Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН КРЕМЛЕ ЯНЫНДА


згы кояшлы көннәрнең берсе.
Казан Кремле каршындагы патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында олы яшьтәге бер кеше басып тора. Ул язгы җилдә җилфердәгән плащ итәген җыебрак тотты да әкрен генә атлады. Кремльнең ак таш стенасына карап ул уйланып торды.
Монда РКП(б)ның губерна комитеты җитәкчесе, большевиклар партиясенең ышанычлы улы Яков Семенович Шейнкманны, РСФСРның Милләтләр эше Халык Комиссариаты янындагы Татар-башкорт комиссариаты комиссары һәм Үзәк мөселман хәрби коллегиясе председателе, атаклы татар революционеры Мулланур Вахитовны, Бондюг заводы большевиклары җитәкчесе һәм Алабуга өяз советы депутатлары председателе Сергей Николаевич Гассарны, Казан юстиция комиссары Мартын Иванович Межлаукны, Самара партия оешмасының вәкиле Хая Хатаевичны 1918 елда ак чехлар һәм интервентлар атып үтерәләр.
Әйе, Гассар аның иң якын кешесе, беренче укытучысы иде.
Кремль алДына килеп үзенең якын кешесе Гассарны искә төшерүче олы яшьтәге бу кеше Октябрь революциясе көннәрендә кулына корал тотып дошманнарга каршы көрәшкән кызылгвардеец, соңыннан Азин дивизиясе сугышчысы Хәкимулла- Шаһиморатов иде.
Ул Гассар белән очрашуларын күз алдына китерде.
Патша Россиясенең караңгы почмагына урнашкан Бондюг химия заводы. Эшчеләрнең тормыш шартлары ифрат начар. 1905 елгы революциядән соң патша жандармериясеннән качып килгән революционерлар эшчеләр арасында патшага каршы агитация алып баралар. Беренче бөтендөнья сугышы башлана... Бондюг заводы эшчеләре белән тыгыз элемтәдә торган С. Н. Гассар яшүсмерләр өчен гомуми белем бирү түгәрәге төзи. Бу түгәрәккә татар яшьләре белән бергә Хәкимулла да йөри. Гассардан дәресләр ала, революцион китаплар, брошюралар укый. Хәкимулла Шаһи- моратов әкренләп кемнәр безнең дошманнарыбыз, кемнәр дусларыбыз икәнне төшенә башлый. Бу турыда әти-әнисенә һәм татар эшчеләренә дә сөйли.
Гассар түгәрәкнең бер утырышында социалистик революция турында аңлата. Ул салмак тавыш белән:
— Капиталистик җәмгыять бетәргә тиеш. Ләкин ул үзеннән-үзе бетми, аны революция юлы белән, эшче һәм крестьяннарның кораллы восстаниесе белән генә җимерергә мөмкин,— ди.
Хәкимулла большевиклар партиясе һәм Ленин турында шул утырышта күп нәрсә белде. Гассар большевикларның эшче-крестьяннарга ирек һәм җир бирү өчен көрәш алып баруларын аерата басым ясап әйтә. Ул рус телендә сөйләсә дә, татар яшьләре аны аңлыйлар, бик игътибар белән тыңлап утыралар.
Я
Утырышларның берсендә Сергей Николаевич революцион рухта язылган листовка һәм прокла-мация укый. Аны татар яшьләре үз телләренә тәр- жемә итәләр. Гассар, Казанда туганга һәм татарлар белән аралашканга, кайбер сүзләрне үзе дә татарча әйтә.
Түгәрәк утырышлары Гассарның квартирасында үткәрелә. Хәкимулла анда еш була, Сергей Николаевич Хәкимулладан татар эшчеләренең тормышлары турында сораша, авыр тормыштан котылу ечеч берләшергә һәм патшага каршы керәшергә чакыра. Сергей Николаевич менә бүген дә Хәкимулла янында басып тора һәм аңа ягымлы карап:
— Дин сабагы укып вакытыңны үткәрмә, русча укы, гимназиягә кер, фән өйрән, халык бәхете өчен керешүчеләр сафында бул! — ди кебек. Алты дистәдән артык вакыт узган, ә ул әйткән сүзләр һаман да колак төбендә яңгырыйлар.
