Логотип Казан Утлары
Очерк

 КАЙТУ

Ул үзенең Советлар Союзы Герое булуын белмичә үлеп китте... Дөрес, бу хакта аңа госпитальнең баш табибы әйткән иде әйтүен. Хөкүмәт Указы басылган газетага төртеп-төртеп тә күрсәтте, аныкына охшаш исемфамилия астына шәмәхә каләме белән сызып та куйды. Хәсән башын гына чайкады. Каты яралы хәлдә кешеләр белән аралашу өчен аның ике генә мөмкинлеге бар иде: ул я «әйе» дигәндәй ияк кага, я «юк»ны аңлатып баш чайкый. Хәтере дә чуалган иде солдатның... Баш табип уйланулары Хәсән Замановны бу госпитальгә 1943 елның ноябрь урталарында китерделәр. Кемлеген, кайсы часть сугышчысы булганлыгын раслаган бернинди документы юк иде аның. Янган киемнәренә карап, бермәл аптырап торгач, авыру тарихын тутыруны кичектереп, дәвалау эшенә керештеләр. Чир тарихы, ярыйсы гына калынаеп өлгерсә дә, кайбер мәгълүматлар теркәлергә тиешле урыннар буш килеш калган иде әле. Исем-фамилиясен кайчандыр Гөлҗәннәт Замановадан килгән хат кисәгенә һәм авыруның «әйе» дип баш кагып раславына нигезләнеп яздылар. Хатта Гөлҗәннәтнең өй адресы күрсәтелмәгән иде. Кыр почталарына җибәрелгән сорауларга көтелгән җавап алынмады. Гаскәрләр, кала арты кала алып, дәһшәтле ыргылу белән алга барганда, миллионнарча солдат арасыннан исемфамилиясе дә төгәл билгеле булмаганын тиз генә ничек тапмак кирәк? Шулай итеп, Хәсән Заманов, приюттагы теле ачылмаган табылдык нарасый сыман, үз почмагында тыныч кына ятты да ятты. Аңа кат-кат операция ясадылар, тәненә кереп кадалган ике дистәгә якын металл ярчыкларын чүпләделәр. Калай савыттагы суга алар чулт та чулт итеп чумды. Түзде солдат, ыңгырашмады да. Маңгаена тибеп чыккан эре салкын тир тамчыларын сөртүче шәфкать туташы Тамарага, тик аңа гына карап торды. Тамара, сабыйны юаткандай, аңа берөзлексез иркә сүзләр әйтте, дәрман бирде. Баш табип шуны сизенде: авыру белән шәфкать туташы бу минутларда гүя бер тән, бер җан иделәр. Ярчыкны җәрәхәттән алыр эчен скальпельне батырганда, Хәсәннең күкрәге тетрәнә, Тамараның нечкә кашлары, җәя сыман түгәрәкләнеп, тартып-тартып куялар. — Бу — яхшыга, — дип уйлады баш табип. — Авыруга көч би- ♦ рер, ә яшь ханымга өстәмә юаныч булыр. Ак иңнәрендә каһәрле су- Л гышның кара хәсрәтләрен күтәреп, адашкан киек каздай япа-ялгыз = калган Тамараның кайгылары бераз басылмасмы. Ул арада бәлки Z. Заманов сөйләшә дә башлар. Күзгә-күз карашып аңлашудан юаныч . тапкан күңелләргә пар күгәрченнәрдәй гөрләшү насыйп булса, яшь тән иң авыр операцияләрне дә җиңелрәк кичерер иде. Эшләр ~ шулайга таба борылыр шикелле. Авыруның чир тарихына теркәлгән = анализ нәтиҗәләре хәтәр дошман — гангрена якынлашуын искәртә- - ләр. Замановның аягына ампутация ясарга туры киләчәк. Бер гариплек өстенә икенчесе... Тамара бу хәбәрне ничек кабул итәр? п Өркемәсме? Әлегә аның Замановка булган хисләре сыналмаган. Та- - мараның Замановны күңеленә якын итүе беренче мәхәббәтенең дәва- ч мы гына ул. Әгәр ампутация яшь ханымны айнытып җибәрсә? One- - рация ясауны кичектерергә ярамый. Керешер генә идең, егетнең Z йөрәге бик зәгыйфь. Ул наркозны күтәрмәячәк... Димәк, аягын пыч- н кы белән кискәнне Заманов тоеп ятарга мәҗбүр булачак. Шул чакта түзәрлек көч каян килер аңа? Тамара, бары тик Тамара гына булыша ала Хәсәнгә. Нишләр икән бу яшь ханым? Катлаулы синең язмыш, Заманов. Асылда кем соң син? Бәлки, чыннан да, зур батырлыклар күрсәткәнсеңдер. Ләкин Герой исеме бирелүчеләр арасыннан исем-фамилияңне күрсәткәч, ни өчен баш селектең? Ә шул ук исемлектә хәрби фельдшер Пушина фамилиясен күреп нигә шул чаклы сөендең һәм нигә, менә бу мин дигәндәй, гипслы кулларыңны кат-кат күкрәгеңә бәргәләдең? Әллә бөтенләй җиңеләя башлавың Инде бу, Заманов? Пушина хезмәт иткән хәрби частька язып, синең хакта ни дә булса белергә теләвебез барып чыкмады. 520 нче полкның фельдшеры Ф. А. Пушинага, янгында калган яралыларны коткарганы өчен, үлгәннән соң Герой исеме бирелгән. Ул полкта Заманов фамилияле кеше бөтенләй юк. Полк госпиталенең кәгазьләре бомбага тоту вакытында янган... Тикшерүчеләр әйтмешли, боҗра шунда йомылды, туганкай. Хәер, әгәр хөкүмәт Указындагы Герой, чыннан да, син икәнсең, иртәме-соңмы, барыбер Ватан үзенең батыр улына тиешле хөрмәтен күрсәтер. Ә хәзергә аңа Алтын Йолдыз түгел, медицина ярдәме кирәк... Баш табип Замановның чир тарихына «Операциягә хәзерләргә» дип язды да. Тамараны үз янына чакырды. Шәфкать туташы хисләре Тамара баш табип бүлмәсеннән чыкты да, стенага сөялеп, тынып калды. Почмактагы тумбочка өстендә яшел калфаклы ут яна. плитәдәге ак тимер тартмаларда, һәртөрле көтелмәгән хәлләргә әзер