Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАТЛАУЛЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРНЕ ХӘЛ ИТҮ ЮЛЫНДА

Татарстан дәүләт нәшриятында «Татар халык теленең барлыкка килүе» дигән хезмәт басылып чыкты. Бу — татар культурасы һәм тел белемендә генә түгел, гомумән совет тюркологиясендә эз калдырырлык вакыйгаларның берсе. Тел тарихы һәм халык тарихына багышланган хезмәтләрне язу икеләтә катлаулы, алар автордан киң эрудиция һәм зур җаваплылык таләп итә. Тагы шунысы да бар: монда бер фәнне генә түгел, күп фәннәрне белү, андагы принципларны, методларны ейрәнү дә — бик мөһим шарт. Тел үсеше халык тормышында зур урын тоткан иҗтимагый вакыйгалар белән аерылгысыз мөнәсәбәттә тора. Тел, аралашу коралы буларак, халыкның бөтен тормышкөнкүреше белән тыгыз бәйләнгән. Шунлыктан тел үсешен өйрәнү халыкның үткәнен, тарихын белергә дә ярдәм итә. Хәзерге фәнни-техник революция чорында, табигать фәннәре белән беррәттән. гуманитар фәннәр дә зур үсеш кичерәләр Алар арасында органик бердәмлек яши. Тормыш үзе таләп иткәнчә, бу бердәмлек филология һәм тарих фәннәрендә катлаулы проблемаларның яңа методлар белән тикшерелүенә китерә. Татар халкы һәм аның тел тарихы мәсьәләләрен тикшергәндә, бер-бер артлы зур тарихи вакыйгалар, дәверләр күз алдына килеп баса: Идел буе бөек Болгар дәүләте, монгол яулары һәм Алтын Урда дәүләте, Казан ханлыгы һәм аның Рус дәүләте составына керүе һ. б. Татар халкы тарихында тирән эз калдырган бу дәверләрне өйрәнмичә, куелган проблеманы тикшерү һәм тәмам ачыклау һич мөмкин түгел. Соңгы елларда илебездә терки халыклар һәм аларның телләре тарихын өйрәнүгә 1 М < Закиев Татарстан китап нәшрияты. Kaian. ITT ел, Я7 Оит игътибар көчәйде Бу өлкәгә караган күп фәнни хезмәтләр язылды, гыйльми конференцияләр. киңәшмәләр һәм симпозиумнар үткәрелде Төрки язма истәлекләрне бастырып чыгару юнәлешендә дә эш җанланып китте. Профессор М. 3. Зәкиевнең күрсәтелгән хезмәте татар халкының сөйләм теле барлыкка килү юлларын ачыклауга зур өлеш кертә. Анда моңа кадәр булган хезмәтләр һәм авторның үз тикшеренүләре нигезендә татар халкының сөйләү теле тарихына, болгар-татар теориясенә җентекле анализ бирелгән. Төрки халыкларның тарихы, телләренең башлангыч формалашу чоры, язуда теркәлә башлавы ерак гасырларга барып тоташа. Автор төрки халыкларның тарихын Үзәк Азия территориясе белән генә чикләмичә, аларның беренче эзләрен үзәк Америкадагы кабиләләр һәм аларның телләре белән дә бәйләп карый. Шул мәсьәләгә караган фикерләргә кушыла Автор дөрес кисәтә: халыкның барлыкка килү тарихы белән аның исеме туры килмәгән очраклар бар. Татар дигән этноним белән дә эш шулай тора. Татар дигән төшенчәгә элек төрле халыклар һәм төрле телләр кергән Бу исем борынгы заманнардан ук килә. Шуңа күрә авторның татар исеме белән элек нинди кабиләләр Һәм халыклар яшәгәнлеген тикшерүе аерым әһәмияткә ия. Идел һәм Урал буйларында төрки халыкларның таралышы аларның телләре турындагы мәсьәлә күптәннән тикшеренүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә Бу өлкәдә төрле карашлар яши ИделУрал буе төркиләре тарихын монда болгарлар