Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАМЧАТКА ЕРАК ТА, ЯКЫН ДА

Камчатка сүзен ишетүгә, ут һәм төтен атып торган янартаулар, кайнар чишмәләр, гейзерлар, яз кен- нәрендә елгаларга сыймый, ярларга ташып чыккан кыйммәтле кызыл балыклар, шул балыкларны тәпие белән аулап торган көрән аюлар куа алдына килә. Дөрес, китап-белешмәләр Камчаткада балык һәм урман промышленностеның үсеше, бәрәңге һәм кәбестә уңышының артуы (Камчаткада иген чәчмиләр), Петропавловск-Камчатскийның 250 мең кеше яши торган зур кала икәнлеге, анда драма театры, пединститут, музейлар, техникумнар, музыка мәктәпләре барлыгы турында сөйлиләр. Хуҗалык һәм культура өлкәсендәге уңышлары өчен Камчатка өлкәсе — Ленин ордены белән, ә Петропавловск-Камчатский шәһәре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән булуын да беләбез. Ләкин үзең анда барырга чыккач, күңел болар белән генә ризалашмый. Ни дисәң дә, җир чите бит ул! Ил-62 самолеты анда тугыз сәгать оча. Илдәге иң зур авиалиния буйлап шунда хәтле барып җиткәч, моңарчы күрмәгән-ишетмәгәнне күрәсе иде. Беренче карашка җир чите күз күнеккән күренешләр белән каршы ала. Казандагыдан кечерәк, Бөгелмәдәгедән зуррак яңа аэропортта халык айкала, шәһәргә китә торган автобусларда тыгынлык. Бездәгечә үк, гостиницаларда урын булмый. «Авача» гостиницасының икешәр кешелек, душлы, кайнар сулы номерына урнашу өчен алдан ук хәбәр итеп куярга кирәк икән. Кайда соң монда экзотика, кайда романтика? «Камчатская правда» газетасы редакциясендә мине күптәнге танышлары кебек каршы алдылар. Минем Татарстаннан икәнемне белгәч, журналист Александр Петров: — Беләбез, беләбез,— диде.— Сезнең якташыгыз Әнәс Галимов бездә редактор урынбасары булып эшли. Эш белән чыгып китте әле. Мин үзем дә татарлар белән аралашып үскән кеше. Чиләбе өлкәсенең Пласт шәһәреннән бит мин, бәләкәй чакта татарча бик яхшы белә идем. Ул арада бүлмәгә нык бәдәнле, ачык чырайлы, гади генә бер ир кеше килеп керде. Әле генә Беринг атавыннан килеп төшкән пкән. «Алеут йолдызы» дигән район газетасының җаважяы секретаре Юлий Александрович Арбитжер. Беринг атавыннан? Мин ашыгып-кабаланып аның турында укы- гавварымны искә төшерергә тотынам. Томанлы Командор атаула- ры... Анда кояш бик сирәк чыга. Андагы комлы ярларда диңгез мәчеләренең чакрымнарга сузылган ятаклары бар. Ә Арбитжер Казан турында сөйли: — Казаннанмы? Беләбез Казанны. Без андагы мех комбинаты на диңгез мәчеләренең тиреләрен җибәреп торган идек. «Шушымыни инде җир чите? — дим мин эчемнән генә.— Кая соң аның ачылмаган серләре? Кайда шул серләрне яшергән җиде ябык капкасы, шул капка төпләренә сакчы булып баскан, кеше җиңә алмаслык кыенлыклары, шуларны җиңү өчен җанын фида кы лырга әзер торган ашкын күңелле кешеләре?» Кайчандыр бу калага нигез ташын мәшһүр Витус Беринг салган. Аңа исем дә Беринг экспедицияләренең кораблары «Изге Петр» һәм ♦ Изге Павел» хөрмәтенә кушылган. Шәһәр капкасы урынында ике багана басып тора, аларның башында ике кораб. Ул корабларның җилкәннәре океан җилләреннән мәңге киерелмәслек һәйкәл булып кына калганнар микәнни инде? Урамга чыксам — кара буран купкан: җепшек карны биткә янгын сүндерүчеләр насосыннан сиптерәләрмени! — Менә, чын Камчатка көне инде бүген,— ди Саша Петров.— Циклон килде. — Озаккамы инде бу?