Логотип Казан Утлары
Повесть

БЕР АНАНЫҢ БИШ УЛЫ


абый белән өчәүләп март башыңнан ремонтка керешәләр. Аннары сабан башланып китә. Май беткәндә көчкә буразнадан чыгып, җир башында чабаталарын кагып киенерләр иде дә, туры алачыкка кайтырлар иде: болын җитүгә чапкычы, җыйгычы, башкасы кирәк. Болыны уракка килеп ялгана; һәр көлтәне шпагат белән бәйләп ташлый торган лобогрейкага янә безнең ике абый утырыр иде. Аннары инде кара көзгә кадәр ашлык сугалар...
Очы да, кырые да юк иде колхоз эшенең
Әни безгә кием генә җиткерә алмады. Абыйлар эшләп туздыра, без уйнап туздырабыз. Нәзәр еллык өянке башында кем атына дисәң —без, тимерче Солтан малайлары. Сатып алырга да юк киемне каян җиткерәсең. Әни башта ике зур абыйны карый, безгә шул кыскарткан да әйләндергән генә кала. Ләкин безнең ай-һайда да юк, язын тау битләре ачылу белән өстән салып атабыз да — көзен җир туңмыйча кимибез. Мунчадан да без, чабынгач карга аунап, ялан аяк, ялан өс, табаннардан ут чәчрәтеп, җилеп кенә кайта идек. Безнең бөтен нәсел җиде бабайдан бирле мәйдан тоткан көрәшчеләр булган; безгә карап бары да: «Зат затка, тилчә тамырга»,—дип әйтә торган иде.
имерче булып егерме ел гомерен алачыкта үткәргән әтиебез хутның1 салкын бер көнендә миенә кан савып, сандал төбендә егылып үлә. Боз киткәндә кырык яше туласы булган. Без әтидән биш малай калдык: зурыбызга унҗиде, кечебезгә җиде яшь иде. Бишебез бергә ашарга утырсак, биш минут эчендә олы бер түгәрәк ипидән валчыгы да калмас иде. Шулай да без сугышка чаклы ипидән өзелмәдек — әни эшли, ике абый эшли. Абыйлар әти янында тимергә уралып үскәнлектән, шул юлданрак киттеләр. Әтидән сон үзебезнең күрше авылдан килеп ялланган Степан
Әти мәрхүм безгә кул тигерү түгел, каты сүз дә әйтмәде. Кышкы озын кичләрдә, уйный торгач кызып китеп, сәндерәләрдән сикереп котыра башласак, көндез тимер чынына мие кайнаган әтиебез кара мые- гыи бөтерә-бөтерә: ф
— Ай-вай-вай-вай! Җәмәлән җавы 1 да бу төслүк булмагандыр, һай! з Өйне күтәреп алып китәсез инде тамансы! .—дип ишек катындагы кече 5 сәкедә, аркасын ястыкка терәгән килеш, рәхәтләнеп ял итәр иде.
Без түгел абыйлар да әле уйнап уеннан туеп җитмәгән бер вакытта | әтиебезнең үлеп китүе күкрәкләрдә мәңге бетмәс әрнү калдырды. Ара- ш бызда иң монлы бала диелгән Хәвадис абый, зиратка барсак, кабер чи- х тенә сыгылыплар төшеп елый торган иде. Кабер өстеннән алып, түше- = безгә әни салган вак ташлар салкыны да бу хәсрәткә дәва түгел иде. = Ләкин вакыт үткән саен әкрен генә кайгы да басылып, күз яшьләре ки- * бә барды.Сугыш чыкканда инде әти үлеменә дүрт ел гомер узып, кү- £; нелләр дә ятимлеккә күнгән иде. Хәзер бу кайгы ил белән бүтәннәргә “ килде. ф
Зур абый Раббани беренче мобилизациягә үк эләкте. Кырык икенче = елның көзендә Мирза абыйны да сугышка алдылар, һәр өй, һәр күңел « иртә-кичен «безнеке бәлки исән дә калыр әле» дигән өмет белән каршы £ ала. Ләкин, ак көннәрнең берендә, хат ташучы гарип Вәкъкас абый, * калтырау куллары белән сумкасыннан көчкә алып, калтырап көткән J кулларга кара читле кәгазь тоттырып китә иде... Сугыш бер безнең өй- ~ гэ генә, кем теләкләре кабул булгандыр, үлем кайгысы китермәде. t Тик Хәвадис абыйга гына чирен салып узды.
Хәвадис абый бездән бик нык аерылып тора иде. Без дүртебез әтигә * охшаган: җәенке каш, киңчә борын, коңгырт йөз. хәтта тавышыбыз да бердәй — ачылып ук җитмәгән күк иде. Без гәүдәгә дә бердәй таза, ка лын җилкәләрдә кайвакыт каннарны язып җибәрәсе килгән ят бер көч бар иде Хәвадис абый бер үзе әни ягына тартым: зәңгәр күзле, озынча матур йөзле, аксыл җитү чәчле. Ул буйга да Ниязкул камышыдай төз, шуның аркасында, бездән озын булмаса да, безнең янда ничектер калкып торган төсле иде. Әни яклары җырчы да, гармунчы да булып, Хәва лнс абый да шулар ягына китте. Клубның сигез телле саратскнй гармуны бар иде, шуны кай арада өйрәнгәндер, өздереп бер уйнап җибәрсә, бармакларын җен йөртәдер моның, диерләр иде.
Менә шул абый үпкә чиренә сабышты. Үпкә чире нәселдә юк — без кайда үпкә, кайда бавыр икәнен белмибез; күршеләргә килгән башка чир дә безнең өй турыннан кырын-кырын гына карап үтә иде. Салкын тию екты абыйны — салкын тию... Күңеле генә түгел, тәннәре дә йомшак булган икән.
Кырык икенче елның игенен без кырык өчнең кышына хәтле суктык Кыш кыш инде, кары бар, бураны бар,— кибән төпләрен арчып бетерә алмадык: ачканы беренә тигезләп кенә кар салып китә иде. Шулай кал Дылар. Яз җиткәч шулар буланып ачыла башлады — карты-яше кар өстеннән башакка ябырылды.
Апрель башларына инде үзебезнең басудагы кибән төпләрен чистартып чыгып, аръяктагы күрше колхоз басуына күчтек. Бу аларнын юл мегендә өзелеп кала торган иң ерак басулары, ә безгә буа аша гына иле. Моны белеп, председательләре безнең Тимершәех абыйга хәбәр иттергән Тимершәех үзенең ач каргаларын тыйсын, безнең сабыйлар Ны|< да авызы бар» дип әйткән дип сөйләделәр. Ләкин ничек тыясын инде ул халыкны. Киресенчә, елгага су төшкәнче дип. ябырылып йөри- tea. Юкса безнең елга, үзе бәләкәй булса да, язын яман котыра — читән буйларына өй чаклы бозларын куеп китәр иде.
Җәмәлән жавы—Емельян Пугачев явы дигәннән калган
Атна эчендә тегермән буасын да җибәрделәр, бозы шартлап яры лып, төбенә төшеп утырды; көндез өстенә су чыгып, иртәләрен качка> бер вакыт иде. Без тан белән — аяк асты кетердәп торган тунда китә без дә, боз өстенә тездән су чыкканчы кире борылабыз. Тездән генә ц безгә су да түгел, без аны чабата белән ярып кына үтәбез. Инде иртә ләрен дә туңдырмый башлады. Ишетелеп кар эри, сызаларга су төшеп юл өзелде.
Ул көнне без энебез Әдрәнне алмадык, Хәвадис абый белән икәү ге нә киттек. Без башланмаган кибән төбе эзләп бик ерак киткәнбез. Кап чыкларыбызны төя-төя тутырып, авызын бәйләп торганда, кояш төш леккә җитә язган иде инде. Шунда кыйбла тарафтан, иңрәп кенә ка[ эрегәне ишетелеп торган тын һаваны икегә ярып, колагыбызга шомль бер аваз килеп керде. Без беләбез: бу иң усал Ниязкулның ярып төшүе иде.
Димәк, иртәгә боз да китәчәк. Без бата-чума тизрәк кайту юлынг төштек. Ләкин өлгерә алмадык, кара тиргә батып яр буена килеп туктаганда, бер метр биеклеге тоташ ак күбек йомгактай уралып безнен өскә килә иде. Без ихтыярсыз артка чигендек. Ташу кайнап-чәчәп турыбыздан үтеп китте — артыннан карлы су җәелеп калды. Без анын буага бәрелеп сынуын көтеп тора башладык. Авылда 6ejt көймә дә юк, булганы Агыйдел буенда. Хәзер чыгып калмасак — эш яман: елга тамагын көймә белән чыгар өчен турыга өч чакрым юлны ун өчкә тутырып, Агыйдел буеннан урап кайтырга туры киләчәк иде.
Каршы якта ташуга ияреп чапкан бала-чага җыела башлады. Кайсыдыр безгә йөгерде булса кирәк: тиздән аркан күтәреп әни белән Әд- рән килеп җитте. Якын-тирә апалар да җыелды, кулларында аркан я колга иде.
Ташу безнең буага төртелү белән агым әкренәйде, мәгәр суы күренеп арта башлады. Минут та көтәргә ярамый иде — капчыкларны баш өстенә куйдык та — тәвәккәлләдек. Без агымны туры кистермибез, түбәнгә таба чапрыш кистерәбез. Боз өсте начар, яргаланып беткән, аяк төшеп китәргә генә тора. Уртага җиткәндә су да муенга җитте. Аяк хәзер тигән җиргә тия, тимәгән җиргә — юк. Агым безне тегермәнгә таба агызып бара; аркан ыргытырга әзер торган апалар белән әни дә яр буйлап безгә ияреп баралар. С-изәм: без суда булсак, әни утта иде.
Ярдан:
— Ташлагыз капчыкларыгызны! Мал кыйбатмы сезгә, җанмы!..— дип кычкыра башладылар.
Тик колак ишетсә дә, кул тыңламый: бердән, капчыкта безне юасына, какысына илтеп җиткерәсе ризык булса, икенчедән, су тагы тирәнәя калса әз-мәз ябышып йөзәрлек калкавыч та иде. Ярый әле су муеннан артмады. Инде өч аркан буе җитәрлек иде — яныбызга шап итеп аркан башы килеп төште. Без исән-аман ярга чыктык. Өстебездән шыбырдап су ага. Чирканчык алганда гына өшегән тән хәзер бер ни сизми — кар суына кердекме без, юкмы. Безгә селтәп аркан аткан ирдәүкә Бибинур апа әле һаман күтәреп торган капчыкларыбызны тартып алды.
— Нинди балалар таптың син, Маһисәрвәр җиңгәчәй генәм — бер дә ипкә-сапка килми торган? Җен кауменнәндер болар. Безнең балалар булса, бәгырькәйләрем, тәүбә-тәүбә әстәгъфирулла, инде күптән боз куеннарына уралып, Агыйделгә агып киткән булырлар иде. Әле котылдык дигәч тә, алдагы көнегездә котылмас чирләргә сабышып китәсегез киләмени? Ь1чкыныгыз җәтрәк өегезгә! Алмаштырыгыз өстегезне. Маһисәрвәр җиңгәй, син дә кайт та, уттай итеп тимер мичеңне ягып жн- бәр, кызуы җилекләренә җитсен. Капчыкларын үзебез илтербез, — дип безне төрткәләп кузгатып җибәрде.
Без, ниһаять, көчкә кузгалып лач та лоч өйгә чаптык. Әни кайткач сандыктан абыйларның күлмәк-ыштанын алып бирде. Йөзеннән курку
яна киткән Әдрән салам бәйләп тимер мич ягарга кереште. Тимер мич тиз кыза—өй эче май булды. Чуен чүлмәктәге су да гөбердәп кайнап чыкты. Тәнебез әүвәл утлы кузда яткан тимердәй кызды да, чәнчешеп туна башлады. Әни, җаны кебек тоткан бөртек чәен сандык төбеннән алып, керәч чәйнеккә сары мәтрүшкә белән томалап куйды.
Шулай үтте, авырып-нитеп ятмадык. ' ♦
Ә көзгә Хәвадис абый йомшак кына итеп йөткерә башлады з
Бер дә басылмагач, врачка күренергә киңәш иттеләр Больница 5 ерак түгел — биц/ кенә чакрым. Абый шунда барып ярты литр ютәл даруы алып кайтты. Тәмле икән бу дип, кашыклап кына эчеп бетерде бу | моны. Ләкин ютәле бетмәде. Председатель Тимершәех абый әни ягын- * нан жизни тиешле кеше иде. х
— Болай ярамый, апайII. Ютәл белән уйнарга ярамый. Ул сиңа иске х
чабата чире2 түгел. Иске чабата чире дә айлар буена бер туңдырып, х бер яндырып йөдәтә,— дип, абыйны яңа ел житәрәк, атына утыртып, * район больницасына алып китте. Й
Тик юллары уңмаган «Рингин аппаратлары ватылган» дип кайт- ш тылар. Шуннан — калды. Кырык чакрымны көн саен йөреп булмый. ♦
Кырык дүртенче ел башында Хәвадис абый яшендәгеләргә дә чират = житте. Ләкин абыйны сугышка алмадылар. Үзебезнең район комиссия- « се яратып җибәрсә дә, Уфа комиссиясе яратмаган — больницаларда £ йөртә торгач, «открытый форма туберкулез» дип җибәргәннәр. ■*
Кыш өстендә ярты юлын җәяү, ярты юлын ат туры килеп, ярым ач ° килеш, ике йөз чакрымны кайтып егылды абый. Ябыгып борыны сөя- = генә төшкән, башлары бәләкәйләнгән иде Без бу хәлне сугышка u китүдән дә авыр кичердек, чөнки ул вакытта үпкә чиреннән дә яман чир « юк иде. Шул елны гына безнең күрше агай йөткереп үлде, сугыштан авырып кайткан тагы берәү үлде...
Әти бар чакта ук алган, инде картаеп мөгезе төшкән сыерыбыз бар иде,сөтен абыйга гына тота башладык. Нормадан3 кысып калдырган күкәй-маен да әни җаен китереп абый алдына куя иде. Тик абыйга бездән өзеп бер ягым май ашату яки бер чи күкәй эчерү — хатын-кызны мәҗбүри урман кисәргә җибәрү белән бер иде.
— Әнкәй, нигә син алай миннән тамак аертасың? Миңа бер йомры 4 яна сауган сөт булса, шул җиткән. Апайлар да ашасын,— дип маен- кукәен алларыннан этәреп куяр иде.
— Син аша, абый. Аша инде... — дип көчкә ашата идек.
Кыскасы, өендәге бар сөт-майны балаларына да бирмичә йотып бетереп үлгән күрше Хәмәй агай шикелле булмады. Чөнки күңеле тумыштан ук тәрбияле иде. Хәтта без аңардан тамчы шикләнмәсәк тә, чыная- гын-ниен үзенә аерым тотты. Кунакка барса да
— Миңа аерым гына бүлеп бирегез,— дип күмәк ашка кашык та төртмәс иде.
Шулай ике елга якын эшкә чыга алмыйча, өйдә генә ятты да, кинәт тазарып китеп, бит очларына алсу нур йөгерде. Әйтерсең лә сугыш елларында алган чире сугыш елларына уралып калган иде
Ә кырык бишенче елның Жинүле язында икебез бергә сабанга төштек.
Энебез Әдрән ул елны җиденчесен бетерде Имтихан биреп йөргән булдылар. Сугыш чорында безне килде-китте генә укыткан япь-яшь
II Татарстанның Минзәлә. Башкортстанпын төньяк көнбатыш татарлары «апай* лип үзеннән кече яшьтәгеләргә әйтәләр.
’Иске чабата чире —бизгәк авыруы Әүвәле, бизгәк тотканда, тизрәк ЯМЬрсен өчен шһек тәрәзәдән тышка иске чабата ыргыта торган булганнар
* Норма —ул вакытта һәр хужалык дәүләткә бирә торган мәжбүри налог
' Л ом р ы —чашка. чынаяк формасының йомры булуыннан телгә кереп киткән
кызларга килде-китте генә җавап биреп кайта иде дә, калган көннәрен безнең янда сабанда була иде.
Шимбә саен клубта «бичер»III. Сугыш чорында да рухы сынмаган ха-лыкның күңеле көр, күтәренке. Клубта да, өйдә дә: «Күтәренке күңел белән үтсен безнең гомерләр» дип җырлыйлар. Гармун — Хәвадис абый кулында. Без килгәнче берәрсе уйнап утырса, без күренү белән:
— Җитте, апай, такта ярма,—дип кулыннан шундук гармунын тартып алалар да, абыйга китереп тоттыралар. Ул уйный башлады исә, клубның идәннәрен сыгып, сындыра язып бииләр иде!
2
Кырык алтынчы елның алмалар чәчәк койган бер вакытны, хәрби хезмәтләрен дәвам иттергән ике зур абый, бер-берсенә алдан хат язышып, бер-бер артлы гына отпускыга кайтып төштеләр. Берсе старшина, берсе лейтенант. Ярый ул. Киткәндә икесенә ике авыз русча белмәгән малайларга — бик җиткән. Дәрәҗәсе нигә г/ның? Әнә бит, тәннәренә пуля түгел, шырпы да тими кайтканнар бит!
Сугышта кайсының ире, кайсының улы, кайсының улы да, ире дә үлеп, ачы ялгызлыкта шомланып яшәгән апалар'безнең абыйлар белән елый-елый күрешкәндә шатлык яшен яулык очы белән генә сөртеп торган әнигә сүз каталар:
— И Маһисәрвәр җиңгәчәйкәйләр! Берсе-берсе кешенең ике баласына тиң биш балаң да исән бит! Нинди догалар укыдың без белмәгән!?.
— Әйтмә дә инде, әйтмә дә! Аталары Солтан абзый мәрхүмнең әүлиядәй изге җаны — өсләрендә фирештә булып очып йөргәндер инде, Башкайларның исән булуы Сөләйман пәйгамбәр дәүләтеннән дә зуррак байлык шул!.. — диләр.
Кан чирендә2 карты, сугышта өч улы үлгән, инде үзе дә коры яфрак төсле кипкән Чибәр әби бу дөньяда гамәле беткән бер тавыш белән әйтеп куйды:
— Бәндәләрнең тәкъдире үзләре туганчы ук Ләүхелмәхфүзгә3 язып куелган. Кырык ел кырылыш булса да, әҗәле җиткәннәр генә үлә дигән...
Аның сүзе барысына да бик нык тәэсир итте.
Күкрәгенә, сөлектәй, шатлык ябышкан әни генә:
— Улларымның кулыннан туфрак насыйп иткәндер инде, аллага шөкер! —дип ак яулык очын тагы күзенә китерде.
Май. ахыры иде инде. Сабан беткәннең икенче көнендә абыйларга атап куйган бүлтерек тәкәне суеп, туган-тулпы, күрше-күләнне җыйдык.
Сугыш елында нигезләре белән беткән сул як күршебезнең чияләре азып, безнең түр бакчаны басып килә иде инде; тактадан озын өстәл сугып, чия арасына табын корып җибәрдек. Кыстый-кыстый кунак итеш башланып китте. Бер-ике стакан ачы бал эчеп алгач, иткә тотындылар.
Әдрән белән минем алга да өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән кызгылт бал куелган иде. Безнең эчми утырганны күреп алган Раббани абый:
— Бәй, сез нишләп эчмисез әле, апайлар?—дип яныбызга килеп җитте.
— Эчегез, апкаччайларым, эчегез. Бал гына ул,— дип Мирза абый да безнең иңбашлардан кочып алды.
Без ык-мык килеп баш тартырга итеп карадык, ләкин абыйлар ихтыярга куймады. Өстәл янында әни юк. «Эчкән табынга утырмыйм, ал-
III Кичә — русчаның «вечер» сүзеннән бозылган.
’ Көзен жирдә калган башакны язын жыеп ашап, агуланып үлүчеләр күп булды. Кан косып үлгәнлектән, «кан чире» дип атадылар.
* Л ә ү х е л м ә х ф ү з — динн сүз: кешеләрнең язмышы язылган такта.
лам сакласын!» дип, өй белән ике арада гына йөри. Зур абын минем янга, Мирза абый Әдрән янына баскан — инде стаканнарны авызга ук китергәннәр. «Ярамый» дип әйтүче юк, һәммәсе ашаудан туктап, дәрт биреп тора:
— Апайларыгыз менә дигән!...
— Эчсеннәр әйдә, эчсеннәр, ул гәүдәгә... ♦
— Мондый шатлыкта да эчмәгәч... з
Ахырда председатель Тимершәех абый да: 5
— Йә, эчсәгез эчегез дә, ялындырмагыз. Эшкә бер дә ялындырып g
тормыйсыз бит. Баш-күз димәделәр, сугыш чорында бөтен авырлыкны = шулар тартты инде. Берне генә эчегез әйдә,— дип эчмәскә урын кал- “ дырмады. ' J
Стаканнарны бер кул белән без, бер кул белән абыйлар тоткан — = эчереп бетермичә кулларын алмадылар. Без эчү шатлыгыннан кунаклар = тагы берне күтәрде. Хәвадис абый сандугач тавышлары белән тальянын уйнатып җибәрде, ана ике яктан ике абый җыр әйтеп кушылды: &
Тальян гармун — моксу гармун, ф
Басмый теле ачылмый.
Безнең йөрәк — ярсу йөрәк, Бер жырламый басылмый
Көн кичкә авышып көтү кайтканда, инде табындагы ир-ат йомшарып < беткән, шулар янында тик безнең абыйлар гына, чибәр генә кызмача ° булып, имән өрлегедәй басып торалар иде. Көтүеннән аерып, көтүче Та- = лил агайны да чакырып керттеләр. Чыгып киткәндә ул да, яңа туган » бозау шикелле, мүкәйләп кенә чыгып китте. a
Шулай бәйрәм иттек без абыйларның исән кайту шатлыгын. Гомер- х гә беренче кабат исерткеч нәрсәнең тәмен, бөтен тамырларга йөгергән җылысын шул шатлык-сөенеч көнне татыдык
Икенче көнне базар көн иде. Тимершәех абый безгә үзенең елан-ту- ры айгыры белән тимер хутын1 бирде. Әдрән ат тотып ат башына, ә без икешәрләп арбаның ике ягына утырып, күрше авылга базарга киттек. Хәвадис абый яңгыратып тальян уйнап бара—тирләгән бармак битләрен кулъяулыгы белән сөртеп ала да, уйный да уйный.
Ызан буйларында күпереп үскән чәчәктәй, юл тулы халык: җиңел чабаталы, бәбәй итәкле апалар, күлмәк иңсәләренә мамык теккән кызлар, эссе көндә постау костюм, хром итек кигән хәлле егетләр... Барысы безгә юл сабып, читкә чыгып кала. Көн чалт аяз. Иртәдән үк текәп кыздыра башлады. Без барасы авылның әллә кайлардан күренеп торган ике җил тегермәне дә әйләнми — үлән өстен сыйпап үтәрлек тә җил юк; баш өстендә эленеп торган тургайлар да җил юклыктан селкенмидер сыман иде.
Ике якта да буынга сикергән арыш басуы. Тик аларга карасаң, күңелләргә тургай моңыдай сөенеч агылып керми. Бездә генә түгел, бөтен районда дип әйттеләр, быел арыш бик начар: кыш башында ук ишелеп яуган кар кинәт эреп, башта жир өсте күлдәй су булды, аннары кинәт туңдырып җибәреп, уҗымнарны төбе-тамыры белән йолкып алды. Әнә хәзер кара җнрдә, коелып бетмәгән ябага шикелле, утрау-утрау яшькелт арыш уҗымнары утыра. Ел тагын авыр киләчәк. Моны уйласаң, юл ту- ■1ы халык алдында, шәпле атлар җигеп, гармуннар уйнап барасы да түгел. Ләкин бүгенгедәй шатлыклы көнне эчкә шом саласы килми. Иң яныры инде артта калды, хәзер илдә иминлек—үлмәбез. Халык шулай ЛИ, илдә булсын ди. Шулай булгач, ник ул тикле пошынырга? Без биш туган бишебез дә исән! Сугыштан соң мондый бәхет кайсы өйдә бар иде!
Ничә ел үзебезнең кызларга сусаган, үзебезчә түгелеп бер сөйләшүне тансык иткән ике абый, юлда күзләренә хуш килгән ике сылукайны үре-
• Тимер хут— тимерле арба русчаның «железный ход» диганеянэд алынган
леп кенә алып, яннарына утырттылар. Ике кыз ике абый кочагында эре. деләр генә — җылы икмәккә май яктылармени! Хәвадис тә күзе төшкәннәргә күз кысып бара, җиде-сигез авыл йөргән бу юлда аны белмәгән бер кыз юк; абый бер кочагын жәйсә, унысы бергә суырылып килергә тора иде. Миңа да унжиде яшь. Мин түгел инде энекәш тә җитеп кила Безнең буебызга карап, безгә берәү дә үз яшебезне бирми, ике-өч яшькә зурайтып әйтә; димәк ки, Әдрән дә инде үзеннән ике-өч яшькә олырак кызлар янында бик тиң чуала иде.
Шулай уйнап-көлеп базарлы авылга җиттек. Авыл зур —биш урамга җиде йөз йорт. Базарга үзәк урамнан да, авыл читеннән дә барып була. Без авыл читеннән китмәдек, борак оныдай 1 тузан баскан йомшак басу юлыннан чуер ташлы каты юлга менеп, үзәк урамның үзеннән киттек. Атны да без Тимершәех абый үзе төшә торган өй ихатасына кертеп тугардык. Аннары кызлар белән, җидәүләшеп, таш чиркәүле, ике таш кибетле, ашханәле үзәк мәйданнан борылып, ике якка да бердәй агылган халыкны ера-ера, базар эченә кердек. Базар биек койма белән уратып алынган чигенә генә сыймый, давыл килгән Агыйдел өстедәй чайкала, гөжли; эче дә тулы, тышы да тулы кеше иде.
Ике абый, кочаклап килгән кызларына ат тешедәй көнбагыш алып бирделәр дә;
— Инде адашмассыз, үскәнкәйләр. Барыгыз, базар йөрегез,—дип бал эчәргә киттеләр.
Бер буй сузылган такта ларекларда, рәттән, балдыр, аракыдыр саталар иде. Өстендә кәрәз чүбе йөзеп йөргән чын балы да, шикәр балы да, бузасы да күп иде ул базарда.
Раббани абый бал сайлап, берәрне эчеп кенә бетергәндә, безне әти мәрхүмнең дусты, үзебезнең авыл Шәрифулла абзый кычкырып алды.
— Сез нишләп алай, акчалар түләп, ул кешенең череп беткән балын эчеп торасыз? Мин бит моннан бер кая да китмәгән...—дип, исәнләшү урынына үпкәсен әйтте.
— Без туп-туры синең янга киләдериек, бал абзый,—диде Раббани абый.
— Алда әйдә, алда әтәң санлы кешене, — дип Шәрифулла абзый- мичкәсеннән бал агыза башлады.
— Апайларга да берәрне сал, — диде Раббани абый.
Шәрифулла абзый мөлдерәмә тутырып биш стаканны бишебез алдына тезеп куйды. Үзенә дә салып тотты.
— Әллә үзең һаман эчәсең инде, бал абзый? — дип шаяртып көлде Мирза абзый.
Шәрифулла абзый корсагын кашый-кашый:
— Нигә, мин үлмәгән бит әле! Ашыйм да, эчәм дә!.. — диде.
Абыйларны ул. авызларыннан өзми, кыстый-кыстый эчерде, үзе шуңа куанып бетә алмаган кебек иде.
Аннары без биш туган бергә базар әйләндек. Утыз-кырык авылдан җыелгач, гәүдәгә таза ирләр дә байтак, ләкин безгә җиткәне бик сирәк— бөтен базар өстеннән бер без генә бер-беребезне күреп йөри идек.
Шәрифулла абзыйның балыннан соң бер нәрсәгә гамь салмыйча, та- ныш-белеш белән күрешеп-сөйләшеп. базарны бер әйләндек тә. чирәмлеккә юнәлдек. Базар икегә аерылып, безгә юл биреп калды. Чирәмле мәйданда үзе бер сабан туй: яр ярны, дус дусны тапкан, бииләр, җырлыйлар... Без кеше азрак җиргә туктадык та. Хәвадис абый тальянын тартып җибәрде. Ул уйный башлагач, берәм-берәм бүтән гармун тавышлары сүнеп, халык безнең янга җыела башлады.
Базары белән беләләр иде шул Хәвадис абыйны!..
Борак оны — тегермән тартканда стеналарына кунган ов тузаны.
Өч-дүрт көн ара белән кайткан абыйлар — киткәндә бергә киттеләр. Алар киткәч — бишебез бергә өй тулып яшәгәннән соң —өй эче көзге басудай бушап, идән сайгакларына кадәр боегып-тынып калгандай булды Аларга да, баскан саен шыгырдатып басар өчен, өчәү генә түгел, ♦ биш ир бала кирәк икән!.. Ямансу булса да күңелсезләнмәдек: күрәләтә д үлемгә түгел (үлемнән дә исән чыктылар!), ә тыныч вакытның солдат § хезмәтенә киттеләр. Дөрес, халык теленә ниндидер Корея сүзе керде. Ләкин Кореямы, бүтәнме,—ул инде Гитлер, түгел. Гитлер юк, бетте. = Абыйлар да быел булмаса яренгә кайтыр.
Әни аларны озатканда икесенең дә аркасыннан сөеп-сыйпап:
— Улларымның киткәннәренә дә, калганнарына да Локман хәким IV = гомерләре Җирсен, минем карт сөякләремне җыеп-тәрбияләп сез күмәр- х гәязсын, йа рабби ходаем!.. — дип теләкләр теләп калды.
Абыйлар да безгә теләк-киңәшнең катысын әйтеп киттеләр: егыла- S тора булса да, өчебезгә дә укырга куштылар. Зур абый җөпләп тора, ә ш Мирза абый ипләп кенә, купыртмый гына сөйләп тора: ♦
— Үзегез беләсез иңде, апайлар: әткәй үлеп, без укый алмый калдык, х Раббани абыйның дүрт, минем җиде класс — безнең уку ак өстендә ка- “ раны аерырлык кына. Сез дә шулай калырсызмени? Җиде класс белем а. хәзер сабан сөрергә генә ярый. Ике кулыгызга ничек тә бер һөнәр кирәк. * Гомер буена колхоз эшендә чиләнерлек булмасын...
Сугышка хйтле колхоз эшен төбенә төшеп эшләгән абыйлардан мон- £ дый сүз ишетү миңа бик сәер тоелды. Дөрес булган хәлдә дә бу сүзләр- о не алар әйтмәскә тиеш иде. Безнең халык көн димәде, төн димәде, кол- х хоз эшен сугыш вакытында да ялмап кына эшләп барды, үзенә тиешенчә тимәсә тимәде, мәгәр дәүләткә бирде — дәүләт алдында безнен йөз акнде. Тиксоңга табагына, көчле йөрәккә көчсез дәрт төшкәндәй, буш хезмәт көнен тирги башладылар. Ара-тирә корткалар җыелып:
— Заман ахырына таба бәндәләр ел саен җиңеллек көтәр — ел саен авырлык килгәй...— дип бөтен авырлыкны ахыр заманга юрыйлар иде. Тик моңа, корткалардан башка, бер кем ышанмый, киресенчә:
— Менә Гитлер җиңсә, ахыр заман буласые, ә хәзер Гитлер капут—без җиңдек. Яна заманның башы гына әле бу!—дип сөйлиләр
Аягыбыз җирдән аерылмаса, йөгенмәбез. Сугышка кадәр бер хезмәт коненә уникешәр кило бүлеп күрсәтте бит колхоз — тагы шул көн килмәсмени?
Мин инде унҗидегә чыккан кеше, шулай уйлыйм. Тик нигә Раббани абый колхоз эшенә шулай сүз тигерде дә, Мирза абый аңа каршы сүз әйтмәде? Мин каршы әйтә алмыйм, артык яшь, ярамый — без шулай тәрбияләнгән. Аннары абыйлар сүзендә дөреслек тә бар: укырга кирәк. Зур укыган кеше ул чакны берничә авылга бер генә иде. Сугыш вакытында уку кайгысы булмады, — кая инде ул каядыр китеп уку! — хәтта керәк тотарлык балаларын көн саен мәктәпкә йөртү дә аналары өчен авыр йөккә әйләнде. Алтынчы-җиденче класслар болай да сентябрь-октябрь укымадылар, майда инде малайлар сабанга чыга иде. Шулай укылды
— Менә шулай, апайлар, — диде зур абый ахырда. — Сүз боткасы кәҗәгә азык. Кыскасы, укырга сөйләштек
— Ишеттегезме? —диде Мирза абый да.
Без өчебез бергә тиз генә баш кактык. Ләкин Раббани абый анын белән генә чикләнмәде:
— Бәлки, апай, быел ук син дәрт итәрсең, ә? —дип күзен батырып
IV llofti амбәрләрнск берсе. Мең ел яшәгән имеш.
17
Хәвадискә карады. — Син иң олысы. Анда бит яшьне дә карыйлар. Соңлап куймагаең.
— Белмим шул. Бер дә уйлаган эш түгел бит әле ул... — дип Хә- вадис абый уйга калды.
— Сиңа аны уйлап торасы да юк. Тот та музыкаңа кит. Анда сине дә алмагач кемне алсыннар? Музыкантлар сугышта да бик рәхәт йөрделәр...
Абыйлар китеп, күңел утырыр-утырмастан, Хәвадис абый уку белән женләнә башлады. Көн тудымы, баруы биш, кайтуы биш чакрым Илләргә чаба. Җиде еллык мәктәп шунда. Үз тиң укытучы кызлар белән шаяра-көлә яңадан сабак өйрәнергә кереште. Әллә кай арада әллә күпме китап табып, өстәл өстен күмеп ташлады. Гаризалары июльдә үк киткән, медицина справкасына туберкулез чире дә язылмаган иде. Тәки дәрт итеп август аенда Уфа музыка училищесына кереп кайтты.
Без аның юлына, ипи карточкалары алганчы-ниткәнче дип, торыры- на азык юнәтә башладык. Инде ныклап уракка төшкәнбез. Инде эссе парына тыннар каплана-каплана, туйганчы, миМтән яңа чыккан яшь арыш икмәге ашадык. Без, энем белән икебез дә — абыйлардан мирас булып калган лобогрейкада. Без иртән чык кибү белән эшкә тотынабыз да, көн кызуында атларны ял иттереп, кояш баеганчы эшлибез. Күз бәйләнгәндә кайтырга чыгабыз. Ләкин без турыдан кайтмыйбыз: басу капкасы төбендә көн саен диярлек ревкомиссия кешеләре тикшереп тора — капшалмаган җирең калмый. Шуңа без Әүлиякул саклавы V аша урау юлдан китәбез. Башта, әлбәттә, җиденче басудагы ындыр табагына сугылабыз. Анда хәзер әвендәге көшел өеме белән Шәмсетдин бабайдан гайре кеше юк. Ул карттан авылның олысы-кечесе курка, көшел саклап ул торганда бер чакрымнан гына сәлам биреп китәләр иде. Башкаларга кыямәт-дәһшәт күрсәткән шул Шәмсетдин бабай безне якын итә (сәнәк явында әти аны үлемнән алып калган), янына килеп туктау белән:
— Тиз-тиз генә булыгыз да чыжым буена сызыгыз! Әйткәнегез бул-сын— Хәвадискә сохарилык кына. Мин күрмәдем, — дип күзе булса да күрмәс өчен көшелгә арты белән әйләнә иде.
Әдрән аттан сикереп төшә дә, катыктан бушаган алюмин бидонын көшелгә бер генә батырып ала. Аннары без Шәмсетдин бабай әйткән чыжым буена — җилсез көнне дә чыбыклары чыжлап утырган телеграмм баганалары буена сызабыз. Калдау җиргә чыгу белән Әүлиякул башындагы саклау читеннән — чокыр эчләп кенә үзебезнең ындыр артына кайтып төшәбез. Атларны кешәнләп яланга җибәрәбез. Безне бер кем дә күрмәде, тотмады... дип уйлаган идек тә — Тимершәех абый күреп торган икән. Хәвадис абый белән икәүләп, юлга дип, бер ун кило аванс сорап баргач:
— Менә исем өчен генә биш кило бирәм. Шуны Шәмсетдин абзый көшеленнән атна буе ташып җыйганнарыгызга өстәрсез. И башы да, аягы да шул булсын!.. Әгәр елның-елына колхоз эшенә ябышып ятып эшләмәгән булсагыз, и әгәр дә Хәвадис укырга китәргә булмаса, сезнең юл өстенә дә ревкомиссия чыккан булыр иде. Аңлашылдымы?..—диде.
Без Шәмсетдин бабай көшеленә бүтән әйләнеп карамадык.
Августның егерме бишләрендә Хәвадис абыйны пристаньга илттек. «Советский полярник» дигән, үзе дә, тавышы да матур бер пароход бар иде, шуңа, утырып китте. Түбәбез күкләргә тиеп озатып җибәрдек шулай. Әни, гадәтенчә безгә дә ишеттереп, теләген теләп калды:
V Саклау — дәүләт урманы: «саклана торган» дигән сүз.
— Раббәнә атинә фид-дөнья хәсәнәти, биргән көнеңә, иткән рәхименә шөкер, ходаем-тәңрем! Инде үзең салган чиреңне үзең алып, исән-сау гына укып кайткан сәгатьләрен дә күрергә язсын иде. Амин!..
Тик әнинең теләге кабул булмады. Сентябрьдә Хәвадис абый, үзе торган квартир хуҗаларының мәзәкләрен сөйләп, уйнап-көлеп ике хат язган иде, октябрь азагына таба бик көттереп тагы бер хаты килде. Мо- ♦ нысында уен-көлке юк. «Хәлем бик шәптән түгел. Пароход туктаганчы з берәрегез килеп китә алмассызмы?.. Әзрәк шалкан пешереп алып киле- 5 гез, бик тә шуны салкын көе ипи белән ашыйсым килә...» дигән. _
— Балакаем!.. — дип әни тавышсыз гына еларга кереште, күз тө- =
бендәге җыерчыкларына яшь тулды. “
Без бөтен авыл белән колхоз эшенең якасына ябышканбыз: иген юеш, иген яна — мине дә, Әдрәнне дә Тимершәех абый җибәрмәде. Уфа- = га әни барырга булды. Гомеренә беренче кат шәһәргә барырга җыен} ы =
| — Каршыларга төшә алмаса, ничек эзләп табарсың икән инде абы- *
каины? Ичмасам әзрак русча да сукалый белмисен. — дип Әдрән уфта- & лып алды. Әйтерсең лә без барсак, без русча беләбез!
— Борчылмагыз, балалар,— диде әни.— Хәвадисем генә исән ♦
булсын. х
Көзге байлыкта ике катлы тәтәй пароходларга да баржа тага баш- к ладылар. Әни утырган «/Кан-Жорес»ныц да бер ягына иләмсез бер Z баржа такканнар иде. Аны Кушнаренкода гына ташлап киткән. Шулай итеп Уфага, ике тәүлек урынына, дүрт тәүлек барганнар. Индепаро- ходларның шулай озак йөрисен санаганда да, әни Октябрь бәйрәменә^ кайтып җитәргә тиеш иде. Ләкин бәйрәме дә узып китте, безнеке ише вак елгалар туңып, Агыйдел өстенә зим чыкты. Хәбәрсезлектән ни £ уйларга да белмичә аптырауга төштек. Сыерыбызга хәтле, капка ачылган саен башын борып, әнине көтә; саварга дип кергән Вәҗиһә апаны күз кырыена да китерми иде.
Ике атна дигәндә, көчкә, Дербешка затонына баручы иң соңгы пароход белән кайтып төште әни. Йончыган, битләренә дә, кулларына да ямьсез ак йөгергән иде.
Әни, Уфага барып төшкәч, трамвайга утырырга шикләнеп, «шул чикле кеше эченә ничек тыгылып кермәк!» дип, татарга охшаган-бер кешегә конверттагы адресын күрсәтә-күрсәтә җәяү генә киткән.
— Бер урам белән генә туп-туры бардым да бардым. Укыган җирләрен пристаньнан бик ерак дип әйткәннәрне, аша китсә биш чакрым булгандыр. Час арасында барып җиттем. Анда да җайлы туры килде: бик сылу бер татар кызы абыегыз торган фатирга ук илтеп куйды...
Көз керү белән Хәвадис абыйның чире кузгалган. Әни барып кергәндә, салкын да тигереп, бөтенләй яткан ук булган икән. Астына сохаридан бушаган киндер капчык, аның өстенә фуфайка җәйгән, квартир хуҗалары өстенә бер одеал япканнар ди. Моны күргәч әни:
— Замат чигеп, ристан төсле, кеше ишек төпләрендә аунап яткансың икән, балакаем!..—дип елап җибәргән.
Бу хәлендә ташлап китә алмыйча дүрт-биш көнен үткәргән. Ләкин абыйның хәле җиңеләймәгән. Ахырда квартир хуҗалары врач чакыртып, Хәвадис абыйны больницага салганнар. Әни соңгы пароходка чак эләккән.
— Ходаем! Ул шәһәрләрендә ничек яшиләрдер?.. Урамнары күп. Өй буеннан йөри торган юллары да Актанышныкы төсле такта гына түгел— таш!. Ул кеше, ул кеше —базар көнмени!.. Ул фатирлары котсыз, салкын. Өемдә булсам, тимер мичләремне ягып җибәрерием диеп,салкын фатирларында туңып яттым. Ходай авылымнан аермасын...—дип җаны вшеп кайткан иде әнинең.
Ул кышны Хәвадис абый Уфа тубдиспансерында үткәрде.
Шулай итеп укуга дип аткан беренче угыбыз ташка тиде.
Ул кышны без өйдә зыян күрдек. Сыерыбыз бозау салды. Инде картаюы да җиткән иде. Карт мал барыбер кеше булмый инде ул дип, бер ай ашаттык та, декабрьның башы белән суйдык. Якшәмбе саен әни базарга бәләкәй чана тартып ит сатарга бара. Ләкин ит үтми — өч атна рәттән барып, яртысы да сатылмады. Тик яңа ел алды якшәмбесендә генә буш чанасын җилтерәтеп, куанып кайтып керде әни.
— Кайгы сатып шатлык ал дип әйткәннәр борынгылар. Менә бит: кырык тәңкәдән кулга да тигермәделәр! Егерме еллык ачлык килгәнмени! «Апа, тагы юкмы» да «тагы юкмы» диеп, бүлнис брачлары тең- кәмне корттылар,— дип әни ул көнге базарны сөйләп бетерә алмады.
Ә январь башында акча алмашынды. Акча төште — базар бәяләре төшмәде.
Җитмәсә кинәт җылытып җибәрде. Көнбатыш тарафтан язгы көндәй яшәреп болыт чыкты да, күк күкрәп ләйсәндәй яңгыр ява башлады. Ике көн буена сеңеп яуды яңгыр. Дөньяга су-сөл калкып, юллар билдән измәгә әйләнде. Ярты сыер сатып, тегеңә-мона тоткалаганнан кимеп калган мең ярым акчаны, авыл советына барып, йөз илле сумга алмаштырып кайттым. Гел кызыл унлык биргәннәр иде. Базар йөреп ит сатканда һәр тиенен кат-кат санап тоткан әни бу акчаларны санамады да, бер- берсенә ябышып торган өр-яңа унбиш унлыкларны бер акчадай берьюлы учына куйды да, күзен текәп тик катты. Чоланда җебеп сүле аккан, суытып җибәрү белән кәкрәеп каткан ит ята; әни кулында — күз каргамаслык кына акча — зурларның тәтәй кәгазе. Суяр алдыннан сыер безгә, күзен тутырып, берәм-берәм мөлдерәп карап чыккан иде, шуның яшьләре хәзер әни күзеннән тамды...
Кырык җиденче елга шулай кердек. Колхозның да хәле әйбәт түгел. Иң зур афәт үтте — дошманны җиргә салып күкрәгенә бастык. Инде тыныч дөньяга, ләкин чабата белән оегы да юк өйләргә солдатлар кайта башлады. Базарда ирләр күренеп күбәйде, әмма безнең авылның фронтка киткән йөз алтмыш кешесеннән кайтканы унбишкә дә тулмады. Колхозны бер-ике ел эчендә аякка бастырабыз дип авыз да ачасы юк иде. Өстәвенә сугыш елларында эшне аркылы куйсаң да сөйрәп тарткан кызлар, ирсез калган япь-яшь хатыннар, ирләр кайтмагач, читкә чыгып китү ягын карый башладылар. Күбесенең телендә «Средний Азия» иде. Безнең Хәвадис абыйга да больницада бездәгечә салкын кышы, начар көзе булмаган җылы якта яшәп карарга киңәш иткәннәр. Уфадан шул өмет белән дәртләнеп кайтты. Үзен бик тә савыктырасы килгәнгә, без аның өметен сүндермәдек; киресенчә, өчебез өч яктан куәтләп, билгесез авыр юлга җибәрергә булдык. Терелсен генә. Сыердан язсак та, безнең әле өч баш сарык, өчесенә биш саулык бәрәне бар иде.
— Кирәкле ташның авыры юк, аллага тапшырдык,—диде әни.
Ике сарыкны аяклы килеш алты йөзгә сатып, бер тиенен тотмыйча, Хәвадис абыйга куйдык. Сөйләүләренә караганда бу акча, юлына гына түгел, баргач бераз тотарына да җитәргә тиеш иде. Базар саен безгә адрес әйтә башладылар: тегенең дә әллә кеме, моның да әллә кеме җылы якта яши икән. Абый язганын язды, язмаганын юк, паспорты- ние әзер булу белән, басу өсләрендә шашып тургайлар сайраган бер көнне уйнап-көлеп кенә читкә чыгып китте.
Утыртып җибәрүе генә җиңел. Авыры соңыннан башлана икән. Уфадан ничек утырып китәр? Уфасы ярый әле аның — менә Киңилдә нишләр’ Анда халык мәхшәр дип сөйлиләр. Баш төртер җай да таба алмыйча, шул Киңнлләрдә каңгырып ятар микән? Ә аннан соң?.. Чит, чит диләр дә диюен, читнең дә бит аның бер кырые бардыр: кая барып җитәр дә, кем аяк асларына егылыр? Куллар биреп торгызучы булырмы? Быел кышны болан да үз сәкебез җылысыннан аерылып, боль-
ниианын салкын койкаларында үткәреп кайтты, инде кайчан күрешә алырбыз?.. Шулай көн саен әрнүле кызгану белән Хәваднс абыйны сагынып сөйли идек.
Өч атна дигәндә генә хаты килде. Ут йотып йөргән йөрәкләргә сары май булып ягылды абый язган сүзләр. Уфада поезд көтеп икене генә кунган. Ә Киңилдә үзебезнең Актаныш кешесе белән танышып, ниндидер юллар белән билетне бик тиз алганнар. Ул кеше Төрекмәнстаннын j? Керки дигән районында укыта икән. «Төрекмән һавасы үпкә өчен самай * каймак инде ул» дип, Хәваднс абыйны үзе белән ияртеп алып киткән. = «Тирә-якта кайнар сулыш өреп торган ком чүле. Урамда да аяк йөзен- § нән ком ярып йөриләр. Өстенә йомырка куйсаң, момент пешеп чыга . _ Их, үзебезнең юеш Агыйдел комнары өстеннән су буйлап кына йөге- з pen бер үтәсе иде!.. Йөгереп кенә кайтыр җирләр түгел шул...» дигән. 5 Ахырда җыр да язган иде: 5
Күгәрчен оя кормасын. £;
Бала да чыгармасын 10
Ризык читтә булса булсын. ▲
Туфрак читтә язмасын
X
Кан чирендә карты, сугышта өч улы үлгән Чибәр әби дигәнем дә ® бездә иде. Югалып барган зиһене белән, бездән чыгып киткәч, күрше- а. күләнгә: *
— Күгәрченгә оя корырга да кушмаган инде ул, бала да чыгарырга
кушмаган... — дип сөйләп йөргән. “
Моннан соңгы хатларында да Хәваднс абый гел сагынуны гына яз- ° ды. Нәрсәне генә сагынмый иде ул! Үз илләребезнең карлыгач кана- * тыдай кара җиркәйләрен, Агыйделнең сөт өстедәй куе томаннарын, яшь мәтрүшкә, яшь карагат исле болыннарын; игеннәрнең буынга сикергән, баш кыскан, сөт тутырган, серкә очырган чакларын; беренче кабат исенә исереп арыш уып ашаган — тел өстенә салып җибәрү белән, тук, төчкелтем тәме каннарга йөгергән минутларны, авылыбызның такта түбәле бүрәнә өйләрен, бәрәңге бакчаларын, шул бакчаларда гына үсә торган, карлыгандай кара карга күзләрен; пары да тын юлларын киңәйтеп җибәргән яшь бәрәңгесен; үзебезнең буа буйларын; тагы әллә ниләрен сагынып, җирсеп ятуларын яза иде...
