Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТЛАРЫБЫЗ ДУСЛЫГЫ


илли әдәбиятлар багланышы халыкларыбыз
арасында дуслык мө- I нәсәбәтләрен
ныгыта. Бу юлда
шактый хезмәтләр басылып чыкты инде
Соңгы елларда төрки телле кардәш
халыклар арасындагы әдәби мөнәсәбәтләр дә
ойрәнелә башлады. Шундый хезмәтләрнең берсе
сыйфатында филология фәннәре мндидаты
Бөркет Исхаков чыгарган «Ка- Мкъ-татар әдәби
мөнәсәбәтләре» исемле Яитапны күрсәтергә
мөмкин
Бу хезмәттә казакъ-татар әдәби мөнәеә-
бвтләренең тарихы шактый борынгыдан башлап,
әтрафлы итеп тикшерелә. Китап бай мәгълүматка
нигезләнгән кереш белән йомгактан һәм зур
күләмле дүрт бүлектән гыйбарәт.
I «Нигез — туганлык» дип аталган беренче бүлектә
автор татар һәм казакъларның борынгы чордан ук
дус. уртак язмышлы Күршеләр һәм, иң мөһиме,
якын кардәш халыклар булуын сурәтли. Шушы
тирән тамырлы, үзара үрелеп үскән әдәби һәм
вадәни мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә бу ике
Шыкның рухи яктан бер-берсен аңлап кмгән
булулары ышандырырлык итеп тасвирлана
ВБ Ысяякоп Кэтякътатпр лаабк баЯланысы
Яв>*»ъ телендә) Алма Ата 1976
Урта гасырларда, төгәлрәк әйткәндә, казакъларда
Нугайлы дәвере дип аталган Алтын Урда
чорында, һәр ике халык та бер дәүләт составында
яши. Шушы конкрет шартларда формалашкан бу
ике халыкның рухи дөньялары бер җирлектә,
уртак тамырдан туенган куш ботак кебек бергә үсә.
Менә шуңа күрә аларның халык иҗатлары күп
очракта игезәк кебек охшаш. Орхон-Енисей чоры
төрки язмалар, Мәхмүд Кашгарый сүзлегендә
теркәлгән фольклор әсәрләре, «Кодекус
Куманикус» кебек кыйммәтле истәлекләр.
Кадыйргали бәкнең «Җәмигъ әт-тәварих» китабы,
ниһаять. Корбангали Халидинең «Тәаарихы
Хәмсәи Шәркыя» исемле хезмәте һәм тагын башка
бик күп истәлекләр безнең ике халык өчен дә уртак
мирас булып исәпләнә. Шушы көннәргә кадәр
телдә яшәп килгән, һәр ике халык өчен дә
аңлаешлы булган мәкаль-әйтемнәр, чәчән сүзләр,
әкият һәм риваятьләр, җыр-такмак һәм табыш-
маклар бу кардәшлекне, бу тарихи уртаклыкны
тулысынча раслый.
Элек күчмә тормышта яшәгән казакълар
үзләреннән күпкә алда утрак тормышка күчеп
шәһәрләр салган, борынгылыкта ук бай рухи
мәдәният һәм әдәбият тудырган татарлар белән
тыгыз мөнәсәбәттә то-
М
рыл. алар тудырган байлыктан да киң
файдалана. Автор боларны тарихи дөрес
фактлар ярдәмендә тулы яктырта.
Шул рәвешчә, халыкларыбыз арасындагы
дуслыкның тирән тамырлы булуы хакында бөек
шагыйрь Габдулла Тукай әйткән сүзләр тагы бер
кат гыйльми нигездә раслана.
