике көннән соң гына биреп кайтардылар. Кәгазендә: «Йөрәк параличыннан үлгән», дип язылган иде. . Заприны бөтен күршеләре җыелышып җирләделәр. Күмеп кайтканда нигәдер бер кеше бер авыз сүз әйтмәде, һәркайсы сүзсез генә үз капкасына кереп китте, һәркемне әллә нинди тойгы, кайгыга охшамаган авыр тойгы баскан иде. ...Бер елдан соң Әхмәтзариф та кайтып төште. Ул өс-баш, ул кыяфәт— генералмени! Әхмәтзарифны Ташлытау автоколоннасының шоферы «Студебеккер» белән станциядән Кара Чыршыга китерде. Җәйнең матур көннәреннән берсе иде — Заһрилар капка төбенә машина килеп туктауга, халык жыелды. Авыр чемоданнарны, саргылт күн сумкаларны, фонарьлы велосипедны шофер кузовтан аска биреп торды. Мундир кигән, ак ефәк перчаткалы таза сержант Әхмәтзариф аларны саклык белән генә чирәмгә куе?1 торды. Урамнан узып баручы берничә кыз машина янына жыелды. Болар Ташлытаудан концерт белән килгән агитбригада кызлары иде. Әхмәтзариф шоферга кызыл утызлыкны чыгарып бирде дә саубуллашты, аннан кызлар белән сүзгә кереште. Авызына сигара капты да, божралы, хуш исле төтен сибеп, сөйләнә башлады. — Ә мин узган ел отпроситься итә алмадым. Ишеттем, что папа үлгән. Без Потсдам янында гына тордык — особое положение. Авыл юлын онытканмын. Через Атжабар кайттык... Кибеттә чират торган Фагыйлә җиңги йөгерә-йөгерә кайтып килде. Бер сүз әйтә алмыйча тынына буылып. Әхмәтзарифның киң каешлы биленә сарылды да. калтырап елый башлады. Күпне күргән Фагыйлә җиңгинең битләре җыерчыкланган, таушалган иде. Әхмәтзариф затлы кызлар барында бу хәлдән бераз гына кыенсынды һәм үзенең ялтыравыклы каешыннан әнисенең кытыршы, ярылган -кулларын аерып читкә этәрде. — Ладно, әни, өйгә кергәч поговорим.— диде. Әхмәтзариф кайткан атнада авылга тагын жиде-сигез егет кайтты. Атлар атламас инде... Шәйхи карт сөйли торган иде имеш. Агыйделнен бер ягында берәү чиләк ясый, икенче ягында икенче кеше шул чиләккә капкач ясый, дип. Кара Чыршыда бу хәл бик күп семьяга туры килә иде. Әмма туры килмәгәннәргә дә Шәйхи картта халык сынамышы бар иде. Ал- лаһы тәгалә, дип сөйли иде Шәйхи карт, кешеләрне парлаганда көйлн- көйли, борын эченнән генә мырлап парлаган. — Бер явызга — бер яхшы! — Бер яхшыга — бер явыз!—дип көйли дә утыра икән. Ихтимал, монысына туры килүчеләр дә Кара Чыршыда аз түгелдер... Хәер, Шәйхи картның сөйләгән әкиятләреннән тагын берсен халык хәтер түрендә саклап калган иде. Борын-борын заманда, кешеләр әле агачка, ташка табынган чорда, бер адәм аудан кайтышлый тимердән ясалган бер хикмәтле әйбер табып ала. Б\ әйберне хатынына алып кайтып бирә. Хатыны бу тимерне әйләндерепәйләндереп карый да, бер дә рәтенә төшенмәгәч, авызына каба. Калтырап торган тел сыман бер нәрсәсенә чиртә дә. өрә башлый Шуннан көй чыга. Баксаң — бу кубыз икән. Шуны уйнап җибәрүе була — ире шатлыгыннан бии башлый Әнә шул заманнан бирле ирләр хатыннарының кубызларына бииләр ди... МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕ В КЕШЕ КИТӘ ҖЫРЫ КАЛА Шәйхи картның үлгәненә инде егерме биш елдан артык вакыт үткән, инде аның кабере өстендәге чардуган череп җимерелгән, ләкин сөйләгән сүзләре әле дә Кара Чыршыда яши бирә. Алар нәселенең каберләре бер аумакта. Каберлек тирәсендә куе булып чәчәкле үлән үскән, кич белән анда чикерткәләр чурлый, чәчәкләрдән бал исе тарала... Зират янында гына клевер басуы. Кайшалып үскән клевер басуы офыктагы урман полосасына кадәр тоташ диңгез булып җәелеп яткан. Кояш батып килә иде... Кара Чыршы урамыннан тузан туздырып эсселектән әлсерәгән сыерлар узды, борыннарыннан селәгәй