булып, пычак, кайчы, эскәк кебек кораллар кайный. Палаталардан саташып кычкырган тавышлар ишетелеп куя. Өч ел буе ишетә инде Тамара андый тавышларны. Арада күңелгә иң якыны — Борис тавышы ишетелмәсме дип ничаклы көтте, тик булмады, булмас та инде, ахры. Терелеп киткән яки гәүдәсе туганнар каберенә күчерелгән сугышчылар урынына тимер койкаларга бүтән яралылар китереп са лынгач, Тамара, яшерен бер өмет белән, беренче эше итеп, яралының күзләренә карый. Күзләр зәңгәр булса, йөрәге ашкынып тибә башлый, яңаклары кызышуын сизә, иреннәреннән бердәнберенең үкенечле ядкарь булып кына калган исеме атылып чыгар төсле тоела. Мондый чакта Тамара кайдадыр хәтер сандыгында сакланган таныш, кадерле тавыш ишетелмәсме дип көтә. Бөтен тәне-җаны белән көтә. Һәм, гадәттәгечә, һәр вакыт нәүмизләнеп, боегып кала. Чөнки тавыш ят була... Борисның һәлак булуын үз күзләре белән күргән иптәшләре сөйләде Тамарага. Шулай да ире аңа һаман исәндер кебек тоела. Исән чагындагы кыяфәте белән күз алдына килә, көлә, елмая, шаярта... Төшләренә да шулай керә. Борис чик буе гаскәрләре лейтенанты иде. Алар заставада яшәделәр. Чик буе тыныч булмагангадыр. ахры, бала көткән яшь хатынын Борис Гродного китерде. Аның: «Нык бул, кадерлем!» дигән сүзләрен, уттай янган битеннән үбүен генә хәтерли Тамара... Әйтерсең иренең сүзен үтәп, Тамара малай тапты. Ул гомерендә беренче тапкыр бала имезергә әзерләнә иде. Йомшак мендәргә аркасын терәде. Изүен чиште. Йөрәгенең куанычлы зарыгу белән тибүе кулы аркылы бөтен тәненә таралды. Рәхәт, чиксез рәхәт иде имезергә бала китерүләрен көтүе. Кинәт сөттәй ак палата ишеге шартлап ачылды, тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килде. Түшәм ярылды, идән убылып төште... Җимерекләр арасыннан нарасыен эзләп табарга тырышып, шашыныр дәрәҗәгә җиткән хәлсез яшь ананы санитар поездына китереп салдылар. Яралы аккоштай талпынды-талпынды да, укол кадагач, тынды. Тамара шулай хәрби госпитальгә эләкте. Терелгәч тә китмәде. Теләмәде. Турыдантуры ут эченнән атна саен ничаклы кеше кайтарыла монда. Кем белә, бәлки әле... Сугышта нинди генә хәлләр булмый. Көннәрнең берендә госпитальгә Киев тирәсендә яраланган сугышчыларны китерделәр. Тамара аларга дару өләште, гадәтенчә, һәммәсенең күзләренә карады, тавышларын тыңлады. Юк инде... Кинәт... Тамараның тез буыннары йомшарды. Ул түр почмакта тәрәзәгә каратып яткырылган сугышчы янына килде. Биләүдәге бала сыман, бөтен гәүдәсе марляга уралган иде аның. Башы да ап-ак. Күзләре... аныкыдай зәп-зәңгәр! Әллә нәрсә булды Тамарага. Ул тимер койка янына килеп чүмәште. Текәлеп карады. Эндәште, һәм нәүмизләндерә торган чит тавышны көтте. Ә тавыш ишетелмәде. Кара көйгән иреннәр сизелер-сизелмәс калтырасалар да, өн чыкмый, тешләр генә тешкә бәрелә иде. Борис түгел иде ул. Ләкин күзләре аныкы төсле ачык зәңгәр булганга һәм башкалар кебек чит тавыш биреп үзеннән шунда ук читкә этәрмәгәнгә, Тамара бу яралыны «үзенеке» итте. Дөрес, палатадагы ундүрт авыру һәммәсе аныкы. Ләкин бусы — башка. Исем- фамилиясенең ниндидер могҗиза белән генә сакланып калган хат кисәгеннән табылуы, башкалар кебек чатнатып сөйләшә алмаган- лыктан, моңаеп күзгә карап торуы, җәрәхәтләре күп булу сәбәпле, гел урын өстендә ятуы аны аерым хәлгә куя иде. Дежур торганда Тамара бу яралыны үзе ашатты. Авыру күзләрендә чагылган рәхмәт хисе Тамараны, дымга сусаган гөлне коендырып җибәргәндәй, сафландыра, балкыта иде. Алар бер-берсенә ияләшеп киләләр. Башкалардан аермалы буларак, үз йомышына йөри алмавы өчен дә чиктән тыш ояла, читенсенә иде Заманов. Кая инде ул кайберәүләр- дәге дорфалык, әдәпсезлек! Бу андый чакта оялып күзләрен йомар, колагына чаклы кызарыр... Мөгаен, Тамара үзе дә шундый халәттә буладыр. Ләкин ул югалып калмый, икесе исеменнән дә без хәзер фәлән итәбез, төгән итәбез дип сөйләнә-сөйләнә, Замановка эш куша, булышырга ишарәли. Заманов шатлана-шатлана күнә. Ул аны һәр көн шулай тәртипкә китереп урынына яткыра. Заманов Тамараны зарыгып көтеп ала. Шәфкать туташы үзе дә аңа ф ашыга. Әйтерсең бала имезергә ашыга. Нәрсә бу, кеше тормышы өчен җаваплылык хисе тоюмы, әллә бүтән тойгымы? Янында Тама- - ра торса, ул операция ни дип уңышлырак чыга? һәм... Замановның < башын йөрәк өстенә куеп: «Түз. кадерлем, тагын беразга гына түз!» * дип пышылдаганда ни дип күкрәккә сөт төшкәндәй була? Юк, тик ♦ мәгә түгел бу. Йөрәк сизенә: Заманов аның тормышында онытыля маслык эз калдыра торган чын кеше. Шушы сизенүләрне раслагандай, газеталар Замановка Советлар - Союзы Герое исеме бирелүен хәбәр иттеләр. Фамилиясендәге бер - хәрефе туры килми