Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИСТЛАРЧА ПРИНЦИПИАЛЬЛЕК БЕЛӘН

Бурнаш—татар совет әдәбиятының нигез ташларын салышкан, үз әсәр- В^ләре белән генә түгел, башка әдәбиятлардан тәрҗемәләр белән дә ■ аның социалистик реализм юлыннан үсешенә зур елеш керткән язучы- ларыбыздан берсе Аның әдәби мирасы бай һәм күпкырлы. Бөек Октябрь алдыннан ■■Яшь йөрәкләр» һәм «Таһир-Зөһрә» пьесалары белән киң катлау укучыларның һәм тамашачыларның күңелен яулап алган язучы совет чорында тагын да әһәмиятлерәк әсәрләр тудырды. «Камали карт» (1925), «Хөсәен мирза (1926), «Адашкан кыз» (1927) кебек пьесалары егерменче еллар татар драматургиясенең үсеш юлларын билгеләүдә зур әһәмияткә ия булдылар. Утызынчы елларда языл-ан «Лачыннар» (1932), «Ялгыз Ярулла» (1939) кебек, шулай ук колхоз төзелеше темасына караган «Олы юл белән» (1928), эшчеләр тормышын чагылдырган «Тукучы Әсма» (1931) һәм башка сәхнә әсәрләре аны социалистик чынбарлыкны художестволы чагылдыручы яңа тип әдипләрнең алгы сафында баручы итеп танытты. Гомумән, 2? сәхнә әсәре язган бу драматургны, иң беренче чиратта, заман мәсьәләләренә сизгер булу, актуаль проблемаларны чагылдыруда өлгерлек билгели. Ф. Бурнаш кызыклы һәм үзенчәлекле шагыйрь дә була. Поэзиядә аның новаторлыгы бигрәк тә Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында ачык чагылды. «Ак каен», «Сахра каны», «Әҗәл», «Чәчәктән һәйкәл» кебек поэмалар (ә алар барлыгы утызга якын), күп санлы шигырьләр, аерым хикәя-фельетоннар татар совет әдәбиятының нигезен салышкан әсәрләр булып культурабыз тарихында урын алды. Бездә сатира һәм юморның үсүенә дә Ф. Бурнаш зур өлеш кертте. «Чаян» журналының беренче адымнары турыдан-туры аның исеме белән бәйле, хәтта бу журналның исем кушучысы да ул үзе. Фәтхи Бурнаш мирасын барлау һәм укучыларга җиткерү юлында соңгы елларда шактый гына эшләр эшләнде. Әмма эшләнәсе эшләр дә байтак әле. Әдип пьесаларының бер өлеше бүген дә гарәп алфавитында басылган хәлдә генә яши («Урам кызы», «Хатирә апа» һ. б.), ә бер өлеше исә кулъязма хәлендә шәхси архивында яки театрларда чират көтеп ята бирә (мәсәлән, «Илһам». «Кара касса» һ. б.). Югыйсә, аның әдәби кыйммәтен югалтмый саклаган әсәрләре аз түгел. Поэзия әсәрләренең дә күпчелеге 20—30 нчы елларда дөнья күргәннән соң кабат басылганы юк. Димәк, хәзерге укучы алар белән бүгенге алфавит нигезендә якыннан танышу теләге белдерергә хаклы. Шулай булуга да карамастан, аның әдәби мирасын барлау туплау Һәм дөньяга чыгару өлкәсендә билгеле бер уңышлар бар. Илленче-алтмь шынчы е.ларда Татарстан китап нәшриятында язучының 2 томлык «Сайланма әсәрләрме һәм соңгы Ф вакытта «Яшь йөрәкләр» исемле җыентыгы да дөнья күрде. Алардан чыгып та ♦ Ф Бурнашның драматургиягә керткән җитди өлешен, поэзия өлкәсендә иҗади эш- = чәйлеген чагыштырмача тулы күзалларга, әдәби иҗатының төп үсеш сызыкларын һәм үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкин. Бу иҗатны фәнни өйрән/ өлкәсендә дә кайбер 3 казанышлар бар. Без иң элек Б. Гыйззәт, Г. Халит һәм X. Мәхмүтов хезмәтләрен se күздә тотабыз. ч Ә менә Фәтхи Бурнашның әдәбият һәм сәнгать тәнкыйте, публицистика өлкәсен- г дәге ифрат нәтиҗәле эшчәнлеге бүгенгәчә игътибар үзәгеннән кала килде. Хәлбуки. £ бу мирас ярты меңнән артык мәкалә һәм рецензияләрне, доклад һәм чыгышларны £ үз эченә ала. Әйе. искиткеч байлык! һәм алар Ф. Бурнашны татар совет әдрбиятын — үстерүгә теоретик планда да, практик яктан да җитди өлеш керткән фикер иясе итеп £ характерлыйлар Әдипнең тәнкыйть хезмәтләрендә әдәбият һәм сәнгатьнең заманы ечен'веруча у актуаль мәсьәләләре күтәрелә. Бер мәкалә эчендә генә аларның барысын да >тңләп < алу мөмкин түгел, әлбәттә Шуңа күрә иң әһәмиятлеләреннән берютчәсенә тукталу “ белән чикләнергә туры килә. Әйтик, яңа әдәбиятның характерын ачыклау һәм аның нигез принципларын үз- >. ләштерү мәсьәләсенә Ф Бурнаш тәнкыйтендә аеруча зур урын бирелә Яңа, социа- $ листик әдәбият һәм сәнгать нинди булырга тиеш? Аның төп нигезләрен нәрсә тәшкил итәчәк?*Егерменче еллар әдәбияты һәм сәнгате алдында бөтен кискен nets белән . торган, тәнкыйтьтә кайнар бәхәсләр тудырган сораулар бу. Хәзер, бүгенге яеннәр _ югарылыгыннан торып караганда, ул бәхәсләрнең предметы ачык булып, ә югарь - ~ дагы сорауларга табылган кайбер җаваплар артык гади кебек тоелырга да мөмкин =; Ләкин ул елларда яңалык һәр өлкәдә әле туып кына килә Идея-эстетик шартлар ~ гаять катлаулы. Күпчелек иҗат кешеләре марксизм-ленинизм эстетикасын үзләштерү — юлының башында гына тора. Мәсәлән, футуризм һәм имажинизм кебек агым тарафдарлары татар культурасы эшлеклеләре арасында да була. күренеклеләре — Гадел Кутуй. Кави Нәҗми » Мәҗит Әсгать. Алар чын күңелдән яңа әдәбият һәм сәнгать өчен көрәшәбез дип - уйлап, ияңа» форма эзләп мавыгуларны пропагандалыйлар. Алдынгы тәнкыйть һәм S әдәбият гыйлеме бу хаталарны ачып салырга тиеш иде Шулай була да Мәсәлен ' Г. Ибраһимов мондый мавыгуларны бер дә өнәми. («Татар әдәбияты» исемле мәка- лесе.) Г. Сәгъди. Г Нигъмәти кебек тәнкыйтьчеләр дә мәсьәләгә аек караш белән киләләр. Бу агымнар белән бигрәк тә Ф. Бурнаш принципиаль төстә, эзлекле кәрәш алып бара. Дөрес, ул баштан ук тәмам өлгергән, хакыйкатьне тирән аңлаган марксист тәнкыйтьче тесендә тәкъдим ителә алмый. Аның үсеше күз алдында бара. Ул, мәсә лән, 1924 елда «Безнең юл» журналының 3 санында басылган «Матбугат һем одә бият» исемле мәкаләсендә яңа тәҗрибәләрне берьюлы читкә кагу ягында тормый Ләкин монда ук инде Ф. Бурнашның бу мәсьәләгә бик сак караганлыгы аңтшыла «...Мәгълүм агымнарның (футуризм, имажинизм, индивидуализм турында суз бора) тиешле шартлары әле үзләштерелмәгәннәр.—ди ул,— һәммәсендә дә диярлек әле форма белән мәгънә, мөндәриҗә арасындагы мөнәсәбәтләр тиешле калыпларына керә алмаганнар». Шуннан чыгып, автор, мәсьәләгә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү максаты белән, түбәндәге сүзләрне яза: «Яшь фикерләрнең, яшь хисләрнең эшләүләренә киң юл бирү эчен, бу хакта матбугат битләрендә фикер алышуларны ешайтырга, төрле маузугләрда бәхәсләр ясый торырга, әдәби агымнарны киң хезмәт гаммәсенең идеология, фикер дәрәҗәсе хисси хосусиятләре күзеннән карап, сәламәт марксизм тәнкыйтеннән үткәрә торыр:п кирәк. Югыйсә, әдәби яттагы форма, мәгънә һәм аларның мөнәсәбәтләре мәсьәлә сендә дә. тел мәсьәләсендәге кебек үк. гайре табигый хәлләр туарга . мемкин» Үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә Ф. Бурнаш әдәбият һәм сәнгатьнең киң кат лауга аңлАешлы булырга тиешлеге, халык ихтыяҗларын чагылдырырга, аларга дөрес идея-эстетик тәрбия бирергә, көрәшкә һәм иҗатка рухландырырга тиешлеге мосье лолоренә кат-кат әйләнеп кайта «Безгә эшче эчен, крестьян өчен аның үз тормышын, үз көрәшен, үз хокукын бетен яклары белән һәм ул аңларлык телдә формаларда бирелгән әсәрләр, шулай ук тормышның нинди даирәсе**»” —нДи тармагын (|. 