Логотип Казан Утлары
Мәсәл

МӘСӘЛЧЕЛӘР МӘҖЛЕСЕ

ТҮРЕБЕЗДӘ: АЙСОРЛАР Борынгы заманның иң зур дәүләтләреннән берсендә яшәгән ассирия халкының (барлыгы миллион ярым чамасы) хәзерге буыны Гыйракта (850 мең). Иранда (250 мең). Америка Кушма Штатларында (130 мең). Латин Америкасында (50 мең чамасы). Якын Көнчыгышның башка илләрендә (460 мең) һәм Советлар Союзында (24 мең) яши. Хәзерге Ираннан башлап Урта диңгезгә һәм Мисырга хәтле мәйданны биләгән Ассирияне башта Вавилон яулый, аннары монгол баскыннары талый, соңыннан бер өлеш ассириялеләр, дини нигездә таркалып, төрек солтанаты җәберенә дучар була. Беренче бөтендөнья сугышы елларында алар, әрмәннәр белән беррәттән. Төркия властьлары һәм көрд феодаллары тарафыннан чамасыз күп кырыла. Исән калганнар Якын һәм Урта Көнчыгыш илләренә. Европага. Америкага. Австралиягә тарала. Төрекләр изүенә каршы баш күгәрүдә катнашкан ассириялеләр (безнеңчә — айсорлар) Совет Россиясенә кайткач, алар өчен Әрмәнстанда. Грузиядә. Әзербәйҗанда һәм Краснодар краенда махсус совхозлар оештырыла. 1919 елда ук инде СССРда айсорлар телендә 400 китап һәм дәреслек басыла. еКөнчыгыш йолдызы» дигән газета һәм чит илләрдә 4 журнал чыга. Бөек Ватан сугышы елларында айсорлар Совет Ватанына чын күңелдән бирелгән патриотлар буларак танылалар — аларның бөтен илгә билгеле генераллары һәм Советлар Союзы Геройлары бар. Бу санда безнең мәҗлестәшләребезгә айсор халык иҗатыннан моннан бик күп еллар элек Франциядә һәм Германиядә. Иранда һәм Советлар илендә басылган мәсәлләрдән кайберләренең тәрҗемәсе тәкъдим ителә. ИШӘК БЕЛӘН САНДУГАЧ Көннәрнең берендә урамнан узганда бер ишәк бакчада сандугач сайравын ишетеп таң кала, һәм сорый ишәк сандугачтан: «Әйт әле. дускаем, бүген тавышың шундый матур булсын өчен иртән нәрсә ашадың син?» Сандугач әйтә: «Иртәнге ашым минем чык дымы һәм саф һава булды». Ишәк, үзенең тавышы да сандугачныкы кебек сихерле һәм яңгыравык булуын теләп, чык дымы белән һава күбрәк керсен өчен, зур итеп авыз ача. Бүтән барча ризыктан ул баш тарта, һәм ахырда жан тәслим кыла. Бу мәсәлнең мәгьнәсе шулдыр: кеше үз табигатенә каршы булган бер нәрсәгә дә омтылмаска тиеш. ЛӘТЧӘ БЕЛӘН ИГӘҮ Бер ләтчә тимер кибетенә барып керә һәм шунда бер игәү күрә. Шуны бик тәмләп ялын башлый. Игәүгә бик каты ышкылган тел яралана һәм каный. Ә ләтчә исә бу кан тимердән чыга бит дип куана гына. Игәүне ялавын дәвам итә ул һәм ахыр чиктә бөтенләй телсез кала Бу мәсәлнең мәгьнәсе ачык: үзсүзле кешеләр, хаталарын акларга тырышатырыша, үзләрен бөтен нәрсәдән мәхрүм итәләр. ИКЕ ӘТӘЧ Ике әтәч талаша башлый. Җиңелгәне ниндидер бер кысан ояга кереп поса, ә җиңгәне биек өй түбәсенә менеп ала да, тамагын