килгән чордан башлап караучылар дә Европага һуннар килү Һәм аңа кадәрге чор белен бәйле рәвештә тикшерүчеләр дә бар. М Зәкнев үзенең китабында бу регионның Т гуннарга хәтле, безнең эрага кадәр ук төркиләшә башлау мөмкинлеген куя, үз фикерен раслау өчен шактый ышанычлы дәлилләр китерә. Беренче төркиләрне скифлар, сарматлар һәм ул чорда яшәгән башка кабиләләргә бәйле итеп күрә. Төрки халыклар тарихын моңа кадәр табылган язмалардан гына башлап китү, һичшиксез, куелган проблеманы чикләү булыр иде. Киләчәктә дә бу юнәлештә нигезле һәм дәлилле тикшеренүләр алып барылырга Әлеге китапта татарларның килеп чыгышы борынгы болгарлар белән бәйле рәвештә карала. Болгар проблемасы ул тикшеренүчеләрне күптәннән борчыган мәсьәлә. Идел буе болгарлары, һичшиксез, хәзерге татар халкы формалашуда төп компонент булган. Моны тарихи-географик, археологик, этнографик, антропологик, лингвистик чыганаклар, фольклор материаллары җирлегендә расларга мөмкин. Бол- гар-татар теориясенә ябышып яту «безнең татарлык» белән генә бәйләнмәгән: тарихи үсеш үзе шуны күрсәтә. Бу мәкаләнең авторына да болгар-татар теориясе белән шактый шөгыльләнергә, илебезнең төрле шәһәрләрендә үткәрелгән конференцияләрдә катнашырга туры килде. Татарларның болгарлар белән тарихи бәйләнеше турындагы караш күптәннән килә. Үз вакытында бу мәсьәләгә Н. Г. Чернышевский, И. Н Березин, В. В. Григорьев. Шиһаб Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм башка галимнәр игътибар иткәннәр. Латыйф Җәләй болгар-татар теориясен үстерүгә җитди өлеш кертте. Аның «Татар теленең урта диалекты» дигән докторлык диссертациясе, «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар» китабы бу өлкәдә аеруча әһәмиятле хезмәтләр рәтендә тора. Сугыштан соң, 1946 елда Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең тарих һәм философия бүлеге тарафыннан Казан татарларының килеп чыгышына карата фәнни сессия оештырылган иде. Анда галимнәр Казан татарларының килеп чыгышында Идел буена монголлар' килгәнче үк, үзләренең дәүләте булган болгарлар һәм төрки телдә сөйләшә торган халыклар хәлиткеч рольне уйнаганнар дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу конференциядә болгар-татар теориясен этнограф Н. Воробьев, тарихчылар һәм археологлардан А, П. Смирнов, Н .Ф Калинин, X. Гыймади, телчеләрдән Л. Җәләй, антрополог Т. А. Трофимова һәм башкалар яклап чыкты. Шуны да әйтергә кирәк, сугыштан соңгы елларда саф кыпчак-татар теориясе дә киң җәелә башлады. Мәсәлән, тарихчы М. Г. Сәфәргалиев Казан татарларының борынгы бабалары Алтын Урда составына кергән төрки халыклар һәм кабиләләр булган дигән версияне яклый. «Сессиядә катнашучылар Казан татарлары болгарлардан барлыкка килгән дигән карашка гына нигезләнеп эш иттеләр,— ди ул,— татарларның формалашуында элекке татар исемендә йөртелгән, Кама болгарлары кебек төрки телдә сөйләшә торган Дәште кыпчак кабиләләренең катнашуын бөтенләй исәпкә алмадылар»1 . М. Н. Тихомиров, Ш. Мөхәммәдьяров һәм башка кайбер галимнәр дә татарларның формалашуын кыпчаклар белән бәйлиләр2 . Хәтта 1946 елгы конференциядә болгар-татар теориясе ягында торган кайбер галимнәр дә үз фикерләрен үзгәрттеләр. 