агызып, башларын салындырып сарыклар узды — көтү кайтты. Чык төште, авылга сыер исе, сөт исе таралды, келәтләрдә сепараторлар гүэлди башлады. Зират буендагы юлдан чатыр чабып килгән бер ат йөге халык күренде. Яшьләр икән. Клевер басуына таба атларын бордылар да, арбадан коелып чырылдаштылар, көлделәр, тәмәке кабыздылар—ду килделәр. Егетләр — ак күлмәкнең җиңен сызганып, итәген кара чалбар эченә тыгып киенгәннәр. Кызлар — кыска җиңле күлмәктән, барысының да беләгендә сәгать. Егетләрдән берсе арба астыннан чалгы алып клевер чаба башлады, икенчесе җәһәт кенә зират коймасын сикереп керде дә. бер көлтә чәчәк җыеп чыкты. Зират тирәсе яшьләрнең шат тавышына күмелде — көянтәдәй бөгелеп, очларын җиргә тидергән озын нәзек каеннар дәшмәделәр. Тып-тын калган карт наратлар... Зират үзенең бөтен тынлыгы белән әйтерсең лә бу чыркылдык яшьләрдән сорый иде — Юлчылар, сез кайдан киләсез? — Без Атҗабардан киләбез! — Юлчылар, сез кая барасыз? — Без туйга барабыз! Өенә кайтырга соңга калган бер козгын коңгылдап очты Зират өстеннән кичке соңгы җилнең дулкыны узды. — Кем өйләнде соң, балакайлар? — Кара Чыршыда бүген туй була! Васфикамал Нәриманы туй ясый! Без ашыгабыз! Безнең бүген төндә туйны уздырып, иртәгә Таш- лытау сабан туена барасыбыз бар! Без ашыгабыз! Син инде үзеңнең карт наратларың, көянтәдәй кәкре каеннарың белән гомер буе шулай тик торасың... Безнең яшисебез бар! Безнең бүген җырлап биисебез бар! Безнең иртәгә сабан туйга барасыбыз бар! Ә син, картлач, гел бер урында. Син яшәүнең кызыгын белмисең, синдә тынлык... Син бүген безне тыңла... ...Туй бара Чәчләре, сакал-мыеклары ап-ак булган Шәяхмәт почмак якта Васфикамал белән каз түшкәсе турый. Ике-өч көн инде аның ял күргәне юк. Васфикамал өйдә туй вакытында хуҗа булырсың дип, ялгыз картны үзенә китертте. Карт, тегәрҗеп белән беркеткән күзлеген борынына элгән дә, тозлы каз ите турый... Бер кисәк, ике кисәк, өч кисәк. Бер ел, ике ел, өч ел... Юк, ун ел, егерме ел, утыз ел... Менә шулай дөрес. Унарлап санасаң гына гомерне дөрес исәпләп була. Менә бу өйне салганга ике дистәдән артык. Әйе, кырык беренчедә иде. Нәриман туганга — ике дистәдән артык. Карчыгы Зәйнәпне җирләгәнгә— бер дистә чамасы Елларны шулай дистәләп исәпләргә кирәк. Гомер —ит кисәге түгел. Үзенең пенсиягә чыкканына да киләсе елга ун ел була икән. Персональный диделәр. Кая барсаң почет — бөтенесе хәлеңне сорый. Картаеп буламы? Сызланмыйсыңмы? Кәефләр ничек? Мәктәп балалары пионер сборына чакырмый калмыйлар. Сайлау вакытында һәр елны аны урналар янына утырталар. Бер сайлаучы —бер нокта, ике сайлаучы — ике нокта. Биш нокта — биш кеше тавыш биргән. Сайлау саен Шәяхмәт шуны эшли. Хәзер ревкомисснягә чакырмыйлар. Анда, управлениедә, әллә ниткән тар юбкалы, югары белемле мут кызлар исәпләү машинасын гына борып утыралар... Шәях- мәттән башка да була хәзер. Хәер, ул гына түгел. Тимерханнан башка да авыл хуҗалыгы бара икән. Ләкин ул партшкола тәмамлады. Тимерхан хәзер шәһәрнен кайсыдыр районында партия райкомынын икенче секретаре. Аның да чәчләре агара башлаган. Димәк, тормышның законнары шундый, яшьлек, эш, куәт — барысы да бер вакытлык ♦ кына. Бер төрле кешеләр — бигрәк тә яшьләр — Шәяхмәттән туп-туры: < — Ничәдә инде син?—дип сорыйлар. Кайберләре, ике дә уйламый- < ча. ул барында <фәлән кеше үлгән, картаеп үлгән» диләр. Баксаң — * ул кеше әле Шәяхмәт карттан яшь булган икән. Картлык, картлык... f Олы яктагы яшьләр кыздылар. Тәрәзәләр ачылды. Хромка гөрләде. 