— дип сорыйм мин. — Кем белә. Бәлки өч көннән туктар, ә бәлки атна буена сузылыр. Бәхеткә каршы, иртән торуга буран тынган иде. Урамнарда халык юлларны, баскычларны биек көртләрдән әрчи иде. Яшькелт- зәңгәр Авача култыгында вак, ак дулкыннар йөгерә, Ленин урамының бер ягын хасил иткән причалларда һәм култык уртасында—кораблар тора. Карлы түбәләре белән иртәнге кояш нурларын беренче булып тотып алган, линейка белән сызгандай туры, текә күкрәкле сопкалар ирексездән күз карашын үзенә тарта иде. Буяулар ачык, кискен, һава саф, якты иде. Бу иртәдә мин Камчатканың, чыннан да, башка бер җиргә дә охшамаганча, үзенчәлекле җир икәнен күрдем. Романтиканы йөгереп үтеп барышлый, өстән генә эзләү ярамаганын, ком. балчык катламнары астындагы асылташларны күрә белгән геолог шикелле, мондагы тормышның мәгънәсен, тирән катламнарын күрергә, кешеләрнең күңелен, омтылышын бөтен катлаулылыгы белән өйрәнергә кирәклеген аңладым. Тирәнрәк үтеп кергән саен, бу яктагы кешеләрнең эшчәнлеге һәм язмышы белән бөтен ил язмышы арасында күбрәк багланыш күрдем, үзем өчен күбрәк үрнәк һәм гыйбрәт алдым. Балыкның да саны бар Камчатканың иң зур байлыгы — балык. Балыкны Тын океанда, Беринг һәм Охот диңгезләрендә төрле оешмалар, колхозлар тота. Петропавловск-Камчатский шәһәре янында Сероглазка (Күккүз} исемле поселок бар. Бу поселокта яшәүчеләр Ленин исемендәге балык тоту колхозына берләшәләр. Поселок Авача култыгы буена, соп ••а күкрәгенә урнашкан, анда катлы-катлы торак йортлар, яңа мәк тәп. ике катлы идарә бинасы, культура сарае — кыскасы, б; .. хуҗалыкларда була торган бөтен нәрсә бар. Диңгезләр, океаннар айкап кайткан кораблар колхозның үз пирсына кайтып туктыйлар. Кол хозчылардан йөзгә якын кешенең үз машинасы бар, бик күпләр Авача култыгын һәм Паратунка елгасын үзләренең моторлы Көймә ләре һәм глиссерлары белән иңләп-буйлап йөриләр. Бу байлыкларның барысын да балык китергән. Ә Сероглазка кешеләре балыкны эзләп табарга да, тотарга да гаҗәп осталар! Председатель урынбасары Владимир Васильевич белән партоешма секретаре Александр Иванович Сафатов утыз милләт кешеләре арасында татарларны да — капитан Җәмил Хөснетдиновны, кораб врачы Дамир Хәбибуллинны, агач эше остасы Кашшаф Габдраши- 4. товны мактап телгә алдылар. Елмаешып, шуны да өстәделәр, Кашшаф аш пешерергә дә хәйран оста икән, капитаннар аны үзләре чакырып торалар икән. Бөтен илдә муллыгы белән дан тоткан бу колхоз турында, аның уңган кешеләре турында гел мактау сүзләре генә язасы килә. Владимир Васильевичның кабинет тәрәзәсеннән күренеп торган Авача култыгының гүзәллеген, аннан чыгып киткән корабларның озын юлларын Камчатканың кичке шәфәгы төсле ачык-алсу, сары-кызыл буяулар белән тасвирлыйсы килә. Әмма колхозчыларның да, Владимир Васильевич белән Александр Ивановичның да йөзләре җитди һәм кырыс. Алар фикеренчә, бүгенге көндә мактанырга җитәрлек нигез юк, чөнки колхозның кереме кими, план тулмый, диңгезләрдә балык әзәйгән. Әле күптән түгел генә без барыбыз да диңгездәге балыкны исәп- сезхисапсыз итеп күз алдына китерә идек. Аны чәчәсе дә, карап үстерәсе дә юк, әзер уңышны җыеп алырга гына кирәк дип уйлый идек. Хәтта балыкны ничаклы күбрәк тотсаң, ул шул кадәр күбрәк үрчи дигән караш та яшәп килә иде. Аны тоту, эшкәртү-тозлау, туңдыру, консервлау, ыслау, ашламага яки терлек азыгына он итеп тарту өчен яңадан-яңа кораблар, йөзмә базалар, комбинатлар, заводлар салынды һәм бу төзелеш хәзер дә дәвам итә. Мин үзем Петропавловскидагы балык комбинатының дүрт катлы диңгездә сөякләре шыгырдаганчы эшләргә ярата, планны арттырып үтәргә тырыша: трап-ятьмәләр бер салганда балыкны көтүе белән — бишәр тонналап берьюлы палубага күтәрәләр, трюмнарга