Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Хәкимҗан Халиков Әллә нинди Безнең әни сабыр гына. Тик абыем Сабир гына Үзәгенә үтә һәр чак, Әни кызып китә кайчак: — Белмим, нинди баладыр бу?! Кемнән үрнәк аладыр бу?! Йомырка да арчый белми, Арчып бирсәң — ашый белми. Урын-җирен җыя белми, Әйтсәң, телен тыя белми... Син, Сабирҗан, әллә нинди?.. Энеңне күр, әнә нинди! Нәрсә кушсаң — эшли белә. Сүз белән дә «тешли» белә. Ә син берни белмисең,—ди. — Әнием, — дим, — күрмисеңдер. Абый бер эш эшли белә: Чалкан ятып мышный белә. Белә икән Күлдәвектә бал корты Әйләнә дә тулгана, Аның саен канаты Суга ныграк чылана. Ә күзләре... Ә күзләре — Миндә генә, Әйтерсең лә Бар өмет, ди, Синдә генә. Суздым да мин кулымны: — Батасың бит, ябыш,— дим. Үзем шүрлим: — Нечкәбил ЧакХлас микән ялгыш, — дим. Чагамы соң! Карап тора. Нигә икән? Ярдәм кулын Бал корты да Белә икән. Ышанмый Аптырыйм мин Рушанга: Эшләп эштән бушамый. Мин булышсам, тегесе, Әле бусы ошамый. Ошар иде, нишләсен — Беркемгә дә ышанмый. Беркөн безгә килгән бу. — Әй,— дим,— бозау сөзмәсен! Кайчагында мине дә... Аның холкын белмәссең. Сөзеп ега бит инде, Нигә якын киләсең!.. Булыр икән кеше дә — • Әле һаман ышанмый: — Әнә бит, — ди, — бозавың Урыныннан да кымшанмый. Килеп баскач каршына, Бозау шунда «шап» моңа. Барып төште Рушаным. Хәзер инде ышаныр?! Яшь тулса да күзенә, Еламады, түзде ул. Әйтеп куйды соңыннан: — Уйнап кына сөзде ул... Зилә Курчак белән дә Сөйләшә Зилә, Муйнак белән дә Серләшә Зилә. Каз да, үрдәк тә — Аптырый Зилә: — Бик кызык син,— ди.— Бар да дус аңа, Су буендагы Әни кызы мин, Әти кызы мин, Дәү әнинең дә Тәти кызы мин! Тал да дус аңа. Ни бар икән соң Йөзендә аның: Мактап үтәләр Үзен дә аның. Кайсысы туктап: — Кем кызы син? —ди. — Чит кешене дә Ят итми торган, Өсбашы дисәң — Ялт итеп торган Нинди кыз дисәм . Менә кем икән! — Күр әле, син дә Беләсең икән!