5 Килен ягыннан килгән яшьләрнең берничәсе шәһәр егетләре иде. Алар i чыбык тарттырып магнитофон, фотоаппарат, пластинкалар белән о матавыкландылар. Җылы кичке һавага ачык тәрәзәләрдән җыр та- = ралды. Нигә яшьлек — янмагач та, көймәгәч тә, 3 Яшьлек уты йөрәгемне өзмәгәч тә, Нигә яшәү, нигә гомер, нигә хисләр. Яшьлек гомерен сөя-сөя кичмәгәч тә. ♦ * а Бүлмә ишегеннән Шәяхмәт олы якка күз салды. Бер якта — Нәри- “ майның дуслары — барысы да диярлек шоферлар, тракторчылар. Кара беләкле, таза егетләр. Әнә берсе көрәшче. Иртәгә ул Ташлытауда кө- х рәшергә тиеш. Кызып алган — унлап кеше өчен өстәлгә әзерләп куйган £ балыкны тәлинкәсе белән тартып китерде дә. җимереп ашап бетерде. ' Яшь килен өстәл шәһәрчә булсын дип бик тырышкан иде... Шәһәрчә £ булсын дип сөйли-сөйли тост күтәрәләр. Тракторчылар телгә әллә ни т. оста түгел икән. Барысының да сүзләре чама белән бер тирәдә әйләнә. г — Ике яшь матурның тигез мәхәббәте өчен шушыны эчеп җибә- * рик... — Өстәлгә килгән иткә керешкәнче, берәрне астына салып куйыйк .. г — Тигез мәхәббәтле ике яшь матурның... — Яшь матурлы ике тигез мәхәббәтнең... Стенада, зурайтып эшләнгән рәсемдә — Хәкимулла белән Васфикамал. Хәкимулла үз гомерендә кимәгән яхшы пиджактан. Танысаң таны — танымасаң юк. Ул зур күзләрен өстәл янындагы кунакларга текәгән дә әйтерсең лә аларга дәшә: . — Әй, сез безне хәтерлисезме? Дөньяда без дә бар идек. Сез — безне дәвам итүчеләр. Кайвакытта безне дә искә алыгыз,—дип әйтә кебек. Васфикамалның гына карточкадагы киеме тормышта булганча Чәчәкле маркизет күлмәге ияк астыннан ук түгәрәкләнеп, муенын каплаган. Муенында икс рәт эре гәрәбә. Чәч юлы кыл уртадан ярыл ган. Киерелгән кыйгач кашлар. Яшь, чибәр. Утыз алтынчы елның җәендә яшькелт ящик күтәргән бер кеше Кара Чыршыда йөргән иде. Шул вакытта төшелгән рәсем. Теге кеше капкага корылган ак җәймәгә сөяп утырта иде дә. ящнктан чыккан бер чыбыкның башын тотып, иреннәрен кыймылдата иде. Кара Чыршы халкы моны сихер укый дип белә иде. Әнә шул кеше төшергән рәсемне Нәрнман быел зурайтып эшләтте. Ә чибәр Васфикамал менә мич алдында.паштет турый. Кайнатасы гына түгел, ул да картайган. Ирсез үткән тормыш аның канын киптергән. Арык иңбашлары, кара янган арык яңаклар. Ярылган кул лар. Дәрт чаткысы сүнгән күзләр. Борчу, борчу. Нәрнман авыр чорда туды. Кырык өченче елда. Васфикамал кырда бәрәңге алган вакытта, тәрәзә төбендә ятып йоклап, чирләде. Васфикамал эштән кайтканда бала телсез калган нде. Тәрәзә суыгы... Шуннан озак вакыт теле булмады. Кышлар, язлар узгач кына җәйнең матур бер көнендә телгә килде, һич тә көтмәгәндә. Урамнан йөгереп керде дә ашка кычыткан турап яткан әнисенең тезен кочаклап чырык-чырык көлә-көлә бер сүз әйтте. Ахрысы, урамдагы олырак малайлар өйрәткәндер. Васфикамал шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, аны күтәреп төп йортка йөгерде. — Әткәй, әткәй!—дип кычкырды ул, капкадан йөгереп кергәндә,— Нәриман... дип әйтте! Әйтергә ярамаган сүз ул көнне бөтен нәселне шатландырды. — Нәриманның теле ачылган! — Нәриман сөйләшә башлаган! — Нәриман фәлән дип әйткән! Бу хәбәр Шәяхмәтләрнең бөтен нәселе буенча йөрде. Аннан сугыштан соңгы авыр еллар. Васфикамал ферма мөдире. Көн-төн эштә. Кичен сон гына кайтканда капка төбендә малае утыра. Зур солдат фуражкасы күзенә үк төшкән, борын аслары юеш, балчыкка каткан тез башлары, чебиләгән тәпиләр. Үзенең күлмәгендә һәр вакыт әнисенең сугыш вакытындагы хезмәте өчен алган медале булыр. Нәриман ул медальне укырга кергәнче бер дә күкрәгеннән төшермәде. ...