килүен, Хәсән үзе дә шул хәрефкә ымлап башын i чайкый чайкавын, ләкин бу — ул, ул! Геройлар шундый түземле - һәм инсафлы булырга тиеш! =; Баш табип ни өчен бу егетнең Заманов икәнлегенә ышанып җит- ? ми икән соң? Чит кешенең хатын кем йөртсен инде үз кесәсендә? < Ул хатка ап-ачык итеп: «Гөлҗәннәт Замановадан Хәсән Замановэ ка», дип язылган. Хатыны түгел, сеңелесе ул аның. Сеңелесе!.. Кызганыч, сорашып белешер өчен адресы сакланмаган ул Гөлҗәннәтнең. Ярый әле сакланмаган. Тәгаен белмәү яхшы хәзергә. Икесенә дә яхшы. Кеше кешесенә түгел, кеше киеменә дә ияләшә алмый Тамара. Аңа әйбер таушалмаган-керләнмәгәи булсын. Ә чит ир — итәгеңә чаткы төшеп янгач салынган ямаулык ул. Моны теләми Тамара. Нигәдер алай булмас кебек. Нигәдер, нигәдер Хәсәнне һаман, һаман үзенеке итәсе, аны тизрәк терелтәсе килеп кенә тора. Бер көнне Тамара: «Гөлҗәннәт исеме ни дигәнне аңлата?» дип язып Хәсәннән сорады. Авыру бермәлгә аптырап калды. Телсез, кулсыз булгач, ничек җавап бирсен?! Ниһаять, куанып, күршесенең тумбочкасына ымлады. Тумбочка өстендә госпиталь егетләре бизәкле открыткалардан пөхтә итеп ясаган кәгазь тартма тора иде. Открыткада канатлы фәрештәләр очып йөрүе сурәтләнгән... «Ирләр, гадәттә, хатыннарын түгел, сеңелләрен фәрештәгә тиңлиләр», дип уйлады Тамара. Заманов егет кеше булырга тиеш. Алай дисәң, нишләп әле ул, Герой исеме бирелү турындагы Указда хәрби фельдшер Фаина Путина фамилиясен күргәч, эчкерсез елмайды, күзләрендә куаныч, сагыш чагылдырып, нәрсәдер аңлатырга тырышты? Икәү микәнни Замановның фәрештәсе? Хәер, фельдшер Пушина һәлак булган бит инде. Димәк... Тамара тетрәнеп китте. Карасана, ниләр уйлый башлады ул! Көнләшә үк түгелме соң? Ә нәрсә?.. Замановны терелтер өчен кем шулай көч куя? — Тамара! Аны тәрбия кылудан кем шундый сәер тойгылар кичерә? — Ул!... Тамара кулын йөрәге өстенә куйды. Шуны гына көткән кебек, Замановның чир тарихы, халат итәгендә кыштырдап, идәнгә төште. Бу аны чынбарлыкка кайтарды. Иртәгәгә Замановны операциягә хәзерләргә... Аягына ампутация... Әйе, әйе, иң әүвәл терелтергә кирәк әле. Тамара — шәфкать туташы. Авыруның кайнар башын, теге чактагы кебек үк, йөрәгенә кысып: «Түз, кадерлем, түз!»—дияр. Тамара ишек яңагына битен куйды. Бераз тыңлап торгач, елмаеп: «Йоклый», — диде һәм, сак атлап, плате ягына почмакка үтте. Хәсәннең әйтергә теләгәннәре Чираттагы операциядән соң Хәсәннең хәле яхшыра төшкән иде. Радио ул көнне берсеннән-берсе куанычлы хәбәрләр тапшырды. Ленинград фронтындагылар дошманның тугыз йөз көнгә сузылган үлем боҗрасын өзгәннәр. 2 нче Украина фронты гаскәрләре, Кор- сунь-Шевченко тирәсенә тупланган гитлерчыларны корал ташлатып, моңа риза булмаганнарын теге дөньяга озатканнар. Ә Мәскәүдә Партия Үзәк Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы трактор заводлары сала башларга кирәклеге турында карар чыгарган. Сугыш бетмәс борын бит бу! Танкларың җитәрлек булмаса, сугышта ватылганы урынына яңалары ажгырып килеп җитүгә тәгаен ышанмасаң, трактор кайгысы булыр идемени? Димәк, ярыйсы безнең эшләр, ярыйсы. Бәлки ярыйсыдан чак-чак кына алдарак та түгелме әле. Хәсән бер аягы белән чем-кара туфраклы Актаныш буразналарының дым рәхәтен яшьли үк татыган булса, икенче аягы белән Урал заводларының эссе тимер идәнендә басып тир түккән егет бит. Шулай дип әйтергә аның тулы хакы бар. Күҗәкә малайлары сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырга туры киләчәген белеп үсәләр. Хәсән ун яшеннән сабан сөрде. Аннары кырга трактор кирәклеккә инанып, юлбашчы әйткән йөз мең машинаны булдырырга дип, аркасына биштәр асып заводка китте. Башта «ЧТЗ» нигезләрен салуда катнашты. Кулыннан көрәк, кәйлә төшмәде. Ял вакыты өчен һаман язны сайлады. Иртәнчәк кыр станындагы тракторлар янына ашыкканда баш очында канат җилпегән тургайлар җырында тел белән әйтеп бирә алмаслык рәхәтлек тапты. Җиргә хыянәт итмәве өчен, вазифасы кушканны гына түгел, күңеле йөкләгәнне барлык шартын китереп, төгәл һәм пөхтә үтәгәне өчен иртәнге кояш нурларында назланып яткан киң басу, басу өстендә алтын рәшәдәй тирбәлгән баллы һавада сайрашкан тургайлар— бары- сы-барысы аңа рәхмәт хисләре белдерәләр иде сыман. Эх, ул басулардагы рәхәтлек!.. Хет үзең күккә күтәрел, шунда гына ашкынуларың азрак басылыр шикелле иде... ...Хәсән трактор заводы салуның нәрсә икәнен яхшы белә. Сугышка чаклы Харьковтагы трактор заводында да булып, эретеп ябыштыру һөнәренә өйрәнеп кайткан иде ул. Фашистлар анда җимерекләр генә калдырып киткәннәр. Ләкин завод салыныр. Элеккесеннән дә куәтлерәк булыр ул! Эх. андагы осталар... ...