Логотип Казан Утлары
Әкият

ШУКТУГАН

Кояш чыкты, җир йөзен җылытты. Урманнарда, яшел аланнарда чәчәкләр, үзләренең ал, кызыл, сары, зәңгәр керфекләрен ачып, кояшка елмайдылар. Әнә инде эшчән бал корты да, чәчәктән- чәчәккә кунып, без-з-з, без-з-з итеп, татлы ширбәт җыя. Чуар бизәкле күбәләкләр иртәнге саф һавада очып-мәтәлеп уйныйлар. Җитез тиен ботактан-ботакка сикерә, чикләвекләр эзли. Куак артында, куян сагалап, хәйләкәр төлке посып утыра. Куе булып кура җиләге үскән чытырманлыкта кәкре тәпиле йөнтәс аю җиләк ашап йөри. Күл буенда үсеп утырган биек наратта карт тукран — Тук-Тук бабай йокысыннан уянды. Аның томшыгы без кебек үткер, ук кебек җитез. Әлеге нарат кәүсәсендәге тишектә ул үзенә уңайлы оя корган. Җәен-кышын шунда яши. Тук-Тук бабай урмандагы агачларны дәвалый. Үзенең без-том- шыгы белән агач кайрысын тишә дә аннан корткыч бөҗәкләрне чүпли. Тук-Тук бабай белән бергә аның Шуктуган исемле оныгы да яши. һәр көн иртән, кояш күтәрелеп, ярканатлар йокыга талдымы, Тук-Тук бабай эшкә тотына: агачларны тукылдатып карый, алай- болай сырхаулап китмәгәннәрме, кайры асларына корт төшмәгәнме, ботакларын зарарлы бөҗәкләр кимермиме дип тикшерә. Урманда агачлар бихисап күп, шуңа күрә Тук-Тук бабай иртәдән кичкә кадәр алны-ялны белми эшли, ә оныгы Шуктуган көне 6ve уйный, шаяра: ботактан-ботакка оча, күбәләкләр куа. кечкенә кәлтәләрне куркыта. Шулай уйный-сикерә торгач, бик эсселәп китсә, күлгә төшеп су коена. Карыны ачса, тизрәк оясына ашыга. Ә анда барысы да әзер. Тук-Тук бабасы аңа татлы-татлы җиләкләр, симез- симез бөҗәкләр әзерләп куйган була. җайлап утырды да, койрыгын датырга! Тук-тук! Бөтен урман яңгырап китте, тирә-якка вак-вак . йомычкалар, кайры кисәкләре чәчрәде. — Менә, ичмаса, минем улым! Менә, ичмаса, минем Шуктуга- ным! — дип, оныгын мактады Тук-Тук бабасы. Ләкин күп тә үтмәде, Шуктуган эштән туйды. — Артык эшлисем килми, арыдым! — дип зарланды ул бабасына. Томшыгым да авырта, муеным да сызлый. Су коенасым килә, җибәр инде мине, бабакай! — ^[рый алайса, бар! — дип баш какты Тук Тук бабай.— Тик озак йөрисе булма, тиз генә коен да әйләнеп кайт. Караңгы төшкәнче бу юньсезләрне чүпләп бетерергә кирәк безгә. Шуктуган моңа бик куанды, бөтен ару-талуларын онытып, бер чуар күбәләк артыннан куып китте. Шулай итеп, ул бик озак шаярып йөрде һәм тора-бара чыннан да арыды. Аның өстәвенә карыны да ачты. Ниһаять, Шуктуган үзенең оясына әйләнеп кайтты. Анда ул кичәдән калган берничә кипкән җиләк белән тамак ялгады да күлгә төшеп су коенды. Аннары оясына кереп татлы йокыга талды. Аны Тук-Тук бабасы кайтып уятты: — Әй, улым, улым, нишләп минем янга әйләнеп килмәдең? — диде ул аңа.— Мин көне буе ялгызым тир түктем, тик барыбер кортларны юк итә алмадым. Әйдә тизрәк, бөтенләй караңгы төшкәнче эшне бетерик. — Тагын кайры каезларгамы?! — дип шыңшыды Шуктуган.— Алай интеккәнче, мин, алайса, ярканат янына барыйм әле. Ул мине, томшык авырттырмый-нитми генә, бөҗәкләр тотарга өйрәтер. Күрерсең менә, очып барган уңайга гына аларның йөзесен, меңесен эләктерермен. Бабасы бер сүз дә дәшмәде. Шуктуган ярканатлар яши торган ташландык йорт янына барды да бер куакка яшеренеп көтә башлады. Менә караңгы төште, черек төпләрдә тычкан утлары кабынды. Мәче башлы ябалак ауга чыкты. Үзенең яры канатларын тавыш тынсыз гына җилпеп, алан өстеннән ярканат очып узды. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы булса да, һичбер агачка бәрелмәде. Әмма көннәрдән бер көнне Тук- Тук бабай оясына бик борчылып, хафаланып кайтты. — Эшләр харап, улым, урманга кара болыт булып төрле хәшә рәтләр ябырылды,— диде ул оны ♦ гына.— Бер ялгызым гына алар- = ны чүпләп өлгерә алмам. Әйдә, - бергәләп барыйк, юкса, урманыбыз бөтенләй һәлак булыр. — Сөйләмә юкны, бабакай! — “ диде Шуктуган гаҗәпсенеп.— Ни- ♦ чек инде шул вак-төяк бөҗәкләр = бөтен урманны юк итә алсын! 2 Ләкин ул бабасы белән бәхәс- < ләшеп тормады, бергәләп урманны г коткарырга, юкә-каеннарны, чыр- 2 шы-наратларны дәваларга аның а. белән очты. Менә алар бер карт юкәгә барып кундылар. Шуктуган ботакка < агач кәүсәсенә терәп, тотынды тукыл- ° Аның май коңгызларын' искиткеч оста аулавын күреп, Шуктуган гаҗәпкә калды. — Ярканат абзый, мине дә шулай караңгыда бөҗәкләр тотарга өйрәт әле! — дип үтенде ул аннан. — Әйдә, сынап карыйк,— диде ярканат.— Тик менә синең бу томшыгың андый эшкә ярар микән? Бу томшыгың белән сиңа бөҗәкләрне кайры астыннан казып алу уңайлырак. Аннары синең минеке ише колакларың да юк. — Ә нигә кирәк андый колаклар? — дип сорады Шуктуган. — Ничек инде нигә?! — дип гаҗәпләнде ярканат.— Мин менә урман аша очып барганда әкрен генә чиелдыйм. Тавышым уземнән алдан оча, агачфәләнгә яки берәр бөҗәк-коңгызга барып бәрелә дә, дулкын-дулкын булып, кире үземә әйләнеп кайта. Мин аны шушы колакларым белән шунда ук тотып алам. Бөҗәк булса, кабып йотам, агач булса, читләтеп-уратып узам. «Ярый, мин дә сынап карыйм әле», — дип уйлап куйды Шуктуган. һәм шунда ук һавага күтәрелеп, бар көченә чәрелдәп җибәрде. Тыңлап карый, әмма һичбер тавыш ишетелми — нинди дә булса коңгызга бәрелеп кайтаваз кире килми. Шунда ул дөм-караңгыда утырган бер чыршы башына килеп бәрелде дә җиргә егылып төште. Таң да ата башлады. Тәмам ачыккан, йончыган Шуктуган үз оясына кайтырга булды. Оча бу шулай түбәнтен генә һәм күрә: бер сазлык янында, әрекмән яфрагы астында гөберле бака посып утыра. Кымшанмый да, селкенми дә. Аның яныннан гына бер кырмыска узып бара. Шунда баканың авызыннан ялт итеп озын теле сузылып чыкты да кырмысканы эләктереп тә алды. Аның артыннан шулай ук ансат кына бер симез суалчанны кабып йотты. Йотты да тагын сагалап утыра башлады. «Тукта, мин дә шушы бака кебек булдыра алмам микән?» —дип уйлап алды Шуктуган. Карый: гөмбә эшләпәсе өстендә бер әкәм-төкәм үрмәли. Шуктуган аны теле белән электәреп алырга омтылса да, өлгерә алмады. Әкәм-төкәм шунда ук үзенең кабырчыгы эченә кереп качты. Гаҗәп, ничек итеп тота икән аларны гөберле бака?! — Минем телем синеке кебек кыска түгел шул, — дип җавап бирде аңа бака. — Менә күр: ул шундый озын, җитез һәм ябышкак. Бер генә чебен-черки дә, бер генә бөҗәк тә аннан ычкына алмый. Биредә тамак ялгар әмәл таба алмагач, Шуктуган ары китте. Караса, ни күрсен: аландагы сазлыкта урман шөлдие — вальдшнеп йөри. Шөлди үзенең озын томшыгын сазлавыкка батыра да бераз тыңланып тора, аннары тиз арада җир астыннан симез-симез кортлар сөйрәп чыгара. «Булды бу болай булгач! — дип уйлый Шуктуган. — Озынлыгы белән минем томшык та аныкыннан калышмый. Шулай булгач, ник әле миңа да аның кебек җиңел генә эшләмәскә!» Шуннан соң Шуктуган шөлдигә якын гына бер түмгәккә барып кунды да томшыгын сазга батырды. Ләкин күпме генә шулай утырса да, һичбер нәрсә эләктерә алмады, тик томшыгын гына саз бапчыгына буяп бетерде. — Әйт әле, зинһар! — дип ялынды ул шөлдигә. — Ничек итеп син җир астыннан ризык табасың? Юкса, минем дә томшыгым озын, тик барыбер сыңар бөҗәк тә тота алмыйм. — һә-әй, энем! — диде шөлди. — Минем бу томшыгым җир ас тында кайда нинди корт, нинди суалчан кыймылдаганын да ишетә белә. Ә синеке озын булса да, алай сизгер түгел. Шуңар күрә лә тота алмыйсың... * — Юк, булмый икән болай, — дигән фикергә килде Шуктуган.