1968 елның сентябрендә этнография һәм антропология фәннәре буенча Халыкара VIII конгресста Казан татарларының килеп чыгышлары ягыннан өлешчә болгар, ә телләре ягыннан кыпчак булулары турында әйтелә 3 . Үзеннән-үзе аңлашыла ки, болгар-татар теориясенә бүгенге көн таләпләреннән чыгып, соңгы фәнни казанышлар җирлегендә бәя бирү, бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертү кирәклеге көн тәртибендә тора иде. М. Зәкиев хезмәте шушы катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ныклы бер баскыч булып тора. Әмма шушы теорияне аңлатканда, татар теле тарихы белән бәйләнешле булганлыктан, кыпчак теленең роленә дә киңрәк тукталып китү кирәк. Чыннан да, болгарлар һәм кыпчаклар арасындагы мөнәсәбәтне ачыкламыйча, татар халкы һәм аның теле үсешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Идел буе Болгар дәүләте биләмәләрендә элек электән кыпчак кабиләләре яшәгән. Борынгы заманнарда ук болгарлар белән кыпчаклар арасында тыгыз мәнәсәбәт урнаша. Рус ел ь язмаларында бу хакта шактый ачык мәгълүматлар сакланып калган. 1183 елда Владимир князе Всеволод Киев князе Святославка кыпчакларның тел һәм >М. Г Сәфәргалиев Распад Золотой Орлы Саранск, I960 ел. 254 бит. : ш Мөхәммәдьяров Основные этапы происхождения и этнической истории татарской народности Мәскәү. 1968 ел. 6 бит. ’ Ш Мөхәммәдьяров. Күрсәтелгән хезмәт. О Лит кардәшлек ягыннан болгарларга бик якын торулары турында әйтәXI XII. Моны раслый торган башка фактлар да китерергә мөмкин. Элекке төрки-татар ядкарьларында кабиле этнонимнарын, халык исемнәрен бер- берсе белән алмаштырып куллану очраклары да күзәтелә Киң таралган легенда- риваятьләрдә, башка фольклор әсәрләренең төрле вариантларында бер үк урында болгар яки кыпчак атамалары очрый. Мәсәлән, Туйбикә турындагы легендаларда аның болгар ханы кызы булуы турында әйтелсә, кайбер вариантларында Туйбикәнең әтисе кыпчак ханы дип тә йөртелә. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның «Фәзакиһел җөласа» әсәрендә без нәкъ шуны күрәбез. Күренекле тел галиме Латыйф Җәләй болгар һәм кыпчакларның телләрен татар теленең ике зур җирле сөйләме (Урта диалект һәм Көнбатыш диалект) белән бәйләгән иде Күренә ки, татар теленең килеп чыгышын тикшергәндә, болгар теориясен һәм кыпчак теориясен бер- берсенә каршы куярга ярамый, алар икесе дә үзара тыгыз үрелеп бара. Чөнки хәзерге татар милләте составында, кыпчакларның дәвамчысы буларак, мишәр этник компоненты да зур урын тота. Шул ук вакытта мишәр сөйләмендә дә болгар теле үзенчәлекләренең билгеле күләмдә урын алуын истән чыгармаска тиешбез Тарихи үсеш процессында татарларның борынгы болгаркыпчак кабилә телләре белән бәйләнештә булуын телчеләр генә түгел, бәлки тарих- чыларархеологлар да инкарь итмиләр ' Татар халкы этногенезында болгар-кып- чак теориясе дигәндә нәкъ шушы караш күздә тотыла. Әйткәнебезчә, болгар компонентын кире кагып, саф кыпчак теориясе ягында торучылар да бар. Моны шулай ук тулысы белән кабул итү мөмкин түгел. Мәсьәләгә берьяклы гына — саф болгар юнәлешендә генә дә килеп