Ә хәзер Нәриман киң җилкәле бер ир булып өстәл башында басып тора. Кулында стакан. Ул эчәргә яратмый — Шәяхмәтләр нәселендә андый кеше, гомумән, булмады. Ләкин бүген ул кызган. Шатлыктан. Кыз авырлык белән эләкте. Ничә тапкыр Ташлытауга мотоцикл белән төнлә барып карады — кызның күрше егете аяк чалды. Узган ел сабан туйда бер авыз сүз сөйләшеп булмады — шул күрше егете күзәтте. Кыз белән сөйләшү өчен мөмкинлекне тормыш үзе ясады. Ә галимнәр могҗиза юк дип сөйлиләр, ышан син аларга. Пычагымны беләләр. Бәхетле дуңгызның борын очында азык булыр, диләр. Бәхетең генә булсын. Узган ел совхозга бер путевка килде — Ленинградтан чыгып китеп, Балтик диңгезе буенча йөрисе иде. Рабочкомда моны Нариманга бирергә дигән карар чыгарылды. Еллык күрсәткечләр буенча ул узган ел совхозда беренче урынны алган иде. Нәриман Ленинград турбаза- сында Зөлфияне күреп шаккатты. Болар Татарстаннан икәү генә иде. Шәһәрләрдә йөргәндә Нәриман экскурсоводларны жүнләп тыңлый алмады — күңелендә гел Зөлфия булды. Тик Фин култыгының бер урынында гына ул экскурсоводны йотлыгып тыңлады — сары чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы эстон кызы бик матур акцент белән кырык беренче елда бу тирәдә барган канлы сугышлар турында сөйләде. Нәкъ тегермән ташы төсле бер чуерташ өстенә басып экскурсоводны тыңлаганда Нәриман үзенең учына Ташлытау кызының кулын алды. Тегесе моңа кулын кысып җавап бирде. Шуннан соң бу куллар берсе-берсен ычкындырмадылар. Эстон кызы бу җирләрдә барган авыр сугышлар турында сөйләгәндә нарат башында берөзлексез козгын очынгалады. Оча-куна коңгылдады. Бәлки аның шул тирәдә генә оясы бардыр. Козгын бәлки эстон кызы сөйләгән канлы сугышларны үз күзе белән күргәндер. Козгынны өч йөз ел яши диләр... Зөлфияне Ташлытаудан алып кайтуы җиңел булмады. Моңа сәбәпләр шактый иде. Иң беренчесе — булачак кияүнең әнисен кызга яманладылар Бөтен Кара Чыршыны дер селкетеп торган Васфикамал, диделәр. Кыз Нәриманны Ташлытауга чакырды. — Күч тә кил. ике көн эчендә СМУга урнашырсың,— диде. Бу хәбәр ниндидер юллар белән Васфикамалга ишетелде. Тол хатынның йөрәге телгәләнде. Ярсыды. — Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк,— диде ул, тынына буылып. Бу хәбәр дә Кара Чыршы белән Ташлытау арасын ике- өч көн эчендә әйләнеп чыкты. — Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк! Аннан — эш мәсьәләсе. Зөлфия китапханәче иде—Кара Чыршыда китапханәче урыны юк. Бөтен булган китап, бильярд, волейбол тубы, клуб, уку йорты —барысы да егерме биш тәңкәлек ниндидер чирек штат белән бер апа кулында. Ә Зөлфиянең китапханәче дигән дипломы бар. Эшсез калсаң, нихәл итәрсең? ...Васфикамал бәлеш майлый. Васфикамал кайнатасы белән кече якта стаканнарга компот тутыра. Бер стакан, ике стакан, өч Узган гомер... Бер ел, ике ел, өч ел. Аның гомерен еллап санарга кирәк. Бу нигезгә чыкканына егерме җиде ел. Бу авылга килгәненә утыз елдан артты. Хәкимулла эшчән, намуслы егет иде. Аның белән узган алты ел хәзер алты көн дә күк тоелмый. Теге якта яшьләр гөж киләләр. Ник кенә берсе Хәкимулланы искә алсын. Хәер, аларның берсе дә Хәкимулланы белми. Ә кодагый туйга килмәде. Йөрәк ярасы. —• Хисмәт Миңнисасы туйга килмәгән! — Теге вакытта Хәкимуллага килеп киткән икән ул! Авылда шундый хәбәр йөрде. — Хисмәт Миңнисасы кызын Нәриманга бирми икән! Аларның нәселдән килгән дошманлыклары бар икән!