Хәсәннең җәрәхәтле күкрәгеннән бер тиенлек акча хәтле металл ярчыклары табып алган җитез кулына газета тотып, палатага баш табип керде. Газетаны Хәсән укый алырлык урынга куйды. Указдагы бер фамилиянең астына сызылган иде... Хәсән күз чите белән генә карап, тирәнтен кызыксыну галәмәте күрсәтмәгәч, баш табип аның янына утырды. Кәефен сорашты. Киңәшләр бирде. Дәвалануга кагылышлы сүз әйтелеп беткәч, ниһаять, газетага үрелеп: — Бәлки... сезне, иптәш Заманов, тәбрик итәргә кирәктер, ә? — диде. Хәсән башын чайкады, Указда хирург тарафыннан астына сызылган фамилиянең баш хәрефенә төртеп күрсәтте. Янәсе «С» бит, «3» түгел. Димәк, Герой исеме ниндидер Самановка бирелгән. Хирург авыр сулап куйды: — Бер хәреф бит, нибары бер хәреф туры килми! Кызганыч, госпитальгә китерелгәндә яныңда бернинди хәрби документың булмаган. Язып сорашыр идек, кайсы частьтан икәнлегеңне белмибез. Үзең хәтерләмисең — контузия нәтиҗәсе. Хәсән Заманов икәнле геңне дә кире кайтыр адресы булмаган хат кисәгеннән һәм итек кунычыннан чыккан кашыгыңнан укып кына белә алдык бит, хөр- мәтлем! — дип урыныннан торды. Хәсән, шулай шул дигәндәй, ияк какты. Арыды ул, күзләрен йомды. Башы кабат чатный башлады. Аның хәзергә һичнәрсәдә гаме юк иде. Упкынга төшеп киткәндәй булды... Күзен ачса, ул ♦ бөтенләй башка бүлмәдә, ә сөйкемле Тамара аның ябык беләгенә л укол кадап тора иде. Тумбочка өстендә яшел калай түбәтәйле ут = яна. Тонык ут яктысы андагы алмаларга төшкән. Тамара, бер ал- - маны кискәләп, ашатырга теләде. Хәсән бер кисәге сиңа, икенчесе ф миңа дигәнне аңлатып, үзенә һәм кызга төртеп күрсәтте. Алманы ашап бетергәч, Тамара: — Тыныч йокы, тыйнагым! — дип пышылдап, Хәсәннең кайнар ~ маңгаеннан үбеп, палатадан акрын гына чыгып китте. Ул үзе генә калды. Теге көннән соң аны бәләкәй палатага кү- * чергәннәр икән шул. Шәфкать туташы китергән алмалар шифасы ? тидеме, хәле яхшыра төште. Моны күреп Тамара да шатланды. _ Көне буе эшләгәннән соң, кайтып китәр алдыннан ул һаман _ палатага керә, Хәсәннең маңгаеннан үбә һәм гадәттәгечә: «Тыныч ? йокы, тыйнагым!» —дип ашыгып китеп бара. Шәп кеше син. Тама- * ра. Бәхетле булсаң иде, сеңелкәем! Синнән күргән яхшылык, рәхим- “ лелекне санап бетерерлек түгел. Рәхмәт, бик-бик зур рәхмәт үзеңә! —Хәсән шундый тойгы белән уйга чума. Элек Тамара палатадан акрын гына чыга иде, ә хәзер ашыга. Ник ашыга? ...Палатаның теге ягында баш табип бүлмәсе. Тамара аның янына керә. Алар анда нәрсә турындадыр пышылдашалар. Хәсән сизә: мең төрле мәшәкатьләре булуга карамастан, янәшә бүлмәдә аның хакында серләшергә дә вакыт табалар. Яшь тәнгә тормыш кайта, фикерләү кайта, кисәк-кисәк булып, әллә кайлардагы томан эченнән хатирәләр калка... Пышылдаулар, кайнар ирен, йомшак куллар, назлы караш... Аның Гөлҗәннәте — бердәнбере, сөеклесе ич бу. Кайда соң син, Гөлҗәннәт? Кайда?.. Тамарага меңмең рәхмәт: ул, баш табип кушканча "дәвалап, мине генә түгел, миндә яшәгән сине дә терелтте. Хәсәнең сине табар, җир астыннан да табар! Соңгы хатың кайчан килгән иде әле? Сентябрьдә. Чөнки: «Урал итәгендә үскән соңгы чәчәкләрнең берсен сиңа ядкарь итеп салам», дип язган идең. Бәгырькәй, Уралда ич син! Җиңүебезне якынайту өчен шунда корал коясың! Кулларың җылысын онытмаган кебек, Уралда икәнлегеңне дә онытмас хәзер Хәсәнең! Онытмас. Зиһене яктыра башлады аның. Яктыра!.. Днепрны кичәр алдыннан хат язган идем. Алдыңмы син аны, Гөлҗәннәт? Алгансыңдыр... Син һаман бер җирдә — заводыңда бит. Танкоград күчми ул. Ә Хәсәнеңне менә ничә рәт күчерделәр инде. Үз частеның кайдалыгын белми, командирлары кем иде — хәтерләми... Дошман белән алышулары азрак истә. «Ирегез Хәсән Заманов немец-фашист илбасарларга каршы көрәштә батырларча сугышып һәлак булды», — дип язылган кара пичәтле хат җибәрделәрмени сиңа? Җибәрерләр шул. Чөнки мин үлгән булганмын, җаным... Хәзер менә өйдәгечә ак мендәргә баш куеп, ак җәймә өстендә ятуым могҗиза ул, могҗиза. Чит кешеләр түгел, үзем дә ышанып җитмәгән тагын бер могҗиза бар әле. Гөлҗәннәт. Имеш, синең аз сүзле ирең Хәсән — Герой! Советлар Союзы Герое! Ләкин шатланырга бик үк ашыкма әле, аппагым. Ник дигәндә, гәзиткә басылган хөкүмәт Указында исемем туры килсә дә, фамилиямдәге бер хәреф пашпырт тагыча түгел бит. Без синең белән Замановлар, ә гәзнттә — Саманов. Заман белән Саманның арасы — җир белән күк арасы. Менә сиңа бер хәреф, җаный... Әгәренки ул писер кисәге, чынлап та, әшипкә җибәреп, мин, чынлап та, Герой икәнмен һәм дә шул бер хәреф аркасында Алтын Йолдыздан мәхрүм калганмын икән, ул бәндәгә каргышым төшсен. Ләкин, җаный, бәлки юкка гына каргыймдыр мин