яра-яра кычкырып мактана икән. Мактанчык әтәч бөркет күзенә чалына. Ул өй түбәсенә таш булып атыла да, көчле канат белән сугып имгәтеп, әтәчне эләктереп алып китә. Бу мәсәл тыйнак булырга өнди: үз-үзеңне чамасыз мактарга, үз көчең белән чамасыз масаерга ярамый. ӨЧ ЕЛАН Ике еланның үзара бик каты сугышканын-көрәшкәнен ерактан карап тора икән берәү. Шул чакны ул шул еланнар янына өченче елан да шуышканын күрә. «Күрәсең, бусы да нәкъ теге ике елан кебектер, ахры», дип уйлый шул әдәм. Шулай шул: һәр тинтәк үз ишен эзли. ҮГЕЗ ҺӘМ АРЫСЛАН Бер үгез йоклап яткан арыслан баласын күрә дә бик каты сөзеп аны үтерә. Баласының мәетен күргән арыслан исә тирән кайгыга бата һәм үгезне бик каргый шул чакны. Арысланны күреп әйтә шунда үгез: «Әгәр синең ул балаң зур арыслан булып үссә, нәкъ үзең шикелле, күпме җәнлек-җанварны ботарлар иде, нихәтле ана балаларын кызганып елар иде». Әйе, кешеләрнең күпләренә үзләрендәге начар сыйфатларны к\рә белмәү хас, әмма алар, син әшәкесен дип, бүтәннәрне үгетләргә бик хирес булалар. СЫРХАУ БОЛАН Бер болан бик каты авырып китеп, тау түбәсеннән үзәнлеккә мәтәлә. Дусларыиптәшләре аның янына бик еш килеп йөриләр, килгән саен шул үзәнлектәге куе үләнне дә туйганчы ашап китәләр икән. Болан исә терелеп аякка баса, әмма үләнсез җирдә бик тиз арада ачтан үлә. Шуны аңларга кирәк: хәлеңә кергән булып кызганыч белдергәв күбәүләр сиңа ярдәм итүгә караганда күбрәк зыян гына китерә. АУЧЫ БЕЛӘН ЭТ Үз хуҗасын югалтып кырда адашып йөргән бер этне очрата аучы. Хуҗасын эзләп табарга бер дә ашыкмыйча, табылдык эткә ул күпләп ризык бирергә тырыша. һәм әйтә икән эт көннәрнең берендә аучыга: — Калдыр мине, кит син, синең чамадан тыш кайгыртучанлык мине бик куркыта. Күптән билгеле нәрсә шул: чиксез игътибарлы затларга ышанмаска кирәк. БЕР АРЫСЛАН, ИКЕ ҮГЕЗ Ике үгез белән көрәшә икән бер арыслан. Тегеләр бик бердәм булып карышканга, үгезләрнең һәркайсы арысланны мөгезгә эләктерә дә эләктерә, ә арыслан дигәнебез каршы көч күрсәтә алмый икән. Шуңа күрә дә ул хәйлә белән эш итәргә була. Бер үгез янына килә дә аның колагына пышылдый: «Әгәр дустыңны яклап авыз ачмасаң, мин сиңа бернинди яманлык эшләмәячәкмен». Бер үгез арысланның шул вәгъдәсенә ышана, ә арыслан исә алар- ны, берәмберәм берсеннән-берсен аерып, ботарлап ташлый: башта берсен, соңыннан икенчесен. Нәтиҗә шул: әгәр илләр бердәм булсалар — аларны беркем дә басып алалмый. Үзара дошманлашсалар — һичшиксез җиңеләчәкләр һәм юкка чыгачаклар. БОЛАН ҺӘМ АУЧЫЛАР Бер болан бик сусагач чишмәдән су эчәргә килә. Шунда ул суда чагылган үз шәүләсен күрә. Ә күргәне исә аңа ошамый: «Нишләп минем аяклар шулай нечкә һәм ямьсезләр икән?» Аннары ул