—Монысы кыз алып кайтыр алдыннан таралды. Йа алла, нинди дошманлык булсын соң! Сугыш барысын да җимерде. Хәкимулла, шулай итеп, берәүгә дә калмады: Васфикамалга да, Миңнисага да. Миңниса да бәхетсез булып чыкты. Мануфактура кибетендә эшләгән егет шулай ук сугышта үлде. Бөтен булганы — Миңниса бер кыз баласы белән Ташлытауда ипи карточкасы алып яшәп калды. Гомер үтте дә китте. Инде шулардай соң дошманлашып торыргамы? Нәриман кызны алырга бер барды — булмады. Кыз әнисен рәнҗетүдән курыкты. Икенче барды — кинодан чыкканын көтеп торды да, урлап диярлек алып кайтты. Беренче төнне сөйләшеп тамаклары карлыкты. — Ичмасам, теге килүеңдә авызымны томалап урлый да белмәдең,— дип, кыз елап алды. Аннары кайнар беләкләре белән Нариманның муенына чорналды. Шуннан дөнья әйләнеп китте... Иртән ишегалдында көлә-көлә берберсенә су сибешеп уйнаган яшьләрне күреп, Васфикамалның йөрәге әрнеде. Малай шулай ук кешегә ычкындыме- ИИ? Әни кайда? Аңа дигән җылы сүз хәзер Ташлытау кызынамени? Кем үстерде соң бу горнадир күк егетне?— Тол хатын карасына катты. Беренче чәйдә үк ачу тышка бәреп чыкты. — Менә мине кыстагыз,— диде ул ярсып, малай белән киленнең берсен-берсе кыстап утыруларына чыдый алмыйча. — Менә мине кыстап ашатыгыз! Мин шушы егетне үстергән ана булырмын! Килен чоланга чыгып, шунда ук елап керде. Кайнана явыз дигәннәр иде — рас сүз икән... — Улым.— диде Васфикамал, күзләрен яшьләндереп,—улым.— Килен суга киткән иде.—Менә әйтер сүзем бар: үз урыныңда тора бел: хатыныңны узындырма. Мунчала булма. Баланы яшьтән, хатынны баштан, дигәннәр борынгылар. Катырак тор. Бозау булма. Ләкин... Ах, бу баланы! Нәриман мунчада Зөлфиягә моның бөтенесен дә сөйләп ташлаган... — Шулай, шулай дигән, әни каты торырга куша, дигән... Яшь килен дә мунча чыгуга җае белән кайнанасына шырпыланып алды. — Нәрсәгә дип безнең араны бозасың?—диде. Аннан... Бер атна узуга, килен аерылып китте. Нәриман аны барып алды. Ике атнадан тагын китеп барды — Барып йөрмә,— диде Васфикамал улына.— Алай узындырма. Үзе килсен. Икенче китмәс. Алай ияләндермә. МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ф КЕШЕ КИТӘ - ҖЫРЫ КАЛА ф Ләкин ялгыз калгач малай бозылды. Әнисе белән сөйләшмәс булды. Юк кына җирдән тавыш чыгарып, әнисенә каты сүз әйтте. — Безнең әти,— диде ул,— бик начар кеше булгандыр. Васфикамалның йөрәге селкенеп алды. — Ник алай дисең, улым? — Шәп кеше булса, ул сине алмаган булыр иде...— Ана телсез калды. Икенче бер вакыт салган баштан Ташлытауга барырга дип мотоциклын кабызды. Васфикамал ишек бусагасында юлына аркылы төште. — Улым, йөрмә, егылып харап булырсың, тыңла сүземне,—дип ялынды. Ләкин хатыны киткән кешенең холкыннан алла үзе сакласын. — Әни, мине төрмәгә кертәсең килмәсә, юл өстеннән кит,— диде малай. Ничек сөйләшә бит! Яшь килен машина белән үзе килде. Әнисен дә ияртеп килгән иде. Хисмәт Миңнисасы дигән үткен хатын шул икән... Бер мәлгә ике кодагый дәшмичә берберсенә карап тордылар. Әйтәсе сүзләр күп иде — һәр икесенең бугазына төер утырды. Ташлытау кодагые кулындагы җәймәсен идәнгә салды да, ду күчереп шкафтагы савыт-сабаны төйи башлады. Килен карават өстендәге урын-җирне бик әкренлек белән генә сүтәргә кереште. Шул вакыт комбинезон кигән Нәриман өйгә кайтып керде. Керде дә, майлы киеме белән түргә узды һәм Зөлфияне кочаклап алды. Зөлфиянең өстендә җиңсез ак күлмәк иде. Кодагыйлар телсез калдылар. — Минем җибәрергә дип алган хатыным юк!— диде Нәриман, Зөлфияне кочаклаган килеш. Ташлытау кодагые аптырап калды: Зөлфия дә Нәриманның күкрәгенә сыенып, аны кочаклап тора иде. — Мин дурак! Мин тиле! Канчак! Синең сүзең белән йөргән мин җүләр!— дип, Хисмәт Миңнисасы кызын тиргәде. Килен торып калды. Ә Нәриман, имеш, кибетче хатынга елый-елый сөйләгән. — Хатынсыз тору күңеллеме?