аны. Герой кадәр Герой исеме бирерлек ни эш кылдым әле мин? Геройлар алар безнең ишеләр түгел. Алардагы баш, мин сиңа әйтим, зирәк акыл, батырлык безнең төшкә дә керми.. Менә сиңа үз күзләрем белән күргән бер пример... Кырык бернең октябрь ахырларындамы, әллә ноябрь башындамы. Харьковны фашистка калдырыр алдыннан рота командиры мине бер төркем минерлар карамагына җибәрде. Безнең часть каладан иң соңгы булып чыгарга тиеш иде. Немецның кысуына һич түзәр әмәл юк. Менә шундый чакта окоптан чык та бөтенләй таныш түгел кешеләргә ияреп кит. Урамнарда ут котыра, төтен, шартлаулар. Ме- нә-менә гитлерчылар бәреп керәчәк. Безнекеләр чигенеп бетте диярлек инде. Минерлар гына җитми. Йортларның шәбрәкләренә «күчтәнәчләр» куялар. Сугышка хәтле Харьковта азрак яшәгән кеше диптер, ахры, мине машина канатына бастырып, юл күрсәттереп йөртәләр. Аннары миналы әрҗәләр ташыталар, ишек төбендә сакта тоталар. Шәп бер йортка ни өчендер ике «күчтәнәч» керттек. Берсе бәләкәйрәк, икенчесе өч йөз илле килолы. Бу бик зур булмаган йортны актарып ташларга беренче мина да җиткән югыйсә. Ә монда икене куялар. Әйткәнемчә, икенчесе чамасыз куәтле. Аны урнаштырырга кем килде дип беләсең? Инженер Ястребов. Трактор заводында безне укыткан иде ул. Мин аны шундук танып алдым. Моны үзенә әйтеп кенә тормадым — вакыты андыймыни?! Тагын берничә йортның ишегалдына кереп казындык. Аннары аэродромда булдык... Ахырдан шуны әйттеләр: инженер Ястребов үзе уйлап чыгарган «акыллы миналар» куеп йөргән икән. Ягъни радио буенча идарә ителә торган нәмәрсәкәйләр булган алар. Шу- ларның берсен безнекеләр Воронеждан торып 14 нче ноябрьда төнлә шартлатканнар. Рәхимсез җәллад — Проскуров, Винница һәм Харьковта совет кешеләрен меңәрләп-меңәрләп җәзалатучы 68 нче дивизия командиры генерал Браун (кем белә, бәлки әле ул Гитлер сөяркәсе Ева Браунның агасы булгандыр?) иярченнәре-ние белән күккә очкан. Төн саен шартлау. Фашистлар Харьковта аны алгандагы сугышларда кырылганнан да күбрәк гаскәр югалтканнар, һәм моны Ястребов эшләде. Менә ул — Герой... Миналар куеп китү турында сүз чыккач, моңа фашистларның аеруча хирес булуларын әйтми ярамый. Икенче пример турында сөйләргә җыенуымны сизенәсеңдер, Гөлҗәннәт. Запорожье каласы Днепр суының бу ягында икән ул. Аны безнекеләр дошманнан 14 нче октябрьда ук чистарттылар. Бик каты сугышлар булды анда. Каладагы һәр урамга, урамнардагы һәр йортка теш-тырнаклары белән ябыштылар бәдбәхетләр. Биш көн, биш төн буена гөрелте тынмады. Алтынчы көнне фашист түзмәде. Киткәндә бөек Ленин исеме белән аталган Днепрогэсны шартлата башладылар. Моңа алдан ук хәзерлек күрелгән. Март аенда ГЭСка унике вагон шартлаткыч матдә китергәннәр... Мылтык пулясының, тугыз грамм гына булса да, биш чакрымга җитеп үтерә алуын искә төшерсәк, фашистлар Днепрогэска куеп калдырган ике йөз мең кило шартлаткычның нинди җимергеч көчкә ия булганлыгын күз алдыңа китерә алырсың дип уйлыйм. Бер заман дөнья тетрәп куйды, күккә бишәр катлы йорт зурлыгындагы ташлар очты. Башланды... Бөтен Советлар Союзы халкының көче кергән Днепрогэс корылмалары, шулай бер-бер артлы шартлап, күккә оча дип торабыз. Бәхеткә, алай булмады. Плоти- наның бер чите һәм станция бинасы гына ваттырылган иде. Шартлаулар бүтән кабатланмады. Озакламыйча ГЭСка безнең частьлар бәреп керде. Алар «тәмуг машиналарына» тоташтырылган бикфорд җепләрен, электр үткәргеч чыбыкларны кисәргә керештеләр. Уннарча чыбыклар, җепләр буенча барып, алар төенләнгән урынга төшсәләр, анда дистәгә якын гитлерчыны кырып салып, коточкыч шарт- ♦ лауларны булдырмый үлеп калган совет сугышчысы ята. Йөзе та- > нырлык түгел, кесәләрендә бернинди документ-фәлән юк. Кем ул — = тәки белмәгәннәр. Ул билгесез Геройның гәүдәсен зур хөрмәт-пачут * белән Днепрогэс бинасы алдына күмгәннәрII ... ф Менә шундый азаматларны гына мин Герой дип саныйм, җаный. я Ә минем алай тарихка язарлык батырлыгым юк. Шуңа күрә Герой : исеме миңа түгелдер, бүтән сугышчыга бирелгәндер дип исәпләп = тынычланам. 