— Минем томшыгым җир астында яткан кортларны сизә белми, колагым, ярканатныкы кебек, тавыш дулкыннарын тота алмый, телем гөберле баканыкы кебек җитез түгел. Иң яхшысы миңа агач кайрысы каезларга, шуннан төрле бөҗәкләр чүпләргә кирәк. Юкса, болай йөреп ачка үлүең ихтимал! ф Менә ул үзенең туган оясына кайтып та җитте. Тик ни булган j- соң әле бу урманга?.. Агачларның яфраклары тәмам саргайган, тет- g кәләнеп-бөтәрләнеп беткән. Каеннар шәп-шәрә, кошлар сайравы * ишетелми. Хәтта яшь куакларда да яфрак әсәре калмаган, куян ба- > ласы сыеныр урын да юк. һәркайда тынлык, үле тынлык. Тик кип- = кән яфракларның шыбырдашып җиргә коелганы гына ишетелә. ♦ Шуктуган кычкыра-кычкыра бабасын эзли башлады, әмма аңа = бер нинди җавап бирүче булмады. Аның тавышын ярый әле керпе ° ишетте. < — Әй, нәрсә болай сөрән саласың? — дип сорады ул Шукту- ~ ганнан. — Кайда минем бабакаем? Кая китеп югалды бөтен киек-җан- * варлар? — диде Шуктуган еларга җитешеп. — Безнең урманны корткыч хәшәрәтләр басып алды,— дип җа- 2 вап бирде керпе. — Алар агач яфракларын ашап бетерделәр. Җәнлекләргә тукланырга азык, сыенырга куак калмады, шуңа күрә a алар бу урынны ташлап киттеләр. Синең бабаң барча кошларны җы- ’ ярга, шулар белән бергә хәшәрәтләрне юк итәргә китте. Ә син. Шук- туган, кайда булдың шул заман? Шуктуган аңа җавап кайтармады, оясы ягына очып китте. Шунда күрә бу: күл ягыннан Тук-Тук бабай очып килә. Ә аңа хисапсыз күп урман кошлары — песнәкләр, кызылтүшләр, миләш чыпчыклары, кәккүкләр ияргән. Үле урманга шунда ук җан керде. Тукраннар кайры каезларга, корткыч хәшәрәтләрне чүпләргә керештеләр. Песнәкләр яфрак асларына поскан бөҗәкләрне пыран-заран китерде, миләш чыпчыклары җиләк-җимешне тишеп кергән кортларны шуннан сөйрәп-сөй- рәп чыгардылар, кызылтүшләр һәм карлыгачлар һавада очкан корткыч күбәләкләргә ташланды. Тук-Тук бабай Шуктуганны күреп алды. — Әйдә, улым, тизрәк, кил минем яныма. Урманны коткарырга булыш! — дип кычкырды ул аңа. Менә Шуктуган бабасы янәшәсенә, нарат ботагына барып кунды. Тырнаклары белән ботакка ябышты, койрыгын агач кәүсәсенә терәде. Кайры астыннан бер кортны, аннары икенчесен, өченчесен чокып чыгара башлады... Шулай итеп, кошлар көне буе тир түгеп эшләделәр. Кичкә кадәр урманда бер корткыч та, бер хәшәрәт тә калмады. • Ә иртәгесен үле урман яңадан шаулап-гөрләп яши башлады. Җиләс җил ак каеннарның, шыбырдык усакларның яфракларын лепер- дәтеп уйнады. Шаян күбәләкләр чәчәктән чәчәккә кундылар. Куян балалары яшел үлән арасында мәтәлчек атыштылар, йөнтәс аю. ба лаларын ияртеп, күлгә су коенырга килде, керпе үзенең нәниләрен сыйлар өчен йөгерә-йөгерә гөмбә җыйды, ап-ак сабаклы «урман итен» үткер чәнечкеләренә кадап оясына ташыды. — Менә шулай, улым! — диде Тук Тук бабай Шуктуганга. — Син хәзер зур инде. Үзеңә үзең азык таба аласың, агачларны да үзең дәвалый беләсең. Хәзер без синең белән бергәләп корткычларга каршы көрәшербез, урманыбызны сакларбыз.