Логотип Казан Утлары
Роман

АГЫЛА БОЛЫТ

 Тучки небесные, вечные странники! М. Ю Лермонтов. Агыла да болыт агыла... Хәсән Туфан Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил, батыр жәлнлчеләр һәм алар ныц турылыклы дусты Гази Кашшафның якты ,нстәле1снә багышлана ра да, чит-читләрс эри башлаган атланмай йомарлагына охшаган тул ган ай шәүләсе тонык кына күренеп кала, аннары тагын барысын болыт каплый. Урамда машина, трамвай утлары, жәяүлеләр — берсе дә күренми, биек таш йортларның тәрәзәләрендә дә нурлар җемелдәми, гүя барысы үлгән, тынган, төнге салкын җил ихтыярына бирелгән, кары шырга көче калмаган Кара тау сыман зур таш йортларның берсендә, уң кулын маңгаена куеп, ир уртасы бер кеше уйланып утыра. Квартира салкын, батарея- лар рәтләп җылытмый. Ир кеше мех якалы сары күн пальтосын да салмаган, төймәләрен генә ычкындырган, ә колакчын бүреге өстәл янындагы урындыкта ята. гүя кеше үз өенә дә кайтмаган, вокзалдагы агитпунктка гына кереп утырган. Өстәл читендә ачык конверт Бу хатөньяктан искән зәһәр жил караңгы һәм буп-буш Казан урамнарында җирдән җәяүле кар себерә.* Әгәр Ирек мәйданы читеннән түбән якка карап торсаң, ераккаеракка сузылып киткән урам уртасыннан күзгә күренмәгән акбүз атлар өере чал ялларын тузгытып чаба сыман. Ышыграк чатларда кар бөртекләре бер урында бөтерелә, нәрсәдер улын, сызгыра, төрле тавышка чиный, әйтерсең юлын бүлдергәнгә ачулана, урамның ике ягына өелгән кар көртләрен пыран-заран китерергә җыена кебек Күк йөзе тоташ соры болыт белән каи ланган, тик кай вакытта гына, болыт катламы юка ны ул яңа гына укыган булса кирәк. Чал керә башлаган кара чәче йөзенең ябыклыгын, хәсрәтенең тирәнлеген тагы да көчәйтә шикелле. Өстәл янында утыруы да әллә ничек, әйтерсең аңа җайсыз, бер аягын табигый булмаганча алга сузган. Мирзаһитны — аның исеме шулай иде — якыннан белгән кеше генә моңа гаҗәпләнмәс: аның бер аяш протез. Бүлмәнең почмаклары караңгы, электр уты бик тонык һәм кызгылт. Моннан нибары бер ай элек бу бүлмәдән аның сөекле улы — ун яшьлек Маратны соңга юлга озаттылар. Ә Мирзаһитка әле бүген дә караваттан улының ыңгырашкан тавышы ишетелә кебек, ул ихтыярсыз артына борыла, йөрәге көчлерәк әрнеп китә: карават буш.. Мирзаһитның үзенең саулыгы да шәптән түгел, больницаларда да ятып чыкты, ә Маратның кызганыч үлеме аны тәмам йончытты. Нык холкы, сабырлыгы аркасында гына ул бирешми, башкаларга зарланмый. Читләрдән, теләгәндә, күп нәрсәне яшерергә мөмкин шул. Тик бер кеше — Мирзаһит асла зарланмаса да — аның чын хәлен бик яхшы белә: бу аның тормыш иптәше Һаҗәр. Нинди генә кыен шартларда да ул ирен тиргәмәде, алай эшләмә, болай ит, дип үз дигәнен, кайбер «акыллы хатыннар» кебек, көчләп такмады,. Бу Һаҗәрнең йомшак холыклы булуыннан килми, Мирзаһит булып Мирзаһитның хатынындагы бу чыдамлык белән түземлеккә исе китә торган иде. Булыр да соң! Күпме еллар бергә гомер сөреп тә, күпме кыенлыклар, күпме кайгылар кичереп тә, Һаҗәрнең күзендә бер тапкыр да яшь күрмәде, тавышында зар-моң, сыкрау ишетмәде. Шул ук вакытта ул ире өстенә таудай ишелеп килергә торган күпме хәвеф-хәтәрне үз күкрәге белән каплап читкә шудырды. Моның белән ул һичкайчан мактанмады, хәтта үзара сөй’ ләшкәндә дә телгә алмады, нәрсә дә булса дауламады. Каян килә иде шундый галәмәт зур рухи көч гади бер хатынкызга? Мәхәббәттәнме, җан берлегеннәнме, уртак максаттанмы, әллә балалар анасы булуданмы? Бу рухи көчнең нигезендә ни генә ятмасын, шундый авыр сугыш елларында шундый ышанычлы иптәшен янында күрүгә Мирзаһит янә бер шатланып куя иде. — Мирзаһит, ник болай уйга калдың? — дип сорады Һаҗәр йомшак тавыш белән.— Кирәкми, күңелсезләнмә...— Ул иренең иртә чалара башлаган чәченә кулын куйды. Мирзаһит аның кулының җылысын тойды. — Мусадан хат бармы әллә? — Юк, бу аның җәй башында ук килгән хаты... Бүген госпитальгә яралылар белән очрашуга барган идек. Шунда күңелем бик әсәрләнде, Муса искә төште дә менә иске хаты белән васыятен кабат алып укыдым. Йөрәгем бик сьһзлый. Миңа калса... Һаҗәр сискәнеп китте, ләкин үзенең каты борчылуын иренә сиздерергә теләмәде. Ул Мусаны бераз белә иде. Шуның өстенә хатын-кызның үтә сизгер йөрәге күп нәрсәне ялгышмый тоя бит. Әгәр Муса васыятен җибәргән икән, димәк, анда, фронтта, эшләр чыннан да авыр булган, чөнки Муса күк күкрәгән саен зар елаучы кешене үзе дә яратмаган. Инде 1942 нче ел бетеп бара. Бөек Ватан сугышының иң кыен,, иң фаҗигале чагы, совет кешеләреннән туган ил намына фронтта-тылда иң югары батырлык таләп ителә. Ил язмышы кыл өстендә. Кешеләр бөтенләй үзгәрде, урта яшьтәге һәм өлкәннәр генә түгел, балаларны да әйтерсең алыштырдылар. Барысы да олыгайды, уйчанланды кебек, гамьсезлек, беркатлылык, нәрсәгә дә булса җиңел караш бетте, югалды. Кешеләрнең күз карашларында ниндидер яңа нәрсә — чиксез сабырлыкмы, язмышка карышумы, сүз белән кычкырып әйтелми торган үҗәтлекме, әллә инде эчке ныклыкмы — ниндидер бик әһәмиятле бер нәрсә күренә. — Мирзаһит, бу араларда Мәскәүгә җыенмыйсыңмы?—дип сорады Һаҗәр, бар борчылуын эчкә йотып. — Юк әле, Һаҗәр. Дөрес, Фадеевны бик күрәсе иде, бәлки татар язучылары өчен тагын берәр нәрсә эшләр. Безнен язучылар барысы да диярлек передовойда бит, монда — семьялары... Ник сорыйсын? — Болай гына, Мирзаһит. Әминә белән бу арада сөйләшмәдеңме? — Иртәгә күрергә уйлыйм. — Берүк, Мирзаһит, Мусаның васыятен,— һажәр өстәл кырыендагы конвертка башы белән ишарә ясады,— хәзергә Әминәгә күрсәтмә, югыйсә, ана бик авыр булыр. Бер сөйләшкән идек бит... Белмим, ничек әйтергә, бу бит... Мирзаһит Һаҗәргә күтәрелеп карады. Шушы минутта ул хатын-кыз йөрәгенең бөтен тирәнлеген, бөтен гүзәллеген, бөтен сафлыгын аңлады шикелле, һажәр һич тә кыланмый, ул бары тик дөреслекне әйтә иде. — Шулай итәрмен, Һаҗәр. — Ә Фадеев Мусага ачуланмадымы икән? Фадеев Мәскәүдә Муса Җәлил белән Гадел Кутуйга бронь алган булган, ләкин Муса да, Гадел дә аннан файдаланмаган. Муса Җәлилне «Кызыл Татарстанжың махсус хәбәрчесе итеп фронтка җибәрү турында Фадеев Главпурда кузгаткан сөйләшүләрнең нәтиҗәсен дә көтмичә, шагыйрь, үзе теләп, фронтка китеп барган иде. Янадан бу турыда сүз башланса, һай, бу кире беткән татарлар димәсме? Һаҗәр менә шул турыда сорамакчы иде. Мирзаһит хатынының тел төбен анлады. — Юк, Һаҗәр, Александр Александрович татар язучыларынын йөрәген тирәнтен анлый, теләкләре изге икәнен төшенә. Моны минем үземә әйткәне бар. Ватан язмышы белән шәхси язмыш үлчәү тәлинкәләренә икесе салынгач, беренчесе бик күп салмак тарта шул,— диде. Тып-тын торган зур таш йорт кинәт дерелди башлады. Бер генә түгел, берьюлы берничә авыр йөк машинасы узып бара. Болар хәрби машиналар, төнлә алар гына шулай гүләп йөри. Тәрәзәләр каплаган булганлыктан, урамда берни күренми. Тавыш бөтенләй тынганчы һажәр белән Мирзаһит икесе дә сүзсез торды. Аннары Мирзаһит әкрен генә сорап куйды: — Балалар яттымы, Һаҗәр? — Әйе, йоклыйлар инде. Бүген үзләренә икешәр бәрәңге пешердем, берәр кисәк селедка бирдем. Иртән чират торып алган идем. Әйдә, өстеңне сал, сине дә сыйлыйм. Балалар, мондый тәмле балык ашаганыбыз юк иде әле, диделәр. — Күр, онытканмын бит, мин дә сезгә буфеттан күчтәнәч алып кайткан идем,— диде Мирзаһит, кесәсеннән кәгазьгә төргән ипи кисәге чыгарып.— Повидло яккан. Иртәгә балаларны сөендерерсең, үзең дә кап, Һаҗәр. — Мирзаһит, син тагы үз өлешеңне ашамагансың бит,— һажәр иренә шелтә белән карады.— Болай ярамый. — Шелтәләмә, җаным. Мин — тук, сез генә ач булмагыз. Һаҗәр кабат берни әйтмәде, иңенә салган мамык шәлен рәтләп, кухняга чыкты. Аңа ияреп, Мирзаһит та авыр гына кузгалды. Кечкенә һәм җылырак бүлмәдә балалар йоклый. Аларның ишеге яныннан үткәндә, Мирзаһит бөтенләй тавышланмаска тырышты. Тамагын туйдырып, урынта килеп яткач, Мирзаһитның өзелгән аягы әрнеп сызлый башлады. Теш авыртуы кебек бу ачы сызлау көчәйгән- иән-көчәя барды, ахырда Мирзаһит ятып та, утырып та тора алмас хәлгә җитте Өй эче шактый салкын булуга карамастан, аның маңгаеннан тир бәреп чыкты, аркасы шабыр тиргә батты. Нервлары кузгалса, аның өзелгән аягы һәр вакыт шулай үтереп сызлый торган иде, әмма бу кадәр булганын хәтерләми Бүген ул акылын жүяр хәлгә ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ф АГЫЛА БОЛЫТ ф җитте, иң зәһәр даруны да күз йоммыйча эчеп җибәрер иде шикелле, тик андый шифа кул астында юк иде. Грелка куйсаң, бераз җиңелрәк була да, гөнаһ шомлыгына каршы, кайнар суы калмаган. Электр күптән сүнде, керосин бер тамчы да юк. Термоста иртән мәктәпкә китәсе Ренатка чәйгә дип калдырылган җылы су бар иде, Һаҗәр, караңгыда 1 урындыкларга бәрелә-сугыла, балалар бүлмәсенә ашыкты. Мирзаһит таң алдыннан гына тынычланды. Ул тәмам хәлдән тайган иде. Һаҗәр үзе дә аның янына ятты. Ул хәтсез арыган, борчылган иде, күзенә йокы тиз генә кермәде. Иренең нервлары нәрсәдән кузгалуын чамалый иде. Әле Мирзаһит кулы белән маңгаена тотынып утырганда ук Һаҗәрнең йөрәге урыныннан купкандай булды бит. Кайгы килсә, тышка чыгарып ат, югыйсә, ул сине бетерә, диләр дә, Мирзаһит андый кешеме соң, кайгысын бервакытта да читләргә сөйләми, йөрәгенә җыя. Бу аның яшертен холыклы булуыннан килми, бәлки үзенең зары белән кешеләргә өстәмә борчу ясаудан саклана. Һаҗәр Мирзаһитын тирәнтен аңлый, ихтимал, шундый булганы өчен яратадыр да. Мирзаһитның аеруча яхшы сыйфатларыннан берсе — кешелеклелек. Үзе шундый булганга, ул башкаларда да, беренче чиратта, шуны күрергә тели иде. Александр Александрович Фадеевның кешелеклелегенә сокланып сөйләвен Һаҗәр һич онытмастыр: бер тапкыр, әллә 194-1 елның ахырында, әллә 1942 елның башында, Фадеев Казанга килеп чыга. Ул чакта Казанга бик күп рус һәм чит ил язучылары эвакуацияләнгән була. Фадеев Язучылар союзыннан өлкә комитеты секретарьларының берсенә шалтырата. Казанга эвакуацияләнгән язучыларның тормыш хәлләрен бераз яхшырту турында сөйләшергә кирәк, кайберләре әле квартираларга да урнашып җитмәгән, Матбугат йортындагы Тукай клубында Джерманетто, Җан-Ришар Блок, Вайнерт, Иоган Бехер, Арконада, Алексей Сурков, Владимир Бахметьев һәм башкалар фатир көтеп ята. Хәл бик кыен. Ләкин Фадеев татар халкының традицион кунакчыллыгын, авыр чакта читтән килүчеләргә авызындагын өзеп бирергә әзер торуын, олы ихтирамын белә... Бу турыда сөйләгәндә, Мирзаһитның тавышында, ябык йөзендә шулкадәр кайгы ярылып ята иде, моны Һаҗәрнең һич онытасы юк. Мөгаен, мондый тирән газап төсмерен Мирзаһит Александр Фадеев йөзендә күргәндер дә соңыннан ихтыярсыз шуны үз йөзендә чагылдыра башлагандыр. Шундый хәлләр кешеләрдә кайчак булгалый. Һаҗәрнең тагын шуны онытасы юк: беркадәр вакыттан соң Мирзаһит әйтте: — Кыен чакларда димим, хәзер, сугыш вакытында, андый кыен f чаклар көн саен, сәгать саен булып тора. Үтә кыен минутларда үзеңнең J дә кемгә барып сыенырга, кемнән ярдәм аласыңны беләсең. Бу, Һаҗәр, зур нәрсә, бик зур. Шундый кешеләр булмаганда бу сугыш вакытын кичерү мең кат читенрәк булыр иде. Хәзер, караңгы түшәмгә карап уйланып ятканда, Һаҗәр ике күзеннән кайнар яшь агуын тоймый иде. Шул килеш ул йоклап та китте. 2 Көннәр озая, яктыра башлады. Дөрес, һавалар әле салкын, бураннар әле ешеш котыргалый, шулай да кыш инде үтеп бара. Кешеләр сугышның икенче хәтсез авыр кышын да мәңгелеккә озатырга җыеналар, Тик бу турыда алар әллә ни акыл сатмый, Информбюро сводка- ларын гына ниндидер башка зур өметләр белән көтәләр, уйга-акылга килмәгән ниндидер шатлыклы хәбәр булыр кебек. Мәскәү янындагы зур җиңүдән соң алар моңа барысы да җан-тән белән ышана иде. Дөрес, бу сугышның бетүе үк булмас әле, моны мылтык тотмаган гади кешеләр дә хәзер бик яхшы төшенәләр, чөнки аларның һәммәсе, көче житкән кадәр, фронт өчен эшли, тырыша. Шулай да күңелләр инде Җиңү бәйрәмен сизәләр.. Шундый көннәрнең берендә Татарстан Язучылар союзының яңа * сайланган председателе Тажи Гыйззәт белән партоешма секретаре и Мирзаһитны Мәскәүгә чакырып алдылар Юлга чыгар алдыннан Мир- з заһит Муса Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым янына керде—о алар бер йортта торалар иде. Байтак вакыт сөйләшеп утырдылар. Әминә ханымның йөзе ябык, күз карашы моңлы Җилкәсенә жылы шәл J салган. Диванда — хатлар. Әминә аларны яңарак кына укыган булсаң кирәк. Күңелсез нәрсә юк бугай, ханымның сагышлы йөзе тыныч, ирен- ' нәре калтырамый. Шуңа күрә Мирзаһит бер дә шикләнмичә, киресен- * чә, яшерен өмет белән сорады: — Әллә хат алдыңмы? s — Юк, бу Мусаның элегрәк язганнары. Иске хатлардан юаныч « эзлим.— Әминә ханым күзләренә ихтыярсыз бәреп чыккан яшь бөртек- „ ләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды.— Ә менә монысы Мусаның и Чулпанга язган хаты. Нәкъ олы кешегә язган диярсең. Бик ярата ул нәни кызын, әллә нинди өметләр баглый аңа. Киләчәген күрә микән аңарда. Менә кара... < Мирзаһит хатны кулына алды һәм гүя аның соңгы хат булу ихтима « ЛЫН сизеп эчтән калтыранып китте. * «Сөекле Чулпаным! а. Хатың өчен зур рәхмәт. Миңа андый хатларны күбрәк яз. Мин 2 ■ларны укып бик шатланам. Үзем дә язармын. Походтан кайткач, хат- < ны күп итеп язармын, рәсемле әкияттә язармын. Сине көн саен төшемдә *" күрәм һәм икәү Ялтада ял иткән чаклар, тауга менүләр, диңгездә кое нулар искә төшә. Икәүләп шигырь язуыбыз, Казанкада көймәдә йөрүебезне хәтерлим (сагынып куям). Мин озак тормам инде, тиздән фа шистларны тар-мар итәрбез дә кайтырмын, тагын бергә йөрербез Хәзергә сиңа акча жибәрәм, әниең үзеңә күлмәкләр, уенчыклар алыр. Хат яз. Кысып үбәм. Әтиең». Мирзаһитның башында гажәеп уйлар туды, ләкин бу уйлардан ул үзе дә курыкты. Муса гүя үлем якын икәнен сизенә, шуңа күрә Чулпаны белән сөйләшеп калырга ашыга. Мирзаһит, тәнкыйтьче, әдәбиятчы буларак, үз гомерендә бик күп китаплар укыса да, бик сирәк очракларда гына Жанны тетрәтерлек ачышларга очрады. Бүгенге хат шундый ачышларның берсе нде. Хәтта артыгы белән. Әллә интим хатларда, бигрәк тә нәни балаларга язган- нарында, ягъни тыштан үтә беркатлы булып күренгәннәрендә бу ачыш, халык әкиятендәгечә, аеруча ачык төс аламы? Мирзаһит моны хәзер генә аңлый алмады. Үзе төшенеп житмәгәине, билгеле, Әминәгә сөйләмәде. — Чулпан йоклыймы, саулыгы ничек?—дип сорады ул.— Әтисен бик сагынамы? — Сагынмаган кая! Иртә йокыдан торган саен, әти кайтмадымы әле, дип сорый, әтием тиздән кайтырмын дигән иде, үзе һаман юк та юк. ди. Бала бит барысын үз аршынына үлчи. Миндә менә Мусаның балага язган хатыннан юаныч эзлим...—Әминә тагы күз төпләрен сөртеп алды. Апа үксеп жнбәрмәс өчен бөтен көчен жыярга туры килә иде. — Кирәкми,—диде Мирзаһит әкрен генә — Нишлим соң,— диде Әминә, яшь аралаш елмаерга тырышкан булып — Күзгә ихтыярсыз килә бит Зурлар алдында ярый, алар ник елыйсың дип йөдәтми, үзләре аңлый. Чулпан алдында күзгә яшь килсә, бигрәк читен. Әнием, кай төшеп авырта, нинди әшәке малай таш бәрде үзеңә? дип алҗыта. Бала аңынча, әйтерсең таш бәргәч кенә елыйлар. Бервакыт Чулпанга малайларның кайсыдыр таш аткан булган. Ул чакта кызыбыз бик озак елады. Шуны һаман оныта алмыйдыр бәлки. Әти кайткач, ул әшәке малайның кирәген бирер әле, ди. Менә бит бала күңеле нинди, иң зур ярдәмне әтисеннән көтә. «Бу сугыш заманында бик күп сабыйлар шул сөекле әтиләреннән мәңгегә аерыла. Аларның бик күбесе әле әшәке малайларны гына белә, бераз үсә төшкәч, «әшәке малай» урынына «фашист» сүзен куллана башларлар. Алар, әлбәттә, фашистларның җиңүен күз алдына китерми, менә әтиләре, һичшиксез, җиңеп кайтыр, алар иң зур фашистларны да тукмый ала...» Мирзаһит, үзе дә сизмәстән, нәни Чулпан булып уйлый башлады. Әмма кайчан да булса бу уйларның зур бер фәлсәфи гомумиләштерүгә барып җитәсен әлегә белми иде Без бит теге яки бу фикернең кайчан, ничек тууын анык кына әйтә алмыйбыз, ул менә хәзер генә туды шикелле, хәлбуки, аның тамырлары бик еракка киткән була... Мирзаһит Әминә ханым белән байтак сөйләшеп утырды. Бу хатын алдында ул үзен беркадәр гаепле саный иде. Бүгенгә хәтле Мусаның васыяте турында Әминәгә берни әйткәне юк. Дөрес, кешеләр мәрхәмәтсез сугышның йөзенә туры карарга өйрәнеп киләләр дә бит, ләкин ник аларны вакытсыз борчырга. Бәлки әле... — Ярый, Әминә, мин кузгалдым. Юлга җыенасы бар. — Иртәгә китәсезме? Фадеев янына керерсез инде? —һичшиксез. Син Муса әйткән подстрочникларны Гослитка җибәрдеңме? —Күптән җибәрдем, тик нигәдер хәбәр юк, барып җиттеләрме икән? ■=— Хәзер хатлар озак йөри шул. — Икенче экземплярларын алмыйсыңмы? — Алыем, авыр нәрсә түгел. Мәскәү нәшрияты Муса Җәлилнең бер җыентыгын русча басып чыгарырга планлаштырган иде. Сугыш вакытында бу бик кыен эш, монда, һичшиксез, Фадеевның якыннан ярдәме кирәк. Дөрес, Александр Александрович булышырмын дип сүз биргән иде инде, оныта күрмәсен. Әминә белән Мирзаһит менә шул турыда да сөйләшеп алдылар. Тышта караңгы инде. Әминәләрдән Мирзаһитларга ерак түгел тү- гелен, чатны гына борыласы, әмма протезлы кешегә кыен, тротуарлардагы кар көрәлмәгән. Аннары, көндез бераз җылытканга, хәзер аяк асты шоп-шома булып каткан, сакланмасаң, әйләнеп төшәрсең, кулдагы таяк кына әллә ни ярдәм итмәс. Мирзаһит күккә карады. Анда сирәк кенә йолдызлар күренә. Кайсы Чулпан? Мирзаһитның уйлары шунда ук Мусаның кызына язган бәләкәй хатына кайтты. Әминә дөрес әйтте бугай — кайчак хатын-кыз башында гаҗәеп уйлар туа бит — Муса нәни кызында киләчәкне күрә. Фронтта, үлем янында гына йөргәндә, матур киләчәкне күрү, тою! Бу — гүзәл нәрсә! Шулай булмаса, совет солдаты ахыр килеп җиңүенә дә ышанмас иде. Бәлки, шуңа күрәдер, Муса бик җитди, һнч иренми, юк вакытын бар итеп яза .. Бу сугыш, бер яктан, кешеләрнең күңелләрен тирәнрәк ача икән, гади шартларда сөйләнмәс сүзләрне сөйләтә, кичермәс хисләрне кичертә. Кеше, үлемгә нәфрәт белән караган хәлдә, иң саф, иң якты хыялларын киләчәккә төби. Ул корыган агач түгел, корыган агач кына яз көтми. Совет солдаты яз көтә!.. Юк, бу турыда җитдирәк уйларга кирәк. Фронтовик шагыйрьләрнең җаннарына чынлап торып керә белгәндә генә аларның чын уйхисләрен аңларга, аңлатырга мөмкиндер. Мирзаһитның күз алдында булган хәл: сугышка кадәр бик күп язучылар ачыла алмый газапланган гөл кебек иде, ә фронтта кинәт ачылып киттеләр. Элек актив язып килгәннәренен дә иҗатлары яна үрләргә күтәрелде. Моның хикмәтен, билгеле, сугышнын үзеннән эзләргә ярамый, сугыш ул әшәке нәрсә, ул җимерү, вату, кешелек маңгай тире белән гасырлар буе тудырып килгән кыйммәтләрне бер минутта юк итү, көлгә әверелдерү. Монда сүз шагыйрьнең үз халкына чынлап якынаюы, аның уйхисләре белән чынлап яшәве, үзенең дә, башкалар белән бергә иңгә-иң торып, дошманга каршы сугышуы, туган җирен, кешелекнең якты идеалларын гомерен кызганмый яклавы, кирәк икән, шул мөкатдәс нәрсәләр өчен үләргә әзер торуы турында бара... Мирзаһит күптән инде фронтовикларның сугыш кырындагы иҗаты хакында бер мәкалә язарга җыенып йөри иде. Бүгенгә хәтле шуның энҗе бөртеген таба алмый интекте. Аннан башка мәкалә — сүз боткасы гына. Аны яздың ни, язмадың ни. Хәзер шул кадерле энҗе бөртеген тапты шикелле, тик утырып язасы гына калды. Әгәр Мәскәүгә китмәсә, иртәнге якта кулына каләм дә алыр иде. Муса аның тәнкыйть мәкаләләренә һәр вакыт игътибарлы булды. Фәлсәфә булса, аннан коты очмады, үткен итеп әйтелгән фикер — тәнкыйть мәкаләсенең җаны. Җансыз җан иясе дә, тәнкыйть мәкаләсе дә — бары тик кәгазь чәчәкләр генә. Күр әнә, уйлана-уйлана атлап, Мирзаһит үз парадные яныннан узып киткән. Кинәт туктады: Куйбышев урамыннан солдатлар колоннасы узып бара иде. Барысы да кыска туннардан, киез итекләрдән, күкрәкләрендә автомат, кулбашларында чаңгы, йөзләре кырыс, әмма өмет- сезлекнең әсәре дә юк. Мирзаһит, аларга сокланып карап, Мусалар турында уйлады: кайдалар икән алар, башкайлары исәнме? Ил аларга ярдәмен һаман җибәреп тора... Төнлә Мирзаһит төш күрде. Ул Юдино станциясе янындагы Хуҗа* мәт авылында, имеш. Биредә сугышка кадәр алар дачада торалар иде. Алишлар да, Әхмәт Исхаклар да шул ук авылда җәйне үткәрәләр. Ял көне Муса Җәлил дә килергә вәгъдә иткән иде, нигәдер килми калды. — Алайса, мин балыкка киттем, Һаҗәр,—диде Мирзаһит.—Беләсеңме, иң яхшы ял — балык тоту. Җаның да, тәнең дә рәхәтләнә. Әллә кайдан Ренат атылып килеп чыкты. — Әти, мине дә балыкка ал!—дип үтенә башлады. Хуҗамәт авылының икенче ягында текә ярлы елга бар. Анда вак балыклар да күп, җәеннәр дә очрый. Менә алар аталы-уллы инде көймәдә йөзә. Кармак сабын Мирзаһит көймә утыргычына бәйләгән, кулларда ишкәкләр. Менә бервакыт кармак сабы тартылып китте, аннары тагы. — Әти, ычкындырма!