163 нан алынмасын — ләкин һәр хосусияте белән аңа аңлаешлы, аның хисенә, рухына ятышлы иҗади парчалар, хикәя, романнар бирергә кирәк»,— дип яза ул «Алтынчы елга каршы» дигән мәкаләсендә. («Кызыл Татарстан», 1925, 27 июль.) Күренә ки, тәнкыйтьче эзләнүләргә дә, иҗади тәҗрибәләргә дә һич каршы түгел. Ул В. И. Ленинның әдәбиятта һәм сәнгатьтә иҗат иреге булырга тиешлеге турындагы өйрәтмәләренә таяна. Иҗади эзләнү-тәҗрибәләр партиячел һәм халыкчан нигезләрдән аерылмаска тиеш — төп фикер шуңардан гыйбарәт. Имажинизм, футуризм үзләренең асыл *хасиятләре белән ук реалистик сәнгатькә ят күренешләр. Аларны татар культурасында тергезергә омтылышның зарары тиз күренде. Мондый мавыгуларның әдәбиятны укучыдан ераклаштыру юлына алып керү куркынычы хакында Ф. Бурнаш та ачык яза. Формаль новаторлык әсәрнең эчтәлегенә зарар китерердәй коры сүз уйнатуларга китерә, дигән фикергә килә ул. һәм шуны конкрет мисаллар ярдәмендә раслый. Ф. Бурнашның яңа әдәбият һәм сәнгать турындагы фикерләре чагыштырмача тулы һәм бер бөтен рәвештә К. Нәҗми һәм Г. Кутуй белән полемика төсендә язылган мәкаләләрендә ачыла. Бәхәс-полемика 1926 елда «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә бара. Кайвакыт, кайнарланып китеп, авторлар бер-берсенә артык катылык белән дә бәрелгәлиләр. Ләкин бу бәхәснең әһәмиятен алар гына төшерә алмый. Ул кайбер яшь иҗат көчләре арасында яшәп килгән ялгыш карашларны ачыкларга, яңа әдәбият һәм сәнгатьнең нигезләрен дөрес аңларга ярдәм итә. К. Нәҗми һәм Г. Кутуй кебек талантлы яшьләр өчен дә бу бәхәс бер мәктәп була, алар теоретик яктан ныгып, электәге позицияләреннән китәләр, татар совет әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә алга таба җитди, өлеш кертәләр. Полемикада әдәбият һәм сәнгатьнең партиялелеге һәм халыкчанлыгы турында марксистикленинчыл караш җиңеп чыга. Практик мәсьәләләргә дә ачыклык кертелә. Мәсәлән, шундыйларның берсе булган «юлаучылар»га дөрес мөнәсәбәт мәсьәләсен генә алыйк. «Юлаучылар» исеме астында иҗатлары революциягә кадәр үк башланган язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре күз алдында тотыла. Формаль новаторлык җене кагылган тәнкыйтьчеләр, аларның иҗаты һәм язу методы инде искерде, алар яңа сәнгатьнең үсешен тоткарлыйлар, дигән фикерне алга сөрәләр. Нәтиҗәдә андый иҗат интеллигенциясеннән арынырга тырышу идеясе туа. Шуны К. Нәҗминең «Үпкәләштән булмасын, чынын әйтик» («Кызыл Татарстан», 1926, 11 апрель) исемле мәкаләсендә күрергә мөмкин. Автор нәшриятләр эшчәнлегендә урын алган һәм вакьгглы матбугат битләрендә очрый торган аерым кимчелекләрне дөрес тәнкыйть- - ли. Ләкин ул «суллык» ялгышлары да җибәрә, үзе дә сизмәстән, яшьләрне «картларга» (юлаучыларга) каршы бастыра. «Яшь язучыларга юл бирмиләр» дип зарланганда, К. Нәҗми иң әүвәл формализмга баш июче аерым тәҗрибәләрне күз алдында тота. Аныңча, шулай килеп чыга: яңа әдәбиятны тудыручылар итеп бары тик яшь көчләр генә саналырга мөмкин. «Бу турыда нык җитәкчелек кирәк» исемле мәкаләсендә Ф. Бурнаш югарыдагы фикерләрнең начар нәтиҗәләргә китерәсен дә. аларның тамыры кайда барып тоташканын да аңлатып бирә, «...