—дип сораган тегесе Нәрнманнан. — Юк,— дигән Нәриман,— сиңа гына әйтәм, апай җаным, әти үлеп әтине дә болай юксынмаган идем... Килен торып калгач, кибетче хатын Нәриманны туры китереп, тагын сораган, имеш. — Хатыныңны яратасыңмы?— дигән. Нәриман ике дә уйламыйча җавап биргән. — Көннән-көн катырак яратам, апай җаным. Көннән-көн катырак яратам... Килен шулай торып калды. Кайнана белән ике арада артык сүз чыкмады, тик бер генә тапкыр килен үзе сүз башлады. — Мине килеп алмаска малаеңны котырткан булгансың икән,— диде. Васфикамал авыр сулады, бер сүз дә дәшмәде. Менә шулардан соң кодагый туйга килмәде. Ләкин Зөлфия утырып калгач, Нәриман әнисе өчен өзелеп тора башлады. ...Ә мәҗлестәге яшьләр җырлыйлар да җырлыйлар. Инде тышта яктырып килә, инде килен чоланга чыгып ике тапкыр елап керде. Нигәдер күңел китек. Кайнана белән берсе-берсен яратыша аямасалар, нихәл итәрсең? Эш урыны табылмаса, нихәл итәрсең? Болар нигә бик каты җырлыйлар соң? Ә, әйе... Болар моның яшьлеген җырлый- җырлый озаталар. Аларның бер кайгысы да юк. Сау бул, яшьлек! Хушыгыз, гөнаһсыз, борчусыз вакытлар! Гармунчы инде тиргә баткан. Яшь килен почмак яктан ризык ташый. Ризыкны үз вакытында, тәртибе белән генә бирергә кирәк. Башта кем алдына куясы, аннары кем алдына... Монысын олылар әйтеп тора. Кунак сыйлау уен эш түгел. Туй алдыннан Васфикамал унбиш көн йокламады. Унбиш көн салкын түшәктә йокысыз аунады. Хәер, түшәкнең суынганына тиздән утыз ел була... Ә яшьләр бу турыда белмиләр. Аларга җыр булсын. Ах, шул назны мин дә сөеп кочар идем, Сөяр идем, канатланып очар идем. Әгәр яшьлек ике тапкыр килә икән. Икесен дә сөя-сөя кичәр идем... * Васфикамал баскычка чыгып басты. Ишегалдында — коляскалы < мотоцикллар, капка төбендә — йөк машиналары, лапас астында — * печәнле арба. Кызарып таң ата. Әнә Ташлытауга таба бара торган олы юл. Таш- | лытау юлы өстендә быел да арыш басуы. Шул юлдан чатыр чабып таң * атканда Васфикамалны алып кайтканнар иде. Ул к«ра туры атны Васфикамал хәтерләп калды. Ул ат очраган саен Васфикамал яшь вакытындагы шул бәхетле таңын хәтерләп авыр сулап сагыш эченә чума иде. Кара туры сугыш вакытында ачлыктан егылып күтәрәмгә калды. Аннан аны суеп фермадагы төлкеләргә бирделәр... Бу юлдан кырык беренче елда Хәкимулла чыгып китте. Аның киң җилкәсе арыш басуында шактый озак күренеп барды. Аннан аны үгез арбасына утыртып кайтарып куйдылар. Бу юлдан Васфикамалның «урлашкан» кайнесе Миңлегали чыгып китте. Миңлегалине дә теге кара туры белән озатканнар иде... Инде бу юлда арба тәгәрмәченең эзен дә күрмәссең. Аннан инде машиналар гына чаба. Бу юлдан атлар беркайчан да атламас инде. Яшьләр түр башына Шәяхмәт картны да чыгарып утыртканнар икән. Нәриман исә һаман басып сыйлый. Инде бераз исерә дә төшкән. Җае чыккан саен Зөлфиянең әле аркасыннан, әле беләгеннән сөеп ала. Шатлыгы эченә сыймый. Зөлфиянең ялангач беләкләре кара янган, үзе ак күлмәктән. Мәҗлестә аннан чибәр берәү дә юк. — Дәү әти, тәбриклә мине,— дип, Нәриман бабасына кулын бирә. — Әни, тәбрик ит мине,— дип, Васфикамалга кулын бирә. Васфикамалның сагышлы йөзенә елмаю чыга. — Зөлфия! Тәбрик ит мине! Минем бүген иң шатлыклы көнем. Бу, беләсезме? Бу — гомергә бер килә. Зөлфия, син дошман сүзенә карама. Дошманнар бервакытта да мактамаслар. Әйбәт яшәрбез. Минем узган елдан калган уналты капчык бодаем гына бар. Дошман сүзенә карама. Безнең әнинең теле үткен булса да, гадел кеше ул. Син аны әле белмисең. Ул сугыш вакытында районында беренче уракчы булды. Әни. кил әле монда, тәбрик ит мине... Яшьләр Шәяхмәтнең сөйләвең үтенделәр Стаканнар хәрәкәткә