—дип кычкырды Ренат. • Тарта Мирзаһит, тарта, ә балыкны чыгара алмый — һай-һай, зурысы эләккән, әти, җәендер? Мирзаһит җавап биреп өлгерми, балык көймәне сөйрәп алып китә. Көймә елга уртасыннан җилеп кенә бара, имеш, яр буендагы агачлар, балыкчылар, судагы ак үрдәкләр, казлар күренеп-күренеп кала Инде кире кайталар, имеш, Ренат кычкырып көлә, ә Мирзаһитның йөрәге өшеп китә: көймә каплана күрмәгәе, бер аяк белән ул үзе дә йөзә алмый, бала да бар. Чү, алар Идел киңлегенә чыгалар түгелме5 Каяндыр күк түреннән ургылып-ургылып кара болыт килә, бик каты җил кузгалган, дулкыннар сикерә, караңгылана. Ә җәен көймәне баш әйләндергеч тизлек белән сөйри дә сөйри. Иртән чәй эчкәндә Мирзаһит сәер төшен Һаҗәрнең әнисенә сөйләде, аңардан бу төшне юравын үтенде Билгеле, ул көлемсери төшкән иде, чөнки үзе төрле юкбарга ышанмый, бары тик карчыкның күңелен күрергә генә теләде. Әби тыңлап торгач, бик җитди нтеп әйтте: ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ф АГЫЛА БОЛЫТ — И кияү, күп нәрсәләр күрәселәрең бар икән: балык кебек, зур дәрьялар гизәрсең, юлың бик хәтәр булыр, әмма батмассың, алла боерса! — Миңамы дәрьялар гизәргә,— диде Мирзаһит уфтанып,— мин аксак ич! •— Аксак күп йөрер, дигән борынгылар. Ходай әмере белән язган булса, адәм баласы күккә дә менә, су астына да төшә. Барысы да. ульгм, алла тәгалә иркендә. Менә Гитлер мәлгунь бик узына да, әмма барыбыр борыны белән кадалып бер төшәр әле. Хак эшкә каршы барып булмый... — Монысын дөрес әйтәсең,— диде Мирзаһит. — Карчыкларга, кияү, ялган сөйләргә китап бервакытта да кушмый. 3 Муса әллә саташа, әллә бастырыла инде. Менә ул Волхов сазы буйлап түшәлмә юлдан редакция машинасы артыннан шабыр тиргә батып атлый, имеш. Өстән бомба ява, юл күп урыннарда актарылган, машиналар, атлар, солдатлар билдән пычрак ерып бара. Менә Муса, ауган агач өстенә утырып, ниндидер бер солдаттан хәбәр ала, тезенә куйган блокнотына солдатның сүзләрен тиз-тиз сызгалый. Әллә томан, әллә төтен инде, кояш бер күренә, бер югала, көн караңгылана — белмәссең, көн- " ме бу, әллә төнме? Инде солдатта, редакция машинасы да юк. Машинаны бомба ваткан, калдыклары дөрләп яна. Редакция кешеләре актарылган подшивкаларны, төрле эш кәгазьләрен, тимер савытларга салып, бер нарат төбенә күмәләр, Муса үзенең хәбәрләр һәм шигырьләр белән тулы блокнотын да шул тимер савытка ташлый. Волхов сазлары ул серләрне кайчан да булса аның төп хуҗасы — халыкка бер кайтарырмы, әллә алар шунда мәңгегә югалырлармы — беркем белми. Атышлар көчәйгәннән-көчәя бара. Мусалар бер төркем иптәшләре белән, контратакага ташланалар. Алар, ура кычкыра-кычкыра, һаман алга йөгерәләр, туктаусыз аталар. Әнә алда, агачларга поса-поса, бер фашист табан ялтырата. Юк, качма, качма, ләгънәт! Муса, автоматын күкрәгенә терәп, атып җибәрә. Фашист кинәт туктый, коралы кулыннан төшеп китә, үзе киерелергә иткәндәй була, аннары кинәт сөрлеккәндәй йөзтүбән каплана. Муса инде икенче фашистны мушкага ала... Аһ, нинди эссе! Автоматыннан гүя ялкын бөркелә. Муса берни күрми, Сазлык яна, урман яна, ачы төтен... Кая барырга? Алга да, артка - да юл киселгән, бөтен җирдә шатыр-шотыр аталар, миналар, снарядлар , гөрселдәп шартлый, агачлар ава, юеш саз туфрагы үрә сикерә, су тамчылары белән бергә кайнар кыйпылчыклар коела, алар Мусаның күкрәгенә, кулбашына кадала, һай, ничек сызлый яралары! Тамагы кипкән... Су, су, бер тамчы су! Муса күккә карый. Анда ургылып-ургылып кара болытлар агыла. Болар явымлы болытлар түгел, ахры. Бер генә тамчы да яңгыр таммый. Югыйсә, Муса ике кулын кушырып сузар иде дә, тамчыларны кушучына җыеп, туйганчы бер эчәр иде. Ник болытлар кешеләргә бу кадәр рәхимсез, ник кешеләр кайгысына алар бу кадәр гамьсез: агылалар да агылалар. Кая ашыгалар, юллары бик озынмыни? Яралы солдат Мусаның кайнар башына берничә тамчы шифалы яңгыр сипсәләр, байлыклары кимер идеме? Ә дөнья шагыйрьләре аларны мактап, вакыты белән аларның ирегенә сокланып күпме җырлаганнар? Мусаның башында ■ да: «болыт төсле куе керфекләрең...» дигән бер шигъри юл туып килә Л иде. Юк, шайтаныма олаксын андый болытлар! Бер тамчы яңгыр бер генә тамчы!.. Аһ, Мусаның сусавы инде басылган. Атышлар тынган. Муса янына бер солдат йөгереп килә. Бу ауган агач өстендә ана хәбәр сөйләгән солдат бугай. Күкрәгендә медале ялтырый. Өстендәге гимнастеркасын салып суза. — Иптәш өлкән политрук, ал - Мина? Пигә?— ди Муса гаҗәпләнеп. — Туган җирем мине үз киемемдә дә кабул итәр. Мин килмешәкме әллә? - Үләргә?! — ди солдат күзләрен зур ачып. — Нигә үләргә? Без 5 әле Ватан алдындагы бурычыбызны үтәп бетермәдек. Үтәмәсәк, анты- § бызга хыянәт иткән булабыз. Хыянәтчеләргә чыннан да үлем, иң әшәке “ үлем! £ Мусаның өстенә ниндидер авыр әйбер лап итеп төшә. Аның астын- ? нан чыгар өчен ул бик озак газаплана, ниһаять, уяна, әкрен генә аңга < килә, коточкыч чынбарлык бөтен фаҗигасе белән аның күз алдына ки- ♦ леп баса: ул хәрби әсирләр арасында! Бу уй аның бөтен тәнен чемердә- = теп куя. Сугыш кырында батыр солдатларча ятып калу бәхете аңа яз- s маган икән Антыңа тап төшермә, дошманга әсирлеккә бирелмә, дип £ күпме мәкаләләр, шигырьләр язды ул, ә үзе... « Төшендә күргән солдат яңадан күз алдына килеп басты, гнмнастери касын сузган килеш. — Үләргә? Нигә үләргә? Без әле Ватан алдындагы изге бурычыбызны үтәп бетермәдек... — диде.» < — Нишләргә соң, нишләргә? Без хәзер кемнәр? — дип пышылдый у - Муса Өн, төш түгел, ул — рәхимсез, ачык җавап сорый Ә җавап юк, < солдат та киткән инде. Димәк, бу сорауны Муса үзенең хәрби намусы- °- па бирә. Ул аңа хәзер үк булмаса да ачык җавап табарга тиеш. Әмма 2 бер нәрсә инде бәхәссез: без Ватан алдындагы изге бурычыбызны үтәп < бетермәгәнбез әле. Муса башын күтәрә төшеп тирә-ягыиа карана: ай яктысы, чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган уйсулык, муенына автомат аскан сакчы тау башында арлы-бирле йөренә. Янында бүре хәтле эт. Вакыт- вакыт ул ырылдап куя. Сакчы төзәмичә генә әсирләргә таба атып җибәрә. Җирдә өймәкләшеп яткан бичара әсирләр арасында үзәк өзгеч илерү ишетелә дә әкрен генә тына. Муса тыңлап ята. Менә кеше гомере хәзер ни бәя тора! Бу вәхшәтне тизрәк оныту өчен ул тулган айга карый. Аның яктысы тонык. Күпме хыялланган иде шагыйрь шушы тулган айга карап, ә хәзер хыял да калмаган диярсең, әйтерсең ай тотылган Шулай күпмедер вакыт үтә Мусаның йөрәге сызлый, аңа бик күңелсез Ул күзләрен йома. Чү, җирдә яткан меңләгән әсирләр чарасыннан озын ак күлмәкле бер карт килә түгелме? Таныды Ясәви бабай ич бу. Муса Минзәләдә политруклар курсын тәмамлап, Мәскәүгә барышлый юлда, бер станциядә, аның белән танышкан иде Кыска буйлы, зур итекле бу хәрбине Ясәви карт та шунда ук танып алды — Муса балам, бу син түгелме? Син безнең колхозда булган идең бит, син безнең Тукай кебек зур шагыйребез ич Инде син дә шинель кидеңмени? һай, бу муены астына кнлгере мәлгунь Гитлер, дөньяны ничек болгатты. Поезд көткән арада нибары бер кич бергә булдылар Шул кыска вакыт эчендә колхозчы бабай шагыйрь күңелендә, шагыйрь исә колхозчы карт йөрәгендә һич онытылмаслык булып калды Муса аның белән, халык белән сөйләшкәндәй, чын ихластан сөйләште, фашистларны һичшиксез җиңеп кайтырга вәгъдә бирде Сугыштан сон аны Матбугат йортына килергә — Казанга җиңү бәйрәменә чакырды Ул чекта’ бу сүзләр бик табигый булып яңгыраган, карт исә килермен дип вәгъдә дә биргән иде. Сугыш бер заман бетәр, фашистларның муены сынар — бу кадәресендә һич шик юк, ә менә Муса үзе... Ясәви картның чырае җитди, кашлары салына төшкән, ул Мусага, аның шикелле меңләгән әсирләргә карап сөйли, имеш: — Ата-бабалардан калган бер сүз бар, оланнар, шуны онытмагыз: илен белмәгән — игелексез, халкын белмәгән — холыксыз, нәселен белмәгән— нәселсез. Сез игелексез, холыксыз, нәселсез балалармыни? Күрсәтегез шуны явыз дошманга, күрсәтегез бөтен дөньяга. Ак күңелле кешеләр сезгә баксыннар да: менә болар, ичмасам, чын ирләр, дисеннәр... Ясәви карт күздән югалды, ә сүзләре йөрәктә торып калды. Алар турында Муса бер генә уйламас әле. Бу сүзләрне Ясәви карт та, бәлагә төшкән улларына халык үзе дә әйтте шикелле. Муса авыр сулап куйды. Хәзергә бер генә нәрсә ачык: ул кабат антлар бирмәс, илгә бер генә тапкыр ант бирәләр һәм аны ахыргача үтиләр. Аның анты үтәлмәгән әле, ул, ягъни ант, борынгылар әйтмешли, җир белән күк арасында асылынып тора... Мусаның күз алдына Чулпаны килде. Аның каршында вәгъдәсез булып калу бигрәк куркыныч. Киләчәгең булмаса, ничек яшәргә? Чулпан әтисенең фашистларны жиңеп кайтуын көтә, башкасын ул белми, белергә теләми дә. Вәгъдә биргән әтисе аның каршында иң бөек зат, барысын булдыра ала торган батыр, әгәр ул үз вәгъдәсен үзе бозса, бу яшь җанны рәнҗетеп кенә калмас, бәлки аны таптау, иң әшәке төстә мыскыллау булыр иде. Шагыйрь күңеле моны бик нечкә тоя, ул бер вакытта да кардан ак бала күңелен хурлауга бармас. Нишләргә, нишләргә соң? Язмыш аңардан шундый четерекле мәсьәләне хәл итүне сорар дип, Муса һич уйламаган иде. Үз армияң сафларында дошманга каршы көрәшү, хәтта үлеп калу бик табигый, монда башка сыймас бер нәрсә юк. Моны вакыты белән Чулпан да төшенер. Ә менә дошман кулында, әсирлектә дөньядан китү — үлемең белән булса да дошманның өстенлеген раслау — бу гайре табигый нәрсә. Совет яшьләре моны аңлый алмас, алар андый рухта тәрбияләнмәгән бит. Муса, башын калкытып, тагын тирә-ягына каранып ала. Тулган ай шактый читкә шуган, озакламый таң беленер. Тимер чыбыкның аръягындагы гитлерчы һаман йөренә. Эте койрыгын бот арасына кыскан — арыганмы, курыкканмы? Этләр җир тетрәвен алдан сизәләр дип әйтәләр Фашистлар Германиясенең аяк астында да тиздән җир тетри башлар бит. Шуның якынлашуын сизәме икән әллә бу эт?! Мусаның ярадан соң күкрәге белән кулбашы төзәлеп җиткәне юк. Бу килеш һич качып булмый, күрәләтә үлемгә бару — бу очракта шулай ук батырлык түгел... Мусаның күз керфекләре йомыла. Ул инде туган авылы Мостафада. Әнә ул балык тоткан төнбоеклы Саелмыш суы, әнә Бурлы тау күгәреп тора, аның битләрендә ислекәй, сөтлекәй, андыз чәчәкләре, авыл янында гына Әйләмә күле җәелеп ята... Юк, Муса инде Оренбургта, ул абыйсы Ибраһим белән Кәрван-сарайга бара, Дутов бандалары — ак казаклар тарафыннан кылыч белән туракланып үтерелгән кызылармеецларның канлы гәүдәләрен карый. Нәфрәтенең чиге булмый, бәләкәй куллары йомарлана. Аннан кайткач, мәкалә язарга утыра. . Инде Саелмыш та, Бурлы тау да, Кәрван-сарай да юк, ул үзе әсирләр арасында, гитлерчылар тарафыннан атып, җәзалап үтерелгән совет кешеләре биредә берәмләп, дистәләп кенә саналмый, йөзәрләп тә меңәрләп... • Үлгәннәргә суд юк, ә исәннәргә? Герман фашизмы — бөтендөнья империализмының удар отряды. Ул беренче социализм илен юк итәргә, көл итәргә чыккан иң явыз көч. Тәнеңдә җаның бар чакта шул ләгънәткә әсир бул... Аның кулындагы әсирләр кем? Муса үзе кем хәзер? — Коллар, коллар!—дип уйлый шагыйрь, үз-үзен өзгәләрдәй бер хәлгә җитеп. . Бу хакыйкать шундый ачы, шундый мәгънәсез — чәчен үрә торырлык. Хәзер бит элекке хөр тормыш турында авыз ачып сөйләргә, хәтта хыялланырга оят, чөнки ул аны күз карасыдай саклый алмады! Моны анлавы, башка сыйдыруы гади кешеләргә дә кыен, ә Муса коммунист шагыйрь иде бит, анын язганнарына кешеләр чын хакыйкать дип карый, аларга инана иде. Шулай ук ул алдакчы булдымыни?! ♦ Фронттан Әминәсенә язган хатларында Муса үлем турында фәлсә- £ фә саткан булды. Әйтерсең сугышта ике генә чик бар: я җиңү, я үлем. § Үлем — ул иң җиңеледер бәлки. Сугыш кырында ятып калганнарны и халык батыр саный. Ә менә үлмәүчеләр дә, калмаучылар да турында ул ни әйтә?! Муса бит үлмәгән дә, калмаган да! Сон нәрсә эшләргә? Әллә барысы да беттеме? * Коточкыч уйлар иде бу. Аларга берьюлы җавап табуы да кыен. ♦ Алар әле шагыйрьнең җанын күп мәртәбәләр көйдереп, аны сүнмәс утларга ташлаячаклар. Шулай да әсирлектәге беренче адымны атлаган иде инде Муса: ул үзенең чын фамилиясен фашистларга әйтмәде, Гумеров диде. Моны ул үзенең җаны өчен куркудан гына эшләмәде Шагыйрь Муса Җәлилне алар «белә» булыр, нинди дә булса разведка картотекасында, немец төгәллеге белән, аның турындагы барлык мәгълүматларны терки куйганнардыр да инде бәлки: күренекле совет шагыйре, коммунист, Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе, Комсомолның Үзәк Комитетында эшләгән, редактор булган, «Алтынчәч» операсының либреттосын язган... Мондый кешене алар үзләренә эшләтергә тырышачаклар, эшләмәсә... Фамилияңне дә озак яшереп булмастыр. Китапларында аның күпме рәсемнәре чыкты. Аннары сатлык җаннар очрамас димә. Әмма беренче адым өчен ялган фамилия дә күпмегәдер ярап торыр, ә баш-күз алгач, бәлки ышанычлырагы табылыр. Айга карап ята-ята, Мусаның күзләре талды, ул уң ягына әйләнде, башын беләгенә куеп, күзләрен йомды Бераздан күзләренә ниндидер яктылык төшә кебек тоелды. Ул күзләрен ныграк йомды, әмма яктылык көчәйде генә. Муса күзләрен ачты, юк, ай күренми, болытлар артына яшеренгән булса кирәк, күктә бүтән һичбер яктылык та юк. Муса җиргә карый башлады. Кинәт үлән арасында ялтырап торган бер тамчы күрде, гүя ул айданмы, йолдызларданмы кыелып төшкән нәни кисәк. — Тычкан уты ич бу!—диде ул үз-үзенә, төнлә уттай ялтырый торган бу бәләкәй бөҗәкнең халыкча исемен хәтерләп. Бала чакта, караңгы төшкән саен, алар шундый бөҗәкләрне күпме җыя торганнар иде. — Карасана, монда да бар икән тычкан утлары! — диде ул Кинәт күңелендә дә шул ут кабынды кебек. Юк, дөнья бөтенләй караңгы дип уйларга ярамый. Тычкан уты хәтле генә булса да яктылык бар. Тик өметне генә сүндермә! Аларны җикеренә-җикеренә сафка тезделәр, аннары, «штюк» дип гадәти санаудан сон, юлга алып чыктылар. Конвойчылар алдан, арттан бара, ян-якларга этләр иярткән сакчылар атлый Усал этләре ырылдый Әсирләр көч-хәл белән генә кыймылдыйлар. «Шнель, шнель!» дигән ачулы тавышлар ишетелә Арттарак калучыларның муен тамырларына приклад белән сугалар, кайсылары этләрен өстерә. Бигрәк тә ике ханн узына, алар полицай булып ялланган бәндәләр, күрәсең, хуҗаларына ярарга тырышалар, бәдбәхетләр. Әсирләр аларга тирән нәфрәт белән карый. Сүз әйтергә ярамый, әмма җай чыкса, бу хәшәрәтләрне шунда ук буып ташларлар иде. Дошманга сатылган хаин ул дошманның үзеннән дә яманрак. Моны чал тарих та әйтеп тора, моны әсирләр үз күзләре белән дә минут саен күрәләр Әсирләр колоннасының башы, ахыры юк сыман Муса кайдадыр урта бер җирдәрәк бара. Әсирләрнең сакал мыек баскан ябык йөзләре чытык. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ күз карашлары сүнгән, рухлары төшкән. Алар җиргә, аяк асларына карап атлый, күпләре җилле көндәге тирәк кебек чайкала, тагын берничә адым атлагач, гөрселдәп жнргә аварлар шикелле, ләкин ниндидер көч аларны, язмышка каршы, аяк өсте тота, алар баралар, баралар. Менә хәзер бу вәхшәт онытылсын, поход жыры яңгырасын иде, туган җыр! Арыган, алҗыган, хәлсезләнгән солдатлар бер минут эчендә башларын күтәрер, җилкәләрен турайтыр иде! Юк, азатлык рухы белән сугарылган поход жыры әсирлектә яңгырамый шул, монда инде башка жырлар, башка моңнар гына булса булыр. Хөр йөрәктән чыккан, яшәүгә көч бирә торган дәртле җыр анда — туган илдә калды Бу җиде ят җирдә әсирләрнең яргаланган канлы иреннәренә гүя йозак салынды, алар чын уй-хисләрен күршеләренә дә ачмый әле, әйтерсең бер-берсеннән шикләнәләр. Гүя аларның ябык й.өзләрен генә чәч басмаган, йөрәкләре дә мүкләнгән кебек. — Мондый түгелләр иде бит безнең кешеләр, — дип уйлый Муса, яралы кулын исәне белән тоткан килеш. — Аларның боз булып каткан күңелләрен нинди сүз белән эретергә, анда яшәүгә, җиңүгә ничек итеп өмет чаткысы кабызырга? Безнең хәлебез никадәр авыр, ялгышларыбыз никадәр күп булмасын, ахыр килеп, җиңү безнең якта булачак бит. — Кинәт ул төнлә үлән арасында яктыртылган тычкан утын хәтерләде. Бу өмет чаткысын һич сүндерергә ярамый. Без бары тик туган илгә генә ышана алабыз. Ышанычы булган кеше генә көрәшергә сәләтле. Муса уңга-сулга карана. Ул төшендә үзенә гимнастерка сузган солдатны күзләре белән эзли. Әсирләр арасында ул күренми. Мусаның күңелендә шатлык уя'на: батыр солдат дошМанга бирелмәгән, ул, ахыр килеп, Берлинга килеп җитәр, фашизм колларын азат итәр әле. Тик кул кушырып ятмаска кирәк. Юлның очы-кырые юк кебек. Алар баралар да баралар. Кая? Билгесезлеккәме? Билгесезлекнең генә юлы очсыз-кырыйсыз була бит. Сугыш уты — гарасат уты кайнап узган авыллар, калалар аркылы үткәндә анда-санда эленеп калган вывескалардан Муса кай җирләрдә икәнлекләрен билгеләргә тырыша. Үз җирләребездән үткәндә халык, әсирләрне 'кызганып, я бер-ике бәрәңге, я икмәк-мазар бирә, я салкын су чыгара торган иде, ә монда... Билгесезлеккә таба тагын бер адым, тагын... Ял иткән чакларда баш турыларыннан ниндидер кошчыклар очып- рчып үтәләр. Эх, аларның канатлары әсирләрдә булсачы! Биеккә-биек- кә, зәңгәр күккә күтәрелеп, азатлык иленә — Туган илгә очып китәрләр иде. Туган ил, газиз Туган ил, никадәр сагындырасың син! Муса шешенгән аякларына карый. Итекләрен күптән салдырып аллылар. Хәзер аның аякларында теткәләнеп бетә язган солдат ботинкасы. Ул аларны көч-хәл белән сала, кабарып, канланып, шешенеп беткән аякларын кул бармаклары белән капшап башын селкә. Аннары чолгау- чүпрәкләрен рәтләбрәк урамакчы була. Бер кул белән моны эшләве шактый читен, ә икенче кулы — яралы, бау белән муенына аскан — Тукта әле, туган. Бир, булышыем, — диде Мусаның күршесе — Рәхмәт. Әсир юлдашы Мусаның чүпрәкләрен рәтләбрәк урап, ботинкаларын киертте, бауларын бәйләде. Шунда үзенең дә хәле китте, күзләре хәлсезләнеп йомылды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Ярый әле. кузгалырга тиз генә команда булмады. Бераздан әсир, авызын ачып, иснәп алды. — Ничек, үттеме? — дип сорады Муса әкрен генә. — Әҗәл минуты килеп җиткәнче үтте,— диде әсир, тагын иснәп алып. Аннары команда булды. Муса иптәшен исән кулы белән җитәкләде Алар, бер-берсенә сыенып, әкрен генә атладылар Ә баш өсләрендә әллә кайдан килеп чыккан болытлар агыла башлады. Шунда Муса кинәт ачыш ясады: болытлар гүя ачулы иде. Алар әйтерсең каш җыерганнар! 4 * Мусадан һаман хатлар булмавы Әминәне пошындыра иде. Ул, нидер с көтеп, Мәскәүдән яңарак кына кайткан Мирзаһитның күзләренә текәл- х де. Ни әйтсен Мирзаһит, анда ул Муса турында бер нәрсә дә белә ал- ч маган, ә Фадеев гомумән шәһәрдә юк икән, фронтка киткән диделәр Сталинград сугышлары уңышлы төгәлләнгәнгә, халыкның күңеле шактый күтәренке. Бу Мәскәүдә генә түгел, башка шәһәрләрдә дә, шул * исәптән Казанда да ачык сизелә. Шуның белән бер үк вакытта диярлек ® халык арасында бүтән сүзләр дә таралып өлгергән иде. Бу шыпырт кы- г на әйтелә торган сүзләр. Аларның иясе юк, гавам хәбәре, газеталар ул ® турыда язмый, радио берни тапшырмый, ышансаң ышан, ышанмасаң — ихтыярын. Күпләр, билгеле, тыңлап та тормый, кайберәүләр тыңлап та - куя — төрле кеше бар бит. Алары ишеткәннәрен якын күргәннәренә ка- “ батлый, шулай сүз китә йөреп. Имеш, гитлерчылар тагын һөҗүм итә _ башлаган. Элегрәк югалткан җирләрен кайтарып алганнар, әллә нинди < җәһәннәм машинасы уйлап чыгарганнар.— мимеч уйлап чыгарырга ма- г һир ул, йөзе кара, — безнекеләрне турый гына, ди, беркемне исән-имин * калдырмый, ләгыйнь, ди. . Мондый имеш-мимешләр чиратларда, базарларда, толчукларда асруча еш кабатлана, анда аның тыңлаучылары да җитәрлек. Менә Ка- < занның Саручи базары. Бер читтәрәк кара күзлек кигән, муенына агач “ тартма аскан бер карт калтыранып басып тора. Тартмасында бәләкәй бәләкәй пакетлар Почмагында чуар диңгез күсесе утыра — Туганнар, карендәшләр, сеңелләр, — дип шыңшый карт тыңкыш тавыш белән, — бәхетегезне сынап калырга ашыгыгыз, һичбер алда), фәлән-фәсмәтән юк, аллаһы тәгаләнең гөнаһсыз мәхлугы андый иблис токымы эшләреннән ерак. Сынагыз, сынагыз бәхсткәйләрегезне. Бирәм дигән, колына чыгарып куяр юлына, димештер изге китапларда... Узган-барган кешеләр, күбесенчә өлкән яшьтәге хатын-кызлар, мескен бүрек кигән бабайга кызганып карыйлар: шундый салкында бер урында басып торырга кирок бит, ходаем — Нихәл итәсең,—ди карт кешеләрнең шул уйларын сизгәндәй.— тәкъдирдән узмыш юк Тәнендә җаның бар икән, ашыйсы килә Өч малаем сугышка киттеләр дә, суга салган кебек югалдылар Киленнәрне ай күрде, кояш алды. Ул сөйрәлчекләргә үз тиңнәре табылган — имгәкнең дә име бар дигәндәй. Кабергә тереләй ятасы килмәгәч, Остабикәм белән,—ул әлеге диңгез күсесен шулай дин атый иде,—шунда чыгабыз алланың һәр бирмеш көнендә. Иблис токымы кешеләргә ыша ныч калмады, алар алла бәндәләрен карама хәленә утыртырга күн алмый, ә Остабикә — мәрхәмәтле җан ул, беркемне күзенә карап ал дамый Алыгыз, ал. туганнар, карендәшләр, сеңелләр. Бәхетегезне читләтеп үтмәгез. Хәзерге җәжүз-мәҗүз заманында бәхеткәйләр кеше ләр тирәсендә көн саен йөреми. Без мескеннәргә дә кечтеки генә ярдәмегез тияр — бәлки бер кисәк тәгам сатып алырбыз Бәхеткәйләре бар кешеләргә алтын балдак та чыгып куя. һай. рәхмәт, уңган сеңелем,— диде карт акча сузган хатынга,— я. Остабикә, чыгар әле хөрмәтле апага өлешенә тигән көмешен,— Чуар күсе пакетлар өстеннән йөгереп үтеп, берсен читеннән тешләде.— Я. нәрсә чыгардың, рәхмәт төшкере Мә, үз кулың белән ач, сенелкәш һа. балдак' — Балдагын балдак та, алтын түгел, кургаш!—диде бер нр көлеп.— Күрәсең, Саручида күселәр дә алдарга өйрәнгән. Менә замана! — Замана шул,— диде карт төксе генә,— синен бәхетен китек икән, сиңа кургаш балдак та тәтеми. Чын ир булсаң, монда селкенмәс идең.. Ягез, карендәшләр, туганнар, сеңелләр. Вакыт кадере алтын, аны бушка уздырмагыз. Бер карчык, авыз эченнән нәрсәдер укынып, картка тиеннәр сузды, ‘ —■ Остабикә, чап чатыр-чотыр!