«Яңадан кавышу» исемле икенче бүлекнең
үзәгенә Россиядә промышленность үсеп, сәүдә
эшләре киң канат җәю нәтиҗәсендә, төгәлрәк
әйткәндә, XIX йөз дәвамында, казакъ-татар
иҗтимагый мөнәсәбәтләренең тагы да җанлана
төшү мәсьәләләре куела. Күп санлы казакъ
яшьләренең «Галия» мәдрәсәсендә һәм башка
татар уку йортларында тәрбияләнүе, шулай ук
Казан нәшриятларында басылып чыккан
татарча һәм казакъча китапларның сахра халкы
арасында киң таралуы казакъ дөньясында да
китап укучыларның саны ишәюгә китерә. Бу
мөнәсәбәт белән автор ике халык өчен дә
электән үк уртак булган, яки соңгы дәвердә
китап ярдәмендә уртаклашып киткән дастаннар,
тарихи җырлар хакында төрле-төрле
мәгълүматларны тик-
Автор шагыйрь Акмулла, күренекле
мәгърифәтчеләрдән Шиһабетдин Мәрҗани,
Каюм Насыйриларның казакъ зыялылары
арасында да зур абруйга ия булуларын бәхәссез
фактлар ярдәмендә күрсәтә. Шулай ук казакъ
мәгърифәтчесе И. Алтын- сарин,
шагыйрьләрдән А. Кунанбаев, Акан- сире, М.
Сирәлин һәм башкаларның дөньяга карашлары
формалашуда татар демократик иҗтимагый
фикеренең зур әһәмияткә ия булуын да галим
дөрес күрсәтә.
Халыкларыбыз арасындагы мәдәни мөнә-
сәбәтләрнең шундый бай традицияле булуы яңа
дәвер багланышларының тагы да көчлерәк,
тагы да нәтиҗәлерәк булуына китерә.
Мөнәсәбәтләр күп кырлы һәм эчтәлеклерәк
булуга таба йөз тота. Шуңарга мисал итеп яңа
дәвер татар әдипләреннән Галимҗан
Ибраһимов, Фәтхи Бурнашлар- ның үз
әсәрләрендә казакъ тормышына мөрәҗәгать
итүләрен күрсәтеп узарга мөмкин. Икенче яктан,
бу фактлар татар язу- чыларының иҗтимагый
җәһәттә активлаша башлаган якын
кардәшләренә, ягъни казакъларга, теләктәш
булуын, алар тормышы белән якыннан
кызыксынуын исбат-
Соңгы елларда гына да Ә. Айдарның «Ташбай»
романы, Г. Әпсәләмовның «Казакъ егете»
очеркы, И. Сәләховның «Күк- чәтау» романы һәм
тагы башка бик кугэ шигырьләр, җырлар,
хикәяләр дөнья күрде. Болар бары да хәзерге
татар әдипләренең кунакчыл казакъ сахралары,
кардәш казакъ халкы белән кызыксынуы
үскәннән- үсә баруын күрсәтеп торалар.
Монографиянең «Уртак аваз, охшаш сыйфат»
исемле өченче бүлеге тарихи мәгълүматларга
аерата бай. Анда XX гасыр башы татар-казакъ
мөнәсәбәтләренең элгәрге чорларга караганда
киңрәк кола* җәеп, тагы да тирәнрәк тамыр
җибәрүе сурәтләнә. Гасыр башында ачылган яңа
татар нәшриятларында казакъ халкы тарихына,
әдәбиятына, теленә караган күп санлы китаплар,
гыйльми хезмәтләр басыла.
Үзенең формалашу чорын кичергән яңа казакъ
әдәбиятына, аның идея-эстетик осталык һәм
форма җәһәтләреннән дә камилләшә баруына
рус әдәбияты белән бергә татар әдәбияты да
гаять көчле тәэсир ясый. Кайбер казакъ
язучылары ту- рыдан-туры татар әдипләреннән
өйрәнеп иҗат итәләр. Шул рәвешчә дөньяга чык-
кан роман һәм повестьлардан Т. Җомарт-
баевның «Кыз күрү», Б. Ирҗановның «Уку
мәктәбе», С. Күбәевнең «Калым малы», М.
Кашимовның «Моңлы Мәрьям», С. Ту-
райгыровның «Камәр сылу» исемле әсәрләрен
казакъ прозасының беренче карлыгачлары дип
әйтергә мөмкин.