булмый. Тарих әле күп күренешләрне сер итеп яшереп саклавында дәвам итә. Шунысын да искәртик, кыпчак теле дигәндә күчмә кыпчак кабиләләренең сөйләм теле генә түгел, бәлки Хазар дәүләте чорларыннан ук яшәп килгән Идел буе терки язма һәм сөйләм теле дә күздә тотыла. Бу мәсьәлә әле аерым тикшеренүне таләп итә. Тарих үз парадоксларын туктаусыз күрсәтеп тора. Тюркология фәнендә «болгар язма ядкарьлары» дигән атама киң кулланылышта түгел. Бу мәсьәләдә, элекке язма истәлекләрнең сакланып калмавыннан тыш, башка сәбәпләрнең дә булуы мөмкин. Монголлар басып алганнан соң. Болгар дәүләте автономия рәвешендә 'll II Татищев. История Российская. Ill том. «Науки» кашрияты. М..-Л. 19Ы ел. 128 бит XII Л Жэ.кй Татар теленгк тарихи фонети хасы буенча материаллар. Казан. 1954 ел. 31 бит > X Халиков Татар халкының килеп ЧЫГЫШЫ Казан. 1974 ел, 55 бит. Р Г Фахрст дшюп Ташлар моңы Казан. 1978 ел. IS7 бит 'Бу хакта кара. «Казан утлары». 1970 ел. 3 сан яшәвен дәвам иттерә. Болгар дәүләте территориясендә яшәгән төп халык Алтын Урда дәүләте төзелгәч тә юкка чыкмаган. Халык бар икән, аның теле дә яши дигән сүз. Әмма шулай да бу дәвердә без кыпчак, кыпчак теле дигән төшенчәләрнең зуррак урын алганлыгын күрәбез. Язма истәлекләр дә шул кыпчак теленә бәйләнешле рәвештә карала башлый. Моны ул чорда кыпчакларның төп урынны алып торулары, иҗтимагый-тарихи мөнәсәбәтләрнең үзгәрүе белән аңлатырга да мөмкин. Ләкин күп нәрсә ачылып җитми Болгар һәм кыпчак телләре арасындагы якынлыкмы бу’ Әллә монда башка сәбәпләр дә бармы? Нәкъ шушы урында халыкның, телнең килеп чыгышына карата төрле карашлар туа. Соңгы елларда чыккан хезмәтләрдә болгар теленең кыпчак теле тарафыннан ассимиляцияләнүе турында да фикерләр әйтелә башлады. Кайбер иптәшләр уйлаганча, моны элекке болгарларның бөтенләй юкка чыгуы, кыпчак булып китүе дип аңламаска кирәк. Болгарларның кыпчаклашу процессы аерым урынчылыклар белән генә бәйле. Бер дәүләт таркалып, аның урынында икенче дәүләт төзелү телнең торышына һәм үзгәрешенә зур йогынты ясый. Алтын Урда төзелгәч, элек дәүләт теле булып хезмәт иткән болгар теле яңа иҗтимагый шартларда структур яктан да һәм функциональ яктан да кайбер үзгәрешләргә тартыла. Гаять киң территориядә дәүләт теле ролен үтәгән кыпчак теле үзенең функциональ сферасын киңәйтә, күп халыкка хезмәт итә башлый. Бу хәл болгар теленә дә тәэсир иткән, урыны-урыны белән аны элешче ассимиляцияләүгә китергән Гасырлар дәвамында болгарлар башка халыклар белән аралашып кайбер төбәкләрдә алар белән кушылып киткәннәр Мисалга Пенза өлкәсендә һәм башка җирләрдә утырып калган болгарларны китерергә була. Кушылу нигездә кыпчак мишәр җирлегендә барган. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр язма телгә генә түгел, сөйләм теленә дә үзенең тәэсирен ясамый калмаган. Сөйләм теле белән язма тел үзенчәлекләре бер-берсе белән элек-электән тыгыз кушылып килгән. Бу процесс төрле төрки кабилә телләре катнашында барган Хәзерге татар теленең диалекталь төрлелеге дә шуны ачык күрсәтә. Шулай итеп, XIII—XIV йөзләрдә татар теленең үз нормалары тотрыклылана, үсә һәм ныгый. Моны тикшерүдә ул вакытта төзелгән сүзлекләр ярдәмгә килә. Борынгы чорда һәм урта гасырларда сүзлекләр практик максатлардан чыгып төзелгән. Аларда җанлы сөйләм дә һәм язма тел дә чагылган, шул яктан алар кыйммәтле чыганак булып торалар. Шуларның берсе — 1245 елда төзелгән төркичәгарәл- чә сүзлек1 Шулай ук башка язма истәлекләрдә дә төрки кабилә телләре җирлегендә үсеп чыккан бай һәм камилләшкән тел чагыла. Идел-Урал регионында төрки кабиләләрнең берберсе белән аралашып яшәве, шул нигездә гомумуртак тел нормаларының барлыкка килүе нәтиҗәсендә, шулай ук борынгы язма төрки тел һәм сөйләм теле йргынтысында, X—XIV йөзләрдә татар теленең лексик, фонетик һәм грамматик нормалары һәм стильләре формалаша. Китапта болгар-чуваш теориясен анализлауга һәм аны тәнкыйтьләүгә киң урын бирелгән. Революциягә кадәр үк тюркологиядә бер караш таралган була. Тел аерымлыкларыннан чыгып, төрки телләрне нигездә икегә бүлеп карыйлар. Аларның берсенә башка төрки телләрдән аерым торган чуваш теле, икенчесенә исә. гомуми уртак билгеләренә карап, күпчелек төрки телләр (үзбәк, татар, әзербәйҗан, казакъ, төрекмән, кыргыз, балкар, уйгур, комык һ. б.) керә дип саныйлар. Чуваш телен болгар теле белән бер дип санау нәтиҗәсендә болга р-ч уваш теория с е барлыкка килә. Бүгенге көндә дә аны яклаучылар бар. М. Зәкиев протоболгарларның һәм Идел буе болгарларының теле гадәти төрки тел булган дигән нәтиҗәгә килә. Моны исбатлау өчен артык көч сарыф итәргә кирәк түгел, тарихи фактларны объектив тикшерү дә җитә дип күрсәтә. «Ә менә болгар-чуваш теориясенең дөрес түгеллеген исбатлау.— ди автор.— бик күп көч сорый. Ул тарих фәнендә очрый торган кайбер башка теорияләр кебек традициягә әверелгән» (144 бит). Бу фикерләр белән килешмичә мөмкин түгел. Мәгълүм булганча, кайбер рус һәм совет тюркологлары, чит илләрдә төрки телләрне тикшерүчеләр болгарларның хәзерге чувашларга якынлыгын күрсәтергә, анда болгар теле үзенчәлекләре сакланган дип расларга тырышалар. Мәсәлән, Н. И Ашмарин, В. Ф. Смолин, А. А. Шахматов. А. Н. Самойлович, В. Г. Егоров, В. Ф. Каховский, чит ил тюркологлары О. Прицак, Н. Н. Поппе, 3. Гомбоц, Б. Мункачи, РонаТаш һәм башкалар шушы карашны яклыйлар. Үз тезисларын раслау өчен алар XIII—XIV йөздән калган кабер ташы язмаларын. Дунай болгарлары ханнары турында безнең заманга килеп җиткән язма документны, венгр телендә сакланган төрки сүзләрне дәлил итеп китерәләр. М. Зәкиев әнә шул язма тесктлар һәм сүзләрне бүгенге татар теле җирлегенә куеп анализлый, болгар-чуваш теориясенең нигезсез икәнен күрсәтә, борынгы болгарларның хәзерге татарларга якынлыгын, аларның телләре охшаш икәнлеген төрле яклап исбатлый. Карыйк, болар ышандырамы соң? Әйткәнебезчә. М. 3. Зәкиев үзенең хезмәтендә гадәти төрки тел дигән атама куллана, бу төшенчә астында угыз-кыпчак телләренә хас үзенчәлекләрне күздә тота һәм болгар телен дә шул төркемдә карый Дөрес, Болгар истәлекләрендә шушы гадәти төрки телгә туры килми торган кайбер сүзләр дә очрый. Мәгълүм булганча, Болгар дәүләте территориясендә табылган кабер ташы язмаларында ике төрле стиль үзенчәлекләре чагыла. I стиль хәзерге