— Болай булгач терелә алмый инде ул анда, балакаем, — дип куйды әни. — Әнтәм җирле, авыруларын бер дә язмый.
Мәүлет аенда әбиләр безгә җыелып, татарчага охшаган да, охшамаган да бер тел белән мөнәҗәт әйтәләр иде Әни хәзер шуны мондый көннәрдә дә әйтә торган булып китте. Кичләрен тәрәзә катына утырыр «де дә, авыз эченнән генә көйли башлар иде:
„ Тукыз ай күтәреп йөрдем.
Тугач та ак сөтем бирдем, Ки анага бала татлый, Идәрдн зекер илән ихлас...
Хат алгач, берсендә түзмәде:
— Канаты юк, койрыгы юк бер кош төсле, чит җирләрдә борлыгып ятмасын анда. Үз кояшым үземә —куып җибәрмәдек, кайтсын Юлына дисә актык сарыкны булса да сатып юнәтербез, — диде. .
Сарыкны сатарга туры килмәде. Хәваднс абыйны теге i гелекле Актаныш кешесе үзе укыткан мәктәпкә завхозмы-кемме итеп урнаштырган икән; шунда эшләгән акчасына йөземдер, күрәгәдер ише күчтәнәчләр алып, хәбәрсез генә кайтып төште абый. Тазарасы урынга ямьсез кара төс кунып ябыккан иде.
— Эссе, һич бир тәгам йиә алмадым,— дип төрекмәнчәләп әйткән булды.
Карап әйләнмәгән жире калмагандыр Хәвадис абыйның!..
Җирсеп сагынуын шулай баскач, өйдә нишләп ятыйм мин дип, кызлар белән бергә салам өяргә йөри башлады. Ындыр табаклары ямьләнеп китте ул эшкә чыккач Ул юкта, «сыер агачка менгән көй»гә ' биеп китә алмыйча, чабатаны ышкып кына баскан яшьләр, борып җибәргәндәй, котырып бии башладылар.
Ләкин озак бии алмадылар.
Октябрь бәйрәме чорында халык, гадәттәгечә, көндез басуда ашлык сугып, кичен кунак үткәрде. Инде ничә ел авылдагы бер табын да Хәвадис абыйдан башка узмый иде. Шулай атна буена бәйрәм иткәннән соң бетеп аяктан егылды. Бигрәк тә озынга киткән көзге көннәр ярамады.
Салкын Юеш. Ноябрьның сонгы сибәләк яңгырлары, өзлексез, мал йөреп карайткан уҗым өсләрен юа иде.
— Бу яңгыр жиргә түгел, минем үпкәмә генә явадыр инде!..—дип
сөзәк тау битендәге шул уҗымнарга тәрәзәдән карап ятар иде. Больницага бер дә барасы килмичә, бер атна чамасы ятты да, бер көн әйтте: .
— Булмаса илтеп куегыз инде мине...— диде.
Ат алып Әдрән үзебезнең больницага илтеп куйды. Аннан инде, самолет йөри башлау белән, Уфага җибәрделәр.
Кышның туксан, язның алтмыш көнен ул тагы шулай тубдиспансерда үткәрәчәк иде.
5
Кырык сигезенче елның март аенда миңа унсигез тулды.
Кырык сигезнең март аенда солдаттан Раббани абый кайтты.
Авылны иңләп карга бураннары уйнап йөргән чак иде. Койма, лапас буйларына көренделәп салган көрт түбәләре төтенли. Көрәр кешесе булмаган өйләр, күзен генә калдырып битен бәйләгән бала сыман, тәрәзәләренең өске өлгесенә чаклы кар эчендә утыра иде. Без көн саен, я Әдрән, я мин барып, Чибәр әбине өеннән казып дөньяга чыгарабыз.
— Гомере бар кешегә ямьле җәйләре дә килер әле...— ди ул.
Безнең бер кат тәрәзәләрнең аскы өлешенә эчтән такта сугылып, җылылык өчен ике арага кибәк салынган; өске өлешләре көн йомшар-ганлыктан эри, ә ут алгач, яз сулышын сизгән төсле, яшәреп кнтә иде. Шундый кичләрнең берсендә капка төбендә кемдер «трр!..» дип ат туктатты. Башта Әдрән, аннары мин сәкегә менеп, икебез ике тәрәзәгә капландык. Күз бәйләнгән чак булса да күрдек: колакчын бүрек, бөрмәле тун, ак киез итек кигән бер кеше туп-туры үз өенә кайткандай ат тотып, безнең капкадан кереп килә, чанада толып кигән тагы берәү утыра иде. Гел бер төрле кышкы көннәрне кызыксыз гомер кичергән авыл халкы өчен, капкаңны ачып, йортыңа бер ят кеше керү — үзе бер яңалык, хәтта шатлык иде.
Без, кемнәр булыр бу дип, атылып дигәндәй каршыларга чыктык. Чаптар алаша инде күтәрмә төбенә килеп туктаган, чанадагы толыплы кеше дә төшеп, култык таякларын җайлап тора иде. Йөзен күрмә- сәк тә, баскач, гәүдәсеннән таныдык:
— Раббани абый!..
Раббани абый тураеп безнең якка борылды:
— Апайлар, сезме?..
Без күтәрмә башыннан туры аның янына сикердек.
— Ипләбрәк, ипләбрәк. Аягыма бик кагылмагыз,— диде ул. ,
1 Гармунны белер-белмәс кенә уйнаучыга әйтелә.
— Аягына ни булды соң, абыкай?
— Этләрем белсен! Мин түгел врачлар да белеп бетермәде, — дип, инде үзе безне кочаклап алды, култык таяклары икесе ике якка авып кипе.
Шул рәвешле, муеныбыздан нык итеп кочкан килеш, бер аягы белән генә сикерә-атлый, безнең белән бергә баскычтан менә башлады. Ул ♦ арада өйдән, каушап-кабаланып, әни дә килеп чыкты. Ул безне кече з як тәрәзәсеннән карап-күреп торган, чыга-чыгышка; 5
— Хәвадис, әллә синме, улым? — дип куркынып сорады.
— Юк. Мин әле бу. Исәнме, инәй? —диде Раббани абый.
Әни туктап сүз әйткән җирендә катып калды. Ул исенә килгәнче, й без анын янына килеп, Раббани абый Әдрәннен иңбашыннан сул кулын алды да, әнине йомшак кына итеп йомшак толыбына кысты. Әни; х
— Исән кайттыңмы, балакаем? Исәннәр кайттыңмы? Әллә аяккай- х
ларың имгәндеме?.. — дип тулган күңеле, йомшак теле белән такмак- < лап китте. z
— Сорамагыз әле шул йөрмәгән аякны, — дип абый көлеп кенә җа- м
вал бирде. ♦
— Ай алла! Нишләп болай тышта торабыз әле? Әйдәгез өйгә ке- = рик. Кая, ямчың керәме? — диде әни.
. — Хәзер, әбекәй, хәзер, — диде абыйны китергән егет. о.
— Әйдә, энем. Атыңны апайлар үзләре чыгып урнаштырыр, — диде < абый ана.
Ямчы егет, икесе ике таба карап яткан култык таякларын иелеп = алып, безнең янга күтәрмәгә менде. Без бер көтү суык ияртеп өйгә о кердек. Абыйның өстеннән толыбын, шинелен салдыргач, әни сәке йөз- « легенә дога кылырга утырды. Амин тоткач, абыйны китергән егеткә сүз катты:
— Кайсы авылныкы соң үзен, улым? Кемнәрнең игелекле баласы?..
— Идел Эченнән мин, әбекәй. Кырым-Сарайныкы,— диде ямчы егет.
— Ай, бик ераклардан ям чапкансың икән. Ипчекләр адашмадыгыз мондый буранда?..
— Без Агыйдел өсләп кенә элдерттек, әбекәй
— Рәхмәт, балам... Юлга чыккан бәндәләреңне юлдан яздырма, до- гаи хәерләр бир, — дип әни тагы битен сыйпап алды
Аннары бик кадерле кеше килгәндә генә яндыра торган унлы лампаны кабызып җибәрде, ә сукыр лампаны бәләкәй якка чыгарды. Аннары мондый көннәрне киштәгә тартып куелган киҗеле чаршауны төшереп куйды. Без Әдрән, ямчы егет өчәүләп ат янына чыктык. Атны лапаска кертеп тугарып, бәсләнгән тирләрен сөртеп, печәнгә куштык та, дилбегәсен-камытын өйгә алып кердек. Әни, кулына чыра агачы тоткан килеш, абый белән сөйләшеп тора иде, без керү белән чит кеше алдында сүзне туктаттылар. Әни мине ымлап кына чаршау эченә чакырып алды да, пышылдап кына әйтте:
— Бар, улым, бер киенгән көе Шәрифулла абзыйларыңа барып кант. Болай гына ярамас бит: китерә килгән егете дә бар Көтәргә диярсең. Барганда Тимершәех абыйларына да сугылып чык, вакыты' булса килеп утырсын...
Мин башта Тимершәех абыйларга сугылдым. Өендә юк, идарәдә иде.
— Ярый, апай, нәрәттән соң әбизәтелне барырмын,— диде.
Аннары мин. кире кайтышлый, Шәрифулла абзыйларга кердем Кызлары да, үзләре дә өйдә. Абый кайту хәбәрен әйткәч, «китче әле!» дип сораштыра башладылар. Иң олы кызлары Рәҗнмә апаның тук, алсу йөзеннән нур уйнап үтте Аннары Шәрифулла абзый минем йомышны үтәде: мышный-мышный мич башына менеп, аннан бер чирек бал алып төшеп бирде.
— Урындагы кешеләр өчен генә койган мичкәдән агызып бирдем. Сата торганы түгел бу, менә күрерсез... — дип сөйләнә-сөйләнә, чирекне тастымалга урап, култык астыма кыстырды.— Раббани иртәгә үз вакыты белән безгә килсен. Ыштубы да килми калмасын, яме. Мужыт, үзем дә барып чыгармын әле, — дип мине өйалды ишегенә кадәр озата чыкты.
Чыннан да күңеле түзмәгән, Тимершәех абыйлар белән табынны башлап кына торганда, тагы бер чирек бал кочаклап үзе дә килеп керде.
Раббани абый сөйләгәннәрдән без шуны аңладык: гөл кебек кенә хезмәт итеп яткан җиреннән сулкылдап кына сул аягы сызлый башлаган. Көндез язылып китә икән дә, иртәнгә тагын оешып ката икән. Подъем булганчы уянып, ике куллап уа-уа гына бераз кеше рәтенә кертә икән. Гомерендә-бер чирнең ни икәнен белгән кеше түгел, үтәр әле дип, кул гынй селтәгән. Тик көннәр үтсә дә, авыруы үтмәгән. Ә бер көнне подъемга сикереп торган җиреннән алты потлы гәүдәсе белән гөрселдәп идәнгә ауган. Ике ай буе башта лазарет, аннан госпитальдә- яткан, әмма тиз генә аякка басарлык түгел икән. Шулай да оча төбеннән бераз җибәреп, аяк очын гына тидереп баса башлагач, җиде елның дүртесен сугышта үткәргән ветеран буларак, срогы бетер-бетмәс- тән демобилизацияләгәннәр. Теләсә бүгеннән үк госпитальгә китә, те- ләмәсә өйдә ятып та дәвалана ала икән. Күбрәк массаж, күбрәк хәрә-кәт, ил ла мәгәр иң файдалысы — эссе мунча дигәннәр. Түзә алган хәтле каен мпллеге белән сыйпап-сыйпап чабынырга кушканнар.
— Менә дәвасы шул аның — гел жылы, — дип Раббани абый сүзен тәмам итте.
— Шулай шул, апай: чирне аны килгәндә генә сизмисең, киткәндә ул китә алмый интегә, — диде Тимершәех абый. Аннары һич уенсыз Шәрифулла абзыйга әйтте: — Ишеттеңме инде, бал абзый? Иртәгәдән алып Раббанине үзегезнең бер мунчадан калдырмыйсың...
— Бәй, кем каршы аңа? Әйтелгән—эшләнер, — диде Шәрифулла абзый.
Әни кече якта гына утыра. Абый сөйләгәндә генә, мич буена килеп, чаршау читеннән карап торды. Стаканнар кыймылдый башлап, табын бал җаена агылып киткәч, тагы үз урынына барып утырды.
Кышын без дөньядан киселеп яшибез: иң якын станция Камбарка булып, анысы да безгә җитмеш чакрым кире якта иде. Шуннан абый, авыл саен диярлек ат яллап, өч көн кайткан. Инде шактый юнәя башлаган аягы, чана суыгы тиеп, тагы асылынып калган иде. Ятканда да үзенә аеры нәрсә шикелле күтәреп кенә салдык. Ай-яй авыр икән җансыз аяк!
— Бер дә булмаса Чибәр әбиеңнән имнәтеп карарбыз,— диде әни. — Зиһене йомшарса да, имгә таза әле ул...
— «Раббани улыма ни булган?.. Мөшкәш булган, һау-һау-һау!..» — дип абый яткан җиреннән йомшак кына көлеп алды.— Шулай бит әле, инәй?
Әни бер үпкәсез:
— Анысы аның — бала име, — диде.
— Мирзадан хат бармы? Ниләр яза? — диде абый.
— Синнән хат алмавына бик аптырап язган бер хаты килгән иде, шуннан — юк әле.
— Госпитальдән госпитальгә күчеп — өзелдек шул...
— Аның хезмәте кайчанрак бетәр икән соң, улым?—дип сорады әни дә.
— Озакламас инде. Безнең действительный срогы — икебезнеке бер булырга тиеш,—диде Раббани абый. Тавышында йокьГ иде инде
Иртәнгә буран^ басылган, көн аязып, суытып җибәргән иде. Әчкелтем исле жылы өйдән салкынга чыккач, башлар жиңеләеп китте. Без ямчы егетне, иртән тагы бары белән тәрбияләп, әйбәтләп кенә озатып җибәрдек.
Әдрән бер киенеп чыккан жиреннән Чибәр әбинең ишегалдын көрәр- ♦ гә китте. Кыш буена урамга ишеп салган кар өстеннән барганга күрә, 2 безнең энекәш өйләрдән дә биек төсле булып күренә иде.
Раббани абый:
— Төпчек тә бик үскән!.. — дип куйды.
— Инде ике ел сабан туе булды, үз ишеннән бер кемгә бил бирмәде, —дидем мин.
Без урам яктан ишегалдына кердек. Абый, таягына асылынып, бер 5 урында әйләнә-әйләнә, дөньябызны күздән кичерде. Әтидән калган өй 5 дә. абыйлар тергезеп киткән каралды-кура да, сипләп торуга карамас- а. тан, искереп килә: кар да күмгәч, әле бөтенләй җиргә иңгән сыман иде. ia Раббани абый, сузып кына «да-а...» дип, кара төк баскан яңагын сый- * пап торды. Бу аның сагынуы идеме, әллә бизеп ятсыну авазы идеме — белмәдем. ’ ®
Аннары ул әкрен генә өйгә кереп китте, мин кар көрәргә калдым, f Кенне болай ачып җибәргәч, атна эчендә генә буран булмас — энем < белән икебез дә өйдә чакны ишегалларын гөл итеп куярга кирәк иде. ° Ул арада Әдрән дә Чибәр әбиләрдән кайтып җитте. Без, басылып ты- = гызланган карны шикәр төсле шакмаклап кисә-кисә, энем бер яктан, ™ мин икенче яктан эшкә тотындык; өсләребезгә көрәк җиленнән борак » оныдый кар сара башлады.
Ишегалдын бетереп урам якка күчәргә торганда, өйдән Раббани абый килеп чыкты. Чиста итеп кырынган, шинель төймәләрен самавар- дай ялтыратып җибәргән, иңбашлары тартып-киереп тора, шинеле җвйдән-җөйгә шытырдап кына сүтелеп китәр кебек иде.
— Әйдә, Сирин апай, мине бал абзыйларга илтеп кенә куй әле,— диде ул миңа. — Мондый карда бу гәүдәне култык таягы гына тота алмас.
Без Шәрифулла абзыйларга киттек. Юл әле тапталмаган — биш- алты ат печәнчеләр генә үткән Мин аягым белән катыны капшый-кап- шый алдан барам, минем арттан ипләп кенә абый килә. Әледән-әле таягы батып кала да — мин тартып чыгарам Икебезгә дә рәхәт, күңелле. Безне күреп, ишегалды, капка төпләрен көрәп яткан апалар, бабайлар кул сузып күрешергә киләләр; «бик исәпбез әле» дип кенә узып китеп булмый, бераз сөйләшеп торабыз.
Икәү генә калган бер арада, җаен китереп, Раббани абый Шәрифулла абзыйның кызларын сораштырып алды.
— Түп-түгәрәк битле кара чутыр бер кызлары бар иде, анысы да үскәндер инде?
— Үсте!.. Минем куенда!.. — дидем мин.
Телем әйтте дә качты — кызаруы мина калды: салкын биткә жылы кан бәрүен тойдым. Абый, башын чөеп, көлеп җибәрде:
—• Тнленеке тишек — тотылдың бит, апай!. Ярый, ярый, киленне *үреп кайтырбыз. Ә зурлары кем куенында соң?
• — Кем куенында булсын! Рәҗи мә апа инде карт —егерме икедә. Ә Тәрҗимә буйлы егетләр бөтен базарында юк Әле көз генә бер егет шаяртып: «Миңа кияүгә чык әле, баскычым да бар» дип әйткән икән да. Тәрҗимә аны базар эченһә: «Аяк астында бик чуалып йөрсәң, маңка!» дип, өреп кенә очырган. Күргәннәр сөйләде. Булмас димә! Артын- ”ан килсә, ат киләме әллә дип артыңа әйләнеп карыйсың...
Шәрифулла абзыйлар безне көтеп торалар иде инде. Ишекләрен ачу белән борынга, ашыйсыларны китереп, каз шулпасы исе килеп бәрелде. Өйләре көндәгечә чиста, һәр җирдә кызлар кулы: идәннәре пычак белән кырып юылган, түр сәкегә буйдан-буйга бизәкле йон палас җәелгән, тәрәзә саен кызыл башлы сөлге, чигүле кашага; ике кат тәрәзәләре буланып-тирләп утыра, — яландай өй эче тулы ямь, муллык иде
— Шулай картаеп барабыз, Раббани апай. Җилкә бөкрәйгән, бил кәкрәйгән — меңгә ике, йөзгә бер тулмый, — дип Шәрифулла абзый кәефле генә көлеп куйды.
— Каяле сиңа картаю! Карт аю урманда гына була, — диде абый.
Җүәйрә апа бөтерелеп аш җиткерә башлады, әйтерсең лә үзләренең сугышта үлгән уллары кайткан иде.
— Җүәйрәттәй дә бер дә картаймаган.
— Аның — шулай: миннән алда бер картаеп куйды да, хәзер шул көе мине көтеп тик тора.
Җүәйрә апа «с» авазын сакау әйткән теле белән:
— Син! Кунакларны сүз белән сыйлама. Түргә узыгыз дип әйт ичмаса, култык таяклы Раббанине ишек төбендә тотасын,— диде..
— Әүлияләр сүзе әйттең, кортка!—диде Шәрифулла абзый,— Әйдәгез, Раббани, Сирин... Өстәл катына утыраегыз әле.
Без түргә узып өстәл янына утырыштык. Аннары Шәрифулла абзый кече яктан чиреге белән бал алып чыкты. Үзе дә утырып, буяусыз агач кәсәләргә бал коя башлады.
Шул чак тышкы күтәрмә төбеннән дөп-дөп аяк каккан тавышлар ишетелде, кемдер өйалдына буш чиләкләр куйды; күп тә үтмәде, ишек тулып Шәрифулла абзыйның ике зур кызы килеп керде. Башларында иске кама бүрек, өсләрендә кырык ямаулы фуфайка, аякларында катып беткән киез ката иде. Безне күрү белән оялып-кыенсынып мич артына кереп киттеләр.
— Рәҗимә! Тәрҗимә! Нигә сез алай Раббани абыегыз белән килеп күрешмисез? — диде Шәрифулла абзый.
Зур кызлары Рәҗимә дә, Җүәйрә апа кебек, «с» авазын сакау әйтә иде, мич артыннан шул җавап бирде:
— Мал арасында йөргән өс-баш беләнме?
Бераздан аларның сөйләшүе кече яктан килә иде инде.
— Ярар, эшегез бетсә, юынып өсләрегезне алмаштырыгыз, — диде аларга Җүәйрә апа.
— Эшне җимереп эшлиләр анысы, — диде Шәрифулла абзый безгә.— Бармакларына җилен кысарлык көч керү белән сыер сава башладылар.— Шулай дип кулына кәсасен алды:—Әйдәгез алайса, кыстатмый гына эчәегез әле, апайлар. Синен исән-сау кайту бәхетенә инде монысы, Раббани.
Икесе бердәй озаклап-тәмләп эчтеләр. Мин балның туп-туры мигә ярып менгән үткен исенә түзә алмыйча, кәсане кире куйдым.
— Бәй, улым, нишләп алай гына?
— Исе үк башка бәрде әле моның, бал абзый.
— Чынлап та! Бөтен кан тамырларына йөгерде, — дип минем сүзне абый да куәтләп җибәрде.
— Ә-ә. сиздегезме инде! Бу — яшь корт балы шул. Әтиегез мәрхүм дә: «Каяле, Шәрифуллау, теге ниәстәң бармы?» дип, эчсә гел шу- шындыйны гына сорап эчәрие. Аракының шәйлә тәмен дә белми үлеп китте мәрхүмкәй һә-әй дөньялар!.. Үңгәреп бетеп бара инде. Бариемени ул сугышка тикле аракы эчү?.. Күрше авылның Кәҗә Талип кына җиде баласы өчен акча алган көнне бер чүлли эчеп, шуңа исереп кай- тырые. Анысы да — елына бер!..
— Шулай иде шул...— диде Раббани абый.
Шунда тагын ишек ачылды. Башта идәнгә ап-ак булып суык жәе- леп керде, шуннан соң гына көянтә-чиләге белән Җәзилә күренде. Апалары төсле мич артына борылмады, йөзеп кенә, чаршау эченә зур яктан үтте. Суын, көянтәсен куйгач кире чыгып, абый белән килеп күреш- ф те. Ул, әлбәттә, мин килүен көткән: мал карарга чыкмаган, киенеп- _ ясанып ерак чишмәгә суга барган. Киеме гел яңадан: мамык шәл, са- = тян тышлы фуфайка, юка постау күлмәк, биле дә сынмаган киез итек; * шәленнән башкасы гел кара — маңгай чәче дә, кашы-күзе дә шомырт- а кара, күпереп торган түм-түгәрәк бите генә алсу янып тора иде. S
Ул арада кече яктан да, өсләрен алмаштырып, Рәжимә белән Тәр- s җимә килеп чыкты. Икесе дә энәдәи-жептән генә төшкән озын җиңле £ күлмәк кигән, чәчләрен дә кыл урталай ярып, ике толым итеп үргәннәр. | Абый белән аллы-артлы күрешеп, бер-ике авыз сүз әйтешкәч, кире ке- < pen киттеләр. а.
Абый, күзен дә алмыйча, карагайдай озын буйлы Тәржимәгә карап - калды. Тәржимәнең үзе генә түгел, чәче дә озын — тез астына житкән, ф атлаган саен елык-елык килеп, койрыктай уйнаклап китә иде. -
Шәрифулла абзый кече якка башын борып, Җүәйрә апага дәште: «
— Син! Кортка!.. Итең нишли әле анда?
— Хәзер, хәзер... Өстемдә торма. <
Җүәйрә апа тирән коштабак тутырып ит чыгарды. Әйләнәсенә бә- J ранге тезеп, эре итеп суган туралган иде. Өстәл өсте жырлап жибәргән- х дәй ямьләнеп китте.
Шәрифулла абзый иркенләп кенә кәсәләргә чиректән бал агызды. п
— Әйдәгез, ит алдыннан бер тернткә тотаегыз әле. Яше бик житкән х ннде бу балның — самый эчәр чагы!
Икесе дә кәса читеннән генә сөзеп эчә башладылар. Раббани абый, эчеп бетергәч, ирен өстенә күбектәй ябышып калган кәрәз чүпләрен уч төбе белән сөртеп алды
Бнш-ун минут үттеме-юкмы, ишекне каерып ачып Тимершәех абын килеп керде. Без урыннарыбыздан торып аны каршы алдык.
— Кунаклар бар икән! Исәннәрмесез барыгыз да!.. Исән йокладыңмы, Раббани?
— Кайда йоклаганымны да белмәдем, — диде Раббани абый.
— Бәхетленең кунагы да бергә килә, әйдүк, Тимершәех!.. —дип Шәрифулла абзый аның бүрегенә үрелде.
— Мин йомыш белән генә, Шәрифулла абЗый...
— йомышны аны табын янында да йомышлап була. Әйдә-әйдә, персидәтел булсаң да, аштан зур түгелсеңдер әле.
— Алайса тукта .инде, Шәрифулла абзый, берәр кызыңны атка жи- бәрик башта. Илләргә барып кайтасым бар иде.
— Тәрҗимә, кызым!..
— Нәрсә? — дип Тәрҗимә килеп чыкты.
— Бик кыенсынмасаң, минем «Туры»ны гына җигеп алып кайт эле, апай, — диде Тимершәех абый
— Кылыйга ни дип әйтим?
— Илләргә бара дип әйт. Печәнне күбрәк салсын.
Хуш исле печән салып, кермәле чанага утырып кайтасы булгач, Тәрҗимә яхшыдан киенде: өстенә бостон тышлы билле пальтосын, аягына калыптан гына төшкән кара киез итеген киеп, кара шәльяулыгын бәйләде дә, үзе дә яхшы атлар төсле башын чөеп атка китте. Абый ана күзен дә алмыйча карап утырды
— Ай-Һай, «Туры»ң кызлар кулын санлар микән?
— Атыңны түгел, шайтаныңны биетә ул безнең Тәрҗимә! — дип Тимершәех абый өстеннән сала башлады.
Шәрифулла абзый аның күн бүреген, сары бәрән тунын алып, чөйгә элеп куйды.
— Рәҗимә, комганга җылы су сал, кызым, —диде Җүәйрә апа.
Мин Тимершәех абыйга үз урынымны биреп, үзем түбәнгәрәк күчтем. Шәрифулла абзый тагы бер кәса алып чыкты.
— Юк-юк, мин бер капмыйм, Шәрифулла абзый. Син Раббанине сыйла. Минем—эш вакыты. Сириннең дә иртәгә эшкә барасы. Бүген икесен дә нәрәткә кертмәдем инде,— дип кайнар каз шулпасына кашыгын тыкты.
— Әйдә алайса, Раббани, — диде Шәрифулла абзый.
Бер тәлинкә шулпа эчеп, иттән дә авыз иткәч, Тимершәех абый җай гына сүз башлады:
— Яз җитә бит әле, Шәрифулла абзый. Яз! Көздән уйлаган уйлар язга туры килеп бетмәде: менә әле орлыкка дигән бодайны тазартып ятадырыек — бер дә җитәр сыман түгел. Аның әле чәчү өстендә ай буе сабан сөрүчеләрен, тракторчыларын ашатырга кирәк... Менә шундый- шундый хәлләр, Шәрифулла абзыкай гынам...
— Боткасын пешергәч маен да сал инде: миннән ашлык сорарга итәсезме?
— Шулайрак иде. Идарә сүзен әйтәм.
— Аш ташыганда — чүмеч, туфан ташыгында — көймә.
— Андый сүз юк, Шәрифулла абзың. Син һәр вакыт колхозның терәге булдың.
— Йә, салам кыстырма. Әйт: күпме кирәк?
— Бер өч йөз пот бодай биреп тор син колхозга. Яртысын быел, яртысын киләсе ел уңышыннан түләрбез.Үзең теләгән ындырдан сайлап алырсың.
— Өч йөз пот ук булмас, апай Тимершәех.
— Кит әле! Сугыш вакытында да бишәр йөз пот биреп торганны!..
— Әә! Ул чагында минем запас күбрәк иде. Сугыш башланасы елның көзендә дә без, беләсеңме, күпме иген алдык?.. Ике улым —бәгырь кисәкләрем — Гарифуллам, Сәгыйдуллам белән җимереп эшләгән хезмәт көнебезгә төп-төгәл мең пот алдык!.. Ә аннан алдагы елны?.. Син үзең кәнсәләрдә эшли идең бит. Бар иеме колхозда бездәй дә күп эшләгән берәр семья? Әлбәттә, башкаларга да тимәде түгел — тиде. Колхоз ике-өч ел рәттән уникешәр кило бүлсен дә — тимәсен! Егет- җилән дугаларга кызыл чүпрәк бәйләп өй борынына иген таратып йө- ридерие бит!.. Соңга табан, урыным юк дип, күпме кеше алмады!.. Ишегалларына бушатып киттеләр. Шулай кош-корт ашап, мал ашап, исраф булды игенкәйләр! Ә мин алай итмәдем — капканы киң ачып кертәдерием олауны. Келәткә саладырием. Базга саладырием. Мунчага саладырием. Кайда тишек бар, шунда тутырадырием. Сугыш чыгар алдыннан әнә Җәзиләмә җиде яшь тә юк иде—ул да чиләк күтәреп ташыды! Бәләкәй генә уч төпләре чиләнеп чыккание сабыйның... Шуннан нәрсә? Икенче елны сугыш башланып китмәсенме... Синең белән бергә киткән Әкмашны хәтерлисеңме? Шул: «Кышка тикле мимечнең муенын астына китереп кайтмасак, сөйгән хатыннарыбызның куены безгә хәрам булсын!» дип, башындагы иске кипкеләрен җиргә бөтәрләп атка- ние. Китте дә югалды, мәрхүм. Авыр туфрагы җиңел булсын — җиңелрәк холыклы иде.
— Озын сурә башладың, Шәрифулла абзый. Беләбез бит инде,— диде Тимершәех абый.
— Хәзер беләсез шул. Белмичә! Ә ул чакны белмәделәр. Көзгә бетә имеш сугыш... Беттеме?.. Кая! — бетәре дә күренми башлады. Елына бишәр-алтышар йөз хезмәт көне эшләгән Гарифуллам белән Сәгыйдулламны да йотты. Колхоз миңа түгел, мин колхозга бирә башладым. Ул самолетка дигән акчалар!.. Бүтәннәр бер мең дә ике мең, аша китсә
биш мең биргәндә, мин бер үзем илле мең бирдем! Елның-елына утыз баш умартадан чыккан дахутым 1 иде ул. Анысы — күз яшедәй ике улыма өстәп инде... — Шәрифулла абзый шулай диде дә, юан бармагы белән, күз төбенә тәгәрәп төшкән ике бөртек кояш нурын сөртеп алды.— Менә шулай ул дөньялар!.. Имде сугыш та юк, ә сез һаман миннән сорыйсыз. Ярый, ике йөз пот бирәм. Артыгын бирә алмыйм, Тимер- ♦ шәех. Кызларымда әнә — өчесе дә җиткән Гел бер ояда өелеп ятмас- з лар бит инде алар? Канат катырган кош балалары — очабыз дип әй- § терләр. һәр кайсына сандык әйберсе кирәк. Болай да инде кем кызлары эшкә киндер күлмәк киеп йөрде бу заманда5.. Минекеләр!..
— йә, кызларың өчен кайгырма әле: башлары кайда, сарайлары 13 шунда. Ике йөз булгач — ике йөз! Анысына да рәхмәт. Сөйләштек'
— Бодай келәттә, любуй бримә төяп алып китә аласыз. Тынчыган, = күгәргән түгел,— диде Шәрифулла абзый.
Тәрҗимә ат җигеп кайткач, Тимершәех абый бер минут утырмастан * естәл яныннан торды. ' &
Ә киенгәндә һич уенсыз әйтә куйды
— Кызлар, менә берегезнең бәхетенә Раббани абыегыз кайтты. ♦
Мунча якканда әйтергә онытмагыз: зур врачлар аның аягына гел ча- х быну кирәк дип җибәргәннәр, — диде. «
Абый, кызлардан бигрәк үзе оялып: £
— Син алай кызларны оялтма инде, — дигән булды
— Ничауа, кызлар үзебезнеке! Шулай бит, Шәрифулла абзый? и
— Шулай-шулай. Сихәте тиярдәй булса, әйтми калмабыз. Мунчаны = без аны кирәк булса көн саен ягабыз,— дип Шәрифулла абзый артты- j рып ук җибәрде.
Аннары ул, башына мескен бүрек, өстенә иске сырма киеп, Тимер- х шәех абыйны озата чыкты.
Без, иркенләп утырып, өйләдән соң гына кайттык. Ишегалларын Әдрән гөл иткән — өр-яңадан көрәп, киңәйтеп куйган. Ап-ак кар өстендә җемелдәп яткан җылы кояш, кыек читеннән тыпылдап тамган беренче тамчы, зәңгәр күктәй иркен яз сулышы — һәммәсе дә Шәрифулла абзыйлар өендә калган ямьле табынның дәвамы кебек иде.
7
Икенче көнне Шәрифулла абзый мунчага әйтә килде.
И шул көннән алып абыйны алар бер мунчадан да калдырмый башладылар. Өйдә күбрәк ятып үткәргәнлектән (күп йөрсә, аягы сызлый) абый өчен бу үзе бер бәйрәмгә әйләнә: Шәрифулла абзыйлардан ул, йөзләренә алсу нур йөгереп, кунак булып кайта иде. Тора-бара ул үзе дә бу көн җитүен сабырсызлык белән көтеп ала башлады, мунчадан бигрәк, аяз таңдай балкып, Тәрҗимәне күрергә ашкына иде.
Бер күрүдән яратыштылар алар. Тәрҗимә, минем тиң булып, абыйдан нәкъ тугыз яшькә яшь иде. Ләкин йөрәк аңа карыймени! Безнең абый сыман ир-егеттән ул заманда нинди генә кызкай баш тартыр иде икән!..
Әни сөенеп бетә алмады. Инде бу хакта бөтен авыл сөйләсә дә, үзе белмәмешкә салыша, ләкин ул йөрүләрен, ул талпынып эшкә керешүләрен күрсәң, үзе бер күңелле, әйтерсең лә ул тотасы һәр нәрсәгә бәхет кунып, ак каурыен салып киткән иде. Моның өстенә бер көн, юл өзе- лер-өзелмәстә, Шәрифулла абзый белән туң өстеннән базарга барып, бер бик матур теше бозау2 җитәкләп кайтты: чем-кара, янбаш сөякләре киңчә-калку, эче батыбрак тора, маңгаенда тәңкә зурлык кашка-
'Доход — керем
’Теше бозау — тана булып жнтмәгән яшь (ана) бозау.
сы да бар иде. Шәрифулла абзый үзе сайлап, үзе сатып алып биргән икән. «Җиде ят түгелбез, бер ризалатырсыз әле» дигән.
Алачыкта күмер булмау сәбәпле без эшкә бармаган идек. Әни, тын бер шатлык белән, Әдрәнне шундук Чибәр әбине алмага йөгертте.
Бозауны кыйблага каратып, әни муенчагыннан тоткан, Чибәр әби .мекердәп кенә әфсен укый, безгә аның «әфү-төфү» дигәне генә ишетелеп кала. Шул «әфү-төфү» дигәндә кулындагы дисбесен бозауның әле башына, әле аягына, әле сыртына тигереп ала иде. Аннары ул үзебез- неңчә тел белән:
— Бурадай буралып гөбедәй гөбердәп үс, җиленең тулы май булсын, тоякларыңа тояклар өстәлсен, — диде дә, әни кулыннан муенчагын алып, ишегалдын бер әйләндерде. Шуннан соң гына әни бозауны абзарга кертеп япты.
Инде болар өстенә тагы Раббани абыйның әкренләп кенә савыга килү шатлыгы өстәлде. Җир җылынып үлән калку белән, ул аягын иртә- кич кычыткан суында тота башлады. Май аеныкы гына файдалы дигәч, без ул айда ярты авылның читән буен ялмап чыктык. Ләкин иң файда- лысы кырмыска оясы булды. Май урталарында Уфа тубдиспансерыннан чыккан Хәвадис абыйны каршыларга баргач, Раббани абый пристаньда бер кеше белән танышып-сөйләшеп киткән. Ул кеше үзебезнең районныкы булып, Казанның бер больницасында баш врач икән. Шул әйткән: кырмыска оясына утыр син, дигән. Абый шуның киңәше белән, май-июнь айларында үзебезнең саклау урманына менеп, җидеме-сигез- ме кабат кырмыска оясына утырды. Икешәр сәгать буена ничек түзеп утыргандыр инде ул анда! И, әйткәнемчә, шуннан да файдалысы булмады— җиләк өстендә аягын нык итеп җиргә басты.
Бу вакытта инде, алты ай буена больницада ятып, йөзе ак бәздәй агарып кайткан Хәвадис абыйга да юалы болын, какылы басулар җилендә бераз төс кунды. ,
Больницада ул үзебезнең Әнәк марие белән бергә яткан. Ул кешене без күптәннән белә идек: бөтен базарга бер фотограф —Юзекаев Асылгәрәй дигән кеше иде ул. Яшьтән үк күксәү булганлыктан, сугышка да бармады. Яз җитеп юл киптеме, базар саен, күләгә җиргә чаршау корып. егет-җилән, кыз-кыркынны «кәртечкегә» төшерә торган иде. Менә шул агай безнең абыйны, больницада бик үз итеп, кайту белән фото эшенә өйрәтергә булган.
Әнәк безгә ерак ил түгел — биш кенә чакрым. Абый, кайтып ике-өч көн уздымы-юкмы, базар көнгә каршы иртә белән шунда китте. Юзекаев аны бер кич кунак итеп, бар кирәк-ярагын салып, «Фотокор» дигән. күгәрчен хәтле генә бер фотоаппарат биреп җибәргән иде. Моның өчен без дә аңа бурычлы калмадык — көзге байлыктан бер капчык бодай бирергә булдык.
И менә хәзер Хәвадис абый, атна саен Әнәккә барып, иләсләнеп карточка төшерергә өйрәнеп йөри иде.
Карточканы тышта төшерсәләр дә. эшләвен караңгыда эшлиләр икән: абый да күрше Нәсих бабайлар мунчасына бикләнеп, ишек-тәрә- зәсен юргандыр-нидер белән томалап куя да. түбәтәй чаклы гына бер кызыл пыяла яктысында тик эшләп утыра. Зиһенлегә эшнең сере үзе ачылыр, ди безнең әни. Ай да үтмәгәндер, базар тулы мир алдында, фотога төшәм дип. таяктай басып торырга оялган түтәйләр безгә килеп, чия күләгәсендә рәхәтләнеп «кәртечкегә» төшә башладылар.
Шулай өйрәнеп китте Хәвадис абый. Аның кебек авыру кешегә авыл җирендә уйнап кына эшли торган эш иде бу.
Көннәрнең берендә Мирза абыйдан хат килгәч, уку турында тагы сүз кузгалды. Беребез укый алмагач, мин инде бу сүзне беткәнгә саный идем, Мирза абый бетермәгән икән.
Бу юлы — чират минеке иде.
Ләкин мин көн дә суза киләм: керә аламмы-юкмы дип уйламыйм, абыйның аягы төзәлсен әле дип уйлыйм. Берсе авыру, берсе аяксыз ике олы кешене бер Әдрәнгә калдырып китеп булмый бит инде!
Тимершәех абый да:
— Әкрен барган —куян артыннан җиткән, шәп барган — сыер артыннан да җитмәгән. Ашыкма, вакыт бар,—диде. ♦
Шулай суза торгач, сабаннан соң шәйлә ремонтка китереп җиткер- я гәнмен. Ахырда абый, тәмам ныгып таягын ташлагач, минем өчен пред- ч седатель янына кергән.
— Әти дә, үзем дә эшләгән алачык — иртәгәдән урынына үзем ба- f сам, җибәреп карыйк әле шул Сиринне берәр укуга, — дип үтенгән 2
Шуннан соң гына мин документлар әзерли башладым. Документ ди- х гәннән, һич аңламас бер сәбәп белән, минем җидене бетергән таныклык = кәгазе югалган булып чыкты. Утка пешкәндәй угаланып, Тимершәех i абый янына киңәш сорап кердем. 4
— Ярый, менә Илләргә барасым бар, мәктәп директоры белән сөй- £
ләшеп карармын тагы, — диде. л
Кайтышлый ук алачыкка кереп әйтте: ♦
— Директор белән сөйләштем, иртәгә үзең барырсың. Мин җибәрде =
дип әйтергә онытма, —диде. «
Икенче көнне инде алачыкта Раббани абый белән Әдрән эшләп 2 калды, ә мин таныклык юллап Илләргә киттем.
Өч кыш йөреп күпме чабата туздырган авыл! Мәктәбе дә шул ук — мин килгәнне сагынып көткән төсле, тәрәзәләре тулы нур белән миңа = карап тора иде. Кыенсынып кына директор ишеген шакыдым. Без укыганда сугышта йөргән, сугыштан соң янә үз урынына кайтып эшли баш- п лаган директорны мин күреп кенә белә идем.
— Мине Тимершәех абый җибәрде...
— Синмени ул таныкламасын югалткан?
Тавышы үтә дә кырыс иде — каушап киттем.
— Әйе, мин...
— Нык эзләдеңме соң?
— Эзләмәгән җир калмады инде, абый. Җен йоткандай булды.
— Җен йотмаган аны — бозау йоткан. Китап эченә тыгып куясыз да*-йә әниегез утка яга, йә бозау чәйнәп ташлый. Бәлки чәй кәгазе белән бергә стенага ябыштыргансыздыр әле?
— Безнең өйдә кызлар юк, абый.
— Яхшы. Ә син таныкламаны бер кешегә ике кабат бирергә ярама- ганлыкны беләсеңме?
Мин бөтенләй коелып төштем. Юк, «укырга китә алмыйм инде бо- лай булгач» дигәннән түгел — беренче тапкыр үз гаебемне үкенеп тоюдан иде.
Шуны сизепме, директор абый кинәт йомшый төште:
— Ярый. Колхозда ничә ел намус белән эшләвеңне исәпкә алып, мин сиңа тагы бер таныклама бирәм, — дип сейфыннан ялтырап торган таныклык кәгазе чыгарды.— Нинди билгеләр алганыңны үзен хәтерләмисеңме?
— Рус теле белән химиядән дүрт, калганнары бишле, — дидем мин.
Монысын мин яхшы хәтерли идем.
Ышандымы-юкмы, исем-фамилиямне тулысынча сорады да, нәзек билле каләмен кат-кат сөртеп, язарга утырды. Үтә дә зурлап, тәмләп язды инде!
— Булды бу, энем. Бу сиңа — без үлем- белән якалашып йөргән чакта иген фронтында эшләгәнең өчен. Сакла... — дип урыныннан торып басты
Кечерәк буйлы, чандыр гына кеше иде.
Мин тиз генә кара тушь белән язылган билгеләргә күз йөгертеп чыктым. Әллә күзем алмашынамы дип торам. Икенче кабатка текәлеп карасам — авып китә яздым: бер дүртле дә юк, рәттән бишле иде!
— Кулын белән аягын гына түгел, башың да эшлидер дип уйлыйм,— диде директор.— Без икәү белгәнне бөтен авыл белергә димәгән.
Аның җыерчык тулы киң маңгаена, тәрәзә буланган төсле, вак кына тир бәреп чыккан иде. Аңа ияреп мин дә маңгайны сөртеп алдым,
— Аңладым, абый, — дидем мин.
— Нинди техникумга соң исәбең?
— Геолого-разведочныйга иде.
— Яхшы. Егет кешегә — йә шул, йә авиационный инде,—дип ул миңа кулын бирде.—Алайса уңышлар телим...
8
Документларны салып җибәрү белән, Хәвадис абый шикелле китап җыеп, әзерләнә башладым. «Гел бишлегә бетергәннәр имтихансыз кабул ителә» дип язсалар да, ышанып булмый: минем ишеләрдән сорап куюлары бар иде. Ул сиңа — алачыкта тимер сугу түгел.
Зиһенем дә кулларым шикелле тупасланган: бик азлап кына кергән белеме дә башны селкү белән чыгып китәргә тора иде. Үзе белгән кадәр Хәвадис абый ярдәм итә—бигрәк тә русчадан зәһәр аңлата иде. (Өйрәнгән больницада ятып!) Ләкин тиздән мин ансыз да калдым: синсез анда ямь юк дип, тальяннары, фотоаппаратлары белән бергә Хәвадис абыйны болынга алып чыгып киттеләр.
Болын, болын... Күңелледер инде хәзер анда. Агыйдел яры өстенә үзе бер урам булып тезелгән куышлар. Бер казаннан барың бер тиң ашаулар. Җәйге төн карасында якты ямь чәчеп, клубтай пароходларның гөжләп узып китүе... Кичке җыр, уен-көлке. Сулкып торган сылу кызлар. Шулар янында җиләктәй Җәзилә...
Кая инде ул авылның болын өстенә җитү!..
Мин өйдә дә, тышта да укый алмыйм: кайда укысам да оета башлый. Күзләрем дә елап шешенгән баланыкы төсле — һәр керфеге аерым-аерым чәнчеп тора иде. Ахры түзмәдем, китапларны төреп төйнәдем дә, шунда укырмын дип болынга тайдым. Икенче көнне печән чабучыларга уйнап кына ияргән идем — атна үтүен сизми дә калганмын. Уку исемә төшкәндә болын бетеп килә, ә китаплар куйган җиреннән дә кузгалмаган иде.
Иреннәренә хәтле печән исе сеңгән Җәзилә белән соңгы төнне Агыйдел буенда үткәрдек тә, мин таң ату белән авылга кайтып киттем.
Тагы бер атнадан ипиен, китабын бер бәләкәй капчыкка салып, каеш белән биштәрләп, пристаньга төштем. Көн эссе. Җил юк. Агыйдел өсте таеп егылырдый шома. Суы бик нык кимеп, дебаркадер яр астына ук бәйләнгән иде. Агыйделдә йөргән ике катлы «Тукай» пароходы килеп, мине Уфага алып китте.
Үзебезнең болын турыннан үткәндә мин, кайтмас җирләргә киткән бер кешедәй, җирсеп, җандай якын ярларыма текәлдем. Әле төш җитмәгән, куыш тирәләре буш, бер читтәге казан тирәсендә генә Шәмсениса түти кайнашып йөри; яр башына тезелеп баскан бала-чага, корсакларын киереп, пароходны тамаша итә иде. Барысы да артта калып, инде маякчы турына якынлашканда, әллә кайдан гына яр өстенә Җәзилә калкып чыкты, йөзен аермасам да — гәүдәсеннән таныдым
Пристаньнан пароход кычкыртуын ишетү белән, эшен ташлап йөгергән инде ул монда.
— Җә-зи-лә-ә!..
Әлбәттә, ул минем тавышны ишетмәде, мәгәр кул болгавымны күр- ' де, үзе дә башындагы кыек яулыгын салып, ашыга-ашыга селки башлады Ләкин, пароход тиздән борылмага кереп, Җәзилә күмелде, зәңгәр косынкасы гына зәңгәр күктә эленеп калгандай булды.