Бу дәвер казакъ укымышлылары татар телен,
татар әдәбиятын бик әйбәт белгәннәр. Моның
шулай икәнлеген күренекле казакъ
әдипләреннән М. Сирәлин, Б. Май- лин, Җ.
Сыздыков, М. Дәүләтбаев, С. Ма- шаков һәм
башкаларның бик күп татарча шигырь һәм
хикәяләрне казакъчага туры- дан-туры тәрҗемә
итүләреннән күрергә мөмкин. Үзләре дә
оригинал әсәрләрен иҗат итүдә татар әдәбияты
тәҗрибәсенә таяналар.
Яңа дәвер казакъ-татар әдәби мөнәсәбәтләре
хакында сөйләгән чакта, Дәрдмәнд һәм
Шәехзада Бабич иҗатларына махсус тукталу
зарури икән. Чөнки татар әдәбиятында эз
калдырган Дәрдмәнд һәм Бабич иҗатларында
казакъ теленең, казакъ фольклорының тәэсире
нык сизелә — казакъча канатлы гыйбарәләр,
образлы сүзләр аларның шигырьләрендә
органик рәвештә үрелеп бирелә. Шулай ук
күренекле казакъ шагыйрьләреннән Солтанмәх-
мүт Турайгыров һәм Сабит Дунәнтаев әсәр-
ләрендә дә татар теле тәэсире ярылып ята.
«Бер сафта, бер максатка» дип аталган
дүртенче бүлектә автор социалистик чордагы
әдәби багланышлар хакында яза. беек Октябрь
революциясеннән соң ире- шелгән казанышлар
һәм ленинчыл Коммунистлар партиясе
әдәбиятларыбызга яңа юл күрсәтеп, алар алдына
яңа бурычлар куйды. Тугандаш халыкларның
социалистик әдәбиятларын тудыручы
язучылары- ■быз яңа чынбарлыкны ныгытуга
хезмәт итә торган, беренче бишьеллыкларның бө-
ек тезелешендә олы җиңүләргә чакыра торган
югары рухлы әдәби әсәрләр иҗат иттеләр.
Тормыш максатлары уртак, илһам чишмәләре бер
булган кебек әдәби әсәр- пердә дә уртак
сыйфатлар, рухи авыз- дашлык барлыкка килде.
Шуңа күрә казакъ шагыйрьләреннән С.
Сайфуллин, •И. Җансөгеров, А. Тукмагамбәтов, Т.
Җа- роковлар язган җырлар белән татар ша-
гыйрьләре Мәҗит Гафури, Һади Такташ, Фәтхи
Бурнаш иҗат иткән әсәрләр ара-
|сында рухи уртаклык бик зур.
Яшь совет әдәбиятына Максим Горький ни
дәрәҗәдә бәрәкәтле юлбашчылык иткән I булса,
казакъ һәм кыргыз, үзбәк һәм тө- рекмән
әдәбиятларына да Галимҗан Иб- ' раһимов
шундый ук дәрәҗәдә рухи җи- 1 текче, танылган
остаз иде. Аның аерым I әсәрләре дә, хәтта бөтен
иҗаты да без- ' ноң әдәбиятларыбыз өчен
бәхәссез үрнәк 1 булып хезмәт итте. Әдипнең
«Казакъ кы- I >ы», «Тирән тамырлар», «Безнең
көннәр» [һем башка зур әсәрләре, «Алмачуар» ке-
бек хикәяләре казакъ теленә тәрҗемә 1 ителеп, кат-
кат басылып чыктылар. Алар- i мы казакъ
укучылары җылы кабул итте, •па дә яратып, үз ана
телендә иҗат ител-
1 гөн әсәрләрдәй якын итеп укый. Г. Ибра- I
'һммовның якты истәлеге һаман казакъ ■
укучыларының күңел түрендә саклана.