көмеш кебек елкылдап тере балык елгасы агыла. Капитан, куанып, җыйган уңышны эшкәртүче базаларга тапшырырга ашыга. Ләкин аның кебек уңганнар тагын да бар икән. База янында балык тапшырырга чиратка башка кораблар тезелгән. Кайчак, чират килеп җиткәнче, трюмдагы балык үзенең тиешле кондициясен югалта. Аны диңгезгә ташларга туры килә. Балыкчы күңеле сызлый сызлавын, әмма ул үзен, әлеге дә баягы шул, балыкны ничаклы күбрәк тотсаң, шул кадәр күбрәк үрчи дигән фикер белән юата да, көрсенеп, яңадан диңгезгә ашыга. Планны үтәргә, рекордлар куеп, ярышта беренчелекне яуларга тели ул. Балыкчыларның кайсы белән сөйләшсәң дә, бу хакта әрнеп һәм сызланып әйтелгән сүзләрне ишетәсең. Алай эшләргә ярамаганын һәркем аңлый, әлбәттә. Кимчелекләрне бетерү чаралары күрелде — балыкны тоту белән үзе үк туңдыра- тозлый торган траулерлар, йөзмә базалар күбәя барды. Ләкин көннәрдән бер көнне Охот диңгезенә сельдь балыгы тотарга килгән кораблар буш әйләнеп кайттылар. Күпләрне аптырашта калдырды бу хәл: кая киткән ул балык? Тикшерә башладылар һәм ачыкладылар: балык дигән җан иясенең дә үз көе, тормышының үз җае бар икән. Диңгездә аның үрчи торган урыннары, үсә, симерә торган төшләре бар икән. Суга кире ташланган балык боламыклары, төптән сөйрәлеп йөри торган траплар итеп салынган өр-яңа цехларын карап, аларның яктылыгына, иркенлегенә, уңайлыгына хәйран калып йөрдем. Цехлар шәп, тик алар- ны бөтен көченә эшләтергә чимал җитенкерәмәве сизелеп тора иде. Ә менә элеккерәк елларда тотылган балыкны эшкәртеп өлгерергә йөзмә базалар һәм комбинатларның көч-куәте җитми иде. Балыкчы • I И II Ә МАЛИКОВ А ф КАМЧАТКА ЕРАК ТА. ЯКЫН ДА ул урыннарны балык үрчү-үсү өчен яраксызга әйләндергән икән. Шуның өстенә, сыдырып тотып торганда, балык үсеп җитәргә өлгерми икән. Элекке карашларны үзгәртергә, диңгезләрдә балык муллыгын саклап калу өчен чаралар күрергә туры килгән. Хәзерге вакытта Охот диңгезендә һәм Беринг диңгезенең ярга якын суларында сельдь тоту тыелган. Балык үрчү һәм үсү урыннарын саклау чаралары күрелә, диңгез балыкларының чирләрен ачыклап, аларны дәвалау юнәлешендә гыйльми эзләнүләр алып барыла. Элеккерәк елларда диңгездәге балык та чирли торгандыр, аны дәваларга кирәк дигән уй кемнең башына килгән! Ленин исемендәге колхозның 35 корабы да, башка кораблар белән бергә, путинага 1 китәләр. Ләкин алар элеккечә сельдь, лосось, треска, камбала түгел, лимонелла, минтай кебек моңарчы табыннарда күренмәгән балыклар тота башладылар. Тәрәзәсеннән зәңгәр һәм иркен Авача култыгы күренеп торган кабинетта менә шулар хакында сүз барды. Колхоз җитәкчеләре бу хәлләрне ачынып, үзләрен гаепле санагандай сөйләделәр. Хәзерге вакытта уылдык чәчү чорында кыйммәтле балыклар берәмләп диярлек санала, аларның бер өлешен тоталар, үрчү өчен кирәк кадәресен елга тамакларына таба уздырып җибәрәләр. Бу эш фәнни нигезгә корыла, елга буйларында балык үрчетү заводлары салына. Бездән бик еракта, җир читендә кузгалган бу .