—диде карт. Чуар күсе пакетлар өстеннән йөгереп үтеп тагын бер пакетны тешләп чыгарды. — Менә, карендәш, игелеген күр,— дип, карт пакетны карчыкка сузды. Карчык сүтеп карады да аптырап калды. Ике төймә сахарин!— Яшь чагында бик татлы тамак булгансың, ахрысы, түтәй. Сугыш вакытында сахарины да зур нәрсә инде ул. Бигайбә. Карт, үз янында арурак киемле бер хатын туктавын күреп, Остабикәсен башыннан сыйпый-сыйпый: — Сеңелем, сынагыз бәхеткәегезне.— диде.— Яшьләр бәхет ачкычларын, карчыклар кебек, табылмас жирдә югалтмаганнардыр әле. Хатын әле генә карчык ташлап киткән язулы кәгазьне жирдән иелеп алып карый башлады. Шигырь китабыннан ертып алынган. Таныш юллар. — 'Ахрысы, ходай мәхлугы — Остабикәмне шатландырырга уйламыйсың,— диде карт, кәгазьгә күз чите белән карап алып.— Аңа да өлеш кирәк бит — җан иясе. Таш бәгырьле булма. Мөнәҗәтләр белән бу дөньяда тамак туйдырып булмый. Бигрәк тә хәерсез шагыйрьнең J мөнәҗәтләре булса. Әле менә гавам сөйли: безнең дә бер шагыйрь кисә- " гебез, мәлгунь, мимеч дошманга сатылган ди. Былтырлары гына әле үзен Казанда шинельдән күргәннәр, инде дошман багында сандугач кебек сайрый ди, чут-чут итеп. Ничек оялмыйлар халыктан, ничек телләре корымый шул мәлгуньнәрнең... Әнә агач башларына гына карагыз: кыш узып бара, ә яфраклары һаман коелмаган. Бәрәкәтле елларда шулай була идеме? Бу галәмәт яманлык билгесе. Борынгылар әйткәннәр... Бу хатын иске-москы әйберләрен ипигә алмаштырып булмасмы дип базарга чыккан Һаҗәр иде. Икмәк урынына менә нәрсә алды! Әмма Һаҗәрнең холкында матур бер сыйфат бар: ул базарда яки чиратта ишетеп калганнарын, кайтып, әллә нинди зур яңалык дип, иренә яки башка якыннарына сөйләп, аларны көендерми. Бүген дә Мирзаһитка берни әйтмәде. Ул болай фикер йөртте: базарда кемнең генә сүзен сөйләмиләр. Дошман сүзе бигрәк ачы була. Ул совет халкының күренекле кешеләрен телгә алып карага буйый, чөнки безнең хөкүмәтебезгә каршы коткы тарата, аның вәкилләрен халык күзендә түбән > төшермәкче. Һаҗәрнең боларны, кайтып, иренә яки Әминәгә сөйләмәвенең икенче сәбәбе дә бар иде: нигә имеш-мимешләр белән аларны вәсвәсәгә төшерергә? Әнә бит Мирзаһит үзе сөйләде: фронттан килгән сәлам-хатларда татар шагыйрьләренең аерым шигырь юллары бар икән. Билгеле, солдат авторны‘атамый, үз тойгыларын яза, сагынулары ташыгач, йөрәгенә чыдый алмыйча, җырлап та җибәрә, шуны хатына да кыстыра. Моны авылларга еш кына чыккалаучы Мирзаһит үзе дә күреп кайткала ды, таныш журналистлары да сөйләгән иде. Бер көнне шул турыда- сүз ара сүз чыккач, ул сөенеп: ’ — Шигырьләр, Һаҗәр, канатлы кошлар кебек: фронтка да бик тиз барып җитә, дошман башына ут булып та ява, кайтып та килә,— диде— Уйласаң, гаҗәеп бит бу. Күпме сугышчыларның күңелләрендә сүнмәс дәрт, туган илгә кайнар мәхәббәт дөрләтә алар. Бер хакыйкать , бар: күңеленә ошамаган шигырьне солдат ут эчендә ятлап тормңй инде Бер укуда хәтердә калса гына... Гомумән, Һаҗәр, бу сугыш елларында татар поэзиясе, татар әдәбияты үсте дип кенә әйтү аз, алар сугышчан коралга әверелде, чын мәгънәсендә. Минемчә, фашизм совет әдәбиятыннан аеруча курка торгандыр. Юкка гына ул китапларны мәйданнарга өеп учакларда яндырмый инде. Бу турыда безгә уйларга вакыт, бәясен дә кичекми бирергә. Иренең илһамланган сүзләрен тыңлаганда һажәрнең күз алдына ф базардагы кара күзлекле карт, аның Остабикә исемле чуар диңгез күсесе килде. Кем ул калтыранып торган бу карт? Фашистларның тизрәк Кйзанга килеп житүен теләүче иске заман калдыгымы яки дошман шымчысымы? Нинди әшәке сүзләр әйтте ул шагыйрь турында' Мирзаһит эштән бик арып кайтты. Анын ябык йөзе тагын да суырылган, ирен почмакларына тирән-тирән сызыклар яткан. Кыен, мәшәкатьле шул Мирзаһитның эше, ул журнал редакторы да, күп вакытта Язучылар союзы председателе яки аның урынбасары. Парторг итеп тә бик еш сайлана. Ә язучылардан тылда нибары берничә карт-коры белән авырулар гына калды. Парторг эше жәмәгать тәртибендә булса да, күп вакытта ул Мирзаһитның төп эшенә әверелеп китә Ә Мирзаһитның бу җитәкче эштә тәжрибәсе аз, ул яшь коммунист, устав буенча парторг булырга аның хакы да юк бугай. Нишлисен, сугыш заманы, хәзер һәр коммунисттан икеләтә, унлата күбрәк эш таләп ителә. Шуның өстенә фронттагы язучылар турында әледән-әле күңелсез хәбәрләр килеп тора: я анысы, я монысы һәлак булган... Семьяларына барырга, кайгыларын уртаклашырга, ярдәм итәргә кирәк. Кырык береичекырык өченче елларда бигрәк тә яшь язучылар күп кырылды. Алар арасында бәлки туган халкын данга күмәсе якты талантлар булгандыр. Яшь язучылар ачылмаган гөл кебек ич. Моны Мирзаһит бик яхшы белә, чөнки сугышка кадәр консультация бюросында яшьләр белән байтак еллар эшләде... — Мирзаһит, төсләрең киткән, әллә инде тагын авырый башладың?— диде Һаҗәр борчылып — Булмаса, әзрәк ятып тор, хәзер чәй кертәм. Чәй инде күптән юк иде, кайнар суын һажәр икмәк катысы беләнме, киптерелгән кишер беләнме кызарта. Шикәре дә юк, хәер, анысын берәү дә сорамый, кайнар суы булса, бик канәгать. — Чәй булса, рәхәтләнеп эчәр идем, тамагым бик кипте. Райкомда киңәшмә булды, фронтка ярдәм мәсьәләсе каралды Мин дә үзебезнең эшләр турында сөйләдем Икенче мәсьәлә — уяулык турында. Бар бит әле бездә шундый кешеләр — белгәнен, белмәгәнен такылдарга ярата, бер сүз ишетсә, шуны башкаларга сөйләмичә түзми, гүя кытаклыйсы килә. Ә сугыш вакытында имешмимешләрнең ниндиләре генә булмый Сүзнең исе юк кебек. Ә чынлап карасаң —бар да. Дошман аннан бик оста файдалана һажәр ире алдына кайнар чәй китереп куйды, ә үзенең йөзе кишер чәеннән дә кызылрак иде. Ул базарчы карт һәм аның әшәке сүзләре турында уйлады. 5 Сугыш вакыты дип бернәрсә дә тукталып тормады, үз көе белән яз да, жәй дә килде, менә инде көз дә ишек кага Көннәр ничек үткәндер, анысы башка, үл һәр кешенең үз язмышы белән бәйле Мирзаһитның көннәре һаман редакция белән Язучылар союзы арасында үтте. Бу вакытта инде Татарстанга эвакуацияләнгән Мәскәү язучылары һәм чит илдән антифашист язучылар барысы да күптән Мәскәү- гә кайтып киткән иде Фронттан да күңелне күтәрә торган хәбәрләр ешрак килгәли башлады. Информбюро сводкалары көн саен диярлек безнең гаскәрләрнең уңышлы һөҗүмнәре турында сөйли 17ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ф АГЫЛА БОЛЫТ Билгеле, сугыш булгач сугыш инде, кайгы-хәсрәтле хәбәрләр дә җитәрлек. Әле кичә генә шундый шат йөргән, һичнигә бирешмәгән яшь хатын бүген яшькә тыгылган — аның иреме, туганымы һәлак булган Яраланучылар турында, артык каты булмаса, батыр ярасыз булмый, дип тә тынычланалар. i Язучылар союзында иҗат эшләре бераз җанлана төште, бигрәк тә фронтовик язучылар куандыра. Әллә хезмәткә шул хәтле сусаганнармы, әллә үлем белән янәшә йөргәнгә вакытның кадерен яхшы белергә өйрәнгәннәрме, шигырьләр генә түгел, хикәя, очерк, публицистик мәкалә, хәтта зуррак әйберләр — повесть һәм пьесалар җибәргәләп торалар Мирзаһит, парторг, моңа бар кешедән бигрәк куана, шунда ук авторларына хат та яза, хикәягезне яки шигырьләрегезне алдык, «Совет әдәбияты»ның фәлән номерында басабыз, дип журналның чираттагы санын атын. «Совет әдәбияты» журналын сугыш вакытында туктатмый чыгарып бару үзе бер батырлык булса да, Мирзаһит хатларында ул турыда ләм-мим дими, гүя бу һаман шулай булырга тиеш, хәтта үзәк журналларның байтагы чыгудан вакытлыча туктауга карамастан, «Совет әдәбияты»— заманы өчен шактый калын әдәби журнал—һаман чыгып килә икән, бу табигый кебек. Хәтта редактор өстәлендә салкыннан кара туңа икән, чираттагы номерны туплар өчен Мирзаһитка җиде кат тир түгәргә туры килә икән, монысы да шулай ук табигый кебек. Аннары баш күтәрми эшләргә еш кына ирек тә бирмиләр — редакциядә тагын i бер генә кеше бар, ул әдәби сотрудник та, корректор да, техредактор да — һаман телефон шалтырап тора, әле парторгны сорыйлар, әле Союз эшләре белән мөрәҗәгать итәләр. Мирзаһит моңа зарланмый, тик саулыгы гына аяктан екмасын. Ә саулыгы аның бирешә, ничек хәлсезләнеп» аяктан аумый торгандыр, бер «алла» белә. Ул, билгеле, дингә ышанмый, әмма кайчак үзендәге көчкә үзе гаҗәпләнә. Мөгаен, фронтта да бу шулайдыр, бар нәрсәдән өстен бер изге теләк — дошманны җиңү теләге булмастаен булдыра торгандыр. - Сугыш гарасатында меңнәрнең хәбәрсез югалуы искитмәле бер нәрсә түгел. Шулай ук Муса да хәбәрсез югалды микәнни? Шундый хәлнең булу ихтималын ул үз хатларында язган иде шул. Шунда ук Мирзаһитның күңелендә өмет чаткысы да җемелдәп куя: хәбәрсез югалганнар бөтенләй югалды дигән сүз түгел бит әле. «Фадеев янына барырга кирәк,—дип уйлый ул.—Муса Александр Фадеевны бик нык хөрмәт итә иде. Фадеев та аны ярата, иҗатын югары бәяли. Аңа барысын, төрле имеш-мимешләр йөрүенә кадәр, яшермичә, ачыктан-ачык сөйләргә була. Мусаның язмышын ачыклауда ярдәм итүен үтенергә. . Александр Александрович каршы килмәс, ул СССР Язучылар союзы * җитәкчесе, ә без барыбыз да шул бер оешмага керәбез...» Шул көннәрдә Союзга Мәскәүдән бер рәсми хат та килеп төште. Татарстан Язучылар союзы председателе белән партоешма секретарен Мәскәүгә иҗат отчетына чакырганнар. Союз председателе итеп әле яңарак кына Кави Нәҗмине санлаганнар иде. Ләкин ул әле генә авыллардан командировкадан кайткан, авырыбрак тора. —Мирзаһит,—диде ул хатны укыгач,—икәү барсак та, информацияне син ясарсың инде. Бәлки, мин бөтенләй бара алмам әле — докторлар больницага салабыз дип үк әйттеләр. Белмәссең тагы ..Син вакытны әрәм итмә, әзерләнә тор. Бу эшне син, элекке председатель буларак та. күптәнге урынбасар буларак та, миннән арурак беләсең. Әминем әле өлкә комитетына барасым бар, отчет бирмәгән... Куркам, кулга тагын командировка кәгазен тоттырмасыннар. Анда бит күп сөйләшеп тормый- ■ лар. Мирзаһит каршы килмәде. Фадеев белән ул Муса турында барыбер сөйләшергә тиеш. Болай бик җайлы килеп чыга бит әле. Берничә көннән алар юлга чыктылар. Кави Нәҗми белән юл йөрүе күңелле, ул тиз арада бөтен купены, бөтен вагонны үз авызына карата, татарча дисеңме, русча дисеңме — шундый оста сөйли, шундый мәзәкләр әйтеп куя, бөтен вагон шыр итеп көлеп җибәрә, ә үзенең карасу саргылт күзләре генә ялтырый да, эре шадралары хәйләкәр биешәләр кебек. Кави Нәҗмине беренче тыңлаган кешеләр дә, күп тапкырлар ♦ ишетүчеләр кебек үк, аның искиткеч акылына, фантазиясенә гажәп- н ләнә. Ул һичкайчан бер нәрсәне ике тапкыр шәрехләми, һәр вакыт яна- = ны сөйли кебек, мөгаен, ул туктаусыз иҗат итәдер, тыңлаучылар анын 3 кабатлануын хәтта булса да сизмиләр, чөнки ул сүзенә һәр даим яңа « бизәкләр өстәп тора, алар асыл ташлар кебек җемелди, тыңлаучы шул § нәрсәләргә сихерләнеп, авызын ачып утыра, һәм барысы белеп алалар: < вагонда атаклы язучы бара! Ф Мирзаһит Кавидән битәр аның энесе Рәшитне ярата, чөнки алар а икесе дә бик «зәһәр» шахматчылар Шахмат булса, Мирзаһит белән Рә- о шиткә бүтән бернәрсә кирәкми. Ә б^ген вагонда Рәшит юк, ә башына * көнчыгыш картларыча иттереп сөлге ураган —нәкъ чалма диярсең— ч Кави инде вагон уртасына күчеп утырган, сөйли дә сөйли. Мирзаһит, ° ялгызлыктан файдаланып, докладын уйдан кичерә. Доклады язылган, - әмма ул аны укымаячак, сөйләячәк, ә сөйләгән вакытта, тыңлаучылары- * на карап, яна мөһим фикерләр туа. Доклад Бөек Ватан сугышы көн- - нәрендә Татарстан язучыларынын иҗатлары дигән темага Мирзаһит X Татарстаннан ничә язучы фронтка киткәнен, күпмесе бүгенге көндә 2 исән, күпмесе һәлак булганын, нинди әсәрләр язуларын, аларнын худо- ' жество дәрәҗәләрен бик яхшы белә. Татар әдәбияты сугышның берен- г* че көненнән үк үзен мобилизацняләнгән irren исәпләде. Язучыларның ~ бөтен уйлары, барлык изге теләкләре туган ил язмышы белән бәйле. 2 эшләгән эшләре — бары тик җиңү өчен генә. Аларнын бер кулында автомат, икенчесендә каләм. Үзләренең шигырь, хикәя, мәкалә һәм очеркларын окопларда, автомат приклады өстенә куеп язалар Күбесе һаман алгы сызыкта — рядовойлар, кече яки урта командирлар, политработниклар... Соңгы вакытларда барлык фронтларда диярлек татар телендә кызыл армеең газеталары чыга башлады. Рәхмәт, СССР Язучылар союзы бик нык булышты, аның ярдәме белән күп кенә татар язучылары редакцияләргә күчерелде, кайберләре редакторлар итеп билгеләнде. Башкаларын әле күчерәсе бар, мәсәлән, искиткеч талантлы шагыйрь Фатих Кәрим сапер взводы командиры, бөтен илгә билгеле «Тапшырылмаган хатлар» повестеның авторы — прозаик, шагыйрь, драматург Гадел Кутуй гвардия минометлары расчетында старшина Бигрәк тә без Александр Александрович Фадеевның шәхси булышлыгына өмет баглыйбыз Иптәш Фадеев бу авыр сугыш елларында татар язучыларына бик күп ярдәм итте, безнең язучылар фронтта, тылда аның эчкерсез ярдәмен күреп килделәр һәм киләләр Без моны онытмыйбыз, онытмабыз Бу онытылырлык түгел... Фамилияләр, фамилияләр. Мирзаһит аларны атап кына калмый, шунда ук аларга шәхси һәм иҗат характеристикалары бирә. Әхмәт Фәйзи, Афзал Шамов, Ибраһим Гази, Риза Ишморат. Мәхмүт Максуд.Нур Баян. Шәйхи Маннур. Салих Баттал, Снбгат Хаким, Әхмәт Ерикәй. Әмирхан Еники, Гариф Галиев, Абдулла Әхмәт, Госман Бакир. Гали Хуҗи, Мөхәммәт Садри Болар инде үзләрен илгә азмыкүпме таныт кан әдипләр. Афзал Шамов, мәсәлән, гражданнар сугышы вакытында ук Кызыл Армия сафларын үткән, хәзер дә фронтта Аның хәрби темага иҗат ителгән әсәрләре безнең татар әдәбиятында күренекле урын алып тора Ул бездә хәрби теманы башлаучыларның берсе Муса Жалил, балалар язучысы Абдулла Алиш турында аерым әйтәсе бар... Мирзаһит һаман уйлана. Урынга яткач та күз алдыннан каләмдәш дуслары китми. Тора торгач, ничектер, аеруча ачык итеп Мусаны күрә. Аның турындагы имеш-мимешләргә Мирзаһит һич ышанмый. Ә менә Муса кешедә була торган эчке сизенүләргә күпмедер ышанган булса кирәк. Әминә аның шундый бер хатын укыткан иде. Мирзаһит, шактый гаҗәпләнеп, уйга калды. Аның мондый хәлне һичкайчан кичергәне юк иде. Хәер, Муса да бу шомлану гына түгелме дип уйлаган. Шунда ук бу тойгының тиз үтеп китүен, бернинди дини хорафатларга ышанмавын ачык әйтә. Бу хатны тагын бер кат яхшылап укырга кирәк булыр. Анда үлем турында ниндидер бик кызыклы фикерләр бар бугай. Аннары хатның нинди уңай белән, кайда, кайчан, нинди шартларда язылуы да бик мөһим. Шагыйрь күңеле бик сизгер монометр, ул җанның иң нечкә тибрәнүләрен дә чагылдыра. Ә без барысын үз аршнныбызга үлчәргә күнеккәнбез. Юк, шагыйрь күңеленә тирәнрәк үтеп керә бел, бер генә минутка булса да үзеңне шагыйрь итеп хис ит, ул янган тойгылар белән ян, аны борчыган уйлар белән өзгәлән. Шунсыз тәнкыйтьче чын тәнкыйтьче була алмастыр, аның барлык язганнары, хәтта иң яхшы теләк белән язганнары да, сүз уйнатырга кайтып кала торгандыр... Уйлар, уйлар .. Алар җилле көндә салам кебек буталган, очларыкырыйлары юк. Әмма киңәшмәдә болай җәелеп сөйләп булмас бит. Анда фикереңне туры, ачык, кыска итеп әйт, киңәшмәдә башваткычлар белән шөгыльләнмиләр. Иң элек Мирзаһит коммунист Муса Жәлилгә тирәнтен ышануын әйтер, аның уенча, Муса һичкайчан фашистларга сатылмас, бу аның комсомолда, партия сафларында алган тәрбиясенә, бөтен язган әдәби әсәрләренә каршы килер иде. Ихлас күңелдән җырламаган кеше чын шагыйрь була алмый,— бу күптән исбат ителгән хакыйкать бит... • Кави соң гына кайтты, Мирзаһитның һаман йокламавын күреп: — Мине тәмам интектереп бетерделәр,— диде,— сөйлә дә сөйлә, диләр. Кызганыч, син булмадың, яна әсәр ничек туа башлавын күргән булыр идең. Мин аларга язылмаган хикәямнең сюжетын сөйләп бирдем. Бик яраттылар. Китабыгызны кайдан табып була, дип аптыраттылар. Барысын хәзер генә уйлап чыгардым, дисәм, билгеле, ышанмаслар иде. Кызык бит, ә? Әмма тагын да кызыграгы икенчесе булган икән. Йокларга яткач, Мирзаһит төш күрә башлады. Төштә Кави Нәҗмигә гаҗәп бер осталык белән Яхи агай монологын укыды. Хыялга бирелеп, әкрен генә, тел шартлатып, паузаларын саклап укыды. Ул үзе янәсе Яхи агай була, өстендәге киеме иске-москы. Мирзаһит аның шадраларын, саргылт күз алмаларын да ап-ачык күрде. — Хикмәти хода, күгәрченнәрем, күктән белен урынына... күлмәк ява, имеш. Беленен рус агай ашасын, аларның масленицалары, ә миңа — күлмәк. Өр-яңа, кар кебек ак киндер күлмәк! Тутыгып беткән кадакка эләксә дә ертылмый торганы, ә! Безгә, күпер асларында, подвалларда, әфлисун ящикларында, ягъни мусор ящикларында кунып йөрүчеләргә тутыгып беткән кадаклар күп очрый ул. Яки чалбар ява, ә! Чалбары күлмәктән дә яхшырак. Күлмәксез йөреп була, күгәрченнәрем, ә чалбарсыз, ыштансыз әдәм мәсхәрәсе бит. Яки тагын әйбәтрәге: бишмәт! Ул күлмәк урынына да, чалбар урынына да ярый, озын — кешегә күрсәтмәс кадерле урыннарны каплый. Шуннан, мин сиңа әйтим, Печән базарында, чалмасын кияргә оныткан Ишми ишәк кебек, кулны артка куеп, кукыраеп йөрисең. Алдыңа шкафчы Фәсхетдин йөгереп килә, иртәнге чәйгә дәшә, сәүдәләре уңган, имеш. Өстәлдә, май эчендә, ботларын сузып каз ята. Хаҗи абзый, бишмәтеңне сал, кулларыңны ю, ди Фәсхетдин. Ничек бишмәтне саласың инде, чалбар юк ич... Әдәм мәсхәрәсе бит. Әллә кыздырылган казны култык астына кыстырып чабаргамы? Әфлисун ящигына кереп утырсаң, чуртым да тапмый... Сөйләүче бик еш яки-яки дигәнгә, тыңлаучылар аны Яхи агай дип атаганнар икән. Мирзаһит йокысыннан уянгач, төшен Кави Нәҗминең үзенә сөйләр- . мен дигән иде, әмма шунда ук барысын онытты. Кавинең гаҗәеп детальләреннән башка аның хикәясе дә юк бит. Кави детальләр остасы, аның z әсәрләрендә детальләр мисле энҗе бөртекләре... Мәскәүдә Воровский урамындагы Язучылар союзына алар утырыш з башланудан байтак элек барып керделәр, чөнки йомышлар байтак җы- < елган, ә Мәскәүгә хәзер еш килеп булмый ф Бүлмәдән бүлмәгә йөри-йөри, утырыш башлану сәгате якынлашуын я сизми дә калдылар. Александр Александрович Президиум утырышын о вакытында ачып җибәрде. Беренче ике мәсьәлә Татарстан язучыларына * кагылмый иде. Аннары сүзне информация өчен Мирзаһитка бирде, ч — Әйдәгез, Мирзаһит Султанович, сезне тыңлыек,— диде Фадеев чак ® кына елмаеп. — Без Казанда Татарстанның икмәк-тозын байтак ашадык, ә үзебезһең өстәлебез такыр . Ярый, киләчәктә моны искә алырбыз. ® Мирзаһит, бераз аксый төшеп, өстәл янына килде. Доклады кулында х булса да, аңа карамады, болай гына сөйләп китте Александр Алек- * сандрович, уң кулына таянып, Мирзаһитны бик игътибар белән тыңла- * ды, ягымлы тавышы белән аратирә теге-бу мәсьәләне ачыклый торган ■< сораулар биргәләде. Мирзаһит Фадеевның кешеләр белән йомшак мө- * гамәләсен яхшы белсә дә, баштарак шактый дулкынланды, аннары ты- в нычлана төште, тавышы ныгыды, тигезләнде Аны бүлдерми тыңлады- * лар, күрәсең, ул сөйләгәннәр мөһим иде. Өлкән татар язучыларының исемнәрен атаганда Фадеев, чын күңелдән гаҗәпләнеп: — Ул да фронттамыни? Кара, карт гвардиянең йөрәге таки түзмәгән бит, — дип куя иде. — Ник Муса Җәлилнең язмышы турында сөйләмисез? Сөйләгез. Нинди сүзләр йөри анда сездә? — дип сорады Александр Фадеев — Мин сезнең нәкъ шул соравыгызны көтәм, Александр Александрович, — диде Мирзаһит — Ах, хәйләкәр бу татарлар,— дип елмайды Фадеев—Җаваплылыкмы үз өстегезгә алудан куркасызмы? . Мирзаһит барысын сөйләп бирде, бернәрсәне яшермәде. Аннары Александр Александровичтан Муса язмышын ачыклауда ярдәм сорап сүзен бетерде Фадеев озак кына эндәшмәде, ахырда карлыга төшкән тавыш белән әйтә куйды: — Ярый, тырышып карарбыз. 