килде. Шаулаштылар — Шәяхмәт кода сөйләсен! — Бабай нәрсә әйтер икән... — Сорыйбыз, үтенәбез. Тост әйтсен! Шәяхмәтнең күптән инде сөйләгәне юк иде. Стаканына шыпырт кына ижевский су салып кулына алды. Бөтен гомере күз алдыннан узгандай булды. Аның бөтен гомере шушы Кара Чыршы колхозына багышланды. Колхозга иң беренче радиоалгычны ул алып кайтты. Халык ышанмады, ящик эчендә кеше бар дип хыялландылар Бераздан аны шәһәр радиокомитетына чакыртып сөйләттеләр. Ул көнне Кара Чыршы халкы, идарә янына җыелып. Шәяхмәтне тыңлады. Тамагын кыра-кыра, Шәяхмәт радио аркылы авылдашларына эндәште. — Фәхерниса, Гыйльметдин, мине ишетәсезме? Мин — Шәяхмәт, шәһәрдән сөйлим. Әйе, мин радио кәмнтетендә утырам. Мине ишетәсезме? Анда да ышанмаучылар булды. Борһан, идарәгә кереп, шкаф эчләреннән Шәяхмәтне эзләп йөрде. МӨХӘММӘТ МЭҺ Д И Е В ф КЕШЕ КИТӘ — Шушында гына ул, шәһәрдә түгел,— дип, теш ыржайтты. Ә туйдагы яшьләрнең ничәсендә генә транзистор бар. Чөй саен элеп куйганнар. Сугыштан соң колхозда беренче электр станциясен салдырганда да Шәяхмәт карт зур эш эшләде. Идарә, станцияне эзләп-эзләп тә таба алмагач, Мәскәүгә кеше җибәрергә булды. Бер центнер бодай сатып, шуның акчасына Шәяхмәтне Мәскәүгә җибәрделәр. Колхоздан алган бер кәгазь белән йөрийөри, ул Верховный Советка килеп җитте. Шверник янына керде. Шверник белән алар кордаш булып чыктылар. Шуна күрәдерме. Шәяхмәт каушамады. Иркенләп сөйләште. Мәскәүдән ул кайтып, ун көн уздымы-юкмы, Ташлытау станциясенә йөк килеп туктады. Контейнерга «Кара Чыршы авылы, Кәлимуллинга» дип язылган иде. Шверникнын өстәлендәге календарьга Шәяхмәтнең исеме, авылы язылды ул вакытта. Кара Чыршы авылын Шверник белә иде ул чакта. Ә хәзер... Кара Чыршы дигән сүз инде бетеп бара. Хәзер инде ул «Дружба» совхозының өченче әтдилиниясе дип кенә йөртелә. Хәзер инде директорның исемен белүче дә аз. Кечкенә «әтдилнниедә» ул бөтенләй булмый. Утызынчы елларда салынган яхшы амбарларны сүт- тереп, үзәк усадьбага ташытты. Тегермәнне сүттереп алып китте. Хәзер совхоз үзәгендә электр тегермәне. Бу бик уңай, ләкин шуларны сүтеп алып киткән саен Шәяхмәтнең йөрәге әрни. Ә яшьләр моны аңламыйлар. Нәрсә, әллә шул турыда бер-ике сүз әйтергәме? Кеше рухы белән сак эш итегез, дияргәме? Юк, аңламаслар... Болар әле бик яшь... Шәяхмәтнең фикерен стенадагы репродуктор бүлдерде. Анда «өченче отделение»нең бригадиры сөйли иде. — Иптәшләр, сабан туйга киткәнче сыерларны туйдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булыр. Әгәр шуны эшләмәсәк. яхшы булмас, иптәшләр. Галимулла, син арба тагып аръяк басуга клеверга чыгарсың. Нәриман, сиңа да тракторыңа арба тагып фермага вика илтеп кайтырга кирәк булыр. Мөмкинлек бирмәдек түгел, бирдек, инде өч көн кунак җыясын, туй итү ул, кәнишне, яхшы эш, но үзеңнең төп эшеңне дә онытырга ярамас. Иптәшләр, һава хәлләре бу арада әйбәт тора, шуннан файдаланып, безнең өченче отделениедә эшлисе эшләрне төгәлләргә кирәк... Шуларны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр... Шәяхмәт карт торып басты. — Оланнар,— диде ул. тамагын кырып,— балалар! Мин бик озак яшәдем. Әйе, озак. Инде мин, олы кеше буларак, үземнең гомеремдә алган тәҗрибәдән чыгып, бер нәрсә әйтмәкче булам: дөньяның төрле вакыты була. Әйбәт чагы эләгә, менә бүгенге төсле күңелле була. Авыр вакыты була — теш кысып яшисең. Кеше үз гомерендә шулар- ның икесен дә күрә, кичерә. Әмма ликин, шуның кайсы күбрәк эләгә дигәндә, минемчә, авыр вакыты күбрәк була. Әнә шунысында сынатмаска кирәк. Шунда ир була белергә кирәк. Әнә шуларны күтәрә