Шул чак койрыкта утырып килгән егетләрнең берсе, Хәвадис абыйныкы төслерәк тальянын алып, мин моңарчы бер дә ишетмәгән моңлы * бер көй уйнап җибәрде. Аңа шундук, Агыйдел буйларын яңгыратып, з кызлары, егетләре кушылды Азактан белдем мин белмәгән бу көй >» «Таһир-Зөһрә» дигән яңа көй булган икән. 3
Ике тәүлек буена күз алдымнан Җәзилә, колактан шул көй китмә- = де Шулай Уфага барып җиттем. Бәләкәй генә пароходтан дөнья халык төшеп, урамнар тулды. Мин дә шуларга кысылып иярдем. Баскыч- з баскыч тротуардан калага менәбез. Күзем өйләргә йотылган. Болар ; Шәрифулла абзыйларныкы ише генә түгел: кәрнизләре, тәрәзә башла- $ ры Җәзиләнең зур челтәр якасы шикелле сырлап-чигелеп ясалган иде. Мин инде бу урамның, өй почмагына сугылган язуларын укымасам да, “ Хәвадис абый сөйләвеннән Ленин урамы икәнлеген белом Техникумы да шушы урамда булырга тиеш иде. *
Тауга менеп җиткәндә, каршы яктан трамвай килгәнен күрдем. = Эчен белмим, мәгәр тышы тулы кеше иде. Тукталыштан чыкты халык, 2 и чыкты — әрҗә аударып бәрәңге түктеләрмени! Иң азактан муенына “• сумка аскан бер апа төшеп, артка бәйләнгән юан бауны чишеп алды * да, ике аягын җиргә терәп басты. Шунда трамвай да чигенә башлады, = ә бу апа шуны җибәрмәскә иткән сыман иде. Ул — өстәге дуганы тар- п та икән: бер вакыт дуга тураеп, алгы якка ауды, ләкин шундук, туптай « сикереп, чыбыгына ябышты — зәңгәр утлар чәчрәде Трамвай шулай, х борылмыйча гына икенче юлга чыгып, кире китә икән Көтеп торган халык өеме, җимереп ташлардай булып, ишегенә ябырылды
Хәвадис абый мина техникумга чаклы җәяү генә барырга кушкан «де Мин шулай иттем дә — карана-карана җәяү генә киттем
Көн кыздыра гына. Тротуар өсләре кайнар бәреп, беләүдәй ялтырап ята, ә рельс сыртында ике буй кояш нуры уйный иде. Урамның чи- ге-мазары юк, бик ерак очы күкшел төскә төренеп, рәшәдәй кыймылдап тора, барган саен өйләр зураеп, кешеләр бәләкәйләнә бара иде.
Шушы икән Уфа дигәннәре!
Техникумны тиз таптым: нәкъ абый әйткән урынында иде Бер нинди сырсыз-бизәксез, шоп-шома итеп сылап салынган өч катлы бер бина иде. Каушап кына эченә кердем. Ап-ак йөзле бер бик чибәр апага белер-белмәс русчам белән үземнең кем икәнлегемне әйттем. Ул минем аттай гәүдәмне баштан аяк күздән үткәрде дә, бик ягымлы итеп аңлатып бирде. Монда килеп йөрүемнең кирәге дә булмаган: мине имтихансыз гына кабул иткәннәр икән. Язу да җибәргәннәр. Алмавымны әйткәч, аптырагандай кашларын күтәреп, бер кәгазь язып бирде.
— Шушы язу белән августның егерме бишеннән дә калмыйча килеп җитегез, тулай торак мәсьәләсе каралачак,— диде
Шул ук көнне кич үзем утырып килгән пароход белән кайтып та киттем.
Егермеләренә чаклы рәхәтләнеп колхозда эшләргә була иде әле, эш сорап бригадирга бардым.
— Алачыкта — абыең белән энең. Лобогрейканы Чегән Хәмзәсенә бирдек. Синең гәүдәгә ярардай эше дә калмаган бит әле аның,—дип шаяртып алды. — Ярый инде, алай бик ялынып сорагач, заготзернога йөрерсең.
Белә ул бригадир миңа нинди эш кушарга!
Мин ике атлы арба белән заготзернога иген ташый башладым Көшел төбендә сиртмәле үлчәү: бер ягына эреле-ваклы шестернялар белән икешәр потлы ике гер асылган, икенче ягында — биш пот сыешлы s < ь 33
тимер бадья: шуны көшелгә чумырып аласың да, көчең җитсә бер үзең, җитмәсә икәүләп, сиртмә башын аска иеп, ыргагына эләсең. Весовщик үлчәп тора. Биш пот ясагач, бадьяны такта читле арбага бушатасың — шулай йөк саен илле пот... Ә заготзернога илткәч күргән газаплар... Баскан саен сыгылып киткән такта басмадан таудай өем өстенә капчык күтәреп менеп кара әле!
Шуңа күрә бу эшкә тазарак егетләрне куялар иде.
Безнең бригададан без Тәрҗимә белән икәү. Тәрҗимә бер үзе — егетләргә биргесез. Безнең басу заготзернога якын булганлыктан, көненә икешәр юл ясыйбыз. Иген күп чыкканда, без әйләнеп кайтуга, капчыкларны көшел өючеләр тутырып куя иде—төяп кенә китәсең.
Җәзилә дә көшел өя иде. Кайсы көнне ул Тәрҗимә белән урыннарын алмашып, заготзернога иген илтә бара. Без ындыр табагыннан, гадәттәгечә, икебез ике ат белән кузгалып китәбез. Ләкин олы юлга төшкәч бахбайларны үз көенә куябыз да, мин Җәзилә янына күчеп утырам. Ул, итәге белән тезен каплап, аякларын сузып утыра. Мин чалкай ятып, аның терсәктән ачык беләгеннән тотам. Без шулай, талгын искән җилдәй, тын гына барабыз, һәр тарафтан, җил белән бергә, яшь арышның әрем катыш әчкелтем-татлы исе саркып килә. Инде кайнар буына сулышлар киңәеп, туйганчы бер, яңа пешкән яңа ипекәй ашаганбыз, — тын белән суырып алырдай көткән көзге байлык иде бу!
Җәзилә сүзсез барудан ялыккач, муеныма иркәләп кенә арыш коя башлый. Тәнем кош каурые белән сыйпагандай рәхәт кытыклана. Ләкин азактан кызыгы бетеп, мин аны биленнән кочып алам да, өстемә егам. Җәзилә бар көче белән кулымнан ычкынып тагы торып утыра. Ачылып киткән итәген тезенә үк кыстырып куя. Үпкәләгән сыман, битемә учлап арыш сибә.
— Менә сиңа! Укырга киткәч, шәһәр кызларына күзең төшеп мине ташларсың әле. Шәһәр кызлары алар чибәрдер: Актаныш базарында падручкем 1 генә йөргән кызлар шикелле, гел киенеп-ясанып йөриләрдер...
Минем күз алдына ни өчендер, ап-ак матур йөзе белән, техникумдагы секретарь апа килеп баса.
— Тач дөресен әйттең! — дим мин. — Шәһәр урамы гел Актаныш базары төсле. Кызлары да киенгән дә ясанган — агы ак чибәр, карасы кара чибәр. Бер эшләре юк, падручкем тик йөриләр. Алар ачмаган капка, алар кочмаган егет юк...
— И, миңа димәгәе, кочсыннар ла — бик ушым китте ди!
— Китәр дә! Әгәр синең апаң минем абыйга иргә чыкса?.. Ул чакны без кода белән кодача булабыз түгелме соң?
— Булса ни!
— Ә йөрергә ярый микән соң ул кода белән кодачага?
— Әллә тагы... Иөрмәсәң йөрмәссең.
— Туктале, син уйла.
Җәзилә чынлап торып уйга төште. Аннары түгәрәк йөзенә тулып чыккан үпкә белән:
— Син шул мине ташлар өчен сылтау эзлисеңдер әле,—диде дә, бу юлы бик нык авырттырып, битемә тагын бер уч арыш бәрде.
— II шул холкыңны яратам да инде: аяз көнне бөтерчек өермә сыман булып китә.
Мин аны тагы, бер кулым белән генә, биленнән кысып алдым.
— Җибәр! Холкы әйбәт кызларны шәһәрдә кочарсың.
— Менә сантый! —дидем мин.
Җәзилә кинәт моңсу гына елмаеп башын күкрәгемә салды:
— Безнең бөтенләйгә аерылышу көннәредер инде бу, Сирин...
Култыклашып йөрү. Русчаның <под ручку» дигәненнән бозылган.
— Нишләп алай дисең әле?
— Белмим...
Мин ул әйткәннәрне йөрәгемә алмадым, шуңа күрә җыр сүзләре белән, уйнап кына җавап бирдем:
■— Агыйделләр акмый торыр без аерылып киткәнче ..
Ләкин Җәзиләнең күңеле белеп сизенгән: бу безнең чынлап та бө- ♦ тенләйгә аерылышу көннәре булган икән. а
Августның егерме бишендә мине Җәзилә, Тәрҗимә, Хәвадис абый, 5 өчәүләп, үзебез йөк ташыган атлар белән иген илтә барышлый, прис- 3 таньга озата килделәр. Пароход көткәндә Хәвадис абыйның Агыйдел = буйларын яңгыратып уйнаган тальян тавышы Уфага барып җиткәнче _ колагымнан китмәде. Өйрәнмәгән башым шәһәр шау-шуына катыплар = йөргәндә дә, шул моң, унсигез ел буе каныма сеңгән тын басу, болын- = нар һавасыдай, колагыма әллә кайдан агылып килеп керә иде дә, йөрә- = гемнс әллә нинди сагышларга сала иде .
9 ♦
Мин Уфада Хәвадис абый торган квартирада яши башладым. Кар- * точка системасының беткән елы. Шулай да ипине бик мулкытмый- =■ лар - - кулга биш йөз грамм. Дәрестән соң без үзебезнең буфет авызы- * на өелеп, ипи сата башлаганнарын көтәбез. Кысылып чират басып торганда, миңа еш-еш карап алган сатучы кыздан оялып, гәүдәмне кая ку- „ ярга да белми идем
Ипи юк елларны да бер кимсенү күрми үскән очар кош булган икән ® мин үз авылымда!
Ләкин минем өчен иң авыры, үзәкләргә ярып үткәне бу түгел—уку иде. Группадагы малайларның күбесе (кызларыбыз биш кенә бөртек) җиденчене быел гына бетергән. Буйга миннән бик нык бәләкәйләре дә русчаны чатнатып сөйлиләр иде. Ә минем—шушы буем белән дә ык-мыктан узмый. Дөрес, үзләрен генә аерым әйткәндә, белгән сүзләрем дә байтак төсле, ләкин мин аларны бер-берсенә ялгый алмыйм. Ә инде укытучы сөйләгәндә зиһенем бөтенләй куе томанга төрелеп, бик аңлаган берәр сүз чыкса гына, бер як чите ачылып киткәндәй була иде. Ике-өч кабат сорап та, бөтен класс алдында кызарып-бүртенеп, сөяп куйган баганадай басып торганнан соң миннән сорамый да башладылар. Өмет өзеп кул селтәүләреме... дисәм, буем өчен генә стипендияләр түләп кеше исәбендә тотмаслар иде. Үшән колагы бераз русчага ятсын дигәннәрдер инде.
Тик аңардан ни куаныч! Мин барыбер — язын күтәрткән мал кебек ярдәмсез идем. Тәүлегенә туксан тапкыр: «Әллә ташлап кына китим микән техникумнарын, мин укымаудан гына илдә укыган кешр уннан тугызга калмас иде әле!» дип уйлыйм. Әмма акылның икенче чаты йодрык төеп тора: «Дәрес белмәвең бер оят булса, ташлап китүең — ун оят. Хәвадис абыең чире сәбәпле укый алмады. Ә син? Тап-таза башың белән, укуыңны ташлап кайтып, әниеңә снн дә борчу салыр идеңме? «Укыган угыл атадан олы» дип, ул әйтә түгелме3..»
Шулай итеп, кимсенгән күңел тәүлегенә туксан тапкыр ташлап китәргә талпынса, кимсенмәгән күңелем туксан тапкыр «юк!» дип җавап бирә иде.
Мәгәр мине укуга бәйләп тоткан җеп болар гына да түгел. (Бәлки бөтенләй болар булмагандыр!) Мине иң тотканы—секретарь апа иде. Ул үзенең матур ак йөзе, нәфис, ябык гәүдәсе, ягымлы теле белән Уйларымны көн саен били бара. Ул көн саен диярлек мине туктатып, «ичск укуымны сораштыра. Әйтерсең лә шунда утырган кеше, минем
ничек укуымны белми! Менә шунысы бөгә иде башны. Мин оялуымнан битем каплап җир читенә качар хәлгә җитсәм дә, качып китә алмыйм. Алай гына да түгел, аның үзенең дә китми торуын, тагы бераз — тагы бераз гына! —янымда торуын телим, йөзенә туры карый алмасам да, рәхәтләнеп, сөйләвен тыңлыйм. Аның сүзләре дә, абыемның тальян уйнавыдай, йөрәгемә саф тамчылы көмеш авазлар булып тама, — бусын инде мин русча белмәсәм дә аңлый идем.
Башта мин аңа кем дип эндәшергә дә кыймый йөрдем. Ди к тә инде чын безнеңчә итеп «апа» диясем килә: кадере дә, хөрмәте дә. кечелеге дә бар бу сүздә, ләкин мин аның русчасын белмим. «Тетя» дисә-әм, үзебезнең Пнтрау базарында, гел татарча сөйләшеп, тозлы кыяр, тозлы кәбестә саткан марҗа апаларга малайларның «түтя-түтинкә» дип дәшүләре исемә төшә дә—бу ап-ак йөзле, ап-ак куллы секретарь апага «тетя» дияргә телем бармый. Шул «тетя»дән башка, безнең «апа»га тиң берәр сүз булырга тиештер бит инде русчада!.. Мин аның исемен дә беләм белүен: Любовь Васильевна. Тик мин аны нәкъ үзләренчә итеп әйтә генә алмыйм: минем татарчага ятып беткән телем, «Любовь» урынына. «Любуф» ди. Шуңа тагы «Васильевна»сын да китереп кушсаң, иреннәрем «б»гә ябышып ката да, әллә нинди «Любуббасилибна» килеп чыга
Күпме көннәр ятладым мин бу исемне!..
Бер көнне ул мине техникум китапханәсенә алып кереп, һәр фәннән үземә генә берәр дәреслек яздырып бирде. Юкса барыбызга да китап җитми — кайсын биш кешегә берне бирәләр, кайсын бөтенләй бирмиләр, китапханәдә генә укырга мөмкин иде.
— Күп укы. Аңлап җитмәсәң дә укы. Ятлаганчы укы. Белмәгәнеңне сора. Укытучыдан сора. Миннән сора... — дип Любовь Васильевна киңәшләр бирде.
Аптыраш мин аның һәр сүзен аңлый идем!..
Менә шулай чәмләнеп-үҗәтләнеп укуга керешеп киттем. Мин һәр көнне муеныма муенчак, аягыма тышау «салып», үземне үзем өстәл янына бәйләп куям — хуҗа торып электрын сүндергәнче, күзләремне ача-йома дәреслектән догадай сүзләр ятлап утырам. Ләкин сүзләр бер ятлауда гына мигә йокмый, күзем ачып җибәрү белән, яңа күргән авыр төштәй газап кына өстәп, әллә кая китеп бетәләр иде. Мин аның саен чәмләнеп ятларга тотынам — сүз арты сүз, җөмлә арты җөмлә Күп вакыт мин, күземне шул йомган җирдән оеп китеп, таңда башым китап өстендә яткан килеш уянам. Әгәр миңа шул чак, бугазыма басып: «йә уку, йә таш чоку!» дисәләр, мин чарасыз таш чокуны сайлар идем. «Уку — энә белән кое казу» дип, әйтсә дә минем кебекләр әйткәндер. Ике ай газап дәверендә ике генә көн ■— ОРС хуҗалыгына барып бәрәңге алганда гына бер язылып суладым. Көрәк тотуларга ни җитә!..
Әгәр шунда Любовь Васильевна булмаса. Ул — күземнең көндәлек юанычы иде. Бәлки аның ире дә, баласы да бардыр, тик мин аларыв уйламыйм — миңа аны күреп тору гына кирәк: сылу ак йөзен бер күрсәм дә, шул караңгы, ямьсез көннәрем ачылыплар киткәндәй була иде. Бер уйласаң, бу интегүләремнең барсы да гел аның өчен иде бит' Аны күргәндә йөзем кызармас өчен иде. .
Мин өйдбн хат алып торам. Хәвадис абый хат саен Раббани абый белән Тәрҗимәнең Октябрь бәйрәмендә туйлары буласын яза, «Син дә кайта алсан икән!» ди. Мин — теләсәм дә кайта алмыйм. Чөнки быел пароход бәйрәмгә кадәр үк туктап бетте, ә юл өзегендә атлы юлаучы табам дип авыз да ачасы түгел. Шуңа күрә мин тизрәк санитар самолеты йөри башлавын көтә башладым: Хәвадис абый һәр елдагыча тубдиспансерга килергә тиеш булып, ул килсә, аннан бигрәк миңа күңелле булачак иде.
Җәзиләдән дә ике-өч хат алдым. Ул да Тәрҗимәнең Раббани абыйга кияүгә чыгасын, инде бөтен өй эчләре белән кубып, бер бәйрәмдә булмаганча, туйга әзерләнүләрен яза. Бу хәл аны бөтенләй каушатып җибәргән: «Болай булгач без нишләрбез? Ярармы сон?.. Тик барыбер мин сине яратам, гел уйлап, гел сагынам. Нигә бу минем туй түгел икән?» дигән. ’ ' ф
Шунысы сәер, аның хаты минем күңелдә ни ярату, ни сагыну хисе з уятмый: чәчләреннән җәйге болын, көзге арыш исе аңкып торган Җә- > зиләкәй баштагыча юксындырып, сагындырмый иде инде. Минем өчен ч ул хәзер бер бала гына. Дөрестән дә, Җүәйрәттәй куеныннан яна s чыгып, ишек төбендә генә күзен ачкан уналты яшьлек кыз бала — чын- 10 лап та бала гына түгелме соң?.. g
Моңарчы мин, унсигезгә җитеп, Актаныштан башка базар, Җәзи- 5 ләдән башка кыз сөймәгән малай, Уфадай зур каланы күрдем. Уфа- 5 сында-бер Любовь Васильевнаны күрдем. Мин хәзер бер ни эшли ал- „ мыйм: әни әйтмешли, мин бер галдак Мәҗнүн идем.
Ләкин бу газаплы рәхәт көннәрем озакка сузылмады. Ноябрь башы белән военкоматка чакыртып, кулга повестка тоттырдылар Мин * инде районда да, монда да комиссия үткән — ни тышымда, ни эчемдә = солдатка ярамаслык бер нәрсә дә юк иде. Без — группадан ике малай. 5 Чишмәнеке, якын булгач, каралу белән кайтып китте, ә мин, туйга да °- кайта алмаган кеше, көзге Агыйдел бозыдай ябышып, шәһәрдә калдым. *
Инде укуга йөрмәсәм дә була иде. Ләкин Любовь Васильевнаны = күрми ничек торыйм!.. Миннән, капыл исләренә төшкәндәй, дәрес саен « сорый башладылар. Сөйли алган кадәресен үзем сөйләп, алмаганын £ үзләре сөйләп, миңа тиз-тиз генә «өчле» дә «дүртле» куеп чыктылар, * Монысы ни өчен кирәк булгандыр — күңел күтәрү өченме? —- белмәдем.
Елга-сулар туңып, җир катырып җибәргәннән бирле авылдан Хәва- дис абыйның килеп төшүен көтәм: ичмаса каңгырып яткан чит җирдән чит җирләргә киткәндә кул биреп калыр иде! Юкса мине кем озатыр? Инде мин ник укырга килүемә дә үкенә башладым. Мин бит үземнең быел солдатка алынуымны белә идем. Мирза абыйның: «Китсәң дә укудан китәрсең» дип, бик нык язганына була гына килдем шул...
Без ноябрь азагыннан да калмый китәргә тиеш. Урамнардан бер җырлап та әйләнмәгәч, солдатка китү — китү буламени ул.
Хәвадис абыйны көтеп борчылуым йөземә үк чыккан булса кирәк. Шулай инде: телне тыеп булса да, хисне тыеп булмый —йөзгә бәреп чыга. Любовь Васильевна минем боек күңелемне үзенчә аңлап
— Егет кеше солдатка киткәнгә борчылырмы? — диде.
Мин аңа ватык-җимерек русчам белән борчылуым сәбәбе һич аңардан түгел икәнлекне әйттем.
— Детдом баласын да тәрбияләп озаталар, мине генә озатучы юк. Мин читтә ялгызым — ярга ташлаган балык шикелле, — дидем.
Минем: «Ат тоягы җитмәс җирләргә китәм бит мин хәзер!» дип тә әйтәсем килә — тик анысына телем юк иде
Любовь Васильевна, эчемдә ни бар, барысын да үтәли күргәндәй итеп, елмаеп әйтте:
— Ә мине исәпкә алмыйсыңмени?..
Калган сүзләрен мин ишетмәдем. Җиргә төшә алмый җилпенеп очкан җиңел кардай, авырлыгым бетеп, идәнсез, стенасыз бер бушлыкта йөзә башладым.
Любовь Васильевна йомшак кына итеп беләгемә кагылды:
— Не унывай, джигит...
Шунда гына, әйләнгән башым туктап, баскан җиремә кабат кайтып төштем
Любовь Васильевна бер тәнәфестә мине читкә чакырып алды да, •сә1ать алты тулгач, Якут бакчасында көтеп торырга кушты.
Мин—тагын өч көннән китәсе кеше. Солдатка китәсе булгач, ноя- брьныкына кушып, декабрь стипендиясен дә бирделәр. Мин инде Хәва- дис абый килереннән өмет өзгән: врач кулындагы кеше, әллә ниләре килеп чыккандыр әле. Шулай итеп, карап торыр бердән бер кешем Любовь Васильевна булып, техникумына да тик аны күрер өчен генә йөри идем.
«Колагым ялгыш кына ишетмәде микән?.. Әллә төштә генә күрдемме соң?» дип, курка-шикләнә Якут бакчасына киттем. Айнын соңгы җомгасы иде. Басуларга инде буразналарны тигезләп кар салгандыр. Инде малайлар да, сөңгеләре белән тәңкә ясый-ясый, көзгедәй буа өстендә боз шуалардыр. Ә шәһәрдә карны яуганда гына күрәсең икән — төшә дә эри, төшә дә эри. Аяк асты гел юеш — күңел дә шуның салкын дымын тартып тора төсле... Тиздән каз өмәләре башланачак. Тиз генә күреп булмас инде ул каз өмәләрен... Мин шулай, бер кемгә кирәкмәгәндәй, япа-ялгыз башым Якут бакчасының акбурга буялган агач капкасы төбендә басып торам, йон оекбаш белән кирза итек кигән аягым да өши башлады. Мондый гына суыкта авыл җирендә аяк өши димени! Ә монда — өши. Авылымдагы җылы-йомшак җир түгел шул мондагы таш!..
Уем авылда йөрсә дә, күзем монда — гел бер якта, гел техникум ягында.
Сәгатьне белми көткәнгәме, миңа бер вакыт Любовь Васильевна бө-тенләй килмәс кебек тоела башлады. Болай да кирәгем юклык хисе капыл көчәеп, йөрәгемә котып салкыны йөгерде.
Юк, бәхетем бетмәгән икән әле! Әнә ул, бөтен урамга бер үзе ямь биреп, коштай очып килә. Башына ак мамык шәл бәйләгән, кулына ридикюль тоткан иде. Салкын дими, пычрак дими һаман йөреп торган шәһәр халкы эченнән, бу тар тротуардан йөзе бергә тыгылып килсә дә, мин аны таныячак идем!
— Аз гына соңладым инде, үпкәләмә, — диде ул.
Мин бу бәхет, бу куанычтан очарга җитешеп, телсез калдым. Ә күңелем: «Мин барыбер көтәчәк идем Менә бу трамвайлар туктаганчы, менә бу кешеләрнең дә бер арып егылыр сәгате җиткәнче, шәһәр уртасында ялгыз каен төсле бер-үзем калганчы көтәчәк идем!..» дип сайрый гына. Тик әйтергә сүзем җитми, җиткәне дә бер-берсенә ялганмый. Шулай да мин әйтәсе килгәнне гаҗәп тиз аңлый торган бер кеше иде ул Любовь Васильевна! Мин фикеремне бер кат ерып чыккач, беләгемнән тотып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
— Чудной ты!..— Аннары инде бер тоткан беләгемне җибәрмичә: — Туңгансыңдыр, әйдә китик,— диде.
Чатка җиткәч, без трамвайга утырдык. Аннары «Совбольница» дигәндә төшеп, яңгырдан караеп бүрткән өйләр, коймалар буйлап киттек. «Совбольница менә шушы инде» дигәч, күп бармадык, бер кечерәк капка янында Любовь Васильевна туктады.
— Менә мин кайтып җиттем. Бүген мин сине өйгә чакырмыйм, ә берсекөнгә сәгать биштә безгә кунакка килерсең. Йортыбызны онытмассың бит? На всякий случай менә адрес,— дип бер кәгазь тоттырды.— Значит, в воскресенье в пять часов.
Бу бәхетле минутларны мин хәзер бер ничек тә сөйләп бирә алмыйм. Ничек квартирыма кайтканмындыр, кайчан ятып кайчан торганмындыр — берсен-бер хәтерләмим. Җаным бу фани җирдә түгел, җиде кат күк өстендә иде. Ниләр генә уйлап бетермәдем мин ул көнне!.. Соңыннан үзем үк оялып йөрдем.
Шимбә көнне дә мин, йөрәгемне баса алмыйча, техникумга барып дәрестә утырып кайттым. Любовь Васильевна мине күргәч, оялып кына күреште дә, тизрәк китү ягын карады. Миңа бу нәкъ авылча, үзе- безчә якын булып китте.
Якшәмбенең, сәгать бишен җиткерә алмый йөргәннән сон. сабырым бетеп, трамвайга утырдым Төшкәч берәүдән сәгать сораган идем — ф дүртенче ярты гына икән! Тагы сәгать ярымны ничек үткәрермен?.. Кар- _ шы якка чыгып, кире трамвайга утырдым Шулай ике кабат «кольцо» ч әйләндем.
Ишек ачарга Любовь Васильевна үзе чыкты. Күз күреп өйрәнгән 3 киемен алмаштырып, эре чәчәкле озын күлмәк кигән иде. 2
— Бик вакытында килдең, әйдә чишен, —диде. зг
Минем өстә сырган фуфайка, аягымда кирза итек, шуларны сал- =
дым. Чишенгән җнр такта белән генә бүлеп куелганлыктан, кухнядан | бик тәмле аш исе саркылып чыккан иде. <
Любовь Васильевна мине зур якты бүлмәгә алып керде. И ул ан- о. дагы ямьне күрсәң!.. Бүлмә тулы әйбер: комод, көзге, пыяла шкаф, * этажерка, сәгать — тагын әллә нәрсәләр. Шәрифулла абзыйлар өе ише ф генә идемени мондагы ямь! Түрдә чуклы зәңгәр чаршау эленгән тагы х бер ишек бар иде,-шуннан ап-ак чәчле бик матур бер әби килеп чыкты. к
— Бу — минем әнием, — диде Любовь Васильевна.
Әйтмәсә дә. әнисе икәнлеге аермачык иде. <
— Менә шушы егет инде мин әйткән. Безнеңчә исеме — Сережа. ° Әнисе миңа диваннан урын күрсәтеп, ягымлы тавышы белән уты- х
рырга кушты. Мин утырдым. Любовь Васильевна комод өстеннән бәр- J хет тышлы альбом алып бирде. Аннары алар әнисе белән икәү кухня- п га чыгып киттеләр. Түр ишектән башын гына тыгып күзәтеп торган х ике-өч яшьлек бер малай, йөгереп килеп, минем альбом актарганны карап тора башлады. Мин ана күз генә кыстым да. бөтенләем белән альбомга йотылдым Менә Любовь Васильевна — бәләкәй генә кыз бала. Менә ул тиз-тиз генә үсеп укырга китте. Менә — җиткән кыз чагы. Чәчен ике яктан киртләч-киртләч ясап, башына берет киеп төшкән. Кашлары сызып куйган төсле, күз кабагы белән керфекләренә моңсу күләгә өртелгән. Фотосы шундый әйбәт-ачык — күзләренең һәр нуры йөрәкләргә үтеп төшә иде... Аннары, йөрәгемә ут салып, янында бер егет күренә башлады. Гел шул бер егет! Ахырда ул, солдатка әйләнеп, пилотка кигән килеш, бер үзе бер биттә Любовь Васильев- надан аерылып калды. Мин тагы кире кайтып, икесе бергә басып төшкән карточкага карап тора башладым...
— Бу —Миша. Мансур. Без бер мәктәптә укыган идек. Сугышка киткәч бер генә фотосы килде...
Мин күземне карточкадан алып, сизмәгәндә яныма килеп баскан Любовь Васильевнага карадым. «Ник шул егет урынында мин булмадым икән?!.»
Любовь Васильевна кулымнан альбомны алды да, комод өстенә кире илтеп куйды. Шунда гына мин табынга инде аш-су килгәнен күрдем.
...Ике көннән безне Уфа вокзалында эшелонга төяп армиягә озаттылар
Без киттек. Көлдән соры, болыттай юеш перронда, тик мин генә күргән кояш төсле, миңа ак юл теләп, бәхеттәй ак йөзле Любовь Васильевна басып калды.
Инде аннан соң күпме көз, күпме язлар үтеп, мине кемнәр, мин кемнәрне озатмаган! Тик һаман да, поездны күрсәм, яшьлегемнең Любовь Васильевнасы миңа шулай кул болгап кала төсле Тик хәтеремдәге йөзе моңсулана бара, моңсулана бара. Мине озатканда елмаеп калган иде бит ул...
Шулай итеп, укырга дип аткан икенче угыбыз да ташка тиде.
Хәрби хезмәткә мин Казанга эләктем.
Без авылда «Казан каласы таш кала» .. дип жырлый торган идек, •чынлап та таш икән. Туганнан бирле телебездән төшмәгән, укыган һәр китапның эченә дә, тышына да язылган, ерак та, якын да Казан шул икән! Шул таш калада мин туган җиремнең йомшак җылысын тойдым. Любовь Васильевна озатып куйган сәгатьтән башлап, буранлы көндәй бер ни күрми барган юлыма кинәт төшкән якты нурдай булып китте ул Казан!
Хәрби антны иткәннән соң ике ай үткәч, мине үзебезнең отделение командиры чакырып алып, спорт белән шөгыльләнергә кушты. Хезмәттәге дүрт-биш ай эчендә мин турниктыр, боҗрадыр кебек нәрсәләрдә шактый елгырлана башлаган идем. Командирыбыз шуны күреп йөргән икән.
Без башка отделениеләрдән дә байтак җыелдык, һәм безне көн саен, мәҗбүри тактик занятиеләр төсле үк, спорт серләренә өйрәтә башладылар— һәр көн өчәр сәгать тир түгәбез. Тир белән бергә кирәкмәгән авырлыгым да сызып кына юкка чыкты... Мин гәүдәмнең һәр мускулын сизеп йөри башладым.
Яз башында гимнастика дигән хикмәткә беренче тотынган кеше — көзгә инде мин һәр снарядта тугызар балл җыеп өченче разряд алдым. Мине ярышларга йөртә башладылар Иң элек үзебезнең гарнизонда, аннары офык киңәя-киңәя, соңгы елны инде мин округ күләмендәге ярышка барып, Куйбышевтан «беренче разрядлы гимнаст» дигән дәрәҗә алып кайттым.
Техникумда өч ай интегүем ярап куйды: үзебезнең замполит беренче елны ук минем уку мәсьәләсен кузгатып җибәрде. Миңа Казанның татар мәктәбендә экстрен тәртибе белән укырга рөхсәт иттеләр Укучылар бер мин генә түгел — без бер унлап идек. Күп вакытым спортка китеп барганлыктан, миңа уку җиңел булмады. Шулай да иптәшләр ярдәме белән ун классны җиңеп чыктым.
Безне бик еш булмаса да театрларга йөртәләр. Әгәр инде гарнизондагы татар егетләрен җыеп, үзебезнең татар театрына да алып барсалар, ул көн безнең өчен олы бәйрәмгә әйләнә иде.
Хезмәт итүемнең соңгы елында тагы бер шатлык өстәлде: Казанга Мирза абыйлар күченеп кайтты. Хатыны — Нилүфәр җиңги Кырым кызы иде. Аркасына елкылдап төшкән куе кара чәчле, озын кара кашлы, «Кара диңгезме әллә бу» дип карап торырлык зур кара күзле, безнең якта мин күрмәгән бер чибәр иде ул. Әнисенең бертуган апасы сугышка кадәр үк безнең татарга кияүгә чыгып, Казанда төпләнгән булганнар. Ире сугышта үлгән! Хәзер инде Анифә апаның ике кызын да кияүгә биреп, бер үзе бер квартирада яшәгән көне икән Квартиралары соцго- родта иде. Мирза абыйлар шуңа кайтып төште. Абый, демобилизациядән соң үзе хезмәт иткән җирдә калып, хәрбиләштерелгән сакта эшләгән. Казанда ул милиция лейтенанты булып урнашты.
Мин, увольнение алсам, тиз генә аларга китәм. Кырымча пешкән ашлар ашап, чәйләр эчеп кайта идем. Алардан да бигрәк Нилүфәр җиңгинең Кырымча сөйләшүен рәхәтләнеп тыңлыйм. Сүзләре үзе гел безнеңчә сыман, тик әйтүен генә башкачарак әйтәләр — нәкъ әниемнең мөнәҗәт теле кебек иде. Алар да, безнең Актаныш ягы шикелле, «бармай- ым», «кайтмайым» дип сөйләшәләр икән. Шунысы якын иде йөрәгемә.
Октябрь аенда мин, өч елга бер ай гына тулмый калган хезмәтемне тутырып, казарма белән бөтенләйгә хушлаштым.
Мин туры абыйларга кайттым.
Минем кайту хөрмәтенә алар кичен мәҗлес ясадылар. Анифә апа
белән Нилүфәр җиңги чурбадыр, чибәрәктер кебек Кырым ашлары пешергән— бүлмә тулып борыч, суган, кызган май исе таралган иде.
Мирза абый ике рюмкага тигезләп кенә аракы салды.
— Әйдә, туганым! Синең шатлыктан бу. Синең дә ил алдындагы из
ге бурычны исән үтәп, исән кайтуың хөрмәтенә бер гөрләшеп утырыйк әле. Әйдә! Еллар имин булсын... ♦
Мин хезмәттә бер грамм капмаган. Аракы түгел, тәмәке төтене дә 2 эчмәде минем организм! Менә шуннан сон инде, — авыр, ләкин авырлы- ч гын җиңгәч рәхәт хезмәттән соң, — җилкенеп берне эчеп куйдым.
— Менә шулай, апыкаем!.. Синең белән иркенләп утырыр көннәрне 3 дә күрдек... Чынлап торып уйласаң, бөек шатлык түгелмени: бер анадан 3 без биш малай туган, и — бишебез дә исән!.. Тик бер ояда гына түгел— х бишебез биш таба таралганбыз. «Үскән чакта үскән идек тал тамырла- 3 ры кебек, үсеп җиткәч таралыштык кош балалары кебек» дигәннәре f шушыдыр инде... Мин сугышка киткәндә сиңа—булса унике яшь бул- < гандыр Ә Әдрәнне күргән төсле дә түгел. Хәзер — ул да армиядә' а.
— Төрекмәннең Кушка дигән җирендә хезмәт итә. «Хәвадис абый “>
яткан ком чүлләрен күрдем инде» дип язган... >
— Өйрәнгәнче бик авыр булыр инде: СССРның иң эссе ноктасы бит! _
— Әлдә сиңа хаты килмәдеме? Мин сиңа адресын язган идем лә... к
— Хаты бар. Карточкасын да җибәргән!.. — дип Мирза абый комод £
өстеннән Әдрәннең фотосын алып килеп, өстәлгә куйды. <
— Менә!.. °
— Бу—мина да җибәргән фотосы иде. х
— Тач син булып бара инде Әдрән дә... — дидем мин. Мирза абый- * ның әллә нинди куәт бәреп торган киңчә йөзенә карап алдым. — Әдрән п ул —яшьтән үк төпле булып үсте. Зурлар акылы бар анда.
— Минем акылны тотмады әле әнә—укырга китмәде.
— И китмәячәк тә! Менә мин әйтте диярсең, армиядән туры авылга кайтачак. Аның җилеге җирдә.
— Булды, инандым!—диде абый.— Үз башы үзендә. Гомере буе аю кебек табанын имеп ятмаса ярый
— Ятмас. Әдрән — башка!. — дидем мин.
Мирза абый, күзләрен тутырыл, яратып, миңа карап торды.
— Җә, инде үзеңнең планнар нинди соң, туганым? Укыргамы, әллә эшләргәме исәп?
— Белмим әле...
— Сиңа «белмим» дип торасы да юк. Син түгел мин берәр кичке мәктәпкә укырга дәрт итеп йөрим әлс. Җиде класс бүген яраса да. иртәгә ярамаячак. Ә синең кулыңа кош үзе очып кунарга тора! Ун класс белемең бар, гимнастикадан беренче разрядың бар. Тот та кер физкультура факультетына. Теләмәсәң — башкасына кер.
— Быел булмый инде. Кайтып бер арыныйм инде бу өч ел күтәргән йөктән,— дип сүзне читкә бордым: — Мирза абый, җиңги белән, Анифә апа белән, үзегезгә дә бер кайтып китәргә иде авылга. Без димәсәң, әни бар бит!
— Их, апай! Белмисең шул син! —дип Мирза абый бик озак уйланып утырды.— Ярый инде, хәзер бар да көйләнде шикелле. Яренгә, алла бирса, җәйнен иң ямьлесендә бер кайтып килербез әле. Туган-тулпы, Дус-ишне күрербез. Шулаймы, севгилнм1?—дип ул җиңгигә карады — Син дә бер безнең туган илләрне күреп килерсең. Кара диңгезе булмаса ла. Лгыйделе бар. Син сагынып көйгән кыялары булмаса да, ямь-яшел болыннары бар.
— Кунакны сүз белән генә сыйлайсың дәгилме, Мирза? —диде ана Нилүфәр җиңги.
'Севгилнм — сөеклем. Кырым татарча.
— Их, шатлыгым да, кайгым да бит син минем!.. — дип Мирза абый Нилуфәр җиңгинең озын чәчләрен сыйпап сөйде. — Безнеңчә кыяны да алар кая диләр бит Кая, кая... Кайда соң ул сезнең каягыз?..
— Болур, хатырлатма...—диде аңа җиңги.
— Булды, булды, хәтерләтмәйем. Әйдә алайса, Сирин апай, бер сай-рашып утырайык әле. Дус табылыр, туган табылмас...
12
Иртән уянып күзем ачуга инде яктырган, өй эченә болытлы көн сорысы төшкән иде. Барысы да торып, Анифә апа эшкә киткән, Мирза абый көзге алдында кара чолгый мыегын төзәтеп утыра иде.
— Уяндыңмы, апай?'Әйдә торып юын,—диде ул.
Сәгать унберләрдә без билет хәстәренә чыгып киттек.
Юлның төрле яктан өзелгән чагы. Актанышка самолет очмый. Аны көтсәң, җир туңганны көтәргә кирәк. Пароход йөрми. Поезд белән Свердловск ягына китсәм дә, Раббани абый кебек, авылдан авылга ат яллап, урман да болын эченнән җитмеш чакрым кайтырга кирәк. Безнең якның кара ләпегеннән аты да йөрмәс әле аның. Бердәнбер юл — Уфа кала. Хәвадис абый былтыр ук инде Уфадан безгә автобус җибәрделәр дип язган иде.
Шулай итеп, бердәнбер ышанычлы юл — Уфа. Хәтта бу юлларның һәммәсе дә безнең өй яныннан үткәндә дә, мин, ихтимал, туры юлны урау итеп, Уфа аша кайтыр идем. Юк, шәһәрен сагынудан түгел: ул минем күңелдә гел көз, гел шыксыз булып калган — минем Любовь Ва- сильевнаны күрәсем килә иде. Мине озатканда хат яз димәсә дә, мин аңа бәйрәм саен, иптәшләрдән күреп, чәчәкле открытка җибәрә торган булдым. Башта аерым кәгазьгә язып карыйм, интегеп бетәм, аннары иптәшләргә күрсәтеп төзәткәч кенә, тырыша-тырыша чистага күчерә торган идем. Бу гадәтем русчага өйрәнгәч тә калды. Хәрби эштә, билгеле инде, барысы да русча. Мин дә, сөйләшми йөреп-йөреп кинәт теле ачылган бала төсле, русчага кинәт остарып киттем. Әлбәттә, язуы татарча кебек җиңел түгел, шулай да, инде иптәшләрдән төзәттермичә, хезмәтемнең икенче елында Любовь Васильевнага куш бит тутырып хат язып җибәрдем. Балаларча мактанасы килү дип әйтимме, «Менә мин дә русчага өйрәндем бит!» дигәнрәк бер уй яздыртты ахры. Җитмәсә фотомны да салдым. Ләкин үзенекен сорарга, теләсәләр нишләтсеннәр, кыюлыгым җитмәде. Открыткаларыма җавап булмаган шикелле, хатыма да җавап көтмәгән идем. Көтмәгәндә җавабы килде. Укышларым өчен шатлануын язган, ә русчама «прямо молодец!» дип куйган иде. Ул көнне мин коштай очып йөрдем...
Безнең хат язышуыбыз шулай башланып китте. Шуңа күрәме хәзер, Уфа аша кайтып, Любовь Васильевнаны күреп китү теләге тыелгысыз калкып чыккан иде.
Без вокзалга барып җиттек. Самолетлар очмаганга бөтен кеше тимер юлда ята — вокзалның эче-тышы халык иде. Хәрбиләр кассасы үзенә аерым булып, бер сәгать эчендә билет эшен хәл дә иттем. Тирләр агып урамга чыктык. Мирза абый уңга-сулга карап алды да, «Әйдә башка җиргә» дип, мине кәкре-бөкре урам белән Кремль ягына алып китте. Без Болак буендагы «Закусочная» дип язылган бер ишеккә сугылдык. Монда иркен дә, аулак та иде.
Мирза абый йөзәр грамм аракы әйтте.
— Кабарга ни телисең?
— Минем ашыйсы да килми
— Килер әле. Икра бик җилле була кабып җибәрергә, — дип өстенә кап-кара уылдык ягылган ике телем ипи алды. Шуларның барсына — ике йөз грамм аракы, ике бутербродка төп-төгәл ун сум акча түләде.
Стена буена күкрәк тиңентен такта сугылган иде, без шуның буена- барып бастык.
— Тагы кайчан күрешәбез әле! Туйганчы бер күреп калыйм үзеңне, — диде Мирза абый.
— Инде авылга бөтенләй кайтмаска булдыңмени?..
Мин тагы нидер әйтмәкче идем, капыл киселеп, уйга калдым: чын- ♦ лап та Раббани абыйлар өстенә кайтып төшсенмени алар? Өйдә болан 3 да. без үскәндәге сыман, алты җан: Тәрҗимә җиңги белән ике балала- § ры артты.
— Бөтенләй кайтулар булмастыр инде, апай... =
Мирза абыйның бу сүзе, җилекләргә төшеп, күңелемне изеп ташла- *° ДЫ.X
Аннары чыгып киттек. . 5
Килгәндәге төсле кайтканда да Кремльне карап үттем. Казан елга- 5 сының бистә ягыннан бу якка таба бик биек итеп сап-сары ком өеп ки- * ләләр иде. Бу — дамба булачак. Куйбышев ГЭСыныңсу тибүе шунда ук £ җитеп, әле без барган җирләр тоташ су астында калачак дип сөйлиләр, 10 һич ышанасы кнлми иде. ф
Казан елгасын чыккач, Кәҗә бистәсе башланып китте. Мин тәрәзә х аша бу җилле, болытлы көнне өшеп-караеп утырган агач өйләргә ка- pan барам. Бу — гел авыл. Өйләре дә камышлы сазлык, болынлыклар £ эченә кереп югалган шикелле, тирә-юньдә сарыктыр, кәҗәдер утлап < йөри иде. °
Галәмәт зур таш өйләр салынып яткан бушлыкны үтеп, тимер юл 1 астыннан чыккач, без трамвайдан төштек.
Кичкә тагын аш җиткерделәр. Кырымча пешерелгән үткен-зәһәр « шулпадан күңелләрем ачылып китте. х
— Аш лезетини кетнрген — соганнен бибер,— диде Нилүфәр җиңги.
— Аш ләззәтен китергән — суган белән борыч ди, — дип Мирза абый үзебезчә кайтарып әйтте.
Тагы бер йөз грамм эчеп куйгач, төшлеккә менеп җиткән кояштан булып, «куй, ояттыр» дип әйтүенә карамастан, Нилүфәр җиңгине кочаклап алды. «Хәсрәтем син, бәхетем син, язмышым син...» дип сөйләнә- сөйләнә, шапылдатып аркасыннан сөйде, һәм. минем алда беренче тапкыр, җил искәндәй сагышлы бер көйгә алар теле белән җырлап җибәрде
— Сокаклардан мән кнтәйнм.
Йол сана "олсуп
Агуларымы мен нчәйнм,
Бал саца олсун ..1
Ахырын бик озын итеп сузып бетерде дә, сул кулы белән һаман Нилүфәр җиңгине кочаклаган килеш, уңы белән рюмкаларга аракы бүлде. Нәфсем артык күреп, мин баш тарттым
j — Кардәшең ння ичмәй? Кайным, безем севгигә ичмәнсеңмени.
Дип җиңги миңа карады.
Нилүфәр җиңгинең, үз моңын тоеп, кинәт балкып китүе минем дә күнелне күтәреп җибәрде. Мин дә рюмкага үрелдем:
— Бу мәхәббәт өчен агу да эчәргә була!..
Ә төнлә мин поездга утырдым.
13
Юл озын. Әллә ниләр уйлап бетерә торган озын юл иде. Мин бу юлла күп уйладым Солдат икмәген бушка ашау бетте. Бүгеннән үз икмә- ге.ч табарга тиеш — мина хәзер шуны уйларга кирәк иде. Минем ун класс белемем бар. Гимнастикадан беренче разрядым бар Хәзер берәр
L ’ Сукмаклардан мнн кнтнм, юл сиңа булсын; агуларын мня эчим, бал сиңа tyicwu
43?
мәктәптә укыта алам. Я берәр җирдә тренер булып эшли алам. Ин кирәге — формадан язмаска кирәк. Тизрәк кайтып өйдә бер күренергә дә, кире Казанга китәргә булыр. Анда пединститут бар, аның спорт факультеты бар. Быел эшләп, киләсе ел институтка тәвәккәлләргә мөмкин иде.
Уйның чиге булмаса да, юлның чиге бар. Егерме алты сәгатьтән соң поезд, ниһаять, Уфага килеп җитте. Төн дип тә, таң дип тә булмый торган бер чак иде. Агыйдел күперен кергәндә Уфа тавы ярты күкне каплаган күкшел болыт төсле каршыга килеп басты. Өстендә шәһәр барлыгы да беленми: шәһәр әле иң тәмле йокысын йоклый иде.
Вокзал мәйданына чыккач, кая барырга да белмичә, юлыма каршы төшкән биек тауга башым чөеп карадым. Әле бик иртә. Әле таң карасы да бетмәгән. Мин борылып вокзалга кердем. Көчкә урын табып, күзләремне йомдым. Күз алдыма шундук Казан килде. Анда мин аңлап бетермәгән әллә нинди кайгысы белән Мирза абый торып калды, боек гүзәл Нилүфәр җиңги калды... Авылда инде телеграмманы алганнардыр. Бәлки әни дә бу минутта йокламыйча, мине сагынып көтәдер. Мин әле кайчан өйдә булам!?. Мин әле Уфада. Әле Любовь Васильевна да йоклыйдыр Бөтен Уфа йоклаганда нишләп ул гына йокламаска тиеш икән!.. Өенә бару килешмәс, эшенә килгәнен көтәргә кирәк. Ничек каршы алыр икән ул мине?..
Яктыру белән халык та кими төште. Вокзалдан шәһәргә автобус йөри башлады. Ләкин ул мин барасы җиргә бармый — мин җәяүләп кенә паровоз ремонтлау заводы ягына менеп киттем. Бераз менәм дә, ял иткәндәй туктап, кара ярны юып аккан Агыйделгә карыйм. Инде тоташ зим ага — көзге Агыйдел аккургаштай авыраеп калган иде. Тау битеннән вокзалга таба яңа трамвай юлы салып төшә башлаган булганнар. Ләкин төшеп җитмичә туктап, хәзер рельслары тутыгып ята иде. Менгән юлым — шуның буйлап салынган сукмак кына. «Сукмаклардан мин китәем, юл сиңа булсын...» Күңелемә Мирза абыйның шушы җыры килеп төште дә, адымымнан һич калмыйча, тел очымда тик кабатлана башлады.