• Тарихи олы дуслыкның гүзәл бер сый- I фаты
туган илне яклау өчен барган сугыш- [ нрда аеруча
ачылды. Татар шагыйре Муса Җәлилнең
дошманның үз өнендә
1 аңа каршы көрәш оештыруы, бу юлда соң- , гы
сулышка кадәр үз Ватанына, олы гаиплеккә
турылыклы булып калуы һәммә-
1 безгә мәгълүм. Җәлил җитәкчелек иткән I
аецмада бер төркем казагыстанлылар да |«1ив
катнаша. Мисалга Г. Курмашев, А Аднашев, Р.
Хисаметдинов, Ф. Сәйфел- I МЛековларны
күрсәтергә мөмкин. Җәлил- ! МҢ Ватанны олылап,
азат тормышны мак- чп, иреклеккә ендәп язылган
көр рухлы
1 Чырлары аның иптәшләрен көрәшкә дәрт- I
•мдерде, соңгы минутка кадәр туган ил- Мрвнә
тугрылык сакларга ярдәм итте. Әмма Б. Исхаков
бу мәгълүматларны факт сыйфатында гына
китерми, бәлки фронт тылында яшәп тә, дәртле
җырлары белән ил улларын көрәшкә чакыручы
аксакал акын Җамбул җырларында да, утлы
көрәш мәйданында сүз кылычын айкаган Җәлил
шигырьләрендә дә уртак сыйфатны — бер
максатка хезмәт итү сыйфатын күрә, шуны
укучыларга да җиткерергә тырыша. Күрәсең, менә
шушы сыйфат Җәлил язган «Алтынчәч»
либреттосының казакъ укучылары каршында киң
популярлык казануын тәэмин иткәндер. 1953 елны
ук казакъчага тәрҗемә ителгән «Моабит дәфтәре»
дә казакъ укучылары тарафыннан уз итеп кабул
кылындылар.
Яңа дәвер шагыйрьләреннән Абай Кунанбаев һәм
Габдулла Тукай, язучылардан Галимҗан
Ибраһимов һәм Баембәт Май- линнар башлап
җибәргән әдәби дуслык традицияләре сугыштан
соңгы елларда тагы да көчәеп, куәтләнеп китте.
Әдәби очрашулар истәлекле бәйрәмгә, дуслык
бәйрәмендәге чын тантанага әверелде. Язучылар,
әдипләр арасындагы шәхси мөнәсәбәтләр дә
үскәннән-үсә бара, дәвам итә.
Абай хакындагы романны татар укучылары җылы
каршылаган кебек, Тукай турындагы романны да
казакъ китап сөючеләре үз ана телендә укып
ләззәтләнәләр.
Татар җыры, татар көе, татар музыкасы киң казакъ
җәмәгатьчелеге өчен дә таныш. «Татар
хикәяләре». «Татар әкиятләре», «Татар җырлары»
кебек җыентыклар Ка- эагыстанда әледән-әле
басыла һәм халык арасында тарала тора. Бүгенге
казакъ язучылары. казакъ шагыйрьләренең
әсәрләре дә татар укучыларына үз ана телләрендә
тәкъдим ителә. Кыскасы, тирән тамырлы, бай
тарихлы әдәби мөнәсәбәтләребез тагы да
төрләнә, тагы да байый бара.
Җыеп әйткәндә. Бөркет Исхаковның «Ка- закъ-
татар әдәби мөнәсәбәтләре» дип аталган яңа
хезмәте ике кардәш халык арасындагы тарихи
дуслык һәм туганлыкны тирән итеп, әтрафлы итеп
бәян кыла, бу бай тарихның төп дәверләрен дөрес
билгеләп, фактларны мул китерә. Шуңа күрә аны
Бөек Октябрь революциясенең 60 еллык бәйрәме
мөнәсәбәте белән китап сөюче киң
җәмәгатьчелегебеэгә тәкъдим ителгән файдалы
хезмәт, матур бүләк дип бәяләргә мөмкин.
Елүбәк БАЙТУКОВ, М. Әуззоа исемендәге адәбият
һәм сәнгать институты гыйльми хезмәткера.