Хәкимулла авыр тормышта үсә. Аның күз алдыма корымга баткан, көн-төн төтен ургытучы һәм ткрә-якка сасы ис таратучы завод корпуслары килеп басты. Менә шушы завод эшчесе Шаһиморат семьясында 1896 елда бер бала день я га килә. Аңа Хәкимулла дип исем кушалар. Хәкимулланың әнисе Хәтирә апа f- авыр эшләрдән соң улын алдына утыртып сөя дә моңлы итеп җырлый башлый... Ул * улының бәхетле булуын тели. Әмма, патша Россиясенең миллионлаган ач, ялангач < балалары кебек, Хәкимулла да бер сынык икмәккә тилмерә. Әтисе Шаһиморат көн- у тән эшләсә дә, өстеннән иске бишмәт, башыннан каешланып беткән бүрек төшми.
— Их, замана, замана! — дип зарлана ул өйгә кайткач.— Күпме авыр эшләр башкарып та тамак туйдырырлык, өскә-башка кием юнәтерлек акча бирмиләр, җитмәсә тагы, штрафларга дип ярты хезмәт хакын тотып калганнар, — ди хатыны Хәтирәгә.
Жиде яшенә җиткәч, Хәкимулланы Бондюгтагы рус-татар мәктәбенә укырга бирә- ляр. Ләкин мулла, моны белеп алгач, Шаһиморат абзыйны тирги, дин-алла исеме белән каргап: «Малаеңны кяфер сабагы укытырга кем кушты?» — дип җикеренә. Шаһиморат абзый уйга кала. Аннары гына хәзрәтнең күңелен күрергә тырышып болай ди:
— Урысча белү дә кирәк бит. хәзрәт. Иртәнге якта урыс мәктәбендә укыр, аннары, төштән соң. мәдрәсәдә гыйлем алыр.
Шулай итеп Хәкимулла русча да укый, дин сабагы да ала, кайвакытларда әтисенә булышырга заводка да бара. Малай тырыш, укырга сәләтле була. Рус-татар мәктәбен ул мактау кәгазе алып тәмамлый. Аннан соң укуын дәвам итәргә туры килми, унике ишеннән заводка өйрәнчек булып керә, әтисе белән бергә эшкә иөри башлый 1914 елны бөтендөнья сугышы башлану белән заводтагы эшчеләрне фронтка куалар. Аларның күпчелеге талау сугышына каршы була. 1915 елларда эшчеләр арасында патшага каршы язылган прокламацияләр һәм листовкалар тараталар. Аларның күбесе татар эшчеләренә до килеп ирешә. Яшүсмер егет Хәкимулла аларны эшчеләргә укый, үзе аңламаган нәрсәләрне Гассардан сорый.
Фронтка китүчеләр урынына заводка яңа инженерлар, химиклар да килә. Алар ерасында яхшы фикерле, эшчеләрнең тормышын, көнкүрешен җиңеләйтүне кайгыртучылар да була. Аларның күпчелеге большевиклар партиясе члены булганнар һәм Илчеләргә дөрес юл күрсәткәннәр.
Башта эсерлар партиясендә торган инженер Борис Ильич Збарский белән яшь киче Хәкимулла Шаһиморатов еш очрашалар, цех эшчеләре белән бергә фсторә- свмгә дә төшәләр. Алгарак китеп булса да әйтеп үтик: Октябрьның давыллы көннәрендә Б. И. Збарский меньшевиклар һәм эсерлар мәнфәгатен яклап речьләр сөйләсә Д». соңыннан большевиклар партиясенә керә, медицина фәннәре докторы, профессор була, В. И. Ленин үлгәч, аның гәүдәсен Мавзолейда саклау өчен бальзамлауда кат- мша Бөек Ватан сугышы көннәрендә немец самолетлары Мәскәүне бомбага тота
Хәкимулла Шаһиморатов
башлагач, Сталинның тәкъдиме буенча, Владимир Ильичның гәүдәсен, Мавзолейдан алып, сугыш куркынычы булмаган урынга күчерешә. Немец-фашист илбасарларын Советлар Союзы территориясеннән куганнан соң гына бөек юлбашчының гәүдәсе Мәскәүгә алып кайтыла һәм Мавзолейга куела. Борис Ильич Збарский бу вакытта СССР Медицина фәннәре академиясенең действительный члены була. Ул берничә тапкыр орден һәм медаль белән бүләкләнә, 1945 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелә. Ул Дәүләт премиясе лауреаты була.