белергә кирәк. Мин үзем шуларның барысын да үттем' Арысландай ике малай үстердем — беттеләр. Нәриманның әтисе гарип булып кайтып үлде. Сезнең кебек чибәр тагын бер егетем бар иде — сугышның соңгысында — Кытай җирендә, кырык бишенче елның августында бетте. Алар гомере миңа калды. Әмма ликин безне бөтенләй бетерә алмады сугыш. Без яшәрбез әле. Без диюем —менә балаларым Нәриман белән Зөлфия. Әле мин аларның балаларын җитәкләп йөрермен дип уйлыйм... Барысы да кул чаптылар. Шәяхмәт карт, рәвешен китереп, стакан белән суны күтәреп эчте дә, мыекларын сыпыргалап ишегалдына чыкты. Өйдә аягүрә баскан килеш Нәриман җырлый иде. Ул Зөлфия ягыннан килгән егетләрнең берсенә кулын биргән, сузып-сузып җырлый. Атлар атламас инде. Сине мина, мине сиңа Ятлар мактамас инде. Авыл тып-тын. Карт урамга чыкты. Көн инде яктырып килүгә карамастан, багана башындагы электр лампочкалары җемелдәп утыралар. Хәзер электр ерактан килә шул, кызганып тотмыйлар. Нәримаи һаман бер жыр җырлый. Карт кешегә яшьләр янында җырлау әдәп кагыйдәләренә каршы килмәсә, бабасы икенче бер жыр җырлар иде. Әнә Ташлытау юлы — гомерләр аккан, язмышлар кичергән, бәхет-шатлыклар, кайгы-хәсрәтләр йөреткән олы юл. Шәяхмәтнен бөтен нәселенең — ата-бабаларының, үзенең, балаларының һәм оныкларының бөтен тормыш юлын шушы юл язышкан. Тормышка шушы юл гына шаһит. Ул юлдан күпме ат узган, ул атларда авылдан кемнәр генә чыгып китмәгән, кемнәр генә кайтмаган. Аз гына җил искәндә дә ул юлдан күпме тузан күтәрелгән, ул тузан да, кешеләр кебек, я юлдан себереп, я өермә булып күчкән. Я Кара Чыршыга таба, я Ташлы- тауга таба. Ташлытау юлы — Шәяхмәтләр нәселенең шәҗәрәсен язучы. Яшьләр гаеп итмәсә, Шәяхмәт карт мәҗлескә кереп бер жыр җырлар иде хәзер. Бу — аның үз гомерендә иң соңгы җыры булыр иде. Бу җырны тимер ходлы арбага утырып авылдан чыгып киткәндә аның улы Хәкимулла җырлаган иде. Әтисе-әнисе барында беренче һәм соңгы мәртәбә. Ул жыр болай иде: Тукта, поезд, тукта, поезд, Тукта Мамадышларда Бер айрылгач, кауша торган Канат кошларда гына. Бичара Хәкимулла... Күңеле сизгән икән. Кавыша алмады. Кайтты кайтуын, әмма контузиясеннән айнып бер генә мәртәбә дә адәм рәтле сөйләшеп утыра алмады. Акылына килә алмады. Ә җыры калды. Әйе, бер аерылгач кавышуы кыен, бик кыен бу дөньяда... Әллә бүген, менә шушы мәҗлестә Хәкимулланың шул җырын җырлап бирергәме икән? Нигә бер генә кеше дә сорамый аны? Бу кияүнең (Нәрнманнын) әтисе кем? Кайда ул? Бу портретта кем? Исеме ничек иде? Кайда үлде? Нигә бер кеше дә кызыксынмый? Ә бит кешеләр беркайчан да эзсез югалмыйлар. Аларның эшләгән эшләре, сөйләгән сүзләре, балалары, ул балаларга тапшырган гадәтләре, әхлаклары кала, дәвам итә. Ниһаять, җырлары кала. Нигә шуларны искә алмыйлар? Әллә теге җырны җырларгамы? Әмма, мәҗлескә кереп, карт бу җырны җырламас. Шуны җырласа, ул, йөрәге туктап, шундук егылырмын дип курка. Шуңа күрә ул аны эчтән, йөрәк белән генә җырлый. Әйдә, кычкырып Нәриман җырласын. Яшьләрнең җырлар чагы. Гомер — шулар җырласын өчен көрәштә үткән. Дөнья тын. Авыл башында клевер басуы калгып ята. Ул басу зиратка барып терәлгән. Зиратта әле яктырмаган. Анда Хәкимулла ята. Анда Шәях- мәтнең карчыгы Зәйнәп, Шәйхи карт белән карчыгы яталар. Анда Нәрнманнын бабасы Заһри кода ята. Анысы ничек түзеп ята диярсең. Яшь чагында мәҗлестә җырлап утыру өчен аннан да шәп кеше булмагандыр. Арыш басуы артыннан поезд тавышы ишетелде — Ташлытау- дан иртәш е дачный китәдер. Ә Нәриман инде Зөлфияне бер дә кулыннан ычкындырмас. Шуңадыр инде, ул теге җырны кабат башлаган.