Шулай үземнең таныш та, якын да Ленин урамына килеп чыктым. Монда инде трамвай йөри иде. Ләкин минем әле вакыт бар, җәяү генә баруымны белдем. Җыр сүзләре дә, һаман өзелмичә, салмак адым көенә кабатлана иде: «Сукмаклардан мин китәем, юл сиңа булсын...»
Тугыз тулып дәрес башлану белән, йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә, техникум ишеген ачып кердем. Башта коридордан уңга, аннан — сулга.., Любовь Васильевна бүлмәдә бер үзе генә иде. Мине тану белән: «Сережа» дип атылып каршыма килде. Ике кулын да иңбашыма куеп, башын күкрәгемә тигереп алды.
— Чын ир-егет булгансың бит!—диде ул. Дымлы күзләрен тутырып күземә карап торды. — Әллә кайтып кына төшүеңме юкса?
— Туры вокзалдан! — дидем мин.
— Поезд белән кайттыңмени?.. Боже ты мой! Әлегә кадәр вокзалда утырдыңмы?
— Әйе.
— йокламагансыңдыр да әле мөгаен?
— Ничего, зыян юк,—дидем мин.
— Юк-юк, син хәзер үк безгә кайт. Кайт та, бик әйбәтләп ял ит. Ан- ■нан...
— Бик рәхмәт, Любовь Васильевна. Миңа бүген үк кайтып китү ягын чамаларга кирәк. Тубдиспансерга сугылып, абыйның да килү- килмәвен белешеп чыгасы бар. Мин монда сезне күрер өчен генә кердем.
— Китү турында тагын авыз да ачасы булма — үпкәләрмен, — диде ул. Тиз генә сумкасыннан ачкыч актарып алды. — Әни каядыр барам
дигән иде. Менә өй бикле булса, үзец ачып керерсең. Кыенсынып торма,— дип ихтыярыма куймыйча, ачкыч тоттырды. — Безнең квартирамы онытмадыңмы әле?
— Оныта буламы, Любовь Васильевна! Күземне бәйләп җибәрсәгез дә табам мин аны.
—- Ә үзең вокзалда утыргансың... ♦
Шунда бүлмәгә мин белмәгән бер укытучы кергәч, Любовь Василь- з евна минем беләм коридорга чыкты. ' >
— Әни кайтып җитмәсә, үзең чәй куеп эч Аннары абыеңны белешеп кайтырсың. Тик — бүген китәргә түгел. Ишеттеңме? Мин дүрттән = дә калмам. Өйдә бул, — дип мине озатып җибәрде
Трамвайга утырып, Ленин урамыннан борылу белән, күбесе бер х катлы шул ук иске өйләр, дым эчүдән бүртеп карайган коймалар, шү- х рәле бармагыдай шәрә ботаклы биек алмагачлар башланып китте, х Мин «Совбольницах-да төшеп, Любовь Васильевналар урамына бо- < рылдым. ’ й
Әнә ул — аларның өе! Буявы беткән калай түбәсе дә, такта тышлы- “ гы да көзге көннән һич аерылмый — соры, шыксыз. Ләкин минем өчен ♦ аннан да сөйкемле өй Уфасында юк иде. Эчендә дә бер ни үзгәрмәгән: х ике тәрәзә арасында шул ук комод, түр бүлмә ишегендә шул ук зәңгәр к плюш чаршау, шул ук көзге, өстәл... Кечерәймәгән дә, зураймаган да — £ нәкъ мине солдатка озаткан, өч ел хыялымда йөргән, ә хәзер каршы < алган җылы, ягымлы өй иде. Тик хуҗасы — җан җылысы булмагач, ° кинәт бу әйберләрдән күңелемә саркып кына моңсулык инә башлады. х Мин итекне генә салган идем. Каба'г кидем дә, кеше күп йөргән шәһәр о эченә йотылырга ашыктым. п
Иң элек Хәваднс абыйны белешеп чыгарга кирәк иде Әгәр ул монда булса, миңа тагы берничә көн торырга туры киләчәк, шуңа мин башта тубдиспансерга киттем. Абыйны барысы да белә икән: исемен әйтү белән сестралар сырып алып, мин алардан сорыйсы урынга, алар, миннән сораша башладылар. Ярты сәгатем шунда калды
Больницадан күңелем төшеп чыккач, Уфаның иң ямьле урамнарында да миңа ямь калмады: урам тулы кеше арасында мин ялгыз идем. Эзләп табып, автобусны белештем. Безгә йөри торганнары инде киткән, ә иртәгәгесен ирто белән килеп, шушында көтеп торырга куштылар
Аннары кинәт ашыйсым килеп китте. Башта мин Сталин урамы чатындагы «Урал» ресторанына сугылдым, ләкин анда бик күп офицер утыра иде, ялт кына кире чыгып тайдым Безгә ашханәсе дә бик җиткән, һәм мин базар капкасы янындагы бер ашханәгә кердем. Монда барысы да авыл халкы — базарчылар иде.
Артымнан ук минем өстәлгә ике башкорт апасы килеп утырды. Өч ай укып китеп, Уфада беренче тапкыр башкорт күрүем иде. Шул ике апаның үзләренчә сөйләшүен тыңлап, сагышланып киткәнмен — гүя мин бу ашханәдә түгел, ә Шәрифулла абзыйларда икән, гүя мин аналы-кызлы Җүәйрә апа белән Рәҗиләнең «с» авазын сакау итеп сөйләшүләрен тыңлый идем Авылга тизрәк кайтасы килүем тагы да көчәя төште.
Ашап чыккач эшем беткән иде инде. Әле сәгать бер генә Вакытны ничек үткәрергә дә белмичә, игъланнар укый-укый шәһәр буйлап йөри башладым. «Октябрь» кинотеатры янындагы стена биеклек афишага «Тарзан» дип язганнар иде. Тышыннан ук көтүче чыбыркысы төсле урап-урап чират басканнар. Мин бу тамашаны исем китеп карап тордым да, китеп бардым: бу галәмәт чират торып кинога керәме соң кеше!
Шәһәр Арыткан иде — Любовь Васнльевналарга кайтып киттем. Ап-ак чәчле әнисе — Клавдия Михайловна әби мине шундук танып, улы кайткандай күрешеп, электр плнткасына чәй куеп җибәрде. Чәй
өлгерүгә Любовь Васильевна үзе дә кайтып керде. Бакчадан улын да ала кайткан, йөгереп бүлмәгә кергән җиреннән туктап, ятсынып миңа текәлде. Төскә гел әнисе, тик чәче коңгырт та, йөзе кара-тут иде. Каешыма карап торуын сизеп, каешымны чишеп бирдем.
Любовь Васильевнаның кемедер кемгәдер шалтыратып, мин чиратын күреп кайткан «Тарзан»га билет алган икән, сигездәге сеанска җыена башладык. Любовь Васильевна эчкәреге бүлмәдә өстен алмаштырып, биек иңсәле пан-бәрхет күлмәген киеп чыкты. Әнисенең:
— Театрга барасызмы әллә? — дигәненә каршы:
— Кинода да кичке сеансларда өсне салмыйча утырып булмый — мунча була, — диде.
Күлмәге өстеннән ул төлке якалы, нечкә билле, бостон тышлы пальтосын киде. Минем өс алмаштырып торасы юк, шинелемне каптырдым да, без кинога киттек. Көндезгедән кинәт туңдырып җибәргән, трамвай тукталышы ягыннан безгә каршы йөзгә бәреп жил исә, аяк асты катып тайгакка әйләнгән иде. Капкадан чыгып берничә адым атлау белән Любовь Васильевна, шуып килеп, мине култыклап алды.
Икенче көнне иртүк автобуска китәсе урынга мин Любовь Васильевна белән техникумга киттем. Техникумның элекке, әле мин дә белгән физкультура укытучысы яңарак кына икенче урынга күчеп, аның урынына хәзер кеше эзлиләр икән.
— Барып сөйләшеп карыйк. Булмаса, берсекөнгә кайтып китәрсең.— дип Любовь Васильевна кичә кичтән үк мине бүгенгә китми торырга күндереп куйган иде.
Мин карышып тормадым. Кая инде ул карышу! Киресенчә’ Шул урынга мине алмасалар, дөньясыннан бизәр дәрәҗәгә җитеп, йокым да йокы булмады. Әнидән күчкән гадәттер: төшкә чынлап ышанмасам да, матур төш күрсәм күңелем үсеп, начарыннан кәефем китә торган гадәтем бар иде. Бүген мин әллә нинди саташулы бер кыен йокы эчендә начар төшләр күрдем. Шуңа иртән кәефем бик шәптән түгел юкка калдым, мине ул эшкә барыбер алмаслар кебек иде.
Ләкин — техникумда мине чак күтәреп кенә алмадылар. Хәтта, бер ишегеннән кереп, икенчесеннән чыгып китүемә карамастан, шушы техникумда укыган булуыма тикле хуп күрелде. Директор шундук приказ басып кертергә кушты. Любовь Васильевна аны дәртләнеп пианино уйнагандай гына басып, директордан кул куйдырып чыкты
—Котлыйм!—дип, кайнарланып кулымны кысты. Миңа калса ул миннән ким шатланмый иде.
Кайтып килер өчен бер атна вакыт бирделәр.
Икенче көнне җиде тулар тулмастан автобуска киттем. Барсам — өченче көнге сыман, урам чатында өелешеп кеше тормый, килгәне-бер- се касса будкасына борын төртеп нидер укый да. кире китә. Мин дә, инде эшне сизенеп, шул игълан янына бардым. Безнең якка йөру өчен Агыйдел аша понтон күпер генә булып. Агыйделдә боз тотар алдыннан ул сүтелә торган иде. Әле нәкъ шуны игълан иткәннәр: боз ныгымыйча автобуслар йөрүдән туктала диелгән иде.
Нишләп башыма да килмәгән соң бу минем... Шулай авылга кайта алмый калынды. Ә икенче көнне инде мин—үзем укып киткән техникумда физкультура укыта башладым.
14
Эшкә урнашып, квартир эзләргә дип авыз ачу белән, Любовь Васильевна үпкәләбрәк:
— Безне яратмадыңмени? — диде.
— Минем кыз туганнарым юк, мин кыз белән малайның туганлык хисләре ничек була икәнлеген белмим. Шулай да сез мине туганыгыз-
дан да болайрак күреп, кадер-хөрмәт белән кабул иттегез. .Чин дә сезне яраттым. Тик...
— Нәрсә — тик?
— Бездә шундый сүз бар: хәерчегә якты чырай катсан, ямаулык
сорый, ямаулык биргәч, «берәр иске сырмагыз да юкмы?» дип әйтә икән диләр. Шуның сыман, мин сезгә ничек итеп: «Сездә торыйм әле» < дип әйтә алыйм ди! _
— Чудной ты! — диде ул. §
— Безне яраткансыз икән — калыгыз. Шурик та сезне якын итте,—
дип Клавдия Михайловна әби мәсьәләне хәл итеп куйды. Е
Мин аларда яши башладым. Любовь Васильевна Шуригы белән эч- 13 кәре бүлмәдә, Клавдия Михайловна әби залның иң түрендә, ширма g корып, никельле караватында ята иде. Диван миңа булды. Беренче ял х көнне үк без Любовь Васильевна белән универмагка барып, ул миңа х урын-җир әйберләре сатып алды. Мин, Мирза абый биреп җибәргәнне * дә тотып, инде бер тиен'акчасыз калган идем. &
— Зарплата алгач түләрсең, — диде Любовь Васильевна. ~
Алар миңа үземә аерым ашарга да рөхсәт итмәделәр. ♦
— Бары бергә булыр, без кешедән аерым ашарлык бай яшәми- х
без, — диде Клавдия Михайловна әби. к
— Көтүче малае кебек, «сездә ашыйм, сездә йоклыйм» килеп чыга £
түгелме соң? <
Любовь Васильевна рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
— Әни, син аның сөйләгәнен тыңла әле, сөйләгәнен! Каян таба ди- ® ген шундый сүзләр?
— Безнең авылда һәр кем шулай сөйләшә..
Шуның белән сүз бетте. Без бүтәнчә квартир мәсьәләсенә дә, ашау мәсьәләсенә дә кире кайтмадык.
Бер ай эчендә тәмам үз кешеләр булып киттек. Иртән-көндез төрле вакытта ашалса да, кичке табынга барыбыз бергә утырабыз. Минем Уфада бер кешем, бер танышым юк, шуңа мин кичләрен күп вакыт өйдә уздырам — без өчәүләп кәрт уйныйбыз, патефон уйнатабыз... Яна кино булганда Любовь Васильевна белән кинога барабыз.
Техникумда минем, программ дәресләрдән тыш, спорт секциясе бар иде. Мин аны көн аралаш сәгать дүрттән алтыга чаклы үткәрергә көйләдем. Ул көнне Любовь Васильевна белән эштән үк бергә кайтабыз. Ә башка көннәрне мин аны каршы барып ала идем
Бераз вакыт үткәч, мин артыбыздан кемнеңдер күзәтеп йөргәнен сизә башладым. Ләкин Любовь Васильевнага әйтергә кыюлыгым җитми: әллә ни уйлавы бар. Мин аңа кем—иреме, сөйгәнеме? Яныннан кума- са, мин Мәҗнүнгә тагы ни кирәк?.. Әмма Любовь Васильевнаның үзенең дә, миңа сиздермәскә тырышкан саен борчыла башлавы күңелемә бик тиз килеп кагыла торган булып китте. Инде мин дә, аның кәефенә бирелеп, аркама терәлеп йөргән авыр күзне күтәрә алмый башладым. Ниһаять бер көн, эштән бергә кайтканда, ихтыярсыз артыма әйләнеп карарга мәҗбүр булдым. Безнең арттан, буксирга тагылган баржа кебек, зур кара гәүдәле бер кеше килә иде. Сүзем дә ихтыярсыз чыкты:
— Любовь Васильевна, безне кемдер күзәтеп йөри.
— Алла хакы өчен борылып карамагыз, — диде ул.
Без шактый тнз атлап киттек. Трамвай тукталышына җитәрәк мин тагы, теләмәстән артыма әйләнеп карадым. Теге кеше дә адымын кызулаткан — узып та китми, артка да калмыйча, күләгәдәй ияреп килүендә иде. Без сикереп менеп, трамвайга утырдык.
— Кем ул? — дидем мин.
Любовь В'аснльевпанын чырае качкан иде.
— Гафу ит, Сереженька. Урыны бу түгел. Бер сөйләрмен әле...
Ләкин вакыйга, Любовь Васильевнаның «сөйләрмен»ен көтмәстән, үзе ашыгып килде.
Җылы, йомшак кар явып торган декабрь киче иде. Нәкъ сәгать алтынчы яртыда Любовь Васильевнаны каршы алырга киттем. Минем өстә шинель, аякта итек: мин әле солдат киемен салмаган. Үзебезнең капкадан чыгып, күршенекенә җитәргә өлгермәдем, шулар капкасы төбеннән ике гәүдә аерылып юлымны бастылар. Мин аны-моны уйламыйча, юл сабарга итеп карадым. Юк, тагы кистеләр. Шунда мин берсенең, йөзенә караганчы ук, теге кеше икәнлеген таныдым йөрәгем сикереп тибә башлады.
— Юл бирегез,—дидем мин.
— Сабыр ит, егеткәем, ашыкма.
Яше бар иде инде моның. Буйга минем чаклы ук булмаса да, гәүдәсе таза, ләкин йөзе таушалган, бите ирен өстенә салынып төшкән иде. Аннары мин аның җәелеп үсә башлаган корсагына карадым. Юк, бу минем белән сугышырга килмәгән. Сугышырга булса — иптәше сугышыр. Яшьрәк тә, көчлерәк тә күренә, кулы кесәсендә иде. Мин шунысыннан секунд та күз алмастан:
— Сезгә миннән ни кирәк? —дип сорадым.
— Әйтәсе сүзебез бар... Тирә-ягыңда күпме яшь кыз! Ә син шул хатынга килеп бәйләнгәнсең...
— Минем сезне тынлап торырга вакытым юк.
— Ничауа, Люба апаң көтәр әле. Безне дә көтә торган иде...
Мин шунда капыл йөрәгемнән кан качканын сиздем, битем ут янып, битемә кунган карлар бу булып күтәрелә башлады.
— Китегез юлдан,— дидем ммн. Без инде күкрәккә күкрәк терәшкән идек.
— Без синең гимнаст икәнлегеңне дә, башкасын да беләбез. Тик шундый егет башың белән без йөргән юлдан йөрүең генә кызганыч...
Минем куллар икесен ике якка бәреп очырыр чиккә җитеп йомарланган— хәзер мине туктатыр көч юк иде. Мин кузгалу белән, икесе ике якка тайпылып юл бирделәр. Арттан мыскыл белән тел чарлап, шүрәледәй көлеп калуларын гына ишеттем:
— һа-һа-һаһ!.. Көчең булса да, бездән калган белән тукланасың, үзең эшләп ашамыйсың икән һа-һа-һаһ!..
Гайбәт мина беренче кабат йөзен шулай күрсәтте, пычрак сүзне беренче кабат ирләр авызыннан ишеттем.
Техникумга барып кергәндә йөзем калмаган иде булса кирәк: Любовь Васильевна мине күрү белән коты очып:
— Сереженька, сиңа ни булды? — дип сорады.
— Бер ни булмады, Любовь Васильевна...—дидем.
Ләкин күңел әрнүен басар әмәл юк иде.
— Сиңа алдашу килешми, Сереженька. Әйт: теге очрадымы?..
— Үзе генә түгел, иптәше дә бар иде.
Любовь Васильевна курка калды:
— Ходаем, әллә сугыштыгызмы?..
— Юк, сугышмадык.
— Ул сугышырга да күп сорамас.
— Андый исәпләре юк иде сыман...
— Сугыша күрмә берүк. Әллә кемнәрен кушып, гарип ясап куя күр-мәсеннәр.
— Борчылмагыз, Любовь Васильевна. •
Ул бераз тынычлангандай булды.
— Гафу ит, Сережа. Мин бит сиңа «сөйләрмен» дигән идем, һаман суза киләм — миңа бик авыр аны сөйләве...
— Авыр булса сөйләмәгез, Любовь Васильевна. Мин аларның кем икәнен аңладым инде.
— Рәхмәт, Сережа. Синең йөрәгең саф Шулай да, бер авызны ачкач, сөйләргә кирәктер. Күңелендә әллә ниләр калмасын... Юк-юк, алай димә. Минем дә күңелем бәлки бушар. Мин озак сөйләмәм... — дип Любовь Васильевна уйчан күзләре белән миңа карап алды. Аны бүлдермәдем, ул сөйләп китте.
— Сугыш чыгасы елны Мансур исемле бер татар егетен сөйгән идем. ♦ Без аны, русча гадәт белән, Миша дип кенә йөртә идек. Ул сугышка з кипе дә — югалды.Бер хаты белән фотосы гына килеп калды. Минем > альбомда шуның фотосы ннде.Анысын да кайда төшеп өлгергәндер. 3 Кыскасы, безнең сөешү бер җәйгә дә сузылмады. Сугыш вакытын үзең = беләсең—җиңелдән булмады. Әгәр әни үзе укытучы булмаса, мин бәл- й ки унны да бетерә алмаган булыр идем Институтка керергә мөмкинле- g гем юк иде, мин эшкә урнаштым. Сугыш беткәндә шушы, әлеге уры- = нымда эшли идем инде. Кырык бишнең көзендә безнең технику мда = сугыштан кайткан бер солдат математикадан укыта башлады. Ул чын- ' лап та солдат иде: сугыштан бер званиесез кайткан. Мәгәр математика- S дан бик көчле диләр иде. Шул минем арттан йөри башлады. Миннән 10 унике яшькә зур. Өйләнмәгән. Бигрәк тә кыюсыз иде инде үзе!.. Яшь- ♦ тәш егетләр сугышта кырылып бетте. Кайтканнары да уналты-унжнде х яшьлек кызлар янында гына бөтерелә иде Безнең кебек, егерме биш * ягына киткән карт кызларга кем карасын. Кыскасы, озак ялындырып с. тормадым, алучысы барда чыгып калыйм дип, шул укытучыга чыктым. * Без хәтта йөрмәдек тә. Сентябрьдә таныштык — октябрь бәйрәмендә _ туй ясадык... Ә кырык алтынчы елның маенда аны алып киттеләр Су- = гышта күпмедер вакыт әсирлектә булган икән Шулай да каты режим- о да түгел, янына күчеп барырга да мөмкин иде. Ул мине хат саен чакы- ® рып карады,ләкин мин бармадым. Мин Уфада туган. Ничек инде туып үскән дөньямны, карт әниемне ташлап, әллә кая күчеп китим дә, бала белән баракта яши башлыйм ди!.. Ул мине аңлады — чакыруыннан туктады бер вакыт Хәзер инде өйләнеп, балалар үстереп ята. Кайтмады Калды шунда
Любовь Васильевнаның күзләреннән бөртек-бөртек яшь килеп чыкты. Ул күзен, борынын сөртеп алды да, сүзен дәвам иттерде:
— Аннары мин менә шушы бәндәгә кияүгә чыгып карадым Исемен дә әйтәсем килми хәтта... Хайван, чистый зверь булды!. Күкрә! емдә пәке эзләре бар. Ярый тайпылып калдым да, ярый калын пальтодан идем Шуннан, үтергәнче дип, үзем куып чыгардым. Менә шуннан бирле бәйләнеп йөдәтә. Үз өйләре бар, әнисе бар. Юк, өенә хатын алып кайтмый — хатыннан хатынга йөри. Тамагын шулай туйдыра Хәер, алып кайтканы да тормас иде. Эчә дә — сугыша. Күзе күгәрмәгән чагы бик сирәк. Минем арттан сагалап йөри башладымы — беләм: тагын бер хатыннан чыгып киткән булыр... Менә шулай ул дөнья, Сереженька Ирсез хатын хәлләре шулай..
Ул сөйләгәндә үк яшьләрен түгеп елый иде инде. Сөйләп бетергәч кулъяулыгын алып, битеннән, борын буйларыннан яшен сөртә башлады. Мин, барысына да гаепле бер кеше сыман, кыймылдарга да кыймый естәл янында басып торам.Өстәлнең бу ягында — мин, теге ягында— ул Үрелеп кенә ефәк чәчләреннән сыйпыйсы иде дә соң — йөрәгем җитми Болай да инде мин аның ярасын ачтым Мин фәкать:
— Елау килешмәс, Любовь Васильевна Елап кына, үлгән терелеп, үткән борылып кайтмас. Күз яшьләрегезне бер нык кына итеп сөртегез ДЭ, башка елама! ыз. Мин әнинең кайгыдан елаганын күрмәдем,—дип кенә әйтә алдым
Шулай дигәч, төнбоектай дымсу күзен күтәреп, миңа карады, яшь аралаш елмаеп:
— Дөрес әйттең, Сережа. Син хаклы. Еламыйк, — диде.
« «к У. № 9
15
Декабрь уртасында бер нинди хәбәр-хәтерсез генә Раббани абый килеп чыкты. Кич белән эштән кайтып керсәк — ул утыра. Тартынып кына Любовь Васильевна белән күреште.
— Мин хәзер китәм. Менә братны гына күреп чыгыйм дип керүем. Өч елдан артык күрешкән юк...— дип аклангандай сөйләнеп алды.
Любовь Васильевна ана кыймылдарга да ирек бирмәде.
— Бер кая да китмисез. Энегез янына килгәнсез икән — энегез янында кунып та китерсез,— диде.
Бер яктан—ул, бер яктан әнисе кыстап, абыйны күндерделәр. Абый алар алдында минем белән ни татарча, ни русча сөйләшергә белмичә, уңайсыз гына утыра бирде. Шактый олыгаеп киткән — маңгаена сыр сызыла башлаган иде.
Любовь Васильевна, өстен алмаштырып кухняга чыгышлый, сиздерми генә миңа ым какты. Артыннан чыктым.
— Сереженька, абыең килгәч, болай гына килешмәс. Бар, магазинга барып кайт.
— Нәрсәләр алырга?
— Тигезләрен сайлап кына бер өч селедка ал — атлантический булсын. Бер ярты кило копченый колбаса. Краковский дигәнен алма, әрчеп булмый. Бер ярты кирпеч арыш ипие. Эчәргә дигәнен — үзең чамала.
Мин киенә башладым. Тәмәке тартырга дип абый килеп чыкты.
— Кая барасың, апай? — диде ул.
— Монда, кибеткә генә.
— Мин дә барыйм алайса.
Любовь Васильевна безнең арттан:
— Бик озак йөрмәгез, — дип калды.
Капкадан чыгу белән без иркенләп сөйләшеп киттек. Өй хәлләрен со-рашып алдым.
— Бар да исән-аман, сәлам әйттеләр...— диде абый.
— Нигә хәбәр итмәдең?
— Ә нәрсәсен хәбәр итәсең аның? Менә бит, килдем—таптым. Менә син үзең нишләп кайтмадың, шуны әйт?
— Хатка язган идем бит инде... .
— Хат нәрсә ул! Без сугышта йөргәндә генә ана йөрәген хат баса иде... Хәзер аңа улының үзен күрү кирәк. Телеграмын килеп үзең кайтмагач, көчкә юатып тордык инәйне. Йокысыз калды. Әллә ниләр уйлап бетерде. Юл өзеге чак иде бит... Шулай ул, апай...
Йөрәгем кысылып куйды: абый да мине, Любовь Васильевнага бәйләп, «ана» сүзе белән шелтәли сым^н иде.
— Җае чыгу белән кайтам, Раббани абый.—дидем мин.
— Бер күренеп китү кирәк, апай, кирәк. Безгә дә күңелле булыр.
— Уфага ни йомыш белән соң? — дип сүзне үзенә бордым.
— Урманга барыш, Йөрүзән леспромхозына, — диде абый. — Әртил белән барабыз. Бер елга договорлаштык әле. Бер ел эшләгән кешегә бер йортлык агач бирәләр. Үзең кисеп, үзең әзерлисең... Башка чыгарга да вакыт, апай. Төп йортта өелешеп яшәп булмас. Әни. Авыру энекәш. Әдрән дә кайтса...
— Хәвадис абый нигә синең белән килмәде?
— Аның хәлләр шәптән түгел әле, апай. Җәен бик матурланган иде. Артистлегеинән дә, тазарып, йөзенә бер төрле алсу нур йөгереп кайткан иде. Шунда авылдан авылга йөргәндә, карточкага да төшереп йөргән Шактый акча эшләгән. Үзенә бик җилле кара постау костюм алып киде... Көзгә —тагын бетте. Октябрь бәйрәменнән соң больницага кергән иде, һаман ята. Уфасына бер генә дә барасым килми, ди.
Раббани абый махоркасын чыгарып тәмәке төрде. Бик озаклап, yft- анып, шуны суырып барды. Бер арада тәмәке уты, эре төелгәненә элә- еп. чытырдап янып китә иде.
— Уфада калып бик әйбәт иткәнсең,—диде ул ахырда. Кайтып кит- овенә борчылсак та. Уфа тикле Уфаның үзендә мондый эшкә керүеңә )ик шатландык. Бөтен авыл сөйләде: бездән дә бер кеше чыкты, диләр... ♦ 4нде икәү генә чакта сорыйм әле: бу квартирыңда... ничегрәк сон?., з )6и сөйләп алды: ире дә юк икән. Бергә дә эшләгәч, әллә... ниме?.. >
Мин абыйның урап сүз башлавыннан ук сизеп, бу сүз чыгасын көт- я ин идем инде. Җавабын да әзерләп куйган идем. Тик җавап урынына = ркә килеп чыкты:
— Син дә җаныма тимә әле, абый!. з
— Бетте. Бетте, апай. Үзеңә кара. Үзең беләсең. Мин синең янга кәе- = |еине кырыр өчен килмәдем. Сагынып, бер күреп сөйләшер өчен кил- = зем Их, апай!..— дип, барган җирдән бер кулы белән генә кочаклап, үзенә кысты.
Любовь Васильевна турында без башкача сүз кузгатмадык.
Ә иртән мин абыйны бөтен әртиле белән Карпделгә озатып җибәр- * дем. Ул көнне сүз гел безнең абыйлар турында гына булды диярлек. =
— И бишегез дә шулай озынмы? Тазамы? — дип гаҗәпләнеп, тагы л
бер кат сорап куйды Клавдия Михайловна әби. *
— Берсен авыру дип әйтте бит, — диде Любовь Васильевна
— Анысын ишеттем, колагым каты түгел,— диде әби.— Мин «буй- ж
га шулай озынмы?» дип сорыйм. г»
— Барыбыз да шулай, Клавдия Михайловна, — дидем мин. Ф
— Ходай бирсә дә бирер икән — бер анага биш ул! Нинди уллар бит * toe!
Абыйны шулай бер гаиләдәй сыйлап, хөрмәт итеп җибәргәч, Лю- (ювь Васильевна миңа тагы да якыная төште Ләкин безнең арада, Һани элеккечә, минем ялгыз яратуымнан башка, бер ни юк. Кич ятканда fep-беребезгә тыныч йокылар теләп, һәр кайсыбыз үз урынына ята, нр- |м торганда үз урыныннан тора иде.
Әмма яңа ел алдыннан миңа сүзләр ишеттерә башладылар. Техни- «умп минем кебек быел гына килгән бер укытучы егет белән дуслашып иткән идек, беренче булып шул сорады
I — Сине Любовь Васильевна белән тора икән дип сөйлиләр. Ачуланма — шул дөресме?
I — Кем әйтте сиңа аны?
i — Барысы да сөйли.
— Кемнәр ул — барысы да?—дип усал итеп йөзенә карадым
] —Укытучылар инде...—Ул каушый калды —Гафу ит, минем кеше «•йләгәннс генә соравым.
1 —Сөйлиләр икән—сөйләгән җирләрендә калсын. Минем снна бе- рар кеше турында берәр сүз әйткәнем булдымы?. Кеше үзен үзе кешеЮн яхшырак белә!..
1 — Кызмале, Сирин Мин бит кешегә сөйләмим Үзеңнән сорыйм Mown ни гаебе бар? Менә — белдем. Инде сорамам. Минболайда ышан-
идем.
— Бел: әгәр мин Любовь Васильевна белән тора башлыйм икән— сина иң элек үзем әйтермен.
Бу сөйләшүдән соң күңелемә төшкән татсыз бер хис бетеп җитмәгән |Чеале, бер көн урам аша су алып кайтканда, мин һич күрмәгән бер хатын.
— Су да ташыталармени, энем? Люба сынлы чибәр хатыннар вУ’*|1 инде алар. Без түгел...— дип сүз катты
I Сез кем соң? — дип сорадым мин
— Мин сезнең сул як күршегез,—ди.
— Бик кызганыч! Алай булгач, сез дә минем кебек су ташый торга) әйбәт егет кертегез, — дип китеп бардым.
Кайткач, үртәлеп-ярсып Клавдия Михайловна әбигә сөйләдем.
— Ах, сынок, сынок!—диде ул. — Бу көенә барсаң, яман авызлар дан әллә нинди яманлыклар ишетерсең әле!.. Дөнья күргән яхшы кеше ләр, авызлары пешә-пешә килеп, хәзер инде санап сөйлиләр, карап әп итәләр. Ә син яшь. Синең — эчеңдәге тышыңда. Люба яшь булмаса да- шулай. Син менә Любаны эшеннән каршы барып аласың. Бу — табигы! хөрмәт. Кешеләрнең бер-беренә иткән хөрмәте. Ә яман телләр моны, ү- күңелләренә туры китереп, яманга бора: монда нидер булырга тиеш, ди Мин — ана кеше. Мин Любаны карынымда йөртеп тапкан Мин аныв холкын беләм. Сезнең арада, кеше сөйләрлек, бер нинди ярамаган эа юк. Шуңа күңелем дә тыныч. Ә син борчыласын. Үз күңелең үзеңә мәгълүм, хәсрәт чикмә. Гайбәтне түбән, үзеңне югары сана. Иң олы кайгы- бала үлеме. Сугышта ике улым үлде. Шул ике кайгыдан соң миңа хәзер бер кайгыда кайгы түгел. Мин гайбәткә көлеп кенә карадым... Менг сиңа — чал чәчле бер карт укытучы киңәше.
Клавдия Михайловна әбинең бу сүзләре тәнемә җылы нурдай җәелеп, йөрәгемне җылытып җибәрде. Иелергә иткән башым туры калды.
Ярый, гайбәте — гайбәт. Төкрек жәл түгел, йөзенә төкердем дә ди Ләкин аңардан миңа җиңелме? Мәхәббәттән җәрәхәтләнгән йөрәгем; дәвасы бармы?.. Әгәр мин — бүген я иртәгә Уфасыннан ук чыгып кач- масам, миңа котылу юк: бу яшемә җитеп тә татылмаган эссе тойгы мине мәхәббәт газабына салган иде. Мин ул газаптан качарга тырышма дым да — ләззәтем дә шул иде бит! Инде ничә вакыт икең бер өйд; яшәп, бер-береңнең һәр сулышын сизеп торганда, күзгә карап килгәв мәхәббәттән качар әмәл бармы?..
Минем Любовь Васильевнага, тел тибрәтеп, хисем ачканым юк Кү ңелем тулы сөю булса да, телемә сүзе якын да килми — шаярып әйтергә дә йөрәгем җитми иде.
Ләкин йөрәкләребез сүзсез дә аңлашкан булып чыкты — без бер-бе ребезгә очар кош тизлеге белән якынлаша башладык.
Яна ел җитеп килә иде. Кар иртә дә, күп тә яуды. Безнең урамныв буеннан буена тротуар читенә кеше биеклеге кар өелгән. Без ап-ак кар яктысында Любовь Васильевна белән техникумнан кайтып киләбез Янымда ул булгач миңа рәхәт — күңелем дә кардай якты иде.
— Әйтергә дә онытып торам, Сережа: безне яңа ел мәҗлесенә ча-кырдылар, — диде ул.
Табигый, «кемнәр?» дип сорадым.
— Безнең коллективтан түгел. Анда без яшьлек дуслары гына җые-лабыз Күп дигәндә бер ун кеше булыр.Синең үз планнарың юкмы?
— Минем нинди планнар булсын. Любовь Васильевна. Сезнең күзе-гезгә күз атып торган кеше бит мин! Кушыгыз гына — җәя булып бө- геләм...
Ул, гадәтенчә, кычкырып көлеп җибәрде — тавышы җемелдәп торгав. зәңгәрсу кар өеме буйлап бездән алга таба йөгереп китте.
— Алай булгач, «барабыз» дип әйтәм. Юкса мнн аңа, синең беләв сөйләшмичә торып, өзеп кенә әйтмәгән идем.
16
Елның соңгы көне — декабрьның утыз бере килеп җитте.
Кыска көн бетеп, күптән утлар алгач, без кненеп-ясанып кунаккг киттек. Яна ел алды кичендә генә ява торган күбәләк кар ява йөрәгем дә шушы кардай җилпенеп, нидер көтеп, яңа елның үзе кебек күренгәв ямьгә — кичәгә очадыр төсле иде.
И гел шушылай яна ел кичәсе булып торсын иде дә, Любовь Васильевна белән гел менә шушылай — гел янәшә барасы да барасы иде...
Без, киемнәргә кунган кардан ап-ак булып, җәяү генә, ашыкмый гына барабыз. Октябрь революциясе дигән урам буйлап азагына хәтле төштек тә, биек күпердән чыгып. Иске Уфага менеп киттек. Аннан сулга борылып — тагы бардык. Бу тирәдәге өйләр сугышка кадәрге төзек авыл ф өйләре сыман иде. Без дә шуларның берсенә — каралты-куралы, бакчалы бер өйгә җитеп туктадык
Кунакларның ашыкмый гына җыелган вакытлары иде. Любовь Ва- сильевнаны кочаклап алдылар. Яшьлек дусты өенә килгәч, шундук үз кеше булып, биленә алъяпкычлар бәйләп, булыша да башлады. Җилкенеп йөрүләренә хәтле гел яшь кызларныкы сыман иде. «Сиңа күнелсез түгелме?» дип минем яннан да урап китте. Аны күреп, гәүдәсенең һәр җиренә карап калганда, миңа нишләп күңелсез булсын ди!..
Сәгать ун тулгач без табынга утырдык. Любовь Васильевна колагыма әкрен генә:
— Сереженька, син мине кара инде: минем тәлинкәгә салаттыр-ни- дер сал, — диде.
Мин мондый табыннарда утырган түгел, — шунда гына мин башка = ирләрнең, кашык-чәнечке уйнатып, янындагы хатыннары тәлинкәсенә к салкын ризык салып утыруларын күрдем. Мин дә Любовь Васильевна -° алдындагы өлеш тәлинкәсен алып, кырдан башак җыйгандай, төрлесен- < нән җыеп чыктым. °
Аннары һәммәсе рюмкаларын күтәрде. Минем, бүгенге хәлдән болай х да исереп, аракыга йогынасым да килми иде. Шулай иттем дә. Ләкин. ®
— Юк инде, юк. Беренче рюмканы бездә алай куймыйлар,—дип та- о
быны белән миңа ябырылдылар. х
— Гафу итегез, кунаклар, мин эчмим, — дип кулымны күкрәгемә куйдым.
Любовь Васильевна да мине яклап:
— Өч ел күрмәгән абыйсы килеп тә — бер грамм капмады, — диде. Ләкин кунаклар тыңларга да теләмәде.
— Яна ел табынында бераз гына тотарга ярыйдыр инде...
— Тавык та эчә...
Табында ике ялгыз хатын да бар иде, шуның берсе, Любовь Василь- евнага үпкәләгәндәй:
— Егетең безне хөрмәт итми икән, — диде.
Ахырда Любовь Васильевна:
— Азрак булса да эч инде, Сережа. Барысы да сине көтә,— дип мина карады.
Инде дә чара юк иде — мин рюмканы бик озаклап, шулай да яртылаш кына эчеп куйдым.
Моннан соң инде мине артык кыстамадылар. Ә сөйләшеп-танышып киткәч бер ир:
— Шулай, спортсмен кешегә бу нәрсә дошман инде,—дип, кыстауларга нокта куйды.
— Иөз грамм алкоголь ярышка әзерләнгән спортсменны утыз алты сәгатькә формасыннан чыгара, — дидем мин.
Ләкин шунда ялгыз килгән ике хатынның берсе, бик телгә беткәне, күзенә шайтан чыгарып:
— Кадерле кунаклар! Әйдәгез Любовь Васильевна белән Сережага күп бәхет, рәхәтләр теләп, бу рюмкаларны төбенә кадәр эчеп бетерик эле'. —дип тост әйтте.
Ни өчендер барысы да кул чапты
Миңа бу мәҗлестән дә ямьле табын, бу кешеләрдән дә чибәр кунак Сулмас шикелле тоела башлады.
БЕР АНАНЫҢ БИШ УЛЫ
Кан арада унике җиткәндер, Кремль куранты суга башлагач, барыбыз да аягүрә басып, юка читле стаканнарны зыңлатып шампань күтәрдек.
— Яна еллар котлы булсын!..
— Бәхете белән килсен!..
— Озын-озак яшәгез!..
Мин. уң кулыма бокал тоткан килеш, сулы белән йомшак кына итеп — беренче кабат! — Любовь Васильевнаны биленнән кочып алдым.
— Сезнең бәхет өчен!..
— Сезнең тулы бәхет өчен!..
Без бер-беребезнең күзенә тутырып карап эчтек.
Түшәмдәге зур ут сүндерелгән, почмактагы чыршы очында гына бер тонык ут яна иде. Бүлмә эче бөтен кешеләре белән сихри бер дөньяга күчкәндәй булды... Шунда патефон уйнатып җибәрделәр — яңа гына Яңа елы туган сихри бу дөньяга «Амур дулкыннары» килеп тулды. Мин солдатта иптәшләрдән ояла-ояла өйрәнгән, өйрәнгәч сөенеп туймаган, сөйгән вальсым иде бу!..
Любовь Васильевна, яшь кызлар төсле, шашып әйләнә башлады.
— Бүген кайтмыйк... Шушында калыйк...—дидем мин.
— Мин исердем. — диде ул.
— Ике рюмка «Хирса»дан кеше исерәме?..
— Хатын-кызга күпме кирәк!..
— Алайса кайтмыйбыз...
Ул минем яңагыма яңагын тигереп алды.
Тагын, тагын биегәч, без тагын өстәл янына утырдык. Эчә алганнар тагын эчте. Аннары тагы җыр башланды...
Безгә бәхетләр теләп тост әйткән ялгыз хатын шактый кызган иде — рюмкасын күтәреп минем янга килеп басты да, үтереп эчәргә кыстый башлады. Ләкин мин эчмәгәч, үзе бетереп эчеп куйды да, көтмәгәнда бәгырь тавышы белән:
— Любушка, син нинди бәхетле!..— дип кычкырып елап җибәрде.
Көчкә юатып, аны бүлмәгә кертеп яткырдылар.
... Сәгать бишкә кайтасылар кайтышып бетте. Хатын-кыз урын-җир- хәстәрен күрә башлады. Любовь Васильевна мине бәләкәй генә бер бүлмәгә алып керде.
— Син шушында ятарсың, — диде ул.
Мин җан атып:
— Ә сез?.. — дип пышылдадым
— Хәзер.... — диде ул. һәм ут сүндереп яныма килде.
Шунда мин, үземә буйсынмаган бер теләк белән, аның татлы тәнен кочаклап алдым.
— Әйдә, гайбәтләре чынга әйләнсен!..
— Сөекле генәм!. —диде ул. Эссе сулышы белән иреннәремә суы-рылды.
Аның сулышы гына түгел, бөтен күкрәге ут яна иде.
һәм мин яңа елның беренче таңында, башымны югалтып, шул утка ташландым...
17
Сөю-сөелү бәхетендә очып кына йөргән көннәремнең берендә Хәва- дис абыйны (инде килүенә өмет өзгәч) больницага китерүләрен хәбәр иттеләр. Күпме кереп, күпме шалтыратып йөдәткәнлектән, тубдиспансерда инде мине беләләр иде. Абый килгәннең икенче көнендә үк үзләре шалтыратты. Мин техникумнан туры диспансерга киттем.
Дүрт тулу белән, өстемә ак халат киеп, абый янына кердем. Ул ятып тора иде. Мендәрдән башы күренмәсә, кеше ята дип уйламассың да: карават өстенә одеал ташлаган төсле генә. Мине күргәч елмаеп, әкрен генә торып утырды. Мөлдерәмә зәнгәр күзләренә карау белән, тавышсыз гына йөрәгем елый башлады. Шул хәлемдә янына барып, как сөяккә калган иңбашыннан кочып алдым. Ф
— Хәлләрең ничек соң, Хәвадис абыкай гынам?.. _
— Менә күрәсең инде хәлләремне!.. — диде ул. Аның шунда ирен- ч
иәре тартыша башлады. Ләкин ул, иренен кысып, тамак төбенә килеп утырган яшен йотып җибәрде. — Түгелергә торган күз яшьләремне дә | мин кеше алдында түкмим бит...— дип күз төбендә җемелдәп торган 3 ике бөртек яшен сөртеп алды. -
Мин көлеп: х
— И абый, абый! Мин сиңа «кеше» түгел бит, — дидем. — Нигә ки- = лер алдыннан хат язмадың?
— Хат язарлык идемени минем хәлләрем!.. Җәннәт эчендә яттым- °;
мы, җәһәннәм эчендәме — белмәдем. Тәнемә кулың тисә — кулың пе- ш шәр иде, — дип елмайган булды. Йөзендә авызы гына торып калгач, кө- ♦ лүе дә күңелгә авыр иде. =
— Берсе җитмәгән, тагы нинди чирләр кагылды соң?
— Шул «иске чабата чире» булды инде. Врачлар грипп диләр. Пө- f
рәк таза булмаса, китеп тә бара идем... <
— йөри аласыңмы соң әле? °
— Кая йөрү! Җанга гына хуҗа. Ярый инде—анысы үтте. «Үземне- = ке» генә китми. Чират китә, атап килгәне китми. Анысын, бик китәргә С теләсә дә, җибәрмәбез инде!.. — дип Хәвадис абый бүлмәдәге иптәшлә- <» ренә карап тагы елмайды.
«Шушы хәлендә дә елмаерлык көчне кай җирләреннән ала икән?» дип шаккатып уйлап куйдым.
Аннары без өй хәлләренә күчтек.
— Миннән башка һәммәсе дә исән-сау калды, — диде Хәвадис абый. Арабызда иң җор теллесе дә ул иде.— Тәрҗимә җиңги генә бер ара чирләп ала. Болай, авырганда да, телгә-төшкә таза үзе.
— Инәй картайгандыр инде?
— Әнине тәтәй кәгазьгә генә төреп йөртерлек аны!.. Больницаның ни икәнлеген дә белмәс инде...
Үзебезчә «инәй» дигәнемә каршы «әни» дип җавап биргәч, мин абыйның сөйләшүенә колак саласы иттем. Больницада гына ятса да, Уфа йогынтысы, тигән — гел татарча сөйләшә иде.
— Ә Шәрифулла абзыйлар ничек яши, тазалармы?
— Таза-а!.. Бал абзый ул үлмәскә сәбәбен табып кына тора: инде кыш өстеннән суганнар үстерә башлады. Витамины күп ди. — Шунда Хәвадис абый кинәт кенә мина текәлеп карады: — Син Җәзиләнең Актанышка кияүгә чыкканын белә идеңме әле?.. *
— Бер язган идең бит
Минут эчендә күз алдыма Җәзиләнең Агыйдел яры өстендә миңа зәңгәр яулык болгап калуы килеп басты. Аннары — быелгы яңа ел... Любовь Васильевна...
Хәвадис абый, тыны бетеп, тукталып торды. Күзе миндә түгел, еракта иде. Аннары ул сулышы җитмәс тавыш белән:
— Их, тазалыгын миңа биреп калдырган булса!.. Белер идем мин кадерләрен! — диде.
Бу сүзе бәгырьләрне тырнап үтте — мин өнсез калдым. Ярый әле үзе коткарчы .
—- Мирза абыйлар ничек яши соң анда?
Теленнән «үлем» сүзе төшүгә сөенеп, тиз генә җавап бирдем:
— Мирза абыйлар яхшы яши алар. Карап туймаслык яшиләр, Ул син Нилуфәр җиңгине күрсәң икән!..
Шуннан мин абыйларны сөйләп киттем.
Инде икенче кабатка сестра килеп, иңсәмә кулын тигезгәч кенә, ашыгып кузгала башладым.
Хәвадис абый:
— Икенче килгәндә миңа Тукай шигырьләрен алып кил әле, —дип калды.
Шул көннән алып һәр якшәмбедә Хәвадис абый янына килә башладым. Мондый көннәрне мин, вакыт булганда гына килеп, дежур аша әйбер-мазар гына биреп китсәм, якшәмбедә инде янына кереп, иркенләп утыра идем.
Ул мине сагынып, түземсезләнеп көтеп ала, больницада үткән гомерен дә мин килүдән — мин килүгә, атналап саный; ләкин аның өчен ул атна газаплы бер айга тиң булса, минем өчен атна юк: минем көннәрем эштә, иректә, мәхәббәт ләззәтендә җилдәй исеп кенә үтә иде.
Эш бетүгә мин Любовь Васильевна янына барып җитәм. Бүлмәсендә кеше булмаса, мин ишектән керү белән сикереп торып, каршыма килә, буема үрелеп, битемнән я иренемнән үбеп ала. Ә мин аны, ике кулым белән ике яңагыннан тотып, ике каш арасыннан үбәм. Үпкән саен әнием сүзе искә төшә: «Сөләйман пигамбәр улын яуга озатканда ике каш арасыннан үпкән, безгә бу шуннан калган» дип әйтә торган иде. Мин дә, Любовь Васильевнаны үпкәндә, үземне чал сакаллы Сөләйман пәйгамбәр дип тоя идем.
