Логотип Казан Утлары
Этюдлар

ИКЕ ӘБИ, БЕР БАБАЙ

Кодагый әбине Казанга алып килгәннәр. Килгән- килгән, бездә дә кунак булып китсен дип, үзен чәйгә чакырдык. Без — яшьләр, ул — инде җитмештән узган карчык, сөйләшер сүзләребез дә уртак түгел, безнең белән аңа күңелсез булыр дип, янына күрше фатирда яшәүче Исмәгыйль бабай белән Миңнегөл әбине дә алып чыктык. Таныштырдык. Сүз, гадәттәгечә, сорауларга җаваплардан башланып китте. — Авылда ничек? — Аллага шөкер. Казанда ничек соң? — Аллага шөкер. Икенче чынаяк чәйне эчкәндә өчесе дә күптәнге танышлар сыман рәхәтләнеп, җәелеп чөкердәшәләр иде инде: китте хәтерләүләр, искә алулар, бала-чагаларга тәүфыйк, бәхет, дөньяга иминлек теләүләр. Алтынчымы-җиденчеме чынаякны аударганда Исмәгыйль бабай кодагый әби янына ук күчеп утырып, яшь чагында Тау якларында булганын, анда күргәннәрен сөйли иде. Чит кеше авызыннан туган ягының таныш авыл исемнәрен ишеткәнгә кодагый әби куана, сөенә — Исмәгыйль бабайның сөйләвенә: — Шулайдыр, шулай булмыйча... Булды инде, күрдек инде... И-и, әйтмә дә инде...— дип куәт биреп тора. Миңнегөл әби сүзгә кушылмый. Тыңламаган да шикелле. Коры сөяктән генә торган бармаклары белән эскәтер өстенә төшкән валчыкларны чүпләп чәй тәлинкәсенә сала да, учы белән эскәтерне сы- пыргалап куя. Исмәгыйль бабай сөйли дә сөйли, тыңлаучы кеше булганга очынып сөңли. Шулай матур гына утырганда Миңнегөл әби кинәт урыныннан торды да бер сүз эндәшмичә чыгып китте. Башта моңа берәү дә игътибар итмәде. Исмәгыйль бабай белән кодагый әби сизмәгәннәрдер, без «фатирларына чыгып керәсе бардыр» дип уйладык. Шактый вакыт узды. Миңнегөл әби күренмәгәч, хатын ни булга- ф нын белергә янына кереп китте. Бераздан хатын чыкты да ымлап кына мине кухняга чакырып алды. Үзе көлә. — Көнләшкән. Хатын-кыз күрсә, авызы колагына җитә, ди. < Аның белән бүтән бер җиргә дә бармыйм, ди, аягымны да атлыйсым юк, ди. Әйт оятсызга, хәзер үк чыгып җитсен, ди. Мин дә көләргә тотындым. Кухня ишеген ябып икәүләшеп ♦ көлдек. . - Ә бит кичә генә хатынга: — Мине яратасыңмы? — дигәч; — Юк сүз сөйләмә, безнең яшьтә нинди ярату булсын,— дигән < иде.