мәсьәләләр безнең тормышыбызга да якыннан кагыла. Бу багланыш тозлы селедканы барыбыз да яратып ашаганы һәм балыкның кунак табынында да, көндәлек өстәлдә дә үз урыны, кеше организмы өчен кирәкле һәм файдалы ризык булганы өчен генә дә түгел. Шулай ук һәр атнаның чәршәмбесендә илнең барлык ашханәләрендә (шул исәптән Камчаткада да) балык көне игълан ителгәнгә дә түгел. Эш шунда ки, кеше белән табигатьнең үзара мөнәсәбәтенә Камчатка бик ачык һәм гыйбрәтле мисал булып тора. Әйдәгез, үз җиребездәге табигать байлыкларына борылып карыйк әле. Бездә дә бит торналарны, аккошларны, тургай-бытбылдыкларны санаган кеше юк иде. Алар кимегәннән-кимеделәр, ләкин моңа безнең җаныбыз нык әрнемәде. Табигатьнең теле юк, кешене алдан кисәтеп куймый ул, ләкин үз законнары белән санашмауны, үз биләмәләренә тупас рәвештә бәреп керүне кичерми һәм аның җавабы бик кискен һәм аяусыз була. Тәрәзәсе Авача култыгына караган кабинетта мин менә шул турыда да уйладым. Үткәннәргә аек карап, киләчәк хакында җитди уйланган, табигатьтә булган үзгәрешләр өчен үзен шәхсән җаваплы санаган кешеләр бездә дә күбрәк була барсын иде дигән теләк туды. Дөресрәге, һәркайсыбыз җирсуның һәм һәртөрле тереклекнең киләчәге өчен борчылып, кайгыртып яшәсәк иде. Камчатканың «ак тап»лары Шулай ук җир читендә дә әлегә кадәр кеше аягы басмаган, тикшерелмәгән, өйрәнелмәгән урыннар калмаганмыни инде дип сораучылар булыр. Хыялый күңелле кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, аркасына биштәр асып, таякка таянып, чытырман-сазлыклар, биек таулар аша иң беренче булып узасы, карталарның моңарчы ак калган урыннарына үз куллары белән үзе ачкан күлләрне, тау-үзәннәрне зәңгәр, коңгырт, яшел буялар белән буяп куясы килә. Тире киемнәр киеп, этләр җиккән нарталарда, кара бураннар аша билгесезлеккә ашкынган тә- вәккәл сәяхәтчеләрнең образлары аларның төшенә кереп йөдәтә. 1 Путина — балык тотуның бер чоры. Заманнар нык үзгәрде хәзер, шулай да бу кешеләрнең дәртен сүндерергә иртәрәктер әле. Дөрес, хәзерге вакытта эт җиккән нарталарда йөрүче сирәк, эт белән барып җитәрдәй урыннарга да вертолет очыралар. Ләкин «ак тап»лар әле бар Камчаткада, бар. Мәйданына берничә Европа иле сыярлык зур ярымутрау бит ул. Күп төрле ул Камчатка — төньягында тундра, уртасыннан янәшә ике тау сырты сузыла, алар арасында куе ылыслы урманнар, кырлар, Охот диңгезе ярында үзәнлекләр, Тын океан ярларында сопкалар. һәм бу җир буйлап беренче булып сәяхәт кылучылар да бар. Мин шуларның берсе — Рәүф Эминович Бикмаев белән таныштым. Рәүф Эминович Мордовиядә туып үскән, 1958 елда Казан университетын тәмамлаган, хәзерге вакытта Камчаткадагы геологик экспедициянең баш инженеры булып эшли. Бөтен өлкә буйлап таралган 22 геологик партиянең әзерлекле булуы, техника белән тиешенчә тәэмин ителүе, нәтиҗәле эшләве өчен җаваплы кеше. «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән. Күп еллар геологик партияләрнең җитәкчесе булып, Камчатканың шактый өлешен җәяү йөреп чыккан ул. Иң зур горурлыгы — алтын ятмаларын табып, аның күләмен билгеләп, тикшерүләрнең тулы комплексын башкарганнан соң, ул файдалы казылмаларның чыгарылуын һәм халык хуҗалыгына тапшырылуын күрү. Романтикларны сәяхәтчеләрнең, геологларның башыннан үткән көтелмәгән хәлләр, истә калырлык вакыйгалар кызыксындыра. Билгеле инде, мин Рәүф Әминовичтан шулар хакында сорадым. — Була инде андый хәлләр,— диде ул.— һәм аларның һәркай- сыннан үзең өчен бик мөһим нәтиҗә чыгарып куясың... Рәүф Эминович табигать белән ялгызы калып сөйләшергә, серләшергә ярата икән. Камчаткада җәй кыска була: май ахырында гына кар эри, октябрьда янә ява башлый. Әмма көзен, август урталарында ул гаҗәп матур була: шеломайник, абага үләннәре кешене күмәрдәй биек булып үсеп җитә, урман аланнарында кара бөрлегәннән татлырак җиләк — жимолость пешә. Шуның өстенә җылы кояш, саф һава, чиста елгалар, тук аюлар, боланнар. Геологка аның таш-туфра- гы да мең төрле серен әйтеп кала бит. - — Чүкечемне ала идем дә, тирә-юньне ялгызым әйләнеп кайта идем,— дип сөйли Рәүф Эминович.