3 Син тагы батырлык кылырга ирләр генә һәвәс дип әйтә бу дигән * фикергә килмә, Гөлҗәннәт! һич алай уйламыйм. Сугышта мин, айбикәм, «Татарстан колхозчысы* дигән танклар колоннасын күрдем. Мамедов дигән командир (ул да Советлар Сою- 2 зы Герое, җаный!) әлеге корыч машиналарның фашист кулындагы 7 калаларыбызны азат итүдә берәгәйле эш башкаруларын сөйләде. < Запорожье өчен барган сугьшларда да аларны без тимер ташкынга 3 охшаттык. Прәме ут уйнаттылар дошман окоплары өстендә. Аннары сытып-изеп, таптап уздылар. Фронтка җитәрлек кадәр ризык биргән алтын куллы, синдәй уңган һәм дә түземле Татарстан хатын-кызларының соклангыч батырлыгы түгелмени бу, ә? Танкысын коючы да — сез, аларны, колонналап сатып алып, сугыш кырына китерүче дә — сез. Җаный, сезнең халык фронтта да батыр. Шундый батырларның берсе — украин кызы Фаина Путина — ирләрдән дә тегеләйрәк гайрәт күрсәтмәгән булса, хәләлең турында кара пичәтле кәгазьне икенче кат җибәрерләр иде сиңа. Бу юлы газраил якадан тотып кына калмас иде, җаный. Хәл болай булды. Мине күрше полк санитарлары табып, үз санчастьларына китергәннәр, җәрәхәтне бәйләп, миңа кан җибәргәннәр. Күзләремне ачтым. Хәл юк. баш чатный. Без бер бүлмәдә утызлап яралы. Ачык ишекнең теге ягында да халык шуннан ким түгелдер. Тылга озатылыр өчен Святошино дигән җирдә машиналар көтеп ятабыз икән. Алгы сызык, ягъни мәсәлән, ике якның сугыша торган җире янәшәдә генә. Шартлаулардан өебез дерелдәп-калтырап тора. Ә Фаина-бәгырь, әле беребез, әле икенчебез янына килеп, күгәрчендәй гөрләп юата, су эчертә, баш астындагы биштәреңне рәтли яки өстеңдәге шинелеңне төзәтеп яба. Минем янга почмакка ешрак уза. ник дигәндә, борылып ятарга да хәлем юк, көчкә-көчкә тын алам. Вакыт-вакыт йокымсырап китәм сыман, ул — һуштан язуым икән... Көтмәгәндә дошман самолетлары безнең тирәне бомбага тотарга кереште. Җир селкенә, бөтен өй эче хәрәкәтләнә. Бер вакыт түбәне каерып ыргытты. Янабыз!.. Аякка баса алганнар, аксап-туксап, урамга ашыкты. Фаина аларга булыша. Төтен. Өстә моторлар гүли, пулемет такылдый. Әрнеп кычкыралар, ярдәм сорыйлар. Мин ыңгырашам гына. Өй дөрләп яна. Шинелем пыскый, баш астындагы биштәрем төтенли. Теге юлы үлемнең килүен сизмичә дә калган идем. II В. И. Ленин исемендәге Днепрогэсны тулысынча шартлатудан коткарып калган бу каһарман ирнең кем булуы һаман әле ачыкланып җитмәгән. Аның гәүдәсе күмелгән кабер әстенә монумент куелган, шунда ук мәңгелек ут яна. Каберне Днепрогэс эшчеләре зур каПгыртучанлык һәм мәхәббәт белән карап тоталар.— Аптор. Әллә нинди икән ул: тынны кыса, пешерә, яндыра, чәчләр, кашлар көя... Айбикәмбәгърем, синең белән бәхилләштем, әнкәй, әткәй белән... Шунда яныма, дөрләп янган ут эченә, син кергәндәй тоелды. Ул — Фаина-фәрештәм икән. «Де ты, хлопчик?» —ди. Үзенең ябынган плащпалаткасына ут ява, аркасы көйри. Мин ыңгыраша гына алдым. Фәрештәм мине, кочаклап, ут эченнән алып чыкты. Тагын самолетлар килеп җитте. Тагын бомбалар сызгырды, пулеметлар такылдады. Фәрештәмнең мине күкрәге белән каплаганын гына хәтерлим... Хөкүмәт Указында хәрби фельдшер Фаина Пушинага да Герой исеме бирелүе әйтелгән иде... Шатлыгымның иге-чиге булмады, тик кайгылы сөенеч иде бу, чөнки Указда фельдшерның һәлак булганлыгы әйтелгән иде. Минем ниләр майтаруым турында тәгаенрәк беләсең киләмени, Гөлҗәннәт? Сөйлим, җаный, сөйлим... Исемә төшсен өчен, күңелемнән генә булса да, һәммәсен сөйлим. Өченче ноябрь иртәсе иде. һөҗүмгә күтәрелергә әмер көтеп, окопта ятабыз. Кичә һәммәбезгә фронт Хәрби советының мөрәҗәгатен укыдылар. Анда: «Алдыбызда — рус калаларының әнкәсе. Ватаныбыз бишеге — Киев. Монда күп гасырлар элек куәтле Русь дөньяга килде... Менә егерме биш ай инде фашист-җанварлар тыныч совет гражданнарын мәсхәрә итәләр, талыйлар, үтерәләр. Киевтагы фабрика һәм заводларны, берсеннән-берсе зиннәтле биналарны һәм ямь-яшел урамнарны яндыралар, изге җиребез көрәшчеләренең каберләрен һәм һәйкәлләрне мыскыллыйлар, пычраталар...» диелгән иде анда. Без полк байрагы алдына тезләнеп ант иттек: «Үлсәк үләрбез, әмма Киевны дошманнан йолып алырбыз!»—дидек. Монда килгәнче без Великий Букрин дигән җирдән кузгалып караган идек. Шул Киевны алу өчен инде. Ике тапкыр талпынсак та рәт чыкмады. Немец, каһәр, безнең юлга хисапсыз күп гаскәр куйган икән. Техникасы да күп дәҗҗалның. Күрә торып чебен урынына кырылырга ярамый бит инде, һөҗүмне түбәннәнрәк, немец көтмәгән җирдән башламый чара юк. Гаскәрләрнең беришләре алгы сызыкта һаман атыша, ә без төнлә сиздерми генә Днепрның теге ягына чыктык та яр буйлап аскарак тәпиләдек. Ике йөз чакрымлап ара үтеп. Десна суын һәм дә янәдән Днепрны кичеп, Лютеж дигән урынга окоплар казып урнаштык. Юл газабы — гүр газабы, диләр. Без пычрак изеп, фашист сизмәсен өчен тәмәке дә кабызмыйча, патрон әрҗәләрен җилкәдә ташый-ташый. марш уздык. Мин—разведчик бит, гел алда булдым. Кушканны тиешенчә үтәдем. Яңгыр чиләкләп койды. Ө без, җаный, моңа сөендек кенә. Ник дигәндә, фашист самолетлары оча алмый иде. Ничаклы гаскәрнең күченүен тәки белми калдылар. Днепрны кичү сират күперен кичүдән ким булмады. Монда безне фашист күрде, хәйләбезне аңлады. Ярсып, иренен чәйнәп, барлык