Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢ СЫЗГАНЫП ЭШЛӘР ЧАК

Рафак Тимергалинга 50 яшь азан шәһәренең Ленин районында урнашкан мәһабәт Пресса йортының җиденче катындагы эш бүлмәсенә барып керсәм дә. тормыш һәм семья хәл-әхвәлләре уңае белән аның иркен һәм матур фатирына кагылсам да, исәнлек-саулык белешүнең татарча гадәти ритуалларыннан соң, китап шкафларына күз салам. Киштәләрнең тулылана баруына игътибар итәм, кайберләрен актарып та карыйм. Аның квартирасында да, эш бүлмәсендә дә төрле темага караган фәнни әдәбият һәм китаплар һаман күбәя бара. Аларның һәркайсында диярлек автографлар— чын күңелдән язылган рәхмәт сүзләре. «Сезгә зур ихтирам белән..,»— дип, өлкән буын язучы һәм шагыйрьләр үз хезмәтләрен бүләк иткәннәр. Алтмышын- чы-җитмешенче елларда әдәбиятка килгән яшьләр исә ачыктан-ачык: «Укытучыма...» «Өйрәтүчемә...» «Кулыма каләм бирүчеләрнең беренчесе Сез идегез...» яисә «Минем күпме генә әсәр Сезнең кулдан үтмәде икән инде? Шулар өчен рәхмәтемнең бер очкыны булсын иде бу истәлек» кебек ихлас сүзләр язып имзаларын куйганнар, һәм бер дә урынсызга түгел, чөнки ул китапларның дөньяга чыгуына, яки матбугатта беренче бәя алып, укучыларга тәкъдим ителүенә дә аның көче кергән, катнашы булган! Шуның белән бергә ул тәрҗемә иткән китап һәм брошюралар, аның тәрҗеК маләре кергән политик-экономик, адабитеоретик, фәлсәфи һәм тарихи хезмәтләр, төрле җыентыклар бит әле никадәр! Инде бераз олыгая төшеп, чигәләрендә көмеш бөртекләр күренә башлауга да карамастан ул һаман элекке — студент еллардагы кебек, рәхәтләнеп көлеп җибәрә, җор телле, үткен сузгә аптырап калмый һәм, кирәк икән, нинди генә шартларда булмасын, үз фикерен принципиаль рәвештә яклый торган ирегет... Әйе, нәкъ үзе— 1928 елның Октябренда Актаныш районының Иске Байсар авылында туган, Пучы урта мәктәбен һәм аннан соң В И Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган югары белемле филолог; илленче елларда «Татарстан яшьләре» (ул вакытта «Яшь сталинчы» дип ата- рак та хәтерли торгандыр. Гомумән, Рафак Тимергалинның бетен тормышы һәм иҗат эшчәнлеге вакытлы матбугат һәм әдәбият белән бәйләнгән. Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлагач та ул журналистика һәм әдәбияттан аерылмады— КПССның Татарстан өлкә комитетында матбугат, радио һәм телевидение секторы мөдире булып эшләгән елларында Татарстандагы һәм бигрәк тә Казанда чыга торган газета-журналлар эше белән ныклап таныша, тыгыз элемтәдә була һәм еларга юнәлеш бирүдә катнаша. Моннан уналты ел элек, «Социалистик Татарстан» газетасы баш редакторының беренче урынбасары булып эшли башлагач, аңа әнә шул «танышлык» зур ярдәм күрсәтә. Республика газетасының эше бик катлаулы. Аның көн саен чыгачак һәр санын алдан ук кирәкле материаллар, әһәмиятле һәм актуаль материаллар белән тәэмин итәргә кирәк — чөнки газета көнгә генә түгел, сәгатькә соңга калуга да түзә алмый, һәр көн санының эчтәлеген Һәм шул санда яктыртылырга тиешле үзәк темаларны алдан планлаштыру, редакциянең