6 Казанга каетканнан соң байтак атналар үтте инде. Союзның көндәлек эшләре, катлаулы иҗат мәсьәләләре, партия йомышлары Мирзаһитның бөтен вакытын соңгы минутынача ала иде. Җитмәсә, Кави еш-еш өлкә комитеты командировкаларында йөрде, кайчак Мирзаһит та атналар буе авыллардан кайтмады,— Союзда бер машинистка, журналда бер Әнис калып тордь^ Мондый чакларда, билгеле, Союз эшләре дә, журнал эшләре дә бик әкрен кыймылдый Аннары Кави авырый башлады, ахырда председательлектән бөтенләй китте. Мирзаһит тагы председатель эшен дә, редакторлыкны да тартып бара башлады. Яна председатель тиз генә сайланмалы, сайлангач эш бераз җиңеләер дип өметләнгән иде Мирзаһит, ләкин алай ук булып чыкмады Мирзаһит үзе катырак торса, бәлки башкачарак булыр иде. ләкин ул эштән баш тарта белмәде, парторг кешегә бу килешми дә иде Бер көнне Союз эшләре белән тагын өлкә комитетына чакырдылар. Анда алар кичке сәгать сигезләргә кадәр утырды, аннары башкаларны кайтарып җибәргәч тә, Мирзаһитка калып торырга куштылар. Кушкач, каласың инде. Мирзаһит секретарьның кабул итү бүлмәсендә көтте. Аның ашыйсы килә иде, көндез буфетка керә алмыйча калды, ашыгыч эшләре күп булды. Хәзер, ачлыктан булса кирәк, баш вакыт-вакыт бик каты чатнап куя. Җитмәсә, өзелгән аягы борчый башлады. Ә секретарь районнар белән телефоннан сөйләшә дә сөйләшә. Шул ук вакытта кемнәрдер, рөхсәтсез-нисез, аның янына кереп-чыгып торалар. Ниһаять, секретарь, пальтосын киеп, бу якка чыкты. Мирзаһит, урыныннан торып, «мин тыңлыйм», диде. — Бергә кайтабыз, — диде секретарь. — Юлда сөйләшербез. ■ Алар түбәнгә төштеләр. Мирзаһит тиз генә киенде. Урамда, ишек төбендә, машина көтеп тора иде. — Әйдә утыр, — диде секретарь Мирзаһитка һәм машинаның арт ишеген ачты. Үзе дә шофер янына утырмыйча, Мирзаһит белән янәшә утырды. Шоферга исә — ул рус егете иде — «бераз һава сулат!» диде. Күрәсең, бу аларның билгеле маршрутлары булгандыр. Шофер баш какты. Тышта салкын көчәйгән, кимендә утыз градус бардыр. Урамнар караңгы, буш, күктә сирәк-мирәк йолдызлар күренә, агач башларын бәс сарган. Секретарь татарча сүз башлады: — Мирзаһит, иртәгә Мәскәүгә кит, туры Фадеев янына бар. Бу ту- ■ рыда председателегезгә дә, хатыныңа да бер сүз әйтмә. Муса турымда бик борчулы хәбәрләр бар Анык кына белмиләр. Фадеев берәр нәрсә белә булыр. Аңлашылдымы? — Хәзергә барысы аңлашылмады әле. Ә беренче секретарь бу турыда беләме? — Мондый эшләр аңардан башка эшләнми. — Борчулы хәбәрләрне беркадәр белергә мөмкинме? Фадеевка ни дип әйтергә? Секретарь шыпырт кына сөйләп бирде, дөресрәге, берничә сүз әйтте. Ләкин шул берничә сүз Мирзаһитның йөрәгенә көчле ут салды. Өенә кайткач та тынычлана алмады, төн буена күзенә йокы кермәде. , Һаҗәргә сөйләсәң, бераз җиңелрәк булып китәр иде, ярамагач ярамын инде, секретарьның сүзен бозып булмый. Кинәт Мирзаһит эсселәнеп китте, ничек ул беренче секретарь турында сорарга җөрьәт итте икән? Аның мондый соравына каршы җавап та бирмәскә тиешләр иде кебек. Әмма җавап бирделәр. Хәзер генә Мир- < заһит җиңел сулап куйды: димәк, Муса турында Беренче белә, димәк, ул мәсьәләне бер селтәнүдән өзәргә теләми... Сугыш вакытында мондый читен мәсьәләләр аз түгелдер, әлбәттә. Мең ашыгыч эш арасында да партия һәр коммунист турында аерым кайгыртырга вакыт таба икән... Бу бик зур, бик зур нәрсә! Мирзаһит күңеле белән моны бик тирән тойды. Икенче көн кич ул поездда иде инде. Үзе һаман уйланып барды. Заманалар, ә! Көндез шул яшерен шатлыкны һәм борчуны тойган хәлдә, Александр Фадеев янына керде. Фадеев аны шунда ук кабул итте, өстәл артына түгел, диванга янәшә утырып, Мирзаһит белән күзгә-күз сөйләште. Аның тавышында салкынлык та, ятсыну да юк иде. — Мина да Муса гитлерчыларга сатылып эшли башлаган дип сүз ирештерделәр,— диде Александр Александрович, Мирзаһитның информациясен тыңлагач. Аның матур йөзенә газаплы сагыш чыкты.—Бу сугыш кешеләр алдына нәрсәләр генә китереп куймый. Уйларлык нәрсә бар... Мирзаһит Фадеевның сүзләрен игътибар белән тыңлады Фадеев инде имешмимеш сөйләми. — Аннары әсирләр арасында ниндидер Гумеров җитәкчелегендә,— диде Александр Александрович,— яшерен оешма эшли башлаган дип әйттеләр. Конкрет рәвештә нинди эш алып баруын расларлык материал . булмаган... Тагын нәрсә Соңрак Гумеров белән Муса Җәлил икесе бер кеше булырга тиешлеген искәрттеләр. Ләкин фашистлар ягында з эшләүче Муса Җәлил белән... яшерен оешма һичничек бергә бәйлән- 5 ми,— дип көрсенде Фадеев. — Александр Александрович,— диде Мирзаһит, утырган урыныннан торып,— сез Мусаның фашистлар яклы эшләвенә ышанасызмы? Фадеев озак кына эндәшмәде, аннары әйтте — Юк, Муса Җәлил чын коммунист булырга тиеш. Тик сугыш дә ♦ вам иткәндә моны исбат итүе кыен — Фадеев алдындагы блокнотына » берничә сүз тырнап куйды — Бигрәк тә сезгә. Мин кайбер нәрсәләрдә i булышырмын Мирзаһит ана рәхмәт белән тулы күзләрен төбәде. Юк. ул Фадеевка £ биргән бәясендә ялгышмаган! Гумеров... Муса Җәлил, Мирзаһитның башында шул фамилияләр = генә утлы кадак булып әйләнде. Ни өчен Гумеров? Муса башына беренче килгән фамилияне сайлармы? Гумеров Оренбург якларында “ бу фамилия киңтаралган бугай. Бәлки Мирзаһит бу вакытта Мусаның >- биографиясен бөтен нечкәлекләренә кадәр белми иде әле. Мусанын * әтисе Мостафа исемле булган, туган авылы да Мостафа. Бәлки шәжә рә тамырлары Гумеровлардыр?. һәрхәлдә, бу фамилияне истә тотарга - кирәк. Күпмедер вакытка кадәр ул шагыйрьнең чын фамилиясе белән * янәшә йөрер. Тик аның бик күп китаплары рәсемнәре белән чыкты бит. Гади кешеләрдән барысын яшерергә мөмкин, ә разведкадан? Ләкин Мирзаһит иң мөһимен белми иде әле: ул белеп кайта торган бу хәбәрләр күп нәрсәне хәл итәчәк. Хикмәт шунда, бу вакытта Муса Җәлил мәсьәләсе бик кискен төс алган иде. Менә шушы аерата кискен борылышта Беренче, бөтен җаваплылыкны үз өстеиә алып, Мирзаһитны Мәскәүгә. Фадеев янына җибәрергә кирәк тапкан Мәскәүдән кайткан көнне үк Мирзаһит өлкә комитетына барды, беренче секретарь янына керделәр. Мирзаһит байтак вакыт инде аны якыннан күргәне юк иде. Ябыккан, йөзендә тирән-тирән җыерчыклар, чәчендә көмеш бөртекләр арткан. Тик күзләре һаман тере, үткен карыйлар. Ул Мирзаһитның кулын кысты һәм: — Сөйлә,— диде. Мирзаһит барысын түкми-чәчми сөйләп бирде. — Ярый, калганын үзебез хәл итәрбез,—диде Беренче ахырда — Кайтырга мөмкин. Ял ит, арыгансыңдыр Иптәшләреңә хәзергә бу турыда сөйләмә. 7 Өлкә комитетында булганнан сон, Мирзаһит Фадеевның сүзләрен тагын бер тапкыр уеннан кичерде, аларның асыл мәгънәләрен тирәнрәк аңлый башлады кебек. Колак төбендә Александр Александровичның ягымлы тавышы ишетелеп торды шикелле. Кешенен сүзләрен ничек тыңлыйсын, мәгънәләрен никадәр тирән аңларга телисең бит Әгәр башта ук алардан әллә ни көтмәсәң, барысын өстән-өстән генә төшен сәң,— бер хәл. әгәр инде алардан күп нәрсә көтсәң, сүзләрнең ничек әйтелүләренә кадәр әһәмиятле Кайчагында кеше үзенен бар хисләрен сүзләргә салып бетерми, саклык, азрак дипломатия күрсәтә, ә таныш бит ул, күз карашы кебек, һич хәйләләми—син аларны аңлый гына бел. Беренче секретарь Фадеевның сүзләре турында бик җентекләп сө- рашты, аның кырыс йөзе яктыра төште кебек. Ә хәзер бу бер-берсенә һич тә охшамаган кешеләр Мирзаһитка икесе бер булып тоела башлады. Нәрсәдә аларнын уртаклыклары? Күз карашларындамы, әллә читен мәсьәләне бер төсле аңлап, аңа бер төсле якын килүләрендәме? Мирзаһит тәрәзәгә борылды. Тышта җылыткан, ябалак-ябалак кар ява. Кар яумый, гүя күктән ак чәчәк коела шикелле. Бер минут тормый урамга чыгасы, йомшак кар таптап, туйганчы йөрисе килә. Мирзаһит, шул кар-буранга караган килеш, тагын үз уйларына чумды. Көндәлек гади тормышта без күп вакыт бик беркатлы фикер йөртәбез: дөньяда гүя ике генә төс бар — ак һәм кара. Гомумән алсаң, хакыйкатькә бу бер кадәр туры килә кебек. Без гитлерчыларга каршы сугышабыз. Кем гитлерчылар яклы — ул безнең дошманыбыз. Ләкин бу сугыш гади мәсьәләләрне дә шул кадәр катлауландырды, кешеләрнең барыр юлына шул кадәр күп көртләр өйде, беркатлы кеше булып фикер йөртсәң, ашыгып эш итсәң, оттыруың гына мөмкин. Сугыш вакытында, теге-бу сәбәпләр аркасында, бик күп совет солдатлары әсир төште. Аларның барысын, әллә кем әйтмешли, уптым илаһи дошман санаргамы? Бер ишеләре яраланып, башка һичбер чаралары — кораллары, ризыклары беткәнгә әсир төшкән, ләкин көрәшне туктатырга уйламаган. Икенчеләре үз җанын саклап калу турында гына кайгырткан, куркаклык күрсәткән. Фашистларның төче сүзенә алданучылар да юк түгел. Бик азлары гына үзләре теләп дошман ягы- . на чыккан... Кыскасы, мең төрле язмыш — барысын ачыкларга, ялгышмаска кирәк... Бу бик күп вакыт сорый. Хәзер Мирзаһит бер нәрсәгә бик нык ышанды: җитәкче иптәшләр катлаулы мәсьәләләрдә ашык-пошык нәтиҗә ясарга уйламый. Бу бик мөһим, бу — кешеләрдә гаделлекнең тантана итүенә ныклы ышаныч тудыра. Димәк, каушамый эшләргә, кирәкмәгән нәрсәләр турында уйламаска мөмкин. Мирзаһит әле Язучылар союзына барганчы ук уй-фикерләрен үзенең иң турылыклы иптәше — Һаҗәр белән уртаклашты Һаҗәр сынау- чан карашын иренең эчтән яктырып торган күзләреннән алмады, аз гына хәйлә яки әйтеп бетермәү булса да, ул берьюлы сизеп алыр иде. — Өзеп әйтерлек шатлыгым да юк кебек, Һаҗәр, әллә нинди куаныч та алып кайтмадым шикелле, шулай да Фадеев белән сөйләшкәннән соң күңелем ныгыды,— диде Мирзаһит, бик җитди итеп.— Миңа бит, Һаҗәр, турыдан-туры әйткәннәре бар: Муса сиңа кем — әтиеңме, абыеңмы, энеңме? Ник шул хәтле тырышасың аның өчен. Э'хэзер кү- рәм, коммунист Муса миңа да, башкаларга да... аерым алганда, Александр Александровичка да кадерле, ул шагыйрьгә ышана. Хәзер бит җыр, сүз, эш барысы бер үлчәүдә — штык, пуля, граната, снаряд кебек. Кирәк вакытта солдат — элек ул кем булган, эшчеме, игенчеме, шагыйрьме, галимме барыбер — гомерен куеп шуны расларга тиеш. Гомумән матур сүзләр юк. Шагыйрьнең зурлыгы — Ватанга турылыклы булуына гына бәйле. Тормыштан өстен поэзия яшәми... Мин дә шулай уйлый башладым, Һаҗәр. — Уф, Мирзаһит, миңа да җиңелрәк булып китте,— диде Һаҗәр ирен тыңлаганнан соң,— югыйсә, йөрәгемне таш баскан кебек иде. Син Мәскәүгә ашыгып, берни әйтми китеп баргач, ут йотып йөрдем. — Шулайдыр, Һаҗәр .. Моны мин уйлаган идем,— диде Мирзаһит җанланганнан-җанлана барып.— Миңа калса, Фадеевның Мусага карата үз мөнәсәбәтен туры итеп әйтүе — принципиаль әһәмияткә ия. Гафу ит, мин партбюродагы шикелле сөйли башладым. Моны, минемчә, Фадеев шикелле кристаллдай саф кешеләр генә эшли ала. .Мин барып әйткәнчегә кадәр үк Александр Александрович Муса язмышы белән кызыксынган!.. Бу кичне Мирзаһит Әминә ханым янында булды, аннары Мусаның фронттан җибәргән хатларын тагын бер тапкыр укып чыкТы, васыятен, басылмый калган шигырьләрен күздән кичерде, нәкъ шагыйрьнең үзе белән сөйләшкәндәй булды. Күз алдына аның белән соңгы тапкыр сау- Суллашуы килде. Ул көнне Тукай клубына әле фронтка китми калган ф язучылар, Мусаның дуслары, партия, совет җәмәгатьчелеге вәкилләре, ь композиторлар, аның җырларын башкаручы артистартисткалар җыел- з ды Кичәдә атаклы рус язучылары Алексей Толстой. Алексей Сурков, с Владимир Бахметьев, чит ил язучылары Джерманетто, Жан-Ришар < Блок, Вайнерт, Иоган Бехер, Арконада һәм тагын күпләр бар иде. Бу 5 үзенә күрә халыкара әһәмиятле бер очрашу булды кебек. Татар совет £ әдәбияты гүя беренче тапкыр дөньякүләм мәйданга аяк атлады. Сугыш вакыты булуга карамастан, кичә бик матур, бик күңелле узды. Тик * Муса Җәлил генә үзен бу кадәр зурлаудан шактый уңайсызланып ® утырды. Гадел Кутуй—танылган оратор — артык күпертеп сөйли баш- г лагач, Муса кая карарга белмәде. Ләкин иптәшләренең чын күңелдән ® сөйләүләре, ихлас теләкләре аңа уңайсызлануын җиңәргә булышты. Ул, бик дулкынланып, аларга мең рәхмәт укыды... Мирзаһит ихтыярсыздан көрсенеп куйды. Кем белгән ул чакта шу- п лай булып чыгасыларын. Инде тагын бер күрешергә насыйп булырмы- _ юкмы? Муса бит анда кылдан нечкә, кылычтан үткен сыйрат күперен < кичә, җәһәннәмгә абынып төшмәсә ярар иде. Шунда Мирзаһитның күз алдына Муса үзе килеп баскандай булды. < * «Юк, кайгырма, дускай,— дия иде шикелле ул,— тарих безгә җиңел язмыш билгеләмәгән, партия безне ансат җиңүләргә әзерләмәде. Ba- тан алдындагы изге бурычыбызны тулысымча үтәсәк кенә...» * Мирзаһитның колак төбендә генә Мусаның гаять үзенчәлекле шат көлүе ишетелгәндәй булды, шуның артыннан ук мандолина чиерткәне ишетелде. Муса «Алтынчәч» операсыннан Җик Мәргән ариясен сузып җибәрде. Билгеле, аның тавышы, Фәхри Насретдиновныкы шикелле матур һәм моңлы булмаса да, хискә бай. Бу исә Мусаның җырына профессиональ җырчыларда сирәк очрый торган халыкчан бизәкләр өсти. Аны һәр вакыт рәхәтләнеп тыңлыйсың. Аеруча Муса «Сагыну» җырын чиертергә, җырларга ярата иде Җырлап туйгач, шушы җырның тарихын бер мәзәк иттеребрәк сөйләп куя: шагыйрь композитор һәм җырчы өчесе бер матурга гашыйк булганнар янәсе. Халык арасына шул хәтле киң таралган, һәр җирдә яратып башкарыла торган җыр тудырырга ашкындырган ул кыз чыннан да чибәр булган, ахрысы, ә Мәгъшукларның хәле... Муса яшьлекнең бер шук мәзәге иттеребрәк u сөйләсә дә, коңгырт күзләренә чыга торган сагыш монда күп нәрсә I шаяру гына булмаганын әйтә иде. Тагын шунысы гаҗәп, сугыш елларында бу «Сагыну» җыры яңа яңгыраш тапты, сөйгән ярларыннан аерылырга мәжбүр булган меңнәрчә-меннәрчә хатын-кызлар бу җырга үз йөрәкләрендәге кайнар мәхәббәтне, турылыкны салалар иде. Мирзаһит, уйларыннан аерылып, Мусаның хатлары, басылмаган шигырьләрен ераккарак җыеп кунды: балалар кулына эләкмәсен, өлкәннәр күрмәгәндә алар кәгазь ерткаларга ярата Дөрес, Һаҗәр алармы әтинең кәгазьләренә тимәскә, өстәле янына килмәскә өйрәтә, ләкин бала синең үгет-нәсихәтләреңне истә тотып бетерәме соң. ул бит үз мизгеле белән яши, апа, беренче чиратта, уен булсын, аның табигате шуны сорый Икенче көнне иртүк Мирзаһит Союзга китте Янгырлы-буранлы көннәрдә җәяү йөрү аңа кыен, әмма сугыш вакытында ул турыда кем > Уйлый Матбугат йортының өске катларына күтәрелү тагын да читенрәк _ үЧ иткән кебек, Язучылар союзы, журнал редакциясе иң югарыда, бишенче катта. Мирзаһит, өс киемен салмыйча, туры Союзга керде. Аида бер машинистка эшләп утыра иде. Мирзаһит, исәнләшеп, председательне сорады. — Әле яңарак кына шалтыратты, мин обкомга барам, Союзда соңрак булырмын, диде. — Алай икән,— диде Мирзаһит гадәтенчә сабыр гына.— Монда андыймондый яңалыклар юкмы? Булмаса, ярый. Мин редакциядә булырмын, кирәксәм, чакырырсыз. Югыйсә, Әнискә берүзенә күңелсездер. — Әнис абый сезне сорап чыкты инде. — Шулайдыр. Редакция сотруднигы Әнис берүзе, пальтосын иңнәренә салып, корректура укып утыра иде. Исәнләштеләр. Әнис, урыныннан торып, редактор килүгә шатлангандай һәм тагын тизрәк чыгып китмәсен дигәндәй, аның өстәленә журналның чираттагы номерының табакларын, аннары янә бер папка китереп куйды. Бу типографиягә бирергә әзерләнгән кулъязмалар иде. Инде болар гына аз булса дигәндәй, Мирзаһит алдына берничә хат та салды. Мирзаһит иң элек шуларны укый башлады. Болар барысы фронттан килгән хатлар: Фатих Кәримнән, Нур Баяннан, Мәхмүт Максудтан, Афзал Шамовтан, Әхмәт Фәйзидән... Мирзаһит дусларының исәнлекләренә бер шатланса, җибәргән шигырь, очерк, публицистик мәкаләләренә икенче сөенде. — Әнис, рәтле материал юк дип зарланган идең, менә бер кочак өр-яңа әсәрләр,— Мирзаһит «машинисткага» дип имза салып, Әнискә кәгазьләр сузды.— Боларны укысаң, башың авыртуы берьюлы бетәр. Бигрәк тә Фатих Кәримнең шигырьләрен. Ничәнче тәүлек рәттән инде тышта төн-көн яңгыр коя, вак яңгыр — әйтерсең узмас кайгысыннан карт тол хатын елый. Төннәрен күзгә төртсәң күренмәслек караңгы, күктә ай да, йолдызлар да юк, крепость өстендә бер ут җемелдәми, таш казармалар, ашыгыч колдан гына ясалган өстәмә бараклар гүя караңгыда иңри, әллә җил, әллә җыр, әллә ыңгырашулар шулай ишетелә иде. Тик кайчакта гына сакчы вышкаларда прожектор кабынып китә, аның җансыз ак нурлары юеш таш диварлар, юеш бараклар, казармалар арасыннан, кемнедер эзләгән сыман, җирдәге яңгыр суларында ялтырап-ялтырап шуып үтәләр дә гөлт итеп сүнәләр. Аннары крепость диварлары өстеннән сузылган тимер чыбыклар зәңгәрләнә* башлый. Аларга югары вольтлы электр тогы җибәрелгән. Берәр башсыз тоткын табылып, таш дивар аркылы качарга уйласа, шунда ук янып үләчәк. Ниһаять, күктәге тоташ соры болытлар тарала башлады. Өзгәләнгән болытлар арасыннан зәңгәр күк күренде, кайчагында ялтырап-ялтырап кояш чыккалады. Ул һаман әле юмартланмый, дер-дер калтыранган меңләгән тоткыннарны җылытырга ашыкмый, үзе болытлар астына тизрәк кереп посарга тырыша. Муса, нәүмизләнен, болытларга карап тора. Алар һаман ачулы кебек. Муса бала чактан белә: болытлар — алар, җил, кояш, таң, чәчәк, сандугач кебек, шагыйрьләрнең иң яраткан шигъри образлары, бизәкләре, алар шагыйрь хыялы белән бер минутта җанланалар, дус булып китәләр. Болытлар турында күпме гүзәл шигырьләр иҗат ителгән. Әмма крепость өстеннән авыр гына агылган бу болытларның мәгънәләрен Муса һич аңлый алмый. Бер карыйсың, алар гүя әйтә: без бит бертуганнар идек, иреклеләр идек, икенче карыйсың, гүя түбәнсе- теп багалар: инде көллыкны артык күрденме, ирегеңне богауга алмаштырдыңмы? диләр кебек. Муса талпынып китә, бер адым алга атлый: ана болытлардан чакы # ру авазы ишетелгәндәй була. Чакырыгыз, чакырыгыз, шагыйрь әзер' к 1 Ул коллыкка буйсынмаган, иреген үзе теләп богаулатмаган, аның йө з рәгендә әле дә гаярь лачын җилпенә! Шундый болытлы, яңгырлы көннәрнең берендә юештән, салкыннан ~ күгәреп беткән хәрби әсир Муса Җәлил-Гумеровны лагерь госпиталенә | чакырып алдылар. Бу вакытта әсирләрне Польша җирендә ярсу агым - лы Висла суы буендагы борынгы Демблин крепостена китереп япкан ' нар иде. * «Мин авырмыйм ич, нигә мина мондый игътибар?»—дип уйлады ® Муса. Хәер, монда эшләүче өлкән врач белән аның ярдәмчесе аңа аз- ' маз таныш иде — шагыйрьнең әле фронтта алган яралары төзәлеп бет- ’ мәгәнгә, ул бирегә килгәләгән, врачларның йөрәк кылларын чиертеп- о тарткалап карарга өлгергән иде. Бу кешеләрдә ул илгә хыянәт, фа- - шистларга сатылу кебек әшәкелекләрне сизмәде. Дошман оясында кешенең яхшы аты да, совет паспорты да шул бит. Өлкән врач белән аның ярдәмчесен кабинетта үзләрен генә күргәч. * Муса бераз тынычланды. Биредә ни буласын ул алдай белми иде бит * Әсирләр арасында Мусаның күп кенә шигырьләре, җырлары кулдан - кулга йөри. Госпитальдәге авыруларда да аларның булулары бик их- £ » тимал. Авырулардан врачларга эләгүе — инде бик ансат Дөрес, ши J гырьләрдә, җырларда шагыйрьнең имзасы юк, тик аларны чын патриот * язганлыгы шик уятмый. Чү, әнә биредә дә кемдер әкрен генә җыр суза түгелме? Күп еллардан бирле беләлмәдеч. Сөйгән ярым минем исәнме? Врач ярдәмчесе, алгы бүлмәгә чыгып, тышкы ишеккә якынрак утырды, гүя бик игътибар белән җырны тынлый башлады. Пөзе уйчанлан ды, күз карашы моңсуланды Соңыннан да ул урыныннан кузгалмады Врач белән Муса арасында барган әңгәмәгә катнашмады — Саулык ничек, иптәш Гумеров? Яралар бик борчымыймы?—дип сорады врач бик табигый итеп. Мусаның кинәт сагаеп башын күтәрүен күреп, шул ук әкрен, җитди тавыш белән өстәде —Үз кешеләр белән без үзебезчә сөйләшәбез. Сезнең шагыйрь, зур шагыйрь икәнегезне в беләбез. Авырулар әнә сезнең җырны җырлыйлар түгелме? Шигырь ’ ләрегсз безгә ошый, без аларны ике куллап хуплыйбыз. Бүген безнең кешеләргә нәкъ менә шундый җырлар кирәк — мишеньгә тидереп ата торганнары, баллы-шпкәрле, елау-сыкраулылары түгел. Тагын мен > нәрсә: сезнең турыда без барысын да беләбез дип әйтмим, әмма ачык тан ачык сөйләшергә ярый кадәресенә шикләнмибез. Шигырьләр мои нан соң да кирәк булачак Бик кирәк булачак Ләкин көн тәртибен.< тагын да катлаулырак, тагын да зуррак бурычлар килеп баскан Тор мыш бит бер урында тормый — Бу — фәлсәфәгә охшый түгелме? Миңа боргаламый әйткәндә д.> була,— дип чак көлемсерәде Муса ’ _ Бөтенләй үк фәлсәфәсез барып чыкмас шикелле, иптәш Гумеров Мәсьәлә артык җитди, артык катлаулы. Пичек әйтәләр әле: дөньяны кочаклап булмый диләрме? — Җеп очын чуалта башладым, валлаһи Бу ни дигән сүз? Ашыкмагыз.’ Ашыккан ашка пешкән,— врач та көлемсерәде, кы рыс йө| үткән. | — Әйе, үттем, бөтен ачысын татыдым. — Димәк, кайчандыр булган алсу иллюзияләр төтен булып күккә очкан. Алманлыларга иманыбыз да...—Муса кызганнан-кыза барды, иреннәре ныграк калтырады. Ул инде, башка вакытлардагыча, җөмләләрне төгәлләми, кайбер сүзләрне йота яки әйтеп бетерми иде.