Өйгә кайткач без яна ел киче булмаган да төсле йөрибез. Ләкин мин Клавдия Михайловна әби күзенә карый алмыйм. Чөнки ул бу кадәр эшне сизми калырга тиеш түгел сыман,— кашын күтәреп, күзлек өстеннән бер карап куйса, битем яна башлап, күзем аска төшә иде. Тик, бәхетем, аның миңа булган мөнәсәбәте үзгәрмәде. Я ул бер ни белми, я белеп тә хуплый иде. Без аның белән буш сәгатьләрдә бик озаклап, нәсел-нәсәпләргә кадәр актарып, сөйләшеп утыра торган булып киттек. Ул үзенең гимназиядә укыган вакытларын, Крупская белән Калинин бабайны күргәннәрен сөйли. Ни генә булмасын, аның миңа шелтәсе юклык — сөюмне газаплы итми иде.
Ләкин вөҗданым газапсыз да түгел: башым-күзем белән мәхәббәткә йотыла барган саен, әни белән абыйлар ныграк искә төшә башлады. Алар ни әйтер?.. Минем бу хәл Агыйделгә аткан таш түгел — бер заман чыгачак. Раббани абый сизенеп китте. Хәвадис абый монда. Иң авыры аның беләчәге иде.
18
Күзләрне чагылдырып март кояшы күренә башлаү белән, Хәвадис абый сагынуын сөйли башлады. Мин баргач, үз көенә генә, ниләрне сагынганын тезеп китә, кайвакыт исә мин гомер уема китермәгән нәрсәләрне китереп чыгара иде.
— Син бер вакыт, бик бәләкәй чагында, миннән: «Абыкай, кояшка мылтык белән атсаң, ни эшли?» дип сораган идең. Ә мин: «Тилгән сымак, җиргә егылып төшә дә, дөнья бетә» дип җавап биргән идем... Ә шул җәйне, әти тилгән атканда: «Кояшка тигерә күрмә!» дип елаганыңны .хәтерлисеңме?..
— Мин әтинең үзен дә хәтерләмим...
— Алачык тирәсе гел чирәмлек иде. Без синең белән шунда чебиләр саклар идек. Тилгәне дә күп иде ул вакытта. Берсендә әти, алачыктан берданкасын алып чыгып, өстә әйләнеп очкан тилгәнгә төзи башлады. Син шунда: «Кояшка тигерә күрмә!» дип елап җибәрдең. Тик әти тил
гәнгә дә тигерә алмады — бик биек оча иде. Син аптырап: «Нишләп егылып төшми инде?» дип сорагач: «Канатын гына тишеп чыгып китте шул, улым» дип җавап бирде...
Без бәләкәй чакны безнец авылның түбән очыннан гына башланып киткән ап-ак каенлык бар иде. Бер баруымда Хәвадис абый шуны да исенә төшергән: ' ♦
— Күзләр чагыла иде карасаң! Сугыш алдыннан кисеп, сугыш чык- 3
кач төпләп үк бетерделәр. Гомерлек утын әзерләп калгандай кыйлан- £ дылар. Бала кабере төсле вак-вак түмгәкләр генә калды Төшләремә керә шул каенлык!.. Ә син шунда шүрәле күрергә йөргәнебезне хәтер- = лисеңме? ш
— Чаукалыгын1 хәтерлим, шүрәлесен — юк, — дидем мин. s
Хәвадис абый, башын иеп, бик озак уйланып утырды. Уйларына ми- =
не дә ияртеп, инде булмаган да төсле тоелган балалык елларыбызга х кайтарды. †† ‡‡
— Ә мин синең маңгаеңа көлкәй2 типкәнен хәтерлим, — дидем мин. £
— Ат — куркытам гына дип, көлкәй — үтерәм! дип тибә икән ул. и
Мин читкә тайпылып калдым, тоягының очы гына тиде. ♦
Мин абыйның маңгай өстендәге беленер-беленмәс җөенә карап куй- = дым. Ул сөйләвендә иде: «
— Әти, алачыгыннан чыгып, ике куллап мине күтәреп алды... Әгәр £ шунда читкә тайпылмаган булсам, башым ярылып, әти кулында гына < үләсем булган икән... — Ул тәрәзәдән тышка караган килеш уйланып ° китте. Ә тышта яз, кояш - күлләвекләр тулы нур иде.—Мин бит рай- = онда концертлар куеп йөргәндә Тукай шигырьләрен ятлап йөрдем Те- £ ләкәй егете аны сәхнәдән бик матур итеп сөйли дә, җырлый да иде. а «Тәндә җаным, чык та, тәңреңә юнәл, бар кайт кире!.» —Аннары х кинәт, башыма суккандай итеп:— Минем дә гомер язгы кардай эреп кенә бара инде, Сирин... Бетә... Үлгәч, мине әти янына җирләгез; аның кыйбла ягы буш әле,— диде.
— Юкны сөйләмә!.. Күзгә күренеп савыгып килгәндә.
— Бетте. Мин болай гына. Менә, дәваланып чыккач, чүлмәктәге гөл кебек булырмын әле, алла бирса. Хәзер гәзитләрдә дә: «туберкулезны дәвалап була» дип язалар...
Апрель кергәч, бик калкып-әйбәтләнеп, Хәвадис абый күбрәк сәхнәдәш иптәшләрен сөйли башлады.
— Алар белән өч сезон йөреп, артистлыкка өйрәнеп беттем Көн саен бер авыл, яңа кешеләр, уен-көлке Анда мин чиремне дә уйламыйм. Иптәшләр дә әнә: «Кайчан кайтасың?» дип хат язганнар. Ай азагында чәчүгә төшәләр — безнең самай авылдан авылга йөргән чаклар башлана. Миңа беренче пароход белән үк кайтып китәргә кирәк .
— Алай ярсып, йөрәген атып торма әле. Бөтенләе белән терелеп бет. Театрыңа өлгерерсең. Врачларың ни әйтер бит әле?
— Мин аларны беләм,— диде ул.— Менә бу юеш, алама көннәрне үткәреп җибәрсәм... Сине дә ялкыттым инде.
— Нинди ялкыту ди! Әллә ниләр сөйләмә син миңа.
— Сизеп торам: синең күңелеңдә хәзер мин түгел. Үпкәләп әйтмәдем, ачулана күрмә тагын
— Нишләп ачуланыйм ди. Беләм бит инде: кайтасың килгән дә — хәзер әллә ниләр уйлап чыгарасын
— Иә инде үпкәләмә, авыру күңелгә ни килмәс
Ләкин күңеле дөрес сизгән иде Жан тынычлыгым юк иде минем хәзер.
1 Твптән үсеп чыккан яшь каен куаклыгы
‡‡ «Колынкай» дигәннән нәзегәеп үзгәргән
19
Инде апрель башы. Ә минем күңелдә һаман Сигезенче март кичәсе.
... Мин Мирза абыйның җырын русчалатып Любовь Васильевнаның колагына пышылдыйм:
— Агуларын мин эчәем, бал сиңа булсын...
— Абыең җиңгәңне бик яратадыр — шундый җырлар җырлагач,— ди Любовь Васильевна
—• Бик ярата. Үлеп ярата. Мин дә сине үлеп яратам...
— Ник яраттың соң әле син мине, Сереженька!.. Мин синең өчен карт бит инде. Ун яшь бит — ун яшь!.. Чынмы соң бу яратуларың?..
Ул минем куенымда иде. Яңагымны битенә терәгән килеш, тыннарым кысылып әйттем:
— Сине яратуыма бер нинди киртә-кура юк. Өйләнешик без, Любовь Васильевна
— Шул кадәр яшь аермасы булып та миңа өйләнер идеңмени, Се-реженька?.. Чынлап та өйләнер идеңме?
— Риза булсаң — ике дә уйлап тормыйм!
— Рәхмәт, кадерлем... Гел шулай бер-беребезне яратышыйк кына. Яме, акыллым?..
... Моннан ары — икең бер өйдә яшәп — мәхәббәтне качып-посып, урлашып кына дәвам иттерү мөмкин түгел иде.
Җитмәсә, Клавдия Михайловна әби дә бер дә бер көн, уема да килмәгән җирдән, әйтә куйды:
— Ах, Сережа, Сережа! Башын әйләндердең бит син Любамның. Тәмам әйләндердең!.. Аның болай очып-талпынып йөргән чакларын күптән оныткан идем инде. Мактау кәгазе белән бишенче класска күчкән чагы диярсең!.. Тик, күгәрченем, әйт әле зинһар: СинЛюбамны яшьлек йөрәгең белән чынлап торып яратасыңмы, әллә... бер ирсез хатын итеп кенәме?
— Ни сөйлисез сез, Клавдия Михайловна! Ярату ялган буламени? Минем күземә Любовь Васильевнадан башка бер кем күренми хәзер. Колагым да — аның тавышыннан бүтәнгә — киез каплаган. Җир йотсын әгәр!..
— Ах, сынок, сынок! Синең мондый мәхәббәтең аны бәхетсез итәчәк бит!
— Мәхәббәт кешене бәхетсез итәмени, Клавдия Михайловна?..
— Тиң булмаганы — итә.
— Мин аңа әйләнәм, Клавдия Михайловна.
— Сии бит әле яшь — бала гына. Синең яшьлегең — үзе бер бәхет... Каплардан килеп тап булдың син Любакаем юлларына?..
Мартның соңгы көннәре иде инде. Чокырлардан чабып су аккан чак. Без ял көнне, вакыт табып, Якут паркына киттек. Инде өсләрдән кышкы кием салынган, Любовь Васильевнаның аягында биек үкчәле, кыска кунычлы резин итек, өстендә юка драп пальто, башында ак җиңел шәл. Парк эче әле гел ак кар — сукмаклары гына җебеп, караеп ята иде.
— Ә-әх, агачлардан инде яз исе аңкый!.. — дип Любовь Васильевна сузып сулап торды. — Сизәсеңме?
— Любовь Васильевна, бүген сезгә минем бик зур сүзем бар, — дип мин сүз башладым.
— Шуның өчен алып чыктыңмени?
— Әйе, шуның өчен.
— Сөйлә, акыллым.
— Любовь Васильевна, хәтереңдәме? Син миннән Сигезенче март көнендә: «Миңа өйләнер идеңме?» дип сораган идең.
— Шул исеңдәмени әле?
— Бик нык исемдә!..
— Мин бит аны болай гына әйткән идем.
— Ничек — болай гына?
— Үпкәләмә, Сережа. Ялгыз хатын күнеленә ни килмәс...
Ул башын күкрәгемә салды. Без паркның иң якты урынына килеп чыктык — тирә-ягыбыз тулы кояш иде. Мин Любовь ВаСильевнаны үбеп алдым да, март кояшыдай җылы күзләренә карап, йөзенә пышылда- ♦ дым: з
— Әнә кояш, менә күзләрең шаһит — мин сине яратам—өйләнешик £ без, Любовь Васильевна.
Ул мина, йөзе моңсулана барып, моңсулана барып, бик озак карап = торды да, әйтте: ' J
— Их, моннан ун ел элек миңа шушылай әйткән булсаң икән!.. Ми- - ша мине бер генә үпте. И шул — гомерендә бер генә кызны бер генә үп- = кән егет мәхәббәтнең ни икәнен белә генә башлаганда сугышка китеп = үлде... Ә син — минем соңгы мәхәббәтем! Их, гомерлек булса иде ул!.. *
— Өйләнешик... — дидем мин тагы. £
— Өйләнешсәк —ул мәхәббәт бетәчәк. и
— Нигә? Нигә? ♦
— Их, акылсызкаем! Кара әле күз төпләремә — анда чәчтәй нәзек s кенә жыерчыклар төшә башлаган. Әле -мин аларны пудра белән кап- - лый алам: һәр кем болай кояшка куеп карамый бит. Синең дә беренче f кабат кына күрүеңдер әле. Тагын ун елдан соң инде мин аларны пудра < сөртеп тә каплый алмаячакмын... Ә аннан соң — ана кадәр җитсә әле!— ° мин сиңа ярамый башлаячакмын Мин кырыкта булганда син бит әле = утызда гына буласың! Яшь чакны ирләр сукыр була Өйләнеп, хатыны ® белән берничә ел торгач кына күзләре ачыла башлый. «Кара, тирә- « якта күпме яшь кыз! Нишләп күрмәдем икән?» ди. Ә хатыны, минем х төсле бер ун яшькә карт та булса?!. Юк-юк, ул кайгыны мин күтәрә алмаячакмын... Кадерлем, менә шушылай яратышыйк кына. .Мин — оин өйләнгәнче синеке!..
Аның яше тулышкан иде инде — мин күземне читкә алдым
Бу көннән, бу сөйләшүдән сон минем алдагы көннәрем караңгыланып, иртәгә, киләсе елга дигән юлыма, сузылып, кичке шәүлә төшкәндәй булды.
Хәвадис абый нәкъ менә рухымның шушы хәлен сизгән иде.
Ләкин бу чарасыз хәлемне аңа сөйләп, аңлатып бирергә тартынам, кыенсынам. Ул авырып ятканда минем, башиы-күзне ташлап, өйләнергә йөрүем килешеп үк бетмәс сыман иде. Кемне яратуым, я кемгә өйләнүем абый кулында булмаса да. киңәш сорау, әлбәттә, кирәк иде. Ләкин киңәш белән килсәң, иң элек — өйләнүгә һич каршы булмаган хәлдә дә — «кая, кем ул, күрсәт» диячәк иде. Ә минем Любовь Васильевна н ы больницага китерәсем килми — күңелем тартмый: әллә нинди авыру йөзләр, өмете өзек күзләр күргәч, мәхәббәтнең яме китәр сыман иде. «Менә үзе чыгар, шунда күрер» дип, алга йөгермәскә булдым
Хәвадис абыйны апрель азагында чыгардылар Яз бик иртә килеп, карлар гөжләп кенә агып беткән чак иде. Егерме дүртендәме, инде Уфадан Казанга беренче пароход төшеп китте. Хәвадис абый анысына өлгерә алмады, икенчесенә калды. Без аны өчәүләп «май бәйрәмен бәйрәм итеп китәрсең» дип кыстап карасак та. җавабы «юк>юк» кына иде.
— Бәйрәм килер дә. китеп тә барыр, минем өчен генә Уфада туктап тормас. — дип берне генә кунды да. икенче көнне кайтып та китте
Көн бик җылы, ә су шул кадәр күп — җәй көне җәһәннәм төбендә торган дебаркадер ярның иң югары билгесендә — вокзал рестораны тигезлегендә тора иде. Ул да нәкъ су өстендә сыман Тәрәзәсеннән аргы яктагы, билдән суда басып торган карт тирәкләр күренә. Су буе салкын, пассажирлар күп түгел.
— Абый, син миңа фатихаңны бирмәдең бит әле,— дидем мин.
— Риза түгел дисең бит...
— Ә риза булса?
— Риза булмавы бәлки әйбәттер дә.
— Нигә?
— Өйләнү ул — икеңә бер читлек ясау инде ул. Бу яшеңнән читлеккә кермәсәң иде.
— Абый, мин бит аны яратам!..
— Мәхәббәт ул елан авызына да кертә диләр, үзең кара инде, апай. Мин бер сүз әйтә алмыйм.
— Ярый алайса. Тик минем хәлне үзең генә белсәң иде.
— Борчылма, апай. Миндәге—кабердә булыр.
— Инде аерылыЬканда да сөйләмә әле шул каберне!..
Ул арада пассажирларны утырта башладылар. Мин Хәвадис абыйны каютасына кертеп урнаштырдым да, китәр вакыты җиткәч, хушлашып дебаркадерга чыктым. Абый да икенче кат палубасына чыгып басты. Пароход өзеп-өзеп өчне кычкырткач:
— йә, күрешә алмасак бәхил бул, Сирин апай!..—диде.
Авызын чак кына ачып, көлгәндәге сыман итеп, керфек тә какмый минем күземә йотылды. Ә үзенең күзләреннән тулып яшь ага иде.
— Юкны сөйләмә әле, юкны сөйләмә!..—дидем мин.
Ул минем сүзне ишетмәде дә. Пароход түгел, мин китеп барган төсле тоелганда:
— йә, бәхил бул!..—дип кулъяулыгын болгый башлады.
Пароход ераклаша бара, ераклаша бара — күземне томалаган яшь- аша Хәвадис абыйны аермый башладым. Яныма дежурный килеп: «чыгарга вакыт» дип әйткәндә, озатучылардан тик мин генә басып калган идем...
20
Күңеле сизеп бәхилләшкән, күңеле сизеп елаган икән Хәвадис абый: бу безнең соңгы күрешүебез булды.
Озатканда ук эчем сыкрап калса да, әҗәл бу кадәр тиз килмәс дип уйлаган идем, менә бетте дигәндә дә, калкынып китә торган иде бит абый моңарчы...
Авылдан кайгылы телеграмма килгәндә, алмагачлар, өсләренә куе сөт түккән төсле, шау чәчәктә утыралар иде. Ә мин кара кайгы белә» автобуска утырдым.
Ләкин хәсрәт минем зиһенемне дә томалаган икән: мин телеграмманың бирелгән көнен карамаган — бәлки карап та күрмәгән мендер — ул кайдадыр тукталып, бер көнгә соңлап килгән иде.
Безнең якта мәетне, иртән үлсә, көндез күмәләр. Болай да инде Хәвадис абыйны, мин кайтмасмы дип көтә-көтә, астына бозлар куеп, бер тәүлек тотканнар. Ә мин — күмгән көннең кичендә кайтып төштем.
Шулай итеп, пәрәвездәй нәзек күңелле Хәвадисебез үлгәндә, без- аның дүрт туганы — дүртебез дүрт якта сибелеп калдык. Раббани абый урманда, Әдрән армиядә. Тимершәех абый аларга хәбәр дә иттермәгән: өч-дүрт көнсез кайта алмагач — ни файда? Ярый инде Мирза абый, туры Актанышка очып, Хәвадис абыйның үле гәүдәсен булса да күреп калырга җитешкән.
Иртәгәсен мәрхүмнең өчесен уздырдык. Без малай чакта ук сиксән яшендә булган Разетдин бабай кәҗә сакалын калтыратып бер мәкамсез* корьән укый башлагач, Хәвадис абый сүзе исемә төшеп, күңелемә җылы бер сагыш кагылып китте. Бер вакыт шулай, бик күптән инде, мәрхүм абый: «Корьәнне «Шахта» көенә укып буламы?» дип Разетдин бабайның һушын алган иде. Хәзер үзе булса, ни әйтер иде икән?..
1 Мәкам — гарәп сүзе, «көй» дигәнне аңлата.
Мин юкта килен булып төшкән Тәрҗимә җинги безнең өйдә бөтенләй үз булып беткән. Ләкин мина аның, итәкләрен биленә кыстырып, олы гәүдәсе белән аш хәстәрләп, ике арада аш ташып йөрүе әллә ничек мәзәк тоела иде.
Әни, күзен сөртә-сөртә, Хәвадис абыйның үлемен сөйли:
— ... Уфадан кайткач, көнләп түгел сәгатьләп сызды, балам. Терелеп түгел, йөрәкләнеп кенә кайткан инде Уфасыннан да. «Бүлнис куй- з кыларында үлгәнче...» диде. Вафатына ике генә көн кала, дүшәмбедә: 5 «Тукай яшенә дә җитми үләм инде, әни, —дип җылады. — Дөньяда исе- _ мем калырлык эш тә кыла алмадым ичмаса, үлемнән дә үкенечлесе— х шул» дип башларын салындырып утырды. Яна ел кергән төнне Җәзилә “ ходачаның ире асылынгач та бик нык әрнегән иде. Ике сүзенең берен- g дә: «Нигә бу тап-таза кешеләр үзләренең газиз җаннарына кул сала = икән? Яшәүнең кадерләрен нишләп белмиләр?..» дип бигрәкләр дә уф- = танган иде, балакаем
Үләр көнне иртә торып, битен кат-кат сабынлап юды. «Чиста ак күл- ш мәгемне бир әле, әни», диде. Сондыктан күлмәген алып бирдем. Гласту- 10 гын бәйләде. Әртисендә йөргәндә генә кия торган кара кәчтүнен киде. ♦ «Кая болай бик иртә, базар көн дә түгел?» дип сорадым. «Китәм инде, х әни » диде. «Ераккамы?» мин әйтәм Тик монысына җавап бирмәде. « Шулай караватына барып утырды. Мин урын-җирен җыеп куйган идем а. киде. «Кая, әни. баш астына мендәр бир әле», диде. Мендәр китереп * салдым «Хәлем бетте, ятып торыйм әле» дип ятарга итә башлаган иде, кинәт ютәле кубып, кан коса башлады. Мин тиз генә базга төшеп, боз ~ алып мендем: шуны вак-вак кисәкләп йотса, туктый торгание. Тик бала- о каем — башын гына чайкады. «Китәм бәхил бул, әни...» диде дә. әкрен £ генә артына авып төште. «Ай алла!» дип тиз генә башын мендәргә куеп, аякларын караватка күтәреп салдым. Баш очындагы тастымалы белән авЬ(3-борынын сөрткәләгәнче, китеп тә барды
Җеназа укыганда Хәвадисемнең башына бер күбәләк килеп кунган. Китми ди, канатын селкеп тик тора ди. Моны Мәүләй карт сөйләде Барыбыз да аптырадык ди... Зиратка да кергән бу күбәләк. Җәймәләрен чишкәндә юкка чыккан. Җеназадан кайткач, җәймәләрен килен юарга әзерләп куйды. Күбәләк юк бит әле. Ә бүген иртән чәй эчеп утырганда биточыма бер күбәләк килеп кунды. Селкенергә дә куркам. Шуннан Хә- вадисем яткан карават башына күчте. Мин карап тик торам. «И улым, улым, мин әйтәм, инде синең сөйләргә сүзең юк, рухың шулай күбәләк булып кайттымы?..» дип җылыйм. Шулай тик кенә торды-торды да. карават янындагы әнә теге тәрәзәдән кыйбла тарафка очып китте. Артыннан карап калдым — бер җиргә дә кунмады...
— Улың изге җан булыр, — диде бер әби.
— Кызлардан да болайрак әдәпле иде шул Җир куеннары өче» генә үстергәнмен икән!.. — дип әни тагы күз яшьләрен сөртеп алды
Икенче көн базар көн иде. Без базарга барырга булдык.
*- Базар бетте инде ул хәзер,—диде Тәрҗимә җиңги.
— Бик сагындырган, барыйк әле, — диде Мирза абый
Нәкъ теге вакыттагыча, бу юлы да Тимершәех абый үзенең атын бирде. Тик бу юлы елан-туры айгыр түгел (аягы сынып суйганнар), яшь чаптар иде. Без дә,теге вакыттагыча, бишәү түгел — икәү генә идек
Авылдан шактый читтә —юл өстендәге зират турына җиткәч, мин атны шунда бордым. Сугыш чорында бөтенләй бетеп таралган, өстендә мал йөргән зиратны соңгы елда гына әйләндереп алганнар Капкаен бармак юанлык тимерчыбык белән борып-борып бикләп куйганнар иде
— Апайны күмеп чыккач, инде монда нәсел-ыруга керергә язмасын АНП. үзем боргычлаган идем, — дип Мирза абый каты юан тимер чыбык- вы тегәрҗеп урынына да күрмичә, кире сүтеп атты.
Зират эче ялан кебек — им өчен бер генә зур агачы да юк: булганы сугыш чорында һәркем үзенекен кисеп якты. Биш-алты чардуган эченд- сәрби куаклары гына үсеп утыра иде. Коймалап куйгач, тездән печә- үскән, шуның уртасында, Сөн борынындагы Пугач тавы төсле, Хәвадн абыйның өр яна кабере калкып тора иде. Янәшәсендә-тип-тигез үлә баскан әти кабере... Без Хәвадис абыйның кояшка җылынган туфрагы* алып, күлмәк изүеннән күкрәкләргә койдык та, зираттан чыгып, базар га киттек.
Базар юлы хәзер элекке сыман түгел, буп-буш иде.
Тузанлы юлдан җилдереп кенә авыл капкасыннан килеп кердек. Ик җил тегермәне, әлсерәп утырган ике кош сыман, юл читендә калды. Бе больница ягыннан — элек ерып кергесез базар капкасы төбенә бары туктадык. Әйләндереп алган коймалары исән, ат бәйли торган буй-бу баганалары исән, Шәрифулла абзый бал саткан лареклар да исән, ти базары гына юк иде. Булса кырык-илле кеше бардыр. Берничә урынд тозлы кыяр, кәбестә саталар. Ләкин кеше монда ни дә булса сатар алыр өчен түгел, ә йомыш белән бер-берсен күрер өчен генә җыел rat- Ике таш кибет каршысына бик зур ашханә салып куйганнар — кибеттә! аракы алган-бере шунда кереп китә иде.
Мин элек гармуннар уйнап, җырлап, халык ял итә торган чирәмлек кә атладым. Сугыштан соң менә шушында ярты базар халкын жые[ Хәвадис абый гармун уйнаган иде. Шулар искә төшеп, үкереп елын сым килеп китте. Биш туган арасында моңлы җырдай бер туганыбы бар иде — хәзер ул юк... Их, бүген инде тәмам беткән шул көнне кир кайтарып, уйнатасы иде Хәвадис абыйны тагы бер!..
Мин яшьләнгән күзем белән тирә-ягыма карап алдым. Әле яңа гы на кош кунып сайрар агачы да юк зиратта булган идек — бу да нәк шул зират төсле булып китте, һәм без, авыр башларыбызны иеп, җи. генә исеп уйнаган буш базар эченнән ат янына чыктык.
— йә, күңелең булдымы инде, апай?—диде Мирза абый.
— Әйдә киттек.. — дидем мин.
Шул ук көнне кич белән мин пароходка төшеп утырдым. Мирза абьп исә, иртәгә самолет белән генә очарга булып, әни янында тагы бер ки1 куна калды.
21
Мин Уфага бөтенләй бушап, тилерер дәрәҗәгә җиткән сагыш белә, барып төштем. Бер төн, бер көн,тагы бер төн буена, кайта-кайта уйла нып, күңелем инде язмыш белән килешкәндәй булды. Миңа чыннан да Хәвадис абый әйткәнчә, ашыкмаска кирәктер? Мин әле карт түгел. Ми нем әле укыйсым бар... Любовь Васильевна да хаклы—ун яшь аермасьи кая куясың!..
Ләкин кабат Любовь Васильевнаны күрү белән уйларымның һәм мәсе, уйсу җиргә таңда төшкән томан шикелле, күз алдында юкка чык ты да бетте. Әгәр шунда кулымнан алып: «Өйлән миңа» дисә—димәсе; дә, ым гына каксын!—шул минутта аягы астында туфрак булырга әзе; идем.
Шулай да мин өйләнешү сүзен бүтән кузгатмадым.
Май ае бик тыгыз килде. Мин һәр көн дәрестән соң, кичке сәгать си гезгә-тугызга кадәр, егетләремне техникум, училищелар күләмендә үткә реләчәк ярышка әзерләдем. Безнең егетләр спорт ягыннан, мин килгән че, физкультура техникумыннан кала, икенче урында булган, — ә физ культура техникумы ярышларда вузлар белән тиңләшә иде, — димә» миңа шул урынны саклап калу гына түгел, тагын алга җибәрергә дә ки рәк иде. Элекке укытучыга рәхмәт: миңа яхшы малайлар калдырга»
яэкин аларга үземнән дә өстәмәсәм, мнн нинди укытучы булырмын икән’ Аннары минем үземә дә тезгенне йомшартмаска кирәк. Әгәр егет- яэремнен җиде кат тирен чыгарсам, үземнеке ун кат чыга иде.
Мин суырылдым, ябыктым. Боҗрага менеп «тәре» ясый башласам да. жан көчемне туплый алмыйм: исемә Хәвадис абый килеп төшә иде Шундый, ялгышу я ычкынып китү мөмкин булган иң авыр хәрәкәтләрдә мин Любовь Васильевнаны уйлый башлыйм. Аның мәхәббәте миңа көч бирә иде. һәм мин — миңа иң кирәге — үземнең спорт формасын жинел саклап калдым. Ә егетләремнең һәммәсе разряд алды.
I Моңарчы мин: «укытуымны дәвам иттерсәм, укуны исә читтән торып укырмын» дип ныгытып куйган идем. Ләкин бу вариант инде тормышка вшмаячак—мин хәзер бу техникумда кала алмаячак идем.
|t Любовь Васильевна белән безнең бергә кайтулар бетте: техникумда ямьсез сүзләр йөреп, безнең арага инде әллә кемнәр килеп кысылган иде. Любовь Васильевна уйчан моңсулык белән йөри башлады, гүяки ул, үзе әйткәнчә, кайчан да булса тукталачак мәхәббәтебезне бүгеннән ук күңелендә күмә башлаган иде.
Мәсьәләне Клавдия Михайловна әби хәл итте.
| — Сереженька,—дип башлады ул бер көн, —үзен беләсең, без сине бик яраттык. Мин сине үз улым төсле күрдем. Ни әйтер идем дә бит, агэр кызым сиңа тиң булып, сиңа кһяүгә чыкса!..
— Ул мина чыкмый... —дидем мнн
— Аңлыйм хәлләреңне, бик аңлыйм. Тик син дә безнең хәлне, кызымның хәлен аңла. Берәү булса, ходай тәгалә үзе биргән дип, киләчәгендә уйламас иде — синдәй егетне бәйләп кенә алыр иде. Ләкин минем кызым алай түгел. Ул мәхәббәттән уңмады Аңа ходай матурлык биргән, тик ир белән тигез мәхәббәт бирмәгән. Ирләрнең дә матурлары шулай була Син миңа ачуланма, Сережа: эшләр болайга борылып киткәч, моннан ары без өчебез бер өйдә болай яши алмаячакбыз.
Июнь уртасында мин эшемнән расчет алдым
Расчет алганның икенче көнендә Раббани абыйдан хат килеп төште. Абый рус хәрефе белән татарча яза белми: аның барлы-юклы дүрт классы латин хәрефләре белән иде. Үз гомерендә хаттан гайре нәрсә язма- ганлыктан, каләмгә күнекмәгән, — чатлы-ботлы хәрефләр белән ул үзләренең сал белән кайтырга чыгуларын, егермеләрендә Уфага җитеп. Затон күпере янында туктап китәчәкләрен язган. «Вакыт табып төш», дигән
J Затон күпере Уфаның Ипжгород дигән бистәсендә иде. Мин, кайтуны кичектереп, сал төшүен көтеп тора башладым. Сал пароход түгел, аның иртәрәк тә килеп җитүе бар дип, бер-ике көн алдан Нижгородтан әйләнеп мендем. Егермесендә инде, тугыздан ук Затон күпере буена төшеп, нке-өч сәгать көтеп торганнан соң, Клавдия Михайловна әби генә утырган җәйге караңгы өйгә кайтып керЭсем килмичә, Агыйделнең ком лы яры буйлап бистә артыннан әкрен генә елга үренә менеп киттем Агыйдел Уфаны боҗра ясап әйләнеп үтә. Мин шул божра буйлап барам да барам.Битләрем, муеннарымнан дымлы су җиле туктаусыз сый- аап-ягылып бара. Күзем гел алда. Ләкин сал күренми, каршымда — сузылып киткән су да билгесез ярлар гына. Мин үзем дә язмышымның Рйгесез яры буйлап бара идем шикелле
Тимер юл зонасын да үттем. Инде сул ягымнан кыядай текә, болыттай биек Уфа тавы башланды Уенты җирләрендә сыерчык оясы кебек •ЙЛЙ сибелешеп утыра. Биредә инде ком түгел — таш, сукмак. Инде И||На кешеләр дә очрый башлады.
Ә төш җиткәндә Иске Уфа белән ике арада торган бер кечкенә пристань янына килеп туктадым. Күзем хәзер бөтенләй Агыйдел үрендә W. Иске Уфада иде Димәк, мин Затон күпереннән алып Сутула күперенә кадәр ярты шәһәр әйләнгәнмен Шул күперне, шуның теге ягын
дагы агач чиркәүне, күпердән менеп киткән урамны күргәч, яна ялкын белән эчемнән сагыш, юксыну уты бәреп чыкты...
Шунда мин «Чегәнский» борылмасыннан, жай гына агып, сал килеп чыкканын күрдем. Борынындагы ике көсмәнгә дүрт кеше тотынган — йөри-йөри ишеп, борынны агым җаена каералар иде. Менә салның урта бер җиренә ясалган такта куышы,аннан соң инде койрыгы да килеп чыкты. Койрык көсмәнендә дә ике кеше иде. Шунда йөрәгем януына бик туры килгән җыр күңелемә килеп төште:
Салларга салып башымны, агыплар китәр идем...
Бу җырны безнең базарда күрше авылның «Хыялый» апа җырлый торган иде. Баласыз да, ирсез дә иде ул. Баласы булмаган. Шуңадыр ирен дә бала урынына күреп, бик яраткан дип сөйлиләр иде. Ә соңыннан, ире сугышта үлеп, хыялый булып калган. Без бер ни аңламый тыңлар идек шуның җырын... Мин шул «Хыялый» апаның хәлен менә яңа гына аңладым: «Салларга салып башымны, агыплар китәр идем...»
Ә нигә китмәскә!..
Ул арада сал якынаеп бетте. Мин пристаньга йөгереп мендем. Инде катер күперне ике якка аерып куйган иде. Сал, нәкъ шуңа турылап, мин басып торган пристань турыннан үтә башлады. Салдагылар бөтен көчләрен көсмәнгә салдылар. Борын көсмәнен тоткан дүрт кешенең иң тазасы Раббани абый иде. Мин:
— Раббани абый!.. Раббани абый!.. — дип кычкырырга тотындым.
Бөтен күзләре күпер аерылмасында булганлыктан, сал өстендәгеләр минем тавышны ишетмәде.
Мин пристаньнан чыгып, агым уңаена йөгердем. Су читендә буй- дан-буйга машина тыгылган иде. Шуларны ерып дигәндәй түбән якка үттем. Ачык җиргә туктап, салның җитүен көтеп тора башладым. Абыйларга катер да ярдәм итә: салның бу якка бүселеп, күпер өстенә килгән «корсак» өлешен каршы якка этәрә иде. Ахырда сал исән-аман гына күпер аерылмасын үтте. Моннан соң инде Агыйдел Дим тамагына хәтле туп-туры ага иде. Салдагылар да, көсмәннәрен ныгытып куеп, хәл җыярга туктадылар. Раббани абый, кесәсеннән алып, тәмәкесен төрә башлады. Мин, кулымны болгый-болгый, абыйга кычкырдым. Тавышны ишетү белән дүртесе берьюлы миңа карадылар. Абый шундук танып:
— Сирин!.. Әү, апай!.. — дип кул болгады.
Сал шундый якын иде—мин абыйның елмаюына кадәр күргәндәй булдым.
Аннары ул иптәшләре белән киңәшеп алгандай итте дә:
— Хәзер яныңа чыгам!—дип кычкырып, куышларына кереп китте.
Аннан өстен алмаштырып чыкты. Аннары бер иптәше белән койрык-тагы көймәгә утырдылар. Минут эчендә дигәндәй көймә ярга җитеп, абый минем янда сикереп төшеп калды. Мине корычтай кочагына алып:
— Нишләп әле син монда? Әллә безне көтеп тордыңмы? — диде.
— Мин инде өченче көн көтәм.
— Менәгаеш! Мин сиңа егермеләрендә дип язган кебек идем бит.
— Язсаң ни! Расписание белән акмагансыздыр ла?
— Почти што расписание белән. Салчыбыз бик оста туры килде. Егермесендә Уфада булабыз диде, и точно — бүген егермесе. Бүген төн кунып китәбез. Каридел бик котыру елга икән—чистый эт булдык. Азыгы да бетте. Әйдә, хәзер үк базарга менеп бәрәңгедер-нидер алыйк. Менә — иптәшләр мине шуңа чыгарды, — дип Раббани абый кулындагы капчыгын күрсәтте.
— Мин дә сезнең белән китәм, — дидем мин.
— Ничек?..
Абый су җилендә караеп янган йөзен миңа текәде.
— Мин быел Казанга укырга китәргә уйлыйм... Мирза абый да анда.
— Ни мени, апай: монда рәт чыкмадымени?.. Мин бит сине, техникум чаклы техникумда укыта дип,иптәшләремә дә мактанып сөйләгән идем.
— Мин инде расчет алдым, синнән хат алмасам, инде өйдә була
идем —сине генә көтеп тордым. ф
— Бәй, ярар, алайса. Бергә-бергә күңеллерәк булыр, — дип абый _
шундук килеште дә. ' |
22 |
3
Без пристань ягына кире барып, такси тоттык. Шәһәргә менеп, абый г базардан ит, бәрәңге, кибеттән ипи, чәй-шикәр, тагын нәрсәләрдер алды. 3 Әйбәтләп төреп капчыгына тутыргач, минем квартирага киттек. Әйбер- * ләрем жыелган иде инде. Шуларны да таксига чыгарып салгач, абыйны < утыртып җибәрдем дә, кире өйгә кердем: Клавдия Михайловна әби бе- а. лән әйбәтләп хушлашырга кирәк иде. S
— Бу йортның нигезе начардыр инде: барысы да бездән — китә ге- ф нә Берсе дә таш булып төшми... — диде ул. Әллә нинди авыр күңел белән әйтте.— Любаны күрми дә китәсеңмени инде?
— Хәзер анда барам. -°
Тик Любовь Васильевна белән адәм рәтле хушлаша алмадым. < Эшенең бик тыгыз вакыты иде. Директор аңардан, үзе әйтеп торып, ° нидер бастыра иде. Любовь Васильевна гафу үтенеп, бер генә минут- z ка мине озата чыкты. Сал белән китәчәгемне әйткәч:
— йа хода! Сал белән!.. — дип тыны беткәндәй булды. п
— Сиңа булган мәхәббәтемне Агыйдел буйларына сөйләп, кайгымны х чәчеп кайтырмын ичмаса... — дидем мин
— йә хуш, кадерлем—сөеп туймаган мәхәббәтем —дип пышылдап, Любовь Васильевна миңа кулын бирде.
«Кольцо»га барып җиткәч, ике кулымның да буш икәнлегенә гаҗәпләнеп тордым. Нишләп болай соң әле бу? Өйгә күчтәнәч алып кайтырга кирәктер ләбаса!..*Ә нәрсәгә салырга? Башым эшли башлап, иң әүвәл бер ларектан сетка сатып алдым.Кондитер кибетенә кереп конфет үлчәттем. Прәннеген дә үлчәтә башлаган идем — сал белән кайтачагым исемә төште: атна буена катып бетәчәк бит... Аннары, барысына да кул селтәп, эчемлек кибетенә киттем. Үземә түгел — абыйларны уйлавым. Иптәшләре дә,гел суфи түгелдер: юл озын, эшләре авыр...
Мин сәгать бишләр тирәсендә генә £ал туктаган төшкә барып җиттем. Агыйделнең бу өлеше, пароход-мазар йөрмәгәнлектән, нейтраль бер зона сыманрак иде. Шунлык белән салны да читкә чыгармыйча, урта бер жиргәрәк туктатканнар. Раббани абый бер үзе аш пешереп утыра, иптәшләре Нижгород кибетләренә чыгып киткән иде. Әкрен генә кайнап менгән ит шулпасы исе борыныма ярып-килеп кергәч кенә, мин үземнең киселеп ачыкканлыгымны сиздем. Аруны әйтәсе дә түгел: көн буе жәяү йөреп, янбашларыма хәтле менгән иде.
Киткәннәр дә кайтып, барысы бергә җыелып беткәндә, борыныма тынгы бирмәгән итле аш та пешеп өлгерде. Табынны куыш эченә — ике такта гына сугылган өстәлгә әзерләделәр. Казаны белән аш кергәнче, өстәл өстенә аракы менеп утырган иде инде. Раббани абый бер кулы белән шешәнең ас ягыннан тотып, икенче кулының учы белән гөпелдәтеп төбенә сукты. Бөке яртылаш кына чыгып туктады.
— Менә бит, Раббани чама белән генә суга. Ә син чамасын белмисен. Синеке атылып түшәмгә оча да, күпме аракы түгелә,— дип бер салчы икенчесеннән көлеп куйды.
Алар алты кеше. Шәһәргә чыкканда һәммәсе кырынган — жилгә киселеп, кояшта янган чиста йөзләреннән кырыс тазалык бәреп тора иде.
Ялланып озатучыларыннан башкасы йөз граммны эһ тә дими эчеп куйдылар да, итле ашны каерып ашарга да тотындылар.
Раббани абый миңа да бер йөз грамм чамасы салып куйган иде. Аларга кызыгып, мин дә: «Су өстендә бер ни дә булмас әле!..» дип, стаканны иренемә терәдем.
Берсе ашавыннан туктап миңа карады:
— Энең агу эчә диярсең!..
— Бүлдермә, — диде аңа Раббани абый.
— Агу да инде! — дип икенчесе каршы төште. — Агу булмый нәрсә булсын!.. Чын агу!..
— Син шул агуның йөз граммыннан да исерәсең икән,— дип көлде беренчесе. — Авыллар ерак булса да, Октябрь бәйрәменә кунакка чакырам әле үзеңне. Расходы да юк. Йөз грамм аракы белән бер кап «Беломорканал» бирсәм — җиткән. Аннары, бәйрәм ашы кара-каршы дип, яңа елга син мине кунакка чакырасың. И — отыласын, һа-һа-һа!..
«Яңа ел» дию белән йөрәгем яна башлады. Юкка әйтәләр икән, аракы йөрәк януын баса дип!.. Киресенчә, сизелеп башка менеп җитү белән— ныграк янарга тотынды. Ник эчтем дә, ник «яңа ел» диделәр?.. Янымда Любовь Васильевна йөргәндә минем һәр минутым тулы бәхет булган икән. Хәзер ул бәхет әллә кайда — кош очып җитмәс җирләрдә калган төсле тоела башлады. Юкса Уфасы да әнә генә бит — йөгереп кенә менәсе!.. Тик ул таба инде юл юк — юлларны бүген кисеп төштем...
— Син нишләп, апай, бу дөньяда гамең юк кеше шикелле утырасың әле болай? Үзең ачыктым дидең, үзең капмыйсың да,— дип Раббани абый мине сискәндереп бу дөньяга кайтарды.
Үзләре һаман, эчмәгән дә кебек, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар иде.
— Хәзер ашыйм, хәзер...—дидем мин.
Ә күз алдымда һаман, үрелеп кенә тотардай якын булып, Любовь Васильевна тора. Күземнән китсен, югалсын иде ичмаса...
— Әйдә, булмаса миңа да сал тагы бер йөзне! — дидем мин.
Шул кадәр ачык йөргән зиһенемне томалар өчен миңа йөз грамм да җиткән иде инде. Монысын эчкәч, зиһенем бөтенләй җәйге төн карасына әйләнеп юкка чыккан: салчыларны көлдереп, тизрәк йоклау ягын караганмын...
Мин кычкырып сөйләшкән тавышларга уянып киттем. Башта кайда икәнлегемне төшенми тордым: яткан җирем кыймылдый, хәрәкәтләнә, шуыша иде. Колагыма су чапылдавы килеп кергәч кенә исемә төште — салда бит мин!.. Торып, тышка атылып чыктым.
Раббани абыйлар инде, бар көчләрен куеп, ике көсмәнне дә агым үзәгенә җайлап ишәләр иде.
Мин сал читенә чүгәләп, башымны-битемне юып алдым. Тик Агын- делнең салкын суларына сикереп төшсәм дә, эчем тулы сагыш уты сү- неп-сүрелер төсле түгел иде. Шунда Уфа тавыннан кояш килеп чыгып, су өстен яктыртып җибәрде — суда чагылган йөзем, кырыкка сынып, вак дулкыннар белән чапылдап, сал читенә килеп кагыла иде. Мин торып, сал борынына киттем.
— Тордыңмы, апай? — диде Раббани абый.
— Кая, миңа нинди эш бар? —дидем мин.
— Бар, чәй куеп җибәр. Күперне ябар вакытлары җитте, безне генә көтеп торалар, тизрәк чыгып калырга кирәк.
Мин кире куыш янына киттем Утынны күп әзерләгәннәр — учак янына кисеп-өеп үк куйганнар иде. Каен кайрысын чыра итеп, ут тергезеп җибәрдем. Казан астындагы учак йөрәгем шикелле дөрләп кабынып китте.
Сал әкрен генә аккан саен, Уфа әкрен генә артка чигә башлады. Сәгать уннарда инде без крекинг заводы турысында идек. Ниһаять, Уфа
һаман өзелмичә килгән тау өстендә — кояшка якын бер җирдә балкып «үздән югалды.
Эчемдә Уфа тавы чаклы сагыш кына торып калды.
Кыя тау кинәт бетеп, Агыйдел сулга борылды. Ерактан ук кычкыр- « тып, каршыбызга пароход килеп чыкты. Без малайлар пароходларны тавышларыннан ук таный идек. Шуларның иң матуры—«Советский полярник» — дулкыны белән салга бәреп, чапкан аттай ашкынып узып китте. Артыннан кызыгып карап калдым; ул бер сәгать ярымнан Уфада булачак. Их, тагылыплар гына китәсе иде кире!..
23
Салчыларга читтән карап торганда гына алар ямь эчендә рәхәтләнеп баралар төсле икән. Ә чынында исә сал агызу кул битләрен генә түгел, арка-күкрәкләрне дә чиләндерә икән. Мин — яшьтән үк эшләп үскән. Беләк көче кирәк булган бер эш тә мина ят түгел, җинем һәр вакыт сызганулы иде. Бу эшкә дә шундук җигелеп киттем—абыйлар белән бер тиң көсмәнгә тотындым.
Туры гына аккан жирләрдә без, алты метрлы бүрәнә көсмән сабын бәйләп куеп, үзе жае белән генә барабыз. Яр өстенә басып безне тамаша иткән малайлар кызыгып карап калалар Беләм, чөнки үзебез дә шулай идек. Ләкин Агыйделнен туры җирләре бик аз. Ул, бөгә-бөгә сузган дилбегә төсле, элмәк ясый да элмәк ясый. Кистереп чыкканда бер чакрым араны ун чакрым әйләнеп килә иде. Шулай итмәсә Агыйдел була- мени ул!..
Дуга сыман түгәрәк кенә әйләнми ул. Әнә, ерактан караганда, кыелып кына төшкән биек ярга төртелгән дә, шунда бетеп, яр астына коеп югала кебек. Барып җиткәч кенә күрәсең — ул кинәт, терсәктәй бөгелеп, я уңга, я сулга борылып китә. Андый чакны без, икешәр-икешәр булып, дүртебез ике борын көсмәненә, икебез койрыкка барып тотынабыз. Мин дә кушылып, жидәү булганлыктан, беребез алмашка йөри. Менә шунда чиләнә инде салчының күкрәге! Чөнки көсмән ул — ишкәк түгел, аны җиңел генә селтәп салып булмый.
Пароходлар белән юл сабышканда да шулай. Дөрес, без фарватерның үзәгеннән бармаска тырышабыз. Ләкин сал синең тырышуыңа'бик буйсынып бетми; агымына, җиленә карап, фарватерның я уңына, я сулына сугыла. Шул сәбәпле параходлар да юлны я уңнан, я сулдан сабып китәләр иде.
Абыйларга сал агызучының яхшысы туры килгән. Аны Каридел белән Агыйделнен һәр борылмасын белә дип сөйләделәр. Шулайдыр; мин моңа үзем дә ышандым. Шуңа без төннәрен дә курыкмыйча ага идек.
Торуы читен булса да, минем үземә төнге вахта күбрәк ошый. Көн- дездәгедән дә уяу булып, көсмән саен берәү торасың. Борын белән койрыкта— икесе ике башта — агым уйнавына тирбәлә-тнрбәлә, ике фонарь яна Миңа бәйләп куелган фарватер маяклары алардан көнләшеп каладыр кебек тоела иде.
Минем өстә солдаттан киеп кайткан гимнастерка белән галифе чалбар. Ә төннәрен мин иңемә шинельне салам: җәйге төндә су салкыны бнк сизелә. Ярый әле, безнең бәхеткә, көннәр аяз тора. Мин йолдызларның кара су өстенә сибелгән шәүләләренә карап, уйланып китәм. Ләкин минем уйлар, ике баштагы ике фонарь шикелле, ике ноктада гына вик озаклап туктап тора ала Берсе — Хәваднс абый, икенчесе Любовь Васильевна иде. Хәваднс абый инде — кабер читләрен тырнап еласаң W—кире кайтачак түгел. Любовь Васильевна белән безнең мәхәббәт w шулай — кире кайтмаячак. Ул мәхәббәттән мин менә шушы сал агы-
ХӘСӘН САРЬЯН ф БЕР АНАНЫҢ БИШ УЛЫ
мы белән әкрен генә, беләкләрне сызлаткан авырлык белән аерыла ба» рам... ерагая барам...