районнардагы махсус корреспондентлары белән даими бәйләнеш, булачак мәкаләләр авторларына киңәшләр бирү, материалларның фактик дөреслеген һәм сыйфат дәрәҗәсен билгеләү, аларга төзәтмәләр кертү, көн саен укучылардан килеп торган дистәләрчә хат-хәбәрләр белән танышу һ. б. — бо- ларны кем генә исәпкә алып бетерергә мөмкин икән?! Шулар белән бергә үк, үзәктән телетайп аша килә торган официаль документларның, чит ил хәбәрләренең һ. 6. дөрес тәрҗемә ителүен дә игътибар белән тикшереп барырга кирәк. Тагын да өстик: Р Тимергалинга газетаның промышленность һәм авыл хуҗалыгы, совет төзелеше бүлекләре хәзерләгән материаллар өчен дә. шулай ук әдәбият-сәнгәть һәм гомумән культура мәсьәләләренең газетада ничек чагылуы өчен дә җавап бирергә кирәк. Менә ничә еллар инде газетада һәр атна саен чыгып килә торган махсус «Әдөбият-сәнгать сәхифәсе»н даими оештырыл баруда да аның хезмәте зур. Газета укучылары тарафыннан көтеп алына һәм яратып укыла торган ул сәхи» фолөрдо өлкән буын язучыларыбызның да хәзер инде үзләре әдәби хәрәкәтнең тәбәне җигелеп тарта торгам «урта буын» дип аталучыларның да шул*< белә- бергә яшьләрнең до күпме проза һәм поэзия әсәрләре, тәнкыйть ■ -ллары ла иде) газетасының бүлек мөдире һәм күп еллар буена шул ук газетаның редакторы да булып эшләгән Р. Тимергалин. Поэзия сөючеләр исә аны яшьлекнең ярсу хисләре белән өртелгән «Безнең таңнар» дигән шигырьләр җыентыгы авторы була басылып чыкты. Культурабызның актуаль мәсьәләләрен күтәрүдә, тәнкыйтьчеләрне һәм әдәбият галимнәрен, театр, музыка, сынлы сәнгать белгечләрен газета тирәсенә туплауда гомумән «Социалистик Татарстан» редакциясе һәм аның бүлекләренең актив эшләвен күрсәтергә кирәк. Әдәбият һәм сәнгатебезнең үсеше, чәчәк атуы өчен боларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын әйтеп тә торасы юк. һәм менә шул эшләрне оештыруга, аларга юнәлеш бирүгә газетаның баш редактор урынбасары Рафак Тимергалин үзеннән гаять зур өлеш кертә. Төрле елларда Казан шәһәр советы депутаты булып сайланган һәм күп еллар инде КПССның Казан шәһәр комитеты члены, республика Халык контроле комитеты члены Р. Тимергалинны җәмәгать эшлеклесе буларак та яхшы беләләр. Күлләр аның хезмәте авырлыгын һәм җаваплылыгын аңлый. Үтенеч белән килгәннәр дә байтак. Үпкәләүчеләр дә очрарга мөмкин. Нишлисең, төрле хәлләр булуы табигый. Журналист янына — принципиаль һәм' таләпчән оештыручы янына киләләр бит ул кешеләр. Р. Тимергалинга 1968 елда ТАССРның, ә 1978 елда РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемнәр бирелде. Димәк, татар совет журналистикасы өлкәсендә озак еллар һәм нәтиҗәле эшләнгән. Инде зур тәҗрибә тупланган, эшләү стиле ныгыган, коллектив белән мөнәсәбәтләр юлга салынган. Шулай да алдагы эшләрнең дә очы-кырые күренми, һаман күбрәк көч куеп, җиңне ныграк сызганып хезмәт итәсе көннәре алда әле. һич авырмыйча, хәзерге сәламәтлегеңне саклап, бөтен талантыңны җигеп, тагын да активрак хезмәт итүеңне телибез, Рафак дус Тимергалин!