—Минемчә, чын патриот... бер генә... ул үч! Изге үч! Алманлылар үзләре... этәрә. Без андыйлар түгел идек, куеныбызда таш йөртмәдек. Яндырылган. кыргый вәхшиләрчә туракланган... яралыларны, тереләй кабергә ташланган мәгъсум балаларны... мыскыл ителгән хатынкызларны... онытырга мөмкинме? Бу — коточкыч вандализм, бу... Кешелек, гаделлек дигән сүзләрдән алар көләләр, варварлыкны әләм итеп күтәрәләр, яшәсен кыргыйлык дип кычкыралар, диваналыкны алкышлыйлар. Бу— явызлык, моны гафу итеп булмый... Мин — шагыйрь, ләкин миңа хәзер fi бернәрсә кирәкми, бары тик автомат кына! Фаши — фашист солдаты. Врач Мусага әрнегән күңелен бушатырга тулы мөмкинлек оирде, сүзләрен кире какмады, бүлдермәде, әкренрәк димәде. Хәтта Муса, ачудан буылып, сүзсез калгач та үзе сөйләргә ашыкмады. — Кызганычка каршы,— диде врач ахырда авыр көрсенеп,—без ба- ф 1 рыбыз да диярлек шул җәһәннәм аркылы үттек, барыбызның да нөрә- н гендә шул нәрсә кара кан булып укмашкан, мәдәни илгә, кешелеккә з булган ышанычлар ахыр чиккәчә тапталган. Шулай да без барыбер о кешеләр, барыбер кешелек идеалларына ышанабыз, чөнки без җирдә < иң зур хакыйкатьне яхшы беләбез: теге яки бу илгә милләт күзлегеннән түгел, ә социаль күзлектән карыйбыз. Без, туган, ленинчылар, интернационалистлар. Җиңү безнең якта буласын күрәбез, мона иртәгә яңа көн туасына ышангандай ышанабыз. Бәс, шулай булгач, чынбар- * лыкка бүгенге көн мизгеленнән генә түгел, бәлки... гасыр биеклегеннән ® торып карый башларга өйрәнергә тиешбез. Сугышны үз күзе белән s күргән кешеләргә моны хәзер генә аңлавы һәм аңлатуы авыр, әсирләрп 1Ә, ихтимал, тагын да кыенрактыр, ни хәл итәсең... Нигә миңа болан багасыз? Саташа -башлаган дип уйлыйсызмы? Юк, туган, тарихның чын J барышын без яхшы күрәбез, бөек Ленин безне чамасыз кыенлыклар “ алдында да сыгылып төшмәскә өйрәтеп калдырды Ахыр килеп, фа- = шистларның җинаятьчел явызлыгы түгел, безнең дөреслек тантана < итәчәк. Тиздән барлык кешеләр моңа ышаныр. Без шул якын максатка s башкалардан алда барырга тиешбез. Чамасыз кыен шартларда бу бит- * » рәк тә мөһим. °- — Бусы чыннан да фәлсәфә. Ихтимал, тоткынлыкта минем акылым л зәгыйфьләнгәндер, каралгандыр, ихтимал Гафу итегез, моны мин * хәзер генә тулысынча аңлый алмыйм,—диде Муса тирән әрнү белән. u — Кызганычка каршы, Гумеров,—врач апа туры итеп карады,— хакыйкать шундый ачы, шундый четерекле, аны бөтен катлаулылыгын- да аңлау берәүгә дә җиңел бирелми. Ләкин чын ленинчылар, рухи газаплардан соң булса да, моны аңламый калмас. Безнең идея ныклыгы иң авыр шартларда сынала. Башка юл юк. Тормыш китабы ансат укылмый. Сез — шагыйрь, сез — өйрәтүче, үзегез чын хакыйкатьне тирәнтен белмәсәгез, башкаларны ничек хак юлга күндерерсез?! Уйлагыз, туган. Ашыкмагыз да, сузмагыз да, безгә вакыт күп бирелмәгән Фәлсәфә өлешен шуның белән бетерергә дә ярар иде. бер принципиаль мәсьәлә бар тагын. Сугыш турында, безнең кимчелекләребез, ялгышларыбыз турында сез дә, мин дә, башкалар да күп уйланган, кабатлап тормыйм, фирка алардан тиешле нәтиҗәләр ясый, сугыш барышында төзәтергә тырыша. Бүген армиябез сугыш башындагыдан көчлерәк f икән, димәк, бу гигант эш нәтиҗә бирә. Ә без, алгы сызыкта булмасак 1 та, ана кулдан килгән хәтле булышырга тиешме? Язмышка буйсынып тик яту — безнең эшме? Әйе, без чамасыз авыр шартларда, ләкин беренче тетрәү үтте бит инде. Эшкә тотынырга вакыт! Муса врачны бик игътибар белән тыңлады, вакыт вакыт кызарды Сугыш турында күп сөйләнелде, аны каһәрләүләр дә аз булмады, шулай да аның чын фаҗигасен тулысынча анлап җиткермәгәнбез, дошманны шәхси батырлык белән генә, бер энтузиазм белән генә җиңәрбез дип уйладык. Ә дошман баштанаяк коралланган, сугыш эшенә өйрәнгән — Инде шул икенче мәсьәлә турында,—дип дәвам итте врач,— анысы шулай ук җиңелдән түгел, ә кичектерергә ярамый Шуна күрә хәзер үк сөйлим. Иң кыен вакытта сез минем янымнан торып китмәдегез, димәк... , — Нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. — Нәтиҗә ясамыйм, ышанычым артты. Без бит очраклы очрашмадык. Безне монда алып килгән юллар бик озын. Тик аларны искә төшерергә генә вакыт юк Сез. Гумеров, беләсез бит, сугыш алласы фа- шилардан янадан-яңа «туп ите» таләп итә. Сугыш — бирән корсак ул, аны туендырырга аларның үз солдатлары гына җитми инде, фронтка җибәргән дивизияләре, армияләре шәм кебек эри... Алар «яшен тизлегендәге сугыш»ка исәп тотканнар иде, ул барып чыкмады... Югалтулар көннән-көн арта бара. Менә шул югалтуларны беркадәр каплар өчен алар, төрле мәкерләр корып, рус булмаган әсирләрдән аерым милли легионнар төзергә маташалар. Төркестан, әзербәйҗан, грузин, әрмәннәрдән... шундый легионнар төзелеп ята инде. Татарлардан ашыгыч рәвештә «Идел-Урал» легионнары төзергә керешкәннәр, якын тирәдәге башка лагерьлардан әсир татарларны, башкортларны, чувашларны, мариларны — барысын җыеп Демблин, Едлино лагерьларына күчерәләр... Муса моны беркадәр белә, дөресрәге, күрә иде. Әле яңарак кына Демблин лагерен чәнечкеле тимер чыбык белән икегә бүлделәр. Бер ягында үз теләкләре белән легионга язылырга теләүчеләр — алар азчылык. Икенче ягында хәзергә язылырга теләмәүчеләр — күпчелек. Легионга язылучыларны бераз яхшырак ашаталар, киендерәләр, ә «киребеткәннәр» ачлыктан, төрле авырулардан, ялангачлыктан чебен урынына кырыла. «Капут команда» аларның мәетләрен җирләп өлгерә алмый. Муса Җәлил һәм аның тирәсенә тупланып өлгергән аз санлы дуслары менә шул «киребеткәннәр» арасында «Фашистларга ялланганчы, ачтан үлүең мең артык», диләр иде алар. Шул бер изге теләк аларны берләштерде дә. Лагерьга әледән-әле эмигрант татарлар килеп йөри. Алар арасында элекке Оренбур сәүдәгәре Шәфи Алмас ешрак күренә. Ул, бик кәперә- ергә ярата булса кирәк, үзен бик эре тота, һәр вакыт мәгърур басып тора, әмма читтән караучыларга бу шактый юан, урта буйлы, кара эшләпәле, илле яшьләр чамасындагы адәм хәтта беркадәр көлке тоела. Совет кешеләре мондыйларны киноларда гына күрергә күнеккән, алар- Бервакыт чалмалы-чапанлы мөфти дә пәйда булды. Барысының ны бер сүз белән «буржуй» дип атыйлар. җыры бер: — Әһле мөселман кардәшләремез,— диләр иде алар, әсирләрне кызганган булып, кайберләре хәтта күз төпләрен сыпырып алгалады,— сезгә карап торулары да авыр, бәгырь киселә. Кем сезне, шанлы Мөхәммәт улларын, шундый хурлыкка, түбәнлеккә, михнәтләргә дучар итте? Аллаһе тәбәрәкә вә тәгалә үзенең колларының чын хәлен гарше- көрсиләрдән күрә, ул сезне, кяфернең имансыз сүзенә алданган бичара бәндәләрен, иншалла, гафу итәр. Тик үзеңез инсафка килеңез, моннан соң шайтан коткысына бирелмәңез, немец туганнар белән кулга-кул тотынышып, Идел йортымыз өчен, үзеңезнең мәңгелек азатлыгыңыз өчен ихлас күңелдән көрәшеңез. Җиңү юлдашыңыз булсын. Амин. Бу сүзләрне, ярым татарча, ярым төрекчә әйтелгәнгә, күпләр аңлап та җиткерми иде. Инде күрәләтә бу ялганга, оятсызлыкка түзә алмыйча: — Яп авызыңны, монда лыгырдаучыларга ышанучы юк!—дип, ачыктаначык кычкырган гаярь егетләрне строй алдына чыгарып аттылар. — Дәдҗал кавеме котырта сезне, мөселман кардәшләремез, тыңла- маңыз шул ходай каргаган иблис явызларны... Мондый баллы-шикәрле, куркытулы-янаулы, үгет-нәсихәтле нотыклардан әллә ни рәт чыкмасын иң элек гитлерчылар үзләре төшенде булса кирәк, алар бу «акылсыз» азиатларга мәкерлерәк «күчтәнәч» ташладылар: монысы авыз сулары корытып сайраган «мөселман кар- дәшләремезнең» сабын куыгы кебек буш вәгъдәсе түгел, монысы зуррак нәрсә: мәрхәмәтле бөек фюрер бәйсез һәм азат татар дәүләте — «Идел-Урал» штаты төзергә вәгъдә иткән! Хәтта ул илаһи дәүләтнең чикләрен күрсәткән имеш: Иделдән Уралга, Казаннан Астраханьга чаклы дигән. Шуны да аңламаса бу татарлар! «Идел-Урал» штатының исеме дә, җисеме дә татар икәнен раслар өчен, президентлыкка әлеге Шәфи Алмасны күздә тота, ди. ♦ Шуларга да карамастан, беренче «Идел-Урал» батальонын төзү ь эше шактый озакка сузылды. «Идел-Урал» дигәч тә әсир татарлар сикереп тормады. Гитлер командованнесе мәсьәләнең асылына төшенде 2 булса кирәк, әсир татарбашкортларны, ризалыкларын да сорап тор- < мыйча, батальон төзелә торган урыннарга куа башлады. Строй алдына § әсирләргә: «бүгеннән сез шәрык күнеллеләре* дип белдерделәр... < — Эш менә шуңа барып җитте, иптәш Гумеров, — диде өлкән врач, ф сүзен дәвам иттереп, —мин үз исемемнән генә сөйләмәдем Иптәшләр а миңа сезнең белән ачыктан-ачык аңлашырга куштылар.— һәм иптәш- = ләр сүзенә басым ясады, аннары, Мусаның күзләренә туры карап: — £ Мәсьәлә кискен төс алды, — диде.— Легионны төзүне бик нык ашык ~ тыралар. Күрәсең, алар моңа ниндидер өмет баглый Аларнын серен ? без ачык кына белмибез, әлбәттә. Тик шикләнмәскә мөмкин, әгәр бу = мәкерле теләкләре барып чыга калса, шайтан белсен, нәрсә лыгырда ° ячаклар. — Лыгырдасыннар, бу бер-ике батальон бернинди уңай нәтиҗә бирмәячәк. Мин .моңа, гомумән, җаным белән каршы,— диде Муса Нык х итеп.— Бер-ике батальон сугышны хәл итми , — Бу фикерләрегез дә иптәшләргә билгеле, Гумеров. Шуңа күрә =t сезнең белән сөйләшәм дә. — Өлкән врач аның кулына кагылып ал-“ лы, гүя барысы чын ихластан икәнен тагын бер мәртәбә раслады.— иде «Капут команда»ның килгәнен ерактан күзәтеп торган Гайнан Муса Җәлилгә әкрен генә әйтте — Канга — кан, үлемгә—үлем! — Аның күзләре рәхимсез ялтырап китте. Ә Демблин крепосте өстеннән һаман авыр кара болытлар агыла иде. 10 Шуннан соң да Муса әле бик күп көннәр уйга чумып йөрде. «Уйла, Муса, уйла! Башыңны чайкарга өлгерерсең, башта мәгънәләрен яхшылап төшен. Гасыр биеклеге Колама тау биеклеге генә түгел ул...» Мусаның шулай уйланып йөрүләрен, нәрсәнедер газапланып хәл итәргә тырышуын иптәшләре күрде һәм сизде Авыр уйлары йөзенә чыккан иде. Тик сәбәбен сорарга гына кыймыйлар, чөнки болай да билгеле: кеше эчтән сыза башлаган икән, димәк, аның көннәре санаулы калып бара. Муса аз сөйләште, ана хас булган шаян сүзләре, гөлдерәп көлүләре ишетелмәде, шигырь язганы күренмәде. Эчен ике кулы белән то тып, лазаретка гына берничә тапкыр барды. Күрәсен, аны анда салма* 1аннар, яңадан үз барагына кайтты — Нәрсә, Муса абый, аямадылармыни? — дип сорады иптәшләре. — Әжәл сәгате җитмәгән икән әле.— диде боек Муса. Хәер, бу госпитальдә берәүне дә чынлап торып дәваламыйлар, дәваласалар—бөтен лагерь кереп ятар иде. Әсирләр: «Теге дөньяда госпитальдән таныклыгын бармы дип сорамыйлар, барысын кабул итәләр»,— дип тикмәгә шаяртмыйлар иде. Тик шагыйрьне якынрак белгән иптәшләре генә: «Муса абый ниндидер җитди әйбер язарга җыена, ахрысы, һаман уйлана», дип уфтанды. Шагыйрьләрнең сәерлеге турында аларның һәркайсының азмы-күпме ишеткәне, укыганы бар иде, күрәсең, дөрестер. Кайберләре Гайнан Кормаш янына килеп: — Муса абый синең белән серләшкәли. Ул бик тыйнак кеше, сора- маса да, син инде аңа ничек тә ярдәм итә күр,— диделәр. — Эш миннән генә торса... — Алай димә, Гайнан. Монда синең даруыннан да кыйммәтлерә- ге юк. — Харап, бер шалкан, бер өшегән бәрәңге — әжәл даруы санала икән,—диде Гайнан бөтенләй гамьсез кеше кебек.— Муса абый рухи азык эзли торгандыр, ә минем хәзинәдә ни бар? I айнан туган илдә тикмәгә генә үзешчән артист булмаган, кайчагында ул Шулай «уйный» ки — кайда аның чыны, кайда уйдырмасы, һич < белә алмыйсын. Мусаның гел ябыга баруы, ахыр килеп, батыр Гайнанның үзен дә куркуга төшерә башлады. Бүген кухнядан пешкән ике бәрәнге алып кайтып Мусага бирде — Капкала, Муса абый, шуны. Югыйсә, аяктан егылуың бар. Кайберәүләр бу «җимеш»ләрне әҗәл даруы диләр. Муса рәхмәт белән тулы күзләрен Гайнанга юнәлтте. Бу карашта әйтелеп бетмәгән бер хикмәт бар иде кебек. Гайнан төшенеп җитмәде. — Нигәдер ашыйсы килми, Гайнан. — Барыбер аша, Муса абый. Рәтлерәге булса ярар иде дә — юк шул. • — Монысына да мең рәхмәт, дус.— Муса бәрәңгене, хәлвә капкан шикелле, сакланып кына авыз итте. — Синең бу нигъмәтләреңне бер генә искә алмам әле.—Ә күз алдыннан аның крепость стенасы буенда атылган әсир китмәде Ул да бит нибары ике бәрәңге алган булган. Шагыйрьнең күзенә яшь тыгылды. — Кирәкми, Муса абый,—диде Гайнан, кашларын җыерып,—Сол- 4 датка, әсир булса да, җебү килешми. — Бу җебүдән микән, Гайнан? Дөньяда һәр нәрсәдән өстен булган дуслык күзгә яшь китерә. — Юк, барыбер безгә йомшау ярамый. Без биредә чиксез нәфрәт белән генә дошманга бирешмибез Тагын бераздан Мусаның кәефе әзрәк арулана төште. Елмая, шаян сүзләр әйткәли башлады, кичләрен үзеннән-үзе башланып китә торган әңгәмәләргә теләбрәк катнашты. Алар нинди генә уңай белән башланмасын, нинди генә кызулыкта алып барылмасын, эчтәлекләрендә һәр вакыт бер изге нәрсә—Ватан бар иде. Кайчагында ул телдән ачыктан-ачык әйтелми дә, әмма әсирләрнең уе гел аның турында. Ул аларның аяк өсте күрә торган иң татлы төшләре. Аннары инде күңелнең шул халәте торышына ятышлы итеп җыр китә: Ждатәселәй җиргә житә алмыйм. Канаткайлар куеп оча алмыйм. Үтәселәй җирдән үтә алмыйм. Туган илкәемне күрә алмыйм Башта Муса врачны тулысынча аклап бетермәгән икән. Ул Дем- блинда яшерен оешма бар, ана эш кушалар дип уйлаган иде. Ахырында врач барысын ачык итеп әйтте: оешма хәзергә юк әле, ләкин ул булырга тиеш. Ә шундый эшкә тотынырга әзер торучы турылыклы иптәшләр бар. — Нигә болай карыйсыз? — диде врач, Мусаның гажәпләнгән карашын күреп. — Без монда буш фәлсәфә сатып тик ятканбыз дип уйламыйсызмы тагы? — Муса дәшмәгәч, өстәде: — Безнең оешма тулысы белән зур юлга чыгып китте, батальон белән Аның эше турында сез әле ишетерсез дип беләм. Өстебезгә төшкән бурычны без үзебез башка рырга тиеш. Читтән килеп булышмаслар Минемчә, бу кадәресе аңла шылса кирәк. Иптәшләр сезгә зур өмет баглый. Тагын шунысын әйтим киткән оешманың көрәш методын без турыдан-туры кабатлый алмый быз, чөнки бу карталарны фашиларга алдан ачып күрсәтү булыр иде Менә шушы иң хәтәр минутта Муса коелып төшмәде, башын имәде, мәсьәләиен чамасыз катлаулылыгын, кыенлыгын анлады. Монда шәхси батырлык һәм тәвәккәллек кенә житми, акыл, жаваплылык. прнннн пиальлек һәм фәлсәфи уйлый белү кирәк. Чын мәгънәсендә коммунист булу кирәк. Барактагы иптәшләренә Муса бу турыда бер авыз сүз дә әйтмәде Шулай да аның рухи халәте дусларына сизелмәс сер булып калмады Иптәшләре уйлана башлады. Ә уйлану бу шартларда зур нәрсә Бил геле булганча, гитлерчылар әсирләрнең күңелләрен тәмам йомыклан k дырырга, акылларын миңгерәүләтергә, ихтыярларын жуярга, хөрлек хисләрен күңелләреннән төбетамыры белән йолкып атарга тырышалар һәм үзләренең шәфкатьсез тәртипләре белән моңа ирешә язабыз дип исәплиләр иде. Әгәр совет әсирләре көн үткәрү, жан асрау турында гына кайгырта башласа, фашистлар тантана итәчәк — безнең рух өстен чыкты дип шапырыначаклар. Гитлерчыларның бу мәкерле максатын хәзер Муса иик ачык күрде Ләкин ул үзенекен уйлавында дәвам итте әсирләр күңелендәге хөрлек рухын кулда булган барлык чаралар белән сакларга үстерергә кирәк Чәнечкеле тимер чыбык ураган лагерьда күзгә күренми барган ин кыю көрәш — ике дөньяның гигант бәрелешеннән бер күренеш иде бу. һәр ике як моның шулай икәнен аңлый, һәр ике як жинү турында гына кайгырта. Шулай да гитлерчылар, үзләренең йомшаклыкларын сизеп бул са кирәк, кансызланганнан-кансызлана бара, күбрәк тупас физик көчкә таяна. Бөтенләй башка принциплар белән эш иткән совет кешеләренең күңелендәге буйсынмас рух аларны шашындыра Язмыш Җәлилне шул аяусыз көрәшнең нәкъ уртасына ташлады k Үлем турында уйларга иртә әле, яшәү өчен көрәшергә кирәк. Бу исә күп ’ тапкырлар кыенрак. Шуннан сон, күп тә үтмәде, кая икәнен әйтмичә, өстенә искешн нель, аягына агач башмак кигән Мусаны лагерьдан алып та киттеләр Шагыйрьнең Демблин лагереннан югалуына аның якын иптәшләре бик көенде, чынын белмәгәч, алар төрлечә уйлап карады, әллә шигырь ләре немецлар кулына эләктеме, әллә берәр явыз жан шагыйрьне сат тымы? Гитлерчылар үзләре татарча белми, бу хәл әсирләр арасында берәр шымчы-фәлән булганда гына аларнын серне ачулары мөмкин Меңләгән әсирләрнең ничек сулавын, күңелләрендә нәрсә йөртүен анык белү кыен шул. Ә жырлар капларда гына булмый, кемнәр кулына гы на керми. Тыштан карыйсын, хыянәтче дә кеше кебек, туган илен са k гынган, ерак калган хатынын, балаларын кайгыртып, кү >ше агызган була, ә чынында ватандашларын сатып, үзенә иминлек яулап алырга исәп тота. Эх, белсәң иде бер караула кемнең кемлеген' Ул чагынд. ГАБДРАХМАН ӘПиӘЛӘМОВ ф АГЫЛА БОЛЫТ чын совет кешеләре бернидән тартынып тормас иде. Черек бәрәңге өчен иптәшен саткан хаин бер көннән үк гадел хөкементапты. Кем иде >л гадел хөкемне җиренә җиткерүче батыр? Моны Гайнан гына белә, әмма ул иң якын иптәшләренә дә берни әйтмәде. Бу дусларына ышанмаудан түгел, бәлки булуы ихтимал куркынычтан аларны саклавы гына иде. ' Зиннәт Хәсәнов, Габдулла Баттал, Фоат Сәйфелмөлеков, Фәрит Сол- танов, Дим Алишев, Рушат Хисаметдинов бер кичне, Гайнан Кормаш- ны сырып алып, Муса абый синең белән эч серләрен күбрәк бүлешә иде, бер-бер нәрсә әйтеп калдырмадымы, без аның өчен җаныбызны кызганмас идек, диделәр. —Үзем дә аптыраган, — диде Гайнан нык итеп.—Ул бары тик шигырьләренең язмышы өчен генә борчыла иде. Алар яшәсә, мин дә яшәрмен, алар бетсә, мин дә юк, ди иде. Шунан соң Муса шигырьләре иптәшләренә тагын да кадерлерәк.булып китте, аларның һәрберсе диярлек аның дистәләрчә шигырен ятлады. Дим Алишев аеруча тырышты. Аның хәтере искиткеч булу өстенә, бу пәһлеван гәүдәле әсир бик матур итеп җырлый да иде. Муса Җәлил, җырлавына сокланып, аны мәшһүр артист ди торган иде. Озаклап җитди сөйләшеп утыру Габдулла Батталны туйдыра идеме, арыта идеме, әллә табигате шуны таләп итә идеме, ул шаян сүзне кыстырырга җай гына көтеп тора. Менә әле дә җитди сүзнең әз генә сүрелә төшүен сизеп: — Шундый, шундый хәлләр, Хуҗа абзый. Табышмакның җава-.ч бын тапмасаң, ул ни була? —диде. — Моны, пропагандист булса да, Сәйфелмөлек абзаң да белми торгандыр әле... — Хак сүзгә җавап юк, бәрәңгедә сөяк юк, Габдулла әкә,— диде Фоат Сәйфелмөлеков елмаеп. Ул сүзгә ярыйсы тапкыр, көтелмәгән сорауларга җавапны бирә белә. Гомумән, Фоат һәр яктан җыйнак, өсте- башы да ару, сакал-мыегын да чиста итеп кырган, йөзе, кызларныкы- дай, какча, матур, кара йөзем төсле күзләре тере, ялтырап тора. Немецлар аны-әсирләр арасында пропагандист итеп билгеләгәннәр, ләкин иптәшләре аның нинди «пропагандист» ңкәнен яхшы беләләр, шуңа күрә аңардан курыкмыйлар, сер яшермиләр иде. Фронтлардагы күп кенә яңалыкларны әсирләр нәкъ менә аңардан ишетә. Ул легион коман- дованиесе рөхсәт иткән гадәти пропаганда сәгатьләрендә дә совет яклы фикер үткәрергә җай таба. Муса Җәлил аның җорлыгына аеруча игътибар итә иде. «Монда нәкъ Хуҗа Насретдин булырга кирәк, аларча сөйлә дә, сөйләмә дә, тел төбеңне үз кешеләр аңлыйлар, Фоат дус!» — ди торган иде ул, икәү генә калган чакларда. Сәйфелмөлеков һөнәре буенча илдә сәүдә хезмәткәре булган, димәк,4| ул, немецлар фикеренчә, большевистик агитация алып бармаган. Ә ? гитлерчылар моңа аеруча игътибар итәләр. Аннары Фоат Сәйфелмөлеков күп сөйләми, эшен төптөгәл үти. — Муса абый башкара алмый калган михнәтләрне без дәвам иттерергә тиеш, без егылсак, бүтәннәр күтәрер. — Без һәм бер фикердәге адәмнәр,— диде Фәрит Солтанов, Сәйфелмөлековның бу сүзләрен куәтләп.— Көтүчесез калган маллар төрле якка таралучан була. Муса абый булмагач, без үзебезне караучысыз маллар итеп сизмибез. Без күмәк рухта тәрбияләнгән адәмнәр. Мин барыбызның уртак фикерен әйтәм: Гайнан, ал син дилбегәне үз кулыңа. Ә без синең сүзеңнән чыкмабыз. Шулаймы, юлдашлар? — Кәттә дөрес әйттең, мөаллим,—дип тагын шаяртып алды Габдулла Баттал. Ул Фәрит белән Фоатның Үзбәкстанда яшәгәнлеклә-,. рен белә, аларның телләрендә еш кабатлана торган кайбер үзбәк сүз-jj ләрен отып алган. — Без моңарчы да Гайнан сүзенә колак сала идек, хәзер бигрәк тә игътибарлы булырбыз,— диде Зиннәт Хәсәнов төпле итеп. Якын иптәшләре аның Мәскәү янындагы сугышларда укчы рота командиры булганын беләләр иде. Ул шулай ук күп сөйләми, ә боерыкларны бик төгәл бирә.— Гайнан, синең сүзеңне ишетәсебез килә. Гайнан аның күзләренә туры карап: — Дуслар сүзе — минем өчен боерык, — диде. — Бик яхшы, шуның белән бу турыда сүзне түгәрәклик. Муса абый үзе китсә дә, шигырьләре безнең арада калды Аларны күчерергә, әсирләр арасында таратуны дәвам иттерергә,— диде Зиннәт йомгаклап.— Шагыйрь һаман безнең белән дип белсеннәр. Шигъри сүз таулар күчерә. — Карасана, Зиннәт, син, валлаһи, тәнкыйтьче дә икәнсең әле,— дип тагын шаяртмыйча түзмәде беркатлырак Габдулла Баттал. Аның бу эчкерсез шаяртулары, ахыр килеп, гомуми киеренкелекне йомшартты, башкалар да иркенрәк сулыш алып сөйли башлады. Габдулла Баттал тәмам жәелеп китте. — Рушат, син ат докторы дигән һөнәреңне бик белеп, еракка карап сайлагансың икән, баш түгел, хәзинә үзеңдә,— диде янында күңелсез утырган Рушат Хисаметдиновка.— Хәзер без дә алашалар булдык, кеше дигәнең бетте. На, бахбай! Рушатның чырае караңгы иде. Бүген аны лагерь штабына чакырып, иртәгә башка лагерьга күчереләсең әйткәннәр. Ник? Анысын немецлар шәрехләп тормый, хужа шулай кирәк таба икән — вәссәләм! — Шулай да, брат, син аптырама. Моннан хөртирәк булмас. Монда дуслар, Рушат аларга ияләшкән иде, ә яңа урында ни буласын кем белә. Башкалар да уйга калды. Габдулла Батталның эчкерсез шаяртулары ярдәм итмәде. — Башны салындырмаска! — диде кинәт Гайнан Кормаш команда биргәндәй итеп.