—Шулай бер заман йөргәндә кү- рэм: сопка үреннән киштә сыман булып гранит кисәге тырпаеп тора. Андыйны кулы белән тотып, чүкече белән китеп карамыйча геолог җаны ничек түзсен соң! Менеп киттем үрмәләп. Тотынган гына идем, әлеге таш урыныннан купмасынмы! Орынганны көтеп кенә торган икән. Миңа читкә сикерергә кирәк иде, ә мин. куркудан башым эшләмичә, аска чаба башладым. Мин йөгерәм, артымнан лавина килә — ташбалчык агып төшә. Аңыма килсәм, бер чокырда ятам, өстемнән түшәм ясап, теге гранит каплап куйган. Кымшанып карыйм — бәхетемә каршы, бер җирем дә сынмаган, имгәнмәгән. Кул-аяклар сыдырылган да, баш кына бераз миңгерәйгән. Шул вакыйгадан соң мин кагыйдәләргә ихтирам беләнрәк карый башладым. Кагыйдә буенча, геолог ялгызы йөрергә тиеш түгел. Ярый, анысы инде геологның үз саксызлыгы аркасында, аяк астыннан килеп чыккан бәла булган. Бу якларда аның күге дә тыныч түгел бит әле! Бер көзне Камчатканың төньягында аларның партиясен кар басып киткән. Партия инде җәйге эшләрен тәмамлап шәһәргә кайтып китәргә җыенган булган. Ләкин өлгерми калганнар, һич көтмәгәндә, Октябрь бәйрәме алдыннан циклон килгән. — Өстебезгә бер метр калынлыкта кар салды, беркая чыгып булмый. Монда кар көпшәк, җепшек була.— Рәүф Эминович ул чакта §§ §§ 11* МӘДИНӘ МАЛИКОВАф КАМЧАТКА ЕРАК ТА. ЯКЫН ДА ф кичергәннәрен исенә төшереп, көрсенеп куя.— Безнең ашарга беткән, итекләр тишелгән, өстәвенә рация эшләми. Ә буран инде атна буе котыра, туктарга да уйламый кебек. Болай булса безне беркемнең дә таба алмасын белеп торабыз. Беркөнне җил улавы аша баш өстебездә таныш гөрелте ишетелде, аннары палаткабыз янына вертолет килеп төште. Безне эзләү өчен төньяктан полярникларны, коткаручыларны чакырып китергәннәр икән. Шуларның берсе эзләп тапкан. Үзеңнең кадерле кеше икәнеңне тою шул хәтле күңелле, ил хакына, кешеләр хакына таулар-ташлар актарырдай буласың. Рәүф Эминович хәзер зур җитәкче, инде гаиләсеннән озакка аерылып торасы да юк, ике баласын тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирә ала. Ләкин һаман кыр партияләрен сагына икән әле. — Җәй җитсә, күңел алгысый башлый,—ди ул.—Үзең йөрү, үзең күрү, җир байлыгын үзең табу, бөтенесен үз кулың белән эшләү рәхәт. Әнә, безнең Зәбих Абделхакович Абдрахманов кебек булсаң иде! Зәбих Абделхакович утыз елдан артык Камчаткада казылма байлыклар эзләгән, геологлар арасында зур абруй казанган. Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булган. Инде олыгайгач, кешеләр пенсиягә чыгу турында хыяллана торган яшькә җиткәч, Алжирга, Сахара чүленә киткән! Кое суыннан чыгып, кызган табага баскандай, дымлы салкыннан эссе комга! Түзә бит геолог дигәнең! Түзә генәме, кеше эшли алмаганны башкарып чыга. Геолог Абдрахманов эссе ком астында алтын ятмалары эзләп тапкан. Үзе һаман, Камчатканы сагынам, шунда әйләнеп кайтам әле, дип яза икән. — Шундыйларны күргәч, минем дә иң мөһим ачышларым алдадыр әле дигән ышаныч туа,— ди Рәүф Эминович. Өлкән буынга алмашка яшьләр үсә. Әле менә бер партиядә Казан университеты студенты Шамил Хәсәнов практикада булып киткән. Белемле, күркәм холыклы, тырыш, уңган студент геологларга бик ошаган, укуыңны тәмамлауга эшкә безгә кил дип, аны чакырып торалар икән. Кыскасы, романтиклар кирәк, аларга эш күп әле Камчаткада. Җиде кат җир астын куреп Вулканолог. Янартауларны өйрәнүче галим. Сирәк очрый торган һөнәр бу. Бүгенге көндә иң романтик, иң кызыктыргыч профессия. Вулканнарны өйрәнү буенча