Мин башка уйлар да уйларга тырышып карыйм. Тик бер нәрсә дә чыкмый: башкага күчтемме —бар булган уем, әлеге йолдызлар кебек, суга сибелә дә бетә Аннары тагы җыелып кайталар, һәм, үзем дә сизмәстән, я Хәвадис абый, я Любовь Васильевна булып, сагыш белән күңелемне биләп алалар иде. Мин чыдый алмый көсмәнгә тотынам. Күкрәкне бер авырттырып көсмән сабына баскач кына, бар нәрсә онытыла: ярга бәрелмәү, пароходка төртелмәү уе гына торып кала иде.
Кулларымның атна эчендә кабарып тишелүе, арка-күкрәкләрнең рәхәт сызлавы үлем кайгысын басмаса да, мәхәббәт сагышын ярыйсы ук басты, дәвалады. Ул җәйге кара төннәрдә күгендә дә, сайлап куйгандай, гел эре йолдызлар гына яна иде. Шуларның чәчрәп Агыйдел төбенә төшүләрен, шунда чумып уйнауларын мин инде элекке гамьсез уй белән түгел, инде дөнья күргән бер кеше булып күзәтәм. Үземне дә, су коенган шул йолдызлар шикелле, сафлангандай хис итә башлыйм.
Юк, мин барыбер, Любовь Васильевнаны сөеп, ялгышмаганмын. Ул сөю барыбер гайбәт сүзе кебек пычрак түгел, әнә теге иң зур йолдыздай зур да, чиста да булган. Без аерылыштык, ләкин мәхәббәтем бер нур булып сүнми калды. Әнә, башка йолдызлар белән бер рәттән ул да яна...
Сал агызучы Гыйлаҗ агай ни кадәр оста булса да, безнең бу озын юлыбыз бер бәласез генә бетмәде. Лачын-Тауны үткәч бик ямьсез давыл кубып, сал астыннан илле тонна чылбыр сөйрәлеп баруга карамастан, төнлә белән безне сайга утыртты. Җил исеп давыллый башлаганда без уяу идек инде.Тирәндә калган койрыкка тиз генә якорь салып, барыбыз бергә борынга күчтек. Тик, күкрәк итләре суелганчы ишсәк тә, сал безгә буйсынмады. Без давылга җиңелдек. Ахырда, ничә кат бүрәнә аша аяк астыбызда нык җирне тойгач, хәлдән таеп көсмән төбенә аудык.
Әгәр давыл артыннан, гадәттәгечә, коеп яңгыр яуган булса, су күтәрелеп, без дә җиңел котылган булыр идек. Ләкин төн буе Агыйдел өстендә гарасат кына уйнады. Ярый әле, вакытында якорь салып өлгергәнбез, юкса койрык уйнап фарватерга аркылы килүе бар иде. Инде төн үткәреп, көндез буксир көтүдән башка чара калмады.
Иртән күрдек: каршы якның сөзәк тау битендә зур бер авыл тора иде. Мәҗбүри тукталыштан файдаланып, ике агай азык-төлек хәстәре белән авылга чыгып керергә җыена башлады. Юлга бирелгән акчаларының соңгысын Бөре шәһәрендә тотып, инде төбенә төшкәннәр иде. Кы- рып-себереп, кайсысы ун, кайсысы егерме сум биргәч, ике агайның берсе:
— Боларга ни генә алырбыз икән сон, егетләр? Ашарга алсан — эчәргә җитмәс, эчәргә алсаң — ашарга җитмәс,— дип авызын ерды.— Алсак шул, бәрәңге алырбыз инде...
— Тукта, мин тагы бирәм — дип куышка кереп, тагын илле сум акча чыгарып бирдем.
Ике сәгать үттеме-юкмы, капчыкларына ипидер, бәрәңгедер салып, күтәренеп кайтып та җиттеләр. Суеп ук алып кайткан ике тавык та бар иде. Шундук казан асып җибәрдек.
Нәкъ каршыларына сал килеп туктагач, авыл ягыннан өч абзый, көймәләрен ярдан чишеп, безнең янга чыктылар.
— Сатлык юкмы, агай-эне?.. — дип туры эшкә күчте болар.
— Юк, сатлык юк, — диде Раббани абый. — Үзебез дә сатып алабыз.
— Бәлки теге... ни... табылыр. Сезгә нәрсә инде ул бер-ике кушма бүрәнә!.. Катерны да үзебез китерер идек...
— Булмый дигәч булмый. Әллә сез татар телен аңламыйсызмы? — дигәч кенә бик аптырап чыгып киттеләр.
Әллә бер-ике кушманы җибәрәбезме соң? — диде шунда безнен бер агай. — Аның болай да бүрәнәләп таралып агуы мөмкин иде бит, шулаймы?..— дип Гыйлаҗ агайга карады.
Гыйлаҗ агай туры җавап бирмәде.
— Минем эш — салны тиешле урынына илтеп җиткерү. И — тросларын, чылбырларын үлчәп, кире кайтарып тапшыру, — диде.
— Анысы дөрес, бер-ике кушмадан сал кимемәс кимүен, шулай да дәүләт мөлкәтенә кул тигермик инде, егетләр, — диде Раббани абый.— Менә ярен үзебезгә алып кайтканда — анда инде теләгән кеше үзенең өйлек бүрәнәсен дә сата ала
— Безнең бит буксирга түләрлек тә акча калмады,— дип әлеге агай тагы сүз катты.
Юк, аның да сал сатасы килеп тормый — сораучысы булган өчен генә кутыры кызган иде.
— Акчасын үзем бирермен, буксиры гына булсын, — дидем мнн.
Көндезге сәгать уникеләрдә генә буш катер килеп чыгып, салны көчкә фарватерга тартып төшерде.
... Тагын ике тәүлектән сон, иртә таң белән, салны үзебезнең Тоба яры
астына китереп төрттердек. Кичтән үк, каршыбызга ат чаптырып, без кайтуны белеп киттеләр, шуңа инде тракторлар китереп, безне көтеп торалар иде. А
Салны кымшанмаслык итеп ярга бәйләп кую белән, сүтә дә баш- £ ладылар. Мин дә эшкә ялландым. u
Трактор җитмәү сәбәпле эш озакка китте. Ун көн дигәндә көчкә эш- я не бетереп, расчет алдык. л
Раббани абыйлар өч-дүрт көнләп ял иттеләр дә, кабат җыелышып, £ киләсе язга кадәр кабат урман кисәргә менеп киттеләр. х
Алар киткәч, эш бетеп, күңелсез булып калды. Җәй башы белән авылда да шактый үзгәреш булып алган: биш колхозны бергә кушып бер колхоз ясаганнар иде. Басуында безне башак җыйдыртмаган күрше колхоз председателе — председатель, ә башкалары, шул җөмләдән Тимершәех абый бригадир булып калган. Яшьтәшләремнең дә күбесе Туй- мазыдыр, Әлмәттер ягына нефтькә чыгып киткән; өстәвенә, эшләргә ярарлык бар кешене суырып алган печән өсте җиткән иде.
Мин бик сагынсам да, тагын эшкә уралып китүдән куркып, болынга бармадым. Китәр алдыннан гына бер әйләнеп кайтырмын әле дип, имтиханга әзерләнергә керештем.
Мин көн саен иртән үзебезнең Саклау буеннан биш чакрым йөгереп кайтам да, китапка утырам. Җиңги болында. Ике малае мина комачауламый: бер чыгып китсәләр, карыннары ачмыйча өйгә кайтып та кермиләр иде. Җәйге озын көн авышып, инде нуры сүнгән кояш Актаныш ягына турылап төшә башлагач кына, уин укудан туктап Агыйдел буена китәм. Су кереп, өйгә йокларга гына кайта идем.
Бер ай эчендә -мин, спортчылар теле белән әйткәндә, «формага кердем». Ә июль ахырында, үземне имтиханга шактый әзер санап, педагогия институтына керер өчен Казанга карый юл тоттым
24
Институтка керү минем өчен авыр булмады. Беренче разрядым барлыгы да, техникумда укытуым да, хәтта Казанның үзендә хезмәт итеп, үзендә унынчы классны экстрен бетерүем дә — һәммәсе искә алынган иде
Имтихан биргән вакытта ук, Мирза абыйлар өстендә яшисем килмичә. тулай торакка урнаштым, укырга кергәч тә, шунда яшәвемне дәвам иттердем.
БЕР АНАНЫҢ ВИШ УЛЫ
Беренче елны ук мине комсомол комитетына сайлап куйдылар. Ни әйтсәң дә, күбесеннән яшем зур булып, инде тормыш күргән кешеләр исәбендә идем.
Беренче разряд — безнең факультетка кергәннәрнең байтагы өчен институт бетергәндә генә ирешә алган хыял иде. Ә без, разрядлылар, беренче көннән үк махсус төркемнәргә бүленеп, икенчеләр беренчелек, беренчеләр мастерлык программасы белән күнегүләр үтә башладык.
Уку башыннан ук мин үземне каты режимга йөгәнләп куйдым: һәр көн җидедә торып, унбиш минут зарядка ясыйм, бил тиңентен салкын су белән юынып, сигездә укырга китәм; шул китүдән кичке унга кадәр тулай торакка кайтмыйм, ә унбердә — яту белән йоклап китәмме-юк- мы — йокларга ята идем.
Ял көннәрендә бүлмәдәш егетләрем әртилгә оешып, тимер юлга йөк бушатырга китәләр. «Анда эш муеннан — иренмичә эшлә генә» диләр. Кайсы көнне алар иллешәр-алтмышар сум эшләп кайта. Бу акча аларга көненә өч тапкыр мул итеп ашаганда да биш-алты көнгә җитеп бара иде. Алар киносын да,-театрын да калдырмый йөриләр. Алар гына түгел, башкалар да шулай: бәйрәмнәрдә шау-шулы, күңелле компанияләргә оеша, — бер минем генә андый күңел ачуларга вакытым юк: сәгатем түгел, минутларым да шыплап төелгән кебек иде. Үземне үзем куу өстенә, атнаның алты көнендә мине тренерым куа, шулай итеп фәкыйрь студентның байларча тормышы мина бөтенләй кагылмады. Минем өчен бәйрәм, солдаттагы увольнение сыман, Мирза абыйларга барыр өчен китә. Тулай торактагылар миңа «эре, тәкәббер, әллә кем булып йөри» торган кеше итеп карый башладылар.
Бер вакыт политэкономиядән лекция буласы аудиториягә кереп утыргач, башка бүлектәге бер егет яныма килеп:
— Бу — безнең урын, күчегез, — дип әйтте.
Миңа сәер булып китте: моңарчы бер кем дә монда үз урынын киртләп йөрми торган иде. Мин:
— Әнә, урын бик күп, теләсә кайсына утырыгыз, — дип җавап бирдем.
Лекция башланып биш минут та үтмәгәндер, миңа арттан бер язу төрттеләр. Өлгерә алмый лекция язуым сәбәпле мин аны укымыйча гына дәфтәргә кыстырып куйдым. Тәнәфестә укысам, исем китеп торды. Мин йөзен дә танымый калган егет: «Яхшы костюм кию генә әле әллә кем булдым дигән сүз түгел. Безнең әти-әниләр сезнеке сыман бай түгел шул!..» дип язган иде.
Мин аны бөтәрләп чүплек савытына ташладым. Тәнәфестән сон диамат булып, анысы да бөтен курс бергә шул ук аудиториядә иде. Арттан миңа тагы бер язу төрттеләр. «Әһә-ә, авырткан җирегезгә тидемени?!.» диелгән иде.
Кызык, мин кем икәнлеген дә белмәгән бер кеше — «моның әти-әни- се бар микән?» дип уйлап тормаган! Димәк аның үзенең әтисе дә, әнисе дә бар, тик аныкылар бай гына түгел, ә минекеләр бай булып чыга. Аннары ул егет—«бу костюмын бәлки эшләп алгандыр» дип тә уйламый. димәк үзе эшләмәгән.
Мин аптыравымны кая куярга да белмичә, өстемдәге костюмыма ка-радым— үз гомеремдә кигән беренче костюм иде бу. Без аны Любовь Васильевна белән икәү, бик ошатып, Совет Армиясе көненә алган идек. Чынлап та әйбәт иде ул; корыч төсендәге трико булып, бәясе дә биш йөз илле дүрт сум иде шул аның!..
Теге егетем миңа язу җибәреп кенә калмаган күрәсең, телен дә эшкә җиккән ахры. Берничә вакытлар үткәч, бер бүлмәдә торган иптәшләрдән берсе:
— Әтиең райком секретаремени синең? — дип сорады.
— Кем әйтте сиңа?
— Шулай сөйлиләр.
— Юк. Минем әти шахтада эшли — уналты ел инде! — дидем мин.
Шул* ук егет Любовь Васильевнанын: «Керләреңне кем юа?.. Ачлы- туклы йөрмисеңме?..» дип, мине кайгыртып язган хатын укыган иде. Шуннан соң: «Аның хатыны бар икән, безгә генә әйтми йөри икән!..» дигән сүз чыгардылар. ' ♦
Ярый инде, монысы ярап куйды, юкса үзебездәге Люция атлы бер 3 кыз, мине кичәләрдә чакырып я чакыртып, сүзен дә, күзен дә саба баш- 5 лаган иде. Болай чибәр дә, ни дә иде үзе. Тик минем — һаман булса!— Любовь Васильевнаны оныта алганым юк. Нәкъ җырдагы шикелле: кү- - зем йомсам, күз алдымда тик тора. Күңелем Люциягә түгел, башкала- 13 рына да төшми, юкса сынлы гимнастика белән шөгыльләнүче кызлар арасында ниндиләре юк иде дә, ярышлар вакытында мин тагы нинди- х ләрен генә күрми идем! Озын җиңле озын күлмәк киеп йөргән кызлар х түгел иде инде алар... *
Көнем фәкать уку, фәкать спорт белән уза барган саен, йөрәгемдәге $ сагыш та сүрелә төште.Акыл үзенә кадәр йөрәк эшләп куйган эшне co- 10 кыннан барыбер үз юлына сала күрәсең. Тормышның балын гына түгел, ♦ борычын да миннән күбрәк татыган Любовь Васильевна төптәнрәк уй- ж лап әйткән: хактыр, өйләнешкән ихтималда безнең тигез мәхәббәт бул- « маячак, бүгенге сөю ләззәтенең бер ун елдан тик үкенү белән бетүе бар £ иде. Аннары соң өр-яңа дөньяны кайсыбыз яңадан кора ала?..
Тора-бара Любовь Васильевнанын миңа язган хатлары күбрәк кече- ° сен өлкәне кайгырткан дуслык, туганлык хатларына әйләнде Ул миңа 1 күбрәк: «Анда синең ашау-эчү яклары әллә ни шәптән түгелдер инде, 2 ит-мазар алып җибәрсәм, пешереп ашар җаең бармы?..» шикеллерәк л яза иде. *
Шулай кыш үтте. Яз да җитте. Минем бөтен нәрсәдән баш тартып, фәкать спортка йотылып бирелүем бушка китмәде: куйган максатыма ирештем — май ахырында Идел буе зонасында үткәрелгән ярышта спорт мастеры нормасын үтәдем.
25 .
Имтихан бетеп каникулга чыккач, мине генә көтеп торган Мирза абыйлар белән бергә, пароход белән, авылга кайтып киттек.
һәм без, инде дүрт туган, кырык алтынчы елдан соң беренче кабат янә бергә җыелдык. Былтыр көзен хәрби хезмәттән кайткан төпчек энебез Әдрән МТСта эшли, Раббани абый быел беренче сал белән төшеп, инде үзенә йорт эшләтеп ята иде. Бурасын ул йөрүзәннең үзеннән үк буратып кайткан икән. Без нәкъ өмәсенә өлгердек.
Без кайтасы да булгач, өмә көненә Шәрифулла абзый ике мичкә бал ачытып куйган.Күрешергә баргач, тиктомалдан:
— Минем дә әтиегез мәрхүм яннарына китәр көннәр җитте инде ахры,—дип иреннәрен кыймылдатып алды. — Бер генәләр дә бу якты көннән кара гүрләргә кереп ятасы килми шул .
Күз төбендәге җыерчыгы тулы яшьне күргәч, әллә нишләп киттем. Безгә сый хәстәрен күреп яшь корт балына чыгып кергән бер арада Жүәнрә апа, тешләре төшеп, инде бөтенләй сакауланган теле белән
— Быел кыш бөтенләй аяктан язып, бүлнискә барып ятты. Дәвалый алмаенча, майга хәтле тоттылар да шунда, күп торса өч ай торыр дип чыгардылар. Тәрҗимәбез ат белән генә барып алды Менә шуннан бирле җылйй да җылыи инде Капка төпләренә чыгып утырып жылый... Ана ния брачка бару кирәк? Алтмышка җитеп килгән кешегә брачтан «и дәва? Инде чирләмәсәң дә: менә үләм, менә үләм дип торасың. Яшь чакны гына мәңге үлмәс сыман икән ул... Әй, сабый бала сынлы, җылап
кына утырып, гомеркәйләрне озайтып булсайде! Көллебез дә җыла, кына утырырыек... «Эчкән балың кай җирләреңнән чыгып бетсен, шуң; күзеңнән дә чыга!> дип әйтеп тә карыйм аптырагач...—дип, минут эчен дә күпме сүз сөйләп ташлады.
Иртәгә өмә буласы көнне балны Шәрифулла абзый мичкәсе белә1 безгә китереп куйды. Ул — бу өмәнең башлыгы иде. Матча күтәргәнд; биленә бәйләп менгерер өчен кибеттән аракы да алган. Моңа әни:
— Карт башың белән, борынгылар йоласыннан чыгып, нишләп алаь матчага шул хәсис аракыны элеп күтәрергә котыртып йөрисең? Миь бит шуңа дип икмәк салырга йөрим, яңа нигезгә башта яңа икмәь керсен... — дип бик нык каршы төште. Шәрифулла абзый:
— Кодагый, син бер дә борчылма юк өчен. Бу өйнең матчасы җи-тәрлек— ипиен дә элербез, аллаһы боерса. Әйдә картларча да, яшьләрчә дә булсын, кәҗәсеннән бигрәк мәзәге, — дип караса да, әни үз сүзеннән кайтмады.
Иртәгесен көтү куу белән халык өмәгә җыелды. Бураның зурлыгын әйтерлек кенә түгел: унике ярымга тугыз ярым. Биеклеге дә — гел бер тигез юан бүрәнәдән уналты ниргә иде. Төп ниргә инде көйләп-тигез- ләп салынган.Мүклеккә сүсе-ние хәзерләп куелган иде. Ике оста җи-тәкчелегендә өмәчеләр эшкә башлады. Өлкәнрәкләр мүкли, ә без, таза ир-егетләр, бүрәнә күтәреп салабыз. Кеше буен үтәрәк. эчке яктан таскак ясап мендек, бүрәнәне аркан белән шуннан тартып ала идек.
Сәгать берләрдә инде иң тантаналы моментка — матчага килеп җиттек. Ана матчага яңа гына мичтән чыккан зур түгәрәк ипи бәйләп, өстә торган ике кеше ике баштан аркан белән тигез генә тарта башладылар. Ипи чайкала-чайкала менеп китте. Башка матчалар да менеп яткач, түшәм такталарын бирә башладык — монысын инде осталар күзеннән үткәреп кенә, буыны-буыны белән ырмауларына кертеп тезделәр.
Күпме кеше булуга карамастан, өмә шактый озакка китте: бу чаклы өйне авыл агайларының күтәргәне юк иде шул әле. Шулай да кояш көн түбәсеннән төшә башлаганда, безнең эш беткән — бәбкәләренә кадәр менгезеп куйган идек инде.
Аннары бәйрәм башланды. Иң әүвәл баскыч белән менеп, ипине кисеп төшерделәр. Шәрифулла абый аны, бөтен киЛеш, инде өченче баласын көткән Тәрҗимә апага тоттырды.
— Менә, кызым, яңа нигездә яңа бәхетегез шушы түгәрәк ипекәй ке-бек булсын. Балаларыгызны тигез карап үстерегез, — диде. Аның иреннәре тагы йомшарып китте.
Аннары өмәчеләр өс-башларын каккалап, юынып-сыйпанып, өйгә керделәр. Анда безне табын тулы ит, мичкә тулы бал көтә иде.
Раббани абый өмәчеләргә рәхмәт әйтеп, кыстый-кыстый сыйлый башлады. Эчкән саен берсен-берсе куәтләп, өйнең һәр бүрәнә, һәр тактасын мактап алалар иде.
— Никулай заманында мондый өйдә земский иачанник кенә тора торгание, — диде Шәрифулла абзый да. — Инде салып кереп, көзгә өй туйлары ясарга насыйп итсен. Аллаһе боерып, исән булсам, өй туена миннән биш сарык, биш баш умарта, и башкалары да гел биштән булыр.
— Нишләп алай биштән генә? Бәлки җиңгәбез бәбәйне көянтәләп алып кайтыр? — дип Әдрән дә сүз кушты.
— Амин, кода! Авызыңа бал да май! Сүзең рас килсә, сиңа да бе- рәрдән өстим. Ягез алайса, исән булайык, кодалар, оланнар...
Кыза барган Раббани абый төшлеккә менгән кояштай балкып киткән, иде.
— Әллә, бабай, киявегез Раббани, кызыгыз Тәрҗимә рәхәтләнеп яшисе йорт нигезенә багышлап, «Шахта» көенә бер корьән дә укып
җибәрәсеңме? — дип көлеп алды. — Хәвадис мәрхүм шулай ди торган иде...
— «Шахты» безнең көй түгел, — дип Шәрифулла абый кулын сел
тәде.— Әтиең белән без «Уел» көен әйтә торганиек. Мысыр мәкаме белән үк булмаса да, күкрәк тулы тын — сузып кына сала торганиек үзен! Шулай бит, Маһисәрвәр кодагый? ♦
Әни кече яктан җавап бирде: з
— Шул бер көе бар иде инде мәрхүмнең. Гаеттән соң сездән үк £ эчеп кайтырие дә, шуны тик җырлап утырырие.
— Тучны!—дип Шәрифулла абзый көлеп куйды. — Мәрхүм, ураза х тотмаса да, рамазан аенда тамчы да капмас иде. Ул чүкечне ничек сук- 10 иак кирәк ураза тотып! И, картлар гаеттән дә чыгарие — бу да безгә х килеп керерие. Чәчен-сакалын кырган, мыегын төзәткән. Йомшак кына = тамагын кырып мич башына карап куя бу...
— Төн буена бер-берегезне озатышып йөридериегез инде шуннан... *
— Тучны! Валлаһи!—диде Шәрифулла абзый.—Бу бәхетле көн-&
нәрне генә күрә алмады. Раббанинең бу йортың күрсәме!.. Үләрдәйгә “ үлем юк, торырдайга торым юк, дип шундыйга әйтәләрдер инде... Ягез ♦ әле, кияү, кодалар, күршеләр! Солтан мәрхүмне дә искә алаегыз инде х бу бәхетле көнне. «
Барысы бергә стакан күтәрделәр. Раббани абый махоркадан кы- £ сылган тавышы белән: «Темная ночь... Только пули свистят...» дип * жырлап җибәрде. Кече яктан Тәрҗимә җиңги башын тыкты.
— Минем диванага җитте болай булгач, — башлады!.. — диде ул. х Раббани абый сул кулы белән колагын каплап җырлавын белде. "
Шунда Әдрән: л
— Абый, сугыштан кайтканнан бирле җырлыйсың инде шул бер көй- * не, нишләп туймыйсыңдыр? — диде.
— Туя торган көй түгел бу, апай. Безнең сугыш көе!.. — дип Раббани абый туктады. — Әйдәгез, инде сез җырлагыз.
— Нилүфәр җиңги җырласын! — дидем мин.
Әдрән дә:
— Җырласын әле җиңги бер көнге көен. Көйләре төрекмәннәргә тартым икән, — диде.
Барыбыз да кече якка таба йөзләребезне борып карадык. Анда әнн белән ике җиңги аш-су тирәсендә кайнашалар иде. Раббани абый да калын тавышы белән дәште:
— Нилүфәр, килен! Исемең дә — төнбоек, җырыңда төнбоек икән синең! Чык әле бу якка. Җырла әле бик матур иттереп Кырымча татар көен!.. Алып чык әле Тәрҗимә үзен.
Тәрҗимә, «әйдә, әйдә» дип җитәкләп, Нилүфәр җиңгине алып чыкты. Җиңги күзен тутырып Мирза абыйга карады.
—• Сәнең йырламагыңны телиләр — тюркү айтмагыңны сорайлар. Пырла, гюзүмниң нуры! —диде Мирза абый.
. — Нәне йырлайым?
— Истәгәниңне айт — теләгәнеңне йырла.
Нилүфәр җиңги Мирза абый янына килеп утырды да, күзен аска Эшереп, моңлы озын көйгә җырлый башлады:
Ал алайым, алайым. алланайым, Ал гүл болып юргында салланайым ...
Айдай айдай, нә айдай, мажар айдай Судай тынык юрегнм майдай кайнай
Икенче көнне Актаныштан Җәзилә кайтып төште. Без кайтканны да ■Шстеп, көндез күрешә килде.
Биш ел элек мин сөйгән, ул чакта әле өске иреннәреннән сабыйлык Та китеп бетмәгән Җәзилә түгел иде инде бу. Бит алмалары гына тү-
гел, бөтен жире тулып түгәрәкләнгән, янып торган япь-яшь хатын вд инде. Без, ничә ел элек аерылышканнан соң беренче кабат күрешеп, г гына сөйләшеп алдык. Хәлләрен ишетеп торсам да:
— Ничек яшисең соң, Җәзилә? — дип сорадым.
— Солдаткалар кебек!
— Ничек?..
— Шулай инде... Әткәй белән әнкәй дә монда ялгыз,— диде у, бераздан.— Бер-беребезгә иптәш булып яшәрбез ичмаса...
— Алар да картайган,—дидем мин.
— Үзең ни хәлләрдә соң? Өйләнмәдеңме әле? Шәһәр җиренд нәрсәгә ул — болай да күп диген.
— Тиз генә өйләнә дә алмам...
— Әллә өйләнеп карадыңмы?
— Алай ук түгел...
Җәзиләнең бит алмалары кызарып китте.
— Нигә мин ир булып тумаганмын!.. — диде ул.
— Нигә?
— Яраткан кешемә ичмаса «мин сине яратам...» дип әйтә альц идем...
Инде аның бөтен йөзенә ут капкан иде.
— Хатын-кыз килеш тә әйтә алмыйсыңменн?
— Менә әйтә алмыйм бит...
Әтисенең өчен уздырып, кире Актанышка киткәндә ул күрешергг дип безгә керде. Мин капка төбенә озата чыктым.
— Нигә «кал әле» дип әйтмисең? — диде ул.
— «Кал» дисәм, калыр идеңме?
— Калыр идем...
— Их, Җәзилә!.. Җәзиләкәй!..
— Хуш-сау бул! — диде ул. — Ялгыз гына януыма сабырлык телә...
Ул тиз генә күзен читкә алып, тиз-тиз атлап китеп барды, йөрәгем кысып сызлап куйды.
26
Институтка килгәч, минем язмышым бөтенләй уйламаган жирдә! икенче якка борылып китте.
Беренче көнне үк кафедрага чакырып алып, укытучылык эше тәкъ дим иттеләр. Мин: «Уйламый гына җавап бирә алмыйм, уйлыйм әле» дидем.
Бер-ике көн үзем уйлагач, бер көнен Мирза абый белән уйлашкач, мин килеп ризалык бирдем. Бер приказ мине тренер-ассңстент ясаса икенче приказ читтән торып укырга күчереп куйды.
Укыта башлау белән квартирага күчтем. Квартирам институттан ерак түгел — Кабан күле буенда гына, тәрәзәсеннән Мәрҗәни мәчете күренеп тора иде. Ишегалды гел татар — биш вакыт намазын калдырмыйча, читек тегеп көн иткән диндар бабайдан алып көнозын күгәрчен очырган егетләргә кадәр яши иде монда. Хуҗаларым яхшы кешеләр туры килде: Үзбәк абый шофер, Ярия апа — китапханәче. Унике яшьлек бер генә малайлары бар. Миңа раскладушка куеп йокларга, шул малай яныннан — өч тәрәзәле зур залдан урын бирделәр.
Гадәтемчә, мин вакытында ятам, вакытында торам—биш минут соң, я биш минут иртә яту-тору юк иде. Бөтен факультетларга да бе
ренче ике елда физкультура кергәнлектән, минем эшем — иртәдән кичкә кадәр. Буш сәгатьләр килеп чыкса, берәр лекциягә кереп утырам, я булмаса үзлегемнән укый идем.
Квартира хуҗаларын мин беренче көннән үк ошатып яшәп киттем. Өйдә чакны мин утын кертү, су алып кайту кебек эшләрне үзем сорап эшлим. Минем өчен генә утлары янмасын дип, иртәнге гимнасти- ♦ каны ут алмыйча, йокыдан уянмасыннар дип, сикерми-йөгермичә генә z ясый идем. Алар да миңе бик тиз якын итеп, бер кардәш-якыннарыдай ч күрә башладылар, һәм, озак та үтми, мине үзләренең күрше кызлары белән таныштырырга ниятләре барлыгын әйттеләр. Любовь Васильев- | надан соң кызлар белән танышу бик кызык тоелып, мин шундук, таны- 3 шырга җилкенеп торган бер кешедәй; з;
— Нинди кыз соң ул? — дип сорадым.
— Нишләп? Бер дә күргәнең юкмени?—дип Ярия апа күзен тү- 2
гәрәкләде. <
— Иртән китеп кич кайткан кеше кайдан күрсен инде?—дип Үзбәк 5
абый хатынына карады. Чәчрәп торган зур күзле, бик кечелекле, йом- 10 шак фигыльле бер кеше иде ул. ♦
— Хәер, Диләраның үзенең дә күренергә бик вакыты юк: аның да г беренче генә ел эшләве, — дип Ярия апа мәсьәләне ачыклый төште. х
— Кайда эшли соң ул? — дидем мин.
— Кооперативный техникумда укыта. Мәскәүдән январьда гына * укып бетереп кайтты. Чибәр, тәүфыйклы кыз.
— Анысы шулай, — кечкенәдән күз алдыбызда үсте, — диде Үзбәк 1 абый.
— Мәскәүдә, үзе укыган институтта ук, аспирантурага бик димләп п караганнар да, бу калмаган. Әниемне кем карар дип кайтты... Нишләп бер дә күргәнең булмады икән сон синең? Әнә генә бит аларның өе! Син йоклаган зал тәрәзәсеннән күренеп кенә тора, — дип Ярия апа мине тәрәзә янына алып килде.—Әнә, дүрт тәрәзә аларныкы...
— Юк, ул өйдән чыккан бер кызны да күргәнем юк, — дидем мин.
— Ярый, алайса күрерсең,—диде Ярия апа.
Шул көннән алып мин, эшкә киткәндә дә, кайтканда да, күрше йорт ишегенә борылып карап үтә торган булдым. Тик анда бер хатын белән бер әбидән башка керүче дә, чыгучы да юк кебек иде. Ишек төбендә генә ике карт өянке үсеп утырган бу бәләкәй өй — үзендә бер кызны яшереп тоткан серле бер дөнья булып китте. Мәгәр кызы минем күз алдында фәкать Любовь Васильевна төсле булып сурәтләнә иде. Ләкин ул кыз миңа һаман очрамады. Гүяки бу өйдә балалы хатын белән бер әбидән башка бер кем яшәми иде.
Октябрь бәйрәменә дәртләнеп-ашкынып әзерләнгән чак җитте. Карлы-яңгырлы бер якшәмбе иде. Мин квартирада укып утырам Шунда мин ачык зал ишегеннән кухня ягына бер кыз килеп кергәнен күрдем—иңенә плащ кына салган иде. Кухняда кеше булмагач, зал ишегеннән башын гына сузып, Ярия апаны сорады. Күңелем шунду к: «Шул!» диде.
Мин җавап биреп өлгергәнче, Ярия апа үзе, шуны гына көтеп торган шикелле, эчкәре бүлмәдән килеп чыкты.
— Әйдүк, Диләра! Әйдүк, җаным! — дип каршына килде. — Сип безнең егетебез белән таныш та түгелсеңдер әле? Таныш булыгыз: Сирии исемле. Пединститутта укыта
Мин урынымнан торып, күрешергә җайлы булсын өчен дип өстәл башына килдем. Ләкин ул кул бирмәде. Куе соры күзләрен бер генә снрпеп карады да:
I — Бик зур егетле булгансыз икән, күргәнем бар, — дип, миннән кү- 3«н алды.
Аннары алар Ярия апа белән ниндидер бостон отрез турында сүз башлап, эчкәре бүлмәгә кереп киттеләр.
Битенә-башына бер нинди буяу якмаган, алсу түгәрәк йөзле, икегә аерып таралган коңгырт-кара чәчле, ясап куйгандай матур гәүдәле бер кыз иде бу. Күз төшүдән түгел, кызыксынудан, инде укый алмыйча, мин ул кызның кире чыгуын көтеп тора башладым. Ул озак утырмады,— күренеп тора, эш кешесе иде, — газиткә төрелгән төргәк тотып килеп тә чыкты. Ярия апа белән Үзбәк абый икәүләшеп озата чыккан иде.
Мин көтеп торганлыгымны күрсәтмәс өчен, утырган булган идем. Ул:
— Егетегез ялны да белмимени шулай?—дип миңа тагы күзен сир- пеп алды. Уң кашы өскә шуышып менде — гаҗәпләнү гадәте иде булса кирәк.
— Егетебез бик тырыш, алны-ялны белми, — дип Ярия апа мине мактап алды.
— Данные начар түгел икән!
— Минем әйбәт якларым ул гына түгел әле,— дип миндә уен сүзне күтәреп алдым:—Мин әле — аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, и — кызлар белән йөрмим...
— Менә монысы мактау түгел инде.
— Нишлисең бит: миңа дигән кыз тумый калган, күрәсең.
— Монастырегыз VIII тулы кызлар ич!
— Кызлар күп, тик күңел төшкәне юк.
— Күңелегез бик югары менгән икән!
— Әгәр башта ук сезне күргән булсам... Тик сез дә — күренә торган түгел.
Уен сүз шуннан ары китмәде: Диләраның йөзенә җитдилеге кайтып, шаянлык шунда бетте. Бу инде җил-җилкенчәк түгел, акыл утырткан, яше җиткән бер кыз иде.
— И Ярия апакай гынам! Эшем бик күп, чыгыйм әле, болай да озакладым.—дип ашыгып плащын бөркәнде.
— Тагы керегез, — дидем мин.
— Чынлап та, бер дә кермисең, ешрак кер әле, Диләра җаным,— диде Ярия апа да.
Диләра, миңа да «сау булыгыз» дип, хушлашып чыгып китте. Без ишек төбенә җыелып баскан килеш озатып калдык.
— Иә, кызыбыз ничек, ошадымы?..
— Артык җитди инде — көлмәде дә, — дидем мин.
— Син тагы бигрәк! Беренче күрүдән үк иһа-һай да һнһа-һай килмәс ич инде кыз бала! Үзе укытучы да!.. Төскә-биткә килгән. Холкы әйбәт. Эше әйбәт...
— Рәхмәт, Ярия апа. Рәхмәт таныштыруыгызга,— дидем мин.
Октябрь бәйрәме җитте. Нәкъ җидесендә Үзбәк абыйның да кырык яше тулачак иде. Бу көнгә алар бик күп кеше чакырып, атна буе әзерләнделәр. Мин дә катнашырга тиеш булганлыктан, Мирза абыйларга баруны, алдан мәгълүм итеп, сигезенә калдырдым.
Мин демонстрациядән кайтуга өйгә бәйрәм яме кереп тулган: кухнядагы зур мич, җылысы белән җаннарны эретеп, казан ашы, таба ашлары исе аңкытып утыра иде. Залның буеннан-буена өстәл сузып, өсте тулы ризык өстенә кәгазь каплап куелган иде.
VIII Пединститутның тулай торагы элекке монастырь бинасына урнашканлыктая, аны «Монастырь» дип кенә йертәләр аде.
Бәйрәм көнне тума икән ул!.. Өстәл сорап кермәгән кешем калмады — көчкә таптым, — диде Үзбәк абый.
Сәгать биш тулгач кунаклар килә башлады, һәр кайсысы котлап Үзбәк абыйга бүләк тоттыра, Үзбәк абый елмаеп кына рәхмәт әйтеп, алган бүләген кая куярга да белми тора иде. Күп кунак арасында төрлесе бар: шоферы да, колонна башлыгы да; ләкин күбесе интеллигент, ♦ хәтта исемле бер җырчы ханым белән баянчысы да килгән иде. з
Күршедә генә торгач, иң ахырдан диярлек Диләра керде. Ярия апа 5 аны минем янга утыртты.
Безнең бер-беребезгә ашкынып тартылмыйча, ипле генә танышып i китүебез шулай башланды. “
Әз генә кар төшкән, ләкин бик суык бер көн иде. Без беренче кабат & Диләра белән ишегалдында очраштык.Дөресрәге, капкадан аллы- “*
артлы кайтып кердек. ♦
— Исәнмесез, Диләра туташ!..—дигәч, гаҗәпләнепартына әйләнеп х
карады. «
— Хәерле кич, Сирин. £
— Менә — бер танышкач очраша да башладык.
— Юкса моңарчы күрми генә үтә идегез, — диде ул.
— Анысы минем минустыр инде.
— һәр хәлдә плюс түгел.
Мин аны ике өянке үсеп утырган ишек төпләренә кадәр озатып куй- л дым да:
— Сезгә хәерле кичләр!.. — дип китәргә җыендым.
— Вакытыгыз булса, әйдәгез безгә рәхим итегез, — диде ул. Мин икеләнебрәк калгач: — Чынлап чакырам, әйдәгез, — дип өстәде.
Без аларга кердек. Әнисе чәй кайнатып, өстәл түренә ап-ак самавар китереп кунгач, йөрәгемә җылы ямь бөркелде. Диләраның әнисе Фатыйма апа чәй пешереп, мине бер кунак төсле кыстый-кыстый чәй эчерә башлады. Тәмле самавар чәен татып җибәргәч, туып-үскән ягымлы нигеземә—үз әнием янына кайтып кергәндәй булдым. Фатыйма апа да — самавар янында утырулары, чөеп яулык бәйләүләре, мине кыстауларына кадәр — үземнең әни сыман булып китте. Уйларымны белгәндәй:
— Әти-әниең бармы соң, улым? — дип сорады.
— Әти юк, әни бар, — дидем мин.
— Хәзер барысының да шулай: әтиләр юк. Сугыштан кайтмагандыр инде?
— Юк. Безнең — сугышка кадәр үлде...
— Туганнарың бармы соң?
— Бар. Өч абыем бар.
— Сөбханалла!.. Сугышта булмадыларменн?
—- Икесе булды. Исән кайттылар.
— Бәхетле аналар да бар шул!..— дип Фатыйма апа уфтанып куйды.— Минекеләр дүртәү иде — берсе дә кайтмады. Өчесе германда, берсе япунда һәлак булдылар...
— Булды, әни,— диде ана Диләра. — Бер синекеләр генә үлмәгән яч сугышта!..
— Искә алырга да ярамый инде сиңа...
— Аннары тагын «йөрәгем!» дип ятасың..
— Дүрт улым да юкка чыккач, «йөрәгем!» дип әйтми нәрсә дип әйтим соң?!.
Ул, шулай дип, инде сүзсез генә табын җыя башлады. Иң азактан самаварны алып чыгып китте һәм шуннан соң кермәде.
Без бераз төрле юк-барны сөйләшеп утырдык.
Шул көннән алып без Диләра белән очраша башладык. Я кнногг барабыз, я — театрга, я салкын кичтә кар шыгырдатып Кабан буендг йөрибез. Кайсы көннәрне мин, эштән иртәрәк кайтып, кич Диләраларгг керәм, Фатыйма апа мин кергәч самавар куеп җибәрә — эчәсем килсә- килмәсә дә, кыстый-кыстый чәй эчерә. Аннары бәйләмен алып кухня ягына чыгып китә. Без бердәнбер бүлмәдә икебез генә калабыз. Диләра, гадәтенчә, мина сирәк-мирәк кенә сүз кушып дәресен карый, мин дә укырга берәр китап я журнал табып алам. Шулай утырабыз. Сөйләшсәк тә, күбрәк мин сөйлим. Диләра аз сүзле. Кайвакыт ул миңа: минем белән ачылып кына китеп сөйләшә алмый кебек тоела иде.
Шулай без бер-беребезгә ияләшеп, дуслашып киттек.
Мин беренче күргәндә яратырмын дип уйламаган да Диләраны көннәр узу белән әкрен-әкрен күңелемә якын итә башладым. Киләчәк көннәрем дә ничектер аның белән бергә булыр төсле күз алдыма килә иде. Әмма иң гаҗәбе шул: ул минем кочакка керергә, мин җиңел генә уйлаганча, бер дә атлыгып тормый иде. Бу хәл горурлыгыма тиеп, аны үземә каратасы килүне көчәйтеп җибәрде. Хисләр үзенекен эшләп күрсәтте — яндык! — инде акыл белән дә эшләп карарга кирәктер дидем.
Бер заман шушы уй минем ялгыз янган хисләремнең барын биләп алды. Ничә ел каты тоткан режимымның кичке ягы тезгеннән ычкынды. Көн саен төгәл унбердә яту бетте. Унбердә яткан чакларымда да мин, элеккечә, тиз генә йоклап китә алмыйм. Чөнки бу вакытта әле Диләра йокламый — ул һәр көн сәгать бергә-икегә кадәр иртәгә укытасы дәресләренә хәзерләнеп утыра. Ә мин, йоклый алмый уйлап ята торгач, караңгы тәрәзә янына басып, аның өстәлендә янган яшькелт утка карап торам. Шулай онытылып: «Кайчан ятар икән? Тәрәз пәрдәсе кыймылдап, ул да миңа карамас микән?» дип көтәм. Ләкин күпме вакыт шулай көтсәм дә, Диләраның бер тапкыр да минем якка пәрдәсен күтәреп караганы булмады...
һәм шундый, йоклый алмый пыялага маңгаем терәп, Диләраның яшькелт утына текәлеп торган төннәрнең берендә мин үз-үземә урын таба алмыйча йөрүемнең сәбәбен аңладым: мин бер ярдан тибеп йөзеп киткән, икенче ярга килеп тотынмаганмын икән әле. Ун яшемдә беренче тапкыр, йөрәгем җитеп, Агыйделне йөзеп чыгуым исемә төште. Инде шактый агып, шактый эчкә кергәч, каршы якның һаман якынаймавыннан куркып, артыма әйләнеп карадым. Инде ул яр да ерак калган иде. Димәк, борылу юк. Тип-тигез комлыкка барып чыккач, гел колач салып йөзүдән башым әйләнеп китеп, мин бик озак мамыктай йомшак, рәхәт, җылы ком өстендә яттым. Баш очымда акчарлаклар очып йөри. Ул ел сугыш чыккан ел булып, сугышка китәргә пароход көтеп яткан абыйлар, озата килгән апалар, я көймә, я паром белән аръякка чыгып йөргәнлектән, кайнар ком өстендә күкәй салган акчарлакларның да, ояларына төшә алмыйча, елап-чыелдап йөргән чаклары иде. Мәгәр мин Агыйделне йөзеп чыктым!
Шул елны безнең малайлык та мәңгегә теге ярда калды.
Хәзер дә — кирегә кайту булмаячак. Любовь Васильевна — Агыйдел- нең мин йөзеп киткән яры. Мин хәзер икенче ярга таба йөзәм. Ул яр якынмы, еракмы — белмим. Тик шуны беләм: инде артка юл юк...
Февраль ахыры иде. Кичтән Диләра миңа үзе:
— Иртәгә төп-төгәл сәгать алтыда безгә кер, бер җиргә барабыз,— диде. «Кая?» дип сорагач:—Баргач үзең күрерсең...— дип беренче кабат чәчемнән сыйпап алды.
Икенче көнне нәкъ шул сәгатьтә минем тренировкам бар иде — аны күчердем. Ашыгып квартирыма кайттым. Өстемне тиз-тиз алмаштырып, Диләраларга кердем. Ул, гадәтенчә, мин кергәч кенә киенеп, без ул әйткән «бер җиргә» киттек.
Кабан өстеннән Куйбышев мәйданына чыктык. Аннан «Собачка» белән өскә күтәрелеп, «Гоголь»гә борылдык. Бераз баргач, ике катлы таш йортның ишек төбенә туктадык. Икенче каттан җиңел адымнар белән кемдер йөгереп төшеп, безгә ишек ачты. Бу — җитеп килгән, озын буйлы, чибәр генә бер кыз иде. Ул шатланып күреште дә, Диләра белән русча сөйләшеп китте. Өйгә кергәч, безне бик таза буйлы бер апа * кычкырып көлеп, кочакларын җәеп каршы алды. Диләраны кочаклап з үпкәч, үз итеп миңа кулын бирде. *
— Кечкенә Диләраның бик зур апасы менә мин булам инде, — диде э ул. — Гөлсем апа диярсез.
Ул минем белән шундый ачык сөйләшә башлады ки, әйтерсең лә без аның белән күптән күрешми торган якын кардәшләр идек. Диләра 5 да, үз өендә һич булмаганча, иркенәеп, ачылып китте? Мин сизендем: = мине ул тәгаен шушы Гөлсем апасына күрсәтергә алып килгән булыр- = га тиеш иде.
Кире кайтканда, Казанның инде караеп яткан тротуарлары, кеше S күп урамнарын үтеп, иркен Кабан өстенә чыккач, бүгенге кичәдә икебезнең дә күңел күтәрелеп, бераз уйнап, кар атышып алдык. Диләра ♦ яшь җилкенчәк түгел — нәкъ минем белән бер елгы булып, быел ул = да егерме бишен тутырырга тиеш иде. Яшеннән дә бигрәк, фигыле ба- " сынкы, сабыр булганлыктан, минем белән моңарчы болай уйнап-көлгә- =• не юк. Бәлки шуңадыр, кайсы вакыт минем: «Ул мине яратмый. Яки * кемнедер оныта алмый» дип уйлап та куйганым бар иде.
Бүгенге шаяруы бик тә хуш килеп, күңелем Кабан күле өстедәй £ киңәеп китте. Мин, барган җирдән җилтерәтеп, Диләраны күтәреп о алдым да, бала төсле итеп күкрәгемә кыстым
| — Җавап бир: мине Гөлсем апаңа күрсәтергә алып бардыңмы?
— Барсам ни әйтерсең?..
I — Рәхмәт кенә әйтәм. Гөлсем апа миңа бик ошады.
— Син дә ошагансың... «Бик» дип әйтмим әйтүен, я борыныңны чөя башларсың... Я, җибәр...
— Мин сине гел шушылай күтәреп кенә йөртермен. Төшәм дип ялынсам да, төшермәс идем...
— Ялынып әйтәм: төшер. Миңа уңайсыз. Кешеләр дә үтеп йөри
— Диләра, чык миңа кияүгә!.. — дип пышылдап, күзләренә карадым.
Ул бик озак күземә карап, сүзсез дә, хәрәкәтсез дә торганнан соң:
— Уйлашыйк әле, Сирин. Болай гына хәл ителә торган эш түгел ич... Син дә уйла, — диде.
— Мин уйлаган инде. Уйламасам, андый сүзне кузгатмас та идем.
Шуннан соң ул атна буе миннән качып, өенә дә соң гына кайтып йөрде. Ничә керсәм дә, башым иеп чыгып киткәнлегемне күргәч, Фатыйма апа түзмәде, берсендә юатып алды:
— Ул тикле борчылма син, улым. Кыз бала күңелендә ниләр генә булмас. Мин аңа әйтермен, — дигән булды.
Мин беләм: ул безнең яратышуны хуплый, хәтта тизрәк кавышуыбызны тели иде.
28
Март башы иде инде. Любовь Васнльевиадан бер хат килде. Ул үзенең кияүгә чыгуын әйтеп язган. Киявен инде балалары җитеп, үзләре Дөнья көткән, тыныч-сабыр фигыльле бер тол ир дигән, башка хат язмавымны үтенгән иде.