— Боегырга ярамый. Зиннәт, башла «Карурман»ны! Дим, кушыл! Бу, яшерен оешма утырышы булмаса да, гади төркемнән кай ягы беләндер аерыла иде Ихтимал, шуңа күрәдер, баракка кеше тула башлавын күргәч, Гайнан жырларга команда биргәндер Сарманлылар җырга булган халык. Зиннәт Хәсәнов бик монлы итеп жырлый да башлады. Дим күтәреп алды. Заманалар авыр, еллар ябык. Дус-нш кирәк гомер итәргә. Һәм барысы бердәм кушылдылар: Карурманны кичкән чакта Кисеп алдым пар каен. Э-х-х. аерылмаек. дускаем II Куе томанлы бер иртә иде. һава жылы, хәтта бераз бөркү, кояш күренми, салынкы томан пәрдәсе гүя чәнечкеле тимер чыбыкларга чуалып туктап калган. Саф-саф тезелгән әсирләр колоннасы шул томан эченнән тавыш-тынсыз чыга, капканы үткәч, уңга борылып, кайдадыр күздән югала. Бераздан яна колонналар пәйда була. Аннары алар да томан эчендә эрн. Кораллы сакчылар авыр капкаларны ябып бикли, лагерь эчендә көндәлек күңелсез тормыш башлана. Томан эченнән калыккан блоклар каршында — биредә баракларны шулай диләр —эшкә чыкмый калган берән-сәрән әсирләр күренә. Бу—Берлиннан ерак түгел Вустрау лагере Муса Җәлилне, сак астында, Демблиннан шунда китерделәр. АВДРАХМАН ӘПСӘЛӘ MOB ф АГЫЛА БОЛЫТ Муса тын алды. Ул беренче тапкыр Алман җирендә. Күпме хыялланган иде ул якты талант ияләре Гетене, Шиллерне, Гейнене, Бетховенны, Бахны тудырган, «Рот-фронт» көрәшчеләрен, даһи Марксны, ялкынлы Роза һәм Карлны, батыр Тельманны биргән илне якыннан күреп, урамнарында туйганчы бер танышып йөрергә! Ә ул анын туфрагына кем булып аяк басты? Бу ниндидер саташулы бер төш кебек иде. Аны гүя караңгылык патшалыгына китереп ташладылар. Күзләрен йомса, күз алдына нәрсә килә? Безнен яктагыларга һич охшамаган, юка, кызыл балчык кисәкчәләре белән ябылган текә түбәле таш өйләр, шакмак-шакмак кына кырлар, таш юллар, юл буендагы кыркылган җимеш агачлары, урманнары үтә күренмәле,— бездә боларны урман дип тә атамаслар иде. Күренеп-күренеп кенә кала торган каштаннар да монда үзенчә мәһабәтлекләрен җуйган кебек... Биредә Клара Цеткин уллары, Тельман егетләре дә калмагандыр инде? Гасыр биеклегеннән аның үткәне күренсә күренер, ә киләчәге... Муса янә бер тапкыр тирән сулыш алып як-ягына каранды. Шәп- шәрә Вустрау. Лагерьны икегә бүлгәннәр. Бер якта хәрби әсирләр сак астында — аларның никадәр «ышанычлы» булуын тикшерәләр. Икенче якта — шул тикшерүләрне инде үткән, немецлар файдасына «үзләре теләп» эшләргә ризалык биргән әсирләр. Анда көнкүреш шартлары бераз яхшырак — ашаталар, киендерәләр, хәтта «укыталар» — немец теленә өйрәтәләр, Гитлерның «Майи кампф» китабын, иске заманда бездә «Иман шарты»н ятлаткан кебек, ятлаталар. Национал-социалистлар партиясенең программасы колакка тукыла. «Остазлар» — ата фашист яки аларга бил бөккән эмигрантлар. Муса Җәлилне ябык лагерьга урнаштырдылар. Хәзергә ул кешеләр белән аралашмый, бары тик күзәтә, кемнең ничек сулавын азмы-күпме чамаларга тырыша. Танышлар юкмы дип як-ягына карана. Кара урман! Ничә көн буена бер таныш йөз, җанга якын бер күз карашы күрмәде әле. Кешеләр гүя берберсеннән шикләнәләр. Гаҗәпмени, алар «тикшерү» үтә бит, монда, һичшиксез, дошман шымчылары бардыр — гитлерчылар бик хәйләкәр, бик мәкерле, алар барысыннан да файдалана. Шулай да Вустрау лагеренда, әле тикшерүләрне үткәнче үк, Мусаны гаҗәп очрашулар көткән икән. Көннәрнең берендә ул, әсирләр арасында Абдулла Алишны күреп, үз күзләренә үзе ышанмады: бу улмы, түгелме? — дип кенә уйлады. Калын кара кашлы, хәстә йөзле, бөкрәебрәк йөрүче кешеләр лагерьда азмыни. Каршысына кинәт барып басарга батырчылык итмәде Муса. Ул гитлерчыларның нинди юллар белән тикшерү алып баруларын анык белми — дустын һәм үзен кыен хәлгә куярга теләмәде. Ерактан гына күзәтте. Ниһаять, бер көнне алар күзгә-күз очраштылар. Муса син дә.. — Алиш ихтыярсыздан бәреп чыккан күз яшьләрен уч төбе белән сөртеп алды. — Арырак үтик, Абдул,— диде Муса тирә-ягына каранып алып.— Монда иснәнүчеләр юкмы? — Кем белгән инде аларны... Әйтеп йөрмиләр. Алар, кеше күзеннән читкәрәк китеп, бер таш өстенә утырды. Абдул, — диде Муса әкрен генә,— син үз фамилияңне йөртәсеңме? — Үземнекен. Ник? — Минеке—Гумеров. Элеккесе шаулаган иде. Хәзергә аны онытып торыек. Алиш, аңлаганлыгын белдереп, баш какты. Аның дулкынлануы әле узып бетмәгән иде, әледән-әле күз яшьләрен- сыпырды. Күрәсең, бу көтелмәгән очрашу күп нәрсәне исенә төшергән, аңа какшаган нервла- 44 рына тиз генә ия булу кыен иде. Муса анын инбашына кулын салды. — Безнең Абдул, бер-беребездән яшерер серләребез юк дип бе- k ләм,—диде Муса иптәшенә туры карап. — Язмышларыбыз бер. Син суган суларыңны сөрт. Юл куйсаң, алар дөньяны басар. Хәтерлисеңдер ул турыда бер атаклы шагыйрь ничек әйткәнен. Ф Алиш яшьле күзләрен зур ачып Мусага карады, аның сүзләрен бик и яхшы төшенде, күңеленә җылы йөгерде: Муса, җебүен яратмаса да, аны з чит күрми. Менә ике татар язучысы — шагыйрь Муса Җәлил белән балалар ч язучысы Абдулла Алиш Вустрау лагеренда янәшә утыра Йөзләре ч ябык, сакал-мыеклар кырылмаган. Өсләрендә теткәләнеп беткән сол- S дат гимнастеркасы һәм чалбары, аякларында — агач башмак. Алиш хәтта үзенең «кәвешләренә, төшеп калмасын дип, электр чыбыгы белән урап куйган. Тамак төпләрендәге елы төер һич китми, сулышны кыса. 3 Әле күптәнме соң алар туган илнең ирекле җырчылары иде, ә хәзер * ни ирекләре, ни җырлары, ни хокуклары... «? Беренче очрашуда алар шул аяныч хәлләре турында гына сөйләш- ® теләр. Ә икенче очрашуга килгәндә Муса инде шәхси тойгыларга с җәелергә юл куймады, гаҗәп бер тәвәккәллек белән сүз башлады: « — Син, Абдулла, элек үпкәли белми идең, хәзер дә күңелен нык- ж тыр, ә дулкынлану., була инде ул Без бит бер-беребезне монда очра- * “ырбыз димәгән идек Синнән бу хурлыкка ничек төштең дип сора- к мыйм, беләм, куркаклык күрсәтеп ихтыяри бирелмәгәнсең.— Муса* иптәшенең рухи хәлен тирәнтен аңлый иде. — Без андый мескеннәр түгел, кыен чакта җан асрау турында гына уйламадык... Тыңласаң, ■ үземнең баштан үткән хәлләрне, кыска гына итеп, сиңа сөйлим Ан- * нары, теләсәң — син... Муса Волхов фронтында үзенең ике тапкыр яралануын әйтте. Сугыш кырында, һушсыз ятканда, аны әсир иткәннәр. Бераз рәтләнә төшкәч, башкалар белән бергә, лагерьдан-лагерьга куалар Башта Балтик буенда бер авыл кырыенда тоталар. — Монда зрә дә күп халык кырылды. Мин дә шунда беткән булыр идем, бәхеткә, бер карт солдат — элекке Петроград эшчесе белән бергә туры килдем. Ул мине үз улын караган шикелле карады, актык сыныгын бүлеп ашатты. Без аның белән күп сөйләштек... Беләсеңме, иң-иң кадерле сүзләрне. Ләкин, яралардан соң, мин бик хәлсез идем. Ә аннары ул авырып китте. Мин баладай ятим калдым...— Муса күзеннән ихтыярсыз чыккан яшен уч төбе белән сыпырып алды — Шул лагерь- кда мин якташыбыз Хафизов дигән берәүне очраттым, ана кемлегемне әйттем, әсирлектә язган берничә шигыремне бирдем—бер җай килеп илгә кайтмаслармы дидем. Кырык икенче елның сентябрь урталарында исән калган әсирләрне Двннск шәһәре янындагы бер лагерьга күчерәләр Анда аларны яшелчә саклый торган ярым җимерек, юеш, сасы землянкаларда тоталар, һичбер төрле медицина ярдәме булмый, әсирләр биредә дә чебен урынына кырыла, ә ишек төбенә күсәк рәсеме төшерелгән плакат кадаклап куйганнар, түбәндәрәк хурлыклы язу: «Бу синен түрәң'» Монысы инде әсирләргә карата әйтелгән Шунда алар Хафизов белән аерылышалар. 1942 елнын октябрь урталарында бер төркем әсирне, этап белән, Ригага күчерәләр Муса бик кайгыра, йөзеннән адәм төсе кача нинди хурлык, газиз Ватан ут эчендә, ә әсирләрне һаман ераккарак олактыралар. Аларны Ригада да i озак тотмыйлар Каунас янындагы «6 нчы номерлы форпост»ка китереп тыгалар. Моннан алар Польшадагы Демблнн крепостена куыла — Менә минем одиссея, Абдул, кыска гына әйткәндә, шул. Син дә миннән кнмне күрмәгәндер инде? — Әйе,—диде Алиш, тамагына утырган ачы төерне авырлык белән генә йотып, — мин дә хәсрәт тустаганын төбенә кадәр эчтем. Мин * булган лагерьларның исемнәре генә башка, ә язмышлары — бер-бер- сенә нәкъ ике тамчы су кебек охшаш. Бирегә мине Чехословакиядән алып килделәр. Анда мин бер заводта шлифовальщик булып эшли 1 башлаган идем. Ләкин, беләсеңме, Муса, хәзер мине нәрсә аеруча борчый? Син менә үз башыңнан үткәннәрнең барысын сөйләдең, димәк, миңа ышандың, мине бер өтек җан итеп карамадың. Бу минем өчен бик зур нәрсә, бик зур. Белмим, аңлата алырмынмы, барысын ихлас күңелдән сөйләргә тырышам...— Алиш берничә минут сүз таба алмыйча аска карап торды. — Армиядә мин үземне, башкалар кебек, газиз Ватанымның сакчысы, яклаучысы итеп сиздем. Ул минем өчен бер генә, кадерле, ә мин аның үги баласы түгел. Күңел түрендә яткан шул бердәнбер изге уемны сугыш кырында йөрәк каным белән дә язып күрсәтермен дигән идем... Ышан, мин башымны саклап, окоп төбендә посып ятмадым, утның уртасында булдым. Бәхетсезгә җил каршы икән. Хәзер бу турыда сөйләве дә уңайсыз, барыбер ышанмаслаф.., — Мин ышанам, Абдул. — Шуңа күрә йөрәгем түрендә күмерләнгән хәсрәтемне сөйлим дә, Муса. Син мине тыңлыйсыңмы? Мин бик аз сугышып калдым. Ничә иблисне дөмектергәнмендер, әйтә алмыйм, каты сугышта кем саный аны. Ләкин аз, бик аз дип уйлыйм. Хәлем бар чагында качарга-а-а... тырышып карадым. Берничә тапкыр... Урман кешеләренә кушылып, үч алучы булырмын дигән идем... Анысы да барып чыкмады... Муса, нигә йөзең болай үзгәрде? Әллә бу хәчтерүш минем алда күзгә төтен җибәрә дип уйлыйсыңмы? Син шагыйрь булсаң, мин балалар язучысы. Безгә сүз белән уйнарга ярамавы тәкъдиребездә язылган. Балаларга хыянәт итсәм, алар алдында ялганчы булсам, мин үз вөҗданым каршында дз бик түбән төшәр идем. Моны мин теләмим. Син мине тыңлыйсыңмы, Муса? — Тыңлыйм, Абдул, тыңлыйм. Йөзем үзгәрүгә гаҗәпләнмә. Мин дә бит син уйлаганнарны уйлаган. — Мин, Муса, хәзер бер нәрсәдән бик куркам: кайчан да булса иптәшләр «бу үләт үзенең мескен җанын саклар өчен капкорсакка үзе теләп ялчылыкка ялланган» дип әйтмәсләрме? Синнән яшермим, Муса, бу тетрәткеч уйлар минем башыма бер генә килмәде. Хәзер, дөресен әйтәм, минем бер генә теләгем бар: балаларымны, хатынымны, туганнарымны бик сагынам, алар янына бөтен җаным белән омтылам, ләкин кулыма алтатар эләксә, кечкенә дуслар алдында балалар язучысы дигән зур исемне аклар өчен, тагын бер капкорсакны булса да мәтәл* < дерер идем дә... Ичмасам, туган илемә тузан хәтле генә шул файдай тияр иде. Башкасын башыма китермим, чөнки соңгы чиккә җиттем. Син минем бу сүзләремнең чынлыгына ышанасыңмы? Аларга әсирлек тудырган кызганыч бер фаҗига итеп кенә карамыйсыңмы? Мин болар- ны беркемгә сөйләгәнем юк иде. Кешегә кемнең дә булса ышануы кирәк, әгәр аңа беркем ышанмаса... Элек шул нәрсә минем кул-аягымны бәйләгән кебек иде... Син минем мондый елак сүзләрем өчен... Муса кинәт Алишны кочты, кайнар итеп үпте. — Дустым, безнең кайсыбыз «бу хурлыкларны күргәнче үлем мең мәртәбә артык» дип уйламаган. — Рәхмәт, Муса. Җаныма җиңелрәк булып китте. — Тукта, Абдул. Мин сине ахыргача тыңладым, — диде Муса уйчан гына, —инде син дә мине тыңла, тик бүлдермә. Безнең бик күп уртак нәрсәләр бар, ләкин сүзем ул түгел. Ул иоке шинель якасын тартып алды. — Искерми, таушалмый торган күңелләребез турында. Син сөйләгәндә минем башыма гаҗәеп бер уй килде. Бер акыллы кеше мина бу сугышка бүгенге көн мизгеленнән генә карамаска, ә гасыр биемлеген- нән карарга киңәш иткән иде. Башта бу сүзләр миңа, чын дөресен әйткәндә, сүз уйнату кебегрәк тоелды, аларның чын мәгънәсенә тиз төшенә алмадым, — ә аннары... Бу сүзләрне болай аяларга кирәк икән, Абдул: кайда гына булсак та, ни генә эшләсәк тә, үзебезне шулай тотарга тиешбез ки, киләчәк буын кешеләре безнең турыда — алар гасыр биеклеген- ‘ дә булганнар, бүгенге көн хисләре белән генә эш итмәгәннәр, дошман ♦ өнендә дә дөньяга киң караганнар, киләчәкне күргәннәр, безнең турыда н кайгыртканнар, дисеннәр. § — Безгәме соң андый биеклеккә күтәрелү! 2 — Ник? Без совет кешеләре ич, тыйнаклык саклыйбыз дип үз-үзе- < безне түбәнәйтмик, Абдул. Урынында теләсә нинди сүз ярый. Капкор- з сак турындагы уенны хуплый алмыйм. Мин сине Ватанның турылыклы < улы дип беләм. Үзеңә бик кечкенә бурыч кунмыйсынмы, Абдул? Шул « бәләкәй бурычны түләү белән генә канәгатьләнә алабызмы5 Без бит е һаман Туган ил солдатлары. Сугыштан чыкмаган. 2 — Сон ни эшли, ни кыла алабыз? — дип әрнеп сорады Алиш — Ул турыда сөйләшербез әле, Абдул. Хәзергә безгә турылыклы « дуслар табарга кирәк. Икәү генә, билгеле, күп нәрсә кыра алмабыз. « Дуслар эзләгәндә берүк сак бул, үз уйларыңны ашыгып ачма, аларныкын тулырак белергә тырыш. Без бит башка — ботканы бергә ашаган _ адәмнәр. Гумеров турында читләргә сөйләмә. А\онда сертотмас үрдәк- < ләр күп булуы мөмкин. — Кинәт Муса әкрен генә көлеп куйды — Ж.ыр-» s ларга онытмадыңмы әле? — һәм әкрен генә көйли башлады, ә күзләре < k якыннан узып киткән әсирне күзәтте °- ' Алиш та, узып баручыны күреп алып, Мусаның ни өчен сүзне кинәт үзгәртүен аңлады. Әсир күздән югалгач, Муса тагын сөйли башлады. < — Монда без белгән кешеләрдән кем дә булса юкмы? — Рәхим Саттаров биредә. Яшьләр газетасыннан. — Шигырьләр язгалый торган теге үткен егетме? — Әйе. — Ничек? х — Ару шикелле. Тагын бер... Мәскәү шагыйре бар Мин аны бөтенләй белмим. Әйтүенә караганда, башлап язучы. Монда гына таныштык. — Фамилиясе? — Әхмәт Симаев. Бер секундта Мәскәүдә Кече татар тыкрыгындагы китапханә, аның каршында оешкан әдәби түгәрәк Мусаның күз алдына килде. Муса түгәрәкнең җитәкчесе иде. Түгәрәккә йөрүчеләр болай күп, даимнләре — ун-унбиш кеше. Шуларның берсе — үткен малай Әхмәт Симай Ул. әйтүенә караганда, татарча да, русча да шигырьләр язгалый икән, русча- k лары хәтта әйбәтрәк чыга, имеш. Муса яшьләргә карата бик игътибарлы булса да, Әхмәт аңа да шигырьләрен бер-нке генә күрсәтте бугай, түгәрәк утырышында укымады — Үпкәләдеңме әллә? — дип сорады бер тапкыр Муса Әхмәттән — Нигә шигырь укымыйсың? . — Яртыян шагыйрьләр өчен үпкәли китсәң, аннары дөньяда да торма, — диде Әхмәт көлеп Гаҗәп, бу сөйләшү Мусаның хәтерендә әле дә сакланган иде. Абдулла сүзен дәвам иттерде: — Рәхим тагын монда Гариф Шабаев белән Фоат Булато* днгән әйбәт егетләр бар дип сөйләгән нде. Мин үзем аларны белмим — Нигә танышмадың сон? — Нигә дип... Син беләсең бит минем тыйнак холыкны Күрәсең. . балалар белән генә сөйләшергә күнеккәнгәдер. Өлкәннәргә бик үк тиз якын килә алмыйм... Беренче минутларда Гариф Шабаев белән Фоат Булатовнын исем нәре Мусада аерым кызыксыну уятмады. Илгә турылыклы яхшы кешеләр, шул гына Гариф Шабаев соңыннан да шула-й булып калды, ә Фоат Булатов... Тукта, бу Фоат Булатов Мусаның балалык дусты түгелме? Оренбургта, ишегалдында, аның шундый дусты бар иде бит. Дөрес, Муса Фоаттан биш-алты яшькә өлкәнрәк иде, ләкин тыгыз гәүдәле Фоат бәләкәй буйлы, ябык Мусаны куып җитә язган иде диярлек. Бергә, уйнадылар, бергә балыкка йөрделәр. Бу гамьсез бала чакта кем яшь а'ермасы турында уйлаган. Андый нәрсәләр соңрак хәтергә уела. Фоатның калку, тере күзләре, почмаклары чокырланып торган тулы иреннәре генә истә калган... Бер-берсен яхшы белгән кешеләрнең искә-акылга килмәгән шартларда очрашуы аларны гаҗәеп тирән уйларга чумдыра. Бер караганда бу бер дә чынбарлыкка охшамый, ниндидер саташулы төш кебек кенә. Менә ул уянып китәр дә барысы үзгәрер төсле. Ләкин бернәрсә үзгәрми, бу коточкыч чынбарлык. Бер шагыйрь әйткәнчә: «Башны ташка бәреп еласаң да...» Юк, күз яше ярдәм итми инде! Муса яныннан киткән чакта Абдулла Алиш һаман әле менә шундый гайре табигый хәлдә иде: йөрәге дулап тибә, күз аллары караңгы, куллары калтырый. Бер кадәр аңына килә башлагач, ул тирә-ягына каранды: тукта, аягүрә төш күрмиме соң ул? Бу чынлап шагыйрь Муса Җәлил булдымы? Алиш теләсә нәрсәгә ышанырга әзер, әмма Мусаны бу җәһәннәм базында очратырмын дип һич уйламаган иде. Кайда аерылганнар иде соң алар? Казанда, Матбугат йортының дүртенче катында бугай. Алиш инде солдат киеменнән, бер генә сәгатькә Казан янындагы хәрби лагерьдан кайткан, ә Муса әле гади костюмнан. Озакламый кайдадыр Берлин янындагы Вустрау лагеренда хәрби әсирләр булып очрашырбыз дип кем уйлаган ул чакта? Аһ, ниләр, ниләр генә булмый икән бу тормышта. Моны бит маҗаралы китап дип булмый, фантастның йөгерек хыялы да шундыйга хәтле барып җитәр идеме икән? Тукта, нәрсә ’ очраштырды соң аларны — ике татар язучысын бу шүрәле каргаган җәһәннәм базында? Алар нәкъ шушы Вустрау лагеренда очраштылармы, әллә моннан аз гына булса да элегрәкме? Алиш нәрсәнедер хәтерләргә тырышты. Колак төбендә әкрен генә бер көй чыңлады. Бик ачык, бик якын, сөйгән яр кебек иркә, күздән яшь чыгарырлык сагынулы. Кылт итеп шунда Муса көйләгән җыр исенә төште. Нинди җыр? Халык җырымы? Юк, халык җыры булса, Алиш аны беренче сүзеннән үк танып алыр иде. Хәтерләде, бу җырны Алиш икенче тапкыр ишетә инде. Беренче тапкыр б\ җырны аңа икенче бер лагерьда бер әсир көйләгән иде. — Нинди җыр, кем чыгарган?—дип сораган иде Алиш ул чакта. — Нинди җыр икәнен белмим, абый, әмма йөрәккә үтә, хәтта тирән- тен актарып ала. Аны безнең кебек бер әсир чыгарган дип сөйләгәннәр иде Гумеров фамилияле бугай. Ул чакта бу фамилия Алишка берни әйтмәгән иде, ә хәзер... Болай булгач, ул иң элек Мусаның җыры белән очрашты түгелме? «Күр син аны, бак син аны, дөньяда ниләр була,» дип уйлады Алиш Кешеләр теге яки бу очрашу үзләренә киләчәктә нәрсә китерәсен алдан белми шул. әгәр белсәләр—соңыннан үкенмәсләр идеме? Мондый уйлар Алишның башына кереп тә чыкмады. Ул күңеле эзләгән язмышка таба икеләнүсез атлады. Тәрбиясендәге иң яхшы сыйфатлар хәрәкәткә килде һәм‘ул инде бүтәнчә эшли дә алмый иде. Сабый ■’агында Абдулла пионерда, үсә төшкәч, комсомол сафларында тәрбияләнде. Бу тәрбия формаль булмаган, ул яшь җанның барлык күзәнәкләрен туендырган Ул тыйнак, эш сөючән булып үскән, шапырынырга яратмаган. Үзенең иҗаты өчен балалар әдәбиятын сайлавы да шуннан килмиме икән? Ул бит беркайчан да күзгә кермәгән, дан артыннан ку- маган. Аның күңелендә нинди хисләр яшәвен әсирлектә язган бер шигыре бик ачык күрсәтә: Сатмас егет илен алтын-көмешләргә. Әгәр югалтмаса вөҗданын. Алтынны ул чүпкә санар. I Ин кыйммәтле күрер Ватанын Галәмәт шапрынучы Гитлерның «Немецтан башка бер халыкның да 5 кулына корал тотарга хакы юк» дигән көлке сүзләре көл булып күккә з очкан иде инде. Фронт һаман солдат сорап тора. Аны каян алырга? То- ■* таль солдатлар гына ниемә ярый? ♦ Кайзер разведкасының архивында әле 1917—1918 елларда ук хәзер- = ләнгән иске бер проект ята икән. Ул Германия протектораты җитәкче- ° легендә «ИделУрал» дәүләте төзү планы дип атала. Менә нәкъ шушы 'л проектның үзен архивтан казып чыгарып, тузаннарын каккалап, кайбер ч урыннарын янарткалап-ямаклап гитлерчылар үз исемнәреннән игълан * иттеләр. Шунда ук рус булмаган әсирләрдән милли легионнар төзергә с керешеп, үзләре үк алар кулына корал да бирде. Ниятләре, билгеле. л үтә мәкерле иде: бүтән халыкларның куллары һәм каннары белән ү X- — Ни дип? —тиз генә сорады Шәфи Алмас. ь — Шәфи әфәнде бик мәдәниятле кеше, чын шигъриятне андый, ул - яшь чагында, мөгаен, үзе шигырь язгандыр дип.. Шәфи Алмас көлеп куйды — Аллага шөкер, бондый бизгәк илә авырганым булмады. Мин, £ энем, карт чыпчык, кибәккә алданмыйм. Менә башта үзен әйбәт кенә Е эшләп күрсәт, яхшы шигырьләр яз, аннары дусларыңны тәкъдим итәр- * сең. Дустына карап дустын кабул итәләр Шуны онытма ♦ Шәфи яныннан китеп, икәүдән-икәү генә калгач, Алиш тагын бер в тапкыр Рәхимне каты кисәтте. Муса турында сөйләргә ни хакын бар, ° диде. Син үзеңнең кайда икәнеңне, гомуми максатны онытасың. — Шул кыңгыр кәләпүшкә бил бөгәргәме? — диде Саттар, кара ч күзләрен ялтыратып. Ул кәгазьгә язылмый торган сүз дә әйтеп таш- ™ лады.— Тагын акыл өйрәтә башласа... Е — Ни сөйләвеңне бел, Рәхим! Әгәр шундый ахмаклыкны кабатлый- ™ сык икән... х Алишның .кара күзләре һичкайчан булмаганча ачулы ялтырап * китте, сулышы ешайды. Рәхим үзенең артык дуамал кылануын аңлады булса кирәк, гафу * үтенде, моннан соң саграк булырга вәгъдә итте. е? — Йөрәк түзми бит, Габдулла абый. — Башкаларныкы бик түзә дип беләсенме? — Алнш та тавышын u йомшарта төште. — йөрәгеңә хуҗа бул. Иптәшләрен турында онытма Бу инде йомшак күңелле балалар язучысы түгел, бу башка бер кеше сөйли иде! Берничә көн үткәч, Шәфи Алмас тагын Алишны үз кабинетына чакырды. Ничек урнашуы, ничек эшли башлаулары турында сорашты — Рәхмәт, Шәфи абзый, — диде Алиш тыйнак кына, —бер үземә бер бүлмә. Димәк, бар күңелне эшкә бирергә була — Канәгать булуына бик хуп Сугыш вакыты бит, Габдулла әфәнде. Тәрҗемәче итеп куюга каршы дәгелсезме? — һич юк, Шәфи әфәнде. Мин утырып эшләргә яратам — Рәхим әфәндене фотомөхәррир иттек. Бераз өйрәтермез Яшь ‘Ә1ге Н1ЧЭИВҺ егце ‘яин er HdBirx-ку dadaimercA ЕНД кнвхинхәд ‘әтәч • бәлки әрсезлеген уңай эшкә җигәр * — Шулай шул. Яшь чакта кайсыбыз атка сикереп менмәгән дә кайсыбыз егылып төшмәгән. — Ә Гумеровны Вустрауда күрдеңезме?— дип кинәт сорады Шәфи Алмас. Күрәсең, охранкадагы кебек, сорауларны искәртмәстән бирергә өйрәнгән. Алнш сак иде. — Баштарак бер күргән идем, аннары юкка чыкты Авырдымы, башка лагерьга күчерделәрме — белмәдем — Безнең газетамызга күчеп эшләргә чынлап ихлас теләге бармы, әллә... Бер генә минутка да уйга калырга ярамый, Шәфи күзгә генә карап тора. — Турысын гына әйтә алмыйм шул, Шәфи әфәнде,— диде Алиш Мин бит кечкенә кеше —миңа серләрен әйтмәде Тәҗрибәмнән генә ®еләм, шагыйрьләр алар утырып редакциядә эшләргә яратмый — Шулай, шулай. Ә нигә ул... үзен Гумеров дип йөри, ә китапларында Муса Җәлил дип яза? «Кара, стенага терәде бит! Димәк, монда инде аның кем икәнен яхшы беләләр. Әйе, Муса Җәлил мәгълүм шагыйрь шул. Шик уятмас өчен монда аны бөтенләй белмим дип кыланырга ярамас. Рәхим эшне бераз бутады». — Аның чын фамилиясе Гумеров бугай, ә Муса Җәлил матбугаттагы сәнәгый имзасы. Шагыйрьләр сәнәгый исемне ярата бит. — Ул үзе Оренбурныкы икән. Атасы Мостафа бай икән. Тик хәтерли алмыйм, кайсы Мостафа... — Мин үзем Казан ягыннан, Көек кариясеннән, Шәфи абзый Оренбургны белмим, булганым юк. — Оренбурның шаулаган чагы бар иде! Ул, мин сиңа әйтим, Кәр- вансарайлары!.. Искә төшерсәң, йөрәкләр әллә нишләп китә... Ярабби! Шәфи Алмас истәлекләр дөньясында йөзде дә, аңга килгәндәй, тагын шул «Идел-Урал» редакциясенә кайтты. — Туган-үскән җирләремезгә сугышып кына кайта аламыз шул,— дип көрсенде,— башка юлларны тәңремез бикләгән безләргә. Шул турыда газетага һәр даим язарга вә һәм дәхи дә... Шәфи Алмас «дәхиләрен» әле бик озак сипте. Күрәсең, мохтаҗлык зур, тик ни өчен аларны моңарчы эшләмәгәннәр? Әллә... Бу берничә көн эчендә Алиш редакция сотрудниклары арасында андый омтылыш та күрмәде Дөрес, редакциядә Ишбулмас дигән бер шагыйрь кисәге бөтерелә, аннары Шәфигә ачыктан-ачык тәлинкә тотучы тагын берничә хәчтерүш бар. Алар кулы белән генә Шәфи Алмаслар сугышчан газета эшли алмый инде. Бигрәк тә бу бәндәләр каләм • эшенә бөтенләй сәләтсез — ике җөмләне бергә куша белми, ә Ишбулмас илдә, мөгаен, бер генә шигырь дә бастыра алмагандыр. Бер көнне Рәхим аның газетада басылган кәлҗемәсен күреп: «Истибра чүпрәгенә ямаулык», диде дә көлеп җибәрде. Шулай да редакциядә контроль ничегрәк икән? Үз вазифасы буенча Алиш — тәрҗемәче — «тырышыр», материалларның я битарафларын, я гомумирәкләрен сайлый белер Кемнән сакланырга, кемнең теш-тыр- нагы үткен? — Сез, Габдулла әфәнде, вакытыгызны эшкә күбрәк биренез инде,— диде Шәфи Алмас, иң тирән серен ачып.