мәйданда нинди индивидуумнар хаким булып калырга дә. кайсы «бермәинәр» себереп түгелергә тиеш» дигән кирәкмәгән әйберне тикшереп маташканчы, ди ул, «төп мәсьәлә итеп массаның теләкләренә җавап бирерлек әдәбият тудыруны» куярга кирәк. Моның өчен ул түбәндәгеләрне тәкъдим итә: «—Партия-советчы әдәбиятны объект чыдамлыгы киртәсеннән чыкмыйча өйрәнергә; — Төрле агымнарда күренгән иҗаби (уңай) якларны да, сәлби (тискәре) якларны да хисапка алып, җитешсезлекләрне китәрү, иҗаби омтылышларны алга җибәрү өчен зәмин (җирлек) булдырырга; — Мәсьәләнең нигезенә киң эшче, крестьян массасының хисен тәрбияләү таләбен куеп, төп нигезләрне билгеләүдә татар әдәбиятының үсешендәге аерым хосусиятләрне игътибарга алып гамәл итәргә һәм бу эшләрне партия оешмасының турыдан- туры җитәкчелегенә бәйләргә». («Кызыл Татарстан», 1926, 24 апрель.) Әдәбиятта һәм сәнгатьтә партия җитәкчелеге мәсьәләсенә Ф. Бурнаш тагын да әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Чөнки К. Нәҗминең «Киртәләрегезне җимерәбез» 164 . швктый тулы итеп күз алдына бастыра. Шул яктан аның бу хезмәте әле бүген дә үзенең әдәби-тарихи кыйммәтен югалтмаган. Бигрәк тә Ф. Бурнашның әдәбият мәйданына килгән яшь талантларга сак һәм кайгыртучан мөнәсәбәте игътибарга лаеклы. Монда без беренче мәртәбә әдәби тәнкыйтьтә X. Туфан, Ш. Маннур, С. Баттал, Г. Минский һ. б. исемнәр белән очрашабыз. Ф Бурнаш бу яшь талантларның көчле якларын, алар җиңеп үтәргә тиешле кимчелекләрне ачыктан-ачык күрсәтеп бирә. Мәсәлән. Ш. Маннурны урынсыз һәм хаксыз тәнкыйть сүзләреннән аралый, аның талантына ышаныч белдерә. Әдәбият мәйданына 20 нче еллар башында килеп кергән Муса Җәлил иҗатына да беренчеләрдән булып Ф. Бурнаш игътибар итә. 1923 елны ул «Көрәш җырлары» исемле җыентык төзеп бастыра, инде танылган шагыйрьләр белән беррәттән шунда М. Җәлил иҗатына да аерым бер бүлекчә биреп, аның шигырьләрен урнаштыра Бу — олы иҗат мәйданына кереп китү юлында бик конкрет ярдәм була. Моннан соң Ф Бурнаш яшь шагыйрь иҗатын даими күзәтеп бара. «Совет әдәбияты» журналының 1935 елгы 1 санында басылган «Муса Җәлил шигырьләре» исемле рецензия — шуның бер мисалы. Монда М. Җәлил иҗатына төпле анализ ясалган, шагыйрьнең иҗат үзенчәлекләре күрсәтелеп, алга таба үсеш сызыклары билгеләнгән. Аерым алганда, Ф. Бурнаш аңарда киң полотнолы әсәрләр язарлык сәләт күрә, яшь шагыйрьгә поэмалар язарга киңәш бирә. Мәгълүм булганча, М. Җәлил озакламый зур күләмле әсәрләр авторы буларак та таныла. Совет әдәбияты беренче адымнарын атлаган елларда тәнкыйтьчеләр полемика кылычларын аерата кайнарланып кисештергән нокталарның берсендә классик мираска мөнәсәбәт мәсьәләсе дә ята иде. Социалистик революция тарихта моңарчы тиңе булмаган рәвештә искене вата һәм яңаны тудыра. Аның беренче этабында искене вату тенденциясе аерата көчле: күрәсең, аны аңлау да, эшләү дә ансатрак булган. Буржуаз-алпавыт дәүләтенең төп нигезен ватмый торып, әлбәттә, яңаны төзү