Октябрь революциясе җиңеп, бөтен власть эшче-крестьяннар кулына күчкәч, яшь Совет республикасын саклау өчен кызыл гвардия отрядына алдынгы фикерле Бон- дюг эшчеләре белән бергә беренче булып Хәкимулла да языла. Завод директоры Лев Яковлевич Карпов һәм С. Н. Гассар төзегән кызыл гвардия отряды зур эшләр башкара. Соңыннан бу отряд 28 нче Азин дивизиясенә кушыла. Шуның составында Хәкимулла Шаһиморатов авыр сугышларда, зур походларда катнаша. Алар акгвардиячеләрдән һәм чехлардан бик күп авылларны һәм шәһәрләрне азат итәләр. Азин дивизиясендә вакытта ул 40 нчы полк командиры В. И. Чуйков белән очраша.
Кызыл Армия сугышчылары — һөҗүмдә. Дошманның көчле каршылык күрсәтүенә карамастан, Азин дивизиясе алга юл яра. Әмма дошман, яңа резервлар алып, контрһөҗүм башлый. Азинчылар акларның атлыларын һәм пехотасын ут белән каршылау өчен окопларга урнашалар. Алгы окопларның берсендә — кызылармеец Хәкимулла Шаһиморатов та. Ул борчылып һәм бик җентекләп дошман ягын күзәтә.
Кичә генә анда тыныч кебек иде. Ә бүген авыл халкын аклар рәхимсез җәзалый, кешеләрне кое баганаларына аса. Йортларга ут төртә. Әнә бер ханым авылдан чыгып бирегә таба йөгерә башлаган гына иде. аклар пулясы аны аяктан екты. Ул олы юл читенә чалкан килеп төште. Бу хәлне күреп торган Хәкимулла һәм башка кызылармеецлар, дошманнан үч алырга ант итеп, тешләрен кыстылар.
Дошман ягыннан, ниһаять, атлылар күтәрелде. Аларның якынрак килүен көттеләр. Атарга команда бирелә. Биредән яудырылган көчле ут аларны чигенергә мәҗбүр итә. Көтмәгәндә сул яктан килеп чыккан броневик күренә. Ул ата-ата килә һәм шактый күп кешене кыра да инде. Броневикка каршы ике сугышчы шуышты. Аларның берсен шунда ук пуля чагып өлгерде, икенчесе исә, броневикка якын килеп җиткәндә генә, кулларын җәеп туктап калды. Дошман пулясы аны да һәлак итте.
Броневик шулай иркенләп, озак йөри алмады, әлбәттә—туптан атып аны сафтан чыгардылар. Көчле «ура!» тавышы яңгырады. Кызыл сугышчылар давыл булып дошман өстенә ябырылдылар. Аклар, бик күп техникасын һәм җанлы көчләрен югалтып, чигенә башлады. Аларны азинчылар куа киттеләр. Мылтыгын алга сузган Хәкимулла да беренчеләр рәтендә йөгерә иде. Ул үзенә каршы килгән берничә дршман солдатын атып үтерде.
Көтмәгәндә акларның бүтән бер төркем атлылары чаттагы урамнан килеп чыктылар. Ат өстендә кылыч белән бик оста сугышырга өйрәнгән офицерлар иде болар. Алар шактый кешене кырды һәм, ялан кылычлары белән селтәнеп, үзләренә юл арчып качарга теләделәр. Кап-кара атка атланган казак есаулы нәрсәдер кычкырды, башка атлылар, аның сүзен ишеткәч тагын да гайрәтләнә төшеп, азинчылар өстенә ташланды.
— Их, пулемет булса иде, бирер идек без бу бандитларга кирәген! — диде Хәкимулла. Ул үзенең мылтыгын төзәп казак есаулына атып җибәрде. Калын тавыш белән акыручы есаул ат өстеннән мәтәлеп төште...
Нәкъ шул вакытта станоклы пулемет ата башлады. Җайдак офицерлар инде кире борылып чигенәләр. Аларны азинчылар куа бара. Ак офицерлар яралы хәлдә дә ияр каешына тотынып, атның корсак астына төшкән хәлдә дә атуларын дәвам итәләр. Кызылармеец Хәкимулланың күз алдында җиде кеше һәлак булды, унлабы яраланды. Дошман атлылары алдына кинәт кызыл атлылар килеп чыкты. Ике арада кылыч сугышлары башланды. Кызыл атлыларга ярдәмгә пехота да килгәч, ак чехлар һәм ак офицерларның отряды тәмам тар-мар ителде. Егермеләп офицер пленга бирелде.
Дошманнан бик күп җирләрне шулай азат итеп, 28 нче тимер дивизия Алабугага килеп керде. Шәһәрдә зур митинг үткәрелде. Дивизия командиры Азин алдагы яңа бурычлар турында сөйләде, зур батырлыклар күрсәтеп сугышучы кызылармеецларга һәм командирларга рәхмәт белдерде.
