Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУЛХАН-САБА ОРБЕЛИАНИ


HS8—172S
Грузин язучысы һәм политик эшлекле Судья семьясында туа Иран
баскыннарына каршы сугышларда катнаша. Берничә ел монах соңыннан.
Вахтанг V/ патшалык иткән елларда, культура эшләр, башлыгы була.
Грузиягә ярдәм сорап, Европага яшерен диплома' булып бара. 1724 елда
Вахтанг белән бергә Россиягә күчеп килә һәх Мәскәүдә үлә Грузин
теленең аңлатмалы сүзлеген төзи. сКалила һәх Димна» исемле мәсәлләр
җыентыгының грузинчага тәрҗемәсе) эшкәртә. <Ялганның акыллылыгы
яки уйдырманың дөреслеге» кита бында феодаль җәмгыятьнең әхлакый
кимчелекләрен фаш итә. тиран патшаларны гаепли, ялагайлары булган
ахмак судьялардан, әләкче ләрдән, динчеләрдән көлә.
Саран ярлы
ер нәрсәсе дә булмаган бер ярлы кеше яшәгән дөньяда Төннәрнең берендә ул
төш күрә икән: имеш, аның алтмыш сарыгы бар һәм ул базарда шуларны
сатарга тели. Кемде[ берәү килә дә аңа һәр сарык өчен бишәр кирмеинули’
түлим дан әйтә. Хужа исә алтышарны сорый. Шулай сатулашкан арада теп
ярлы уяна да бик үкенеп уйлана башлый. Аннары ул күзен яңада! йома һәм
сәүдәгәргә кул суза:
— Икешәр кирменнули бир — һәм минем сарыклар синеке булачак .. Әмма
аңа кем көмеш бирсен икән дә һәм ул кемгә нәрсә сата ал: ди? Тик төштә генә
күргәннәр барысы да буш нәрсә бит...
Иләк белән эшләүче кеше
ер кеше елга ярында утыра. Кулына иләк тоткан. Иләкн< суга батыра
да, ул тулгач, үзалдына үзе кычкырып сөйлән, икән:
— Әгәр ходай кемгә дә булса бирим дисә, менә шулай бирә ул.
Иләкне өскә күтәргәч һәм аннан су агып беткәч исә бүтәнне ка батлый:
— Кемнән дә булса тартып алыйм дисә, менә шулай ала ул.
Көмеш вак акча.
Б
Б
Динче явыз
ик күп явызлыклар эшләгән, шул ук вакытта жаны-тәне белән динче булган
бер кеше яшәгән дөньяда. Урлашып һәм алдашып йөрүдән буш арада ул
бертуктаусыз гыйбадәт кыла һәм елый икән. Шуның каршына бер фәрештә
килеп баса да әйтә бер чакны:
— Ходай тәгалә сине җәннәткә явызлыгың өчен кертмәде, әмма син Шундый
көчле динчесең бит—тәңре сиңа моның өчен, җәннәттән кала, үзең сораган
теләсә нәрсәне бирә алачак.
Шунда әйтә икән теге кеше.
I — Әгәр мин җәннәттә булырга тиеш түгелмен һәм әгәр сезгә минем теләсә
нинди үтенечемне канәгатьләндерергә мөмкин икән, ходай тәгалә мине җәннәткә
миннән башка беркем дә сыя алмаслык пәһлеван Итсен икән!
Ходай тәгалә моны эшли алмый һәм бу кешене җәннәткә юллый.
Карт кеше һәм аның оныгы
ешләре төшеп беткән бер карт һәм анын оныгы бергә ашап утыралар
икән. Кинәт алар икесе берьюлы елый башлый.
Кемдер килә дә сорый карттан:
| — Ник елыйсың?
| Карт әйтә:
— Тешләрем юк минем, ризык чәйни алмыйм. Менә бу бала ни барын ашап
бетерде, ә мин ач калдым.
— Ә син ник елыйсың?
■ — Мин чәйнәгән арада ул ризык кисәкләрен рәттән йота барды Һәм мин ач
калдым
Аларның кайсы хаклы икәнен, әлбәттә, һәркем белә, әмма гаепне пар бедсенә-
берсе әнә шулай тагалар.
Иң татлысы һәм иң ачысы
индидер бер патша үз вәзирләренә әмер бирә:
— Бар, син миңа шундый ризык табып китер — аннан да татлы
нәрсә җирдә дә һәм диңгез төбендә дә була алмасын
i Вәзир китә дә тел сатып ала, кайта да шуны кыздырып бирә. Пат- Jara бик ошый
азык.
Ә икенче юлы исә патша бүтәнне боера:
— Бар, син миңа шундый ачы ризык табып китер —аннан да Кырак нәрсә
дөньяда була алмасын.
Вәзир тагын китә дә тагын тел ала һәм патшаны шуның белән Ыйлый.
Патша әйтә:
' — Мин татлыны сорадым—син миңа тел кундың, мин ачыны бир Идем — син
шул ук телне китердең.
I Вәзир әЙтә:
1 — Синең башың белән антлар итеп әйтәмен ки, чөнки җир йөзендә Идән дә
татлы һәм телдән дә ачы бернәрсә дә юк бит
Б
Т
Н
Авыл салу
т белән әтәч дуслаша.
— Әйдә, бер авыл салыйк әле бергәләп!
Эт әйтә икән әтәчкә:
— Без аны ничек салырбыз сон?
Әтәч әйтә:
— Син өреп торасын, ә мин кикрикүк дип кычкырам — менә шулай
салына инде ул авыл.
Алар икәүләп урманга китәләр. Эт өреп тора-тора да йокыга китә. Әтәч
агач башына менеп ала да кычкырыпмы-кычкыра икән. Шуны төлке ишетә
һәм сорый әтәчтән:
— Нишлисең анда син?
— Авыл салабыз.
— Бирегә тиз генә төш тә шул авылда минем йортым өчен дә мәйдан
бүлеп бир әле син.
Әтәч әйтә:
— Әнә тегендә башлык ята, шуны уят син һәм ул сиңа мәйдан үлчәп
бирер.
Әтәч ите авыз итәсе килүдән башы әйләнеп фикере чуалган төлке эт
янына килә. Эт исә сикереп тора да төлкене ботарламак була, койрыгы
өзелгән, яраланып беткән төлке көчкә качып котыла һәм, бер үргә менеп
җиткәч, артына борылып кычкыра икән:
— Мин, әлбәттә, үз юләрлегем аркасында бәлага тардым. Ә менә сез
бары тик шулай эшләп авыл сала алырсызмы икән — анысын күз күрер әле!