коралларыннан атты. Барыбер теге якка чыктык. Беренчеләр сафында мин дә бар идем. Менй инде без Лютежда. Әйткәнемчә. Киевка кузгалырга әмер көтәбез, һәммәсе әзер. Шулчак, җылы җил исеп куйгандай, хәбәр таралды: фронт командующиебыз генерал Ватутинга Верховный Башкомандующийдан телеграмма килгән. Ул без башлаячак һөҗүмне сузмаска, Киевны алтынчы ноябрьдан да калмыйча алырга кушкан. Ничек инде куанмыйсың моңа?! Дөньяны җимерердәй булып, безнең туплар ата башлады. Төтен таралырга өлгермәде, яңгыр басылды, күк аяза төште һәм атна буе тик яткан очкычлар эшкә кереште. Танклар кузгалып китте. Алар артыннан, «ур-ра!» кычкырып, без йөгердек. Мин — разведчик бит, гадәттәгечә, гел алда. Безнекеләрнең күпчелеге әле һаман кичүдә. Шуңа күрә уңъ- * як ярда көчләр санаулы иде. Фашист сукыр түгел, моны күреп £ тора һәм, ләгыйнь, безне киредән Днепрга мәтәлдерергә ниятли. 5 Саранча өере кебек киләләр. Беренче ыргылуларын авызлыкладык, х икенчесен, өченчесен... Автоматтан аттым, хәнҗәрем белән чәнче- ♦ дем, кулларым белән будым, типтем, тешләдем... Чигенмәдек. в Артка борылып карамадык. Ник дигәндә, ышандык: тагын аз гына о түзсәк, төп көчләр килеп җитәчәк. Аннары... әнә сугыш кыры ты- 5 нып калды. Хәзер коралларны тәртипкә китерергә, старшинадан Ё яңа дискылар, гранаталар алырга, бәлки тамак ялгарга да мөм- * кин булмасмы әле. Ашамаган, чәй эчмәгән солдат солдатмыни ул?! ? Безнең дивизия тулысынча диярлек Урал, Себер ягы егетләреннән _ тора. Ә алар чәйнең кадерен белә! Иң әүвәл сугыш кирәк-яракла- - рын хәстәрләп куйдык. Ник дигәндә, ашамый-эчми торып була, ә s патрон, гранатасыз — юк. Сугышта шуннан да яманы юк. Эчкә * җылы кермәсме дип, кәтилүктән тәмләп чәй эчәргә керешкән генә идем, безгә таба фашист танклары килүе күренде. Карыйм күзне ачыбрак: танклар түгел, үзйөрешле орудиеләр икән. Руслар әйтмешли, керән әче тормадан татлы түгел дигәндәй, барыбер корыч аждаһа инде, башнясы гына юк. Ян-якка ату өчен бөтен гәүдәсе белән борылырга тиеш бу соры хәшәрәт. Безнең окопларга таба үрмәлиләр. Ярар, чәйне ахырдан эчәрбез инде, алайса, дим. Эссе булмагае әле монда, дим. Ата-ата киләләр тегеләр. Әле алга, әле артка туп төшеп ярыла. Окоп төбенә чүмәшсәң, өскә туфрак ишелүе бар, чүмәшмәсәң — кыйпылчыклар кигәвен өередәй оча. Тереләй күмелеп калу хәтәррәк дип, окоптан чыктым. Ике кулда ике граната. Танкка каршы ташлый торганнар. Алгарак шуыштым. Аждаһалар якынлаша. Берсе алдагы окопларыбыз өстендә борылгалап, аларны ишә башлады. Үтеп киткәч, арттан моторны яндырмасыннар дип. шулай эшли моны немец. Каршы киттем. Ике ара унбиш* егерме колач калгач, бисмилла әйтеп, гранатаны томырдым. Колакларымны тондырып, бик каты шартлады. Башны калкытып карыйм: төтенләп ята бәдбәхет. Читкәрәк шуыштым. Кыйгачлап үз окобыма чыгарга исәп. Булмады: икенче машина юлымны бүлде. Соңгы гранатам белән өченче аждаһаны шартлатканда, әллә ничә җирдән яраланган идем инде. Алдымда кинәт ут чүмәләсе калыкты. Текә таудан аска тәгәрәгән арбадан егылгандай булдым. Өсте- мә бүрәнәләр ишелде сыман. Бер нәрсә уйларга өлгермәдем. Ишетмәдем дә, тоймадым да... Туганнар каберенә җирләр өчен казып алганда селкенеп куйганмын. Йөрәкне тыңлап карасалар — акрын гына тибә икән. Госпитальдә күзләремне ачтым. Берсеннән икенчесенә күчерделәр. Кистеләр, тунадылар. Иртәгә менә аяк белән бәхилләшергә туры килә... Ичмаса тел ачылсын иде тизрәк. Юкса Җиңү көнендә «ур-ра!» кычкырмыйча утыру бер дә килешмәс! Синең белән дә чүкердәшәсем бик-бик килә, Гөлҗәннәт? Син мине көтәсеңдер, айбикөм? Көтәсең. Зарыгып, сагынып көтәсең. Мин инде озакламам, җаным. Сугышулар бетте инде миңа. Ә сүзебездә тордык без: Киев алтынчы ноябрьда азат ителде. Фашистны шактый дөмбәслисе бар әле барлыгын. Моны инде бүтәннәр башкарыр. Аяксызларны сугышка җибәрмиләр. Пехотада тәписез берни майтара алмыйсың. Култык таягы белән заводта да эш таба алмавың мөмкин әле... Авторның күргән-белгәннәре Рядовой Хәсән Заманов терелә, озакламый теле дә ачыла. Һәм ул, җаен туры китереп, Тамарага үзенең Гөлҗәннәте барлыгын әйтә. Керфекләре яшькә манчыла моңсу ханымның, ләкин ул ни актан, ни карадан бер сүз әйтми. Госпитальдән киткәндә ул Хәсәнне поездга озата төшә, тыйнак кына саубуллаша да перронга чыгып баса, вагоннар күздән югалганчы карап кала. Аннары кич утырып хатлар да яза ул үзенең зәңгәр күзле дустына. Госпитальгә Уралдан җавап хатлары килә: Тамараны кунакка чакыралар. Шәфкать туташы вәгъдә дә итә, әмма һаман вакыт таба алмый... Җиңү көнендә Хәсән Замановның урам яңгыратып «ур-ра!» кычкыруын күпләр хәтерли. Кич ул клубка