Алабугада күп кенә крестьяннар үзләре теләп Кызыл Армия сафына язылдылар. Араларында татарлар да куп иде. Берничә егет Хәкимулланы сораулар биреп аптырата. Берсе — шактый елкән яшьтәге, озын мыеклы агай болай ди:
— Син Ленинны күрдеңме? Бу дивизия сугышчылары Ленинны яклап сугышамы?
Хәкимулла аңа ана телендә бик тәфсилләп аңлата:
— Без, Ленин фәрманы белән. Совет Россиясен дошманнан азат итү өчен көрәш * алып барабыз. Яшь Совет республикасын саклап калу — безнең изге бурыч. Сез Е нәкъ шуны аңлап, кулыгызга корал тотып дошманга каршы сугышу өчен безнең н дивизиягә язылдыгыз. Сезне чын күңелдән тәбриклим!
Иртәгесен азинчылар тагын походка кузгалды. Кызылармеец Шаһиморатов белән к янәшә генә атлылар, алардан соң тупчылар, арттарак дивизиягә яңа гына кабул ителгән сугышчылар уза — роталар, батальоннар, полклар.
...1919 елның июлендә Кама елгасы буйлап «Красная звезда» дигән агитпароход «Тихая Гора» пристанена килеп туктый. Пароходта Надежда Константиновна Крупская _ Һәм РКП(б) Үзәк Комитеты членнары була. Халык аларны кызыл флаглар белән кар- < шы ала. Пароход туктауга көчле музыка тавышы яңгырый һәм яр буена җыйналган * меңнәрчә халык «Интернациональны җырлый башлый:
Кузгал, уян, ләгънәт ителгән °-
Коллар һәм ачлар дөньясы!..
<
Пароходтан иң беренче булып Н. К. Крупская чыга. Аны комиссия членнары каршы алалар. Шунда ук митинг була. Сүз Крупскаяга бирелә. Ул Совет республикасын н буып ташларга теләгән акгвардиячеләргә һәм интервентларга каршы аяусыз көрә- * шергә, дошманны тәмам кырып бетерергә чакыра. Аның сүзләре көчле кул чабулар < белән бүленә. Ул һәрбер эшче һәм крестьянның йөрәгенә үтеп керерлек җылы сүз- - лөр әйтә, Совет власте дошманнарына каршы кулга корал тотып көрәшергә, тылда армый-талмый эшләргә, Кызыл Армия сугышчыларын сугыш кирәк-яраклары, азык- төлек, кием белән тәэмин итәргә кирәклеген әйтә.
Митингтан соң ул Бондюг заводында була, цехларда эшчеләр белән очраша, әңгәмәләр үткәрә. Бу вакытта заводка ярдәм итү өчен фронттан җибәрелгән Хәкимулла Шаһиморатов клубта эшли. Аның тырышлыгы белән ачылган һәм эшчеләрнең культуралы ял итү урыны булган бу клуб белән Н. К. Крупская да кызыксына. Ул клубка килеп очрашу үткәрә. Татар эшчеләре һәм хезмәткәрләре белән очрашу бик күпләрнең хәтерендә саклана. Н. К. Крупскаяның митингта сөйләгәннәрен Бондюг заводы эшчеләре шунда ук татарчага тәрҗемә итәләр. Татар хатын-кызлары ораторның сүзләрен йотлыгып тыңлыйлар. Соңыннан бергәләп фоторәсемгә төшәләр. Н К. Крупская клубка граммофон һәм В. И. Ленинның рече язылган алты пластинка бүләк итә.
Н. К. Крупскаяны Бондюг заводы эшчеләре һәм тирә-як авыллардан килгән крестьяннар зурлап озаталар. Соңыннан күпләр илне дошманнардан саклау өчен фронтка китә. Шулар арасыннан Хәкимулла Шаһиморатов, политработниклар хәзерли торган кыска сроклы курсларны тәмамлагач, 1919 елның сентябрендә Самара шәһәренә җибәрелә. Шунда төзелә торган 2 нче Аерым Идел буе татар бригадасында хезмәт итә. Бу елларда татар-башкорт сугышчылары арасында грамоталы кешеләр япе аз була. Бригада политбүлеге Шаһиморатовка татар-башкортлар арасында пропаганда һәм агитация эшләрен ана телендә алып баруны йөкли. Сугышларда чыныккан, дары исе иснәгән Хәкимулла бу эшне бик яратып башкара. Аның тырышлыгы аркасында кызылармеецлар арасында ныклы тәртип урнаша, күп кенә сугышчылар Коммунистлар партиясенә керергә теләкләрен белдерәләр.