татар сөйләменә якын. Кайбер ташъязмаларда чуваш телен хәтерләткән сүзләр дә очрый. Гадәттә мондый ташларны II стиль эпитафиясе дип йөртәләр. Нәкъ шушы стильне болгар-чуваш теориясен дәлилләү өчен китерәләр. М. Зәкиев әнә шундый сүзләрне җыеп, бер таблица төзи һәм аларны хәзерге татар һәм чуваш телләрендәге сүзләр белән чагыштыра. Нәтиҗәдә, таблицада китерелгән илле сүзнең егерме өчесе (алты, берү (бер), ике, бакый, фани, һиҗрәт, җол, көн. рәҗәб, рамазан, сәфәр, тарих, тындыйы (тынды иде), вафат, зыярәт һ. б. шундый сүзләр) татар телендә күбрәк сакланганлыгы, бары унөче генә чуваш теленә якын булуын, калганнары исә татар һәм чуваш телләренең икесендә дә очравы ачыклана. Димәк, I стиль ташъязмаларындагы тел кебек үк, || стильдә дә гадәти терки телгә — татар теленә якынрак торган диалект өстенлек ала. Шуны да искә алырга кирәк: аерым сүзләрне татар теленә дә һәм чуваш теленә дә якын итеп укырга мөмкин М. Зәкиев болгар чорыннан калган ташъязмаларның ике стильдә язылуын түбәндәгечә аңлата: гадәти төрки телле диалект вәкилләре Кавказның төньягындагы далалардан килгән болгарлар булганнар, ә чуваш теленә якын диалектта сөйләгәннәре чувашларның борынгы бабалары дип каралырга тиеш. Алар гуннар чорында яисә аларга кадәр үк шунда торганнар дип уйланыла» (132 бит) XIV йөздән соңгы ташъязмаларда инде чуваш сүзләренең булмавын автор чувашларның болгарлар арасында ассимиляцияләнүе бәдән аңлата, болгар тәэсирендә булмаган чувашларның гына ассимиляциягә— йотылуга бирелмичә, хәзергәчә сакланып калулары турында сүз алып бара Моңа кадәр болгар-чуваш теориясенә дәлил итеп йөртелгән, Дунай болгарларыннан калган документның телен дә чуваш теле җирлегендә генә түгел, бәлки башка төрки телләргә, шул исәптән татар теленә, нисбәтле рәвештә тикшерергә мөмкин Шундый тәҗрибәне бу мәкаләнең авторы үзе дә эшләп караган идеXIII . Венгр телендәге төрки алынмаларга карап, болгар-чуваш теориясен расларга тырышу да үзен акламый. Китапта бу конкрет мисаллар өстендә раслана. Борынгы чорларда венгрларның төрки халыклар белән аралашып яшәве хәзерге венгр телендә төрки сүзләрнең шактый күп булуына ки төргән. 3 Гомбоц үзенең 1912 елда чыккан хезмәтендә венгр телендә йөзләрчә төрки сүзнең Идел буе болгарларыннан булуын әйтә. Болгар теле дигәндә ул чуваш телен күздә тота. М Зәкиев бу хезмәтне җентекле рәвештә тикшерү нәтиҗәсендә, венгр телендәге ул сүзләрнең чуваш теленә генә түгел, ә башка терки телләргә, шул исәптән татар теленә дә хас булуын күрсәтә Чагыштырма статистик анализдан соң әлеге алынмалар арасында чуваш теле өчен характерлы булган сүзләрнең 6,5 процент кына тәшкил итүе беленә. Шулай ител, татар халык сөйләм теленең тарихы Идел буендагы болгар-кыпчак теллере белән бәйле икәнлеге аңлашыла. Бу компонентлар бер берсе белән бик ты- гыз мөнәсәбәттә тора Иҗтимагый-тарихи һәм географик шартлар әдәби телнең дә шул җирлектә нормалашуына китерә. Бу процесста тирәлек мәсьәләсе аеруча зур роль уйный. Бер территориядә яшәүче кабиләләр тел ягыннан XIII В X в к о в. Татар милли адаби телепен барлыкьл килүе һәй үсеше Катан. 