дөньяда иң зур гыйльми учреждение — вулканология институты — Петропавловск-Камчатскийда урнашкан. Аның дүрт катлы озын бинасының еш уелган тәрәзәләреннән өч вулкан — Коряк, Авача, Козельский вулканнары күренеп тора. Текә күкрәкле, очлы башлы пәһлеваннар, җитәкләшкән балалар кебек, итәкләре белән бер-берсенә тоташканнар. Алар каланың кабатланмас бизәге, бу як табигатенең күрке булып, каян карасаң да, карашны үзләренә җәлеп итеп торалар. Аларның күкрәкләрендә болытлар сыенып ял итә, кайвакыт болыт пәрдәсе, җирдән аерылгач та, бөтенләй үк күтәрелеп китә алмыйча, ярты юлда тукталып кала да, сопкаларның биленә күксел шәл урагандай итә: аларның карлы түбәләре нурга күмелгән килеш кала, итәкләрендә күләгә ята. Сопка- лар иртәнге кояш нурларын иң беренче булып тотып алалар һәм кичке шәфәкъ яктысын үзләреннән бик озак җибәрмиләр. Ул яктыда сопка түбәләреннән күгелҗем томан күтәрелгәне күренә. Бу — томан түгел, җир сулышы, вулкан авызларыннан чыккан пар һәм төтен... Бу вулканнар фонында институтның эшчәнлеге аеруча зур сергә уралган сыман булып тоела. Бүгенге көндә институтта 130 фәнни хезмәткәр эшли. Аларның ал- тысы — геология-минерология фәннәре докторлары, илле биш кеше — фән кандидатлары. Институтны хәзер бөтен дөнья белә. Мондагы галимнәр Толбачик вулканы янында яңа вулканнар атачагын алдан ук әйткәннәр, аның урынын һәм вакытын билгеләгәннәр. Табигать галимнәрнең сүзен раслады. 1975 елның июнендә, билгеләнгән урында җир ярылып, бер-бер артлы өч урыннан ялкын бөркеп чыкты, ком, туфрак, сөрем баганалары дистә чакрым биеклеккә күтәрелде, күктән таш яуды, эрегән таш — лава елгалары акты, тигез җирдә өч яңа сопка пәйда булды. Сирәк була торган бу дәһшәтле күренешне күзәтергә чит илләрдән галимнәр, хәбәрчеләр килде. Табигать галимнәрнең кыюлыгын, көчен, белемен сынарга, алар- ның мәгълүматларын арттырырга сүз биргән диярсең. Бу күренешне үз күзләре белән күргән кешеләр айлар үткәч тә айный алмый, шаккатып сөйлиләр, кичергәннәрен тасвирлап бирә алмаудан гаҗиз булалар. Мин очраткан кешеләрдән бары берәү генә бу хакта бик тыныч итеп, бер дә исе китмәгәндәй итеп сөйләде. Ул да булса геология-минерология фәннәре кандидаты, вулканолог Фәрид Кутыев иде. Камчатка кешеләре үзләренең итагатьле, тәрбияле булулары белән, үзүзләренең дәрәҗәсен яхшы белүләре белән аерылып торалар. Алар ачык йөзлеләр, һәр сүзне җиренә җиткереп, тәмләп әйтергә яраталар, пөхтә киенәләр, алар арасында арыган-талчыккан, ашыккан- кабаланган кеше сирәк күренә. Фәрид Кутыев сабырлыгы, төгәллеге, интиллегент кыяфәте белән хәтта алар арасында да аерылып тора. Модага туры китереп түгәрәк сакал үстергән, озынча йөзле, нурлы коңгырт күзле, биек, туры сынлы бу ир-егет шактый яшь әле — утызны гына узган. Фәрид Мордовиядә туган, Ленинградта үскән, укыган. Аның әтисе Шакирҗан абый, гражданнар сугышы елларында ятим калган бала, үсеп белем алган, геолог булган. Ул илнең төрле өлкәләрендә дә, чит илләрдә дә казылма байлыклар эзләүдә катнашкан. Сугыш вакытында чолганышта калган Ленинградта кое казу өчен су ятмалары эзләгән, аннары полк комиссарлары мәктәбен тәмамлап, алгы сызыкка киткән. Тыныч еллар әйләнеп кайтуга, тагын экспедицияләр, озак-озак аерылып торулар. Кечкенә Фәрид әтисенең дала җилләре исен алып кайтканын зарыгып көткән. Ул биргән ташларны, ул күрсәткән фоторәсемнәрне кызыксынып караган. Камчатка турында да беренче тапкыр ул әтисеннән ишеткән, аның Авача култыгы, янартаулар турында, Паратункадагы кайнар