мөмкин эш түгел. Шулай да пролетар революциянең асыл эчтәлеген һәм төп максатын яңаны төзү тәшкил итә. Шуны күрмәү һәм аңламау, ә гел кире кагу, вату-җимерү омтылышын гына адга сөрү, аны халык хуҗалыгының да, культураның да барлык өлкәләренә бердәй дәрәҗәдә күчерергә тырышу икенче чиккә төшерергә мөмкин иде. Кайбер мәсьәләләрдә ул еш кына шулай булып чыга да. Тәнкыйть белән артык дәрәҗәдә мавыгу, яраксызга чыгару зарарлы тенденциягә әверелә. Ул әдәбиятта һәм сәнгатьтә дә үз тамырларын тирәнгә җибәреп өлгерә. Үткән мирасны яңа җәмгыять өчен яраксыз, хәтта зарарлы дип санау бигрәк тә пролеткультчыларга хас була. Алар «үткәндәге культура-бур- жуаз эчтәлекле иде, шуңа күрә дә пролетариат өчен ят һәм дошман» дигән берьяклы һәм ялгыш караштан чыгып эш йөртәләр. Бу турыда В. И. Ленин тарафыннан алга таба үстерелгән, капма-каршы сыйныфларга бүленгән җәмгыятьтә һәр милли культурада ике культура бар, дигән марксизм тәгълиматын белмәүләрен яки белергә теләмәүләрен күрсәтәләр иде. Ф. Бурнаш үткәндәге мираска мөнәсәбәттә дә нигездә дөрес карашта тора һәм бу мәсьәләне аңлауда мәкаләдән-мәкаләгә үсеп бара. Бигрәк тә ул халык шагыйре Г. Тукай мирасын урынсыз һөҗүмнәрдән саклау, аның гаять зур әһәмиятен аңлату һәм пропагандалау буенча җитди эш башкара. Бүген һич тә шикләнмичә: Г. Тукай иҗатын өйрәнүчеләрнең һәм аны пропагандалаучыларның иң күренеклеләреннән берсе Ф. Бурнаш булды, дип әйтергә мөмкин. Аның мәкаләләре һәм халык шагыйренең ул төзегән җыентыклары совет чорында Тукайны өйрәнү белемен чын мәгънәсендә фәнни нигезләргә куюда мөһим ролк уйный. Буржуаз милләтчеләр һәм кайбер эстетлашкан тәнкыйтьчеләр Г. Тукайның татар укучыларында гына түгел, башка төрки халыклар арасында да популярлыгын үзләренчә аңлатырга, үз идеологияләренә корал итәргә матАитылар. Шагыйрьнең бөеклеген дә алар татар милләтенә тигез карауда, ягъни аның баен да, ярлысын да, шәкертен һәм мулласын да бердәй күрүдә, аларның уйтеләкләрен тигез чагылдыра белүендә дип аңлатырга тырыштылар. Тукай поэзиясенең халыкчанлыгын һәм бай социаль эчтәлеген юкка чыгарырга омтылдылар. Мәсьәләне болай кую, әлбәттә, сыйныфлар көрәшен күрмәскә-танымаска тырышучылар файдасына була. Ничек кенә гажәп тоелмасын, мондый караш алга таба Тукайга һәм иҗатлары Октябрьга кадәр ук тәмамланган яки өзелеп калган башка реаолюцмон-демократ язучылар мирасына каршы чыгу өчен «әйбәт» җирлек булып хезмәт итә. Чөнки, мәгълүм булганча, соңгылары пролетар культураны «чиста» хәлендә, ягъни эшчеләр сыйныфы тарафын» нан гына барлыкка китерелгән хәлдә күзаллыйлар. Ә бу исә, үз чиратында. куль« тура өлкәсендә пролетариатның башка хезмәт иясе сыйныфлардан аерылуына соң чиктә, аңарчы тудырылган культура байлыкларын танымауга, санга сукмауга китерәчәк иде. Ф. Бурнаш иң башта шагыйрьнең халыкчанлык нигезләрен ачуга игътибар ите. һәм бу нигезләрне нәкъ менә милләтнең күпчелеген тәшкил иткән хезмәт иясенең тормышын, аның теләкомтылышларын, тарихын һәм киләчәген халыкчан тел һем художество чаралары ярдәмендә ачып бирүендә күрә. Автор бөек шагыйрь әсәрләренең тулысынча изелүче сыйныфка хезмәт итүенә басым ясый. «Тукай — милләт эчендәге изүче сыйныфка һәр вакыт каршы булды»,— ди ул һәм фикерен дәлилләп мисаллар