19Г-’ ел. W— 31 биг бер-берсенә тәэсир итешәләр Телләр һәм диалектлар арасында бара торган мондый үзара йогынты кабиләләр союзга берләшкәндә дә, халык һәм милләт барлыкка килгәндә дә дәвам итә. Төрки телләрнең глоттогонии үсеш процессы бердәм системага корылган. Бөтен төрки телләрне төрки тел иткән уртак гомуми үзенчәлекләр бар. Алар борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Терки телләр, дөньядагы башка телләр кебек, шул структураны саклаган хәлдә генә үсә алалар Шулай булгач, хәзерге чорда яшәп килгән төрки телләрдә дә борынгы эчке төзелеш һәм гомуми уртак сыйфатлар яшәүдә дәвам итә. Озак вакытлар бер урында яшәү, төрле халыклар белән аралашу нәтиҗәсендә телдә яңа үзенчәлекләр туа. Шулай итеп, гомуми типологик охшашлык җирлегендә тарихи дәверләр дәвамында, аерым мөстәкыйль телләр үсеп чыга. Идел буе дәүләтендә дә шушы гомуми төрки сөйләмне чагылдырган тел булган. Тарихигеографик. иҗтимагый-политик шартларга карап, төрки телләрдә теге яки бу үзенчәлекләр барлыкка килүне инкарь итү мөмкин түгел Нәкъ шул үзенчәлекләргә карап, терки телләр терпе төркемнәргә (угыз, кыпчак, карлук һ. 6.) бүленә Чуваш теле төзелеше ягыннан терки телләргә охшаган булса да, ул алардан нык аерыла Аңарда гадәти терки телгә чит булган угро-фин теле үзенчәлекләре зур урын ала Шуңа күрә чуваш теле Идел буе болгарларында дәүләт теле булып торган болгар теленең турыдан-туры дәвамы булып карала алмый һәм чуваш телен болгар теле итеп күрсәтү тарихи чынбарлыкка туры килми, М Зәкиев чуваш телен Идел буена болгарлар килгәнче үк угро-фин теленә төрки тел тәэсире нәтиҗәсендә формалашкан, гадәти терки һәм угро-фин телләре керешүдән (интерференциясеннән) барлыкка килгән дип саный һәм үзенең китабында шул карашны үткәрә. Автор антропологик яктан да Идел буе татарларының болгарларга туры килүен күрсәтә. Бу юнәлештә аңа В П Алексеев хезмәтләре ышанычлы чыганак булып тора. Татар халкының гореф-гадәтләре, тормыш- көнкүреше һәм яшәеше этнографик яктан да хаклы. Тел тарихта кинәт кенә үзгәреп китми яки бөтенләй юкка да чыкмый. Алар хәзерге халыкларда саклана. Хезмәттә этнонимнарның — кабилә, халык атамаларының килеп чыгышына карата әйтелгән фикерләр дә киң күләмдәге эзләнүләргә. тикшеренүләргә нигезләнгән. Без татар, болгар, суар, биләр, мишәр, мадьяр, башкорт, кыпчак, коман, бортас, тәмтез кебек исемнәрне күздә тотабыз. Казан сүзенең этимологиясенә килгәндә исә, бу турыда укучылар соңгы вакытта күп төрле аңлатмаларның булуын беләләр Без Казан сүзенең беренче компоненты борынгы ыру-кабилә исеме белән бәйләнешле булырга тиеш дигән карашта торабыз. Бу тарихи чынбарлыкка күбрәк туры килә. Гомумән, автор катлаулы проблемаларны чишү, үз фикерләрен раслау өчен бу хезмәтенә күп көч салган Аңа рус совет һәм чит ил тюркологларының төрле телләрдә язылган хезмәтләре белән танышып чыгарга һәм шулар нигезендә гомумиләштерүләр ясарга туры килгән. Әле эшлисе эшләр дә күп. Болгар теле дигән төшенчә һаман да катлаулы проблемаларның берсе булып калуында дәвам итә. Аны тиешенчә ачыклыйсы бар. Бу мәсьәләгә карата төрле фикерләр әйтелә, аның тирәсендә каршылыклы теорияләр яшәп