күлләрдә коенуы турында сөйләгәннәрен тылсымлы әкият сыман итеп тыңлаган. Үсә төшкәч, ул, әтисенә ияреп, якынрак экспедицияләргә дә чыккалаган. Кыскасы, дөньяның зур, җирнең күп төрле, хикмәтле икәнен кечкенәдән белеп үскән Фәрид. Бу урында Шакирҗан абый удрның үзенә алмашка үсүенә, әтисе һөнәрен сайлавына бик куанган дип дәвам итәргә кирәк иде шикелле. Ләкин тормыш кагыйдәләргә сыймый, кеше күңеле дә тирән, катлаулы. Шакирҗан абый улының тынычрак һөнәр сайлавын теләгән. Мыек чыгып килә торган яшь егет исә, әтисенең сүзенә каршы килеп, Ленинград университетының геология факультетына кергән. — Ул чакта үзеңне бик акыллыга саныйсың бит, әти-әни фикере белән исәпләшеп торасың килми, — ди Фәрид. — Ник алай дисез, геолог һөнәрен сайлап ялгыштым, дип уйлыйсызмы әллә? — Эш анда түгел. Бүгенге акылым булса, әтиемне аңларга тырышыр идем, ныграк уйланыр идем. МӘДИНӘ МАЛИКОВАф КАМЧАТКА IRAK ТА. ЯКЫН ДА ф Университетны тәмамлагач, Фәридне аспирантурада калдыралар. Ул анда петрография — ташларны өйрәнү фәне белән шөгыльләнә. Геологик экспедицияләр белән Карелиядә, Уралда, Тянь-Шаньда, Байкал буенда, Колымада, Тын океан буйларында була, файдалы казылмалар эзләүдә катнаша. Борынгы вулканнар белән кызыксына башлый. Шул уңай белән Камчаткага фәнни киңәшмәгә килә, аны вулканология институтына эшкә чакыралар. Шулай итеп, Фәрид турында, әтисе юлыннан китте, дип әйтергә ярыйдыр. Ләкин яшь буын өлкән буынны кабатлап кына калмый, ул ераграк атларга, акылы, карашы белән тирәнрәк үтеп керергә, күбрәкне аңларга тиеш. Табигатьнең бу законын Фәрид үз тормышы белән раслый. Аның романтикага карашы да бөтенләй башкача, үзенчә. Әйтик, менә мин геологларны җнлдән-кояштан бөтен тәне каралган, черки талаудан шешенгән, тузан баскан, куллары көрәк кебек тупасланган, биштәр асып йөреп аркасы бөкрәйгән, якыннарын сагынып йөзләре саргайган, тамагына юньле ризык ашамаганга, ябыгып хәле беткән итеп күз алдына китерә идем! Андый геолог бозлы суга да бата, янган урман эчендә дә кала. Үзе җан ачысы белән җир казый, чокырлар белән тау буйларын ермачлап бетергәч, ниндидер таш табып, сөенеченнән кыргыйларча бии, сикеренә... Шулай булгандыр элегрәк, Шакирҗан абыйлар заманында, геологлардан нәкъ шундый түземлек, фидакарьлек таләп ителгәндер. Шакирҗан абый улының геолог һөнәрен сайлавына картйы килгән икән — моның сәбәбе «романтика»ның шул яклары булмадымы икән әле! Ә менә Фәрид — ак йөзле, пөхтә, үз-үзен караганы әллә кайдан сизелеп торган Фәрид — зур ышаныч белән: — Геолог комфорт ярата,— ди. Кырда, палаткада нинди комфорт, нинди уңайлык? — Геолог уңайлыкны үзе ясый ул,— ди Фәрид.— Иң беренче эш итеп палатканы куяр өчен коры, ышык урын сайлый. Аның ягулыгы да, чиста суы да, азык-төлек сакларга карлы чокыры да янында гына булырга тиеш. Ә учак ягу, ялкынга карап утыру — үзе бер җан рәхәте бит ул. Шәһәр квартирында чакта Фәрид үзен бу рәхәттән мәхрүм итәргә теләмәгән: ул кухнясында кирпечтән менә дигән камин ясаган, аның капкачларын, чүплек башыннан табып кергән бакыр калайлардан челтәрләп, борынгы бай йортларындагыча затлы итеп уеп эшләгән. Гомумән, Фәрид дөньяның бер рәхәтеннән дә үзен мәхрүм итәргә ашыкмый. Аның өч бүлмәле квартирының түрендә, лампалар яктысында аквариум тора, анда ефәк койрыкларын болгап, алтын балыклар йөзә, нечкә суүсемнәр чайкала, әкәм-төкәмнәр пыялага ябышып тора. Фәрид шул балыкларны күзәтергә ярата. Минем өемдә аквариум югын белгәч, ул: — Мин сезне кызганам,— диде. Галим Фәрид