Шул ук елның ахырында Шаһиморатов тимгелле тиф белән авырып госпитальгә керә. Һәм анда шактый озак дәвалана. Тазарып чыкканда аны завод дирекциясе, тәҗрибәле эшче буларак, заводны аякка бастыру өчен үзләренә сорап ала. Бондюг химия заводында эшчеләр Шаһиморатовны профсоюз оешмасына сайлыйлар, берничә тапкыр өяз һәм өлкә профсоюз конференцияләренә делегат итеп җибәрәләр. 1920 алда ул, РКСМ оешмасыннан делегат булып, өлкә конференциясендә катнаша.
1923 елда аны Бондюг поселок Советы башкарма комитеты председателе итеп СМлыйлар. 1924 елда исә ул, Казанга совет-профсоюз эшенә күчерелеп, республика
баш судында, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумында һ»м Финанс министрлыгында эшли.
Озак еллар зур тырышлык куеп эшләве һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы өчен Хәкимулла Шаһиморатов Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы һәм медаль белән буләкләнә. Бөек Октябрь революциясенең илле еллыгы уңае белән гражданнар сугышында актив катнашуы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләүгә лаек була.
Гражданнар сугышы һәм хезмәт фронты ветераны Хәкимулла аганың яше инде сиксәннән узып китте. Ләкин әле ул җәмәгать эшләрендә яшьләрчә энергия белән тырышып катнаша. Тынгысыз ил агасы һаман алгы сафта! Аның батырлыгы һәм эш- чәнлеге — яшьләргә якты үрнәк.
Ветеранның улы Равил дә әтисе кебек тырыш һәм эшчән. Ул Бөек Ватан сугышында катнаша, медальләр белән бүләкләнә. Елга техникумын тәмам иткәннән соң Агыйделдә штурман була. 1954 елда МТСта партком секретаре итеп күтәрелә. 1955 елда ул Татарстан өлкә комитетында инструктор булып эшли башлый. Озак еллар Алексеевский район советының башкарма комитет председателе булып эшләде. Хәзер шул ук районда КПСС райкомының беренче секретаре, Татарстан АССР Верховный Советы депутаты. Тырыш хезмәтләре өчен ике тапкыр «Почет билгесе» ордены, 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнде.
Кызы Разия да Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллардан бирле аптекада эшли. Яхшы эшләве өчен медальләр һәм Почет грамоталары белән бүләкләнде.
Язмабызның башында без Хәкимулла аганың Казан Кремле янына еш килүен әйткән идек. Әйе. Казан Кремле аңа бик кадерле һәм газиз. Ул Кремль эчендә ак чехлар тарафыннан үзенең остазы, революционер Гассарның җәзалап үтерелүен фронтта чакта ук ишетеп, зур кайгы кичерде. Кызыл фронтлардан йөреп кайткач Казанга килде һәА Кремльгә юл тотты. Анда ул чехлар тарафыннан корбан ителгән революционерларны хөрмәтләп озак басып торды. Менә шуннан бирле ул һәр елны монда килә. Гассар белән очрашуларын искә төшерә, үзенең гражданнар сугышында кулына корал тотып акгвардиячеләргә һәм интервентларга каршы көрәшеп йөрүләрен күз алдына китерә.
Казан шәһәре. Чал Кремль. Аның янында ветераннар. Арада Хәкимулла Шаһиморатов та бар.
Иделдән пароходлар кычкыртып уза. Казан вокзалыннан тиз йөрешле поездлар алга ыргыла, шәһәр урамнарыннан шатлыклы елмаеп студентлар, эшчеләр уза. Әнә бер төркем мәктәп укучылары республика музеена килгән. Кремль каршында — туристлар һәм пионерлар, комсомоллар. Экскурсовод аларга чал Казан тарихын, гражданнар сугышы елларын, Азин дивизиясе сугышчылары турында сөйли. Яшьләр өлкән яшьтәге ветераннар белән очрашалар, аларга чәчәкләр бүләк итәләр.
Тирә-якта күгәрченнәр оча. Күк йөзе зәп-зәңгәр, анда якты һәм җылы кояш елмая. Ачык күк йөзенә карап барча ветераннар белән бергә Хәкимулла Шаһиморатов та шатлана. Бүгенге бәхетле тормыш өчен алар күпме көрәштеләр, күпме кан һәм тир түктеләр, һәр җирдә, һәр урында аларның көрәше аларның тырыш хезмәте ■чагыла.