шул ук шәүләгә карап үзен-үзе юата: «Кара, нинди зур һәм күп тармаклы мөгезле ич мин!» Көтмәгәндә шул болан аучыларга юлыга. Болан жан-фәрман чабып кача. Тигез кыр буйлап чапканда, аучылар аңардан шактый артта калалар. Ә урман ешлыгына кергәч исә боланның мөгезләре агач ботакларына эләгеп бутала. Шуңа аңа аучылар аткан ук килеп тия. Әйтә икән шул чакны болан: «Шул кирәк булган мин юләргә! Аякларым нечкә һәм ямьсез дип зарланган идем, ә шул аяклар мине исән калдырдылар бит. Ә шәпләрнең дә шәбе дип мактанган мөгезләрем мине һәлак иттеләр». Бу очрак безне шуңа өйрәтә: матур күренгән һәр нәрсә мактауга лаек түгел, ә тормышның иң кыен минутларында безне бәладән коткарган нәрсәләр исә — мактаулы һәм кадерле. ТӨЛКЕ БЕЛӘН АРЫСЛАН Капкынга эләккән бер арысланны күргәч, төлке аңа бөтенләй якын килә һәм бик каты кычкырып аны тирги-үгетли башлый. Ә арыслан әйтә икән: «Әгәр бу хәлгә калмаган булсам, син миңа карата моны һич эшли алмас идең...» Нәтиҗә шул: дөньяның вак-төяк затлары бөек кешеләрне шулай мәсхәрәләргә һәр вакыт һәвәсләр. ЭТЛӘР ҺӘМ АРЫСЛАН ТИРЕСЕ Этләр арыслан тиресе табалар. Шуңа ярсып ташланалар да кисәк- кисәк итеп йолыккалап та ташлыйлар. Шуны күргән бер төлке әйтә икән: «Әгәр арыслан үзе исән булса, сез үз тешләрегезнең аның тырнакларыннан бик күпкә көчсез икәнен сизәр һәм аңлар идегез, әлбәттә...» Бу мәсәл кайчандыр көчле булган кешеләргә хәзер нәфрәт белән караучы түбән затларга кагыла. АУЧЫЛАР, АРЫСЛАН ҺӘМ ТЫЧКАН Зур җәтмә корып аучылар бер арысланны тоталар. Бер тычкан килеп җәтмәне чәйнәп өзә дә арысланны коткара. «Тормышта бер кемне дә кимсетмәскә кирәк икән!» дигән нәтиҗәгә* килә арыслан. Мәсәлнең мәгънәсе шул: дәрәҗәле затлар зур бәлаләрдән еш кына бары тик кечкенә һәм билгесез кешеләр ярдәме белән котылып калалар. БЕР МАЛАЙ ҺӘМ БЕР ЧАЯН Кайчандыр бер малай шәһәр стенасы артында бер чикерткә тота. Шуннан бераз соңрак ул сахрада чаян очрата һәм, бу да чикерткә нә селеннәндер дип уйлап, аны кулына ала. Чаян исә аны шул чакны бик каты чага һәм әйтә: «Син мине тотам дип уйладың, ә асылда исә моңача булган бар нәрсәңнән дә мәхрүм калдың». Нәтиҗә: теге яки бу алымны тормышның һәркайсы очрагында да куллану ярамый. БҮРЕ БЕЛӘН АРЫСЛАН Бер бүре бәрән урлый. Урманга алып кайтып барышлый, арыслан, очрап аннан бәрәнне тартып ала. Ризыксыз калган бүре ишетелер-ише- телмәс кенә тавыш белән әйтә икән шул чакны: — Мин тапкан малны болай талап алуың бик сәер бит әле. — Ә син таланган мал белән аерылышуны югалту дип санама һәм бер дә кызганма... Әйе, таланган мал каракның үз кулында бик сирәк очракта гына кала. Еш кына исә аның үзен талыйлар. ТЫЧКАННАР ҺӘМ МӘЧЕЛӘР Тычкан халкын мәчеләр