Кутыев рәсем ясарга, хатыны, ике кызы белән чаңгыда йөрергә, балык тотарга ярата. Аның дуслары күп, җәйге айларда аның өеннән кунак-төшем өзелми. Аның белән сөйләшер өчен әдәбият өлкәсендә дә шактый әзерлекле булырга кирәк. Ул. мәсәлән, Тукай шигырьләренең русчага кайбер тәрҗемәләрен «балта белән юнып эшләнгән» ди һәм моның өчен борчыла. Фәрид дус-ишләр белән җыелып утырырга, әбисе Әминәдән калган көмеш самавардан чәй эчәргә ярата, аш-суның кадерен, җор сүзнең тәмен белә. Толбачик вулканнары атканда, башка галимнәр белән бергә, Фәрид тә анда булган. Янартау башыннан ургылып чыккан ялкынны тикшерүдә Кутыев ясаган, фотоаппарат шикелле җыйнак һәм җиңел спектографлар зур җиңеллек китергәннәр. Вулканологларны киноларда күргән бар. Аларны җәһәннәм авызы кебек кайнап торган кратерга кергән итеп, яисә лава елгасы белән тау астына агып төшкән итеп хәтерлим. Ләкин Фәриднең үз фикере тагын бүтән: — Мин, үз эшемне төгәлләүгә, аннан тизрәк кайтып китәргә ашыктым.— ди ул.— Тикшерүләр алып бару ифрат кыен иде: бар токымнарны көл-тузан каплап итә. Өстән корым-тузан, таш ява, җирдән лава кысрыклый. Уйлап-уйлап карыйсың да, Фәрид белән килешәсең: галимнең фидакарьлеге тора салып янган утка керүдә түгел бит, аның батырлыгы, кыюлыгы — табигатьнең фән өчен, кешелек өчен гаять кирәкле, әмма моңарчы беркем дә чишә алмаган серен чишүдә! һәм бу батырлык һәр чакта та тышкы бизәкләргә бай булмый, чөнки ул галимнең гакылында ясала. Фәрид Кутыев җирнең 80—100 километр тирәнлегендә барган процессларны өйрәнә. Хәзерге заман бораулау скважиналары нибары 8 километр тирәнлеккә генә төшә ала. Шуңа күрә аннан да тирән катламнарны өйрәнү өчен вулканнар атып чыгарган токымнар белән эш итәргә туры килә. Кайбер галимнәрнең фикеренчә, җирдәге барлык каты токыЛнар вулканнарның эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Әгәр бу дөрес икән, төрле файдалы казылмаларны эзләп табуда вулканологларның хезмәтләре гаҗәп зур роль уйнаячак, чөнки алар нәкъ менә шул 80—100 чакрым тирәнлектә барлыкка килә. Кутыевның хезмәтләре белән таныша башласаң, хәтта фән әһеле булмаган кешегә дә аларның күп тармаклы булуы, төрлелеге күренеп тора. Рудалар эзләү, тирән катламнарда алмазлар ясалу процессларын өйрәнү, термаль суларның каты токымнар белән үзара багланышын тикшерү. Вулканнарны квалификацияләү буенча башкарган гыйльми хезмәте өчен ул ВДНХның бронза медале белән бүләкләнгән. Аның фәнни докладлары чит илләргә дә җибәрелә, ул үзе дә немец, инглиз телләрендә чыккан фәнни журналларны укып бара һәм кайбер мәсьәләләрдә үзенең чит ил галимнәреннән алгарак киткәнен дә яхшы белә. Әгәр ул төрле проблемаларны чишәргә омтыла икән, бу гыйльми эшнең заманча стиле. Чөнки Фәрид, бик хаклы рәвештә, хәзерге вакытта ачышлар күбесенчә төрле проблемалар кисешкән нокталарда ясала дип исәпли. Вулканология институтында миңа значок бүләк иттеләр. Значокның уртасыннан җир тетрәвен язып бара торган прибор — сейсмограф сызган кебек сызык үтә, ә аста — өч янартау. Аның эскизын Фәрид Кутыев ясаган. Институтта значокка конкурс игълан ителгәч, ул да үзенең рәсемен китергән һәм беренче урынны алган. Бу значок Фәриднең дә җир сулышын сизеп-тоеп яшәвен күрсәтә һәм күңелендә иҗат уты, эзләнү дәрте януын тасвирлый сыман тоела миңа. . ...Камчатка. Җир чите. Бездән меңнәрчә чакрым ераклыкта ул. Әмма безне аның белән тыгыз җеп бәйли. Без бер Җирдә, бер илдә яшибез. Һәм нинди генә мөһим эшкә тотынсак та, аның нәтиҗәләре барыбызга да кагылачак.