килә. Болгар теленең асылын ачу юнәлешендә киң һәм дәвамлы эш алып барылырга тиеш. Китапта фольклор материалларын, язма әсәрләрне тикшерү максат итеп куелмаса да. сөйләм теленең үсешен күрсәтүдә зур чыганак булганлыктан, аларга мөрәҗәгать иткәндә дә яхшы булыр иде Моны алдагы басмаларда, һичшиксез, искә алырга кирәк. Шулай ук 3. Гомбоц китабындагы сүзләргә карата да бер фикер әйтәсе килә. Андагы сүзләр китапта саннар белән генә күрсәтелгән (кара: 141—142 бит). Болай эшләү статистик анализ максатына туры килсә дә. Гомбоц китабының сирәк экземпляр, библиографик раритет булып кына калуын искә алганда, ул сүзләрнең үзләрен китерү дәлилләү көчен тагын да арттырыр, китапның эчтәлеген тулыландырыр иде. «Татар халык теленең барлыкка килүе» дигән хезмәт бүгенге көн таләпләреннән чыгып язылган. М. 3. Зәкиев татар халкының этногенезы һәм тел тарихы Мәсьәләләрен ачыклау, бәхәсле проблемаларны хәл итү ягыннан совет тюркологиясенә зур өлеш кертте. да болгарларныкына охшаган. Язу, фән үсеше дә, культура традицияләре дә («Кыйссаи Йосыф», «Нәһҗелфәрадис» әсәрләренең авторлары болгардан чыккан булу һ. б.), фольклор әсәрләрендәге тарихи үзенчәлекләр дә шуны ук раслыйлар Татар халкының элек-электән яшәгән урыны да аның болгарга якынлыгын раслый торган ышанычлы дәлилләрнең берсе. Болгар дәүләтендә төп урынны болгарлар алып торса да, IX—XII йөзләрдә шул исем белән күп кабиләләрнең берләшкән, үзәкләшкән булуын да истән чыгармаска кирәк Китапта бу мәсьәләгә дә урын бирелә. болгарларның төрле халыклар — кып чаклар, хазарлар, печенеглар, мадьярлар, бортаслар, славяннар, угро-финнар белән аралашып яшәве турында әйтелә. Гарәп тарихчыларының мәгълүматларыннан чыгып караганда, Идел буе болгарларының берничә тармакка бүленүләре билгеле. Язма һәм археологик чыганаклар күрсәткәнчә, Идел буйларына килгәннән соң, алар төрки телдә сөйләшә торган башка кабиләләр белән дә очрашканнар, үзара аралаша башлаганнар. Бу диалектлар бер-берсенә якын торган. Моның шулай икәнлеген борынгы язма чыганаклар ачык күрсәтәләр. Болгар дәүләте югары культуралы һәм экономик яктан алга киткән феодаль дәүләтләрнең берсе була. Бу хәл сөйләм һәм язма тел нормаларының да үсүенә, тотрыклылануына китергән. Бу тирәгә монголлар килгәнче иҗат ителгән, халыкка мәгълүм булган әсәрләрне («Кисекбаш китабы». «Кыйссаи Йосыф»), эпитафика, фольклор материалларын шул чор белән бәйләнештә карарга кирәк. Ләкин ул чор язма истәлекләренең күбесе безнең заманга килеп җитмәгән. М. Зәкиев төрки телләр тарихына карата моңа кадәр яшәп килгән ялгыш карашларны, каршылыклы теорияләрне бик урынлы тәнкыйтьли. «Бу караш буенча,— ди автор,— Көнчыгыш Европага гуннар килә, берничә йөз ел яши дә бөтенләй юкка чыга, телләре онытыла; алар урынына төркиләр килә, бик күп еллар яши дә кинәт кенә югала, телләре дә югала; алар урынында хазарлар, болгарлар кала, алар да һәм аларның телләре дә юкка чыга. Печенеглар, кыпчаклар белән дә шундый ук хәл кабатлана. Идел болгарлары да тарихта азга гына күренеп алалар, телләрен Идел буе фин кабиләләренә бүләк итәләр дә үзләре югалалар» (144 бит). Галим монда