чиксез-чамасыз кыра икән. Шул бәладән котылу турында уйлашканда, безнең башлыкларыбыз булырга тиеш дигән нәтиҗәгә киләләр алар, һәм шундый башлыклар сайлап та куела. һәркемгә күренеп торсын өчен, аларның башына алтын мөгез дә беркетелә. Көннәрнең берендә мәчеләр тычканнар өеренә зур һөҗүм ясыйлар Гади тычканнар үз ояларына качып бик тиз котылалар икән. Ә башлыкларның исә хәле яманрак: аларның алтын мөгезләре ояга кереп качарга комачаулый һәм... аларның барысын да тотып ашыйлар. Йомгак сүз шул: табигый булмаган һәр кыланыш кешеләргә бары тик зыян китерә һәм аларның һәлакәтенә сәбәпче була. КОШЛАР ПАТШАСЫ Кошлар үзләренә патша сайларга карар кылалар. Тәхет өчен көрәш нык кызганда тавис торып баса да әйтә: «Минем тышкы кыяфәт гүзәллеге бары тик мин генә патша булырга тиеш дигән фикерне раслый». Аның белән бөтенесе инде килешә язганда гына тавис янына бер карга килә дә әйтә икән: «Ярый ди, мәсәлән, син патша да булдың ди. Әгәр дә ки бөркет һөҗүм итә башласа, ничек саклый алырсың икәы безне син?» Мораль. Үзен саклый алмаган бүтәннәрне яклый алмый. Тинтәгрәк бер әбинең ишәге була. Шуны ул һәр көннең иртәсендә -үлән утлап йөрергә чыгарып жибәрә. Шул басуга көн саен бер төлке килеп чыга һәм ишәккә атланып иртәдән кичкә хәтле чаба икән. Ишәк •өйгә арып-талып кайта. ...Күршеләре киңәше белән әби кеше ишәккә сумаладан ияр эшләтә. Шуна менеп атлангач һәм көндезен кояш кыздыра башлагач, төлке ишәкнең сыртына ябышып кала. Көтүче исә әбигә ишәкне шул төлке белән кайтарып бирә. Кызы белән бергәләп карчык төлкене кыйный башлый. — Үтергәнче кыйнасаң кыйна, әмма йөземле келәткә генә яба күрмә, әбекәй!—ди төлке. Ә төлкене барыбер шунда ябалар; ул андагы бөтен йөземне ашап бетерә һәм үзен тагын кыйный башлагач, болай дип ялвара: — Теләсәң нишләт, әбекәй, әмма тавык кетәгенә япма мине! «Ә, салкыннан һәм юештән курка икән бу» дип, әби аны юри шунда яба. Төлке андагы барча тавыкларның һәм әтәчнең башына житә. Иртән әби кетәкне ачып карыйм дигәндә исә төлке дигәнебез чыга да урман ягына шыла. Ә әби? Йөземсез дә, кош-кортсыз да кала ул. Ник? Ачык авызлы тинтәк булганы өчен. АРЫСЛАН ҺӘМ КУЯН Арысланның, чират буенча, куянны ашар көне житә — Ник болай соңга калып, инде иртәнге аш узгач килдең? — Мин бирегә бер куян иптәшем белән килә идем, юлда аны бер арыслан тотып ашады һәм шул арыслан сине дә бик яманлап сөйләде. Шуңа күрә соңгардым,— ди куян. — Әйдә, шул арысланның кая торганын күрсәт әле миңа! Куян арысланны су тулы тирән баз янына ияртеп килә — Менә шунда тора явыз арыслан. Суга карый да арыслан үз шәүләсен күрә, явыз арысланны ботарларга дип суга сикерә һәм шунда батып үлә ФИЛ ҺӘМ ТЕГЕРМӘНЧЕ Сахрада