— Чын мөхәррирләр җитешми, каян алырга да белгән юк. Туган туфрагы булмагач... бер әфсун белән генә үсми шул җимеш агачы... Үз мөхәррирләремез күбрәк төрекчә җибәрәләр, ә Руссия мөселманнары хәзер надан, алар төрекчә белми. — Хәзер төрекчә укытмыйлар шул,—диде Алиш. Күрәсең, Муса Җәлил-Гумеров Шәфи Алмасның күңелен шактый - били иде. Ул кабат шуңа кайтты. — Димәк, Муса әфәнденең безгә килергә исәбе юк?—диде баш мөхәррир көрсенгән булып.— Кызганыч. Югыйсә, бергәләп, кулга-кул тотынып, бик тату гына эшләр идек. Безнең заманда Оренбур кешеләре үзләрен бик эре тота иде. Муса да әзрәк ялынганны көтмиме икән? Бәһасы артсын дип. ә? — Шәфи Алмас Алишка астыртын гына карады, гүя аның яшерен уйларын белмәкче иде.— Мин, милләт кардәшлеге хакына, бераз тырышыр идем дә бөек рейх уллары... ничек әйтергә, муафыйк күрмәс. Анлар тагын да тәкәбберрәк бит, алар безнең илаһи милли үзенчәлекләремезне бар дип тә белми, тотарлар да шатырт итеп сындырырлар. — Бер-бер нәрсә әйтергә батырчылык итмим, Шәфи әфәнде,— диде Алиш тыйнак гына.— Минемчә, Муса аек акыллы булырга тиеш. Таш диварны маңгай белән бәреп ватып булмый ич. — Шулай шул. Күрәсең, шагыйрьлек җене котырта аны. Әнә Иш- * булмас булып Ишбулмас тиле дигән саен тигәнә буе сикерә. Сез Иш- булмасны элек беләдер идеңезме? — Юк, Шәфи әфәнде, аның бер шигыре дә совет матбугатында басылмады бугай,—диде Алиш. Шәфи Алмасның йөзеннән ниндидер күләгәләр үтеп китте Ул нәкъ менә шушы урындыкта Мусаның утыруын уйлады Хәзер Муса беркадәр икенче төрлерәк сөйли башлаган бугай. Бу очраклы хәлме, әллә табигыйме? Гитлерчылар кәнфитләнеп тормаганиардыр. Алар кулларына эләккән кешеләрне үзләренә кирәгенчә сөйләтә беләләр. Шәфи Алмас, хуҗалары белән чагыштырганда, күп сай йөзә шул Аның барлык тирән уйлары, ахыр килеп, алдым-бирдемгә кайтып кала, ул җаны-тәне белән сәүдәгәр, аның эшчәнлеген хәрәкәткә китерә торган төп нәрсә дә шул. «Алтының булса, галижәнаб булып була» дип уйлый иде ул. Нәширлек эшчәнлеге иң элек аны байлыкка чикләнмәгән зур мөмкинлекләр ачуы белән кызыктырды. Ә милләт мәсьәләләре икенче пландагы «эш» иде. Тормыш бүген шул икенче пландагы «эш» белән күбрәк шөгыльләнергә мәҗбүр итә икән, анысы башка, кем әйтмешли, заман таләбе, әмма җай чыккан саен Шәфи Алмас Варшава, Берлин, Гамбург, Брюссель, Париж шәһәрләренең кара базарларында валюта белән яшерен әвеш-түешкә керешә. «Идел-Урал» г,азетасын чыгаруга, татар легионнарын төзүгә билгеләнгән сумаларның күп өлеше аның кәкре кулы аша уза, күп очракта кесәләр буташтырыла. Легионга йөрү сылтавы белән ул поляклар кайнаткан самогонны Берлинга ташып, капиталын түгәрәкләндерергә дә җай таба. Кыскасы, Шәфи Алмасның мең эше бар. Барлык телләрдә дә диярлек мәгънәсе бердәй яңгырый торган бер әйтем йөри: дошманның бер яхшы сүзе әшнәләрнең мең яхшы сүзеннән артык. Совет әсирләрен Шәфи Алмас үзенең иң зур дошманы итеп саный, аларның каны алтын ишәйтүгә генә ярый, дип уйлый. Шуңа күрә ул үзе турында Рәхим Саттаровтан уңай сүз ишеткәч, эчтән сөенеп китте. — Хуш,— диде Алмас чын уйларын бик тирән яшереп,—мөселман кардәш һиммәте өчен тагын бер тырышып карыек булмаса — үз өсте- мезгә бик зур мәсьүлият алып, Мусаны үзебезгә җибәрүләрен \тенеп. Шәрык министрлыгына чын күңелдән шикәят языек. Сезне, Габдулла әфәнде, озак тоткарладым, эшлисе эшләреңез бардыр, редакциягә төшәргә мөмкин улыр. Ф Бер үзе калгач, Шәфи Алмас тагы уйлана башлады. Ул белә га- н зетаны бер изге теләк белән генә яхшыртып булмый Монда каләм з белән шаяручы Ишбулмаслар да файда итми, ә чын кабилиятле мөхәр- э рирләр кирәк. Алишы белән Саттары булды инде, тора-бара, бәлки » Мусасы да... Аннары «истибра чүпрәген», телиләр икән, башларына $ «алласыннар, Шәфи Алмас каршы килмәс. 16 * Тыштан кайчагында эленке-салынкырак күренгән Әхмәт Симай, ° теләгәндә, бик җыйнак, бик пөхтә була белә иде Менә шул сыйфаты о күпләрнең аңа карата уйларын кайчак тәмам буташтыра бер карый ч сың, ул бик үткен, бик жор кебек, икенче күргәндә, ике бозауга кибәк ™ аера белмәүче бер тинтәк сыман. Ләкин «Идел-Урал» комитетында ул с тиз арада «үз кеше» исемен алды, Берлинда һәм бөтен Германиядә * ирекле йөрү хокукына иреште. Көнчыгышның оккупацняләнгән җирлә = ре министрлыгында даими үткәрелә торган прессконференцияләргә ж раднокорреспондент буларак катнашты, рейхсфюрер Ртенбер; жы * ■махсус кабул итте Ана һәр җирдә шикләнмичә карый башладылар 2 Охмәт, үзе әйтмешли, чыннан да очкыр, чыннан да тәвәккәл иде, кирәк чакта фашистларга «жылы» сүз әйтергә дә кыйбат алмады, бернидән тартынмады, әмма туган илен алар алдында һнчкайчан да ачыктан- ■- ачык хурламады, аңа кара якмады, радиотапшыруларда үзенең чын фикерләрен фашистлардан бик оста яшерә килде. Үз кешеләр аның тел төбен бик яхшы аңлый иде, анда барысы да бар — Идел, Урал, аларны сагыну, туган йортка җиңүчеләр булып кайтулар... Әмма бөек, дуслыкка хилаф, русларга карата дошманлык, туган илгә каршы корай’ күтәрүгә чакыру юк, киресенчә, ул корал килмешәкләргә каршы юнәлдерелергә тиешлеге эзлекле үткәрелә. Моңа аның шагыйрьлеге, разведчик зирәклеге, очкырлыгы ярдәм итеп килде. Ул күз ачып йомган арада барысын аңлап ала, бик буталчык нәрсәләрне бик тиз төшенеп, кирәкле карарны кабул итә белә. Бүген, чираттагы командировкасыннан кайтуы белән үк, туры Шәфи Алмас өенә барды, аңа тулы информация ясады, бик тырышкан булып рейхсфюрер Розенбергны мактады. — Мин дөньяда иң бәхетле кешемен, ахрысы. Сезгә дә, хөрмәтле Шәфи әфәнде, мең рәхмәт,— диде ул гүя чын ихластан,— мәрхәмәтле җылы карашыгызны һәр даим тоеп киләм. Сезнең турылыклы хезмәтчегез булганга, рейхсфюрер Адольф Розенберг әфәнде мине иллә матур кабул итте, олы хөрмәт күрсәтеп аталарча сөйләште, корреспондентлык эшемдә кулланырлык бик кыйммәтле киңәшләр бирде, гомерем буе онытмам... Мондый югары мәдәниятле олы затны моңарчы әле очратканым юк иде. Сезнең авырыбрак торганны ишеткәч, борчылган...— Әхмәт, билгеле, буяуларны шактый куерта белеп сөйли иде. Нацистларның хәтта редактор кешегә әллә ни исләре китми, алар бу газета-» ның «истибра чүпрәге» икәнен беләләрдер. Шулай да Әхмәтнең сүзләре дөрес булуын тели Шәфи Алмас. Череп беткән спекулянтның да күңеле чиксез биеклекләргә күтәрелгән чаклары була икән. Шәфи Алмас Әхмәт Симайны тәмле эчемлек белән сыйлады. Аның уе бу беркатлы егетне бөтенләе белән үзенең рәсми булмаган хезмәтчесе итү иде. Корреспондентлар күп йөри, күпне күрә, күпне ишетә, әллә кемнәр янында була — әнә Розенберг янына кергән ич! — Шәфигә боларны белеп тору бик кирәк. Заманы шундый. Әхмәт эчемлеккә иреннәрен генә тидерде. Ул, әлбәттә, кваска охшаган немец эчемлеген генә түгел, атаклы рус аракысын да читкә куймый, ләкин биредә, үзе әйтмешли, «пирләр оясында», ул үтә сак, күп очракта исерек булып кылана гына, чөнки чынлап эчү һич тә ярамый. — Сез чын мөселман икән, Әхмәдулла, шәйтан суына дәхи дә исе- ңез китми,— диде инде шактый исерә башлаган Шәфи Алмас.—Ә минем ул иблис алдында йомшаклыгым бар. Картаям да, ахрысы, яшьрәк чакта болай тиз бирешми идем... Ә, ә... эмм, Муса юньсез шагыйрь бу-/ лып чыкты — ятлар алдында минем бәяне төшерде. Мме-минем гек> дәгел. Татар милләтенә хезмәт итәргә теләмәде. Альфредушка якынрак, имеш. Эх, татарлар, татарлар, милли тойгыңыз кайда сезнең? Әхмәт инде Мусаның Берлинга килүен, Шәрык министрлыгының мәдәният бүлегендә эшли башлавын белә иде. Алар асылда бер үк эшне башкарсалар да, күрәсең, Мусаның бу адымы Шәфинең «тешенә» тигән. Исереклек аркасында ул үзенең иң яшерен серләрен әйтеп ташлады. Шул чакта бүлмәгә доктор ханым Шәмсинур Идриси килеп керде. Аңардан кыйммәтле хушбуй исләре аңкый иде. Сөрмәле күзләре бераз кысыла төшкән — гүя нәрсәнедер бик җентекләп карый. Аны күрү белән үк Әхмәт сикереп аякка басты, нәзакәтлелек белән баш иде, ә эченнән: «Исне ерактан тоя, килеп җитте әбикош!» дип уйлады. — Сез кайткансыз икән, белми торам. Сәфәрләреңез матур улдымь* соң?—дип сорады да Шәмсинур ханым Әхмәт тәкъдим иткән урыЛ дыкка утырды. Әхмәт доктор ханымның беренче кисәтүен онытмый иде. — Иллә дә шәп булды!— дип, Әхмәт инде Шәфи Алмаска сөйләгәннәрне кыскартып кабатлады. Доктор ханым Әхмәттән күзен алмады, егет, кояш нуры кебек, һаман читкә шуа Ул, Шәмсинур ханымга аңына килергә ирек бирмичә, рейхсфюрер Розенбергны күкләргә күтәреп мактады да мактады. Үзен анын кабул итүен әллә нинди журналистлык бәхете итеп күрсәтте. Шәмсинур ханымның сөрмәле күзләре зур булып ачылды. Чынлап ♦ ьсәйлиме бу егет, әллә... н Шәфи Алмас, ниндидер сәбәп табып, икенче бүлмәгә чыкты. Ул, § сәрхуш булса да, аларны юри икәүдән-икәү калдырды. Әхмәт моны ° бик яхшы сизде. «Мине әби кошыннан чукытмакчы була, карт төлке, — дип уйлады,—чукытмый тор — томшыгы сынар». — Гафу итәсез, Шәмсинур ханым, сез бүген аеруча матур күренә- 2 сез,— диде Әхмәт үтә бер кыюлык белән. Ул ничек тә Идрисигә сүз * башларга ирек бирмәскә тырыша иде.— Әллә берәр шатлыгыгыз ♦ бармы? Шәмсинур, җавап бирмичә, Әхмәткә салкын, кисәтүле карап алды. — Безем илә болай сөйләшергә... мин карт инде. — Юк, сез яңа чәчәк аткан гөл кебек. Шәмсинур ханым! — Бу әдәпсезлек булыр, Әхмәт әфәнде! Әгәр тагын шулай сөйли башласаныз... — Гафу итәсез, Шәмсинур ханым—Әхмәт Шәмсинурның кинәт үзгәреп киткән йөзеннән бу хатынның барысын чынлап әйтүен, аның белән шаярып сөйләшергә ярамавын аңлады. Ул буржуаз җәмгыятьтә хатын-кыз — курчак, аның белән теләсә ничек сөйләсәң дә гөнаһка ксаналмый, дип уйлаган иде, барысы да алай түгел икән — Мин бераз...— ул кулы белән бокалларга ишарә ясап алды. — Сез Муса Җәлил-Гумеровны якыннан белә идеңезме?—дип сорады Шәмсинур, сүзне икенчегә борып. Искәртмәстән бирелгән бу сорауга ничегрәк җавап бирер икән? Сискәнеп китсә, аз гына уйланып исәпкә калса—бу вак кына нәрсәләр акыллы Шәмоинурга күп нәрсә әйтер иде. Әмма Әхмәт, каты ки- сәтелсә дә, сак иде, җавапны тоткарланмыйча бирде: — Ишетә беләдер идем. Россиядә аны кем белми икән. — Ул шулай бик мәшһүр улдыгымыни? — Соң «Алтынчәч» операсының либреттосын язган шагыйрь ич ул! — «Алтынчәч»... була ни турында? — Болгар ханнары турында,— д»Где Әхмәт, әсәрнең эчтәлеген үзен- чәрәк әйтеп. — Руссиядә ханнар турында... язарга ярый идеме? — Яза белгәннәр — язганнар! — Сәхнәдә карадыңызмы? Л — Бик теләгән идем, туры килмәде. Мин бит Мәскәүдә тордым — Казанда булмадыңызмыни? — Юк шул. Хезмәттәге кеше эштән үз теләге белән китә алмын. — Мәскәүдә Мусаны ничек күрмәдеңез була’ Ул бит анда балалар мәҗәлләсе чыгарган. Ничек әле—«Кечкенә малайлар»мы? Әхмәт «мәҗәллә» сүзен беренче ишетә иде. Ләкин сүз сөреше буенча аның журнал икәнен аллады — «Кечкенә иптәшләр»,— дип тиз генә төзәтте ул.— Мин рус мәктәбендә укыдым, татарча белән аз кызыксынырга туры килде. — Мөселман балаларын русча гына укыталар идеме? — Мәскәүдә татар мәктәпләре дә бар иде. ләкин алар без торган җирдән еракта. Әти-әни бер үземне шәһәргә җибәрергә курка, аннары юлга акча кирәк. Шәмсинур боларны бер кызыксыну тәртибендә генә сораштырмый •торгандыр инде. Эмигрантлар Руссия мөселманнарын көчләп руслаштыралар дип сөйлиләр һәм язалар иде. Әхмәт моны \зе дә ншеткәләдс. Беренче тапкырында ул көлгән генә булды. Ә хәзер алай итү беркат ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ лылык булыр иде дип уйлады. Шәмсинурнын үтә мәкерле тоелган сорауларына да исбатлы җавап бирергә тырышты. Бәлки нәкъ менә шуңа күрәдер доктор ханымга бу егетнең тагын берничә сәгатьтән буш редакция бүлмәсендә радиодан Совинформбюро сводкасын язып утыруын, соңыннан аны иптәшләренә тапшыруын, ә тегеләрнең аны < ротаторда күпләп бастырып, легионерлар арасында таратуларын күз ' алдына китерүе авыр булгандыр. Әмма ул нәрсәдер сизенә иде бугай. Бер көнне ул хәтта шул турыда үзенең шефы Менде белән бәхәскә керде. Гомердә булмаган мондый җөрьәткә профессор, гаҗәпләнеп, күзләрен чекерәйтте. Шәмсинур Идриси үз фикерен яклауны дәвам итте: — Большевиклар «Татар комитеты»нда нинди дә булса эш алып барырга уйласалар да,— диде ул,— җитәкче итеп, минемчә, Муса Җәлилне билгеләмәсләр, чөнки шагыйрь артык күренекле зат, аңа игътибар да зур, иң мөһиме, ул моңа сәләтле булмас. Шагыйрьләр бит алар тормыш ваклыкларыннан өстен тора, күкләрдә йөзә. — Ул чагында кемне куярлар?—дип сорады фон Менде. — Өзеп кенә әйтә алмыйм, хөрмәтле профессор. Бәлки Әхмәт Зи- майны. Ул шәхес буларак та, дәрәҗәсе белән дә күләгәдәрәк тора. Тышкы исәрлеге, минем ышануымча, кабык кына. Ул әрсез, үткен егет... — Ачыграк исбат итегез,— диде фон Менде кырт өзмичә. Күрәсең, Шәмсинурнын фикерләрен бөтенләй нигезсез дип тапмады Муса белән Әхмәтнең электән таныш булуын аныклау Шәмсинур- ’ га менә шунлыктан кирәкмәдеме икән? Анынча, нәкъ менә Әхмәт Зи- май, яшьрәк булуына карамастан, бичара шагыйрьне коммунистлар партиясенә тарткандыр. Моның өчен нинди булса мәкерләр коруы да ихтимал. Ә алсу хыял дөньясында яшәгән илаһи шагыйрь берни сизми калгандыр. Югыйсә, шагыйрь үз теләге белән коммунист булмаска тиеш, бу сәламәт акылга каршы килә. Югары мәдәният белән түбәнлек ничек бергә яшәсен... — Ачыграк исбат итегез!—дип кабатлады фон Менде.— Гомумән сөйләүләр, логик нәтиҗәләр генә канәгатьләндереп бетерми. Командировкадан кайтканнан соң Әхмәтнең Мусаны күргәне юк иде әле, ә күрергә бик кирәк. Муса кем беләндер Демблин лагерена киткән икән. Рәсми рәвештә ул «Идел-Урал» батальонында культ- взводны оештыруны кайгыртып йөри, ә чынында исә төп максаты — яшерен оешманың эшен юлга салу, иптәшләренә күрсәтмәләр бирү. Аннары яшерен оешманы ныгыту кирәклеге дә көн кебек ачык. Мо- - нарчы алар бер-берсе белән сүздә генә бәйләнешле иде. Көрәш кат- * лауланганнан-катлаулана барган саен, эшнең уңышын ышанычлы тәэмин итәр өчен, яшерен оешмага катнашучыларны ант белән ныгыту кирәклеге мәҗбүри булды. Муса бу турыда Әхмәткә сөйләгән, аңардан ант та алган иде. Яшерен оешманың Берлин группасына җитәкче итеп Абдулла Алиш билгеләнде. Икенче көнне үк Әхмәт аның квартирасына барды. Редакциягә якында гына булган бу кечерәк бер аерым бүлмә сөйләшеп утыру өчен бик уңай иде. . — Я, сәфәрләр уңышлы булдымы?—дип сорады Алиш. — Уңышы бер төпсез чүлмәк,— диде Әхмәт сүгенеп. — Барысын тәртип белән сөйлә. — Ата көчек янында булдым, эт кебек өрде, тартай кебек тырылдады. «Идел-Урал» батальоннарын тизрәк төзеп бетерергә, агитация эшләрен бик нык җәелдерергә кушты Ашыгыч күрсәтмә алганнар 4 булса кирәк, тел төбеннән шуны аңладым. Әкрен кыймылдаулары өчен «Татар комитеты^ прямо эт итеп сүкте. Боларны Мөршидкә җиткер. Мөршид! Бу исем Әхмәткә бик якын иде. Әле үсмер чагында авылларындагы Мөршидә исемле бер чибәргә әзрәк тотты. Тик Мөршидә ана карамады, чөнки ул Әхмәттән өлкән иде. Белеп алгач, гел шаярта башлады: кайгырма, сүеклем, мин сине яшь кияүлеккә алырмын, тик син мукшы авылына бар да, җиде юл чатында басып, * төн уртасы җиткәч, кучатча кычкыр. Шунда миннән дә зур булырсың w Хәтсез чибәр, чая кыз иде ул Мөршидә-Мөршүк дигәннәре, ә Мөршид з дигән ирләр исемен — кызлар исеме булгач, ирләрнеке дә булырга § тиеш бит инде — Әхмәт үз авылларында нигәдер ишетмәде. Әсирлектә а генә Мөршиднең мәгънәсен белде, турылыкка өндәүче була икән. Бу — ё Әхмәткә ошады, ул шагыйрь иде бит. Ничектер үзеннән-үзе башына з шундый уй килде дә ул үзенең әдәби һәм көрәш остазы Муса Җәлилне * шул исем белән атый башлады. Еш кына, хәтта таныш-белешләр ара- ф сында да Мусаның үз исемен әйтергә ярамый —төрле кеше бар бит = Алиш та бу исемне ошатты. о — Тагын Мөршидкә шуны әйт: Очкыр, диген, синең кушканны үтә- * гән. Калганын үзенә сүләрмен...— Бераз уйланып торгач өстәде Мөршид белән монда шактый кызыксыналар Министр да сүз арасын- ° да сорап куйды, янәсе ничек эшли, радиога шигырьләр китермәдеме3 с Ә «бондый мыз-мез»— ул Шәфи Алмасны шулай үчекли иде — үзенең о зарын белдерде, янәсе Мөршид юньле шагыйрь булмады, үз милләтенә х хезмәт итәргә теләми, «Идел-Урал»га бер нәрсә дә биргәне юк, дип < мөгердәде. Ә әбикош минем электән аны белү-белмәвем белән бик тә * кызыксынды. «Кечкенә иптәшләр» журналын «Кечкенә малайлар» мә- « җәлләсе дип җибәрде. Бу була ничек? — дип, Әхмәт доктор ханымга да кизәнде.— Мәҗәллә! Колакка ят иске сүзләрне Әхмәтнең шулай кабатлап ятлый торган * гадәте бар иде. Ул бит Очкыр, бер нәрсәне ике тапкыр әйтүне көтми. — Тагын бер нәрсәне Мөршидкә җиткерсәң иде, кара, онытма только. Читтән генә ишеттем ишетүен, ну, дөрес булса кирәк: безнең тирәдә Сәрхуш иснәнә башлаган Ул сволочьтан теләсә нинди этлекне көтәргә мөмкин Редакциягә килеп чыкканы юкмы3 — «Мыз-мез» белән бер күренгән иде — Сүләштеме? — Юк, күзләрен генә елтыратты. — Алай булса нәкъ үзе. Аның тактикасы шундый диләр. Мыштым эт каты тешли. Сак булыгыз. Мөршидкә тагын шуны әйт, үзен дә белеп тор: безнең тирәдә Сәрхушнең ваграк көчекләре дә йөри — кругом иснәнәләр. — Аларны атап әйтә алмыйсыңмы? — Барысын әтә алмыйм Кайберләре шулар булыр: ниндидер Кунафи, Нигъмәти, аннары Тиңчураев, тагын Мургуловмы, Мирзагу- ловмы. Вообшем. разный чуртлар, мур кыргырлары. Абвер ялчыларының эте-бете. Башкаларын атап белә алмадым Сәрхуш иң эреләреннән диләр. Кыскасы. Абдылла абзый, баш өстебездә козгыннар җитәрлек. Үзебезгә йоклап йөрмәскә, телне чайкамаска кирәк Шул. — Рәхмәт, Очкыр — Ә менә монысы. Абдылла абзый, сиңа сүенче,— ул Алишка кәгазь кисәге сузды. Бу - чираттагы Совинформбюро сводкасы иде.— Укырсың, яңалыклар ура кычкырырлык, малай .— Алишның һаман җитди тыңлавын күреп сездә барысы да арумы?—дип сорады — Алайса, ярый. Хәзергә сау булып тор Мөршид кайткач, миңа белдер Биш-алты көннән соң Демблиннан Муса кайтты Алар редакциядән шактый читтә урнашкан бер ресторанда очраштылар: ул. Абдулла Алиш. Фоат Булатов һәм Әхмәт Симай Өстәл янына утырышкач. Фовт анекдотлар сөйләргә кереште, күңелле көлгән тавышлар ишетелде. Муса белән Әхмәт янәшә утырган иделәр Фоатны тыңлаган булып, алар үз сүзләрен сөйләделәр, ара-тирә, башларын артка ташлап, көлделәр— гүя аларның игътибары Фоатта гына. Сөйләгәндә ул үзе көлми дә, күзләре генә хәйләкәр ялтырый. Аннары ирен почмакларындагы чокырлары тирәнәеп китәләр. — Фәйзелхактан күп сәлам,—диде Әхмәт Мусага, сүзен дәвам итеп,— кушканнарны ул төгәл үтәп бара. Үзенә булышчы итеп әйбәт егет тапкан.— Әхмәт аның фамилиясен әйтте. Берлиннан ерак түгел бер шәһәрчектә урнашкан икенче бер типографиядә наборщик булып эшләүче Фәйзелхак белән Әхмәт аеруча дуслашкан. Бөтен эшне бер «Идел-Урал» типографиясенә тупламаска дип Муса башта ук күрсәтмә биргән иде: «Чөнки ул гитлерчылар күз алдында, аңа игътибар да зуррак. Иң начары тагын шунда: без барыбыз да шул тирәдәге кешеләр». Икенче типографияне табу, аның белән ныклы элемтә урнаштыру эше Әхмәт Симайга йөкләнгән иде. Әхмәт бу аерата җаваплы заданиены да ярыйсы тиз башкарып чыкты — инде һәр җирдә аның танышлары бар. Аннары ул кешеләр белән гаҗәп тиз аралашып китә белә иде. Ни әйтсәң дә Очкыр инде! Фәйзелхак шундыйларның берсе, җитмәсә, Әхмәтнең якташы икән. Бу күрсәтмәләрне биргәндә тагын бер мөһим нәрсә Мусаның игътибар үзәгендә иде. Хикмәт шунда: Берлин подпольесында аерым бүлек— Дүртенче номерлы политик комитет оештырылды. Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешма да шул комитетка керә иде. Комитет үзенең беренче бурычы итеп пропаганда эшен бер легионерлар арасында гына түгел, бәлки басып алынган совет җирләреннән куып китерелеп, герман завод-фабрикаларында эшли башлаган ■кешеләр арасында да җәелдерү бурычын куйды. Шулай итеп, җәлилчеләрнең эше бермә-бер киңәйтелде Әхмәтнең якташы Фәйзелхак нәкъ шул кешеләр белән бергә эшче баракларда тора икән. Татарча листовкаларны басу эшен — ул элок район газетасында эшләгән булган — Фәйзелхак үзе башкара, русчаларын — дусты. Татарчалары — легионерларга, русчалары — герман завод-фабрикаларында эшләүче ватандашларыбызга. — Хәзер, Очкыр, сиңа эш тагын күбәеп китә, — диде Муса, ӘхмәтСимайның сүзләрен тыңлагач.