китерә. Кайбер тәнкыйтьчеләр төшенкелек мотивларын шагыйрь иҗатының кимчелеге итеп күрсәтәләр, ф. Бурнаш исә монда шагыйрьнең дөньяга карашы үсешен, аның каршылыклар эчендә баруын, шул вакытлардагы тарихи-мҗтимагый шартларның тәэсирен һәм Тукайның шәхес буларак үзенчәлеген күрә. Күзгә күренми торган күл санлы җепләр белән хезмәт иясенә бәйләнгән олы талантның күңел төшенкелеге дә халыкның шул вакыттагы рухи халәтен чагылдыра, билгеле бер . тарихи дәвердәге үсеш дәрәҗәсен күрсәтә. Ф. Бурнаш үзлегеннән белемен күтәрүгә һәр вакыт нык игътибар биргән, партия документларын һәм бигрәк тә В. И. Ленин хезмәтләрен тырышып өйрәнгән Баштарак аның әдәби тәнкыйтендә урын алган кайбер хата фикерләр шуңа күрә өзлексез кими, юкка чыга бара. Әдәбиятны һәм сәнгатьне, аларның тормыштагы ролен аңлавы тирәнәя. Мәсәлән, баштарак Ф. Бурнаш татарлар арасында милли азатлык хәрәкәтенең ролен артык күпертеп күрсәтә, шуның аркасында сыйнфый азатлык хәрәкәтенең әһәмияте тиешенчә бәяләнеп җитми. Бу аның «Татар театр әдәбияты» (1922 ел) исемлә мәкаләсендә чагылып уза. Монда автор әле XX йөз башларында татарларда пролетар сыйныфы формалашып 'җитмәгән иде дигән караш тарафдары. Ә бу. үз ииратында, телисеңмеюкмы, сыйныфлар көрәшенең ролен тарайтып аңлауга китерә. Соңгы хезмәтләрендә инде мондый фикерләр очрамый. 20 нче еллар ахырына таба канатын киң җәя барган вульгар социологизм тәэсиреннән Ф. Бурнаш та котыла алмый. Шуның нәтиҗәсенДә аңарда әдәби әсәрләрнең һәр вакыт идея ягына гына көчле игътибар итеп тә, аларның художество эшләнешләрен дөге үзенчәлекләргә бәя биреп бетермәү, һәрнәрсәдән бары тик иҗтимагый мәгънә генә эзләү, тарихилык принцибын аңлап бетермәү кебек кимчелекләр урын алгалый. Бу уңайдан бигрәк тә «Әдәбияттагы уңлык тайпылышларының мөгезле күренешләреннән берсе (Дәрдмәнд әсәрләре турында)» исемле, 1929 елда «Яңа авыл» газетасының 13 һәм 1S ноябрь саннарында басылган зур күләмле мәкале характерлы Ул исә гомумән Дәрдмәнд иҗатының яңа әдәбият өчен яраксыз булуын раслауга кайтып кала. Аның Тукай турындагы фикерләрендә дә кайбер төгәлсезлекләр күренә. Мәсәлән, ул шагыйрьнең әдәбиятны, аның үсеш тарихын тирән белүен шик астыма куярдай, «башта ул рус әдәбияты белән әстән-естән генә таныш булган» диген кебек саксыз сүзләр әйтә. Көнчыгыш әдәбиятының Тукайга тәэсирен бары тик сүз һәм сурәт кулланылышында гына күрә. Тукай иҗатын өйрәнүче галимнәрнең бүгенге казанышлары яктылыгында мондый фикерләрнең хакыйкатьтән никадәр ерак булуы ачык булса кирәк. Ләкин шулерның һәммәсен күз алдында тоткан хәлдә дә Ф Бурнашның Тукай турындагы мәкаләләре үз чоры өчен гаять әһәмиятле роль уйнады, бүген дә үзләренең кыйммәтләрен җуймаган дип кистереп раслый алабыз Классик мирасның ролен һәм культура тарихындагы урынын дөрес аңлап языя- , ган хезмәтләрдән Ф Әмирхан. Г Камал турындагы. Г. Кариев һәм аның теато фк тарихындагы ролен күрсәткән мәкаләләре дә бик характерлы Шулай ук аның татар театрына һәм драматургиясенә караган мәкаләләре дә үзләренең актуальлекләр» һәм фәнни нигезләренең ныклыгы белән аерылып торалар. Аларда 20—30 ичы еллар драматургиясе Һем сәхнәсе турында кызыклы фикерләр бар Октябрь революциясенең беренче елларыннан ук Ф. Бурнаш чын мәгънәсендәге халык театрын барлыкка китерү уе белән яна башлый. 