килә. Холкына турылыклы калып, күзгә кереп торган җиргә түгел, ә кырыйгарак утыргангамы, исемен телгә алучы да, түрдәге өстәл янына чакыручы да булмый аны. «Җиңү хакына аякны калдырып кайттым, кайтуга мин инвалид башым белән муеннан эшкә чумдым. Онытмаска тиешләр иде мине дә»,—дип уйлый Хәсән, үпкәсен Гөлҗәннәткә дә сиздерми генә. Ләм-мим эндәшми. Карап утыра. Уйлана. Бераздан үзен үпкәләткән башлыкларны хаклыга саный башлый. Эшкә кергәнсең икән, утыз икең даулаганга кергәнсең. Пенсияң тамагыңны туйдырырлык булмаганга кем гаепле? Дәрәҗәңә күрә әҗере. Әнә анда өстәл янында күбесе капитан да майор. Дан орденнары, Александр Невский, Суворов, Кутузов, тагын әллә нинди бүләкләрнең тулы кавалерлары... Ә син ике-өч медаль кисәгең белән түргә титакламак- чы буласың. Гөлҗәннәт әйтә әйтүен: «Әгәр,— ди,— синең урында җебемәгәнрәк бүтән кеше булса, Мәскәвенә кадәр барып җитәр иде, дөреслекне таптырыр иде,— ди.— Йолдызың да булыр иде. пенсияң дә җитәр иде, квартирның да рәтлерәген бирерләр иде»,—ди. Әлбәттә, бирерләр иде. Ләкин ул йолдызны эзләп табасы бар шул әле. Ничек итеп эзлисе — менә мәсьәлә кайда. Пенсия рәтләтеп йөргәндә шунда язып утыручыга сүз каткан иде дә, ахырдан ник авыз ачуына үкенеп бетә алмады. Көлде генә ул адәм. Хәсәннең янган, тишекле иске шинелен күздән үткәргәч, башының чатнавы-чатнама- вы белән кызыксынды. Теле әйтеп бетермәгәнне күзләреннән укыды аның Хәсән. Авыр контузиядән соң Герой гына түгел, мин маршал диючеләр дә бар бездә, туганкай, дияләр иде ул күзләр. Кызгану күрде Хәсән ул күзләрдә. Терелеренә бер төрле дә ышаныч калмаганнарга госпитальдә табиплар шулай карый... Хәсән мескен түгел, жәлләүгә мохтаҗ түгел. Хәсән шулай фикер йөртә. Гөлҗәннәтнең ара-тнрә әйтеп куйган шырпылы сүзләрен гүя ишетми дә. Өйгә кайткач, үзенең солдат кружкасына тутырып хәмер сала. Юаная башлаган хатынының биленнән кочып: — Кайгырма, айбикәм. Бәхет җир өстендә булмаса, җир астында табылыр, — ди. Сүзен җилгә очырмый: шахтага төшә. Алты ел буе аста эшли: рельсларны ябыштырып юл сала, кысылган һава яки су килсен өчен торбалар суза, газ кудыргыч җиһазларны түшәмгә беркетә, шахта машиналарын төзәтә. Кайда эш туктала — Заманов шунда. Ашыгыч ярдәм кебек килеп тә җитә, эретеп ябыштыру аппаратын көйләп, түшәм терәүләрен энҗе нурлар белән коендыра- коендыра, тимер кисә, тимер ябыштыра. «Первомайская» шахтасы җитәкчеләре бу тырыш эшчене тиз күреп алалар. Замановның рәсе- ме Почет тактасына куела, аңа Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырыла. Квартираның да яңасын бирәләр. Курчак өе төсле матур аш бүлмәсендә җиңнәрен сызганган көләч Гөлҗәннәт пилмән бөгә, аның янында, ай тирәсендәге якты йолдызлар сыман, ике кызчык — Гөлҗиһан белән Гөлмәрьям бөтерелә. — Кызларым-йолдызларым, — ди бәхетле ата Гөлҗиһан белән Гөлмәрьямнең чәченнән сыйпап, — исән чакта әйтеп калдыра торган васыятем шул сезгә: үскәч, минем һөнәремне үзләштерегез... Хәсән Заманов 1951 елда вафат була. Кызлар, әтиләре васыятенә турылыклы калып, Североуральски- дагы профессиональ-техник училищеда укыйлар, икесе дә электросварщик һөнәрен үзләштерәләр. Еллар үткәч, Гөлҗәннәт, ике кызын ияртеп, Баяновка поселогындагы зиратка килде... Бер төркем эшчеләр койма буендагы кабернең тутыккан рәшәткәләрен алмаштыралар иде. Кабер иясенең Советлар Союзы Герое булганлыгы турында Мәскәүдән хәбәр кайткан... Шәһәр үзәгендәге Тынычлык мәйданына алсу мәрмәрне чүкеп ясалган истәлек таш куйганнар. Аның Алтын Йолдызы да, Алтын Йолдыз астындагы «Советлар Союзы Герое Хәсән Замановка» дигән сүзләр дә тутыгуга мәңге бирешми торган затлы сары металлның кайнар эретмәсе белән йөгертелгән. Гөлҗиһан искергән рәшәткәне кискәндә эреп аккан һәм җиргә төшеп югала барган ахактай тамчыларга карап уйга чумды. Әнисе дә, сеңелесе Гөлмәрьям дә шундый авыр халәттә. Ничә кат килделәр алар шулай өчәүләп, күпме яшь түктеләр әнә шул тимер рәшәткәләргә тотынып. Бу минутта да эрегән металл түгел, өчесенең ачы күз яше җиргә тама шикелле тоелды аңа. Өчесе дә тавышсыз-тынсыз гына елыйлар иде. Яшьле күзләрендә әрнүле сагыш, сагыш, сагыш... Кабер өстенә «Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов. 1912—1951» дип язылган яссы, шома ташны бастырып куйдылар, һәммәсен дөрес язганнар. Эх, мең тугыз йөз кырык өчнең ноябренда ук шулай дөрес язган булсалар... Кабер янындагы өч җанның дөньясын моң, моң, моң сарды... Аларны шунда рәсемгә төшерделәр. Бу рәсем хәзер миндә. Кабер. Рәшәткә янында өчәү. Сагышлы күзләр. Мин һаман уйланам. Әгәр ялгыш бер хәрефне төзәтү дистә елларга сузылмаган булса... VWW-AAAAAA