Бу хәбәр бәгыремне бал кортыдай чагып алды. Мин шуннан соң ничә көннәр бер кемне күрәсем килмичә, башымны кая куярга белми йөрдем Япан җирдәй бушлык, ялгызлыктан, моңа тикле һич атлыгып
тормаган киноларга кереп, котылырга итеп карадым. Лакин котыла алмадым. Киносында бераз онытылып киткән булсам да, чыгу белән мин тагы Казан уртасында бер үзем кала идем.
Диләраларга да кермәдем: үзе миннән качып йөргән кешенең ник кәефен бозарга!..
Күнелем шулай, бер җирдә дә ямь тапмыйча, бәргәләнеп йөргән көннәрнең берендә, кич белән соң гына үзебезнең ишегалдына кайтып кергәч, каршыма килүче Диләраны очраттым.
— Әллә нигә башым түнеп китте дә, менә һавага чыктым әле,— диде ул. — Әйдә, вакытың булса, Кабан буеннан бер урап килик...
Сизәм: бу мине көтеп торган.
Без мәчет тыкрыгыннан Кабан буена төштек. Айлы кич иде. Кабан өсте чип-чиста кар, якты ай яктысында күз кыскандай җемелдәп, зәңгәрләнеп ята иде. Күзем Болакка таба кистереп чыккан сукмак өстенә төшкәч, күңелем кинәт шушындый сукмакларым калган Уфа якларына китеп барды. Күзем дә, уем да алмашынды... Арырак, әз генә биек булып, утлары сибелеп янган бу шәһәр Казан түгел, Уфадыр төсле тоела башлады. Бу — янымда басып торган кыз да Диләра түгел, Любовь Васильевна икән дип хыял итеп, онытылып киткәнмен.
— Бу арада сезгә нидер булды, Сирин. Сез бик нык үзгәрдегез...— дип Диләра мине Кабан ярына кайтарды.
Әйе, каршымдагы бу шәһәр Уфа, янымдагы бу кыз Любовь Васильевна түгел иде.
Мин, кинәт телем бәйләнгәндәй, ни әйтергә, әйтсәм нидән башларга белмичә, тын гына атлый бирдем.
— Әгәр минем белән сөйләшәсегез дә килмәсә, мин хәзер үк кайтып китәм, — диде Диләра. — И шуның белән... ике арада бер нәрсә дә булмады дип уйлагыз... — Ул беләген кулымнан суырып ала башлады.
«Я бүген сөйлим, я бер кайчан да сөйләмәячәкмен», дидем мин.
— Тукта, Диләра!.. Син ялгыш уйлыйсың... — Мин аны ныграк кул-тыклап алдым. — Бу көннәрне мин чынлап та үземне-үзем кая куярга да белми йөрдем. Әле дә шундый хәлдәмен. Тик аңла, сиңа булган карашымның чак кына да үзгәргәне юк... Әгәр мин сиңа бер көн: «Миңа кияүгә чык» дип әйткәнмен икән, мин әле һаман да синнән җавап кө- тәм. Ләкин мин бер нәрсәне сөйләмичә җавап бирергә ашыкма. Мин аны — синнән җавап алганчы сөйләргә тиеш... Тыңла...
Диләра хәзер сулыш та алмый кебек иде..
— Диләра!..—дидем мин. Капыл минем дә тыным беткәндәй булды. — Мин бит егет килеш бер хатынны сөйгән идем...
һәм мин Любовь Васильевна белән танышканнан алып соңгы хаты килгән көнгә кадәр ни булганнарын бик озынга сузмый гына сөйләп бирдем.
Бер вакыт Диләра бөтен гәүдәсе белән калтырый башлады. «Өшисең бит!..» — дип салкын аркасын күкрәгемә терәп, кочагыма алдым. Ләкин ул әллә каян килгән көч белән кочагымнан тартылып чыкты да, өенә йөгерде.
Мин җәрәхәттәй ачылган хатирәләрем эчендә тең ялгызым Кабан читендә басып калдым.
... Ә бер айдан ул миңа кияүгә чыгарга ризалыгын бирде.
Язылышуны без апрельнең бер унбишенә, туйны Беренче майга дип билгеләдек.
Иртәгә загска барасы кич иде. Фатыйма әби кухняга чыгып китү белән, мин очынып Диләра янына килдем.
— Менә, ялгыз йөрәкләрнең соңгы ялгыз көне дә үтте!.. Иртәгә инде алар — кавышачак!.. — дип кочаклап алдым.
Җитди холкын белгәнгә күрә, шашкын хисләр көтмәсәм дә, елмаеп
булса да берәр татлы сүз әйтер дип уйлыйм. Ләкин Диләра бик уйчан бер йөз белән:
— Әллә язылышуны чигереп торабызмы соң, Сирин? — диде.
Мин аягым таеп киткәндәй булдым.
— Әллә минем турыда берәр начар сүз ишеттеңме?..
— Юк, синең турыда әйбәттән башка бер сүз ишеткәнем юк минем.
Аннары — кемнән ишетим?.. 3
— Шулай булгач?..
— Белмим... Бик куркам мин...
— Нәрсәдән? |
— Син мине Любовь Васильевнаны яраткан кебек ярата алмассың и
дип куркам.. -
— Диләра!..—дидем мин ачынып. — Мин бит аны сиңа исемен ис- =
кә төшереп торыр өчен сөйләмәдем!.. х
— Гафу ит...— диде ул. *
— Аннары, ярату дигәннән, мин аны хәзер, киләчәк өчен, ничек ке- £
нэ исбат итим икән соң инде? «Яратырмын! Яратырмын!..» дип мең ка- w бат әйтсәм — ышанырсыңмы?.. ♦
— Рәхмәт, мин сиңа ышанам, Сирин. — Диләраның күңеле ярына х
төшеп, йөзенә елмаю әсәре чыкты.— Бар инде кайт, Сирин,— диде ул « бераздан.—Миңа тынычланырга кирәк. Иртәгә минем иртәдән дәресем £ дә бар. <
— Иртәгә мин сине кайда көтим сон: загс янындамы, өйдәме? Әл- ° бәттә, өйдән бергәләп чыгып китсәк күңеллерәк булыр иде.
— Мин бер дәрестән сорап китәрмен, мине өйдә көт.
— Булды, сөйләштек, — дидем мин. «
— Хуш, тыныч йокылар сиңа!..
Яна көн кояшы белән туды. Инде шәһәрдә кар юк — көндезләрен генә җылынган тротуарлар өстеннән җылы бу күтәрелә иде.
Мин иртүк торып, Диләраны капка төбеннән техникумына озатып җибәрдем дә, кире кереп, аларда чәй эчтем. Минем бүгенге беренче эшем —карават сатып алып кайту иде. Ун тулу белән универмагка киттем. Ике йөз егерме сумга ике кешелек панцирьлы карават алып, ун сумга машина яллап, Диләраларга кайтарып куйдым. Аннары мине Фатыйма апа кибетләргә җибәрде. Ул безнең кушылу хөрмәтенә таңнан торып пешеренә башлаган икән.
Сәгать бердә Диләра да кайтты.
— Бер генә дәрес укыттым,— диде ул.—Калган дәресләрдән сорап киттем.
— Шул гомер кайда йөрдең соң? — диде әнисе.
— Урамда йөрдем..
— Әстәгъфирулла! Бу көнне!..
— Ялгыз чагым белән хушлашып йөрдем... — диде Диләра.
Сәгать ике тулгач без загска киттек. Өйдән чыгу белән Диләра мине сул ягымнан килеп култыклап алды.
Загс бюросы — ул чакта ялгыз тәрәзәсеннән генә якты төшкән, көндез дә утсыз утырып булмый торган бер бүлмәдә иде. Бездән алдагы кеше, кемедер үлгән булып.шуны күмәргә кәгазьләр яздырып алды. Чөнки туганы да, үлгәне дә. өйләнгәне-аерылганы да бер чират белән шушы бүлмәдән үтә икән. Менә безне дә урын бушагач кара-каршы Утыртып, секретарьмы-кемме ханым безгә дә таныклык язып бирде. Торып кулыбызны кысты.
Аннары без бу «баз»дан тышка — күзләрне чагылдырып җибәргән якты язга чыктык. Чыгып бер-ике адым китү белән, безнең каршыга чын чәчәкләр тотып, йөзеннән нур чәчкән Гөлсем апа килеп басты.
— Котлыйм, бәгырьләрем!.. Тазалык-саулык белән тигез гомерләр кичерегез!. —дип башта Диләраны, аннары мине кочаклап үпте.
8F
29
Без туйга әзерләнәбез. Күбрәк әби чаба, Гөлсем апа чаба. Әби, йоласына туры китереп, бал коеп җибәрде. Мин, язылышкан көнне үк, әниләрне туйга чакырып хат салдым. Быел яз иртә килү сәбәпле пароход та иртә төшәчәк иде.
Ләкин эшем шул кадәр тыгыз — тик торып бер тын алырга да ирек юк: программада каралган дәресләрдән тыш, без көн саен дүрт сәгать институт командасын Горький шәһәрендә үтәчәк ярышка әзерлибез. Аннары — мин үзем дә студент: ярышка китәсе булгач, мин дә имтиханны алдан бирергә тиеш идем.
Без һәр көн кич Диләраның туганнарын, дусларын туйга дәшеп йөрибез. Беренче көнне картлар, икенче көнне яшьләр дип сөйләштек. Мирза абыйларга да чакыра бардык. Ул инде миңа бер тапкыр: «Бу кызың белән йөри башлагач, үзгәрдең әле син, апай. Элеккечә килеп йөрмисең, увольнениегә чыккан чакларыңда да ешрак килә идең» дип үпкәсен дә әйтеп алган иде.
Без барганда Мирза абый өйдә юк иде. Нилүфәр җиңги ягымлы тавыш белән:
— Тиздән кайтыр инде, үзем дә чук вакыттан бирли бикләй- им ’, — диде.
— Эштәме соң ул бүген?
— Дәгил, ишинә акшам бараҗак, әле заводка киткән иде.
Безнең тавышка уянып, тирбәтмәде караватта яткан яшь бала — икенче кызлары елап җибәрде. Нилүфәр җиңги аны кулына алып имезергә утырды. Диләра миңа пышылдап кына:
— Бик озакламыйк, яме? — диде.
— Абыйны күрмичә китеп булмый бит инде.
— Абыең кайткач дип әйтәм.
Сумка тулы ризык күтәреп Анифә апа кайтып җитте. Безне күрү белән:
— И-и, кунаклар бар икән!..— дип елмаеп килеп күреште.— Нишләп болай кайнең белән киленне чишендермичә тотасың, кыз кардәшем? — дип җиңгигә шелтәсен әйтте.
— Без тиз генә кереп чыгарбыз дип уйлаган идек, — дидем мин.— Үзегез беләсез, бик ашыгып йөргән вакыт.
— Кая ашыгасыз? Гомеребез тизрәк үтсен дип ашыгасызмы? Үткән гомер рүзгәргә бинзар — җилгә тиң — дип әйтә торган иде безнең бабабыз — әтиебез... Салдыгызмы өстегездән?.. Менә шулай. Инде хәзер иркенләп утырыгыз. — Ул сөйләнә-сөйләнә чәй куеп җибәрде. Аннары җиңгигә дәште: — Мирза кая китте, кыз кардәшем? Эшенә китмәгәндер лә?
— Ул заводка китте. Озак тормам дигән иде.
— һаман шул Андрей өчен йөри торгандыр инде, шуның өчен бор-чыладыр,— диде Анифә апа.
Шунда, ишекләргә сыймыйча, Мирза абый үзе дә кайтып керде. Тиз генә чишенеп аткач:
— Килдегезме?.. — дип яныбызга килеп икебезнең дә аркабыздан сөеп алды.— Тигез ярату белән тату яшәгез, туганнарым. Бөтен бәхет — икең дә тиң яратуда.
— Рәхмәт яхшы сүзегезгә, — дип Диләра башын түбән иде.
— Без сезне, Мирза абый, бер көн сөйләшкәнчә, туйга чакырырга килдек. Беренче май көнне өчегез дә безгә рәхим итегез.
— Рәхмәт, апайлар. Сезнең кебек сандугачлар туена да бармагач — кем туена барырбыз соң без! . Туктагыз әле, мондый шатлыкны болай
Үзем дә күптән бирле көтәм
гына үткәрмәек,—дип пыяла шкафтан коньяк алып килде. Лимож куйды.
Мин — миңа дигән рюмканы учым белән капладым.
— Бер грамм да каба алмыйм, Мирза абый, гафу ит. Бик тә җаваплы тренировкалар вакыты.
— Илле генә грамм!.. — диде Мирза абый. — Егерме биш кенә ♦
грамм... Бүген минем дә шатлыклы көн бит!.. 3
— Нинди? — Барыбыз берьюлы абыйга карадык.
— Әле заводтан кайтышлый участокка кергән идем. Керсәм, барысы да мине котлый —званиемне күтәргәннәр.
— ШәйләмеIX?.. — Нилүфәр җиңгинең диңгездәй зур күзләре нур 13
чәчә башлады. л
— Өлкән лейтенант, димәк? =
— Шулай була инде,—диде Мирза абый. — Йолдызны сугыш бет- = кәйнең егерме еллык бәйрәмендә кадаячаклар.
— Алайса сал инде бер илле грамм миңа да!—дип рюмкамны ы суздым— Ә нигә үзеңә бик аз?
— Бүген дежурство, — диде абый. — Әйдәгез! Тормышыгыз түгәрәк ♦"
булсын!
— йолдызыңның игелеген күр, абый!
Анифә апа чәй китерде.
— Андрейның хәлләр ничек соң?—дип сорады ул.
— Тәгәрәп бара! — диде Мирза абый. Аннары, бер миңа, бер Дилә* рага
карай, сөйләп китте: —Монда безнең күрше йортта бер яшь егет бар. Сигезне генә укыды да, бер җирдә эшләмичә, укымыйча, бозык юлга йөз тота башлады. Бер чыгып китсә, өчәр-дүртәр көн кайтмый йөри. Үз участогыңда андыйларны беләсең бит инде. Бер чакыртам мин моны, ике чакыртам. «Менә эшкә урнашам инде» дип сүз бирә дә, тагын үз юлына китә. Шуннан, башта әнисе белән сөйләштем дә, өендә чагын туры китереп, өйләренә кердем. Бердәнбер малай. Әтисе сугышта •үлгән. Әнисе бер кибеттә җыештыручы булып эшли. Кара-каршы утырып, өчәүләп сөйләштек менә шушылай. Унҗидесе яңа тулган малай — эшкә урнашырга үзем ярдәм итәргә сүз бирдем. Андыйларны беренче генә урнаштыруым түгел. Октябрь бәйрәме үтү белән, илтеп бирдем мин моны калай заводына
Ике ай да үтмәде, цех начальнигы шалтырата миңа: «Теге малаең юкка чыкты, сызды ахры...» ди. Аптырап, шул көнне үк өйләренә киттем. Дөрестән дә, егетем ике атнадан артык өендә ята икән. Ярый әле компаниясен тараткан идек. Шуннан сәбәбен сөйләп бирде бу. Бер көн иртәнге сменасына йоклап калган булган. Ләкин үзе, шул көнне үк барып, гаебен әйтергә курыккан — яшьлек! Аннары репутациясе дә бик үк шәптән түгел. Икенче көнне дә бармаган. Хәзер инде атна үткәч бөтенләй кулын селтәгән: «Күзләренә ничек күреним—оят!» ди. Кабат цех начальнигы янына керергә туры килде. Уйлашып киңәшләшкәннән соң без Андрейны, каты бәрелмичә генә, шулай да прогулының күпмегә төшкәнлеген аңлатып, цехында калдырырга сөйләштек. Эшләп китте малаебыз шулай. Менә бүген, кызыксынып, заводына бардым. Цех начальнигы канәгать.
— Ничаво егет булып чыкты ул синең! Тик әлегә мактарга гына куркабыз: йә бозылып китәр,— ди
— Мактарлык эше бар икән — курыкмагыз, мактагыз. Аңа хәзер самый мактау кирәк чак! —дидем
Үзен дә күрдем Бнте-күзе кеше танырлык түгел: кара корым — тешләре генә ялтырап елмаеп тора Кәефе җиде кат күк өстендә Аны кү-
IX Шулаймы
САРЬЯН
реп сөйләшкәч, үземә дә бик күңелле булып китте. Шуңа тагы званием* не күтәрү шатлыгы өстәлде, — дип Мирза абый сүзен бетерде.
Минем дә —әллә коньяктан, әллә абыйның шатлыгыннан, әллә бе- тенесе бергә җыелып,— өйгә кайтканда кәефем күтәренке, тәнем җиңел иде.
30
Беренче майның ямь тулы якты иртәсе иде. Диләра әле тормаган. Әби инде кухняда, мич ягып йөри. Тиздән Гөлсем апа килеп җитәчәк. Инде атна буе кайнашалар, бүген ни пешерәләрдер тагы.
Мин Әми тавы өстеннән чәчрәп чыккан кояшка күзем чагыла-чагы- ла иртәнге гимнастика ясарга керештем. Ләкин гадәттәгечә онытылып, күңел салып ясый алмыйм. Күңелем гел әллә кайда. Бүген безнең тун көне!.. Бүген сәгать икедә әниләр дә килеп төшәргә тиеш. Әни белән тагы кем килер икән дип уйлыйм. Раббани абыймы, Әдрәнме? Телеграммага исемләп-язмаганнар, «Безне каршыла, әниең» дип кенә куйганнар... Юк, Әдрән килә алмас. Районда-бер тракторчыны чәчү өстендә Казан тикле Казанга кем туйга җибәрсен!.. Сорамаячак та. Килсә Раббани абый килер. Иң зурыбыз — ул. Минем яктан ул утырыр инде башкода булып...
Мин, уйланып китеп, алар утырып киләчәк пароходларга кадәр уйлап бетердем. «Алымов» дигәннәр. Ләкин мин андый пароходны белмим. Мин белгәннәр: «Тукай», «Жан-Жорес», «Никитин», «Ходайбир- дин», «Гафури», «Советский полярник»... Мин ал арны шәрә корсагым киереп Агыйдел ярында басып торган малай чагымнан бирле беләм... Тик алар хәзер юк. Менә ике ел инде Уфа белән Казан арасында Венгриядән алган, көзгеле, йомшак урынлы яңа пароходлар йөри. Әниләр дә шуның «Алымов» дигәне белән килеп төшәчәк инде...
Шул вакыт коридорга кемдер кергәне ишетелде. Гөлсем ападыр, ул шулай ашыгып, каты басып килеп керә.
— Кодагый җаным, Сирин тордымы әле?..—дип соравын ишетү белән тәнем буйлап салкын йөгереп үтте.
— Ходаем! Ни булды? —диде әби.
— Ай, әйтерлек кенәме?.. Ай, әйтерлек кенәме?.. — дип кабатлый- кабатлый, бүлмәгә төсе тәмам качкан Анифә апа килеп керде.
Аның артыннан әбинең дә инде яман хәбәр сизенеп чиксез борчу чыккан йөзе күренде.
— Сирин!.. Башкаебызга тегермән ташы кадәр кайгы төште бит: Мирза абыеңа бандитлар чәнечкән!.. — дип Анифә апа ишек яңагына сөялде.
Мин сулышым өзелеп караватның салкын никеленә тотындым.
— Нинди бандитлар?..
— Исерек бандитлар инде... Яшьләр!.. Бер хатынны талап яткан чакларында Мирза өсләренә барып чыккан... һәр кайсында ялтырап торган пычак ди... Берсенекен шундук чөеп очырган, икенчесен каерып аткан, өченчесенең, көрәшкәндә, үз пычагы үзенә кадалган... Ләкин бишәү булганнар бит, бишәү!.. Калган икесенә кулы җитмәгән... Эчен айкап ташлаганнар...
Диләра да, коты алынып, сикереп торып утырган иде инде. Ни әйтергә белмәгәннән:
— Сирин, өстеңә кияр идең, — диде.
Шунда гына мин әби белән Анифә апа алдында трусиктан гына килеш басып торуымны сизеп, аңсыз хәрәкәт белән пижамымны алып кидем.
— Харап иттеләр Дөлдөл сыман ир-егетне!.. — дип Анифә апа елый башлады. — Бер сөйләп ун көлә торган кеше иде бит. Ничек күтәрербез бу хәсрәтне' Анагыз нишләр?.. Нилүфәркәем нишләр? Аһ!..
— Туктагыз әле, Анифә апа, ул хәтле тойгыга бирелмәгез әле, Мирза абыйның хәле ничек? Хәлен әйтегез...
— Ничек булсын инде эчен айкап ташлагач... ♦
— Әле кайда абый? а
— «Шамский»да... Нилүфәр дә шунда. Мине машина белән сине ч алырга җибәрделәр. Әйдә тиз генә...
Мин юынып та тормыйча тиз-тиз генә киендем дә, без Анифә апа | белән милиция машинасына чыгып утырдык. ш
Хәл эчендә ятканлыктан, мине бер тоткарлыксыз абый янына керт- з* теләр. Елап ярсыган, шашынган Нилүфәр җиңгине ике сестра култык- Э лап палатага алып кереп баралар иде. Без кергәч, милиция майоры 2 безгә баш кагып тын гына чыгып китте. Мирза абыйның кичке кояш- * тай нуры сүнеп барган саргылт-ак йөзен күрү белән — йөрәгем өзелде а. дә төште. Мин барын да аңладым. Безне генә көтеп ята иде ул...
— Абый! Нишләттеләр сине болай? Нишләттеләр?.. — дип тезләнеп, <
баш очына сыгылып төштем. s
Абый һушында иде әле. «
— Менә... нимес пулясы тимәгән иде...
Күзләремне тыелгысыз яшь каплап алды. <
— Елама, апай... — диде абый. — Туеңны гына күрә алмадым... °
Инәйне ничек тә юатырга тырышыгыз инде... Елап йөрәген бетермә- = сен... — Абый кинәт «ай!» дип тартыша башлады, маңгаена тир бәреп £ чыкты,сикереп торырдай талпынып: — Кая, кил каршыма, Нилү- п фәр!..—диде. *
— Мирзам!.. Акайчыгым •!..— дип җиңги, атылган кош кебек, абый өстенә егылганда сестралар гына тотып калды» Аны болай да баядан бирле сестралар гына тотып тора иде.
— Башымны күтәр... —диде Мирза абый.
Мин аның инде авырайган башын мендәрдән калкыттым
Абый, дөньяда мин барын да, бүтәннәр барын да онытып, Нилүфәр җиңгинең күзләренә текәлде. Шул килеш, карап торган килеш җан бирде. Җан биргәч тә күзе йомылмады — тутырып ачкан күзләре белән туп-туры җиңгигә карап ята иде.
Былтыр җәй авылда Нилүфәр җиңгинең: «Үлсәм күзем китәжәк жу- мулмай ачык. » дип җырлаганы исемә төшеп, тетрәнеп киттем.
Сестралар килеп абыйның күзен көчкә йомып куйдылар.
Диләра да безнең арттан больницага килгән, без палатадан чыкканда коридорда көтеп тора иде. Күзләренә гаҗизлек белән коелып төшү галәмәте чыккан. Мине читкәрәк чакырып алып:
— Инде нишлибез?.. — дип миңа карады.
Мин аның соравын аңламадым.
— Нәрсә—нишлибез?
— Туйны әйтәм...
— Белмим инде. Мондый көнне...
— Чакырган кешеләргә «килмәгез» дип кире әйтеп чыгаргамы? Ул ■бүген мөмкин дә түгел. Инде юллар ябык — халык демонстрациягә чыга...
— Белмим, белмим... Абыйны нишләтергә?.. Кем алып кайтырга тиеш’ Кайчан?..
Без Нилүфәр җиңгиләр янына бардык. Аны бер ягыннан Анифә апа, икенче ягыннан бер сестра көйләп тотып тора иде. Мин мондый хәлне белгән кеше түгел, сестрадан ничек сораштырырга дип торганда яны-
1 Акайчыгым — ирем
бызга каяндыр баягы милиция майоры килеп чыкты. Татар кешесе икән. Күбрәк миңа карап:
— Әллә кайдан күренеп тора, сез Мирза Солтановичның туганыдыр инде, йөрәгем бик әрнегән хәлдә, барыгызның да ачы кайгыгызны бүлешәм. - Биредә торуның инде кирәге калмады. Кайтыгыз, безнең машина сезнең карамакта... — диде ул. Нилүфәр җиңгинең иңбашыннан сыйпап алды. — Батыр булыгыз, Нилүфәр сеңелем... Балаларыгыз бар...
—• Ә Мирза?.. Мирза мында калаҗакмени?..
— Калмый, калмый. Мәрхүмнең гәүдәсен сәгать икеләрдә— демон-страция бетү белән алып кайтырбыз. Бүген сездә торыр, ә иртәгә иртә белән без аны үзебезнең клубка күчерәбез, мәрхүм белән хушлашу сәгате шунда үткәреләчәк.
Ул бер яктан, мин икенче яктан Нилүфәр җиңгине култыклап, без больницадан чыктык. Мирза абый — калды...
Бөтен урамнарга бәйрәмчә кңенгән халык тулган, шәһәр бии, җырлый иде.
Машина безне әллә нинди урамнар белән соцгородка алып китте.
Абыйлар торган подъезд төбенә кеше җыелган иде. Без машинадан төшкәч, икегә аерылып юл бирделәр. Барысы да абыйны үз итеп хәлен белергә килгән күрше-күлән — демонстрациягә чыкмаган апалар-әби- ләр иде. Бер апа миннән әкрен генә:
— Энем, хәле ничек?.. — дип сорады.
Мин ничек җавап бирүемне хәтерләмим. Без кереп киткәндә абыйның үлү хәбәре инде барысына да ирешеп, җыелган халык «аһ» итеп тынсыз калды.
Нилүфәр җиңги кайтып керү белән сыгылып кына төште. Дүрт яшьлек кызы Сөмбел: «Әннәм! Анайым!» дип йөгереп килеп, аның тезеннән кочаклап алды. Җиңги аны, хәсрәт чиксә дә, сүнмәс бер матур хәрәкәт белән күкрәгенә кысты.
Минем дә йөрәгем кысылды.
— Кузучыгым!..1 Менә без дә ятим калдык.. —дип Нилүфәр җиңги кайгы дулкыны бәргән көйгә чайкалып зарын түгә башлады: — Мына- вы һаятта мән бабаңдан2 башка насыл яшайым?.. Май соңында, көннәр ысылаткач, мәне Маристанга алып барырман дигән иде. Мәнем дә бабам. мари урманында туңып үлгән. Яз башында сөякләрен генә тапкайлар. Кафәсендән танып, бу безнең карт бабамыз дип күмгәнләр. Кайда күмелгән ере бар, күмгән кишиләре бар дип яздылар. Мирза мәңә: «Бабаң күмелгән мазарны көрсәтермән, кабир топрагыны алып карындашларга йоллармыз» дип айткан иде... Хазыр бу дүньяда яңгы- зым. Мирзам, җигәрем, нә өчен мәне янгыз башым калдырдың?.. Ян- гызлыгымны кем белән пайлашыйм?..4 Үгетеңнн бир, насиатыңны айт, кайнем: нейләйем, ярдым ит...
Тиздән милиция хезмәткәрләре килеп, озакламый мәет алып кайта-чакларын, шуңа тизрәк бүлмәне бушату кирәклеген әйттеләр.
Без китәргә җыендык.
— Кая, Сөмбелне без алып китик булмаса, дәү әнисен бергә каршы-ларбыз, — диде Диләра.
Анифә апа тиз генә Сөмбелне Нилүфәр җиңги кулыннан алып киендерә башлады.
— Менә хәзер минем тәти кызым Сирин абыйсы белән, Диләра апасы белән картыен 5 каршыларга бара. Картые пароход белән килә.
— Әннәм барамы?—диде Сөмбел.
* К у з у — бәти. Яратканда иркәләп әйтелә.
2 Баба — әти.
3 К а ф ә — баш сөяге.
* Пайлашу— бүлешү <Пай» сүзеннән ясалган.
5 Карты й — әтинең әнисе. Кырым-татарча.
'• — Бара, бара, әннән дә бара.
Нилүфәр җиңги, «хазыр барырман» дип, Сөмбелне тагы кочаклап алды. Мин аларга карап: «Кызын да бала, үзең дә бала. Ирсез башың ике бала белән нишләрсең?» дип уйлап куйдым.
Сөмбел миңа ияләшкән иде. мин аны күтәреп алдым да, без кайтырга чыктык. Әле демонстрация бетмәү сәбәпле шәһәр үзәгенә кадәр _ трамвай, троллейбуслар йөри башламаган — безгә ярты юлны җәяү ат- Э ларга туры килде. Баягыча урам тулы кеше, урам тулы шатлык чәчел- * гән иде. ’ з
Югалтып тормасыннар өчен кайтып кына күрендек тә, Мирза абый 5 турында бер кемгә дә әйтмәскә кушып, портка төшеп киттек. Әби белән х Гөлсем апа ни кылырга да белми калдылар. Миңа Сөмбел чат ябыш- з кан, капкадан чыгу белән иңсәмә атландырып, без тагы чаптык. Ярый < әле Бишбалта ягына трамвай йөри башлаган иде. <
31 ♦
Пароход ике сәгатькә соңлап килде Шушы ике сәгать вакыт эчен- к дә мин абый үлеменең — үз күз алдымда үлсә дә — күңелем ышанып £ җитмәгән чынлыгына ышандым.
Чынлап үлдеме соң әле ул минем Мирза абын?..
Чынлап үлде түгелме соң микем Мирза абый?..
Чынлап үлде шул, чынлап... күзләрен йомасы килми үлде...
Мирза абыкай-йым!.. ®
Мин дә, Нилүфәр җиңги сыман, утырган килеш кенә Сөмбелне кочагыма алдым. «Ә картыеңа ни әйтербез, наныем? «Әтиең кайда, кызым?» дип сорар бит ул.«Үлде» диярбезме?.. Ә картыең нишләр? Ул бит сөенеп-шатланып минем туйга килә. Күкеле сизенә микән?.. Ходаем, нигә мондый хәбәрне әнигә мин әйтергә тиеш?.. Үз анам йөрәгенә ачы үлем угын башта мин кадыйм булып чыга түгелме соң?..»
Үзем шулай уйлыйм, үзем туктаусыз яшемне сөртеп утырам. Дилера:
— Елама инде шул кадәр... — ди.
Абыйларың үлгәч елыйсың икән шул!
Кайгы тулы ике сәгать үткәч кенә. Маркиз атавының бу ягыннан кечкенә бер пароход күренде. Агыйделдә генә зур шул алар. Агыйделдә генә чапкан ат тизлеге белән узып китәләр иде. Иделдә бик алдыра алмыйлар икән
Пароход тавышы үзәгемне телеп алды
Менә инде килеп тә җитте. Шатырдатып бәйләп тә куйдылар Кырылышып халык төшә башлады. Яр буе тулды. Әллә безнекеләр юкмы тагын?.. Бар икән. Әнә кешеләрдән бер баш калку булып Раббани абый килеп чыкты. Янында Тәрҗимә җиңгинең таза гәүдәсе. Ә әни кайда? . Тыгын җирдән үтеп иркен басма башлангач, әни дә күренде Тик нигәдер бик ачык түгел. Абый белән җиңгинең дә гәүдәләре эреп ага башлады... Күземне сөртеп, яшемне селтәп аткач кына, дөнья элекке хәленә кайтты Абый да мине күргән:
— Апай Сирин!—дип кул болгап миңа карап килә башлады
Әни елмайгандай итте
Менә инде алар капкадан чыктылар. Без үзебезчә ике куллап, ә Ди- ләра, шәһәрчә итеп, әнине кочаклап күреште. Әни:
— Сөбханалла! Киленем бик сылу икән! Тфү-тфү күз тимәсен Тигезлек белән, тазалык-байлык белән гомер итәргә язсын,— дип теләк теләде. Аннары минем чалбарга ябышып, минем артка качкан Сөм
белне күреп алды.— Бәй Сөмбелем түгелме соң анда? Кил әле, лачыным, кил әле, гөлем, кил әле, күз нурым! — дип шапылдатып сөя башлады. — Зуп-зур булган бит. Зуп-зур булгдн!.. Әтиең эштәдер инде? Эштәме, ә?.. Яратмады әле, җавап бирми... Эштәдер шул әтиең, эштә булмаса төшәр ие...
Мин инде тыела алмадым — Раббани абыйның күкрәгенә капландым.
— Их, абый! Раббани абый!..
— Чү, балам! Сиңа ни булды кинәт? Кеше болай шатлыктан кеше алдында җыламас,—дип әни ипләп кенә иңбашыма кагылды.
— Ходайдан сабырлыклар сора, инәй!.. Мирза абыйны үтерделәр бит!..
— Булмас!—дип Раббани абый мине күкрәгеннән этеп җибәрде. Ул кызмача иде.
— Тәңрем, тәүбә! Ул ни дигән сүз? Өнемме бу, төшемме?.. — диде әни дә.
— Их, төш кенә булса иде!
Хәбәрнең чын икәнлеге Раббани абыйга да барып җитте.
Тик ул минем шикелле җебеп елый алмый иде.
Беренче булып әни телгә килде:
— Ягез, балалар, кеше каршында җылашып тормагыз. Килешмәгәнне! Җылаудан гына үлгәннәр терелә калса, җир йөзендә мәңге-ба- кый җылашу гына булыр иде, — диде. Ләкин үзенең сыны каткан — ни үл^ ни тере түгел, иреннәре генә дерелдәп елый иде.— Әйдәгез, кузгалдык. Инде күмеп үк куймаган булсагыз, Мирзамның йөзен күрим, күмгән булсагыз — каберен күрсәтегез,—диде әни.
Без такси тотып соцгородка киттек.
Мирза абыйны инде алып кайтканнар. Өстәл өстенә куелган зур озын табутка сыя алмыйча, гел тере кебек ята иде. Әни шунда гына абыйның битен сыйпый-сыйпый елый башлады. Ләкин аның тавышы юк, тыны юк — күзеннән генә моңарчы бөялеп торган яше ага иде. Моны күрү һәммәбезне тетрәндереп җибәрде. Елаудан туктагач та әле бик озак итеп абыйның битен сыйпап торды. Шуннан соң гына табут яныннан китеп, урындыкка барып утырды.
— Хәнифә кодагый, — дип дәште ул Анифә апага, — күрше тирәгездә татар корткалары бармы? Төнгелеккә утырырга кеше табылырмы?
— Бар, кодагый, бар. Әйтелгән.
Сәгать алты җитеп килә — инде дә соңларга ярамый иде. Диләра да тынгысызлана башлады. Ләкин сүз әйтергә базмый, миңа гына төртә. Мин әни янына килдем.
— Әни, туйны нишләтәбез соң инде? Җидегә кунаклар чакырылган. «Килмәгез» дип һәр кайсына әйтеп чыгып булмады. Бу бит авыл җире түгел...
— Ай, балаларым! Башкаемнан чыккан бит... Туйга килгән кешене кире куалар димени? Ходай тәгалә безгә биргән кайгылы үлемнең ахыры хәер-догалы булсын — ясагыз туегызны, балам. Гомер гомергә ялганмый, юньле туй да бер генә килә.
— Ә үзен бармыйсыңмени?
— Юк, улым, бара алмам. Син дә үпкәләмә, килен. Әле сезнең туйны без авылда да итәрбез, боерган булса... Раббани улым, Тәрҗимә килен, сез дә барыгыз. Мәет янында төн үткәрү сезнең эш түгел. Ә мин Мирзам янында соңгы кабат утырып калыйм инде. Хәвадисемә дә кырык бер ясин чыккан ием... Барыгыз, балалар, бар. Тик җылап-мазар итеп кунакларыгызга сиздерә күрмәгез тагы. Бу хәлне белсәләр, үзләре дә килмәсләр иде дә бит. Килгәч инде — белмәсеннәр. Барыгыз,
Ләкин безнең туй туй булмады.
Бер ни белмәгән кунаклар бик матур гына кәефләнеп, рус гадәте белән «ачы!» дия-дия, безне дә бастырып үбештергәч, ашап- эчеп, инде уен-җыр кызганда гына, Раббани абый хәмердән кызып алды да:
— Бәхетле булыгыз, үскәнкәйләрем! Тик шушы кадәр дә күңелле ♦ иттереп утыруларны Мирзакай гына күрә алмады бит!.. — дип сытылып з елый башлады. Тәрҗимә бер җиңеннән, мин икенче җиңеннән тартып.S карыйбыз, ләкин абый «ычкынган» иде инде: — Әткәй үлгәч, колхоз- _ дагы бөтен авыр эшне без икәү эшләдек, сугышны да башыннан аягы- = на хәтле икәү тиң ярып чыктык... Ә шул энем хәзер, монда без күңелле й иттереп җырлашып утырганда, менә шушындый өстәл өстендә табут- = ларда ята... Их!.. — дип кулын селтәп, өстәлгә капланды.
«Ни булган?» да «Ни булган?» китте. Әйтеп бирүдән башка чара = калмады.
Табында әдәпле, дәрәҗәле кешеләр утыра иде. Минем яктан—g кафедра мөдире, өлкән укытучылар, тренерлар; Диләра ягыннан да нәкъ шундый ук — һәммәсе укымышлы кешеләр иде. Мирза абый үле- _ мен ишеткәч, барысы да, өсләренә су сипкән төсле, бер минут тынсыз = калдылар. л
Билгеле инде, безнең ачы кайгыны уртаклаштылар. Туй онытылды. < Әдәп йөзеннән генә бераз сөйләшеп утырдылар да, безгә озын гомер, о бәхетләр теләп, берәм-берәм таралып та беттеләр. s
Әнә шулай үтте безнең туйлар J
Мирза абыйның өчесен үткәргәч, әниләр кайтып китте. Озатырга мин л> генә төштем. Раббани абыйны каютага кертү белән урынга салдык, * ләкин ятмый — «Мирзакаебыз калды бит! .» дип сикерә дә тора, сикерә дә тора, көчкә йоклап китте.
— Абый бик нык үзгәргән, — дидем мин. — Элек бер дә исерми иде ләбаса?
— Үзгәрерсең дә, — диде Тәрҗимә җиңги. — Элек кунак-төшемдә генә, йә өмә-мазарда гына эчә торган иде. Ә хәзер «аз гына» дип көн дә эчә. Эчсен иде ул айга бер дә, кайда бер. Бер дә ялган түгел, әнә әнкәйдән сора.
Әни йөзен әз генә бора төшеп тәрәзәгә караган. Казан өстенә текәлгән төсле. Ләкин күрәме ул Казанны, юкмы, кайгырамы ул, юкмы,— йөзеннән бер ни сизелми, бер сыры селкенми, тик тез башына кунган сул кулы гына дерелдәп тора иде.
Әни бер сүз дә әйтмәде.
Тәрҗимә җиңги генә дәвам иттерде:
— Колхозда да тормышлар бик әйбәтләнеп бара шул хәзер. Раббани абыең шикелле кулы эш белгәннәргә акча табар җир күбәйде. Шуңа эчәләр дә... Син дә сөйләшә алмадың шул абыең белән. Бәлки син әйтсәң, әзрәк тыелыр да иде. Сөйләшерлек булдымени сон?..
Ахры әни дә телгә килде: '
— Мирзакаемның газиз сөякләре ата-баба туфрагыннан читтә җирсеп ятар инде дип бик пошынган ием. Зиратлары бигрәкләр дә ямьле «кән! Җәннәт бакчалары диярсең. Тукай кабере дә шунда диделәр... Безнекендә кош кунар агач та юк шул... — дип куйды. — Эшләрегез беткәч, отпускыгызда кайтыгыз әле, балам, бергәләп. Балалары белән Нилүфәр киленне дә алып кайтыгыз. Күнелләре күтәрелеп китмәсме ичмаса бер... Сөмбелкәем зур күзләре белән карап калды аабаса...
Пароход икенче кабат кычкырткач, мин чыгып киттем.
32
Ләкин без ул җәйне кайта алмадык. Ялга чыгу белән Ташкентка киттек. Диләраның әллә күпме туганнан-туганнары, сеңелләре-энеләре, апалары-агайлары дигәндәй шунда яши булып чыкты. Нигезләре нык — һәр кайсының үз йорты, үз бакчасы, үз мунчасы, вино базларына тикле бар иде. Сугышка кадәр үк китеп урнашкан кешеләр, — кайсы бухгалтер, кайсысы ревизор. Безнең юлга дип алган, икебезгә ике мең сум акчабыз алар өчен акча да түгел иде.
Алар мине яраттылар шикелле. Әлбәттә, беренче карауда япь-яшь башым белән институт кадәр институтта укытуым дәрәҗәмне күтәрсә дә, икенче карауда ассистент буларак аена мең илле сум гына алуым, җитмәсә, аларча әйтсәк, спортсмен гына булуым дәрәҗәмне киметеп тә куйды. Алар өчен Диләраның махсус Мәскәү белеме белән кооператив техникумда укытуы ун өлеш адтык иде. «Связьләрең күп булачакГ» дип мактап бетерә алмадылар. Кая инде Диләрага «связь»!..
Мәгәр безне бөтен байлыкларын күрсәтеп кунак иттеләр. Чын туй шунда булды. Шулай һәр кайсында кунак була-була ай ярымны үткәреп, Ташкентыннан, байлыкларыннан тәмам туеп диярлек кайтып төштек үзебезнең үз Казаныбызга.
Аннары инде тагын, иртәдән кичкә кадәр чын-чынлап тир түгеп эшемә чумдым. Тир түкмәсә дә, Диләраның да эше минекеннән ким түгел иде.
Авылга без икенче елны да кайта алмадык. Монысына бәбәй сәбәпче булды.
Балага үтүенең бишенче аенда Диләра тын гына яткан җирдән минем уң кулымны ипләп кенә тотып, биленә тартып китерде.
— Менә шуннан әз генә басып тор әле,— дип үзе үк кулымны учы белән эченә басып тотты.
Мин тынымны тыйган килеш:
— Сизәм!.. — дип пышылдадым.
Карында яткан балам нәкъ уч төбемә генә тибеп-тибеп ала иде.
Шул көннән башлап мин балам барлыгын күңелем белән генә түгел, кулым белән дә тоя башладым. Минем тар нәфесле көннәрем Иделдәй тулып-җәелеп агып китте. Диләрага да инде мин, яңа гына яралган булса да, үз баламның әнисе итеп карый башладым. Сөюем дә — икесен бергә сөю иде. Гаҗәеп тә бер тойгы икән ул — ата булачагың той- гысй! Канның тамырда күкрәк киереп агышы гына түгел, ә «мин бар!», «мин яшим!» дигәнне аяк терәп тою, тыннарны кысып алган сөенеч икән ул!
Әгәр берәр көн мин тотканда ул тибешми торса, миңа күңелсез булып китә:
— Нигә типми соң әле? — дип эчем поша башлый иде.
— йоклый әле, ял итә, — ди андый чакны Диләра.
Бер көнне, көмәне шактый зурайгач:
— Бигрәк каты тибә — үзәкләремне ярып җибәрә инде кайвакыт' Малай булыр ахры — врач та шулай дип әйтте,— диде.
Шуннан соң икебез дә гел малай дип көтә башладык. Диләра инде: «Улың тибешә!..» генә ди иде.
Февраль аенда көткән улыбыз дөньяга килде. Ул таң алдыннан диярлек туды. Мин, сестра чыгып әйтү белән, таң атканын да көтмичә, Зур Кызыл урамыннан җәяүләп, Казан чаклы шатлык белән өебезгә- кайтып киттем. Дүрт кило ярымлык малаең тусын әле!..
Мине бергә эшләгән иптәшләрем, ярышларга бергә йөргән дусларым, ничәсе ничә яктан котлап, коньягын-ниен кочаклап өйгә килеп керә*
башладылар. Хәтта хәрби хезмәтне бергә иткән, хәзер кадровыйда калган элекке спортсмен дусларыма хәтле, җаен табып, котларга килделәр. Казан шәһәрләренә сыймас шатлыгың булгач, дусларны кем кабул итмәс! '
Мин көненә ике тапкыр больницага барам. Диләрадән мин улымны имезергә кайчан китерүләре, имезеп алып киткәч, кайсы бүлмәдә яту- * ларына хәтле сорап язу язам. Җавабын алгач, китәсе килмичә, «улым з кайсы тәрәз турларында ята икән?» дип, һәр тәрәзәгә кереп чыгардай * булып, больница әйләнә йөрим. Ләкин — салкын февраль, тәрәзәләргә = юка бәс катып, эчтә ниләр барлыгы тышка мәгълүм түгел иде.
Бер атнадан кара «ЗИМ»гә генә утыртып, улым белән әнисен алып _ кайттым Чыгарганда бер сестра зур итеп юрганга төреп кулыма тот- з тырган иде, кайткач юрганын чишеп, ачып җибәрсәм — бәләкәй генә. < борын өсләренә сары бөрчек сибелгән бер бала имеш!.. <
— Сөбханалла, күзләр тимәсен! — диде әби. а.
Ә мин Диләрага: а
— Дүрт кило ярым дигән идең бит! Шушылай гынамени?..— дип ♦
аптырап караганмын. =
— Зур инде бу, кияү, зур инде! Кеше балалары песи баласы чаклы *
бер кызыл ит кенә була. Ә бу —әнә күзен дә ачарга итә! Тфү-тфү, күз о. тимәсен берүк... *
Шунда улым күзләрен ачып җибәреп дөньяга карады.
— Былбылым!.. — дидем мин.
Телемә һич алдан уйлап килгән сүз түгел иде бу.
Яшәүнең мәгънәсе инде бөтенләй башка ягы белән ачылып китте. * Минем өчен хәзер шушы зур җиһанда шушы бәләкәй генә бер җан иясеннән башка бер кем юк иде. Чөнки ул — әнисенә булган сөюемне дә тулысы белән үзенә җыеп алды. Бу шатлыгым мина көннәр буена җитәрлек көч бирә: иртән «улым бар!» дип уянып китсәм, кичен дә •шул сөенеч белән йокларга ята идем. Юк, мин әүвәлгечә үлеп йокламый идем инде. Улым чак кына тавыш биргән, шыгырдаган саен сикереп торып, әнисенә һич ирек куймастан, улымның чүпрәкләрен алмаштырып, төреп-биләп имезергә бирәм. Кайчак имеп тә тынычлана алмаган чакларында, тын-кара төндә ялгызым, талгын бер көйгә туктаусыз көй- ли-көйли, салкын идән буйлап җылы күкрәгемдә тирбәтеп йөртәм. Шулай — йоклап киткәнче.
Әнисенең күкрәге шешеп, улым акырып елаганда, шушы интеккән ике җан өчен башларымны кая куярга да белми идем. Ә улыбызны имидән аерганны мин күземә яшь тулмыйча сөйли дә алмыйм. Диләра ■бала күзенә күренмәс өчен иртәдән кичкә кадәр өйгә кайтмый йөри, соң гына кайтып кухня ягына кереп ята Ә мин эшем бетү белән, хәтта кайберләрен калдырып, тизрәк өйгә чабам Тышкы ишек ачылган саен улым, һәр тавышка һич төшенмәс бер сизгерлек белән борылып, ишеккә тилмереп карап торыр иде Пөзләре суырылып, күзенә чын хәсрәт ачысы чыкты. «Кеше башына беренче кайгы имидән аерганда төшә» диләр иде — рас икән. Өч төн буена, җил искән бер тавыш белән, бер ■үк көйне көйләп, куенымнан бер илле дә аермыйча, улымның кайгысын күреп бәгърем кискәләнде
Менә шул улыбыз аркасында без авылга икенче җәйне дә кайта алмадык. Диләра кисеп әйтте: ,
— Кул баласы белән ай буе авылда ята алмыйм, син аңларга тиеш,— диде.
— Алайса берәр атна гына торырбыз.
— Баланы көйсезләпме?
— Нигә — көйсезләп?
— Сирин, — диде Диләра, — әйдә быел ялны шәһәрдә генә үткәрик. Мин аз-азлап кандидатлык минимумын да әзерләрмен. Ташкенттан да берәрсе килеп чыгуы бар. Миннән дә болайрак үзең бит: «Киләсе елга безгә рәхим итегез» дип кат-кат чакырдың. Ә авылга киләсе ел кайтырбыз. Ул чагында инде Хәсәнгә дә яшь ярым була, — дип гадәтенчә мине күндереп тә куйды. Аннары, тагын гадәтенчә, теләсәң нишлә дигән бер тавыш белән: — Үзең кара алайса, бик кайтасың килсә, кайт, — диде.