1918—1919 елларда Сембердә (Ульяновскида) чыккан большевистик «Көн» («Таң») газетасында ул, театр түгәрәкләре төзергә кирәклек турында Фпеп, өндәмә-белдерүләр белән чыга, яңа пьеса һәм спектакльләргә рецензияләр яза. «Сәхнә эшләрендә халыкка рух тәрбиясе бирүне генә алда тотмыйча», театр сәнгатен үстерү эшенә киң катлау хезмәт ияләрен тартырга кирәк, ди ул «Сәхнә тирәсендә» дигән мәкаләсендә («Таң», 1919, 12 сан). Ф. Бурнаш төп игътибарын татар театрының агымдагы хәлен күзәтеп бару һәм анализлауга бирә. Театр репертуары һәм драматургиянең үсеш юлларын билгеләгән мәкалә һәм рецензияләр яза. Аның «Казан сәхнәсе» (1921), «Татар сәхнәсе» (1922), «Ун ел эчендә татар театры» (1927), «Татар театрының үсү юллары» (1928), «Татар театрының чираттагы мәсьәләләре тирәсендә» (1930), «Татар драматургиясе» (1933) кебек күпләгән мәкаләләре сәхнә сәнгатебезне алга үстерүгә зур ярдәм күрсәтәләр. • Татар театр әдәбияты» исемле күләмле мәкаләдә («Безнең юл», 1922 ел, 1 сан) Ф. Бурнаш татар драматургиясенең үсешен чорларга бүлеп карый, моңа нигез итеп иҗтимагый вакыйгаларны ала. «...театр әдәбиятының тууына Бишенче ел революциясенең ясаган тәэсирен» күрсәтеп, автор беренче дәвергә 1905—1907 еллар аралыгын кертә һәм аны «эзләнү дәвере» дип атый. Бу чорда Г. Камалның гаять зур роль уйнавы әйтелә. Икенче дәвер, Бурнаш фикеренчә, 1908—1913 елларны уз эченә ала. Бу дәвер беренче дәвернең әдәбиятына ялганып, үз әдәбиятын үстерә, тармакландыра, иҗтимагый тормышның үсүе, хәрәкәтләнүе нисбәтендә татар әдәбияты да иҗтимагый тормышның шул дәвердәге рухани халәтен сәхнә аша тышка чыгарырга, аның хәрәкәт һәм таләпләрен җанландырып, халык алдында тәкъдим итәргә тырыша». Әсәрләр арасында иң уңышлылары төсендә Ф. Әмирхан һәм Г. Камал пьесалары китерелә, аларда «типлар яхшы эшләнгән, берберсеннән яхшы аерылган» булуга басым ясала. (Ә соңгысы, мәгълүм булганча, драма әсәрләре алдына куела торган төп таләпләрнең берсе.) Өченче дәвергә автор 1914 елдан алып «революция әдәбияты тууга кадәр булган» вакыт аралыгын кертә. М. Фәйзинең «Галиябану» һәм үзенең «Яшь йөрәкләр» пьесаларының гади халык тормышын сәхнәгә чыгарудагы ролен күрсәтә. «Таһир-Зөһрә» трагедиясе һәм Р. Ниязбаевның «Беренче таң» драмасы кебек әсәрләрнең драматургиябезне тематик һәм стиль төрлелеге ягыннан баетуын билгеләп уза. Бөек Октябрьдан соң татар драматургиясендә төп байлыкны халыкның революцион көрәшен чагылдырган әсәрләр тәшкил итә. «Ш. Усмановның сугыш дәверендә эшче-крестьян гаммәсе арасында зур бер дикъкать белән каралып, сөелеп, Россиянең төрле почмагында сәхнәдән төшми килгән «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адымнар»ы, Г. Ибраһимовның «Яңа кешеләрме, Ф. Сәйфинең «Дошманнароы шундый әсәрләр җөмләсеннәндер»,— дип яза Ф. Бурнаш. Драматургиябез тарихын өйрәнү буенча хәзерге фән зур уңышларга иреште. Дәверләргә бүлү һәм өйрәнү тагын да тирәнрәк фәнни нигезләрдә, сәхнә әдәбиятының төп үсеш тенденцияләреннән чыгып, аның художество үзенчәлекләрен истә тотып алып барыла. Әмма Ф. Бурнашның бу мәкаләсендәге бүленеш тә шактый дөрес эшләнгән, аның нигезендә драма жанрының революцион хәрәкәткә килеп кушылуын истә