— мин синең зирәклегеңә ышанам. Арага яңа кешеләр кертү мәслихәт күрелми. Анда сине генә беләләр, шулай калсын да. Бу саклык өчен дә кирәк. Әхмәт, аңлаганлыгын белдереп, баш кагып алды. — Сәрхушләр турында син әйткәннәрне Абдул барысын да миңа җиткерде. Бу бик мөһим. Моннан соң да очкырлыгыңны җуйма... Синең моңа табигый сәләтең бар. Ә менә күпләрдә ул җитенкерәми. Кисәтү белән генә уяу булып булмый шул. Алар әле байтак сөйләштеләр. Ул арада ресторанда зәңгәр күзле немец унтер-офицеры күренде. Ул Мусалар янына килмәде, хәтта алар- га таба карап та алмады. Муса өстәл янына шулай утырган иде, кер- гән-чыккан кешеләр аңа бик яхшы күренеп торганга, беркадәр вакыттан соң, урыныннан күтәрелеп, унтер-офицер кереп киткән ишеккә таба юнәлде. Ресторанда гадәти шау-шс. Фоат үзенең иң кызыклы анекдотын башлады, ахрысы, иптәшләре ешрак көләргә тотынды. Мусаның юклыгы сизелмәде. Бераздан ул, берни булмаган шикелле, яңадан урынына килеп утырды. Муса белән тагын сөйләшеп алгач. Әхмәт сәгатенә карады. — Ярый, егетләр, миңа китәргә вакыт.— диде ул иптәшләренә һәм, саубуллашып, бер үзе чыгып китте. Ишек төбендә, шарфын төзәткән булып, якягына каранып аллы Андый-мондый шикле кеше күренмәгәч, хәрбиләрчә төз атлап, үз юлына китте. Чаттан борылгач, метро станциясе күренде. Берлин метросы, Мәскәүнеке белән чагыштырганда, күп кайтыш — тәбәнәк, караңгы, кысан. Әллә кайдан дым да тарта Хәер, Әхмәтнең бу метрога беренче керүе түгел иде. Вагонга утыргач, уйлана башлады. Иртәгә ул тагын командировкага чыгып китәргә тиеш. Б' юлы эш җитдирәк. Мусаның махсус заданиесе бар, үзен дә вәгъдәләшкән кешеләре көтә Юлы да шактый— ул Голландиягә үк барып чыгарга тиеш Анда «Идел-Урал» ♦ легионының янә бер батальоны урнашкан Рәсми рәвештә Әхмәт ШУЛ £ батальон легионерларына радиотапшыру оештырырга тиеш Монысы 4 аны аз гына да борчымый, ә менә кирәкле кешеләрне күрә алырмы, 2 алар Әхмәт кушып калдырган йомышларны үти алдылармы, бул- < дыклылыклары ничек? Мусаның заданиесе тагын да җитдирәк Әхмәтнең уйлары борчулы, ә поезд жир асты юллары буйлап чаба 2 да чаба... Ихтимал, Очкырның уйлары тагын да тирәнгәрәк киткән бу- * лыр иде, әмма бер килеп, җәһәннәмнән дә өскә, яктыга чыга белүче- ♦ ләр бар бит, Әхмәт моңа жаны-тәне белән ышана 17 Әхмәт Симайның ресторанда пышылдап кына сөйләгән сүзләре турында Муса, тора торгач, тагын бер уйлап куйды. Розенбсргнын астыртын кызыксынуы бик табигый, моны Муса көткән дә иде. Сәрхушне дә иснәнергә үк ул җибәргәндер әле — ул башкаларга ышанмас Ә менә Әхмәт әйткән чуртлар-мур кыргырлары, эте-бетеләр . Мусаның шулардан кайберсе белән сөйләшкәне дә бар. Чын совет кешеләре дип уйлаган иде, күрәсең, монда сүзгә карап кына нәтиҗә ясарга ярамый. Очкыр молодец! Менә хәзер дә ул бик хәтәр эш белән әллә кая, еракта — Голландиядә йөри. Мусаның анда булганы юк, канчан булса бер булырмы-юкмы — анысы да хәзергә билгесез. Голландиядә аның ватан дашлары, Муса шулар турында кайгырта. Дөрес, анда ышанычлы кешеләр бар дип әйттеләр. Әхмәт шуларны күрергә, аларга бәя бирергә, аннары, фикере уңай булса, киләчәктә бергәләп эш алып бару турында вәгъдәләшергә тиеш Бу —хәтсез зур бурыч. Барысын берүзе хәл итә. Очкырлыгы, зирәклеге, тәвәккәллеге бар, ә тәҗрибәсе Эх, тәҗрибә дә җитсен иде. Татар лепиоиы батальоннары бик күп шәһәрләргә, илләргә чәчелгән. Җәлнлчеләр Радом, Познаньнан алып Дрезден. Гамбург, Франк фурт һәм тагын әллә кайларда булдылар, аларның юллары Польша. 'Германия, Франция, Чехословакия чикләрен үтеп Голландиягә барып җитте Бу борма борма юлларын җәлнлчеләр, билгеле, үз теләкләре белән сайламый иде. Гитлерчылар, хәрби сер кагыйдәләреннән чыгын, татар легионы батальоннарын бер урында гына оештырмыйлар, күзгә ташланмасын өчен, бик күп шәһәрләргә, илләргә таратып төзиләр Кирәк чакта аларны бик кыска вакыт эчендә бергә тупларга мөмкин Муса алдында вермахт штабларындагыча төрле буяулар белән чуарланган хәрби карталар юк Шагыйрь барысын да үз йөрәгенә сыза Ә кеше йөрәгенә күпме нәрсә сыя сон?! Табигатьтә һәр материалның каршылык күрсәтү куәте билгеле, ә шагыйрь йөрәгенең? Бу билгеле түгел, монда мәсьәләне гомуми законнар хәл итми йөрәк шулай да шагыйрьләр күбрәк үзләре куллана торган сүз Аның мәгънәсе бнк киң, Аны урыны белән кешенең күңеле дип тә. холкы дип тә аңларга мөмкин. Бу очракта сүз — шагыйрьнең холкы турында Никадәр, бик нык үзгәрде ул бу кыска вакыт эчендә Ул чын мәгънәсендә көрәшче холкына әверелде Әгәр кеше моны үзе белеп торса, исе китәр иде Ләкин көрәшче үз холкының көн саен, сәгать саен үзгәрә баруын сизми шул. Армиягә кадәр Муса бер кеше иде Волхов фронтына килгәч, редакциядә эшләү дәверендә, бигрәк тә тиңдәшсез бәрелешләрдә турыдантуры катнаша башлагач, Муса инде бөтенләй башка кешегә әйләнде Әсирлектә янә үзгәрде. Яшерен оеш ГАБДРАХМХН ӘПСӘЛӘМОВ ма эшенә керешкәч, өстенә биниһая җаваплылык йөкләнгәч, тагын танымаслык булып алмашынды. Элеккедән гүя аның исеме генә калды. Тагын шунысы гаҗәп, бер баскычтан икенчесенә күчәр өчен ана искиткеч кыска вакыт бирелгән. Хәзер бетте, ул инде шагыйрь Муса Җәлил түгел дип уйлыйсың. Хәлбуки, ул һаман искиткеч шагыйрь икән! Өлгерлеге дә шул ук— таң калырлык. Ә таланты тагын үскән. Вакыт чагыштырмача бик аз үтүгә карамастан, Муса инде Шәфи Алмас, Шәмсинур Идрисиләр белән дә, фон Менде һәм башкалар белән дә әллә ничә тапкыр очрашырга, сөйләшергә өлгерде. Аннары нинди сөйләшүләр бит әле! Бу чәй янында утырып, һичбер хәвеф-хәтәр көтмичә гамьсез гәпләшү түгел. Муса һәр вакыт алар ягыннан үзенә карата югары игътибарны сизә торган иде. Әлбәттә, моны яхшы игътибар дип булмый, шул ук вакытта ачыктан-ачык дошман да димәссең. Менә шул нәрсә Мусаны еш кына аптырата, борчый иде; кайдан килә бу? Аның шагыйрьлеген, талантын ихтирам итәләрме? Булмас! Биредә аның шигырьләрен укымаганнар, укысалар, бәлки төрле фаразларга урын да калмас иде. Дөрес, Розенберг «безнең өчен элек нинди партиядә торуыгызның әһәмияте юк» диде диюен, әмма бу күрәләтә ялган, мәкер һәм тирән яшерелмәгән политика, мөгаен, бу унтерменш югары сәясәтне барыбер аңламастыр дип уйлыйлардыр. Бер вакыт Әхмәт Симай үзенә хас беркатлы турылык белән әйткән иде: Розенберг ата фашист, фон Менделәр, Шәпиләр йөз процент фашист, ә әбикошлар — койрык. Башкалар турында бернинди шик булмасын да ди, ә менә Шәмсинур Идриси, аның «политикага катнашмый торган» ире, гитлерчы яшьләр союзы әгъзасы унҗиде яшьлек улы Илдархан — Муса алар белән дә танышып өлгергән иде — ни әйтсәң дә уйландыра, югары мәктәп тәмамлаган, мәдәниятле, инсафлы доктор Шәмсинур гитлерчыларга акча өчен, җәмгыятьтәге югары урынын саклар өчен генә эшлиме? Бу бит бик тайгак юл. Ярый, буржуаз җәмгыятьтә нинди генә метаморфозалар булмый дип тә уйлыйк. Шулай да Мусага карата чын мөнәсәбәте ничек? Билгеле, ул баштанаяк буржуаз җәмгыять кешесе, ул чыннан да талантлы, мәдәниятле шагыйрьнең коммунист булуына ышанмый, аны мәҗбүр иткәннәрдер, шуңа күрә ул партиягә кергәндер, дип уйлый булса кирәк. Шәмсинур аны үз җәмгыяте кешесе итәргә тырыша бугай. Аның шагыйрьгә карата мөнәсәбәте шуннан чыгып билгеләнмиме икән, шуңа күрә ул аны башка әсирләрдән өстен күрмиме? Бер көнне Шәмсинурлар өенә баргач,— Мусаны кунакка чакырганнар иде,—ул гүя сүз арасында гына Солтан Гарип турында сорады: янәсе, кем ул, нинди галим, кайда укыган, кайда эшли? Шәмсинурның йөзенә кинәт курку катыш җирәнү чыкты. Шулчак алгы бүлмәдә звонок шалтырады. Шәмсинур, гафу үтенеп, тиз генә ишек ачарга чыкты. Ә кире әйләнеп кергәч, Мусаның сорауларына гүя җавап бирергә онытты Муса үзе дә моны яңадан кузгатмады. Шәмсинур да курыккач, җирәнгәч, Мусага барысы да анлашылды. Муса Шәмсинурларда £ерничә сәгать утырдй, бик күңелле итеп тегесенмонысын сөйләште, аннары, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, кайтырга чыкты. Урамда башын күтәрде: күктә, бик югартын очып, ниндидер кошлар уйный иде. «Җил булыр, ахрысы!» дип уйлады Муса. Ләкин ул башын салындырмады, югары карап атлады. Җил катырак искән саен тал сыгылмарак була, диләр. Муса да жил күзендәге шушы тал кебек. Никадәр тырышсалар да, шымчыларын шагыйрь эзеннән туктаусыз йөретсәләр дә, хәзергә гитлерчылар берни белә алмадылар. Тыштан ул һәр вакыт битараф шикелле, ягымлы, инсафлы, хатын-кызга югары хөрмәт күрсәтүче шагыйрь, Ишбулмаслар кебек хәмер чөмерми, бозык җиңгиләр белән йөрми. Өстендәге киеме пөхтә—кара костюм, кар кебек ак күлмәк. Чал бөртекләр күренә баш- лагай кара чәчен кыекка тараган. Лагерьларда йөзенә йоккан хәстә сарылык кими төшкән. Ләкин йөзе һаман уйчан күренә. Уйлары авыр, газаплы булса кирәк. Ялгыз гына калган минутларында бик моңлы итеп мандолина чиертә, аннары каядыр түшәмгә карап тора, нәрсәнедер исенә төшергән сыман, немец газеталарын караштыра. Әйе, укымый, караштыра. * Сугыш башындагы яшелле-зәңгәрле сөрем Берлинда да сыеклана н башлаган иде инде. Ләкин көрәш әле озак дәвам итәчәк. Гитлерчылар Россияне үзләре генә җиңә алмаячакларын төшенделәр. Сателлитлар- § га да әллә ни ышаныч калмады. Гитлерчылар юләрләр түгел, совет < әсирләре кулына корал бирүнең дә нәрсә икәнен бик яхшы аңлый- § лар. Шуңа күрә бер үк вакытта бөтен гестапоны аякка бастырды- < лар. Тик... Ф — Син хөҗрәңдә ябылып ятасын икән, Абдул. Яна хәбәрне дә ишет- а мәгәнсендер әле, — диде Муса дусты Алиш белән кабат очрашкач 2 Аның кара мәрҗән кебек күзләре хәйләкәр елмаялар иде.—Чыйлап «> ишетмәдем дисеңме? һи, син тормыштан артта калып барасың икән!— * Алишның аптыравы йөзенә чыгуын күргәч кенә җитдиләнеп китте. — u Син аптырама, Андерсен бабай. Бу яхшы хәбәр, бик яхшы! Бу хәбәрне Муса Вустрау лагеренда ук белгән булса да, мөгаен, х хәзер генә сөйләргә кирәк тапкан. Бәлки ул «сер» булудан туктаган < дыр. Көнчыгыш фронтка озатылган беренче «Идел-Урал» батальоны, « үзенең барлык немец командир-инструкторларын кырып, бөтен соста- < вы, кораллары белән советпартизаннары ягына чыккан. Бик азлар °- гына «хуҗаларга» турылыклы булып калган Шул турыда дәртләнеп а сөйләгәч, Муса: < — Бу зур эш, Абдул,— диде. —- һай, шәп булган, малай! — Алиш чын күңелдән шатланды — Димәк, син бу юнәлештә күптән эшлисен, Муса! — Мин генә түгел, Абдул, без. Күбәү. Эшебезнең нәтиҗәсен күрү — безгә тагын да кыюрак адымнар ясарга куша. Гитлерчылар бу искиткеч вакыйганы бик озак, бик нык яшереп килгән — февраль аенда ук булган хәл — ләкин без капчыкта ятмый бит Минемчә, хәзер легионның башка батальоннарын фронтка җибәрергә батырчылык итмәсләр инде. Аңлыйсыңмы, бу ни дигән сүз? — Аңлыйм шикелле... — Без беренче зур җиңүгә ирештек. Абдул. Татар легионы бер бөтен сугышчан көч булудан туктады. Аны инде үз илебезгә каршы ту- рыдан-туры куллана алмаячаклар. Ул үз халкыбызга, әти-әннләре- безгә каршы атмаячак! Икенче төрле әйтсәк, халкыбызны иң зур хурлыктан— бер-береңие кырудан коткардык. Менә безнең көрәшнең беренче нәтиҗәсе! — Әмма бу безне дә бик нык уйланырга, яңадан-яңа көрәш алымнары эзләргә мәҗбүр итә. Аңлыйсыңмы? — һай, шәп булган'—диде Алиш икенче тапкыр Күрәсең, дулкынлануы шул хәтле көчле булганга, ул бүтән сүз дә таба алмый иде. Алиш уңайсыз гына көлемсерәде — Төсмерлим, Муса. «Идел-Урал» батальоннарын төзү шактый әкренәйсә дә, туктамады бит. Аларны тик яткырмаслар инде — Шул шул. Мөгаен, тылдагы объектларны сакларга куярлардыр Мондый очракта безнең төп юнәлеш нинди булырга тиеш? — диде Муса уйланып кына — Хәзер без, элеккечә, беренче чиратта үзебез- искеләр ягына чыгу бурычын иптәшләр алдына куя алмыйбыз Бу — реаль түгел Ип яхшысы шул: төзелеп беткән, коралланган батальоннарда восстание күтәреп, аларны поляк партизаннары белән бергә •К У • ЛА I 81 кушу. Аннары инде, обстановкага карап, көрәшне бергәләп дәвам иттерергә... * — Боларны кайчан уйлап өлгердең әле, Муса? — Безгә озак уйлап торырга вакыт күп бирелмәгән, Абдул. Барысын да эш барышында кайгыртырга кирәк. Бу инде ул яхшы белгән Муса Җәлил түгел, бу башка Муса Җәлил иде. Алиш аңа сокланып карады. Анын калын кара кашлары югары сикергән иде, күзләрендә, җанлы чаткы сыман, шат канәгатьләнү уйный башлады. Сүз белән әйтмичә, бары тик күз карашы белән Алиш кына шулай балаларча чын күңелдән соклана белә иде. Гомумән, балаларга хас саф сыйфатлар Алиш холкында еш чагыла, тик алар бик тиз алмашына, күрсәң күреп каласың, күрмәсәң — юк. «Балалар язучысында бала җаны булырга тиеш» дип уйлый иде Муса мондый чакларда. Мөмкинлек булса шул турыда, бераз фәлсәфәгә бирелеп, рәхәтләнеп мәкалә язар иде. Мондый фикерләр, күрәсең, көндәлек гади шартларда бик үк еш тумый, туса да аларның канатлары булмый бугай, сүз уйнатуга кайтып кала. Ә сүз уйнату —ул беркатлы кешеләрне алдау гына. Сугышта, бигрәк тә подпольеда, язучылар һәм шагыйрьләр ифрат җитдиләнде, уй-хисләре бермә-бер тирәнәйде, мәгънәлерәк булып китте, чөнки алар матур сүзләр артыннан кумый, үлчәү тәлинкәләренә үзләренең талантларын да, бердәнбер газиз гомерләрен дә куеп эш итәләр. — Рәхим «поэмасын» китердеме? — дип сорады Муса ахырда. — Әйе,— диде Алиш, кайдандыр шкаф артыннан кәгазь кисәге' алып Мусага сузды. Гадәттә «поэмаларны», ягъни листовкаларны — һәм татарчасын, һәм русчасын — Муса үзе яза, кайчакта бу эшкә Алиш яки Рәхим Саттар тартыла торган иде. Билгеле, листовкаларда аларны кем язганлыгы әйтелми, ләкин һәр авторның үзенчәлекле йөрәк җылысы анда чагылмыйча калмый. Муса, кулына каләм алып, шунда ук укый башлады. «... Иптәш кызылармеецлар! Ачлык үлеме белән куркытып, төрле ялганнар кулланып, фашистлар сезне легионга язылырга, әти-әниләре- гезгә, туганнарыгызга һәм апа-сеңелләрегезгә каршы барырга мәҗбүр итәләр. Кулыгыздагы коралны чын дошманнарыгыз — фашистларның үзләренә каршы юнәлтегез...» Муса кайбер кытыршы яки авыр аңлаешлы урыннарны шунда ук төзәтә барды, кайбер җөмләләрне үзеннән дә өстәп куйды. «... Туган илдә безне газиз әти-әниләребез, сөекле хатыннарыбыз, нәни балаларыбыз, сөйгән ярларыбыз көтә, һәр җайлы очракта поляк партизаннары ягына чыгыгыз, фашистларга каршы бергәләп көрәшегез. Туган илгә без чын патриотлар булып, Ватан алдындагы изге бурычыбызны үтәп кенә кайта алабыз Фашист ерткычның измәсен үз өнендә изик!» Моңарчы листовкаларга «IV комитет» дип имза куела торган иде, бу юлы Муса «Патриот» дип төзәтте. — Булды,—диде Муса, листовка текстын кире Алишка сузып — Молодец Рәхим, яхшы «поэма» язган. Миннән рәхмәт әйтерсең. Менә шундый кыен шартларда да Муса кешенең хезмәтенә тиешле хөрмәт күрсәтә белә иде. Дөрес, мондый эшләр кемнәндер рәхмәт алу өчен эшләнми, бу зуррак максат бәрабәренә башкарыла, ләкин якындагы өлкән иптәшеңнән рәхмәт сүзен ишетү дә зур нәрсә бит. Алиш күңеленнән моны аеруча хуплады. Ул Рәхим Саттарга нинди кыен шартларда эшләргә туры килгәнен көн саен күрә бит. — Соңгы вакытларда,— диде ул,— Капкорсак безнең Рәхимгә бик каты бәйләнә, җикеренә башлады, ачыктан-ачык большевиклар көчеге дип кычкыра... — Эшләр шуңа ук барып җиттемени?—диде Муса кашларын җыерып. — Саклык турында Рәхим белән сөйләшенгән иде бит. — Егетнең йөрәге түзми, күрәсең, һаман әрепләшә, хәзер кояш безгә бага, алар бездән куркырга тиеш, ди. Казан турындагы мәкаләсен газетада укыгансыңдыр. Ул анда татарларга автономияне Ленин бирде, яңасын эзләп торасы юк, совет елларында Татарстан, аерым ♦ алганда Казан, гаҗәп зур уңышларга иреште, дип ачыктан-ачык яз- g ган иде. Бу бит гитлерчыларның сәясәтенә капма-каршы Капкорсак § мәкаләне полосада килеш күреп укыгач, күзләре шар булды, чәчлә- ° рен йолкырга тотынды, кем язды бу нәмәрсәкәйне, муенын борам, < дип аяк типте. Чүплеккә, чүплеккә! дип акырды... Шуннан соң ни булганын сөйләргә Алиш кирәк тапмады, чөнки * мәсьәлә аның үзенә кагыла иде. Шәфи Алмас «чүплеккә, чүплеккә'» ♦ дип кычкыргач, Алиш бик тыныч тавыш белән: «Нәрсә белән алмаш- о тырырга боерасыз?» — дип сорады. Кул астында полосага куярлык х бернинди мәкалә булмый, һәр номерны тартып-сузып кына чыга- ° рырга туры килә, материал өелеп ятмый. Янасын язарга вакыт « калмаган Шуннан сон Шәфи Алмас мәкаләне кызыл карандаш белән и тунарга тотына, буш урынга Ишбулмаснын шигырен кертә Ә Саттар- „ ның икенче бер мәкаләсен бөтенләй алып ташлаган, чөнки Рәхим анда рус-татар халыкларының тарихи язмышлары бердәмлеге идеясен < үткәрергә тырышкан булган... s — Болай ярамый, һич ярамый,—диде Муса борчылып.— Сәхнә * өчен отышлы булыр иде, ә чынбарлык өчен ярап кына бетми, зарар- =■ лы да. Бигрәк тә хәзерге шартларда, баш өстендә козгыннар ишелеп £ очканда. < Мусаның йөзенә уйчан күләгәләр ятты. — Ярый, бу турыда мин үзем кайгыртырмын,—диде ул, урыннан торып.— Сез дә, Абдул, сак булыгыз. Рәхимне минем исемемнән тагын бер кисәт. Ә күчтәнәчләрне тизрәк хәзерләргә тырышыгыз Фоат белән Гарифка әйт, Мөршид сорады диген. Шушы араларда Радомнан иптәшләр килергә тиеш, аларга биреп җибәрергә кирәк Муса китеп баргач, Алиш Кохештрассе урамындагы типографиягә ашыкты. Фоат белән Гариф әле андадыр Бу егетләр набор эшен &ик тиз үзләштерделәр, хәзер чын осталардай эшлиләр Шуның өстенә аларда, бигрәк тә Фоатта, балалар сафлыгы, балалар наянлыгы ярылып ята. Шартларның чамадан тыш хәвефле булуы гына аларны тиешле чиктә тотып тора кебек, югыйсә, хәзер таш бинаны дер селкетеп бер тәгәрәп көләрләр иде. Балалар белән аралашудан мәхрүм ителгән Абдулла Алиш нхтыярсыздан дуслары янына тартыла иде — Егетләргә сәлам,— диде ул хәреф җыючылар янына кергәч. — Монда егетләр юк, Габдулла абый, бабайлар гына.— диде- Фоат күзләрен нәни шайтан кебек уйнатып — Әнә Гариф бабай кайсы илнең шүрәлесе? Күрмәссең дә, кети-кети уйный башлар! Шул чакта Гариф Шабаев артына борылды. Болай чакта арын шундый чиста, шундый җитди йөзе хәзер типография буявына шулай буялып беткән, юри эшләсәң дә болай мәзәк чыкмас иде Алиш кычкырып көлеп җибәрде, башын артка ташлап, күптән көлмәгәнчә көлде. Күрәсең, күңеле тулган иде, елыйсы килгән кебек, кешенең көләсе дә килә икән һәм ул кечтеки генә бер сәбәптән күңелен бушата — Нәрсә бар, нәрсәдән болай чыркылдыйсыз? — диде Гариф Шабаев аларга. — Кара-кара, Габдулла абый. Кырлай шүрәлесе күз алдында үзбәк албастысы булды,— диде Фоат Алиш артына яшеренеп — Тагын шаярдыңмы?—диде Гариф —Тукта, кулыма эләксәң, әттәхиятеңне бер укытырмын. Каргалының карт каргасы кебек карылдарсың әле. •• м Ниһаять, Алиш дусларга листовка текстын бирде, Мөршид бик тиз басарга кушты, диде. — Була,— диде дуслар, аларның шаянлыклары кинәт әйтерсең җилгә очты. Озак та үтмәде, Радомнан Фәрит Солтанов белән Зиннәт Хәсәнов килде. Муса аларны Радом белән Берлин арасында элемтәчеләр итеп билгеләгән иде. — Абдул, син өндәме? — диде Муса, Алишның кечкенә бүлмәсенең ишеген кагып,— дуслар килде, каршы ал. Керүчеләрне каршылап уртача буйлы, калын кара кашлы кеше күтәрелде. Аның күзләре сагайган иде. — Менә бу баһадиры,— диде Муса mat тавыш белән,—Зиннәт Хәсәнов булыр, ә менә бу чибәре — Фәрит Солтанов... Ә синең турыда мин аларга сөйләдем инде. Алар таныштылар. Аннары Муса егетләрне шәһәр күрсәтергә алып китте. — Алар сиңа тагын бер кагылырлар әле, Абдул, син күчтәнәчләреңне хәзерләп куй,— диде Муса ишектән чыкканда. Кич белән Алиш егетләргә алдан хәзерләнгән листовкаларны бирде, ничек алып кайтырга кирәклеген сөйләде. Листовкалар пакетларга тутырылып «Идел-Урал» газеталары арасында бәйләнгән. Газеталарны алып кайту өчен махсус рөхсәт бирелә. Чишеп караган тәкъдирдә дә, татарча укый белмәгәнгә, гитлерчылар арада нәрсә барын тиз генә аңламаячак. — Берүк, дуслар,— диде Алиш яңа иптәшләренең күзләренә карап,— юлда аң булыгыз. Поездга төшәргә әле беркадәр иртәрәк иде. Таныша-сөйләшә башладылар. Зиннәтнең Сарман ягыннан икәнен белгәч, Алиш бөтенләй ачылып китте, аның ул җирләрдә булганы бар иде. Сарман печәнлекләрен, андагы тау-чишмәләрне искә алдылар. — Шул печәннәрдә тагы бер аунасам, Ябалак тавына менеп, чалкан ятып зәңгәр күккә бер карасам,— бала чакта гел шулай итә идем, ташына язу да язганым бар иде,— оҗмахларың миңа кирәкми,— диде Зиннәт туган якларын сагынып.— Монда бит аның рәтле язы да, юньле җәе дә, болынпечәннәре дә юк. Дөрес әйткәннәр: иле ямьсез, суы тәмсез. — Туган яклар шикелле газиз җирләр буламы соң!—дип Алиш та аның белән килеште.— Бер көннәре төшемдә ромашкалар җыйдым. Монда бит ул ромашканы имгә дә тапмыйсың. Ә бездә!.. — Туган илнең әреме дә татлы шул,— диде Хәсәнов уйчан гына. Аннары Фәриткә карап алып: — Син ник башыңны идең әле?—диде.— Аптырама, бер кайтырбыз әле 'туган якларга. Ябалак тауга алып менәрмен үзеңне. Күрерсең шунда дөньяның хозурын! — Туган якның кем нәрсәсен сагына бит,— диде Солтанов көрсенем.—Мин болында йөрсәм дә, Ябалак тауга менсәм дә, күңелем әллә ни сөенмәс иде, чын, ә менә шау-шулы, мәктәпкә бер керсәм, дәрес бирсәм... — Сез укытучы идегезме?— дип тиз генә сорады Алиш. — Әйе! — Фәритнең тавышында тирән горурлык яңгырады. — Балалар бар чәчәкләрнең дә чәчәге!—дип куанып алды Алиш — Болай булгач, без әшнәләр икән — мин балалар язучысы бит. — Күрәм, сез җиләкле урынга тап булдыгыз. Шулай да безгә кузгалырга вакыт. Фәрит. Бу сөйләшүне икенче иркенрәк арага калдырыгыз,— диде Зиннәт урыныннан торып.

Ахыры киләсе санда