— Әйттең сүз! Нишләп мин улымнан башка кайтыйм.
Чынлап та, әни хат саен: «Хәсәнемне күрәсем килә, кайчан шул баламны күрсәтәсез инде? дип яздырганда, мин нишләп, бер буйдак төсле, ике кулымны селтәп өйгә кайтыйм ди!
Шулай калдык. Ташкенттан да килмәделәр, Диләраның минимумга әзерләнүе дә бик минимум гына булды.
33
Без авылга — өйләнешкәннең өченче җәендә генә кайттык.
Гомер үпкә сүз әйтмәгән әни үпкәләп алды:
— Самолетка гына утырып, Актанышка час арасында кайтасы юл — ике ел тилмертәсең кайтмыйча. Сезне уйлап саргайганны кеше генә сизми бит! Болай да инде Хәвадисем белән Мирзам сәгатенә ничә искә төшеп, барган сукмакларымнан чыгып китәм.
— Яныңда ике улың бар, мин дә исән, бик бетерешмә инде, инәй, — дидем мин.
Бер ара әни үземә генә сүз катты:
— Шул Әдрәнгә әйт әле нык кына итеп — өйләнсен инде. Гөл кебек кызлар китеп бетә ләбаса! Аның да бәбәйләрен күреп үләсем килә,— диде.
Ләкин Әдрәннең өйләнергә исәбе юк иде.
— Әтәйдән калган иске өйгә ничек яна кәләш алып кайтасың? — дип шаяртып җавап бирде.
— Бүрәнәңне кайтарт та — сал яңа өй. Трактор үз кулыңда. Сиңа нәрсә!
— Шул-шул: трактор үз кулымда. Үз кулымда булмаса, мин инде бүрәнәсен түгел, урманын кайтарткан булыр идем. Шул тракторга эт кебек бәйләнгән. Көз юк, кыш юк... Менә әле — болында. Печәнен дә трактор белән генә чабабыз бит хәзер!..
Без кайткач, Әдрән бер көнен, ял сорап, безнең белән үткәрде. Безне ул — улым. Диләра — өчебезне «матае»на утыртып, болынга алып чыгып китте. Агыйдел буеның әле чабылмаган, гел җиләк, гел чәчәк,, гел кояш җирендә хуш ис иснәп, сулар кереп, ял итеп яттык.
Кире кайтканда гына чак бәлагә тармый калдык. Юл аша колхоз көтүе чыгып килә иде. Әдрән кычкырта-кычкырта барганда бер коба сыер аягын икегә аерып, йомышына кереште. Ярый, Әдрән туктатып өлгерде, юкса бәласе зур булачак иде. Сыер бер ни булмагандай китеп барды, ә «матай»ныи моторы сүнде. Әдрән беребезгә дә охшамастан кызу канлы иде, сикереп төшеп:
— Юл өстендә нитмәсәң, башка җир беткәнмени сиңа! Сыер!.. — дип башта сыерны кыйнап килде, аннары, моторын бик озак кабыза алмый
интеккәч, үзен сүгеп ташлады: — Юньле кеше кешенең искесен аламыни? Юньле булса, аны сатмыйлар да. Бер туры китереп, жә хужа- сын ярам, жә «матаен» Тоба ярыннан атам!..
Ул тынычланып беткәч кенә:
— Сиңа чыннан да өйләнергә кирәк, апай: бик нервынныйлана баш- ж дагансың, — дидем мин.
Аннары без өйгә кереп кенә чыктык та, базарлы авылга киттек. Инде g базары булмаса да, ни өчендер шул авыл гел сагындырып йөдәтә — * кайтсам күрми китә алмый идем. 3
— Кибеткә дә керербез, — диде Диләра. 2
Ләкин кибетләре ябык булып чыкты. §
— Монда коньяк өзелми торган иде — булмады, — диде Әдрән. — <
Үзебезнең магазин кала, тик анда шул «акбаш» кына инде. <
— Миңа дисәң, миңа берсе дә кирәкми, — дидем мин. в.
— Алай итмик инде, абый. Болынга да алдырмадың, өйдә бераз кабып куярбыз. «Абыйсы кайтты, ярты да алып эчермәде» дияр ату Җә- ф милә.
— Алырсың инде алайса, — дидем мин көлеп.
Без кайтып үзебезнең авыл кибетенә кердек. Яртыны гына сорагач, сусатучы кыз Җәмилә майлы елмаеп Әдрәнгә карады:
— Кит әле моннан, тау чаклы гәүдәгезгә бер ярты сорап торасың, ж
оялмыйча! Әллә нигә бер кайткан абыеңа яшигы белән ал. Синең бер л яртың белән мин ничек план тутырыйм ди?.. £
— Җә, телеңә бик салынма,— диде аңа Әдрән.—Планыгызны * Раббани абый тутырган да җиткән.
— Одеколон белән генә бик тутырып булмый шул...
— Әйтер идем инде, җиңгәй бар,— диде аңа Әдрән. Ә чыккач:— Нервынныйланырсың да! Шул кәнтәенә кадәр көлсен әле. Юри сезнең алда әйтә ул,— дип Раббани абыйдан зарланып китте.— Одеколон да капкалый инде, гел аракыга каян җиткерәсең?.. Җиңгәй әйтеп җиңгәй сүзен тыңламый, инәй әйтеп инәй сүзен тыңламый. Бер мин тыеп торудан нәрсә? Мин дә бит камчылы ишан түгел. Киткәнче бер сөйләшер идең, Сирин абый...
34
Бер көнне кич, Диләрага «соң гына чыгармын» дип әйтеп, Раббани абыйларга кердем.
Тагын үрчегәннәр — бишектә инде дүртенче балалары елап ята иде. Аны сигез яшьлек кызлары тирбәтеп утыра. Ләкин сабыйга ими кирәк, 9 Тәрҗимә казан тирәсендә кайнаша иде.
— Имез әле балаңны. Йөрәгем әрни бала елавына,— дидем мин.
Тәрҗимә баласын имезергә утырды.
— Абый кайчан кайта сон?
— Кайтырга бик вакыт та бит —юк. Сәрхушлеккә китсә —белмим киде...
— Көн саен шулапмени?
— Шулай булмый! Эчми кайткан көне бик сирәк.
— Тавыш чыгармыймы сон кайткач?
— Гөнаһына керә алмыйм, андый гадәте юк. Затыгызда юкны! Ачу- мм килеп үзем генә кыздырып җибәрмәсәм, талаш-тнргәшне белми. Бер кемгә начар сүз әйтмәс, бер кемгә бәйләнмәс. Үзенә дә бәйләнмиләр.
Кем йөрәге җитеп бәйләнсен инде аңа? Сугу түгел, тотса " да~—"кара яндыра бит!..—дип Тәрҗимә, имеп туйган бәбәен бишеккә салып, тагын кызына тирбәтергә кушты, үзе сөйләнә-сөйләнә токмач кисәргә тотынды — И Сирин! Эш аның өйдә тавыш чыгармавындамени? Өйгә акча кайтмый бит, акча!.. Тимершәех абый ни әйтүенә әйтте: «Китмә колхоздан, китмә, тиздән колхозлар аякка басачак», диде. Китте. Акчага эшлим мин дип кирпеч заводына барып керде. Вәссәләм — акча да юк, икмәк тә. Клуб чаклы өй салып кердек тә, шуннан ары китмәдек. «Тамак ач түгел, өс шәрә түгел, ни кирәк?» ди. Ничек инде кирәкмәсен? Әле ярый балалар вак. Үсә башласыннар әле менә! Колхозда ■бит ул бер үзе җиде кешелек эшли иде. Ә монда күпме эшләсәң дә — алты йөз тәңкә. Сәгатеннән соң кешеләргә бура бурап, капка-койма ясап, мунча салып йөри. Акчасын эшкә керешү белән ала башлыйлар: утыз тәңкә дә илле тәңкә — эчәргә инде — эшләп бетерүләренә бер тиене калмый. . Келәм дә инде. Быел яз Сабираттәйләргә ак мунча салырга сөйләшкән. Ун көн эчендә гөл кебек иттереп салып та куйды. Бер-үзе бит! Мунча алларына кадәр бүрәнәдән бураттылар. Май бәйрәме җитте, һәр кем хәленчә кунак җыйган буласың бит инде. Сабираттәйләргә дә Ижаудан туганнары кайтып төште. Аракы каян җиткерәсең, бал койганнар инде. Кунаклары бәйрәм итте дә китте. Бәйрәмнән соң безнекенең дә башы авырта, иртән барган бу Сабираттәйләргә. «Саби- раттәй, башым чатный, калмадымы балың?» дип сораган. «И Рабба- никәем, калмады шул, эчеп бетерделәр» дигән. Минеке: «Чүпрәсе дә калмадымени?» дип сорый икән. «Чүпрәсен әле генә сыерга ашаттым шул» дип әйткән Сабираттәй. «Алайса мунчаңны да сыерың салып бетерсен» дип. минем дивана — инде бетте дигән эшен ташлап кайта. Ике ишек куеп мичен чыгарасы калган. Бүтән кеше эшләп бетерде. Акчасын да алмаган, миңа кертеп бирде Сабираттәй. «Нигә алдың?» дип бер көн буе табалады абыең. Көлке дә, гыйбрәт тә инде.
— Бал дигәннән, умарталарыгыз исәнме әле?— дидем мин.
— Әнкәй, әтиеңнең вәгъдәсе булган дип, биш башын безгә биргән иде. Кем карасын инде аны. Раббани аның белән пычранмый. Үз тамакларын үзләре туйдырырлык бал җыялар шунда. Әткәй үзе дә киметкән иде инде ул умарталарны Биш башын Җәзилә алып китте. Рәҗимә апа көтүгә ялланып килгән бер карт егетне йортка керткән иде. Аның да умартага кулы ятмый. Бер унлабы исән бугай әле. Әнкәй үзе карап яткан була.
— Шулай, һәр нәрсәгә белгән кул кирәк,— дидем мин.
Күрешмәгән ике ел эчендә Тәрҗимә бик картайган иде. Минем яшьтәш. Диләра белән дә яшьтәш. Ә Диләра янында өлкән бер апа иде инде бу. Дүрт бала, борчулы тормыш... Әллә ниләре бардыр әле, барсын да сөйләмидер генә. Шулайдыр инде ул.
Тәрҗимә тагы сөйләп китте:
— Быел Әдрән җайлап кына: «Әллә, Раббани абый, дәваланып ка-рыйсыңмы? Әле бит соң түгел» дип әйткән иде. Каралай көеп чыкты абыең. Сабырлыгы җиңеп кенә өстенә җикерүдән туктап калды. «Әллә мин бер алкоголикмы? Теләсәм мин иртәгәдән үк туктый алам» дип бик гарьләнде. Шуннан сүз кузгаткан юк әле. Менә син кайтсын дип тордык. Эчеп алгач бар эше шул: «Мирзакаем... Хәвадискәем...» дип җылый. Сине дә еш искә ала. «Сириннең безне ташлавы шул микәнни инде, кайтып күренми дә» дип. Син кайтканга бик сөенде инде. Салуын да киметте...
Раббани абый сәгать ун тулгач кына кайтып керде. Бераз кызмача гына иде. Кесәсенә яртысын да тыгып кайткан.
— Кереп бик әйбәт иткәнсең, апай,— дип аркамнан килеп сөйде дә, өстәлгә аракысын чыгарып утыртты.
— Акчага мулкыгансың икән!—диде Тәрҗимә мыскыллап.
— Баш исән булса, акча табыла ул.
— Үтечкә алдыңмы?
— Нигә, үтечкә алу гаеп эшмени?
— Үтечкә эчкән — ике исергән,— диде Тәрҗимә. ♦
Шунда Раббани абый, кесәсеннән учы белән йомарлап алып, өстәлгә 2 гел унлыклар чыгарып салды. S
— Сана, не отходя от кассы. Биш йөздән артык булырга тиеш, з
Эштән соң РТСта культиватор ремонтлаган идек.— Аннары ул мина § карап:—Җиңгәң телгә-тешкә бик шәпләнде әле, Сирин, нишләргә?— (дип көлде. з
— Шәпләнерсең дә. Сиңа килгәч күпме тешем төште!..
— Дәүләттә тимер бетмәгән, куйдырырбыз. Тырма теше кебеген
үземдә ясый алам,— диде Раббани абый.—Хәер, теш булмаса, эчәргә о. җиңел була ул. «
— Әйтәм җирле син бик авыр эчәсең, шул тешләрен таза булганга- ♦ дыр
инде.
— Җә, Сирин кергәч кенә телләшергә ясканып торма әле. Кая, кабарга берәр нәстә бир дә...
— Аракы булса, чабата да ашыйбыз дисең бит,— дип Тәрҗимә аш бүлә башлады.
Раббани абый шешәсен ачты.
— Синең эчмәгәнне беләм, апай. Шулай да ничә елга бер күрешү хакына үткән хәтле генә кабып куярсың инде. Кайтмыйсың да...
— Үпкәләмәгез инде, туры килмәде. Мин дә семья кешесе бит хәзер,—
дидем мин.
— Җә, булды. Үзең үпкәләмә. Нигә Нилуфәр киленнәрне алып кайтмадың?
— Алар июнь башында гына Фирганәгә китте. Кырымнар шунда җыела икән. Абыйлары да шунда төпләнгән. Калуы да бар әле җиңгинең.
— Мирзаның еллыгын үткәрдегезме?
— Үткәрмичә!.. Бөтенләй әйтергә онытканмын икән: участоклары урнашкан урамга Мирза абый исемен куштылар бит.
Раббани абый озак кына башын иеп утырды да, айнып киткәндәй:
— Их, Мирза, Мирза!..—дип күкрәгенә сукты.—Менә шушыны езгәлнләр бит алар... Мирза да, Хәвадис тә...
— Исермә,— диде аңа Тәрҗимә.
— Димәк, Казан урамында безнең фамилия дә бар.
Раббани абый, кайтканда, тыштан гына исерек күренмәгән икән, аз гына эчү белән исереп тә китте.
— Кайтып торма инде, апай. Ак якка гына кереп йокларбыз. Сөйләшәсе сүзләр дә бетмәгән,— диде ул.
Тәрҗимә безгә ак яктан урын җәеп бирде. Раббани абый яртылаш та эчелмәгән аракысы белән стакан да алып чыкты. Ләкин Тәрҗимә теге яктан ишекне ябып кую белән урынына ауды. Шул килеш — тынлы да. Мин дә аңардан күп калышмадым бугай...
Җилкәмә бер авыр нәрсә төшкәнгә куркып уянып киттем. Абый торып утырган да. минем өскә кулын куйган икән.
— Нишләп тордың әле?—дип сорадым
— Сине әллә кая алып китәләр икән дә, аерылабыз икән дип куркып уяндым,— диде Раббани абый.
— Сәгать ничә соң әле?
ХӘСӘН САРЬЯН
— Өчтер. Гел шулай төнге өчтә уянып китәм. Әле беренче әтәч җенә... Ник кычкырмый сон әле ул әтәч?..
— Йоклыйк әле, Раббани абый, ят,— дидем мин.
— Син йокла. Мин инде йоклый алмыйм.
— йоклый алмасан, күзеңне йоммыйча, ачкан көе генә сан санап ятып кара әле. Мин үзем ярышка бик нык әзерләнеп, йокы качкан вакытларда гел шулай итәм.
— Файдасы буламы?
— Була.
— Ә мин хәзер эчмичә йоклый алмыйм,— диде Раббани абый,— Кая, кичтән безнең калган булырга тиеш бит?
— Әнә тәрәзә төбендә.
Раббани абый ут кабызмыйча гына тәрәзә янына китте. Тәрәзәдән, упкындай, болытлы кара төн күренеп тора иде. Беленер-беленмәс кенә яктылык төшкән. Аны да абыйның караңгы өйдә зураеп киткән кара гәүдәсе каплады. Өнсез тынлыкта тирән стаканга, шешәдән тын да алдыртмыйча, аракы агызган тавыш ишетелде. Йокым ачылган иде инде.
— Менә һәр вакыт шулай, апай. Уянам да, миллион уйларга батып ятам. Башым шундый нык эшли — әллә ничә айларга алга китеп, күкнең читенә җитеп уйлый. Ә кайвакыт бөтенләй томаланып, кара болыт шикелле, өсле-өсле кара уйлар өелеп килә. Мин тең үзем кара камерада ятам икән төсле тоела, йә кабер кебек була башлый... Әллә нинди хәшәрәт бөҗәкләр өстемә килеп, битемә-күземә, богазыма тулалар кебек. Моны бер кемгә дә әйткән юк иде әле... Теге, сугыштан кайткач йөри алмый яткан аягымның чире дә сизелә башлады. Торып-то- рып аягым юкка чыккандай була...
— Сиңа аракыдан дәваланырга кирәк, абый.
Ләкин ул бу сүземә җавап бирмәде, кара тәрәзәне каплап, бик озак сүзсез басып торды...
35
Раббани абый белән мин тагы бер тапкыр, бу юлы инде иркенләп сөйләштем, һәр хәлдә, без Казанга кайтып киткәндә, пристаньга озата төшкәч, үзе әйтте:
— Борчылып китмә, апай. Мин синең киңәшне уйладым. Тик җәй көне барып ятып булмас больницага, көзгә инде,— дип калды.
Ләкин көз җитте, кыш керде. Хат саен сорап язсам да, «һаман шулай» дигәннән башка хәбәр ала алмадым.
Февраль ае иде инде. Авылдан хат килеп төште. Энем Әдрән язган иде.
«Раббани абыйны мәҗбүри дәваларга җибәрделәр. Бер көн эштән кайтсам, дүрт баласы белән бездә җиңгәй утыра. Абзый куып чыгарган. Йөгереп өйләренә бардым. Ишекне эчтән бикләгән. Шакылдатам. «Ач!» дип кычкырам. Ачмый. Үзе эчтә ишек төбендә тора. «Ач!» дип шакылдаткан саен: «Якын килмәгез!.. Минем бер гаебем юк!.. Мин сугышның башыннан азагына кадәр сугыштым!.. Мирзаны да шулай алып киттеләр!..» дип акырып елый. Кыскасы, аракыдан тилерүе башланган, диделәр. Арып йоклап киткәч кенә, участковой белән тәрәзәдән кереп, бәйләп, үзебезнең больницага илтеп тапшырдык. Ләкин икенче көнне үк, больницаның ике кат тәрәзәсен бәреп төшереп, качарга уйлаган. Киселеп-каналып беткән. Шундук тотканнар, билгеле. 'Кыш өстендә буй-буй халат белән, оекчан килеш кая качасың инде.
Аннан Уфага озаттылар. Хәзер шунда. «Лечхоз» дигән җирдә. Эшләтеп дәвалый торган җир инде...»
Менә сиңа Раббани абый! Гомер буе җыеп килгән сабырлыгын чыгарып түккән икән! Сизенгән идем шул мин моны... Үз аягы белән. әйбәт кенә, больницага үзе барып кергән булса!.. Хәер, нәтиҗәсе барыбер бер инде. ♦
Мин икенче көнне үк Раббани абыйга хат салып җибәрдем. Ләкин j? җавабы ике ай үткәч — апрель урталарында- гына килде. Хат изарлыгы =* булмаган күрәсең. Ул үзенең байтак вакыт чирләп ятуын, хәзер инде g аякка басып эшли башлавын язган. Чыгарулары тиз генә күренми әле з дигән. _'
Без, һәр елдагыча, апрель-май айларында вакыт җиткерә алмыйча = җәйге ярышларга әзерләнәбез. Ә шәһәрдәге җаваплы ярышлар күбрәк < апрель ахырында була. Шуңа күрә, бик теләгем булса да, бу ике айда < мин бер көнгә дә китә алмый идем. ' о.
Ләкин миңа абый янына бармый калу һич тә ярамый. Үзем белмә- 13 гән бер сәбәп белән Уфага барасы килү теләге көннән-көн арта барды. < Күнелнең тыярга көч җитмәгән тартылуы иде бу. Дөрес, имтихан баш- _ лангач, без дә бераз бушанабыз. Анда инде мин болай да ике-өч көнгә - генә сорап китә алам. Ләкин минем уй — Уфадан кайтышлый әниләргә £ сугылып, берәр атна торып килү иде. Чөнки быел тагы кайтып булмая- < чак: быел инде чыннан да Ташкенттан Диләраның туганнары киләчәк ° иде. х
Минем ялга чыгу графигы июньнең егерме бишеннән диелгән. Мин £ шуны бу табарак — июнь уртасынарак күчереп булмасмы дип, үзебез- ° иец кафедра мөдире янына кердем. Графикны вату бик кыен булса да, х сәбәбен аңлаткач, отпускыны ун көн алга күчерергә ризалашты инде, ярый.
Мин җыена башладым. Китәр көн якынлашкан саен минем күңелем Дилера белән тора башлаганнан бирле бөтенләй булмаганча күтәрелеп, Диләраны шиккә салган, һәм моның ахыры яхшы бетмәде. Без, еч елга беренче тапкыр, бик зур сүзгә килештек.
Инде самолетка билетлар алып, очып кайтып керсәм, Диләрам хәсрәт кискән бер йөз белән, кашын күзенә төшереп, тәрәзәгә текәлеп утыра
— Ни булды? Әллә авырыйсыңмы?—дип янына бардым.
— Булмады, кит янымнан!..— ди
. — Әллә эшеңдә берәр борчу бармы?
— Юк. Сораштырма зинһар...
— Ә нигә балтаң суга төшкән кеше кебек утырасың?
Монысына бөтенләй җавап бирмәде. Мин дә киселеп туктадым. Тик әби генә кайчанга билет алуымны, ничек алуымны сораштырып, хәленә керергә тырышып йөрде. Чәйгә дә без йомган авызыбызны ачмый дигәндәй утырдык. Әби:
— Ни булды сиңа, кызым Диләра? Ник болай кәкре кыяр кебек утырасың?—дип сораган иде, Диләра эчә башлаган чәйләрен чайпалдырып читкә этәрде дә, чыгып ук китте
Башыма кистереп кенә сызлау капты Ике абый үлеменнән соң башым әз генә борчылуны да күтәрә алмый — ике чигә кан тибеп сызлый башлый иде.
L — И балалар, балалар!—диде әби.— Гөл төсле яшьлектә сөешеп ?!ймый яшәр урынга!. Әйтим инде алайса үпкәләвенең серен: синең фага китүеңне яратмады. «Абыйсы өчен генә бармый ул анда», ди.
Көйләбрәк китәргә тырыш инде, кияү. Каты күз белән каты сүзгә кү- векмәгән, йомшак сүзеңне кызганма. Мин дә әйтермен.
Диләра Гөлсем апаларга киткән булган ахры, кич кенә кайтып керде.
— Йә, үпкәң беттеме инде?—дип иңбашына ипләп кенә кулым салдым.
— Ал, пожалуйста! Юмалама!—дип кулымны бәреп җибәрде.
Мондый хәлне бер дә күрмәгән улыбыз тын булып, хәтта куркып, безгә карап тора башлады. Ләкин әнисенең, баягы катылыгы сынса да, бирелергә исәбе юк.
— Уфага син абыеңнан бигрәк Любовь Васильевнаң өчен барасың..— дип әйтеп салмасынмы! Ә үзе «эләктеңме!» дигән шат бер мыскыл белән күземә текәлде.
— Каян актарып чыгардың әле син аны?— дидем мин.— Гомердә телеңә алмаганны? Мин бит сиңа аны өйләнешкәнче үк әйттем. Әйтмәгән булсам бер хәл иде. И без синең белән ул исемне мәңге телгә алмаска сөйләштек. Күптән беткән, өзелгән... Яшьлектә кем кемне сөймәс!
— Керләреңне дә югач, квартирасында да тоткач... сөйгәнсеңдер инде!..
— Әле син хатларын да эзләп укыдыңмени? Бусын инде мин синнән бөтенләй көтмәгән идем... Мин бит синекеләрне укымыйм.
— Бик укыр идең дә — минем кадерләп төреп куйган хатларым юк шул.
— Ә мин кеше хатын укуны үземә түбәнчелек саңыйм. Моны, беләсең килсә, кеше серенә төнлектән керү диләр.
— Ә-ә, авырткан җиреңә тидемени?
— Максатың шул түгел идемени? Әллә тагын сүзеңне «кадерле иремнең авырткан җиренә тимим әле» дип башлаган идеңме? Рәхмәт, максатыңа ирештең...
Әйтешү шуның белән бетте. Ләкин ярасы ачылган бәгырь әрни башлады.
Икенче көнне мин иртә белән Уфага очтым. Диләраның дәшмәвенә карамастан, ул иртәдә минем күңелем, бала чакта базар барасы таң шикелле, сөенеч белән тулган иде.
36
Уфада минем эшем юк иде. Гостиницага урнашу белән, мин абыйны эзләп киттем.
«Лечхоз» дигәннәре бөтенләй шәһәрдән читтә — бүген генә үзем очып төшкән аэродром ягында булып чыкты. Элек шәһәрнең бәрәңге утырта торган җирләре иде бу. Хәзер чокылып-актарылып беткән: Черниковскийга таба яңа шәһәр төзеп яталар иде. Мин шул тирәдә трамвайдан төшеп Кариделгә борылдым. Уфа тирәсенең иң ямьле җире, булса да. шушы тирәсе булыр. Бик аста Каридел. Ләкин ул — турыдан күренми, фанера заводы ягыннан гына сызылып күренә иде. Уң якта — Шайтан тавы кыясы. Ә каршыла, иң аста, өстеннән атлап кына китәсене китергән яшел урман офыкларга җитеп югала иде.
Мин «лечхоз»ларын бер больницадыр инде бу дип килсәм, ул әллә кайдан әллә кая җир биләп торган, бәләкәйрәк авыл чаклы бер хуҗалык булып чыкты. Зур капка янында каравыл өе. Шунда утырган сакчыдан абыйны сорап кергәч, мин кая барырга да белми аптырап калдым.
— Туры бар!—дип кычкырып калды миңа сакчы.
Мин ике яктан да агач корпуслар тезелгән сөзәк урам буйлап аска таба киттем. Көндезге аштан соң йоклап торган вакыт иде. Корпус буйларында уңып беткән пижамнар кигән ирләр утыра. Ләкин алар .мина, бер тиле кеше күргән сыман, бик тә сәер итеп карап калалар иде.
— Сирин, апай!..
Тавышка әйләнеп карасам, читтәге бер корпус янында бер үзе генә * утырган абыйны күреп алдым. Ул тиз генә сикереп торып, миңа каршы з килде дә, кысып кочаклап алды. >>
— Капкадан кергәнеңне күргәч үк сиңа охшатып куйган идем кую- з
ын, тик башта син булырсың дип уйламадым да. 2
Без шундагы эскәмиягә утырдык. _
— Әллә монда акылга зәгыйфьләр дә ятамы? — дип сорадым мин. з
— Күп эчсәң, зәгыйфьләнерсең дә! Мине китергәндә күрсәң — кур- <
кып качар идең әле Җә, ярар, монда безнең брат күп булыр. Үзеңне < сөйләп җибәр. Нинди эшләр белән килеп чыгасы иттең? Кайчан кил- о. ден? Үзең генәме?.. й
— Үзем генә,— дидем мин.— Бүген генә килеп төштем әле. ф
— Ни йомыш белән? _
— Бәй, синең хәлне белергә килдем. Язган идем бит.
— Бик рәхмәт инде, апай, бик рәхмәт...
— Бер уңайдан авылга да кереп чыгармын дидем.
— Уфада күпме булырга итәсең соң әле?
— Менә сине күрдем — Уфада эшем бетте. х
— Соң алайса бергә кайтырбыз!—диде абый шатланып.
— Сине җибәрәләрме соң? п
— Курс лечения тәмам!—диде абый мактангандай.—Өченче көн * Терегулов, безнең баш врач инде, мине үзенә чакырып алды да әйтте: «Синең сыман эшчене үз хуҗалыгымда гына тотар идем, но ләкин дәвалану срогың бетте, ди. Мәгәр соңгы сүзем шул — безнең дәваның синең гомер буена җитәрлек көче юк, ул көч үзеңдә, ди Эчүдән тыелсаң—үзең тыеласың, тыелмасаң—кәкрәеп катасын. Исеңнән чыгарма» дип выписывать итте. Менә расчет алырга көтеп тора идем әле.
— Нинди расчет?—дидем мин.
— Нинди булсын! Монда эшләгән өчен. Көненә нке-өч нормаларын эшләп килдем бит! Бар эшләгәнемне ашап та, эчеп тә бетермәгәнмен- дер әле. Чүдекн дүрт айның өч аен эшләдем бит
Без сөйләшә-сөйләшә Каридел буеннан урап мендек. Аннары абый расчет алырга дип бухгалтериягә кереп китте. Аннан ул зур сөенече бар бер малай сыман килеп чыкты. Эшләгәне өчен — ашаудан-эчүдән калганы—мең ярымга якын акча биреп чыгарганнар икән.
Ул бүген үк шәһәргә минем белән китәргә талпына башлады Ләкин:
— Бүген чыксаң кайда кунарсың, гостиницалар тулы,—дигәч, уйга калды.
Ул мине бүген Любовь Васильевналарга кайтып кунар, үзе дә шунда сыяр дип уйлаган икән. Любовь Васильевнаның иргә чыкканлыгын, инде аларга барырга ярамаганлыгын әйткәч:
I — Әх, шәп марҗа иде!— дип, телләрен шартлатып куйды.
Без иртәгә, сәгать уннан да калмый, мин туктаган «Астория» гостиницасында очрашырга булдык. Бүләк-күчтәнәч кебек нәрсәләрне мин бүген үк алып, иртәгә пароходка төшәргә сөйләштек. Раббани абый дүрт баласына дүрт төрле әйбер алырга кушып, мина дүрт йөз сум акча бирде.
I — Үзең беләсең инде: ике малай, ике кыз. Барысына да кием-салым булсын Икеләнеп торма —кара корсак авыл балаларына теләсә ни ярын. тот та ал, нык кына булсын,— дип калды.
Диләра белән ямьсезләнеп китү сәбәпче булдымы, әллә яшьлек ха-тирәләре биләп алды —Уфа җиренә аяк басу белән күңелем җилкенеп Любовь Васильевнаны күрәсем килә башлады.
«Лечхоз»дан шәһәргә кайту белән, сәгать алты тулар алдыннан, ул эшләгән техникум тирәсендә йөреп торырга уйлаган идем. Ләкин, ни кадәр ашыксам да, алтыга кайтып өлгерә алмадым. Шулай да «Сов- больница»да төшеп, йөрәгемне хатирәләр сагышына салган килеш, өйләре турысыннан урап килдем. Тик тын урам, тын өйләр Любовь Васильевнаны йоткан шикелле иде. «Кач моннан! Кач тизрәк!» дип, йөге- рә-атлый, кире трамвай тукталышына киттем...
Ә иртән сәгать сигездә мин Якут паркы белән техникум арасын таптап йөри идем инде. Любовь Васильевнаның әле бу вакытта килмәвен дә беләм. Ләкин, таңнан торып, нинди йөрәк сәгать җиткәнне көтеп утыра алыр икән!..
Мина ни өчендер, үзем шулай иткәнгәме, Любовь Васильевнаны ире озата килер сыман тоела иде. Көнчелек түгел, ләкин ниндидер бер кызыксыну белән минем шул ирне күрәсем килә башлады. Нинди икән ул — отставкадагы полковник?..
Сәгать тугыз туларда инде мин урамның каршы ягыннан авиация институты тукталышына юнәлдем. Любовь Васильевна шунда төшеп, нәкъ шул турыдан урамны кисеп чыгарга тиеш иде.
Мин почмактагы сары йорт капкасына сөялеп, килгән-бер трамвайны көтеп ала башладым. Күрми калмагаем дип, йөрәк түземсез тибә дә тибә. Тик нигә тибә ул?.. Барысы беткән, өзелгән бит инде: мин — башканыкы, ул — башканыкы. Ләкин йөрәк барыбер тибә...
Ниһаять — әнә ул! Яшьрәк булганым өчен генә миннән киткән кояшым!.. Ул ишектән чыкканда трамвайның минем якка төшкән күләгәсе дә юкка чыккандый булды. Любовь Васильевнаның да күз текәп көткәнемне күңеле сизми калмаган: әнә ул да, ишектән төшкәндә үк, миңа карап төшә иде.
Туп-туры минем янга чыкты.
— Сережа! Сереженька! Син түгелме соң, ходаем?!.
— Мин, Любовь Васильевна! Мин!..— дидем мин.
Беренче тойгы — кулларының, тиресе купшакланып, картаюы булды. Күз төпләренә дә, сизелеп, берничә сыр төшкән. Чынлап та, ул бик тиз картаеп киткән иде. Тик күзләре — шул. Мине үтәли күргән төсле, бетмәс ягым-ярату белән түгелеп карап тора иде.
Хатирәләр!.. Аның мине бик нык үрелеп үбеп алулары; минем аны, җирдән аерып, кочып сөюләрем — инде булган кебек тә түгел, матур төштәй сурәте генә хистә калган... Ә чынлыкта исә ул матур төшне хәзер кабатлый алмыйбыз. Менә шушылай — тән җылысын кулга, җан җылысын күзгә генә түккән килеш — карашып тик торабыз. Ике арада инде киртә бар иде. Иде...
«Кайчан килдең?», «Нигә килдең?» дип сорамады.
— Бәхетле яшисенме соң, Сереженька?..— дип сорады.
— Рәхмәт, әйбәт яшибез. Улым-былбылым бар...— дидем мин.— Үзегез ничек яшисез соң, Любовь Васильевна? Үзегез?..
— Хатын-кыз ничек яшәсен инде! Ирем бик сабыр холыклы Бик хөрмәт итә...— Ул тагы туп-туры иттереп күземнең эченә карап торды. Бу юлы инде пышылдап кына:— Сереженька, кадерлем! Мин беләм, син бит бәхетле булырга тиеш!..— диде.
Ләкин аның шушы, пышылдап кына түгел, ялынып диярлек әйткән сүзләре йөрәк итемә килеп кадалды.
Шунда мин аның, китәргә вакыты җитеп тә, китә алмый торуын сизеп алдым.
— Мин бүген китәм, Любовь Васильевна. Рөхсәт итсәгез, соңгы тапкыр, әйдәгез мин сезне озатып куям.
— Юк-юк, Сережа, ярамый. Берәрсе күреп, иремә житкерүе бар. Болай да инде күршеләрнең чыш-пышы күп булды. Ярый әле, акылым житеп, соңыннан үпкәсе-нисе булмасын өчен, үзенә чыгарга риза булу- > ымның бер шарты итеп, синең турыда башта ук үзем сөйләгән идем. 3
— Мин дә нәкъ шулай иттем бит!—дидем мин. £
— Китче! Чынмы?..— дип йөзләре кабынып китте.
Мин Любовь Васильевнаның хәлен аңладым, һәм без, ашыга-ашы- = га, инде мәңгегә хушлаштык. 10
— Инде йөрәгем бөтенләй басылган шикелле булган иде бит, Сере- д
женька, ах!..— дип яңадан күзләремә карады да, дөньясына кул селтә- = гэндәй, бетеп-басылып китеп барды. =
Әкрен генә институт ягына чыкты. Әкрен генә техникумга таба л юнәлде. Миңа бер тапкыр да әйләнеп карамады. й
Аның белән бергә яшьлегемнең бердәнбер мәхәббәте китеп, урынына ф тик кызганулы бер хис кенә торып калды...
Раббани абый мине гостиница төбендә көтеп тора иде инде. Без, ки- 1 чә мин алган бүләкләр'өстенә, кочагы белән клиндер, сохари ише нәр- 3 сәләр алдык та, такси тотып пристаньга төшеп киттек.
Пароходы да безне генә көтеп торган төсле иде. Без төшү белән утырта да башладылар Билетка да мин белгән вакыттагы кебек су буе чиратлар беткән. Исең китәрлек иркенлек — бер нинди чиратсыз икебезгә бер каюта алдык.
Икенче көнне кичке тугызда без өйдә идек инде.
I — Инәй, менә апайны да алып кайттым әле!—диде Раббани абый.
Әни минем аркамнан сөеп:
— Үзең генә кайттыңмени, балакаем? Килен белән оланым кайтма- дымени?..— диде.
I —. Алар Казанда калды, инәй. Диләраның отпускысы түгел әле. Мин Уфага Раббани абыйны күрер өчен генә бардым Бер генә көн соңлап барган булсам да, күрешә алмый идек. Менә бер уңайдан сезне дэ күреп чыгыйм дидем. Чөнки без быел кайта алмыйбыз.
— И ходаем! Оланымны быел күрә алмыйм икән инде болай булгач! —дип әни үрсәләнеп алды. Аннары ул тазарып-матурланып киткән абыйга карап торды.— Синең сон, балакаем, дәваланып кайтуың шушымы инде?
I — Шушы инде, инәй, шушы! Моннан ары иске авыруым тотмаячак. Менә ипи!—дип әле генә үзебез күчтәнәчкә алып кайткан бер зур 'Клиндерне баш өстенә тигереп алды.
— Ай алла! Антың башыңа төшмәсен берүк!..— дип әни коелып теште
— Мине бик гайрәтле американский дару белән дәваладылар. Ун- к«н тугызын эчсәң, атны үтерә торганы белән Ат булса үләр идеме-
ләкин миңа чуртым да булмады. И—эшләгән өчен мең ярым »кча да бирделәр!..
Әнигә шатланыр өчен күп кирәкми иде, битен сыйпап:
— Бнгрәкләр дә әйбәт бүлнис икән — шул тикле акча да биреп жи- вэргәч! Пигә безнең бүлнистә дә бирмиләр соң аны?
— Анда бит эшләтәләр, инәй.
— Кит, авыруларны эшләтәләрмени?
— Юк, элек эчкәннәрне эшләтәләр.
— Шул кирәк аларга!—диде әни.— Балаларыңның өс-башын; алып кайттыңмы соң шул кадәр акча эшләп?
— Менә бары шушында,— дип Раббани абый сумкасын актарьп ташлады.— Менә сиңа да бер яулык бар.— Аннары ул, кесәсеннән тар тып кына чыгарып, әнигә егерме бишлек бирде.— Буш вакытында, бш әйбәтләп кенә дога кылырсың, яме.
Шул вакыт өйгә, ике баласын ияртеп, без кайтканны ишеткән Тәр җнмә килеп керде. Балалары «әти!» дип икесе ике ботына килеп урал ды. Раббани абый аларны, икесен ике ягына күтәреп алып, сөя башлады.
Бераздан алар бүләкләрен, күчтәнәчләрен күтәреп, сөенешеп-шау- лашып чыгып киттеләр.
Караңгы төшкәч кенә, «матаен» тырылдатып, Әдрән кайтып керде Мин, көтеп утыра торгач, йокыга китеп бара идем инде. Ул бензин исләре таратып минем белән килеп күреште.
— Бик вакытлы кайткансың, Сирин абый. Шимбә көн авыл сабан туе!..— диде.
38
Чын сабан туен мин гомеремдә өч тапкыр күргән кеше: кырык алты, кырык җиде, кырык сигезенче елларда күрдем. Шулардан беренчесе— Җиңүдән соң беренче сабан туй!—яшьлек хыялымда гомер күрелмәгән бер ямь, моң булып уелып калган. Исемә төшерсәм —әле һаман да бөтен бизәге-чәчәге белән, колгадагы сөлгеләре белән кү- алдыма килә дә баса. Йөз җирдә йөз гармун уйнаулары, бәхеткә, мәхәббәткә сусап җырлаулары — бүген ишетәм диярсең — колагымнан китми тора иде. Күңелдә ул сабан туе әле булса таралмаган, таралыр га тиеш тә түгел сыман; теләсәм, менә бүген үк шунда бара алыр идем төсле торып калган...
Казанда мин бер генә тапкыр сабан туена бардым. Каенлыктр иде Ләкин мин күңелемә сеңгән яшьлек сабан туен күрмәдем. Урам булып тезелгән буфетларга, каен төбе саен утырган компаниягә очрап, көрәш кән-йөгерешкән җиренә барып җитә алмадым. Дөресрәге, анда боры* төртерлек тә түгел, халык күп иде. Мин кул селтәп, кайтып киттем.
Хәзер минем яшьлегем сабан туен күрәсем килә иде.
Әни иртәдән пешеренә башлаган. Тәрҗимә мунча яккан. Иртә белә! сабан туй мунчасы кереп чыктым. Сабан туеннан соң Раббани абый ларга ашка керәсе булганлыктан, җыелышып, Иске Агыйдел яланыш киттек. Сабан туйның урыны үзгәрмәгән иде.
Менә сабан туй башланып китте. Берничә җирдә берничә ярыш Күз кайсына карарга да белми. Әдрән килү белән көрәшкә әзерлән; башлады. Ул инде ике ел рәттән батыр калган, быел да мәйданга бш дәртләнеп чыкты. Ләкин... бөтенесен рәттән кырып килгән Актаныи батыры аны җйргә әйләндереп тә салды. Искәрми дә калдык. Бу яшь яңа батырның гайрәтенә халык «аһ»! итте. Әдрән бик кызу да, гарьче, дә иде. сикереп тә торды — аңа дусларча кул биргән Актаныш егете! салып та екты.
Инде батырга чыгарга кеше дә калмаган иде. Шунда түгәрәкне ерып Раббани абый килеп керде. Пинҗәген салып атты, күлмәген са лып атты, сул кулына сөлгене урап тотты.
— Кил, акыллым!..—диде ул әлеге батырга.
Батырның да гаре кузгалган иде — жан ачысы белән алыша башла* 1ылар. Минем яндагылар:
— Нишләп керәсе итте соң әле бу Раббани? Гомер көрәшкән кеше
гүгел бит. Көрәштә ул, көчтән дә бигрәк, сол кирәк,— дип абый өчен борчылып алдылар. Ф
Ләкин, спортны белгән кеше, мин күрәм: бу егет абыйның унике _ яшьтән тимер сугып каткан билен ала алмаячак иде. Ул да булмады, ч абый аны «у-ух!» итеп җирдән суырып та алды.
— Ат үзен Актаныш ягына!..— дип безнекеләр дәррәү, кычкырып =
җибәрделәр. 2
Ләкин абын тегене, үз гәүдәсеннән аерып, атып бәрә алмый: бергә егылачаклар иде. Ахырда абый, бер мәзәк итеп, батырны күтәргән ки- = леш, түгәрәк әйләнәсеннән алып китте. Шулай бер әйләнеп чыкты да, | «тик кенә тор, кыймылдама» дигәндәй, мәйдан уртасына бастырып куй- * ды Батырның кулын кысып, безнең янга килде.
Шунда мин абыйның һаман бетмәгән гайрәтенә хәйран калдым. J
39 «
Ләкин әни алдында ипиләр тотып ант иткән кеше, Раббани абый, * сабан туе көнне үк «ычкынды». Кунаклар таралышуга инде ул егылган иде.
Икенче көнне ул кичкә таба, без күз-колак булып торган җирдән. -> кинәт юкка чыкты. Бер мотоцикл тавышы ишетелеп калган иде, шуңа 2 утырып киткән ахры. Кибетче Җәмиләгә әйтелгән — Әдрән йодрыгын борын төбендә уйнатып әйтте,— ул хәзер абыйга бер тамчы нәрсә бирмәячәк иде. Димәк, бердәнбер җир — пристань кала. Күрәсең, акчасын да Тәрҗимәгә биреп бетермәгәндер.
L Мин кая баруымны әнигә әйттем дә, пристаньга киттем. Әни арттан:
[ — Пристен буйларында кеше көлдереп, абыең былагайланып йөрмәсен тагы, аң булык,— дип калды.
I Үч иткәндәй юлда ни аты, ни «матае» туры килмәде, шулай җәяүләп кенә өч чакрымны барып җиттем.
I Пароход, көндәгечә, сигез тулгач килергә тиеш иде. Ул килер алдыннан яр өстендәге ларекны ачып җибәргәннәр. Раббани абый шунда, ларек авызына янын куеп, мин белмәгән кешеләр белән басып тора иде. Алларында аракы
— Раббани абый, эчмисең!—дидем мин.
— Мин эчмим дә,— диде ул.— Менә дусларны гына сыйлыйм.
L Ләкин авызына инде аракы кергән: күзеннән күренеп тора иде.
| — Алайса монда буталып йөрмә, әйдә кайтыйк,— дидем мин.
— Менә пароход килсен дә, кайтырбыз. Мин иртәгәдән эчмим, лә- ии бүген пиво кабасым килә.
I Хатын-кыз түгел, кеше алдында тартышып, кычкырышып булмый ise. Мин:
Г — Ләкин сыраңны да өйдә генә эчерәм,—дидем.
к Пароход бер сәгатькә соңлап килде. Буфетыннан сыра алып калыр- П «лгерер өчен, басма салганны да көтмичә борт аша сикереп, паро- юдм ташландылар. Беренче булып диярлек сикергән абый, ыргакка Шгеп. артта калды. Пароход соңлап килгәч, һәммәсе ашыга, чөнки еш <ыиз. төшә алмыйча утырып китеп, икенче пристаньнан егерме-утыз Шрым җәяүләп кайтучылар да була икән. Абый үзе дә бая ярда: |Мием инде өч кабат әйләнеп кайтканым бар» дип көлеп сөйләгән «Л
Соңлап килгәч, ун минут та үтмәгәндер, пароход китәргә дә яскана башлады. Ике матрос басманы дөбер-шатыр тартып алды. Сырачылар йөгерешеп чыккан уңайдан, без торган дебаркадерга сикерәләр. Ләкии әле барысы да чыгып бетмәгән, шул исәптән Раббани абый да юк иде, Ул арада борын якны ычкындырып җибәрделәр. Каршы туктаган пароход борыны көчле агым белән бик шәп аерыла башлады. Раббани абый белән тагын ике кеше чабып килеп җиткәндә, пароходның борыны гына түгел, биле дә кеше буе аерылган иде инде.
— Койрыкка барың!.. Койрыкка барың!..— дип кычкырышып, без дә койрык ягына йөгерештек.
Ләкин безнең абыйлар, чыгар юл табып, койрыкка барып җиткәнче, койрык бавын да чиштеләр. Алда заготзернодан икмәк төяп бик зур «Волготанкер» торганлыктан, пароход борылып китәр өчен артка чигәргә тиеш иде — гөжләтеп куласасын әйләндереп җибәрде. Нәкъ шул вакыт, беренче булып, пароход читенә безнең абый килеп чыкты. Чалбар кесәләре, пинжәк кесәләре тулы шешә иде. Кулына да икешәр шешә тоткан. Ләкин ул мине күрмәде дә. Мин:
— Раббани абый, сикермә! Утырып кына кит!—дип кычкыруым булды — абый ике кулын да алга сузып, дебаркадерга сикерде. Ләкин култыксасына ябыша алмады, ике арага шатырдап төшеп китте. Халык «а-ах!» итте. Капитан өстән: «Стоп! Полный ход вперед!» дип кычкырды. Ләкин соң иде инде...
Пароход «полный ход» белән алга киткәч, абыйның үле гәүдәсен куласа дулкыны үзебезнең кечкенә елга тамагы сайлыгына илтеп каккан иде.
Ә икенче көнне әнинең чәче ап-ак булып агарып чыкты.
Мин Раббани абыйны күмеп кайткач утырып өстәлгә капландым, Минем туйда Раббани абый нәкъ шулай елаган иде.
...Менә биш туган идек. Раббани абый белән Мирза абый сугыштан тәннәренә пуля түгел, шырпыда тими кайтканнар иде. Базарларда, бер без генә, бөтен базар өстеннән калкып, бер-беребезне күреп йөри идек... Булмаган да сыман беттеләр. Биш туганнан икәү калдык. Каян табыйм мин хәзер андый туганнарны!..
Бер вакыт мин инде елаудан туктагач, беләзегемнән каты иттереп Әдрән тотып алды.
— Җитте, абый!
— Чү, балам, ипле сөйләш,— дип сул ягыма әни дә килеп баскан. Мин күтәрелеп әнигә карадым.
— Балаларыңның үлемен күреп үләр өчен генә тудыңмы әллә син, инәй, бу дөньяга?!.
— Сабыр бул, балам. Без күрәсене без күрмичә кем күрсен.
— Инәй!—дидем мин.— Син бу кайгыларга ничек түзеп торасың, ә?!.
— Мин дә түзмәсәм, Раббани улымның бәбәйләрен кем карар?..