тотарга тырышу ята. Ул һәр дәвернең төп иҗади көчләрен һәм үзәк әсәрләрен асылда дөрес билгели. Беренче революцион драмаларның көчен, уңышлы якларын күрсәтү белән бергә, ул аларга хас аерым йомшаклыкларга да туктала. Драматургиягә һәм театрга багышланган мәкалә-рецензияләрендә Ф. Бурнаш заман темасын тулы ачарлык, илдәге революцион үзгәрешләрне һәм совет кешесенең яңаруын тирән чагылдырган репертуар өчен көрәшә. Алда карап үтелгән мәсьәләләр буенча гына да Ф. Бурнашның киң эрудицияле, тирән белемле һәм яхшы мәгълүматлы тәнкыйтьче икәнен күреп була. Аның мәкаләләрендә әдәбият һәм сәнгатьнең башка тармаклары һәм проблемалары да киң чагылыш таба. Әйе, драматург булгач, ул сәхнәне, аның үзенчәлекләрен дә яхшы белә. Ф. Бурнаш — республика матбугаты органнарында эшләгән, аларның башында торган танылган журналист. «Татарстан хәбәрләре». «Кызыл Армия», «Безнең байрак» газеталарының, «Безнең юл», «Чаян» журналларының редакторы, ул әдәбият белән журналистиканың тыгыз бәйләнешен кайгырта, аларның үзара тирән эчке бәйләнеш-охшашлыгын нечкә сиземли, («Вакытлы матбугат тирәсендә». 1920. «Эшче-крестьян матбугатының яңа дәвере», 1923, «Яшьләр матбугаты тирәсендә», 1923, «Матбугат һәм әдәбият», 1924 һ. б.). Әдәби тел, вакытлы матбугат теле . хакында, язма һәм сөйләм телен алга устерү, аны читят сүзләрдән арындыру мәсьәләләре буенча ул шулай ук төпле һәм кызыклы фикерләр белән уртаклаша, эшлекле тәкъдимнәр кертә. Мәгълүм булганча, Ф Бурнаш тәрҗемәче буларак та зур эш алып барган әдип. А С. Пушкинның «Евгений Онегин» исемле шигъри романы. Л. Толстой, М. Горький һ б. әсәрләре татарчада беренче тапкыр аның тәрҗемәсендә яңгырый. Алар оригиналдагы фикерләрне һәм художестволы сурәтләрне тулы итеп бирүләре һәм саф татарча яңгыраулары белән сокландыралар. Тәрҗемәче буларак, аның әдәби тәрҗемә турындагы мәкалә-рецензияләре дә тирән эчтәлекле, яшь һәм башлап тәрҗемә итүчеләр өчен әле дә файдалы. (Мәсәлән, «Безнең сафлар җыры», 1934.) Әдәбият һәм сәнгатьләр дуслыгы темасы да Ф. Бурнаш мәкаләләрендә тиешле чагылыш таба. Ул татар әдәбиятын рус, башкорт, үзбәк матбугатлары битләрендә пропагандалый. Рус әдәбияты классиклары хакында мәкаләләр яза. чыгышлар ясый (мәсәлән. «Бөек совет язучысы», 1936; «М. Ю. Лермонтов көннәре алдыннан». 1939 һ. б.), казакъ сәнгатенең уңышлары хакында укучыларга сокланып сөйли («Казакъ сәнгате», 1936). Әдәби иҗаты кебек ук, Ф. Бурнашның тәнкыйте дә зур социаль идеяләрне үз эченә ала. Ул югары художестволы, халыкчан әсәрләр өчен көрәшкән, татар әдәбиятының һәм сәнгатенең социалистик реализм юлыннан үсүе өчен тырышкан тәнкыйтьче- Ф- Бурнаш илдә бара торган иҗтимагый-тарихи үзгәрешләрне һәм казанышларны үз вакытында күрә белә һәм тирән аңлый, каләмдәшләрен һәм сәнгать эшлеклеләрен заман сорауларына кичекмәстән җавап бирергә, әдәбиятта, сәхнәдә һәм сәнгатьнең башка тармакларында совет кешесенең олы җанын һәм бөек эшен чагылдырган образлар иҗат итәргә чакыра. 20—30 нчы еллар тәнкыйтенең үзәгендә кайнап, әдәбият һәм сәнгать серләренә тирәнтен төшенеп эш иткән әдипнең заман проблема- рын һем аеруча актуаль мәсьәләләрне яхшы тоеп, аңлап язылган тәнкыйть мәкаләләре бүгенге көндә дә үзләренең әдәби Һәм тарихи кыйммәтен җуймыйлар.