адашып бик күп йөргән фил бер тегермәнгә килеп чыга һәм... тегермәнчедән шунда кич кунарга бик каты \тенеп рөхсәт сорый. Тегермәнче кертә килмешәкне. Ә иртән ул әйтә кунакка: «Инде китәргә вакыт бит...» Фил әйтә икән шул чакны «Кемгә кысан булса, шул китсен, ә миңа биредә дә яхшы». АЮ ҺӘМ БҮРӘНӘ Урман буйлап йөргәндә бер аю бал исе сизә. Бер агач башына карый ул һәм шуңа бау белән бәйләп куелган бүрәнә күрә. Менә башлый. «Бу нәрсә миңа бер дә ошамый», ди аю һәм бүрәнәне үзеннән чит- кәрәк этмәк була. Бүрәнә исә салмак кына селкенеп ала да аюның янбашына китереп бәрә. Аю аны. ачуланып, тагын көчлерәк итеп этә. Бүрәнә аның башына килеп бәрелә. Тагын этә — бүрәнә аны агач башыннан егылып төшәрлек итеп инен-башын авырттыра, ахырда исә... бәрелеп, аюның башын яра. Ә агачка бәйләп куелган бүрәнә акыллы кешеләр өчен әле хәзер дә теге балны саклый. Димәк: көч дигәнең бөтен нәрсәне дә хәл итми! БЕР ҮЛӘН ҺӘМ КАНӘФЕР ЧӘЧӘГЕ Канәфер чәчәкләре арасында бер үлән үсә һәм шул чәчәкләрдән хуш ис ала икән. Шул үләннән сорыйлар: «Нишләп әле синнән шундый шәп ис аңкый?» Әйтә икән үлән: «Канәфер белән дуслаштым, миңа нәкъ шуның исе сеңде!» Чын дуслыкның нәтижәсе менә шундый була ул! УСАЛЛЫК ӨЧЕН ҖӘЗА Бер арыслан үлеп ята. Инде йөзтүбән капланган, көчкә сулыш ала. Заманында үзләрен бик каты азаплаган шул җанварга үч итеп аның янына киләләр икән бүтәннәр. Кабан дуңгызы килә дә бик каты тешли, үгез бик каты сөзә, ишәк исә тояклары белән бик каты типкәли. Арыслан хәтта ачудан үлә яза—-хәтта ишәк җәзасын да кичерергә кирәк бит... Мораль: картлыгыңны хөрмәт итсеннәр өчен, яшь чагыңда кешеләргә күбрәк яхшылык эшләргә тырыш. БҮРЕ БЕЛӘН ТӨЛКЕ Бүре белән төлке дуслаша. Бервакыт алар бакчага кереп виноград ашамак булалар. Төлке ике виноград өзеп ала да үзенең борын тишекләренә китереп куя һәм әйтә бүрегә: «Туганкай, менә күр. мин шул хәтле ашадым ки виноградны, менә ул җимеш инде минем борыным тишекләреннән кире дә чыга башлады. Ә син шул кадәрне ашый аласыңмы?» Бүре, бернинди шик һәм хәйлә белмичә һәм төлкедән уздырырга теләп. әлбәттә, комсызланып, ашый да ашый икән җимешне. Төлке исә бакчада чабып-уйнаклап йөри, хуҗа күзенә яхшырак булып күренергә тырыша. Хужа күреп алгач һәм аны куа киткәч исә. төлке дигәнебез бүренең нәкъ яныннан узып шыла. Хужа исә шунда фәкыйрь бүрене тота һәм аның язмышын үзе теләгәнчә хәл итә. ТӨЛКЕ, ҺӨД ҺӨД, ӘТӘЧ ҺӘМ ләкләк Бер төлке һөд-һөднең, әтәчнең һәм ләкләкнең ышанычын казанырга тели. Алар ышангач исә ул — күп хатынлы булганы өчен әтәчнең бугазын. башында Сөләйман таҗы йөрткән өчен һөд-һөднең муенын чәйнәп өзә. ә ләкләкне исә төнлә тавышлап кешеләрне борчыганы өчен корбан итә.